Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРОДИНО


1812 елгы Вата и сугышында Россия халкы туган илгә басып кергән Наполеон явына каршы бердәм көч булып күтәрелде. Туган илгә булган мәхәббәт халыкны оештырды, какшамас көч булып, дошманга каршы канлы сугышка омтылдырды, халыкны герой ясады һәм халкыбызның шушы мәхәббәт тудырган көчле ихтыяры, бөтен Европаны буйсындырган Наполеон явын таркалырга мәҗбүр итте.
Бородино кырында булган сугыш, Россия халкының Наполсонга каршы көрәше тарихында иң әһәмиятле вакыйга булып тора. Үзен мәңге җиңелмәс итеп санаган һәм җир йөзендә аңа каршы тора алырлык көч юк дип уйлаган Наполеон гаскәре, Ватан өчен көрәштә какшамас ихтыярлы рус баһадирлары белән очрашты һәм бу очрашу андагы «мәңге җиңелмәү» мифын какшатты. Ахырында, әнә шул, туган илгә булган мәхәббәт ниге-зендә, халкыбызның эзлекле рәвештә көрәшүе дошманның көчен тәмам җимерде һәм хурлыклы рәвештә Москваны ташлап качарга мәҗбүр итте.
Бөек рус • шагыйре Лермонтов, үзенең «Бородино» дигән әсәрендә, халкыбызның ватанга басып кергән дошманга үч тойгысын, туган илгә булган чиксез мәхәббәтен, ил өчен җанын аямый көрәшүен тасвирлый. Бу бүгенге көндә дә актуаль әсәр. Бүген, Америка, Англия, Франция империалистлары Ватаныбызга каршы сугышка әзерләнеп яткан вакытта, «Бородино» өр-яңа әсәр булып яңгырый:
Мин пушкама заряд салдым төеп,
— Аз гына көт, мусыо, дустым,—диеп,— Мпн хәзер сыйлыйм сине.
Кер сугышка, ятма хәйлә уйлап.
Без барырбыз нәкъ коймадай атлап, Без ятмабыз башыбызны саклап, — Сакларбыз туган илне.
«Бородино» — туган илне сөю шикелле бөек тойгыны тәрбияләүдә зур роль уйный торган әсәрләрнең берсе. Татгосиздат балалар әдәбияты секторының бу әсәрне татар телендә басып чыгаруы бик әйбәт факт.
Инде тәрҗемә турында. Әсәр шагыйрь Әхмәт Исхак тарафыннан тәрҗемә
** ЛА. Лермонтов әсәре, Ә. Исхак тәр- жемәсе. Редакторы С. Хәким. Татгосиздат, 1947 ел.
ителгән. Тәрҗемә җиңел, аңлаешлы, яңгыравыклы ’тел белән эшләнгән. Әхмәт Исхак Лермонтовның фикер һәм образларын саф ана телендә, татар халкының күңеленә ятырлык итеп бирергә тырышкан һәм ул бу максатына ирешкән: тәрҗемә, теленең ачыклыгы ягыннан, оригинал әсәр кебек җиңел аңлаешлы. Тәрҗемәче әсәрнең формасын да (строфалар төзелешен дә) сакларга тырышкан. Стоофаларда- гы юллар оригиналдагыча рифмалашалар. һәм ул рифмалар колакка ятышлы яңгырыйлар.
Оригиналдагы строфада юлларның озынлыгы төрлечә булса да, аларда ритмик бердәмлек сакланган: бөтен юллар ямб белән язылганнар. Шуңа күрә, юлларның төрле озынлыкта булуына карамастан, әсәрнең музыкаль агышына зарар
124
кплмп. Тәрҗемәдә исә, юллардагы ритмик төзелеш төрлечә булганлыктан, бу музыкаль агыш аксьщ. Строфаның I, II, IV, V, VI юллары биш стопалы ямбга туры килә. Оригиналда бу юллар дүртәр сто-палы булып, Һәр кайсының ахырында женская рифма, ягъни соңгы сүзнең басымлы иҗегеннән соң тагын бер басымсыз иҗек туры килә. Тәрҗемәче моны сакламаган һәм дөрес эшләгән. Чөнки безнең телнең табигате моңа мөмкинлек бирми. Женская рифмага туры килә торган, басымлы иҗектән соң өстәлмә басымсыз иҗек белән тәмамлана торган сүзләр безнең телдә бик сирәк очрыйлар. †† Безнең телдә. бөтен сүзләрдә диярлек, басым азаккы иҗеккә туры килә. Шуның өчен, монда, яки соңгы иҗекне ташлап, мужская рифма белән тә-мамланган дүрт стопалы юл итеп алырга, яки бер иҗек өстәп, шулай ук мужская рифма белән тәмамланган биш стопалы юл итәргә туры килә. Әхмәт Исхак соңгысын сайлаган. Бу юлларда, ритмик бердәмлек сакланганлыктан, музыкаль аксаклык юк. Болар бик матур яңгырыйлар.
Әгәр бөтен доллар шушы ямб үл- чәзенә туры китереп язылсалар, бу музыкаль тигезлек бөтен строфада сакланган булыр иде. Ләкин III һәм VII юлларның башка ритмда булулары (бу юлларның кайберләре дүрт стопалы хорейгә туры килә), моңа комачаулык китерә.
Строфадагы III һәм VII юллар оригиналда мужская рифма белән тәмамланган (басымы соңгы иҗеккә туры килә торган сүз белән тәмамланган) өч стопалы ямб. Әхмәт Исхак бу юлларга берәр иҗеген өстәп, дүрт стопалы хорейгә туры килә торган җиде иҗекле юл итеп алган. Бу юллар силлабик принципта төзелгәнлектән, кай урында хорей булып яңгыраса, кай урында леймалы ямб булып яңгырыйлар. Мәсәлән:
— Әйе, ул чак кешеләр бар иде. Юк, хәзерге буын түгел иде:
Сез түгел — баһадирлар.
Бу соңгы юлда хорей-басымиар беренче, өченче, бишенче, җиденче иҗекләргә төшә
†† Рус теленеп үзенчәлеге моңа бик зур мөмкинлек биргәнлектән, рус шагыйрьләре моннан файдаланып, һәрвакыт диярлек, үзләренең шигырьләрендә мужская рифмаларны женская рифмалар белән аралаш- тыралар, һәм ул шигырьләрдә, сүзләрнең габигый басымнары ритмик басымнарга туры килгәнлектән, һичбер музыкаль кытыршылык булмый. Безнең тәрҗемәчеләр исә (болар арасына мин Ә. Исхакны кертмим), рус телендәге бу үзенчәлекне исәпкә алмыйча, рус шигырьләрендәге иҗек саннарын механик рәвештә безнең телгә күчерәләр дә, нәтиҗәдә колакка ятышсыз аксак ритмлы шигырьләр килеп туа.
(!—’—!—!). Бу строфадагы, биш стопалы ямбга туры килә торган, ике юлны укы-ганнан соң, дүрт стопалы хорей итеп язылган өченче Толга күчү, ничектер колакка ятышсыз *.
Калабызмы торып кышка әллә? Командирлар безнең кыймый мәллә Рус штыклары белән теткәләргә Мундирларын ятларның?
Бу соңгы юл леймалы ямб — уртада бер иҗек тулмый, схемасы: —!—! V — !—! («V» билгесе белән төшеп калган иҗек урыны билгеләнде.) Бу строфадагы өченче юлдан дүртенче юлга күчү әйбәт, чөнки бу юл да, тегеләре кебек үк, ямб белән башлана. Ләкин бу юлның уртасында иҗек тулмавы белән, тагын аксый. Әгәр анда «ятлар» сүзенең алдына бер иҗекле сүз, әйтик, «ул» сүзен өстәп укысак музыкаль агыш бозылмаячак.
Әхмәт Исхак бу әсәрне тәрҗемә иткәндә, текстны колакка ятышлы итү нияте белән булса кирәк, безнең шигырьләрдә кулланыла торган үлчәүләрне файдалану принцибын тоткан: ун иҗекле юл белән җиде иҗекле юлны аралаштырган. Ләкин бу так иҗекле юл белән җен иҗекле юлларның аралашуы сәбәпле, монда кытыршылык сизелә. Әгәр дә җиде иҗекле юл урынына парлы иҗекле юл, әйтик, 8 иҗекле юл
* Төрле ритмдагы юллар гадәттә бер үк әсәрдә, дөресрәге, бер үк шигъри кисәктә кулланылмый. Мондый хәл җырларда гынә очрый, анда да билгеле бер канун буенча: куплетлар бертөрле ритмда булыв. припевлары икенче ритмда була.
125
кулланылса, әйбәт булыр иде. Бу юл ун иҗекле юл белән музыкаль ярашуы өстенә, Әхмәт Исхакның алган принцибына да туры килә: 8 иҗекле шигырьгә безнең колак күнеккән. Мәсәлән:
Теләү бетте хәзер миндә
Теләк соңра теләкләрне... (Г. Тукай.)
Нәтиҗә: Бүгенге көндә дә актуаль булып яңгырый торган бу әсәрне тәрҗемә итеп татар телендә чыгару бик кирәкле һәм мактаулы эш. Тәрҗемә, гомумән, югарыда әйткәнчә, ритмик кимчелекләреннән башка, җиңел, аңлаешлы, үткер тел белән эшләнгән. Китап техник яктан да уңышлы башкарылган. Хәрефләре ачык, матур, рәсемнәре пөхтә итеп эшләнгән. Киләчәктә дә һәрбер китапның шундый пөхтә, әйбәт итеп чыгарылуын телисе кала.
Г. Шамуков.
Шагыйрь Нури Арсланов бер үк вакытта рәсем сәнгате остасы да. Ул безгә татар совет периодик матбугатында — газета һәм журналларда бик еш күренгән рәсемнәре һәм плакатлары белән, шулай ук күп кенә художество әдәбияты китапларындагы иллюстрация һәм оформлениеләре белән таныш булган, үсеп баручы художник. Аның безнең алда яткан һәм «Җиңү» исеме астында тупланган шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы да художник-шагыйрьнең үзе тарафыннан җыйнак һәм матур гына итеп формалаштырылган.
һәм бу хәл Нури Арслановнын шигырь иҗатына да үзенең көчле йогынтысын ясамый калмаган. Аның күп кенә шигырьләре һәм поэмаларының күп кенә урыннары моны раслыйлар. Ачык һәм бай буяулар белән эшләнгән җанлы күренешләр аларда укучының күз алдына көчле булып килеп басалар.
Мисалга «Урак өстендә» шигырен алыйк.
Аяз күкле матур җәй көне. Зәңгәр һавада яктырып ак болыт йөзә. Кызу эш белән гөрләп торган алтын бодай кыры өстендә, аны чәчәкләр төсле бизәкләп, зәңгәрле- аклыкүлмәкләр кигән кызлар урак үралар. Алар үзләренең оста кул-ларындагы көмеш уракларын җитез Уйнатып, артларында рәттән тезелгән ' КӨЛТӘ‘ПОР калдырып, алга бара- ■' —■ -. -------- ------
Ч: Hvnn Арслапов- «Жпцү». Шигырьләр һәм поэмал^Р’ Казан. Татгоснздат, 1948. >КаОаплы редакторы А. Гумеров. лар. Алгы планда кояш һәм җилдә кызарып янган йөзле, иңенә чәч толымнары салынып төшкән җитәкче кыз — Зөбәйдә. Ул маңгаеннан тирләрен сыпыра-сыпыра эшли. Аның ай-урагыннан нурлар, ә йөзеннән төгәнмәс шатлык балкып тора. Ул үзенең урылган җиренә борылып карый: еракта бүгенге эшнең башланган урыны — авыл инеша күренә...
Дөрестән дә матур, җанлы, дәрт-ләндерүче күренеш. Художникка үзенең оста кулына кистен алырга да, -якты буяулар белән полотнога салырга гына кала.
Тик биредә Н. Арсланов рәсем сәнгатендә кулланылучы кисть һәм буяулар белән түгел, бәлки язу сәнгатенә хас каләм һәм сүзләр белән эш иткән һәм, югарыда әйтелгән, матур һәм җанлы күренешне бирүгә ирешкән.
Ләкин рәсем сәнгатеннән үзгә буларак, шигырьдә, никадәр җанлы итеп бирелгән булмасын, күренеш бирү генә җитми, һәм шагыйрь Арсланов моны аңлый. Ул бу кү-ренешнең эчке мәгънәсен аңлатып бирү өчен сүзләрне шактый уңышлы куллана. Ул Зөбәйдәнең шатлыгы көнлек норманы арттырып үтәүдә икәнлекне, ләкин аныц шуңа да карамастан, эш темпын тагын да кызулатуын һәм иптәш кызларын да шуңа чакыруын, аныц ярышта алдынгылыктан ләззәт табуын һәм үзенең мондый эшенә горурлануын сөйли.
Нәтиҗәдә «көнлек нормасын уздырып киткән» кебек кытыршы
хемлоне һәм «җплдә — иңенә» кебек
уңышсыз рифманы исәпкә алмаганда,
совет кешесенең дәртле хезмәтен күз
алдына китереп бастыра торган көчле,
матур шигырь- картина килеп чыккан.
«Паровоз» һәм «Колхоз таңында»
шигырьләрен дә шундый ук шигырь-
картиналар исәбенә кертергә кирәк.
Яшел кырда, төтен бөркеп, Паровоз
бара.
Ак тетеннор җиргә төшеп. Талга урала.
... Тендә йолдызларга тия Ялкынлы ялы,
Баскан саен очкын сибә Тимер тоягы;
Утлы күзен алга төбәп. Түшен киереп,
Дошгланнарга үлем төяп Тимер киенеп...
Паровозны телеграмм баганалары,
авыллар, басулар, урман, тау аралары
карап калалар... Көтүләр юлда тукталып
аны тыңлыйлар. Узгынчылар
саубуллашып яулык болгыйлар...
Поездлар шулай дошманнарны таптап
изәрдәй булып, көнбатышка таба,
фронтларга чабалар.
«Колхоз таңында» шигыре бу яктан
тагын да уңышлырак эшләнгән. Монда Н.
Арсланов шигырь- картинаның эчке
мәгънәсен тагын да тулырак бирә. Ул
матур таң вакытында дәүләткә ашлык төяп
баручы беренче кызыл олауның матур
күренешен гәүдәләндергәннән соң.
түбәндәге юлларны яза:
... Юлчылардан шунда бер егет Кинәт
гармонь тартып җибәрә. Ялтырыйлар
кояш нурында Тальянканын көмеш
телләре. Гармоньчының оста кулында
Агылгандай йөрәк серләре.
Колхозчының хисе, уйлары Чагылып
китә матур бу моңда. Шаулап китә
шатлык җырлары Иркенлек һәм бәхет
турында. Дәрт яңгырый шуна бу җырла
Бу бәйрәмнең шунда бар яме: Бу — бер
җиңү үтәү юлында Юлбашчыга биргән
вәгъдәне...
Шагыйрьләр секциясенең бер
утырышында «1947 елда татар совет
поэзиясе» дигән докладта оу шигырьнең
1947 елдагы иң уңышлы шигырьләрдән
берсе их и күрсәтелүе очраклы түгел
әлбәттә. (Соңыннан бу теманы шагыйрь
М. Садрп бөтенләй башка фонда — кичке
ай нурында ашлык тапшырып кайтып
килүче олаудагы гармонь- чы егет —
элекке сугышчы образы белән, тагын да
өстәп һәм үзенчә үстереп, шулай ук
уңышлы хәл итте һәм матур шигырь
бирде).
Художникларча матур итеп бирелгән
күренешләрне "без Н. Арс- .’•аиовның
«Мәхәббәт» һәм «Рус кызы»
поэмаларында да шактый күрәбез. Болар
дан «Мәхәббәт» поэмасындагы сугыш
таңы, «Рус кызы» поэмасындагы кышкы
урман һәм каен күренешләре бик җанлы
булып күз алдына килеп басалар. Мондый
күренешләр әсәрнең тәэсирлелеген һәм
образларның җанлылыгын көчәйтүгә
ярдәм итәләр һәм шагыйрь моның белән
күп кенә хәлләрдә уңышка ирешә. Бу аның
иҗатындагы уңышлы як.
Ләкин шигырьдә ачык һәм бай буяулар
белән матур күренешләр бирү төп чара
түгел. Шигырьдә төн чара сүз һәм анда
тирән мәгънә бирү шул сүз ярдәме белән
ирешелә, ә күренешләр, портретлар, алар
югарыда әйтелгәнчә, ярдәмче чаралар.
Шагыйрь Н. Арсланов моны аңлый, дидек
без. Ләкин ул моны «Урак өстендә» дигән
шигырендәге шикелле генә түгел, бәлки
«Колхоз таңында» шигы- рендәгечә
тирәнрәк аңларга тиеш. Әгәр дә без «Урак
өстендә» шигырендә кешене бөек
хезмәткә дәртләндерүче сәбәпләрне ачып
бирә торган сүзләрне очратмасак (бу
урында ул шигырьдә колхоз фонының да
чагылмавын әйтеп китәргә кирәк),
«Колхоз таңы» исемле шигырендә без
колхоз кешеләрен шатлыкка
дәртләндерүче иреклелек, бәхетлелекме
билгеләп үтүне күрәбез. Бу —
принципиаль мәсьәлә. Бу — идеянең
тирәнлеге мәсьәләсе. Шагыйрь моны ачык
аңларга тиеш.
«Мәхәббәт» һәм «Рус кызы»
поэмаларында, пидс әйтелеп үтелгәнчә,
матур күренешләр күп бирелгән. Шуның
өстенә, бу күренешләр, гомумән
поэмаларда таләп
ителгәнчә, көчле хәрәкәтләр белән дә җ а н
л-a н д ы р ы л г а н н а р.
Совет халкының мәңге онытылмаслык
батыр кызы, партизанка, Советлар Союзы
Герое Зоя Кос- модемьянскаяга
багышланган «Рус кызы» поэмасы бу
яктан бигрәк тә аерылып тора. Ләкин «Рус
кызы» поэмасының уңыиилылыгы
боларда гына түгел. Аның уңышлы ягы
тирән идеяле булуында.
Совет иле, аның башкаласы бөек
Москва зур куркыныч астында калган .бер
вакытта үзенең азат туган илен сөйгән,
советчыл чын патриотлык рухында
тәрбияләнгән, батыр йөрәкле яшь рус
кызы Зоя, бөтен совет халкы белән бергә,
үз илен дошманнардан саклау өчен, канлы
көрәшкә чыга һәм илен саклау юлында
героик рәвештә һәлак була. Поэмада без
Зояның эшләгән батырлыклары белән бер-
рәттән, аны шундый батырлыкларга
илткән сәбәпләрне һәм аның эчке
байлыгын, аның хисләрен, уйларын һәм
фикерләрен дә күрәбез. Ул Ватанга
мәхәббәт, үз халкының иреклелегён һәм
бәхетлелеген саклау, көрәштә турылык,
авырлыкларда чыдамлылык, ялганга, тү-
бәнлеккә һәм дошманга чиксез нәфрәт
рухы белән сугарылган. Ул совет
халкының хак эшенең җиңәчәгенә, бөек
юлбашчының халыкны шул җиңүгә алып
чыгачагына чын күңелдән ышана. Шуңа
күрә дә ул батырларча көрәшкән кебек,
батырларча үлә дә белә. Яшь
патриотканың бу югары сыйфатлары
поэмада гомумән дөрес бирелгән. Ләкин
поэманың кимчелекле бер ягы бар: бу —
Зояның ялгызлыгы. Поэмада Зоя зур, геро-
ик эшләр башкара. Ул немец-фа-' шист
гаскәрләре урнашкан авылдагы
складларны яндыра. Ләкин ■ул бер ялгызы
гына хәрәкәт итә һәм үзлегеннән генә
хәрәкәт итә. Аның беркем белән дә
бәйләнеше юк. Бу — әсәрнең уңышсыз
ягы.
«Мәхәббәт» поэмасында бу кимчелек
тагын да ачык төс ала. Анда геройлар,
аларның эшләгән эшләре бар. Ләкин
аларның кичерешләре, фикерләре, хисләре
юк, яки бик тонык. Автор моны үзе ясалма
рәвештә чикли. Җиһангир Батырҗа-
новның Тамарадан алган хатка җавабын ул
өстән генә, автор сүзләре белән генә
билгеләп үтүе аркасында, аның эчке
хисләрен томалап калдыра. Нәтиҗәдә,
геройлар— хәрәкәт итүчеләр генә булып
калалар. Әсәр алдына куйган максатына —
ике милләт вәкиле арасындагы
мәхәббәтнең чыганакларын ныклы
рәвештә ачып салуга ирешә алмый.
Җыентыктагы аерым җөмләләр
шигырьнең теле өстендә дә әле эшләргә
тиешлеген күрсәтәләр. «Туфрагың белән
сарып энҗе ор- лык-җимнәрен», «алгы
атта комач тагылган», «көнлек нормасын •
уздырып киткән», «изүеннән салкын җил
керде кочакка», «кочып алды аны эченә
мәхәббәтнең җылы хисләре» һ. б. кебек
җөмләләр моны раслыйлар.
Ахырда җыентыкта гаять күн урында
тыныш билгеләренең куелышына
игътибар ителмәгән булуын һәм моның
күп кенә урында укуга һәм фикерне дөрес
аңлауга комачаулавын да күрсәтен үтәргә
кирәк.