Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕРӘҮ ҺӘМ БЕЗ--


Хикәя
Яңа елны каршы алу мәҗлесе иде бу. Безнең анда гөрләшүнең, уен-көлкенең, такмак-такмазаныц, кул чабуларның иге-чиге булмады. Алдыбызда шәфәкъ төсле алсу эчемлекләр янып тора, этикеткаларда виноград чуклары, йөзләрдә хру. сталь савытларның нурлары уйнаклый, ниһаять, мәҗлескә җыелган кешеләр без үзебезне «алтын яшьлек» дип атарга хәзер торабыз, дөресен әйткәндә, без эчемлектән түгел, хисләрнең тулылыгыннан, йөрәкнең дәртлелегеннән, яшьлекнең күплегеннән сәрхуш идек.
Шунда берәү уйламаганда сүз күтәрде.
— Без, егетләр, кирәкмәгән дәрәҗәдә күп шаулыйбыз, без һәркайсы. быз үзебезне күп белгән, күп күргән кешегә санап йөрибез, талант турында әйтеп тә тормыйм, талант инде анысы бар да бар... Ләкин мин шушында җыелган иптәшләргә гади бер сорау бирер идем: безнең арада кайсыбызның Италиядә, әйтик, менә Капри атавында булганы бар? Ә бит элекке язучыларның азмы-күпме күзгә күрелгәннәре шундый урыннарга, кеше кулы белән ясалмаган шундый гүзәллек храмнарына барып йөрүне үзләренә почти фарыз эш ител санаганнар. Мин, әлбәттә, моның белән иске интеллигенция ягында нинди дә булса җитди өстенлек күрергә теләп әйтмим, аллам сакласын, тик шулай да... сәнгатьтә, әдәбиятта хезмәт итүчеләр-нең дөньяны күбрәк күрүләре начар булмас иде, минемчә.
Тора-торгач башланып киткән бу тема шул минутта ук безнең барыбызны да эләктереп алды, мәҗлестә кызу әңгәмә, бәхәс кузгалып китте Берәүләр ул иптәшне якларга, үзләрен аз йөрүдә, аз күрүдә, дөньяны җитәрлек белмәүдә гаепләп, башларын мескенлеккә салырга ашыкты-лар, ә икенчеләре исә аның сүзен тулаем кире кагарга, совет интеллигенциясенең, иске интеллигенция белән чагыштырмаслык дәрәжддә, өстен торуын — мең төрле дәлилләр нигезендә инде күптән үк хәл кы- лыиган, ачыкланган бу хакыйкатьне тагын бер мәртәбә күтәреп, үзләренчә ачыкларга тырыштылар. Ләкин теге иптәшнең моның белән генә канәгать түгеллеге күренеп тора иде. Өченче берәүләр бу бәхәсне уен-көлке сүзләр, шуклык, анекдотлар белән күмеп калдыр- макчы булдылар. Тагын җыр, тагын шау-шу китте, хрусталь бокаллар янә бер кат чыңлап алдылар. Ләкин әлеге сүзне ачкан иптәшнең йөзендәге хәйләкәр ирониясен бернәрсә белән дә җиңеп булмый иде. Без янә шаулаша башладык. Шау- шу арасында башланып киткән сүз шунда, шау-шу арасында, кысылып та. калды. Безнең исәп — бу кичне әллә нинди җитди уйлануларга, кайнар бәхәсләргә бирелмәскә, хрусталь нурлары арасында шук сүзләр . белән җиңел генә уйнаклап очып йөрергә иде...
5 .С. Ә." № 4 6S
Ләкин шунда безнең арабыздан якснче бер иптәш, моңа чаклы сүз- гә-өпгә бер дә кушылмыйча, үзен чорнап алган эчке уйларына күмелеп һәм күзләрен шешә этикеткасындагы виноград чукларына текәп утыручы 30-35 яшьләр чамасындагы «Солдат» күтәрелде. Мәһабәт гәүдәле, чигәләрендә сирәк-сирәк кенә «көмеш бөртекләр» ялтыраучы, тирән кара күзле, киң маңгайлы, зур башлы, килешле итеп киенә һәм галстугына бик матур итеп төен ясый белгән бу сабыр кешедән — знәсеинән-җебенә кадәр — интеллигентлык бәрелеп тора иде. Бүтәннәр ана «Солдат» дип эндәшкәч мин бераз аптырап калдым.
— Давай, Фоатның сүзләре турында, Италия турында сөйләшеп алыйк, — дип көчле . бас тавыш белән кинәт бер гөрелдәп куйды ул. Чынлап та, ул кеше солдат шулпасын күп кенә эчкән булырга ошый, колак төбендә җөй эзләре күренә, тавышы кырыс яңгырый, ә күзләре, бөркет күзләре кебек, кисеп керә торган ут белән тулы иде. Без барыбыз да тынып, аның авызына карап калдык һәм шунсыз мөмкин дә түгел иде. Кич буе утырып, бит ахырысы, берәүнең дә әле болай йөрәккә үтеп керә торган итеп гөрелдәгәне юк иде.
— Музыкаль мәгънәсендә алганда, безнең һәркайсыбызның үзенчә матур, үзенчә яңгырый торган һәм Италияне, аның бөтен атаулары, органнары, урам җырчылары белән бергә кушып алганда да, диңгез томанында күмеп калдыра торган якты истәлекләребез бар. һәм аның өчен Аппенин ярым атавына барып йөрүнең хаҗәте дә юк. Әгәр иптәшләр рөхсәт итсәләр, мин аларга үземнең кечкенә генә бер истәлегем турында сөйләп бирер идем.
Аның күзләре тагып да очкынлана тсЗште һәм шуннан бүтән без анда бернинди дә тышкы кыланыш сизә алмадык. Ул тоташы белән үзенең сөйләячәк дөньясына киткән һәм, сүзне ничек башлап җибәрергә белмичә, беркадәр аптырап калган иде. Без, дәррәү тотынып, кул чаба, «даешь, Хәйри», «Әйдә, әйдә, башла үзеңнең Италияңне!» дип очына башладык.
— ... Бу 1943 нче елның май аенда булган хәл, — дип җайлап кына һәм баягыга караганда да сабыррак тавыш белән сөйләп китте «Солдат», — үзегезгә мәгълүм, ул ча-гында әле немец Миус елгасының аргы ягындагы биеклекләрдә утыра һәм, әйтергә кирәк, борынын һавага чөеп, бик масаеп утыра иде. Безнең позицияләребез өстендә анда- санда аларның «рама»лары күрен- гәли, төннәрен әле тегендә, әлө монда фонарьлар элеп, нәрсә очраса шуны дөмбәсләп китә, ә кайчакларда бер кыйпылчык җир кисәге өчен каты гына сугышлар башлана, ә тулаем алганда, безнең полк Мат- веев-курган белән Таганрог арасындагы бер участокта оборона тота иде. Әнә шул вакытта Азов ягыннан чыгып безнең позицияләребез өстеннән май ае шаулап узды. Аңа чаклы минем көньяк язын күргәнем юк иде — исән калган груша, алма, слива агачларын чәчәкләр басты, кояш баеп өлгерми, зәңгәр күккә йолдызлар чәчрәп чыгалар, хуторлар өстендә Иван Купала төненең учаклары уйный, кайдандыр шунда колакка гитара тавышы ишетелеп китә... Безнең солдат халкы күпне күргән, аның башын тиз генә әйләндерә алмассың, шулай да алар арасында да, баш очындагы йолдызга карап озак кына торганнан соң, «Их- ма» дип сузып куючылар булгалый торган иде. Хәер, яз инде ул кайда да йөрәкне бераз кытыкламый калмый торгандыр. Юл өзекләре төшендә оборона саклап, кинәттән кабынып киткән вак-вак бәрелешләрдә булгалап, балчык-тузанга шактый ук күмелеп барганда, «Тукта, бу егетләргә бераз яз күрсәтик!» дигән кебек, безнең полкны беразга ялга чыгардылар. Төнен килеп, иртәгесен без чокыр-чакырлар арасына» карт топольләр ышыгына зур при- валга туктадык. Еракта түгел, агачлар арасында, исән калган берничә йорты белән кечерәк кенә -хутор агарып күренә иде. Тау буендагы коелы чишмә, кызыксынып килгәи якты башлы казак малайлары, шау
чәчәккә күмелгән бакчалар хәтердә калган. Шунда мин, яшел чирәмгә башымны төртеп, йокыга киткәнмен. Көн үзәге җитеп, кояш төшлеккә күтәрелеп килгәндә, бервакытны шулай бик күп хатын-кызларның чыр-чу килгән тавышларына уянып киттем. Күтәрелеп карасам, бездән ерак түгел, сөзәк тау кабыргасы, виноград куаклары бәйләп, ул куакларның. төпләрен казып йөрүче колхоз кызлары белән чуарланып калган иде. Җете-җете кояш, якыннан гына коелы чишмәнең челтерәп акканы ишетелә, солдатлар һәм виноград куагы бәйләүче кызлар... Ә җыр, ә чырчу, ә яңгырап ишетелгән көлү тавышы — җитмәсә тагын бөтенесе шул кояшлы көнгә килешеп, шуны матурлап тора. Юк, егетләр, сокланмый калу мөмкин түгел иде моңа. Әле кичә генә диярлек бу җирләрне, бу виноград бакчаларын немец таптап узган, бөтен җирдә сугышның кара сөреме эленеп тора, әле тегендә, әле монда дошман калдырып киткән ялгыз миналар шартлыйлар, торырга өйләр калмаган, җитмәсә, тагын немец Миусның аргы ягында күзләрен акайтып, провокацион листовкалар ташлап, халыкны үчекләп тора. Ләкин, боларның берсенә дә кара-мастан, безнең колхозчы кызларыбыз виноград куакларының төпләрен йомшатып, сабакларын бәйләп йөриләр. Ә үзләрендә шундый җыр, шундый яңгырап торган җыр! Менә хәзер, дүрт-биш елдан соң, мин аны сезгә барлык нечкәлеге белән адәм рәтле итеп сөйләп тә бирә алмыйм, ә сөйләп бирәсе килә. Кыскасы шул, без үзебезнең отделениенең ике-өч егете, кояш үтә нык кыздыра башлагач, күләгә җир эзләп, агачлар арасына кереп киттек. Шунда, ак топольләрнең аяклары очында, чәбәләнеп үскән кыргый чия, балан куаклары уртасында, түгәрәк көзге шикелле, тымызык күл ялтырап ята икән. Ярына килеп бастык, изүләрне чишеп, битләрне, муеннарны юа башладык. Тәнгә су дымы таралды, рәхәтләнеп киттек. Хәтта арада Вася дигән беребез, итекләрен салып, йонлач сыйраклары белән суга ук кереп кжтте һәм шунда, су өсте- нә иелеп, балалар күк су чәчрәтеп уйный башлады, ә үзенең борын астында мыегы бар, өендә хатыны калган. Безнең солдат халкын үзе-гез беләсез, кечкенә генә форсаттан да файдаланып калырга ярата, бераздан инде без өчебез дә, тездән суга кереп, тир-тузаннан каткан күлмәкләребезне, гимнастеркаларыбызны юарга керешкән идек.
Шунда безнең янга, күлнең икенче як ярына, нәкъ безнең турыбызга, ике кыз килеп чыкты. Күлнең ул чите тын, тонык иде, без иң элек ул кызларның суга төшкән күләгәләрен күреп, өчебез бер тиңнән аякка калыктык. Кызлар, килергә дә, кире китәргә дә белмичә, агачлар буенда укмашып калганнар, битләре кызарган, тирләгәннәр, башларына кыеклап бәйләгән яулыклары артка шуган, чәчләре муеннарында тузгып тора, ялан аяклары балчыкка буялган — без шунда ук аларның әлеге теге виноград бакчасында эшләүче кызлар булганлыгын чамалап алдык. Вася, һәрвакыттагы кебек, бу юлы да бездән уздырып, кызларга нин-дидер сүз ку шм акчы булды, тик барып чыкмады. Дөресен әйтергә кирәк, чалбар балакларыңны сызганып, суга кереп баскан һәм кулларыңа юа торган керләреңне тоткан хәлдә кызлар белән сөйләшә башлау алай җиңел түгел икән.
• Шунда аларның берсе, һич тә көтелмәгән бер кыюлык белән, безнең янга килде дә:
— Бирегез үземә, үзем юып би- рәм, — дип безнең кулдан керләребезне тартып алды. Ул арада аның иптәше дә килеп җитте, бергәләп, җиңел кулдан безнең тир һәм тузаннан катып беткән күлмәкләре-безне юа башладылар. Хәзер инде безгә дә бераз җиңелрәк булып калган иде, хәтта Вася:
— Бу кызлардан портянкаларны да юдырып алырга ярар иде дә, ярый, хәзергә калсын инде.— дип шаяртырга ук тотынды. Кызлар аңа нәрсә дип тә җавап кайтарма-дылар, ахырысы, алар Васяның бу сүзләрен бөтенләй ишетмәделәр дә булса кирәк. Васяның бу урынсыз шаяртуыннан соң, без яхшы ук уңайсызланып, нәрсә дип әйтергә дә
67
белмичә, аптырап калдык — ә өч солдатка бер сүз таба алмыйча кагып тору бер дә килешми иде. Ниһаять, безнең өченчебез, үз арабызда «Добрый сибиряк» кушаматы белән йөртелә торган Гриша Артамонов чыдамады, Вася ычкындырган тупаслыкны төзәтергә тырышып:
— Үпкәләштән булмасын, кызлар, сез безгә күлмәкләребезне юсагыз, без сезгә виноград куагы ( бәйләшергә барырбыз, — дип куйды. Хәер, кызлар инде баягы әйт-кәләшүне онытканнар иде булса кирәк, шулай да арадан берсе безне җавапсыз калдырмады:
— Немецны гына алып китегез, без сезгә виноградның суын да, су- сызын да туйганчы әзерләп куярбыз, — диде ул, ап-ак тешләрен җемелдәтеп. Ул арада, кызлар тавышын ишетеп булса кирәк, безнең бүтән бөркетләр дә очып килә башладылар. Ләкин аларга уен- көлке сөйләшеп торырга вакыт тимәде, килеп җитүләре белән кызлар, коры гына тотып, аларга күлмәкләрен салып бирергә куштылар. Безнең ап-ак булып юылган күлмәкләребез шунда, агач ботакларымда, җилдән җилфердәп кибеп торалар иде инде. Озакламады, бүтән ботаклар да юылган күлмәкләр, кулъяулыклары, портянкалар белән тулып калды. Ә ул ике кыз, юка гына гәүдәле ике кыз, тирләп кызарган һәм бераз уңайсызланган хәлдә, безнең арада басып калган- t нар иде.
Без барыбыз да бу ике кызга чын рәхмәт хисе белән тулган идек, в конце концов, мәсьәлә бит күл- * мәкләрдә түгел, күлмәкләрне без аны ял урынына барып җиткәч болам да алыштырачак идек. Мәсьәлә— зурракта. Дөрес, без аны әйтеп бирә алмадык, бәлки, ихтимал, әйтергә кушсалар да әйтеп бирә алмаган булыр идек. Торып- торып та, рәхмәттән бүтән ни дә әйтә алмагач, арабыздан бер карт солдат, ул кызларга карап, үз кызларына эндәшкән кебек җылы һәм ягымлы итеп:
— Ичмасам, сез, кызлар, битләрегезне юып китәр идегез, — дип куйды. Чынлап та, ул кызларның тузан кунган битләрендә юл-юл булып, тир сызыклары беленеп тора һәм алар, карт солдатның тәкъди-меннән соң, оялудан комач кебек булып кызардылар.
— Кичкә юылыр, — диде берсе, шулай да серне бирмәскә тырышкан булып.
— Безне көтәләр булыр, әйдә, Машук, киттек,—диде икенчесе, һәм алар, ул ике кыз, ике рус кызы, ял итәргә туктаган арада безнең солдатларга әллә никадәр эш эшләп, безнең яннан китеп бардылар. Бераздан инде анда, тау ка- .быргасында, виноград куагы бәйләүче ул кызларның элеккегә караганда да шәбрәк җырлаулары ишетелә башлады. Ә мин менә — сез минем фантазерлыгымны гафу итегез, иптәшләр, — уйлыйм-уйлыйм да, шундый бер нәтиҗәгә киләм: бәлки, без бүген монда, менә бу күңелле мәҗлестә, шул кызлар, дары исе сеңгән шул 'җиргә беренче булып ‘ китмән төрткән виноградчы кыз7 лар үстергән суларны эчәбездер?М8 В конце концов, мин моны матур әкият итеп сөйләмим, иптәшләр, әкиятне без матурын да, барысын да үзебез ясыйбыз. Әгәр дә мин үземнең истәлекләремне актарып, сезнең кәефле гөрелдәвегезне бүлдереп, болай озаклап, болай тырышып сөйләп утырам икән, мин моны Фоат иптәшкә җавап итеп сөйлим. Әйе, безнең барыбызның да үзебезчә тоя, үзебезчә кадерләп асрый торган истәлекләребез бар һәм алар — безнең ул истәлекләребез — шушында, үз җиребездә туганнар һәм шунда — үз җиребездә — тамыр җибәргәннәр. Дары исе күтәрелеп бетмәгән җиргә виноград һәм җыр чәчә башлаган хөр йөрәкле кеше-ләрнең тагын кайда булганы бар? Солдатның—иле белән, илнең—солдаты белән бу чаклы тыгыз бәйләнгәнлеген сезнең тагын кайда күргәнегез бар? Янә килеп, бездәге кебек, халык бәхете, халык эше өчен, үзләрен багышлый һәм бөтенләйгә бирә алган интеллигенциянең дөньяга килгәне бар идеме? Икенче мәсьәлә — иске Россия интеллигенциясе. Аның өчен киң туган илен
тарайта-, аны Италия эзләргә мәҗбүр итә торган сәбәпләр* булган. Сүз җаеннан, Лермонтовны искә алыйк: «Быть может за хребтом Кавказа укроюсь от твоих пашей». Анысы дөрес, Италияне күрү безгә дә зарар итми, а, впрочем, совет солдаты бу елларда Европаны аз күрмәде. Ләкин безнең чын матурлыгыбыз, чын язмышыбыз шушында, үз җиребездә. В конце концов, мин, иптәшләр, музыканың һәм җырның яңа Ватаны, халык белән бәйләнгән вөҗданлы интеллигенциянең илһам чишмәсе, синең һәм минем, безнең барыбызның да матур истәлекләрен, язларын һәм язга килү юлларын үзенә җыйган зур илебез — Совет иле, аның тулы бәхете өчен тост күтәрергә тәкъдим итәм.
Хәйринең тавышындагы темперамент, күзендәге очкыннар күптәя үк инде безне эләктереп алган иде» аның тавышы дулкынланып үсә барган саен, без әкренләп үзебездән үзебез аякка калка, мөлдерәмә ту-тырылган бокалларыбызны күтәр- гәннән-күтәрә бардык һәм, ниһаять, барыбыз бергә, бердәм рәвештә эчеп җибәрдек.
. Бу бердәмлек Италия турында гәп күтәрүчегә нык җавап булып төште булса кирәк, соңыннан ул темага сүз кузгатучы булмады.