Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЗЫКА ХАЛЫККА ХЕЗМӘТ ИТӘРГӘ ТИЕШ

ВКП(б) Үзәк Комитетының «Бөек дуслык» операсы турындагы тарихи карары һәм иптәш A. А. Ждановның совет музыка эшлеклеләренең ВКП(б) Үзәк Комитетындагы киңәшмәсендә сөйләгән речьләре барлык совет халыклары музыкасы өчен, шул исәптән, татар совет музыкасы өчен дә, иҗат программасы булып торалар. Бу мөһим документларда күрсәтелгән барлык төп кимчелекләр безнең татар совет музыка сәнгате өчен дә бик характерлы һәм уртак. Ул күңелсез кимчелекләр бигрәк тә безнең опера сәнгате өлкәсендә ачык күренәләр. Безнең композиторлар үзләре дә һәм алар иҗат иткән опера әсәрләре дә Совет чорында барлыкка килделәр. Бары Совет чорында гына, Ленин — Сталин милли политикасының барлык халыкларга киң азатлык бирүе нәтиҗәсендә генә, татар халкы үзенең опера театрын күрә алды. Димәк, безнең Салих Сәйдәшев тә, Нәҗип Җиһанов та, Мансур Мозафаров та, Җәүдәт Фәйзи дә, Заһит Хабибуллин да, һәм бүтәннәр дә, совет чынбарлыгында тәрбияләнгән, үскән талантлар икән, совет халкы бу композиторларның иҗатлары сәламәт нигездә булуын, аның музыкаль зәүкына азык булырлык, рухына күтәренкелек, күңел көрлеге, нәфис тойгылар тәрбиясе бирерлек булуын таләп итәргә бигрәк тә хаклы, һәм татар совет музыкасы, аның иң зур тармагы булган опера сәнгате, чыннан да, әнә шул таләпләргә җавап бирерлек сәламәт, дөрес нигезгә корылган булырга тиеш. Безнең операның тарихы ерактан килми. Революциягә кадәр без опера турында хыяллану түгел, кечкенә бер музыкаль әсәр турында да уйлый алмый идек. Бу чорда халык эченнән чыккан аз санлы талантлар үзләренә музыка өлкәсендә мәйдан таба алмыйча, эз калдыра алмыйча бик иртә һәлак булганнар. Димәк, безнең операбыз Совет чорында гына барлыкка килде һәм, аның ни барысы 10-12 еллык тарихы бар. Без моннан егерме ел элек язылган «Эшче», «Сания» операларын искә алмыйбыз — алар башлангыч тәҗрибәләр генә иде әле. Шушы кыска вакыт эчендә безнед композиторларыбыз байтак кына әсәрләр иҗат иттеләр. Сталин премиясе лауреаты композитор Нәҗип Җиһанов «Качкын», «Ирек», «Алтынчәч», «Ильдар», «Түләк», «Шагыйрь» операларын һәм «Зөһрә» балетын язды. Композитор Мансур Мозафаров «Галиябану»,. «Зөлхәбирә» операларын, Җәүдәт’ Фәйзи «Акчарлаклар», «Башмагым» музыкаль комедияләрен язды. Ватан сугышында һәлак булган яшь талант Ф. Яруллин «Шүрәле» балетын, мәрхүм композитор Юдин «Фәридә» операсын яздылар. Болар өстснә, композитор Салих Сәйдәшев берничә драма әсәренә музыка,
115 
 
 
увертюралар язды һәм халык яратып тыңлый торган күп кенә көйләр иҗат итте. Күрәсез, 10-12 ел эчендә 13 зур әсәр язылган, күп , көч сарыф ителгән. Ләкин «Шүрәле» балеты һәм Сталин премиясе белән бүләкләнгән «Алтынчәч» операсыннан башка, сәхнәгә куярга оригиналь әсәр юк! Ни өчен болай соң ул? Моның сәбәбе бик ачык: бу әсәрләрнең бер-икесеннән башкасы заман каршында, халык алдында имтихан тота алмады. Халык аларны кабул итмәде һәм шуның өчен алар, туып күз ачуга — үләргә мәҗбүр булдылар. Ул әсәрләр формализмча язылганнар һәм кайберләре идея эчтәлеге ягыннан зарарлы, черек нигезләргә корылганнар иде. Безнең композиторларыбыз үз әсәрләрен иҗат иткәндә, бер яктан, халыкның музыкаль фольклорына — моңмелодияләренә, икенче яктан, рус һәм дөнья классикасына таянып эш итәргә тиешләр иде. Ләкин алар бу гади хакыйкатьне искә алмадылар. Билгеле, бу «гади хакыйкатьнең» икенче ягы ‘да бар: ул композитор өстенә бик зур эш йөкли. Ул аңа. әсәрнең башыннан ахырынача барырга тиешле төп мелодияне табарга, һәр персонажга ачык музыкаль характер — үзенчәлек бирергә, хор, ансамбльләрне җанлы, үткс- лекле итеп эшләргә куша. Ә формализм какофониясе боларның берсен дә таләп итми. Аныңча кешеләрнең иң нечкә кичерешләрен дә, көрәшләрендә максатка ирешкәндә була торган рух күтәренкелеген дә — һичкем аңламый торган сумбур, мәгънәсез шау-шу, барабан кагу белән бирергә мөмкин булып чыга. Әлбәттә, моннан һичкем җан азыгы таба алмый. Шуның өчен, ВКП(б) Үзәк Комитеты карарындагы: «Операның музыкасы тонык, ярлы. Анда бер генә дә истә калырлык мелодия яки ария юк. Ул чуалчык һәм гармониясез, тоташ диссонансларга, колакны ярып керә торган тавыш кушылмаларына корылган. Мелодиялелек дәгъва итә торган аерым юллар һәм күренешләр көтмәгәндә генә нормаль кеше колагына бөтенләй ятышсыз, тыңлаучыларда интектергеч тәэсир* калдыра торган таркау шау-шулар белән өзеләләр. Музыкасы белән сәхнәдәге уенның барышы арасында органик бәйләнеш юк. Операның вокаль өлеше — хор, соло һәм ансамбль җырлары 
— өтек тәэсир калдыралар...» дигән юллар, татар» опера һәм балет театрындагы бик күп әсәрләр өчен дә хас кимчелек булып килде. Мәгълүм ки, композитор Н. Җи- һановныц , да күп кенә әсәрләре •шул ук кимчелекләрне чагылдырдылар. «Ильдар», «Ирек» һәм аеруча «Шагыйрь» операсында ул музыканың халык музыкасы белән үзара бердәм хәрәкәтләрдә үсәргә тиешлеген аңлап бетермәде. Бер нәрсәне- дә коры форма үзе генә хәл кылмый бит. Иң элек яхшы, бай эчтәлек кирәк. Чын мәгънәсе белән халыкчыл реалистик музыка кайсы гына халык өчен дә ачык аңлашыла, җан азыгы була ала. Бу уңайда иптәш Жданов һәрвакыт истә тотылырга тиешле төп положениеләрне әйтеп үтә: «Милли музыканың чәчәк атуы, кирәк русныкы булсын, кирәк Со-, ветлар Союзы составына керә торган совет халыклары музыкасыныкы булсын — сәнгатьтәге интернационализмны ничектер киметү булачак, дип санаучылар, тирән рәвештә ялгышалар. Сәнгатьтә булган интернационализм милли сәнгатьне киметү, ярлыландыру нигезендә тумый. Киресенчә, кайда милли сәнгать чәчәк ата, шунда интернационализм туа. Бу хакыйкатьне оныту — җитәкче сызыкны югалту, үз йөзеңне югалту, нәселсез космополитларга әйләнү булып чыга. Үзенең югары дәрәҗәдә үскән музыкаль культурасы булган халык кына башка халыкларның музыка байлыгын тәкъдир итә. ала. Үз Ватаныңның чын мәгънәдәге патриоты булмый торып, музыкада, шулай ук башка өлкәдә дә, интернационалист' булу мөмкин түгел». 
116 
 
 
Шушы ук вакытларда композитор М. Мозафаров та «Галиябану» ■операсын язды. «Галиябану» атаклы драматург Мирхәйдәр Фәйзи тарафыннан язылып, тагар сәхнәсеннән төшми килгән әсәр иде. Операга әйләндерелгәч, бу әсәр йолкынып, таланып калды, уңышка очрамады, үлде... Ни өчен? Чөнки композитор үз операсын тиешле югарылыкка күтәрә алмады. Аның әсәре Мирхәйдәр Фәйзи драмасының механик төстәге начар кабатланышы гына булды. Монда формализмның икенче бер примитив ягы күренде: бу әсәргә язылган музыка алга, югарыга үсә торган, әсәрдәге үткер характерларны бөтен тирәнлеге белән ача торган опера музыкасы түгел, бәлки халык көйләренең формаль рәвештәге теркәлмәсе булып кына чыкты. Бу шулай ук опера сәнгатендәге кире күренешләрнең берсе иДе. Безнең халкыбыз музыканы, җырны аеруча яратучан, сизгер хисле, нечкә тойгылы халык. Ләкин шуның белән бергә ул каты тәнкыйтьче дә. Ул нәфис, матур, ачык, аңлаешлы мелодияләрне генә кабул итә. Композитор Н. Җиһановның «Алтынчәч» операсында халык мелодияләре гармонияле булып яңгырадылар. Шуңа күрә халык аның аерым урыннарын‘үз йөрәгенә, үз хисенә якын килердәй бер әсәр итеп каршылады һәм композиторның иҗат үсешендә алга китү дип, билгеләп үтте. «Алтынчәч» операсының 7— 8 ел буена сәхнәдә баруы да һәм бу ел Сталин премиясе белән бүләкләнүе дә — моны ачык күрсәтсә кирәк. Безнең опера тарихының башлангыч чорында күренгән бу ике мисальдән Н. Җиһанов та, башка композиторлар да сабак алырга, үзләре өчен кирәкле нәтиҗәне ясарга тиешләр иде. Ләкин эш алай булып чыкмады. Шуның артыннан ук Н. Җиһанов «Ильдар» операсын язды. Моны язганда ул «Алтын- чәч»тәге тәҗрибәсенә таянмады гына түгел, аннан бөтенләй читкә •китте. Моннан соң язылган «Түләк», «Шагыйрь» опералары да шул ук эздән китеп, халык теләгеннән, йөрәгеннән ерак нәрсәләр булып чыктылар. Чынлап та, операның нигез кисәкләре булган ария, дуэт, трио, квартет, хор һәм речитативлар кирәгенчә ачык, музыкаль яктан отышлы, матур эшләнмәсәләр, опера әсәре үз бурычын үти алмый. 
Ария — әсәрдәге геройның рухи дөньясын, эчке кичерешләрен, ва- кыйгаләр бәйләнешендә югарыга таба үсешеп яки һәлакәткә китешен ачып салырга тиеш. Бу исәптән Ленский һәм «Риголетто»дан Джиль- да арияләре бу ике яшьнең никадәр саф күңеллелеген, эчке дөньяларының лирик байлыгын, чын йөрәк белән сөюләренең керсезлеген, соклангыч дәрәҗәдә югары, матур, нәфис хисләргә чорналганлыгын күрсәтәләр. Чайковский да, Верди дә моны искиткеч зур осталык белән, талантлы музыка байлыгы белән ачып биргәннәр. Тамашачы бу урыннарны аерым бер ләззәт белән тыңлый, дулкынлана, аның үз хисләре шул музыкага барып тоташа. Татар операсының кайсы әсәреннән — «Качкын»нанмы, «Ильдар»- данмы, «Фәридә» яки «Галиябану» данмы — халык арасында нинди ария җырлана? Хәер, әлегә мондый хәл булганы юк. Дуэтлар гадәттә геройларның берберенә мөнәсәбәтен, эчке каршылыкларын, конфликтта булуларын яки гармоник бер халәткә килүләрен аңлатырга тиеш. Дуэт музыкасы классик операларда динамик көч белән, зур талпыныш белән бирелә. Ул тыңлаучыга тиз аңлаешлы һәм җәлеп итүчән була. Ә формалистик операларда без моны күрә алмыйбыз. Андагы дуэтлар, трио, квартетлар бертөрле җансызлык, эч пошыргыч тонык авазлар белән тулган булалар. Безнең опералардагы речитативлар иң төссез һәм озакка сузыла торгаи алҗыткыч мөңгерәүдән гыйбарәт булып чыгалар. Ә бит речитативлар, бер яктан, вакыйгаларның алга үсешенә ярдәмче элемент булсалар, икенче яктан, алар кешеләрнең характерларын, — сөйлә- 
11'7 
 
 
'шү, кыланыш манераларын ачып бирә торган төрле ритмлы, җиңел агышлы, бай тавышлы һәм халык такмакларышпан, әйтешләреннән файдаланып иҗат ителгән музыка булырга тиешләр. Хор — солоның (ариянең) таянычы, канаты, аның киңәюе, масса .күләменә үсүе дияргә мөмкин. Шулай булгач, хор партияләре дә аеруча осталык, зур аһәң белән эшләнергә тиеш иде, ә бездә хорлар бигрәк тә зәгыйфь, эчке күтәрелешсез. туйдыргыч, өтек яңгырыйлар. Шушы әйтелгәннәрдән чыгып, композитор Н. Җиһановның соңгы әсәре «Шагыйрь» операсына күз салсак, без анда да әнә шул төп элементларның кирәгенчә эшләнеп җитмәгәнлегеи күрәбез. Патриот совет шагыйрен гәүдәләндерергә тиеш булган бу операның, иң элек либреттосы (авторы Әхмәт Фәйзи) художество дөреслегеннән читгә торган ясалма, абстракт, урны-урны белән зарарлы ситуацияләргә корылган булса, аның ' музыкасы да безне куандыра алмады. Әсәрнең төп образлары булган шагыйрь Нияз белән аның хатыны Зәйнәп, музыкаль яктан тулы ачылып җитмәгәннәр, дөрес характерланмаганнар. Болариың ария, дуэт, речитативларында Бөек Ватан сугышы чорында совет халкына һәм совет сугышчыларына хас булган төп мотивлар — күтәренкелек, тәвәккәллек, көчле рухлылык, җиңүгә ышанганлык, дошманнан өстенлек мелодияләре яңгырамыйлар. Икенче картинада Нияз яраланганнан соң тизрәк өнгә кайту, «үз өенең ишекләрен ачып керү» белән генә хыяллана; бу урында тамашачыны ялыктырып бетерә торган сыкранулы, төшенкелеккә тартым музыка бирелү аркасында, герой совет офицеры һәм совет шагыйре төсен югалтып, кызганыч бер мескенгә әйләнеп кала. Өченче картинада иң кискен моментта җырлана торган сандугачлар турындагы җырның музыкасы, халык мелодияләренең көч- лссе, отышлысы сайланып алынмаганга һәм композитор тарафыннан үстерелмәгәнгә күрә, ныклыкка, җиңүгә мобилизацияли торган моң булып яңгырамый. Соңгы картинада Ниязның физик яктан җәзалануы белән бергә, музыкаль мотивлары да бөтенләй изелеп төшәләр. Ул дошманнарыннан көчле, өстен булып ишетелми. Гомумән, соңгы картина музыкасында эшләнмәгәнлек, таркаулык, героик опера 
финалының төп бурычы үтәлмәгәнлек күзгә күренеп тора. Зәйнәп партияләре тылдагы совет хатын-кызларына хас булган ныклыкны, патриотлыкны, шулай ук, характерлый алмыйлар. Ул музыкаларда Зәйнәпнең, совет хатын- кызы буларак, эчке дөньясы, рухи байлыгы ачылмый. Киресенчә, аның гаҗәп дәрәҗәдә рухани ярлылыгы гына күренә. Хатын-кызлар хорындагы «хатлар килмәү» турындагы җыр, аларның башка зур эшләре, күтәренке яклары чагылмаганлык- тан, ялгыз моңаюга, хәсрәтләнүгә генә кайтып кала. Карт укытучы Зиннур образына язылган музыкалар бөтенләй төссез, аны бер яктан да күтәрә, ача алмый торган булып чыкканнар. Бездә, әлбәттә, музыканың яхшы үрнәкләре дә юк түгел. Н. Җиһановның халык мелодияләренә бай «Алтынчәч» операсын һәм халык мелодияләре белән нык багланышта иҗат итүче талантлы композитор С. Сәйдәшев музыкасын без һәммәбез дә яратып тыңлыйбыз. Ләкин шуны да әйтергә кирәк: соңгы елларда С. Сәйдәшев үзенең иҗат активлыгын шактый киметте, әз яза башлады. Ә язганнары исә, элекке күтәренке тавыш белән, сокландыргыч матурлык белән яңгырамыйлар, аның алга таба һаман үсә барышын күрсәтмиләр, ә нич'ектер, йомшаруны, чигенүне чагылдыралар. Без аның иҗат активлыгы тагын да үсүен һәм халыкны рухландырырлык әсәрләр язуын көтеп калабыз. Яшь композитор Ф. Яруллиннын «Шүрәле» балетына язган музы* касы аеруча нәфис, гүзәл, йөрәккә ятышлы, һәркем өчен дә аңлаешлы булып яңгырый. Халыкчылыкның да, классик традицияләрнең дә берберенә матур рәвештә бәйләне
118 
 
 
шүе — менә кайда ул! Шуның өчен бу әсәр опера сәхнәсеннән төшми килә, аның музыкасын тыңлаган саен тыңларга телисең, хәтта сәхнәдәге yen барышыннан күз йомып, музыка белән тик үзең генә калып, халык шагыйре Тукай тасвир иткән Кырлай урманнарын күз алдыңнан кичереп, эчке бер ләззәттә дулкынланып утырасың. Юк, бу музыка тупас диссонансларга, бакыр коралларның шаңгыра- вына корылмаган; бу музыка — тулы бер гармония, тирән эчке аһәң белән, талант осталыгы белән язылган. Ә бездәге музыка тәнкыйте белән шөгыльләнүчеләр Яруллин- ның бу музыкасын күрмәскә тырыштылар һәм аның уңышлы якларын, алга сөрелергә тиешле сыйфатларын, ләммим дими, йомып калдырдылар. Гомумән, теге яки бу авторның, музыкаль әсәрләре турында иҗаг бәхәсләре кузгату, композиторлар союзында да, консерваториядә дә, сәнгать эшләре идарәсендә дә һәм опера театрында да мактаулы эш булып саналмый, тәнкыйтьне монда яратмыйлар иде. Соңгы 7-8 ел эчендә композиторларның сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да үсмәүләре, музыкаль тәнкыйтьнең һәм музыковедларның бөтенләй диярлек булмавы да, бу оешмаларның мәгълүм бер тар рамкаларда гына чикләнеп яшәүләрен раслый торган факт булып тора. Мәсәлән, бу әйтелгән вакыт эчендә без татар совет музыкасы өлкәсендә бер генә яңа исем дә очратканыбыз юк. Танылган композитор М. Мозафаров опера язу яки көйләр иҗат итү өлкәсендә күзгә күренерлек активлык күрсәткәне юк. Әллә кайчаннан бирле яшь композитор исемендә йөрүче Хә- бибуллии, ун ел узып килүгә карамастан, бер «Кара йөзләр» операсын язып бетерә алмый. Яшь композитор Латыйповиың бер генә яңа әсәрен дә күрмибез. Музыкаль фольклор өлкәсендә вакытында җанлы гына эш алып барган композитор А. Ключарев та, музыкаль комедияләр тудыруда уңышлы адымнар ясаган Җ. Фәйзи дә, соңгы елларда иҗат активлыгы күрсәтми башладылар, аларда хәзер бер урында таптану, үз-үз- ләрен кабатлау сизелә. Әгәр композиторлар союзында чын иҗат атмосферасы, эшлекле тәнкыйть һәм үсү юлларында конкрет ярдәм итешүләр булса, композиторлар белән шагыйрьләр 
арасында иҗат контакты булса, мондый торгынлык килеп чыкмас иде. Кызганычка каршы, безнең композиторларның байтагы әле либреттоның, шулай ук, җыр текстларының да, әдәби, идея-политик яклардан югары сыйфатлы булырга тиешлеген аңлап бетермиләр, шундый либреттоларны үзләре таләп итеп яздыра алмыйлар. Автор нинди текст бирсә, алар, күбесенчә, шуңа риза булалар. Әгәр алар либреттоларның әдәби һәм идея кыйммәтен дөрес бәяләргә өйрәнсәләр, таләпчән булсалар, Н. Җиһанов «Ирек», «Ильдар», «Түләк», «Шагыйрь» либреттоларына, Мозафаров «Галиябану», «Зөлхәбирә» либреттоларына, Җ. Фәйзи «Акчарлаклар» либреттосына ашыгып музыка язмаслар иде, бәлки. Чөнки «Ирек» либреттосы һичбер әдәби кыйммәте булмаган коры примитив схемалардан, «Ильдар» —- кеше ышанмаслык ясалма ситуацияләрдән, схематик типлардан гыйбарәт. «Түләк» либреттосы фольклордагы көрәшчән, хәрәкәтчән образ урынына, мәҗнүн кыяфәтендәге меланхолик геройны гәүдәләндерә, «су асты фантастикасы» белән артык мавыга. «Галиябану» либреттосы сай, әдәби яктан сыек эшләнгән, драмадагы положениеләр механик рәвештә либреттога күчерелгәннәр. Образларда ачыклык, динамик ‘ үсеш» ’ җыйнаклык күренми. Менә боларны композитор М. Мозафаров иптәш үз вакытында күрә алган булса, билгеле, либретто авторын бик каты эшкә җигәр иде яки операны язмас иде. Ләкин М. Мозафаров та, күрәсең, либреттоларга форм'аль карашта яши. Шулай булмаса, аның Бөек Ватан сугышы елларындагы киеренке бер 

 
 
чорда, бөтенләй бозык нигезгә корылган, зарарлы тенденцияләр үткәрә торган «Зөлхәбирә» либреттосына опера язып гомер һәм көч әрәм итүен ничек дип аңларга кирәк? Әйе, бу — формаль карашның политик сукырлык белән нык бәйләнеше булып та чыга. Җ. Фәйзи иптәшнең шул ук чорларда «Акчарлаклар» либреттосына язган музыкаль комедиясе дә, идея ягыннан уңышсызлыкка очрап, сәхнәдән төшәргә мәҗбүр булды. Күрәсез, либреттоларның һәр яктан яхшы эшләнешенә язучылар союзының да, композиторның да, театрның да һәм сәнгать эшләре идарәсенең дә җитәрлек игътибар бирмәве нәтиҗәсендә, күпме көч түгелә, күпме эш файдасызга әрәм була! Татар совет операсын чын мәгъ- нәсе белән үстереп җибәрешүдә, якын киләчәктә яхшы, художестволы, халыкчыл нигезгә корылган әсәрләр иҗат итешүдә безнең совет язучылары өстенә дә зур бурыч төшә. Безнең күрнекле һәм тәҗрибәле шагыйрьләребез әле бу эшкә чынлап торып керешкәннәре ток. Ләкин кузгалырга бик вакыт җитте. Татар совет операсын тудырышуда һәм алга үстерүдә шагыйрьләр, язучылар, композиторлар белән бер үк дәрәҗәдә җаваплылар. ВКП(б) Үзәк Комитетының гаять зур тарихи әһәмияткә ия булган бу карарыннан соң, безнең композиторлар үз иҗатларында кискен борылыш ясап, татар совет музыка сәнгатен формализм чиреннән бөтенләй тазартып, аны дөрес, сәламәт нигездә алга үстерерләр, яңа уңышларга алып барырлар дип ышанабыз. Киң полотнолар композиторы Н. Җиһановның да, М. Мозафаровның да һәм башка композиторларыбызның да Совет халкы һәм партиябез таләп иткән югары сыйфатлы, чын халыкчыл опера әсәрләрен иҗат итәргә бөтен мөмкинлекләре бар. һәм без алар- ның бу зур, мактаулы хезмәткә җиң сызганып тотынуларына, һәм гүзәл иҗат җимеше бирүләренә нык өмет бәйлибез. «... Без матур, нәфис музыка ягында, совет кешеләренең эстетик таләпләрен һәм художество зәвыкларын канәгатьләндерүгә сәләтле булган музыка ягында торабыз... Халык музыкаль әсәрнең талантлы- лыгын, аның безнең чор, безнең халык рухын ни дәрәҗәдә тирән чагылдыруына, * киң массаларга ни дәрәҗәдә барып җитүенә карап бәяли. — Музыкаль әсәр никадәр эчтәлекле һәм 
тирәнрәк булса, осталык ягыннан никадәр югарырак булса, никадәр күбрәк кешеләр тарафыннан танылса, никадәр күбрәк кешеләрне илһамландыра алса, — шул кадәр даһиерәк булачак...» (А. А. Жданов). Безгә әнә шундый музыка әсәрләре кирәк. Партия дә, халык та композиторларыбыздан шуны сорый. «Соңгы елларда совет халкының культура сораулары һәм художество зәвкы. гадәттән тыш үсте. Совет халкы композиторлардан барлык жанрларда — опера, симфония музыкасы өлкәсендә, җыр иҗатында, хор һәм бию музыкасында югары сыйфатлы һәм идеяле әсәрләр көтә. Безнең илдә композиторларга чикләнмәгән иҗат мөмкинлекләре бирелгән һәм музыка культурасын чынчынлап үстерү өчен барлык шартлар тудырылган...» Безнең композиторлар бу уңай шартлардан тулысынча файдаланырга һәм зур күтәренкелек белән, заманыбызга хас, яңа, матур, чын сәнгать әсәрләре иҗат итәргә тиешләр.