Логотип Казан Утлары
Публицистика

„КОРЫЧ НИЧЕК ЧЫНЫКТЫ"

Островскийның бу атаклы әсәрен безнең илдә бик яратып укыйлар. Әсәрнең баш герое Павел Корчагинны олылар да, яшьләр дә һәм хЗтта балаларга кадәр беләләр һәм .яраталар. Мондый популярлыкның сәбәбе бар, әлбәттә. Сәбәп бик гади: Павка Корчагин образында безнең заман кешеләренең иң яхшы сыйфатлары гаять тулы һәм гаять җанлы булың гәүдәләнгән. Кем соң ул Корчагин? Бер эшче егет ул. Халыкның үзе эченнән чыгып, гражданнар сугышы өермәсен үтеп, большевиклар партиясе һәм советлар хөкүмәте өчен дошманнарга каршы көрәштә чыныгып үскән егет ул. Корчагиннар кебек фидакарь, патриот егетләрне Совет власте, Ленин —- Сталин партиясе тудырды. * Николай Островский. «Корыч пичек чыныкты». 421 бит, Татгосиздат басмасы, 1947 ел. Алар үзләренең җилкәләрендә көрәшнең бөтен авырлыгын күтәреп бардылар: яшь совет властеның барлык дошманнарына каршы корал белән көрәштеләр; аннары совет' властен ныгыту өстендә эшләделәр. Чыннан да корыч кешеләр алар. Аларның өлешенә бик зур кыенлыклар тиде: суыкка каршы да, ачлыкка каршы да, бандитларга каршы да сугыштылар алар. Ул баһадирларның күбесе коммунистлар иде. Алардан соң килгән яшьләр большевик Корчагиннарның, большевик Жухрайларвың героик традициясендә тәрбияләнделәр. Аларның иң яхшы сыйфатларыннан өйрәнделәр. Корчагиннарның гүзәл традициясе хәзерге заман яшьләренең эшләрендә, көрәшләрендә саклана. Билләренә граната бәйләп, дошман танкы астына ташланучы батыр совет сугышчылары, немец дотларының 
Г 
 
 
үлем чәчеп торган пулеметларын күкрәкләре белән каплаучы баһадирлар — Корчагиннарның энекәшләре иде алар. «Корыч ничек чыныкты» әсәренең тәрбияви әһәмияте бүгенге көй өчен дә бик зур. Корыч кешеләр» принципиаль идея кешеләре элек ничек кирәк булсалар, хәзер тагын да кирәгрәк. Корчагин ул читтә басып торырга яратмый торган, көрәш эзли торган кыю һәм тынгысыз күңелле кеше. Принципиаль большевистик идея өчен Корчагин кебек көрәшә белүче, һәртөрле эштә революцион перспективаны күздән югалтмыйча, изге максатны истән чыгармыйча, көрәшә белүче кешеләр, — менә нинди көрәшчеләр кирәк безгә. Корчагиннар әнә шундый кешеләр алар. «Корыч ничек чыныкты» татар телендә өченче тапкыр басыла. Әсәрнең тәрҗемәсен иптәш Афзал Шамов эшләгән. Иптәш Шамов тәҗрибәле һәм бс.-декле тәрҗемәче. Бу нәрсә китапның һәр битеннән күренеп тора. Мисал өчен кечкенә * генә бер өзек китереп үтик. «Тоня тиз генә борылып карады. Павелны күреп, койма янына йөгереп килде. Шатлыгыннан елмаеп, аңа кулын бирде. — Килдегез бит ахыры, — диде ул. шатланып. — Бу кадәр вакыт кайда югалып тордыгыз? Мин күл буенда да булдым, айда китабымны .онытып калдырган идем. Сез килерсез дип уйлаган идем. Әйдәгез безгә, бакчага керегез. Павка керергә теләмичә, башын селекте. — Кермим. Тоня, гаҗәпләнеп, кашларын күтәреп җибәрде: — Ни өчен? — Атагызның орышуы мөмкин. Минем аркада сезнең үзегезгә эләгер. Нигә мондый өсте-башы тетелгән кешене алып кердең, дияр. — Сез юкны сөйлисез, Павел, — диде Тоня, ачуланып. — Хәзер үк монда керегез. Минем әти бер сүз дә әйтмәс, әйтәчәк тә түгел, менә күрерсез. Әйдәгез, керегез. Ул, йөгереп барып, кечкенә капканы ачты, һәм Павел аның артыннан китте» * (62 — 63 битләрдән). Тәрҗемә әйбәт, ләкин бердә ким
челексез түгел: кайбер урында оригиналның интонациясе биреп җиткерелмәгән; кайбер урынга сүлпәнрәк җөмләләр килеп кергән; ара-ти- рә стилистик шапшаклыклар да очрап куйгалын. Бер урында поп, тәмәкече малайларны кыздырмакчы булып, аларны үз янына дәшеп ала: — «Идити-ка сюда, голубчики!» Татарча болан диелгән: — «Монда килегез әлс, егетләр!» Попның «голубчики» сүзендә янау, усаллык һәм ирония сизелеп тора,tә «егетләр» сүзендә андый интонация ишетелми. «Лицо попа побагровело», ди Островский. Тәрҗемәче: «Поп кызарды», ди. «Поп кып-кызыл булды», дисәң, интонацион яктан оригиналга якынрак булыр иде. Павианы эшкә алган •чакта, буфет хуҗасы кисәтеп куя. — «... и чтоб не воровать. — Что вы, что вы! Воровать он не будеть, я ручаюсь»,—ди Павианың анасы. Татарчада: — «Ни дигән сүз бу, ни дигән сүз! Ул урлыйчак түгел, мин аңа ышанам». Күрәсез татарчада башкачарак бирелгән һәм бу «башкачалык» җөмләне яхшыртмаган. «Ул үзенең бөтен зур гәүдәсе белән (!) урыныннан торды». «Өметсез кызу (!) отыш уены». «Карта ярырга (!) тотыналар». «Әгәр эш миндә калса (?!), мин монда һичшиксез сугышыр идем». «Булгаков аңа аның фикерен...» Русчада: «Павка поднял голову, посмотрел на Сухарько взглядом, не обещающим ничего хорошего». Татарчада: «Павка, яхшылык күрсәтергә теләмәгән (!!) караш белән, Сухарькога башын күтәреп карады». «Тоня әйткән сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмыйча, башын вата- вата (!) алар артыннан бара иде». «Эндәшмичә торуны бозарга (!) ашыкты». «Каштан төсле куе чәчләрен»...
119 
 
 
«... Капчыкчыларның береккән (!) компаниясе...» Болары инде стиль кимчелекләре. 26 табаклык әсәрнең тәрҗемәсендә мондый кимчелекләр күп түгел һәм аларны киләсе басмаларда иптәш Шамов төзәтер, әлбәттә. Тәрҗемә җиңел укыла, ансат аңлашыла һәм Островскийның гүзәл китабын, 
түкми-чәчми, татар укучысына илтеп җиткерә. Китап яхшы кәгазьдә басылган, катыргыга төпләнгән, ләкин бәясе бик кыйммәт: 20 сум! Шул ук китапның русчасы (катыргы тышлы, яхшы кәгазьдә) 13 сум