Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ДЕМОКРИТ ҺӘМ ТӘНКЫЙТЬЧЕ

Рус халкының бөек улларыннан берсе булган Виссарион Григорьевич Белннскийньщ үлүенә быел йөз ел тулды. Бөек демократжөрәшче һәм тәнкыйтьче Белинскийның исемен без зур хөрмәт һәм горурлык •белән телгә алабыз. Советлар Союзының халыклары аның батыр көрәшен һәм даһи әдәби-тәнкыйть хезмәтләрен онытмыйлар, кадерләп саклыйлар һәм аның үрнәкләреннән өйрәнәләр. Большевиклар партиясенең, бөтен хезмәт ияләренең юлбашчылары Белинскийның эшчәнлегенә югары бәя бирәләр. Ленин аны рус социалдемократиясенең элгәрләреннән берсе дип атады. Иптәш Сталин 1941 нче ел 6 нчы ноябрьда сөйләгән речендә, рус халкы тарихында аеруча зур роль уйнаган бөек акыл ияләренең, рус халкының атаклы улларының исемнәрен телгә алганда, Белинскийның исемен дә күрсәтеп үтте. Ялкынлы публицистик, әдәби тәнкыйтьче Белинскийның хезмәтләре белән бик күп буыннар тәрбияләнделәр һәм көрәшкә рухландылар. Аның хезмәтләре йөз ел буена Россиянең матур киләчәгенә ышанып, деспотизмга, һәртөрле изүләргә, коллыкка каршы нәфрәт, азатлыкка, демократиягә мәхәббәт тойгыларын уятты. Һәм хәзер дә, бердәм күп милләтле социалистик илебездә Белинский хезмәтләренең культурабыз һәм әдәбиятыбыз үсешенә уңай йогынтысы дәвам итә. Тәнкыйтьче Добролюбовның: «Рус әдәбияты белән ни генә булмасын, ул ничек кенә алга китмәсен, Белинский һәркайчан да аның мактанычы, аның даны, аның матурлыгы булыр», — дип әйткән сүзләренең дөреслеген, хаклыгын без бүген бөтен ачыклыгы белән күрәбез. В. Г. Белинский бик кыска, ләкин Россия тарихында онытылмаслык эз калдырган гүзәл тормыш юлын үтте. Ул Свеаборг шәһәрендә, флотта хезмәт • итүче врач семьясында, 1811 нче елның 1 июнендә туган. Аның атасы 1816 нчы елны флотта хезмәт итүен ташлап, бөтен семьясы белән Пенза губернасындагы Чембар шәһәренә күчә. Белинский балачагы провинциянең тын бер почмагы булган шул өяз шәһәре — Чембарда үтә. Ул башта Чембар училищесында укый һәм 1825 нче елны Пенза гимназиясенә укырга керә. Биредә ул әдәбият белән нык кызыксына башлый, буш вакытларын» XVIII-XIX йөздәге рус язучыларының әсәрләрен укуга бирә һәм үзе дә шунда беренче өйрәнчек шигырьләрен яза. Белинский 1829 нчы елны Пенза гимназиясендә укуын ташлап, университетка керү теләге белән Москвага бара. Авыр тормыш шартларына карамастан, ул үзлегеннән имтиханга хәзерләнә һәм, бик күп төрле киртәләрне үтеп, 
91 
 
 
1829 нчы елның көзендә Москва университеты студенты булуга ирешә. Аны «казна исәбенә» укуга кабул итәләр, һәм ул студентларның тулай торагында яши. Пензадан зуррак шәһәрне күрмәгән яшь Белинский Москваны күреп шатлана, шәһәрнең тарихи урыннары, рус халкының героик көрәшен күрсәткән памятнпклар аны сокландыралар. «Рус йөрәге- бер генә җирдә дә /Москвадагы кебек көчле, шатлыклы типми торгандыр», дип яза ул. Москва университетына Россиянең төрле почмакларыннан яшь көчләр килеп укырга керәләр. Белинский килгән дәвердә анда Герцен, Лермонтов, Огарев, К. С. Аксаков, Н. В. Станкевич һ. б. укыйлар. Алар әдәби кичәләр оештырып, түгәрәкләргә җыелып, философия, тарих һәм сәнгать мәсьәләләре буенча фикерләре белән уртаклашалар, кызу-кызу бәхәсләр алып баралар. Алар Рылеев һәм Пушкинның тыелган шигырьләрен яшерен җыелып укыйлар. Бу кичәләрдә, түгәрәкләрдә яшь Белинский да актив катнаша һәм алдынгы яшьләр белән дуслаша. Тсра-бара алар ике түгәрәккә бүленәләр: берсе—Герцен түгәрәге, икенчесе — Станкевич түгәрәге. Герцен түгәрәгендә күбрәк кҗтимагый-политик, тарих мәсьәләләре белән кызыксыналар, Станкевич түгәрәге членнарының төп игътибарлары философия һәм эстетика мәсьәләләренә юнәлтелгән була. Бу түгәрәкләрдә алдынгы яшьләр бик күп нәрсәгә өйрәнәләр, тормыш, әдәбият, сәнгать, философия мәсьәләләрен кыю куялар, дөньяга, карашлары хәзерләнә. Белинский Станкевич түгәрәгендә катнаша. Шул чорда ук инде ул үзенең үткен акылы, тормышны һәм сәнгатьне тирәитен аңлавы, революцион рухы белән иптәшләреннән нык аерылып тора һәм үзенең ялкынлы, тирән мәгънәле чыгышлары белән таңга калдыра. Белинский университетта бары, тик өч ел укый. Ул замандагы университет үзенең студентларына төпле белем бирә алмаган, алдынгы укучыларны ул һич тә канәгатьләндермәгән. Белинский университет бирмәгән белемне үзенеи дусларыннан алган. Киң белемле» күп укыган Станкевич, К. Аксаков, соңгарак — Боткин, Бакунин һәм Герцен шикелле зур акыл ияләре булган дуслары Белинскийга белемен арттыруга зур ярдәм иткәннәр, 
һәм ул, иптәшләрен сокландырып, бик кыска вакыт эчендә гаҗәп тизлек белән үзенчәлекле зур талант булып үсеп китә, ялкынлы публицист, әдәбиятта беренче яңа сүз әйтүче тәнкыйтьче булып таныла. 1832 иче елны Бейинскийны,. «начар өлгерүче» дип, университеттан чыгаралар. Ләкин аның ' чыгарылуының төп сәбәбе — «Дмитрий Калинин» дигән ньеса- сы була. Белинский бу пьесасында коллыкка нигезләнгән дәүләт системасын, крепостное правоны каты тәнкыйтьли. Ул туганнарына язгак хатында: «Бу әсәрдә мин, хакыйкать сөю белән ялкынланган йөрәкнең бөтен кайнарлыгы белән, хаксызлыкларны яратмый торган җан әрнүе белән, һәлакәтле һәм гадел булмаган рәвештә үзе шикелле башкаларны азап чиктерү хокукын алган кешеләрнең тиранлыкларын шактый җанлы һәм дөрес картинада күз алдына китерә алдым», ди. Патша цензурасы яшь авторның бу пьесасын зарарлы дип таба» «әхлаксыз, университет намусына тукына торган әсәр» дип таный» ә авторның үзен моның өчен я солдатка, я Себергә озату белән яный. Университеттан чыгарылгач, Белинский авыр материаль кыенлыклар кичерсә дә, рухын төшерми. Ул бераз укытып , йөри, журналлар өчен заметкалар һәм рецензияләр яза. Үзенең белемен арттыру өстендә көне-төне эшли, тарихны, философияне, рус һәм дөнья әдәбиятын өйрәнә. 1833 иче елны Белинский «Молва» һәм «Телескоп» журналларында эшли башлый. Бу журналларның редакторы һәм издателе профессор
95 
 
 
Н. И. Надеждин аңа тәнкыйть бүлеген алып баруны йөкли, ана ышаныч белән карый. Надеждин юкта Белинский редакторлык эшен дә алып бара. Биредә ул беренче тән- * кыйть мәкаләләрен бастыра башлый.. Шулай итеп, Белинский журналист һәм тәнкыйтьче булып китә. 1834 иче елиы аның программа төсендә язылган беренче зур мәкаләсе «Әдәби хыялланулар» үзе эшләгән «Молва» журналында басылып чыга. Алдынгы фикерле кешеләр шунда ук бу мәкаләне котлап каршы алалар. Бөек Пушкиннан алып гади укытучыга кадәр Белинскийның бу мәкаләсенә игътибар итәләр. Белинский Надеждин журналларында ике генә ел (1834-1836) эшли. Чаадаевның «Философик хатлар» ып басу өчен патша хөкүмәте «Телескоп» ны чыгарудан тыя. Шул уңай белән Белинский квартирасында тентү ясыйлар, ләкин «шикләнерлек» әйбер таба алмыйлар. Бу хәл Белинский өчен шактый уңайсызлыклар тудыра, яшәрлек акча табар өчен, ул яңадан үзенә эш эзләргә мәҗбүр була. Аның сәламәтлеге какшый, «хәерчелек» һәрвакыт борчып тора. 18381839 нчы елларда «Московский наблюдатель» журналына языша һәм бераз укытучылык эшен алып бара. 1839 нчы елның көзендә «Отечественные записки» журналының редакторы һәм издателе А. А. Краевский аны үзенә эшкә, журналның тәнкыйть бүлеген алып барырга чакыра, һәм Белинский бу тәкъдим буенча Петербургка китә. Ул 1839 нчы елдан башлап 1846 нчы елның сентябренә кадәр «Отечественные записки» журналында эшли һәм, «оятсыз, комсыз, кеше хакын ашаучы, канэчкеч» издатель Краевский белән килешә алмыйча, бу журналда эшләвен ташлап, шагыйрь Некрасов һәм Панаев тарафыннан чыгарылган «Современник» журналына күчә. Заманында иң яхшы журнал саналган бу ике журналда эшләгән* дәвердә Белинский аеруча дәртләнеп эшли, иң яхшы әсәрләрен тудыра. Аның һәрбер публицистик, тәнкыйть мәкаләсе рус җәмгыятенең прогрессив катлавын гүзәллеккә, бәхеткә, көрәшкә канатландырган булса,’ тәнкыйтьченең рәхимсез камчысы белән кыйналган реакцион көчләрнең нигезен тетрәткән, боларга борчу, курку тудырган «Ярсулы Виссарион» халык дошманнарына, самодержавиегә, крепостникларга каршы аяусыз көрәш 
алып бара, тәнкыйть мәкаләләрендә коллык дөньясын фаш итеп, халыкны азатлыкка, мәгърифәткә өнди. Белинский— бөтен табигате, жа- ’нытәне белән ялкынлы көрәшче һәм даһи тәнкыйтьче. Аның характеры, табигате турында якын дус- ’ларыннан берсе булган Герцен болай дип яза: «Ләкин бу оялчан кешедә, бу ябык гәүдәдә куәтле гладиаторлар натурасы яши иде! Әйе, бу көчлә көрәшче иде! Ул үгетли, акыл өйрәтә белми, аңа бәхәс кирәк. Каршы төшүчеләр булмаганда, ярсымаганда, ул начар сөйли, кайчан инде ул үзенең күңеле хәрәкәтләнүне сизә, кайчан аның кыйммәтле ' ышанычларына килеп кагылалар, кайчан аның аяк мускуллары калтырый һәм тавышы өзгәләнә башлый, — аны инде башкача күрәсең: ул дошманына юлбарыстай ташлана, ул аны кисәкләргә ботарлый, аны көлкегә калдыра, аны кызганыч итеп калдыра һәм гадәттән тыш көч, гадәттән тыш поэзия белән үзенең фикерен» дәвам иттерә. Бәхәс күбесенчә авыруның тамагыннан килгән кан белән тәмам була иде»... Тәнкыйтьченең замандашы язучы Тургенев та аңа мондый характеристика бирде: «Белипскийда чынлап та бөек тәнкыйтьчедә булырга тиешле төп сыйфатлар бар иде, әгәр дә фән, белем өлкәсендә аңа иптәшләренә мөрәҗәгать итәргә, аларның белемнәреннән файдаланырга, алар сүзенә ышанырга туры килсә, — тәнкыйть эшендә аңа беркемнән дә сорарга кирәкми; киресенчә, башкалар аның сүзләрен тыңлыйлар,
96 
 
 
башлап фикер әйтү һәркайчан да аныкы булып кала. Аның эстетик сизгерлеге ялгышмаучан диярлек, аның карашы тирәнгә үтеп керә һәм бервакытта да томанлы булмый. Белинский матурны ямьсез- дән, чынны ялганнан бик ансат аера белә һәм үзенең хөкемен каушамыйча, батыр рәвештә әйтеп бирә, аны тулысынча, кайнар һәм көчле итеп әйтеп бирә... Белин- скийның, тәнкыйтьче буларак, икенче яхшы ягы тагын шунда, ул нәрсә чиратта тора, нәрсәне бик тиз хәл итәргә кирәк, «көн кадагында торган мәсьәлә нидән гыйбарәт икәнен яхшы белә иде»... Үткен акыллы, арслан йөрәкле Белинскийның килешмәүчән көчле тавышы бөтен Россиягә яңгырады. Авыр тормыш шартларына, патша цензурасының кысуларына, каты авыру булуына карамастан, ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр армый-талмый эшләде, азатлык, дөреслек идеаллары өчен көрәште. Патша жандармнары бөек тәнкыйтьчене, рус халкының ялкынлы көрәшче улын Петропавел крепостена утыртырга хәзерләнәләр, ләкин самодержавиенең бу коточкыч җәзасыннан Белинскийны үлем генә коткарып кала. Белинский 1848 нче елның 28 нче маенда Петербургта туберкулез авыруыннан үлде. Ул талантының чәчәк аткан чорында бик яшьли — 37 яшендә, эштә, көрәш мәйданында янып үлде. Белинскийның үлү хәбәре Россиянең бөтен алдынгы катлавына гаять авыр тәэсир итә. Аның мәкаләләрен укып рухланучы һәм халык дошманнарына каршы көрәш коралларын чарлаучы яшьләр, тәнкыйтьченең дуслары һәм аның талантын хөрмәт итүче, сокланучы язучылар — Герцен, Тургенев, Гончаров, Некрасов, Достоевский, Салтыков — барысы да тирән кайгыларын белдерәләр, Белинскийның үлеме рус әдәбияты, гомумән Россиянең азатлык өчен көрәш тарихында гадәттән тыш зур югалту икәнлеген ачык аңлыйлар Һәм авыр кичерәләр. В. Г. Белинский философ, социалист, тарихчы һәм оста тәнкыйтьче иде. Ул — рус әдәби тәнкыйтенең нигезен салды һәм классик хезмәтләре белән принципиаль •югарылыкка күтәрде. Бары тик аның эшчәнлеге белән рус тәнкыйть фикере киң колач белән җәелеп үсеп китте һәАм тормышта җитәкче роль уйнаучы, зур 
йогынты ясаучы иҗтимагый-политик көчкә әверелде. Белинский үзенең философик һәм эстетик эзләнүләрендә шактый катлаулы һәм каршылыклы юлны үтте. Башта ул Гегель философиясе, идеалистик карашлар йо-t гынтысын нык кичергән булса, 1840 нчы еллардан башлап инде ул андый йогынтылардан айный һәм Гегелнең идеалистик философиясен тәнкыйтьләүгә кадәр күтәрелә, материалистик карашларның, революцион демократизм, социализм идеяләрнең ялкынлы яклаучысы булып китә. Белинский идеалистик философия белән мавыккан елларында «Әдәби хыялланулар» мәкаләсен язды. Бу мәкаләдә яшь тәнкыйтьчегә бөтен дөнья «бердәм, мәңгелек идеядән, бердәнбер мәңге илаһи фикерләрдән» тора булып күренә. Ул сәнгатьнең бурычы «табигатьнең гомуми тормыш идеясен» чагылдырудан гыйбарәт дип белә һәм социаль-политик бурычлардан, тенденциоз сәнгатьтән азат булган иҗат иреклеге теориясен яклый. Идеалистик философия белән мавыгу 1837—1839 нчы елларда аны рухи кризиска китереп җиткерә. «Менцсль — Гете тәнкыйтьчесе», «Гамлет, Шекспир драмасы» һ. б. шикелле мәкаләләрендә ул әшәке, ялгыш карашларны яклап чыга, Россия чынбарлыгын мактый һәм самодержавиенең коллык, җәбер-золым дөньясының яшәвен законлы, табигый нәрсә дип саный. Б’у аның эзләнү, философик һәм эстетик карашлары әле формалашып өлгермәгән дәвердәге зур ялгышулары иде. А. И. Герцен шикелле дуслары аның бу «рус чынбарлыгы белән килешүчәнлек» карашларының ялгыш һәм зарарлы булуларын күрсәтәләр. Россиядәге
97 
 
 
тормыш* үзе дә һәм рус чынбарлыгын тәнкыйтьләүче, фаш итүче, реалистик әдәбият, Лермонтов, Кольцов, Гоголь әсәрләре дә Россиядәге крепостнойлык, хокуксызлык чынбарлыгын аклауның нигезсез булуын ачык күрсәтәләр. Тормышны күзәтүчән, сизгер йөрәкле Белинский үзенең ялгышларын аңлап, ул чайкалуларын рәхимсез тәнкыйтьли һәм алардан ваз кичә. «Менцель — Гете тәнкыйтьчесе» дигән мәкаләсен «иң кабахәт» нәрсә, «түбәнлеккә төшү» дип атый. «Уяндым мин — һәм минем төшем турында искә алырга да куркынычлы...» — дип яза ул дусты Боткинга. Россия чынбарлыгын тирәнтеи өйрәнгәннән соң ул үзенең ялгышуының нинди куркынычлы булуын күрә һәм ачуы килә. 'Ул үз кабыгында бикләнеп яшәүнең зарарлы булуын әйтә һәм бөтен көчен жәмгыятысә хезмәт итүгә бирә. Аны ялгыш нәтиҗәләргә китергән Гегель философиясенә каршы аеруча ачуы килә һәм Гегельнең реакцион карашларын тәнкыйтьләп чыга. 1841 нче елны Боткинга язган хатында Белинский: «Мин Франция революциясен дә аңладым... Маратның азатлыкка булган канлы мәхәббәтен дә, кешелек белән туганлыктан герблы коляска белән булса да аерылырга теләгәннәрнең бөтенесенә каршы аның канлы дошманлыгын да аңладым... Мин кешелекне Маратча ярата башлыйм: аның ким өлешен бәхетле итәр өчен мин аның калган өлешен ут һәм кылыч белән кырып бетерер идем төсле... Гегель, дәүләтнең идеалы дип, • конституцияле монархия турында хыялланды — нинди тап-тар караш! Юк, монархлар булырга тиеш түгел»... — ди. Икенче бер хатында Белинский: «Без хаклы хөкүмәт идеалы дип караган прусс хөкүмәте бик шәп инде! Азатлык һәм акыл палачларының өчлек союзы члены! Менә сиңа Гегель дә шул!» — дип язды. Рус халкының бөек фикер иясе тәнкыйтьче Белинский Гегель философиясенең үткәнне, искене генә ■чагылдыруын, артка таба борыл»- 7 »С. Ә.- о ганлыгын һәм киләчәккә юнәлмә- гәнлеген, киләчәк өчен, чын тормыш өчен корал була алмавын ачык аңлый, Гегельдән соң идеалистик философия алга бер адым да ясый алмаячагын әйтә. Белинский яңа философиянең — материализмның тууын котлап каршы ала. Ул Л. Фейербахның «Сущность христианства» (1841) китабын, К. Марксның һәм 
Ф. Энгельсның беренче әсәрләрен укый. Белинский инде тормышны революцион юл белән генә үзгәртергә мөмкин дип саный. Ул реакцион немец философиясен кире кагып, материалистик карашларга нигезләнгән үз теориясен, философик һәм эстетик принципларын нигезли һәм үстерә, диалектик үсешне, материализмны яклый һәм утопик социализхм карашларына кушыла. Аның «Әдәби хыялланулар» дигән беренче мәкаләсендә үк инде диалектик үсеш турында ачык әйтелә. Хәзер инде ул моңа материализм күзлегеннән карап бәя бирә, тормыш фактларын тарихи нигездә тикшерә. Тарих мәсьәләсендә Белинский Фейербахтан алгарак китә, күп өстен була. Тормыштагы тарихи һәм социал сәбәпләрне Белинский ачык аңлап эш итә. Мәсәлән, Фейербах динне кеше табигатенә хас бер сыйфат итеп санаса, Белинский дингә кешеләрнең иҗтимагый мөнәсәбәтләре җимеше, социаль нигезгә корылган факт дип карый. 1843-1848 нче еллар бөек тәнкыйтьченең таланты иң югары ноктага күтәрелеп, чәчәк аткан чоры була. Аның мәкаләләрендә, очеркларында иң актуаль социаль-политик, фолософик мәсьәләләр кыю яктыртылалар, кешенең азатлыгы өчен көрәш, гаделлек, дөньяны революцион юл белән үзгәртеп кору идеяләре торган саен киң һәм кискен төстә куелалар. Ул бөтен эшчәнлек гомерендә крепостнойлыкка каршы көрәшен йомшартмады. Ул, словянофилларга капма-каршы булып, буржуазиянең тууын күрә һәм Россия тарихы өчен капитализм кирәкле бер момент икәнлеген аңлады. Шул ук
98 
 
 
вакытта: «Дәүләтнең капиталистлар кулында булуы ярамый, — ди ул, — ә хәзер шуны өстәп әйтәм: дәүләтнең капиталистлар кулында булуы хәсрәт, алар патриотизмсыз кешеләр, аларның хисләрендә һич нинди югарылык юк. Алар өчен сугыш яки солых — фондларның артуы яки кимүе генә — шуннан аргысын алар һич күрмиләр». Ул милли йомыклыкка, «кытайчылыкка», милли чикләнүчәнлеккә каршы чыкты. Ул кешелек дөньясының прогрессив идеяләрен чагылдырган алдынгы культураны яклады. В. Г. Белинский шулай ук социализм идеяләренең ялкынлы яклаучысы булды. Ул, француз социалистларының тыныч юл белән иҗтимагый стройны үзгәртеп була дигән утопистик иллюзияләрен кире кагып, революцион социализм идеяләрен алга сөрде, революцион көрәш нәтиҗәсендә генә крепостнойлык коллыгын, капиталистик каторганы җимерергә мөмкин дип санады. Аның девизы, үз сүзе белән әйткәндә, — «социальлек, социальлек яки әҗәл!» 1841 нче елны язган бер хатында ул: «Хәзер мин яңа чиктә, — бу социализм идеясе, ул хәзер минем өчен идеяләрнең идеясе, яшәешнең яшәеше, мәсьәләләрнең мәсьәләсе, ышануның һәм белемнең альфа һәм омегасы булып әверелде»... — ди. Бөек революционер-социалист Белинский бөтен нәфрәт көчен Россиядәге крепостнойлык право- сына, самодержавие ерткычлыгына, гаделсезлеккә, караңгылык дөньясына каршы юнәлтте. Ул, әгәр дә патша хөкүмәте күп миллионлы крестьяннарны крепостнойлык коллыгыннан азат итүне озакка сузса, крестьяннарның көннән- көн көчәя барган революцион дулкыны крепостнойлыкны, монархияне, өстен сыйныфларның хакимлек итүен юк итәчәк, дип нык ышанды. Белинскийның бөтен мәхәббәте халык, демократия ягында иде. Белинский үзенең атаклы «Го- гольгә хат»ында (1847 ел), әдәби эшчәнлегенә йомгак ясаган «цензурасыз демократик матбугат әсәрләренең хәзерге көнгәчә гаять зур, җанлы әһәмиятен саклаган ип яхшыларыннан берсе» (В. 14. Ленин! булган әсәрендә крепостнойлыкнык һәм самодержавиенең әшәкелеген, кара йөзен аеруча көчле, ярсуль. сүзләр 
белән фаш итте. «Россия үзенең котылу юлын, — дип язды Белинский, — мистицизм- да түгел, аскетизмда түгел, суфилыкта түгел, бәлки цивилизациянең, мәгарифнең, гуманистлыкның уңышларында күрә. Аңа вәгазьләр түгел (аларны ул җитәрлек ишеткән!), догалар түгел (аларны ул җитәрлек укыды!), бәлки шунча гасырлар буенча пычракта һәм чүп- чарда югалып калган кешелек югарылыгының халыкта уянуы, чиркәү тәгълиматына түгел, бәлки сәламәт мәгънәле һәм гаделлекле хокук һәм законнар һәм аларның мөмкин чаклы нык үтәлүе кирәх. Ә шулар урынына ул коточкыч күренешле бер ил булып, анда кешеләр кешеләрне саталар һәм моның өчен аларның, негр кеше түгел ул. диюче Америка плантаторларынын хәйләле акланычлары да юк: бу илдә кешеләр үзүзләрен исемнәре белән түгел, кушаматлары беләк: Ванька, Васька, Степка, Палашка дип атыйлар;, ниһаять, анда шәхес намус һәм милек өчен бернинди Гарантияләр генә түгел, хәтта полиция тәртибе дә юк, бәлки хезмәтле каракларның һәм талаучыларның гаять зур корпорацияләре генә бар! Хәзерге заманда Россиядә иң җанлы милли мәсьәләләр: крепостное правоны бетерү, тән жәзала- . рын бетерү, ичмасам хәзер булган кадәр законнарны мөмкин чаклы ныграк үтәүне кертү». Белинский, килешмәүчән револю- цион-демократ ’ мәгърифәтче буларак, халыкның бәхетенә, азатлыгына, мәгърифәт юлына киртә булып торган реакцион патша строена, крепостнойлыкка каршы көрәште һәм киләчәк революцияне котлады, бөтен иҗаты белән шул революциягә рухани җирлек хәзерләште. Белинский иҗат юлында, дөньяга карашында газаплы эзләнүләрне үтеп, Гегельнең идеалистик фил:
99 
 
 
софиясен гаҗәп кыска вакыт эчендә җиңеп үтеп һәм ахырда аны үзенең тәнкыйть уты астына алып, заманының иң алдынгы фикерчесе, алдынгы җәмгыять фикере җитәкчесе булуга кадәр күтәрелде һәм үзенең эшчәнлеге белән иҗтимагый хәрәкәткә, прогрессив рус культурасының үсүенә зур йогынты ясады. «Россиядәге алдынгы фикер, һич тә. күрелмәгән кыргый һәм реакцион царизм изүе астында дөрес революцион теорияне комсызлык белән эзләде... Бердәнбер дөрес революцион теория булган марксизмны Россия ярты гасырлык тарих буенча чыи-чыннаи газап чигеп тудырды...» (В. И. Ленин). Рус социал-демократиясенең элгәрләреннән берсе булган ' Белинский да үз эпохасының алдынгы идеяләрен чынлап та газаплы көрәш юлында күтәрде һәм үстерде. Николай I иең кара реакция чорында, рус җәмәгатьчелеге царизм тарафыннан рәхимсез бастырылган бер чорда чын мәгърифәт һәм революцион көрәш байрагын күтәрү җиңел эш түгел иде, ул Белинский- да, чын революционерга хас булганча, батырлык, фидакарьлек, халыкның җиңүенә, матур киләчәгенә нык ышану белән билгеләнде. В. Г. Белинскийның материалистик карашлары, революцион идеяләре аның эстетикасының, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләренең характерын да ачык билгеләделәр. Ул, әдәби тәнкыйтьче, эстетика өлкәсендә теоретик буларак, демократия һәм гуманизм белән сугарылган тиңдәштергесез классик әдәби тәнкыйтъ мәкаләләрен иҗат итте. Ул үзенең мәкаләләрендә Державин, Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Кольцов, Герцен һ. б. иҗатларын бөтен тирәнлеге белән ачып салды. Бигрәк тә* Пушкин, Лермонтов, Гоголь һәм Кольцов иҗатларына багышланган мәкаләләре аеруча әһәмиятле булып торалар. Аерым язучының иҗатына багышланган мәкаләдә булсын, еллык әдәби обзорларында булсын, ул һәркайсында әдәбиятны тарихи принципта, халыкчыллык ноктасыннан карап тикшерә, бәя бирә. Фикер тирәнлеге, политик үткенлеге һәм художество әдәбиятын, иҗади хезмәтне тирән һәм бөтен нечкәлеге белән аңлавы, хис итүе ягыннан Белинскийның макаләләре хәзер дә үрнәк булып хисапланалар. Белинский әдәбият фәнен, фәнни 
эстетиканы тудырды. Аның эстетикасының нигезендә халыкчыллык идеясе ята. Ул бөтен иҗат гомерендә чын халыкчыллык өчен көрәште. Аныңча, халыкка, туган иленә хезмәт иткән, халык тормышын, рухын чагылдырган, халыктан азыкланган сәнгать кенә, кыскача әйткәндә, халыкчыл сәнгать кенә чын сәнгать була ала. Халыкчыллыкны ул, барыннан да элек демократия өчен, чын патриотизм һәм реализм өчен көрәш дип аңлый. Ул Пушкин, Гоголь иҗатларын тикшерү нәтиҗәсендә бары тик милләтнең иң әһәмиятле якларын, тормыш нигезләрен чагылдырган реалистик сәнгать кенә чын халыкчыл сәнгать була ала, дигән нәтиҗәне ясый. Тәнкыйтьче фике- ренчә, художник идея тенденциясен, халыкның бәхете турындагы хыялны катлаулы тормыш дөреслеге белән, аерылгысыз итеп, табигый рәвештә бәйли белергә тиеш. Белинский славянофилларның реакцион, ялган «халыкчыллыгына» каршы рәхимсез көрәш алып барды. Ул классицизм һәм тискәре романтизмның халык өчен ят булуын ачып салып, реализм принципларын яклады. Белинский, «саф сәнгать» теориясен, «сәнгать-сәнгать өчен» карашларын яклаучыларны туктаусыз фаш итеп килде. Аныңча: «Шагыйрь булу-—кошлар шикелле мелодик авазлар чыгарып чиелдәү түгел, поэтик образлар белән’ фикер йөртү дигән сүз ул». Ул сәнгатьнең уенчык, кәеф-сафа коралы булмавын, тәрбия коралы булуын бөтен кискенлеге белән әйтте. Ул шагыйрьдән тормыш белән, бүгенге көннең иң әһәмиятле мәсьәләләре белән аваздаш әсәрләр тудыруны таләп итте. Әсәрләрдә халык сулышы сизелеп торырга, крепост
100 
 
 
ное право чынбарлыгы, туып килүче буржуазия, бер кеше тарафыннан икенче кеше җәберләнүе, изелүе, эксплоатацияләнүе реаль образлар аша тәнкыйтьләнергә, фаш ителергә тиеш, тарих тарафыннан алга куелган социализм идеяләре киң чагылырга тиеш; «ватан язмышы», «дөнья, җәмгыять һәм кешелек интереслары» тулы гәүдәләнергә тиеш, — Белинский кара- шынча чын сәнгатьнең эчтәлеген менә шулар билгелиләр. Әдәбиятның формасы индивидуаль, ягъни милли булу белән бергә, эчтәлеге гомуми, бөтен кешелеккә уртак булырга тиеш. Бөек кеше, үзенең халкы кебек үк, һәрвакыт милли, чөнки ул үзенең халкын гәүдәләндергәнгә күрә бөек тә, ди Белинский. Сәнгать үз заманына хезмәт итәргә тиеш. Аның иң яхшы сыйфаты — социаль теманы яктырта, тормыштагы иң әһәмиятле актуаль мәсьәләләрне күтәрә белүендә. Бөек тәнкыйтьче политика белән сугарылган, яңа югары идеяле сәнгать өчен, гражданлык поэзиясе өчен, тенденциоз әдәбият өчен, кешелек дөньясының яулап алган, ирешкән алдынгы культурасын, алдынгы идеяләрен ялкынлы сүз белән яклый белүче трибун шагыйрь өчен көрәште. «Шигырь поэзияле булсын өчен, — дип язды Белинский, — шомалык һәм яңгыраулык кына аз әле, алай гына да түгел, хис кенә дә җитми әле: фикер кирәк, һәм шул инде һәрбер поэзиянең чын эчтәлеген тәшкил итә дә. Бу фикер поэзиядә үзен тормышның мәгълүм ягына мәгълүм бер караш буларак, шагыйрьнең иҗаты шуның белән рухлана һәм яши торган башлангыч буларак сиздерә, һәр гасыр һәм һәр заьГан тормыш турында үз уеп азыкландыра, үз максатларына омтыла һәм үзенең барлык омтылышларының чыганагы рәвешендә аның бер башлангычы була,— һәм шагыйрь ничаклы югары/рак булса, аңар;да үз заманының уе шул ч а к л'ы күбрәк г ә ү д. ә- л ә нә. И җ т и м а г ы й и н т е р с с л а р- г а хезмәт итү хокук ы н сәнгатьтәй тартып алу — а н ы кү т ә р ү түгел, б ә л к и түбәнәйтү t дигән с ү з, ч ө н к и б у — а н ы ү з е н е и җ а н л- ы көченнән, я г ъ н и фикердән мәхрүм ит ү, аны ниндидер сибаритча л ә з: з ә т ә й б е( р с е, эшсез ялкаулар уенчыгы итү дигән с ү з» («Рус әдәбиятына караш» мәкаләсе, 1847 ел). Белинский чын халыкчыл поэзия 
үрнәкләрен Пушкин, Гоголь, Лермонтов иҗатларында күрә һәм аларга иң югары бәяне бирә, үзенең матур каләме белән аларны популярлаштыра, иҗатларын дөрес аңларга ярдәм итә. Пушкин үз халкының даһи җырчысы булды, үз эпохасын гүзәл чагылдырцы, дип саный һәм Пушкинның бөеклеген дә шунда күрә. «Евгений Онегин» романын Белинский рус тормышының энциклопедиясе дип атады. «Гогольгә хат» революцион яшьләрне тәрбияләүдә аеруча зур роль уйнады. Бу хат кырыгынчы еллардагы . алдынгы Россиянең сугышчан манифесты булды. Хатны таратучыларны, хәтта аны бер уку өчен генә дә патша хөкүмәте каты җәзаларга тартты. Белинский мәкаләләреннән берничә буын революцион трибун тавышын ишетеп торды, аның хезмәтләре яшьләрне көрәшкә рухландырды, җәбергә һәм коллыкка каршы нәфрәт, азатлыкка һәм кешелеккә мәхәббәт рухында тәрбияләде. Чернышевский, Добролюбов, Некрасов, Щедрин, Плеханов «ярсулы Виссарионны» рус әдәбиятының мактанычы, даны дип санадылар һәм ’аның эшен дәвам иттерделәр. Ленин аңа зур бәя бирде һәм Белинский әсәрләренең демократик укучыларга барып җитүен күреп шатланды. Патриотик хис белән язучы Белинский үзенең рус халкы улы булуы белән горурланды һәм халкының киләчәктәге якты бәхетле тормышына, Ватанының алдынгы мәгърифәтле ил булып чәчәк атуы

 
 на нык ышаныч белән карады. «Без, руслар, Европа тормышының гына түгел, бөтен дөньяның варисларыбыз, һәм хаклы варисларыбыз. Без инглиз дә, француз да, немец та булырга тиеш түгелбез һәм була алмыйбыз, чөнки без рус булырга тиешбез»... «чөнки безнең үз милли тормышыбыз бар — тирән, куәтле, оригиналь тормышыбыз бар», диде ул. Белинский, оныкларына һәм аларның балаларына кызыгып карап, аларның Россиянең 1940 нчы елда мәгърифәтле дөньяның башында тора- чакларына, фәнгә һәм сәнгатькә законнар бирәчәгенә, бөтен мәгърифәтле кешелек дөньясыннан чын ихласлы ихтирам бүләген кабул итәргә насыйб булачагына ышанды, «рус әдәбиятының киләчәге данлы, парлак» булачагың алдан күрде. Белинскийның эшчәнлеге үз халкына, туган иленә чын күңелдән бирелеп, янып, намус белән хезмәт итүнең үрнәге булды һәм булачак. Белинскийның үлүенә йөз ел тулуга карамастан, аның иң яхшы хезмәтләре хәзер дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар һәм безнең социалистик культура төзү эшебездә ярдәм итәләр. «Мәгълүм ки, ленинизм үзендә XIX гасырдагы рус революцион демократларының барлык иң яхшы традицияләрен туплады һәм безнең совет культурасы үткәндәге культураның тәнкыйть аша үзләштерелгән мирасы нигезендә туды, үсте һәм чәчәк атты. Әдәбият өлкәсендә безнең партиябез, берничә тапкырлар, бөек рус революцион-де- мократ язучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең — Белинскийның, Добролюбовның, Чернышевскийның, Сал- тыков-Щедринның, Плехановның гаять зур әһәмиятен Ленин һәм Сталин авызы белән әйтеп үтте. «Белнискийдан алып, революцион- демократ рус интеллигенциясенең иң яхшы вәкилләре берсе дә «саф сәнгать», «сәнгать-сәнгать өчен» дип аталган нәрсәне танымадылар һәм сәнгатьнең халык өчен булуын, аның югары идеялелеген һәм иҗтимагый әһәмиятен яклап килделәр» (А. Жданов, «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында доклад). Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең җәмәгать фикеренең үсүенә Белинскийның тәэсире, һичшиксез, зур булды. Бөек фикерченең һәм даһи тәнкыйтьченең хезмәтләрен татар әдәбиятының алдынгы язучылары хөрмәт белән укыдылар. Ха^тык шагыйре Г. Тукайның дөньяга карашы формалашуда Белинскийның йогынтысы булуында шик 
юк. Ул үзенеи • мәкаләләрендә дә Белинскийның исемен хөрмәт белән телгә ала. Гомумән татар демократик әдәбияты үсешендә рус революцион- демократ язучыларының уңай йогынтысы зур булды, татар демократик язучылары алардан бик күп нәрсәләргә өйрәнделәр. Бу безнең әдәбиятыбыз тарихында матур күренешләрнең берсе булып тора. Моңарчы Белинский әсәрләре татар телендә киң массага җитәрлек күләмдә җиткерелмәгән иде? әле. Хәзер инде татар халкының киң күпчелеге бөек тәнкыйтьченең күп кенә әсәрләрен үз ана телләрендә дә укый ала. 1946 нчы елны аның «Сайланмалар» җыентыгы татар телендә басылып чыкты. Якын арада тагын иң күренекле әсәрләре- тупланган бер томлык җыентыгы чыгачак. Советлар Союзы халыклары рус халкының бөек революционер- демократы һәм тәнкыйтьчесе Белинскийның үлүенә йөз ел тулу көнендә аның исемен хөрмәт һәм мәхәббәт белән телгә алалар. Бу юбилей көне азат халыкларның истәлекле бәйрәме булып, социалистик культураның тантанасы билгесе астында үтә. Совет халкы элгәрге бөек фикерчеләрнең иҗатларын, халык бәхете өчен янган элгәрге ялкынлы көрәшчеләрен онытмый, аларга дан җырлый һәм гүзәл хезмәтләрен социалистик культура мирасы хәзинәсендә кадерләп саклый.