Логотип Казан Утлары
Роман

НАМУС


УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Хәйдәрнең кайтуы Айсылуга бик зур ярдәм булып төште, партия оешмасын тагын да көчәйтте. Колхозчы халыкның, радиода тыңлаганнары, агитаторлардан ишетеп белгәннәре өстенә, безнең сугыш-чыларның кай төшләрдә һәм ничек, нинди кораллар белән сугышулары турында фронтта булган кешенең үзеннән, үз колагы белән ишетәсе килә иде. Кайтып бераз йөри\ алырлык хәлгә килү белән Хәйдәрне, жадерлс кунак кебек, ат белән килеп алып, бригада саен йөртә башладылар. Мондый җанлы әңгәмәне, халык арасында булуны электән дә ярата иде- Кызыл әләмчекләр кадалган фронт картасын чүмәлә кырыена элеп, әле теге фронтны, әле монысын күрсәтә-күрсәтә, сөйли бирде, анлата бирде. Үзендәге ялкынның каршысында тезелешеп утырган солдат хатыннарына да, кызларга һәм яшүсмерләргә дә күчә баруына, үзендәге нәфрәтнең алар күзендә дә кабынып китүенә чын күңелдән куанды, үзенең әле хәзер дә, шушы аксак килеш тә, фашистлар өчен усал командир, куркыныч дошман булып калуы анда горурлык тудыра иде.
Шундый бер әңгәмәдән кайтып килешли, аның артыннан Мансуров
■ Дәвамы. Башы 1, 2, 3 саннарга. килеп җитә. Ул, тарантасыннан төшеп, Хәйдәргә кулын суза:
— Менә кемне очратасым бар икән бүген! Я, солдат, күрешик. Исәнме? Шәп кайттыңмы?
— Бик яхшы, иптәш Мансуров. — Хәйдәр, таягын җәһәт кенә култык астына кыстырып, Мая- суровның үзе шикелле аңа ике кулын сузды. — Мин сезне күрүгә бик шат. Әле иртәгә райкомга да барып чыкмакчы идем.
— Шулаймы? Әйдә, бик шәп булыр. Кайтуыңны шул көнне үк хәбәр иткәннәр иде итүен дә, хәлеңне белеп чыгарга теләгем дә бик зур иде. Эш, туган, эш! Икмәк! Үзең беләсең... Я, синең аякта-мыни, болай аксаклыйсың? Ә. ничек сон? Бик яман түгелме? Сөякне ватмаганмы? Бик сызламыймы?
Җәүдәт Мансуровны Хәйдәр ав-торитетлы урыны, дәрәҗәсе өчен генә түгел, бәлки кемнең кем икәнен тирәнгеи белеп җитәкчелек итүе, зирәк акыллы, тирән фикерле һәм гаять сөйкемле кеше булуы өчен ихтирам итә иде.
Секретарь һәрвакыттагы гадәтенчә хәзер дә җиңелчә һәм гади генә итеп киенгән. Аның өстендә гәүдәсенә килешеп кенә тора торган көмеш төсле юка френч, аягында ефәк оек белән кара ботинка иде. Очлары ирен кырыйларыннан аз гына салынып торган җыйнак коңгырт мыеклары, куш пягс, алга таба калкып торган ачык, якты маңгае, аксыл зәңгәр
14
күзләре — бөтенесе Хәйдәргә электән үк таныш.. Тик ул югында кырма чәче тагын да чаларган, бит алмаларындагы элекке тазалык кызыллыгы хәзер югалган, секретарь ябыккан һәм картая төшкән иде.
— Алай куркынычлы түгел дисен икән алайса? Я, я. Шулай булсын.
Секретарь бер карау белән Хәйдәрнең. эчке дөньясы үскәнме, юкмы икәнен дә, нинди уйлар, нинди кәеф белән кайтуын да — һәммәсен дә берьюлы белергә тели кебек. Аның ягымлы күзләре ничектер бер карауда ук кешенең рухына үтеп керә белә, шул арада ул, нинди яклары беләндер, үзен дә яраттырып өлгерә. Әмма аның болан кеше күңелендәген укуы бервакытта да кыенсындырмый, хәтта чын күңелдән үз итүе рәхәт кенә була иде.
Мансуровның йөзе торган саен яктыра бара иде. Хәйдәр үзе дә аны, ничектер, иң якын* кешесе итеп сөйләшә башлады.
— Юк, Җәүдәт абый, алай зарарлы түгел, — диде. — Менә күрәсез, хәзер шулай аксак-туксак кына булса да аз-маз йөргәләп тә була инде.
— һи, болай булганда синең эшләр әгъла. Я, тәбрик итәм үзеңне- Юкса, үз итеп кенә әйткәндә, бик авыр хәбәрләр ишетергә туры килә, туган, уйланырга туры килә...
/Аансуров, Газиз үлгәннән соң ук, райкомның икенче секретареның да үлгән хәбәре килүен, район партия активыннан тагын берничә кешенең һәлак булуын ачынып сөйләде.
Аның тавышында ачу яңгырый иде.
— Син безнең егетләрнең нин- диләр икәнен беләсең бит. Менә Газизне генә ал. Ул бит, партия өчен просто Газиз Акбитов кына түгел. Ул бит якын киләчәкнең зур кешесе — яңа тормышның илһамчысы, зур агрономы иде. Беләсеңме син аның нинди теләкләре бар иде! Газиз генә мени? Кайсы комбайнчы, кайсы тракторчы, кайсылары булачак әдип, шагыйрь, му-зыкант, философ! Син күз алдыңа гына китереп кара: шуларныц һәр- кайсының үзенең аерым-ачык бер юлы, яхшы теләге бар иде бит- Әгәр сугыш башланмаса, безнең районда беләсеңме хәзер НИЛӘР булырга тиеш иде?.. Ике электр станциясе — бу бзрч Дүрт колхозда тавышлы кино — ике. Консерв заводы — өч. Идел буенда йөз илле гектарлык җимеш бакчасы — дүрт. Аннары иген уңышын ал, яңа ар-хитектураны, терлекчелекне, умар-тачылыкны ал. һи! Алар гынамы, тагын әле... — Мансуровның ’үзе сугышка озатып җибәргән егетләре күз алдына килде булса кирәк, ул күңелсезләнде, якты зәңгәр күзләре белән каядыр еракка карап торды. Аннары ачуланып, тагын әйтеп куйды. — Менә сил хәзер инде уйлап кара: шушындый дөнья бәясе егетләрне нинди дә булса бер туң башлы колбасник үтерә алсын имеш!..
Мансуров тынып торды да бер аягы белән тарантасының канатына баскан килеш, районда уру- сугу эшләренең дә, ашлык тапшыруның да «бик киеренке» торуын сөйләп китте. Тик аларга озак тук-талмады, тагын җанланып, әле генә үзе килгән Яурышкан ягына ымлады.
— Әле хәзер тегеннән, сезнекеләр яныннан килешем. Аларнын. эше белән танышмадыңмы әле? Юкмы, кызыксынып карамадыңмы?
Сүз һичшиксез Нәфисәләр турында бара иде. Хәйдәр куанычын артык балкытмаска тырышып:
— Юк, алай якыннан танышырга туры килмәде. Болай, узышлый гына... — диде. — Шулай да ишеттем, тора-бара ифрат зур эш чыгарга ошый. Йөз потчылар дисезме әле?..
— Әйе, шулай, йөз пот та, артыграк та. Әмма эшнең асылы анда гына да түгел әле. Монда яңа кешеләр турында сүз бара. Я1?а кеше, яңа идеяләр! Болар безнең кырларның гвардеецлары булалар инде, иптәш лейтенант...
Мансуров нидер исенә төшеп
15
Хәйдәрнең, авыру аягына күз төшереп алды.
— Тукта әле, — диде. — Нигә соң без болан аяк үрә сөйләшеп торабыз? Синең аягың авырта бит. Син соң авылга, таба аксаклыйсың түгелме? Шулаймы? Әйдә, утыр! Юлда сөйләшербез. Бәлки шунда Тнмсри абзый да очрап куяр. Аннары мин сине авылдан узышлый нәкъ баскыч төбеңә генә төшереп калдырырмын. Ризамы?
— Баш өсте. Киттек кенә.
Алар янәшә утырып, сөйләшә- сөйләшә басу юлы белән ерактагы эскертләргә таба киттеләр. Җиңел гәүдәле, үтә тынгысыз тимер күк ат, камыл арасындагы кыштыр-дауларга колакларын шәмәрткәләп, пошкыра-пошкыра, дәртләнеп атлый, тарантас канатларына әрсез үлән сабаклары сугылгалап кала иде.
Ике басу арасындагы кечкенә инешне чыгып, яңадан тигез урынга күтәрелгәч, Мансуров, атын үз көенә җибәреп, Хәйдәргә таба борылып утырды.
— Я, ничек кайту белән кайттың? — диде. — Ягъни, күпмегә диюем...
— Хәзергә бшй айга җибәрделәр... Хәер, кем белә, бәлки алай да торылмас. әле. Әнә бит анда эшләр кая таба.
— Әйе, әйе. Дәһшәт. Көн саен кыза гына бара. Күп кеше сугышның гөрселдәгән тавышы хәтта монда да ишетелә дип ышандыр- макчы булалар... Алай. Шунда да бераз ныгып калырлык җай бар икән әле. — Нидер исенә төшкәндәй, сүз арасында Мансуров аның тарантас төбенә сузылган яралы аягына карап алды. — Әйе, син мина ничек яралануыңны сөйләмәдең бит әле-
— Дөрес. Сөйләмәдем шул әле. Аннан соң мин сезгә хат та язмадым шикелле. — Хәйдәр яраланган аягын кузгаткалап куйды. Әллә аягы авыртканга, әллә болай гына, аның калын кашлары җыерылдылар. Аның бу турыда сөйләшәсе килми иде булса кирәк.
— Минем ишетүемә караганда, сип бу юлы бик юктан гына исән иолга- 'ың шикелле. Шулаймы?
— Анысы да дөрес. Нишлисең,, сугыш бит, Җәүдәт абый, сугыш, — ул, нигәдер икеләнгәндәй секретарьга карап алды. Аның бу карашында Мансуров.- «Тик менә ссз, штатскийлар, бу сүзнең мәгънәсен безнеңчә, бөтен җаныгыз, кайнар каныгыз белән тирән итеп тоя аласызмы икән?» — дигәнсыман бер сорау укыды. — Анда бит адым саен, минут саен шул хәл. Мин әйтер идем, хәтта ул дәһшәт эчендә кешенең үлүе түгел, исән калуы гаҗәп тоела. Ихлас, сәер бит, Җәүдәт абый?
— Юк, мин алай димәс идем. Фашистлар безнең совет халкын кырып бетерүне максат итеп куялар бит. Димәк, гаҗәпләнергә- урын калмый.е Безгә алардаи да аяусыз- рак булырга кирәк... Әйе, юктан гына калгансың димәктән, сиңа орудиеләрдән атканнар түгелме соң? Шулаймы? Менә кая ул сукыр бәхет. Сине артиллериядән дөмбәслиләр, ә син исән. Могҗиза бит!
— Шул чама. Тик, дөресрәге, миңа түгел, немецларга аттылар.
— Соң син бит үзең дә шунда булгансың. Үзеңә төбәп атарга син үзең үк команда биргәнсең, түгелме соң?...
— Әйе, шулай туры килде. Не-мецларны бүтәнчә берничек тә чигендереп булмый иде...
Секретарьның бу турыда Хәйдәрнең үз авызыннан ишетәсе килүе сизелә иде. Мансуровның теләгән җиргә саласы килмәде. Соңгы тапкыр ничек яралануын үзе сөйләп бирергә туры килде.
... Бер төнне таң алдыннан Хәйдәрнең водокачкага урнашкан команда пункты чорналышта кала. Ординарец хәлне белер өчен чык- макчы булып ишекне ачуга, аны чәнчеп ташлыйлар. Ул авып җитәргә дә өлгерми, водокачка эченә бер-бер артлы гранаталар оча башлый, ишек төбендә автоматлар шытырдый. Хәйдәр үз янындагы политрукның, кинәт тотрыксызланып, капчыксыман идәнгә авып төшүен, ишек төбендәге сержантның, утын яргандагы кебек әһелди- әһелди, автоматы белән немецлар
1G
ның башын кыйнавын күреп калды. Шхл \к минутта үзе дә аркасы белән стенага барып бәрелде.
— Беләсезме, Җәүдәт абый. Гомеремдә бөтен барлыгымны иң каты тетрәткән, иң зур бәхетсезлек булса, ул да әнә шул вакытта, во- докачкага кереп килгән немецларны шул минутта ук кырып бетерә алмавыма гарьләнүем булды. Ләкин ул тиз узды. Барып бәрелдем дә, ничектер, шунда ук тагын тордым. Күзем телефонга төште. Шул минутта куануымны белсәгез иде! Бер сикерүдә телефонны кулга алдым да, водокачкага ут ачарга команда бирдем. Тавышларыннан ук сизәм, артиллеристларым икеләнәләр. Берсе әйтә:
— «Сез үзегез шунда бит, иптәш лейтенант!.. Ничек инде ул!?»
— Борылып карыйм, сержантның бөтен башы кан. Ул көчкә генә басып тора. Минем алдагы тәрәзәдән эчкә немецның яссы штыгы сузыла. Берсе, тышкы яктан, телефон чыбыгын кыштырдатып маташа. Кыскасы, яр кырыенда шндс. Бөтен көчемә тагын кычкырып җибәрдем:
— «Не рассуждать! Огонь!» Калган ягын беләсез инде. Башлыкның командасы — закон.
Аннан соң исенә төшкән саен дулкынландыра торган дәһшәтле, һәм беркайчан да кабатлануы мөмкин булмаган бөек миңутлар башланды. Бу минутларны ул беркайдан да үзе хис иткәнчә тирән итеп сөйләп бирә алмас, яралануының тафсилен Мансуровка үз теле белән сөйләргә теләмәве дә әнә шун-нан идс.
... Менә водокачка манарасын гөрсетдәтеп. бере артыннан бере, Хс ;дәр үзе кушып аттырган снарядлар ява башлады. Немецлап, кинәт кенә өсләренә актарыла башлаган бу дәһшәтле уттан каушап, арлы-бирле ’.-а сыталар, акырышалар, шашынып үрмәлиләр, тәгәрәшеп китәләр, кирпеч ватыклары астында тычкан балалары кебек, изеләләр иде. Снарядлар, бер-бер артлы ярылып, водокачка тирәсен җимертәләр. Менә берәү, икәү... менә тагын... Хәйдәр монысы төшмәсә дә, икенче сулышта үзенең дә шушы кирпеч ватыклары астында күмелеп калачагын яхшы белә иде. Ул үләргә хәзер, үзенең командирлык бурычын кулыннан килгән кадәр яхшы итеп үтәве һәм туган иленең чын солдаты булып, солдат үлеме белән үлүе өчен аныц вөҗданы чын мәгънәсендә тыныч иде. Ул хәзер үзен үлемнән һәм бу ыгы-зыгыдан, кайдадыр, бик югары итеп тоя башлады, кешенен котын алып, аны усак яфрагыдай дерелдәтә торган дәһшәтле үлемнән тузан кадәр дә курыкмавы аны рухландырып, күңелен балкытып җибәрде. Хәйдәр үлгәндә дә немецларның авызын-борынын канатып үлүенә, бары бер көтү фашистны кырып салганнан сон гына үлүенә күңеле булып, йөрәге ашкынган хәлдә тузан һәм ялкын арасында шашынып чабышкан фашистларга, нидер кычкыра- кычкыра, әлс тәрәзәдән, әле ишектән автомат уты сиптерергә тотынды.
Ихтимал, кешегә сөйләгәндә бу хәл мактану булып чыгар иде. Бу тойгылар аның күңел түрендә кала бирде. Ул Мансуровка, үзе телефон белән команда биргән арада, сержантның канга батып егылуын, берничә залптан соң водокачка манарасының бер чите ишелеп төшүен, үзенең шунда аңын югалтуын, аны кирпеч ватыклары арасыннан казып алуларын, водокачка тирәсендә шул вакыт кырык бишләп • немец кырылуын сөйләде.
ДАансуров бу көдрә чәчле матур егетнең вакыт-вакыт боз кисәкләредәй салкын һәм шәфкатьсез очкыннар чәчрәткән үткен күзләренә, ара- тирә йөзенә җәелә торган тыныч һәм горур бер салкынлыкка күзе төшеп, Хәйдәрнең ул вакытта башыннан ниләр узуын үзе сөйләп бирмәсә дә күз алдына китерде:
— «Үз өстенә снарядлар явып торганда да ул әнә шулай булгандыр...» — дип уйлап алды.
Мансуров бу вакыйга турында бүтән сораштырма стан, сүзне икенчегә борды. Чөнки аңа бу турыда полк комиссары Хәйдәрнсн
2 .С. Ә.” № 4 17
үзенең сөйләвенә караганда да тулырак итеп язган иде.
Хәйдәрнең ’ телгә алынган бөтен нәрсә турында фикерләре төпле һәм акыллы иде. Ләкин ’ Мансуров- та аңа аеруча ихтирам уятканы, Хәйдәрнең, әйтелеп бетмәгән уйлары сөйләгәннәренә караганда да тирәнрәк һәм әһәмиятлерәктер кебек булып тоелуы иде.
— Алай, алай... — Секретарь, ара-тирә дилбегәсен селкеткәләп, ни турындадыр бераз уйланып барды. — Сон, ничек? Син әле һаман да шул элекке •«нигилист»мы? Шулай атыйлар иде 6HJ әле сине? һаман да шулай азу ярган мәгърифәтчеме? Әл.тә сугыш тимерлеге синнән икенче бер кеше чүкеп чыгардымы? Ә? — Мансуров көлә төшен, офицерның, уңган петлица-сындагы икс дүртпочмак эзенә күз төшереп алды. — Син лейтенант булгансың, шикелле, артиллерист, шулай бит?
Иптәш укытучылары Хәйдәрне кайберәүләр арасында гадәткә кереп калган элекке мөгаллимлек калдыкларын күрә алмавы, патша чиновникларыдай җансыз, дәртсез кешеләрне, кем булуларына карамастан, рәхимсез тәнкыйть итүе, ачы тел^е, үткен сүзле булуы өчен шаяргып «нигилист» дигән исем кушгылар. Заманында ул аның икенче исеме булып киткән иде. Мансуровныц моны искә алуы, аның, бергә эшләп, төрле яңалыклар белән ялкынланып, үзара сүз көрәштереп яшәгән укытучы иптәшләрен хәтерләтте. Мансуровның бу турыда сүз кузгатуы аңа ошый иде. Аның өстснә бер көн Нәфисә белән очрашудан бирле Хәйдәрнең күңеле һәрвакыт җырлап тора, аның сүзләрен «ул» да тыңлый кебек тоела. Шуңар күрә дә аның хәзер бпк күп сөйләшәсе, әллә ниләр турыңда фикер йөртәсе килә иде.
— Юк, Җәүдәт абый, сугыш миннән икенче кеше чүкеп чыгармады чыгаруың, шулай ла мин хәзер бөтенләй үк элекке Хәйдәр дә түгел шикелле.
— Я, я, бик кызык бу! Я, нинди Хәйдәр икәнсең син хәзер?
Хәйдәрнең түгәрәкләнеп уелып килгән матур борын канатлары лепердәшеп куялар, бөдрә чәче шикелле үк кара кашлары җанланып селкснгәли. Ул йөзе белән күршесенә - борыла төшеп, уйлана-уйлана сөйли иде.
— Дөресен әйткәндә, Җәүдәт абый, мин тормышыбызның тәмен, аның кадерен фәкать сугышта гына тирәнрәк аклый башладым бугай. Бәлки, бу бик сәер тоелыр. Ничек инде ул, имеш? Сугыш үзе шундый каһәр төшкән бер кыргыйлык булсын да, аннан нинди яхшылык көтмәк кирәк? Бәлки, бу минем яшьлегемнән килгәндер, бәлки элекке тормышны беркатлырак итеп аңлавым аркасында шулай булгандыр. Әмма хәзер бүтәнчә шикелле.
Тимер күк ат, йөгән тезгеннәрен чылтыратып башын ч а й к ы й - ч а й к ы й, җиңел генә атлый бирә, тарантас сиртмәсе сыгылгалап китә, як-якга арыш чүмәләләре, кибәннәр утырып кала. ДАансуров күн портсигарыннан папирос чыгарып, сүзсез генә берне юлдашына да сузды. Зәңгәрсу төтененең тарантас өстендә беравык тирбәлә-тирбәлә эленеп торып, аннары кинәт кенә артка таба агып китүен күзәткән хәлдә, Хәйдәр сөйләгәннәрне тыңлады.
— ...Алгы сызыкның үзендә мин ун ай чамасы булдым. Барыч җиткәннән алып, яраланганчы. Ансат кына итеп әйткәндә, бик күгТне күрдем, Җәүдәт абый. Хәтта кирәгеннән артыгын...
Бу сүзләрне ул шундый игеп әйтте, Мансуров ихтыярсыз аңа күтәрелеп карады. Хәйдәрнең бөтен килеш-килбәтендә, тарантаска аркасын терәп, әнә шулай бик иркен утыруында, сүзләрен нык итеп, өзеп әйтүендә, зур коңгырт күз-ләренең әнә шулай кистереп карауларында үз көченә ышанудан туган бер ныклык, хәрбиләрчә пөхгәлек һәм аз гына тәкәбберлек тә сизелә иде. Бу инде элекке кебек беркемгә дә ышанырга һәм ошарга теләмичә, үз идеалына гына табынып өйрәнгән үз белдекле, җиңел холыклы ярым малай, ярым егет түгел, хәзер Мансуров янында канлы сугыш юлларын, үлем
J8
скәнҗәссн үгкән егерме дүрт яшьлек ир twice— сугышның үзенһән кайг- ьан фронт офицеры утыра иде. Озын буйлы, калку күкрәкле бу яшь офицер үз кадерен дә яхшы белә, әмма, барыннан да бигрәк, Мансуровка аның кешегә тирән ихтирам саклавы, әдәпле ригаясе бик ошады. Ул егетнең сүзен рәхәтләнеп Т Ы ҢЛЫ Й-ТЫ ҢЛ Ы Й:
— «Бик яхшы, — дип уйлан куйды. — Егет тирәнәйгән, баеп кайткан. Ихтимал, мондый гыйлемне ул бер мәктәптә дә ала алмаган булыр ид??>.
— Менә бит, элек-электән шундый бер сүз бар: сугышта озак йөри торгач, кеше кансызлана, аның йөрәге тупасланып, кешедә кыргый, хайвани тойгылар калкып чыга, диләр. Бер караганда бу фикер төп-сез дә түгел шикелле. Чынлап та блт, сугыш дигәнен, әдәм баласының иң нечкә, иң мөкатдәс тойгыларын мыскыл итеп, әйтергә
* кирәк, канлы итеге белән пычракка салып таптый торган кабахәт бер кыргыйлык бит инде ул. Күпме нанять, күпме корбан! Ләкин әлеге, сугышта кеше нәфислекне тоймас була, кансызлана дигән сүз дөрес микән? Нигә сугыш кеше рухының шул кире, хайвани ягын гына үстерсен икән дә, нигә башка якларының тамырын корытсын икән? Миңа калса, мин үзем киресенчә бу- льу>га да мөмкин дип уйлыйм. Әйтерсең, синең күз алдыннан, ваемсызлык пәрдәсен кубарып ташлыйлар, күңел күзе, әйтергә мөмкин, ачык яра шикелле, тормышның, кеше рухының бөтен нечкә тибрәнүләрен" бик сизгер тоя башлый. Әйтик, ?Ләскәү ягына очкан немец самолетларының үкерүе, сол-датның йөрәгенә бәрелә-бәрелә, сызлатып үтә; яна торган совет авылы аның бәгърен парә-парә китерә. Безнең сугышчы күңеленең шул кадәр нечкәргән чаклары була иде, немецлардан коткарган җир- ләрдә юл чатындагы гап-гади каенны, ин беренче күзгә чалынган усак агачын, үз туганын шикелле итеп, кочаклап аласы килә торган иде. Сугыштан соц землянкада ятканда солдат башыннан • ниләр генә үтми?! Ышанасызмы, Җәүдәт абый, үзебезнең Камышлы суынын чылтырап агуына, Идел дулкыннарының яр буена килеп чарпылула- рына, үзебезнең урмандагы карт имәннәрнең яфраклары шаулаганга кадәр аерым-ачык итеп ишетә торган идем. Хәтта сузылсаң кулың имәннең кытыршы каерысына тияр, битеңә яфраклардан салкын чык тамчылары коелыр шикелле иде.
Ул, сүзеннән туктап, Мансуровка карап куйды.
— Сез моны элекке авыл егетләренең үз өен, ата-анасьш сагынып, окоп почмагында пышык-пышык елап ‘утыруы дип уйламый торгансыз бит?
Мансуров, җитди кыяфәт белән:
— Юк, Хәйдәр, алай дип уйламыйм, — диде. Ул аңа бу юлы ничектер аеруча, якын итеп, исеме белән эндәште. — Сагындырырлык туган-үскән җире, сөярдәй сөеклесе булмаган кеше андый вакытта бик мәхрүм, бик бәхетсез кеше бит ул... Менә син бу сугыш безнең совет сугышчыларының кешелек сыйфатларын тагын да үстерә төште дисең. Нинди сугыш, нинди тәрбия бит. Хикмәт әнә шунда. Фашист солдаты сугышта кешелек сыйфатының калдык-постыгын да югал-тып, бөтенләй кансыз ерткычка әверелә икән, бу бик табигый. Чөнки алар ягыннан бу кыргый сугыш, талау, кыру өчен сугыш. Большевиклар элек-электән гуманист кешеләр. Кеше табигатендәге ин кадерле, иң яхшы сыйфатларны үстерүгә безнең партия бик күп көч куйды. Син әйткәннәр шуның жн- меше бит алар.
— Әйе, әйе. Туган иленә мәхәббәт синең күңелеңне баетып, бөтен тормышыңның мәгънәсен, тәмен, ямен мондый чакта тагын да ачыграк хис иттерә торган зур бер куәт икән ул. Мин хәзер аңлыйм. Герцен Россиянең караңгы төнендә үзенең яңгыравыклы «Кыңгыравын* чит илләрдән торып ярсып-ярсып каккан икән, аның йөрәген дә шул ук изге хис ялкынландырган... Сол-датның иң мөкатдәс, иң яхшы уйлары, карт солдатның балаларына әйтеп калдырачак васыятьләре.
19
иптәшләреңнең үлем алдыннан әйтелгән иң соңгы сүзләре — шулар барысы алтын бөртекләредәй солдат күңелендә җыела бара. Әйтерсең. син бөтен туган илеңне үз күңелеңдә йөртәсең.
Нәрсәнедер күз алдына китергәндәй, Хәйдәр, "башын ия төшеп, бераз уйланып барды. Аның тавышында хәзер дулкынлану һәм нәрсәгәдер соклану, горурлану сизелә иде.
— Нинди генә геройларның соңгы минутлары, йолдыз атылгандай, минем күз алдымнан ялтырап узмады! Мин юаш кына бер авыл малаеның һич икеләнмичә, немец пулеметын ' үз гәүдәсе белән кап-лавын күрдем. Бер үзе егермеләп немец өстенә ташланган икенче бер комсомол егетне күрдем. Бәлки кайберәүләр әйтерләр: «Экстаз бу!» диерләр. Минемчә, геройлар тормышының бөтен мәгънәсе дә- шунда. Аның гомер буе җыелып килгән барлык мөкатдәс тойгылары бер сулышта кабынып китә дә, тормыш күгеннән метеордай ялтырап уза. Ул әнә шул бер сулышта бөтен тирә-ягына сүнмәслек нур сибеп калдыра.
Мансуров, утырган урынында кузгалгалап:
— Матур әйттең, матур! — диде.
— Беләсезме, Җәүдәт абый, мин әнә шундый егетләрне коммунизм җәмгыятеннән безне каршы алырга килүче яшьләр вәкиле итеп күз алдыма китерәм. Бу сезгә бераз сәер тоелыр бәлки...
Секретарь аның җанланган йөзенә ара-тирә күз салгалап, зур игътибар белән тыңлый иде. Тормыш алга китереп бастырган һәрбер яңа мәсьәләгә Хәйдәрнең элек тә һәрвакыт үз карашы була, тормыш вак-төяге арасыннан ул ки-ләчәккә бәйләнешле матур уйлар күтәреп чыга торган иде. Әнә ул әле бик тнрәитен уйланып та җитмәгән булсын, әнә малайлык, җиңел акыллылык та чыгып бетмәгән булсын. Шулай да ул яңа уй, ул аның үзенеке була, шуның өчен дә Мансуров аны тәкъдир итә, аның киләчәгенә зур ышаныч белән карый иде.
— Күрэм, син, туган, сугыш 'имерлсч ендә чүкелгәннән соң да һ.амаи да шул* «төзәлмәс»’ романтик булып калгансың. Хәтта аны синең башыңнан үзенә төбәп аткан туплар да бәреп чыгара алмаган. Я, я?*Шуннаң нинди нәтиҗәгә килдең инде син?
Хәйдәр, җавап урынына, көдрә башын артка ташлап, дулкынланган тазыш белән шигырь әйтергә ТОТЫНДЫ:
Әй тугая тел, әй мгтур тел, Әткәм, әнкәмнең. теле;
Дөньяда күп нәрсә белдем Сип туган тел аркылы...
— Беләсезме, немец пулеметын үз тәне белән каплаган ул авыл егете бит Тукайның бу алтын сүзләрен иц элек укытучысыннан ишеткән! Шулай бит? Аның миенә бит әнә ул изге тойгыны, иң беренче булып, укытучысы салган! Безнең егетләр, үз тормышларын факел итеп, Данко кебек кешелекнең киләчәк юлын яктыртып баралар икән, бу утны бит аның күңелендә и.ң башта укытучысы кабызган! Шулай түгелме, Җәүдәт абый?
— Әйе,.шулай да булсын ди.
— Менә шуның өчен дә мин укытучы булуыма бик куанам. Монысы — бер. Инде икенчесе. Элек-электән минем җанымны кыйнап килгән тагын бернәрсә бар. Ул безнең хезмәт халкын түбәнсетү, алдау, кешегә санамау. Бездә димим, тегендә. — Ул, кулын изәп, каядыр еракка күрсәтте. — Дөрес, элек заманнарда ул бездә дә алпавытлар типкәссндә, эт көзендә яшәгән. Ул бичараны хәтта исеме белән дә дәшмәгәннәр. «Әй, син!» имеш. Әй, хайван! — янәсе. Нинди кабахәтлек! Мәктәптә укыганда мин үзебезнең әби-бабайларны йөз еллар буенча шулай хайван урынына көчләп асрауларына чын-чын- лап йөрәгем әрни торган иде. Менә бит, хәзер шул мужик агайларның уллары бөтен дөнья тарихын үз җилкәләре белән терәп торалар... Ә океанның теге ягындагы нечкә сыйраклы леднләр һәм жентель- меннар моңа бик гаж;әпләнәләр, әйтергә кирәк, исләре китә, хәйран калалар:
20
— «Аһ, нинди гали жанка ’>! Нинди тиңсез батырлык! Аһ, ул нинди иркен күңелле, культурный мужиклар! Каян килеп чыккан алар?!» — Хәйдәр, башын аргка ташлап, рәхәтләнеп көлеп җииәр- де. — Чынлап та, бик гаҗәеп нәрсә бит! Леди һәм жентельменпар- ның шулай кеше эшләгәнне ашап, үзләре өчен бүтәннәрне сугыштырып тәти генә яшәп килүләре ул и.нде мең еллардан бирле мәгълүм нәрсә. Аларга ул бик табигый! Дөнья бит шулай корылган. Алар- ның тәти тарихлары да шулай ди. Анда бит аларның җиденче бабалары кияү булып кергәндә нинди галстук бәйләвенә, алтынчы бабаларының, виски эчкәндә, чәнчә бар- . магын ничек тырпайтуына кадәр — һәммәсе язылган. Инде менә шул леди һәм жентельменнардан тыш тагын Россия дигән бер гаҗәеп мәмләкәт бар имеш! Ул Россиянең хәтта Англияне дер селкеткән фашистларга каршы тора алырлык ниндидер искиткеч батыр кешеләре бар имеш. Каян булган алар, ничек? Нинди токым, нинди затлы нәселдән? Ул жентельмен, сэр һәм мистерлардан башка да юньле кешеләр булуы мөмкинмени? — Аның ике каш арасына җыерчыклар кал-кып чыкты. — Юк, мин моны шаяртып әйтмим. Бер заман бу сугышлар бетәр. Әлеге шушы ава башлаган Европаны, үзенең киң җилкәсе белән терәтеп, бу һәлакәттән гади совет кешеләре саклап калыр. Килер бервакыт, әлеге безнең шушы ук Ивановлар, Кириченколар һәм Гайнетдин абзыйларның уллары, төрле илләрнең мәшһүр университетларында: «Шекспирның эстетик карашлары», яисә: «Нәрсә ул матурлык?» дигән темаларга лекция укый башларлар- Шул ук леди һәм жентель- меннар — әгәр апа кадәр аларны аңгырайтып бетермәсәләр, — кешенең иң бөек һәм иң нечкә тойгыларын гәүдәләндереп бирә ала торган иң нәфис, ии куәтле музыканы да бездә ишетерләр. Мин әнә шул элек «кара халык» дип йөртелгән гади халыкның шул вакытларын тизрәк күрәсем килә. Гайнетдин абзый белән Гөлйөзем түтинең философия һәм рәсем турында, Шопен һәм Чайковский музыкасы турында, яңа романнар һәм архитектура турында, нәфис тел белән, бик иркенләп, гүя, үзләренең иген эшләре турында фикер йөрткән кебек үк, тәмен белеп бәхәсләшүләрен ишетәсем килә. Инде мин бу баруымда исән калганмын икән, мөгаен каймак ашап, әйрән эчеп ятар өчен генә түгелдер, әнә шул эшләр өчендер, халык каршындагы шундый бөек бурычымны үтәү өчендер.
Егетнең бу фикерләрендә аныи хәтта окопта ятканда да халкының киләчәге турында уйлавы, алга омтылуы сизелеп тора иде. Маисуровка аның бу тыйгысызлыгы, 6v омтылышы аеруча ошады.
— Күрәм, — диде, — синең педагогия юлына китүең вакытлы бер зәвыкъ кына булмаган икән. Ни әйтим,- бик зур эш бу. Бик җаваплы, хөрмәтле эш. Минем бик зирәк бер карт укытучыдан шундый сүз-ләр ишеткәнем бар. Ул әйтә:
— «Укытучы, ди, үз эшендә гнул ук рәссам, яисә шул ук скульптор ул. Сабый баланың акылы балавыздай йомшак, аның рухы гөлчәчәге шикелле нәфис. Әнә шуннан безнең укытучыларыбыз бай күңелле, нык характерлы, матур һәм саф вөҗданлы яңа кеше, социализм иленең алдынгы кешесен хәзерләп чыгарырга тиеш», ди. Ә? Акыллы сүз бит. Менә укытучының идеалы.
Хәйдәр аңа совет мәктәбендә тәрбияләнгән яшьләрнең батырлыгын күреп, үзенең укытучы булуы өчен ничек куануын, сугыштан сон
Iукыту эшләренә, аның уенча, шун- дый-шундый япалыклар кертергә кирәген сөйли башлады. Ул, мәгариф комиссары кебек, нәкъ ул әйткәнчә булачагына үзе тәмам ышанып сөйли, аның әле төс кереп җитмәгән ябык чырае ара-тирә үзенә бер рух күтәренкелеге белән балкып китә иде.
Хәйдәр сүзен тыңлый-тынлый секретарь төшкә авышкан кояшка, аның бөтен кырларны, ерактагы урман өсләрен балкыткан саргылт нурына, ерак басуларда тибрәнеп уйный торган рәшә дулкыннарына
21
күз төшерде, һава шактый эссе һәм бөркү иде. Ул бүген колхозларда күп эшләр башкарылачагын, шулай да, көн генә житмәгәнлектән, моннан сон. ашлыкны башка колхозлар да «Чулпан» белән «Интср- национал»дагы кебек, төплә дә суга башларга кирәген уйлап алды.
Секретарьның, сәгатенә күз салуын күреп, Хәйдәр 'уңайсызланып китте:
— Мин сезне ялыктырмыйммы, иптәш Мансуров? Беләсезме, салкын окопларда, артиллерия уты астында туып-үскән бу уйларымны иң элек сезгә сөйлисем киләдер иде...
Мансуров аны тынычландырырга ашыкты.
— Юк, юк! Нинди сүз ул? Мин бик рәхәтләнеп тыңлыйм. Минем өчен дә бик тансык әшәмэ.
— Әһә, алайса минем бәхет...
Әлеге, яшьләр тәрбиясе дидем бит. Шушы ун айны окопларда уздырганнан соң, узган гомергә совет офицеры һәм укытучы к :е белән карасам, бая әйткәнемчә, мин ул вакытта тормышны тыроь; аңламаганмын, күбесенчә, ал күзлек аша гына күргәнмен икән дигән уйга киләм.
— Шулаймыни? һм. Я» я, бу турыда фронтовиклар фикерен ишетү бик кирәк.
— Коры сүз булмасын. Бәлки хәтерли дә торгансыз: Безнең кайбер шагыйрьләребезиең телен тә бервакытны дүрт кенә сүз калган иде бит: чәчәк тә санама”, '..эд- xu:i дә «\ра». Кайвакыт, о;.ы алар шундый то.челәнсп киткәләделәр, хәтга шигырьләренең татлылыгыннан күңелләре тулып, күзләреннән яшьләр килә терган иде. Дгньяда бөгел кеше шундый тәти, тормыш шундый тәти, һушың китәрлек. Ә алар үзләре чәчәк жготән дан юлыннан, барабан кагып, сандугачлап сайрап тор.ан бәхет бакча-сына баралар. Кыскасы, шикәр суы, лимонад. Әнә шундый алсу пәрдә белән күзе томаланмаган кешеләр ул вакытта ук күреп тордылар: фашистлар безгә каршы пычак кайрыйлар, Мюнхенда чехлар белән словакларны инглизларның таш-башлары фашистларга сатып яталар иде... Дөрес тәрбияме бу? Минемчә, һич, һич дөрес түгел. Ул әйтергә кирәк, безнең кешенең алга омтылу теләген, эзләнү сәләтен йоклата, алда торган кыенлыклар-ны күрмәс итә, кешенең күзенә зәңгәр томан булып каплана. Шулай түгелме?
— Әгәр тормышта да син әйткәнчә булган булса, һичшиксез, ул бик начар йогынты ясаган булыр иде. Әмма эш аңар ук барып житмәде шикелле. Чөнки партия сугыш куркынычы турында һәрвакыт искәрien килде.
Хәйдәр секретарьны берсүзсез Жиңәчәгенә алдан ук ышанган хәлдә, үз фикерен ныгытырга ашыкты.
— Ансы дөрес, партия искәртте. Тик поэзиядә мондый караш яшәгән икән, димәк, ул тормыштагы шундыйрак бер фикер юнәлешен чагылдырган булырга кирәк бит инде.
— һи, юк нәрсә ул! — хМансуров кулын селтәде. — Әгәр шагыйрь дшънец бер яшь әтәч кенә булса, аның өстснә тагын куначасы тавык куначасыннан да тәбәнәгрәк булгаң булса? Минемчә, безнең чын шагыйрьләребез бар, кайсыдыр берәү әйтмешли, парнас итәгендә төн уздырырга гына туктаган юлаучылар да бар. Болар бат икесе бер түгелдер? Ничек синеңчә?
Ләкин Хәйдәрнең бирешәсе килми иде.
— Юк, чынлап та, Җәүдәт абый, сез шундый бер шигырьләрне шир- иәхкэ ману чорына игътибар итмә- дсгсзмс:шг Ул чагында хәтга мин узем дә шундыйрак бер чир белән авырыл алдым: ьезирц институтта ii.xHUi.i берничә студент бар иде. А ;а-а на ларының тормышы бш< ир-кен, акчаны өслс-өстенә биреп кенә торалар, өс-баш та бик шәп болар- кын. Бер хәзер генә түгел, алар кечкенәдән үк шулай бик иркә, үтә ваемсыз яшәгәннәр. Бер караганда, аларны.ң ата-апаларын да гаепләп булмый. Ннгә дисәгез, алар үзләре яшь чакларын б к азапта уздырганнар да, хәзер балаларын рәхәттә үстерәселәре килә. Чыннан да, ан
22
дый иркә тәрбияләнүче балаларга нигә ки эчәк өчен баш ватарга? В өт е:: ес е әзе р, б ө т с i юс е к ө ил э н гәп, Бишегеннән алын җанкаеның куенына хотл? аны. һәртөрле йәмзшк күңелле апалар түтиләр, әбиләр, сер адым яннарыннан җибәрмичә, сагалап кына торалар.
— «һай, туп итмәгәе! Кеше җиле бәрелеп үпкәсенә салкын тимәгәе!» Аның барасы сукмагы алдан ук салынып куелган гына түгел, анысы әле бер хәл, хәтта, йомшак тә- тше авыртмагае дип әйтеп, ул сукмакны себереп тә куйганнар. Бөтенесе мәшәкатьсез, ап-ансат. Хәтта, һич булмаса, ялгыш кына юлдан читкә басып кыенлыклар күрмәгәем дип борчылырга гына да урын калмый. Бу кечкенә төркемдә, хәтта, күлмәк сәдәбенә4 кадәр әнисенә тактыручы студенткалар да бар иде. Шулай да мин бу чир белән озак авырмадым. Рәхмәт төшкән әти мине бик тиз тазартты. Сез минем әтине белмидер идегезме? Җиһангир Гайсин. «Чул- пан»да бригадир булып эшләде.
— Бераз ' хәтерлим. Шулай бш: укыган, бик акыллы кеше идеме?
Лейтенантның йөзеннән сагышлы бер күләгә узды. «Их, әти, юк бит инде син!» дигәндәй юксынып, үз алдына башын чайкап куйды.
— Юк, алай зур укыган кеше түгел иде. Акылының да үзеннән арткан чагы булмый иде шикелле. Ата-аяаны, гадәттә, йомшак күңелле, бала җанлы булулары өчен искә алалар. Миңа калса, үз атамны мин каты куллы булуы өчен .сагынып искә төшерәм.
— Я, я, атаң да үзеңә ошаган булса, начар кеше булмагандыр ул. Соң? — Мансуров Хәйдәрне яхшырак күрү өчен, тарантасының һырысиарак елыша төшен, папиросын чыгарды. — Я, ничек акылга утыртты икән ул сине?
— Белмим, Будённый армиясендә озак йөреп аны солдат тормышы шулай кырысландыргандырмы, әллә гадәте шулай булгандырмы, анысын әйтә алмыйм. Әмма ул безне кечкенәдән үк, әйтергә кирәк, кыен шартларга күнектереп үстерергә тырышты. Аның бик каты өч законы бар иде, Беренче — йомшак түшәкгә ятма, каты урында йокла! Икенче— муеның астыңа килгәндә дә күзеңнән чылт иткән яшең чыкмасын! Өченче — үл, әллә нишлә, әмма иптәшеңне әләкләмә! Әтинең бөтен гомере буена җене сөймәгәне — эшлексез, ике йөзле, хмәлже- рәгәи кеше булды. Дәүрәк булгач әйтә торган иде:
— Син, малай, гомереңне хатының куйнынла уздырырмын .дип уйлама. Ка;К .[ бөтен дөньяда безнең шикелле простой халык эшне үз кулына ала, шунда гына безгә тынычлык. Шуңарчы юк. Ацарчц синең белән минем кылыч кайраган, сөңгеләр очланган булырга тиеш.
Хәйдәр, торган саен җанлана барып, сүзен дәвам итте:
— Әти тазартты дидем бит әле. Шулай. Ничек итеп? дисез инде сез. Институтның дүртенче курсымда чагында сер көнне, «тып» иттереп, бу килеп төште.
— «Ашау-эчү ничек? — ди бу,— мин җибәргән акчаны нәрсәгә тотасың? Кичләрен нишлисең? Буш вакытың . каламы, укуың ничегрәк?» — Фәлән дә-төгәп, гел шуяды йлар.
Минем бая телгә алынган әлеге ваемсызлар төркемендә чуалган чагым иде. Чынлап та, нәрсә дип артык имгәнергә? һич борчылмыйча, бер мәшәкатьсез дә педагог булып чыга алам инде мин. Әтн акчаны шактый мул җибәрә. Нигә яшьлекнең тәмен белеп, бер рәхәтләнеп калмаска? Әйе. Сизенеп сораша икән: ул чагында кичләрен укыйсы килми, күбесенчә күңелле урыннарда уздыра торган идек...
Шулай итеп, караштыра, сораштыра бу. Минем өстә ефәк күлмәк, яхшы костюм, аякта йомшак чүәк. Янәсе, бүлмәдә чагында каты ботинка киеп, аякны рәнҗетмим, иркә кешеләрчә, йомшак әйбер генә киям була инде. Өстәл өстендәге исле май белән юан папироска да, тумбочка эчендәге ашалмыйча катып яткан күмәч, булки, колбаса кисәкләренә дә күз төшереп алды бу.
Солдатның болай да мыегы ка- бара башлаган иде, чүп остеиә ч?
23
мәлә дигәндәй, ул арада ботинка-ларымны күтәрен күрше малае килеп керде:
— «Абый, менә тазарттым, ялт илттердем!» — ди бу. Нишлисен, кушын эшләткәч, хакыд түләмичә булмый бит инде. Малайга сузган кәгазь акчага да, мыегын бетерэ- бөтерә, бик зәһәр итеп карап алды янде бу.
Dep кире килсә, килә бит. Ихлас. Каян барысы бергә җыела диген! Малай чыгып кына китте, коридорда:
— «Трай-ләй-ләп!» лип җырлап килгән бер тавыш ишеттем. Белом инде, таныш студентка килә.' Бакчага чакырырга килә. Килеп тә җитте, ачык ишектән кычкырып та җибәрде:
— Хәйдәрчик, имеш. Киттекме бакчага? Заодно ресторанда ужинать итеп тә чыгарбыз.
Җәүдәт Мансуров киләнеп көлеп алды.
— Ха, ха, ха! Хәйдәрчик. Я, я. могаен Хәйдәрчик, кып-1<ызыл бул-’ тандыр.
— Сез минем хәлне аңлый торгансыз киде, Җәүдәт абый. Хәй- дәрчик идән ярылса, идән ярыгына кереп кигер, шунда тузанга, кәгазь кисәгенә әверелер иде. Ләкин бернинди дә могҗиза булмады. Теге туташым минем ишарәләремне тө-шенмичә, көдрәләнгән пумала чәче, исле* май исләре, кыска күлмәк, ялангач сыйраклары белән күбәләктәй очынып бүлмәгә үк килеп керде.
— Аһ! Синдә посторонний кеше бар икән бит! — ди бу. — Нигә мине предупредить итмәдең? Аһ, как неприятно. Ну что ж, я подожду, Хәйдәрчик. Хороню?
Кая инде ул Хәйдәрчикта бакча кайгысы! Әти мыекларын кыштырдатып ботерә-бөтерә, кернесымап бор-ике тапкыр пошкырды да, алды да китте мине пристаньга. Анда алып кадәр бер грузчик янына алып барды да әйтте.
— Сип, малай... — ди, теге грузчик, авызын ерып, тыңлап тора — Син малай, дн, буразна арасында аунап үсүепяе дә, ата-анацның кем ‘булуын да онытып барасың икән, ди. Бай-'бәтчәләр шикелле, борып астың кипмәс борын, баришналар итәге артыннан киткәнсең. Күрэм, бик ансат укыйсың икән. Болан булса, белемеңнең кадерс-пие булмас, ырыкныкы-шырыкка, пыш иттереп чыгар да бетәр, ди. Менә сиңа эш, тамагыңны эшләп туйдыр, өс-башыңны үзең кара! Ике айдан тагын килермен.. Алда сөйләшербез, ди. — Шулай диде дә, пароходка утырып китеп тә барды.
— Ай-Һай шәп иткән! Ну, яхшы да иткән! Кара нинди.философ булган икән, — Мансуров, Буденный шикелле озын мыеклы бу мужик философның пристаньда улына акыл өйрәтеп торуын' күз алдына кигереп, рәхәтләнеп бер көлеп җибәрде. — Соң, син эшләмәдең инде, конечно, ә. алдаштың инде!
— Юк, Җәүдәт абый, алдашмадым. Бу вакытта әти шул кадәр борчылды, мин аның фикеренең хаклыгына шунда ук ышандым. Шуннан соң. әлеге алып хәтле кеше бригадасында, атна саен ун-упбпш сәгагь грузчик булып эшли башладым. Бу эшемне мин әле хәзер дә рәхәтләнеп искә алам. Бердән, ул минем ала торган белемемнең үз каршымда кадерен арттырды. Аннары шул эш минем ташып торган яшьлек көчемне, кайберәүләр ке-бек, кирәкмәгән урыннарда әрәм- шәрәм итүдән саклап калды.
— Атаң чыннан да тормышны тирәннән аңлый торган кеше, акыллы кеше булган икән, — Мансуров тагын сәгатенә карап алды.— Соң? Нәтиҗә ничек була инде? Йомгак?
Хәйдәр озын бармаклары белән көдрә чәчен тараштырып алды.
— Максим Горький менә шул турыда гаять акыллы бер сүз әйтә: яшь кеше, ди, анасы күкрәгеннән сөйгәне куйнына барып җиткәннән соң, анда гына туктап калмаска, тагын да алгарак китәргә тиеш, ди. Мин уйлыйм: яшьләрне теге студентларның ата-аналары кебек сакал чыкканчы кулларыннан җитәкләп йөртмәскә! Казак халкы җиде яшьлек малаен елкы көтүендә үскән буйдак айгырга атландырып далага чаптырган икән, бик дөрес
24
эшләгән! Яшьләрне иркә үстермәскә, үсеп җиткәч, тормыш дәрьясында үзен генә йөздерә башларга кирәк. Кыен булсын, хәтта вакыты белән нужа күрсен! Әмма тормышка үз аягы белән барып керсен, ^шьгән үк чыныгып үссен. Менә шул вакытта үзенең сөйгәне куенында гына туктап калмый торган кешеләребез тагын да күбрәк булыр. Аның чәчәкләр исенә исерергә дә вакыты җитенкерәмәс.
Секретарь, к ы з у л ы й башлаган атын тыя төште. Зәңгәр читле яулыгы белән битләрен, маңгаен сөрг- кәләп алды.
V — һм. — диде. — Синен монда очы-сч а ялганып җитми бит. Сон, нкшләргә? Синен атац юлы белән китеп,- студентларны грузчик итеп эшләтергәме? Ясалма кыенлыклар тудырыргамы?
— Юл, аның кирәге булмас. Алардан тагын да тирәнрәк белем сорарга, тормышка тагын да якынайтырга кирәк.
— Дөрес. Безнең яшьләр сугыштан сон дөнья культурасының түбәсенә күтәрелү өчен көрәшергә тиеш булырлар. Ул түбәдән узган заман да. кешелекнең киләчәге дә, менә безнең алдагы шушы кырлар, әнә теге урманнар шикелле, ачык күренә торган булсын. Эш җитәрлек. Гэрикл эшен, дөрес, яхшыртасы бгр. Бик бар.
— Мәктәп яшеннән үк башлап, Җәүдәт абый, гаилә эченнән үк.
Макс\роз’ аһың иңбашына к;иы- лып 1<у/:ды.
— Син бу турыдагы фикеплә- редне тагын да г шәнрәк уйлап, тагын да үстерел язып та куйсаң, ә? Чын. Шулай ит әле. Без аны югарырак күтәрербез.
Хәйдәр, р алыгын белдереп, башын иеп ш йды.
Мансуров тпм о гүкне олы юлдан эскертләр ягына таба борлы. Аньш о е Тнмерииг дә купәсе, Нәфисә тупыйда да сөйләшәсе бар иде. Шул арала тагын Хәйдәр турында уйлап алды:
— «Райкомолга секретарь итсәк, ә? һмм. Шәп булыр иде дә бит...— Ул сүз арасында Хәйдәргә күз төшереп, үз алдына башын чайкап куй”*1. — Иртәрәк булмагае. Өзелеп KHTV бар. Тазара төшсен әле». 11ы гысы н».
Күперенке, йомшак юл тузаны, ат тояклары астыннан баскан саен бөркелеп, тәгәрмәчләр астыннан ишелеп-ишелеп күтәрелә дә, атны пошкырта, авызларга, борыннарга тула, теш арасында чытырдый һәм тарантас артыннан юл өстендә эленеп кала иде.
Бераздан кара басу кырыена килеп чыктылар. Болар кайта торган юлдан сулдарак, бер-ике пар яшь үгез ж и к к ә н т ы р м а ч ы мала й л а р ку рен- де. Үгезләр корт шикелле акрын кыймылдыйлар, тик тырмалар өстеннән күтәрелгән ялкау соры тузан больны гына аларныц акрын булса да тырмалап килүләрен күрсәтә иде.
Секретарь пошкыра-пошкыра тузан эченнән юырткан атын тыя төште.
— Әнә ул тырмачылар артыннан килүче Тимсрп абзый үзе түгелме соң? °
Тырмаланган җир кырыенда бер олы гәүдәле кеше, ара-тпрә жир естенә чүгәләп нидер карый, кузгала да, кулын артына куеп, тагын атлап китә иде. Хәйдәр тузан белән сөрмәләнгән керфекләрен еш- сш скр.теп:
— Әйе, Тимерп абзый булырга охшый. — диде.
— Әһә, бигрәк тә яхшы. • Без аның белән эшне шушында ук бетереп китәрбез. — Мансуров тегәсеннән сары битле юка гына чуен сәгатен чыгарды. — Икенче чирек. Дүрыо мин кайтып җигә алам әле. Казам белән сөйләшәсем бап.
Шулай дип, ул агып тырмачы- ларйык туарып куйган арбалары яныма борды.
Тимени секретарьның атын бер күрү белән үк төсмерләде булса кирәк, тезенә төшеп җиткән езын кул’зпып б лгы’Кболгый зур атлап, аз.арның капшысыча юнәлде.
II
Алап арба янында очраштылар. Тимерп, кунакчыл хуҗа булып, ■ секретарьны ачык чырай белән каршы алды. Гөрләп чыга торган калын тавышы белән:
25
— Исәнме, Мансуров иптәш,— двде.— Каян килеп чыга белдең, рәхмәт төшкерс. Киңәш-табыш та бар иде. Аннары болай да...
Болай да, дип башлап та әйтеп бетермәгәне шул- иде: Мансуров килеп төшсә гүя, Тимери өстендәге авырлыкның бер өлешен ул үзе күтәреп, йөген жиңеләйткән кебек тоела, аның сулышлары иркенәеп китә торган иде.
— Шулаймы? Бик шәп алайса. Минем дә йомыш юк түгел. Менә егетегезне дә алып кайтып киләм.— ААансуров тарантастан төшеп Тн- меригә кул сузды. — Я, ничек соң? Эшләр кай тирәдә? Бик картаймыйсынмы әле? Апка-жплкә дигәндәй... Картларның... бел.әсен. Бу арада безрик кенә авырып та атдьш ши-келле. Шулай бит? Гел жәяү йөрисен тагын үзең. Саулыгың ничек?
Тимепп моннан өч-дмрт көн генә элек бераз черләп ачтан иде. Мансуровны улының якын дусты бсл- ганга ла, иркен к-үпелче. ачык йөз- I ле, туры су ;ле булуы өчен дә электән ук .хөрмәт птә иде. Инде хәзер ин башта, олыла сау. ыгын соравына бөтенләй эреп китте. Хәтга картлар белән үзара сөйләшкән- дәгедэй:
— Әчегә алланың биргәненә шөкер, 6ИК ӘЙбәТ... — ДИН ТӘ Ы"КЫН- дыпып өлгерде. Мансуров белән Хәйдәр йөзендә апай гаепкә алу сизелмәгәч, ч ычычланып. жәелә төшкән капа келә |ушен эшләпәсеннән чыгапып киде лә. эшләпәче тарантас башына элә-э^ә, колхоз хәлләрен сөйли башлады.
Ул өстеиә эпе сөякче йонлач беләзеген дә каплап житкепми торган кыскарак жичче м \*’е<;ә да курачрак көрән толстовка кигән. Аның ку г 'Рид'ге егечент билгесенә күзе төшеп. Мансуров ov киемне кайчандып. б к ук
Газиз өстендә күргән ■ ген хәтер юп алды. Карт аны, бүтән шюче булмаудан гына түгел, бә.чки улын .сагынып, аның киемен үз өстендә сизүдән рәхәт табып. ничектер бер истәлек итеп кпя me. ул аның тузан кунгандыр кебек күренгән урыннарын ара-тнрә зур учлары белән, йомшак кына итеп каккалап ала, я җиңБн сыпыргалап куя. Тимери карт еш кына «мин сиңа әйтсәм әйтим»нәрен кушка- , лап, «ат көчем житенкерәми...», «борчагымны шушы арада жыяр- мын дип торам...» дип әйтеп, «менә бодайны эскертләп бетерәсем бар.. » дип, үзен колхозның чын хужасы санап һәм үзенә хас беркатлылык белән шуңа горурланып сөйли иде.
Мансуров аның тирән сызыклар ерып узган, гел кояшта йөрүдән хәзер бөтенләй бакыр төсенә кергән ябык йөзенә, элеккегә караганда тагын да эчкәрәк баткан кечкенәрәк күзләренә һәм юкарып калган борынына карап, бу тынгысыз җанның «Чулпан»ны аякка бастырыйм ди-ди, булсын, булсын ди- ди, шушы бер жәй эчендә бик куп авырлыклар кичерүе тгрында уйлап алды. Аның элегрәк әйткән сүзләре исенә төште: «тау биек, йөк авыр> җитмәсә’ ат та бик өшәнгән. Ай- һай авыр’.»
Тик менә бит нәрсәдә хикмәт- Тимери карт бу кыенлыкны авырыксынып . күтәрәме, рәнжеп кичерәме? Аһ-ваһ итәме? Түгел! һнч! Кая ул! Хәзер менә син аңа әйт: «Тимери абзый, сииа, карт кешего бик кыендыр. Булмаса, син ял пт инде!» диген. Әйтеп кенә кара,, авызыннан гына чыксын, гомерлек- • кә кәефен кырырсың. Кешегә санамыйлар, ышанмыйлар дияр, үпкәләр, рәнжер. гомер буена онытмас. Аның матур ягы да әнә ш\н- да: ул бөтен сугыш кыенлыгын бер үзе күтәрергә хәзер тора.
'Мансуров председательнең зуо алпавыг пмениесе кадәр шундый з\р хуҗалыкны үз кулында тоткан, барын да уйлаган, барын да үз акылы белән үлчәп караган төпле х у ж а б ул ы п, кәсЬе н - кәф кә, к а ф ы н - кафка кичегеп сөйли торган акылчы сүзләрен тынчый-тыччы.һ үз башына килгән уйларга гаҗәпләнеп, аның кем икәнлеген хәзер генә төшенгән-дәй, Тимеригә тагын бер карал куйды:
— «Карасана, диде. Бг бит элекке мужик лабаса. Әйе... Кайчандыр кара мужик иде бу. Аның да гомер буена ызаннан аягы чыкмый тор
26
ганы, чүмәлә 'төбендә туып, буразнада үлә торганы... Хәзер ул әнә кем инде!»
- Тимеринец чыраенда да үзенең кадерен һәм дәрәҗәсен яхшы белеп, аны бүтәннәр дә тәкъдир игәргә тиешләр дип уйлавын сиздерә торган бер кешелек горурлыгы бар иде.
Ко л хез л а р д а эл е к к е м у ж и к л ы к тиресен салып, яңадан туып килгән кешеләр Тимеридән башка да аз түгел иде. Әмма бүген, Сталинград тирәсендәге дәһшәтле вакыйгалар Г.грәкне телгәләгән бервакытта, бу хәл аны аеруча куандырды. Ул йөзенче мәртәбә унлап куйды:
— «Юк! Без бирешмәбез. Мондый кешеләр беләнме? Юк... Мөм- кин дә түгел...»
Колхоз житәкчесс, сүз барышында, ямьшәйгән кәләпүшен юан бар-макларының. очы белән генә әле артка этәреп куя, әле каш өстенә үк шудырып төшерә. Мансуровна ? оның сөйләгәннәренә ниндидер бзлләнеше дә бар кебек тоелды.
Менә ул, кәләпүшен арткарак че pen, зур гәүдәсен турайтып басты. Аның яшьрәк чагында баһадир сынлы матур кеше булганлыгы әле хәзер дә сизелеп тора иде.
— Әлеге ярыш турында, «Интер-национал» белән дим. Үз киленем
• булгач сүз кату мөрәвәтсезлск булыр күк. Кайчакларда әйтер җиреңнән әйтмичә каласын. Чын, әмма бэлай, мактанмый гына әйткәндә, ул бала «Чулпан»ны бик тә күгәрде.
Мансуров кулын селтәп куйды.
— Кая инде ул! Мактау түгел, әле сез аның кадерен дә белеп җиткермисез. Менә шул турыда сейтәшсргә дә әле исәп.
Тимери, кәләпүшен кырын салды. Аның йөзендә күңелле елмаю балкый иде.
— Бик мактасам, тилгән типмәгәе дип тә шүрлим тагын. — Ул, көлеп тарантаста утырган Хәйдәргә күз төшереп алды.
— Киленем килен геноме. Даны бөтен- Идел буена таралды бит. һе, калырсың аннары авызыңны ачып-
Хәйдәрнең яшерен уйлары турында һичбер нәрсә белмәстәи, шаярып кына әйтсә дә, Хәйдәргә картның сүзләрендә ниндидер боеклык, нәрсәдер сизенү бар кебек тоелды. Ул Тимепигә шаяртып җавап бирде.
— Ай-Һай, Тимери абзый. Апа ки җитте тилгәннең тырнагы үтәр микән? Берәр бөркеткә тап булса гына инде.
Картның йөзендәге шаянлык кинәт сүнде. Килененең паклегенә күләгә төшерерлек сүзләрне анык шаяртып кына әйткәндә дә күңеле күтәрми иде.
Мансуров сүзне икенче ягыннан кузгатып җибәрде.
— Мактаиырлыгың бик бар, Тимери абзый, — диде. — Киленнән бик уңдың сип, бик уңдың. Турысын әйткәндә, Нәфисә иген үстерүдә яңа ызан сызды. Аның өстенә, хикмәт аның йөз кырык биш потында гына да түгел, ю;:, тагын да тирәнрәк. Сезнең ул Яурышкаи кырыгызда моңарчы булмаган бодай гына үсми, анда яңа кешеләр үсә. Менә аның иң кыйммәтле ягы нәрсәдә! Кем ул Нәфисә?4 — Секретарь боларның сүзен тыныч кына тыңлап утырган Хәйдәргә борылды. — Син, Хәйдәр, сугыш геройларын коммунизм чорыннан безне каршы алырга чыккай киләчәк буыннар вәкиле дидең шикелле? Шулай бит?
— Әйе, мин аларда шундый, әйтергә кирәк, коммунизм кешеләренә хас бөек сыйфатлар күрәм.
— Шулай да мин аларны ком-мунизмнан, ягъни киләчәктән кир? кайткан кешеләр димәс идем. Матур әйтелсә дә, ул логикасыз, дөрес түгел. Мин әйтер идем: болар кире кайтучылар түгел, бәлки коммунизм чорына үз күкрәкләре белән юл ярып алдап баручылар! — Секретарь җанлана тошеп, кулын артыпа куйган килеш әйләнгәләп килде. — АТенэ сиңа, хөрмәтле педагог, яна кешеләр, коммунизм чорының беренче карлыгачлары!
Хәйдәргә секретарь коммунизмның үзен дә, аның -кешеләрен дә хәзерге белән тиңләп, дәрәҗәләрен төшерә кебек тоела иде.
— Миңа калса, — диде. Мин коммунизм чорының кешесен без*
нец белән чагыштырыл булмаслык дәрәҗәдә һәр яктай өстен торучылар итеп күз алдына китсрәм. Акылы, иҗтимагый аны үсү ягыннан гына түгел, хәтта, мин ' әйтер идем, тора-бара кешенең тән төзе-лешенә хәтле үзгәрер. Ничек үзгәрер? Кеше тагын да матурланыр, затлы- . ыгы артыр. Андагы гүзәл сыйфатлар һәм физик көч, аның сәләте, яхшы туфракка төшкән орлыксы- ман, күкрән үсә башлар, — дип Хәйдәр, бик ерактан үзенә өндәп торган ул чорны күз алдына китереп, фәлсәфәгә кереп китте.
— Минемчә, коммунизм заманын, авың кешеләрен ззләп җиде кат күккә менүнең һич хаҗәте юк. Коммунизм кешеләре безнең кешеләр бит алар. Алар — җирдә, тере кешеләр, безнең шикелле үк реаль кешеләр. Юк, туган. Син монда да үзеңнең романтикаңа тартасың. Кем мунизмпы җыелмалы йорт шикелле, ишек тупсаларына, мич капкачларына хәтле вагонга төяп каян да булса җибәрәләр дип тә көтәсе юк. «Менә сезгә бер комплект коммунизм, рәхим итеп, кул куеп алыгыз!» янәсе. АНЬРТ нигезен колхоз кешеләре үз ку. ..ары белән үзләре салалар. Шул ук Нәфисәләр, шул ук Гөлзәбәрләр.
Хәйдәр, бәхәсләшеп тормыйча, бераз шаян тон белән:
— Күрермен микән? Мин аңа да каршы түгел. Хәерле юл аларга, — диде.
Мансуров уйларын дәвам иттерде.
— Шулай да ул көннәргә барып җитү өчен, безнең буынга бик күп кан коярга, бик күп кайнар тир түгәргә туры киләчәк. Хәзер әле безгә бик авыр. Бик. Сугыш безне чытырдатып кыса. Ләкин болыт артында бит кояш бар, төн артыннан ямьле көн туа. Сг.н сугыш вакытында бәрәңге белән генә тукландыңмы, әллә ара-тирә итлә аш та эләккәли идеме,• ничә көнгә бер йоклый идең, — эш анда түгел. Тора-бара алар барысы да онытылыр. Әмма бүгенге сугыш, Сталинград сугышы бервакытта да онытылмас! Чөнки ул бөтен хезмәт ияләренең киләчәге өчен бара ’юрган сугыш. Анда совет халкының каны коела. Үзе өчен генә дә түге. бөтен дөнья өчен! Ул изге урын... Шуңа күрә, анда теләсә кемнең аяк басарга да хакы юк. • — Мансуров Тимеригә күз салып, нидер уйлана-уйлана, бер әйләнеп килде. — Ихтимал, фронтка делегат. җибәрергә туры килер. Безгә урып бирми ’ калмаслар. Кем шушы кыен гакытларда иң изге теләк-ләр белән рухланып эшли, кем Сталинград өчен көрәштә бөтен кыенлыкларны җиңеп чыга, анда шул барыр. Ул бәхетле кеше синең киленең булуы да бик момккн.
Тимери карт бөтен районны аякка бастырган шушы зур ярышта секретарьның, бүтән берәүгә ту гел, аның үзенә Һәм килененә ышанып торуыннан горурланып,
— Ышан, Мансуров иптәш! — диде. — Безнең «Чулпан» сүзендә торыр, I л-көн каршында йөзенә кызыллык китермәс. Немец эт шикелле шакшы борынын сузып, безнең ипи исенә килә бит. Илнең кап тамырына балта чабарга килә. Шундый чакта ничек җаның түзәргә кирәк? Безнең килен барыр, җибәрерлек итеп эшләрбез, боерган булса.
— Менә шуны ишетәсем килгән иде дә. Шулай кирәк, Тимери абзый. Нәфисә тәҗрибәсен бөтен районга күчерергә кирәк безгә, җитмеш биш колхозга. Мс-кә нәрсә, хикмәт!
Тимери, алай икән дигәндәй башын селкеп, тырмачылар ягына күз салды. Тырмага җигелгән яшь үгезләр, авыр башларын асылын- дырыч, йокымсырагандай акрын сөйрәләләр иде. тимери, алар ягына башы белән ымлады:
— Чәчүем генә аксый менә, Мансуров иптәш, — диде. — Кая, аксый гынамы әле! Әйтергә оят, ярты басу да күмелмәгән бит әле. Сөцга кала, киләсе елга арышым җиңел башлы Сулмагае. Менә нәрсә кисә муенны. Аксамаслык та түгел, ат башына утызар гектар туры килә бит! — Ул, юан буынлы озын бармаклары белән эшлә-пәсенә ябышкан шырлачнарны пол- кый-йолкый,. тагын әйтеп куйды. —
Ниме, Мансуров иптәш, өметсез шайтан дигәндәй. ымтыска шылтыратып, мин әйтәм, бер генә трактор бирдертә алмассыңмы, ә? — Ул сораганы бик кечкенә икәнен белдерәсе килеп, сыңар бармагын калкытты. — Берне генә, бср-ике көнгә генә, ихлас...
Карт арыш чәчүенең соңга .калуына шундый борчыла, шундый г;ын күңелдән ышанып үтенә иде ки, башка вакыт булган булса, Мансугюв аның үтенечен һич кире какмаган булыр иде. Ләкин кая ул «Чулпан»га трактор бирү! Ул әле күрше колхозына үзе моннан ярдәм оештырырга уйлый иде.
— 1Ок, картым, юк, — диде. — Трактор биреп булмый. Син ничек булмый икән инде ул? ди торгансың бәлки. Синнән дә артка калган колхозларыбыз да байтак • кына бит. Синең белән әнә шул турыда сөйләшмәкче идем әле мин.
— Шулаймы... — председатель эшнең бөтенләй киресенә борыла баруын сизеп, Мансуровка күңелсезләнеп карап алды, эшләпәсен алып әйләндергәләгәнчән соң якадан элеп куйды. — Шулаймы? Ни турыда дип әйтимме?
— Менә күршегез бар — «Салкын Алан-> үзең белэсен, хәле бик начар бит аның, Тимери абзый. Җыйнаулашып булышмасак, чәчми калмагайлары дим. Менә шул турыда гәп. Әллә. күрше хакына, авыр булса да берәр генә көнгә дүрт- биш ат җибәрәсеңме?
— Дүрт-биш ат дисеңме?
— Әйе, Тимер I абзый. Шунсыз булмый.
Тимери кәләпүшен баш түбәсенә үк менгереп, гүя.* төшеп калмасын дигәндәй, ике яктай ике кулы белән тотып, әйбәтләп киде. Бераз күңелсезләнеп тырмачылар ягына борылды. Р(үз күреме жирне биләп, чәчкәнне көтеп яткан кара 6acvra карап торды. Агары я килә торган кечкенә сакалын бармаклары белән сыйпап нидер исәп изде. Мансуровка Тимерйнең бу вакытта хәлсезләнеп чүмәлә ' төбенә егылучылары, урак урып яткан сиксән яшьлек карчыклары, бүген-таңда сугып бетерәсе зур-зур эскертләре күз алдына килгәндер кебек тоелды.
Тимери, китәргә жыенгандай, эш-ләпәсен яңадан алып кңде. Кулларын җәеп:
— Соң, — диде, — нишлисең инде? Андый чакта күрше була торып булышмый калу ярамас. Үз авызыңнан өзеп булса да днгә:?- дәй... әлеге Сталинград дидек ләбаса, Идел өчен дидек. Шуның хакына, фашистларга үч ител, ие... Ничә дидең әле? Алай икән... Син ничегрәк уйлыйсың, Хәйдәр туган, үзебезнекен шәт җиңеп чыгарбыз бит!
Хәйдәр картның күңелендә капма-каршы ике уйның ничек көрәшүен кызыксынып карап тора иде. Бу сүзләрне: «Син .дә булышырсың инде» дигәнсымаи, аның киләчәк эшенә төбәп әйтүе дип аңлады.
— Нигә җиңмәскә икән, Тимери абзый? Җиңәрбез! — диде. — Кыенга китсә, төцге эшләрне көчәйтә төшәрбез. Сыерларны күбрәк жигәр- без. Халык та шулай кирәген аңлар. Ми ием чә, ш ула й.
Председатель аның бу фикерен.? кушылуын белеп, башы белән ымлап куйды. Мансуров картка рәхмәт әйтеп, тагын кайбер киңәшләр бирде.
Тимеригә ашлык сугучылар янына кереп калырга кирәк икән. Ул тарантас башына утырып, атны сабаннар ергалап узган сикслтәле юл белән, авыл ягында күренгән зур эскертләргә таба тотты.
Сүз тагын Сталинградка барып ялганды. Тимери тирән борчылу белән:
— Тегеләрне әйтәм, әле һамая киләл -рмсни? — диде.
— Әйе, киләләр... әле хәзергә.
Тимерй тәгәрмәч аегыннан су кебек як-якка агып чыккан кайнар һәм сыек юл тузанына карыйларын уйланып бара иде. «...Ярый ла вакыты к д а туктатып өлгере ә л а р! Сонга калмасалар... Пдепне дә кич-мәгәйләре... Ста ш.чградны да алсалар.. Ул чагында начар була инде, начар» Ләкин алан булыр дин уйлыйсы килми, әмма шундый бор авыр шөбһә йөрәккә кан саудырып, үзә/<ләргә үтеп сызла
29
тып тора иде. Карт, өметле берәр яңалык ишетү нияге белән, сүзне тагын ялгап җибәрде:
— Килә икән алайса, каһәр, тәки килә икән. Нинди килү белән килә, ничек көче җитә — анысын шайтан -белсен... Йөзе генә кара булган икән... Алайса хәзер Сталинградның. үзендә сугышалар дип сөйләүләре дә дөрес булып чыктымыни инде?
Карт бу сүзләрне шундый бер ачыну белән әйтте, ул Мансуровның иң авырткан җиренә барып тиде. Бу сүзл-әрдә кемгәдер үпкә һәм шелтә дә бар иде. Мансуров бу араларда бөтен район халкында тирән борчылу, рухани бер азап сизә. Уракчы хатын-кызлар, тырмачылар, ашлык ташучылар, эшли торгач кинәт күңелләре сүрелеп, Иделнең түбән ягына, яраланып менгән пароходларга озак-озак карап тора башлыйлар. Әйтерсең, анда Сталинградның ялкын сөремен күрмәкче, туплар гөрселдәгәнне үз колаклары белән ишетмәкче булалар. Яннарына барып чыкканда иң беренче сүзләре шул була, йотлыгып, күзләрен тутырып карыйлар. Мансуровны иң борчыганы соңгы атналарда кай- берәүләрдә сизелгәлп башлагач күңел төшенкелеге иде. йомшак агачны корт баса диләр. Ул төшенкелек корты кешеләрнең ышанычын, дәртен, эш сәләтен көне- төне кимереп тора. Бу картның сүзендә исә, Мансуров бу нәрсәне түгел, бераз үпкә барсыман сизде. «Нигә, шунда кадәр китерергә инде, нигә тегендәрәк туктатмаска?.»
Секретарь картны өметле сүзләр әйтеп юатырга зеләмәде. Халык күңелендә мескенләнү түгел, нәеррәг белән аяусызлык тудырырга, анарның йөрәгенә Сталинград ялкынын кабындырырга кирәк иде.
— Әйе, Тимери. абзый, дөрес, Сталинградның хәзер үзендә сугышалар, — диде. — Кем белә, ихтимал, анда инде таш өстендә таш калмагандыр.
Тимери, ышанасы килмичә, Ман-суровна күзен тутырып карап куй- Ды. Аннары башын чайкады. *
•— Ай-һай-һай! — диде. — Әнә бит нинди тирәнгә киткән икән эшләр...
Бераз тын бардылар. Секретарь алдына төшеп Хәйдәр сүз әйтергә теләми иде. Әмма бу күңелсез тынлыкка аның да озак түзәсе килмәде.
— Хәзергә авыррак, авырын, — диде. — Әмма немецларны Москва яныннан куып җибәргәннән бирле безнең солдатның күЦеле бик күтәренке. Ул хәзер үзенең көченә ышанып сугыша. Иптәш Сталин да әйтте бит, безнең сугышчылар усаллана төштеләр, диде. Сугышчыда нәфрәт көчәйде. Сугышта бу нәрсәнең хикмәте бик зур. Аннары икенче фронт дигәннәре дә бер ачылырга тиештер • бит инде. Әле дә без бөтен фашист чирүенә каршы кайчаннан бирле бер үзебез сугышабыз.
— Әйе, әйе. Әле мин дә сораш- макчы идем, — диде Тимери. — Ничек соң, ишетелмиме әле?
Мансуровның тавышы акрыная төште, ул хәзер ничектер аеруча йөрәккә үтемле итеп сөйли иде.
— Иң башта без үзебезгә ышаныйк, туганнар. Үз көчебезгә — диде. — Россия халыкларының тарихы ни әйтә? Таоих шуны әйтә: Россияне беркайчан да андый бәла-казадан икенче берәүләр .йолып чыгарганы юк. Ә ул үзе бик күп халыкларны, эреле-ваклы байтак дәүләтләрне афәттән коткарды. Монысында да шулай булып чыкса ни әйтерсез?
— һи, алай булса иде... — Тимери бу бик куанычлы һәм матур фикергә ышанасы килеп, Мансуров белән Хәйдәргә таба борылып утырды. — Булырмы икән, ә?
— Минемчә, нәкъ шулай булыр. Сугышчылар бәлки байтагы кире кайта да алмас, мондагылар ун еллыгын бер елда картаер, әмма киләчәк буыннар алдында совет кешесенең намусын без саклап калырбыз, үзебез!
Эскертләр янына җнтәрэк Казан ягыннан бертөрле тонык гөрелте ишетелә башлады. Ул тора-бара көчәнде. Озак та үтмәде, Идел өстеннән алып урман буена кадәр бөтен күкне иңләп, дәһшәтле һәм тантаналы бер гөрелте белән бөтен
һаваны тетрәтеп. төркем артыннан төркем авыр бомбардировщиклар уза башлады. Аяк астымда җир гетрп, һава менә-меаә ярылып ки- :•'? р д ә й б ул ы п ш ы:; гы р д ы щ к ы р өсләре һәм урманнар, туган илнең ут эченә, үлем эченә очкан бу ла-чыннарын сәламләгәндәй алар артыннан шаулап калалар.
Ат туктады. Эскерт янындагы кешеләр, кул лары н бол гы й - бол гы L , кы ч к ы р а л а р Һәм бүре к л әр е н ч ө я л ә р иде. Тнмерн эшләпәсен -пке-өч мәртәбә кузгатып киде, тамагын кыртлап алды, яшереп кенә күзен сөрткәләде. Мансуров белеп саубуллашканда аның йөзе тагын да җитдиләнгән идс.
Секретарь белән Хәйдәр, ераклаша барган самолетларның, тонык гөрелтесен тыңлы-тыңлын, дәһшәтле һәм тантаналы бу күренештәй бераз дулкынланган хәлдә, тимер күкне акрын гына атлатып, Ьайпгрәккә таба юнәлделәр. Бераз тын барганнан соң, Мансуров, кичектер бик якын итеп әйтте":
— Беләсеңме, Хәйдәр, синей белә?! без гаҗәеп заманда яшибез бит. Ниләр генә үтмәде безнең халык башыннан. Элек Япон сугышы, аннары беренче империалистик с\*гыш. Гражданнар сугышы. Шуның артыннан ук рәхимсез ачлык, җимереклек. Аннары бөтен илдә кинәт нинди зур үзгәрешләр, нинди грандиоз төзелеш! Никадәр тырышлык. Нинди батырлык. Аз гына сулыш алып җиткермәдек, фин сугышы, Хал-Хин Гол. Алар- ньш төтене таралып та бетгләгән, менә монысы. Син уйлап кара, безнең совет кешесеннән башка моны кем генә җиңеп чыга алыр иде?! Кайвакыт мин шулариы күз алдыма китерәгл дә, шушы батырлыкка, шушы бөек җанлы фидакарьлеккә сокланып, безнең совет халкы * алдында ихтирам белән башымны иясем килә.
— Дөрес. Безнең халыкның бәхетен алгып табакка салып каршы- сыиа китереп бирмәделәр. Ул аны үз каны, үз маңгай тире белән, ун еллар буенча көрәшеп алды. Минемчә, бу сугыштан соң безнең халыкның бик бәхегле яшәргә хакы бар.
Байтирәкнең тын урамы буйлап юырттырып килделәр дә, клуб янындагы мәйданнан ерак та түгел, чел герле рәшәткә һәм җьнлг;; кына капка янында Мансуров атын туктатты. Хәйдәрнең * өндәвенә каршы, эше бик ашыгычлыгын әйтеп, өйгә керә тормыйм, диде. АТЫЙ борыр алдыннан:
— Бер киңәшем бар сиңа, Хәйдәр, — диде.
— Мин тыңлыйм, иптәш Маноров.
— Әюр сине шушында комсо.-.юл секретаре итеп сайласалар? Ничек уйлыйсың? Гөлзәбәр китте бит.
— Алай кеше бик кирәк иксн... сайласалар мин каршы- булмам.
— Димәк, син риза? Бик хуп. Имде, каян башларга? Беренче — Сталинград. Бөтен көчне Сталинградка ярдәмгә. Сталинград һәркемнең йөрәгендә ялкын булып дөрләсен! Икенче — Нәфисәнең уңышы.’ Бөтен яшьләрне -шуның. үр-нәгендә алга таба әйдәргә хәзерлә Анда тагын үзең күрерсең. Ачсы.т. белән сөйләш, Тиме-ри абзый белән. Әйе. Синең Зиннәт белән очрашканың бармы?
— Бар барын, — бер генә мәртәбә. Болай гына.
— Шулаймы? Син аның белән сөйләшкәлә әле. Яхшылап таныш! Ул да бит синең шикелле фронттан кайткан егет. Әмма икенче төрлерәк кайту белән кайткан... Ярый, хуш.
Тимер кук бөркүгә борчылык тынычсызлана башлаган иде. ‘ Хуҗасы менеп утыруга, дилбегә сорап баскан урынында бераз тыпырдап торды да, элдереп китеп тә барды.
УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Һәр көнне иртән, аз гына яктыра башлау белән, Иәфисэ Кызыл Байракны чүмәлә өстенә менгереп кадый да, иптәшләренә дәшә:
— Әй, «Чулпан»яың уңган кызлары, гвардеецлар! Күрәсезме, Байрак күтәрдек! Торыгыз, тор!
Байракның ниндидер бер көче
31
бар иде. Ул күтәрелгәннән’ сон. берәү дә иркәләнеп ятмый, берәү дә икенче мәртәбә әйткәнне көтми иде. Тора-бара монда байрак күтәрелү бөтен колхозда эш көне башлануның бер билгесе булы и таныла башлады. Бүтән бригадаларда аны күрү белән:
— Нәфисәнекеләр байрак күтәргән! Торыгыз! — дип аваз салалар иде.
Нәфисәнекеләргә тапшырылганнан бирле Кызыл байрак һәрвакыт шулай иц биек урында җилферди торган булды. Көннең кайсы гына вакыты булмасын, басуга кем генә килеп чыкмасын, аның күзе иц әүвәл төрле якта сибелешен утырган чүмәлә һәм кибәннәр арасыннан, бөтен басуны ямьләндереп, үзенә өндәгәндәй балкып торган Кызыл байракны эзләп таба. Районнан, яисә күрше колхозлардан. Нәфисәне сорап килүчеләрне ындыр артына алып чыгалар да, шул Кызыл байракны гына күрсәтәләр:
— Әәәнә безнең Нәфисәләр! — диләр. — Туп-туры шул байракка карап китсәң, өсләренә үк чыгарсың.
Агитаторлар Нәфисәләрнең эшен бүтәннәргә үрнәк итеп сөйли торган булдылар:
— «Нәфисәнекеләр колхозны әнә кая күтәрделәр! Алар әнә ничек эшлиләр. «Чулпан»ны бөтен районга шаулаттылар. Туганнар, без дә Нәфисәнекеләр шикелле эшлик!»
Бригадир Йөзлебикә Нәфисәнекеләр аеруча шаулаган көннәрне кызларына һич йокы бирми:
— Безнең кай төшебез алардан ким? Нәфисәләр тикле без дә эшли алмыйбызмыни? — дип, төн ката эшкә тотына иде.
Барыннан да кадерлссе, барысын да иң нык куандырганы — райком секретаре Җәүдәт Мансуров сүзе булды. Ул аларга үз теле белән бөтен район исеменнән рәхмәт әйтте:
— Сез, диде, чын фронтовиклар! Сез безнең гвардеецларыбыз! Сез үстергәң ашлыклар, пуля шикелле, снаряд шикелле, фашистның йөрәгенә барып кадалсын!
Шуннан соң Хәйдәр сабан басуындагы зур юл чатына бик зур рәсем ясап элде. Анда бодай кылчыклары сөиге кебек булып Гиглер.чың нәкъ күз бәбәгенә барып кадалганнар иде.
Бүген Нәфисәнекелзрнең аеруча тынгысыз, аеруча дәртле көннәре иде. Чөнки бүген иртә белән ындыр бригадасы алар бодаен суга башлаган дип. хәбәр иттеләр. Алар бүген иртәдән бирле, сәгать саен, минут саен, сөенечле хәбәр көтәләр. Авыл ягыннан кем дә .булса менә-менә килеп чыгар. Килеп чыгар да әйтер:
— «Сөенче, кызлар! — дияр. — Бодаегыз фәләнчә пот чыга!»
Кем белә, бәлки көткәннән дә артып китәр әле, бәлки йөз иллене үк тартыр! Әнә Нәфисә әйтә бит:
— Чыгар чамасы йөз иллелек тә бит аның. Үзебез күз-колак булмагач, Сәйфи бригадасы чәч тә баш. китереп әрәм итмәгәе, — ди.
Нәфисәнекеләр, үз бодаебызны үзебез сугып, бөтен эшен үзебез бетерик, дип әйтеп караганнар иде дә, Бикмулла белән Тимеринен моңа күнәселәре килмәде. Әткәсе әйтте:
— Бер көйләнгән килеш солыны гына урып бетерегез инде. Бодаегызны аЦарчы ындыр бригадасы суга торсын! — диде.
Ни генә булмасын, кем генә сукмасын, бодайның көткәнчә чыгуына ышанып торалар иде. Чөнки бер генә түгел, ике-өч тапкыр сынап караганнар иде инде. Урак-ка төшкән көнне иң элек агроном килеп суктырды — анда йөз кырыгар пот чыкты. Бераздан үзләре сугып карадылар — йөз утыз бишәр пот чыкты. «Үз күзем белән күрим!» — дип, Мансуров га суктырып карады. Ул чагында йөз. илле ике пот чыкты.
Ял вакытларында алар үзләре эшләгән җирдән күпме бодай чыгарга тиешлеге, ңүпмесен фронтка биреп, күпмесен орлыкка калдырырга кирәклеге турында күңелле әңгәмәгә кереп китә торганнар иде. Мәүлихә түти әле сугылмаган, бер өлеше ындырга да кереп җитмәгән игенне алай алдан-ала бүлгәләп ташлауны ошатмый иде булса кирәк,
32
— Күпме булса да хәере белән, бәла-казасыз кулга гына керсен .диегез инде, оланнап! Бодаебызга күз генә тия күрмәсен!—ди торган иде.
Каяндыр барысын да ишетеп, барысын да белеп торган Сөмбел үзенә әллә кайчан ук Һәм бик ачык билгеле булган бернәрсә турында сүз баргандай:
— Шулай инде, шулай, Мәүлихә түти! — ди торган иде. — Менәтсрәк безнең жирдән өч мең потлап бодай чыгарга тиеш. Чыга бит, Нәфисә апа? Бәлки артыр да әле! Нһны жидегә бүлсәң, кеше башына дүрт йөз дә әллә ничәшәр пот бодай үстергән булабыз. Ие бит, Нәфисә апа? Әле бит Әлмәндәр басуында никадәр арыш урып алдык, менәгерәк никадәр солы үстердек! Шулай бит, Нәфисә апа!
Сөмбел бу сүзләрне шундый ышанып әйтә, аның зур кара күзләрендә шундый куаныч балкый, әгәр дә «Не!» дпмәсәц, бу баланың чын-чыннан хәтере калыр иде. Сөмбел үзенең хәзер инде зурлар белән эшли башлавы, байрак алулары һәм шундый-шундый уңыш көтүләре турында фронттагы атасына хатлар язып, бераз мактанып алырга да өлгергән иде инде. Хәзер аның атасына, без фронтка фәлән- чә пот бодай үстереп бирдек, длп язасы килә, Сөмбел ул көнне түземсезлек белән көтә иде. Аннары ул, гүя, үз-үзенә сөйләнгәндәй йомшак кына, үгенүчән бер тавыш белән:
— Иһ! .Моны Сталин абый да бетсә иде! — дип куя. — Нәфисә апа, безнең шушындый бодай үстергәнне Сталинга әйтерләр микән, ә? Әйтерләр бит, ә. әйтми калмаслар бит, ие бит, Нәфисә апа!?
— Иптәш Сталингамы? — Нәфи- 'сәиеп йөзе яктырып китә. Сабыйның беркатлы һәм самими бу соравында аның бөек юлбашчыга тирән ихтирамы, күңел җылылыгы сизелеп тора, үзенең куанычын, иң якын кешесе * жси, Сталин белән уртаклашасы килә иде. — Иптәш Сталингамы! Әйтмиләрме coiiJ Әйтерләр, тәгае.ч генә аңа да белдерерләр! Дөньяда ниләр бар, кайда ничек сугышалар, фронт өчен кемнәр пичек эшли — ул һәммәсен, һәммәсен белеп, күреп тора бит!
Моңа үзләренең дә бик ышанасылары килеп. Нәфисә сүзен бүтәннәр дә куәтләп җибәрәләр. Сөмбел, олы апаларының әле берсенә, әле икенчесенә карый, куанычыннан аның йөзе балкый иде.
Сүзгә-сүз ялганып, кайчакныалар киләчәк турында хыяллана башлыйлар. Шушы бер җәй эчендә шактый ныгып һәм тулыланып өлгергән, төскә-бпткә тагын да күркәмләнеп киткән Карлыгач:
— Ә мин, Нәфисә апа ачуланма- са, киләсе яздан башка чыгам! — ди иде. — Юк, язга калырга ярамый, көздән ук, бәйрәм үткәч үк! Ачуланмыйсың бит, Нәфисә апа?
— Ай, юләркәем! Нигә ачуланыйм ди? Куанырмын гына!
— Көз көне мин үзем бер звено оештырам, яшьләр звеносы. Тик менә сездән аерылу гына күңелсез булыр. Аннары нәрсә үстерәсемме дә белмим әле мнн. Нинди иген үегерим икән,.ә? Бодайны'да бик яратам. Арыш та бик кирәкле ашлык. Аның зәңгәр-су уҗымнары, аның серкә очырган вакытта шаулап утырулары! Тик барысыннан да бигрәк яратканым — җчмеш бакчасы, алма, чия, карлыган! Бер утыртсаң бөтен гомереңә җитә бит ул! Әллә мин үзебезнең алма бакчасын тергезә башлыйм микән?..
Яисә мондый югары уңыш звенолары нигә бик аз икән дип борчыла башлыйлар. Нәфис.) әйтә:
— Әнә колхоз саен шундый берәр генә звено булсын. Әнә алар башта гектарыннан йөзәр генә пот иген алсыннар, анд.з да бит ул районда елына аз дигәндә егерме- утыз мең пот ашлыкны артык алабыз дигән сүз.
— Айяй! Әгәренки шундый звеноларны бр ңада саен оештырсаң? — Сөмбелнең күзләре елтырап китә. — Ул чагында безнең район фронтка әллә никадәр өстәмә ашлык бирә ала бит! Әйе бит, Нәфисә апа?
Сөйләшә торгач, алар киләсе ел* да тагын'да яхшырак эшләргә, бүтән бригадаларда да шундый ук
33
звенолар оештырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Нәфисә үзе исә, Мансуров белән күптән үк киңәшеп куйган, бу эшне алар бөтен районга күтәреп җибәрмәкче булалар иде.
Машинада Карлыгач ат тота, Нәфисә учма төшерә иДе. Алар югары баштан бер әйләнеп төшкән саен, көлтә бәйләүче Зәйнәпбанулар, Сөмбелләр алардан гел сораш- калап тордылар:
— Ындыр ягыннан килүче күрен-миме?
Тегеләре башларын селкеп:
—- Юк, әле!—дип узып китәләр иде.
Төш вакытына хәтле шулай тү-земсезләнделәр дә, ахрысы бүтән бригада ашлыгын суга башлаганнардыр, я җибәрергә кешеләре юктыр, дигән уйга килделәр.
Ялга туктап җитүгә, ике арадагы инешне кичеп, яннарына Аланбаш- ның Нарспие килеп чыкты. Өсте- башы болындагы чәчәкләргә охшаган: күлмәге буй-буй кызыл, алъяпкычы көнбагыш чәчәге төсле, башында өч төрле яулык. Эчтән юка гына яшел яулык бәйләгән — анысы чәче тузгымас өчен, аның өстеннән, Нәфисәләр кебек үк, ак яулык япкан— анысы башка кызу капма- сынга. Иң өстән баш түбәсенә генә, тагын бер яулык чорнап куйган — монысы кеше янына чыккан-
; да яба торганы.
Түгәрәк бите, сөйкемле кысык күзләре белән елмаеп ерактан ук | тулган ай шикелле балкып килде.
Камыл ера-ера көлтә бәйләүчеләр белән күрешеп чыкты. Сөмбелне кочаклап аркасыннан сөеп узды.
— Мәүлихә түтинең чәе бик тәмне була, әбәт чагы итеп, сескә чәй эчкәле килдем, — ди, үзе кет-кет i көлә, бит урталары чокыраеп килә.
Узышлый камыл арасыннан ике : бөртек солы башагы табып алды, аны урталай бөкләп, көлтә бавына i кыстырды. Кулларын матур бөккә- ләп, бик җитез генә җиңен сызганып алды да, сөйләнә-сөйләнэ, Мәүлихәнең чәе өлгергәнче, Зәй- I нәпбанулар, Сөмбелләр белән көлгә бәйләргә тотынды.
— Кәзср инде эшегес күз алдын; да, булдырасыз икән, — ди. — Яше- рен-батырын түгел, яз көне бес ышанып җитмәгәник. Алар каян шул кәтле ашлык үстерә белсен? дигәник. Кэзер Наташа әйтә: «Карале, алар беснең үзебесне өйрәтә башладылар бит ди. Җен икән алар, ди, бер дә йокламыйлар микән әллә? Ни кәтле иргә торсаң да барьбер алардан соңга каласың!» ди. Әле «бодайлары күпме чыкты икән, белеп кил», дип җи-бәргәнне.
Ул арада Мәүлихәнең буткасы да пеште, чәе дә өлгерде. Инеш буендагы яшел чирәмгә табып хәзерләнде. Зәйнәпбануның әнисе- «Йөрәгең бик өзелгәндә кабып җибәрерсең» дип, бераз эремчек кыстырган икән, аны да куйдылар. Нәфисәнең стахановчыларга дип әйтеп, Айсылу районнан алып кайтып биргән бер кечкенә грузин чәе белән ике йөз грамм конфеты бар икән, ул да чыкты. Кайсы кырын ятты, кайсы аягын бөкләп утырды да, ярым чуашча, ярым татарча чукырдашып чәй эчәргә тотындылар.
Мәүлихә түти, яулыгын колак артына чөеп бәйләде дә, самовар янына үзе килеп утырды.
— Я, ашап кына утыр әле, Нарспи! — ди-ди, — конфеты белән эч, сезнең халык үзе дә эремчекне шәп ясый ясавын, менә безнекеннән дә авыз ит әле! — ди-ди сыйлады.
Сүз-иярә сүз китте. Кемнең иреннән нинди хат килгән, кем яраланып кайткан, Сталинград ягыннан нинди хәбәрләр килә, бүген радиодан ниләр әйткәннәр — һәм-мәсе дә телгә алынды. Кунак киден кемнедер юксынгандай як-ягына карангалый башлагач, Әпипә турында сүз чыкты. Ул ике-өч көннән бирле юньләп эшкә йөрми башлаган иде. Бүген иртә белән Зәйнәпбану уятырга кергән икән, «кунагым бар, басуга бара алмыйм!» дип әйтеп чыгарган. Күзенә ак-кара күренми. Әллә нинди бер нәмәрсәгә ияреп китәргә йөри бугай, — ди.
Мәүлихә түти борчылып Сөмбелгә карап алды.
— Бозылды, бөтенләй киртә си
з. с. ә.- № 4
34
керде! — дип, башын чайкап куйды. — Бер нәфесен тыя алмаган кешене аны, әйтмә инде... Ни әйт- <ек, ни үгетләдек! Ачуланып карадык, оялтып карадык, 1рк! Кермәгәч керми икән кешенең колагына.
— Аның аркасында менә без дә оятлы булабыз. Кем звеносыннан дигәндә, Нәфисәләр звеносыннан дип әйтәләр бит инде, стена газеталарына язалар.
Моңа Нарспи да бик гаҗәпләнде. Аның ул турыда берни дә ишеткәне булмаган икән.
— Нәстә булган? Берәр начар ягы бармыни әллә югыйсә? — диде.
Чәй якындагылар уңайсызланып, бер-берсенә карашып алдылар. Нәфисә нидер әйтмәкче булган иде дә, Сөмбелгә күзе төшеп, икеләнә калды. Ничектер, томанлырак итеп:
— Шулай инде аның, бар инде шунда... — диде.
Кунак килен бик тә төшенде, артык сораштырып тормады. Кысыла төшкән коңгырт күзләрен сир- псп алды да:
— Әәә, шулайдыр, алай икән... — дип куйды.
— Тагын бер тапкыр сөйләшеп карыйм да, аннан сон да игә кил- мәсә, белмим, нишлисе булыр инде аның белән.
Карлыгач:
— Нәфисә апа, минеМчә, звенодан чыгарырга кирәк аны!—диде. — Сөйләшмәдек түгел, сөйләштек бит инде. Үзе гайбәтче, үзе ялкау, үзе... Алты иптәш кенә булып калсак калырбыз, безгә андый кеше кирәкми!
— Иркәләнәләр, яхшылыкның ка-дерен белмиләр! — Мәүлихә түти Нарспига кайнар чәй ясап, тагын кыстап алды. Я сәнә, Нарспи, чәеңне суытып бетермә әле... Кадерен белмиләр диюем шуннан, хәзерге солдатлар Николай заманында без күргән азапны төшләрендә дә күрмиләр.
Нарспи дә яшь кеше иде, ул заманның тормышын бүтәннәр дә ишетеп кенә беләләр иде. Мәүлихә түти сөйләгәннәр күз алдына бөтенләй башка бер дөньяны китереп бастырды:
— ... Җиһангир абзагыз, мескенем, бик уңган кеше булса да, көнкүрешебез алай җиңел бармады. Әле үзе барында тагын бер хәл иде. Үзенә күрә бертөрле йорт итеп, бала-чага үстереп, әллә кем әйтмешли, ярыйсы гына киләдер идек. Менә сиңа кирәк булса, башланып китте бер заман герман сугышы! Урамнарда елаш, басуда елаш, бер көнне хәбәре килеп төште, икенче көнне бөтенесен куып алып киттеләр. Кайтып кердем шулай озатып, өем әле генә үлек чыккан йорт шикелле. Ике чабуымда ике балам. Игенне урып аласы бар, арышын чәчәсе, иманасын түлисе бар, кышка утыны кирәк. Юк абзарым та атым, юк лапасымда сабаным, юк кесәмдә акчам, юк башымда акылым! Бер ишеккә барам шулай, беө тәрәзәгә, бер ишек алдына ’ чыгам, тагын керәм өйгә!.. Бер елыйм, бер җырлап җибәрәм:
Иртә торып тышка чыксам, Кошлар сайрый миләштә; Юк иптәшем, юк сердәшем, Кемгә барыйм киңәшкә...
Шулай исәрләнеп йөри торгач башыма бер уй килде:
— «Тукта, мин әйтәм, болай булмас, ничек кенә итсәм дә итим, нц башта арышымны чәчтерим!»
Юк исә бит, чәчкән игенең бул- маса, ул заманда балаларың белән өелеп үләргә генә кала... Ул чагында әти-әни юк инде, туганнар да сугышка китеп беткән. Киттем шулай өй борынча. Күршеләргә су-гылдым, белеш-танышларга гозерләнеп карадым. Белсәгез иде кеше бусагасыннан атлап керүләрнең авырлыгын! Кешенең капка тоткасына кулым тигән саен тәнем рәнҗи, әллә кем әйтмешли, гарьлегемнән күземә яшьләр килә торган иде. Кемдә кеше кайгысы! һәр- кайсыида өй тулы бала-чага, атларны сугышка куалар... Бер көн йөрдем — юк, ике көн йөрдем — юк! Юк бит җирбмне чәчеп бирүче! Инде өметем өзелде дигәндә, әлеге Сәйфиләр исемә төште. «Тукта, мин әйтәм, Җиһангирның чыбык очы гына булса да кардәше ләбаса. Күңеленә рәхим-шәфкать килмәсме?»
— «Урагыңны урырмын, мин әй-
35
тәм. кышын әвен сугарга йөрермен, шул бер имана арышымны гына чәчеп бирсәнә!»
Ажгырып торган ике аты бар иде моның, кырыкмын! тае бар. Бик хәлле кеше инде бу, бик нык кеше.
— «һи! — ди бу миңа.—(Май гына кап син, Мәүлихә! Бу арс- ланиарым белән синен ул бер иманаңны ике кабып бер генә йогам мин аны! Җиренме иртәгә үк күрсәт! Берсе көнгә ялт иттерермен!»
— Менә, Нарспи гынам, эредем дә киттем! И, мин әйтәм, бу дөньяда яхшы кешеләр бар икән әле. Каһәр төшкән бу патша кырып- себереп барысын да алып бетермәгән икән әле дим. — Тик шунда ук Мәүлихә түтинең озынча ябык йөзендә һәм соргылт күзләрендә ачу уты кабынып китте. — Тот капчыгыңны! Шулай булмыймы соң! Ул минем арышымны берсе көнгә дә чәчмәде, аннан соң тагын бер атна чәчми йөртте. Шул бер имана арыш өчен мин аңа атна буе урак урдым, әллә ничә тапкыр әвен сугарга чыктым. Әле ул гына булса тагын бер хәл, әйдә, кадалсын, күргәнс-күрмәгәне шул булсын дияр идең, исергән саен ишек тө*бемә килеп, үзәк бәгырьләремә үтте! Төннәр буе утымны сүндермичә, балаларымны кочаклап, сәке өстендә утырып чыга торган идем.
Күзләрен зур ачып, аның һәр сүзен тирән борчу һәм гаҗәпләнү белән тыңлап утырган Сөмбел:
— Мәүлихә апа, — диде. — Нигә син аны безнең Айсылу апа шикелле берәр эш башындагы кешегә Сарып әйтмәдең?
— Кемгә әйтәсең, кызым, ул чагында? Бөтен эш бит хәлле кешеләрнең үз кулларында!
—- Аннары нәрсә булды соң!
— Шулай ике — өч ел азапландык та, аннан соң революция бул ды, совет власте булды... Әле аны Әпипә ишеләрдән әйтүем. Алар колхозның кадерен белмиләр. Ирләребез сугышка киткәндә элекке шикелле хәзер дә ялгыз хуҗалыкта утырып калган булсак, ии- хәлләр * итәр идек?! Хәзер менә ичмасам, колхоз булгач, ялгыз хуҗалыктагы шикелле, игенем чәчелмичә ач калмагаем дип, кан калтырап тормыйсың. Атларыбыз җитми икән, сыер җигеп җибәрәбез. Ашарына бетә икән, колхоз анда да кире борып кайтармый. Колхоз белән эшләгәндә авыр эшләрең дә җиңеләя. Бер уйласаң, бик күңелле, бик тә
* Яхшы, атларга атлансам, төшеп җәяү барасым килми. Сез туганнар янйна килсәм, аерылып китәсем килми.
әйбәт бу колхоз булып эшләүләр!
Мәүлихә түтинең чәе чыннан да бик үтемле булды. Нарспи:
— Мин бик сусаган икән, рәхәтләнеп киттем!—дип, бере артыннан берсен эчә ' торгач, башта ал яулыгын чиште. Тагын эчтеләр, тагын сөйләштеләр. Нарспи, түгәрәк битен алъяпкычы белән сөртә- сөртә:
— Әллә җеби башладым инде шунда! — ди-ди, кет-кет көлеп, то- ра-бара ак яулыгын да чишеп җибәрде.
Яшьләр тиз 11енә тамак туйдырып эшкә тотындылар. Мәүлихә түти әле кыза гына башлаган иде. Тагып эчтеләр, тагын гәпләштеләр. Кунак киленнең маңгаена бөрчек- бөрчек тирләр чыкты, түгәрәк бите тагын да кызарып китте. Ул иң соңгы яулыгын да чишеп җибәрде. Нарспи сүзгә-өнгә бик һәвәс, бик сүзчән кеше иде. Кайнар чәйне өрә- өрә эчә торды, йомшак кына итеп, көйли-Җөйли, бере артыннан берен тезеп сөйли торды- Ничек эшләүләрен дә, ничек көн итүләрен дә — һәммәсен дә телгә . алды. Ахырда күзен кыса төшеп, башын чайкый-чайкый ярым көйле, ярым көйсез итеп Мәүлихә түтигә чуаш- ча бер җыр җырлап күрсәтте:
Ламых лаша җине ларсассын. Анса утассым килмест:
Сяк тывансем патне килсессен, Уйрылса каяссым килмест.*
Якын итеп, дус итеп, китәр алдыннан кулларын КЫСТЫ:
— Бодаегызның күпме чыгуын белеп китәсем бик килгән иде, кич тагын берәр кешебез килеп китәр әле, — диде.
3 G
II
Кунакны озатканнан сон Нәфисәләр аргы баштан бер генә әйләнеп төшкәннәр иде, юл буенда Сөмбел тавышы ишетелде:
— Килә! Фирдәвес килә! Хәбәр алып килә!
Өстенә майка белән трусик кына кигән, бөтен тәне көрән төскә кергән ундүрт, унбиш яшьлек кара чәчле бу малай туп-туры байракка таба бара иде. Сөмбел аның кар- шысына чыгып юлын бүлдерде.
— Тукта әле, кая барасың? Нигә әйтмисең?
— Нәрсәне?
— Бодайны! Безнең бодай күпме чыкканны!
Малай Сөмбелгә бик сәер генә итеп каш астыннан карап алды да, Нәфисә янына килде.
— Нәфисә апа! Байракны алып кайтырга куштылар. Кая, төреп бирәсезме, болай гына алып китимме?
Бөтенесе баскан урыннарында катып калдылар. Нәфисәнең йөзе агарып китте. «Бу нинди эш бу? Ялгыш ишеттеме әллә? Бүтән берәр нәрсә белән бутамый микән?..»
— Тукта әле, энем... — диде. — Нәрсә дидең әле син?
— Байракны алып кайтырга куштылар. дим бит инд$... Кәнсәдә әйттеләр дим. Бодаегыз чыкмый диләр. Менә шул!.. Нәрсә тагын инде!..
Бу сүзләр йөрәкләреңә барып кадалды. Ышанырга да, ышанмаска да белмичә, каушап, тынсыз- өнсез калдылар.
Сөмбел битен каплап елый башлады.
— Апагынам. нигә алай ди ул? /Мин әтигә ни дип язармын!..
Нәфисә кулындагы салам кисәген өзгәли, акылын башына җыярга, коточкыч бу хәлнең серен аңларга теләгәндәй, зур булып ачылган күзләре белән, бер . байракка, кашын җимереп торган Фирдәвескә карап ала иде.
— Нәрсә болгатасың син, малай! — диде. Аның күзләре очкынланып китте. Дулкынланудан кысылып -чыккан тавышында ачу яңгырады. — Нәрсә болгатасың син! Юләрләндеңме әллә? Нишләп к»<м чыксын! Ул нинди сүз! Кем әйпе? Кем җибәрде сине монда?
— Әйттем бит инде, кәнсәдә дип. Сәйфи абый ындырдан язу җибәргән. «Нәфисәиекеләрнең бодае гектарына сиксән йот кына чыкты, байрак ялгыш бирелгән» дип әйткән. Мин нәрсә! Миңа шулай куштылар, алып кайт диделәр-
Мәүлихә түти, ыңгырашкандай авыр сулап, камылга барып утырды.
— Ай алла, -бар икән күрәселәребез!
Карлыгач нишләргә, ни әйтергә белмичә, бер Нәфисәгә, бер малайга карап, хәйран калып тора.
Зәйнәпбануның маңгаена тир бәреп чыкты. Ул җиңен бе, ызганды, бер төшерде, нигәдер ашыга-ашы- га тагын сызганырга тотынды да кинәт туктап калды:
— Әллә ялгыштыкмы икән, ә?! — диде. — Булмастай эшкә тотынып... Күпме көч түккән бит, күпме тырышкан! Кара инде бу кулларны!!. Әйтергә оят, менә ничек бирчәйгән!
Бу сүзләр Нәфисәне сискәндереп җибәрделәр. Ул каты гына итеп:
— Әй, шыңшыма әле зинһар! — диде.
Алты иптәшнең берсе дә бу фаҗиганы башына сыйдыра алмый иде. Бу нинди эш бу? Бу нинди мыскыллау? Аларның моңарчы тырышулары, йокысыз төннәре, маңгай тирләре, бөтен азаплары — барысы да җилгә очар • микәнни? Алар шулай бөтен халык алдында ялганчы булып калырлар микәнни?.. Түгәрәк аландагы төнге җыелыш күз алдына килде. Айсы-луның дулкынланып сөйләгән ялкынлы сүзләре исләренә төшеп йөрәкләрен чеметеп узды. Ул чагында нинди канатланганнар иде бит. нинди куанганнар иде! Басуга чыкканнан бирле ару-талуны белмичә, бер-береңнең күңеле булсын дип. йөгерә-йөгерә актык көчең белән эшләп йөрүләр дә, сугыштан авыр хәбәрләр килгән чагында, барың бер тугандай булып, бер-береңне юа- )улар да, риясыз, эчкерсез дуслык та —'бөтенесе дә үкенечкә генә булдымы икәпни?
Нәфисәнең кулы үзениән-үзе ке*
37
сәсендәгс- конвертны капшап карады. Аңа фронттагы авылдашларыннан бүген дә бер хат килгән, алар- ны котлап язганнар иде. «Юк, бу хәзер Нәфисәнең үз эше генә тү-гел, бәлки бөтен «Чулпан» эше, намус эше иде инде. ,
Тукта әле, ничек болан кинәт кенә җимерелеп төшәр икән?
Йомышчы малай, эшнең бик зурга китүен сизенеп, нишләргә белмичә икеләнеп калды. Үзенә әнкә һәм апа тиешле бу ольг кешеләрнең, яз башыннан бирле шушы басуда төннәр кунып, җилләр, яңгырлар астында эшләп, иреннәре, битләре ярылып беткән, куллары сөялләнгән, тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәләре белән күтәргән бу кырыс чырайлы апаларның шулай тирән кайгыга батулары малайны кауша-тып җибәрде. Ул байрак тирәсендә әйләнгәләп тә карады, чугына бармагын да тидереп алды, ләкин кулын сузарга һаман да батырчылык итә алмый иде.
— Мин нәрсә, мин әйткәнгә генә килдем. Миңа, «алып кайт, дөрес булмаган» — диделәр.
— Кем әйтте? Айсылу апамы?
— Юк, түгел... Ул өйдә юк. бит, «Алма’лы»да... Секретарь әйтте...
Малай, кушып җибәргәч барыбер алып кайтырга туры килер дип уйлады булса кирәк, байракка кыяр- кыймас кына кулын сузды. Ләкин шунда кискен, ачулы тавыш аны баскан җирендә катып калырга мәҗбүр итте.
— Кагылма!.:
Барысы да, куанышып, Нәфисәгә текәлделәр. Аның йөзе тыныч кебек булса да озын керфекләре сөнгедәй чәнчеп тора, күзләре кысыла төшеп, усал ялтырый, кашлары сирпелеп-сирпелеп китә иде.
— Кагыласы булма, малай актыгы! Бар әйт! «Байракны кырда эш беткәч үзебез алып кайтабыз, дип әйтәләр, солдатларны каршы алырга да шушы байрак белән үзебез чыгабыз дип әйтәләр алар», диген!
Алты иптәш өчен теләсә кем сүзенә караганда да, Нәфисә сүзе көчлерәк һәм ышанычлырак иде. Кинәт бөтенесе җанланып китте. Мәүлихә түти урыныннан кузгалып Нәфисә янына барып басты. Карлыгач, кызулык белән кул чабып алды. Сөмбел байрак тирәсендә әйләнгәләргә ТОТЫНДЫ:
— Бирмибез, бирмибез! Безнеке ул!
Барысы берьюлы, берсен берсе бүлдереп, шаулашырга тотындылар:
— Дөрес, бирмибез! Көрәшеп алган байрак!
— Хәләл көчебез белән алган байрагыбыз! Идарә үзе бирде, партия оешмасы бирде!
— Ис! Сәйфинең анда ни эше бар?
— Нишләп чыкмасын безнең бодаебыз! А: ' бит комиссия белән суктылар! г^ны Мансуров абый үзе суктырып карады!
— Бар әйт, безнең белән шаяр-масыннар! Биргән вәгъдәбездә барыбер торырбыз!
Зәйнәпбану очынып барып байракны, тагын да күтәребрәк, чүмәләнең башына ук кадап куйды. Бүтән чакта сүзгә.бик саран була иде, хәзер ул да кузгалды. Аның дәү кызыл бите бурлат төсенә керде. Сары кашы сикергәлән китә, усал сүзләре атылып чыгалар иде.
— Шул Сәйфи чулактыр әле, оятсыз бәбәк! Шул маташтыргандыр, үләт ялагыры! Син монда үләрең белми җан тирең белән эшлисең, җыен хорәсән, җыен әрәм тамак анда синең каныңа тоз салып ята! Кем куйган ул жуликны ындыр бригадиры итеп! Кем эше икән ул?
Фирдәвес дигән малай Зәйнәпбануның терсәгенә кадәр сызганган юан беләкләре үзенең янында айкалган саен, челт-челт күзен йомып, чүмәлә артына таба чигенде һәм тора-бара мыштым гына кире борылып, авылга таба сызды.
Нәфисә, җиңсәләрен салып, чүмәлә өстенә ыргытты.
— Карлыгач! — диде. — Син ат тотарсың, Зәйнәпбану белән икегез ура торырсыз. Мин ындырга киттем. Бодайны эзләргә!
Карлыгач, «ярый, ярый» дигәнсы- ман башын селекте
Зәйнәпбану:
— Не, ис, табарга кирәк, Нәфисә җаным! Таптырырга кирәк! — диде.
Нәфисә кузгалып киткәч кире борылып:
— Байракны миннән башка беркемгә дә бирәсе булмагыз! — диде. Аңа хәерле юл теләп озатып калдылар.
111
Нәфисә килеп җиткәндә, биш- алты үгез һәм сыерга ашлык төягән транспорт бригадасы ябык ындыр яныннан кузгалырга гына тора, чулак Сәйфи, келәт бусагасына җәелеп утырган 'килеш; ата сакалына бармагы белән сыпырга- лап, кет-кет көлә иде.
— Интирисне, туктыйсын булса ничек дип кычкырасың инде син бу хайванга? Ә?.. Хи, хи, хи!
Иң арттагы олаучы — транспорт бригадасының башлыгы, өс генә яшел йон фуфайка кигән Тәзкирә исемле йомыры гына бер кыз, дилбегәсен кулына алып-.
— Бер дә килешми бу кыланышын, Сәйфи абый! — диде. — Яшьләргә акыл бирәсе урында, син, тешең ыржайтып, карт алаша шикелле кешнәп утырасың!
Сәйфи, кулларын як-ягына жэеп:
— Аһ алла!— диде. — Безрик кенә шаярырга да ярамый икән инде! Бу нинди тумас борын картайган кешеләр соң сез!.. Менә тагын берсе килә кашларын җи-мереп!
Шулай да Нәфисә килеп җитүгә, аның чырае җитдиләнеп китте. Ул естендәге төсе уңган зәңгәрсу күлмәгенең итәген тарткалап, сөй- ләнә-сөйләнә тәмәке төрергә то- тынды-
— Ә ә ә, стахановчылар килә икән, рекордчылар! Алай икән!.. Я, ниләр җимертеп йөрисен болан?
Аның уңган күлмәге төсле сул күзе кысыла төшеп, уң күзе һаман чекерәеп тора, күз кырыена вак җыерчыклар килеп чыга. Бу аның елмаюымы, әллә үртәвеме икәнен аңлавы һич мөмкин түгел иде. Бу кешенең күз төбендәге җыерчыклы, капчыкларга, шешенкерәгән, көл төсле йөзенә карыйсы килми, сары тамырлар белән челтәрләнгән күзләренең аның күкрәгенә, билләренә шулай, тишеи алырдай итеп, карап торуы Нәфисәнең ачуын китерә иде. Шулай да ул тыныч булырга тырышты.
— Безнең бодайның күпме чыгуын беләсе иде, Сәйфи абый! -- диде. — Ким чыга дигәнсең бит. Шуның сәбәбен беләсе иде. Нигә безнеңчә чыкмый икән ул?
Сәйфи аңа ялт кына күтәрелеп карап алды да, теле белән ялый- ялый тәмәкесен ябыштырырга тотынды.
— Чыкмый дисенме? Интирисне. нишләп чыкмасын икән ул? Ни, юкны сөйли торганнардыр! Кая әле! — Ул зәңгәр күлмәгенең кесәсеннән бөгәрләнеп беткән дәфтәр- сымак бер нәрсә чыгарды, аннан озак эзләнә торгач, нидер табып Нәфисәгә' күрсәтте. — Менә бит! Яурышканнан ике гектар бодай, дигән. Ике гектарга, дигән, йөз алтмыш дүрт пот уңыш, дигән. Бик әйбәт бу, килен! Моңар бер дә тентеш тидерерлек түгел! Интирисне, нәрсә җитми тагын?
— Соң бит, Сәйфи абый, комиссия сугып караганда, гектарыннан йөз кырык бишәр пот чыкты бит! Шул бер үк җирнең бодае бит инде ул!
— Аһ алла! Һаман үз туксаны туксан! «Комиссия, комиссия», имеш! Нәрсә ул синең комиссияң миңа! Комиссия бөртекләп җыя бит ул, мыскаллап! Монда безнеи алай хәсиятләп сугыламыни? Җыен малай-шалай. Арба төбенә әйбер салу юк, нитү юк, төйиләр дә утырып чабалар — анда бор коела-
Нәфисә аны бүлдерде:
— ’Сөйләмәсәнә, Сәйфи абый, юкны! Көлтәне мин үзем төяштем, арба төбенә үз торыпшамны жәен җибәрдем. Бор бөртеге коелмас! Юк сүз!
Сәйфи аның сүзенә һич игътибар итмәстән, тәмәкесен төрә-төрә. һаман үзенекен тукый иде:
— ... Бушатканда көлтәне болгап ыргыталар — анда икенче коела. Сукканда читкә чәчри, ындыр табагына иңеп кала, кибәккә оча,
39
кош-корт чүпли! һи! Хәзерге ашлыкның амбарга кайтып җиткәнче исеме генә кала аның!
Нәфисә түземсезләнеп алъяпкыч итәген бөтергәли башлады.
— Мин сабый түгел, Сәйфи абый! Аны гына беләм! Юк белән башымны әйләндермә син минем, яме!
— Юк, җанкисәгем, шулай итеп кими ул икмәк дигәнең! — Сәйфи, гүя, Нәфисәнең үзенә генә бер сүз әйтергә теләгәндәй, аңа таба иелә гөште. — Аннары бит, җанкисәгем, җаны барның җүне бар, җитмәсә әле аның тирән генә кесәсе дә бар! Ие, менә шуның киңлеге, менә шуның тирәнлеге! Хи, хи, хи! Су-гучыда дүрт кесә, олаучыда биш кесә! Ун кесә, егерме кесә!.. Хи, хи, хи! — Ул, бармакларын тырпайтып, аларны берәм-берәм үзенә таба бөгеп күрсәтте. — Колхоз дигән белән дә бит, агайның бармагы әле һаман да үзенә таба кәкре ич!.. Хи, хи, хи!
Бу кешенең шушындый сүзләрдән тәм табып, хәтта кемгәдер үч иткәндәй, ул турыда рәхәтләнеп сөйләве Нәфисәне хәйран калдырды.
— Кемнән көләсең син, Сәйфи абый! — диде. — Кемдә ул тирән кесә, кемнеке ул кәкре бармаклар? Андыйляр булгач, нигә яшерәсең •син аларны!?
— Интирисне, сиңа тотып бирергә идемени? Каян килгән монда дәү түрә!..
Аның юешләнеп торган күкшел иреннәре, алардан да бигрәк, әшәке итеп карый торган оятсыз күзләре һәм аракы исе Нәфисәне чиркандыра, Сәйфи исә, кысык күзен тозландырып, һаман хихыл-дый иде. Әпипәнең мактануы исенә төшеп, бу кешенең* төнлә белән тәрәзәсе төбендә төче телләнеп нәрсәләрдер пышылдавы күз алдына килде дә, Нәфисә ихтыярсыз аннан чпткәрәк тайпылды.
— Болгатма әле, Сәйфи абый, ярынмы?! — диде. — Ачык кына итеп әйт әле...
/ — Кара әле, җанкисәгем, председатель килене булдым дигәч тә, нигә бәйләнәсең әле син миңа?
— Бер дә бәйләнмим! Кирәген генә сорыйм! Минем гектарга алтмышар пот бодаем тулмый! Бодай кирәк миңа, бодай!
— Алтмышар пот? — Сәйфинең кашлары җыерылып куйды. Тик ул шунда ук тагын кет-кет көлә башлады. — Хи, хи, хи! Син аны инде җыелышта чыгып әйткәч, йөз кырык биш пот бодай синең капчыгыңа шаулап агып кына төшәр дип ышандың, ә?! Хи, хи, хи! Әкият ич ул, җанкисәгем, хыял!
— Әкиятме, түгелме, анысын мин үзем беләм!..
— Белмисең шул, җанкисәгем. Сиңа хәтле анда арсландай егетләр эшләде. Яурышкан җиренең моңарчы берәүгә дә сиксән поттан артык уңыш биргәне юк әле. Белдеңме шуны?
Башта ниндидер оятсыз уе белән мавыгып, ялагайланган бу кеше хәзер мыскыллап көлә башлаган иде инде. Нәфисә торган саен өметен өзә барып, актык сүзен әйтте:
— Кая үлчәүче?
— Кая булсын, чәй эчәргә китте.
— Алайса чакырып китер! Миңа белмичә китәргә ярамый.
— Ай алла, әйтерсең, аның алтмыш потын мин кесәмә салып куйганмын! Әйтерсең, миңа биреп куйган ашлыгы бар! Мин мени? Үзең үстердең бит! Кайда соң бодаең?
— Менә мин нәкъ шуны синнән сорыйм: син ындыр бригадиры бит! Син аны аерым сугарга тиеш, син аны бөртегенә хәтле үлчәп алырга тиеш! Кайда минем бодаем?
Сәйфи утырган урыныннан сикереп торды да, җилтерәп барып, багана башына кыстырып куйган җирдән озынча бер дәфтәр алып килде.
— Менә мә! Менә бодаең!
Нәфисә дулкынланып, һәм түзем-сезләнеп үлчәүче дәфтәрен актара башлады. Ләкин монысында да нәкъ Сәйфидәгечә язылган, бер генә килога да аерма юк иде.
Аның башы әйләнеп китте. «Ничек болай булды соң әле бу? Ничек болай килеп чыкты соң? Каян белергә, нишләргә?»
Аның каршында, һаман да шу-
40
лаи бер күзен кыса төшеп Сәйфи карап тора. Нәфисәгә, буявыз нәрсәдер белә, тик юри әйтми, аны юри үчекли кебек тоела башлады.
Нәфисә китеп барганда Сәйфи аңа якты чырай күрсәтеп, акыл сатарга тотынды. Ул хәзер тагын ягымлы сөйләшә башлаган иде.
— Я, күрдеңме, дәртең почмакландымы инде? Әйтәм бит мин сиңа хыял дип! Быелгы елны, җанкисәгем, монысы да бик зур рекорд аның! Бүтән кемдә бар андый ашлык? Бөтен районында бүтән беркемдә дә юк! Мондый елны нигә булмастай артыннан куарга? Монсы өчен дә бит сиңа әлләни тикле өстәмә тия... Беләсеңме күпме? Аз дигәндә бер утыз-кырык пот! Менә байлык, ә? Беләсеңме яз көне ба-зарда күпме акча чыгарып була аннан? һи, хәзинә инде! — ул Нәфисәгә таба иелгән килеш күзен майландырып, пышылдап куйды. — Аннан ары үзең шикелле матур гына, таза гына бер кияү дә чыгып куйса! ә? Хи, хи, хи!
Нәфисә кинәт туктады. Сәйфинең яңагына оятсыз биткә чалтыратып сутып җибәрәсе килде. Ул үзен көч- хәл белән генә тыеп калды. Аяк тибеп:
— Оятсыз! Җир бит!—дип кычкырды.
Гарьләнүеннән ярсып авылга таба чыгып йөгерде.
IV
Теге вакытны Айсылу кузгатып җибәргән әби-бабайдар «Чулпан»- иың хәтсез эшен киметтеләр. Бабайлар борчагын, ясмыгын чаптылар, уракчылар артыннан зур-зур эскертләр, кибәннәр куя бардылар. Карчыкларга да эш чыкты. Аларга ындыр артыннан өлешләп арпа, бодай бүлеп бирделәр. Айсылу карчыкларның һәрьяклап күңелләрен табарга тырышты.
— Яхшы чәй эчмәсәләр карчыкларның башы авыртучан, күз аллары караңгыланучаи була, — дип, алар өчен Казаннан бөртекле чәй белән яхшы конфет кайтартты, сыерлары кысыр булганнарга фермадан сөт-катык бирдерә торган булды. Көн саен яннарына барып сугыш хәлләрен сөйләде, газеталар укып күрсәтте, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелләрен күтәрде.
— Әбекәйләрем! — диде.— Сез ней. урыннарыгыз түр башында булырга тиеш иде югыйсә дә бит. Инде күңел итеп чыккансыз икән, сугыштагы туганнарыбыз рәхмәт әйтерлек итеп эшлик!
Әбиләр береннән-бере көнләшеп, көн буе уралар иде. Алар артына саламын-саламга китереп, бөртекләп тезгәндәй пөхтә бәйләнгән, кызлар шикелле нечкә билле җыйнак көлтәләрдән бәбкәләр өелеп бара, чүмәләләр калкып чыга иде. Әбиләрнең йокысыз озын төннәре* шактый кыскарды. Исәпсез-хисап- сыз төшләрен сугыш бетүгә, Гитлер мәлгуннең муены сынуга, уллары кайтуга юрап,
— Монысы улым өчең!
— Монысы киявем өчен!
— Монысы ятим калган оныкларым өчен! — ди-ди тырыша торгач, бодай җире урылып та бетте, . арпаның да яртысына җиттеләр.
Якын гына бер урыннан Хәдичә түтигә дә өлеш чыгардылар. Урак урырга электән үк бик сәләтле кеше иде, карчыклар нормасын, бер дә кыенсынмыйча, көтү кайтканчы ук тутырып, чүмәләсен куеп, бөтен эшен бетереп куя торган булды. Аннары кояш югары шикелле тоела да:
— «Тукта, тегеләрнең борнына суктырыйм әле! — дип, тагын хәтсез урып ташлыйдыр иде.
Каенана белән килен арасында печән өстейдә өзелгән элекке чын дуслык, ана белән, бала якынлыгы шикелле үк эчкерсез, ул татулык соңыннан ялганып китә алмады. Элекке чын дуслыкның җанга рәхәт бирә торган шифалы җылысын карчык та, килен дә юксыналар иде. Шунлыктан әнкәсенең урынсыз көнләшүләре белән үзәгенә үткән чакларында да Нәфисә аңар каршы тел кайтармады, хәтер калдырырлык бер генә сүз дә әйтмәскә тырышты.
— «Бала кайгысы бик авыр кан* гы бит, холкы бозылмый хәле юк, — диде. — Менә сугышлар Да җиңеләер, менә безнекеләр алга
4!
китәр, күңел җәрәхәте акрынлап төзәлер» — дип юанды. Үз анасы урынына калган бердәнбер якын кешесе итеп, «әнкәй» дип, бөтерелеп йөрде. Ерак басулардан, мунча керергә дип, бер генә төнгә кайткан араларында да:
— «Чишмә таулары бик биек, карчык кеше, синең тының бетә торгандыр», — дип, төне буе йөге- рә-йөгерә суын китерде.
— «Сиңа авыр булыр», — дип, утыннарын ярып кертте, төн йокыларын калдырып, идәнен юды, керләрен уып китте.
Киленнең болай иркен күңелле, ачык йөзле булып, ачу сакламавы, аның өстенә, бөтен районда бердәй бодай үстереп, район башлыклары, олы-каоы каршында гел уңганлыгы, тырышлыгы белән генә телгә алынуы Хәдичәнең дә күңелен йом- шарткалый иде. Кайчакларны ул:
— «Ай-Һай, бер дә гөнаһсызга борчыйм түгел микән? — дип, шикләнеп тә куйгалый торган иде. — Шундый акыллы бала, алай йөрерме пкәнни?»
Шулай көйләнер төсле тоелганда, озын телләр, кайсы көнләп, кайберләре үч итеп, карчыкның күңел ярасына тагын тоз сибә башладылар:
— Имеш, Нәфисә Зиннәттән бизгән икән инде. «Ни белми ул дум- быра, ни белми ул сызгыра, дип әйтәдер ди, теләсәм арсландай егетләрне алдыма тезләндерәм мин, бодаем гына кулга керсен!» дип әйтәдер ди. Хәзер инде аңа Хәйдәр күз атып йөри ди, көн дә шуның янында буладыр ди».
Андый чакта Хәдичә үзен кая куярга да белми иде. Ана Газизенең үлгәннән соң үзенә элеккегә караганда да якыная төшүен сизә башлады. Хәзер ул аны -һәр-вакыт үз янында итеп, ничектер, үз канаты астына сыенган кебек хис итә иде. Газизне сугыштагы батырлыгы өчен м а кт ы й л а р м ы, монда чагындагы эшләрен сагынып телгә алалармы, Хәдичә түти бохарның һәммәсен дә үз өлеше итеп, Газизе өчен дә, үзе өчен дә бер үзе кабул итә, икесе өчен дә Үзе куана иде. Вакыт узган саен комиссар улы аның каршында гел күтәрелә барды. Хәзер аның Газизе әллә нихәтле гаскәрнең алдыннан баручы озын шинелле, бинокльләр таккан зур командир булып күз алдына килә башлады. Хәдичә түтинең уенча, аның улы кебек туган иле өчен корбан булган командирларның зур шәһәрләрдә сурәтләрен ясап куярга, андыйларның кем баласы булулары, туган-үскән илләре өчен ничек җаннарын аямыйча сугышулары турында бөтен мәктәпләрдә сөйләргә тиешләр. Шундый олы кешеләргә күләгә ташлау Хәдичә түти каршында ата-баба каберен, үзенең туып- үскән нигезен мыскыл итү кебек үк телгә алырга кыенсынырлык яман бер әшәкелек иде. Хәтта ул үз баласының абруе өчен генә дә ’ енми, сугыштагы ирләрен оны- т иш, азып-тузып йөрүче хатын- кызларны ул күрә алмый, алар Хәдичә түтинең иң явыз дошманнары иде.
Килене турындагы әлеге сүзләр карчыкың йөрәген телгәләде.
Аның өстенә, кичә, Бикбулат кодасы да тәмсез сүзләр әйтеп китте. Янәсе, кызының җиләк күк чагы килен хёзмәтендә әрәм үтә, имештер, кияүгә чыгып рәхәт күрә алмады. Ат урынына эшли, янәсе, юньләп өстен-башын да караучы юк! Ул аласы ашлыкны да күп-сенгән шикелле тоелды. Әйтерсең, ул бодайны Хәдичәләр өчен үстергән!
Хәдичә түти хәйран калды.
— «Кызының күңелендә булмаса монысы үзе генә әйтер иде микәнни? Икесе бер сүздәдер, мөгаен, шулайдыр! Үлән астыннан ут йөртәләр!» — дип уйлады.
Шул төнне генә бик күңелсез бер төш тә күргән иде. Ул да шуңа юралды.
Имештер, Хәдичә әлеге шушы ар-пасына чыгып килә икән. Караса, басу капкасы төбендә Газизе йөри.
— «Улым, ди имеш, без сине бер күрергә зар булып, тилмереп көтәбез! Нигә өйгә кайтмыйсың?»
Аңа каршы Газиз, бер сүз дәшми, башын гына чайкый, авыл ягына карый да борылып китә, әйлә-
42
i'en килә дә күңелсезләнеп борылып китә. имеш...
Хәдичә түтинең көне буе йөрәге сызланып йөрде. Тамагыннан ризык үтмәде. Башында һаман шул бер уй әйләнде:
— Шулдыр, диде, тегесенең шулай йөрүенә рәнҗи торгандыр, җаны тынычлык тапмыйдыр. Шуңа төшемә кергәндер. «Әни, ичмаса син дә күрмисең!» дип әйтүедер... Я рабби, ниләр генә эшлим?..»
Бу бик зур эш иде. Ялгыз карчык кемгә барсын, бу шөбһәсен кемгә сөйләсен? Кичә, бара торгач юлыннан туктатып, карты Тимер- галн белән дә киңәшеп карады:
— Инде нишлик? — диде. — Газизнең үлүе бер картайтты, инде .хәзер монысы. Адәм көлкесе булганны көтикмени? Ник бер сүз дә әйтмисен? Улың Газиз рәнҗеп 1 өшләремә керә. Син дә ата кеше ләбаса, рәнҗүе сиңа да төшәр!
Ана күңеленең ничек өзгәләнүен, нинди авыр тойгылар кичерүен ирләр аңлыймыни соң? Тимери сакалын сыйпый-сыйпый, моңаеп Яу- рышкан буена озак кына карап торды да, дәү кулы белән, балаларны юаткандай, карчыгының аркасыннан сыйпап куйды.
— Анасы. — диде, — бала миңа да бик газиз, бала өчен минем дә җаным бик ачыта. Тик, син бу юлы ялгышмыйсың микән? Дус бар, дошман бар. Ай-Һай, юк-бар белән башыңны әйләндермиләр микән? Килен бит көн саен минем күз ал-дымда. Шулай да яхшыдан бүтән берни әйтер хәлем юк. Андый бала гүгел ул, карчык. — Аның тавышы йомшак һәм ышандырырлык иде. — Аннары килеп, үзең дә беләсең, эшебезнең бик кыен чагы. Вакытында җыеп, вакытында заданиены тапшыра алсак, бик хуп, булдыра алмасак, «Чулпанының янә базары төшәчәк. Аннары киленнең бодае да бик зур эш. Шул бодайга ябышып, Аланбашлар баскычына сикерергә бит исәп! Менә бит, мин сиңа әйтсәм әйтим, нинди уй бездә! Килеп әнкә җигелгән ул безнең Без әй-тәбез: «Нәфисә звеносы йөз иллешәр, икешәр йөз прасинт бирәме? Бирә! Ә сез нилектән бирмисез? Сез гарипмени? Сез булдыра аямыйсызмыни?» Аннан күрмәкче бүтәннәрдә булдыралар. Сөйриләр,’ карчык,әйтмәгәнем генә булсын!.. Белеп җиткермисең син, карчык, искелегеңә тартасың! Киленең бик акыллы йөри, бик әйбәт йөри. Киленнән бик уңдык без, карчык. Тимә син ана! Менә колхозны аякка бастырыйк әле. Сугышлар да бетсен. Ул яшь кеше, гомер буе синең белән мине саклап ятмас, үзе тели икән, үз кызым шикелле итеп, менә дигән туй ясап, үзем бирермен. Яшь башыннан тол булып, нәүмиз булып яшәмәсен.
Шулай диде дә:
— «Өченче бригаданың сугуы начар, кайта алмасам, шунда кунган булырмын»,—дип, атын чаптырып китеп тә барды.
Хәдичә тагын ялгыз калды. Аны тагын борчу басты.
— «Башы әйләнгән чак, аның уенда ул гынамыни? — диде. — Күрмидер, күз-колак булырга исенә дә керми торгандыр!»
Картыннан соң бераз тынычланган шикелле булса да, ындыр артында үпкәләп калган Газизе күз алдына килеп, килененең яз көне Зиннәттән хат алуы, болында сөйләшеп торулары — бөтенесе исенә төшеп, уйларын яңадан элекке эзгә борып җибәрде.
4 V
Кайтыр алдыннан • башакларын җыеп йөргәндә, пристань юлында жил-җил килеп җәһәт атлаган бер кеше күренде. Аны күрүгә Хәдичәнең йөрәге сулкылдап куйды. ,
— «һай бу күңел дигәнең! Какларга очмый, ниләр өмет итми...»-— дип, аннан-моннан җыенды да, урагын иңбашына салып, әлеге кешенең каршысына барып чыкты. Ул. кем дип дәшәргә, ни дип сүз башларга өлгергәнче, зур итеге белән дәү-дәү атлап аңа якынлашып килгән коңгырт мыеклы, тулы гына түгәрәк битле бер солдат:
— Хәдичә түти, күрше! Исән-сау гынамы! Танымыйсың мәллә? — дип, йомшак кына көлеп куйды да, — мин бит бу, күршең Сол-
43
тан! — дип, шаулап, куанып ике кулын сузды.
Хәдичә түти аптырый калды. Солтанны былтыр көз Ленинград тирәсендә чорналышта калган дип сөйлиләр иде. Аның, шуннан соң хаты да килгәне юк иде шикелле. Андый җирдән исән чыгуы икеле булыр дип әйткәннәр иде. Хатыны Әпипәнең ире югында әшәкеләнеп китүе, каралтыларының да яртысын сатып бетерүе исенә төшкәч, Хәдичә, бу эштә үзен дә гаепле сизгәндәй, бөтенләй каушап төште.
— Ай алла, карасана! Исән генә- мс, Солтангәрәй! Ничек соң?.. Менә син... куаныч! — диде дә, елап та җибәрде.
Солтан, Хәдичә түти белән сөй- ләшә-сөйләшә, тизрәк өенә кайтырга ашыккандай, сш-еш авыл ягына таба карап куя иде.
— Шулай, Хәдичә түти, кайтам әле. Күпкә түгел түгелеп, иртәгә хәтле генә. Түбәнгә таба узып барышлый, бары бер генә көнгә! Иптәшләр Сталинградка таба узып китте, мин, командирымнан сорап, монда төшеп калдым. Ишеткәнсез бит? Анда эшләр бик тегеләй...
Ул арада Хәдичә түти бераз тынычлана төшкән иде инде.
— Бигрәк тә азга икән. Ичмаса икс-өч көнгә дә түгел. Ай балалар... Ишетәбез, ишетмәгән кая ул, Солтангәрәй. Идел буена килә диләр, яэҗүҗ, мәзҗүҗ шикелле бөтенесен ашап, бөтенесен җимереп килә дип сөйлиләр... Шулай Иделгә үк килеп җитәрләр микәнни соң, Солтангәрәй?!
Солтан әле аркасындагы кечкенә капчыгын, әле пилоткасын кузгат- калап куя, бөтенесен берьюлы күрергә теләгәндәй, түземсезләнеп, як-ягындагы игеннәргә, авыл ягына карый, армиядәгечә озын-озын атлап, кычкырып сөйли иде.
— Точно, килә немец, килә!.. Килүен килә, Хәдичә түти, яшерер хәл юк... Тик менә китүен ничек китәр, аксын әйтүе бик кыен. Идел бнг ул уеп түгел, илнең кан тамыры бит ул! Менә бит ничек! Менә шунлыктан да мин әйгәм: килүен килер бәлки, тик тереләй китә алмас! Монысы точно!—Солдат юл буендагы арпа чүмәләләренә, борчак өемнәренә күз төшереп ала. — Кара, игеннәр чибәр генә икән бит! Җыя алсагыз, бик һәйбәт күренә монда эшләр. ЯурЫшкан як басуда сабанмыни?.. Алай, алай!.. Безнекеләр ничек? Гафифә нихәл? Исән- саудыр бит?
Солдатның күзләре авылга карап елмая, ул Хәдичә түтидән, хатынының үзен көтүе, аны сагынып сөйләве турында әйтүен көтеп, карчыкка карап алгалый. Аның үзенең өзелеп сагынганлыгы йөзенең һаман яктыра баруыннан, аякларының ашкынып, җиңеләеп атлавыннан ук күренеп тора иде. Хәдичә түти ике ут эчендә калды. Әпипәнең әле кичә генә пристаньнан ниндидер бер ят кеше ияртеп кайтуы исенә төшеп, күз аллары караңгыланып китте. «Харап булдык лабаса! Нихәл итим, нәрсә дип әйтим?» дип, яшьле күзләрен яшерер өчен читкә борылды. Өенә кайтып керү белән солдатны җан өшеткеч күңелсез- лекләр каршы алачагы күз алдына килеп, куркуыннан тыны кысылды. Күршесенең күзенә юлыкмаска тырышып:
— Исәнлеккә исән бо’лай... — диде. — Безнең килен белән бергә эшлиләр иде дә, әле бүген өйлә күренде. Берәр йомыш белән кайтканмыдыр исә...
— Шулаймы, исән-саумыни болай үзе? һе, кара син! Нишләп хат язмады икән соң ул? — Солдат авыз эченнән генә үз алдына көлеп куйды. — Үзеңнеке бит, Хәдичә түти, сагындыра бит! Сугыштан бушаган арада истә гел сез генә инде! Төштә дә сез, өндә дә. Исәннәрме икән, нишләп йөриләр икән? Ул-бу юкмы икән? дисең, төштә яхшырак күрсәң, көне буе куанып йөрисең.
Солтан кичке кояшның саргылт нуры аегында тын гына шәфәкъ батканны көтеп яткан туган авылының инеш буйларына, бакчаларына, яшелләнеп торган агачларына карап елмая, дулкынланып сш-еш күзләрен йомгалый иде.
— һай-һай, туган авыл! Шундый сагындыра, шундый күрәсе килә!
Хәдичә түти кунак солдатның Гафифәне яңадан телгә алуыннан
44
куркып, аңа йөгертеп кенә авыл хәлләрен, колхозның ничек эшләвен сөйли, аның авылга караган килеш, үзеннән үзе елмаеп кайтуына күзе төшә дә, тагы йөрәге кысы-лып китә иде.
Пар нарат янына җитәрәк, Солтан җитез генә бил каешын төзәтте, пилоткасын бераз кырынрак салды, бармак очлары белән генә якасын тигезләде, мыекларын сыпыргала ды.
— Менә кайтып та җитәбез! — диде.
Түбәләр өстеннән калкып торган зур бер агач төркемен күрсәтте:
— Әнә теге сезнең бәрәңге.бак-часындагы өянкеләр бит инде ,ул! — диде.
-- — Әйе, әйе, безнең өянке. И балам, онытмагансың икән әле!.. •
—. Кая ул оныту, Хәдичә түги, кая ул! Кайчагында авылны ’ шундый сагынасың! Күзең йомдыңмы, ул менә хәзергедәй күз алдына килеп баса. Күңел белән аның урамнарыннан узасың, чишмәсеннән салкын суын эчәсең, инеш буйларының йомшак чирәмендә йөрисең. Синең колагына каз бәпкәләренең пипелдәвенә хәтле ишетелә. Бөтен якыннарыңны күз алдыңа китерәсең. Туган ил дигәнең бик газиз икән ул, Хәдичә түти. Сез дә, безнең солдат шикелле яратасыз микән аны!?
— Безгә дә бик газиз инде югыйсә. Туган илебез газиз булган өчен дә менә шулай төннәр йокламыйча, ару-талуны белмичә, улларыбыз тук булсын, өсләре бөтен булсын, ди- ди. эшләп ятабыз да бит инде.
— Точно-точно, Хәдичә түти. Немецның безнең җирдә йөрүенә шул кадәр күңел рәнҗи, аны күпме генә үтерсәң дә аз булыр сымак. Минем аны автоматтан да кырганнарым бар, бер-ике тапкыр чәнчеп үтерергә дә туры килде. Иңде менә туганнарны да күреп яңадан фронтка кайткач, тагын бер ниятем бар әле. Немецны хәзер берәмлекләп кенә түгел, йөзәрләп кырасым килә! — Ул, Хәдичә түтигә иелә төшеп, аның колагына, гүя басуда кем дә булса тыңлап тормасын дигәндә, шыпыртлап, әйтеп куйды. — Бездә шундый бер корал бар хәзер’ Ул шундый кыра, син сорама, мив әйтмим! .Менә ишетерсең әле. Шун- да мин хәзер...
Солдатның күзләрендә кискен һәм рәхимсез бер очкын ялтырап китте. Сугыш Солтанны бик нык үзгәрткән иде. Аның хәзер аяк атлаулары да бөтенләй башка, элек чирдән айнымый торган йомшак кына кеше, хәзер җилкәгә дә киңәеп, күз карашлары да үткенәйгән кебек күренә иде.
— Теге сезнең өянкенең бирге ягында такта түбә, тимер морҗа минеке бит инде? Ие шул. Сыеь кына төтен дә чыга димме? Алай бүген өйдә дисең алайса? Кызу эш өстендә нишләп алай өйдә ята икән?.. Тукта, кызык итим әле үзен Капканы акрын гына ачып, та- вышсыз-тыисыз, песи-песи генә килеп керим әле. Нишләр икән, ә!
Инешне дә узып зур урамга менгәч, солдат, пилоткасын тагын бер төзәтеп, гимнастерка итәген тагын тарткалап куйды. Акрын гына тамак кыргалап, үзе туып-үскәг ата-баба нигезенә таба атлады.
Хәдичә түтинең йөрәге ярсыг тибә, менә' хәзер, шушы минутта әллә ниләр булыр кебек сизег. куллары калтырый, кызулык беләк тегеләрен дә, үзен дә харап итеп ташламагае дип тә курка, бер Сол-танны туктатырга да тели иде. Ул да түгел, «күзем күрмәсен, колагым ишетмәсен, дип, келәтенә кереп китмәкче булды. • Тик Солтанны» ата-анасы юклыгы андый-мондый хәл булмасын өчен аңа күз-колак булырга кирәге исенә төшеп, ул уеннан да кайтты.
Менә Солтанның урам капкасын ачканы ишетелде. Хәдичә түти, ни генә булса да хәзер барып җитәргә уйлап, ике арадагы агач бакчага кррде. Солтаннар ишек алдында берәү дә күренми иде. Кап-ка ачылуга, баскыч астыннан, яман өреп, ак муенлы, озын кара йонлы этләре килеп чыкты. Ул яшел киемле бу ят кешегә кабалап өреп барды да, аның тавышын ишетүгә, кинәг аңына килеп, гафу үтенгән-дәй акрын гына чинап җибәрде, чирәмгә ятып койрыгын болгый-
45
болгый хуҗасы янына түше белән үрмәли башлады.
Солтан чүгәләгән килеш этенең аркасын сыйпый, аңа нидер әйтә, тегесе, куанычыннан нишләргә белмичә, өреп куя һәм чиный иде. Шунда Солтанның күзләре өйалды белән янәшә бушап калган келәт урынына текәлде. Аннан уңдарак, такта түбәле амбар урынында да хәзер иске такталар белән тирес өеме генә калган, ачыклык аша арт урамнар, бәрәңге бакчалары күренә иде. Солдатның чыраенда баягы куанычы күренми иде инде. Ул, күңелсезләнеп, тагын да уңгарак күз салды. Анда ниндидер иске ләгәннәр, кием сәләмәләре аунап ята. Ташландык йорттагы кебек, бәген ишек алдын тутырып шайтан таягы, алабута һәм әремнәр үсеп утыра.
Менә ул, пәрдә төшкән тәрәзәләренә карана-карана, нидер сизенгәндәй, акрын гына өенә таба атлады. Менә С 'кычтан менеп, [ейалды ишегенә барып җитте һәм эчке якка сузылып карауга баганадай катып калды. Аннары «бу йортка ялгыш кердем мәллә мин?» дигәндәй, як-ягына карап торды да, кабаланып баскычтан кире төште.
Ул да түгел, өстенә сары ефәк күлмәк кигән һәм изүен чишеп җибәргән кара мыеклы, кызыл битле бер бәндә өйалдымнан чыгып җәһәт кенә бакча ягына сызды.
Хәдичә түти тыны кысылып нишләргә белми торганда, өйалды ишегендә чәчләре чуалган, ялан аягына резина галош эләктергән, йөзе шешенкерәгән, килбәтсез һәм изелгән бер кыяфәттә Әпипә’ үзе күренде. Ул, үрдәк кебек алпан- тилпән бер-ике атлауга ачыргаланып, кычкырып җибәрде:
— Ай!
Шунда ук бөтен гәүдәсе тотпак- сы зла н ы п, бас к а н урын ы н д а «л ы п » итеп җиргә утырды.
Солдатның төсе качкан, куллары дерелди, ул ярга ташланган балык кебек, авызын ачкан, ләкин тавышы чыкмый, куллары белән якасына үрелгән килеш, кая барып бәрелергә, ни эшләргә белмәстән, капка янында бәрелеп-сугылып йөри ндс.
Әпипә, куллары белән йөзен каплап, аяныч тавыш белән үкереп җибәрде дә, Солтанга таба үрмәли башлады. Аның чәчләре , битенә төшкән, ул авыр гәүдәсе белән әүмәкләнеп капкага таба шуыша, елауга да, ыңгырашуга да охшаган ямьсез тавыш белән аңа иңәлә иде:
— Үтер мине, Солтан, үтер, канатым! Дөнья йөзен күрмим. Үтер, канатым, үтер син мине!..
Муйнаклары, гүя, боларның икесен * килештерергә теләгәндәй, чи- ный-чиный, әле Солтан янына, әле Әпипә янына чабып килә, Солтанның итекләрен кочаклый, кулларына үрелә, икс арада бөтерелеп йөри иде.
Ниһаять, Солтан, арган кыяфәт белән, баганага сөялеп, маңгаен сыйпады. Башын күтәреп салкын гына элек өенә, аннан бөтен ишек алдына күзен йөртеп чыкты. Чирәм өстеннән үкерә-укерә үзенә якынлашып килгән хатынына яны белән борылып, карлыккан тавыш белән. ишетелер-ишетелмәс:
— Якын килмә! — дыде. Аның иреннәре дерелдәп китте, тавышы киселеп, сүзен әйтә алмый торды. — Чәнчелеп кит! Миңа кирәкми... Әнә этләрең белән тор!
Хатыны акырып җибәрде дә, сикереп торып Солтанның аягына үрелде. Солдат, ниндидер хәшәрәттән качкан кебек, чигенә-чнгенә ачык капкага килеп керде.
— Ягылма!—диде һәм кинәт борылып урамга ташланды.
— Солтан! Канатым, тукта!
Әпипә капка төбендә егылып ыңгыраша калды, Солтан, зур-зур атлап, урам аша чыкты да тыкырык.- ка борылды.
Бу фаҗиганы үз күз алдында уздырып, җаны тетрәгән, йөрәге телгәләнгән Хәдичә, солдат чыгып китү белән аның артыннан йөгерде.
— «Ай алла, кигә бит, нихәл итәргә!»
Солтанның болай җәберләнеп китеп баруы, күршеләре өчен генә түгел, бөтен Байтирәк өчен бик зур күңелсезлек булачак, гомер буена
46
үкендерәчәк иде. Солтан әле ерак китәргә өлгермәгән, инеш күперен 1снә чыгып бара икән. Хәдичә түти зәгыйфь тавышы белән аңа кычкыра башлады.
— Солтан, балам, тукта әле, туктасана’.
Солтан туктамады. Ул як-ягына карамыйча, ярсыган кыяфәт белән кызулап атлый иде. Пөгерә торгач, Хәдичә түтинең тыны бетте, йөрәге сикерә . башлады. Шу- лай да ул абына-сөртенә күперне дә узды, болынга да чыкты. Сол-дат һаман ерагая бара, хәзер инде аны куып җитү кыен булачак иде.
— «Туктата алмыйм лабаса, рәнҗеп китә бит инде! — дип карлыкның коты чыкты. Ул тагын кычкырып карады:
— Солтан, күрше, туктасана!
Солдатның шул кадәр җаны бизгән, ул шундый гарьләнгән, хәтта ул т\ ган авылына әйләнеп кенә дә карамады. Тау менде дә пар нарат яныннан узып, күздән югалды.
Хәдичә түти өметен өзеп, Әпипәгә дә, аның кебек кайбер хатыннарга да күз яше белән нәләт укый- укый еларга тотынды.
Шунда .басу юлыннан ашлык төяп Айтуган карт белән бер малай килеп төштеләр. Солтанның шулай өенә дә кермичә китеп баруын ишеткәч, Айтуган карт бик яман ачулана башлады:
— Ул ниткән эш ул? — диде. — Алай ярыймыни? Хатыны дуңгыз булып чыккан белән дә бит, дөнья тоткасы ул гынамыни? Монда без бар ич, халык бар, Байтирәк бар! Рөхсәт тә юк, ризалык та юк! Уй-ламасын да! Кая, үзем барам!
Капчыкларны юл буена өеп куйдылар да, Айтуган карт, кәләпүшен баса төшеп, дилбегәсен болгый- болгый солдат артыннан чапты.
Шул арада бу хәлне бөтен тирә- як ишетеп өлгергән. Хәдичә кайтканда карт-карчык күрше-күлән ишек алдына җыелып, Әпипәне шелтәлиләр иде.
Әпипә чирәмгә таянып ишек алды уртасында утыра. Сары чәче яңакларына, битләренә таралып төшкән, күз кабаклары шешенгән, аяклары ялангач, янында галошлары аунап ята.
Хәдичә түти түзә алмады. Солтан өчен дә, үзе өчен дә гарьләнеп күршесен тиргәргә тотынды:
— Бер генә дә оятың юк икән! Ир хакы димәдең, кайтып керүе бар дип уйламадың, йортын-тараттың, бер нәфсеңнс тыя алмыйча, иреңне мыскыл иттең! Сугышка барасы кеше ләбаса ул, • уг эчсит керәсе кеше( Хәзер аның ничек күңеле күтәрелмәк кирәк тә, \л ничек сугышмак кирәк!
Бүтәннәр дә күптән үк тешләрен кайрап йөриләр иде. Эчләрендә җыелган ачу һәм үпкәнең барысын да чыгарып салдылар.
— Җыен эшлексезне, җыен бозыкны нәсел чертеп син җыеп ятасың! Битсез икәнсең!
— Бөтен солдаткаларның йөзен кызарттың, синең аркаңда бүтәннәргә дә тел тия...
— Кулы белән эшләгәнне, нне белән күтәрә ич инде! Шул кирәк!
— Әле ярый Солтан юаш икән Берәү булса, шартлатып агып кына киткән булыр иде.
Тик шунда Әпипә кинәт терелеп китте. Сикереп торды да үз тирә- сендәгеләрнең -һәммәсен усалланган күзләре белән бер айкап чыкты Үзенә үзе исе киткәндәй, сузып:
— Ка-на-тым! — диде. — Ниг<> мин болан мәлҗерәп утырам! Ни пычагыма дип үземне үзем мыскыл иттерәм! — Аннары зәһәрләнеп карчыкларга ташланды. — Бакчи! Сезгә монда ни калган, ә? Егылганны түбәлә дигәндәй, карасана болармы! Ир белән хатын арасында нн булмйс! Үпкәләшербез дә килешербез! Сезгә нәрсә җитмәгән? Сезга нәрсә кирәк? Килсшмәсәләр безг<< Лә өлеш тияр дип, калҗа исен сизгән эттәй, шуңа җыелдыгызмы? Ә, шулаймы? Әпипә рәхәт яши дип, хәзер бездән булмый бит инде дип, көнләшәсезме? Шуңар килдегезме?!
Карчык-коры аның бу зәһәр теленнән, еланнан качкандай тизрәк качарга чамалап, төрлесе-төрл^ якка шыңкая башлагач, Әпипә тагын да батырланыбрак китте.
— Тапканнар, басымчак "итәрг
47
бор кеше! Сине дә әйтер идем, Хәдичә түти! Үзем күптән җәннәтле, күршем өчен кайгыртам дигәндәй, нр белән хатын арасына тыгылып, тәмсез булып йөрмәсәң! Көлке көлә килер, артыннан куа килер, дигәннәр. Үзеңнән дә бик ерак йөрми бит!
ХӘДИЧӘ түТН:
— Син миле өйрәтмә әле, яме! — дин, нидер әйтә генә башлаган иде, кая ул, аның сүзләре бөтенләй күмелеп калды.
Әпипә торган саен ярсый барды, ярсый барды, бөтен ачуын, бөтен зәһәрен Хәдичә өстенә аударып та салды.
— Өйрәтүем түгел, Хәдичә түти, әйтүем генә! — диде. — Әйтәм бит, бер дә күршегә чыгасы түгел югыйсә...
Мондый әшәке теллеләр белән сүз көрәштерергә теләмәсә дә, тел төбе кая борылуын сизгәч, карчык авызын йомып кала алмады.
— Гафифә. күрше, диде, үземнен начар якларым күп булыр, яшерер хәлем юк. Тик, аны кара, улым белән киленемә тел-теш тидерәсе булма! Моңарчы да бик күп башымны әйләндердең! Инде җитте! Ризалыгым да юк, күтәрмим дә, тыңламыйм да, әйтмә дә!
Ләкин хәзер инде Әпипәне туктату мөмкин түгел иде.
— Мин, диде, гайбәт сөйләмимен, күргәнемне генә әйтәмен. Әнә ышанмасаң саңгырау Бикмулладан сора, сабый бала Сөмбелдән сора. Беркөн таң алдыннан, яктырып җитмәс борын, җүкә төбендә Хәйдәре белән әллә ни вакыт күзгә-күз серләшеп тордылар. Ялган булса, менә ике күзем чәчрәп чыксын, дөньялардан имансыз үтим!
Хәдичә түти агарынып китте.
— Булмас, нахак сүз бу! Ялган-лыйсың!
Ләкин Әпипә кызганнан кыза барды, берсе өстенә берсен өсти генә барды.
— Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга, дигәннәр. Тагып кирәкме? Менә әле генә кырдан кайттылар. Матур кыз туйда... ди, мактаулы киленең бөтен колхозның битен кызартты. Имеш, мин фәлән дә, имеш мин төгән! Мин йөз кырык пот бодай алам! /\лды менә пычагым! Әнә Сәйфи абыйлар бөтен колхоз белән үлчәгәннәр, бодае сиксән потка да тулмаган. Инде байрагын да алып кайтканнар ди.
Әпипә, яшел күзләрен елтыратып, үзенең явызлыгына үзе куангандай, усал көлемсерәп торды да, инде бөтенләй бетерим дигәндәй, тагын бер әйтеп куйды:
— Җиттеме?.. Тагын кирәкмиме?..
Хәдичә түти берни әйтә алмыйча катып калды. Бу сүзләр аның йөрәген чәнчеп үттеләр, телен-авызын бикләделәр. Кипкән иреннәре белшг
— Бар икән күрәселәрем... — дип пышылдады. — Ярабби, ялган булса, бу кадәр рәнҗетүең өчен, бер үк, телең корсын.
— Кормыйни, корды ди меиә берәрсенеке!
Хәдичә түтинең электән җыелып килгән бөтен шикләре барысы бергә яңадан кузгалып, \’зе өчен, үлгән улы өчен гарьләнүдән бөтен тирен ут алды, күз аллары караңгыланды.
— «Дөрес икән, —- диде, — ярабби. ни хәлләр итим? Кая керим?..»
Күтәрелеп, карарга якты көннән оялып, башын игән хәлдә аңкы- миңке килеп агач бакчасына таба атлады.
VI
Нәфисә кайтып кергәндә өйдә ут алынмаган иде әле. Ул, бераз сәерсенеп, бусага төбендә туктап калды. Бөтен йортта кояш баеган вакытларда гына була торган кыска гомерле бер тынлык хөкем сәрә, киң кырлардан кайгып .керүгә өй эче ничектер кечерәйгән, тыгызланып калган кебек иде.
Бу басынкы тынлыкка күңеле тарыгып, Нәфисә:
— Әнкәй, син өйдәме? — диде.
Аңа җавап бирүче булмады.
Ул арада каршыдагы тыкырык- тан, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә шаулап, кемнәрнеңдер су буеннан менеп килүләрен ишетүгә, тәрәзәне ачып җибәрде.
—• «Солтан абыйны каршы ала-лар...»—дип уйлап куйды.
Тыкырыктан бер төркем халык килеп менде. Караңгыда кем булулары ачык күренми, шулай да тавышларына караганда, күбесе карт- коры, хатын-кыз булырга ошый иде.
Гөркем эченнән берәүнең кургашын кебек авыр, рәнҗү сүзләре 1 !шет ел е и к алды:
— Вакыты нинди бит әле аның, вакыты! Немецлар Иделгә киләләр бит анда! Бөтен илдә сугыш ваемы. Ә ул монда әнә ниләр кылана. Тфу. битсезләр!
— Андыйлар бит тегендә дә сатылалар ди алар. Андыйның бит аның кырыгына бер иман.
— Төкер син аңа, Солтан туган, ихлас!.. Кеше кадерен белмәгән андый эткә бер кәлимә сүз әрәм!
Бүтәннәр арасында Айтуган карт тавышы бөтенләй аерылып тора иде.
— Баш исән булсын да, Солтангәрәй энем, нимечне генә җиңик! Эшнең кендеге шул. Бүтәне пучтәк. Бүтәненә, ичмасам, мыегыңны да селкетмә!
Солтан нидер әйтүгә, сүз икенчегә борылды. Урам уртасына җиткәч туктап калдылар. Солдатны берсеннән-берсе уздырып кунакка дәшә башладылар.
— Әйдә, Солтангәрәй, безгә керик! Аш-судан авыз итеп чыгарсың.
— Ие. мин дә аш өлгертеп кенә чыккан идем, әйдә, узышлый гына булса да, элек безгә кереп чык.
Тагын Айтуган карт тавышы яңгырады.
— Юк, юк! Ичмасам авызыгызны да ачмагыз! Бүген Солтан минем кунагым! Бердән, Хәсбиуллам- чын яштәше, бергә уйнап үскән малайлар. Барыбер, үз улым шикелле. Икенчедән, иң якын күршем. Әйдә, карчык та бик куаныр. Мунча керерсең, боерган булса, өс-ба- ■ и ы и ал м аштырырсын!
Төркем ераклаша барып бераздан тавышлар бөтенләй ишетелмәс булды. Никадәр генә якты чырай бе- . -өн каршы алып, үз уллары ши- : лле якын итсәләр дә, Солтанның /з йортына кайтып керә алмавы ":.к авыр, бик күңелсез хәл иде.,
Нәфисәнең күптәннән бирле өйдә к’/нГаны юк иде. Кайтып керү белән өен дә, әнкәсен дә бик сагынуын сизде. Тиз генә ут кабызып алды да, әйберләргә кулын тидерүдән үзенә бер рәхәт табып, тегү машинасына япкан зәңгәр дастарның читләрен тарткалап узды, яшел тартмасыман кечкенә репродукторның тузанын сөртте, комод өстенә кагылып үтте. Ике тәрәзә арасында Газизнең иң соңгы рәсеме тора иде, аны кулына алды. Хәзер ул бераз боеккан төсле күренде. Газиз гүя: «Син киттең дә оныттың, ә мин һаман ялгыз менә, һаман бер үзем...» — ди кебек... Нәфисә аның елмаерга торган ирен кырыйларына, ниндидер бик тирән һәм нечкә тойгыларын саклап калган сөйкемле күзләренә карап торды. Беркемнең дә, беркайчан да аны Газиз кадәр тирән итеп, җанын бирердәй өзелеп сөйгәне юк иде әле. Хәзер Нәфисә аның сөйкемле карашын күрү, ягымлы сүзен ишетү өчен әллә ниләр бирер иде. Газиз исән булса, аның хәлен бер күз салу белән үк сизеп алыр. «Ни булды, акыллым?! Нигә болан борчулы син?!» дияр, юатыр иде...
Тукта әле, ул бит монда әткәсен күрергә диебрәк кергән иде, аннан бит бодай турында сорашасы бар иде. Нигәдер әнкәсе дә чакырткан, «бер атнадан бирле күзгә күренгәне юк, бүген кич кайтып китсен!» дип әйттергән иде. Кая булды икән соң болар? Аның бит бодаен юллыйсы бар, аңа менә хәзер ук Айсылу белән әткәсен эзләп табарга, үлчәүче белән сөйләшергә, аннары тизрәк үзен көтеп калган иптәшләре янына барып җитәргә кирәк.
Нәфисә, «булмаса, әнкәй янына иртәгә бер арада кайтып китәрмен әле», дигән уйга килде. Чыгып китәргә генә торганда, иШектән аяк йөзенә кадәр төшеп торган озын ак күлмәк кигән, башына юка шәл яу-лык бәйләгән, кырыс кыяфәтле, туры сынлы Хәдичә килен керде. Кай- нанасының йөзен күрү белән Нәфисә сәерсенеп китте. Карчыкның төсе киткән, чырае җансыз, күз карашыннан кыш салкыны бәрелеп тора иде.
<. .с. ә.- № 4 49
Нәфисә, борчыла төшеп, аның хәлен ■ белергә ашыкты:
— Нихәлең бар, әнкәй? Төсләрең дә бик киткән, мине дә чакыргансың икән... Авырмый торгансың бит?
Хәдичә килененә карар-карамас түргә узды.
Әпипә сүзләре аны . шушы бер сәгать эчендә ун еллык картайтты. Дүрт ай эчендә кара кан булып йөрәгенә утырган ачуын, үпкәсен — һәммәсен берьюлы килене алдына чыгарып аудармакчы булды. Күзенә күренү белән:
. — «Инде түзмәдем түгел, күп
түздем, хәзер бигайбә. Безне әйткән дә юк, инде бу кылануларыңа кабереннән торып мәетләр үзләре кайтырлык булды!» — димәкче иде. Бусагадан кергәндә аның күңелендә тамчы кадәр дә миһербан заты юк иде.
Әмма өйгә кереп килененең якты чыраен, үзе өчен чын* күңелдән борчылуын күргәч, алай каты бәрелергә теле бармады. Үз-үзе белән көрәшеп, салкын гына:
— Авырган чаклар да була, — диде. Нәфисә яндырган лампаның [ өстәлдә утыруын нигәдер килештермичә, аннан алып, кучкарга илтеп куйды. Лампаның морҗасы челтер-челтер килә, Хәдичәнең тавышында җан .өшеткеч салкынлык ишетелә, ул әледән-әле «уф» дип авыр сулап куя иде. Нәфисәнең колагы яныннан каядыр ишек яңагына карап: — Әле соң нинди кайту белән кайттың? — диде.
— Менә син дә чакырган икәнсең... — диде. Нәфисә әнкәсенең бу салкынлыгының сәбәбенә төшенеп җитә алмыйча, борчыла башлаган иде. — Аннары безнең бодайны кпм чыгарып маташалар бит әле, әнкәй. Аның да эзенә төшәсем бар... Бәлки үзең дә ишеткәнсең...
— Ишеттем, ишетмәгән кая ул! Барый да ишеттем, барын да, берсе дә калмады...
Карчык авыр сулап тагын уфылдап куйды.
Нәфисә, үзенең беркатлылыгы белән:
у/ - «Тагын нәрсәләр ишеттең, әнкәй?» — дип сорамакчы булганда, әнкәсенең болай чәнчеп әйтүенең чын сәбәбен сизенә башлап, уңайсызланып китте. Ис. Кемнәрдер Нәфисәнең үзеннән дә, эшеннән дә, бодай уңышы белән бөтен районны шаулатуыннан да, чибәрлегеннән дә — бөтенесеннән дә көнләшәләр, күрә алмыйлар, кайсыдыр аның артыннан тырышып-тырышып гай-бәт җыеп йөри. Ул моны күптән үк сизенә иде. Ирләр белән эш турында сөйләшеп торамы, сүз уңаенда берәр шаян сүз әйтәме, иптәшләре арасында берәр вакыт җырлап куямы — һәммәсен дә, кибән хәтле күпертеп, көне-сәгате белән, кайнанасыиа кайтып әләклиләр, үзенең алдында ялагайланып, артында пышын-пышын гайбәтен чәйниләр иде. Фронтлардан берен- нән-бере дәһшәтле хәбәрләр килә, фашистлар Идел буена килеп җиттеләр. Бөтен илдә сугыш кайгысы. Фронтка икмәк белән корал җитештерү кайгысы. Менә бит шундый вакытта кайсыдыр каһәр төшкәненең гайбәт сөйләргә теле бара, кайсыдыр нәләт яугырысы пычрак аягы белән берәүнең йөз суын таптый. Таптый да, үзенең чабата эзе ярылып ятуына күңеле булып, шуннан җан азыгы таба, шуның белән тукланып яши. Нәфисәнең моны һич акылы сыйдырмый иде. Әнкәсенең, Әпипәләр сүзенә ышанып, аның да шундый ук бозык юлда йөрүе мөмкин дип уйлавына ул хурлана иде.
Нәфисә толым очларын бер сүтеп, бер үрә-үрә, зур коңгырт күзләре белән ап-ачык һәм тыныч кына әнкәсенә карап тора. Аның озын керфекләре, озак-озак торып, салмак кына сирпелеп китәләр, аннан киң басулар һавасы, сары камыллар һәм кояш исе аңкып торган шикелле.
Юк, Нәфисә үзендә һичбер гаеп сизми иде. Аның вөҗданы пак, аның Газиз истәлегенә, яисә үз намусына тузан кадәр генә дә күләгә төшергәне юк! һич!
Килененең кояшка кызарган, яшьлек тазалыгы бәреп торган алсу көрән бите, терсәгенә кадәр сызганган йомыры таза беләкләре, зәңгәр яулыгын ничектер, әнә шулай бик килешле итеп артка чөеп бәйләве,
50
биленнән түбәнгә кадәр сузылып төшкән юан чәч толымнары — бөтенесе кайканада тагын көнчелек уятты. Хәдичә килененең Газизгә чыкканнан соң һпч таушалмыйча» һаман шулай кызлар шикелле матур килеш калуыннан» җыйнак йөрүеннән көнләшә башлады. Хәтта аңа Нәфисә хәзер тагын да тулыланып, матурланыбрак киткән кебек күренде. Шушы чибәрлеге белән аңа бит бүген дисә, бүген менә дигән кияү чыгачак! Аның Газизен исенә дә кертмичә. Нәфисәнең яшь кияве белән тагын да матуррак гомер итүе мөмкинлеге кайнана- ның көнчелеген янә күпертеп узды. Газизнең ындыр артында нәүмизләнен йөрүе күз алдына килеп, иреннәре калтыранып китте, беренче карауга тыныч һәм олысымак йөзеннән караңгы болытлар узды.
Әмма Нәфисәнең аңа үзенең шу. 1хс1Дәр борчылуы өчен кызган- гансыман күзләрен тутырып карап торуын күрүгә, Хәдичәнең каты сүз әйтергә тагын да теле бармады. Ниһаять, урам сүзләре белән ваксынса, килене каршында абруен югалтачагын тоеп, сүзне Нәфисәнең йөрәгенә якын урыннан башлап җибәрде.
— Синең анаң, Таңсылу ахирәт, диде, бер үк, авыр туфрагы җиңел булсын, бик күркәм холыклы кеше иде. Әлегедәй хәтеремдә, урын хастасы булгач бәхилләшергә чакырды. «Хәдичә, диде, дөньяда бер зур теләгем бар иде, кызым яхшы кешеләргә иш булсачы, кем баласы, аның баласы дигәндә, ил-көн арасында, яхшыдан яхшы туган, дип телгә алсаларчы дидер иде. Инде ходайның биргәненә шөкер, теләгәнем булды, кызым үзенә тиңен тапты, хәзер инде тынычлап \лсм, диде. Атасы бик каты кеше, бик авыр холыклы кеше, ’ берүк баламны үз канат астыңа алсана, миннән хәер дога, дөнья-ахирәт бәхетле булыгыз», — диде...
Карчыкның тавышы йомшый .төште, ул акрын гына тамагын кырып куйды. Җыерчыклы озын бар?ш?аклары белән, үзенең рәнҗетелгән тойгыларын юатырга теләгәндәй, ашъяулыкның җыерчыкларын сыпыргаларга тотынды.
Анасының соңгы минутлары күз алдына килеп, Нәфисә күңеленнән моңсу бер дулкын үтте. Ләкин карчыкка аның әнисе истәлеген мазасызлау нигә кирәк булды икән соң? Хәдичәнең әледән-әле уфылдап куюлары, шундый коры таби-гатьле кешенең үз килене алдында сүзен әйтә алмыйча югалып калуы Нәфисәне азаплый, ул мич буена баскан килеш, толым очларын бер сүтеп, бер үрә:үрә тешен кысып, ни буласын көтә нде.
Хәдичә тирән борчу белән дәвам итте:
— ... Инде шаят, ахирәтем мина рәнҗемәс, шаят үпкәләмәс. Моңарчы аның сүзен җиргә* салмадым... Килен дип кимсетмәдем, үз кызым шикелле иркен тордың, авыр сүзләр ишеткән чагым да күп булды, анда да дәшмәдем. Тукта, Газиз хакы бар, үзе теләп, сөеп алды лабаса дидем. Тукта, ахирәт хакы бар, әманәткә хыянәт итмим, аның сөекле баласы лабаса, дидем. Түзим, түзим, дгщем, шулар хакына авыр булса да чыдадым... — Хәдичәнең тавышы калтыранып, кинәт киселеп калды. Пышылдауга якын бер кысык, азаплы тавыш белән: — Инде булмый, — диде. — Инде түләп хәлем юк. Ашаганым аш түгел, таш булып төшә, үзем сырхауга сабыш-тым. Кеше янына чыксам, күземне ачырмыйлар, һаман шул, һаман шул: «Киленең кеше белән йөри, киленең уйнаш итә...» Ярабби, хурлыгы ни. тора!..
Карчык, өстәлгә иелеп, елап җибәрде.
Нәфисә яшен суккандай тынсыз калды, иреннәре көмкүк булып күтәреп китте. Пычрак кул белән битенә бәргәндәй, җирәнү һәм хурланудан бөтен тәне тетрәде, атылып әнкәсенең иңбашына барыл ябышты:
— Ничек? Минме?.. — Карчык әле генә авызын тутырып әйткән У*'1 шакшы сүзне теленә алырга чирканды.— Син әйтәсеңме бу сүзне? Ә? Синме? Ничек?.. Мине әйтәсеңме? Әпипә шикелле динме?!
Килененең үзенә текәлгән очкын-
51
«иы күзләре, гарьләнеп калтыранган газаплы тавышы карчыкны бераз айныта төште. Ләкин Әпипә сүзләре аны һаман да чыбыркылап тора иде әле.
— Урман буенда күргәннәр ич... Хәйдәр белән. Аннары хат... Зиннәттән.
Шулай да Хәдичә күңеленә шик төште. «Ай-Һай, хаталанам бугай!» диде. Ашъяулыкның җыерчыгын сыйпый-сыйпый, килененә әйткән авыр сүзләрне аз булса да йомшартырга ашыкты.
— Әйбәт кенә торган идек тә бит югыйсә. Эшләрең дә бик куан-
■ дырган иде. Бодаеңны да бөтен колхоз белән көтеп алдык... Кеше күңеле — караңгы төн икән шул. Каян беләсең? Андый уең булгач, туп-туры үзебезгә әйтәсең калган... — Карчыкның тавышы торган саен йомшый барды. Аның хәзер киленен бары акылга утыртасы гына килә, ул аннан бер җылы сүз ге?.ә көтә, шул җылы сүз карчыкның барлык рәнҗүен, бөтен шик- шөһбәсен эретеп җибәрергә тиеш иде. — Сиңа,- яшь кешегә, бәлкем, кыендыр да. Җиләктәй яшь чагым ялгыз-ятим үтә дип тә, бәлкем, ирекле баштан нигә кайнана кулында т ->рам соң мин дип тә уйлыйсың булып. Кайчатаң да әйтә: -«Яшь-
L ләрнең үз акылы үзендә, гомер буе синең белән мимо саклап ятмас инде ул», ди... Атайның да тел төбе шуңар бара шикелле...
Нәфисә кинәт йокысыннан уянгандай, баскан урынында тилпенеп китте.
— Әнкәй, диде, сип миңа бер генә суз әйт! Син шул сүзләргә ышандыңмы? Син моны чынлап әйтәсеңме? Ышаныпмы?
Карчык килененең агарган йөзе- [ нә, 3УР булып ачылган коңгырт күзләренә күтәрелеп караудан гаҗиз иде. Утырга'и урынында бөрешеп, елаган тавыш белән:
— Ник азаплыйсың соң мине?.. — ’ лидо. — Нишлим! Ни хәл игим!?
Әле генә бөтен халык алдында хур итеп чыгардылар ич!..
Нәфисә хәзер башканы ишетә алмый, аның колак төбендә җанын рәнҗетеп, утлы күмердәй йөрәген пешерә-пешерә шул бер генә сүз кабатлана иде: «Уйнашчы!.. Уйнашчы!..»
Юк, тигәнәк булып ябышкан бу шакшы сүзләрне кан- напасының күз яше генә юып төшерә алмый иде инде. Нәфисә ба-шын күтәрде. Кайчандыр аны үз баласы шикелле итеп кочагына алган һәм гомеренең чәчәк шикелле чагын үзендә алып калган бу ягымлы өйгә, саубуллашып, соңгы мәртәбә күз саүщы. Кая басарын белмичә, дәртләнеп йөргән яшь килен чагы; тегеләй итәрбез, бөлай булырбыз дип. Газиз белән төрле планнар корган чаклары — һәммәсе йөрәген телгәләп үтте. Бу йортның бусагасыннан нинди якты хыяллар белән канатланып, нинди дулкынланып кергән иде бит ул! Нәфисәне дөньяда бар кешедән дә артык сөйгән, аның янында үз бәхетенә үзе сокланып яшәгән Газиз аны бит сөекле юлдашы итеп менә шушы өйдә каршы алган иде.
Әйе, хәзер инде бу йорт аңа ят иде, чит иде. Ул моңа никадәр ышанмаска тырышса да булдыра алмады.
Ачык тәрәзәдән кергән бөркү төн һавасы, тәрәзә төбендәге исле гөлләрнең исен аңкытып, иң кадерле, иң газиз истәлекләрне уятты. Газиз үзенең рәсемемнән, шушы аерылышуны сизгәндәй, моңаеп карый, аның чырае торган саен караңгылана барган кебек иде.
Нәфисә, күз яшьләрен тыярга тырышып, җыена башлады. Атасы өеннән киеп килгән пальтосы белен мамык шәлен алды, укый торган китапларын, ниндидер дәфтәрләрен, рәсемнәрен җыеп яулыкка төрде.
Хәдичә түти аптырый калды, үз- үзенә:
«— «Ай алла, диде, тукта әле? Ничек соң бу?.. Нигә хәзер үк!...* Ул үзенең төзәтеп булмастай зур ялгышлык эшләвем сиз.емеп каушап китте. Аның күз алдына караңгы чырайлы Тимергали килеп басты. Аның белән дә киңәш итмәгән ләбаса!.. Хәдичәнең килененә кулын сузасы, «Тукта әле, килен, сабыр ит! Нигә бөлай җыенасың? Алай дигән белән дә...» — дип әйтәсе
52
килде. Ул. урыныннан торып, Нәфисәгә таба атлады. Ләкин аның башы әйләнде, зиһене томаланып китте.
Нәфг.сә. әйберләрен култык астына кыстырып ишек янына таба борылды. Сүзләрен өзеп-өзсп, акрын тавыш белән:
— Хуш инде, әнкәй, рәнҗеп калма... — диде. Аның кысылып чыккан һәм шул ук вакытта ягымлы тавышы Хәдичә түтинең йөрәгенә үк барып тиде. Ул хәле бетеп яңадан урынына утырды. — Бу йортта иик бәхетле булырмын шикелле иде. Барыгызны да бик яраткан идем... — Нәфисә тыны кысылып сүзен әйтә алмый торды. Аннары, авыр сулап, башын күтәрде. Ярым пышылдап: — Булмады, күрәсең. Булмады, — диде. — Ялгышканмын ’ икән. Д'Тенэ кемгә саныйлар икән мине!..
Ишек янына җитәрәк, ихтыярсыз борылып, өй эченә тагын бер күз йөртеп чыкты. Аның үзе шикелле үк каушап калган бу карчыкның муенына сарыласы:
— «Әнкәй, ялгышасың бит син, ялгышасың!..:> — дип әйтәсе килде. Ул икеләнә башлады. Менә туктады. Менә әнкәсенә тагын бер күзен тутырып карады. Хәдичә түти дә урыныннан торды. Ул да:
— «Юк, тукта, нишләп китәсең? Ни бит... сабыр ит әле!» димәкче булды. Тик аның авызыннан сүзе чыкмый, иреннәре генә кыймылдый иде.
Нәфисәнең гәүдәсе кинәт тураеп китте. Ул зур-зур атлап ишек янына таба юнәлде. Өйдәге үзенә иң якын нәрсәләрнең һәммәсе белән дә саубуллашкан кебек, кечелек белән башын иеп:
— Хушыгыз! — диде.
Ишек ябылды, баскычта аның соңгы аяк тавышлары ишетелде. Капка да ябылды. Өй эче, җаныңны өшетердәй тынып һәм бушап калды.
УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Ev ниндидер бер татлы хыялга, уянып бүлдерәсе килми торган төшкә ошый иде. Булды шундый
вакытлар, Хәйдәр көне буе кырда, бригадаларда йөреп, теле чыгардай булып арганнан соң да Нәфисәне күрмичә кайтып китә алмый торган иде. Аның шундый күрәсе килә башлый, ул, караңгы төшеп килүгә карамастан, малайларча бер җиңел-лек белән, аксый-аксый, кайтыр юлыннан Нәфисәләр станына таба борыла. Ул арада күктә йолдызлар калка, үзәннәр буенча акрын гына кичке салкынча һава агыла... Бәлки, .алар йоклаганнардыр да инде, бәлки «аны» күрергә дә туры килмәс... Кайчакны ул, бара торгач, үзенең бу җиңел акыллылыгын үзе үк ошатмыйча, басу уртасында туктап та калгалый. Аның яралы аягы сулкылдап сызлый, аның карны ач, эчәсе килә... Хәзер өйгә кайтырга иде дә, салкын әйрән эчәргә, күрше әбисе пешереп куйган карабодай буткасын ашап, аннары бакчадагы беседкага чыгып аварга иде. Ләкин... һай бу яшь күңелне, тынгысыз һәм мазасыз дәртле йөрәкне! Аның күз алдында — хуш исле печән өстеыә җәйгән йомшак урын, әмма аяклары... Аяклары, пичектер үзеннәи-үзе, урман буенда соры карамчык кына булып күренгән ялгыз келәткә таба атлый... Фәкать бер генә тапкыр күрәсе иде, бары бер генә тапкыр күз салып узасы иде.
Нәфисәләрнең күп вакытны барысы бергә учак янында тамак туйдырып утырган ' чаклары була. Аксый-туксый якынлашып килгән Хәйдәрен күрүгә, Мәүлихә түти, борчыла төшеп, бераз шелтәләгән тавыш белән:
— Әй, улым, бигрәк соңга калып йөрисең лә! Аягың бозылса, нихәл итәрсең, — ди башлый.
Аңа Хәйдәр һәрхайчан тыныч-ланырлык җавап бирә торган иде.
— Юк, әни, син борчылма. Аягым төзәлде бит инде. Ихлас, берни дә була торган түгел. Әле узып барышлый, кайтмыйсың микән дип кенә кергән идем, бергә кайтырбыз дигән идем. — Үзе, таягын бер кулыннан икенче кулына күчер- гәләп, учак яктысында күңелле түгәрәк булып тезелешеп утырган дуслар арасыннан Нәфисәгә күз
53
ташлый. Учакның сүрән яктысында ул аның йөзен ачык күрә алмый. Әмма Нәфисәнең ул килүгә куануын бер күз төшерү белән үк сизеп ала иде.
Нәфисә аңа каршы:
— Юк, юк, — диг]ән була. —. Тешеңне дә агартма! Көзгә хәтле Мәүлихә түти минеке. Аннан башка күземә йокы да керми, тамагым да туймый. Син, олан, дәү булып киләсең инде. Әниең итәгенә та-гылып йөрергә оят сиңа. Ялгыз йокларга курыксаң, үзеңә икенче бер әни тап!
Алар шаркылдап көлешәләр. Тик, ул да түгел, Хәйдәрне җилтерәтеп үз араларына китереп утырталар. Кайсыдыр аның кулына кашык тоттыра, кайсыдыр:
— Тәти күлмәгеңә түгә күрмә! — дип, алдьп-ф берәр нәрсә китереп сала.
Әмма шунсы бик гаҗәп, ул һәрвакыт, ничектер үзеннән-үзе, Нәфисә белән янәшә утырган булып чыга иде.
Ул арада Мәүлихә түти:
— Мин урын жәя торам, бала-, лар. Әйдә, сез дә озак юанма- гыз! — дип, аш яныннан кузгалып китә. Хәйдәр борылып караганчы бүтәннәр дә, кайсы-кая сибелешеп, таралып бетәләр. Учак янында икесе ялгыз калганнан соң, Нәфисә аңа шаян да, ягымлы да тавыш белән, ярым пышылдап:
— Иптәш лейтенант, — ди, — моннан болай . төн ката ялгыз башың каңгырып йөрмә. Төн караңгы, юлларың әйләнеч. Адаша калсаң, спнсез без нишләрбез?.. Я бүреләр куркытыр үзеңне...
Аннары, төн күбәләгедәй пырхылдап, УЛ да юк була...
Инде бүтән бригадаларда озак юанып, Нәфисәнекеләр тирәсенә барып чыгарга бернинди дә мөмкинлек калмый икән, Хәйдәр алар эшли ’ торган якка, һич югында, читтән генә булса да күз салып уза торган булды. Аңа һәрвакыт Нәфисә ничек тә бер күренеп калыр кебек тоела. Ул күрми торган арада Нәфисәгә нидер булгандыр шикелле күңеле тынычсызлана башлый торган иде.
— «Ничек икән, элеккечә микән, ул-бу юкмы икән?»
Чүмәлә түбәсендә җилфердәп торган кызыл байракны күрү Хәйдәрдә әллә нихәтле сөенеч, әллә никадәр җылы хисләр тудыра. Ул, балалар шикелле куанып:
— «Әле элеккечә икән! — дип куя. — Ул шунда бит, әнә шул байрак янында бит инде ул!»
«Ул» эшләгән тирәләр аңа шигъри бер матурлыкка бизәлеп күренәләр иде.
Әгәр инде, бәхетенә каршы, аралары якынрак булып, урак машинасында тирбәлә-тирбәлә «ул» үзе килеп чыкса, Хәйдәр аның машина сиртмәсендә шундый килешле утыруына, атларының, башларын чайкый-чайкый, ашыгып атлауларына, машина канатларының, ерактан кул изәгәндәй, аны чакырып айкалуларына күздән югалганчы карап тора. «Ул» да Хәйдәрне күргәндер, моңа ул да куанадыр дип. уйл-ыйсы килә иде.
Кайчакны ул вакыт-вакыт шулай чамасыннан тыш мавыгып, үтә нечкәреп китүеннән үзе үк көлә башлый, үзен-үзе:
— «Эх син, малай актыгы!» — дип үрти дә торган иде. Әмма икенче көнне иртән басуга чыгу белән ул тагын әлеге кызыл байракны күзләргә тотына,- тагын күңеле җилкенә иде.
Шулай да бу әле һаман да «болай гына» иде. Хәйдәр үзе Нәфисәне таң алдыннан урман буенда күргәннән бирле һаман яна һәм көя иде. Әмма аның шул көннән бирле Нәфисә белән бервакытта да ялгызы гына очрашканы да, бу турыда сүз кузгатканы да булмады. Билгеле, ул гомерендә үзен беренче мәртәбә диярлек шулай чын- чыпнан канатландырган бу мөкатдәс тойгының сыңар канатлы гына булып калуын теләми иде. Әгәр «аның» үз күңелендә шундый ялкын кабынмаса, «ул» да шулай ук сөймәсә, Хәйдәрнең янып-көеп йөрүендә аның ни эше булсын?! Ул көчләп тага торган хисмени?
Очрашкан вакытларында егет аның буепа-сыныиа, кыйгач кашларына, озын керфекләренә, җи-
лаганча, кешенең гомерендә фәкать бер генә мәртәбә булып уза торган шундый бөек һәм изге бер нәрсә булса, ул җир астындагы агымсу кебек, үзенә-үзе ба-рыбер юл салыр, үз юлындагы бөтен кыенлыкларны үтеп барыбер :якты дөньяга килеп чыгар.
Нәфисә якты чырай, ягымлы тел белән сөйләшә, әмма аның тойгыларын белү мөмкин түгел, ул тулган ай төсле якты, әмма салкын иде.
Бүген исә нидер булды. Бәлки Гу җир астындагы ул чишмәләрнең бер-берсенэ юл сала башлаган хе-не булгандыр?
«Чулпан»нын күксагыз плантациясе бар иде. Бервакыт аның арлыгы өлгерде. Бу көнчыгыш кудагы. шуидый назлы иде ки, аның тузгакбаш кебек мамык канатлар төбеңдә утырган вак кына орлыгы җил чыкса, очып китә, яңгыр яуса, җебеп җиргә коела, ана хәтта кагылырга да ярамый. Олгср- гәяпәп соң сәгате-’ шнуты белән җыеп алмыйсың икән, ОРЛЫКСЫЗ каласың. Bv эшне фәкать балалар гына башкара ала идс.
Башка укытучылар кайсы кая таралып беткән иде. Хәйдәр күксагыз ОрЛЫГЫИ ҖЫЙДЫРУНЫ үз 6CCJ- нә алды. Кичтән Байтирәкнең ике очыма ике пионерны балаларга хәбәр итәргә җибәрде:
— Күксагыз безнең армиягә бик кирәк нәрсә, аннан резина ясыйлар, — дип әйтергә кушты. — Фронттагы әтиләре белән абыйларына бик нык ярдәм итәм дигән балалар, һәммәсе дә килсеннәр.
Иртә белән аның янына, нәни капчыкларын асып, егерме җиде бала килде.
— Хәйдәр абый! Күксагыз тан-кистларга бик кирәк бит. Әйе бит? Минем әти — танкист. Мин әтл фашистларны тизрәк җиңеп кайтсын дип килдем.
— Мин дә, мин дә! Миңем абыем шофер! — дип сөйләнә-сөйләнә алар, икс кулларын буш калдыру өчен, капчыкларын билләренә бәйләделәр дә, кечкенә куллары белән орлык чалмаларын өзә-өзә плантация эченә кереп киттеләр.
Нәфисә янәшә җирдә машина белән солы урдыра иде. Болар * турысында атын туктатып, яннарына килде. Бүген Нәфисә аңа аеруча сөйкемле күренде. Аның озын керфекләреннән мәхәббәтле бер нур тамган кебек, ирен кырыйларында тел белән әйтеп булмаслык сөйкемле бер елмаю бизәге эленеп тора, күзләрендә моңсу бер куаныч балкый иде. Алар икесе балаларның кошчыклар шикелле чүкердәшеп, берсенпәи-берге көн- ләшә-көнләшә, төрле төстәге күбәләкләрдәй очынгалап йөрүләрен карап тора башладылар. Хәйдәр аның, үзенә сиздермәскә тырышып кына, берничә мәртәбә күзен тутырып карап алуын тойды. Нәфисә дулкынланган бер тавыш белән:
— Гөлкәйләрем! — диде. — Ка-расана, нинди сөйкемле балалар! Нинди матур итеп җыялар. .Нинди тырыша ла])...
Нәфисә бу сүзләрне балаларга чыи күңелдән сокланудан гына әйткән иде. Шул ук вакытта Хәйдәр аның тавышында нигәдер дулкынлану һәм каушау сизде. Нәфисә, Хәйдәр белән күзләре очрашуга,
тез кулларына, сокландырырлык ?\vryp ИТОН һәм пөхтә өс-
башына. даһи рәссамның тиңсез рә- с ә ?. • е н ә к а ра гаи д а гы к с б с к. хәйран калып һәм торгам саен соклана һәм куана барып каран тора. Хәт- га ш/җ тавышы гына да Хә"’дәр- нәц нд нечкә тойгыларым тибрән-дереп җибәрә иде.
Шул ук вакытта бу табынуга якын көчле, шундый саф һәм нә- закатьле, шунлыл изге бер тойгы иде ки, ул аны хәтта Нәфисәнең, үзенә дә сиздермәскә тырыша иде шикелле. Нәфнсә белән сөйләшкән вакытларында Әпипә аның бу ’яшерен тойгысына ишарә ясап, кашларын сикерткәли, күзләрен кыскалым башласа, • ул моңа чын күңелдән ачулана һәм Әпипәнең бөтен нәрсәне бозык күзе белән пычратырга торуыннан нәфрәтләнә иде.
Әйе, ул моңарчы теле белән дә, <5олай да» ана берни дә сиздермәскә тырышты. Хәйдәр бу тойгының үз көченә ышана иде. Әгәр ул чын булса, әгәр ул Хәйдәр аң
55
моца кадәр беркемгә дә белдермичә, тирән сер итеп саклаган нечкә к'үңел тибрәнүләрен кинәт сиздерүенә уңайсызланды. Икс каш арасында җыерчыклар калкып чыкты. Бармаклары белән тузгып торган м«аңгай чәченә кагылып куйды, алъяпкычларын төзәтте!. Бу хәлдән котылу өчен:
— Лейтенант, әниеңне сагынмадыңмы әле? — дигән булды. — Сәлам әйтимме? Теге башта гына ул.
— Сагынсам ни хәл итим соң? Үз яныңнан җибәрмисең бит.
I !әфисә, балаларны иркәләгәндәге кебек сузып:
— Ай мескен!—дигән булды, коңгырт күзләре яңадан балкып китте, ягымлы гына итеп көлеп куйды. — Түзәрлек чамаң калган булса, бераз гына түз инде. Эшебез генә бетсен, игеннәребезне генә җыеп алыйк.
— Мин киткәнче кайтарсаң...
— Киткән.че? Әле күптән түгел генә кайткан кебек бит. Бик тиз...
— Байтирәкнең һавасы бик шифалы, күрәсең... — Хәйдәр үзенең ял срогы тулганчы ук комиссиягә барырга уйлавы турында әйтми уздырды. — Тазарып к иләм бит инде. Фронтка да кеше бик кирәк.
— Монда да артык кеше юк анысы югын да...
— Аида тагы да кирәгрәк. Сталинград турында үзең көн саен укып күрсәтәсең бит.
— Шулай инде... Анда искиткеч инде, искиткеч... Ярый, озатырга мин дә барып чыгармын әле.
Ул ничектер сәер итеп елмайды да дулкынлануын сиздермәскә 1 ырышып, җиңсәләрен төзәтә-төзә- тә акрын гына атлары янына китә башлады.
— Нәфисә...
Ул сискәнеп киткәндәй, кинәт кенә туктады. Хәйдәрнең кара көдрәләрен җил тузгыта, зур коңгырт күзләре көлемсерәп аңа төбәлгән, матур уелган борын канат-лары сш-еш селкенә иде. Нәфисә: «бәрыны нәкъ әнисе», дип уйлап алды.
— Беләсеңме, Нәфисә, сиңа...
Ул Хәйдәрнең йөзенә бер күз төшерүгә лидер сизенде. Шунда ук атлары янына борылып кычкырып җибәрде һәм йөгерә башлады:
— Карлыгач! Нәрсә авызың ачып торасың! Атлар күксагызга керә бит!
Атлары, машинаны сөйрәп, чыннан да күксагызга таба киләләр икән. Икенче караганда инде Нәфисә машинасының түгәрәк утыргычында тирбәлә-тирбәлә ат тотып бара иде. Ул Хәйдәрнең ниләр уйлавым да белә, борылып каоыйсы да килә. Үзеи-үзе көч-хәл белән генә тыеп бара кебек иде.
Инде хәзер караңгы төшкән, кич булган иде. Хәйдәр үзенең өйалдымда, докладка әзерләнеп утыра. Иртәгә ул, партия оешмасының планы буенча, фронттагы хәлләр һәм колхозчылар алдында торган бурычлар турында гомуми җыелышта доклад сөйләргә тиеш. Әмма аның яза торган кәгазенең беө кырыенда, ничектер үзеннән-үзе, карлыгач канаты кебек тугайланып килгән кара кашлы, озын кер-фекле, зур күзле, мөлаем бер йөз пәйда була башлады. Бу «ул» иде. Әнә бит, моның да ооигина- лындагы төсле ирен кырыйларында, тел белән әйтелмәсә дә бик күп нәрсәләр аңлата торган куаныч балкып тора; әгәр дә ачыла торган булса, моның да кечкенә авызыннан, йөрәгеңне сыйпый торган ягымлы тавыш ишетелер иде. Егет рәсемгә карап, уйланып утырды да, аны, кайчы белән кисеп алып, кар-шында тикелдәп утырган озынча ак битле будильникка сөяп куйды.
Аннары торып йөргәләргә тотынды. Әйе, моңарчы әле «болай гына» иде, ул хәтле үк чын түгел иде шикелле. Ул үз хисләренең шундый тирәнгә киткән булуларына моңарчы ук ышанса да, ничектер, ул әле болай ук төпле түгел иде. Хәзер башка, бөтенләй башка иде инде.
Хәйдәр яңадан аның рәсеме каршына килеп басты. Аңа башын иеп, ниндидер бер карарга килгәндәй:
— Шулай, дускай! — диде. — Шулай!
Хәйдәр өйалдының пак итеп юылган иркен ндәне буйлап, ишек
>6
ле-түрле көри. Ул, бүген нигәдер яңадан чәлчн башлаган яралы аягына көч китермәс өчен йомшак кына атлый. Шулай йөри-йөри дә, ниндидер эчке бер омтылышка буйсынып. ишек алдына чыгып китә. Нәрсәнедер тыңлаган кебек, яшел чирәм өстеннән сак кына атлап, кулы белен рәшәткәләренә кагыла- кагыла, бакча буеннан уза, капка яныннан'әйләнеп килә; нәрсәнедер бөтен йөрәге һәм хәтта бөтен тәне белән тоярга теләгәндәй, ишек алды уртасында башын күтәреп тынлап тора да, тагын өйалдына кереп китә һәм өстәлдәге озынча кәгазенә, аяк үрә генә, тиз-тиз язарга тотына.
Өстәл өстендәге кечкенә лампа тирәсендә, зыр-зыр килеп, соры төн күбәләкләре бөтерелә, агач бакчасына караган ачык тәрәзәдән, чөм-кара җимешләрен елтыратып, нигәдер гаҗәпләнгәндәй, карлыган куаклары карап тора. Аның аргы ягында чия яфраклары ялтырап күренә. Аннан да ары — төн, август аена гына хас бөркү төн, бары яшенле яңгыр алдыннан гына була торган тын һәм басынкы төн. Ара-тирә тәрәзә пыяласына вак коңгызлар килеп бә-релә, тәрәзә яктысыннан тавыш- сыз-тынсыз, төн кошы — ярканат атылып китә; бик еракта, төн караңгысын дулкынландырып, аҗаган яктысы тирбәлеп куя.
Тәрәзә каршысында шушылай басып торган килеш, Хәйдәр туган авылының һәр сулышын тоя, Байтирәкнең бөтен катлаулы һәм киеренке тормышын, аның һәр тамырының тибүен сизеп тора. Беренче карашка әһәмиятсез генә кебек ишетелгән һәр тавыш, һәр хәрәкәт, «Чулпан»ның кырларында һәм ын-дырларында ашлык өчен барган көрәшне күз алдына китерә. Әнә инеш күпереннән буш арба белән чабып чыктылар. Әнә бер ат узды, ике ат, өч ат... Әнә дүртенчесе, бишенчесе... Бу — транспорт бри-гадасының пристаньнан кайтып килүе, болар аның комсомолецла- ры. Иң алдагысы Тәзкирә, аннары Илгизәр. Алар, атларын ике-өч сәгать ял иттергәннән соң, төн урталары узгач, өченче тапкыр чыгын китәргә тиешләр.
Кырдагы ябык ындырдан тонык кына булып сугу машинасының гүләгәне ишетелә, тузан эчендә ашлык сугып яткан хатын-кызлар, җыр- лый-җырлый салам тарттырып йөрүче яшь-үсмер малайлар, салам селкүче кызлар күз алдына килә. Болары да аның яшь иптәшләре, аның көрәшче дуслары, колхозчы туганнары. Аягының ярасы ачыла башлаганлыктан-, Айсылу аны бүген төштән соң көчләп диярлек кайтарып җибәрде дә бүген бер җиргә дә чыкмаска кушты; менә хәзер аның эче поша: ничегрәк эшлиләр икән? Транспорт бригадасына җитәрлек итеп ашлык әзерләп куйдылармы икән?
Ул, биш бармагы белән куе чәчен аралаштырып, тойгылары үткенләнгән хәлдә, бөтен илнең йөрәк тибешен тыңл-арга теләгәндәй, туктап кала. Аның күз алдына ашлык һәм корал төяп фронтка чаба торган поездлар, төтенләп торган заводлар килә. Ул шушы минутта янгын һәм дәһшәт чорнап алган Сталинградны, кызыл ут шәүләсе җәелгән Идел өстен, дошманга нәфрәт салкынлыгы бәреп торган кырыс һәм мәрхәмәтсез чырайлы Сталинград сугышчыларын күрә. Аның күз алдына Кремльнең биек стеналары, сугышка күтәрелгән бөтен туган иле килеп баса. Ул аксый-туксый өстәл янына килә дә эчке ялкын һәм тирән тойгылар белән канатланып, иртәгә колхозчыларга сөйлисе уйларын яза. Ул үзендә гаҗәп бер җиңеллек һәм көч сизә. Аның уйлары ачык һәм кискен иде.
II
Ярты төн җитәрәк урамда, капка төбендә генә булса кирәк, гармонь тавышы ишетелде. Хәйдәр моңа гаҗәпләнеп урыныннан торды. Шу-шындый кызу эш өстендә, бигрәк тә фронтлардан береннән-бере дәһшәтле хәбәрләр килеп торганда болай ваемсызланып гармонь тартып йөрү ачуны китерә иде. Шунда ук Солтан кайтуы исенә төште.
57
— «Ә, шул, Зиннәттер. Солтан белән утырганнардыр...»
Ул арада, алмаш-тилмәш гармонь телләрен баскалаП, ишектән шактый ук кызмача хәлдә, Зиннәт килеп керде. Гармонен каңгылда- тып бер тартып алды да, уртада туктап, ялан башын күтәрә төште, көрмәкләнгән теле белән шигырь әйтергә тотынды.
Әя сакыйтереклек ширбәтен тизрәк китер син!
Берәр, икешәр кадәх тутырып ширбәтеңне китер син. Эчемдә янган утны мин шуның белән ба- сыймчы Ки, дәрья дулкыны төсле сыек ялкын китер син!
Ул, гармонен тартып, моны уены белән дә куәтләргә теләгәндәй бер көй кисәге уйнап алды.
— ... дип әйтеп әйтте ди заманында Шәоххафиз Ширази... Исәнме, философ, шәпме? Бөек идеаллар белән рухланып, күкләрдә гизәсеңме?.. Зиннәт, гармонен идәнгә куйды да,, атынгалый торгач, аның өстенә утырды.
— Папиросың бар бугай. Бир- сәңче берне! Әһә, менә рәхмәт!..
Башка урында булса, ихтимал, Хәйдәр аны бик коры тоткан булыр иде. Үз өенә килеп кергән кунак кешегә берьюлы алай каты бәреләсе килмәде.
— Каян соң син... болай? Ни җомга, ни шимбә дигәндәй...
— Мин. бит күңеле сыныкларның күңелен күтәреп йөрүче. Кайда солдаткаларны юатасың, кайда әлеге безнең брат фронтовик кайтып төшкәли... үзенең жанашы янына. Мин инде, әлеге, беләсең, аларның да күңелләрен күтәрәм, шунда үзем дә күтәрәм...
Зиннәт шактый искергән, кояшта төсен җуйган г и м н а ст ер к а с ы н ы 1i якасын чишеп җибәргән, үзе яланбаш иде. Аның болай җилбәзәк бер кыяфәттә, кызмача баш белән үзенең холкына һич килешмәгән дәрәҗәдә телчәнләнеп китүендә исереклегеннән файдаланып бераз кылану сизелсә дә, ул Хәйдәргә бик кызганыч тоелды.
* Сакый — эчемлек ташып йөрүче.
— Я, күңелләре күтәреләме соң?
— Урынына карап, кешесенә... Күтәрслгәләп куйган чаклары да булгалый. Солдатканың, беләсең инде аның... уйный башладыңмы, күбесенчә, әлеге шул, көзге япгыр шикелле: сибәли дә сибәли. Инде бүгенгесе дисәң, бүген эш бөтенләй башка... Нигә болай айхайлүк булып йөрисең, дисең инде сия, ә!
— Нигә икенче берәү әйткәнне көтәргә?! Син бит аны үзең дә яхшы беләсең.
Зиннәт, бармагы белән ишарәләп көрмәкләнгән теле белән:
— Менә, менә, менә! — дип кычкырып куйды. — Менә монсы өчен рәхмәт! Тәрбия! Культура! Син кешене ихтирам итә беләсең. Зур эш бу, философ, мактаулы эш! Тимери абзый булса, хәзер шы- рыйлап кычкыра башлар иде. Чын! «Шундый вакытта, имеш, уттай урак өстендә эчеп йөрисеңме, имеш! Оят кирәк!» Фәлән дә фәсмәтән!.. Яратмыйм шундый синең җаныңа вәгазе белән килеп кергән кешене! Син миңа эш куш, син миңа тирес түктер, урак урдыр, таш кистер! Әмма җаныма тимә син минем, күңелем ярасына кагылма!.. Бәлки ул сыек ялкын, әлеге Ширази әйтмешли, минем күңелемне пак- ләндерәдер, бәлки мин аның белән йөрәгемә утырган юшкынны юып төшерә торганмын!
Хәйдәр кулларын артына куеп, өйалды түрендәге чолан стенасына сөялгән килеш, уйланып Зиннәткә карап тора. Зиннәт сул кулына перчатка кидергән, юкара башлаган саргылт чәче чуалган, йөзе авыру төс алган. Башка вакытта ул, кеше йөзенә күтәрелеп карарга оялгандай, башын иебрәк, я читкә карап сөйләшә торг.ан иде. Хәзер исә аның башка ва-кытта үз эченә кысылып, сыкранып яткан эчке дөньясы тышка чыгарга омтыла, ул кызара төшкән күзләре белән Хәйдәргә туп-туры карап, беренче мәртәбә шулай иркен сөйләшә иде. Зиннәт тәненә нидер уңайсызлаган шикелле, әле иңбашын, әле муенын җыерып куя, хатын-кызлар бармагына ошаулы озынча нәзек, үтә хәрә-
58
к ә г'! эм га с а ба б а пм а к л а р ы б ел ә: i Һич киргкмәгәнгә, әле i имнастер- :<a төймәсенә, әле якасына, яисә колак яфрагына кагылгалап ала. Бу аны үзенә ни эшләргә кирәгеп белмичә. гаҗиз калган бичара бер кеше итеп күрсәгә иде.
v Капчандыр; яшь егет чагында үзенең шушы егетне тау кырыенда сугып егуы күз алдына килеп, Хәйдәр әллә кайчангы бу кыргыйлыгы өчен уңайсызланып китте:
— «Юк, диде, сугып егарга түгел, күтәреп торгызырга кирәк иде бу малайны. Югыйсә... соңга калуың бар. Әмма ничек итеп?»
Хәйдәр иртәгә үк бу турыда Айсылу белән сөйләшергә кирәк дигән уйга килде.
Зиннәт, папиросын суыра-суыра, бүген кич Солтан белән капларда- булуы турында сөйләргә кереште:
— Әүвәл башта туп-туры Айтуган картка барып кердек. Анда эчтек. Аннан ары мыек Шәмсетдин чакырды. Скрипкага җырлый- җырлый, анда эчтек. Минем апа Йөзлебикә бу маҗараны басуда чагында ук ишеткән икән.
— «Иремнең иң якын дусты ла- баса. Үз өемдә кунак итми җибәрер хәлем юк!» — дип, юри басудан кайткан. Аида да эчтек. 1агын өч-дүрт урында сыйландык. Иа, алмаса алмый икән әй кешене! Исерми генә бит! Тустаганы белән балын күтәрә, стаканы белән агын әйләндереп сала. Ичмаса чыраен да сытмый, мыегын гына сыпырып куя! Күз алдында бит инде: эчендә ялкын, йөрәгендә ут! Тик сөреме генә күренми.
— «Һай, егетләр! Белсәгез иде минем йөрәгемдә пиләр кайнавын!»— дип бер уфылдап куя да, шундый өздереп җырлап җибәрә!.. /Кырларын әйт әле син аның*.
И леякәйләр алкын, сулары салкын, Л:< үрдәкләр каршы йезә алмый. Эчләрем поша, туганнар, йөрәгем яна, Бер жырламый күңелем түзә алмый...
Зиннәтнең дулкынланудан күзенә яшь килде. Ул башын иеп туктап калды.
Солтанның хатыны белән икс арада булып алган әлеге фаҗига Хәйдәр1 ә дә бик нык тәэсир иткән иде. Ул, папиросын кабызып, йөренә башлады.
— Шулт”! да Солтанньпь күкрәге киң икән ’ — диде. — Йөрәгенә ут кабынса да, мәлҗерәп төшмәде! Әмма мине иң куандырганы, беләсеңме нәрсә? Халыкның аны каршы алуы! Күрдеңме солдатны ничек хөрмәт итәләр! Күрдекме аның йөрәк ярасын ничек дәвалыйлар! һи, халык! Халык изге ул, туган, халык, ифрат, әйтергә кирәк, зур көч ул! Кыен чагында синең атаң да була ул, анаң да!.. Ничек, тегесе күренмәдеме?
— Әлеге, Әпипәне әйтәсенме? Ие, күренде, Айтуган бабайның бусагасына тезләнеп ялынды. «Гомерем буена әдәм көлкесе итеп калдырма, канатым, бәндә ялгышмыйча булмас, бакчи, дүрт аяклы хайван да сөртенә, бәхил бул, килешик!» ди. Кая ул! Таш та — таш, ул да — таш! «Мин изге юлга чыгам, ди. Иртәгә Сталинградка сугышка китәм мин, ди. Әллә бар гомер, әллә юк гомер, мии шалкан сакларга бармыйм бит! ди. Син шакшыга кулым биреп, җанымны пычратасым юк! Илем ’өчен үләм икән, халкым өчен башымны салам икән, күңелем пак китсен! Үзең шакшы, җаның шакшы, югал күз алдымнан!» Ишеттеңме! «Син түгел минем сөеклем, Байтирәгем минем сөеклем, син түгел минем якыным, менә кемнәр минем якыным» дип, бөтенебезне кочаклап ала... һич уйламаган идем, шундый тирән хисле кеше икән, шундый сөйкемле кеше икән! — Зиннәт, нәрсәдер исенә төшеп, ашы- га-ашыга, кесәләрен капшарга тотынды. — Кара син, кая булды сон?
Хәйдәр, аның калтыранган кулларына һәм кипкән иреннәренә карап алды да, өстәл астыннан кечкенәрәк бер чүлмәк чыгарып, тустаганга катык салды, аңа сал-кын су агызып, кашык белән туглады һәм Зиннәткә сузды. Зиннәт Хәйдәргә гаҗәпләнеп карап торды. Аннан соң балаларсыман бер буйсыну чанлык белән, йотлыга- йотлыга, эчеп җибәрде. Кулын-дагы буш тустаганга, ачык тәрәзәдән яфракларын сузган карлы
59
ган куакларына, аннары Хәйдәр- : гц тазалыгы балкып торган ту- .. ц, күркәм йөзенә карал алды. Пәрсәгг iep сочла этап һәм аңлап йөткермәгәндәй:
— Әйрән, катык... — дгт! әйтеп тезә башлады. — Педагогия, кара карлыган, доклад, балалар, ярыш, комсомол... Тулы кеше син, философ, тормышның тәмен белеп яшисең сип, философ. Сия аны, әлеге теге, үзсңнекс итеп яшисең, үз итеп, минеке бу дип, бөтен тормышка мин үзем хуҗа бит дип!
— Күрэм, Солтан белән сез Айтуган бабайның бал мичкәсен бөтенләй коргаксыткансыз икәи. — Хәйдәр, портсигарыннан алып, папирос сузды һәм урындык алып Зиннәтнең каршысына барып утырды. — Я, я, син соң тормышны үзеңнеке итеп яшәмисеңмени? Үз тормышыңа син дә үзең хуҗадыр .бит!
— Ничек аңлатырга сиңа?.. — •Зиннәт нәрсәнедер әйтеп бирүдән гаҗиз калгандай, башын иеп бераз уйланып утырды. Ул хәзер инде берникадәр айный төшкән, башка вакыттагы шикелле тагын һәр сүзен эзләп алып, бик авыр сөйләшә башлаган иде. Ул арган кыяфәттә картларча тезенә таянып, моңсу күзләре белән идәнгә текәлгән. Хәйдәр аның юкара башлаган түбәсенә, күз кырьТена җыелган вак җыерчыкларына, уңган гимнастеркасының кыска җиңнәре очыннан чыгып торган сөякләч һәм тар бе-ләзекләренә, беренче генә күргәндәй, бик гаҗәпләнеп, һәм кызганып карап торды.
— «Карасана, картаеп бара бит бу егет! Юк! Болай ярамый! Ни лә булса чарасына керергә кирәк!»
Зиннәт әсәрләнеп башын күтәрде. Карынкы, яшертен бер тавыш белән, акрын гына:
— Мин бүген гаҗәеп бер төш күрдем... — диде. — Имештер, минем сул кулымның сау чагы, имештер, мин скрипкамда ниндидер
бер... ничек дип әйтергәсоң сиңа?
Әлеге үтә нечкә шундый, гаять тә
нәфис бер көй уйныйм. Уйныйм,
шулай, уйныйм. Менә бераздан тау елгасы аккан кебек ыргылып, әлеге шундый бер ашкыну башланып китә. Шаулый шундый, ыргыла, ярсый... Ул да түгел, синең күз алдыңда күкнең үзе төсле үк иркен, күк көймәсе шикелле үк киң һәм нурга күмелгән яшел болыннар... Юк, хата, алай түгел. Түгел! Болыньдр үзләре түгел, әмма шундый ук якты, шундый ук күңелне җилкендереп, балкып тора торган бор тирән тойгы. Менә шул тойгыга... ничек дип аңлатыйм икәи с.чца? Ничек дип күз алдына китерим икән?.. Әлеге шул дөньяга сыймастай җилкенеп агылган якты, куанычлы бер тойгыга, әйтик, мәсәлән, яшь бер авыл кызының ояла-ояла гына, кыюсызланып кына яшьтән сөйгән яшь матурын сагынуы кебек, нечкә бер моң килеп кушыла... Шундый нәфис ул, шундый нечкә моңнар тоҗымыннан чигелгән ул, хәтта мин үземнең шушы тупас телем белән аңа кагылуым өчен күңелем рәнҗи... Менә шул урынла мин. Бармакларым мине нотаның четерекле эзләре белән тылсымлы авазлар дөньясында, үзенә бер гүзәллек дөньясында гкздерәләр... Әмма, шунда сизәм...— аның тавышы тагын да акрынайды, ябык чыраенда авыр газаплану билгесе күренде — ...Шунда сизәм, минем скрипкамның тавышы һаман тупаслана бара, имештер, мин көйнең пң нечкә, иң назлы урыннарын биреп җиткерә алмыйм. Кешене тетрәтеп, пң нечкә күңел кылларын чиртеп уза торган тылсымлы, сихерле авазлар каядыр читтә, уйналмый калалар. Инде нишлим, пи хәл итим? минем йөрәгем тетрәнеп китә. Мин болай уйлавым белой ул нәфис аһәңне мыскыл итәм, рән- җетәм, харап итәм бит, әлеге яшь кызның гөл чәчәгедәй, җәйге таң нурыдай нәфис тойгыларын чәчәк түтәлен чабата белән таптагандай, сытып, изеп узам!.. Син шуны аңлыйсыңмы? Син шул вакыт музыкант йөрәгенең ничек телгәләнүен күз алдыңа китерәсеңме? — Зиннәт зур ачылган күз-ләре белән Хәйдәргә текәлде. Ул тетрәнгән куллары белән әле төймә
60
сенә, әле күкрәгенә тотына иде. — Мин бит моннан соң бор капчан да, бер ничек тә ул нәфис авазлардан назлы көйләр нәкышен чигә алмам. Музыканы азапларга гына калды бит мина... — Ул, кемгәдер, дөресрәге, барыннан да бигрәк үзенә ишеттермәскә теләгән кебек, шыпыртлап, кайнар бер тавыш белән: —Төшенәсеңме, мин әллә нишләдем! Тылсымлы авазлары \ җанымның бердәнбер куанычлары, ояларын ташлаган кошлар шикелле, минем күңелемне ташлап чыктылар’ Коточкыч хәл бу, коточкыч!..
Зиннәт гасәбиләнеп, калтыранган кулы белән өстәлдәге портсигарга сузылды. Аның яңак тамырлары еш-еш чиертеп ала, болан да төссез чырае тагын да агарынган иде.
Хәйдәр уенча, Зиннәт һичшиксез талантлы кеше иде. Ләкин аның бөтен фаҗигасы шунда: ул үзен сугыш тарафыннан мыскыл ителеп, имгәтелеп ташланган, әрәм булган кешегә саный иде булса кирәк. Аның өстенә Нәфисәсе тагын. Хәтта ул Хәйдәрнең үзеннән дә көнләшеп йөри иде шикелле.
Тышта җил кузгала башлады. Бакчада ара-тирә куак башлары чайкалып киткәли, кай яктадыр яшен яшьнәп куя.
Алар бераз сүзсез тордылар. Хәйдәр салмак кына атлап, өстәл янына килеп утырды, нидер уйланып Зиннәткә карап торды. Аннары сузып кына:
— Алай... — диде. — Төшең түгел, өнең булды инде алайса бу. Алай... синең шул үзең әйткән авазлар дөньясына шундый гашыйк булуыңны чын күңелдән ихтирам итәм мин. Чын күңелдән!
Зиннәт иңбашларын җыергалап алды.
— Сабыр, сабыр! Сабый булма әле син, Зиннәт! Син талантлы кеше, син, әйтергә кирәк, музыканы тирән аңлыйсың. Әгәр тора-бара бер зур музыкант булып китә алсаң/ ул бит, безнең өчен дә, Байтирәк халкы өчен дә зур куаныч! Шулай түгелме?
Зиннәт еларга җитеште. Чыраен сытып, бармаклары төзәеп калган авыру кулын Хәйдәргә таба сузды.
— Шушылар беләкме? Мыскыл итәсеңме, сип мине!
— Сабыр ит әле сии! Ярый, гиде ахыр чиктә сул кулың скрипкада уйнарлык булып тазармасын да ди. Соң бит уң кулың таза лабаса! Нигә шунсын өйрәтә башламаска? Күптән үк сөйләшкән идек бит!
— Алмыйлар бит уң кул белән!
— Ә син өйрәт аңы, өйрәт! Син аларга уң кулың белән уйнап күрсәт, ышандыр!
— Шушы күсәкләр беләнме? — Зиннәт уң кулының озын бармакларын тырпайтты. — Кая инде ул боларга! Кая инде ул уң кулга шундый нәзакәтле нечкә эшкә тотынырга! Утын ярдыр син аңар — ярыр, таш ваттыр син аңа — ватыр. Әмма музыка дөньясында ул сәләтсез! Юк инде, туган, соң инде! Алмыйлар да, булмый да!
Хәйдәрнең борын канатлары сел- кенгәли башлады, кискен күз карашында шелтә күренде.
— Менә шушы ягың һич ошамый инде миңа, бигрәк тә бүген, туган илебез шундый авырлыклар кичергән бер вакытта, һич, һич! Кем сүзе бу? Черек кешсиЪң сүзе бу! Уңмаган, булмаган кешенең сүзе! Нигә сиңа үз фаҗигаңны үз көчең белән җиңеп чыкмаска?!
— Әйтәм бит, кулдан килә торган эш түгел ул!
— Минемчә, кеше үзенең тормыш юлын хәтфә келәмнәр өстеннән бөеренә таянып узу өчен генә дөньяга килми торгандыр. Андый кеше бар икән, ул просто әнисе тудырган өчен генә яшәүче кеше. Җәмгыятькә үзеннән берни дә өстәмичә, үзе көч түкмичә, бер кыенлык-ны да җиңеп чыкмыйча, бүтәннәр салган сукмактай бөеренә таянып кына уза икән, ул кеше безнең җәмгыятьнең чын мәгънәсендә кыйммәтле кешесе түгел! Минемчә, безнең җәмгыятьтә кешенең кеше булуының чын мәгънәсе дә әнә шунда: ул коммунизм өчен көрәшергә, алга омтылырга, шул юлдагы каршылыкларны җиңеп, алга таба узарга тиеш! Югыйсә битг
61
гомер буе аһ-ваһ килеп, әрәм булдым, • харап булдым бит, дип сызланып йөрү ифрат та авыр булачак. Җитмәсә, зарарлы! Ифрат та! Синец үзеңә генә түгел, хәтта бүтәннәргә дә!
— Юк, минем бүтәннәргә зарарым тимәс! Минем кешедә эшем юк! Вәссәлам!
— Тия шул менә!
Зшшәт урыныннан сикереп торды:
— Кайчан? Ничек? Нәрсә син!..
— Аңлыйм, син аны . теләмисең. Әмма, хәтереңдәдер, Ромэн Роллан әйткән: «Тойгыларыңны музыкага ышанып тапшырсаң, аның сер сакламый торган яман гадәте барһ> Шулай шикелле?
Зиннәт үзе табынган музыка турында шундый тирән ихтирам бе- лзн әйткән сүзләргә йомшап башын иде.
— Син гармоньны кимсетсәң дә, мин әйтер идем: талантлы кеше кулында гармонь да музыка! Кичә Йөзлебикә бригадасында күпме кешене елаттың бит син.
— Аның нинди зарары бар? Күз яше кешене җиңеләйтә диләр бит.
— Кайда ничек бит! Синең кулыңда гармонь, кеше шикелле, күз яше белән елый, хәтта, мин әйтер идем, ‘ыңгыраша!
Зиннәт Хәйдәрнең зур коңгырт күзләренең күңел түренә үтеп керүләрен, бү сүзләре белән бөтен хисләрен үзенә буйсындыра башлавын тоеп, бу көчле йогынтыдан котылырга теләгәндәй ачык тәрәзәгә таба борылып’утырды.
— Нигә кирәк ул, бигрәк тә менә хәзер, дошман Идел буен канга батырган бер вакытта! Идел буенда безнең меңнәрчә егетләре- безнең каны коела, Сталинград шәһәре таш өеменә әверелеп бара, Иделдә балалар төялгән пароходлар бата! Азмыни халыкта хәсрәт, азмыни ил өстендә фаҗига! Менә шундый бер вакытта син аларның күңеленә тагын шом саласың.
Зиннәт башын иеп иңбашларын сикертеп куйды.
Ләкин, Хәйдәрнең гаҗәпләнүенә каршы, ул монысында кире сүз әйтмәде.
— Юк, Зшшәт. Миңем ни әйтергә теләвемне син бит үзең дә беләсең. Чын музыка бит ул, нәфис сәнгатьнең шундый гаҗәеп, шундый тылсымлы көчкә ия булган бер төре, ул синең үз ихтыярыңнан тыш күңелеңнең иң түренә керен, үзең моңарчы барлыгын да сизми йөргән ниндидер яхшы тойгыларыңны уятып чыгара! Син яхшы музыка тыңлаганнан соң, күңелеңнең сафланып калуын тоясың. Әйтерсең, синең җаның мунча кереп, накләнеп чыкты!
Зиннәт үзенең бәхәсләшүен онытып, идәнгә караган килеш, башын ия-ия:
— Дөрес, дөрес... Ие! — дип пы-шылдады.
— Шулай. Зур көч ул. боек көч ул музыка! Хәтта, мин әйтер идем, музыка шундый куәт иясе булганга күрә дә,, музыкант булган кеше, балаларны әдәпсез сүзләр ишетүдән саклаган шикелле, кеше рухын да тәкәллефсез-нисез, теләсә ни белән бимазалаудан сакланырга тиеш. Шуңар күрә мин әйтәм: нигә сиңа үзеңнең талантыңны ул сыкрануларга әрәм итмичә, изге эшкә файдаланмаска?
Зиннәт башын күтәреп аның күзләренә текәлде.
— Мәсәлән? Нинди изге эш ул?
Хәйдәрнең сүзләрендә ничектер йөрәкне чеметеп ала торган тирән иптәшлек һәм үтенүгә якын бер ягымлы эндәш сизелә иде.
— Без бит авылның укымышлы кешеләре, Зиннәт. Шулаймы? Партиясез булсаң да, үз жаваплылы- гыңны син дә аңлый торгансың. Шундый вакытта үз кайгыңны үзең баса алмыйча аһ-зар белән елап утыру... ничек дип әйтим, чиктән ашкан эгоистлар эше ул. Без халыкка үрнәк булырга тиеш! Ни өчен интеллигент соң без! Синең хәзер монда иң кирәк чагың. Сугыш сөреме аша, туплар, бомба-лар гөрселдәве аша халыкның күңелен якты өмет белән нурландыр син, аның йөрәк ярасын серле музыкаңның шифалы сулышын өр! Гармонь уйнаганда уракчы җиңгиләр, сукачы малайлар, чал сакаллы бабайлар киләчәкнең якты көннәре турында уйласыннар,
G62
үзләреие»; әтпләр-е, ирләре белән исән-сау күрешәчәк бәхетме кённә- ро .урында уйласыннар! Аларның күңелен күгәр син, рухландыр син аларны!
Бу матур егетнең көдрәләнеп торган кара чәчләренә, ачык итеп карын һәм кешенең күңеленә үтеп керә торган күзләренә Зиннәт рәхәтләнеп карап утыра башлады. Хәйдәр үзенең һәр эшенә, һәр әйткән сүзенә бпк нык ышана, ул һәрвакыт нинди дә булса бер якты уii белән ялкынлана иде. Зиннәт әнә шул көчнең үзендә булмавына көнләшә-көнләшә, аны ихтыярсыз ихтирам игә башлый, ул аның үзеннән бпк күп өстенлеген сизә ләм никадәр гскә тсләмәсә дә, Гкәидәр әйткәннәргә колак салмыйча булдыра алмый иде.
Менә хәзер дә караңгы төндә ерактан күренгән ут яктысы төсле, күңел түрендә кечкенә генә бер смет чаткысы нурлана башлый. 'Әгәр Хәйдәр әйткәнчә булса? Әгәр уң кулымны өйрәтә башласа::?..» Ул үзе дә сизмәстән, гүя, аларны: г с л д а м лы гь: i1, жи тезлеген сьн ап караганда’!, уң кулының бармакларын тиз-тиз кыймылдатып ала... Ә?.?:а бу өмет чаткысы, кышкы караңгыдай яз кояшына килеп чыккандагы кебек, аның күзләрен камаштыра, ул Зиннәт өчен акыл ирзшмәсмек бер хыял, хәтта ул ана ышанырга да базмый иде әле.
Хәйдәр, Зиннәтнең әле һаман да икеләнүен сизел, сүзне тагын да аның ү-'л:ә китереп бәйләде.
— мин сиңа нинди
кинә- - бир р идем?
— Я?
— Сиңа, минемчә, элекке мәктәбеңә, укырга алуларын үтенеп, гариза • бәрергә кирәк. Бу — бер. Уң кулыины өйрәтә башларга кирәк. Мскысы — ике.
Зиннәт башын чайкап куйды.
— Белмим шул... — ул уң кулының бармакларын селкеткэләп, көрсенеп куйды.;— Белмим...
— Минемчә, булыр. Өченче: vKbipra ки'кзкче үзебезнең уку өендә эшли тор. Хезмәт, туган, әйтергә мөмкин, барлык авыруларның ни. я'шы врачы ул! Шунда- кулыңны да өйрәтерсең!
Зиннәт аның күзләренә текәлеп ышанасы килмәгәндәй карап торды.
— Чынлап әйтәсеңме син? Ук кул белән уйнарга өйрәнеп булыр Д К11 у й л ы й с Ы Ң МIя ?
— Нигә булмасын!? Сич телә генә! Син моңа ышан! Чын күкелдәп, бөтен җаның-тәнец белой ышан! Дөньяда ’ безнең еозет кешесе булдыра алмаган берәр эш бармыни? Әнә, Нәфисәләр күз алдыңда бчт! Иөз кырык биш пот ашлык бүгенге көндә бик зур уңыш ул, бик зур эш ул!
— Тукта әле, тагын нәрсә белән саташасың соң син!? — Зиннәт аптырап калды. — Ул ниндң йөз кырык биш пот! Син яшетмәдең- мекн әле? Булмады бит инде у.., чыкмады!
Хәйдәр жилтерәп, аның каршы- сына килеп басты:
— Ничек, нәрсә чыкмады? Ни сөйлисем син?
Зиннәт, башын иеп, маңгаен сы- пыргаларга кереште:
— Нәфисәнең бодае сиксән биш пот кына чыккан бит. Әнә бая Сәйф г әйтте. Үзе үлчәгән.
— Тукта әле. Ялгыш әйтмисеңме? Бәлай булса, бөтенесе җимерелә бит, зир-зәбәр килә! Беләсеңме син шуны!?
Зиинәт аңа җавап бирмәде. Ул. хәйран кг.лып Һәм каушап, өстәлдәге рәсемгә текәлгән иде. Әйе. Тагын киндп шик булсын? Бу «ул> иде. Хәйдәр өстәлендә аның хыялы, яшьтәй сөйгән фәрештәсе — Нәфисә утыра иде. Әнә кыйгач кара рашлары, әнә ягымлы нур скрпеп торган сөрмәле күзләре, әнә якты маңгае. Ул елмая! «Кемгә шулай елмая ул? Шушы... моцар- Iлы?', Шулай' ук дөресме ш<әнни?->. Зиинәтисң гарьләнүдән тыны кысылды. Аныц болан да ак чырае агарынганнан агарына бара иде.
Хәйдәр үзенең бик зур дорфалык эшләвенә ачуы килеп, өстәлдәге кәгазьләрен ж.ыйгалый башлады. ?Лоңа кадзр үз-үзенә сиздерергә дә кыймый йөргән иң мөкатдәс, н’Д газиз бу хисенең шулай фаш булуы аны чиксез рәнҗетә иде.
Әмма эш узган иде инде. Хәйдәр Зиннәтнең бу хәлне чиктән тыш авыр кичерүен сизеп алып, бик уңайсызланды. Үз өендә кунак булган кешенең рәнҗеп китүенә сәбәпче булуы аны бик озакка ка-дәр газаплар иде. Бераз үзенең дә гаебен таныгансыман, чак кына көлемсерәп, башы белән өстәлдәге рәсемгә ишарә итте.
— Хыял бу, туган, — диде. — Әйтергә кирәк, йөгәнсез фантазия! Кул кычыту бәласе. Әнә ул чәчәк ни, бу рәсем ни, минем өчен икесе дә табигатьнең гөнаһсыз бер күренеше... Шул гына. Эш анда түгел, эш бодайда...
Ләкин Зиннәт аның сүзләрен ишетми иде инде. Ул гармоней җилтерәтеп алды да, авыру кулын ничектер бик кызганыч итеп бер якка тырпайткан хәлдә, ишек тө-бенә барып басты. Аның иреннәре дерелди. Яндырып алырдай утлы күз карашы белән ул, гүя: «Минем гариплегемнән файд^ланмакчы бу-ласызмы? Шулаймы?..» ди кебек иде.
Егет кинәт кенә борылды да чыгып та китте.
Бераздан аның гармоненың чын- чыннан ыңгырашканы ишетелде. Ул авыр хәсрәтен күтәрә алмаган кайгылы кешедәй, каты ыңгырашып:
«А-а-һ!» — ди, тагын, бераз китә дә, гүя, йөрәгенә килеп кабынган ялкынга түзә алмыйча, күз яше белән, тагын төнге урамны тетрәтеп җибәрә.'
— «А-а-һ!..»
Гарип егетнең бу зары Хәйдәрнең бөтенләй кәефен кырды. Ләкин ул аца шунда ук кул селтәде. Аңа хәзер үк идарәгә барырга, анда кеше булмый икән, ындырга чы-
( Дәвамы гып китәргә, ничек кенә булса да бодайның очына чыгарга кирәк иде.
Хәйдәр өстенә киенеп маташканда әнисе кайтып керде. Карчык бик йончыган, борчылуы төсенә чыккан иде. Баскычтан ничек кирәк алай менеп җитте дә, уфылдап өйалдының бусагасына килеп утырды.
— Ай улым, — диде, — ни эшлик инде? Нихәл итик? Ай алла!..
Хәйдәр әнисе янына тезләнеп, аның күзләренә текәлде:
— Чү, тукта әле, әни! Ни булды тагын, әни, ә? Авырмыйсыңмы? Берәр бәхетсезлек бармы әллә?
— Ай улым! Бәхетсезлек булмый ни булсын? Бодаебыз чыкмый бит! Әллә ни булды безгә, бөтенесенең асты өскә килде! Оятлы булдык, бөтен халык алдында хур булдык! — Аның тавышы калтыранып китте. — Ул гынамы соң әле? Бая, басудан кайткач, Нәфисә, әнкәсе белән бәхилләшеп, әллә кая чыгып киткән. Бер җирдә юк! Ай алла! Караңгы төн тагын үзе... Айсылу да өйдә юк. Тимсргали абзый да кайтып җитмәгән! Ни хәл итик?
— Ничек, бөтенләй үк чыгып киткәнмени?
— Шулай ди, бөтенләй ди. Хәдичә, елый-елый шешенеп беткән. «Ялгыштым, нахак сүзләр белән рәнҗеттем!» ди.
Хәйдәр ашыгып билен буды, ке- сә.сенә фонарен салды да. Нәфисәнең бу фаҗигасендә, ничектер, кан яктандыр үзенең дә гаебе бар кебек сизеп, ашыга-ашыга капкага таба китте.
— Эзләргә кирәк, эздәргә! Хәзер үк, хәзер үк! Мин идарәгә киттем, әни, анда булмаса басуга!..