Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ИҖАТ КӨЧЛӘРЕБЕЗ


Әгәр лә без соңгы еллардагы әдә- • бкятыбызга күз салсак, яшь авторларның үз тавышларын торган саен көчлерәк ишеттерергә омтылуларын күрербез. «Совет әдәбияты» журналы битләрендә яшь прозаиклардан Сафа Сабиров, Гариф Закиров, /Аул Шәриф, Ибраһим Нуруллин, Исхак Миңлебаев һәм Кадрия Ишукова иптәшләрнең күп кенә хикәяләре басылып чыкты. Хәзерге вакытта Сафа Сабиров, Гариф Закиров, Ибраһим Нуруллин зур күләмле хикәяләр өстендә эшлиләр. Күптән түгел генә булып үткән балалар әдәбияты конкурсында Ләбибә Их- санованың «Көмеш елга» исемле хикәясе бүләк алуга лаеклы табылды. Мөслиха Нәгыймова, Әбрар Шамин, Әфзал Жданов, Әнәс Кари, Самат Шакир, Нури Фәттах, Шәрәф Ибәтов, Фазыл Басыйров, Аяз Гый- лаҗев, Госман Камалетдинов, Г. Сәгыйдуллин, М. Мөхәммәтшин, Рафаиль Төхфәтуллин, Мөдәррис Хөсәенов һәм башкалар төрле кү-ләмдә күп кенә хикәяләр яздылар.
Бу иптәшләр үзләренең хикәяләрендә совет кешеләренең фронттагы һә м т ы л д агы п а три отл ы к л а р ы н, югары моральгә ия булуларын күрсәтәләр. Аларның алган темалары төрле, алар тормышның бөтен якларына күз салырга тырышалар. Сафа Сабиров үзенең «Америкадагы очрашулар» циклыннан дигән хикәяләрендә буржуаз җәмгыятьнең ике йөзлелеген, аның кабахәтлеген, эчтән череп таркалуын һәм шул ук вакытта капитал тырнагы астында сыкранган хезмәт ияләренең Советлар Союзына өмет белән карауларын күрсәтә. Сабиров хикәяләрен укыганда без совет кешеләренең буржуаз җәмгыять кешеләреннән һәрьяклап чагыштыргысыз рәвештә өстен торуларын күреп горурланабыз һәм безнең патриотик хисләребез тагын да югары күтәрелә төшә. Бигрәк тә «Бер мәҗлестә» хикәясе политик яктан үткен эшләнгән. Б\ хикәядә автор буржуаз җәмгыять өчен бернәрсәнең дә изге булмавын, бөтен нәрсә акча янчыгына корылуын, кичә кулына корал тотып, фашизмга каршы сугышкан солдатларның бүген, сугыш аркасында баеган магнатлар ишек төбендә кагылып-сугылып, эшсезлек - тән башларын кая куярга белмичә йөрүләрен ышандырырлык итеп тасвирлый. Хәзер, Америка Кушма Штатлары һәм Англия империалистик магнатлары барлык реак-цион көчләрне бәйдән ычкындырып, әле күптән түгел генә сугыш дәһшәтен кичергән халыкларны яңа сугыш афәте белән, атом бомбалары белән куркытып, демократик көчләргә, Советлар Союзына, эшчеләр сыйныфына һәм аның авангар-ды— коммунистлар партиясенә каршы кискен һөҗүм алып барган вакытта мондый хикәяләрнең политик әһәмияте аеруча зур.
Безнең яшь язучыларыбыз ара
105
сында гына түгел, үзләренең каләмнәре белән күптән танылган прозаикларыбыз арасында да халыкара темаларга язучы кешеләр юк. Бу, яшь авторның уңышлы ягы.
Яшь прозаик Мул Шәриф, шулай ук, киләчәктә яхшы әсәрләр бирер дип өмет иттерә. Аның «Совет әдәбияты» журналында басылган «Ярыш уты» исемле хикәясен укучылар яхшы каршы алды. Автор колхозчылар арасында киң колач белән җәелгән социалистик ярыш күренешләрен, бригадир кыз Гөлсемнең хезмәткә ашкынуын, колхоз картларының патриотлыгын, фронттай кайткан Нурның зур тәҗрибәсен оста итеп күрсәтә алган. Мул Шәрифнең бүтән хикәяләрендә дә колхоз авылы тормышын, аның кешеләрен яхшы белүе бик ачык сизелә. Язучы өчен тормышны тирән- теи белү иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Тормыштан аерылган язучы һичкайчан җитди әсәр тудыра ал-маячак.
Кызганычка каршы, яшьләр арасында кайберәүләр әдәбиятка тормыш аркылы түгел, ә әдәбият аркылы килергә тырышалар. Ягъни материалны аның беренче чыганагыннан — кайнап торган чынбарлыктан өйрәнү урынына, китаплардан, я булмаса газета битләреннән эзлиләр. Яшь язучы өчен моның бик зур куркыныч ягы бар. Чөнки ул тормыш эченә тирәнгә керә алмый, аның кайбер тышкы күренешләрен генә язып үтәргә мәҗбүр була. Нәкъ менә шундый хәлне без Мөс- лиха Нәгыймова хикәяләрендә күрәбез. Аның язу сәләте бар, теле шома, кешеләрнең эчке кичерешләрен сурәтли белә. Ләкин аның хикәяләрендә чын тормыш уты сизелми. Аның геройлары унтугызынчы гасырдан безнең көннәргә революция давыллары аша түгел, ә самолетка утырып килгәннәр шикелле. Алар- иыц тормыш турындагы, мәхәббәт һәм гаилә турындагы, шулай ук хезмәт турындагы фәлсәфәләре элекке замандагы китаплардан алынган. Мәсәлән, бер хикәясендә ул начар кешеләрне мәхәббәт белән тәрбияләргә мөмкин дигән тезисны куя. Бу артык беркатлылык. Хәлбуки, безнең совет яшьләрен иң беренче чиратта Ленин — Сталин партия се, комсомол, совет мәктәбе тәрбия ли. Яшьләрне тәрбияләүдә коллективның һәм хезмәтнең роле бик зур Боларның берсе турында да сөйләмичә, яшьләрне тәрбия итү турында җитди бернәрсә язарга мөмкин түгел. Әгәр дә Мөслиха Нәгыймова тормыш белән ныграк бәйләнгән булса, аның эченә тирәнгәрәк керсә, әлбәттә, хикәяләре өчен тулы кыйммәтле материалны җитәрлек дәрәҗәдә таба алыр иде.
Үзенең «Төргәк», «Чәчәкле яулык» хикәяләре белән безнең әдәбиятта күренгән Әбрар Шамин шулай ук үзендә хикәяче сәләте барлыгын күрсәтеп өлгерде. Тормыш тәҗрибәсе гаять бай булган бу иптәштән без зуррак һәм әдәби яктан яхшы итеп эшләнгән әсәрләр көт J алабыз. Хәзергә әле аның хикәяләр? әдәби яктан бик йомшаклар.
Яшь язучыларның бик күп хикәяләрен укыганнан соң шундый нәтиҗәгә киләсең: алар әле хикәя яза белмиләр. Аларның язганнары хикәяләрдән сорала торган төп таләпләргә җавап биреп бетермиләр.
Хикәядән нәрсә сорала, нәрсә таләп ителә соң? Бу турыда Алексей Максимович Горький бер яшь авторның хикәясен укып чыккач болай ди: «Хикәядән хәрәкәт урынын ачык итеп тасвирлау, хәрәкәт итүче кешеләрнең җанлы булуы, телнең дөреслеге һәм матур булуы таләп ителә, — хикәя шундый итеп язылырга тиеш ки, автор нәрсә турында сөйләсә, укучы барсын да күрә торган булсын. Рәсем ясаучы оста художникның рәсемнәре белән бала рәсемнәре арасында аерма шул ки, художник рәсемне рельефлы итеп ясый, аның рәсеме гүя кәгазьнең эченә кереп китә, ә бала яссы рәсем бирә, ул фигураларның һәм әйберләрнең контураларын гына, тышкы күренешләрен генә, сызыкларын гы-на бирә. Ул әйберләр, фигуралар арасындагы ераклыкларны күрсәтеп бирә белми. Менә сез дә коммунарларны һәм белгечне нәкъ шулай тышкы яктан гына, бер яссылыкта гына сурәтләп биргәнсез, — сездә алар сөйлиләр, ләкин яшәми
106
ләр, хәрәкәт итмиләр, һәм аларның нинди кешеләр икәнлеген күрмисең. Бары тик белгеч турында гына ул— «урта яшьләр чамасында» дип, һәм бер егет турында — «шадрарак» дип әйтелгән».
Яшь язучыларның иң зур әдәби остазы булган Горький бу сүзләрне, әйтерсең, безнең яшь язучылары.- бызкың хикәяләрен укыгач язган. Безнең яшь язучыларыбыз үзләренең геройларын, нәкъ менә Горький әйткәнчә, бер яссылыкта гына, тышкы яктан гына сурәтлиләр. Геройларның эчке дөньясы бөтенләй ачылмый кала, алар күләгәләр шикелле селкенәләр, әмма җаннары юк. Әсәрне укып чыкканнан соң аның геройлары синең күз алдыңда басып калмыйлар, син алар белән бәхәсләшә дә, дуслаша да, ачуланыша да алмыйсың. Аларның исемнәре дә соңгы битне ябу белән үк онытыла. Чөнки алар образ итеп эшләнмәгән. Хикәяләрдә аларның исемнәре бар, ә үзләре юк. Күп кенә хикәяләрдә вакыйганың мәгълүм бер җирлеге булмый. Алар әллә Татарстанда, әллә күрше рес-публикаларда, әллә Себердә баралар. Бу, бигрәк тә, хәрби темаларга язылган хикәяләрдә күзгә ташлана. Авторлар һич тә тартынып тормыйча немецларны татар авылларына китерәләр, я булма- са татар балалары чик буенда «шпионнар» тотып йөриләр. Вакыт мәсьәләсе шулай ук күп очракларда хәл ителми, вакыйганың кайсы заманда җәелүен төсмерләү кыен була. Хикәяләрнең сюжет төзелешләре гаять ярлы, кызыксыз. Хәрәкәт бик аз була.
Күптән түгел мин Әфзал Ждановның «Мәхәббәт — героизм» исемле ун табаклар күләмендәге зур повестен укыдым. Яшь авторның берьюлы зур әсәргә тотыну кыюлыгы мине үзенә тартты. Повесть бик әйбәт башланып китә. Иптәш Әфзал Жданов авыл табигате күренешләрен бик оста тасвирлый, аның әсәренең бу битләрен рәхәтләнеп укыйсың. Әмма кешеләрне сурәтләүгә күчкәч, ягъни әдәби әсәрнең төп проблемасын хәл кылганда, ул бөтенләй ярдәмчесез хәлдә кала. Әсәрнең төп геройлары булган Сашаның да, Лиданың да эчке дөньялары ачылмаган. Аларны тормыштагыча җанлы итеп күз алдына ки-терүе бик кыен. Шуңа күрә алар синең яныңнан, урамнан үтеп баручы сиңа таныш булмаган йөзләрчә кешеләр кебек, һичнинди тәэсир калдырмыйча үтеп китәләр.
Иптәш Әфзал Жданов безнең әдәбиятыбыз өчен бик актуаль теманы алган. Ул совет яшьләренең патриотлыгын күрсәтергә тели. Ләкин, бик куп яшь язучылар кебек, әсәрнең төп идеясе турында ныклап уйламаган. Совет яшьләре үзләренең бөек Ватаннарын чын күңелдән сөяләр һәм бөек Ватан сугышы чорында да, тыныч хезмәт фронтында да бу мәхәббәтнең көчен меңнәрчә мисаллар белән расладылар. Александр Матросов, Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкина, Юрий Смирнов, Олег Кошевой, Сережа Тюленин, Ваня Земнухов, Люба Шевцова, Ульяна Громова, Газинур Гафиятуллин, Шамил Рәхмәтуллин, Аня Кузнецова кебек совет яшьләренең исемнәрен әйткәндә кемнәр генә горурланмый, кемнәр генә аларның батырлыкларына таң калмый. Ләкин совет яшьләре шулай батыр килеш, шулай патриот килеш анадан тумадылар бит. Аларны шулай батыр итеп, җиңелмәс рухлы итеп, кыенлыклар алдында курку белми торган итеп, җиңүчеләр итеп бөек юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталин, болыцевиклар партиясе тәрбияләде. Әсәрдә исә бу турыда бернәрсә дә әйтелми. Совет яшьләрен тәрбияләүдә большевиклар пар-тиясенең бөек роле күрсәтелми. Димәк, әсәр безнең чынбарлыгыбызны дөрес чагылдырмый.
Язучы чынбарлыкның типик кү-ренешләрен бирергә тиеш. «Әдәби факт, — ди М. Горький, — ул берничә бертөрле факттан сыгып алына, ул типиклаштырылган була һәм чынбарлыкның кабатлана торган күп кенә күренешләрен бор күренештә дөрес чагылдырган вакытта гына, — бары тик шул вакытта гына әдәби факт чын мәгънәсе белән художество ос.эре була».
Яшь язучы Самат Шакир «Хати-
107
мә» исемле озын хикәя язган иде. Хикәя мәңгелек темаларның берсен — мәхәббәт темасын күтәрә. Кирәкле, актуаль тема. Бездә әле совет яшьләренең чын мәхәббәтен, со- ьет кешеләренең мораль сафлыгын, гаилә мөнәсәбәтләрен чагылдырган яхшы әсәрләр бик аз. Шушы мөһим -томаны Самат .Шакир ничек хәл итә соң? Иделдә, «Микоян» пароходына утырып. Хатимә исемле бер кыз бара. «Тургенев» пароходына ^утырып, бер егет килә. Егет Хати- рмәнс ерактан күреп үк аңа колак очларына кадәр гашыйк була. «... Бу кыз миндә зур дулкынлану тудырды. Йөрәгемнең әллә кайсы җиреннән көчле сөю уты атылып .чыкты...»—ди ул. Шуннан аларның мәхәббәте башлана, «йөрәкнең әллә кайсы җиреннән атылып чыккан» б\ сөю безнең совет яшьләре өчен хас сөюме ул? Безнең яшьләр өчен мәхәббәтнең шулай очраклы башланып китүе типикмы? Юк, әлбәттә. Мондый очраклы, җиңел, вак мә-хәббәт белән совет яшьләренең чын мәхәббәте арасында һичнинди уртаклык юк. Бу яшьләрнең тормышын белмәү аркасында килеп чыккан бернәрсә генә.
М. Мөхәммәтшин иптәшнең «Мәңге хәтеремдә» исемле хикәясе дә шул ук мәхәббәт темасына багышлана. Кайсыдыр елларда (хикәянең уртасындарак «клуб» сүзе килеп чыкканчыга кадәр, аның кайсы заманны тасвир иткәнен белеп булмый) бер авыл егете Әминә исемле кызны сөя. Соңыннан егет Мурман- скига китеп бара һәм ике ел буенча сөйгән кызына хат та язмый, аның белән кызыксынмый да. Шуннан сугыш башлана, егет фронтка китә, ә кыз аны һаман көтә, сугыш беткәнче көтә }Л. Менә шундый бер яклы мәхәббм1нс автор мәңге хә- I срдә сакланырлык мәхәббәт итеп күрсәтмәкче була. Дөресме бу’ Юк дөрес зугел бу. Ьер-бересен өзелеп’ сөш*/л икс яшьясн, һичбер сәбәпсез- писез икешәр <‘л буенча хат язышмыйча, б< р-б< pec j урыңда белешмичә торулары мөмкин түгел. Әгәр дә тормыш «ә чыннан да шундый бер вакый<а булыш икән, бу әле аны
■' •']<!•< Кер|<р|.> Һичбер ЦИ1 <• 1 бирми. Югарыда әйткәнебезчә, әдәби әсәр чынбарлыкның кабатлана торган күп кенә күренешләрен бер күренештә дөрес чагылдырырга тиеш. Бары шул вакытта гына ул чын художество әсәре була ала.
«Художество дөреслеге язучы та-рафыннан, бал корты бал җыйган кебек, җыела: бал корты барлык чәчкәләрдән аз-азлап кына, ләкин иң кирәген генә ала», — ди Алексей Максимович Горький. Безнең яшь язучыларыбыз моны күп вакытта истә тотмыйлар, яки белмиләр.
Гыйлаҗев иптәшнең «Юылган хәсрәт» исемле хикәясе бар. Бу хикәядә ул художество дөреслеген (художество дөреслеге тормыш дөреслеге ул) булдыруда бал корты кебек тырышлык күрсәтми.
Гәрәй фронттан кайта. Ул шат, ул көләч, ул бәхетле. Ул шатлыктан бөтен нәрсәне оныткан. Күршедә аны әтисе урынына карап үстергән Сабир бабай яши. Аның улы, Гәрәйнең яшьлек дусты, Мәхмүт сугышта хәбәрсез югалган. Картның күңеле бик ямансулый. Әмма Гәрәй, кайтуына ике көн булса да, Сабир бабай янына кереп чыкмый, аның улы турында да сораштырмый. Со-ңыннан картны урамда очраткач та аның белән рәтләп сөйләшми.
Әйтегез: монда художество дөреслеге бармы? Юк! Бөек Ватан сугышы фронтларыннан җиңен кайткан сугышчының бу кадәр тупас булуына беркем дә ышана алмаячак. Сугышта бик күп тупас нәрсәләр күрергә туры килде, әмма моңа карап, безнең сугышчыларның хисләре тупасланмады, йөрәкләре боз булып катмадылар. Алар — совет кешеләренә хас булган иң яхшы сыйфатларны күңелләреннән җуймадылар. Киресенчә, Ватанга кайнар мәхәббәт, дошманнарга ачы нәфрәт, дуслык, туганлык, мәхәббәт, олыларга хөрмәт кебек бөек кешелек тойгылары сугыш утында тагын да сафландылар, тагын да үстеләр. Тормыштагы Гәрәй үзен агасы урынына тирбиями үстергән Сабир бабайны кайту чәенә үк чакырыр иде һәм дусты Мәхмүт т\ рында да шунда ук сораштырыр иде.
Бу авторның совет кешеләреи-
108
ләге тирә» үзгәрешне, аларның пси-хологиясен җентекләп өйрәнмәвен, совет кешеләренең типик образларын тудыра алмавын күрсәтә.
Безнең яшь язучылар образ өстендә эшләүгә аз игътибар итәләр. Аларның әсәрләрендә образ мөстәкыйль булып яшәми, автор әле- дән-әле аны чабуыннан тарткалый, әледән-әле аның колагына үз фикерләрен пышылдый, аңа үз алдына уйланырга да, хыялланырга да ирек бирми. Мәсәлән, Әнәс Кариның «Тормыш безнеке» дигән хикәясендә геройлар. Казанга килеп төшкәч, трамвайга утыралар да тәрәзәдән карап баралар. Димәк, аларны урамда нәрсәдер кызыксындыра. Ә автор аларның табигый кызыксынулары белән һич тә исәпләшми, алар- га үз ихтыярын тагып, трамвайда барганда аларны бөтен гомерләрен диярлек искә төшерергә мәҗбүр итә. Бу — әйләнә-тирәгә геройлар күзе белән карый белмәү дигән сүз. Ә әдәби әсәр өчен бу бик кирәк. Чөнки язучы чынбарлыкны образлар аша гәүдәләндерә һәм әйтергә теләгән идеясен дә шул образлар аркылы үткәрә. Безнең яшь язучыла- рыбыз исә, тәҗрибәсезлек аркасында, әсәрнең идеясе ачыграк күрен-сен өчен, үзләреннән сөйләп бирергә ашыгалар һәм нәтиҗәдә хикәя, хикәя булудан туктап, гади газета мәкаләсенә әверелеп китә.
Әдәби әсәрнең геройлары типик булырга тиеш, ләкин шул ук вакытта аларның үзләренә генә хас, аларны бүтәннәрдән аерып тора торган сыйфатлары да булырга тиеш. Чөнки кешеләр һәрвакыт индивид, шәхес булалар. Яшь язучылар моңа да игътибар итмиләр. Мәсәлән, Нури Фәттахның «Ильич лампалары» исемле озын хикәясендә егермедән артык геройның исем-фамилиясе әйтелә. Анда колхоз председательләре генә өч-дүрт, шуның өстенә райком секретаре, обком вәкиле дә бар. Колхозчылар дистәләп. Ләкин ту-ларның берсе дә образ итеп эшләнмәгән, шуларның берсе дә истә калмый. Чөнки алар гомуми- кешеләр итеп, индивидуаль сыйфатлардан мәхрүм итеп бирелгәннәр.
Яшь авторларның хикәяләрендә тагын бер зур җитешсезлек — сюжет төзә белмәү. Аларның күпчелек хикәяләре укыр өчен кызык’түгел. Менә вакыйга төенләнә ипле дип уйлыйсың, ә автор кинәт бөтенләй икенче нәрсә турында сөйли башлый. Мәсәлән, югарыда бер тапкыр телгә алынган Әфзал Ждановның «Мәхәббәт — героизм» хикәясендә, сюжет кора белмәү аркасында әллә никадәр «читкә китүләр» тулып ята. Ул хикәя барышына һичбер бәйләнеше булмаса да^ 28 панфиловчы герой турында сөйләп китә. Аннары аны Берлин өчен сугышлар кызыксындыра һәм ул шул турыда яза башлый. Ул арада хикәянең геройлары онытылып торалар һәм истән чыгарга өлгерәләр.
Гыйлаҗевнең «Лира чыңлый» дигән матур гына хикәясе бар. Сукыр украин карты немец басып алган авылда әкрен генә лира уйный. Лира чыңнары украин халкының килмешәкләргә буйсынмавы, аларгз каршы көрәш алып баруы, ачы нәф-рәте һәм бөек җиңүнең киләчәге турында сөйлиләр. Немецлар сукыр картның лирасын ватып, кровать астына ташлыйлар. Шуннан соң ул анда ята бирә. Сукыр карт та, автор да ул җимерелгән лира турында оныталар. Ә онытмаска кирәк иде! Чөнки лира монда гади бер деталь түгел, ә символ, азатлык символы. Әгәр дә карт аны немец-ларга сиздермичә төзәтеп яисә төзәттереп, Кызыл Армия авылга килеп кергәндә аны шул лира белән уйнап каршы алса хикәя нинди матур төгәлләнгән булыр иде.
Кайчагында яшь авторлар хикәянең сюжеты сыйдыра алмаслык вакыйгалар алып, хикәяләрен тәмам юкка чыгарып ташлыйлар. Мисал өчен Эмма Шамиль иптәшнең «Гөләндәм» исемле хикәясен күрсәтергә була. Табак ярым чамасындагы бу хикәядә автор Бөек Ватан сугышының дүрт елын, тыл һәм фронт кешеләрен, аларның туган илгә, хезмәткә, ниһаять, бер-берсе- нә булган мөнәсәбәтләрен күрсәтергә тели. Бу — әлбәттә, хикәя сюжеты сыйдыра алырлык материал түгел. Вакыйгаларны аларның табигый агылышлары белән чишкәндә бу
109
зур повесть яки роман сорый торган материал.
Күп кенә яшь авторлар хикәянең сюжетын төзегән вакытта әзер сукмактан баралар. Янәсе укырга кызыклы булсын өчен төрле очраклы хәлләр уйлап чыгара башлыйлар. Яшь хикәяче Госман Камалетдинов үзенең бер хикәясен хәтта «Очраклы очрашу» дип исемләүгә кадәр барып җитә, һәм ул чыннан да очраклыкка корылган. Бер яралыны * коткарыр өчен бер кыз канын бирә. ' Бу кадәресс табигый, чөнки андый хәлләр сугыш вакытында бик күп булды. Ләкин шуннан соң автор шулай итеп язып китә, син берьюлы: әһә, болар очрашалар икән, болар арасында мәхәббәт булачак икән дип куясың һәм ул шулай булып чыга да. Бу инде очраклылык. Тормышта мондый хәлләр бик сирәк була.
Яисә Исхак Миңлебаевның «Са- битовны.ң күргәннәре» исемле хикәясен алыйк. Монда да шул ук очраклы хәлләр хикәянең нигезен тәшкил итәләр. Сабитов немецлар кулына эләгә, ләкин очраклы рә-’ вештә үлми кала. Сабитовны кабергә ташлыйлар, ләкин очраклы рәвештә Клавдия исемле бер хатын аны кабердән чыгара.
Бу алым артык җиңел һәм тапталган юл. Хикәя һәрьяклап яңа булып яңгырасын һәм кызыксынып укылсын өчен сюжет кору өстендә күп эшләргә кирәк. Эзләгәндә, әлбәттә, тапталмаган, яңа формаларны табарга мөмкин.
Хикәя язучылар сан ягыннан ча-гыштырмача аз булганга һәм безнең әдәбиятыбыз аларга бик зур мохтаҗлык сизгәнгә, озынгарак сузып булса да тагын бер мисал китереп үтим. Безнең яшь хикәячеләребез сюжет төзегәндә кайдан башларга белмичә аптырап калалар. Күп вакытта алар бөтенләй кирәкмәгән нәрсәләр турында сөйләп китәләр, сузалар, ә хикәянең үзәген тәшкил итәргә тиешле булган урынны тотып ала белмичә, йөгереп кенә үтәләр. Мәсәлән, Әнәс Кариның «Тормыш безнеке» исемле хикәясе шул яктан бик ха- рактсРЛЬҺ артык озын. Анда укучыны ялыктырып бетерә торгаи урыннар бик күп. Әмма бу хикәя эчендә үзе бер хикәя булырлык бер эпизод бар. Автор аны йөгертеп кенә үткән, ә чынында исә хикәя шул эпизодка корылган булырга тиеш иде. Ул эпизод мондый: атакага барган вакытта бер сугышчы яраланып егылып кала. Бераздан иптәшләре чигенергә мәҗбүр булалар. Яралыны күрми калалар. Ул арада төн җитеп, сугыш кырын шомлы тынлык чолгап ала. Яралы аңына килә. Ул үзенең «бер кемнеке дә» булмаган җирдә, ягъни ике фронт арасында ятканлыгын аңлый. Шуннан аның үзебезиексләр ягына чыгу өчен көрәше башлана. Ул бик зур кыенлык белән ранецын, аннары противогазын салып ташлый. Противогаз эчендә аның өчен бик кыйммәтле булган китаплары, хатлары бар. Ләкин ул аларны алмый. Бары тик винтовкасын алып, үзе- безнекеләргә таба шуыша башлый һәм барып җитә.
Күрәсез, хикәя өчен сюжет әзер диярлек, һәм бу сюжет хикәянең идеясен ачар өчен бөтен мөмкинлекне бирә: бу эпизод аркылы сугышчының тормышны яратуын, иленә һәм коралына турылыклы булуын, үлемне җиңеп, яшәүгә табан баруын бик көчле күрсәтергә мөмкин булыр иде. Кызганыч, Әнәс Кари моны эшләмәгән.
Сафа Сабировның «Скрипкачы кыз» исемле хикәясендә дә сюжетны йомшарта торган артык урыннар бар. Кызыл почмакта «Америка» журналын карап утыру, шул турыдагы сөйләшүләр һәм негр малаеның язмышы турындагы битләр бу хикәя сюжеты өчен кирәкмиләр. Аларны төшереп калдырганда әсәр күп җыйнакланыр иде.
Алексей Максимович Горький яшь язучыларга ’кыска һәм ачык итеп язарга киңәш итә. Материалны яхшы белгән язучы шулай эшли дә. Киресенчә, алган темасын яхшы белмәсә ул озын итеп яза, бутала, ялганлый. Аның образлылык дәгъва иткән «матур» сүзләре укучыга бернәрсә дә бирми.
Яшь язучыларыбызпың тагын бер зур кимчелеге — безнең гаять бай
110
тормышыбыз белән танышып бармаулары. Тормышны өйрәнүдә безнең яшь язучыларыбызга очерклар язу бик зур файда китерер иде. Бу жанрга бик нык игътибар бирергә кирәк. Очерк ул асылда шундый ук хикәя, тик ул уйлап чыгарылган вакыйга турында түгел, ә чынбарлыктагы факттан алынган вакыйга турында сөйли. Мәсәлән, Королен- коның «Елга шаяра», Чеховның «Алтынчы палатада» дигән очерклары нинди гүзәл хикәяләр булып чыкканнар. Яисә, Б. Галинның «Донбасста», В. Величконың «Көмеш меридиан» очеркларын без нинди зур кызыксыну белән укыйбыз.
Безнең яшь язучыларыбыздан да очерклар белән кызыксынучылар юк түгел. Зәки Нури «Кайбыч урманнарында», Әдип Маликов «Сахалин тайгасында», Ибраһим Вәли «Нефть вышкалары» дигән очеркларын бастырдылар. Безнең арабыздан вакытсыз киткән Г. Мансур иптәш «Колхоз утлары», «Меңче трактор-чылар», «Звено уракта» кебек матур очерклар биреп калдырды. Бу очеркларда чын тормыш яме, чын тормыш хакыйкате, җанлы совет кешеләре бар. Аның очеркларыннан хикәягә ерак түгел инде. Ләбибә Ихсанованың «Көмеш елга»сы да, хикәя дип аталуына карамастан, асылда очерк. Чөнки автор үзе катнашкан геологик экспедиция турында, үзе күргәннәр турында яза һәм шуның белән «Көмеш елга» укучыларны үзенә тарта да.
Киләчәктә безнең яшь прозаикларыбыз очерк жанрына аеруча игътибар бирерләр дип ышанабыз.
Соңгы вакытларда күп кенә шигырь язучыларның (Зәки Нури, Әдип Маликов, Ләбибә Ихсаиова, Әнәс Кари, Самат Шакир, Нури Фәттах һ. б.) проза әсәрләре язарга омтылуларын күрәбез. Бу шатлыклы хәл. Бу яшь авторларның үсеп, җитлегеп баруларын күрсәтә. Чөнки проза әсәре язучыдан төпле белем, тормыш тәҗрибәсе, әдәби осталык сорый. Моның белән мин шигырь яки драма язу җиңел эш, аларга тормышны тирәнтен белмәгәндә дә, төпле белем булмаганда да ярый дигән хата фикерне әйтергә теләмим. Прозаикларга да, драма яз\'- чыларга да, шигырь язучыларга да тормышны яхшы белергә, югары белемгә, культурага ия булырга кирәк.
Безнең яшь язучыларыбыз арасында драма әсәрләре язу белгн кызыксынучылар да күп. Мәсәлән, 1946, 1947 нче еллар эчендә генә дә Консультация бюросына яшь^ язучылардан җитмештән артык
пьеса килгән. Салих Камалов «Салкын чишмә» исемле 4 пәрдәлек,
Әкрәм Әмиров «Тормыш таңы» исемле 5 пәрдәлек, Зөфәр Абдулов «Сия совет морягы булырсың» исемле 3 пәрдәлек, Рустиев «Таң чулпаны» исемле 5 пәрдәлек, Ю. Әминев «Миллионнан бер картина» исемле 5 пәрдәлек, Сәгадәт Гобәйдуллина «Яшәү сере» исемле 4 пәрдәлек пьеса яздылар. Г. Мө- таллапов, М. Әхметов, Г. Сәгыйдул- лин, Әнәс Кари, И. Миңлебаев, һ. Гумеров һәм башкалар шулап ук берничәшәр пьеса җибәрделәр.
Бу пьесалар арасында зурлары, кечкенәләре булган кебек,’ үзләренең эшләнеш дәрәҗәләре ягыннан югарырак һәм түбәнрәк торганнары да бар. Ләкин ул пьесаларның берсе дә басарлык һәм сәхнәдә куярлык дәрәҗәдә түгел әле. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?
Төп сәбәп яшь авторларның драма әсәре язуның бөтен катлаулы- лыгын һәм авырлыгын аңлап җиткермәүләрендә. Пьеса язуга алар җиңел эш итеп карыйлар. Хәлбуки, драма жанры, әдәби жанрлар арасында иң кыеннарының берсе. Пушкин драма язуга бары тик шагыйрь булып танылганнан соң гына тотынган. Шундый ук хәлне Горькийда да күрәбез. «Драматик форма — әдәбиятның иң кыен формасы, — ди Алексей Максимович. — ■ Яшь язучыларга драма җиңел һәм җайлы булып күренә, чөнки аны, имеш, беренче юлыннан алып ахыр- гысыиача диалог белән, ягъни көнкүреш җиһазларын тасвирламыйча, табигать күренешләрен сурәтләмичә, геройларның рухи тормышларын
111
күрсәтмичә, сөйләтү юлы белән генә язарга мөмкин.
Ләкин — драма хәрәкәт таләп итә, геройларның активлыгын, көчле хисләр, кичерешләрнең кызулыгын, сүзнең кыскалыгын һәм ачыклыгын таләп итә. Әгәр дә драмада болар юк икән — димәк, драма да юк. Ә моны коры сөйләм — диалог белән генә бирү бик авыр һәм хәтта тәҗрибәле язучылар да моңа сирәк ирешәләр.
Әйтергә мөмкин, драма өчен әдәби таланттан башка, теләкләр, ниятләр бәрелешләрен тудыруның бөек остасы булу, аларны бик тиз, дөрес логика белән хәл итә белү кирәк, шуның өстенә бу логика белән авторның башбаштаклыгы түгел, ә фактларның, характерларның, хисләрнең көче җитәкчелек итәргә тиеш».
Безнең пьеса язучыларыбыз менә шушы югары таләпләрне беләләрме соң?
Мисал өчен берничәсенә күз төшереп үтик.
Сәгадәт Гобәйдуллина кызыклы һәм актуаль, темага «Яшәү сере» исемле пьеса язган. Пьесада кешеләрнең гомерен озайту, үлем белән көрәшү проблемасы яктыртыла, совет фәненең шул өлкәдәге казанышлары һәм киләчәктә хәл кылырга тиешле перспективалары күрсәтелә.
Вакыйга авыл хуҗалыгы селек- цион-тәҗрибә станциясендә бара. Яшь галим кыз Нурия һәм аның иптәшләре кеше гомерен озайта торган, кешенең яшәве өчен иң кирәкле витаминнардан торган яңа сорт.алма үстерү өчен көрәшәләр. Пьесада агрономнар, медицина докторлары, лаборантлар, йөз яшьне узган бабай һәм Ватан сугышында бер тапкыр «үлеп», оста врачлар ярдәме белән яңадан терелтелгән фронтовик катнаша.
Күренә ки, яшь автор бик актуаль теманы алган. Ләкин шул актуаль теманы театраль калыпка салырга, ягъни драма әсәре итеп оештырырга аның көче җитмәгән. Аның геройлары хәрәкәт итмиләр, ә дүрт пәрдә буена фәлсәфә сата-лар. Персонажларның үз телләре юк, алар барысы да автор теле белән, рифмалаштырылган проза белән сөйлиләр. Җыеп әйткәндә драма әсәреннән сорала торган төп таләпләр үтәлми калган.
Драма әсәрләреннән сорала торган төп таләпләрне белмәү, Ю. Әми- невнең «Миллионнан бер картина» исемле пьесасында да бик нык сизелә. Әминев сугышның беренче айларында чолганышта калган совет сугышчыларының батырлыкларын күрсәтергә тели. Ләкин моның өчен ул вакыйгаларны реаль.чын-барлыктагыча алмый, ә үз башыннан чыгарып, ясалма интрига кора. Пьеса чолганышта калган сугышчыларның авыл кызлары белән кара-каршы җыр. әйтеш үләреннән башланып китә:
Егетләр дисәң егетләр. Егет булып йөрисез. Сөябез дигән буласыз, Үзегез үбә белмисез.
Бу җыр үзе генә дә әсәрнең җитди тонда башланмавын күрсәтә. Шуннан соңгы маҗаралар, немецлар кулына ахмакларча төшү һәм аннан трюкачларча качу моментлары, хатын-кыз күлмәкләре киеп йөрүләр — әсәрне тәмам ясалма хәлгә китерәләр.
Шушындый ук хәлне И. Миңле- баевның «Бәхәс» исемле бер пәрдәлек пьесасында да күрәбез. Гобәйдуллина һәм Әминев кебек, И. Миңлебасв та җитди теманы алган. Ул колхозчыларның социалистик авыл хуҗалыгын ничек күтәрүләрен һәм партиянең февраль Пленумы карарын тормышка ничек ашыруларын күрсәтергә тели. Ләкин моны ул ничек хәл итә?
Беренче картинада бригадир, аның карчык анасы һәм бер ялкау хатын арасында әлеге югарыда әйтелгән җитди мәсьәләләр буенча бәхәс бара. Икенче картинада кар-чык үз звеносында яхшы уңыш алу аркасында социалистик хезмәт батыры исемен алуга ирешә, ә ялкау хатын төзәлергә сүз бирә.
Күрәсез, никадәр беркатлылык!
Бу пьесаларның кимчелекләре яшь драматургларның барысына да хас. Чын сәхнә әсәрләре тудыру өчен аларның әле бик күп укыйсы
112
лары, тормышны тирәнрәк өйрәнәселәре һәм драма әсәрләре язуның бәген катлаулылыгын аңлыйсылары бар.
Хәзер инде яшь язучыларның гаять зур күпчелеген тәшкил иткән шигырь язучыдарга тукталыйк.
Шигырь язучылар арасында Зәки Нури, Әнәс Кари, Мәхмүт Хөсәен, Әдип Маликов, Мөнир Мазунов, Нур Шәриф; Газиз Нәбиуллин, Самат Шакир, Гиз эль-Габид, В. Баг- рашевский, Нур Вафпн, Мидхәт Яхин, Зыя Мансуров, Фазыл Басый- ров, Галимҗан Латыйп, Маннур Саттаров һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин. Әнәс Кари һәм Газиз Нәбиуллин иптәшләр балалар әдәбияты буенча үткәрелгән конкурста бүләккә лаеклы табылган шигырьләр бирделәр. Зәки Нури Белоруссия партизаннары тормышыннан зур поэма язды һәм А. Твардов- скийның «Юл буенда йорт» дигән күренекле поэмасын татарчага тәрҗемә итте. М. Хөсәен үзенең «Сүнмәс яшьлек» исемле беренче җыентыгын чыгара, М. Мөнир, Н. Шәриф, Ә. Маликов, Г. Латыйп иптәшләр газета-журнал битләрендә актив катнашалар һәм сугыштан соңгы хезмәт героикасын чагыл-дырган күп кенә шигырьләр яздылар.
Талант көчләре, тормыш тәҗрибәләре һәм гомуми белем дәрәҗәләре төрле-төрле булган бу яшь авторларның күпчелеге Бөек Ватан сугышы чорында күтәрелеп чыкты-лар. Алар үзләренең беренче шигырьләрен сугыш кырларында, солдат землянкаларында, поход учаклары янында, окопларда яздылар.
Бөек Ватан сугышын башларыннан кичергән безнең ил кешеләренең дөньяга карашлары гаять киңәйде, алар тагын да еракка рак карый һәм күрә башладылар. Совет державасы кораллы көчләренең гүзәл җиңүе белбн тәмамланган бу азатлык сугышы совет строеның нинди куәткә, нинди мөмкинлекләргә һәм совет кешеләренең нинди фидакарь батырлыкларга сәләтле булуын бөтен ачыклыгы белән күрсәтте.
Сугыш безнең халкыбыз- өстснә төшкән бер бәла генә булмады, ул бөек мәктәп, халыкның барлык көченә сынау да булды. Сугышта без бик күп авырлыкларны башы-быздан кичердек, бик күп кам һәм көч түктек, әмма сугыштан без тагын да көчлерәк, ныграк, сафрак булып чыктык, совет строеның куәтенә тагын да тирәнрәк ышандык һәм үзебезнең тарихи миссиябезне’ < киңрәк аңладык. Бөек Ватан сугышы барышында безнең батыр су- ’ тышчыларыбыз үз илебезне дош-маннан саклап калуг белән берлектә, алар фашизм итеге астында сыкраган көнчыгыш Европа илләренә дә дөньядагы иң зур бәхетне — азатлыкны китерделәр. Безнең сугыш- чыларыбызның пилоткасындагы кызыл йолдыз нурлары фашизм кол-лыгыннан коткарылган халыкларның күгенә нур сипте.
Чехословакияне азат иткән совет сугышчысы, чех кызына пилоткасындагы кызыл йолдызын бүләк итеп калдыра:
Горурланып азат бу кыз, күкрәгендә Матур чәчәк белән читләп йөртә аны. Чөнки белә, аны таккан сугышчылар Явызлыктан саклап калды Европаны. Чөнки белә, аны таккан сугышчылар Чехиянең богауларын салдырдылар, Күк йөзеннән кара болытларны куып, Мәңге сүнми торган йолдыз яндырдылар.
(В. Баграшевский).
Матур һәм көчле әйтелгән. Ленин — Сталин төзегән, алар тәрбияләп үстергән һәм аларның бөек идеяләренә актык сулышынача турылыклы булган Совет Армиясе азат- ителгән Европа илләренең күгендә мәңге сүнми торган йолдыз кабындырды. Хәзер, сугыш көннәре ераклаша барган саен бу йолдыз тагын да яктырак япа һәм барлык халыкларга азатлык һәм хезмәт юлы күрсәтүче якты маяк булып балкый.
Бөек Ватан сугышы безнең хал-кыбызның патриотик хисләрен моңарчы һичкайчай булмаган югарылыкка күтәрде. Халкыбызның бу патриотик хисләрен чагылдырган шигырьләрне яшьләр иҗатыннан бик күп китерергә мөмкин. Менә Зыя
113
Мансурның «Туган жир» шигыре. Автор актык тамчы канына кадәр дошманнарга каршы сугышкан совет солдатының туган жир туфрагын үбеп үлүе турында яза. Ши-гырь укучыда көчле тәэсир калдыра. Бу исемсез солдатның олы җаны һәм бөек патриотлыгы алдында чиксез дулкынланып баш иясең. Ә бит мондый батырлар безнең армиябездә йөз меңнәрчә иде. Әгәр дә миллионлаган совет халкын партия шушындый каһарманлык биеклегенә күтәрә алган икән, алар- ны шушындый җиңелмәс рухлы итеп тәрбияли алган икән, ул үзе никадәр бөек һәм куәтле булырга тиеш! Партия совет кешеләренең аңлылыгын моңарчы һичкайчан күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрде һәм күтәреп бара.
Яшь шагыйрь шушы бөек хакый- катьне үзенең шигырендә дөрес чагылдыра алган икән, бу инде аның иҗат уңышы.
Бөек Ватан сугышының үзенең гүзәл романтикасы бар иде. Сугыш, аның походлары, ярсу атакалары, прнваллары, фронтовикларның бөек туганлыгы, сугышчан дуслыкның изге законнары, һәлак булган дусларның истәлекләренә турылыклы булу, югалтулар кайгысы һәм җиңүләр шатлыгы, болар, әлбәттә, романтик күтәренкелек белән язуны сорыйлар иде. һәм бу шулай булды да. Егерме дүрт яшь авторның күбрәге сугыш чорында язылган шигырьләреннән тупланган «Күтәрелештә» җыентыгы (Татгосиздат, 1947 ел) моңа ачык мисал була ала. Ватан сугышында батырларча һәлак булган талантлы яшь шагыйрь Мансур Гаяз безнең атлы гаскәрнең батырлыгына сокланып болай диде:
Далалар буйлап Эскадрон чаба. Барган юлында Юк киртә аңа. *
Яшь фронтовик шагыйрь Гиз эль- Габпд тирән дулкынлану һәм нечкә хис белән разведка остасы Кәрим Зәбировның якты истәлегенә багышланган «Исемсез күл» шигырен язды:
Чиксез урман, сансыз күлләр япкав Ерак Калевала илендә, Дулкынланып күксел бер күл ята Сентябрьнең суык җилендә. Карелстанны азат итү өчен Кичү кирәк иде ул күлне. Иң беренче булып күлгә төшеп. Батырларча сугышып ул үлде...
Болар шигырьдә очраклы рәвештә табылган яхшы юллар яки яхшы строфалар гына түгел. Болар яшь шагыйрьләрнең чын күңелләреннән чыккан чын хисләр.
Сугыш турында язганда аның дәһшәте, үлем, кан турында сөйләү табигый. Ләкин
4 ,С. № 4
шул ук вакытта монда ялгышу куркынычы да яше- релгән. Шигырьнең идеясе турында онытып, сугыш күренешләре белән чак кына мавыгу да натурализмга өстерәве мөмкин. Шул ук Гиз эль- Габидның «Атака башлана» дигән шигыре нәкъ менә шундый. Ул бу шигырендә сугыш кырын фотогра- фияли: анда өзелгән аяк, монда ярты гәүдә ботакка эленгән. Әйләнә-тирәдә хаос...
Теләсә нинди әйбәт төшерелгән фото да сәнгать әсәре була алмаган кебек, натурализм белән сугарылган шигырь дә һичкайчан чын шигырь була алмын. Бу әдәбият өчен күптән исбат ителгән бер хакыйкать.
* • **
Бөек Ватан сугышы безнең гүзәл җиңүебез белән тәмам булды. Хәзер, тыныч шартларда большевиклар партиясе илнең халык хуҗалыгын сугыштан соңгы бишьеллык план буенча торгызуга һәм тагын да күтәрүгә совет кешеләренең фидакарь хезмәтен оештыра. Партия совет җәмгыятенең коммунизмга таба хәрәкәтенә юнәлеш бирә һәм безнең бөтен хуҗалык һәм культура төзелешебез, партиянең бөтен эше шушы бөек максатка ирешүгә буйсындырылган.
Илебезнең киңлегендә меңнәрчә яңа электр станцияләрнең, утлары балкый, куәтле домналарның ялкыны югары күтәрелә, гигант заводларның яңадан-яңа корпуслары төзелә, колхоз кырларына йөз мең-4
114
нәрчә тракторлар чыга, культурабыз көннән-көн үсә бара.
Бөек Ватан сугышы чорына хас булган революцион романтика, безнең сугыштан соңгы тормышыбызда тагын да көчлерәк. Илебезне торгызу буенча, бишьеллык планны срогыннан алда үтәү буенча гаҗәеп эшләр эшләнә. Безнең эшчеләребез хезмәт житештерүчәнлеген көннән көн арттыра баралар, меңнәрчә стахановчыларыбыз инде үзләренең сугыштан соңгы беренче бишьеллыкларын күптән үтәп, хәзер икен-че, өченче бишьеллык нормалары буенча эшлиләр. Вакытны узып китү бу революцион романтика түгелмени? Колхоз кырларында моңарчы һичкайчан күрелмәгән уңыш алу, табигать стихиясен җиңү, шулай ук, рухландыргыч романтика түгелмени?
Бөек эшләр, төзелешләр Гөрли һәммә ягында...
Бүгенгең шәп, киләчәгең Гүзәлрәк тагын да.
(М. Хөсәен)
Сугыш шартларыннан тыныч шартларга күчкәч, безнең яшь язу- чыларыбыз берникадәр вакыт үзләренең темаларын таба алмый тордылар. Бу чорда алар күбрәк кайту турында яздылар һәм күп ва-кытта начар яздылар.
Вакыт җитте сөйгән ярлар белән Гөр китереп туйлар итәргә...
Кайттылар да яр булышып, Пар булышып беттеләр, —
ди Газиз Нәбиуллин. Аныңча Ватан сугышыннан кайтучыларның уенда парлашу да, гөрләшү генә. Кайда сугышчыларның тормыш турындагы татлы уйлары, кайда аларныц тыныч хезмәткә сусаулары?
Бераз сонрак безнең яшь ша-гыйрьләребез чүкеч тавышларын сандугачлар тавышына ошатып яза башладылар. Бу, әлбәттә, эзләнүләр вакыты иде һәм ул үтте. Хәзер аларныц ижатлары куп конкретлашты һәм яхшырды.
Сызганган ул күлмәк җиңнәрен, Изүе чишелгән,
Ага аның кайнар тирләре
Тузанлы битеннән.
Дәртле итеп җырлап куя ул, Күнеле сөенә, Кибән түгел, бәхет өя ул Үзенең иленә.
(Нур Шәриф).
Әйе, совет кешеләре үзләренең фидакарь хезмәтләре белән илгә бәхет өяләр. Аларны сугыш нәтиҗәсендә килеп чыккан кайбер кыенлыклар куркытмый, алар бу кыенлыкларны җиңәргә хәзерләр. «Совет кешеләренең бу яңа югары сыйфатларын күрсәтү, халкыбызны аның бүгенге көне белән генә түгел, бәлки аның иртәге көненә дә күз салып күрсәтү, алга таба бару юлын прожектор белән яктыртуга ярдәм итү—менә һәрбер намуслы совет язучысының бурычы шул», ди иптәш Жданов.
Партия бездән менә шуны таләп итә. Ләкин яшь язучылар үзләренең әсәрләрен язарга утырганда шушы бөек максатны һәрвакытта да күз алдында тоталармы? Онытмыйлармы? Аны бөтен тирәнлеге белән аңлап эш итәләрме?
Яшьләрнең иҗатлары белән йык- лап танышканнан соң, бу таләпләрнең тулысынча үтәлмәүләрен әйтергә туры килә.
Мәсәлән, ни өчен күп кенә ша- гыйрьләребезнең шигырьләре бик тиз искерәләр? Ни өчен алар безнең белән бергә яшәмичә, прожектор булып алга яктырмыйча, туулары белән үк кичәге этап булып калалар?
Бөек Ватан сугышы кырларында туплар тавышы тынганга бары өченче генә ел әле. Яшьләр арасында үзенең күп язуы белән аеруча күзгә ташлана торган Мәхмүт Хөсәеннең сугыш турындагы ши-гырьләренең күпчелеге бүген искерделәр инде. Ә бит М. Хөсәен талантсыз түгел, сугыш чынбарлыгын да кинода күреп түгел, үз җилкәсендә нык танып белә. Дөресрәге, биредә телгә алына торган шигырьләрен ул ругыш уты эченнән язды. Шулай булгач аларда ул утның сүнмәс ялкыны булырга тиеш иде шикелле. Әмма без аны күрмибез.
Менә аның «Туплар» исемле шигыре:
Күз күрмәгән, колак ишетмәгән Авырлыклар байтак күрдек без, ..
115
■I ---------------- : ------
Эссе бөркеп торган туплар белән Дошман җирен оста сөрдек без. Озын юллар, Зур походлар үтте Солдат белән бергә туплар да, Җнцү кояшына кызу илтте Безпец туплар сипкән утлар да.
Бөтен шигырь шуннан гыйбарәт. Ләкин укучы моннан нәрсә алды? Бөек Ватан сугышының тирән мәгънәсен аңлауда бу шигырь укучыга кечкенә генә булса да яңа бер нәр- . сә бирдеме? Бигрәк тә бүгенге уку- ;L чыга? Сугыш барышында мондый шигырьләр күп булды һәм алар ул чакта теге яки бу дәрәҗәдә үз 1 рольләрен үтәделәр. Бүген исә укучы бөек Ватан сугышы турында тирәнрәк фикерле, осталарча эшләнгән һәм онытылмаслык көчле тәэсир итә торган шигырьләрне көтә.
Яисә, менә «Учак янында» шигыре. һөҗүм итеп баручы сугышчылар учак янында ялга тукталганнар. Арадан бер комсомолец Александр Матросовнын батырлыгы турында сөйләп, болан ди:
Шул чак кемдер яшен төсле, Атылып алга чаба, — Тәне белән вәхши дотныц Утлы тамагын яба...
— Ул... Матросов!
— Мактау ана!
— Яшь Сашага үлмәс дан! Шул батырлар хөрмәтенә Ян, учагым, дөрләп ян!
/Менә барысы шул. Иң югары ба-тырлык үрнәген күрсәткән Александр Матросов турында бүген болай итеп кенә язу җитәме? Безнең илебездә Матросовның дошман дзоты амбразурасын күкрәге белән каплау’ фактын белмәгән кеше юк. Шагыйрьнең бурычы шул фактны яңадан бер кат искә төшереп үтүдә түгел, ә шул батырлыкның кайдан килеп чыгуын, Ленин — Сталин партиясе тәрбияләп үстергән Матросовның рух бөеклеген ачып бирүдән гыйбарәт. Укучылар шагыйрьдән менә шундый кыен, ләкин мактаулы эшне көтәләр. М. Хөсәен исә алар- ныц законлы таләбен үтәми.
М. Хөсәен шигырьләренең болай тиз искерүен нәрсә белән аңлатырга? Авторның яшьлеге, художество осталыгы үсеп җитмәве беләнме? Әис, берникадәр рәвештә шуның белән, ләкин берникадәр рәвештә генә. М. Хөсәен инде ун елдан артык шигырь язу белән шөгыльләнә. Ун ел канатны ныгыту өчен җитәр- лек вакыт. Тукайның бөтен иҗат гомере ун елга тулмаганлыгын онытмыйк! (Бер М. Хөсәен генә түгел, бездә кимендә ун-унбиш елдан бирле шигырь язып та, һаман яшь язучы булудан күтәрелә алмаган бүтән иптәшләр дә бар). Димәк, төп мәсьәлә яшьлектә түгел. Төп мәсь-әлә — М. Хөсәеннең шигырьләрендә үсеп, өлгереп җиткән поэтик идея һәм образ булмауда. Аның бу шигырьләре кешеләргә тормышны танып белүдә файда итә торган нинди дә булса яңа бер фикер әйтү зарурлыгы нәтиҗәсендә тумаганнар, ә бәлки шигырь язасы килгәнлектән барлыкка килгәннәр, һәм әгәр дә бүген аның сугыш турындагы шигырьләре укучыны канәгатьләндерми икән, димәк бу шигырьләрендә ул алга карый алмаган. Ул Бөек Ватан сугышын давыллы атакалар, .медсанба” ;ар, разведкага йөрүләр, артиллерия канонадалары һәм «катюша» утлары итеп кенә караган, ә чынында исә Ватан сугышы совет дәүләтенең язмышын хәл иткән дүрт еллык гаять авыр көрәш булды.
Шагыйрь һәрвакыт алдан барырга тиеш, ул бүтәннәрдән ераккарак һәм тирәнгәрәк күрергә тиеш. Әгәр дә ул гади укучыдан артта калып бара икән, аның шигырь язуында ни мәгънә? Булган вакыйгаларга комментария ясап бару, яки замандаш-ларына теге яки бу факт һәм кичерешләр турында информация биреп бару — шагыйрь өчен бик кечкенә эш.
Кайчандыр А. /М. Горький совет язучыларына ике чынбарлыкны, ягъни үткәнне һәм хәзергене генә өйрәнү аз, өченче чынбарлыкны да, ягъни киләчәк чынбарлыкны да өйрәнергә кирәк диде. Пролетариатның бөек язучысы бу өченче чынбарлыкны безнең иҗатыбызга кыюрак кертеп сурәтләргә кирәклеген аеруча басым ясап әйтте. Әгәр дә язучылар бу өченче чынбарлыкны читләтеп үтәләр икән, әгәр дә алар аны үзләренең шигъри арсеналларына тиешенчә кертмиләр икән,
116
аларның иҗатлары, табигый, тар булачак, аларның укучыларга йогынты ясарга көчләре җитмәячәк.
Мин монда мисал өчен М. Хөсәеннең сугыш темасына язылган шигырьләрен алдым. Ләкин шундый ук кимчелекне аның бүгенге көн темасына язылган кайбер шигырьләрендә дә, шулай ук, Самат Шакирның, М. Мөнирнең һәм башкаларның күп кенә шигырьләрендә дә күрергә мөмкин булыр иде.
Шул уңайдан яшьләр иҗаты өчен икенче мөһим җитешсезлекне дә күрсәтеп үтик. Туган ил, туган авыл темасына бездә бик күп шигырьләр язылды. Ләкин бу тема, кызганычка каршы, күп кенә шигырьләрдә социалистик илгә, социалистик авылга мәхәббәт буларак яңгырамый. Менә Фидаи Гафуровның «Туган ил» шигыре. Анда нәрсәләр генә юк. Идел дә, Казан арты да, күлләр, сукмаклар, айлар, йолдызлар да бар. Әмма социалистик илнен бер генә күренеше дә юк.
Яисә менә Самат Шакирның «Җәйге таң» исемле шигыре: сукмаклар, таныш басулар, ак томаннар, чыклы үләннәр, чуер ташлар, ләкләкләр, чәчәкләр, тегермән буа-лары, кыскасы серле әкиятләрдә кулланыла торган барлык «нечкә» сүзләр китерелгән. Шигырьдә ниндидер гомумән авыл тасвирлана, ә социалистик авылның хәтта шәүләсе дә күренми.
Шигырьнең башында Самат Шакир Габдулла Тукайның мәшһүр шигыреннән түбәндәге юлларны эпиграф итеп китерә:
Каршыларга иң садә чак, Иң матур чак жәйге таң; Шул вакытта уйла, шагыйрь: Килде илһам уйласаң.
Эпиграфының беренче ике юлын Самат Шакир үзенең шигырендә тулысы белән җәелдерә, ләкин бөек Тукайның «Уйла, шагыйрь» дип аеруча басым ясап әйткән сүзләренең тирән мәгънәсен онытып җибәрә. Ә шагыйрь язарга утырыр алдыннан, барыннан да элек, уйланырга тиеш иде! Хәер, Самат Шакир уйланмый түгел, уйлана:
Менә тегермән буасы...
Уйларым алга таша,
Анда тегермәнче кызы! Арабыз якынлаша.
Менә аның уйлары! һәм шул «уйларны» язар өчен аңа 64 юл::ык шигырь кирәк булган. Кыз белән очрашса һәм шул кызның хезмәт батырлыгын җырлый белсә ярар иде әле, югыйсә кызы да киткән бит! Шагыйрьгә бары аның эзләрен эзләп йөрергә генә калган.
1Мондый шигырьләр укучыларга һичнәрсә бирмиләр, яшьләрне коммунистик рухта тәрбия итүдә һичнинди роль уйнамыйлар. Менә шундый шигырьләрне идеясез шигырьләр дип атыйлар да инде.
Туган ил темасына гына түгел, бүтән теләсә нинди темага язганда да иң элек һәм барыннан да элек әсәрнең эчтәлеге, идеялелеге турында уйларга, совет дәүләтенең тормыш нигезен тәшкил иткән политикасын кулланып эш итәргә кирәк. Бу күңелнең иң нечкә хисләрен чагылдырган лирик шигырьләр өчен дә мәҗбүри. Моны бер генә секундка оныту да бик күңелсез хәлләргә китерәчәк.
Мисал өчен Н. Хәмитнең «Моряк сагышы» исемле шигырен күрсәтергә мөмкин. Ул ниндидер «моряк җанлы муссонның» шашкын сагынулары турында яза. Ләкин шигыренең һичнинди идеясе, мәгънәле фикере юк, ягъни укучыларга бер-ничек тә йогынты ясый алмый.
«Ленинизм безнең әдәбиятыбызның гаять зур иҗтимагый үзгәртү әһәмияте барлыкны таный. Әгәр дә безнең совет әдәбияты үзенең бу гаять зур тәрбияви ролен түбәнәйтүгә юл куйса иде, бу артка таба чигенү, «таш гасырына» кайту дигән сүз булыр иде», ди иптәш Жда-. нов. Димәк, кулына каләм алып, әдәби әсәр язарга утыручы һәр кеше әдәбиятыбызның шушы гаять зур тәрбияви роле турында оныт-маска, шигырьдә яки хикәядә сүзләр, образлар сайлауга гына игътибар итмичә, хисләр һәм фикерләр сайлауга, файдалы идея үткәрүгә нык игътибар итәргә тиеш. Икенче төрле әйткәндә, кешеләргә иҗтима-гый әһәмияте булган бер, хакыйкатьне художество чаралары белән җиткерү теләге белән генә кулга
117
• каләм алырга кирәк. Әдәбиятның югары законнары шуны таләп итә. Очраклы рәвештә генә туган хисләр, абстракт хыяллар безнең көннәрдә әдәбият өчен материал була алмыйлар.
Бу фикергә аеруча басым ясар өчен, татар совет поэзиясенең күренекле вәкилләреннән берсе булган Һади Такташның шул уңай белән әйтелгән сүзләрен китереп үтәм.
«Язучы язарга утырганда, аның * башында массага әйтергә теләгән фикере булсын. Бу иң беренче һәм иң төп шарт. Ләкин бу шартны үтәр өчен пролетариат шагыйре, пролетариат сыйнфының югары идеяләре белән сугарылган, пролетариат сыйнфының авангарды идеясе югарылыгында торырга, шуны үзләштерергә * тырышырга тиешле. Шулай булганда гына ул бүгенге бөек төзелешнең иртәсе алып килгән җиңүләрне күрә ала һәм шул җиңүләр өчен булган көрәштә туган актуаль мәсьәләләрне вакытында күреп, массага юнәлеш бирерлек бер фикер-теләк белән чыга ала».
Югарыда, җәяләр эчендә генә булса да кайбер яшь язучыларның ун-унбиш ел язып та беренче баскычтан ары күтәрелә алмаулары турында әйткән идек. Шундыйларның берсе Зәйни Шаһиморатов. Ул ' күптән яза, күп яза, озын яза. Аның берсениән-берсе озынрак биш-алты поэмасы бар. Соңгы поэмасы — «Талант һәлакәте» машинкада 130 бит, ягъни биш табактан артыцзак! Шигырь белән шушындый зур күләмле әсәр язуга никадәрле зур көч куелганлыгы турында әйтеп тә то-расы юк. Ләкин ни үкенеч! Ш. Зәйнинең бу^ поэмасы да, башка поэмалары кебек үк, уңышсыз. һәм уңышсызлык авторның шигырь яза белмәвендә генә түгел, беренче чиратта теманы ялгыш сайлавында. Ул үзенең бу поэмасы өчеи герой итеп ниндидер бер австрияле актерны алган һәм аның биографиясен баштан аяк сөйләп чыккан. Кем соң аның герое? Нинди кеше? Австриянең күренекле бер кешесеме, антифашистмы яки революционермы? Юк, ул гади обыватель артистларның берсе. Ул үз мәхәббәте белән исереп яши, үз халкына хезмәт итү, капиталистик стройга каршы корәшү уйлары аның башына да керми. Аның эчке дөньясы буш, кичерешләре сай, хыялы караңгы.
Менә шундый үтәдән үтә череп таркалган бер бәндәнең яшь шагыйрь поэмасына герой итеп алынуын нәрсә белән аңлатырга? Ничек килеп чыккан бу?
Сугыш вакытында Ш. Зәйни Австриядә була. Ул буржуаз культураның тышкы бизәкләрен күрә һәм, мөгаен, аның асылын яхшылап төшенмичә, шул турыда поэма язарга керешә. Ул үзе дә сизмәстән буржуаз культура алдында баш ия. Ул иптәш Сталинның «капитал богауларыннан азат булган иң гади совет гре кданины да капитализмның коллык камытын өстерәүче теләсә нинди югары дәрәҗәле чит ил түрәсеннән өстенрәк тора...» дигән сүзләрен исеннән чыгарган. «Безгә, алдынгы совет культурасы вәкилләренә, совет патриотларына, буржуаз культура алдында тез чүгү роле яки шәкертлек роле килешәмени?! Билгеле, нинди генә буржуаз демократик стройдан да югарырак булган стройны, буржуаз культурага караганда күп тапкырлар югары булган культураны чагылдыручы әдәбиятыбызның башкаларны яңа, гомуми- кешелек мораленә өйрәтергә хакы бар. Бездәге кебек халыкны һәм шундый илне сез кайдан табарсыз? Бөек Ватан сугышында безнең Совет халкы күрсәткән кебек гүзәл сыйфатларны, хуҗалыкны һәм культураны тыныч үстерүгә һәм торгызуга күчкәннән соң хезмәт эшләрендә һәркөнне ул күрсәтә торган сыйфатларны сез кайдан табарсыз!» (А. Жданов).
Ш. Зәйни үзенең поэмасына буржуаз җәмгыятьнең гади бер кешесен герой итеп алып һәм аны уңай тип итеп бирергә тырышып зур хата ясаган. Ләкин аның бу хатасында ул үзе генә гаепле түгел. Монда гаепнең олы башы яшь язучылар белән тиешле тәрбия эшләрен алып бармаучы Язучылар Союзы өстенә дә төшә. Ш. Зәйнинең зур- зур поэмалар язуы һәм аларнын. һәммәсенең дә уңышсызлыкка оч-
118
равы Союзга билгеле. Ләкин шулай була торып та аңа үз иҗат юлын табарга ярдәм итә торган булышлык күрсәтелгәне юк. Киресенчә, кайбер олы язучылар аның бу поэмасын яхшы дип табалар һәм журналда бастырырга тәкъдим итәләр. Бу — яшь язучыга аю хезмәте күрсәтү белән бер.
Язучылар Союзы яшь язучылар белән начар эшли, аларның иҗатлары белән аз кызыксына. Яшь язучылар арасында эшләү буенча төзелгән комиссиянең бер генә утырышы да булганы юк, яшь язучылар секциясе дә үз казанында гына кайный.
Яшь язучылар арасында политик тәрбия һәм политик уку эшләре түбән тора. Марксизм-Ленинизм теориясен үзләштерү тиешле юлга салынмаган. Яшь язучылардан бер генә кеше дә Москвадагы әдәби институтта укымый. Ә анда, һичшиксез, кимендә берничә талантлы иптәшне җибәрергә кирәк иде.
**
Хәзер яшь язучыларның үз иҗатларына ничек карауларына һәм үз әсәрләре өстендә ничек эшләүләренә тукталыйк. Моны ачыклау аларга киләчәк эшләрендә ярдәм итәр. Үз заманында Горький яшьләрнең бу өлкәдәге төп кимчелекләре итеп, үз иҗатларына җитәрлек җитди кара-мауларын,. аз грамоталы булуларын, ашыгучанлык күрсәтүләрен һәм үзләре турында зур уйлауларын әйтеп үткән иде. Кызганычка каршы, бу хәзер дә шулай дәва^м итә әле.
Менә яшь язучыларның характерчы хатлары. Зия Тимганов болан яза: «Минем яңа тәмамланган бер пьесам бар. Ләкин мин аны сезгә җибәрергә батырчылык итә алмыйм. Чөнки анда күл җитешсезлекләр бар кебек тоела үземә». Шуннан соң ул «бераз гына направление яки инструкция» сорый һәм шулар бул- I анда яхшы әсәр язып җибәрергә вәгъдә итә. Ләкин Тимганов иптәш бер нәрсәне оныта: әдәби әсәрне һичнинди «направление яки ин-струкция» буенча язып булмый, аның өчен сәләт, белем, тәҗрибә, тормыш белән танышлык кирәк.
Менә иптәш Садрп Зариповныц хаты. Ул аны: «иптәш автор» дип башлый: «Мин бүген ответ алдым, а том что мин теләгән идем, газетага, яисә журналга шигырь язар-га... Рөхсәт итегез миңа сезнең «Совет әдәбияты»на шигырь язарга. Бик телимен шигырь язарга... Мин бу конвертта 1 шигырь җибәрәм һәм үтенеп сорыйм мөмкин булса минем шигырьне печатовать итеп һәм миңа ответ бирүегезне һәм дә әйтеп, күпме шигырь җибәреп торырга...»
Әгәр дә аның көн аралаш шигырьләре килеп тормаса, әдәбиятны аңламаган һәм шигырь генә түгел, татарча дөрес хат та яза белмәгән бу иптәшнең хатын күчереп тә тормас идек. Кызганычка каршы шундый хатлар һәм шундый авторларның шигырь-хикәяләре бик еш килеп 'тора.
Менә Нургали Гайсин иптәш. Ул кыска гына вакыт эчендә 13.000 юлдан артык шигырь, алты поэма, «Шомлы көннәр», «Колхозда ял» һәм «Бүләк» исе?лле өч пьеса җибәрде.
13.000 юл шигырь! Автор хаклы рәвештә шул кадәр күп язуы беләл мактана. Ләкин хикмәт мактануда да, күп язуда да түгел. Хикмәт шул унөч мең юл шигырьнең бер генә юлы да басарлык булмавында. Гайсин үз шигырьләрен шул хәтле игътибарсыз эшләгән, ул аларны хәтта күчереп тә чыкмаган. Ул шигырь язу түгел, шигырьнең нәрсә икәнен дә белми:
Соя иде Самат Хөршидәне, фронтка кнгеп лейтенант булды. Яраланды, дошманны җиңде дә. Тотты да Хөршидә янына кайтты.
Гайсин шигырьләре турында Шәрәф Мөдәрриснең бик төпле язылган рецензиясе бар. Шуңа күрә бу турыда сүзне сузмыйча шуны гына әйтәбез: Гайсин иптәш кыйммәтле вакытын шигырь язуга әрәм итмәсен, бүтән нинди дә булса файдалы бер эш белән шөгыльләнсен иде.
Яшь шагыйрьләрнең күпчелеге сүзләргә экономия ясый белмиләр Аларның шигырьләрендә сүзләр өчен мәйдан киң, фикер өчен — тар
119
Ә бу нәкъ киресенчә булырга тиеш иде. Дөрес, яшь шагыйрьләрдән Нур Шәриф бу өлкәдә уңышлы адымнар ясый. Ул мөмкин кадәр кыска итеп язарга тырыша. Аның «Сугыштан соң», «Тау бөркете икән ул...», «Кибән өюче егет» дигән шигырьләре шундыйлардан. Ләкин мондый шигырьләр башка иптәшләрнең иҗатында сирәк очрыйлар.
Күп сүзлелек мисалы итеп, исеме әдәбиятта еш кына күренеп барган М. Мөнирнең «Эш иртәсе» шигырен китерергә була. Бу 32 юллык шигырьнең беренче ике строфасы бөтенләй артык. Шигырьне өченче строфадан башлаганда да таң кар-тинасы күз алдына килеп баса. Бу строфаның да соңгы юлы бары тик рифма өчен генә китерелгән:
Ачыла шунда җанга якын күренеш, — Күз алдына баса һәммәсе.
«Җанга якын күренеш» ачылгач, «күз алдына китереп бастыруның» һичбер кирәге юк. Бигрәк тә шуннан соңгы строфада автор ул күренешләрне санап киткәч, аның кирәге юк. Дүртенче строфа да артык, чөнки бишенче строфа шуны ук кабатлый. Алтынчы строфа бөтенләй урынсыз. Чөнки ул йоклап яткан бакчачы кыз турында сөйли. Эш иртәсе турында язганда йоклап яткан кызны нигә борчырга? Аның монда ни катнашы бар? Бары тик бакчачы кыз булган өчен генә шигырьгә кертергәме?
Күрәсез шигырьне, эчтәлегенә зарар китермичә, яртылаш кыскартырга мөмкин.
Бу әле озынлыкның бер күренеше генә. Озынлыкның икенче күренеше: шигырь өчен сайланыла торган сүзләрнең күтәремлелеге җиңел булуында, фикерне салмак сүзләр белән әйтеп бирә белмәүдә.
Тукайның «Ишан» дигән ике юллык шигырен, яисә,
]<оч белән гүзәллекне бергә җыйган диңгез кебн.
юлларын һәм башка шигырьләрен хәтерләгез. Аларда сүзләр никадәр салмаклы, никадәр экономияле, мәгънә никадәр тирән!
Совет эпохасының классик шагыйре Владимир Маяковский:
Изводишь, единого слова ради, Тысячи тонн словесной руды, —
дип, юкка гына язмады бит. Маяковский безнең заманның шигырь титаны. Безнең сөекле Такташыбыз да шигырь остасы булып күтәрелүдә Маяковскийдан күп өйрәнде, күп үрнәк алды. Яшьләр Маяковскийны бигрәк тә яратырга һәм өйрәнергә тиешләр.
Тел әдәби әсәрнең җаны, төп материалы. Хәлбуки, безнең яшь прозаикларыбыз да, яшь шагыйрьләребез дә тел мәсьәләсенә җитәрлек әһәмият бирмиләр. Менә< мисаллар.
«Фания озак еллардан бирле ташландык булып яткан авыл катындагы су буеннан ун гектар җир кисеп алып, эшкәртә башлады» (Мул Шәриф).
Кытыршы җөмлә. Сүзләр үз урыннарына куелмау аркасында авыл ташландык булып чыккан. Ә сүз — ташландык җир турында бара.
«Беренче чатка борылып күп тә үтмәде, ниндидер тыгыз, тынчу һавалы урамга килеп чыктым» дип яза С. Сабиров. Моны ничек аңларга? Тыгыз һавалы ураммы, әллә булмаса тыгыз ураммы? Җөмләдән аңлашылганча тыгыз һавалы урам булып чыга. Ләкин тыгыз һава нинди һава ул? Бу урында тынчу сүзе дә булганлыктан ул монда бөтенләй артык.
«Шундый кешеләрдә бит мәхәббәт төпсез күл кебек тыныч, ләкин чиксез тирән» (И. Ңуруллин). Монда нәрсә нәрсәгә каршы куела? «Төпсез» бу урында үзе тирән дигән мәгънәне аңлата бит.
«Урманда» дигән этюдның авторы Шәрәф Ибәтев төнбоек чәчәкләре «тирә-якка тәмле хуш ис бөркиләр», бөрлегәннең тәме «ширбәтле, татлы» дип яза. Ләкин төнбоекның исе булмый, ә бөрлегәннең тәме әчкелтем. Табигать турында язып та табигатьне белмәү ярамый бит.
Г. Сәгыйдуллин үзенең «Буран кызы» хикәясен болай башлый: «Март аеның бер киче иде. Офык артына ал пәрдә элеп, кояш тау астына яшеренгән.,.» Дөрес түгел.
120
Әгәр дә «ал пәрдә» дип кичке шәфәкъ яктысын алсак, ул офык артында булмый, офык буйлап җәелә. Шул ук автор өйләрнең морҗаларын — «өй трубалары», авылга тынлык урнашты дигән җөмләне «авылга тынычлык керде» дип, бик тиз йокыга китте диясе урынга, «бик тар вакыт эчендә йокыга чумды» дип бозып яза.
Гали Кадик иптәш «Хат» исемле шигырендә: «Бөдрә җилләр алып барсын хатымны...» дип, гомердә булмый торган «бөдрә җилләр» уйлап чыгарган.
Мидхәт Яхин бер шигырендә:
Зәңгәр күктән, якты йолдызлардан
Ил өстенә мактау, дан тама
ди. Моңа кадәр күктән яңгыр гына тама иде. Инде мактау белән дан күктән тама башлагач, аларның бә- һасе ни торачак?!
Әнәс Кари Казанка буеның табигатен мактап, «Сицилияң бер якта торсын!» дип ычкындырып җибәрә. Әйтерсең, Сицилия безнең өчен бер матурлык символы. Шул ук автор һичбер урынсызга «фон» сүзен кул: лана. Ә Гыйлаҗев иптәш аңардан да уздырып, үзенең псевдонимын «Де Рион» дип яза.
Әлбәттә, һәрбер автор теләсә нинди псевдоним алырга хаклы. Шулай булса да без моңа көлемсерәп кенә карый алмыйбыз. Безнең ана телебез псевдоним да таба алмаслык ярлымыни? Ни өчен псевдоним эзләп әллә кайлардагы Франциягә барырга, һәм француз герцогларының фамилия кушымтасы «де»не кулланырга?
Гиз эль-Габидның да гарәп ишаннарына хас өч катлы бер псевдоним икәнен искә төшерсәк, яшь язучыларыбызда ниндидер тышкы оригинальлек белән ялтырарга ты-рышу кебек буш омтылышлар күрербез. Бер нәрсәне онытмаска кирәк, шагыйрьнең булсын, язучының булсын, данын аның фамилиясе түгел, ә язган әсәрләре, күрсәткән хезмәте тудыра.
Псевдонимнар турында, әлбәттә, сүз уңаеннан гына әйтелде. Без тел турында сөйли идек. Тел җанлы булып яңгырасын өчен, урынлы ошатулар да, тапкыр чагыштырулар да кирәк. Тик алар артык күп булып китсәләр, телне җанландыру урынына аны ясалма гына итәләр, л Бары тик уңышлы һәм кирәкле чагыштырулар һәм ошатулар гына әсәргә ямь бирә.
Безнең яшь язучыларыбызда мөмкин кадәр бизәклерәк итеп язарга омтылу тенденциясе бар. Бу хата тенденция. Бизәкле сүзләр, әгәр дә алар бары тик матур булганга гына килеп керәләр икән — алар хикәя өчен бары буш балласт булып кына калалар.
Тел осталыгына күренекле совет язучыларыннан һәм бөек рус әдәбияты корифейлары — Гогольдән, Тургеневтан, Л. Толстойдан, Чеховтан, Горькийдан һәм татар классик язучыларыннан өйрәнергә кирәк. Тел осталыгына өйрәнүдә, шулай ук, халык иҗатының да зур файдасы бар. Халык иҗатының җәүһәрләре безнең әдәбиятка никадәр күбрәк керсәләр, тел шул кадәр үсәчәк.
Үзләренең беренче әдәби тәҗрибәләрен бөек Ватан сугышы давылы эчендә башлап җибәргән һәм иҗатларының башлангыч чоры шул сугышның утлары белән яктыртылган безнең яшь көчләребез иртәгә безнең әдәби алмашыбыз булып калачак. Менә шуның өчен дә без аларны тәрбия итү эшенә бик җитди карарга тиешбез һәм аларда күренә торган кимчелекләрне хәзер үк, алар әдәбият мәйданына аяк басканда ук, бетерергә тиешбез.
Күргәнебезчә, яшь һәм башлап язучыларның иҗатларындагы кимчелекләр бик җитдиләр һәм зурлар. Аларның шигырь, драма һәм хикәяләре өчен фикер ярлылыгы, художество алымнарының примитивлыгы, тулы бер образны ачып бирә алмау хас. Моның белән без барлык яшь язучыларны да талантсызлыкта яки әдәби эшкә сәләтсезлектә гаепләргә теләмибез. Юк, алар арасында талантлы кешеләр күп. Ләкин безгә уңышларыбыз белән мактанырга иртә әле. Безгә чорыбызга лаеклы булган, бүгенге югары культура — социалистик культураны үз-ләштерүче укучыны канәгатьләндерерлек яхшы әсәрләр тудыру
121
өчен, үз өстебездә бик нык эшләргә, күп укырга, күп өйрәнергә кирәк. «Кешелек дөньясы эшләп чыгарган барлык байлыкларны белү белән зиһенеңне баетканда гына коммунист булырга мөмкин», — диде Владимир Ильич Ленин. Социализм илендә яшәүче һәм миллионнар белән бергә коммунизмны төзешүче, миллионнар өчен язучы язучылар өчен бу күрсәтмәнең әһәмияте аерата зур.
Яшь язучылар алдында зур бурычлар тора. Алар, якын арада үзләренең әдәби осталыкларын камилләштереп, заманыбыз өчен лаеклы булган тирән эчтәлекле әсәрләр тудыруга ирешергә тиешләр. •
**
Яшь язучыларның иҗатларын җентекләп тикшергәннән соң, алар- ның тагын бер зур һәм мөһим кимчелекләрен күрсәтеп үтәсе килә. Алар тема сайлый белмиләр, күбрәк очраклы, вак, әһәмияте аз булган темалар өстендә эшлиләр. Табигый, совет властеның утыз елы эчендә үзенең аңлылык дәрәҗәсе ягыннан да, культура дәрәҗәсе ягыннан да иске Россия кешесеннән чагыштырмаслык дәрәҗәдә үскән совет укучысын андый темалар белән генә канәгатьләндереп булмый. Безгә иң элек тормышыбыз' өчен актуаль, мөһим булган, совет кешеләренә коммунистик рухта тәрбия бирә торган, аларны коммунизм өчен көрәшкә күтәрә торган темалар кирәк. Бүген безнең әдәбиятыбыз алдында төп бурыч булып, совет кешесен, аның югары мораль сыйфатларын, рухи байлыгын дөрес итеп күрсәтү тора. «Безнең китапларның төп те-масы, — ди Алексей Максимович Горький, — ул — яңа кешене оештыручы социалистик хезмәт, һәм социалистик хезмәтне оештыручы яңа кеше».
Бүгенге көндә безнең республикабызда үзләренең бишьеллык планнарын күптән үтәп, 1950 нче ел нормалары белән эшләүче йөзләрчә производство алдынгылары, стахановчылар, новаторлар, унлап табу-чылар бар. Без шундый эшче образын тудырырга тиешбез. Колхоз темасына язганда безгә югары уңыш мастерлары, алдынгы колхоз председателе образы, авыл коммунисты образы, колхоз к^мсомолецы образы, рвыл хуҗалыгына көннән- көн күбрәк керә барган техниканың осталарын: тракторчыларны, комбайнчыларны һ. б. күрсәтергә кирәк. Авыл укытучысы, авыл врачы, агрономнар һ* б. авыл интеллигенциясе безнең әсәрләрдә киң урын алырга тиеш.
Безнең барлык эшебезгә коммунистлар партиясе җитәкчелек итә. Без шул бөек партиянең лаеклы вәкилен — героик большевик образын тудырырга тиешбез.
Безнең республикабызда исемнәре бөтен Союзга билгеле меңнәрчә хезмәт батырлары, атаклы кешеләр бар. Алар турында һәм очерклар, һәм хикәяләр, һәм повесть-роман- нар, һәм пьеса, һәм шигырь-поэма- лар кирәк.
Безнең халкыбыз гомер-гомердән бөек рус халкы белән кулга кул тотынып яши, эшли, бер сафта көрәшә. Шул бөек дуслыкны, рус халкының безгә бөек ярдәмен күрсәтә торган әсәрләр кирәк.
Социалистик мораль, мәхәббәт,- гаилә турында яхшы әсәрләр кирәк.
Республикабызда бик күп заводлар, үрнәк булырлык колхоз-сов- хозлар, МТС лар, уку йортлары,- һөнәр- мәктәпләре бар. Алар турында язарга кирәк. Мәсәлән, совет власте елларында эре промышленность үзәге булып әверелгән Зеле- нодольск кебек яңа шәһәрләр турында язарга кирәк.
Безнең республикабызны дүрт елга иле дип йөртәләр. Әйтегез, Идел турында безнең кулга алырлык бер генә әсәребез бармы? Әгәр берәр цитата кирәк булса без Некрасов шигырьләрен актара башлыйбыз. Ләкин Некрасов иске Идел турында, аның комлы ярларында бурлаклар ыңгырашкан Идел турында язган. Безгә совет заманын-дагы Иделне чагылдырырга кирәк; Безнең батыр су юлчыларыбыз тыныч төзелеш елларында да, бөек Ватан сугышы елларында да гаҗәеп эшләр эшләделәр. Нигә алар турында әйбәт очерклар, повесть
лар, шигырьләр язмаска? Нигә безгә зур Волга һәм яңа Казан турында язмаска? Бу безнең якын киләчәк бит.
Безнең Казан каласын фән шәһәре дип йөртәләр. Казанда йөз елдан артык яшәп килгән, бөтен Союзга атаклы университет бар. Университеттан башка Казанда бик күп башка югары һәм урта уку йортлары бар. Аларда меңнәрчә студентлар укый, яңа белгечләр, яңа интеллигенция тәрбияләнә. Йигә алар турында, гомумән шәһәр интеллигенциясе турында яхшы әсәрләр нигә бирмәскә?
Безнең республикабызда нефть чыга башлады. Нефтьчеләр, шулай ук, безнең әдәби әсәрләребезнең түрендә урын алырлык кешеләр.
Татарстан үзенең урманнары белән данлы. Ул фидакарь урманчылар турында, шулай ук, агач эшкәртү фабрикалары турында хәзергә кулга алырлык бер генә күләмле әсәр дә юк.
Безнең республикабызның табигате искиткеч бай, матур. Нигә шул бай, матур табигать турында укучыларның мәхәббәтләрен уятырлык әйбәт очерклар, нәсерләр, шигырьләр язмаска?
һөнәр мәктәпләрендә укучылар турында; суворовчылар турында бер генә әсәр дә тудырылганы юк. Безнең балалар әдәбияты һаман да әле чәчәкләр-күбәләкләр, үги кызлар яки камыр батырлар белән яши. Ә чын, җанлы батырлар читтә кала.
Халыкара темаларга язылган политик шигырьләр, памфлетлар, сатирик фельетоннар татар әдәбиятында бөтенләй күренми. Безнең язучылар ул темаларга да җиң сызганып тотынырга тиешләр.
Безнең тормышыбыз өчен актуаль булган темаларны санап бетерергә мөмкин түгел. Монда язучы өчен иксез-чиксез мөмкинлекләр ачылэ, бөтен эш безнең язучыларыбызпың Ватан алдындагы, партия алдындагы һәм халык алдындагы бурычларын никадәр тирән аңлауларында. Әгәр дә алар бу бурычларны тнрән- тен аңласалар һәм намус белән эшләсәләр, тулы нигез белән ышанырга мөмкин, якын киләчәктә безнең әдәбиятыбыз бик нык күтәреләчәк. Ә яшь язучылар арасыннан җитлеккән бик күп талантлы язучылар чыгачак.