Логотип Казан Утлары
Хикәя

АНАЛИЗ 


 Төннәр кыскарып, көннәр озыная башлаган чак иде. Шәһәр читендә, ап-ак кар диңгезе уртасында, үзенең кызыл кирпечтән салынган бөек бинасы белән күзгә аерым ташланып торган госпитальнең операция көтеп ятучылар палатасында көн гадәттәгечә башланды. Элек, палата эченә кояш яктылыгы төшү белән, аяк очына гына басып өлкән яшьле җыештыручы апа керде, ул графикадагы суларны алыштырды, тәрәзә тупсаларын сөртте, ишек янындагы паласларны рәтләде һәм сак кына хәрәкәт белән идәнне юып чыкты. Ул чыгып китүгә озак та үтмәде, көн тәмам яктырылып җиткәндә, палатага урта гына гәүдәле, үткен күзле, һәрвакыт елмаеп торган ачык йөзле яшь сестра килеп керде. Ул бер-бер артлы авыруларның хәлләрен сорашты, аларның температурасын үлчәде, эш арасында уенкөлке сүзләр әйтте. Менә сестра Дәүләтша Миннул- лин койкасы янына килеп басты. Ул бу авыруның хәле җитди икәнлекне яхшы белә һәм аның сабырлыгына, түземлегенә соклана иде. Бүген ул аның гадәттәгедән кәефлерәк икәнен күрде. Гәүдәсен ак простыня белән генә каплап, чалкан яткан Дәүләтшаның соңгы көннәрдә аз гына агарыбрак киткән какча йөзендә ниндидер тынычлыкка бирелгәнлекне, бер үк вакытта алда торган авыр операциягә бәйле язмышны каршы алуга хәзер икәнлекне дә күрсәтә торган билгеләр чагылгандай булды аңа. Сестра авыруның куе кара кашлары астында аз гына батыбрак калган зур күзләренә карап алды һәя кәефен сораша-сораша, култык астына градусник кыстырды. Шунда ук, кечкенә тумбочка өс- тенә, аңа тиешле даруларны куйды. Эш арасында сестраның күзе тәрәзә төбендәге бер стакан туфракка төште. Кичә кич кырын да күргән иде ул моны. Ләкин, белмим, кыюлыгы җитми калыпмы, белмим, хәтереннән чыгарыпмы, ул кичә авырудан бу турыда сораша алмаган иде. Яңадан бер сәгатьтән палатада өлкән врач обход ясарга тиеш булганлыктан һәм аның юк-бар нәрсәгә дә бик тиз бәйлә- нүчән икәнлеген сестра яхшы бел- гәнлегеннән, бу бер стакан туфрак аның борчылып алуына сәбәп булды һәм ул ягымлы гына тавыш белән Дәүләтшага мөрәҗәгать- итте: — Бу стаканыгызны тумбочка эченә алып куярга ярыймы, иптәшч Миңнуллин? — диде. Дәүләтша мендәрдән башын калкытып, тәрәзә төбендәге стаканга күз салды: — Сез аны үзегез белән алсагыз иде, сезгә минем бик зур үтенечем бар, сестра. Сезнең өстегезгә йөкләнгән бурычлар рәтенә керми инде ул керүен. Шулай да... гәрчә мәшәкать булса да, бәлки, үти алырсыз минем ул соравымны. — Кулымнан килә торган булса, бүген үк, хәтта хәзер үк эшләрмен.. — Мин бу туфракны әле шушы, ике-өч көн эчендә генә үзебезнең^
77 
 
 
колхоздан китерттем, — диде Дәүләтша тәрәзә төбендәге стаканны үрелеп алып. — Менә шуңа анализ ясыйсы иде сестра. — Анализ? — Әйе, анализ. Ягъни аның составын белү кирәк безгә. Планда, каралган эш ул безнең... химик анализ... Сестра бу эшнең авыру белән дә, госпиталь белән дә бернинди дә бәйләнешен таба алмады. Ләкин, моның ни өчен кирәклеген сорашып, авыруны артык борчудан сакланды, аның үтенечен кире какмады: — Ярый, иптәш Миңнуллин, тикшертербез,— диде мәсьәләне һаман да аңлап бетмәгән килеш. — Тикшертербез... — диде һәм ниндидер уйга калып палатадан чыкты. Кулына шушы бер стакан кара туфракны тотып, госпитальнең аскы катына, авыруларның каннарына, һәртөрле ютәл ялкыкларына анализлар ясала торган лабораториягә төште һәм шундагы лабо- ранткаларга әйтте: — Безнең бер авыру менә шушы туфракка анализ ясап бирүне сорый. Аптырап сезнең яныгызга төштем... Лаборанткалар өчен дә яңа нәрсә иде бу. — Ничек инде, Шура, без моңа анализ ясый алыйк! Авыруның канына анализ ясау, аңысы — безнең эш. Бу бит... туфрак, — диде яшьрәк кенә бер лаборантка аптырашка калып. — Саташмыймы синең ул авыруың? — дип сорады икенчесе гаҗәпләнеп. — Температурасы нормаль иде аның..., — дип җавап кайтарды сестра. — Бер нәрсә дә әйтә алмыйм, — дип башын селкеп уйланып торды карт лаборантка. — Ә инде туфракның анализы, аңа, чыннан да, кирәк икән, анысы инде безнең эшебез түгел. Аңламыйм, ни өчен кирәк- икән аңа моның анализы? — диде һәм стакандагы туфракны уч төбенә салып, аның ярма-ярма бөртекләрен бармак битләре белән изеп карады: — Гади, кара туфрак...— диде бу карт лаборантка сестрага бернинди дә киңәш бирә алмыйча. Шуннан соң сестра бу стаканны тотып яңадан икенче катка менде һәм туп-туры өлкән врач бүлмәсенә үтте. — Семен Петрович, — дип дәште ул нәрсәдер язып утыручы озын гәүдәле, пеләш башлы өлкән врач алдына килеп басып. — Сезне борчыганым өчен мине гафу итегез, аптыраганнан кердем. Врач күзен кәгазьдән алмаган килеш тыңлый иде. «Аптыраганнан сезнең янга 
кердем», дигәч, ул башың күтәреп сестрага карады. Сестра дәвам итте: ■— Безнең унынчы палатада, ишектән кергәч тә уң якта, түрдәге койкада операция көтеп ятучы Миңнуллинны беләсездер... Врач аның әйтеп бетергәнен дә көтмәде: — Беләм, беләм, аңа бер атнасыз операция ясап булмый әле, — диде. — Семен Петрович, мин операция турында түгел. — Ә нәрсә турында? Сестра кулындагы бер стакан туфракны өлкән врачның өстәленә куйды: — Әлеге Миңнуллин, менә шушыңа аналпз ясауны сорый. — Б’у нәрсә? — диде өлкән врач стаканны кулына алып карап. — Туфрак бит бу? — Әйе, туфрак. Өлкән врач сорап куйды: — Температурасы нормальмы? — Утыз алты да ике. — һеһ... Каян алган соң ул бу туфракны? — Үзләренең колхозыннан китертте бугай ул аны. — Ни өчен кирәк икән ул аңа? — Анысын ачык әйтмәде, кирәге бар аның безгә ди, планда каралган ул безнең ди, мин операциядән чыгуга хәзер булса, әйбәт булыр иде ди. Бик нормаль сөйләшә ул, Семен Петрович. — Ярый... — диде өлкән врач бераз уйлап торганнан соң. — Палатага обход ясарга кергәч, мин үзем сөйләшермен аның белән. Бу
78 
 
 
стакан биредә калсын, — диде сестрага китәргә мөмкин икәнлекне аңлатып. Бераздан соң инде өлкән врач унынчы палатада иде. Ул башта барлык авыруларны карап чыкты. Аларның һәммәсенең дә хәле белән танышты, һәм палатада эш тәмам булганнан соң, ул Миңнуллин янына кабат килде. Бу хәл аның ашыкмаганлыгын, авыру белән иркенләбрәк сөйләшергә теләгәнен аңлата иде. — Шулай... иптәш Миңнуллин, — диде сузып кына. — Сезгә берәр атнадан операцийгә керергә мөмкин булыр, — диде обход барышында әйткәннәрен кабатлап. — Ә, бәлки, ун көннән ясарбыз, сезнең өчен барыбер бит, артык ашыгуның кирәге юктыр дим. — Барыбер түгел, доктор, — диде Миңнуллин. — Шулаймы, ашыгыч эшләрегез бармыни? — Яз җитте бит, доктор. Үзегез беләсез, мин авыл кешесе, җан түзми... Аннары авыру булсам да, үземнең планнарым бар минем... — Шулайдыр, шулайдыр... — диде өлкән врач аның янына утырып. — Сез колхозда кем булып эшлисез?. — Бакчачы мин. Ә быел бер үк вакытта гөл үстерү белән дә шөгыльләнергә уйлыйм. .Быел без оранжерея булдырмакчы идек. Ләкин, күрәсез, сәламәтлек китеп тора. Су кузгалганчы кайтып китә алсам, бик әйбәт булыр иде дә... — Хафаланмагыз, сезгә ясалачак операция катлаулы түгел, — диде өлкән врач ныклы ышаныч белән, һәм кызыксынуын дәвам итте. — Әйбәт нәрсә ул оранжерея, әйбәт. Колхозыгыз өчен доходы да булыр... — Без бит шәһәргә якын, — диде авыру яткан урыннан торып. — Ул безгә бик зур доход бирәчәк. Аннары, эш аның доходында гына да түгел, доктор. Чәчәгенә карап бер рәхәтләнәсең, хуш исеп иснәп икенче... Өлкән врач аның белән озак кына сөйләшеп утырды. Дәүләтша Миңнуллин колхозда оранжерея булдыру эшен башта ук фәнни нигезгә коруны, моның өчев гөл үстереләчәк Каенлыкул туфрагына химик анализ ясатуны тиеш тапкан иде. Ул Каенлыкул туфрагын. менә, менә тикшертеп кайтарам дип йөргәндә, көтмәгәндә авырып китте, сул аягының 
йөзе җилсенде һәм уң як кабырга янында сугыш вакытында алган ярасы ачылды. Бу хәл аны кыш урталарында шәһәргә килеп госпитальгә кереп ятарга мәҗбүр итте. Ләкин ул Каенлыкул туфрагын госпитальдә чакта да онытмады. Әлеге бер стакан туфракның тарихы менә шулай иде. Бу тарих өлкән врачны бик нык дулкынландырды һәм ул эчке бер җылылык белән бер үк сүзне кабатлый-ка- батлый авыру яныннан кузгалды: — Гаҗәп матур фикерләрегез бар сезнең, гаҗәп матур фикерләрегез бар!.. Ярый, хәзергә хушыгыз? Ә кичен, эштән китәр алдыннан, ул госпитальнең йомышчысын чакырып алып, аның кулына бер стакан туфрак белән зәнгәрсу конверт тоттырды: — Менә шушыларны авыл хуҗалыгы институтының лабораториясенә илтеп тапшырыгыз, Мария Сергеевна, берничә көннән бу стаканны яңадан барып алырсыз. Кайчан килергә кирәклекне алар үзләре әйтерләр, — диде. 
~ I * * ... Әлеге бер стакан туфракка да анализ ясалган, операция дә булган, һәм ул сәламәтләнеп килә иде инде. Шул чакны, көннәрнең берендә, аны авыруларның хәлен белергә килүчеләр залына чакырып алдылар. Ул, җиңел генә аксый-аксый» кием элгече янындагы залга төште. Аида аны колхоздан килгән яшь кенә кыз Гөлсем көтә иде. — Шәһәргә, Сельхозснабка килгән идем, Дәүләтша абзый, хәл-әх- вәлеңие белеп кайтыйм дип кердем. Зәбирә җиңги күчтәнәч тә җибәргән иде, үзе кече атна көн килмәк- че булып калды, — дип кулындагы төенчекне сузарга ашыкты кыз. Башына мамык шәл, өстенә сукно пальто, аягына кара итек кигәв 

 
 бу яшь кыз кыяр-кыймас кына сорап куйды: — Син монда озак торырсыңмы икән, Дәүләтша абзый? — Берәр ай үтәр әле, ә бәлки айга да бармас, — диде Дәүләтша авырткан аягын тез өстенә куеп.— Нигә? — дип сорады Гөлсемнән. — Анда кызлар бик ашыгалар. Дәүләтша абзый тизрәк кайтсын иде диләр... Чүлмәкләребез дә җитәрлек, бик әйбәт скамьялар да хәзерләдек. Әхмәтхан абзый ясап бирде... кызлар ашыгалар, — диде Гөлсем кабатлап. — Яз җитте бит, Дәүләтша абзый... Яшь кызның болай әйтүе Дәүләтшага авыррак тәэсир иткәндәй булды. — Яз җитте инде, җитте, — диде эченнән тирән генә сулап. Аннары, әллә нинди бер эчке тынычлык белән, өмет белән әйтте: — Түтәл күтәрә башлауга ничек тә чыгармын мин госпитальдән, чыгармын... Чыгарга ярамаса да чыгармын мин, — диде көр тавыш белән һәм бераз сөйләшкәч, өйдә- геләргә кыска гына хат язып, аны Гөлсемгә сузды: — Бусы җиңгәңә, — диде. Шунда ук халат кесәсеннән алдан хәзерләнеп куелган икенче бер кәгазьне алды: 
' — Ә бусы колхоз правлениесенә, Мөхәммәтҗан абзыйның үз кулына, — диде җитди тавыш белән. — Үткән айны Каенлыкулның туфрагын соратып алган идем бит. Б’у, әнә шуның анализы. Нәкъ без уйлаганча, гөл үстерә торган туфрак булып чыкты ул, я, исән бул,—диде Гөлсемгә кулын сузып. Кыз ишеккә таба кузгалды, Дәүләтша аксый-аксый аның артыннан атлады: — Бу анализны җир картасы янына салып куйсыннар, кирәк чакта шуннан алып карарсыз. Аннары, Мөхәммәтҗан абзый белән сөйләшеп, чана юлы өзелгәнче бер генә тонна булса да суперфосфат кайтарып куйсагыз, яхшы булыр иде, анализны укып карагач, мин үзем шулай тиеш таптым, сез дә ешрак карагыз әле аны, агротехника түгәрәгендә дә укыгыз, — диде. Гөлсем туктаусыз үтеп торган бер төркем халык арасында килеш аңа баш иеп, урамга чыкты һәм Дәүләтшаның исәнлеген, шулай ук Каенлыкул туфрагының анализын тизрәк кайтарып . җиткерү өчен колхозга ашыкты. Дәүләтша госпитальнең зур тәрәзәсе аркылы, күздән югалганга кадәр аны карап калды.