Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕЧЕ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯҢА КИТАПЛАР

Татгосиздатның яшьләр-балалар әдәбияты секторы 1948 нче елны мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яхшы кәгазьдә, рәсемле, матур китаплар чыгару белән башлады. Балалар китабы, тәрҗемә яки оригиналь әсәр булсын, иң элек ул балаларны дөрес тәрбияләргә, балада оптимистик, коллективлык, Ватаныбызны сөю кебек матур хисләр тудырып, аларны оста бакчачы кебек үстерергә, баланың художество зәвыгын дөрес юнәлешкә салырга тиеш. Менә XIX йөзнең бөек рус педагогы Константин Дмитриевич Ушин- скпйның «Әтәч» исемле китабы. Бу китап кече яшьтәге балаларны йорт хайваннары белән таныштыра. Аларга карата балаларда мәхәббәт хисе тәрбияли. Язучы Абдулла Әхмәт бу әсәрне тәрҗемә иткәндә Ушинский теленең гадилегещ балаларга барып җитә торган образларын дөрес бирә алган. Художник А. Комаров тарафыннан ясалган рәсемнәр, текстны җанландырып кына калмыйча, үзләренә аерым бер урын тоталар. Алар төрле төстәге буяулар белән, балаларны кызыктырырлык, аларның художество зәвыгың баетырлык итеп ясалганнар. Шул ук форматта, төрле буяулы рәсемнәр белән бизәлгән икенче китап атаклы рус язучысы В. М. Гар- шинныц «Ил гизүче бака» исемле әкияте. Ул, шулай ук, пөхтә, мәхәббәт белән эшләнгән. Художник М. Рабиновичның рәсемнәре укучының исендә кала. Тәрҗемәче 3. Бә- широва оригиналдан читкә китмичә, саф татарча, гади һәм һәрбер балага аңлаешлы тел таба алган. Менә тагЫн бер китап. Ул Шарль Перроның татарчага тәрҗемә ителгән «Кызыл калфак» әкияте. Шарль Перро XVII нче йөзлә яшәгән француз шагыйре. Аның француз халык әкиятләреннән алып эшләнгән «Бармак буйлы малайчык», «Кызыл калфак», «Үги кыз», «Зәңгәр сакал» һ. б. әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә и телгәннәр. Яшьләр-балалар әдәбияты секторы Шарль Перроның ике әкиятен татарчалаштырып,

 
 
тәкъдим итеп дөрес эшләгән. Ләкин тәрҗемәнең сыйфаты (тәрҗемәчесе Зәкия Садыйкова, редакторы Гариф Гобәй) бу әсәрнең кат-кат басылуына карамастан әле һаман да түбән. Тәрҗемәче дә, редактор да үз эшләренә тулы җаваплылык белән карамаганнар. Русчада бу әсәрнең тәрҗемәсе берничә вариантта чыкты. Безнең иптәшләр аның иң яхшысын кулланганнардыр дип уйларга туры килә. Татарча тәрҗемәче русчасыннан урыны-урыны белән бик ерак китә. «Золушка» әкияте татарча ни өчендер «Көлкәй» дип бирелгән. «Золушка» — рус телендә «үги кыз» мәгънәсендә йөри. Тәрҗемәче «золушка "ны «зола»дан («көлүдән) алынган дип уйлап, татарчага «Көлкәй» дип тәрҗемә иткән. Бу исем әкиятнен эчтәлегенә һич тә туры килми. Әсәр үги ана һәм аның кызлары тарафыннан һәрбер адым саен кыерсытылган үги кыз турында сөйли. Бу әкиятнең русча бор варианты «Замарашка» («Шапшак кыз») дип тә атала. «Крестная мать» дигән сүзләр бер урында «кыз кардәше» дип, икенче урында «сихерче апа» дип тәрҗемә ителә. Бу исә, «крестная»га якын да килми. Бу сүз татарчада юк, ләкин бездә «дәү әни» дигән сүз бар. Ул балалар өчен аңлаешлырак булыр иде. «... Не успели сыграть свадьбу, как мачеха уже дала волю своему злому нраву» дигән сүзләрне тәрҗемәче «туйлар үткәнче үк үги ана усаллыгын 
күрсәтә башлый» дип бирә. Бу дөрес түгел. Туйга кадәр бер хатын да үги ана була алмый. Бу җөмләне «туйлар үтәр-үт- мәс үк...» дип башларга кирәк иде. «Знатный придворный» — «сарайдагы хезмәтче» түгел, бәлки патша сараендагы аристократлар дигән сүз. Аларның үзләренең йөзләрчә хезмәтчеләре — лакейлары булган. Тәрҗемәче әсәрнең кемгә тәкъдим ителергә тиеш булганлыгын исеннән чыгарып, балалар өчен авыр аңлаешлы сүзләр куллана. Мәсәлән, «бал», «лакей», «карета» һ. б. «Бал»ны — «мәҗлес» дип алырга кирәк иде. Югыйсә балалар «бал» дигәндә, ашый торган балны күз алларына китерәчәкләр бит. «Кызыл калфак» әкиятенең тәрҗемәсе бераз яхшырак, ләкин анда да оригиналдан читкә тайпылулар, кытыршы җөмләләр шактый. Мәсәлән: «...җавап бирә бүре тавышын нечкәртеп» — җөмләсендә «бирә бүре» сүзләре балалар өчен әйтелеш ягыннан авыррак, аларны бср-берссннән аерырга кирәк пде. Бу китапта уңышсыз тәрҗемәгә ярлы, төссез рәсемнәр дә килеп кушыла. Нәни балалар яхшы сыйфатлы китаплар көтәләр. К. Ушинскийныи, В. Гаршинның әсәрләрен әйбәт итеп чыгара алган Татгоснздат, бу эшкә җитди әһәмият биргәндә, балаларның бу хаклы сорауларын, һичшиксез, канәгатьләндерә алачак. Б