Логотип Казан Утлары
Публицистика

„АЛТЫНЧӘЧ" 


Партия Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча чыгарган тарихи карарлары художество иҗатының тагын да чәчәк атуына китерделәр. Бу карарларның оеш- тыручанлык һәм юнәлтүче роле Совет культурасы эшлеклеләренең яңа уңышында бигрәк тә ачык чагыла. 1948 нче елның апрель аенда ССР Союзы Министрлар Советы сәнгать өлкәсендә 1947 нче елгы күренекле хезмәтләр өчен Сталин премияләре бирү турында карар кабул итте. Сталин премияләре белән музыка, рәсем сәнгате, скульптура, архитектураның, опера һәм балет, драма театрының яхшы әсәрләре бүләкләнделәр. Бу карар белән Татарстанның һәм РСФСР ның атказанган сәнгата/ эшлеклесе, татар совет музыкасын үстерүдә, бигрәк тә аның опера жанрын барлыкка китерүдә зур хезмәтләр күрсәткән композитор Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч.» операсы өчен, икенче дәрәҗә Сталин премиясе бирелде. Рус классик музыкасы югары идеяле булуы белән, үзенең нигезендә халык музыкасына таянуы белән, рус классик композиторларының тирән эчтәлекне форма белән дөрес бәйләп, халыкка аңлаешлы, гади ләкин югары худо- 
 
Сталин премиясе лауреаты композитор Нәҗип Җиһанов  
жестволы әсәрләр иҗат итү, белән характерлы. Нәҗип Җиһанов үзенең «Алтынчәч» операсын рус классик музыкасының шушы сыйфатларын дөрес һәм уңышлы үзләштерү нигезендә иҗат итә. «Алтынчәч» нең музыкасы татар халык иҗатыннан нык файдаланып язылган. Героик пафослы бу әсәр халыкның җиңү һәм ирекле тормыш турындагы татлы хыялы турында сөйли.

 
 
Нәҗип Җиһанов операда халык музыкасының эпик алымнарын һәм лирик мотивларын оста файдаланган. Халыкчылыкны композитор халык көен шул килеш файдалану дип аңламый, киресенчә, аның чын халык рухында, халыкның бан хыялын, моңын чагылдырган җанлы, халыкка җитүчән яңа музыка иҗат итү дип аңлап эш иткән. Операда халык патриотизмы идеясен гәүдәләндерүче Тугзак ана партиясе моңа ачык үрнәк була ала. Бу образның опера буенча бөтен музыкасы һәм бигрәк тә өченче пәрдәдәге көрәшкә чакыручы ариясе ~чын халык көе булып яңгырый. Мәңге иреккә, бәхеткә омтылучы табигать балалары булган Җик һәм Алтынчәчнең романтик образлары музыкада якты, нечкә лирика, ялкынлы романтика һәм җылылык белән бирелгәннәр. Аларның партияләре дә халык музыкасына бик якыннар 
(Җикмәргәннең «Кара урман» исемле беренче ариясе). Операда Нәҗип Җиһанов образларны җанлы, аңлаешлы музыка теле белән сыйфатлый. Аеруча вакыйга һәм кичерешләрдәге контрастларны оста эшли. Аны татар хезмәт ияләре генә түгел, бәлки илебезнең Тугандаш республикалардагы халыклар да яратып тыңлыйлар. Татар совет музыкасы үсешенең гүзәл үрнәге булган «Алтынчәч» операсының Сталин премиясе белән бүләкләнүе безнең татар совет культурасы өчен зур шатлык. Бу вакыйга безне бөек чорыбызны, гүзәл чынбарлыгыбызны, совет кешеләренең иң матур хисләрен чагылдырган яңа, чыннан да йөрәкләрне тирәнтен дулкынландыручы җырлар, төрле формадагы музыкаль, художестволы әдә би әсәрләр иҗат игәргә чакыра