Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КУЛЬТУРАБЫЗ ӨЧЕН МАТУР БЕР КҮРЕНЕШ

(М. Ю. Лермонтов сайланма Рус классик әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән берсе— Михаил Юрьевич Лермонтов. Аның үлүенә йөз елдан артыграк вакыт үтүгә карамастан, барлык халыклар хәзер дә аның мәңге үлмәслек әсәрләрен укып ләззәтләнәләр,, рухи азык алалар һәм шагыйрьнең бөек исемен зур хөрмәт белән хәтерләрендә саклыйлар. Авың яшь, көрәшчән һәм халыкчан иҗаты безнең заманда аеруча горур яңгырый. Белинскийның: *Озак та үтмәс, аның әдәбияттагы исеме бөтен халыкка танылыр һәм аның поэзиясендәге гармоник авазлар кешеләрнең, көнкүреш турында кайгыртып, үзара сөйләшкән көндәлек сүзләре арасында да ишетелер», дигән сүзләрен тарих бөтен тулылыгы белән раслады. Патша палачлары тарафыннан бик яшьли (27 яшендә) һәлак ителгән шагыйрь Лермонтов бай әдәби мирас калдырып өлгерә һәм рус әдәбияты тарихында күренекле, үзенчәлекле урынны ала, киләчәк буынга, әдәбиятына зур йогынты ясый. Ул бөек Пушкин иҗаты традицияләрен дәвам иттерүче һәм үстерүче була. XIX пчы йө шсц’беренче яртысындагы самодержавиенең кара тор м ы ш к ы с ы нк ы л ы к л ар ы на, төр л е изүләренә, гаделсезлеккә каршы аның протест тавышы, үз чорында да, аннан соңгы дәверләрдә дә көчле яңгырап тора, алдынгы кешеләрне кө'рәшкә рухландыра. Ул 1837 иче елда ук инде патша палачларын гаепләгән, Пушкин үгерелгән көннәрдә прокламация төсендә кулдан кулга таралган атаклы «Шагыйрьнең үлеме» шигырен иҗат итә. <Ә сез пычрак эшләр белән даннар тапкан Аталарның токымнарын саклаучылар. Язмыш уены аркасында мескен ватан Җнмрекләрен итек беләк таптаучылар. әсәрләренең тәрҗемәләре) Кансыз төркем булып, тәхет тирәсендә Суясыз сез Ирек, Данлык. Даһилыкны, Яшрснгәңсез кануннар күләгәсендә, Хөкем, хаклык сезнең алда авызлыклы. Ләкщ] сезне, бозыклыкның якыннарын Алда башка хөкем көтә — көчле, яңа. Көче җитмәс ул хакимгә алтыннарның, Ярылып ята сезнең уйлар, эшләр аңа! Аида сезгә ярдом итмәс пычрак сүзләр, Анда пычрак алдау юлын куалмэссыз. Үзегезнең шакшы каоз каныгыз белән Шагыйрьнең нзге канын юалмассыз!» — дип Лермонтов ялкынлы, нәфрәт тулы шигырен яза. Лирик-романтик шигырьләрендә булсын, «Купец Калашников», «Мцыри», «Демон» һ. б. поэмаларында яки прозаик әсәрләрендә булсын, — һәркабсында да шагыйрьнең кешенең иркен изүче, бәхетен җимерүче кара көчләргә каршы чыгуы, шәхес азатлыгы һәм аның аркылы җәмгыятьтәге политик азатлык мотивлары, халкына һәм Ватанына чиксез мәхәббәте ачык сизелеп тора. Лермонтов иҗатында гуманизм, .патриотизм мотивлары һәм көрәшкә өндәү киң урын ала. «Көрәш булмаганда тормыш күңелсез», ди шагыйрь. Аның иҗатында үз чорының сулышы, тормыштагы яңа фикерләр, эзләнүләр, яктылыкка ом гылулар, ■рус кешесенең батырлыкка, көрәшкә, җиңүгә, яңаны тудыруга сәләтле, гаделлеккә һәм гүзәллеккә омтылу- чан милли характеры чагылган. Лермонтов романтикасы көрәш давылы һәм киләчәктәге матурлыкка, бәхеткә омтылу белән сугарылган. Туктаусыз алга ашкынучы җилкән образы аның романтикасының байрагы төсле булып тора. Лермонтов кешенең иң матур хыялларын. гүзәллек һәм сафлык сыйфатларын, иң нечкә тойгыларын гаҗәп зур осталык белән җырлый, аның лирикасы һәркемнең күңеленә сеңәрлек җылы, эчкерсез, тирән мәгънәле. Аның «поэзиясендәге rap- 
в. .С. Ә.“ № 5 

 
 моник авазлар» (Белинский) безнең һәркайсыбызда дулкынлану тудыра, ләззәтләндерә, патриотик хисләрне көчәйтә, көрәш пафосы белән рухландыра, ул авазлар һәркайсыбыз өчен якын һәм кадерле. Лермонтов әсәрләре Россиядә яшәүче бик күп халыкларның телләренә тәрҗемә ителеп киләләр һәм халыклар тарафыннан сөелеп каршы алыналар. Аның йогынтысы рустан башка милләт шагыйрьләренең иҗатларына да һичшиксез зур булды. Халык шагыйре Габдулла Тукай аны. Пушкин белән янәшә куеп, поэзиянең кояшы һәм үзенең өйрәтүчесе дип атады. Бу коры сүз генә түгел иде. Аның аркылы рус һәм татар халыкларының дуслыклары, туганлыклары, культура уртаклыклары да ачык чагылдьк Октябрь революциясенә кадәр алдынгы рус культурасы белән татар хезмәт иясе халкын таныштыруны бигрәк тә. К. Насыйридан соң, Г. Тукай, Г. Камал һ. б. шикелле демократик язучылар эшләгән булсалар, хәзер, совет тормышы шартларында, алдынгы рус культурасын өйрәнү, үзләштерү гомуми халык эше булып китте. Азат ителгән татар халкы, илебездәге башка халыклар шикелле үк, рус әдәбиятын үз телендә Һәм милли ана телендә дә укыйлар. Рус әдәбиятын милли телләргә тәрҗемә итү советлар илендә дәүләт эше, халык эше булып, социалистик культурабызның ” аерылгысыз бер өлеше булып тора. Мондый хәл капиталистик илләрнең берсендә дә юк, аның бары тик халыклар дуслыгы, бердәмлеге яшәгән социалистик илдә генә шулай булуы мөмкин. Күптән түгел Татгосиздат М. Ю. Лермонтовның «Сайланма әсәрлә ре»н ‡ татар телендә бастырып чыгарды. Моны гомумән культурабызның шатлыклы бер факты итеп каршы алабыз. Моңарчы Лермонтовның аерым әсәрләре тәрҗемә ителсә дә, мондый күләмдә сайланма әсәрләре чыкканы юк иде әле. Бу — беренче уңышлы зур тәҗрибә. «Сайланма әсәрләр» С. В. Иванов тарафыннан язылган М. Ю. Лермонтов турындагы биографик очерк (С. Әдһәмова тәрҗемәсе) белән башлана. Җыентыкка Лермонтовның 58 шигыре, Ә. Исхак тәрҗемәсендә «Боярин Орша», «Мцыри», «Демон» поэмалары һәм Ill. Маннур тәрҗемәсендә «Иван патша Васильевич,                      ‡ М. Ю. Лермонтов. Сайланма әсәрләр. Татгосиздат. 1947 ел. 175 бит. Татар телендә. яшь опричник һәм гайрәтле купец Калашников турында җыр->. «Качкын» поэмалары кергән. Җыентык шагыйрьнең батем иҗатын чагылдырудан бик ерак торса да, сайланып атынган әсәрләр укучыларга шагыйрьнең поэзиясен шактый киц күләмдә күз алдына китсрсәгә, танышырга һәм аңларга мөмкинлек бирәләр. Әсәрләр уңышлы сайланганнар. Шигырь тәрҗемәләренә кадәр, иң элек биографик очерктагы бер принципиаль мәсьәләгә тукталмыйча һич тә мөмкин түгел.. Биографик очеркта Байроннык Лермонтовка йогынтысы мәсьәләсе дөрес яктыртылмый, анда «Бан- ронның һәм яшь Лермонтовның дөньяга карашларында бик күп уртаклык» булуы, аларның «поэзиясе дә бөтенләй шул ук мотивлар белән» сугарылуы, «инглиз шагыйре белән бертөрле үк» уйлавы турында әйтелә. Дөреслектә ул бер дә алай булмый. Иванов ахырда гына «Лермонтов үзлегеннән иҗат итә» дип әйтеп, шагыйрьнең, бер шигыреннән өзек китерсә дә, мәсьәләгә ачыклык кертми. Байрон белән Лермонтов иҗатларындагы чагыштыргысыз аермалык булуын басым ясап ачып салмый. Дөрес, Лермонтов студент чагында, поэзиягә яңа аяк баскан дәверендә, Байрон белән мавыга, анын иҗаты һәм героик биографиясе белән соклана, аңарда үзенә якын булган бунтарь-романтик геройны күрә. 1830 нчы елларда Байрон йогынтысы астында «Аул Бастун- джи», «Измаил-Бей» һ. б. шуның кебек «көнчыгыш поэмаларын» тудыра. Ләкин бу әйберләрендә дә инде Лермонтовның үзенчәлекле рус милли шагыйре тавышы ачык ишетелә. 1831 нче елда ук инде Лермонтов үзе дә: Юк, мин Байрон түгел, мни бары. Әле беленмәгән бер җырчы. Аның төсле үк сөрелер узгынчы, Ләкин җа-ным минем рус җаны. дип язды. Әйе, Лермонтовта рус җаны яши, ул, рус җирлегендә туып, рус халкының. иң матур хыялларын һәм сыйфатларын җырлый. Байрон — индивидуалист бунтарь, пессимист булса, шәхес белән җәмгыять арасындагы каршылыктан котылуны күрмәгән булса, Лермонтов иң купечелек иҗатында оптимист, халыкны көрәшкә өндәүче, шәхеснең яз?лы- щын 114 

 
 иҗтимагый тормыш белән бәй- •ләп караучы шагыйрь, ул — романтик та, оста реалист та. 1830 нчы елда ук инде: Килер ул ел, кара елы Россиянең, Башларыннан таҗы төшәр патшаларның, — дип киләчәккә өмет белән җырлаган шагыйрь ул. Белинский: «Без... аңарга Пушкин урынына килгән шагыйрь дип карадык», дип юкка гына әйтмәгән. Шулай булгач, Байрон йогынтысы нәтиҗәсендә, хәтта яшь Лермонтовның да «бертөсле үк уйлавы», «бөтенләй шул ук мотивлар белән сугарылган» булуы турында язу нигезсез; ул Лермонтовны Ба”ирон шәкерте итеп күрсәтергә тырышуның бер күренеше генә булуы ихтимал. Биографик очеркның бу моментына тәрҗемәче дә, редактор да тәнкыйть белән карап эш итәргә тиешләр иде. Биографик очеркта Лермонтов шигырьләреннән күп кенә өзекләр — цитаталар алынганнар. Гадәттә алар җыентыкка кергән шигырьләрнең яхшы тәрҗемәләреннән алынган булырга, бертөрле булырга тиешләр иде. Ләкин тәрҗемәче бөтенләй башка тәрҗемәләрне алып, укучылар өчен уңайсызлык, аңлашылмау тудырган. Ул өзекләр җыентыкка кергән шигырь тәрҗемәләреннән өстен булсалар, килешеп тә булыр иде,ләкин алар күбесенчә оригинал мәгънәсен генә бирүдән ары узмыйлар. Лермонтовның шигырь һәм поэмаларын тәрҗемә итүдә катнашучы Ә. Исхак. К. Нәҗми, Ә. Ерикәй, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, С. Баттал һәм Ә. Юныс иптәшләр, көчләрен кызганмыйча, тырышып эшләгәннәр. Тәрҗемәләрдә бөек рус шагыйренең рухын, иҗатының үзенчәлеген аңлап, хис итеп эшләргә омтылу сизелеп тора. Әсәрләрнең шактый өлешендә Лермонтов шигыре төзелешен, рифмасы төрлелеген саклап бирүгә дә ирешкәннәр. Бу матур күренеш, бу безнең поэзиянең эчке мөмкинлекләрен, поэтик тел байлыкларын киңрәк күрә белергә юл ача. Шигырьләрдән, мәсәлән, уңышлы тәрҗемә ителгәннәр дип түбәндәгеләрне санарга мөмкин: «Ике лачын». «Тормыш касасы», «Теләнче», «Җир һәм күк», «Стансалар», «30 июль», «Ике батыр», «Җилкән», «Теләгем», «Хәнҗәр», «Уйлану», «Диңгез патшасы кызы» һ. б. 
«Шагыйрьнең үлеме» шигыре тәрҗемәсенең ике төрле варианты — Ә. Фәйзи һәм К. Нәҗми тәрҗемәләре бирелгән. Нигездә икесе дә начар түгел, оригиналга якын торалар, икесендә дә уңышлы яклары бар. Ләкин Ә. Фәйзи тәрҗемәсен эмоциональ яктан көчлерәк, шигъри төзелеше белән уңышлырак, укучыга җитүчәнрәк дип санарга кирәк. (Китапта тәрҗемәчеләрнең исемнәре буталган, беренче тәрҗемә,Ә. Фәйзинеке). Тик аның «патша» урынына «шаһым» сүзен куллануы һәм «мәгърур башы аның бөгелде» дип алуы белән килешеп булмый. К. Нәҗминең тәрҗемәсе укыр өчен авыррак. Аерым строфаларда шигырьнең эчке пафосын биреп бетермәүче прозаик яңгырашлы урыннар очрый. Поэмалардан «Качкын» (Ш. Маннур тәрҗемәсе). «Боярин Орша», «Мцыри» һәм «Демон» (Ә. Исхак тәрҗемәләре) яхшы эшләнгәннәр. «Мцыри» . һәм «Демон» шикелле катлаулы, бик үзенчәлекле әсәрләрне, рус поэзиясендә генә түгел* дөнья поэзиясендә кабатланмаслык классик поэмаларны тәрҗемә итү бик зур осталыкны сорый. Ә. Исхак иптәш бу җаваплы Һәм мактаулы бурычны уңышлы үтәп чыккан.

 
 Аның бу күренекле хезмәтләре аерым билгеләп үтәргә лаеклы. Ул моның белән безнең поэзиябездә эз калдырырлык оета тәрҗемәче икәнлеген татын бер тапкыр күрсәтте. «Боярин Орша» да матур тәрҗемә ителгән» күпчелек өлешендә тәрҗемә икәнлеге сизелми дә, ә бу — яхшы сыйфат. Тәрҗемә оригинал әсәр шикелле яңгырарга тиеш һәм шул вакытта гына аны укучы кабул итә. Ләкин «Боярин Орша» да эчтәлекне йомшарту хисабына иреклерәк алынган юллар очрый. Мәсәлән, поэманың азактагы юллары болай язылган: «Теперь осталось мпе одно: Иду! — куда? не все ль равно Та иль другая стерона? Здесь прах ее. но не она! Иду отсюда навсегда Без дум, без цели и труда. Один с тоской во тьме ночной. И вьюга след завеет мой!»... Тәрҗемәдә без укыйбыз: «Хәзер инде мина юл бер: Киту! Кая?— Тик барыбер Китсәм дә мин кайсы якка Монда бары көле ята! Бөтенләйгә бер теләксез. Бер фикерсез һәм хезмәтсез Төнлә, ялгыз кнтәм моннан һәм зземпе күмәр буран!»... Күрәсез, биредә, беренчедән, шигырьдәге эмоциональ буяулар сыек- ландырылганнар, икенчедән, эчтәлекнең көче, тирәнлеге йомшартыл- ган. «Здесь прах ее. но не она» — көчле, конкрет. «Монда бары көле ята» — аны биреп бетерми, укучыга барып җитми. Шулай ук: «Без дум, без цели и труда, один с тоской во тьме ночной» дигән юллар да тәрҗемәдә көчсез, зәгыйфь, оригиналдагыча тулы мәгънәле булып чыкмаганнар. Гомумән Ә. Исхак иптәш тәрҗемәләрендәге, шулай ук башка иптәшләрдә дә очраган, бер йомшак якны әйтеп китәргә кирәк. Ул шигырьнең «юл арасындагы» эчке рухи хәрәкәткә, эчке мәгънә тавышына, эмоциональ буяуларнып тәрҗемәдә дә шулай ук сакланырга тиешлегенә кайвакыт игътибар биреп бетерми. Кайбер тәрҗемәләрнең оригиналдагы көче белән яңгырамавы, минемчә, әнә шуның белән аңлатыла. Шигырьнең ана теленә хас төзелештә табигый булуын әйтеп тә торасы юк, ул—нц беренче таләп. Моны шагыйрьләр бик яхшы беләләр. Тик практикада тормышка ашырган чакта «ашыгыбрак» яки «җиңелрәк» юл белән эш итәләр, күрәсең. Шигырь тәрҗемәсе дә 
чын поэзия булып яңгырарга тиеш, эчтәлеген дөрес бирү белән генә бурыч үтәлеп бетми. Бу кимчелек Ш. Маннурның «Купең Калашников» поэмасы тәрҗемәсендә һәм Ә. Ерикәйнең «Ватан> шигыре тәрҗемәсендә дә нык сизелә. «Купең Калашников» поэмасы тәрҗемә өчен бик авыр әсәрләрнең берсе. Бигрәк тә аның формасын үзләштерү, аңа лаеклы форма табу кыен нәрсә. Ш. Маннур иптәш үзенең тәрҗемәсендә бу кыенлыкны җиңеп чыга алганмы соң? Безнеңчә, юк. Ул «Купең Калашников» өчен тиешле форманы, татар поэзиясе өчен табигый булган форманы табып куллана алмаган. Без бу тәрҗемәдә Лермонтов поэмасындагы үлчәүне, шигъри юл бүленешләрен механистик рәвештә күчерүне күрәбез. Лермонтовның поэмасындагы рус халык сказы, притча төсендәрәк кулланылган юлларны башкача, бәлки, биреп бул-мый торгандыр, шулай да укучы массага тәрҗемә әсәрнен җиңелрәк һәм табигыйрәк итеп бирелү формасын җитди эзләгәндә, поэма тагын да көчлерәк булып ян- гырар иде, аңлаешлырак булыр иде. «Купең Калашников»ныц хәзерге тәрҗемәсе бик авыр. «Ватан» шигыре дә авырлашты- рып эшләнгәннәрнең берсе. Анда Лермонтовтагы җиңеллек, поэтнк матурлык, үткенлек сизелми. Шигырьнең үлчәве дә оригиналдан ерак тора. Кайбер шигырьләрдә Лермонтов шигыре үлчәвен, рифмаларын сакламыйча, иреклерәк алу фактлары очрый. Мәсәлән, Ә. Фәйзинең «Су кызы» тәрҗемәсе бик матур, шигырь төзелеше дә җиңел. Ләкин анда Лермонтов шигыренең үлчәве сакланмый. Безнеңчә, мөмкин булган кадәренчә, оригиналдагы художество үзенчәлекләрен саклап бирү яхшырак. Ә. Фәйзи бу юлда матур 
117 
 
 
үрнәкләр биргән тәҗрибәде шагыйрь- ләребезисң берсе. «Су кызы»нда нигәдер ул икенче юлны сайлаган. Гомумән безнең шагыйрьләр башка телләрдән тәрҗемә иткәндә һәрбер очракта 10-9 яки 8-7 иҗекле үлчәүләрне куллану, 2-4 юлларны гына рифмага салу шикелле беренче дәвердәге ярлы практикадан югарырак күтәрелделәр һәм күтәрелә баралар, дияргә кирәк. Рус поэзиясенең байлыгыннан файдаланып, безнең татар поэзиясен баету, төрлеләндерү юлында күренгән уңышлы гына үрнәкләр бездә аз түгел инде. Моңа Лермонтов «Сайланма әсәрләрле дә мисал була ала. Моның уңай йогынтысы шагыйрьләрнең үз иҗатларында да сизелә. Бу яхшы билге. Тәрҗемә ителгән шигырьләрдә масса өчен аңлаешлы булмаган сүзләр очрый. Кызганычка каршы, тәрҗемәчеләр аларга сызык астына аңлатмалар бирмәгәннәр. Менә иң яхшы шигырьләрнең берсе «Бородино» шигырен укып карагыз. Анда мондый сүзләр очрый: мусыо, картечь, лафет, бивак, редут, уланнар, драгуннар, бусурман. Тәрҗемәсез генә бирелгән мондый сүзләрнең күп очравы шигырьне 
аңлауны шактый- кыенлаштыралар. Тәрҗемә итеп булмаган хәлдә, аңлатмасын, әлбәттә, бирергә кирәк иде. Китапта «1840 ел» урынына «1890 ел» дип басылган шикелле күңелсез ялгышлар да очрый. Аннары 1832 иче елны язылган «Романс» 1831 нче елга, шулай ук 1832 нче елны язылган «Теләгем» нигәдер 1836 нчы елга кертелгән. Ахырда шуны да әйтергә кирәк, китапның тышкы оформленисе бик ярлы. Тышлыктагы хәрефләрнең дә бик вак бирелүе бер дә күзне үзенә тартмый. Китапның бәясе (18 сум) киң масса өчен кыйммәтрәк. Татго- сиздат мондый фактларга киләчәктә игътибар бирергә тиеш. Кабат әйтәбез, Лермонтовның «Сайланма әсәрләр»енең татар телендә чыгуы һәм анда уңышлы тәрҗемәләр бирелүе безне бик шатландырды. Ул, аерым вак кимчелекләренә карамастан, шагыйрьләребезнең мактаулы бер эшләре булып тора. Укучылар Лермонтов әсәрләренең яңа тәрҗемәләрен канәгатьләнү белән укыячаклар, дип уйлыйбыз.