Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘРДИЕВЛӘР


Яхшы спектакль куелган чакларда премьера көннәрендә, гадәттә, театр кассалары янына «Барлык билетлар сатылып бетте» дигән язу кадакланган була. Андый хәлне «аншлаг» дип йөртәләр. Театр кешеләре исә, спектакльгә халыкның ничек йөрүе турында сүз чык-кан чакларда, «тамаша залы тулы иде» диясе урында:
73
•— Аншлаг!
дип кенә җавап бирергә яраталар.
15 нче февраль көне Татар Дәүләт Академия Театры бинасында гади «аншлаг» кына түгел иде. Тамаша залындагы бер мең ике йөз даими урындыклар янына тагын берничә йөз өстәмә урындыклар куелган булса да, килгән кунакларга утырыр урын җитмәде. Икенче һәм өченче кат балконнарның стена буйларында басып торырга урын табу да кыен иде ул көнне. Ул бинага кереп, аяк өсте генә торып булса да, андагы тамашаны күрү бәхетенә бөтенләй ирешә алмаучылар да ул көнне Казанда бик күп булды.
Нәрсә бар иде соң анда?
Бу сорауга җавап бирү өчен, иң элек үткән юлыбызга борылып карап, өстән генә булса да, 1947 нче елда хуҗалык өлкәсендә ирешкән нәтиҗәләребезгә күз салып алу кирәк. 1947 нче ел илебезнең ху-җалык өлкәсендә гомумән зур уңышлар елы булды. Ул елда без, сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллык план буенча илебез алдына куелган чиксез зур һәм авыр бу-рычларны үтәү юлында гүзәл нәтиҗәләргә ирештек. Промышленность өлкәсендә ирешелгән уңышлар һәм алда тагын да зуррак уңышларга ирешү юлын ачып бир-гән яңа мөмкинлекләр безне «Бишь-еллыкны дүрт елда!» дигән сугышчан лозунг белән коралландырдылар.
Авыл хуҗалыгы буенча да 1947 нче елда илебез зур җиңешләргә иреште.
Ленинның васыяте, иптәш Сталинның җитәкчелеге астында барлыкка килгән колхоз төзелеше — социалистик нигезгә корылган авыл хуҗалыгы системасы үзенең дөньядагы иң өстен система икәнлеген күптән күрсәтеп биргән иде инде. Советлар Союзы сталинчыл беренче бишьеллыклар чорында ук дөнья күләмендә иң күп икмәкле ил булып танылган иде. 1947 нче ел социалистик авыл хуҗалыгыбызның яңа тантанасы елы булды.
Сугыш тудырган авырлыклар өс- теиә, сугыштан соңгы беренче елда корылык булу нәтиҗәсендә, безнең авыл хуҗалыгыбыз зур кыенлыкларга очраган иде. Авыл хуҗалыгын торгызу һәм аны күтәрү эше,* СССР ның барлык халык ху-җалыгын уңышлы рәвештә алга җибәрү һәм халыкның материаль хәлен яхшырту өчен мәҗбүри чара булып, алга килеп басты. ВКП(б) Үзәк Комитеты бу мәсьәләгә беренче дәрәҗәдәге әһәмияткә ия булган эш итеп карады һәм үзенең февраль пленумы карарларында авыл хуҗалыгын сугыштан соңгы чорда алга җибәрү өчен конкрет юллар сызды. Бу тарихи карар, барлык колхозчыларны, МТС, совхоз кешеләрен, авыл хуҗалыгы белгечләрен, җитәкче работникларны авыл хуҗалыгыбызны тизлек белән алга җибәрү эшендә тиңсез мөчкә ия булган чаралар белән коралландырды. Авыл хуҗалыгы эшенә мөнәсәбәте булган барлык кешеләребез, партия тарафыннан куелган бурычларны чын совет пат-риотларыча зур күтәренкелек, үз көчләренә булган какшамас ышаныч белән үтәү эшенә кепештеләр. Колхоз кырларыннан югары уңыш яулап алу өчен ныклы көрәш башладылар. СССР Верховный Советының югары иген уңышы алучыларга, терлекчелек алдынгыларына Социалистик Хезмәт Герое исеме бирү, аларны орден һәм медальләр белән бүләкләү турындагы указлары колхозчыларны ге- роик хезмәткә рухландырды. Нәтиҗәдә илебез авыл хуҗалыгын алга җибәрү буенча зур уңышларга иреште. Бүген инде без Социалистик Хезмәт Герое исеме алган йөзләрчә колхозчыларның исемнәрен беләбез.
Алтай крае игенчеләре тарафыннан башлан җибәрелгән социалистик ярышка бөтен ил кушылды. Бу бөек ярышка безнең Татарстан игенчеләре дә чын йөрәктән кушылып, республикабызның авыл ху-җалыгын күтәрү буенча зур һәм җаваплы йөкләмәләр алдылар. Пл алдында 'биргән вәгъдәләрен бөек юлбашчы исеме белән беркетеп, бернинди авырлыкка да карамастан, аны үтәп чыгарга ант иттеләр.
74
— «Без, Татарстан АССР кол-хозчылары, МТС һәм совхоз ра-ботниклары һәм авыл хуҗалыгы белгечләре, — диделәр алар иптәш Сталинга язган хатларында, — Рес-публикабызда авыл хуҗалыгының артталыгын кыска срокта бетерү, сугышка кадәрге дәрәҗәне тизрәк кайтару һәм якын елларда аны шактый узып китү өчен барлык чараларны күрербез һәм бу бурыч, һичшиксез, үтәлер. Моның шулай булачагын партиянең^-, хөкүмәтнең һәм сезнең үзегезнең, иптәш Сталин, авыл хуҗалыгы турында туктаусыз кайгыртуыгыз һәм аңа һәрвакыт ярдәм итүегез раслый».
Авыл хуҗалыгында эшләүче патриотларыбыз үзләренең юлбашчыга биргән изге вәгъдәләренә тап төшермәделәр. Дәүләткә ашлык тапшыру планын срогыннан алда — 25 нче октябрьга үтәргә сүз биргәннәр иде алар. Намуслы, бердәм хезмәт нәтиҗәсендә, республикабыз бу бөек бурычның кыскартылган сроктан да алда — 28 сентябрьдә үк үтәлүе турында юлбашчыга рапорт бирү бәхетенә иреште. Алай гына да түгел, Татарстан колхозчылары дәүләткә планнан тыш дүрт миллион поттан артык ашлык тапшырдылар.
Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, дәүләт алдында икмәк хәзерләү бурычын арттырып үтәү кебек зур эштә республикабыз шушындый уңышка ирешкән икән, — бу әле Татарстандагы барлык районнар да, барлык колхозлар да бер, тигез дәрәҗәдә алдынгылык күрсәттеләр, дигән сүз түгел. Бөек бурычның үтәлүе, барыннан да бигрәк, ил өчен, дәүләт өчен, партия эше өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшүче, намуслы колхозчыларыбызиың, чын мәгънәсендә совет патриоты булган алдынгы кешеләребезнең тырышлыгы исәбенә хәл кылыиды. Алар, авыл хуҗалыгы алдынгыларыбыз үзләренең гүзәл хс-змәт нәтиҗәләре белән, үз алдында торган изге бурычны үтәп кенә калмадылар, бәлки яхшы тәҗрибәләре белән, әлсгә артталыкларын бетерә алмаган барлык колхозларга киләсе елда алдынгылар рәтенә чыгу юлларын да күрсәттеләр. Татарстан авыл хуҗалыгының тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен мөмкинлекләре чиксез күп икәнле- - ген ачып бирделәр.
Әнә шул кешеләр — республикабызның авыл хуҗалыгы алдынгылары 15 нче февраль көнне Казанга җыелдылар. Татар Дәүләт Академия Театры бинасында аларнын киңәшмәләре булды. Анда үзләренең тәҗрибәләрен уртаклаштылар алар, алдагы елда тагын да югарырак уңыш алу юлларын сыздылар.
Алдынгы тәҗрибә ияләренең үзләрен күрергә, алар белән танышырга, аларның сүзләрен ишетергә теләүчеләр күп булды, әлбәттә. Тик алар киңәшмә барган залга сыеп бетә алмадылар.
Күпләр күңелендә булган шул теләкне, бераз гына булса да, үтәү ниятеннән чыгып, киңәшмәдә катнашучы меңнән артык кешенең берсе турында язмакчы булам мин.
II
Тәнәфес вакыты иде. Киңәшмәгә делегат булып килгән авыл алдынгылары һәм кунак сыйфатында катнашкан шәһәр кешеләре ул көннәр өчен махсус оештырылган бик күп һәм чиксез бай буфетлар белән тулы фойеларга, ял бүлмә-ләренә таралышканнар иде. Күптән күрешмәгән танышлар, тәмәке тарту бүлмәләрендә, буфет залларында, өсләренә кайнап торган самоварлар утыртылган кечкенә-кечкенә өстәл тирәләрендә, китап киоскысы яннарында очрашып, сөйләшәләр, көлешәләр, яңалыклар турында сорашалар, бер-берсен сыйлашалар — һәр җирдә, һәр почмакта җанлы, күңелле әңгәмә бара иде.
Үземә таныш кешеләрдән оешкан кечкенә төркем янына килеп туктадым, кызыксынып, сүзләренә колак салдым. Алар, киңәшмәдә чыгып сөйләүчеләр турында үз фикерләрен уртаклашалар иде. Тәнәфес алдыннан булган соңгы чыгышларны ишетми калган идем, кызыксыныбрак тыңлый башладым.
— Бабай әйбәт сөйләде,—диде берсе. — Дөресен әйткәндә миңа аның сөйли белмәве ошады. Егермо
75
дүрт биядән, егерме дүрт колын үстергән. Ә сөйләп бирә белми. Ни әйтергә теләгәне аңлашылып тора тагы үзенең.
— Әнә теге трактор бригадиры бик төпле сөйли, — диде икенчесе.— Үз эшен энәсеннән жебенә кадәр белеп сөйләве шәп. Министр үзе алай сөйли алмас иде.
— Ә Николаева соң?.. Теге, гек-тарыннан 31 ярым центнер арыш алган хатын...
— Миңа иң ошаганы Мәрдиев чыгышы булды, — дип куйды берсе. «Мәрдиев» фамилиясе мине аеруча кызыксындырды:
— Тукта. Мәрдиев? Кайсы Мәрдиев?
— Чкалов исемендәге колхоздан...
— Чкалов исемендәге? Чаллы районымы?
— Чаллы шул.
— Күзлек кигәнме? Кечкенә мыеклы, олы гына кеше? Пләше дә бар?
Юк ла. Япь-яшь егет. Чандыр гына. Русча сөйләде.
— Яшь кенә.
— Яшь кенә шул. Ә үзендә картлар тәҗрибәсе. Русча ничек оста сөйли. Бүгенге коЯхоз кешесен — яңа авыл кешесен — барыннан да элек, шундыйларда күрәм мин.^
— Алай булгач, ул мин әйткән Мәрдиев булып чыкмады инде...
Әйе, мин уйлаган кеше булып чыкмады ул. Мәрдиев фамилиясен ишеткәч тә, миңа бик яхшы таныш булган Хуҗи Мәрдиев хәтеремә килгән иде. Чкалов исемендәге колхоздан да дигәч, һичшиксез шул, дип уйлаган идем. Чөнки, Чкалов исемендәге колхозның тарихы миңа күптән билгеле, Чаллы районының Биклән авылыннан аерылып чыккан Бакча-сарай поселогыннан оешкан колхоз ул. Ә Бакча-сарай поселогы үзе 1927 нче елда гына барлыкка килгән. Ул поселокка күчеп килүче беренче кешеләр шул Хуҗи Мәр- диевләр булган. Башта -аларның чәчүлек җирләре дә бик аз булган, Мәрдисвләр урман төпләп, гадәттән тыш авыр хезмәт салып, чәчү мәйданын киңәйткәннәр. Ә 1929 нчы елда алар колхозга оешканнар. Бу эштә башлап йөрүче кеше дә Хуҗи Мәрдиев булган. Иген эшендә тәҗрибәле, хезмәт сөюче крестьян булуы өстенә, ил кайгысын кайгыртуы, халык мәнфәгатен күзәтүе белән дә танылган кеше буларак, аны колхозның беренче председателе итеп сайлаганнар. Хуҗи Мәрдиев җитәкчелегендә Чкалов исемендәге бу колхоз өзлексез үсә һәм ныгый барып, бер заман Татарстандагы иң алдынгы колхоз-лар рәтенә баскан иде.
Бөек Ватан сугышы чорында, илебез өстендә дәһшәтле кара болытлар йөзгән 1942 нче елда Хуҗины Биклән авылындагы Молотов исемендәге колхозга күчерделәр. Татарстандагы иң эре колхозларның берсе булган 14 бригадалы бу колхоз белән җитәкчелек итү гомумән катлаулы эш. Ә сугыш вакытында исә — бигрәк тә. Колхозны кулында тотып килгән иң таза ирләр барысы да фронтка киткән. Ирләр генә түгел, атлар да, маши-налар да киткән фронтка. Андый вакытта, андый хуҗалык белән яхшы җитәкчелек итү өчен зур тәҗрибә иясе булу гына түгел, хәтта тырышлык кына да түгел, талантлы хуҗа булу һәм ил эше өчен үз үзеңне аямый эшләүче патриот булу сорала. Хуҗи Мәрдиев социалистик авыл хуҗалыгы эшендә зур тәҗрибә иясе булу өстенә, инде 1938 нче елдан бирле ВКП(б) члены да буларак, өстенә йөкләтелгән зур эшне олы намус белән үтәргә керешә. Молотов исемендәге колхоз аның җитәкчелегендә, авыр сугыш елы шартларында, республика күләмендә алдынгы колхоз булып бара. Фронтка ул колхоз биргән күләм кадәрсядә икмәк биргән колхозлар сирәк алар. Хуҗи Мәрдиев социалистик авыл хуҗалыгы өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре , өчен Ленин ордены белән бүләкләнгән һәм башка бик күп бүләкләр алган кеше ул. Алай гына да түгел, соңгы сайлаулар вакытында аны халык СССР Верховный Советына депутат итеп сайлады... Ә, әйе шул. Республикабыз күләмендәге авыл хуҗалыгы алдынгыларының бу киңәшмәсендә булмас ул. Чөнки
76
нәкъ шул көннәрдә СССР Верховный Советының сессиясе бара иде бит. Хуҗи Мәрдиев шунда — Москвада булырга тиеш...
Ә бусы нинди Мәрдиев икән соң? Шул ук Биклән авыл советына караган Чкалов исемендәге колхоздан да булгач, мөгаен Хуҗига нәсел тиеш кешедер ул.
Ill
Шулай булып чыкты да. Үзенең акыллы, төпле чыгышы белән иптәшләрне сокландырган яшь Мәр- дневнен исеме Җәүдәт икән һәм ул Хуҗи Мәрдиевнең улы икән. Алма агачыннан ерак төшми диләр. Алдынгылар киңәшмәсенә килү дә-рәҗәсенә ирешә алгач, ни җитте генә кеше түгел инде ул. Дикъкать- ләбрәк карыйк, ниләр эшләгән икән соң ул егет?..
Кышкы аяз көн. Өч ягыннан урман белән әйләндерелгән киң басуны кар каплаган. Кар диңгезе өстеннән япа-ялгыз берәү килә. Башында колаклы бүрек, өстендә кыска итеп тегелгән сырма, аяк-ларында соры киез итек. Итекләр чаңгы өстенә баскан. Шуңа_ күрә алар калын кар диңгезе өстеннән йөзеп кенә киләләр. Бу чаңгылы кешенең, һәрвакыт ачык һавада — җилдә булу сәбәпле, карасу-кыз- гылт төскә кергән чандыр йөзе җитди. Аякларына чаңгы киеп, чиста, саф кар өстенә күңел ачып йөрү яки тән хәрәкәте ясау өчен генә чыкмаган ул. Аның кулында сыңар таяк, чангыга көч бирү өчен тотынган гади таяк түгел, сантиметр-ларга бүленгән үлчәүле таяк. Кар диңгезендә гизүче кеше ул таякны әледән әле карга батыра һәм аның нинди тирәнлектә төпкә батуы белән кызыксынып, таякка аркылы сызылган үлчәү билгеләренә карый. Таяк ничаклы тирән батса, егетнең йөзендә шул кадәр канәгатьләнү чырае чагыла. Ә урманга якын җирләрдә кар күп, калын, таяк тирән-тирән бата. Егетнең кәефе яхшы. Ул, сыңар кулы белән таягын карга кадый-кадый, урманнан ераклаша бара һәм урманнан ераклашкан саен аның йөзе җитдиләшә төшә. Чөнки аның таягы кар катлавының һаман саега баруын күрсәтә.
/Менә ул бер яктан да урман белән капланмаган ачык басуга килеп чыкты. Биредә инде аның таягы бөтенләй диярлек батмый башлады. Килә торгач ул таягын бөтенләй җиргә төртмәс булды. Чөнки ул инде хәзер җирне чаңгысы белән үк тоя башлаган иде. Сөргән җирнең яртылаш өскә чыгып торган кара кәсләре аны чаңгысыннан тотып 1 туктатырга теләделәр. Ул, таягын җиргә кадап куйды да, шул ук сыңар кулы белән кесәсеннән блок-нотын алды. Карга күмелеп бетмичә аларып яткан басуның күләмен һәм чикләрен күзләре белән чамалап, кәгазьгә ниләрдер текәде, һаман сыңар кул белән хәрәкәт итә иде ул, икенче кулы исә аңа бик чикләнгән күләмдә генә ярдәм күрсәтә ала иде. Димәк, аның бер кулы бөтен түгел?..
Әйе, Җәүдәт Мәрдиевнең бер кулы бөтен түгел. Ул 1941 нче елда, әле 18 генә яшьтә чагында, үзе теләп, Ватан сугышы фронтына китә. Десант гаскәрләренә кереп, дошманның тылында сугыша. Аннары, яраланып, госпитальгә- керә. Аннан төзәдеп чыккач, атлы гаскәр частьларында сугыша һәм шуи^ сул кулын беләзегеннән югалтып, 1943 нче- елда туган җиренә — Чкалов исемендәге колхозга кайта.
1944 нче елның башыннан алып, ул колхозда агротехник булып эшли.
Агротехник. Колхоз кырларыннан югары уңыш алуны тәэмин итүдә зур һәм җаваплы урын тоткан бу хезмәтне, гадәттә, олырак яшьтәге кешеләргә, игенчелек эшендә шәхси тәҗрибәгә ия булган, колхозның табигатенә хас аерымлыкларын, үзенчәлекләрен яхшы белгән кешеләргә йөклиләр. Ә Җәүдәт — яшь кеше әле. Ул 1923 нче елда гына туган, күп гомере мәктәп стенасында үткән, өч елга якын вакытын фронтта уздырган. Игенчелек эшендә шәхси тәҗрибәсе күп түгел. Шулай да ул, агротехник буларак, үз эшен тиешенчә үтәп бара. Чкалов исемендәге колхозның елдан елга производство планын үтәв
баруы, 1947 нче елда аның бөтен чәчү мәйданын бергә исәпләгәндә, бодайдан, уртача, гектарына 17 центнер, борчактан — 22, солыдан — 13, арыштан—12,2 центнер уцыш алуы моны раслый. Хикмәт яшьтә яки күп еллар буе үз җилкәңдә кичергән тәҗрибә иясе булуда гына түгел, ә барыннан да элек, үз илеңнең аңлы патриоты булуда, үз эшеңә иҗат итеп карауда. Безнең социалистик авыл хуҗалыгыбызны әнә шундый кешеләр алга алып баралар, һәм алар хәзер бездә күп. Алар меңәрләп санала. Алар елдан ел ишәя баралар.
Әнә шул күпләрнең берсе булган Җәүдәт тә, бүгенге авылның яңа кешесе буларак, эштә үзен тулы хуҗа итеп хис итә. Колхоз эше тулы мәгънәсендә аның үз эше. Гомуми колхоз эшендә булган уңыш — аның шәхси уңышы да, колхоз өстенә хәсрәт төшә икән — ул аның шәхси кайгысы да дигән сүз. Алай гына да түгел, ул комсомолец, колхоз эше бөтен ил күләмендә барган бөек эшләрнең аерылгы-сыз бер өлеше икәнлеген дә тирән- тен аңлап эш итә ул. Шундый булуы аңа, яшь булса да, олылар акылы, олылар җитдилеге белән эшләргә, картлар тәҗрибәсе һәм агроном ’ белеменә ия булырга мөмкинлек бирә. Агрономия фәне ачкан теорияне халык туплаган тәҗрибә белән берләштереп, колхоз кырларыннан югары уңыш алу өчен көрәш алып барганда үз тәҗрибәсе дә арта бара аның.
Әиә без аны, чаңгы өстенә баскан килеш, кар каплаган кышкы басуда йөргән хәлдә күрдек. Иген чәчеләсе җир өстендә кышын кар ничаклы калын булса, анда уңыш шул чаклы яхшы буласын белә ул. Шуңа күрә дә, кар тирән урыннарны күреп шатлану, ялангач җирләрне күреп пошыну белән генә чикләнмәде ул, җирләргә кар яудыру чарасын күрде: ничә гектар җирдә кар тотарга кирәклеген билгеләп кайтты. Колхозчылар — үз участоклары өчен җаваплы булган бригада членнары ул билгеләнгән чараны тормышка ашырдылар.
Уцыш өчен көрәштә тиеш дип тапкан агротехника чараларын тормышка ашыру эшендә тынгысыз картларча таләпчән ул; үз таләпләрен үтәүгә каршылык яки игъ-тибарсызлык күрсәтүчеләргә карата рәхимсез дә була белә.
Менә без аны язгы чәчү вакытында, сукачылар янында күрәбез. Сукачылар арасында Җәүдәтнең эчен пошыра торган бер егет бар. Аның, унтугыз яшьлек, уаза гәүдәле егет булуына карамастан, акрын кыймылдавы, эштә дәртсез' хәрәкәт итүе ошамый Җәүдәткә. Әнә ул ике ат җигелгән, бер төрәнле, олы отваллы чирәм сабанын өс- терәтеп, йомшак җирне сөреп килә. Инде өч-дүрт әйләнергә өлгергән. Җәүдәт бер күз ташлау белән, егетнең эч пошыргыч салмак кыяфәтен дә, вакытсыз һәм урынсыз салмаклыкның нәтиҗәсен дә күреп ала: егет өч-дүрт әйләнгән арада шактый урында чи калдырырга да өлгергән, өстәвенә тиешеннән сай да сөрә. Җәүдәт аңа кимчелеген күрсәтеп, кисәтү ясый, тиешенчә, правление таләп иткәнчә сөрергә кушып китә.
— Ярар, — дип кала егет һәм җанлырак хәрәкәт итә башлый. Өч гектар җирне срогыннан алда сөреп тә бетерә ул. Бригадирлар аның эшен яраклы табып кабул итәләр. Хәтта, норманы арттырып үтәде, Габделбәр алга бара дип, мактап, стена газетасына да язып чыгалар үзен. Ләкин Җәүдәт Габделбәрнең эш нәтиҗәсен үз күзләре белән күрмичә канәгатьләнми, барып карый. Караса, ни күрсен: Габделбәр сөрүнең сыйфатына игътибар итмәгән. Җирнең почмакла-рында гына түгел, урта бер җирләрендә дә чи калган урыннар, утырып калган әремнәр күренә. Тирәнлеге дэ тиешенчә түгел. Димәк, ул, эш темпын кызулаткан булса да, сыйфат ягына игътибар итмәгән, кимчелекләрен төзәтмәгән, кыскасы — агротехниканың конкрет күрсәтмәләренә, аның җитди кисәтүенә колак салмаган. Җәүдәт бу хәл белән килешә алмый, әлбәттә. Бригадир тарафыннан кабул ителгән, стена газетасында мактап язылган җирне яңадан сөрдерә ул, анын
белән генә дә калмый, беренче кат сөрүдә әрәм түгелгән көчкә киткән расходны егетнең хезмәт көннәре исәбенә түләтә.
Агротехникның бу таләпчәнлеге, игътпбарсызлыкка карата рәхимсез- леге, кискен чара күрүе колхозга файда китерү белән генә чикләнми, Габделбәргә дә яхшы йогынты ясый. Егет Җәүдәтнең уйнап сөйләргә яратмаганлыгын һәм колхЪз эшендә җаваплылык- ның нәрсә икәнлеген төшенә, аннан соң инде ул эшкә күңел биреп эшли башлый. Әледән әле киңәш сорап, Җәүдәт янына үзе килә торган булып китә.
Агротехник буларак, Җәүдәт үз эшенә әнә шулай бирелеп эшли. Кырларга тирес чыгару, көл һәм башка ашламалар кертү планы аның җитәкчелеге астында артты-рып үтәлә. Төрле урында эшләүче колхозчыларның эш сыйфатларын өзлексез күзәтеп, тиешле күрсәтмәләрне биреп торырга да өлгерә ул. Аның җитмәгән җире юк. Ләкин ул яшь — энтузиаст кеше. Агротехник хезмәтен үтәп бару белән генә бетми аның энергиясе. Аның өстенә ул колхозда күксагыз бригадасы белән дә җитәкчелек итә.
Бер үк вакытта Җәүдәт колхоздагы комсомол оешмасының да җитәкчесе булып , эшли. 14 комсо- молецы бар аның. Алар колхоз хуҗалыгының һәр тармагына тигез бүленгәннәр, һәркайсы, исемнәренә хас буларак, алдынгылар рәтендә баралар.
Комсомол оешмасының җитәкчесе буларак, Җәүдәт масса арасында политик-агарту эшләрен дә актив алып бара. ВКП(б) Үзәк Комитетының февраль Пленумы карарларын, СССР Верховный Советының авыл хуҗалыгы алдын-гыларына Социалистик Хезмәт Герое исеме һәм хөкүмәт бүләкләре бирү турындагы указларын киң катлау халык арасында популярлаштыру буенча зур активлык күрсәтә ул. 'Комсомол күңеле алар- ны халыкка аңлату, төшендерү белән генә канәгатьләнми. Партия һәм хөкүмәт тарафыннан колхозчылар алдына куелган зур бурычларны намус белән үтәү һәм СССР Верховный Советы вәгъдә иткән зур бүләкләрне алу Чкалов исемендәге колхозда да бик мөмкин 11әм реаль эш икәнлеген гамәлдә исбат итү өчен үзе үрнәк күрсәтәсе килә аның. КолхоЗ кыр-ларыннан моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә югары уңыш алуның конкрет чараларын эзли ул. Ниһаять аның башында мондый идея туа: күксагызга бүленгән басуның ял итә торган өлеше бар бит. Ул урынга башка төрле ашлык, мәсәлән, бодай чәчеп алырга мөмкин. Агрономия күзлегеннән караганда, күксагыз өчен моның зарары юк. Ул культура өчен җир барыбер ял итә дигән сүз. Югары уңыш звеносы төзеп, шул җирдә бодай үстерү' өчен кешеләр генә табарга кирәк. Ә кешеләр бар, алар шул ук күксагыз бригадасында эшләүчеләр. Чөнки бу кешеләр күксагыз белән өзлексез мәшгуль түгел, күксагыздан бушаган вакытлары да күп була алар- ның. Әйе, әйе, күксагыз үстерү белән беррәттән, шул ук кешеләр белән бодай да үстерергә мөмкин. Җәүдәт үзенең бу ниятен правле- ниегә белдерде. Участок агрономы Аполенский белән дә киңәштеләр. Югары. уңыш алу чараларын эзләү буенча үзләре дә тик ятмаган колхоз җитәкчеләре Мәрдиевнен бу изге ниятен хуплап каршы алдылар. Тик аның планына җитди үзгәреш керттеләр алар.
— Югары уңыш звеносы оештырып, аның белән җитәкчелек итәргә ниятләгәнсең икән,, аңа чынлабрак тотынырга кирәк,—диделәр. — Мондый җитди, җаваплы эш өчен күксагыз кешеләренең буш калган вакытларына гына ышану җитмәс, — диделәр. — Чөнки бодайдан югары уңыш алу өчен гади буш вакыт кына җитми, һәр эшнең үз вакытында эшләнүе әһәмиятле. Күксагызны да, бодайны да тәрбияләп үстерү өчен кирәк булган эш сроклары бер үк вакытта туры килә.
Менә шуларны искә алып, Җәүдәткә колхоздагы һәр ике бригададан дүртәр кеше һәм дүртәр гек
79
тар җир кисеп бирергә тәкъдим иттеләр. Җәүдәт моңа риза булды, һәр ике бригададан дүртәр хатын- кыз алып, югары уңыш звеносы оештырды. Сигез гектар җирдән һәр гектарга 40 центнер бодай уңышы алырга йөкләмә алдылар алар.
Менә шуннан китте югары уңыш алу өчен кызу көрәш, менә шуннан башланып китте социалистик ярыш.
IV
Комсомол оешмасы секретаре Җәүдәт, сыңар кулын Ватан сугышы фронтында калдырып кайткан яп-яшь кеше, колхозда агротехник һәм күксагыз бригадиры хезмәтләрен алып барган хәлдә, үз инициативасы белән оештырылган югары уңыш звеносы белән җитәкчелек итәргә кереште. Чәчү башланганчы ук һәр звено членын үз гектарына беркетеп куйды ул. Нинди ашламалар кирәк буласын әйтеп, аларны хәзерләргә кушты. Звено- членнары үзләрендә табыла торган ашламаларны дәртләнеп җыя башладылар. Тирес, көл, кош тизәге кебек ашламалар кадерле әйбергә әйләнеп киттеләр. Шулай яхшы ашланган туфракка орлык чәчү эшен, дисклы чәчкеч белән, колхоздагы иң тәҗрибәле кешеләрдән эшләттеләр. Орлыкны, гадәттәге күләмнән бераз арттырып, гектарына ике центнер исәбеннән чәчтеләр.
Барлык звено членнары тынычсызлану катыш өмет белән, чәчелгән бодайларның тишелеп чыгуын көткән вакытта, каты яңгыр явып, аязытып җибәрде дә, көлсу туфраклы җир өсте кабыкланып, катып китте. Орлыклар, җирнең өске кабыгын тишеп чыга алмыйча, томаланып черү куркынычы астында калдылар. Тагын агроном киңәше ярдәмгә килде. Төрле ягына кадаклар кагылган агач валик тәгәрәтеп, җир кабыгын ваттырып чыктылар. Бодайлар сокландыргыч матур булып тишелде. Ләкин аларны звено теләгән күләмдә уңыш бирерлек итеп үстерү өчен, пассив рәвештә генә карап тору җитми иде. Өстәмә тукландыру бирергә кирәк иде аларга. Моның өчен әзерләнгән ашламалар җитмәде. Ләкин Җәүдәт, «юк»ка хөкем юк дип тынычлан- • мады, «юк»ны «бар» итү чараларык эзләде. Ниһаять, 25 километр ераклыктагы кошчылык совхозына барып, үзенә җитәрлек күләмдә кош тизәге тапты. Ләкин аны китертү өчен транспорт табу читен иде. Колхоздагы • атлар буш түгел, аларны башка эштән бушатып, Җәүдәт звеносына бирүгә җитәкчеләр риза булмады. Югары уңыш звеносын колхоз күләмендә аерым шартларда алып тәрбияләү, башка участокларга зарар китерү хисабына, аңа артык көч салу дөрес тә булмас иде. Җәүдәт моны үзе дә ’ аңлады. Шулай да, чарасыз калмады ул, Чаллы районы ■ Башкарма Комитеты машинасының буш торган вакытын туры китереп, шу- нардан файдаланды. Бу ашламаны ничек кулланырга кирәклекне Җәүдәт агрономия әдәбияты буенча укып белә' иде инде. Тонналарча кош тизәген китереп, җыеп, аны иләк аша үткәрергә иренмәделәр алар. Яшь бодай уҗымы мондый өстәмә азык белән тукландырылгач, күзләрне камаштырырлык тизлек һәм көрлек белән үсә башладылар.
Бодайларның биеклеге 10-15 сан-тиметрга күтәрелгәч, аеруча куе урыннарны көл белән ашлау кирәк булды. Бу чара, куе булып үскән бодайны, егылып серкәләнми калу куркынычыннан саклау өчен кирәк иде. Көл ашламасында фосфор, калий матдәләре барлыгы, алар- ның исә үсемлекнең сабагын ныгытуга ярдәм итүе Җәүдәткә китаплар буенча таныш иде инде. Чүп үләннәрен утау, ашлыкларны тукландыру эшләре, Җәүдәтнең җитәк-челеге астында һәр участок өчен баштан ахыргача җаваплы итеп беркетелгән аерым звено членнары тарафыннан эшләнде...
Менә бер вакыт бодайлар баш чыгардылар. Кеше биеклеге булып үстеләр. Яшел килеш үк ядрә шикелле булып, һәр башактан чекерәешеп карап торган эре орлыкларны күреп сокланмаган кеше юк ид*.
Менә безнең Җәүдәт, үз җитәк-челегендә шундый матур булып
80
үскән бодайларның зифалыгына, аларның эре башакларының салмаклыгына үзе сокланып, үз хезмәтенең татлы җимешен тату көннәре якынаеп килүне сизүдән җан рәхәтлеге хис итеп, иген кыры буенча килә. Баласы кебек сөйкемле, кадерле башакларны иркәләп сыйпап үтә...
Чү! Менә бер урында бодай арасыннан пырылдашып чыпчыклар күтәрелеп китте. Сизгер хуҗа алар- ны игътибарсыз гына калдырмады. Нишләп йөриләр алар монда, бодай арасында? Җәүдәт чыпчыклар очып киткән урынга килде. Шикләнүе бушка булмады аның. Чыпчыклар бодай арасында качышлы уйнап кына йөрмәгәннәр икән. Бер уем урында, әле сөттән генә гыйбарәт булган яшь бодай-ларны суырып, башакларны бушатып калдырганнар. Җәүдәтнең тынычлыгы тәмам югалды. Бу чыпчыклар коточкыч афәт булып күз алдына килде аның. Тонналарча ашлыкның өлгергәнче үк әрәм булу ихтималы аның башында яшен тиз-леге белән чагылып үтте. Әйе, хәвефләнүе, юкка түгел ; иде аның. Чыпчыклар башка урыннарда да күренделәр һәм алар очып киткән бер җирдә башаклар бушап калган булып чыкты.
Җәүдәт бу хәлне звено членнарына әйтте, бодай кырларын чыпчыктан сакларга кушты. Бик тиз арада чыпчыкларның кайсы вакытта күбрәк төшүләрен дә өйрәнеп . өлгерде: чыпчыклар бик иртә торырга яраталар икән, таң беленгәч үк бодай арасына чыгалар икән. Звено членнарына чыпчыклардан иртәрәк торырга кушты Җәүдәт; кушу белән генә тынычланып калмады, үзе алардан да иртәрәк торып. басуга чыга торган булды. Чыпчыкларны да куа. колхозчыларының вакытында чыгу-чыкмауларын да күзәтә иде ул...
Чыпчыклар тора-бара тәмам аздылар. Баштарак таң вакытында гына төшә торган булсалар, соңгарак «Барыбер тамагыбызны туйдырмыйча китмибез» дигәндәй әрсезләнеп, бодай басуына көн озынына һөҗүм итә торган булдылар. Төрле курпылыклар куеп карадылар аларга каршы, җил көче белән әйләнә торган шытырдавыклар утырттылар, ләкин әрсез чыпчыклар алардан гына курыкмадылар. Чыпчык куу эшенә малайларны да җигәргә туры килде. Бодай басуы әйләнәсендә йөгергән җитез малайларның чыбыркы шартлаткан тавышлары, «көш-көшүү!» дип, ачуланып, ярсып кычкыру авазлары иген кыры өстендә көннәр буе яңгырап тордылар. Чыбыркы шартлатып йөрү малайларның яраткан гадәте булса да, таңнан алып кичкә кадәр селтәнергә, әлсерәгәнче йөге-рергә һәм тамаклары карлыкканчы кычкырырга туры килгәч, уен түгел икән ул. Шактый авыр эш икән. Моның өчен тиешле хезмәт көне язу мәсьәләсе килеп туды..Мондый эш өчен хезмәт көне язу правление- нең планында каралмаган булганлыктан, колхоз җитәкчеләре Җәү-дәтнең бу тәкъдимен кабул итмәгәннәр иде. Җәүдәткә бу эшне җитәкчеләргә кыр өстендә күрсәтеп таныштырырга, тонналарча ашлыкны саклап калу өчен берничә хезмәт көнен кызганмауның никадәр файдалы икәнен исбат итәргә туры килде. Күзгә күренеп торган факт белән килешмичә мөмкин түгел иде.
Куркыныч чор үтте. Чыпчык афәтеннән исән-сау сакланып калган яшь бодайлар акрынлап катыландылар, өлгерделәр, һәр звено члены үз гектарын саклык белән, югалтусыз, урак белән урып алды. Звеноның үз кешеләре үк, үзләре үстергән бодайны сугу, җилгәрү эшен дә башкардылар. Үлчәү нәтиҗәсе — уңышның гектар башына 32 центнер чыкканлыгын күрсәтте. Хөкүмәт тарафыннан куелган тулы конденциягә туры китереп үлчәгәндә, бу сан 30,77 центнер итеп кабул ителде.
Гектарына 30 центнердан артык бодай уңышы алуның нинди мактауга лаек эш икәнлеген авыл хуҗалыгы эп1е белән яхшы таныш булган кешеләр бөтен нечкәлекләре белән төшенәләр. Таныш булмаган кешеләр өчен дә моның зур эш икәнлегенә төшенү читен түгел. Моның өчен, бишьеллык план буем-
яа безнең колхозларыбыз алдына 1950 нче елда бодайны гектарыннан 12 центнер алуга ирешү бурычы куелганлыгын белү генә дә җитә. Димәк, Җәүдәт звеносы бишьеллык планны, аның икенче елында ук өч тапкырга якын арттырып үтәде дигән сүз.
• Әйе, күп хезмәт һәм иҗат көче белән яулап алына торган зур уцыш бу. Шулай да Мәрдиев тыныч түгел. Аның звеносы бит гектарыннан 40 центнер уңыш алырга йөкләмә алган иде, ә ул аны ала алмады. Ләкин шунысы бар: ул бу йөкләмәләрнең реаль икәнлегенә ышанды. Чкалов исемендәге колхозның җире көлсу туфраклы булса да, тиешенчә көрәшкәндә, аның барлык чәчүлек мәйданыннан да югары уңыш алырга мөмкин икәнлеген үз тәҗрибәсе аша белде. Ул хәзер, үзенең узган елдагы бөтен практикасына анализ ясап, ни өчен 40 центнер ала алмавының сәбәпләрен тикшерә. Хәзергә үзенә ачылып җиткән сәбәпләренең берсе итеп, орлыкның тиешле сыйфатта булмаганлыгын таба ул. Әйе, алар чәчкән орлык, махсус .участокта үстерелгән, сайланган орлык түгел иде. Алдагы елда бу кимчелекне кабатламас өчен, бу мәсьәләгә аеруча әһәмият бирделәр алар: орлык өчен махсус участокта үстерелгән бодайны чәчү өчен аерып куйдылар.
Мәрдиевнең тәҗрибәсе тагын шуны күрсәтте: чынлабрак уйлап караганда, ул бит иген үстерү эшенә бернинди дә яңалык кертмәде. Бары тик колхозның үз эчендә булган мөмкинлекләрдән тулы һәм дөрес файдаланырга гына тырышты. Агрономия фәне күзлегеннән караганда да бернинди дә яңа тәҗрибә ясамады, инде күптән мәгълүм булган, башка урыннарда кулланылып килгән чараларны җиренә җиткереп файдаланды гына. Аның җиде еллык мәктәп белеме бар. Аның өс- тенә ул комбайнчылар курсында укыгай — машиналарның серен белә. Колхозның аңлы, яңа кешесе буларак, эшне фәнни нигездә алып барырга омтыла, укый. Алда тагын да нәтиҗәлерәк итеп эшләү өчен, белемен күтәрү өчен бөтен мөмкинлекләре бар аның. Намуслы хезмәт нәтиҗәсе аның һәм аның звеносындагы башка членнарның материаль тормышына да бик яхшы йогынты ясады. Алар үз звеноларындагы эшләре өчен, гомуми колхоз күләмендә бирелгән көненә унар килограмм күләмендә өстәмә түләү пре-миясе алдылар. Мәрдиевнең бер үзенә генә дә 70 поттан артык ашлык тия дигән сүз. Моның янына иптәше алганны да китереп кушсак, аның семьясының ашлыклата алган доходы гына да 130 поттан арта. Мондый байлык белән, әлбәттә, яшәргә дә, эшләргә дә, иҗат итәргә дә мөмкин. Бу уңышлар — Мәрдиев Җәүдәт кебек кешеләрне җитештергән колхоз төзелешенең ныгый баруын раслыйлар. Сугыштан соңгы бишьеллык планны авыл хуҗалыгы буенча да 4 елда үтәргә мөмкин икәнлеген үз тәҗрибәләре белән исбат иткән Мәрдиевләр безнең колхозларда күп һәхМ алар күбәйгәннән күбәя баралар. Данлы аталарның лаеклы удлары булып үсәләр, чыныгалар. Совет хөкүмәте Мәрдиевнең тырыш хезмәтенә югары бәя биреп, аны Ленин ордены белән бүләкләде.