Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

НУРИ АРСЛАНОВ 
САГЫНГАНДА 
Кайчак шулай кинәт аяк тавышын ишетсәм, Көтәм, син керерсең төсле ябык ишектән. Чөнки сагынам, гел исән, дип беләсем килә, Элеккедәй шат йөзеңне күрәсем килә. Тик син юк, салкын кабердә күмелгән дусым, Мин тоям ләкин хәзер дә җылы сулышың. Хәтерлим: — миңа мөкатьдәс бу Ватан, — дидең, Дошман кулын сузгач аңа.- — канга-кан! дидең. Батыр солдат булып анда гомерең киселде... Шуңа хөрмәт белән саклыйм синең исемне. Син минем уйда яшисең, ялгызсынмыйсың, Гүя минем йөрәгемнең тибешен тыңлыйсың: йөрәк ярсу, ташып хисләр килә күңелгә, Яшим янып, нәфрәт белән карыйм үлемгә, һаман сугыш исе аңкый океаннар аша, Корбан һәм кан теләп фашист тагын саташа. Ләкин Совет чиген үтеп беркем атламас, Ышан, синең туфрагыңны дошман таптамас! 
НУРИ ВАФИН 
ИЛЛЕНЧЕ ЕЛ ТАҢЫ ЯКТЫРА Төнне куып инде көн башланды, Күктә ай да күптән югалган; Аксыл төтен бөркеп горизонтка Поезд чаба тимер юллардан. Маллар төяп порттан зур кораблар Ерак юлга чыгып китәләр, Җилләр миңа басуларда уңыш Мул буласын хәбәр итәләр. Шатлык тавышы яңгырый урам- ! нарга Шаулап торган цехлар эченнән. Металл ага формаларга ташып Домналарның кызу миченнән. Мин күрәмен төзелеш кочагында Чын хезмәтнең язгы ташуын. Илебезнең һәрбер почмагында Хыялларның чынга ашуын. Эшчән куллар матур киләчәккә Цементлардан нигез салалар. Чорыбызның һәйкәлләре булып Күтәрелә күркәм сарайлар. Ташкүмердән биек таулар калка, Нефть белән тула зур күлләр. Киң елгалар аша гасырларга Юллар сала бетон күперләр. Иҗат көче безнең зур тормышның Матурлыгын, ямен арттыра. Батыр хезмәт нурларында балкып Илленче ел таңы яктыра.
74 
 
 
НЕГР ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ‡ 
ӘЙ, ХУҖА! — Әй, хуҗа, туңдым буранда, калтырыйм мин дер, дер, 
дер... 
— Төкерәм салкынга, карга! Эш төгәлләвеңне бел! — Әй, хуҗа, ач эшләгәнгә череп бетте күкрәгем, — Төкерәм мин күкрәгеңә! Эшләтүдә теләгем! — Әй, хуҗа, сәгатьне кара, ник артык эшләтәсең? — Көннәр буе эшлә миңа! Сәгать дип ник дәшәсең? — Әй, хуҗа, икмәк катысы бирсәнә һич югында. — Уйлама ашау турында! Ресторан түгел монда. — Әй, хуҗа, кайчан түлисең акчаны хезмәт өчен? — Җәһәннәмгә керерсең дә алырсың бөтенесен! Кыйнарлык көч булса иде шул явыз хуҗаларны, Үтергәнче ярыр идем камчы белән аларны! 
КАБЕР ЯНЫНДА Җитәр абый, апалар, Уламагыз зәбурны! Алла да — ак, һәм ул да Казый безгә каберне. Без кардәшне күмәбез, Аның гаебе нидә? Үтерүче явызларга Ишек 
                     ‡ Американың Төньяк һәм Көньяк Каролина штатларында, Джорджияда Лоуренс Геллерт тарафыннан негр эшчеләре һәм игенчеләреннән язып алынган бу жырлар негр халкының газаплы тормышы турында сөйлиләр һәм Америка империалистларының кабахәт йөзләрен фаш итәләр. 
ачмады өйгә. Чокырга табут салабыз, Башлар тагын ни күрер? Үтерүчеләр безгә дә Ишекләр ватып керер. Тәмле җимешләр түгелбез, Ник асалар ботакка? һәм симез 
78 
 
 
итләр түгелбез Кыздырырга учакта. Тор да, тимер белән бәреп 
Чыгар дошманның миен! Белсеннәр явыз ерткычлар, Сине дә кеше диеп.


 
 
АТЛАНТА Атлантада булган идем — Шәп кенә шәһәр икән, Ак кеше франттай йөри, Ә негр капчык кигән. Поездга, тизрәк-тизрәк, Гудок бир, түзми йөрәк! ’Килеп каптым мин Рэлига — Ул шәһәр дә шәп кенә, Негрны эшкә куа да, Ак — йоклый ипләп кенә. Поездга, тизрәк-тизрәк, Гудок бир, түзми йөрәк! Аннан каптым Чарльстонга — Ул да ярыйсы кала, Бер негрга ун начальник Бульдог кебек ташлана. Поездга, тизрәк-тизрәк, Гудок бир, түзми йөрәк! Шуннан җаным күккә китте — һәм анда да каптым мин. Негрга үлгәч тә көн юк... Ник кәкерәеп каттым AJHH? Поездга, тизрәк-тизрәк, Гудок бир, түзми йөрәк!
 
 
 
ДЖОРДЖИЯ ШТАТЫНДА Ак тәнлеләр көн күрсәтми Көньягында, Тиен кебек аулый алар безне монда. Кара тәнлеләр Сыкрыйлар Дошман итеге астында. Безне тереләй күмәләр, Эттән дә начар күрәләр Джорджия штатында. Төрмәләрдә чери безнең башларыбыз, Чергән борчак һәм тоз суы ашларыбыз, Кара тәнлеләр Сыкрыйлар Дошман итеге астында. Безне тереләй күмәләр, Эттән дә яман күрәләр Джорджия штатында. Бик яхшы браунинг тапсаң иде, Изүчеләрнең барысын атсаң иде! Кара тәнлеләр Сыкрыйлар Дошман итеге астында. Безне тереләй күмәләр, Эттән дә болай күрәләр Джорджия штатында. Мөхәммәт Садри тәрҗемәсе/