Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮГАРЫ УҢЫШ ОСТАЛАРЫ


1
Кич иде инде. Азнакай яклап кыңгырау тавышы ишетелде.
— Әтиең кайта, — диде Мөзәх- рәфә әле яңа гына җиденче яшенә чыккан кызы Зилфирәгә карап.
Ишек алдыннан бик тиз коры чытыр алып кереп казан астына өстәде, оклау белән ап-ак камыр
« ,с. ә.- № 4
81
82
җәеп токмач кисте, баскыч төбенә җылы су белән комган чыгарып куйды, өйалды ишегенә чуптарлап сугылган кызыл башлы сөлге элде. Шушы эшләр арасында үзен рәткә китерергә дә вакыт тапты: чәч юлларын яңадан ачып тарады, хуш исле сабын белән битен-күзен юды, көймәле алъяпкычын кысыбрак бәйләде, аз гына сызырылган оек кунычларын тартып куйды. Әле генә арыш урагыннан кайтканлыктан, арган иде ул. Ләкин Шәрифне шулай каршыларга гадәтләнгән Мөзәхрәфә ару-талуны сизми иде.
Менә өйгә якынлашканда гына, колхоз правлениесе тирәсендә, Шәрифне кемдер туктатты булса кирәк, кыңгырау тавышы бераз вакытка тынып калды. Ә берничә минуттан, атлар кузгалу белән, ул тагын яңгырап алды һәм кемнеңдер аерым басым белән: «Иртәгә сәгать сигезгә барып җитәргә!», — дигән тавыш ишетелде.
Әле яңа гына сугыш башланган көннәр иде. Тонык кына яңгыраган кыңгырау тавышы аралаш: «Иртәгә сәгать сигезгә барып җитәргә!», дигән хәбәр Мөзәхрәфәне каушатып алды: үзенең җитез хәрәкәте белән әле генә бөтен ишек алдын, бөтен өй эчен тутырып торган бу яшь хатынның йөзен кинәт уй басты, кулына алган эшен онытты, уе-фикере таркалып киткәндәй булды.
Шул арада пар ат җигелгән тарантас белән Шәриф капкадан килеп керде.
— Почтаны соңгы тапкыр алып кайтуым, Мөзәхрәфә! — диде ул җитди тавыш белән.
Ә иртәгесен Шәриф Хәсәншин шушы ук атларга утырып, башка солдатлар белән бергә олы юлга чыкты.
— Юаш булма, үз күңелеңне үзең төшереп, башыңны түбән иеп йөрмә, колхоз өчен көчеңне кызганма, эш белән вакыт та тиз үтә, күңелле дә була... Ялгыз башка килгән бәла түгел, ил белән... — диде Шәриф /Аезәхрәфәне кочагына алыи.
Мөзәхрәфә авылны алар белән бергә чыкты. Башта атлар күздән югалганга кадәр, аннары инде кыңгырау тавышы басылганга кадар, Мәнәвез урманы алдында басып торган килеш, озатып калды.
Шәриф Хәсәншин колхозга җа- ны-тәнс белән, бөтен барлыгы белән бирелгән кеше иде. Ул үзе сала башлаган кибәнне үзе очлый торган, башлаган эшен бетерми торып, аягын чишенми, кыскасы, иртәгеге эшне бүген эшләп куя торган ир иде.
Мөзәхрәфә ялгыз тормышны бу асыл ирнең әнә шул яхшы сыйфатларын үзенә күчерүдән башлады. Шәрифне озату белән, өенә йозак салды да, басуга, ындыр табагына, куна ятып веялка беләк ашлык тазартырга китте.
... Сугышка чаклы башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылмаган Мөзәхрәфә елдан-ел үзен таныта килде. Ул көнне төнгә, төнне көнгә ялгап эшләде. Ул хезмәттән тәм тапты, шуның белән юанды, шунын белән күңел күтәрде. Шуның белән яшәде. Андагы хезмәт дәртен Шәриф турында килгән кайгылы хәбәр дә сүндерә алмады.
Сугыштан соңгы тыныч төзелеш елының беренче язы иде, Мөзәхрәфә, колхоз келәтендә бәрәңге яровойлаштыру белән бергә, үзенсн өй эшләрен дә онытмады, башка еллардагыча, май башлары җитәр алдыннан өй эчендәге барлык гөл чүлмәкләрен кузгатты. Кычыткан төпләреннән ярмалы кара балчыклар казып алды, аларны кул илә-геннән үткәреп чүлмәкләргә салды һәм әлеге гөлләрне шул туфракларга күчерде. Беренче көннәрдә бу гөл төпләренә суны кашыклап кына сибеп торды. Тишелеп чыг\ белән кояш төшеп шиңмәсен өчен гөлләрне көн урталарында стакан астында тотты.
Колхозда бәрәңге яровойлаштыру белән бергә, гөл үстерү эше белән дә шөгыльләнгән көннәрнең берендә, аңа партия члены агроном Салиха Әхмәдиева килде.
— Шушы гөлләрең кебек үк нәзберек табигатьле бер иген игү ал- дыбызда тора, — диде ул тәрәзә төбен тутырып торган, әле янз гына шытып чыккан гөлләргә кз-
83
pan һәм дәвам итте, — тамыры җеп кебек нәзек, бөртеге өрсәң, очып китәрлек җиңел, ышык урынга чәчмәсәң, тиз егыла, урыны тигез булмаса, су юып китә. Сал-кынга түзә, чебенгә түзә алмый... — диде.
Колхоз яңа гына берничә килограмм мәк орлыгы кайтарткан иде. Сүз шул турыда барды. Агроном бу игеннең үзенчәлекләрен сөйләде һәм колхоз правлениесе- нец бу эшне Мөзәхрәфәгә тапшыр г а нл ы г ы н ә й тт е.
Мөзәхрәфә өчен яңа эш иде бу. Ләкин, агроном Салиха Әхмәдиева ярдәме белән ул бу эшне башта ук булдырам дип тотынды. Звено членнары мәк чәчеләчәк бу җиргә элек тирес чермәсе керттеләр, аны тирән итеп сөрделәр һәм машина белән киң рәткә чәчтеләр. Тишелеп чыгу белән үк беренче тапкыр һәм өч хатиадан соң икенче тапкыр рәг араларын йомшарттылар.
Бик нечкә табигатьле бу культура башта зәгыйфь кенә булып тишелеп чыкты. Ләкин, җирлеге яхшы булганлыктан, нәзек һәм озын тамырлары белән ул тиз арада ныгып алды. Азнакайга үтә торган олы юл өстендәге бу мәйдан күз алдында үзенә бертөрле гөл бакчага әйләнде, ал. кызыл, ак чәчәкләре белән бөтен тирә- якны балкытты. Шулай гаҗәп бер төс биреп утырды да, орлык бирергә хәзерләнә башлады. Элек бу орлыклар аксыл төс алдылар, аннары кызгылт төскә керделәр һәм иң соңыннан күгелҗем төскә әверелеп, кабык эчендә шалтырый башладылар. Мәк өлгерде. Мөзәхрәфә звеноның төп көчләре Факиһә, Хәсби һәм Бәян апалар белән берлектә мәкне кул белән урды һәм . кул белән сугып, колхоз амбарына тапшырды. Яз көне чәчелгән өч-дүрт килограмм мәктән сигез центнер уңыш алдылар. Колхоз бу кыйммәтле культурадан килгән доход белән барлык хуҗалык расходларын каплады. Кечкенә мәйдан иде бу, әлбәттә. Ләкин республикабызның көньяк районнарында югары уңыш алуда могъ- җизалар күрсәтергә .мөмкин икәнлекне исбат итә торган зур мисал иде бу.
Шушы ук елны колхоз беренче тапкыр ярты гектарлык «лорх» сортлы бәрәңге орлыгы кайтартып, аны үстерү дә Мөзәхрәфә звеносына тапшырылган иде. Звено ярты гектар җиргә чәчелгән бу бәрәңгедән йөз илле ике центнер уңыш алды. Бу исә «Корыч» колхозында, шулай ук, моңарчы күренмәгән зур уңыш иде.
Шул көзне Мөзәхрәфәне һәртөрле җыелышларда, утырышларда еш кына телгә алдылар. Аны югары уңыш звеносының башлыгы итеп кую турында сүз йөрттеләр. Чөнки кыр эшен яратучы, һәрбер башак өчен иренмичә җиргә иелүче Мөзәхрәфә мәк һәм бәрәңгедән бик зур уңыш алып, авылның өлкән кешеләре алдын/а нык танылган иде инде. Ниһаять, правленненең бер утырышында аны югары уңыш звеносының башлыгы .шкеп билгеләделәр.
Шул көннән башлап ул җиде кеше белән эшкә кереште. Бу, яңгырлы көзге . көннәр иде. Бер караганда мондый көннәрдә нәрсә эшләргә дә мөмкин түгел кебек иде. Мөзәхрәфә моңа карамады, алдагы ел уңыш өчен көрәшне нәкъ шул көннәрдә башлады. Ул үзенең звеносы белән көн саен ферма каралтылары янына, ат абзарлары янына килде. Анда соңгы елларда үзеннән үзе янып яткан тирес катлавын куптарып, аны аерым өемнәргә салдылар.
Кышка кергәндә бу. тирес өемнәре белән ферма тирәсе чүп-чуар булган иде инде. Чана юлы төшү белән үк тиресне уҗым өстенә һәм яз чәчеләчәк бодай өстенә чыгарып, яңадан вак-вак өемнәргә өйделәр. Кар суы китү белән бу чермәне уҗым өстенә таратып кул тырмасы белән аркылыга тырман чыктылар. Бодай чәчеләчәк туңга сөрелгән җиргә чыгарылган чермәне, шулай ук, яхшылап таратып, сабан астына, буразнага кертеп калдырдылар.
Арыш җире дә, бодай җире дә трактор белән сөрелеп, трактор
84
белән чәчелгәнлектән, игеннәр тигез тишелеп, тигез күтәрелеп киттеләр. Шулай да, Мөзәхрәфә басуны көн аралаш күзәтеп торды һәм чүп үләннәре күренә башлау белән звеноны утауга алып чыкты.
Июнь урталары иде. Колхозчылар Б1\П(б) Үзәк Комитетының 1947 ел февраль Пленумы карарларының ничек үтәлүен тикшерү өчен җыелдылар. Урып-җыюны иң кыска срокларда үткәрү, бер генә бөртек ашлыкны да әрәм итмәү, дәүләт алдындагы йөкләмәләрне вакытыннан элек үтәү кебек мәсьәләләр каралды. Шушы җыелышта Шәйхулла Знннәтуллин бригадасы членнары үз өсләренә яңа йөкләмәләр алып, башкаларны ярышка чакырдылар. Бригаданың Мөзәхрәфә Хә- сәншина звеносы членнары кул белән уру нормасын йөз илле процентка үтәячәкләрен әйттеләр.
Менә кызу урак өсте якынлашты һәм хМөзәхрәфә үз участогын көн саен икешәр тапкыр карап кайта торган булды. Ул күзгә күренеп үскән арышны урып-җыярга ашыкты. Ләкин, арыш соңга калып, сабан ашлыгы белән бервакыттарак өлгерде. Бу хәл машиналарга эшне күбәйткәнлектән, арышны кул белән урырга туры килде. Участокта көн саен җиде-сигез уракчы күренде һәм көя саен алар бөтенесенә ике гектар җир урып киттеләр. Арыш шул кадәр уңган иде ки, чүмәлә гүяки уракчыларның артыннан ияреп барды, һәрбер уракчы көнлек нормасын 0,18 гектар урынына башта 0,25, ә уракның өчен- че-дүртенче көннәрендә 0,27 гектар итеп үтәделәр. Болар Банат Вэлие- ва, Бәдәр Зиннәтуллина, Гафифә Хәлиуллина, Бәян Игътисамова, Хәдичә Зариповалар иде. Арышны урып бетерү белән ябык ындыр табагына кайтарып, аерым суктылар һәм аерым хисапка алдылар. Комбайн белән урылган сигез гектар бодай уңышы да амбарга шулай ук аерым кабул ителде. Нәтиҗәдә звенога беркетелгән сигез гектар арышийщ һәрбер гектарыннан утыз бер центнер, сигез гектар бодайның һәр гектарыннан унҗиде центнер чамасы уңыш чыкты.
Бу, мең тугыз йөз кырык җиденче елның көзе иде.
Хезмәттә күрсәткән батырлыгы өчен совет хөкүмәте Мөзәхрәфә Хә- сәншинаны Ленин ордены белән бүләкләде.
II

«Кызыл юл» колхозының звено башлыгы Асия Шәрипова белән без беренче тапкыр очраклы рәвештә таныштык. Ул чакта без бер иптәш белән Казан арты районнарының берсенә командировкага барырга чыккан идек. Бердән, шәһәрдән кичке поездга утырып кузгалганлыгыбыздан, икенчедән, безне каршы алырга тиешле кеше станциягә соңарып килгәнлектән, без ул көнне барасы җиребезгә барып җитә алмадык. Юл уңаенда «Кызыл юл» колхозына (Дөбъяз районы) туктап кунып калдык.
Без тукталган йорт хозяйкасы, ат караучы Рабига апа, безне салкыннан килеп керүгә кайнар шулпа белән сыйлады да, бер дә тартынып тормыйча, мондый тәкъдим ясады:
— Ятарга да иртәрәк, минем дә кайбер карыйсы эшләрем бар,' сез беркадәр вакыт йөреп керәсезме әллә? — диде. — Правлениегә дә кагылырсыз, анда хәзер наряд вакытыдыр, безнең иң яхшы бригадирларны, звено башлыкларын кү-рерсез, — диде.
Без Рабига апа әйткән урам белән колхоз правлениесенә таба киттек. Бу вакытта инде бөтен «Кызыл юл» өйләрендә Ильич лампалары кабынган, ап-ак кар белән капланган кечкенә генә бу авыл, кичке тынлыкка чумган иде.
Без правление йортына наряд беткән вакытта килеп кердек. Ләкин әле правление членнары t да, бригадирлар да, звено башлыклары да — берсе дә таралмаганнар,’ алар колхоз председателе Шәфик агайның нәрсә турындадыр үз фикерен әйтүен көтәләр иде. һәм ул кинәт өстәл артыннан калкып, шундагыларга мөрәҗәгать итте:
— Алайса, менә хәзер үк правление утырышы үткәреп алыйк, кирәкле кешеләр һәммәсе дә мондв бит, — диде. Шунда ук колхоз хи-
85
еапчысы Зиңнәтуллинга карап алды:
— Ал, Шәйдулла, протокол кенәгәсен... килегез бирегә, утырышыгыз, — диде башкаларны да өстәл янына чакырып.
Утырыш барышында без «Кызыл юл» колхозының кайбер көндәлек эшләре белән таныштык.
Киләсе атнада «Кызыл юл»да биш туй булачак икән. Беренче туй элекке фронтовик Данәр Хә- мндуллин өендә үткәреләчәк икән.
Данәр Хәмидуллиң колхозның ин алдынгы кешеләреннән берсе. Ул Бөек Ватан сугышыннан күкрәгенә «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан хезмәтләр өчен» медальләре тагып кайткан. Колхозга кайт-кач та үзен намуслы һәм тырыш хезмәте белән бик тиз таныткан. Быел колхозда ындыр бригадиры булып эшләгән. Аның лицевой счетында өч йөз хезмәт көне бар иде.
Үзенең тормышын Данәр Хәми- дуллин белән берг^ коручы комсомолка Зәйтүнә Насыйбуллина да, шулай ук, колхозның иң алдынгы кешесе. Ул «1941-1945 еллардагы Ватан сугышында батыр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән алтмыш спгез кешенең берсе. Зәйтүнә Насыйбуллина 1947 елда ике йөз егерме биш хезмәт көне эшләп, кырык поттан артык бодай һә.м арыш алган. Данәр белән Зәйтүнә икесе дә колхозның ал-дынгы Шакир Даутов бригадасы членнары, бу бригада югары уңыш өчен көрәштә колхоз күләмендә иц беренче урында тора. Бригада членнары уңыш бүлгән вакытта өстәмә түләү тәртибендә генә дә һәр хезмәт көненә ике йөз грамм ашлык алганнар.
Данәр дә, Зәйтүнә дә намуслы хезмәтләре белән колхозчылар арасында танылган совет яшьләре. Боек Октябрьның утыз еллыгы бәйрәменә багышланган тантаналы җыелышта колхозчылар аларның хезмәтләренә бик зур бәя биргәннәр һәм икесен дә бүләкләгәннәр.
Икенче туй Гомәр Әбраров өепдә үткәреләчәк икән. Бу иптәш Бөек Ватан сугышы инвалиды. Шуңа карамастан, ул жаны-тәпе белән колхозда эшләүче иң тырыш егетләрнең берсе булып саңала. Ул Ватан сугышы фронтларында берничә медаль белән бүләкләнгән. Аңа тормышка чыккан Марзия Вафина да сугыш елларында үзенең батыр хезмәтләре өчен медаль алган комсомолка. Ул бер быел гына да ике йөз кырык бер хезмәт көне эшләгән.
— Өченче туй машинист Хәйрул- лин өендә, дүртенче туй исә ферма терлекләрен җәйләүдә вакытта карап йөртүче Вагыйз Сөләйманов өендә булачак. Болар һәр икесе дә Биек Тау районының Ворошилов исемендәге колхоз кызларына өйләнәләр. Бишенче туйны Шәйдулла Гыйбадул'лин үткәрәчәк... — дип, сүзен дәвам итте правление членнарының берсе.
Утырыш вакытында барган сөй-ләшүләргә караганда, Гомәр Әбраров белән Марзия Вафина туена гына да кунак булып, тугыз кода, унөч кодача киләчәге мәгълүм булды.
Колхоз правлениесе членнары, авылның иң алдынгы кешеләренең өйләнүләре уңае белән, алар турында кайгырту рәвешендә кайбер хуҗалык мәсьәләләрен тикшереп алдылар.
Туйны үткәрү, ягъни кунакларны бер өйдән икенче өйгә йөртү өчен колхоз правлениесе иң яхшы сбруйлар белой дүрт җигүле ат билгеләде. Бер үк вакытта правление туй көннәрендә колхозның электр станциясен төне буе эшләтергә булды. «Кызыл юл»ның Үзәк һәм Мичурин урамнарына күптән үк инде электр кертелгән, ә Октябрь урамына электр кертү бераз соңрак билгеләнгән булган. Ләкин, туй булачак семьяларның күпчелеге Октябрь урамында торганлыктан, колхоз правлениесе бу урамга да ике-өч көн эчендә электр чыбыгы үткәрергә карар итте.
Шуннан соң ниндидер тегермән турында сүз кузгалды. Колхоз 1947 елда барлык дәүләт заданиеләрен срогыннан элек тутырган һәм һәрбер хезмәт көненә өч килограмм бөртекле ашлык, өч килограмм бә
86
рәңге бүлгән. Үзенә кирәк кадәр күләмдә язгы чәчү өчен орлык туплап калдырган. Бүленми торган фондка зур гына сумалар керткән. Бишьеллык планда каралган ка-ралтыларын срогына кадәр төзеп бетергән. Алай гына да түгел, колхоз планда каралмаган кайбер эшләрне дә үтәгән. Мәсәлән. «Кызыл юл» членнары бу вакытка кадәр ашлык тарту өчен берничә километр ераклыктагы тегермәнгә йөргәннәр. Колхоз правлениесе бу хәлнең күп вакыт алганлыгын һәм башка уңайсыз яклары барлыгын хәтергә алып, Тула заводыннан «ММЖ-035» маркалы, электр көче белән эшли торган яңа тегермән кайтарткан. Утырышта катнашучылар туй вакытында кирәк булачак һәртөрле азык-төлекләрне электр көченә корылган менә шушы яңа тегермәндә тартырга, аны иртәгәдән тулысынча ходка җибәрергә булдылар.
Правление утырышы ябылды. Колхоз председателе Шәфик ага Хәмидуллин безне, «Кызыл юл» колхозын икмәккә баетуда бик зур урын тоткан Шакир Даутов бригадасындагы югары уңыш звеносы башлыгы Асия Шәрипова белән таныштырды һәм звеноның эше турында сөйләп китте. Аның сөйләгәннәрен колхозның агротехнигы Халисә иптәш Мөхәммәтшина куәтләп торды.
Аларның сөйләгәннәре тел ягыннан аз-маз гына шомартып, әдәби калыпка салганнан соң, менә мондый бер хикәя төсен алды.
Бишенче басуда кыш гадәттә бик тыныч үтә торган иде. Хәтта язгы сабан эшләре килеп җитми торып, анда аяк басучы да булмый иде. Ләкин колхозда бишьеллык план төзелгән елның кышы болай тыныч үтмәде, ул елны беренче кар күренү белән бишенче басуга чана юлы салынды — өлкәнрәк яшьле бер төркем хатыннар кыш буе аңа ферма абзарларыннан туктаусыз тирес чыгардылар. Ә икенче бер төркем яшь кызлар бу тиресләрне көннекен-көнгә аерым өемнәргә салын тордылар. Кар эреп, җирләр ачылу белән ШУШЫ ук хатын-кызлар бишенче басудагы тирес өемнәренең өсләрен яхшылап балчык белән капладылар. Шуның аркасында ул үз көенә генә пешеп-черсп ятты. Бу, Асия Шәрипова звеносына беркетелгән бишенче басу парга сөреләчәк ел иде.
Май ахырларында, пар сөрү башланган вакытларда бишенче басу яңадан җанланды. Әлеге хатын- кызлар кыш көне үзләре чыгарган тирес өемнәр-и ачып, аны җир өстенә таратырга тотындылар. Би-шенче басуны парга сөрү эше биш-алты көн дәвам итте. Җир өстенә таратылган тирес чермәсе шушы вакыт эчендә буразна астында калды.
Сөрү тирәнлеге дә канәгатьләнерлек, чи калган урыннар да юк, тирес тигез таратылып, тигез күмелгән, чәчүгә кадәр аяк атламасаң да ярый кебек иде бишенче басуга. Булмады, Асия Шәрипова звено-сына кергән бу бер төркем хатын- кызлар тынычлана алмадылар. Пар күтәргәннән соң, ике-өч атна үтүгә, өч сабан белән яңадан бишенче басуга килделәр.
Пар җирен катлаганга бер атна вакыт та үтмәгәндер, шушы ук хатын-кызлар төркеме бишенче басуда яңадан күренделәр. Бу юлы инде алар культивация ясарга килгәннәр иде.
Менә Спас яңгырлары якынлашты — арыш чәчү вакыты килеп җитте, һәм шул чакны бишенче басу бер төркем тырмачылар белән чуарланды.
Гомер-гомергә тыныч яткан бишенче басу кинәт тынгысыз бер урынга әверелде. Бу хәлгә авылның пң өлкән кешеләреннән берсе булган Шәмсетдин карт та игътибар итми кала алмады, арыш чәчү атнасы керер алдыннан, бер көнне, каядыр барышлый, урамда колхоз председателе Шәфик агадан сорап үтте:
— Бишенче басуда быел кышын да кеше өзелмәгән иде, ике-өч көннән бирле тагы атлар күренә, кайсы звено эшли анда?—диде.
— Асия Шәрипова звеносы. Вас- би, Салиха, Мәгърифә, Әминә, Рәшидә, Әхәт, Таһир, Гәптелхәйләр... —
диде колхоз председателе картның соравына җавап биреп.
Карт, кыр эшләренә турыдан-ту- ры катнаша алмаса да, гомер-го- мергә үзе иген иккән басуларны һәрвакыт күзәтеп тора иде. Колхоз председателенең әйтеп бетерүен дә көтмәде, үзенең бу эшне кулай күргәнлеген аңлатып дәвам итте:
— Җиренә җиткереп эшләсәң, тирескә туендырсаң, икмәккә туендыра торган басу, — диде мәгънәле генә итеп.
Августның беренче атнасында бишенче басуга таба Q ике чәчү машинасы чыгып китте. Алар артында «Венера» сортлы капчык- капчык арыш төялгән арбалар да бар иде.
Өч-дүрт көн үтүгә башта аз гына кызгылтрак төс белән уҗым тишелеп чыкты һәм ул бик тиз хәтфә кебек яшел төс алды. Ике-өч ай үтүгә, бишенче басу үзенең калын юрганы белән кар астында калган иде инде.
Ләкин кыш керү . белән үк бишенче басуда тагын бик тиз хәрәкәт башланды: әлеге бер төркем хатын-кызлар, яшүсмерләр ниндидер щитлар, тимер көрәкләр салынган чаналарга утырып, бишенче басуга килделәр. Бу щитларны җир өстенә тезеп чыктылар. Кар өемнәре белән аларның төпләрен ныгыттылар. Аннары җәяүле бураннар үткән саен, җир өстен сырынты баскан саен бу щитларны урыннарыннан күчереп йөрделәр. Кыш буе шулай эшләделәр дә, яз җитеп, бишенче басуга кояш карый башлагач, аның карын ерыпч озын- озын канаулар казыдылар һәм шул канаулар белән язгы суларны бишенче басуның үзендә сеңде-реп калдылар.
Җирләр кибә башлау беләң бишенче басу тагы кешеләр белән канланды: әлеге хатын-кызларның берничәсе кул тырмалары белән уҗымны җиңелчә генә аркылыга тарап чыктылар, ә берничәсе җилкә аша тубал асып суперфосфат, тирес чермәсе кебек ашламалар сибеп йөрделәр.
Бишенче басуның уҗымы иркен юл алды — ул атна-ун көн эчендә кара кучкыллы төскә кереп, куерып китте. Кайчан гына карама, звено членнары шушы басуда булдылар: уҗым кәс каплагач, аны беренче тапкыр утадылар, кашык сабы буе булгач, икенче тапкыр һәм буынга сикерер алдыннан өченче тапкыр утадылар — бишенче басуда эскәк белән алырлык та чүп калмады.
Менә арыш урагы килеп җитте. Башлары кургаштай авыр, камыллары камыштай юан иде бу арышларның. Шуна карамастан, звено эшне бик тиз тота алды — дүрт-биш көндә бөтен бишенче басуны урып- җыеп чүмәләгә салды. Ике-өч көн дә үтмәгәндер, тизрәк җилләсен өчен, бу чүмәләләрне сүтеп яңадан өйделәр. Кибәнгә салгач та озак тотмадылар, тизрәк сугу өчен өч- дүрт ат белән колхозның ябык ындыр табагына ташырга керештеләр. Звеноның бер кешесе ындыр табагына кайтарылган көлтәләргә күз-колак булып, икенчесе аларны алты тешле сугу машинасының барабанына биреп, өченчесе көшел тазартып торды. Ашлык сугу һәм аны дәүләткә тапшыру эшенең иң кызган көннәрендә звеноның бер кешесе — Васбия апа — башка эшләр белән беррәттән кибән төпләрен тазартып йөрде.
Икмәкне бу кадәр кадерен белеп үстерү, аны тәрбия итү, бу кадәр бөртекләп җыеп алу, әлбәттә, звенога зур дан китерде. Аның һәр гектарыннан алынган уңыш егерме * биш центнердан да артып китте. Звеноның һәрбер членына уртача өчәр-дүртәр центнер өстәмә түләү дә бирелде. Бу инде, хөкүмәт карарлары нигезендә, звеноның зур бүләкләр алуы да тәэмин ителде дигән сүз иде. һәм шулай булып чыкты да. 1948 нче елның март аенда СССР Верховный Советының Указы буенча звено башлыгы Асия Шәрипова Ленин ордены белән бү-ләкләнде.