Логотип Казан Утлары
Публицистика

 СУГЫШЧАҢ ПОЭЗИЯ ӨЧЕН

Бөек Ватан сугышы елларында бөтен совет поэзиясе белән бергә безнең татар совет поэзиясе дә үсте һәм яда баскычка күтәрелде. Сугыш елларында шагыйрьләр үзләренең каләмнәрен мылтыкка тиңләп җырладылар. Аларныц бор кулында мылтык, икенче кулында каләм иде. Аларныц сугышчан поэтик тавышларын халык ишетеп торды һәм үз тавышы итеп кабул итте, иң яхшы әсәрләрдә, иң яхшы шигырь һәм /кырларда үзенең уй- тойгыларының чагылышын күрде. Бөтен поэтик иҗат көчләре, халык белән, язучылар отряды белән бергә, социалистик Ватаныбызны саклауга, фашистик немец илбасарларны җиңүгә хезмәт иттеләр. «Мин ант итәм: соңгы тамчы каным, Күкрәгемнең соңгы сулышын, Бөтенесен сиңа, сиңа бирәм, Ватанымның изге сугышы!» — дип язды патриот шагыйрь һәм солдат Фатих Кәрим. Сугыш елларындагы поэзиябезнең күтәрелеше, беренче чиратта, ^Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Гали Хуҗи һәм сугыш чорында күтәрелгән Шәрәф Мөдәррис иҗатлары белән бәйле булуы безнең һәркайсыбызга билгеле. Ф. Кәримнең поэмалары, «Мәхәббәт һәм нәфрәт» белән «Моң һәм көч» җыентыкларындагы лирик шигырьләре, М. Җәлил шигырьләре, Ә. Ерикәйнең «Халкыма» җыентыгына кергән сугыш елы лирикасы, Г. Хуҗиның «Россия» белән «Гражданин солдат, шагыйрь» поэмалары, III. Мөдәрриснең «Тупчы Ваһап»ы һәм хәрби политик-лирик шигырьләре, һичшиксез, поэзиябезне идея-эч- тәлек ягыннан һәм тематик, поэтик көч ягыннан шактый баеттылар, әдәбиятка яңа сүз булып керделәр. Болар янына тагын Кави Нәҗми, Әхмәт Фәйзи, Шәйхи Маннур иптәшләрнең шигырьләрен һәм сугыш елларында әдәбиятка килгән яшь шагыйрь Н. Арслановның нигездә уңышлы гына булган «Рус кызы» исемле патриотикгероик поэмасын өстәргә кирәк. Бу әсәрләрдә совет халкының тирән патриотик хисе, Ватанга, Ленин — Сталинның бөек идеяләренә чын күңелдән бирелгәнлек, дошманны җиңүгә ышану нык чагылган. Ул әсәрләрдә шагыйрьләр, читтән карап торучы түгел, чын көрәшче булып, алдынгы сафта торып җырладылар. Ул шигырь һәм поэмаларда сугыш еллары сулышы, шагыйрьнең көчле дулкынлануы бөркеп тора. Бик күп вакытлар үтәр, без әле киләчәктә дә сугыш чоры тудырган поэзиябезнең иң яхшы үрнәкләрен кат-кат яңадан укырбыз һәм моңарчы үзебез дә күрмәгән якларын ачарбыз. • Сугыш еллары поэзиясе темасы, әлбәттә, бөтен тирәнлеге белән махсус өйрәнүне сорый һәм өйрәнүчесен көтә. Бу мәкаләдә ул бурыч куелмый. Бу мәкаләдәге теләк — соңгы вакыттагы поэзиябезгә бер караш ташлау һәм бүгенге бурычларны билгеләү. Әйе, сугыш елларында безнең поэзия билгеле бер баскычка күтәрелде, шагыйрьләрнең иҗатлары өчен яңа борылыш, үсү этабы булды. Ләкин, һәркайсыбызга билгеле» сугыш бетү белән сугыш, оборона тематикасы бетми Һәм әһәмияте кимеми. Киресенчә, Бөек Ватан СУГЫШЫ темасы, совет халкының тарнхю
100 
 
 
героикасы тагын да киңрәк, тирәнрәк чагылырга һәм моңарчы булган әсәрләрдән дә көчлерәк, югарырак әсәрләр туарга тиеш. Поэзиябез билгеле бер уңышка ирешкән икән, ул аның белән тукталырга тиеш түгел һәм аның тукталуы мөмкин дә түгел. Ул, халыкның рухи көзгесе буларак, тормышның үсеше, яңаруы белән бергә, хәтта, алданрак та барырга тиеш. Совет халкының, ерткыч дошманны тар-мар итеп, сугышны бөек җиңү белән бетерүенә өченче ел бара инде. Бөтен илебездә сугыштан соң хуҗалыкны торгызу эшләре киң колач белән җәелде. Төзелеш участокларында, завод-фабри- каларда, колхоз кырларында ире- шелгән яңа җиңүләр, социалистик хезмәтнең яңа гүзәл җшмешләре турында хезмәт ияләренең иптәш Сталинга рапорт бирүләрен һәм яңа йөкләмәләр алуларын әледән- әле ишетә һәм күрә торабыз. Сталин- чыл бишьеллыкны дүрт елда үтәү өчен көрәштә, киң җәелгән социалистик ярышта яңа кешеләр туа, геройлар саны артканнан арта бара. Совет халкы сугышта массовый героизм ничек күрсәткән булса, тыныч хезмәт мәйданында да без шул ук күркәм сыйфатларның үрнәкләрен күрәбез. Күптән түгел үткән акча реформасы һәм карточкаларны бетерү совет халкының материаль көн-күрешен тамырыннан үзгәртеп, шат, мул тормышның чәчәк атуы өчен киң мөмкинлекләргә юл ачты. «Халык хуҗалыгын торгызу һәм күтәрү буенча партия һәм хөкүмәт куйган бурычлар халкыбызны яңа героик тырышлыкларга һәм хезмәт батырлыкларына рухландырдылар. Хәзер бөтен илебез яна бишьеллыкны үтәргә генә түгел, бәлки арттырып үтәргә омтылу белән яши» (В. М. Молотов). Без әдәбиятыбызның хәзерге торышына менә шундый шартлар, ШУНДЫЙ күңелле фактлар яктылыгында карап бәя бирергә тиешбез һәм язучылар алдында торган >ү- генге бурычлар да әнә шулар белән билгеләнә. . Татарстан азучыларының әдәби- иҗат хезмәтләре нәрсәне күрсәтм соң? Ачык әйтергә кирәк, безнең әдәбият, шул җөмләдән поэзиябез дә, тормыштан, совет халкының үсеп барган таләпләреннән шактый артта калып бара әле. Сугыштан соңгы чорда шагыйрьләрнең иҗатларында бүгенге көн таләп иткән темаларга кискен борылыш ясау, яңа актуаль проблемаларны күтәреп чыккан югары сыйфатлы әсәрләр тудыру 
бик акрын бара. Сугыштан соң, үткән юлларга йомгак ясап, иҗатларын яңа баштан кору өчен шагыйрьләргә билгеле дәрәҗәдә вакыт кирәклеге табигый нәрсә, әлбәттә. Ләкин ул вакыт озакка сузылмаска тиеш иде. Шагыйрьләрне ашыктырырга кирәкми, диярләр бәлки, ләкин кыйммәтле сыйфат та шунда ки, — ашыкмыйча тиз һәм яхшы итеп яза белү. Халык язучылардан үз вакытында яңа сүзне ишетергә өйрәнгән һәм ул аны сорарга хаклы. 1946 нчы елда, шулай ук 1947 нче елда безнең поэзия өлкәсе күбесенчә кыска лирик, публицистик шигырьләр белән үтте, без көг- кән киң полотнолы зур поэтик- эпик әсәрләр матбугатта .күренмәде. Булган шигырьләрнең сыйфатлары исә бик чуар. Хәзерге поэзиябезнең торышын, шагыйрьләрнең активлыгын канәгатьләнерлек дип һич тә әйтеп булмый. Дөрес, ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать турындагы тарихи карарларыннан соң, бөтен әдәбияттагы шикелле, поэзиябез өлкәсендә дә берникадәр җанлану башланды. Шагыйрьләр бүгенге тюлитик-актуаль темаларга җитдирәк игътибар бирә башладылар. Кави Нәҗми, Ә. Ерикәй, Ә. Исхак. С. Хәким, М. Садри, Ш. Мөдәррис һ. б. иптәшләр актуаль томаларга язган шигырьләрен журнал һәм газета битләрендә бастырдылар Моңарчы күбрәк проза һәм публицистика өлкәсендә эшләп килгән Кави Нәҗми иптәшнең колхоз тематикасына уңышлы шигырьләр язуын һәм балалар әдәбиятына зур игътибар бирүен аеруча күрсәтеп үтәргә кирәк. Аның балалар өчен ос*
101 
 
 
талык белән язган шигырьләре («Күңелле көннәр» җыентыгы һ. б.) язучы өчен дә, балалар өчен дә күркәм факт булып тора. Партия Үзәк Комитеты карарыннан соң яшь көчләр тагын да ак- тиврак иҗат итә башладылар. Н. Арсланов, 3. Нури, М. Хөсәен, Ә. Маликов, Әнәс Кари, М. Мөнир һ. б. яшь шагыйрьләрнең бүгенге көннең материаллары нигезендә үсә баруы ачык күренә. Аларда әле үзенчәлекле яңа поэтик тавыш өлгерен җитмәгән булса да, аерым шигырьләрендә иҗади кыюлык, яңаны хис итә белү чаткыларының көчәя баруы сизелә. Ләкин ВКП(б) Үзәк ’ Комитетының карарларыннан соң беренче адымнар гына ясалган әле. Поэзиябезнең киң колач белән үсеп китүен тудыру — һәрбер шагыйрь өчен алдагы бурыч булып тора. Хәзерге поэзиябезнең зур уңышлары турында сөйләргә, тынычланырга бернинди нигез юк. Моның шулай икәнлеген 1947 нче елдагы поэзиябезнең мисалларыннан да бик ачык күрергә мөмкин. 1947 нче елда журнал һәм газета битләрендә сан ягыннан шактый шигырьләр басылган. «Совет әдәбияты» журналында егерме бишләп шагыйрьнең алтмыштан артык шигыре һәм газетада уналты шагыйрьнең кырыклап шигыре басылган. (Мин биредә Татгосиздат чыгарган җыентыкларны искә алмыйм. Чөнки төбендә алар шул ук әйберләрне кабатлыйлар Һәм аларда күбесенчә элекке елларда язылган әсәрләр тупланганнар). Бу саннар бездә поэтик көчләрнең шактый булуын характерлыйлар. Ләкин мәсьәлә санда, арифметикада түгел. Мәсьәлә- барыннан элек, басылган әсәрләрнең идея-эч- тәлек дәрәҗәләрендә һәм художество сыйфатларында. Басылган шигырьләрнең тематикасы тиешле- чә киң түгел, сыйфатлары бик чуар, бик күп шигырьләрнең сыйфаты гаҗәп түбән дәрәҗәдә тора. Әгәр дә без шигырьләрнең тематикасына карасак, нәрсә күрәбез? Төрлелек ягыннан бай булмаса да, шигырьләрнең күпчелеге бүгенге актуаль темаларга язылганнар. Бу — яхшы күренеш. Иң беренче урынны колхоз тормышы, икмәк өчен көрәш темасына багышланган шигырьләр ала. ВКП(б) Үзәк Комитетының февраль пленумыннан соң бөтен илдә икмәк өчен көрәш киң күләмдә җәелгән шартларда бу теманың 1947 нче елда үзәк урынны алуы бик табигый һәм ул шулай булырга тиеш тә иде. Бу темага» зур булмаса да, уңышлы гына шигырьләр 
чыкты. Мәсәлән, М. Садри- ның «Бәхет турында җыр», К. Нәҗминең «Элеватор янында», «Таң атканда», Ә. Исхакның «Азат хезмәт тантанасы», Ш. Мөдәрриснең «Язгы уйлар», Н. Арслановның «Колхоз таңында» һәм М. Хөсәеннең «Җиңү хаты» шигырьләрен иң яхшылардан хисапларга кирәк. Бу шигырьләрдә конкрет фикер, җанлылык, дулкынлану, теманы поэтик хис итеп иҗат итү сизелеп тора. Алар укучыда яхшы эз калдыралар, безнең хезмәткә дәрт һәм хөрмәт хисләрен уяталар. М. Садриның «Бәхет турында җыр»ы исә гомумән 1947 нче елдагы шигырьләр арасында иң уныш- лысы булып тора. Л4. Садриның бу шигырендә колхозчыларның рух күтәренкелеге, икмәк өчен дәртләнеп көрәшүләре, шат тормышлары матур чагылган. Шагыйрь социалистик хезмәтне, совет кешесенең бәхетен данлыклап җырлый; ул югары уңыш, колхозчының, хезмәт фронтында ирешкән җиңүе нигезендә бәхетле, күңелле тормыш чәчәк атуын күрә. Шигырьдә без Ватан сугышы батыры Сафаның үз колхозына кайткач та сынатмыйча эш- ләвен, тере, шат йөзен күрәбез. П1и- гырьне укыгач: 
«Уйна, Сафа гармонеңны. Тавышлары чыңласын, Гармонеңны һәм җырыңны Бөтен кеше тыңласын! Без планнан тыш тапшырдык Дәүләткә ашлыкларны, Антны тормышка ашырдык. Үстердек шатлыкларны! Менә туңга сөрәбез дә Зур уңышлар бүләбез. Уңышларны бүләбез дә Сиңа тунга керәбез! — > 
102 
 
 
дип бик гади men әйюлгән сүзләрнең дөреслегенә ышанмыйча мөмкин түгел. Шигырьнен лирик юллары чын патриотик хисләр белән тулы. М. Садри авыл, юл күренешен, колхозчы яшьләр настроениесен тасвирлау өчен халыкчыл, ягымлы буяулар, яхшы интонация тапкан. Бу шигырь күренекле рус совет шагыйре Твардовский поэзиясе интонациясе белән аваздаш, дияр идем мин. М. Садриныц гади сүзләр аркылы бирелгән тасвирлаулары да гомуми настроениене, эчке мәгънәне ачалар. Мәсәлән, мондый юлларны чын поэзия итен һәм зур канәгатьләнү белән укыйсың: «Уйнап-уйнап чаба атлар Якты һәм коры җирлән. Дугаларында флаглар Җилферди көзге җилдән. Калкулыкта шаулый каен. Юл өстендә ай нуры. Авыл якынлашкан саен. Көчәя бәхет җыры!» Ләкин «Бәхет турында җыр»ның образлары киңрәк җәелдерелмәве аркасында, шигырь аерым кисәкләргә өзелгән төсле булып кала, табигый агышы кими, һичшиксез, шагыйрь поэма өчен яраклы замысел, материалны кузгаткан. Тик, кызганычка каршы, ул аны тулысынча файдалана белмәгән Димәк, М. Садрига эпик жанр — поэма осталыгын үзләштерү турында ныклап уйланырга кирәк. Билгеле, без әйткән кимчелеккә карап, ши- гырынен әһәмияте һәм көче кимеми. Без М. Садрины моңарчы кыска политик-лирик шигырьләре һәм җырлары белән белә идек. «Бәхет турында җыр» белән ул үзендә яңа иҗат мөмкинлекләре барлыгын күрсәтте. Ул киләчәктә менә шуңа игътибар итәргә, үсә барырга тиеш. Шулай ук К. Нәҗминең «Элеватор янында», «Таң атканда» һәм Ә. Исхакның «Азат хезмәт тантанасы» шигырьләре дә күңелдә яхшы эз калдыралар. Бу шигырьләрне К. Нәҗми һәм Ә. Йсхак иптәшләрнең 1947 нче елда язганнары арасында иң уиышлылары, дип әйтәсе килә. Башка шигырьләрендә сизелгән «салкынлык», «декларативлык» бу шигырьләрдә юк. Тасвирлау чараларының байлыгы, җанлы образлар белән язарга омтылу бар аларда. Авыл, колхоз тормышы темасы безнең поэзиядә киң генә чагылса да, промышленность, эшчеләр сыйныфы тормышы тиешле урынны тапмыйча .калып килә. Бу бик зур кимчелек. 
Шагыйрьләрнең- шундый әһәмиятле темадан читтә торуларын бернәрсә белән дә аңлатып булмый. Дөрес, 1947 иче елда, сыйфатлары бик үк югары булмаса да, берничә шигырь басылып чыккан. М. Сөндекленең «Туку фабрикасында», «Забойда», Ә. Каринын «Төзүче шатлыгы», С. Хәкимнен «Мех фабрикасында» һәм Ш. Мөдәрриснең «Бәйрәм иртәсе» шигырьләрен телгә алырга була. Ләкин боларның да сыйфатлары мактарлык түгел. Бары тик М. Сөндекле шигырьләрен генә уңышлырак язылган дип атарга ярый. М. Сөндек- лс — сугышка кадәр производство темасына уңышлы гына әсәрләр биргән шагыйрь иде. Хәзер ул шуны нигәдер онытып тора, аңарда «төрлегә» ташлану, үз өстендә ныклап эшләмәү сизелә. Безнеңчә, ул социалистик индустрия кешеләрен, алдынгы эшче образларын гәүд> ләндергән әсәрләр тудыруга күбрәк игътибар бирсә, бу, һичшиксез, нәтиҗәсез калмас иде. Аңа кыю иҗади талпыну ясарга күптән вакыт инде. Бу сүзләрдән эшчеләр тематикасы буенча Сөндекле генә эшләргә тиеш, дигән ялгыш фикер аңлашылмасын. Юк, шагыйрьләрне» барысы да моңа җитди игътибар итәргә һәм индустрия мотивларын, эшчеләр тормышын тирәнтен аңлап, әсәрләрендә чагылдырырга тиешләр Эш — техника терминнарын куллануда яки заводфабрикаларныи тышкы күренешләрен тасвирлауда түгел, бәлки индустриябезне алга алып баручы, производствоны яңартучы хезмәт батырларын, эшчеләр сыйныфының яңа кешеләрен җырлауда, җанлы образларын иҗат итүдә. Бу, әлбәттә, һәр язучы
103 
 
 
алдында торган зур бурычларның берсе. Совет патриотизмы темасы — безнең әдәбиятның иң әһәмиятле төп темасы булып тора. Аның әсәрләрдә чагылуы төрле формада, төрле материалларда булуы мөмкин. Бөтен мәсьәлә язучының карашына, позициясенә һәм ул теманы тиешле киңлектә, тирәнлектә ача белүенә* бәйләнгән. Совет поэзиясе алдына хәзер тормыш үзе бишьеллык план өчен көрәш, сугыштан соң хуҗалыкны торгызу темаларын яктыртуны бурыч итеп куйды. Бурыч — сугыш уты аркылы үткән һәм хәзер Ватаныбызның куәтен ныгыту, коммунизмга таба ныклы адымнар белән бару өчен көрәшүче совет кешеләрен гәүдәләндерүдән, аларның бай уйтойгыларын җырлаудан гыйбарәт. Бу темалар безнең шагыйрьләрнең иҗатларында бөтенләй чагылмый дип әйтү дөрес булмас иде. Без патриотизм темасы чагылуын 1947 нче елда Москваның 800 еллыгын бәйрәм итү уңае белән язылган шигырьләрдә дә (болар шактый санда), туган җир, авыл, колхоз турында һәм партиягә, иптәш Сталинга рәхмәт белдереп язган лирик шигырьләрдә дә ачык күрә- ■без. Совет патриотизмы темасын уңышлы чагылдырган шигырьләрдән мин түбәндәгеләрне күрсәтер идем: С. Хәким «Курантлар» һәм «Туган җир», К. Нәҗми «Москва» һәм «Таныш машина» (балалар өчен), Ә. Ерикәй «Бөек башкала», Ә. Исхак «Сталин турында җыр», Ә. Маликов «Сөекле башкала», М. Садри «Ай, матрос, матрос», С. Баттал «Әнием китабы», 3. Нури «Белоруссиягә», М. Хөсәен «Без шат яшибез», И. Арсланов «Җавапка тарт халык дошманнарын», М. Мөнир «Теләкләр». Аерым вак кимчелекләренә карамастан, бу шигырьләр нигездә уңышлы язылганнар һәм шагыйрьләрнең әһәмиятле актуаль-полигнк темаларга таба борылыш ясауларын чагылдыралар. Тик реакцион черек империализм дөньясын, яңа империалистик сугыш чукмарларын фаш иткән үткен политик шигырьләрнең аз булуын зур кимчелек дип билгеләп үтәргә кирәк. 1947 нче елгы шигырьләр арасыннан без бары тик Н. Арслановның «Җавапка тарт халык дошманнарын» һәм Ә. Ис- хакның «Энергияләр» дигән шигырьләрне таптык. Н. Арсланов шигыре көчле, үткен язылган. «Энергияләр» исә ясалма мотивка корылуы аркасында эчтәлек һәм художество ягыннан зәгыйфь булып чыккан. 
Советлар иленең, какшамас зур кыя булып, империалистик дөнья чолганышында яшәзен безгә бер минутка да онытырга ярамый. А.мерика, Англиянең реакцион көчләре Советлар иленә каршы сугыш хәзерләүләренә, демократик халыкларның аңын реакцион идеяләр белән агуларга, өметсезлеккә төшерүгә, рухын сындырырга тырышуларына каршы без аларның кабахәтлекләрен ачып салган үткен әсәрләр, күтәренке рухлы, югары идеяле ялкынлы шигырьләр белән җавап бирергә тиешбез. 1947 нче елда яхшы шигырьләр бирүчеләрнең берсе С. Хәким булды. С. Хәкимнең 1947 нче елдагы уңышлы шигырьләреннән, мәсәлән, «Курантлар» һәм «Туган җир» шигырьләрен алып карыйк. Шагыйрьнең патриотик хисе конкрет образларда чагыла. Ул Ленинның Кремль курантларын эшләтү фактын тасвирлау аркылы Ленинга, Москвага, туган илгә карата көчле мәхәббәт уятырлык тирән мәгънәле җылы лирик шигырен иҗат иткән. Ленин «әмере белән төзәтелгән курантлар» тавышын бөтен дөнья тыңлый, ул изелгән халыкларда өмет, көч тудыра. Курантларның — Москваның яңа җырын: 
Тыңладылар илнең заводлары. Азат кырлар, күксел урманнар. Уяндылар ерак колонияләр, Ирек сөйгән безнең туганнар. Басалмады тавышын каты җилләр, Таулар аша кичте зур көче, Москвага шунда өмет баглап Пөзен борды җирнең һәр төше. Җилкендереп Москва үзенә тарта, Алга чакыра аның байрагы, Милләтләрнең дуслык җыры белән Тигез яңгырый бүген бар ягы.  
104 
 
 
Шагыйрь үзенең фикерен, хисен әйтер өчен күңелгә үтемле гади художество чараларын табарга омтыла» үзенең темасына тасвирлау юлы белән килә һәм конкрет фикер, хис белән сугарылган сүзләрне таба. Ул өндәү билгеләрен, коры «декларатив» сүзләрне тезеп кит- мәсә дә, без аны яхшы аңлыйбыз, тирән хисләре белән уртаклашабыз. Чөнки чын поэтик сүзнең йогынты ясамыйча калуы мөмкин түгел. Яки менә С. Хәкимнең «Туган җир» дигән лирик шигырен алып карагыз. Шагыйрьне тәрбияләп үстергән халкы, туган авылы, азат җиренең табигать күренешләре безнең күз алдыбызга килеп баса. Без дә, шагыйрь белән бергә, ул яңа авылны, туган жирне яратабыз, горурланабыз: Илем, баш түбәм минем дә Күгеңә тигән. Яшь таллар, елгаң ярында Иркәләп сейгән. Син ул барасы юлыма Яктылык сипкән. Өзелмәс жепләрэм сиңа Бәйләнгән күптән. Хыялга канатлар биргән. Азатлык жире. Иң татлы уйларга чумып. Яраттым сине, — дип әйтелгән җылы сүзләр безнең барыбыз өчен дә уртак. С. Хәким — бөтен иҗат характеры белән лирик шагыйрь. Ул моны яхшы аңлап эш итә. Ләкин аның лирикасында сугышчан рух, социаль мотивлар бөтен көчендә яңгырамыйлар. Вакыт-вакыт аның лирикасында сагыш, таррак хис, әһәмияте зур булмаган күренеш, факт белән үзен чикләүләр дә си- зелгәли. Соңгы вакытта ул эзләнү «газабын» кичерсә кирәк, иҗатында кискен борылыш, «Шагыйрьнең балачагы», «Кышкы әкият» шикелле әсәрләрдән соң яңа баскычка күтәрелү — кыю талпыну күренми тора әле. Бу, ул үсми дигән сүз түгел, әлбәттә. Сонгы лирик шигырьләре аның («Курантлар», «Иртән», «Таң», «Фазыл чишмәсе» һ. б.) эзлекле, үзенчәлекле булып үсә баруы турында сөйлиләр. Суз биредә тагын да көчлерәк, политик үткенрәк төстә иҗат итү, совет кешесе образының тирән тупланышын гәүдәләндеогән киң пландагы әсәрләр тудыру турында бара. С. Хәкимдә моның өчен җитәрлек көч бар, дип беләбез. Тормыш юлында теге яки бу күренеш, факт уңае белән туган настроение турында гына сөйләү,— ул чын мәгънәсендә лирика була §лмый әле, ул төбендә автобиография булудан узмый. Лириканың нигезендә шагыйрьнең «мине» белән гомуми социаль тормыш чынбарлыгы бердәмлеге, шәхес белән җәмгыять мөнәсәбәте һәм берлеге ята. Лирикада, көзгедәге шикелле, тормыш 
бөтен киңлеге, байлыгы белән шагыйрьнең иҗади «мине» аркылы чагыла. Ә биография фактын гына яки очраклы хисне генә җырлау беркемгә дә кызыклы түгел һәм ул зур поэзия өчен яхшы җирлек була алмый Маяковский сүзе белән әйткәндә, шагыйрь көрәшкә өнди, рухландыра, өйрәтә, менә шуның белән ул укучыга якын, үз була да. Билгеле, язучының, бигрәк тә лирик шагыйрьнең иҗаты өчен биография фактлары зур роль уйныйлар. Биредә сүз ул турыда түгел. Без басым ясап әйтәбез: шагыйрьнең бөтен иҗаты, шулай ук лирикасы да, иҗтимагый-политик идеаллар белән билгеләнергә һәм бәяләнергә тиеш, социалистик гуманизм һәм көрәш идеаллары лирикада органик рәвештә чагылырга тиеш. Совет поэзиясе өчен совет кешесенең тирән хисләре, матур тедак- ләре, көрәш пафосы, рух ныклыгы сыйфатлары характерлы булып тора. Лирикада көчле дулкынлану, матур хыял, драматизм белән тулы булуын телибез без. Лирика эпик нигездән, художестволы тасвирлау, сурәтләү нигезеннән аерым яши алмый. Героик-эпик чаралардан читләшкән шагыйрь котылгысыз рәвештә әдәби эпигонлыкка яки коры риторикага бирелеп китәргә мәж* бүр. Яхшы лирика һәрвакыт конкрет идея белән сугарылган, конкрет образга корылган. Конкретсызлык, абстракция, еш кына, ялгыш фи* керләргә дә урын калдыра һәм поэ- тик-эмоциональ көчен югалтуга илтә. Чын сугышчан лирика булган кебек, төче сентиментализм лирикасы да бар. Соңгысы күбрәк шагыйрьнең идея йомшаклыгыннан, тарлыктан, пассивлыктан килә. Юк, безгә «төчеләнү» субъектив мотивка корылган тәти альбом шигырьләре кирәкми, безгә югары идеяле чын сугышчан лирика кирәк! Начар лирика мисале итеп, 1947 нчс елны «Совет әдәбияты» журналының 5 нче санында басылган Әхмәт Фәйзинең ике лирик шигырен күрсәтергә мөмкин. Бу ике шигырь — чынлап та «бүлмә лири- * касы» үрнәкләре. Алар тар субъектив тойгыларга, индивидуалистлык мотивына корылганнар. «Артымда үтелгән...» шигырендә шагыйрь «үземә — йөз суы, балама — горурлык» дип, укучы өчен ачык булмаган эшләре, теләкләре турында хыяллана. Киләчәк буын имеш, «кем?» диеп сорамас, «нишләгән» дип кенә сорар; шунда шагыйрь «оялу газабын тоймасам иде», ди. Бу 
105 
 
 
куелышның үзе үк буталчык икәнлеге һәркемгә ачык. Безнең буын кешесе үзенең исемен калдыру өчен генә тырышмый, гомуми эш өчен тырыша, коммунизм идеяләренең бүген тормышка ашырылуы өЧен көрәшә, һәм киләчәк буын «кем» дип тә, «нишләгән» дип тә сорар. Мәсьәлә. бит аерым шәхеснең язмышында яки бер катлауның «йөз суы» саклавында, «оялу газабын» булдырмауда түгел. «Үтелгән юлымны, Гомеремне сагынмыйм. Тик антым үтәлү Сәгатен саныйм мпн», — дип Ә. Фәйзи шигырьне очласа да, барыбер шигырьнең эчке көчсез- лектән борчылу рухы, үзгәрми һәм нинди заман эше, нинди идеал турында хыяллану ачыкланмый. Аннары шагыйрьнең яки аңа охшашлы берәр кешенең «үтелгән юлы, гомере» ничек алай бер дә сагынмаслык булды икән, дигән сорау туса да гаҗәп түгел. «Ант үтәлү сәгатен санап тору» үзе үк биң сәер тоела, ул сүзләрдә дә ниндидер котылгысыз авыр хәлдә яшәгән кешенең шуннан тизрәк котылырга омтылуы авазы ишетелгән шикелле сизелә. «Артымда үтелгән...» шигырендә шагыйрь үткәнне сагынмавын әйтсә, шуның белән янәшә басылган икенче бер «Тышта яз...» дип башланган шигырендә, киресенчә, яшьлеген сагынып, илһамының килүен көтеп «өйдә боегып утыра». Безнең поэзия өчен ят һәм ялгыш, иске индивидуализм рухында язылган бер шигырь булганлыктан, без аны биредә тулысынча күчерү урынлы булыр, дип уйлыйбыз. Менә ул: Тышта яз... Мин боегып өйдә утыра идем, Илһамымны көтеп, сагынып яшьлегемне, Кинәт шунда тәрәзәләр тетрәп куйды: Әллә кайсы какты минем ишегемне. — Керегез! — дидем, сикереп тордым уры нымнан, Кабаланып, барып ачтым ишекне мин. Берәү дә юк!.. Фәкать минем өн турыннан Ераклашкан күкрәү тавышын ишеттем мич. һәм күрдем мин ерак яшен чаткыларын Киң офыкның бер буеннан бер буена, Алар мине яннарына чакыра иде: — Чык, бүлмәңнән, әйдә, безнең белән уйна! Син җуймадың яшьлегеңне, ул — яныңда. Ишетәсеңме, сине чакырып ишек кага? Чык урамга, кырга төзелеш мәйданына! Чык яшьлегең дәшкән бөек .тантанага! Моны беренче укуда ук гаҗәпкә каласың: нәрсә бу? бүген язылганмы бу, әллә моннан 25-30 еллар элек язылып та, соңга калып, хәзер басылган гынамы? Томанлы символик образлар белән язылган, үткәндәге яшьлек сагышы белән 
тулган бу шигырь үзенең эчке рухы, төзелеше, эчтәлеге белән, әлбәттә, безнең социалистик реализм әдәбияты, совет поэзиясе өчен ят әйбер. Шагыйрь үткән яшьлегеннән илһам көтеп утырганда, кинәт «ул» яшен, давыл булып килә дә, шагыйрьне «чакырып ишек кага» һәм яшьлеген җуймаганлыгы турында хәбәр биреп, «төзелеш „мәйданына» «бөек тантанага» чыгарга өнди. Без шагыйрьләребезне бөек төзелеш . мәйданының алдынгы сафында актив көрәшче булып баруын күрергә өйрәнгәнбез һәм ул 
10, 
 
 
чынында шулай да. Ә менә Ә. Фәйзи бу шигыре белән моның киресен әйтергә тели, үзенең әле читтә торуы, артталыгы турында хәбәр бирә. Шулай булмаса, «ераклашкан күкрәү тавышының», «ерак яшен чаткыларының» (икенче төрле әйткәндә, үткән яшьлегенең) үзләре яннарына чакыруын ничек аңларга? Бу шигырьдән без Ә. Фәйзинең, бүлмәгә бикләнгәне хәлдә, аптырашта калуын, шагыйрьнең җәмгыятьтәге иҗтимагый урынын күрә белмәвен яки ялгыш чагылдыруын күрәбез. Бу шигырь чынлап та индивидуалистлык, пассивлык үрнәге генә була ала. Ә. Фәйзи иҗатында элегрәк елларда күренгәләгән индивидуалистлык мотивлары юк- юк дигәндә дә сиздергәләп куя, күрәсең. «Тышта яз...» шигырендә символистларның начар йогынтысы сизелә. Бу шигырь, Ә. Фәйзи теләсә- теләмәсә дә,'бигрәк тә Такташның беренче чорындагы индивидуализм белән сугарылган спмволик-роман- тик шигырьләре белән аваздаш булып тора. ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать турындагы карарларыннан соң, «Ленинград» һәм «Звезда» журналлары турында иптәш А. А. Жданов докладыннан соң, «Тышта яз...» шикелле шигырьнең язылуына һәм дөньяга чыгуына гаҗәпләнергә генә туры килә. Мона, һичшиксез, күп кенә реалистик күтәренке рухлы матур лирик шигырьләр биргән Ә. Фәйзи иҗәтынын зур бер ялгышы итеп карарга кирәк. Сүз уңаенда гына булса да, гомумән Такташның йогынтысы мәсьәләсенә дә кагылып үтәсе килә. Такташның безнең шагыйрьләргә зур йогынтысы булуы бәхәссез нәрсә. Шагыйрьләрнең Такташ иҗатының уңай, көчле якларыннан өйрәнүләренә берсүзсез кушылабыз, котлап каршы алабыз. Ләкин Такташның бөтен иҗатын тоташ килеш тәнкыйтьсез кабул итү күренешләре белән һич тә килешеп булмый. һәркайсыбызга билгеле, Такташның символизмның көчле йогынтысы астында иҗат иткән чоры бар, һәм социалистик реализм әдәбияты баскычына күтәрелеп иҗат иткән, өлгергән дәвере бар. Уңай йогынтысы турында сүз барганда, әлбәттә, без соңгы дәверен күз алдыбызда тотабыз. Ә бөтен иҗатына тоташтан тәнкыйтьсез карау бигрәк тә яшьләрдә тискәре йогынты нәтиҗәләрен тудыруы ихтимал. Андый фактлар юк түгел. Мәсәлән, бу Ш. 
Мөдәрриснең соңгы поэмасында ачык күренеп үтте. Социалистик реализм әдәбиятына ят булган күрелешләрнең иң кечкенә күләмдә генә күренгәннәрен дә без каты тәнкыйть астына алырга тиешлебез. « Безнең совет .поэзиясе прогрессив, демократик, революцион классик әдәбиятның халыкчыл традицияләрен үстерү җирлегендә чәчәк ата. Совет поэзиясе өчен революцион көрәш пафосы, рух күтәренкелеге, гуманизм, совет чынбарлыгының югары идея-моралъ сыйфатларын чагылдыру характерлы. Шагыйрьнең гуманистик бурычы кешенең әрнүле йомшак якларын кузгату, сагыш, хәсрәт тойгыларын җырлауда, «юатучы» булуда түгел, бәлки көрәштә авырлыкны җиңеп чыгу өчен рух, дәрт өстәүдә, са- гыш-хәсрәтләрне җиңәр өчен кешегә көч бирүдә, туган илгә, мәхәббәт, халык дошманнарына каршы аяусыз нәфрәт хисен тәрбияләүдә. Совет кешеләренең матур сыйфатларының берсе — ул, газап-хәсрәт- ләрне, авырлыкларны җиңеп чыга белү, гомуми эш, бөек идеал хакына шәхси тормыштагы кайгыны җиңә белү. Менә бу мотивларны безнең шагыйрьләр, бигрәк тә’лирик шагыйрьләр дөрес аңларга тиешләр. Безгә көрәш һәм батырлык поэзиясе, лирикасы кирәк. Безнең бөтен әдәбият партиялелек белән сугарылырга тиешле булган шикелле, поэзиядә дә югары идеялелек һәм партиялелек принцибы онытылмаска тиеш. Бу таләпләр совет әдәбиятының иҗат методы — социалистик реализм белән билгеләнәләр. Минемчә, безнең кайбер шагыйрьләр социалистик реализм методы турында 
107 
 
 
тирәнтен уйланмыйлар һәм үзләренең иҗатларында, эзләнүләрендә аның бөтен идея һәм эстетик таләпләренә таянмыйлар, киң мөмкинлекләреннән тиешлечә файдаланмыйлар. Нәтиҗәдә кайбер иптәшләрнең шигырьләрендә формализмга, натурализмга бирелеп китү фактлары күренә. Моның мисалларын Ә. Фәйзидән дә, С. Баттал- дан да һәм башка кайберәүләрдән дә табарга була. Мин хәтта формалистик күренешләр, ялган новаторлык Ә. Фәйзи белән С. Баттал иҗатларының үсүенә киртә булып торалар, дип әйтер идем. Бигрәк тә Салих Батталның соңгы вакыттагы шигырьләренең һәм төзелеш, һәм эчтәлек ягыннан сыйфатлары түбән булуы да, күп кенә шигырьләре уңышсызлыкка очраулары да әнә шулар белән аңлатыла. С. Батталның иң соңгы 1946 нчы елда чыккан шигырьләр җыентыгын алып карагыз. Андагы һәр шигыре диярлек шагыйрьнең формалистик һәм натуралистик алымнар белән, ягъни төп игътибарны идея- эчтәлеккә бирмичә, шигырь формасын эчтәлеккә мөнәсәбәттә эзләмичә, күбрәк тышкы күренешләр белән мавыгу, шигырьнең эчтәлеген-идея- сен сыекландырып, кирәксезгә «оригиналь», «кызыклы» сүз әйтергә тырышу бик ачык чагылды. Моны раслар өчен түбәндәге берничә мисалны китерү дә ҖИТӘ: «Зенит тубы сул моторны Сафтан чыгарды, пи-пи, Без исән, тик очучыбыз Канга манчылды, пи-пи...» (Бу радио теле, имеш?) <Мин күп дусларымны күмдем һәм тагын киттем, торып, Таш кырына итекләрдән Кабер балчыгын кырып, Гомер юлым буйлап киттем, Аларның үлемнәре Мине яңадан тудырыр Төсле үк күренмәде. Тик һәр шундый вакыйгадан Бер тамчы өстән тамып, Нәрсә белән? — Әйтә алмыйм, — Тулды ниндидер савыт. Ташты! Ташкындай таралып Җанымны басып ята: Үчме? Нәфрәтме? Сөюме? — Теләсәң ни дип ата». Бу юлларны чирканмыйча укып булмый. Күрәсез, шагыйрь хәтта моның нәрсә икәнен дә белмим, ди. Үзенең хисләренең «үчме, нәфрәтме, сөюме» икәнлеген дә аңламаган шикелле була, аның өчен барыбер — «теләсәң ничек дип ата». Шагыйрь дәвам итә: «Сөйли егылыр алдыннан Уена китерүен: Егылып өчәвенең дә Кушылып тетелүен; 
Килүчеләр бу итләрне Җыеп алачакларын, һәм чамалап, өч табутка Бүлеп салачакларын, Аның ияген радистка Ялгап тегәчәкләрен; Радист табанын аңарга Ияк итәчәкләрен, Зирәк врач күп җирләрне Шулай яраштыруын, Җирдә калган сыңар күзнең Шуны карап торуын»... һ. б. сөйли, имеш, совет хәрби очучысы, сугышчан очу вакытында шундый «кызыкларны» сөйләп «мәзәк» таба, имеш. Нәрсә бу — поэзияме бу, әллә саташумы? Юк, моны беркем дә поэзия дип атамас, совет поэзиясенең, шагыйренең дәрәҗәсен төшерә торган идеясез, чеп-чи натуралистик мәсхәрәле юллар бу. Шулай ук формализмның иң әшәке күренеше бу. Мондый төрдәге зарарлы әсәрнең безнен матбугатта басылып чыгуын да зур җавапсызлык факты дип атарга кирәк. Югарыда күчерелгән мисаллар «Тын диңгез ярларында», дигән поэмадан алындылар. Гомумән бу поэма идея һәм поэтик эшләнеш ягыннан бик зәгыйф әсәр. Ул әсәр шагыйрьнең иҗат методы ялгышлыгын ачык күрсәтә. Бәлки бу очраклы рәвештә бер әсәрдә генә шулайдыр? һич юк. Менә тагын башка әсәрләреннән берничә мисал: «Үлем якасында чакта солдат, Шинель калыр, диеп уйлады, (?) Шинель үлә менә, солдат кала — Башка җиңгә күчә куллары. (?) Москвошвей теккән кәгазьләр дә. Чәчкә коелган, күк коелып, (?) Яңа шинель разведкага китте, Иске шинель калды боегып». (?) («Шинель» шигыреннән) «Күләгәңне миңа биргән Өмет кояшым ерак, Җиңү җилләрендә уйнап Озак торасың, озак... . Җәй үтәр. Песи күләгә Белән уйнамас, үсәр. Мин туктамам, юанырмын. \\нн кеше шул. Мин җүләр». («Җүләрең көтә сине»). Кайда монда халыкчыл рух, матур гадилек, ачык фикер? Юк алар. Чөнки С. Баттал «юләрләнү» белән «оригиналь», «новатор» булырга тели, күрәсең. Аныңча поэзиянең «хикмәте» дуамал төстә сүзләрдән «мөгез чыгаруда», ясалма, ялган образлар куллануда. Билгеле, мондый юлларны шигъри зәвкы тупасланган, эстетик хисе югалган кеше генә язуы мөмкин. С. Баттал иҗатының соңгы вакытта нык аксавы формаль моментлар белән генә бәйләнмәгән, бигрәк тә шагыйрьнең идеяполитик, аң дәрәҗәсенең түбән булуы, тормышны дөрес аңлый һәм иҗади хис итә белмәве белән бәйләнгән. С. Баттал иптәш 
108 
 
 
үзенең иҗат практикасында менә шул якка җитди игътибар бирергә тиеш. Ул моңарчы күп кенә уңышлы әсәрләр, акыллы, үзенчәлекле лирик шигырьләр биргән шагыйрь иде. Ул әдәбиятка бүген генә килгән шагыйрь түгел. Без аңардан үзенең иҗатында кискен борылыш, үзгәреш ясауны көтәргә хакыбыз бар. Безнең шагыйрьләрнең шактый өлеше өчен уртак булган тагын бер кимчелекне күрсәтеп үтәсе килә. Ул — «декларация» төсендә язу, коры риторикага бирелү, пла- катность, поэтик-эмоциональ буяуларның бик ярлы булуы. Кайвакыт аерым шигырьләр берәр мәкаләнең начар күчермәсе төсен алалар, һәркемгә билгеле положениеләрне гомуми сүз тезмәсе белән теркәп чыгудан гыйбарәт була.. Андый шигырьләр өчен конкретсызлык, абстракция характерлы. Бу кимчелек Ә. Ерикәй, Ә. Исхак, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис, С. Урайский, өлешчә М. Садри шигырьләрендә нык сизелә. Моңа бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Мәсәлән, Ә. Исхак- ның «Җиңү», «Туган башкала», Ә. Ерикәйнең «Эш килә кулыбыздан», «Башкала» һ. б. шигырьләрен, Ш. Мөдәрриснең «Безнең партия», «Совет власте» шигырьләрен укып карагыз. Ә. Ерикәй бодай яза: Җиңелмәдек сугышта без — Көчлеләрдән көчле без. Сынатмадык тынычта без — Намус белән эшлибез. Безнең туган илебездә Хезмәт дан эше безгә. ' Матурлык биреп тора ул Безнең тормышыбызга». («Эш килә кулыбыздай»). «Москва — халыкларның тантанасы. Яктылык һәм дуслык шәһәре, Республикаларның башкаласы, Азатлык һәм бәхет б а й р а г ы». («Башкала турында җыр»). «Бүген бәйрәм, һәр җирдә ямь, Урамда халык күбәйгән. Тантана килә, Шатлана, көлә... Күкләр зәңгәр, җирдә ямь бар, Чибәр кызлар елмаялар Бәйрәмне котлап, Мәйданга туктап» һ. б. («Бәйрәм җыры»). Күрәсез, боларда һәр сүз үз урынында шикелле, фикерләрдә дә ялгышлык юк, ләкин аларда поэзия дә юк. Коры прозаик җөмләләрне тезеп чыккан төсле алар. Ә соңгы мисал исә бөтенләй примитив, төссез һәм көчсез. Без Ә. Ерикәйнең бөтен иҗаты шундый кимчелекле дип әйтмибез. Ул актив иҗат итүче, алдынгы тәҗрибәле шагыйрьләрнең берсе, бигрәк тә җыр өлкәсендәге аның осталыгын, уңышлы эшләрен беркем дә 
инкарь итә алмас. Ләкин, кызганычка каршы, Ә. Ерикәй ипгәштә кайбер шигырьләрен җитәрлек дәрәҗәдә эшләп бетермичә дөньяга чыгарырга ашыгу сизелә. Укучы һәр шигырьнең югары художестволы булуын күрергә тели. Моны онытырга ярамый. Сугыш елларында күтәрелгән талантлы яшь шагыйрь Ш. Мөдәррис зур дәрт белән иҗат итүчеләрнең берсе. 1947 нче елда политик актуаль темаларга шактый шигырьләр язды. Аңарда үткенлек, җитезлек, оперативлык бар. Бу — мактауга лаеклы сыйфат. Ләкин аңа алган темасының эченә керү, тирәнтсн аңлап эш итү җитми әле. Коры риторик тезмәләргә бирелеп китү, мәгънәгә игътибар итмичә рифма өчен генә сүзләрне куллану шул кадәр була ки, хәтта шагыйрь мәгънәсез, буталчык юллар язганы»
109 
 
 
сизми дә кала. «Совет власте» дигән шигыре әнә шундыйлардан. «Совет власте — шунда бүгенгенең Күтәрелгән горур гәүдәсе. (?) Киң минем ил, данлы, мәңгелекле Урак белән чүкеч дәүләте! Совет власте — шунда тиңсез идея, Гүзәл теләк, матур киләчәк. һәм бу власть минем туган җиргә Коммунизм чорын бирәчәк!» — дип яза Ш. Мөдәррис «Совет власте» дигән шигырендә. Монда фикер, эчтәлек буталчык, шигъри эшләнеше бөтенләй зәгыйфь. Мондый шигырьләр шагыйрьнең дә, безнең поэзиянең дә дәрәҗәсен генә төшерәләр. Бу хәл, һичшиксез, тормышны тирәнтен аңламаудан, хис итә белмәүдән һәм поэзия культурасын күтәрүгә җитәрлек әһәмият бирмәүдән килә. Бездә политик актуаль темага шигырь язарга тотынсалар, нигәдер еш кына риторик, «декларатив» гомуми сүз тезмәләре белән генә язарга омтылалар. Әйтерсең, андый шигырьләрдә конкрет кешенең кичерешләре, җанлы образы, хиссиятле, яңа, тапкыр сүзләр, яңа буяулар, интонацияләр, яхшы лирика булмаска тиеш. Билгеле, бер эчтәлекне биреп тә, художество, поэзия ягыннан зәгыйфь булган шигырь чын шигырь була алмавын һәркайсыбыз белә. Шигырьдә, гомумән әдәби әсәрдә авторның ачык мөнәсәбәте, үзенең иҗат «казаны» аркылы үткәргән, күпчелек өчен уртак уй- тойгыларның образлы чагылышы булырга тиешлеген, үткен, тапкыр фикере һәм эчке эмоциональ көче белән укучыга йогынты ясарлык шигырь генә максатына ирешә алачагын иҗат итүчегә һич тә онытырга ярамый. Укыгач та, бернинди эзсез, шунда ук онытыла торган шигырьләр азрак булсын иде бездә. Кызганычка каршы, андыйлар күп очрый әле. Әйе, безгә риторика да, политик лирика да кирәк. Без аларны аермыйбыз, поэзиянең бер кыйммәтле сыйфаты дип беләбез. Ләкин ул бай эчтәлекле чын поэзия дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Биредә сүз шул турыда бара. Без примитив, көчсез риторикага каршы. Без Маяковский традициясе нигезендә үсүче сугышчан поэзияне яклыйбыз. Ни өчен без Пушкин, Некрасов, Маяковский, шулай ук Тукай һәм Такташ әсәрләрен укып ләззәтләнәбез, акыл һәм эстетик зәвык өчен азык табабыз, хәтеребездә саклыйбыз? Чөнки алар поэзиясендә тирән фикер, мәгънәви көчле хис, гүзәллек, халыкчыл рух бар. 
Безнең шагыйрьләрдә хәзер зур эпик формаларга омтылу күренә башлады. Ә. Ерикәй, Ә. Исхак, С. Хәким, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис, Ә. Юныс, 3. Нури һ. б. иптәшләр зур поэмалар өстендә эшлиләр. Бу — бик шатлыклы күренеш, әлбәттә. 1948 нче ел поэмалар елы булсын, дип өметләнергә нигез бар. Ләкин мәсьәлә бер поэма жанрында гына түгел. Поэзиянең жанрлары бик күп, тик шул төрлелектән яхшы файдаланырга гына кирәк. Безнең бүгенге поэзиябезнең бер зур кимчелеге итеп совет кешесенең җанлы образын, яңа геройны иҗат итүгә тиешлечә әһәмият бирмәүне санарга кирәк. Совет поэзиясенең яхшы үрнәкләренә хас бул: ганча эпик герой белән лирик герой бердәмлеген дә күрәсебез килә безнең. Бездә эшче, колхозчы, стахановчы турында шигырь язылганда, нигәдер ул конкрет булмыйча, еш кына, гомуми төстә аларның сыйфатларын санап чыгу белән чиклә- нелә яки хәзерге заманнан аерылган төссез бер кеше булып кала, яки тышкы күренешләре генә чагылып үтә. Менә М. Сөндекленен «Теләк» шигыреннән өзек: «Нинди авыр болванканы Күтәрә теләк. Цехлар буйлап кызган тимер Шуыша гөрләп. Кызып эшли яшь вальцовщик, Тирдә коена, Шулай да бу эш аңарга Ансат тоела. Кара син аның йөзенә. Мускулларына, Шулай эшли ала кеше Дәрт булса гына». Бу шигырьдән «яшь вальцовщик- ның» кай заман эшчесе һәм кем
110 
 
 
 
дип язылган юллар да шигырьгә конкретлык кертмиләр, гомуми сүз, иясез исемнәр генә булып калалар. Күп кенә шигырьләр социалистик хезмәткә дан, мактау җырлауга багышланганнар. Бу бик дөрес,, яхшы теләк. Хезмәт темасы бик әһәмиятле, кирәкле тема. М. Горький язучыларны моңа җитди шъ- тибар биреп эшләргә һәрвакыт ча.- кырып, хезмәт совет әдәбиятының үзәк темаларыннан берсе булырга тиешлеген әйткән иде. < ’эхин, кызганычка каршы, безнең шигырьләрнең күпчелегендә бу теманы яктырту мактап җырлаудан, декларатив төстә язудан ары узмый әле. Совет кешесенең хезмәге еш кына тышкы күренешләрдә, физик көч күренешендә тасвирланыла. «Монда акмый, акмый каннар, Тик тама маңгай тире, Бу яңа фронт, туганнар. Мул уңыш даулау җире» (М. Садри, «Ашкыну»)) шикелле юллардан торган шигырьләрне еш кына очратырга туры килә; Социалистик хезмәтнең конкрет күренешен тасвирлау, җанлы образлар аркылы бирү, социалистик, ярышта, стахановчылык хәрәкәтендә туган югары эшләп чыгару үрнәкләрен, хезмәттәге яңа сыйфатларны, новаторлыкны — чынлап та азат хезмәтнең могъҗизаларын күреп, аңлап иҗат итү җитешми безгә. Совет кешеләренең, барыннан элек, аң дәрәҗәләренең югарылыгын, мораль өстенлекләрен күрә белергә кирәк. Совет кешесенең җанлы реаль, образын, аның иң яхшы сыйфатларын гәүдәләндерү нәтиҗәсендә генә иҗатның реалистик нигезен киңәйтергә, ныгытырга мөмкин. Чын художник әнә шунда, социалистик җәмгыятьнең иң алдынгы кешеләренең образларын иҗат итүдә, тормыш байлыгында үз иҗатына азык, таяныч таба ала һәм тормышка актив катнашучы булып мәйданга чыга. Безнең чынбарлык «кызартып» күрсәтүгә мохтаҗ түгел. Безнең кешеләрнең көчле ягын да, кимчелекләрен дә дөрес күрә белергә һәм кимчелекләрне тәнкыйтьләү*
булуын һич тә аңлап. булмый. Без бары тик «тирдә коенып» эшләгән бер яшь эшче турында гына беләбез. Ә. Исхакның «Яна ел баллада- сы»нда жанлы кеше образы үзәк урында буласы жирдә, шагыйрь сезнең кешегә, тормышка ай һәм йолдызлар яктылыгы аркылы күз ташлый. Сюжетсыз язылган бу «баллада» ниндидер идиллия белән тулган абстракт дөньяны мактау шикелле яңгырый. Ш. АҮөдәрриснек «Безнең урамда» шигыре өчен дә шул ук кимчелек характерлы. Матур лирик кереш белән башланган бу шигырьдән бүгенге, колхоз авылын, аның бай тормышын, алдынгы кешеләрен күз алдына китерүе кыен. Гомумән анда кайсы заман авылы тасвирлануын укучы тиз генә аңлый алмый. Шагыйрь авылдагы гаңның «ямьгә коенуын» әйткәннән соң, авылның бәхетен, рәхәтен менә нәрсәләрдә күрә: «һәм күрәм әнкәмнең сулар алганын, Сиртмәсе бөгелгән тирән коедан. Сузганда күккә таң алтын сарысын, һәм әбием, селтеләп, керләр уганда,— Ишетәсең һәрьяктан балта тавышын. Пычкылар чыңлавын безнең урамда. Әйтче, дус, шул тагын бәхет түгелме? Каршымда — тегермән дулап әйләнә...» һ. б. Авыл идиллиясен тасвирлау начар нәрсә түге,т түгелен дә, ләкин совет шагыйренең төп бурычы бит бүгенге авылның яңа якларын, эш, көрәш пафосын алдынгы кешеләрен чагылдырудан, җырлаудан гыйбарәт. Мөдәррис әйткәнчә, «санап чык һәммәсен — кемнәр юк анда» юлы белән, билгеле, конкрет кешеләрнең образларын тасвирлап булмый. Яки: «Мин белэм: шул ямьле, эшчән хәрәкәт, Шатлыклы ашкын жыр кырга агачак, — • һәм анда — Гаделжан, Гомәр, Фәсәхәт, Хезмәттә макталып, шөһрәт алачак!» — 
Ш 
 
 
аркылы бетерергә ярдәм итәргә кирәк. Бөтен әдәбияттагы шикелле поэзиядә дә тарихи дөреслек, тормыш дөреслеге, революцион перспектива, яца бсләп искенең көрәше һәм яңаның җиңүе тулы чагылырга тиеш. Социалистик реализм поэзиясенең иң яхшы сыйфатлары да әиә шулар белән билгеләнәләр. Кабат әйтәбез, безнец шагыйрьләр социалистик реализм методын бөтен тирәнлеге белән үзләштерү, иц яхшы үрнәкләреннән өйрәнү өстендә бик йомшак эшлиләр әле. Биредә тагын социалистик реализмның аерылгысыз бер өлеше, бер сыйфаты булган революцион романтизм, турында, да әйтеп китәргә, шагыйрьләрнең исләренә төшереп үтәргә кирәк. Без хәзергә әле бүгенге поэзиябездән революцион романтизм белән сугарылган бер генә үрнәген дә күрсәтә алмыйбыз. Бу нәрсә безнең шагыйрьләрне бер дә борчымый, күрәсең. А. Фадеев иптәш язучылар Союзы Пленумында ясаган докладында бу мәсьәләгә киң генә тукталып, язучыларга уйланырлык материал биргән иде, революцион романтизмны әһәмиятле иҗади бер проблема итеп күтәргән иде. Моны безгә яңадан искә төшерү- һич тә урынсыз булмас. Иптәш А. Фадеев болай диде: «Ачык ки, моны безнең әдәби эшебездә кулланганда, шуны өстәп әйтү мөһим: без теләгән һәм булырга тцеш булган нәрсә — «хыял» — художество әсәрендә җанлы образ сыйфатында, яңа иҗтимагый мораль нигезләрен йөртүче кеше образы сыйфатында чагыла. Нәкъ менә без, художникның субъектив өметләре иҗтимагый үсешнең объектив барышы белән бергә туры килгән җәмгыять вәкилләре булганга күрә дә, яңа мораль нигезләрен өйрәтүче җанлы кешеләрне реаль чынбарлыкта таба алабыз. Җанлы кеше характерын «аның хәзер нинди булуын» һәм бер үк вакытта «аның нинди булырга тиешлеген» дөрес күрсәтеп буламы?—"Дип сораулары мөмкин. Әлбәттә. Бу — реализмның көчен киг метми генә түгел, ә киресенчә, чын реализмның үзе булып тора да. Тормышны анын революцион үсешендә алып күрсәтергә кирәк». А. Фадеев иптәшнең чыгышы буенча рус матбугатында барыбыз өчен дә бик әһәмиятле булган, өйрәнерлек иҗади 
дискуссия ачылып китте һәм ул хәзер дә дәвам итә. Ни өчен безнец шагыйрьләр моннан читтә торалар? Кузгалырга күптән вакыт инде. Ул бит «кампания» мәсьәләсе генә түгел. Революцион романтизмның үрнәкләре безнең татар совет поэзиясендә дә юк түгел. Һади Такташның «Киләчәккә хатлары», һичшиксез, шуның беренче яралгысы булып тора. Ул әсәрдә реализм белән революцион романтизмның берлеген тудырырга омтылу ачык сизелә. Әйе, революцион романтизм проблемасын конкрет иҗатлар нигезендә безгә дә чынлап күгәрергә, ул турыда ныклап уйланырга кирәк. Бигрәк тә шагыйрьләр өчен монда киң мәйдан бар. ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать турындагы карарлары чыкканнан бирле ел ярымнан артык вакыт үтте. Безнең бүгенге поэзиянең торышы канәгатьләнерлек хәлдә булмавы барыбызны да борчырга тиеш. Без ул тарихи карарларның тулы үтәлешен бары тик югары идеяле, югары художестволы әсәрләр тудыру белән генә раслый алабыз. Шулай ук ВКП(б) Үзәк Комитетының «Бөек дуслык» операсы турындагы карары да язучылар алдына җаваплы бурычлар куя. Ул карар, музыка эшлеклеләре белән бергә, язучыларга да турыдан- туры кагыла. Партия халыкчыл яңа әсәрләр тудырырга чакыра һәм һәрбер әсәрнең халыкка хезмәт итәргә, бөек сталинчыл чорыбыз белән, совет тормышы белән аерылгысыз бәйләнештә булырга тиешлеген таләп итә. Яңа опера һәм яңа җырлар тудыру өлкәсендә безнең шагыйрьләргә дә бик күп эшләргә кирәк әле. Бездә композитор белән шагыйрьнең бергәләп эшләве юк дияр

 
 
лск һәм бу хәл эштә зур комачау* лыклар тудыра. Опера өчен либретто һәм җыр язуга безнең шагыйрьләр бик аз игътибар бирәләр. Либретто язу буенча күбрәк бер Әхмәт Фәйзи генә эшли. Ләкин аның бу өлкәдәге эшендә җитди кимчелекләр, ялгышлар булып тора. Эчтәлеге зарарлы булган «Зөлхәбирә», зур ялгышлыклар. кимчелекләр белән тулган «Акчарлаклар» һәм «Шагыйрь» либреттоларын язуы Әхмәт Фәйзинең иҗатының идея-политик дәрәҗәсе әле югары булмавын күрсәтте. Ул, моңарчы булганча, язучылар җәмәгатьчелегеннән аерылган хәлдә, ялгызак булып эш итәргә тиеш түгел. Коллективның большевистик тәнкыйте нигезендә генә ялгышларны үз вакытында күреп, төзәтеп барырга мөмкин икәнлеген онытмаска кирәк. Җыр язуга да шагыйрьләрнең бик аз өлеше катнаша. Бары тик Ә. Ерикәй. М. Садри. сирәк-мирәк кенә С. Хәким һәм Ә. Исхак иптәшләр композиторлар өчен җыр текстын бирә киләләр. Аларның да чын халыкчыл, күңелгә тиз сеңү- чән уңышлы җырлары күп түгел. Куш кенә җырларда сюжетсызлык, примитивлык, дәртсезлек зур кимчелек булып тора. Ә композиторларда таләпчәнлек, текстны тәнкыйть белән карап кабул итү җитешми, начар либретто, начар җырга ашыгып көй дә язып куялар. Нәтиҗәдә 
көч әрәмгә китә. Беренче чпрагта, әлбәттә, либретто һәм җырның сыйфаты өчен шагыйрь, драматург үзен җаваплы сизәргә һәм ул жанрларга поэзиянең, иҗатның әһәмиятле тармагы итеп карарга тиеш. Либретто һәм җыр — катлаулы һәм бик җаваплы жанрлардан санала, ләкин тырышып эшләгән тәҗрибәле шагыйрь, драматург өчеи җиңә алмаслык жанрлар түгел. Бу өлкәдә эшләүче авторлар коллективының тагын -да киңрәк, кыюрак булуын телибез. В1\П(б) Үзәк Комитетының тарихи карарларына язучылар, ша- ; гыйрьләр ялкынлы,, дәртле, югары сыйфатлы әсәрләр белән җавап бирергә тиешләр. Халык бездән сугышчан, патриотик, гүзәл яңа әсәрләр көтә, һәм ул әсәрләрнең туачагына шик юк. «Безнең интеллигенциябез, культура работниклары, фән һәм сәнгать кешеләре һичкай- чан булмаган дәрәҗәдә совет патриотизмы белән сугарылганнар. Хәзер иң яхшы әдәби әсәрләр ид« ягыннан үзләрен коммунизм беләз аерылгысыз бәйләнештә хис итүче- язучылар каләменнән чыккан булуын очраклы хәл дип санап булмый. Безнең илдә коммунизм дәртле хезмәткә, Ватан өчен герим көрәшкә, югары идея иҗагъпн рухландыра» (В. М. Молотов).
 
 
 
Редакцияләп; бу мәкалә фикер алышу тәртибендә басылды.