Логотип Казан Утлары
Шигърият

СУГЫШТАН СОҢГЫЛАР



 Таң атканда кинәт кенә Станция ягыннан Гөрләү килде, көчәеп ул Узды безнең авылдан. Иң кырыйдагы йортларның Тәрәзәсен уйнатты, Чирәмдә тәмле йокыдан Каз көтүен уятты. Кешеләрнең колакларын Кытыклады бу тавыш, Китте өйләрдә уяну, Мәш килү һәм буталыш. Йөгереп чыкты абыйлар, Егетләр һәм апалар... Урам буйлап очып китте Канатлы сүз: — Кайталар! — Берәү, икәү! — Тагын, тагын! — Җиде! — Унбиш! — Унсигез! — Бар да яңа! — Бар да HATH! Бар да матур бер тигез! /Менә килеп туктадылар... Көткән шатлык яңгырады. Баш очында җилфердәде Колхозның ал байрагы. Яшереп дулкынлануын, Тракторчы Нургата Кызлар ягына күз салып, Шаян сүзләр кузгата: — Нәрсә күрмәгән бу халык? Гаҗәпләнеп үләрсең! Әйтерсеңлә авылыбызда Трактор юк диярсең! МТС та йөз трактор! — Шундый ук ла соң болар?!! — Шундый ук та, Түгел үк тә! Бу- Сугыштан соңгылар!