Логотип Казан Утлары
Поэма

УРМАНДА 


(«ЯШЬ БӨРКЕТ» ИСЕМЛЕ ПОЭМАДАН)
 Менә килдек карт бабайның Капка төбенә табан. Ах, нәрсә бу! Нәрсә монда, Кемнәр килеп туктаган?.. Мотоцикл, автоматлар... .Монда бик күпләр алар. Алдагы мотоциклга Бабайны утырталар. Отряд китә дөбер-шатыр Урман ягына таба. Төтен чәчеп бер-бер артлы Мотоцикллар чаба. Баштан аяк коралланган, Карарга да куркыныч. Курыкма, йөрәк, курыкма, нык бул, Курыкма, күңлем, бул тыныч!.. Яу бара! Безнең туганнар — Урмандагы партизаннар Ничек соң котылырлар? Бу чаклы коралга каршы Алар ничек торырлар?.. Дошман бара дөбер-шатыр, Карарга да куркыныч. Партизаннар яткан җирдә Бүген булыр зур сугыш. Сугыш булыр, кырылыш булыр. Кем үләр дә, кем калыр? Безнең батыр егетләрдән Кем мәңгегә югалыр?.. Яу бара өермә кебек, Давыл кебек котыра. Алдагы мотоциклда Безнең бабай утыра. Куллары белән күрсәтеп, Нәрсәдер сөйләп бара. Сакалы байрак шикелле, Җилдә җилфердәп бара. Оккупантлар дәвам итә Үзләренең юлларын, Шау-шу килеп, дср селкетә Астын-өстен дөньяның. Урманга керәләр алар, Парижга кергән кебек. Ак каеннар утыралар «Хур булдык» дигән кебек. Бара немец солдатлары, һаман алга ургыла. Каеннарның яфраклары Коела да, коела. Боекмагыз, дигәнсыман Башлык нидер боера. Эчкә кергән саен урман Куера да, куера. Куллары тала дошманның, Аяклары талалар, Чиге юктыр бу урманның, Баралар да, баралар. Бу урман чиксез мөгаен, Монда тик тилегәннәр... Кергән саен, барган саен Имәннәр дә, имәннәр. Имәннәре, имәннәре, Имәннәре күп икән. Ә Россия дигәннәре Шул икән ул, шул икән. Шул икән ул, чүле дисәң — Чүлләренең чиге юк. Шул икән, ул, күле дисәң — Күлләренең иге юк. Шул икән ул, урман дисәң — Урманы шаулап тора. Шул икән ул, сулар дисәң - Сулары кайнап тора.
41 
 
 
 
Россия ул, менә шушы, Кырының юк кырые. Үтә алмаслык аркылысы, Буйлый алмаслык буе. Дөбер-шатыр итеп бара Фашист фиргавеннәре. Ядрәләргә ошаталар Урман кигәвеннәрен. Караңгы, шомлы куаклар Сукыраналар төсле. Куак саен партизаннар Көтеп торалар төсле. Куакларның төпләрендә Кеше кузгалган төсле. Фашистларның күкрәгенә Мылтык төзәлгән төсле. Алар бара пуля көтеп, Дер-дер килә тезләре. Бер ботакны ике итеп Күрә башлый күзләре. Бара торгач бер инешкә Барып җиттеләр алар. Аның күпереннән көчкә Чыгып киттеләр алар. Алар бара, ләкин һаман Тарая бара сукмак. Фашистларның тыны тәмам Тарая сукмак сымак. Юл бөтенләй бетеп калды Әллә кайда өзелеп. Алар бара бер-бер артлы Бүре кебек тезелеп. Әллә кайда калды юллар, Бүртенделәр бүреләр. Алдагы мотоцикллар Сазга килеп керделәр. Карт бабайга акыралар: — Кайда соң алар? — ди.еп. Бабай әйтә: шунда алар, Саз артындалар! — диеп. Әйләнделәр, тулгандылар, Әрле-бирле сугылып. Ләкин китә алмадылар Саз аръягына чыгып. йөри торгач кояш батты, Тау артында әлсерәп. Төшерделәр кинәт картны Мотоциклдан сөйрәп. Командирлары бабайга Пистолетын терәде. Пистолет терәп 'һаман да: — Кайда юл? — дип сорады.
Сүз дәшмичә торды бабай Иван Сусанин кебек. Мыек борып торды бабай, Мыек астыннан көлеп. — Кая китердең безне? — дип, Фашист тагын җңкерде.’ — Сазг'а кигердем сезне! — дип Мәгърур карт жавап бирде. — Сез минем илемә кердегез, Җиремне хурладыгыз. Сабыйларны үтердегез, Халкымны таладыгыз... Инде минем намусымны Алмакчы идегезме? Сез мине куркак куян, — дип, Хәйван дип белдегезме?.. Юк, без андый халык түгел1, Сез безне аңламассыз! Россияне, Россияне Баш идерә алмассыз!.. Совет кешесе намусын Дошманнардан таптатмас. Илен сатмас, халкын сатмас, Авырлыкта сынатмас!.. Сез күмәкләп күкрәгемә Мылтык терәп торасыз. Мин — коралсыз, япа ялгыз, Мин курыкмыймын! Ә сез куркып Үзегез тетрәп торасыз!..» — Җитәр, җитәр, русиш швейн, Хальт, син, хальт син, бозык карт!.- Сүз табалмый фашист... Сүзен Дәвам итте автомат. Бабай сазда ятып калды, Түгелде кайнар каны. Кып-кызыл канга буялды Байрак кебек сакалы. Бабай калды. Үз бурычын Үтәде ул. Ул тыныч. Карт бабайга бер ни түгел. Фашистларга куркыныч... ** I & I Бабайны үтерделәр дә, Хәзер инде куркалар. Караңгыда адашсалар. Кайтыр юлны тапмасалар, Аларга юл кем табар?.. Караңгыда, карурманда, Баткаклыкта, сазлыкларда, Таныш түгел урында Нинди сүз булуы мөмкин Тылсымлы партизаннарны Эзләп табу турында?.. 
42 
 
 
Борыны төшә эс-эсларныц — Тачкылдаган фашистларның. Нинди гарьлек, нинди хурлык, Мәсхәрәле алдану! Саруы кайный эс-эсларныц, Йөрәк әрни фашцстларның — Сызлану һәм сыкрану, Каргану һәм сукрану, Мәгънәсезгә зарлану!.. Ә күпчелек солдатлар Бик хушлар һәм бик шатлар. Партизаннар табыла калса, Каты сугыш була калса, Башны пуля тишә калса, Яисә кылыч кисә калса... Шушы каһәр сукканнарның, Зәһәрле партизаннарның Очрамаулары' яхшы, Очрамаулары яхшы!.. Әкрен генә кузгалалар, Кайтыр якка юл алалар Каи берәүләре зарланып, Кай берәүләре шатланып. Ярый инде булмасалар Булмасыннар партизаннар, Ичмасам, бер тыныч кына Ял итсеннәр безнең җаннар. Җылы җирдә, тыныч җирдә, Караватта йомшакта. Русиш кызы җәеп биргән йомшак кына түшәктә Ял итсеннәр безнең җаннар! Кирәкми партизаннар! Кирәкми партизаннар! Кайтып баралар тезелеп Килгән сукмакларыннан. Караналар, сакланалар, Үткән төсле тау яныннан, Тау елгасы ярыннан. Юл бик матур, юл бик төзек, Юкка гына куркалар. Җитмәсә мотоцикллар Сукмакны яктырталар. Онтыла башлады инде Партизаннар, сукмаклар. Сагынып көтә торгандыр Закускалар, коньяклар... Итләр, майлар, йомыркалар, Аннан башка ихтимал... Бик күп җирләрне үттеләр, Күпергә килеп җиттеләр... Чү, егетләр, бу ни хикмәт, Кемнәр суга ташлана?.. Бу хакта безнең хикәят Менә шуннан башлана: Күпергә җитү белән, Чак кына үтү белән — Карательләр күрделәр: - Тимер чыбык үрелгән... Тимер чыбык үргәннәр, Юлны киртәләгәннәр. Фашистлар күреп алалар, Кинәт кенә тукталалар. 
Мотоцикллардан төшеп, Серен аңларга тырышып, Якын килгән булалар, Карарга тотыналар. Бөтен хикмәтнең башы Шуннан башланып китә: Пулеметлар, автоматлар Бар дөньяны селкетә. Бер заманны тезелеп килгән Фашистларның өсләренә һәр нараттан, һәр куактан Ут ява төрле яктан: Пулеметлар тек-тек итә, Автоматлар кисәләр, Әле аннан, әле моннан Лимонкалар төшәләр. Шунда инде берәм-берәм Суга сикерә күпердән Оккупантлар кайсы куркып, Кайсы мәтәлеп, егылып, Дөмегергә дучар булып, Башы өзелеп, муены сынып, Кайсысының күзе тонып. Тавыш китә, шау-шу китә, Автоматлар дәвам итә. Яулар артка борылалар, Беренә бере бәреләләр, ♦ Берсен берсе таптый алар, Керер тишек тапмый алар. Алларыннан, артларыннан, Бөтенбөтен якларыннан Ут-ялкыннар явалар. Ул гына да түгел әле — Дер селкетеп бар дөньяны Фашистларның юлларына, Бөтен колонналарына Калын-калын агачлар Бер-бер артлы авалар. Без күрәбез: партизаннар Күк күкрәтә, җир тетрәтә. Агач ава, урман шаулый, Анда шартлый, монда шартлый. Дошманнарны ялкын каплый...

 
 Без күрәбез әлбәттә: Майор Лапин ут уйната, «Яшен» яшен яшьнәтә... Сугыш түгел, җәһәннәм бу! Ләкин, оста эшләнгән бу! Фашистларга ату түгел, Автомат уйнату түгел, Күз ачарга ирек юк. Мотоцикл әллә кая, Баскан җире читкә тая, Башындагы бүрек юк. Күзен ачса, ни күрә: Дәһшәтле ут йөгерә. Тагын күзен ачар иде, Бәлки читкә качар иде, Ләкин аның ике күзе, Колаклары, борыны, йөзе „ Башы белән бергәләп Китеп бара тәгәрәп. Куырыла, куырыла Оккупантларның тыны. Нәрсә генә көтсәләр дә, Алар көтмәде моны. Айга, җилгә, филгә өреп, Карт имәннәрне көлдереп, Эт этлеген иткән кебек, Кайбер урында алар — Кайсы берсе автоматтан, Кайсы берсе пулеметтан Атып яткан булалар... Ләкин алар өстенә Бәла килә кечкенә: Я гранаталар явалар, Я наратлар авалар. Дөресен генә әйткән, чакта Чакырылмаган кунакка Бик шәп итеп партизаннар «Сыйны» хәзерләп куйганнар. Төрле яктан кысырыклап, Төрле яктан камалап, Килә партизаннар 
чынлап Тәбсдәгеләрне чүпләп Бетерергә чамалап. Тәбедәге күсе кебек, Әрле-бирле сугылып, Боҗра эчендә мыж килә Карательләр хур булып. Иелеп тә, сыгылып, Бер торып, бер егылып. Корт шикелле мыж килә, Кыскасы: дошман үлә!.. Бик-бик ачык күренеп тора Дошманга капут монда. Оккупантлар эт булсалар, Партизаннар ут монда. Шуны әйтәсе килә, дуслар. Тырышканнар партизаннар. Бөтен нәрсәне хәстәрләп, Алдан билгеләп, хәзерләп, Нарат төпләрен кискәләп, Юлны шәп итеп киртәләп, Эшне бетереп куйганнар... Хәтта нарат башларына Тимер чыбык такканнар, Алар кинәт аусын өчен, Дошман җанын алсын өчен, Чыбыклардан тартканнар. Дошман алды үз өлешен, Кирәклесен, тиешен. Ул күрде халык ярсуын, Ул күрде халык ачуын, Татыды аның үчен. Партизаннар бөтен көчен,- Куйды туган ил өчен, Саклар өчен, яклар өчен Туган илнең йөз суын. Балаларның, аналарның Түккән яше, түккән каны, Халыкларның азатлыгы, Туган илнең бөек даны, Бөек вөҗданы өчен!..