Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫРЛАР БАТЫРЫ

Безнең республикабызның авыл хуҗалыгына большевиклар партиясе, совет хөкүмәте һәм иптәш Сталин үзе күрсәткән, гаять зур ярдәм нәтиҗәсендә Татарстан колхозлары, МТС лары һәм совхозлары үткән елны ВКП(б) Үзәк Комитетының февраль Пленумының тарихи карарын тормышка ашыру өчен көрәштә шактый нәтиҗәләргә ирештеләр. Республика ашлык хәзерләү планын срогыннан элек үтәде һәм дәүләткә планнан тыш 4 миллион поттан артык ашлык тапшырды. Бәрәңге һәм яшелчә тапшыру планнары үтәлде. 1948 пче ел уңышы өчен көзге чәчү кыскарак срокларда үткәрелде. Тракторлар паркын- иан файдалану яхшырды. МТС лар трактор эшләре буенча еллык планны 107 процент итеп үтәделәр, 15 ат көчле һәр трактор белән уртача 497 гектар эшләнде.
Бу нәтиҗәләргә ирешүдә халыкларның бөек юлбашчысы Иосиф Виссарионович Сталинга язылган хат га алынган йөкләмәләрне срогыннан элек үтәү өчеа колхозларда, совхозларда һәм МТС ларда киң җәелгән социалистик ярыш хәлиткеч роль уйнады.
Февраль аенда Татарстан авыл хуҗалыгы алдынгыларының республика киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәгә катнашучылар үткән елда күп кенә колхозларда күренгән житди кимчелекләрне бетереп, 1948 нЧе елда иген уңышын тагын да югары жүтәрү буенча конкрет йөкләмәләр алдылар һәм Татарстан АССР ның барлык колхозчыларын, МТС һәм совхоз эшчеләрен, авыл хуҗалыгы белгечләрен үзләреннән үрнәк алырга чакырдылар.
Совет хөкүмәте Татарстан республикасының авыл хуҗалыгы алдынгыларына бөек хөрмәт күрсәтте. СССР Верховный Советы Президиумының, Указы белән республикабызның хезмәт батыоларына — Тәтеш районы, «Новый мир» колхозының правление председателе иптәш М. Е. ЗОТОВКА, югары уңыш звеносы башлыгы иптәш К. А. ЛИНЬКОВАГА, Подберезье районы, «Революция» колхозының югары уңыш звеносы башлыгы иптәш А. И. ЕВДОКИМОВ АГА, Буа районы, «Коминтерн» колхозының югары уңыш звеносы башлыгы иптәш А. И. НИКОЛ АЕВАГЛ, Чүпрәле районы, Чапаев исемендәге колхоз правлениесе председателе иптәш Л. В. ДЕРГУ- НОВКА, Буа МТС ы директоры иптәш А. Е. ЕФРЕМОВКА, трактор бригадасы бригадиры иптәш Г. С. СТРОЖЕВКА һә‘м МТС ның өлкән механигы иптәш Г. С. САФИН ГА Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Республикабызның бик күп алдынгылары орденнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Без, журналыбызның бу санында, үткән елда колхоз кырларында югары уңыш алуга ирешкән авыл хуҗалыгы алдынгылары турында очерклар урнаштырабыз.
А. БАЙБЕК, Ф. МӨБАРӘКШИН
*

Гөбнә елгасының борыла-борыла аккан биек ярына тоташып, зур болынлык сузылган. Шул болынлык буена, матур тигезлеккә, Турмин авылы — «Революция» колхозы ур- жашкап- Март бураннарыннан соң ул бөтенләй кечерәеп калган кебек— бөтен җирне мамык кебек йомшак кар баскан. Авыл тын, тик кайдадыр авылның икенче башында, тимерче алачыгында гына чүкеч чыңлары яңгырап китә дә кызыл канатлы әтәч, март кояшына бер күзе белән карап, дәртләнеп, дәртләнеп кычкырып куя.
Курага кунган әтәч кинәт куркып очып төшә. Ишектән бик ашыгып, Таисия апа чыга. Ул шәлен бөркәнә-бөркәнә звено башлыгы йортына йөгерә. Аның йөзе шат-лыктан балкый, колак төбендә һаман радио тавышы. Кинәт ул урам
70
уртасында тукгап кала һәм бор кулы белән атылып чыгардай типкән йөрәген бастырып, тирә-ягына карана. Ялгыш ишетмәдеме соң ул? Социалистик Хезмәт Герое исеме чынлап та аларның звено башлыгы Антонина Ивановнага бирелде-ме? Бүтән кеше түгелме? Юк, юк! Ул! Ул! Таисия ялгыш ишетмәде.
Ул яңадан йөгерә башлый һәм Антонина Ивановнаның ишегеннән керүгә:
— Антонина! Ишеттеңме, нинди зур шатлык, нинди зур бәхет! Сиңа... сиңа... — дип звеноводның кочагына ташлана.
— Ишеттем, ишеттем... Таисия. — дип пышылдый Антонина Ивановна һәм күзләренә шатлык яше килә.
— Сталин... Сталин безнең эшебезне күрде... Рәхмәт аңа...
— Әйе. Ул, һәрвакыт тырышларның эшен күреп тора.
Бераздан алар халык белән шыгрым тулган колхоз клубында утыралар иде инде. Мһтингны колхоз председателе Храмов ачты.
— Безнең Антонина Ивановнага Социалистик Хезмәт Герэе исеме бирелде! — диде ул, — Иптәшләр, Социалистик Хезмәт Герое, бу — безнең илдә, сөекле апабыз булган Ватаныбызда туган исем. Бүтән бер илдә дә мондый исем юк. Бу — данлыклы исем, безнең илдә генә була торган, бездә генә мөмкин булган горур исем! Бу — беренче тапкыр бөек Сталинга бирелгән бөек исем!
Бөек юлбашчының исемен ишетүгә зм алкышларга күмелә. Шуннан соң, председатель Евдокимо- ваның эше турында сөйли башлый:
— Антонина Ивановна звеносының үткән елгы тәҗрибәсе, безнең колхозда, тырышып эшләгәндә, ел саен шундый югары уңыш алырга бик мөмкин икәнлеген ачык күрсәтте. Сез беләсез, безнең колхоз үткән елны иген уңышы алу планын 120 процентка үтәде. Без күптән түгел алтайлылар чакыруына кушылдык. Сез барыгыз да яңа йөкләмәләр алдыгыз. Киләчәктә без, колхозыбызның хезмәт батыры Антонина Ивановнага бирелгән бөек исемне аклау өчен, тагын да яхшырак, тагын да тырышыбрак эшләргә тиешбез.
Антонина Ивановнага сүз бирелгәч, клуб эче яңадан бик озак алкышлардан тетрәп торды. Ак яулыгын артка кысып бәйләгән, ачык йөзле, акыллы карашлы Антонина Ивановна чиксез дулкынланып халыкка баш иде.
— Хөрмәтегез һәм олылавыгыз өчен рәхмәт, колхоздашларым. Мин бу көнне һичкайчап онытмам. Бары тик безнең илебездә генә гади рус хатыны шундый югары дәрәҗәгә күтәрелә ала, бары тик безнең илебездә генә кешеләрнең, хезмәтләре шулай олылана. Мин, иптәшләр, үземә бирелгән бу бөек исем өчен, барыннан да элек, партиябезгә, хөкүмәтебезгә, барыбызның да туган атасы һәм остазы Иосиф Виссарионович Сталинга рәхмәт әйтәм!
*
* *
Митингтан соң, урамга чыккач, Антонина Ивановнаны сырып алган звено членнарының берсе, авыл читендәге кечерәк үргә кулы белән күрсәтеп:
— Әнә ул безнең бәхет тавыбыз!— диде. Турмин авылы кешеләре «Подкараульная горка» дип йөртә торган бу җир — Антонина Ивановна звеносының участогы иде.
Бу үр сугыш едларында ташландык булып яткан. Берничә ел буенча сабан төрәннәре аның туфрагына тимәгәннәр. Әрәм булып яткан бу җир турысыннан үткән чакта Антонина Ивановна һәрвакыт тирән көрсенеп куя иде. Аның сугышка китеп, Ватан өчен газиз башын салган ире Николай бу җир турында:
— Җанга рәхәт урын, — дин сөйли торган иде.
Бер көнне Антонина Ивановна бирегә үзенең звеносын алып чыкты. Тугыз дус чүп .үләннәре ускәк бу җир өстендә уйга калып озак йөрделәр.
— Көчебезне кызганмый эшлө-
71
сәк, бу җир бодайны мул бирәчәк,— диде звено башлыгы.
— Бу җир белән хур булып калмыйк, — диде арадан берсе. — Нихәтле чүп үләне бит монда.
— Уйлашыйк, — дип сүзгә ку-, шылды звеноның иң олы кешесе — Анастасия Храмова. — Әгәр эшебез барып чыкмаса, минем Тихон көн күрсәтмәс. Үзегез беләсез, аның холкы нинди икәнен. Алсак — йөзгә кызыллык китермәслек итеп эшләргә кирәк.
‘— Хәерле сәгатьтә бу җиргә аяк баскан булыйк. Л4ин бу җирне алырга мәслихәт итәр идем, — диде Мария Нагорнова.
Алар «Подкараульная горка»ны үз участоклары итәргә булдылар. Бригадир Беспалов та аларның инициативасын яхшы дип тапты.
— Бу җир әйбәтләп ял итте. Күп еллар буенча үскән үләннең дә уңыш өчен файдасы зур. Аннары Гөбнә дә булыша. Аның язгы сулары бу җирләрне каплап китә. Ташкыннан соң калган ләм — иген өчен иң әйбәт ашлама ул, — диде.
Шуннан соң бу үрне тракторлар белән туңга сөрделәр, кыш көне аңа тирес ташыдылар, кар тоттылар. Шулай көннәр үттеләр.
Апрель аеның соңгы атнасын колхозчылар түземсезлек белән көтеп алдылар. Чөнки биредә, гадәттә, язгы кыр эшләре шул атнада башлана иде.
Иртәгә кырга чыгасы дигән көнне барлык бригадаларда һәм звеноларда җыелышлар булып үтте. Антонина Евдокимова да үзенең звеносын җыйды. Алар бик озак сөйләштеләр, киңәштеләр. Вакыт бик соң, ярты төн авышып килүгә дә карамастан, бер кемнең дә җыелыштан китәсе килмәде. Планны кат-кат тикшерделәр. Звенога беркетелгән җир участоклары картасы кулдан-кулга күчеп йөрде. Ниһаять, звено башлыгы җыелыш-ны ЯПТЫ:
— Шулай иптәшләр, мин бүген үзебезнең участокларны карап кайттым. Алар өлгереп киләләр. Иртәгә иртә үк — кырга! Ә хәзер ял итеп алыйк, таралышыйк, — диде.
ИрҮәгесен кояш чыкканда звено бөтен составы белән үз участогында иде инде. Антонина Ивановна звено членнарын участоклар белән җир өстендә таныштырып ЧЫКТЫ:
— Менә бу 8 гектар орлыклык бодай өчен билгеләнде. Күрәсез, аның туфрагы бик яхшы. Кичә сөйләшкәнчә, әгәр дә гектарына 4—5 тонна чамасы тирес чермәсе дә бирсәк, һичшиксез, уңыш мул булачак. Әнә теге 11 гектарга да бодай чәчәбез. Анысы — гади участок.
• Ул арада болар белән социалистик ярыш договоры төзегән Мария Романова звеносы членнары да тырмалар, көрәкләр күтәреп килеп җиттеләр.
Антонина Евдокимова, ярышучы звеноның эшкә керешүен күргәч, тагын да җанлана төште.
— Әйдәгез, иптәшләр, сынатмыйк. Бүген бергәләп эшлибез, ә киләчәктә, эшкә иясезлек булмасын өчен, кичә сөйләшкәнчә, һәркемгә аерым участок бүлеп биреләчәк.
Язгы кырда, тургай җыры астында эшләве никадәр күңелле! Җылы туфрак исе нинди тәмле! Башта никадәр татлы хыяллар туа, күңелдә нинди көчле дәрт ташый! Эшлисе, эшлисе килә. Көн үткәне сизелми дә.
Кич белән звено башлыгы, кулына метровка алып, участокның бер кырыеннан үлчи башлады һәм звено члены Клавдия Макаровага мөрәҗәгать итеп:
— ААенә бу участок синеке булыр, Клава, андагы эш өчен туры- дан-туры син җавап бирәсең, — диде.
Таисия Спиринага да, Анна Нич- товага да, Мария Нагорновага да һәм звеноның башка барлык 9 членына да шулай аерым участоклар билгеләнде.
Икенче көнне звено үз участогын культивацияләү һәм шуның артыннан ук тырмалау эшенә кереште. Бу эш бик кыска срокта үтәлергә тиеш. Чөнки ул туңга сөрелгән җиргә тупланган дымны саклау өчен кирәк иде. Культивацияләү һәм тырмалау ике көн эчендә тәмам булды.
Звено бик яхшы орлык чәчте.
72
Аны кул белән сайлап әзерләгәннәр һәм яровойлаштырганнар иде.
Орлыклар чиста, тигез эрелектә булганлыктан һәм дымлы җиргә чәчелгәнлектән, бик тигез һәм тиз тишелеп чыктылар. Звено членнарында бу хәл яңа дәрт тудырды, гектардан кимендә 120 пот уңыш алу турында бөек юлбашчыга — иптәш Сталинга биргән изге вәгъдәне үтәүгә тагын да ныграк рухландырды. Алар тырышып эшләделәр, көнлек норманы арттырып үтәми торып эштән туктамадылар.
Бодайны тукландыру да шулай ук җитез башкарылды. Орлыклык участокның һәр гектары башта 4 әр тонна чермә белән, ә аннары тирес сыекчасы белән тукландырылды. Калган участоктагы бодайга көл Һәм кош тизәге сибелде.
Менә утау өсте килеп җитте. Бу эштә инде аерым эш башыннан эшләүгә тулысынча күчәргә мөмкинлек булды, һәр кеше үзенә билгеләнгән участокта эшләде. Ярыш көннән-көн кызды. Звеноның кай-бер членнары көнлек норманы 150 процентка, ә Клавдия’ Макарова, Мария Нагорнова 200 процёнтка кадәр үти башладылар. Алар бер генә чүп үләнен дә калдырмадылар. Антонина Ивановна эшне өзлексез күзәтеп торды һәм һәр көн тикшереп кабул итә барды. Үзе дә ярышып эшләп, звеноның башка членнарына үрнәк күрсәтте. Звеноның бодайлары тигез һәм куе булып үстеләр. Инде хәвеф-хәтәр тидермичә җыеп кына аласы иде.
һәм менә бер көнне алар уракка төштеләр. Бу, яз көне беренче тапкыр кырга чыгудан да күңеллерәк иде. Яз башында хыял гына булган уңыш хәзер күз алдында инде!
Шулай янып, пешеп урак уручылар янына көтмәгәндә Тихон Васильевич Храмов килеп чыкты.
— Я, ничек, утыз центнерны алабызмы? — диделәр аңа звено членнары. Молотилка машинисты Тихон Васильевич, хатыныннан «Подка- раульная горка»ны үзләренә беркетүләре һәм аннан утыз центнер уңыш алырга җыенулары турында ишеткәч, кулын гына селеккән иде.
— Булмас, кеше көлдереп йөрмәгез.
Бүген менәфшушы урынсыз шик-ләнүенә киная ясадылар аның.
— Карап карарбыз, — диде ул. — Минем молотилкам ни әйтер бит тагы.
Юк, Тихон Васильевичның моло- тилкэсы яман сүз әйтмәде.
— Бер гектардан утыз центнер һәм ун килограмм!
Ашлыкны кабул итүче хисапчының шул сүзләрен ишеткәч, звено членнарының шатлыгы эчләренә сыймады. Бу көн аларның тормыш-ларындагы иң-иц бәхетле көннәрнең берсе иде.
... Хәзер яңадай яз шаулап килә. Антонина Ивановнаның звеносы яңа дәрт, яңа көч белән кыр эшләренә хәзерләнә. Тугыз . дус бии еш бергә җыелалар. Алар ат абзарларында да, орлык саклана торган амбарларда да булалар. Аларның бөтен уйлары, бөтен теләкләре быел- тагын да зуррак уңыш алуга юнәлгән.