Логотип Казан Утлары
Роман

НАМУС

УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК 
I Теге тәннән соң әлеге куанычлы тойгы Нәфисәнен бөтен күңелен тутырып тора, дулкынландыра һәм җилкендерә башлады. Бу үзе әзрәк оят та, әллә ничегрәк тә, бик сәер дә... Әмма ничек кенә булмасын, ул турыда уйламыйча булмый иде. Нәфисә бу хиснең шулай бик көчле булып кабынып китүенә үзеннән-үзе уңайсызланып урыныннан торды. Одеял читен ачып, тулган ай балкытып торган агач бакчага күз төшерде. Агач ботаклары көмештән коелгандай, зәң- гәрсу-ак нур белән бизәлгән иде. Узып барышлый өстәл өстендәге түгәрәк көзгедә ачык якалы соры йон күлмәгенең гәүдәсенә бик килешеп торуы, муен турысыннан гына кысып куйган озын чәченең иңнәрендә дулкынланып, таралып ятуы, колагындагы емелдек алкалар, сөрмәле күзләре чагылып калды. Нәфисәнең йөрәге тавышсыз һәм сүзсез генә җырлый. Әмма аның ни турында җырлавын хәтта үз- үзеннән дә сер итеп саклыйсы килә иде әле. Бу арада, ничектер, үзенә буйсынмас булган күңел давылын ты- 
* Ахыры. Башы 1, 2, 3, 4 һәм 5 нче саннарда. ярга тырышып ул нидер көйләргә тотынды. Әмма аның колагына киң басуда, якты кояш астында бодай саламнарының бер-берсенә бәреләбәрелә шаулавы ишетелде, күз алдына тагын әлеге озын буйлы, көдрә чәчле сылу егет килеп басты. Ул күләгә шикелле тын гына тагын тәрәзә янына килеп, пәрдәләргә кагылды. Тыштагы ай яктысы зәңгәрсу көмеш нуры белән дулкынланып, тагын аның йөрәк моңын тибрәтергә тотынды. ... Ул төнне алар, бер-берсек култыклап, Бигәш урамын күп мәртәбәләр әйләнделәр. Хәйдәрнең ягымлы тавышы колакны иркәли, ул үзенең йөрәк ялкынын тыңлаучы кеше күңелендә кабындырып җибәрә, иң гади нәрсәләрне дә йотлыгып тыңларлык бер түгәрәкләп, җанландырып сөйли белә иде. Нәфисә күз алдына «Чулпан»ның һәм Идел буйларының киләчәге, чынбарлыкның үзендәге шикелле, бөтен яме һәм гүзәллеге белән җанланып килеп басты. Нәфисә ул сөйләгәннәрнең күбесе хәзергә әле фәкать ышануы читен булган хыял гына икәнен яхшы белә, шулай да аңа ышанмыйча мөмкин түгел, ул киләчәк нәкъ шулай булырга охшый, аны Хәйдәрләр, Нәфисәләр, тагын бик күпләр үзләре барлыкка китерергә тиешләр... 
45 
 
 
Алар койма буйлап аяк астындагы коры яфракларны кыштырдатып узалар. Аратирә юка болытлар арасыннан ярты айның көмеш яктысы шуып уза. Авыл өстендә басынкы тынлык хөкем сөрә. Бары әллә пидә бер, һава агымы белән, Иделдә пароход шаулап узганы, урта басу ягыннан сугу машинасы үкергәне генә ишетелеп китә. — Беләсеңме, Нәфисә... Нәфисә аның бераз дулкынлануын сизә, хәзер «тегенди» бернәрсә әйтәсен көтеп башын бераз гына читкә «бора. — Беләсеңме, мин үзебезне әнә шул киләчәккә таба барырга чыгучылар кебек күз алдына китерәм. Җәй көнедер, нурлы таң атып киләдер. Без күбәүләр... Синең белән мин дә шундадыр кебек... янәшә!.. Нәфисә үзенең беләгендә аның кулын, чәченә сулышы бәрелгәләп китүен тоеп бара. Ул аннан бераз тартына, аны үзендә туып килә торган әлеге тирән хиснең артык көчле һәм ялкынлы булуы да уңайсызландыра. Әллә ничек! Бик сәер, бик... Кыз чагындагы шикелле. Бәлки бу егеткә берәр шаян сүз әйтеп, өйгә кереп китәргә кирәктер? Бәлки теге елны Зиннәтне озатканнан соң авыр йокыга талган бу яшьлек җилкенүен яңадан кабызып җибәрергә кирәк тә түгелдер?.. Нәфисә борчылып башын иде. Шулай да аның Хәйдәр яныннан китәсе килми иде. Үзе дә теләмәстән ягымлы тавыш белән: —- Юлың уң булсын, — диде, — хәерле юл сиңа! Хәйдәр аңа таба тагын да иелә- рәк төште. Нәфисәнең колагындагы алкасы җемелдәп китте, озын керфекләре ниндидер уйларын яшереп, күзләрен каплады. Ай яктысында аның йөзе хәзер аеруча сөйкемле Һәм серле булып күренә иде. — Ә сип?.. Син үзең... Нәфисә? — Минме? Ул Хәйдәргә беренче мәртәбә күзен тутырып1 карады. Серле тынлыкка чумган бу искиткеч төн яктысында аның күз карашы Хәйдәрнең йөрәгенә ут булып кабынды. Нәфисә нидәндер үзен тыярга теләгәндәй, бераз тынып торды. — Белмим, ничек дип әйтим? — диде. — Бик зур эш бу, Хәйдәр. Әллә ничек бу... Хәйдәр дулкынланып бераз сүзсез барды. Бу бит әле Нәфисәнең иң беренче 
җылы сүзе иде. Ул Нәфисәгә иелә төшеп: — Беләсеңме, мин синең йөрәгең ни әйткәнне тыңлар идем. Йөрәгеңә ышаныр идем мин синең! — Ышан син ул юләргә! Хәйдәрнең башын әйләндергән менә бу сөрмәле күз, дугайланып киткән бу кара каш, янып торган әнә ул иреннәр хәзер аңа шул кадәр 51кын, сөеп, үз итеп күкрәгенә кысар өчен бары бераз иелергә генә кирәк. Фәкать шул гына... Нәфисә хәтта бер генә сүз дә әйтә алмый калачак... Ләкин Нәфисәнең менә шушы әдәплелеге, аның паклегеч төнаһсыз тыйнаклылыгы аны бу юләрлектән тыеп тора, хәтта ул Нәфисәнең әнә шулай булуына, үзенең аңа ансат кына кагыла алмавына куана гына иде. — Хәтерлисеңме икән, без синең белән бер вакытны «Галиябану» ны уйнаган идек. — Ә ә ә, теге юбилей спектаклендәме? Ие, ие! — Нәфисә көлеп куйды. — Хәтерләмимме соң!.. Син миңа егетләрне ничек сөю турында акыл саткан идең! — Әһй! СИН аны онытмагансың икән алайса! Ие, ул башта гына бит, уйнап күрсәткәнче. Аннары бит, соңыннан һавалар бөтенләй үзгәрде... Беләсеңме, миңа шунда ук нидер кабынган иде. Мин сине бик озак юксынып йөрдем. Сагындьш, әле көнләштем дә шикелле... Аннары син киттең, югалдың... Ми
46 
 
 
нем өчен дим. Әмма малай чагында кабынып калган шул очкын минем күңелем түрендә һаман да сүнмәде... Менә сугыштан кайттым... Беренче күрүемә, тагын үрләде, тагын ялкынланып китте. Егет моны шундый бер эчке ялкын белән әйтте, аның тавышында шундый көчле бер хиснең бәреп торуы сизелде ки, Нәфисә, йөрәге кысылып, йөзен читкә борды. Хәйдәр дә тынып калды. Ләкин мондый нечкә кылны шундый киеренке хәлендә озак калдырырга ярамый иде. Бераз тынычлана төшкәч үк, Нәфисә аның кулыннан беләген йомшак кына ычкындырып, шаяртып куйды. — Ялгыш миңа да кабына күрмәсен! Янып-нитеп китүең бар... Хәер, Нәфисәнең үзендә дә бу хәзер генә уянган хис түгел иде. Вакыт узган саен, Хәйдәрне якын- нанрак белгән саен, бу хис аны үзенә ныграк буйсындыра барды. Бу тирән тойгы янында аның кайчандыр Зиннәтне сөюе бары бер яшьлек юләрлеге, балалык мавыгуы гына булып калган иде. Буйга җиткән вакытыннан бирле сөеп җиһазлана килгән, иң кадерле кешене көткән кунак бүлмәседәй, иң нечкә һәм нәфис тойгылар белән зиннәтләнгән күңел хөҗрәсе бар иде. Ул баллы кәрәздәй һаман да тулы иде әле. Нәфисә моңарчы тыелып торган көчле дәртнең яңадан кабынып китүен сизә, үз парын, үз тинен көткән назның тышка омтылуын, җитлеккән чын мәхәббәтнең көчле канатларын җилпи башлавын тоя... Ләкин... ай ул гомерлек булсачы! Хәйдәр дә аны шулай Нәфисә кебек тирән итеп сөйсәче! Ничә мәртәбәләр ул өзе- леп-өзелеп үзеннән үзе сорады: «Чынмы икән соң бу? Минем буй- сыныма кызыгуы гына түгел микән?.. һай шуны гына белсәңче!..» Бик күпләрнең үзенең бер кулын кысу өчен дә әллә ниләр бирергә әзер булуларын ул адым саен сизеп йөри. Нәфисә* өчен мәхәббәт шундый изге бер хис, аның пычрануын ул берничек тә күтәрә алмас иде. Менә хәзер ул Хәйдәрнең бераз дулкынланып сөйләгән ягымлы сүзләрен тыңлый, ул аның һәр сулышына хәтле, кулының кечкенә генә хәрәкәтенә кадәр бөтен тәне. белән тоеп бара, аның һәр сүзенең эчке мәгънәсен, тойгыларының һәрбер нечкә борылышын йөрәге белән сизә, аның уеның сафлыгына, ниятенең 
чынлыгына торган саен ныграк ышана һәм күңелендәге ялкын аның саен көчәя генә бара иде. Алар Нәфисәләрнең капка төбендә туктап калдылар. Авыл күптән йокыга талган, урамнар тын иде. — Ышанасыңмы син миңа, Нәфисә?.. Бу минутта Нәфисә ниндидер яңа, якты Ьер дөньяга аяк баскан кешедәй дулкынланып, каршысын- да торган егеткә күтәрелеп карады. Ул бит аны моңарчы үзеннән ераграк йөртмәкче иде! Тора- бара бу очкын бәлки сүнәр, болай ялкынланмас дигән иде. Хәзер ул аннан берни дә яшерә алмас булды түгелме соң инде! йөрәген чорнап алган бу татлы ялкынны ул тыя алмасмы икәнни? Нәфисәнең нигәдер бераз башы әйләнеп китте, аның шушы таза беләкләргә сөеп, үз итеп таянасы килә башлады. Бу минутларны ул күптән үк бик сагынып, бик зарыгып көткән иде бит, урак өстеннән бирле, урман буенда күргәннән бирле... Аның күңеле көне-төне эзләнгән, юксынган иде бит. Хәзер менә ул аның каршысында... Менә генә- ул... Тик шунда Нәфисәнең төтен, ялкын һәм гөрелте эчендә күкрәген тотып чайкала-чайкала атлаган Газиз күз алдына килә, ничектер ул аның иң соңгы сүзләрен ишеткәндәй була: — «Хуш инде, акыллым, бәхил бул. Соңгы сулышымны алганда да синең нурлы йөзең минем күз алдымда булыр...» , Нәфисә нигәдер гаҗәпләнгәндәй кинәт кенә күтәрелеп карады да ашыгып Хәйдәрнең кулын кысты. — Хуш, Хәйдәр! — диде. — Мин керим... Миңа бик вакыт! — Ул Хәйдәрнең җавабын да көтмәстән ашыгып капка келәсенә барып тотынды. Хәйдәр аның- артыннан барып:  
47 
 
 
Тукта әле, Нәфисә... бер генә минутка! — диде. , — Бик соң инде, Хәйдәр. Тыныч йокы!.. ... Одеял читен ача төшеп, бакчадагы көмеш нурга коенып утырган агачлар аша Нәфисә тагын капка ягына күз салды. «Ул» әле һаман да теге төндә калган урынында басып торадыр кебек. Ләкин «ул» анда юк иде. Нәфисә одеялны акрын гына япты. Өй эчендә байтак вакыт ка- гылып-сугылып йөргәннән сон, өстәл янына утырып кулына каләм алды. 
II 
Атасы Бикбулат кергәндә Нәфисә яза торган хәбәрен очлап килә иде. Ул, кәгазьләрен читкәрәк этәреп, урыныннан торды. — Әйдүк, әти, утыр! Алар хәзер бер йортта торуларына карамастан, икешәр-өчәр көн бер-берсен күрми йөргән . чаклары да булгалады. Нәфисәнең атасы йортына кайтканыннан бирле аның белән юньләп сөйләшеп утырганнары да юк иде әле. Ул әтисе аның хәлен белергә, кызы бел-әи иркенләп сөйләшеп утырырга кергәндер дип куанып китте. Аның әтисенә үзенең зур куанычы — бодай уңышы турында, район газетасында ниләр язулары турында сөйлисе килә иде. Аннары шундый шатлыклы көннәрдә, әтисе белән бергәләп, мәрхүмә I әнисен искә аласы, аның турында да сөйләшеп утырасы иде. Ул хәзер әнисен аерата юксынды: — «Аһ, әгәр • әни исән булса! Менә ул инде чыи-чыннан куанган булыр иде. Ул инде кызының үзеннән дә бигрәк сөенер иде!» Нәфисә урындыгын әтисенә куеп, үзе кровать янына барып басты. — Менә монда утыр, әти! Ләкин карт түргә узмады, бусага төбенә утырып, ишек яңагына аркасын терәде дә, кыска саплы челемен суыргалый башлады. — Хат язасың димме... — Хат дисәң дә ярый... Җәй көне Казаннан килгән бер агроном безнең эш белән танышып киткән иде. Киңәшләр дә биргән иде. Шул кешедән хат килде. «Ничек эшләвегезне язып җибәрегез лә» дип үтенгән. — Ә ә ә... Шулайдыр. Икмәк дигәнең аларга да кирәк бит... — Аларга тәҗрибә тупларга кирәк. 
Бүтән колхозларда да шулай эшләр өчен... Мин сине йоклагансың дип торадыр идем, әти. Бикбулат, тамак астын кылкыи- дырып челемен суыргалап алды да, яртылаш ачык калган ишектән өй алдына төкереп җибәрде. — Кай арада ятасың... — диде. Ул берике сүз әйтә дә челемен суырып куя, аннары Нәфисәнең үзенә түгел, ул сөялеп торган кровать аягына таба аз гына башын борып, өзек-өзек, һәм авыр итеп тагын берике сүз әйтә иде. — Унда тагын ни... төшәсе бар... Чирут минеке, йокы дигәнең... тансыкка гына эләгә. Әтисе хәзер Нәфисәгә аерата картайган кебек күренде. Аннары тез башыннан мамыклары күренеп торган, каешланган чалбарына, иңбашына шыксыз итеп сары ямау салынган иске гимнастеркасына, аягындагы катып беткән оекбашларына күзе төште. Нәфисәгә бик күңелсез булып китте. Картның әрсезгә кияргә ныграк һәм җылырак киемнәре дә бар бит. Әмма ул, колагына тукып торуга карамастан, боларны юри салмый, юри ташландык киемнәр киеп йөри. Нәфисәгә атасының болай сәләмә йөрүе дә, картаеп беткәч шулай гы- җылдатып челем тартуы да, үзенең картлык кадерен үзе кимсетеп, олы башы белән.менә болай бусагада утыруы да — берсе дә ошамады. — Әти, өс-башыңны алыштырасың бар, бигрәк сәләмә йөрисең- лә! — диде. — йокларга да монда күчәргә кирәк иде. Аш өендә сиңа бала-чага арасында уңайсыздыр, тыныч түгелдер. Бикбулат челемен айкап куйды. — Ярый ла... Миңа соң! Анда җылырак та... — Челемен гыжылда- тып, бер төкереп алды. — Аунаганың — абзар, тирес арасы. Ак өй тагын безгә!
41' 
 
 
Бу сүзләрдән картның үзе аш зендә торып та, Нәфисәнең кадерен белеп, аны кунак өендә яшәтүен искәртеп куюы да сизелә иде. — Ярый дип, алай килешми инде... Монда йокларсың! Мин сиңа олы кроватька җәеп бирермен. Иркен дә булыр, тыныч та. Карт аңа җавап бирәсе урында, утырган җиреннән бераз чайкалып алды да, бармагы белән челемен баса-баса, идәнгә караган килеш, гыжылдатып суыра бирде. Нәфисә бераз эшләре җиңеләйгәннән соң атасының өстен-башын да үзе карап, аның тормышын сөйкемлерәк итеп оештырмакчы булды. Үз әтисе булуга карамастан* карт белән сөйләшеп утыруы Нәфисәгә һәрвакыт шулай кыен була торган иде. Әтисенең ачык чыраен Нәфисәнең беркайчан да күргәне булмады шикелле. Шушы яшькә җитеп ул аннан «кызым!» дигән ягымлы сүзен дә берәр генә мәртәбә ишетте. Әтисенең бүтәннәргә генә түгел, хәтта үзенең бердәнбер кызына шул хәтле ягымсыз булуы, иң кыен вакытларда да бала итеп аның хәлен белешмәве Нәфисәне бик җәберли, бүтән сәер гадәтләре дә аны бик аптырата иде. Шулай да Нәфисәнең әтисе турында нинди дә булса начар уй саклаганы булмады. Элекке ачы тормыш, әкияттәге сихерче карчык кеше канын суыргандай аның иң яхшы, иң ягымлы кешелек тойгыларын суырып алгандыр кебек. Ул әтисен кеше белән аралашудан, бүтәннәрнең ягымлы мөгамәләсеннән мәхрүм яшәве өчен хәтта кызгана да иде. Кем белә, вакыты белән, сугыш бетеп тормышлар үз җаена төшкәч, бәлки бу картның да туң йөрәген эретеп булыр? Аның йөрәге бөтенләй үк таш булып катмагандыр, күңел түрендә ни дә булса сакланып калгандыр бит! Күрәсең, карт, эшкә китәр алдыннан йокысын калдырып, ни дә булса бер зуррак мәсьәлә турында сөйләшергә кергән иде булса кирәк, ул тиз генә чыгып китәр төсле күренми иде. Бикбулат челемен суырга- лап утыра торгач, тямак кырып куйды. — Сугышлар дигәнең авыр... Тегендә дим. — Ул башы белән каядыр ымлап күрсәтте... — Иделгә үк килеп җитте түгелме соң?! Теге, ни дигәнең... — Авыр, әти, бик авыр, бич! Ике ай бит, 
Сталинградта сугыш » башлауларына да ике ай! Иделнең уртасына килеп басты бит аждаһа. Бикбулат башын чайкаштырып куйды. Аннары үзенә-үзе әйткәндәй идәнгә карап, карынкы тавыш белән: — Базарда дим, ашлык бәяләре әнә кая таба очты, — диде. Карт әңгәмәне икмәккә таба юллап җибәрсә дә, Нәфисә аның тел төбендә ни ятканын абайлап җиткермәгән иде әле. Беравык идәнгә текәлеп утырганнан соң, карт кровать аякларына бер авыр караш ташлап, тагын әйтеп куйды: — ... Әле теге-бу ишетелмиме? Исеочы дим... Тегендә, кәнсәдә? — Нәрсә ул, әти? Карт, үчекләп борыны белән пышкырды, утырган җирендә арлы- бирле чайкалгалап алды. — Нәрсә! Нәрсә! Нәрсә турында бара соң сүз!.. Ни өчен ел буе чиләндең? Нәрсә ашарсың? — Әһә, син ашлык бүлү турында әйтәсең, ахырысы, әти. — Нәфисә әтисенең бик тиз ачуы чыгуына гаҗәпләнеп аңа сәерсенеп карап алды. — Тиз диләр. Менә җиңги бригадасының бераз сугасы игене бар. Шуны сугып бетергәч тә бүләрбез диләр. — Тегесен .дә шунда бирәсе- ләрме?.. — Безнең звенога тиешле өстәмә түләүнеме? — Соң! Соң! — Карт җанлана төште, салынып торган йонлач кашлары селкенгәләп алдылар, ул кызына беренче мәртәбә йөзе белән борылып, күтәрелеп карады. — Шуны әйтәм, шуны. Әйтмәскә, кирәге бик зур. Өйне дә сипләтәсе булыр... Тузып килә. Каралтыкура дигәнен янә дә иске. Әлеге тагын — үзен- нең өс-башың. Нәрсәң бар?.. Насыйбы бер чыгар. Гел атаң йортында утырмассың. — Карт, бер тын идәнгә текәлеп сүзсез утырды.— Киләсе елныкы кар астыннан ничен

 
 
 чыга бит әле. Елы килешәме, юкмы әле тагын. Менә кая таба сөйри икән картлың тел төбе! Атасының соңгы көннәрдә өйгә кайткан арада, ял итмичә, йокысын йокламыйча, келәтнең бура төпләрен себереп йөрүе, •күп итеп капчыклар яматып куюы, кайтканнан бирле Нәфисәгә бик ту- •пас төстә генә булса да, бераз тәлинкә тотулары — бөтенесе берьюлы •ачылды. Аның өстенә тагын теге закытта Хәдичәгә кызы Нәфисә алачак өстәмә ашлыкны күпсенеп сөйләве, Нәфисә шул ашлыкны Акбитләрдә калдырмас өчен аерыла икән дигән әшәке сүзләр тууга сәбәпче булуы... Нәфисәгә тагын бик күңелсез булып китте. Картка ни дип җавап бирүе дә кыен иде- — Белмим шул, әти, — диде. — Ул турыда сорашканым да юк. Мин әле хезмәт көненә алган ашлык та ел әйләнәсенә бик иркен җитәр дип чамалап йөридер идем. Җиңги дә күп эшләде быел,' мин дә. Кило ярымшардан бүлә алсак... Картның кечкенә күзләре елтырап китте. Ие, мондый усал карашны Нәфисәнең бала чагында да күргәне бар иде. Агай-энеләре белән мал бүлеп якалашканда да, чабата буе җир өчен ызан өстендә бер-берсен күсәкләр белән дөмбәсләгәндә дә борынгы кешеләр шун- дыйрак булганнар бит! Бикбулат, кызы ягына җимерек кашларын снрпеп: һе! — дип пышкырып куйды. — Тегесе артык инде алайса, ә? Кирәкми, янәсе! Нәрсә син! Эчеңне тишәр дип куркасыңмыни? Баеган имеш! Малдан туйган! Нәфисәнең карт белән низаглашасы килми иде. Ничек күндерергә икән соң аны? — Әти, — диде, — нихәл итик соң?! Үзең дә беләсең бит, икмәкле җирләрнең күбесен фашистлар басып яткан чак. Фронтка икмәк кирәк. Бик күп кирәк! Идел буенда сугыш. ’Мондый чакта ашлык сатып өс-баш ясарга ничек кулың барсын! Өйне дә сугыш беткәнче генә түздсреп булыр димәкче идем. Карт, урыныннан торып, ишекне аягы белән төртеп җибәрде. — һе!.. Әллә миңа кирәкме!.. Үзе өчен кайгырта дисеңме әллә?! Миңа нәрсә! Миңа ун аршин кифенлек тә җиткән!.. Әнә, өегез үз өстегезгә ишелер!.. Менә 
шул! Ул, кызына борылып та карамыйча, карасына коелып, чыгып китте. Ата булган кешенең рәнҗүен күтәрәсе килми. Аңа исә һаман нидер җитми иде. Картның ялгыз хуҗалыктан калган бу комсызлыгын, азгын нәфесен хәзер генә ничек йөгәнләргә икән соң? III Сугышчыларга җибәрәсе бәйрәм бүләген күптән үк әзерли башлаганнар иде. Тимергали агай ферма сарыкларыннан алган йоннан ун пар киез итек бастырып куйды, берничә кыска тун тектерде. — «Фронтка делегат булып я Наташа, я Нәфисә китәсе икән, бәйрәм көнне алар бүләкләрне үз куллары белән сугышчыларга тап- шырасылар икән!» — дигән хәбәр ишетелүгә, һәр йорт, хәллехәленчә, үз бүләген хәстәрләргә кереште. Кыр эшләре бераз җиңеләя башлау белән, кызлар, кич утырып, җыр- лый-җырлый, яулык чигәргә, оекбашлар, бияләйләр бәйләргә тотындылар. Бер якшәмбе көнне шул бүләкләрне җыю башланды. Л4ыек Шәмсетдиннең ак муенлы таягын болгый-болгый аваз салып бер узуы булды, Байтирәкнең ха- тыны-кызы, култык асларына төенчекләрен кыстырып, клубка агыла башлады. Айсылуның мич буендагы кызыл япкан киң өстәле янына, берсе артыннан берсе үзенә бер тантана белән, бәйрәмнәрдә генә кия торган яңа бишмәтен, яисә бәрән эчле яңа тунын киеп, башына калын шәлен ураган әбиләр, олы яшьтәге апалар, җиңгиләр киләләр. Менә аягына тирән кунычлы резин галош, башына мамык шәлен урап, озын буйлы Мәүлихә түти, аның белән Айтуган бабай карчыгы Җәмилә һәм яшел тәняхылыткычын кигәч тагын да юанаеп киткән бригадир Йөзлебикә 
и. .с. ә* № 6. 49 
50 
 
 
килеп керәләр. Айсылу алдына төенчекләрдән ап-ак итеп юган йомшак оекбашлар, ике бармаклы солдат перчаткалары өслә. Әбиләрнең үз гомерендә бик күп матур эшләр башкарган, бик күп балалар сөеп үстергән, гомер буе бөтен семьясын киендергән ягымлы, йомшак куллары, үзләре йонын эрләп, үзләре бәйләгән йомшак перчатка һәм бияләйләрне сыйпап куя, эчке бер дулкынлану белән акрын гына әйтеп, бүләген яздыра башлый: — Шунда теркәп куй әле, кем, Айсылу. Ике пар бияләй, бер пар оекбаш. Бәти йоныннан гына. Ие. — Миннән бер бәрән тиресе яз, аннары менә бер колакчын бүрек дип тә теркәп куй. — Киез итек белән кулъяулык... — Оекбаш белән бер пар бияләй... Айсылу аяк үрә торып ал арның кулларын кыса, аркаларыннан сөеп кала: — Бик рәхмәт! Зурладыгыз! Бу яхшылыгыгыз беркайчан да он- тылмас! Бер кайчан да!.. Шуннан соң, аяк очларына гына басып, Хәйдәр сөйләгәнне тыңларга дип залның түрснәрәк узалар. Хәйдәр өстәл артына кереп баскан. Өстендә шинель, билендә каеш, кара бөдрә чәче күпереп тора. Бер — кулындагы хатына, бер — каршысында тыгыз төркем булып басып торган җитди чырайлы әбиләргә һәм апаҗиңгиләргә карый- карый Гөлзәбәрнең Сталинградтан җибәргән хатын укый. Аның тавышы бер акрыная, бер дулкынланып яңгырап китә, ара-тирә ул йодрыгын селти-селти, кемгәдер янап куя. — ... «Егерме икенче тәүлек дигәндә фашистлар трактор зазоды турысында Идел буена килеп чыктылар. Сугыш дәһшәте бу батыр шәһәрнең урамнарына күчте. Шуннан бирле монда көн дә юк, төн дә юк. Икесе дә бер. Шәһәр мең җирдән яна, аның өстендә берьюлы меңнәрчә самолетлар үкерә, урамнарында берьюлы меңнәрчә бомбалар ярыла. Төне — көндез шикелле якты, көндезләре төн кебек караңгы. Чөнки бөтен шәһәр өстен ачы төтен баса, кара сөрем баса. Монда янган тимер, кызган кирпеч һәм көек исеннән тыннар кысыла. Урамнарында буйдан-буйга туплар гөрселди, бөтен нәрсәне сытып,, җимертеп үкерә-үкерэ танклар йөри. Бишәр катлы таш йортлар күзең, йомганчы тузан белән кирпеч ватыгына әйләнә. Җир тетрәнеп тора, 
Иделдә сулар айкала. Инде түзәргә мөмкин түгел, инде безнекеләр кырылып беттеләр, харап булдылар дисең. Юк, туганкайларым, юк! Алар һаман сугышалар! Аларның керфекләре көя, чәчләренә ут каба, алар канга батып аяктан егылалар. Әмма шунда да чигенмиләр. Юк, чигенмиләр, сөеклеләрем! Тагын ниләр языйм?! Монда хәзер таш өстендә таш калмады, агач затыннан агач калмады, куаклар калмады, бернәрсә калмады — һәммәсе янды, көйде, кара күмергә әйләнде. Тимер булып тимер бөгелде, корыч буЛып корыч тетелде. Әмма безнең совет сугышчысы анда да бирешмәде, баскай җиреннән шунда да чигенмәде! Туганнар! Дускайларым! Башларыгызны күтәрегез! Идел суы. кирегә таба акса агар, әмма Сталин шәһәрен немецлар бер кайчан да ала алмас!..» Үз гомерендә өч-дүрт сугышны башыннан уздырган, үз баласын гына түгел, балаларының балаларына кадәр сугышка озаткан, каныңны өшетерлек дәһшәтле хәбәрләрне дә тешен кысып, күзен йоммыйча тыңларга өйрәнгән ак чәчле әбиләр, кырыс чырайлы солдат хатыннары, күзләрен сөртә-сөртә, кул чабалар. Алкыш тавышлары, күгәрчен көтүе күтәрелгәидәгесыман, дәррәү шапылдап түшәмгә күтәрелә... Ишектән һаман керә торалар, төенчекләр һаман чишелә тора. — Менә монысын кызым чикте, монысын үзем бәйләдем, — диләр, Айсылу алдына чиккән янчыклар, кулъяулыклар, оекбашлар өеп куялар. — Менә питрау тиресе. Үзенә тун тектерербез дип әйтеп җыйган идек тә, хәзер инде тун кайгылары түгел, сугыш кайгысы! Язып куй әле шуны, Айсылу!—диләр, туп
51 
 
 
теккәнне көтеп келәт киштәсендә байтак вакыт эленеп торган тәкә тиреләрен, аның, янына кушып, колакчын бүрекләрен, кыска туннарын китереп салалар. Берсе артыннан берсе керә торалар, өстәлгә өя торалар, сугыштагы улларын, ирләрен, кияүләрен, үз эшләре белән китеп, шул эшләрен бетерүгә озакламый кайтып җитәсе кешеләр турында сүз баргандай кайгыртып җылы сүзләр белән искә алалар. — Гөнаһ шомлыгы, былтыр бит аның кышы да нинди рәхимсез булды. Кулым туңган саен тәнем чытая иде. Ничек чыдамак кирәк? Мылтыклары тимер, машиналары тимер, башларына кигән чүлмәк күк нәмәрсәләре дә тимер — һәммәсе тимер! — Ничек кенә .булмасын, без еларга барыбер тунарга ирек бирмәбез. Быел киез итек тә күп булыр, кыска тун да җитәрлек булыр, колакчыны да, башкасы да — бөтенесе булыр, боерган булса. Тагып киләләр, тагын Айсылу янына килеп яздыралар. Айсылу бүләк әйберләрне өсле-өстенә өя бара, һәм ана шушы бүләкләрдән халыкның күңел җылысы бәрелеп торадыр шикелле тоела, халык перчатка һәм бияләйләр генә түгел, бәлки сөекле туган иленә, аның сугышчыларына, аның бөек юлбашчысына күңелнең иң тирән урыныннан чыккан туганлык сәламен, кайнар мәхәббәтен, төпле ышанычын алып килә, аналар күңеленең бетмәс-төкәнмәс шәфкатен, изге теләген алып килә. Менә бу йомшак перчаткаларның матур күзәнәкләренә яшь киленнәрнең нинди генә кайнар теләкләре бәйләнмәгән, бу яулыкларга колхоз кызларының нинди генә нечкә тойгылары чигелмәгән! Ул бер кочак әйберне алып, икенче өстәлдә аларны дистәләп бәйләп торучы Хәдичә түтигә илтеп аударды. — Күрдеңме, Хәдичә түти! Күрдеңме ничек агыла! Болай булса, Аланбашлардан мөгаен уздырабыз! Уенсыз, менә күрерсең! Хәдичә түти, иреннәрен еш-еш кыймылдатып, оекбашлар саный торган килеш, ашыгып: — «Ие, ие!» — дигәндәй башын селкеп куйды. Аның үзенең дә Айсылуга әйтәсе сүзләре бик күп, болар турында да, әлс алар ишетмәгән икенче бер зур бер хәл турында да сөйлисе бар иде. Әмма Хәдичә санап бетергәндә генә ишектән 
янә берничә хатын-кыз килеп керде дә Айсылу тагын үз өстәле янына китеп барды. Менә ничә мәртәбә шулай авызын ачкан килеш сөйли алмыйча калды инде. Дөрес, Хәдичә түти үзенең күз алларын яктыртып җибәргән бу куаныч турында иртән торуга ук Тимергали абзыйга да сөйләде сөй- ләвен, монда килешли юлда очраган берничә күрше карчыгына да сөйләп узды* Шулай да әле аның һаман да күңеле булып җитми, ул куаныч һаман да дулкынландырып эчтән бәреп тора, ул аны сөйләмичә булдыра алмый иде. ... 1Менә бүгенге төсле үк бик матур аяз көн, имеш. Алар чын-төзү булып, киенеп-ясанып мәйданга барырга чыкканнар. Нинди мәйдан, ничек, кайсы авылда буласы? Сугыш беткән, без җиңгәнбез, имеш, бу шуның бәйрәме, имеш! Ие, бөтен дөнья шуңа купкан, яшекарты шуңа күтәрелеп чыккан- Шулай баралар да, баралар. Кая баралар, ничек баралар? Чит-читен- дә ямь-яшел агач үсеп утырган туп-туры матур юл икән, бөтен тирә-як шаулап торган мул иген басуы икән. Шулай баралар болар, баралар. Тик бер заман борылып караса, ие, уң ягына борылып караса, Хәдичә исләре китеп телсез калды. Ие, юлны тутырып барган халык арасында Сталин үзе дә бар! Әлеге шул озын шинелен кигән, уң кулын шулай, сурәтеидәгедәй итеп, куй- нына кыстырган. Мыек астыннан аз гына елмайган да шикелле. Хәдичә, үз күзләренә үзе ышанмыйча: — «Ай-Һай булмас, — диде, — ялгыш күрә торганмын» — диде, аптырап калды. Ул шулай дип уйлап та бетермәде, алар Сталин белән янәшә җай гына сөйләшеп баралар
52 
 
 
 
булып чыкты. Нәрсә турында сөйкәшәләр иде соң алар? Бөтен күңелне куанычы белән балкыткан нцнди әңгәмә иде соң әле ул? Хәдичә түтинең «фәлән нәрсә турында» дип, төбәп әйтергә теле җитмәс иде. Әмма ул Сталин белән шундый нәрсәләр сөйләшә, аның янында үзен шундый бәхетле итеп сизә, аның күңеле шундый хуш, ул шундый изге тойгылар белән тулган иде ки, Хәдичә алтмыш еллык гомере эчендә бер вакытта да болай бәхетле булганы юк иде әле. Аның барыннан да бигрәк күңелен күтәргәне тагын шул булды, Сталин аны үз итеп, якын итеп сөйләшә. Ул Сталин янында үзенең дә аның беләк әңгәмә алып барырлык дәрәҗәдә акыллы, төпле кеше булуын сизә һәм моңа чын күңелдән куана иде. Шулай бара торгач, алар алдында, киң болындай яшел һәм бик зур бер мәйдан ачылып китте. Ул андагы халык, ул андагы халык! Болында үлән нихәтле, анда кеше шул хәтле! — Шул кадәр күп җыелган халык! Бөтенесе киенгән- ясанган, бөтенесендә якты йөз. Халык өстендә, беренче май бәйрәмнәрендәге төсле, дулкын-дул- кын булып кызыл байраклар җилферди. Ул гармонь, ул җыр, ул скрипка моңнары, әйтерсең, бу уен тавышы кояшлы күкнең үзеннән шулай агылып тора! Әйтерсең лә, Сталинны куакларга, үләннәргә хәтле шулай уйнап-җырлап каршы алалар. Бу халык бөтенесе Сталинны каршы алырга килгән икән бит. Сталинга тагын да алгарак китәргә кирәк икән, алда тагын да шулай аның килгәнен көтеп торалар икән... Аерылышкан чагында Сталин аңа елмаеп кулын сузды. — Хуш, кордаш! — диде. — Без шулай очрашкаларбыз әле. Хәдичә түти, Сталинның кулын КЫСЫП: — Сау бул, туганым, хуш, исән бул, кадерлем!— ди икән... Бу очрашу шул кадәр ачык, шул кадәр чын шикелле иде, Хәдичә аны шундый тирәп сөенеч белән кичерде, әле уянып киткәннән соя да моның бары төш кенә булуына һич ышанасы килми торды. Ул үзендә куанычлы бер рух күтәренкелеге сизә, хәтта аңа хәзер инде авыр сугыш үзе дә җиңеләер кебек тоела, халыкның менә шулай, бөтен авылы белән ябырылып, иртәдән бирле өзлексез бүләк таШуының да Хәдичә күргән төшкә бәйләнешле бер тирән мәгънәсе бар кебек иде. Менә ул хәзер күрше өстәлдә Айсылуның бүләк китерүчеләргә рәхмәт әйтүен, Хәйдәрнең йөрәккә үтеп керә торган үткен сүзләрен тыңлый-тыңлый оекбашлар, бияләйләр, чигүле янчыклар, кулъяулыклар саный. Шул ук вакытта аның күз алдында бөтен күңелен "балкытып, кадерле һәм сөекле ул, бөек Сталин басып тора, колак төбендә баягы тантаналы бәйрәм музыкасы яңгырый. Хәдичәнең бу төшен бөтен халык алдына чыгып сөйлисе килә: — «Мин Сталинны күрдем! — диясе килә. — Сугыш бетә, боерган булса, безнекеләр җиңә, немецның муены астына килә! Менә әйткән пде Хәдичә диярсез!» Үзенең бу фикеренә Хәдичә шул кадәр нык ышанды, хәзер инде аны беркем дә, берничек тә бу уеннан кайтара алмас иде. Бүләкләрне арбага төягәндә Хәдичә түтине тагын бернәрсә куандырды. Олаучыларның берсе Илгизәр иде. Ул тыгызлап тутырылган, үзе кадәр бер капчыкны җилкәсенә ала башлагач, Хәдичә түти, кабаланып, аңа ярдәмгә ашыкты. — Ай, балам, сабыр ит, билеңне имгәтерсең! Ләкин карчык кулын сузарга да өлгерә алмый калды, килбәтсез зур .капчык, күз-ачып йомганчы, улының аркасына ук менеп китте. Хәдичә, кабалана торгач, ничектер стена белән капчык арасына килеп кысылды. Тик аңа улының, көлемсерәп: — Әни, кысыла күрмә! — дигәне генә ишетелеп калды. Икенче күтәрелеп караса, исе китеп бот чапты: аның моңарчы вак-төяк йомышка йөгертеп өйрән- 
53 
 
 
 
гән, һәрвакыт чебиләгән куллы, юеш борынлы төпчек малае урынына ишектән шактый таза гәүдәле, яшь бер егет килеп керә иде. Ие, Хәдичә түти Газиз хәсрәте, тормыш мәшәкате белән миңгерәүләнеп йөргән арада, аның төпчек улы егет булып җитә язган лабаса! Карасана! Изүләрен чишеп җибәргән, биленә, әтисе крушник чагында бәйләгән шикелле итеп, очларын салындырып зәңгәр пута бәйләгән. Аягында гармонь кунычлы күн итек, кулында күн бияләй... Көрәшчеләр кебек, терсәкләрен киереп, алпан-тилпән атлый. Илгизәр узышлый әнисенең аяк астында буталып йөрүеннән булса кирәк, абыйсы төсле күзен кыса төшеп, үзенчә бер наянлык белән көлемсерәп тә куйды. Карасана, хәтта ул чәчен дә абыйсы Газиз кебек, артка таба тарап йөртә башлаган бит! Шушы үзгәрешкә хәйран калып торганда Хәдичә колак төбендә генә Мәүлихә тавышын ишетте: — Үсәләр, яшьләрне әйтәм... Менә төпчегең дә Газиз хәтле булып килә инде. Күрдеңме нинди! Хәдичә түти башын чайкап куйды. — Үземнең дә исем-акылым китеп тора. Тагын бер солдатым үсеп килә икән ләбаса! Кара син, ә? Ни арада, ничек шул кадәр тиз үсә бу яшьләр! — Эш үстерә булыр, Хәдичә түти, басу җиле, җир сулышы шулай тиз үстерә булыр. Былтыр- дан бирле басудан кайтып кергәннәре дә юк бит. — Тәгаен\ шулдыр, Мәүлихә! Кырда эшли башлаганнан бирле үз алдына бер төрле буыннары ныгып, килеш-килбәтенә тикле үзгәреп китте. Йөкләр кузгалыр алдыннан Айсылуның Илгизәр белән > сөйләшүен ишетеп, хәзер улының малайлыктан чыгуына Хәдичә тәмам ышанып җитте. ’Айсылу аңа берничә кәгазь бирде: — Илгизәр, энем, бу йөкләрне сиңа ышанып җибәрәм! — диде. — Бөтенесен тапшырып, квитанцияләрен алып кайта күр. Мчтингка- фәләнгә туры килсәң, «Чулпан» халкы исеменнән бер-ике яхшы сүз әйт. Кызларны да телгә ал, карчыкларны да, комсомол оешмасын да онытма. Җаен китереп, Нәфисә бодаен да кыстыр. Шундый иттереп әйт, «Чулпан» егете икәнлегеңне бер сүзеңнән сизеп алсыннар! Илгизәр, башын аз гына селкеп: — Ярый, тырышырмын, Айсылу апа! — 
диде. — Аннары, Илгизәр энем, райкомга барырсың. Җәүдәт абый өйдә булса, туптуры үзенә керергә кара. Күпме бүләк җыелган, шулардай күпмесе тун, күпмесе киез итек, бүрек, бияләй — һәммәсен әңтеп бир. Тагын нинди киңәш бирер, анысын да ишетеп кайт. — Ярар, Айсылу апа, Райкомолга да, Райбашкармага да кереп- чыгасым бар. Шунда бер очтан райкомга да сугылырмын! Урамга чыгып, шәлен бәйли- бәйли йөкләр яныннан әйләнгәндә Айсылуның тагын нидер исенә төште булса кирәк, Илгизәрне үз янына дәшеп; — Тагын бер йомышым калган икән, Илгизәр энем, — диде. — Барып җитүеңә, Аланбашларны белеш! Әгәр безнекеннән сыңар гына оекбаш артык тапшырган булсалар да, бер минут сузмыйча, миңа- шалтырат! Бишкә ярылырбыз, төннәр йокламабыз, шулай да Алан- башлардан уздырмыйча тынмабыз!’ — Булды, Айсылу апа. Бөтенесе- син әйткәнчә булыр! Бүтән йомыш юкмы инде? — Юк. Хәерле юл, Илгизәр энем! — Хәерле юл! Хәдичә түти бераз читтәрәк кенә карап торды да, авызын каплый төшеп, көлеп җибәрде. «Менә сиңа- мә! Тегеләй итәсем бар, болай итәсем бар, имеш! Карасана кыланышларын!» Шул ук вакытта ул Газиз үлгәннән бирле беренче мәртәбә үзендә- дә элеккесыман төпле * бер сабырлык, ныклы күңел тынычлыгы урнашып килүен дә сизә иде. 
Бүләк төялгән зур-зур өч йөкне бер төркем хатын-кыз ’олы урамнан күпергә борылып төшкәнче карый- карый бардылар.  
54 
 
 
Бу бүләкләрнең сугыш эченә кадәр үк барып җитәчәкләре, алар- ны сугышчыларның сөенә-сөенә һәм туганүскән җирләрен сагынып сөн- ли-сөйли киячәкләре күз алдына килеп дулкынландыра, солдатларны озаткандагысыман бераз ямансу да иде. йөкләр тыкырыкка кереп күздән югалганнан соң Мәүлихә түга: — Бүләкләребез бәйрәмгә барып җг.тәр лә, Айсылу! — диде. — Шәт соңга калмаганбыздыр бит! — Тәгаен барып җитәчәк! Әле бит Октябрь бәйрәменә башланмаган ун көн вакыт бар. Тик менә кайсы алып кнтәр икән безнең бүләкне? Нәфисәме, әллә Наташамы?.. Ул арада Иделнең югары ягыннан, якын тирәне шаулатып һәм үкереп бомбардировщиклар төркеме килеп чыкты. Беренче төркем артыннан икенче, өченче төркемнәре узды. Айсылу аларга кул изи-изи сәламләп калды. — Киттеләр, җан кисәкләрем! Сизәсезме, бөтен ил кузгалды, бөтен совет халкы! Ярсыды халык, түтекәйләрем, халыкның ачуы кабарды! — Бер үк, хәере белән!.. Нидер бер куанычлы хәл исенә төшкәндәй, Хәдичәнең йөзе яктырып китте: — Кара әле, сез дә искәрәсезме, боларны әйтәм, соңгы көннәрдә гел ишәя баралар бит! Гел уза, көне- төне гел узып кына тора! Болар барысы да шул Сталинградка баралардыр инде. — Шунда, түтекәйләрем, барысы да шунда! — Байтак сүзсез барганнан соң Айсылу нидер уйланып башын чайкап куйды. — һай ул Сталинград! Шундый тырный ул йөрәкне, шундый тырный! Шушы арада Солтангәрәйдән дә хат килгән икән. Хәдичә шул турыда сөйләп алды. — Бик исән-сау дигән, ил-күршегә бик күп итеп сәлам әйткән. Ул да шул Сталинград янында сугыша булса кирәк, Илгизәр белән атасы шулайга охшый диләр. Әпипәсе теге вакытны хур булып Солтаннан өметен өзгәннән соң, вагын-төяген •сатып, кала белән авыл арасында әвеш-түеш китереп йөрүче бер бәндәгә ияреп киткән иде ләбаса. Әле анысы, Әпипәнең бөтен маен имеп бетергәннән соң, Чистай пристаненда, кара җәяү калдырып, ташлап киткән ди тагын. Ул турыда да язган. «Кешенең кемлеге шундый кыен 
вакытта беленә икән. Сугыш булмаган булса, ул кара еланны гомер буе куйнымда асрыйсы икәнмен. Хәзер күзем ачылды инде. Ике ятып бер төшемә дә керми. Муены астына килсен. Баш исән булса, илдә чын иптәш булырлык тәүфыйк- лылар да бетмәс әле! — дигән. Әле инде Кәтушә җан кисәгем белән бик дуслашып торабыз. Көне-төне, бергә, бер минут аерылышканым юк» дигән. Мәүлихә түти сузып кына: — Ә ә ә, чибәр нәрсә очраган инде алайса, бер-берсен ошатканнар күрәсең, — дип куйды. — Язасыгыз калган, Кәтушәсен Байтирәккә озатсын иде. Йорты поста тора бит. Айсылу белән Хәдичә, бер-берсе- нә, карашып, көлә башладылар. Айсылу Мәүлихәнең иңбашыннан кагып, көләкөлә: — Җүләрем, синең ишеткәнең юкмыни? — диде — «Катюша» дигәне безнең совет инженерлары уйлап чыгарган шундый яңа корал ич ул! Гитлерларны йөзәрләп берьюлы кыр. дыра торган әйбәт бер нәмәрсә! Мәүлихә, хайран калып башын чайкады. — Китсәнә аннан! Үлмәсәң әллә ниләр ишетерсең! 74ин тагын Солтангәрәйне Кәтүшә исемле яшь кәләш алып кайта дип торам. Колхоз канцеляриясе каршында, Айсылу, нидер әйтәсе бар кебек, туктый төште. — Бүген сезгә кереп чыга алмадым, Хәдичә түти. Тимсргали абзый төнне ничегрәк уздырды? Бик ватылмадымы? Бәйрәмгә чаклы аягына басар бит инде, ә? Ничегрәк синеңчә? Карчык Айсылуга ягымлы бер күз салып: «Бу нинди рәхмәтләр яуган яхшы җан бу! — дип ’уйлап куйды. — Менә бит, һәркайчан шулай: сине бер сүзе белән эретеп җибәрә, җанна
55 
 
 
рын ярып бирерлек булып, өзелеп тора. Ә үзе Тимергали өчси эшли- эшли бер ай эчендә әнә нинди ябыкты!» — Тимергали абзыең, кичәле- бүгенле, биргәненә шөкер, бик чибәрләнеп тора әле. Күңеле дә көр шикелле. Күптән торасы да бит кана, күптәй аякка басасы — йөрәк бик чуар, йөрәк! Күп төннәрен йокламый уздыра шул. — Шул булыр инде аның, тынгысыз җан! Тагын нәрсә ди, ни җитми? Хәдичә түти, кемгәдер ишеттермәскә теләгәндәй, тавышын акрынайта төште. — Бу арада гел шул инде: кем өстен чыгар икән, янәсе, делегат кемнән китәр икән? «Чулпан»нанмы, әллә Аланбаштанмы? «Чулпан» халкы ди, Тимергали абзаң әйтә, быел үзенең данын маңгай тире белән казанып алды! Аның фронтка үз кешесен җибәрергә бик хакы бар! Айсылуның чырае җитдиләнеп китте: — Шулайдыр. Борчылыр шул. Ашлык чыгаруда инде хикмәт, Хәдичә түти. Бәйрәмгә кадәр заданиене тапшырып бетерә алабызмы, юкмы! «Интернационал» белән ярышу уен түгел ул!.. — Аннары ул башы белән каядыр ымлап куйды. — Әнә кемдә тагын эшнең башы! Әнә анда! Хәдичә борылып караса, алар янына, идарәнең туры атына утырып, өстенә кара пальто кигән, ба- •шына мамык шәлен ураган Нәфисә якынлашып килә иде. Теге күңелсез төннән соң каенана белән киленнең беренче очрашулары диярлек иде әле. Хәдичә нигәдер бишмәт төймәләрен боргалый, башындагы шәлен төзәткәли башлады. Теге кичне кызулык белән әйтеп ташлаган сүзләре өчен хәзер ул үзе дә ояла, Нәфисәне бәхилләтмичә, аның күңеле барыбер тынычлык табачак түгел иде. Ул Нәфисәдән хәзер якты чырай көтми, Хәдичә уенча, аның беркөнге сүзләрне онытуы мөмкин дә түгел, ул аңар һаман да рәнҗеп йөри булырга тиеш иде. Тик алай булып чыкмады. Аты килеп туктауга Нәфисә гарантасыинаи төшеп аңа ачык чырай белән иң элек үзе кул сузды: — Исәнме, әнкәй, таза-сау гына йөрисеңме? Әткәйнең ни хәле бар?., йөри башладымы инде? Хәдичә каушап: — Бик, бик шөкер, бик әйбәт... исән генәме... — диде. Бер куанды, бер оялды. Карасана, Нәфисә аңа үпкә сакламый икән бит, менә рәхмәт төшкере! Ул турыда әле бөтенләй уйламый да бугай. Хәер, аңа бу 
карчыкның юк-бар турында мыҗылдаулары хәзер бик кечкенә нәрсә булып калганга охшый. Ул гүя, аны битенә ябышкан тожым- дай сыпырып кына ыргыткан. Аның уенда бөтенләй бүтән нәрсә, зуррак нәрсә булырга охшый. Хәдичәгә ничектер, тагын күңелсез булып китте. Ул үзен бик ялгыз хис иГә башлады. Нәфисәнең үзләрендәге шундый ямьле тормышны болай тиз онытуы, бүтән нәрсәләр белән мавыгып йөрүе аңа һич ошамый, хәтта ул Нәфисәнең үзләреннән аерым да шулай матур гына тормыш итүеннән көнләшә дә иде бугай. Нәфисәнең эше ашыгыч иде булса кирәк, Айсылу белән нидер сөйләште дә тагын тарантасына менеп утырды. — Мин киттем инде, Айсылу апа! — диде. — Хәерле юл, Нәфисә! — Айсылу борчылган кыяфәт белән атның ялларын төзәткәләп, тәртәсен тигезләде. — Хәерле юл, аппагым. Делегация белән китәсе булсаң, монда шалтырат! Кирәк-ярагыңны әзерли торырбыз. Нәфисә сүзсез генә башын иде дә, дилбегәсен кагып, кигеп тә барды. Алар Нәфисә артыннан тыкрыкка борылганчы карап калдылар. — Райкомга китте, Мансуров янына. Менә анда инде эшнең башы, Хәдичә түти, — Айсылу Нәфисә киткән яктан күзен алмыйча, нидер бераз уйланып торды. — Шулай, түтекәем. Элек әйтәләр .иде: «Килен кеше — ким кеше, көчек белән тиң кеше!..» диләр иде. Шулаймы әле, Хәдичә түти? Карчык, тамагын кыргалап, читкә таба карады. — Бер дә хәтерләмим, әйтсәләр әйткәннәрдер...  
56 
 
 
Айсылу аңа көлемсерәп карап алды. — Менә безнең хәзерге киленнәр нинди! Ниләр генә күрмәде, ниләр генә ишетмәде бу бала! Шулай да, турысын әйтергә кирәк, изелеп төшмәде, үзенекен итте! Бик намуслы, бик инсафлы кеше булып чыкты безнең Нәфисә, Хәдичә түти, бик, бик! Хәдичә, аркасы туңып киткәндәй булып бөрешеп куйды. Көне кояшлы булса да, көз дигәнең үзенекен итә, жиле шактый усал иде. 
У Н АЛТЫ Н Ч Ы БҮЛЕК 

Алтынчы ноябрьның кичен түземсезлек белән көтеп алдылар. Караңгы төшәр-төшмәс, Шәмсетдиннең өндәвен дә көтмичә, яше-карты клубка җыела башлады. Ул елны көз бик аяз килде. Сентябрь генә бераз вак яңгырын сибәләде дә, октябрь бөтен ае белән кояшлы булды. М.енә хәзер ноябрьның беренче атнасы инде, көннәр исә һаман да кояшлы иде. Иртә белән өй түбәләрен, каралты башларын, урамнарны агартып аппак кырау төшә, инеш кырыйларында пыяладай юка гына булып боз ката. Көн урталары якынайдымы, аяк астын җебетеп җибәрә, яшь боз эреп юк була. Су буендагы әрәмәләр белән урманнар башта саргайды, урыны- урыны белән кызарды, миләш төсенә керде. Торабара яфракларын очырып, сирәкләнеп калды. Картлар бу хәлне, борынгы тәҗрибә буенча, яхшыга юрадылар: — «Быел агач яфрагын үз вакытында койды, кышка калдырмады, шәт халык өстендә авырлык булмаска кирәк!» — диделәр. /Чоның шулай булуына бик ышанасылары килә, ул сүзләрне яхшы теләк белән, чын күңелдән әйтәләр иде. . Әйтүен әйтәләр, әмма хәзергә әле халык тирән борчуда, халык күңеле бик тыйгысыз иде. Сугыш башланганнан бирле, өсле өстенә бик күп хафа, бик күп ваем җыелды. Дошман кулына төшкәе һәр совет шәһәре, сугышчы тәнен* дәге ярадай, халык күңелендә тирән эз калдыра барды. Украина далалары белән Белоруссия урманнары болай карауга әллә капларда кебек. Татарстан илендә кояш чыккан вакытта әле анда 
таң гына беленеп килә торгандыр. Ләкин туган илнең кырлары,’ урманнары буйлап өч мен? километрга сузылган дәһшәтле фронт сызыгы һәр кемнең, үз йорты аша, үз йөрәге аша уза икән, бу ара гына еракмыни! Күңел салыбрак тыңласаң, һәммәсе- дә менә генә бит алар, синең күңелең түрендә генә. Чал сакаллы ил картларының фашист лагерьларында азап белән ыңгырашулары, ятим калган сабыйларның иңерәп елаулары синең колагың төбендә генә, аларның күз яшьләре синең күз алдыңда гына. — «Кайчан немецларны куарлар икән! Ул туганнар кайчан үз иленә кушылыр икән? Иптәш Сталин шул турыда бүген берәр сүз әйтермө икән?» Сталинград шәһәре дә бу тирәләргә ул кадәр якын түгел. Яхшы пароход белән дә шәт ике-өч тәүлек төшелә булыр. Ләкин бөтен ил белән бергә типкән йөрәк өчен бу араның нинди ераклыгы бар? Кичен Иделнең түбән ягына күз салсан> анда ургылып-ургылып кара сөрем күтәреләдер, ул яктан туплар гөрселдәгәне ишетеләдер кебек була. Әмма соңгы көннәрдә, томан ярып килгән пароход уты төсле боек күңелләрне ышаныч нуры яктырта башлады. Сугыш самолетлары да, гаскәр белән корал төялгән пароход һәм баржалар да, Казан каласыннан Ульянга таба. Зөя суының болыны буйлап чабып уза торган яңа тимер юлның җитез поездлары да — һәммәсе дә торган саен ишәя баралар, бере артыннан бере, көне-төне шул бер юнәлешкә агылалар. Озакламыйча ни дә булса булыр, тиздән куанычлы хәбәрләр ишетелер. Сентябрь башыннан бирле һәр көнне, Шәмсетдин иртәнге чәйгә кайткач Совет информбюросының*
57 
 
 
белдерүен тыңлап килә иде. һәр көнне иртән ындырчылар аннан иң элек шул турыда сораша торган булдылар. — Шәмсетдин абый! Сталинград ничек? Идел буйлары, Кавказ яклары ничек? Безнекеләр берәр кала алмаганмы? Шәмсетдиннең кечкенә күзләре хәсрәтләнеп аска карыйлар, ул, үзенең йөрәк әрнүен басарга теләгәндәй каһәрләнеп, аксый-аксый, ачу белән кулын селтәп: — Сорама миннән, сорама!—дип кычкырып җибәрә. — Нишләсен, яна Сталинград, яна!.. Соңгы көннәрдә ындыр халкы Шәмсетдиннең аяк атлавында булсын, мыек чылгыен бөтерүендә булсын зур бер үзгәреш сизә башлады. Ул хәзер үзе кала алгандай киерелеп атлый, хәзер аның тавышы да, сүзләре дә бөтенләй башка иде. — Сталинградмы? Ничек булсын? Сугыша Сталинград! Якалаша безенең Сталинград! Кирәген бирә немецның! Кыра фашистны Сталинград, тураклый! Ие, күңел сизә, нидер. булырга тиеш иде. Көн саен иртән һәм кичен Мәскәүдән куанычлы сүз көтә башладылар. Мәскәүнең һәрвакыттагыча тавышы көр, әйткән сүзе нык һәм ышанычлы иде. Газеталарның башындагы ялкынлы сүзләр йөрәгеңне өтеп ала торганнар иде: — «Сугышчы! йөрәгеңнең актык тибешенә кадәр, актык тамчы каныңа кадәр батыр бул, нык бул! Үтер дошманны, чәнче, туракла!.. Сталинградның һәр урамы, һәр йорты фашистның каберенә әверелсен!» Ие, менә, менә бүген таңда нидер булыр, инде шушы арадан да калмас, бөек Сталин бүген шул турыда мөгаен ни дә булса әйтер, әйтмичә калмас кебек. — «Өх, белсәң иде, Сталин ниләр уйлый икән? Ул бүген ниләр әйтер икән?» Аның сүзен зарыгып һәм дулкынланып көтәләр, чөнки ул халыкның өмете, ышанычы иде, халык күңеленең ачкычы аның кулында иде. Бәйрәм кичен болай түземсезләнеп көтүнең тагын бер сәбәбе бар иде. Көндез Айсылу белән Нәфисәне тагын районга дәшеп алдылар. — «Бәйрәмгә каршы алдынгы колхозларны бүләклиселәр икән. Безнекеләрне шуңа чакырганнар,» — диделәр. Клубка җыйналган халыкның телендә шул булды. — «Интернационал» өстен чыкканмы, әллә «Чулпан»мы икәичелек- не моңарчы 
кистереп әйтә алмаганнар икән. «Икесе дә яхшы эшләде, дәүләткә ашлыкны икесе дә бәйрәмгә кадәр тапшырып бетерде дип әйтәләрдер ди. Менә бүген икенең берсе буласы икән инде! Я «Интернационал», я «Чулпан»! — «Наташаның фронтка делегат булып ' китүе Алаибашларга бик җиткән инде. Калганы «Чулпан»га!.. — «Кем белә, бәлкем безнең Нәфисәне дә чакыртырлар әле?» Урамда тарантас чылтыраганы ишетелгән саен, тәрәзәгә ташландылар, ничә мәртәбә малайларны телефонга җибәреп кайтардылар. Айсылу белән Нәфисә кайтканны бөтен колхоз белән көтәләр, зарыгып көтәләр иде. Менә сәхнәдәге кызыл япкан зур өстәл өстендә радио алгыч музыка уйнап җибәрде. Аны көйләп маташкан Хәйдәр, ут яктысына таба якынаеп, кулындагы сәгатенә күз салды. Аның гимнастерка күкрәгендә «Кызыл байрак» ордены һәм медальләр белән гвардеец билгесе күренеп калды. Аның өстендә яшькелт сары әйбәт офицер гимнастеркасы белән галифе* билендә йолдызлы каеш, иңендә портупей, аягында яхшы хром итек иде. Бүген аның Һәр хәрәкәтендә офицерларга хас бер җыйнаклык, күтәренке бер- җитдилек күзгә чалына, бу тантаналы минутларда үзенең Байтирәк авылының укытучысы һәм комсомол секретаре булуы өстенә, Совет Армиясенең офицеры икәнлеген дә хис итәсе килүе сизелеп тора иде. Менә ул сәгатенә тагын бер күэ төшереп, фронтта үзенең орудпелә- ренә команда биргәндәге кебек, кулын күтәрде: 
58 
 
 
— Иптәшләр! Тынычлык! Хәзер башлана!.. Шау-шу берьюлы басылды. Бөтен калык, тавыш чыгармаска тырышып, уртадагы озын өстәл тирәсенә, стена буйларындагы урындыкларга утырыша башлады. Мәскәүдә инк озак кул чаптылар. Аннан соң кинәт тынычлык урнашты. Сәхнә яныннан алып ишеккә кадәр бөтен залны тутырып. тынын да алмыйча тыңлап утырган халыкка, үзенең тавышы белән үк күңелләргә төпле бер ышаныч урнаштыра Һәм илнең куәтен сиздерә торган гади сүзләр ишетелә башлады: — «Иптәшләр! Бүген без илебездә совет революциясе җиңүенең егерме биш еллыгын бәйрәм .итәбез. Бездә совет строе урнаштырылган вакыттан бирле егерме биш ел үтте...» Сталин сүзләрен тыңлый-тыңлый, Хәйдәр күңеле Кремльгә юнәлде. Ул Һәр көнне төннә белән Кремль сәгатьләре сукканны һәм «Интернационал» уйнаганны тыңларга ярата иде. Кремль кыңгырауларының вәкарь белән чыңлавын ул һәрвакыт дулкынланып тыңлый, шул чак Кызыл мәйдан һәм Ленин мавзолее аның күз алдына килеп баса торган иде. Менә хәзер дә тантаналы тирән тынлыкта Кызыл мәйдан өс- тенә, нәкъ ул былтыр күргәндәгечә, акрын гына эре кар бөртекләре явадыр кебек. Аныңча, карның шулай тын гына, салмак кына явып торуы бүгенге бәйрәмгә, шушындый тантанага бик килешеп тора, бу минутларның бөеклеге каршында чал табигать үзе баш иеп, аны шулай сәламлидер кебек иде... Бөек Ленинның мәңгелек йокысының тынычлыгын саклагандай тын гына утырган җитди чырайлы чыршылар, киртләч биек коймалар һәм төнге сакчылардай почмакларда басып торган биек .манаралар... — һәммәсе дә газиз, һәммәсе ✓канга якын һәм кадерле. Хәйдәр бу минутларда күңеле белән бөтен фронтны әйләнеп чыкты. Ерак төньякның караңгы таш кыялары өстендә басып торган төнге сакчылар, Белоруссия сазлыклары эчендәге землянкаларда радиоалгыч тирәсенә җыелган легендар партизаннар, туган илнең ямьле кырларыннан, урман буйларыннан, яр кырыйларыннан бормаланып узган окопларда утыручы совет солдатлары — бөтенесе аның күз алдыннан уздылар. Идел буйлатып алтмыш километрга сузылган герой 
шәһәр ялкынланып үтте. Совет кешеләре яши торган һәр урында, Дөньяның һәр почмагында хәзер күңелләрнең иң түренә үтеп керә торган тирән мәгънәле шушы гади сүзләр яңгырый. Аны чал чәчле генерал да, сугыш мәйданына бүген генә аяк баскан мыексыз яшь сугышчы да, эшче һәм , колхозчы да — бердәй йотлыгып, ’үз итеп, ышанып һәм дәртләнеп тыңлыйлар... Хәйдәрнең зиһене иң дәртле, иң кәефле вакытлардагыча үткенләнеп, уйлары ничектер үзеинән-үзе юлбашчының тирән фикерләренә үрелеп бара иде. Ул Сталинның нигез фикерләрен теркәп килгән’ уңайга, дәфтәренең икенче битенә, кызу гына тотып, берсе астына берсен: — «Сталинградка ярдәм. Комсомол...» дип, һәм бераздан «мәктәпне ашыктырырга!» дип язып куя. Анда хәзер ял срогы тулганчы ук фронтка китәргә кирәк булыр дигән уй туды. Мәктәпне исә ул ничек кенә булса да үзе киткәнче оештырып җиткерергә тиеш. Шул уңай белән уянган яңа фикерләрен беркетү өчен Хәйдәр бу сүзләрнең астына калын ике сызык сызды. Тпмеринең больницадан кайтканнан соң бүген беренче чыгуы иде әле. Өеннән чыкканда шактый җиңел атлагандай күренсә дә, тез буыннары бик тиз йомшады. Бер-ике өй узгач ук утырып ял итмичә булмады. Ярты юлдан инде ике ягыннан җитәкләп алып килделәр. Менә ул хәзер вак ботаклы, ялтырап торган артыш таягына ике кулы белән таянып төп-төз утыра. Аның ара-тирә башы әйләнгәли, күз аллары караңгыланып китә. Шулай да ул шат. Тимерннсң, каты авыруын җиңеп, Сталин докладын тыңларга үз аягы белән килүе дә, «Чулпан»ның алдынгылар сафына
59 
 
 
күтәрелүе дә, Кызыл Армиянең җиңеп чыгуына ныклы ышаныч тудыра торган Сталин сүзләре дә — бөтенесе дә куандыра иде. Анда берсеннәи-берсс яхшы яңа уйлар туа башлады. — «... Шулай ук безнең колхозларыбыз һәм совхозларыбыз да халыкны һәм Кызыл Армияне азык белән, ә промышленностебызны чимал белән намуслы һәм төгәл тәэмин итәләр. Икърар итәргә кирәк, безнең илебезнең беркайчан да әле мондый нык һәм оешкан тылы булганы юк иде». Тимери утырган урыныннан кузгалып тамак кырып куйды, кәләпүшен алгарак күчерде. Аның кем белән булса да фикер алышасы, — «Ишеттеңме? Безне әйтә бит ул! Без бит инде ул!..»—дип әйтәсе килә иде. Ул як-ягына күз салды. Өстәлнең икенче ягында, аның каршысында гына утырган Хәйдәр алтын каләме белән һаман яза да яза. Аның янында утырган Айтуган карт, уң колагын баш бармагы белән арттан төртеп, сәхнә ягына караган килеш бөтенләй онытылган, тик аның күзе өстенә әтәч койрыгыдай кәкрәеп төшкән чал кашлары гына ара-тирә селкенгәләп куялар иде. Тимери мыегы белән бергә кушылып, дагасыман түгәрәкләнеп килгән сакалын сыйпаштыргалап, тагын дикъкать белән тыңларга тотынды. Ара тирә, кайбер урыннарда ул «Ие, ие!» дигәндәй башын игәли иде. Хәзер инде анда немецларның жиңелергә тиешлекләре турында тузан кадәр генә дә шик юк иде. Тик кайчан килер икән . .соң ул куанычлы көннәр? Менә эш нәрсәдә! Каршы стенадагы зур картага күз салды. Яшел кырлар өстеннән бормаланып узган зәңгәр киндерәне күзе белән эзләп тапты да шуның буенча кызыл әләм эленгән зур шәһәргә кадәр түбәнгә таба төште. Монысы Сталинград иде. Аннары бер кызыл түгәрәктән икенчесенә күчә-күчә сул якка таба китте. Ерак, ай-һай ерак иде әле! Ничәмә- ничә зур дәрьялар кичәсе, ничәмә- ничә чит илләр аша чыгасы! Тимери башын чайкап куйды. — «Куа башлагач кына да ни тикле барасы бит әле! Ие... Бу исәптән сугыш тиз бетәсе түгел. Эшне безгә дә тирәнтенрәк уйларга туры килә. Быелгы эшләр матур гына түгәрәкләнеп килә дияргә була инде, боерган булса. Эһә-эһем! Ис! Бәйрәм үткәненнән солдат хатыннарына утын 
китертеп өйләрен җылытыйк та, тотыныйк, мин сиңа әйтсәм әйтим, звенолар оештырырга! Ие, шуннан башлап җибәрик! Өч бригадага икешәрдән оештыра алсак ул булыр сиңа алтау! Эшләмәгән эш түгел, сукмагы әллә кайчан салынган. Хәйдәр белән Нәфисә кичләрен укытырлар. Кыш буе тирес чыгарырбыз, ашлама җыярбыз, орлыгын хәзерләрбез, карын тотарбыз. Яз җиттеме, тагын кырга! Хәзергесе көнне бөтен дөньяның тоткасы икмәк! Кемнең икмәге мул, кемнең халкы бер җан, бер тәндәй оешкан, шул җиңә сугышта. Икмәк дигәнең безнең өстә инде ул, колхоз өстендә!.. «Эһә-эһем!..» Аннары үзенең мондый уйга килүенә бик канәгать булып, Тимери «алар ничегрәк икән?» дигәндәй, бригадирларына күз төшереп алды. Бикмулла карт бүреген салып култыгына кыстырган да, башын бормыйча, күзләрен генә йөртеп, каршында утыручыларның әле берсенә, әле икенчесенә карап-карап ала. Ул сөйләгәнне үзе ишетми, юлбашчының ниләр әйтүен каршысында утыручыларның чыраеннан гына булса да шәйләп калырга чамалый иде. Өстәлнең түбән ба- шындарак Йөзлебикә утыра. Көрән шәлен кайтарып иңбашына салган, башында яшелле-зәңгәрле ефәк яулык. Күзләрен радиоалгычка текәп бик ихлас белән тыңлый. Аның соңгы атналарда Алапбаш- лардан уздырасы кпле!п басудан кайтмый ятуы исенә төште дә, Тимери, мыек астыннан гына, елмаеп куйды. «Чулпан» колхозы туңга сөреләсе ике йөз җитмеш гектар- урынына өч йөз кырык ике гектар җирне кирәгенчә сөреп, эшен бетереп кайтканнан соң сабаннарны сарайга
60 
 
 
кертеп маташкан вакытта, аһ-ваһ килеп, Аланбаштан Йөзлебикә кайтып төшә. — Туктагыз! — ди. — Сабаннарны кире чыгарыгыз! Аланбашлар безне кәкре каенга терәткәннәр. Без басудан кайгып китүгә, яңадан барып тотынганнар! Бездән уздыр- макчылар янәсе, безне артка кал- дырмакчылар! Тукта әле, «Чулпан» диләр моны! Әйдәгез, атларны җитегез! Өйләренә таралган сукачылар яңадан җыела. Тагын чыгып китәләр. Аланбаш та, «Чулпан» да аннан соң бик күп җир сөрде. Ләкин берсенең дә басудан беренче булып кайтасы килми иде. Тора-бара, кыраулар төшә башлагач, «Чулпан»- ныкылар тун һәм колакчын киеп сөрә торган булдылар. Йөзлебикә Аланбашлар ишетсен өчен юлда очраган кешеләргә юри йомыш кушып җибәргән: — Толыплар китерсеннәр, киез итекләр китерсеннәр! Кышларга калабыз, кар ерып сөрербез! Язгы кичләрнең берсендә Нәфисә белән Наташа арасында башланып киткән бу ярыш, баштарак агач тамырлары арасыннан саркып яткан урман инешедәй, көчсез иде, сай иде. Кыр эшләре башлануга ул тирәнәйде, киңәеп китте. Күп чишмәләр һәм инешләр килеп кушылган агым-су кебек зур бер көчкә әйләнде. Ярышка ике ' колхозның да яшеннән картына кадәр бөтен халкы кушылды. Менә хәзер аларга бөек Сталинның мактау сүзләрен ишетү бик рәхәт, алар чын күңелдән үзләрен макталырга хаклы кешеләр дип саныйлар, чөнки алар бу хокуклы, маңгай тирен түгеп, авыр көрәштә үз көчләре белән яулап алганнар иде. II Кара туры клубның баскыч төбенә килеп туктаганда, Айсылу эчтән ишетелгән алкыш тавышларына һәм басынкы гүләүгә колак салып бераз тыңлап торды. Башын чайкап: — Эх, менә син! — диде. — Иптәш Сталин докладына кайтып өлгерә алмадык бит! Хәзер генә бетеп тора икән! Бер ярты гына сәгать элек кайтып җиткән булсакчыГ Нәфисә әле генә район башкармасының председателе тапшырган Кызыл байракны кулына алып, җиргә төште. Алар баскыч төбендә беразга тукталып калдылар. Айсылу байракны җәеп, ука чукларын төзәткәләдс дә, беррәттәи Нәфисәнең пальтосын да сыпыргалап 
куйды. — Халыкны котларга кирәк булыр бит, ә! Ничек синеңчә? — диде. — Минемчә дә шулай. Байракны көрәшеп алучы — халык бит. Ә халыкның байрак йөртүчесе — партия оешмасы. Мә, Айсылу апа, халык каршысына байракны син алып кер! — Юк! Байракны син алып керерсең! Минемчә, синең аягың җиңелрәк булыр. Син башлап җибәргән эш һәрвакыт хәерле була торган. Ул арада кайсыдыр боларны күреп алды булса кирәк: — Кайттылар! — дип кычкырып җибәрде. Клубның ишеге төбенә* хәтле ачылып китте һәм байракның икесе ике ягында торган Айсылу белән Нәфисәгә ишектән ут яктысы килеп бөркелде. Ишек тирәсендәге яшьләр: — Байрак! Байрак! — дип шаулап алуга, клуб эчендә ыгы-зыгы купты. Бер төркем малайлар белән кызлар ишектән бәреп чыктылар, эчтәгсләргә кычкыра башладылар. — Безнең «Чулпан» җиңгән! Айсылу апа белән Нәфисә байрак алып кайтканнар! Байрак безгә булган! Безгә, безгә! Айсылу Нәфисәгә алга чыгаргз ымлады. Ишек яныидагылар икегә*, бүленеп, уртадан юл ачтылар. Өс- • тәлнең түр башында утырган Ти- мергали аяк үрә басты. Аннан күр- мәкче залдагы бөтен халык, дәррәү килеп, урыныннан кузгалды, шаулашып кул чабарга тотынды. Байракның алсу нуры белән бергә„ клуб эченә куаныч тулды. Кайберләре күзләрен сөрткәләп алалар, аннары көлә-көлә тагын кул чаба башлыйлар иде. Хәйдәрнең күзе Нәфисәдә пде. Ишектән сәхнәгә кадәр сузылган, тар юлдан, алтын чуклы зур кы
61 
 
 
зыл байрак тотып, Нәфисә килә. Бераз дулкынланган. Бит урталары байрак төсле булып алсуланган. Буй-сынында, аяк атлавында соклангыч бер затлылык, тантаналы бер гүзәллек балкый. Озын керфекләрен еш-еш сирпеп, азрак көлемсерәп килә. Бу минутта Хәйдәрдән дә бәхетле берәү дә юк иде. Күңеленнән: -«Нәфисә! Син бит бу! — диде. — Нинди матур кеше син! Нинди сөйкемле син!» Ул да -түгел, сугышта чагында гвардия байрагына тез чүгеп ант итүе исенә төште, шул вакыттагы шикелле дулкынланып хәрбиләрчә шәмдәй туры басты. Айсылу, түргә узып, байрак янында тукталды. — 14птәшләр! — диде. Кул чабып торган халык кинәт тынып калды һәм урыннарына утырды. Айсылу байрак янында басып торган Нәфисәгә күз салды, тамагын кырып куйды. Башын күтәрә төшеп, дәртле һәм тантаналы тавыш белән: — Туганнар! — диде. — Бөек Октябрьның егерме биш еллыгы көнне сезне зур шатлык белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Сезнең тырышлыгыгыз аркасында, безнең «Чулпан» бүгенгесе *көнне алдынгылар сафына менде! Партиянең Район Комитеты, Районның Башкарма Комитеты яхшы эшләвебез, бодайдан зур уңыш алуыбыз өчен безгә, менә шушы Күчмә Кызыл байракны тапшырдылар! — Халык тагын урыннарыннан торды һәм шаулашып кул чаба башлады. — Шушы байракны алган чагында бөтен районнан җыелган вәкилләр каршында, сезнең исемегездән мин әйттем: моңарчы бу күчмә байрак булып йөргән булса, бүгенгесе көннән ул күчеп йөрмәс инде! дидем. Дөрес әйттемме икән мин, туганнар? Аңа бөтен зал берьюлы шаулап җавап кайтарды: — Дөрес, дөрес! — Безнең күңелдәген әйткәнсең! — Байрак безнеке! — Бездә калыр да! Кызыл байрак янында басып корган чагында Нәфисә күңеленнән күп төрле ялкынлы тойгылар узды. Шулар арасында барыннан да газизрәге, йөрәкне татлы бер рәхәте белән дулкынландырып торганы — үзенең «Чулпан» өчен кадерле кеше, кирәкле кеше булуын хис итү иде. Ул беләгендә ал байракның кытыршы кумачын тоеп торган хәлдә, үзенә елмаеп 
кул чапкан күтәренке күңелле халыкка караган килеш: — «Аларны без үстергән бодай да куандыра бит, бу байракны минем эшем дә алып бирде бит!» — дип уйлый иде. Шундый сагындырып, шундый көттереп килгән бу сөенеч, ачы бал шикелле, азрак башны әйләндерә иде. Шул арада ул, Хәйдәрнең куе кашлары тора торгач үз алдына сирпелеп китүен, ара-тирә биш бармагы белән көдрә чәчен тарап алуын, түгәрәкләнеп уелган борын канатларының сизелер-сизелмәс кенә тетрәнүен күреп калды. Ул шунда тирән бу тойгының кеше рухын сафландырып, күкләргә ашыра торган тиңсез көчен һәм йөрәкне сызлата торган татлы рәхәтен бөтен җаны-тәне белән хис итте. Тик шунда ук, бу йомшаклыгы өчен үзен-үзе шелтәләп йөзен читкә борды. — «Юк, моннан соң бер генә дә күз салмам! Бер генә дә!» — диде. Шаулап торган иген басуларын, изүен чишеп, җиңнәрен сызганган Газизне, аның үч төпләрендә бодай башаклары уып торуын күз алдына китерде. Нәфисәнең дөнья бәясе бу кешене хәтта күңелдән, үзеннән- үзе яшереп кенә читләтергә дә вөҗданы җибәрми иде. Ул байрак янында басып торган килеш, ишек янындагы караңгылыкка күз текәп: — «Мин сине онытмадым, Газиз! — диде. — Юк, онытмадым. Мин синең васыятеңне үтәргә, синеңчә эшләргә тырыштым. Син дә куан, Газиз! Синең дә бәйрәмең бит бу!..» Айсылу быел дәүләт заданиесен срогыннан элек тутырып, орлык ашлыкларын, страховой фондны, терлек азыкларын аерып куйганнан соң, «Чулпан»ның оборона фондына ике мең пот ашлык бүләк итүен әйтте. 
62 
 
 
— Шуннан соц да, диде, безнең һәр хезмәт көненә ике килога якын бөртекле ашлык, бишәр кило бәрәңге бүләрлек чамабыз бар әле. Сез быел яхшы эшләдегез, туганнар, бик яхшы эшләдегез! Халык күңелле генә гөрләп алды, кайсыдыр кызулык белән кул чабарга тотынды. Аннары Айсылу, иелә төшеп, янында утырган Тимеригә нидер әйтте. Тимери агай пышылдап сөйләшә белми икән, башын иеп тыңлап торды да, калын тавышы белән бөтен залны гөрләтеп: — Менә тагын, нигә әйтмәскә? — диде. — Әйт, әйт! Хәзер самый вакыты инде аның! Председательнең бу сүзеннән рәхәтләнеп бер көлешеп алдылар. Айсылу турая төшеп, нәрсәнедер күз алдына китерергә теләгәндәй, зал өстеннән күзләрен йөртеп бераз тынып торды. — Исегездәдер, туганнар, — диде. — Моннан бер ел элек, фашистлар чирүе безнең башкалага ыргылган чагында егерме сигез егетнең батырлыгы бөтен дөньяны хәйран калдырды! Арттагы яшьләр . төркеме, аның сүзен йөпләп, берничә урыннан тавыш бирделәр: — Ие, ие! Исебездә! — Андыйлар онытыламы соң?! — Панфиловчылар бит алар! Ге- .ройлар! — Ие, дөрес әйтәсез, иптәшләр. Исегездәдер, бу егерме сигез герой бөтенесе баскан урыннарында Һәлак булдылар, әмма фашистларны башкалага җибәрмәделәр! Кемнәр иде алар? Бу куркусыз баһадирлар — Сталин гвардиннары! Сталинград фронтында утыз өч егет фашистларның җитмеш танкы- сын тар-мар иттеләр. Габидуллин һәм Хөсәенев дигән сугышчылар Сталинград капкасы төбендә берсе-берсе уңар немецны чәнчеп үтерде. Кемнәр ул баһадир егетләр дисезме? Сталин гвардиннары алар! Кайда иң куркыныч урын — гвар- диниар шунда! Кайда иң батыр, иң чыдамлы сугышчылар кирәк — гвардиннар шунда! Менә кемнәр алар Сталин гвардиннары! — Айсылу, тын да алмыйча утырган халык өстеннән күз йөртеп, горур тавыш белән: — безнең дә бар шундый гвардиииарыбыз! — диде. — Кемнәр ярышны башлап җибәрде? Алар! Кемнәр шундьн! кыен елны йөз кырык бишәр пот уңыш алды? Шулар, безнең гвардиннарыбыз, Нәфисәнекеләр! Нәфисә звеносын бөтен зал кул чабып 
котлаганнан соң, Айсылу кесәсеннән бер кечкенә кәгазь чыгарып, аларның Һәр кайсына өстәмә түләү тәртибендә күпме.ашлык бирелергә тиешлеген әйтә башлады. Нәфисәнең ихтыярсыз әтисенә күзе төште. Нәфисәгә йөз илле поттан артык бодай тиясен ишетүгә, Бикбулат карт, җыелышка килгәннән бирле беренче мәртәбә, башын күтәрде. Нигәдер кабаланып кесәләренә тыгылды, озак актарына торгач, аннан кечкенә челемен тартып чыгарды. Аны авызына капты да тагын кире алды. Күренеп үк тора: карт дулкынлана, ул шушы минутта ниндидер бер зур хәл буласын сизә, тик аның ничек булып бетәсен белә алмый, ул шуңа азаплана иде. Нәфисә икенче күтәрелеп караганда, әтисе калын кашлары астына яшеренгән усал күзләре белән туп- туры аңа текәлеп тора иде. Нәфисә имәнеп китте. Кем белә, бәлки аңа бүген атасы йортыннан да чыгып китәргә туры килер әле... Аның әйтәсе сүзләре, ничектер, берсе артыннан берсе тыгызланып, бөялеп киләләр иде. Тик ул дулкынлана төшкән саен зиһене ачыклана баруын тойды. Өстәл башына килеп җитәр-җитмәс, бераз читкәрәк туктап, үзенә төбәлгән бөтен халыкка берьюлы күз йөртеп чыкты да, йомшак, басынкы тавыш белән эшләрен мактап телгә алулары өчеи барлык иптәшләре исеменнән рәхмәт әйтте. Аннары йөзе тагы да җитдиләнеп китте, тавышы тоныклана төште: — Туган илебез шундый авыр көннәр кичергән чагында кулга корал алып сугышның үзенә барырга туры килмәде. Әмма үземнең мондагы хезмәтем белән дә туган илемә ярдәм итә алуыма бик куа- 
63 
 
 
нам мин, иптәшләр! Әнә миңем өлешем шул булсын: өстәмә итеп бирелә торган йөз илле җиде пот бодаемны бөтен килеш, бөртегенә кадәр, Сталинград сугышчыларына бүләк итеп бирәм! Ана шаулатып кул чабарга тотындылар, урыннарыннан торып нидер кычкырдылар. Айсылу узышлый аныц кулын кысып: — Бик рәхмәт сиңа, Нәфисә! — диде. — Бик, бик! Монысын да син башлап җибәрдең. Аягың җиңел булсын! ■ — Җиңел булыр, Айсылу апа! Иптәшләрем бүген дә миннән калышмас! Гвардиннар' дидең бит, алдан баралар дидең! Менә ул халыкның рәхмәте! Менә кем кадерен белә алар түккән маңгай тиренең! Шул вакыт ул үзен кайсы ягы беләндер азрак Сәрьян абыйсына ошагандай хис итеп, дулкынланып китте. Ие, шат чырайлары белән бөтен залны балкытып аны тәбрик итүче шушы сөекле халкы өчен ул да, Сәрьян абыйсы кебек, әллә ниләр эшләргә, әллә нинди кыенлыкларны да җиңеп чыгарга әзер иде. Ул арада Мәүлихә түти дә торып баскан иде. Мәүлихә үзенең кар- шысында утырган улы Хәйдәргә күзләре, кашлары белән нидер ишарә итә, пышылдап нидер сорарга, нидер әйтергә азаплана иде. Ниһаять, карчык бик тырышып ымлый башлагач, Хәйдәр түзмәде, көлеп җибәрде: Ихлас, әңи, мин берни дә әйтә алмыйм бит! — дигән булды. — Үзең беләсең, мин бит монда кунак кына. Бүген бар, иртәгә әллә кайда. — Әнисенең ниндидер бик җитди сүз әйтергә җыенуы күренеп үк тора иде. Ул аны тагын да куәтләп җибәрәсе килде. — Чынлап, әни, син ни әйтәсең, мин шуңа риза! Я, күрсәт, булмаса, бер егетлегеңне! Мәүлихә түти аны тыңламый иде инде. Ул башын бераз ия төшеп, өстәлнең кызыл кумачын бик тырышып сыпыра-сыпыра юаш кына башлап җибәрде. Әмма торабара дәрте кузгалып, шәбәеп китте: — Ирем Җиһангир, диде, совет власте өчен утлар, сулар кичте. Будённыйның үзе белән ат өстендә ярты дөньяны айкап әйләнде. Диникинне җиңде, Врангельне җиңде, ахры килеп Махносына кадәр бетереп кайтты. Инде менә бу сугыш башланды. Монысына да китте. Ахры килеп инде хәбәрсез югалды. Нишләмәк кирәк. Рәнҗеп әйтүем түгел, менә каршымда улым утыра! Ул да сугышып кайтты. Ник бармаска, ник сугышмаска? 
Үз илебез, үз властебыз лабаса! ААак- танып әйтүем түгел, үзем дә бик тырыштым. Булсын дидем, бодаебыз уңсын дидем. Менә шушы кулларым белән бөртекләп орлыгын хәстәрләдем, шушы иңнәрем белән инештән, әллә кем әйтмешли, мең чиләк су ташыдым, җәй буе чүбен утадым, үз балам урынына иркәләп үстердем. Без үстергән шушы икмәк белән тукланып, шуннан көч алып, боерган булса, дошман мәлгунны кырып салсыннар дидем. АТинем бүләгем йөз пот булыр! Язып куй әле, кем, Айсылу! Зәңгәр читле ак яулыгының очы белән кипкән иреннәрен сөртеп, дымланган маңгаен сыпырып алды да, кул чәбәкләүләргә һич игътибар итмәстән, эшлекле кыяфәт белән житез генә урынына утырды. Тик шунда ук тагын нидер исенә төште. Улы Хәйдәрнең өстәл аркылы иелеп, кул чаба-чаба ниләрдер кычкыруын да тыңлап тормастан, яңадан күтәрелде дә, кызган көйгә тагын сөйли башлады: — ... Совет булмаса, авылларда колхоз булмаса, без ятимнәр, әллә кем әйтмешли, күптән кырылып беткән булыр идек инде. Әле без быел әнә нинди уңышлар алдык, хөкүмәткә ни чаклы бирдек, фронтка ни хәтле бүләк иттек, үзебезгә дә ни тикле өлеш чыга! Барысы да үзебезнең совет власте аркасында, барысы да Ленин бабай белән Сталин иптәш аркасында! Иң элек үзебезнең Нәфисәгә рәхмәт — ул башлап йөрде, ул өйрәтте, иң авырын ул күтәрде! Аннары килеп, Айсылу белән Тпмери абзыйга рәхмәт — алар акыл бирделәр, булышып тордылар. Сталинга барыннан да зуррак рәхмәт — Сталин
64 
 
 
Һәммәкиебезгә дә дөрес юл күрсәтте! Зәйнәпбануның әйтәсе сүзе юк иде, шунлыктан ул, юан бармаклы җәенке кулларын өстәл астына яшергән килеш, бүтәннәр сөйләгәнне генә тыңлап утырды. Аның беренче генә мәртәбә киеп чыккан куе яшел төсле, елкылдап торган өр-яңа ефәк күлмәге, аз гына селкендеңме, бөгәрләнер шикелле тоела, Зәйнәпбану шуңар да кузгалмыйча шыпырт кына утыра иде. Башта бик матур итеп Нәфисә сөйләде, Зәйнәпбану аңа кул чапты. Аннары яңгыратып Мәүлихә түтигә кул чапты. Алар артыннан торып баскан Карлыгач, бүтәннәр шикелле сөйләп тормады, шигырь әйтә башлады: 
Бер аягын баскан кыяларга, Икенчесен — диңгез ярына... дип башлап китте дә, ишек өстенә карап чайкала-чайкала, тагын бик күп матур сүзләр әйтте. Ничек шулай килештереп әйтә белә диген әле син аны! Анысын куй да, монысын әйт дигәндәй, Зәйнәпбануга кияүгә чыгарга бик вакыт иде. Әнисе Салиха карчык: —«Зәйнәпбануыма быел сабан урагы өстендә егерме бер тула» — дигән була да бит, хәзер аңа кем ышансын? Болай дип йөри башлаганына да инде шәт бер өч-дүрт ел булгандыр. Зәйнәпбану үзе болай төскәбиткә дә сөйкемсез түгел, эш дигәндә бөтен «Чулпан» да беренче кыз. Элеккерәк елларны яучы җибәрүчеләр дә булмады түгел. Әмма әнисе карчык килгән берсен кире борып торды. Бер төрлесенең нәселен ошатмады, икенчеләренең егете ошамады, кайберләренең туган- тумачасы бик ишле, башка чыкканда төп йорттан сыңар чыра да тимәс, җитмәсә әле кыз артында- гын да ташып бетерерләр дип, үзен бөлдерүдән курыкты. Аннары инде кызын сораучылар сирәгәя ТӨШКӘЧ: — «Бердәнбер баламны үз исәнемдә күзле-башлы итеп калдырасым килә. Бер җүнлерәк кеше тап булса, йортка кертер идем!»— дип тә сүз салып карады. Тора- бара инде әгәренки артыннан бала- чагасын ияртеп кплмәсә, хатын аерган кешене дә кире какмакчы түгел иде. Шул ният белән, буласы к 11 я ү гә күл м ә к - ы ш т а н ы н, к ү н итеген • фәләнен дә җүнәтеп кундылар. Инде кияү буласы кеше Зиннәт шикелле бик бетәшеп кайтса, иртәсен-кичен җылы сөт эчерәсе булыр дип әйтеп, узган яз мүкләк кенә булса да бер кәҗә дә алдылар. Хәзер 
Зәйнәпбануларның сыеры да бар, кәҗәләре дә, пары белән «кәчтүн» — чалбар да, тик кияү үзе генә юк иде. Инде быелгы уңыштан булачак кияү белән Зәйнәпбануга яхшы пальто аласы, ак мунчага яңа мич чыгартып куясы, толып тектерәсе дә, аннары инде кияүнең үзен генә көтәсе кала иде. Карлыгач яшьүсмер малайлар тавышына охшаган ачык тавышы белән яңгыратып әлеге шигырен укый иде әле: 
Бу баһадир безнең әтиләр ул, Ул — егетләр безнең фронтта... Зәйнәпбану үзе Карлыгачның шигырен тыңлый, бармаклары исә, өстәл астында бөгелә-языла тиздән алачак бодаеннан быел көз ниләр җиткерәсен исәпли иде. — ... «/Мунча миченә салыйм бер өч пот, ике пальтога кирәк булыр кимендә ун пот. Аннары килеп, инде «аңа», «үзенә» киез итек бастырырга тагын ике-өч потсыз да булмас. Ике сарык арттырсак, ана үрдәк алсак, анысына китәр бер унике потлап. Менә сиңа, үзе була бит ул бер утыз пот... Аннары бит әле аның бүтән чыгымы да җитәрлек: күлмәк-күнчеге дисеңме, ашъяулыгы, сөлгесе... Ай-яй, бу Мәүлихә түти белән Нәфисәне генә кара әле! Әйтерсең, бодайлары торна булып кычкыра! Әни әйтәдер иде аны юмарт кешедә мал тормас дип, дөрес икән. Менә Зәйнәпбануның әнисе белә инде ул бодайны ничек тотасын! Өстәмәнең күпме тиясен әнә бүген генә әйттеләр әле, ә аның әнисе, Зәйнәпбану аласы бодайның капчык авызын бәйләп, әллә кайчан өстенә менеи утырды инде!
s. ,С. Ә.’ № 6 63 
 
 
Карлыгач, шигырьнең ахырында:’ Менә, илем, сиңа бүләгем! дип әйтте дә, шигыренә кушып, Сталинград сугышчыларына ул да окитмсш пот ашлык бүләк итүен әйтте. Зәйнәпбану аңа да бик каты итеп кул чапты. Хәтта монысында •бераз селкенгәләп тә алды. Чү, әнә Сөмбел дә торды! Ие, әнә янында, кызы әйтәсе сүзне үзе әйтердәй булып, әнисе дә Сөмбелнең авызына карап утыра. Сөмбел торып, галстукларың төзәтеп, чәчләрен сыйпаштырып куйды да, бер Айсылуга, бер халыкка карап, • йомшак кына сөйли башлады. — Без хәзер әнием белән икәү генә бит, Айсылу апа, ие бит? Без быел икебез дә җәй буе кырда эшләдек. Әнием әйтә, безгә, ике бөртек кешегә, ди, кыш чыгарга хезмәт көненә тигән ашлык та бик җиткән, ди. Менәтерәк инде монысын, үзем эшләп алган бодайны, әтием өлеше итеп, фронтка бүләк итәм. Баланың чын күңелдән өзелеп әйткән бу сүзләре тетрәтеп җибәрде. Ана дулкынланып кул чаптылар. Карчыклар килеп, аркасыннан сөйделәр, башыннан сыйпап киттеләр. Бөтенесе шау килеп кул чаба, кемнәрдер тагын сүз сорый. Тик Зәйнәпбануның гына әйтер сүзе юк иде. Ләкин бераздан ничектер ул да торды. Торып басуына, үзенең халык өстснә шыксыз дәү булып, ат хәтле булып килеп чыгуыннан кинәт каушады, йөзе Сөмбелнең галстугыннан да җетерәк булып кызарып китте. Сүз сорыйнитә тормады, бу уңайсыз хәлдән тизрәк котылу өчен, теленә килгәнне әйтергә ашыкты: — Айсылу апа! Бездән дә бераз.... хәл кадәренчә дигәндәй, бер утыз биш пот язып куй әле, — диде. Тик шунда Сөмбелнең бик сөйкемле итеп, туп-туры аңа карап торган зур күзләрендә әллә нәрсә генә күрде дә, әйтәсе сүзен әйтеп бетергән булса да, урынына утыра алмый башлады. Бераз шулай әйле- шәйле торганнан соң, бик юаш кыиа янә бер-ике сүз өстәп куйды : — Әгәренки ул гына азрак булыр- сымак тоелса, илле пот итеп язсаң да ярар тагын... Аңа көлә-көлә һәм барыннан да ныграк кул чаптылар. Зәйнәпбануның үзенә дә бик рәхәт булып китте, ул ничектер җиңеләеп, иркен сулап куйды. Җыелыш беткәннән соң клубтан чыгып барганда Айсылу белән Нәфисәгә кемдер 
исемнәре белән дәште. Ул да түгел, ишек буендагы караңгыдан ырып-ерып боларның каршысына Әпипә килеп чыкты. Өстендә шактый искергән кыска бишмәт, аягында ирләр ботинкасы, култык астында — кызыл яулыкка төйнәгән кечерәк кенә төенчек. Икесенә дә кулын сузып: — Саугынамы үзегез! — диде. — Бакчи, вот мин дә кайттым. Л1ине, әйтәм, юксынгансыз. Кая булды бу безнең Әпипә дигәнсез. Мин юкта, шәт җыелышта кычкыручы да булмагандыр үзегезгә. Хи, хи, хи! Әпипә турында теге кешесе ташлаганнан соң икенче берәүгә ияреп Урал ягына киткән имеш дигән сүзләр дә йөри башлаган иде. Бо- лай кинәт кенә кайтып төшүе сәер- сендерде. Айсылу аның шактый таушалган өс-башына, йончыган кыяфәтенә күз салып: — Алай юксынучы булмады шикелле, — дип әйтеп куйды. — Син бөтенләйгә киткән идең түгелме соң? — Киткәним дә, бакчи, тагы кайттым. — Ничек алай бик тиз? — Сагындым, кәбәм. Ягы иләмсез, суы тәмсез, үемә кайтасым келәде!. Үеңә кайтуның ояты юк дир бабайлар. Айсылу: — Алай икән... — дип сузып куйды. — Соң, теге ниең, яңа иптәшең димме, ул кайда соң әле? — Әй, төкердем лә бер сасы танавына! — Әпипә төенчеген урындыкка куеп, авызын кыйшайта - кыйшайта чәчләрен төзәткәли башлады, бармакларында көмеш йөзекләре ялтырап китте. — Шындый яным бизде, кәбәм, шындый бизде, тьфу, әҗәткана! Әйдә, кадалып китсен. Миңа дигәне тагы да бар- 
66 
 
 
дыр әле. Яраклы түмә җирдә ятмас дир бабайлар. Әпипә, мутланып тамак төбе белей! генә тагы көлде. Тик аның бу көлүе Нәфисә белән Айсылуда бик күңелсез тәэсир калдырды. Элекке янып торган тулы гәүдәле Әпипәнең хәзер яртысы гына калган иде. Ул шушы берничә ай эчендә бик нык таушалган, күз төпләре капчыклана башлаган, өске иреннәрен вак җыерчыклар сырлаган. Айсылу аңа кызгануга якын бер хис белән карап торды. Никадәр генә тамак төбе белән хыйхылдаган булып кыланмасын, • Әпипә хәзер йөрисен йөреп бетергән, чәчәген койган, хәзер ул картаюга таба бара, моннан соң да җилбәзәкләнер чамасы калмаган иде. Аның әле кайтып килеше генә булырга охшый, күрәсең, ул боларга нидер йомышы булганга дәшкән иде булса кирәк. Тик Айсылу белән Нәфисә моны сизсәләр дә үзләре сүз башламадылар. Ахырда, ишектән чыгып барганда, Әпипә бик гамьсез бер кыяфәттә, Нәфисәдән үзе сораша башлады: — Иртәгә ындыргамы чыгасыз? — Шулай итәсе булыр ахрысы. Хезмәт көненә салам өләшәсе бар. — Минадамы ’ синең белән чыгарга?.. Бакчи, тамакка кирәк булыр бит. Нәфисә акырынлый төшеп Айсылуга борылды. — Белмим шул. Иптәшләр ни әйтерләр бит. Аннары алай ансат кына булмый торгандыр әле ул, Айсылу апа, шулай бит! — Ие. Бүгенгесе көнне Әпипә колхоз члены булып исәпләнми. Әпипә башын чайкап, телен чартлатып куйды. — Атакай гынам!.. Карале бо- ларны! Китче кит! Ул тикле «Чулпанның амбарын басып качмаган бит! — Шунсы гына җитмәгән иде! Ни әйттек бит, тыңламадың! Бер кеше кырыкка ярылыр вакытта колхоз эшенә төкереп, туй итеп йөрдең, бөтенесен ташлап каядыр качтың! — Ай канатым, Айсылу, кай чагында дүрт аяклы хайван да сөртенә. Әйдә, кузгатмыйк, ?Йобәм, искене. Байтирәктә мин сыярлык кына бер почмак табылыр әле. Әнә бит, үебез барыбер поста тора. Айсылу белән Нәфисә, аның бу сүзләренә бик сәерсенеп, бер-берсе- нә карашып алдылар. Күрәсең Әпипәнең үз акылы үзендә, ул те ше-тырнагы белән 
ябышып ятырга уйлый иде булса кирәк. Айсылу аның әрсезлегенә кытыклана башлаган иде инде. — Тукта әле, Әпипә, — диде.— Без синең белән сукыр тәкә уйнамыйк әле, яме! Нинди өй ул тагын? Солтан йортыннан үз өлешеңне алып, аны туздырып, бөтенләй аерылып киттең бит! Әпипәнең моңа бер дә исе китми икән. Кулын селтәп, көлеп кенә уздырды. — И, канатым, кил, юкка тартышып тәмсез булышмыйк. Солтангәрәем янымда бөтерелеп йөрмәсә, битемә төкер! Исән генә кайтсын, кулыма гына төшсен! Бер кочагыма керүе җитә, бөтен үпкәсен оныттырам мин аның! Нәфисә шаркылдап көлеп җибәрде: — һаман да шул Әпипә, һамаа да шул тел икән! Айсылу ачуы килә башлап, китәргә кузгалды. — Ярар. Ул ягын үзең чамаларсың. Ансында минем эшем юк. Тик мин Солтан рөхсәтеннән башка анын йортына кеше кертә алмыйм. Закон! Бүтәне турында иртәгә идарәдә сөйләшербез. — Ай-яй, харап икән! Закон ди- гәченнән дә инде ул тикле. Китче кит! Айсылу белән Нәфисә өйләренә таба китеп бардылар. Никадәр геңә ваемсыз булып күренергә тырышса да Әпипәнең борчылуы һәм үкенүе ачык сизелә иде. Айсылу бераз киткәннән соң борылып карады. Әпипәнең күләгәсе һаман да клуб янында айкала иде. Айсылу борчылып: — Кунар урыны юк бит бу нә- мәрсәнең!.. — диде. — Төне дә салкынаеп килә тагын җитмәсә. — Күршеләре кертмәс дисеңме 
67 
 
 
— Кая ул! Якын да җибәрмәсләр. Бөтенесенең җанын биздерде бит. — Барысы да үзеннән, Айсылу апа. йөрмәс әшәкеләнеп! Ул үзен- үзе тыя алмаслык кешемени? — Шулай да бит анысы. Акылы кушканча түгел, күңеле кушканча йөри торган бәндәләр дә була бит. Алар бераз сүзсез бардылар. Айсылу ни турындадыр уйланып те- ләр-теләмәс атлый иде. Ниһаять ул Нәфисәләр турысына җитәрәк тагын туктады. — Тукта әле, Нәфисә! — диде. — Әллә кызганам да инде шунда үзен. Шул яшенә җитеп бер бала үстерү рәхәтен дә татымаган бит ул. Туганнары юк, ире юк, йорты юк, бер кереп сыенырлык якын кешесе юк... Нәфисә бу бозык хатынның әшәкелекләрен алай бик тиз онытып бетерүне ошатмый иде. — Мин андыйларга катырак куллы булу ягында, Айсылу апа, — диде. — Халыкның нәфрәтен ныграк татысын! Үзенә дә, бүтәннәргә дә сабак булыр... Мин аны үземнең звенога якын да китерәчәк түгел! — Мин дә аның аркасыннан сыйпарга җыенмыйм. Юк! Уйлама да! Бөтен халык алдында тәүбә иттерәм әле мин аны. Тик ничек кенә булса да, кеше бит ул. Безнең совет илендә кеше мондый хәлгә төшмәскә тиеш. Минемчә, аның ишеләрне яхшылык белән тизрәк төзәтеп була. — Ихтыярың. Бәлки синең сүзең дә дөрестер. — Әйдә, тагы бер сынап карыйк. Үкенечтә калмасын. Я, сау бул. Тыныч йокы сиңа! — Хуш иттек, алайса, Айсылу апа! Айсылу кире борылып, җитез һәм тавышсыз адымнар белән клуб ягына таба китте.. 
III 
Җыелыштан соң ул һаман, да тынычланып җитмәгән иде әле. Нәфисә нидер юксынып, нәрсәнеңдер күңелеядәгечә булмавын хис итеп, тәрәзә янына килде. Шомырт агачлары арасыннан «ул» аның тәрәзәсенә карап торадыр кебек тоела иде. Аның бүген Хәйдәрне шундый күрәсе, шундый сөйләшәсе килгән иде... Ләкин нишләмәк кирәк, кай вакытны яныңда утырса да бер авыз сүз әйтә алмыйсың. «Ул» мәктәбеннән кайтышлый Нәфисәнең тәрәзәләренә генә булса да бер күз салып 
узар бит! Ие, әнә алар кү- решмәсеннәр дә, әнә сөйләшмәсеннәр дә. Юк! Тик ул тыкырыктан узышлый беразга туктап, шомырт агачлары арасыннан аның тәрәзәсенә генә карап торсын иде. Бераз гына! Берәр генә минут! Бәлки ул Нәфисәне күрә дә алмас. Юк, бәлки генәме соң! Ничек күрсен? Аның тәрәзәләре томаланган бит! Шулай да узып барышлый гына булса да бер күз салсын иде. Нәфисә аны күрер иде дә: «Шушы минутта да минем турымда уйлый икән» дияр, аңа бик рәхәт, бик тә рәхәт булып китәр иде. Нәфисә моның бары хыял гына икәнлеген, Хәйдәрнең күренү ихтималы бөтенләй булмавын, бик яхшы белсә дә, кече якка чыгып тышка күз салмыйча булдыра алмады. Ие, ул юкка гына хыяллана иде. Тәрәзәне томалап торган калын одеялның читен күтәреп караса берни дә* күрә алмады. Чөнки тышта тыкрыктагы кеше түгел, хәтта тәрәзәгә терәлеп диярлек үскән шомырт агачлары үзләре дә күренмиләр иде. Ай калыкмаган, тышта караңгы иде әле. Ул үзенең бу сабыйлыгыннан һәм «әллә нишли» башлавыннан көлеп, шул ук вакытта тагын күңеле эзләнеп кире түр якка чыкты. Өй эчендә арлы-бирле йөри торгач радионы көчәйтеп җибәрде. Мәскәү бере артыннан берен маршлар уйната иде. Нидер исенә төшеп, сукыр лампа гына төтәп утырган ярыц караңгы өйалды аркылы аш өенә чыкты. Җиңгәсе Йөзлебикә кайтып җитмәгән иде әле. Почмак якка кереп, төрлесе төрле урында йоклап яткан балаларны сөеп, өсләрен рәтләп чыкты. Атасы түр яктагы тар кәнәфидә ята иде. Ул чалкан ятып кулларын, намаз укыгандагы сыман, күкрәге өстенә куйган. Аның үтә ябык терсәкләре
68 
 
 
бик шыксыз булып очлаеп торалар, йомык күзләре зәгыйфь ут яктысында кара чокыр гына булып күренә. Нәфисә шомланып китте. Якынрак килеп карады. Юк, әтисе йоклый гына икән. Ул бик авыр итеп, гыжлап тын ала, аның күк* рәгендә ниләрдер гырлый һәм сызгыра иде. Ул хәзер тагын да ке- черәйгәнсыман күренде. Аның беләкләре дә сөяккә генә калган, бөтен кыяфәтендә зәгыйфьлек, бетәшкәнлек беленеп тора иде. Әтисен әллә нинди авырулар азаплыйдыр, көне-төне эшләп бик арый да торгандыр, тәрбиясе җитмидер. Нәфисә үзе таза-сау булгач, атасының авыруы турында моңарчы уйлап та караганы юк иде. Берәр көнне районга алып барып, Михаил Павлычка күрсәтсә ни була соң инде!.. Бая жыелышта ул үзе сөйләгәндә атасын күрә алмаган иде. Әмма соңыннан күз салган вакытта, картузе утырган багана төбенә гәүдәсе белән сыгылып төшеп, иске бүреге хәтле генә булып калган иде. Нәфисәгә ул хәзер аеруча кызганыч һәм мескен булып тоела башлады. Кем белә, бу комсызлыгыннан арына алмавы бәлки картның үзеннән генә түгелдер? Ул, электән надан кеше, һәммәсен дә яшьләр кебек тирән итеп аңлый аламыни? Әгәр нәселдән килә торган авырудай яшь чагыннан ук канына, бөтен желегенә кереп утырган ул комсызлык чиреннән үзе генә котыла алмый икән, ана Нәфисәләр ярдәм итәргә тиеш түгел идеме соң? Ипләбрәк караса, әтисе уянган имеш. Нәфисә аның күзләре елтыравын күргәч уңайсызланып калды. — Өй бик тартылган, туңа торгансың, өстеңә ябыйм дигән идем... — дигән булды. Юрганын иңбашларына тартып, аякларын урый башлады. Карт бер сүз дә әйтмәде, киреләнмәде дә, кызының әнә шулай җайлап кына аягын төрүе һәм гомумән болай кайгыртуы аңа ошый иде булса кирәк, аның үзен иркәләргә ирек биреп күзләрен ача- йома киләнеп ятуыннан шулай сизелә иде. Ниһаять ул: — «Инде хәзер сезнең дөнья, берни эшләр хәлең юк...» дигәндәй, тирән итеп бер сулады да, кулларын юрган астына яшереп, тагын күзләрен йомды. Нәфисә куануыннан әтисен кочаклардай булды. Ул күңеленнән: — «Әти күнде, әти ачуланмый!..» — ди иде. Дөрес, хәтта атасы өеннән куып 
чыгарган сурәттә дә Нәфисә үзенә тиешле ашлыгын Сталинград сугышчыларына бүләк итүенә барыбер үкенмәгән булыр иде. Әмма бу изге эшкә әти кешенең дә ризалыгын алу — монысы инде бөтенләй башка нәрсә, монысы аның өчен әйтеп бетерә алмаслык зур сөенеч иде. Нәфисә ак өйгә чыгып җитүгә үзендә тагын ниндидер бушлык сизә башлады. Ул һаман да нидер юксына иде әле. Менә бодайның да эше бетте бит инде. Аласы уңыш алынды, үз урынына тапшырылды. Шуның белән күңелне алга өндәп үзенең кыенлыклары, шатлыклары белән җилкендереп тора торган кыен эш тә калмады. Хәзер ул кеше аягы басмаган биек һәм серле тауның башына менеп җиткән тынгысыз сәяхәтче кебек. Бер менгән сукмактан кире төшәсе килми, бер тау өстендә озак .юануның да мәгънәсе юк. Ярыйла монысыннан да биегрәк, монысыннан да мавыктыргычрак бүтән бер тау булса! Тормыш арбасында ваемсыз бер пассажир булып, тын гына утырып барырга ул ничек риза булсын! Бөтен дөньяда сугыш. Шәһәрләр җимерелә, кешеләр кырыла. Ә ул?.. Юк, болай булмый, болай ярамый. Тагын әллә нәрсәләр эшлисе бар иде. Аның берәр якын дусты белән бик иркенләп, бик үз итеп сөйләшеп утырасы, серләшәсе килә башлады. Бая Айсылуны алып кермәк- че иде дә, ул Әпипәне урнаштырырга китте. Иптәшләренә барырга соң иде инде. Нәфисә нәрсәнеңдер очына чыга алмагандай кагылып-сугылып йөри торгач, башына ниндидер яхшы уй килгәндәй йөзе яктырып өстәл янына барып утырды.  
69 
 
 
Аның каршысында, кечкенә рәсемнән пилоткасын кыцгыр салган, беләгенә кызыл хач бәйләп, янына дәү сумка аскан солдат дусты Гөл- зәбәр елмаеп тора. Ак кәгазь өстендә — дустына җибәрер өчен Түгәрәк Аланнан алып кайткан киртләч кырыйлы, саргая төшкән имән яфрагы. Түгәрәк алан, айлы төн, Гөлзәбәрнец җилкенчәк гәүдәсе күз алдына килде, дәртле тавышы ишетелде. Бөтенесе күз алдында, әле менә хәзер генә кебек. Әйләнеп карасаң, өч ай үтеп тә киткән. Ниләр генә күрмәгәндер ул өч ай эчендә! Өй эче тын иде. Бары сәгать йөргәне, каләм кыштырдаганы гына ишетелә иде... — «... Сине шундый сагындым, Гөлкәем, язасы сүзләрем шул тикле күп, кайсы башыннан тотынсам да күңелемдәген әйтеп бетерә алмамдыр кебек тоела. Иң элек үз хатын, турында. Ул монда бик күпләрнең күз яшен киптереп, йөрәкләргә сүнмәслек ут кабызды. Белсәң иде, Гөлзәбәр! Сталинград урамнарындагы ул тиңсез сугышлар, сезнең һәрбер урам өчен дип әйтмим, һәрбер йорт, һәрбер тәрәзә өчен фашистлар белән җаннарыгызны аямыйча якалашуыгыз күңелләрне шундый күтәрә, әй- тәм бит, әллә ниләр эшләрдәй буласың. Күңел әйтә: Юк! Безне җиңә алмаслар! Юк! Ул кара болытлар тиздән таралыр. Бөтен ил өстендә элгәргечә яңадан безнең кояшыбыз балкыр. Тукта, башыма берьюлы бик күп уйлар килә. Тик берсен дә әдәм рәтле итеп яза алмыйм... Нидер эшлисем бар, күңелем урынында түгел димәктән, болай ул: син менә хәзер, менә шушы минутта, Сталинградның кайсыдыр бер урамында, кирпеч ватыклары, җимерек коймалар буеннан шуышып, яралылар жыеп йөри торгансың. Не бит! Ә мин? Мин үз өемдә утырам. Җылыда, яктыда... (Дөрес, безнең дә тәрәзәләр томаланган, сугышның кара канаты безнең өстебездә дә эленеп тора). Ничә миллион совет кешеләренең өстенә миналар, снарядлар явып торганда шундый тын бүлмәдә» тыныч кына утыру бик кыен ул, туган, бик азыр. Син әйткән идек; бит әле: «Ятыр алдыннан кроватем янына килү минем өчен мең газап» — дип. Менә шундыерак инде_ Күңелем юксына, әллә ничек җилкенеп тотынырлык эшем калмады кебек дигән идем дә, юк, алай түгел икән. Әле менә үзем сиңа хат' язып утырам, үзем шул турыда уйлыйм: Бәйрәм үтү белән, 
Җәүдәт абый янына барам да, бөтен колхозларда югары уңыш звенолары оештыру ягын кайгыртырга тотынабыз. Колхозларга чыгып китәрмен дә, өндәрмен, димләрмен, эшләп күрсәтермен. Әмма колхоз саен берәр генә звено булса да оештырмыйча берсенә дә тынычлык бирмәм... Быелгы эшем мине бик күп нәрсәгә өйрәтте. Мин хәзер канатларым ныгып җиткән кебек сизәм. Иген кырларында бабайларның төшенә дә кермәгән могҗизалар күрсәтәсем килә. Хәзергә минем фронтым менә шул, Гөлкәем! Тагын ниләр' дисеңме? Сәйфи турында ишеткәнсең инде. Мондый вакытта мизапларның урыны> кайда булачагы бик билгеле нәрсә. Азгын кеше, әшәке кеше булып чыкты ул. Шыпырт кына тик кимереп яткан колхозны. Хәзер үзе дә кирәген алды инде... Тагын сиңа «музыкант» турында языйм. Аның язмышы бөтенебезне дә бик борчый иде. Бәлки үзең дә ишеткәнсең, тора-бара берәүнең дә киңәшен тыңламый башлады. Хәзер ничек дисеңме? Хәзер Зиннәтең бөтен районны шаулатып, үзе оештырган бригада белән колхозларда концерт биреп йөри. Кышка таба укый торган мәктәбенә китәсе икән. Башта мәктәбенә алмаска булганнар икән дә, Җәүдәт абый эшне Мәскәүләр- дән әйләндерә башлагач, алырга булганнар ди. Сиңа хаты барып җитмәдемени әле? Язар, язмый калмас! Нинди бәхет, әгәренки сезнең тормыш юлларыгыз бер- эзгә төшсә! ... Я, инде беттеме дисәм, тагын бар икән әле, Гөлкәем. Моңарчы бусын язарга кыймый йөрдем. Нигә дисәң, әле тәгаен шулай булуына үзем дә ышанып җитмәгән

 
 идем. Ничек икән, яшьлек тирәгенә счып барышлый гына кунган узгынчы бер кош түгелме икән? дидер идем. Юк, түгел икән. Чын икән, иң чыны икән, Гөлкәем! Ничек кенә итеп аңлатыйм? Беренчесен яшьлекнең зәңгәр томаны гына каплап торган икән. Ачы җил исә башлауга томан күтәрелде, иртәнге чык тамчысы төсле, ул да кипте, җилгә очты. Газиз искиткеч әйбәт кеше иде, мин аны бик озак оныта алмам. Бүтәннәрнең үзеңне өзелеп сөюләрен хис итеп яшәү бәлки бик рәхәттер дә. Шулай да ул әле кешенең тормышын тышкы яктан бизәкләү генә була торгандыр. Гөлзәбәр! Әйтсәнә шуны, кырдагы бодайларым белән бергә, үз күңелем дә чәчәк атса, бу соң нур өстенә нур булачак түгелме?..» Ләкин Нәфисә хатны язып бетерә алмады, аны бүлдерделәр. IV Шул вакыт капка келәсе чылтырап китте дә, кемдер, авыр итекләре белән дөпелдәп, өйалды баскычына менде. Ул да түгел, ишек шакыдылар. Нәфисә торып ишек янына китте. — Кем анда? Керегез! Ишектән өстенә сары кожан, аягына зур күн итекләр кигән юл кешесе килеп керде. Маңгаена төшкән колакчыл бүреген күтәрә төшеп: — Исәнлекме, сеңел! — диде. — Мин ялгыш кермәгәнменлә? Нәфисә син буласыңдыр бит!? — Ие, мин булам... Әлеге кеше, чыбыркысы белән бияләен ишек янына куеп, сөйләнә- сөйләнә, эчке кесәләрен актарырга тотынды. — Син инде, сеңелем, болай туп- туры өеңә басып кергәнгә ачулана күрмә, — диде. — Правлениегездә бер кеше дә юк икән. Председательне эзләп йөрергә вакыты бик аз калган. Эше шундый. Иртәнге өчтә районда булырга куштылар. Анда самолет көтеп тора. Әһә, менә монда икән! Берни дә аңламыйча, бик сәерсенеп көтеп торган Нәфисәгә куеныннан зур пакет чыгарып бирде. 
70 
 Бу кәгазьдә, Верховный Совет Президиумының карары буенча, Нәфисәнең республикадан фронтка бүләк алып баручы делегация составына кертелүе һәм җиденче ноя- брьда Идел буендагы шәһәрләрнең берсенә барып җитәргә. тиешлеге әйтелгән. Шул турыда Казаннан килгән телеграммага делегация председателенең урынбасары дип, Җәүдәт Мансуров үзе кул куйган иде. Нәфисә сәгатькә күз салды. Беренче ярты булып килә иде. — Алай... Бик ашыгыч икән... Райком кучеры, бияләйләрен алып, чыгарга җыена башлады. — Ие, бик ашыгыч, сеңел, бик! Самолет яктыра башлауга очып китәргә тиеш. Мансуров иптәш телефон белән дә бик кисәтеп әйткән. Ничек кенә булмасын, Нәфисәне яктыра башлау белән үк самолегка утыртып очыртыгыз дигән... Алайса син сеңел, җыена тор инде, мин председателегезгә барып кәгазьләрне әзерли торырга кушыйм. Тагын берничә минуттан бөтен йсрт ыгы-зыгы килә башлады. Тупырдашып күрше кызлары керле, каяндыр ишетеп Карлыгачлар, Зәйнәпбанулар килеп җитте. Берсе самовар куя, бүтәннәре юл кирәкләре әзерли, кием-салымын рәтли, күлмәкләрен өтели, чемоданнарын хәстәрли иде. Ул арада аяк үрә генә булса да юл чәе дә эчелде, өс-баш та алмашынды. Йөзлебикә белән Карлыгач делегатның бөтен кирәкярагын чемоданга тутырып, ишек төбенә үк китереп куйдылар. Төи уртасы дип тормадылар, тагы әллә никадәр халык җыелды, озатырга килүчеләр белән бөтен өй тулды. Кайберәүләр Нәфисәнең фронтка делегат булып баруына чын күңелдән КЫЗЫГЫП: — И бәхетле дә инде син, Нәфисә! — диештеләр. — Үз күзләрен белән күреп, уз кулың белән кулларын кысарга барасың бит! Кемнәргә генә тигән мондый бәхет! Карчыклар арасыннан киңәш-табыш бирүчеләр дә булды. — Барырсың, күрерсең, — диделәр. — Сугыш җире дип тартынып торырга ярамас. Халык күңелендә
71 
 
 
ген төбәп әйт: бөтен өметебез алар- да! Шакшы фашист кулын гына сузса да, Идел суы хурлыгыннан ярга ташланыр! Бабайлар каберләреннән калкырлар! Инде кузгалыр вакыт та җитеп килә иде. Әнә өстәлдәге түгәрәк сәгать икене сукты. Айсылу, йөге- рә-йөгерә, язуларны да китереп җиткерде. — Монысы — таныклык! — диде, берсен кулына тоттырды, — менә монысы «Чулпан»ның Сталинград атнасында фронтка күпме ашлык, күпме бүтән төрле бүләк бирүе турында. Менә монысы синең звеноңның ничек эшләве, күпме уңыш ■алуы турында! — ди-ди, Нәфисәнең пальто кесәсенә әллә нихәтле кәгазь тутырды. • Кучер агай кереп чемоданны да алып чыгып китте, атны баскыч турысына китереп, борып куюы да ишетелде. Ие, кузгалырга вакыт •бик җиткән, тик нигәдер «ул» гына күренми иде. Нәфисә, юк эшләрен бар итеп, почмак яктан да әйләнгәләп чыкты. Аш өенә кереп, йоклап яткан сабыйларның кайсын үпте, кайсын сөеп узды. Әтисе белән дә исәнләште. Менә кучер ишекне ачып: — Нәфисә сеңел, кузгалсак ничек булыр икән? — диде. Ие, кузгалырга бик вакыт инде вакытын да, тик «ул» һаман күренми бит әле. Менә карчыклар, хәерле юл теләп, кул да күтәрделәр. Карлыгач мамык шәлен сузды, Йөзлебикә җиңгәсе кулына перчаткасын тоттырды. Кайсы кулын кысты, кайсы кочаклады. Кайсылары биек итеп печән тутырган тарантаста урынын көйли башладылар. Җиңгәсе Йөзлебикә каен сеңелесенә абыйсының юл кожанын кидертте. ... Шулай ук килмәве микәнни соң инде? Әллә төн буе мәктәбендә утырып, бөтенләй ишетми үк калдымы? Алай дисәң, ничек ишетмәсен икән? Әнә авыл башындагы Карлыгачлар да ишеткән бит, карчыкларга кадәр торып килгән. Чын күңелдән. сөя торган булса, әллә кайдан сизәр иде... Шундый күрәсе килгән иде, әйтәсе сүзләр шундый күп иде. Капканы ачарга гына торганда, атлыййөгерә, тыны бетеп, Мәүлихә түти килеп керде. — Кая, менә моны да шунда бер җиргә кыстырыйк әле! — дип, аяк очындагы печән арасында кыштырдарга тотынды. Ничектер, бик үз итеп, аеруча якын итеп 
Нәфисәнең үзенә генә бер-ике сүз әйтеп куйды. — Нәфисә алтыным, карап кына йөри күр берүк. Сугыш җире лаба- са, әллә кем әйтмешли, җайлы җайсыз үз белдегең белән чәчрәп чыкма!.. Кайсыдыр сәламенең барып җи- тәсенә чын күңелдән ышанып: — Солтангәрәйләргә, Гөлзәбәр- ләргә бик күп итеп сәлам әйтерсең инде, — дип куйды. Әйтерсең, Алан- башка кунакка бара! Ат кузгалыр алдыннан, Йөзлебикә Нәфисәнең ялгыз китүенә борчыла башлады. — Кая соң> Айсылу, районга тикле озатырга берәрсен җибәрмәгәнсең икән! Төне якты яктысын да бит... Айсылу, уены-чыны белән әллә ничегрәк дип җавап кайтарды: — Төне якты, аты яхшы, дигәндәй, әйдә, ул турыда кайгырып баш ватмыйк әле, яхшы кеше ялгыз булмас! — Шулай дисәң генә... Капканың ачылып китүе булды, халык ике якка тайпылып кына өлгерде, зарыгып торган айгыр атылып чыгып та китте. — Хуш, хәерле юл! — Исән йөреп, сау кайтырга булсын! — Хушыгыз, хуш! Районнан килгән агайның аты бик җиңел сөякле хайван икән. Тын урамнан пошкыра-пошкыра элдертте генә!.. Йолдызлы күктә көмеш ай балкып тора. Урам өсләре, капка төпләре яп-якты һәм буш. Ник ичмаса бер генә кеше күренсен! ... Шундый күрәсе килгән иде, әйтер сүзләре шундый күп иде... «Аның» бит китәренә дә нибары өч атна гына калып бара инде. Аңар

 
 чы Нәфисә кайтып җитәме, юкмы бит әле... Менә колхоз идарәсе, менә клуб, менә ТЕБЕУМ. Тәрәзәләре караңгы. Бу вакытта нигә анда утырсын икән? Юктыр. Алдарактыр, үз капка төпләрендә көтә торгандыр. Агайның юртагы шундый шәп элдертә, менә чатка да ерак калмады инде. Аннары инеш буена борыласы да, күпер генә*’чыгасы кала. Нигә атын шул кадәр куа икән соң бу абзый! Бераз тыя төшсен иде, урамнан атлатып кына узсын иде... Нәфисә кучерның билбавына кагылуга, ул айгырын акрынлатып Нәфисәгә таба борылды. — Трр... Хайван! Берәр күрәсе кешең бармы әллә, сеңел? Атлатып кына «чыгыйммы әллә? Нәфисә, үзе дә сизмәстән, атның дилбегәсенә үрелгән иде, тик шунда ук кулын кире алды. — Юк, .юк, абзый! Бер кешем дә юк! Куа бир! Әйдә элдертсен! Ныграк чапсын! Абзый чөңгереп җибәрде, айгыр сузылып бер тилпенде дә, тын урамны шаулатып, пошкыра-пошкыра алга очты. Нәфисәнең кызган битенә салкын җил бәрә башлады. Ул агайның дилбегәсен ялгыш тартмас өчен ике кулы белән чытырдатып тарантас кырыена ябышты. Ул хәзер атның тагын да ныграк ч-абуын тели, шул ук вакытта аның алга текәлгән күзләре һаман эзләнәләр, ул өзе- лепөзелеп Хәйдәрнең каршыга килеп чыгуын көтә иде. Менә аларның капка төпләре, әнә чат... Анда да беркем юк. Әллә Нәфисә ялгыштымы икән?! Әллә болар барысы да хыял гынамы? Бәлки 
аның әле исендә дә юктыр?.. Юк, Нәфисә ялгышмагандыр! Аның күңеленең моңарчы бер кайчан да алдаганы юк иде әле. Ул баш әйләндергеч күз карашлары, ул кайнар тойгылар, ул якынлык, үз итү! Юк, юк! Ул бик яхшы сизә, моның кысыр чәчәк кенә булып калуы мөмкин түгел. Юк, ул аны күрми калмас. Әгәр сөюе чын икән, ул аның артыннан районга барыр, әллә канларга барыр. Инде бармый икән, ул чагында... Абзыйның аты олы юлга борылды. Ул акрынлый төшкән иде инде. Нәфисә тирән сулап барачак юлына күз салды. Таш юл өстендә, читләреннән ташып чыгардай мул булып, тулган айның зәңгәрсу-ак нуры балкый. Юлның ике ягындагы өянкеләр, зөбәрҗәттәй яшькелт нурга коенып, төннең гажәеп яктылыгына, күк йөзенең биеклегенә һәм сафлыгына хәйран калып, тыныч утыралар. Шунда һәрвакыт дулкынландырып торган икенче бер күренеш күз алдына килде. Ие, аларның киләчәге дә әнә шушы якты юлдай балкып күз алдына килә иде бит. Шундый ук якты, шундый ук бераз серле, бераз хыялга да тартым. Юк, Нәфисәнең йөрәге юкка гына ярсып типмәгән, юкка гына атны кудырмаган икән. «Ул» барыбер каршы алды, ул әллә каян гына килеп чыкты. — Рөхсәтме? Сине самолетка кадәр озатып куярга дигән әмер бар!* Нәфисә бераз башын иде, нигәдер бераз ояла төшеп һәм куанып аның көләч күзләренә карады. Ниләр генә юк иде аңа төбәлгән ул сөйкемле күзләрдә!.. Казан, 1947 ел.