Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫГА ТАБА


 
Нинди дә булса бер халыкның әдәбияты ни дәрәҗәдә торганлыгын билгеләгәндә, аның оригиналь әсәрләре турында гына сүз йөрми, ә дөньядагы иң зур әдәбиятларның ■берсе булган рус әдәбиятының нинди классик үрнәкләре һәм шулай ук дөнья классикларының нинди мәшһүр әсәрләре ул телгә тәрҗемә • ителүен дә искә алалар. Пушкинның һәм Лермонтовның, Гогольның һәм Некрасовның, Толстойның һәм Горькийның, Маяковскийның һәм рус совет язучыларының күренекле әсәрләрен, барлык матурлыклары һәм сафлыклары белән тәрҗемә итә алган тел — бай һәм киләчәкле тел. Татар совет укучылары хәзер үк ул әсәрләрнең күбесен үз ана телләрендә укый алалар инде. Шулай . булгач, без урынлы горурлык белән әйтә алабыз: безнең телебез бай һәм киләчәкле тел! Татар теленә тәрҗемә ителә торган күренекле әсәрләрнең саны ел- дан-ел арта бара. Безнең әдәбиятыбызның киң сулыш белән яшәве һәм тагын да үсүе өчен рус әдәбияты корифейларының һәм рус совет язучыларының иң яхшы әсәрләрен өзлексез тәрҗемә итеп бару кирәк. Шуның белән бергә без тугандаш халыкларның әдәбиятларыннан да күп кенә үрнәкләр бирергә тиешбез һәм бирәбез. Ченки без Бөек Советлар илендә, бердәм, дус һәм тату семьяда яшибез. Шуңа күрә дә безгә СССР халыкларының әдәбияты якын һәм кадерле. Үткән елда татар телендә казах шагыйрьләре Абайның һәм Җам- булның сайланма әсәрләре басылып чыкты. Быел Балтик буе республикалары — Литва, Латвия һәм Эстония шагыйрьләренең җыентыгы, үзбәк халкының классик шагыйре Алишер Нәваиның гүзәл «Фәрһад һәм Ширин» поэмасы, украин халкының классик язучысы Иван Франконың хикәяләре басылып чыктылар. Моңарчы татар теленә Украина язучыларыннан бары тик Тарас Шевченконың гына күләмле әсәрләре тәрҗемә ителгән иде, ә Көнбатыш Украина                      ** Ива» Франко — Хикәяләр. Г. Бәшнр тәрҗемәсе. Редакторы Л. Гумеров. тат. Госиздат, 1948 сл. 144 бит. Бәясе 7 сум. «С. Ә.' 6 язучыларының әсәрләренә бөтенләй кул тимәгән иде. Моннан 600 ел элек чит ил баскыннары Украинаны ике кисәккә бүлделәр. Көнчыгыш Украина XVII йөзнең уртасында, рус халкының ярдәме белән, Польша җәбереннән азат булды һәм рус дәүләтенә кушылды. Көнбатыш Украина исә йөз еллар буенча немецлар һәм поляк

 
 
лар кул астында сыкранырга мәҗбүр булды. Аңа Көнчыгыш Галиция исемен тагып, Австро-Венгрня империясе составына керттеләр. Ләкин халык чит ил баскыннары изүе астында җәбер чиккәндә дә үзенең телен, җырларын, дастаннарын онытмады. Ул үзен изүчеләргә өзлексез көрәш алып барып, Көнчыгыш Украина белән яңадан бер гаилә булып кушылу турындагы хыялын һаман күңелендә саклады. Гасырлар буенча күңелләрдә яктырган бу хыял бары тик совет заманында, 1939 нчы елда, тормышка ашты: Көнбатыш Украина Советлар Украинасына кушылды һәм Советлар Союзына керде. Ә Бөек Ватан сугышыннан соң, Карпат арты Украинасы да Советлар Украинасына кушылды. Иван Яковлевич Франко (1856 — 1916) Көнбатыш Украина халкы арасыннан чыккан язучыларның иң күренеклесе. Ул бик күп шигырьләр, Борислав эшчеләре тормышыннан бик күп хикәяләр, Карпат Р у с е ны ң борынгы та р их ы н н а н «Захар Беркут» исемле зур тарихи роман һәм башка бик күп әсәрләр язды. Татарчага тәрҗемә ителгән җыентыкка аның унбер хикәясе кергән: «Ташчы», «Яхшы табыш», «Урманнар һәм көтүлекләр», «Чегәннәр», «Укымышлы Гриц», «Карандаш», «Тимерче алачыгында», «Яктыга таба», «Көтүче», «Тун вакыйгасы», «Чуртан». Бу хикәяләрнең исемнәре үж алар- ның кемнәр турында язылганлык- ларын күрсәтеп торалар. Алар Галициядәге хезмәт ияләренең коточкыч авыр шартларда яшәүләрен сурәтлиләр. Аларда хезмәт ияләренә тирән мәхәббәт, туган илгә чиксез бирелгәнлек һәм халык кайгысы өчен чын йөрәктән яну бар. Франконың беренче әдәби әсәрләрендә ташчы образы бик еш очрый. Ләкин ул авыр хезмәттән йончыган гади бер эшче образы гына түгел, ул — төзүче, ул — үз иленең, үз халкының киләчәге турында хыял. Жандармнар, паннар, войтлар (старосталар) украин халкын никадәр генә караңгылыкта тотарга теләмәсеннәр, Франконың геройлары һаман яктыга таба үреләләр. Караңгы төрмә камерасында, кулына әлифба тотып, укып утыручы Иоська үзен тәрәзә яныннан куучы часовойга: «— Ни кирәк сиңа? Мин бит сиңа уңайсызламыйм. Күрмисеңмени, укып утырам. 
Камерада хәзер берни дә күренми, менә мин бераз яктыга- рак чыктым», ди. Часовой Иоська- ны атып үтерә, аны азат итү турында судтан килгән боерык кичегә. Ләкин куркыныч булса да һаман яктыга таба күтәрелүче Иоська образы онытылмый. Ул башкаларны да яктыга чакырып тора шикелле. Бу хикәяне, шулай ук Франковый бүтән хикәяләрен дә, чиксез дулкынлану белән укыйсың. Алар аркылы бөтен бер халыкның үткәне белән танышасың һәм, иң мөһиме, алар синдә халык дошманнарына булган нәфрәтеңне тагын да көчәйтәләр, үткерлиләр. Иван Франко үзенең иҗаты белән Короленко, Гл. Успенский кебек атаклы рус язучыларына якын торган реалист язучы, зур художник. Аның әсәрләре художество ягыннан бик яхшы эшләнгәннәр һәм көчле, бай әдәби тел белән язылганнар. Франконың хикәяләрен татарчага тәрҗемә иткән Гомәр Бәширов. аларның шул, югарыда әйтелгән сыйфатларын, безнең укучыларга тулы килеш җиткерә алган. Тәрҗемә уңышлы. Кайбер урыннарда, ашыгучаплык аркасында килеп туган кытыршырак җөмләләр яки урынсызрак кулланылган аерым сүзләр аның әдәби кыйммәтен түбәнәйтә алмыйлар. Бу хикәяләрне, безнең укучылар яратып каршы алачаклар. Г