Логотип Казан Утлары
Публицистика

А. Н. ОСТРОВСКИЙ ҺӘМ ГАЛИӘСГАР КАМАЛ


Моннан 125 ел элек рус халкының бөек драматургы А. Н. Островский туды. Александр Николаевич Островский XIX йөздә рус әдәбиятын иң алдынгы һәм прогрессив рәвештә бөтен дөнья әдәбиятында җитәкче урынга күтәргән бөек рус язучыларыннан берсе иде.
А. М. Горький рус әдәбиятының прогрессив роле турында бэлай ди:
«Европа әдәбиятының үсеше та-рихында безнең яшь әдәбиятыбыз искиткеч бер күренеш булып тора; әгәр дә мин көнбатыш әдәбиятларының берсе дә шул кадәр көч һәм тизлек белән, шул кадәр куәтле күз чагылдыргыч талант як-тылыгында дөньяга килмәде дисәм, дөреслекне арттырмый әйткән булырмын. Европада берсе дә шул чаклы тасвир ителмәслек авыр шартлар эчендә, бөтен дөнья тарафыннан танылган шул чаклы зур китаплар барлыкка китермәде, берсе дә шул чаклы искиткеч матурлыклар иҗат итмәде. Бу хәл көнбатыш әдәбиятларының тарихларын безнең әдәбият тарихы белән чагыштырганда какшамаслык булып исбат ителә; тулы булмаган бер йөз ел эчендә Россиядәге шикелле шул чаклы бөек исемнәрнең якты йолдызлары бер кайда да күренмәде...» *
Демократлык һәм халыкчылык рухы белән сугарылган рус әдәбияты һәм культурасы бөтен дөнья культурасында иң алдынгы урынны
♦ М. Горький «Әдәби-тәнкыйть мәкалә-ләр.», 57 бит, 1937 ел.казанган әдәбият һәхм культура булып тора. Пушкин һәм Лермонтов, Чернышевский* ҺӘХМ Белинский, Гоголь һәм Островский, Толстой һәм Горький культурасы . бөтен дөнья культура үсешенә гаять зур прогрессив йогынты ясады. Болар арасында А. Н. Островский үзенең әсәрләрендә шул вакыттагы Россиядә яшәп килгән караңгы көчне — «караңгылык патшалыгы»н гәүдәләндерә. Менә исерек, кире беткән Гордей Торцов үзенең өенә кайта, яисә менә банкротлыкка чыккан Самсон Силыч төрмәгә китә һәм менә аны талаган Подхалюзин. Әнә шул «караңгылык патшалыгымның кабахәтлегенә түзә алмаган Катерина Иделгә ташлана һәм менә көне- төне Катериналарны, Тихоннарны изүче Кабаниха; менә яучы һәм багучы карчыклар Наумовна, Кар-повна, Паикратьевна һ. б., һ. б.— алар барысы да шушы «караңгылык патшалыгы»иың хуҗалары һәм кор-баннары. Шушы образлар аша А. И. Островский мещаннарның, сәүдәгәрләрнең реакцион дөньясы белән көрәшә. Ул Большов, Подхалюзин һ. б. образлары аша сәүдәгәрләрнең намуссыз юл белән байлык җыюларын һәм шул буржуаз җәмгыятенең яшәү көче акча икәнлеген күрсәтә.
А. Н. Островскийга кадәр сәүдәгәрләр һәм мещаннар дөньясын шундый • тулылык һәм шундый художество дөреслеге белән беркем дә гәүдәләндермәде. Аның әсәрләре — тормыш әсәрләре. Алар шул «караңгылык патшалыгымның эм-
ииклопсдиясе. А. Н. Островский әсәрләре — критик реализм методының иң яхшы үрнәкләре булып санала.
Беренче рус революциясе татар җәмәгатьчелеге алдына татар буржуа җәмгыятенең реакцион омтылышларына, ' дини караңгылык һәм ислам фанатизмына, шулай ук татар халкының көнкүрешендә бик нык тамыр җәйгән феодализм калдыкларына каршы көрәш бурычын китереп куйды. Бу эшкә татар җәмәгатьчелегенең алдынгы прогрессив өлеше алынды. Галиәсгар Камал бу көрәштә әдәби эш күрсәтүчеләрдән берсе булды. Татар .халкы культура тарихында беренче мәртәбә Г. Камал тарафыннан шушы көрәштә тудырылган драма әсәрләре милли театр һәм культура үсешендә зур роль уйнадылар.
Г. Камал үзенең Октябрь револю-циясенә кадәр булган иҗатында татарларның гаилә көнкүрешендә патриархальлек калдыкларына, мещан әшәкелекләренә һәм кадимчеләрнең тискәрелекләренә каршы көрәшне үзәк тема итеп алды. Г. Камал, татар буржуа җәмгыятенең байлар һәм мещаннар дөньясын әхлакый яктан фаш итү юлын сайлап алып, үзенең әсәрләрендә аларның образларын гәүдәләндерде.
Бөек рус тәнкыйтьчесе Добролюбов әдәби әсәрне «безнең иҗтимагый тормышыбызның бер ягы турында катлаулы рәвештә хисап бирү» дип атаган. Менә Г. Камал әсәрләре татар буржуа җәмгыятенең шушы «бер ягы турында катлаулы рәвештә хисап бирү» хезмәтен башкардылар.
Критик реализм методы белән коралланып, Г. Камал татар буржуа тормышының иң мөһим, төп сыйфатларын эләктереп ала белде. Драма өлкәсендә Г. Камалга кадәр татар байлары һәм мещаннары дөньясын шундый оста, шундый тулылык һәм художество дөреслеге белән беркем дә яктыртмады. Бу тормышның ишекләрен Г. Камал киң итеп ачып җибәрде һәм укучы, бу. көнкүрешнең караңгы почмакларына керен, анда яшәүчеләрнең
. ,с. ә.- № 4 тулы бер галлереясын күрә алды. Безнең алдыбызда татар байлары-ның һәм мещаннарының чирканыч йөзләре ачыла, без аларны гаилә эчендә — караңгы татар байлары һәм мещаннары гаиләсе эчендә дә күрәбез, ахрында, без аларның акча белән имгәтелгән шәхси, эчке дөньяларына да керә алабыз. Бу тормыш, Г. Камал тарафыннан ачык һәм типик рәсемнәрдә гәүдә- ләндерелгән һәм бу образлар татар классик әдәбиятында үзләренә лаеклы урын алдылар.
Бер-берсен алдап яшәү Г. Камал тарафыннан гәүдәләндерелә торган тормышта А. Н. Островский язган тормыштагы кебек ... «табигый, сугышта үтерү шикелле үк зарури бер күренеш. Бу караңгылык патшалыгының көнкүреше шулай корылган ки, анда яшәүчеләр ара-сында мәңге дошманлык хөкем сөрә. Монда бар да сугышта: хатын үзенең ире белән — аның башбаштаклыгы өчен, ир үз хатыны белән — аның буйсынмаучылыгы яки яраклык күрсәтмәве өчен; ата-ана үз бала-чагаларының үз акыллары белән торырга теләгәннәре өчен; балалар исә ата-аналарының алар- га үз акыллары белән торырга ирек бирмәүләре өчен; хуҗалар приказчиклар белән... табыш ияләре һәрвакытта да башкаларны эксплоата- цняләүне күздә тотып эш алып баруларын һәхм табышларын башкалар эләктермәсен өчен сугыш алып баралар. Эшләр шундый " тәртиптә барганга күрә барысы да үзен үзе яклау хәлендә булып, барысы да үзләрен куркыныч хәлдән коткарырга һәм дошманның уяулыгын алдарга гына карыйлар...» *
һәм чынлап та, менә безнең алдыбызда бөек тәнкыйтьченең фикерен исбат итә торган Г. Камал образлары галлереясы. Менә кадимче Кәрим һәм аиың эшен тирә-нәйтүче хатыны Җәмилә; менә ата- аналарының «тәрбиясе» нәтиҗәсендә үзен үзе үтерүче жулик Закир; менә барлык төр алдынгылык белән көрәшә торган җәмгыяте хәйрия әгъзалары...
•* Добролюбов, II т. 59 бит, 1935 сл.
97
98
Г. Камал тарафыннан алынган дөньяның кире образларның һәрберсе җәмгыятьнең алга барышын, культура үсешен туктатырга бөтен көче белән тырыша, һәрбер алга бару күренеше, һәрбер яңалык аларның ачуларын кабарта. Ләкин шуның белән бер рәттән бер- берсеннән «эләктерү» мөмкинлеген дә, алга барышка каршы уртак көрәштә союздашларын алдарга да онытмыйлар. Бу табигый, чөнки «... берсенең дә әхлакый карашлары булмагайлыктан, һәммәсе дә хәл- әхвәлгә генә карап яшәгәнлектән, алдау һәм кеше малын үзләштерү өчен бер кемнең дә вөҗданы борчылмый...» †
Татар халкының дошманнарын фаш итүе белән милли культура үсешендә һәм алга баруында Г. Камал татар хезмәт ияләре өчен уңай һәм кирәкле роль уйнады.
Г. Камал алдында ике юл, ике культура торды: Берсе — татар буржуазиясенең реакцион канатының мөселман көнчыгышы культурасына — феодализм культурасына табынуыннан гыйбарәт булган урта гасырларның дини схоластикасы һәм ислам фанатизмы, феодализм кадимчелеге белән үтәдән-үтә сугарылган милли-чикләнгән культура.
Икенчесе — рус һәм бөтен дөнья культурасының иң алдынгы прогрессив якларын үзендә гәүдәләндергән алдынгы демократик культура, ягъни Пушкин һәм Лермонтов. Чернышевский һәм Бе-линский, Гоголь һәм Островский, Толстой һәм Горький культурасы иде.
Г. Камал ата-баба тарафыннан тапталып беткән, искергән һәм таркала барган көнчыгыш феодализм культурасына илтүче юл белән китмәде. Г. Камал рус һәм бөтен дөнья культурасына таба бара торган юлны сайлады. Г. Камал алдынгы прогрессив рус әдәбиятының бөтен дөнья культура үсешендәге ролен һәм әһәмиятен дөрес аңлады, чөнки рус әдәбияты бөтен дөнья әдәбиятының куәтле һәм юл күрсәтүче алдынгы көче булып әверелде. Бөек рус язучылары тормышның мәгънәсе турында, гражданлык бурычы, аның халык һәм ватан алдында җаваплылыгы турындагы мәсьәләләрне кискен рәвештә куюлары белән үзлэреиек укучыларын алга, яктылыкка табан җитәкләделәр.
Г. Камал да татар культурасын югары
† Добролюбов, II т. 6G бит, 1935 ел.
дәрәҗәгә күтәрергә омтылуында моңа бары тик бөек рус әдәбияты тәҗрибәсе беләк коралланып кына ирешеп була икәнен аңлады.
Г. Камалның рус әдәбиятын үзләштерүе нинди авырлыклар белән бәйләнгән булуын без беләбез. Бигрәк тә, бу эш шундый елларга туры килде ки, ул загманнарда татар җәмгыятенең бөтен реакцион көчләре: милләтчеләр, пантюркистлар, панисламистлар һәм кадимчеләр мөселманныкы булмаган ягъни рус һәм Европаныкы булган күп нәрсәдән татар халкын бөтен көч белән аерырга тырышалар; рус телендә китап уку бик зур гөнаһ санала, шуның өчен эзәрлеклиләр иде.
/ Г. Камал шул реакцион көчне җимерү юлында көчле бер чара итеп, татар театрын булдыруны үзенә бурыч итеп куйды һәм ул театр иң элек аның драма репертуарын барлыкка китерүдә дип белгәнгә күрә, ул вакыттагы рус театрында төп урын биләгән А. Н. Островский белән аның аеруча кызыксынуы бик табигый иде.
һәр ике авторның да характерлы әсәрләрен — А. Н. Островский «Свои люди — сочтемся», һәм Г. Камалның «Банкрот»ын алып карыйк. Ләкин күрсәтелгән ике әсәрне чагыштыруга күчү алдыннан А. Н. Островский заманындагы Россия белән Г. Камал заманындагы Россия арасындагы аермалык турында берничә сүз әйтеп үтәргә кирәк.
Әгәр А. Н. Островский заманындагы Россияне алып карасак, ул крепостнойлыкны алыштыру алдында тора һәм ул үлүгә йөз тоткан ак сөяк дворяннарга каршы яшәү өчен көрәш алып баручы яшь бур* жуазия җитәкчелегендә капиталистик үсеш юлына күчә иде, ягъни
99
промышленность капитализмы үсешенең башлангыч баскычында иде.
Ә Г. Камал загланындагы Бөек Октябрьгача булган Россия беренче бөтен дөнья империалистик сугышы алдында тора иде, ягъни бу чор капитализмның, үзенең югары һәм соңгы ноктасы булган империализмга әверелгән чоры иде.
Ләкин бу процесс төрле милләтләрдә төрле төстә һәм төрлечә темпта барды. Мәсәлән, илнең сәяси, җәмгыять һәм культура тормышыннан үзенең чикләнгән булуы, ә шулай булгач артта калуы арка-сында татар буржуазиясе көнчыгыш Азия феодализмы белән материаль һәм идеологии яктан турыдан-туры тыгыз бәйләнештә яшәп, феодализм күренеше булган кадимчелек белән бергә үрелеп үсте.
Шушы сәбәпләр аркасында XX йөз башларындагы татар сәүдәгәрләренең реакцион-кадимче табигатьле булулары А. Н. Островский заманнарындагы рус сәүдәгәрләренең «караңгылык патшалыгы»н хәтерләтәләр һәм А. Н. Островский белән Г. Камал иҗатларының тиешкән нокталарыннан берсе дә шунда.
Ләкин татар сәүдәгәрләре югарыда әйтелгән бу ошашлык белән берлектә, яшәү вакытлары империализм заманына туры килгәнгә күрә, бу чордагы капитализм өчен характерлы кайбер сыйфатларга да ия булдылар.* Шуның өчен Г. Камал А. Н. Островскийның йогынтысын җәмгыятьнең яңа шартлар-дагы тормышына хас булган татар буржуасы образларын тудыру өчен файдаланды. Мәсәлән, Сираҗетдин Туктагаев, Большов кебек үк, явыз ниятле банкрот, алар икесе дә үзләренең бурычларын түләргә хәлләре җитми торган, бөлгән кешеләр итеп игълан итәләр. Аларның икесендә дә банкротлыкка төп нигез сәбәп булып бер үк тезис хезмәт итә: башкалар бу банкрот-лыкны эшлиләр ИЧ:
... «Ничек эшләмәсеннәр, туган; башкалар да эшлиләр. Әле ничек кенә эшлиләр...» — дип әйтә Большов.
Ә Туктагаев үзенең карарын аклау һәм ныгыту өчен талаулар һәм банкротлыклар турында тырыша- тырыша газета материалларын җыя.
Ләкин банкротлыкның максаты аларда төрле-төрле.
... «Менә хәзер күп акча түләргә туры килә! Миндә акча юк дип әйтмим; ә дөресен генә сиңа әйтим, түлисе килми... Менә бөтен акча кулда булдымы — аны бирәсе дә килми...» дип әйтә Большов.
Ә Туктагаев үзенең ниятенә (турыдан-туры җиңел юл белән табыш табуга) омтыла. Аның өстеннән «шәрә интерес һәм шәфкатьсез саф акча» идарә итә. Туктагаев дәртле көч белән тулган, ул үз эшләрен мөмкин хәтле күбрәк эләктерергә тырыша, чөнки ул үзен — үз чорының әфәндесе дип аңлый. Сары металл капитализм җәмгыятенең иң куәтле этәргеч көче булып һәм буржуазиянең табына торган тәңресе булып әверелде. Г. Тукай әйтмешли:
Мин тәмам гиздем җиһанны, кайда-кайда йөрмәдем. Тик шул алтыннан бәла, шайтан-фәлән һич күрмәдем, һәр тараф, һәр җирдә халкың шул металлның бәндәсе, Күрмиләр хакны, чөн алтын һәр хакыйкать пәрдәсе.
Туктагаев Большов кебек үк мич башында ятарга теләми, ул Большов кебек сәүдәне ташламас. Ләкин... «алар җинаятьтә бары аның тышкы һәм юридик ягын гына аңлыйлар һәм ул ягын әгәр читләп үтә алсалар гадел рәвештә хур күрәләр. Ләкин башка кешеләргә һәм җәмгыятькә эшләгән җинаятьләренең нәтиҗәсе, аның эчке ягы, аларга бөтенләй дә күренми...» *
Большов әле банкротлыкка башта ук җентекләп уйлап карар итмәгән, . бу карар аңа пьеса барышы буенча килеп чыга. Ул киңәшчеләргә мохтаҗ, һәм аңа «ярдәмгә» үзләренең күп еллык хыянәтчелек тәҗрибәләре белән Рнсположенский белән Подхалюзин ашыгалар. Аларның «яхшы» киңәшләре аркасында һәм газетада үзенә бу-
* Добролюбов, II т. 66 бит, 1935 ел.
100
рычлы кешенең банкротлык игълан иткәнен укыгач, Большов үзен дә банкрот дни игълан итәргә карар бирә. Большов үзенең киңәшчеләрен тыңлый, ә алар һәрберсе үз баеннан эләктерергә ч ырышалар. Шул тырышлык нәтиҗәсендә алар Большовны чокырга этәреп төше-рәләр һәм аны аннан коткармыйлар да.
Ә Туктагаев башта ук сәхнәгә үзенең банкротлыгын игълан итәргә карар биргән хәлдә килеп чыга. Ләкин ул Большовлар эшендә киңәшчеләрнең күбесенчә Самсон Силыч нәтиҗәсенә китерүләрен күреп, алардан баш тарта һәм уйланган эшен бер үзе генә очлап чыгарга карар бирә, чөнки... «Монда беркем дә беркемгә дә таяна алмый: һәр минутта* дусыгызның сезне ничек җайлы утыртуы яки сездән урлавы
турында мактанганын көтә аласыз; табышлы спекуляциядә кампаньяче бөтен акча һәм документларны җиңел генә кулына эләктереп, бурыч өчен иптәшен базга яптыра ала; кайната киявен придан белән әрчер; кияү яучыны җәберләр һәм исәп-хисапта алдар; җиткән кыз ата-анасын утыртыр, хатын ирен алдар. Бу каракгы дөньяда бер изге нәрсә дә, бер саф нәрсә дә, бер дөрес нәрсә дә юк...» *
Бу характеоистика Туктагаевның алдау һәм хыянәт белән яши торган җәмгыятенә дә бик туры килә. Шуның өчен Туктагаев сәхнәгә килеп чыгу алдыннан ук банкротлык мәсьәләсен чишкән була. Ул күптән инде банкротлык турында газета материалын җыя һәм газе
таның соңгы номерында чираттагы талау турында белдерүне укыгач, үзенең банктагы акчасын алырга бара. Аның планы бик гади гына, катлаусыз, Большов планыннан да гадирәк: ул банктагы бөтен акчасын ала, үзенә кредит бирүче Мәскәү байларына бара, юлда «талана» һәм нервлар какшау аркасында «акылдан шаша». Кредитор-ларга акча да юк һәм клиент үзе дә акылдан шашкан!.. Өстәвенә чынлап талый торган һәм базга утырта торган Подхалюзипиар һәм
* Добролюбов, II т. 56 биг, 1935 сл. Рисположенскийлар да юк! Ул үзе Большов та, Подхалюзин да һәм Рнсположенский да. Менә империализм чорының әрсез, комсыз сәүдәгәренең үзәкләшкән йрзе. Аның хатыны да, юлдашы Гарәфи дә, аның агалары да — барысы да алар Туктагаев планының сукыр кораллары гына. Алар бернәрсә дә белмиләр һәм аның хәйләсенә катнашкан кешеләр дә түгел. Дөрес, аңлы рәвештә катнашкан бер кеше бар — ул доктор, ләкин аның турында түбәндә сүз барыр. Шулай итеп Туктагаев Большовны узып китә һәм хыянәтче Псд- халюзпнның мәкерле ике йөзлеле- ген һәм Рисположенскийның күз буяучылыгын үзендә туплый. Мондый эволюция каян килеп чыкты соң? Чөнки Большов ул иске Россиянең сәүдә капиталының вәкиле һәм яңа туып килә торган промышленность капитализмына я күчәргә, я ачыктан ачык көрәшергә тәвәккәллеге җитми торган кеше. Ә- Туктагаев үсеп җиткән, «үзе хөкем сөрүгә ирешкән», промышленность капитализмына җайланган һәм яшәү мөмкинлеген шул җайлануда гына икәнлеген аңлаган сәүдә капиталы вәкиле. Большов иске тормыш, тынычлык турында көрсенә;
«... Үземә дә, энем, ял итәргә вакыт; ятыр идек без кырын төшеп кенә, җенемә кирәкмени бу сәүдә...»
Я Подхалюзинга мөрәҗәгать итеп тормыштан зарлана: «...Эх, Лазарь, табышлар начар хәзер: элекке заманнар түгел...» — ди. Менә аның ниятләре, Большов менә нәрсәгә омтыла, ягъни ул артка караганда иске тормыштан башка бер нәрсә дә күрергә теләми. Ул кеше кулы белән (киңәшчеләр куллары белән) банкротлыкны башкаррш чыгарга уйлый.
Ә Туктагаев үтеп киткән тормыш турында көрсенә алмый. Ул үзе яшәгән стройның алдап баю өчен уңайлы шартларыннан файдаланып калуның кирәклеген сизә. Шуның өчен ул үзенең максатына — җиңел юл белән табыш табуга ирешү өчен бернинди чаралардан да җирәнми. Ләкин бу бер төрле
101
чарадан да тартынып тормаучылык зле спекуляцияләрдә һ. б. караңгы эшләрдә аның аңсызлыгын күрсәтми (без буржуа аңы турында сөйлибез). Туктагаев бик хәйләкәр, мәкерле һәм үзенчә акыллы.
«... Коры көе генә, турыдан-туры гына, зарар иттем, кеше өстендә алачакларым бик күп китте, фәлән дип кенә шартлап булмый. Алай итеп кенә Мәскәүләргә сумына ун, унбиш тиен генә биреп булмый. Аның модасы да беткән, ышан-мыйлар да. Ә болан булганда үзләренең дә күзләре акаер. Биргәнне тизрәк алып калырга тырышырлар...»— дип Туктагаев үз планы турында сөйли. Моңда барысы да үлчәнгән һәм исәпләнгән. Бу өзек Туктагаевның үзеннән элекке булган сәүдәгәрләрнең — Большовлар- ның «эшләре» белән бик яхшы таныш булуын күрсәтә һәм ул алар- ның тәҗрибәсен мирас игеп алып, аңлы рәвештә шул мираска яңа шартларда кирәк булган төзәтмәләрне кертә.
Большовларның күңелсез тәҗри-бәләреннән үрнәк алып Туктагаев, табигый, бу эштә ярдәмчеләрдән баш тарта, чөнки, кабатлап әйтәбез, ул Большов кына түгел, ә бәлки Подхалюзинның хыянәтчелеге белән һәм Рисположенскийның мә- керлелеге белән укмашкан яңа Большов. Шуның өстенә Туктагаев милли буржуазия сыйфатларына ия булган типик татар сәүдәгәре.
Әгәр Большов банкротлык эшләрен алып баруны Рисположенский белән Подхалюзинга тапшырып, үзе кулларын салындырып эшне аллага тапшырып утырган һәм базга эләккәч кенә үз хәлләре турында активлык күрсәткән булса, Туктагаев исә үзенең банкротлык эшләрен зур активлык белән баштан аяк үзе башкара.
Туктагаев 49 мең сумны банктан үзе ала. Бу суманы кладовойда яшерә һәм юри үз хатынының күз алдында «49 мең сум» дип берничә кәгазь төргәкне «читек бал-тырына батыра». Моны эшләгәндә ул аңлы рәвештә Гөлҗиһанның киләчәктә шаһит булу ихтималыи күздә тота, ягъни аны үз махинацияләре өчен букыр коралга әйләндерә.
Ә Аграфена Кондратьевна үз иренең эшләренә бөтенләй катнашмый. Большов — тискәрелекнең ачык төстәге тибы, хатын-кызларның эшкә тыгылуларына һич юл бирми, ул аларга өйдә хатыннар ягын аерып куйган да, хатыны шунда ябылып яши.
Без моның белән Туктагаевның хатыны азатлык алган дип әйтәсебез килми, юк, ул ислам дине һәм милли шартлар аркасында Аграфена Кондратьевнага караганда да ире тарафыннан ныграк коллыкка төшерелгән. Туктагаев табыш кызуы белән мавыгып, үз файдасын күзәтеп, шәригатне дә боза (Гөлҗиһанны шаһитлыкка әзерли).
Большов үз алласы исеме белән «эшләгән» кебек үк, Туктагаев та алла исеме белән явыз ниятле банкротлык эшли. Акча — менә аның фетишы, акча барсын да, хәтта алланы да, юлдан алып ташлый.
Аннан соң Туктагаев Мәскәүгә бурыч хуҗалары кредиторлар янына китә. Аның планы буенча ул юлда «талана» һәм «акылдан шаша». Подхалюзинга гына хас булган әшәке монафынклык белән Туктагаев үз өендә акылдан шашкан кешенең ролен уйный. Ул уңышлы алдый һәм үзенең акылдан шашуына агаларын, гаиләсен ышандыра ала.
Менә Мәскәүдән бурыч хуҗаларының доверенныйлары киләләр, һәм тамашачыга Туктагаевның доверенныйларныц килүенә күптән әзер булуы ачыла: Туктагаевның йорты залогка салынган, исәп-хисап дәфтәрләре махсус чуалтылган, кибетнең күпчелек товары икенче кеше исеменә күчерелгән. Бу үз чиратында Туктагаевның иптәш сайлауда үзеннән элекке Большовларга караганда алдан күрүчәнрәк булуын һәм сайлылы-гын күрсәтә. Шулай итеп доверен- ныйлар алдында Туктагаев тарафыннан бик зур осталык белән куелган икенең берен сайлау тора: банкротлык фактын раслап, я буш
102
кул белән китәргә, я бер сум өчен 10 тиен алырга. Бер писез китүгә караганда соңгысы яхшырак. Доверенныйлар кибетне һәм исәп-хисапны тикшереп медицина таныклыгы алу өчен, Туктагаевка доктор белән киләләр. Докторның килеп чыгуы Туктагаевны бераз каушата, ләкин ул үзен кулга ала һәм акылдан шашкан кеше ролен башкаруын дәвам итә, чөнки «... Врачны, юристны, дин башлыгын, шагыйрьне, фән ^кешесен ул (буржуазия — Б. И.) үзенең түләүче яллы хезмәтчеләренә әверелдерде...» ‡
Шуны истә тотып, взятка биреп, Туктагаев докторны шунда ук салып ала.
«... Ярый, миңа барыбер...» — дип әйтә доктор. Ләкин аңа барыбер түгел. Ул. кем аңа күбрәк түләсә, шуңа яхшырак эшләр. Туктагаев саранлык күрсәтми, шуңа күрә доктор Туктагаевның акылдан шашканлыгын исбат итәргә бар көче белән тырыша һәм, өстәвенә, шулай тырыша ки, хәтта бик күпне күргән Туктагаев та хәйран була.
«... Шайтан да эзләп таба алмаслык ялганнарны ялганлый!..» — ди аның турында Туктагаев. Доверенныйлар, сумына 10 тиенгә риза булып, эшне тәмамлыйлар. Килешкәннән соң, нәкъ килешкәннән соң гына, эшкә тагын доктор килеп катыша. Ул тагын акча сугып алу мөмкинлеген һәм оста врач исемен казану мөмкинлеген сизеп, Туктагаезны «дәвалап терелтергә» алына, ялган авыруны дәвалап терелтү авыр эш түгел. Врач киемендәге шарлатан «чөй чөй белән сугып чыгарыла» принцибында эш итеп, күз алдында Туктагаевны «терелтә», шуның белән бергә минут саен алла кодрәтенә таянырга да онытмый.
Комедия Туктагаев файдасына чишелеп тәмам була. Бу банкротлык аферасыннан Туктагаев шуның өчен дә җиңүче булып чыга ки, ул үзен Большовтан аера торган яна сыйфатларга ия булган сәүдәгәр, аера торган гына түгел, ә бәлки андагы большовлык башлангычын тулыландыручы һәм көчәйтүче сыйфатларга да ия булган сәүдәгәр. Ул Большовның нәкъ үз копиясе була да алмый, чөнки тормыш шартлары үзгәрделәр һәм алариың йогынтысы астында тарихи җирлектә милли формага ия булган яңа Большов-Туктагаевлар үсеп чыктылар.
Бу ике комедияне бер-берсе белән
‡ К. Маркс һәм Ф. Энгельс «Коммунистлар партиясе манифесты», Казан. 1946 ел. 26 бит.
чагыштыргач, без алар арасында идея ягыннан һәм кайбер детальләре буенча ни дәрәҗәдә тыгыз бәйләнеш барлыгын күрдек. Шул ук вакытта Г. Камалның кай-бер башка әсәрләрендә дә А. Н. Островскийныц йогынтысы барлыгын игътибарга алсак, алар арасындагы иҗади һәм идея элемтәсе тагын да ачыграк күренер.
һәм чынлап та Г. Камалның кайбер геройлары А. Н. Островскийныц геройлары белән беркадәр бәйләнештә торалар, мәсәлән: «Уй- наш»та Сәрбиҗамал, «Гроза»дагы Катерина кебек, үзенең ире Мәкәрҗәдә булганда аңа хыянәт итә. 1 актта ул, Катерина кебегерәк, шәһәр бакчасына чыга, анда үзенең булачак җанашы белән таныша. Иренә хыянәтеннән соң, Сәрвиҗамалның газапланулары беркадәр Катеринаның газапларын хәтерләтә. Бу драманың соңгы картинасы аеруча игътибарга лаек, бу картинада Катеринаның башына ингән газаплар кебек үк, Сәрбиҗамалның башына да газап иңә.
Яки «Беренче театр» комедиясендә Хәмзә бай тарафыннан изелгән ихтыярсыз кешеләр кысылып яшиләр. «Караңгылык патшалыгы» хуҗалары булган Гордей Торцов, Кабаниха, Дикой һәм башкалар арасында Хәмзә бай да үзенә хас булган урын тота. Хәмзә байның да кулы приказчикларга күтәрелә. Хәмзә бай өнгә кайткач:
«Әй, кая, кайсыгыз бар анда? Аякны тартыгыз әле» — дип кычкырып, аягыннан читекләрен салдырырга куша.
Ул А. Н. Островскийныц «карак-
гылык патшалыгы» хуҗалары кебек үк яңа заманга дошман.
«Заманалар бозылды» — дип Хәмзә бай зарлана. Ул шәһәрдә татар халкының тарихында беренче мәргәбә ачыла торган милли' театрга каршы дулый. Бу беренче театр ачылуга каршы Хәмзә бай:
«Алла боерса, икенче вакыт уй-натмабыз әле» — дип ярсып кычкыра.
Г. Камалның яучы карчыкларының да шулай ук А. Н. Островский яучылары белән уртаклык яклары бар. Наумовна, Карповна, Пан- кратьевна һәм башкаларның сыйфатларын Г. Камалның яучыларында да күрә алабыз. Алар шулай ук «караңгылык патшалыгы»ның бөтен тыкырыклары буйлап, табыш эзләп, искәнеп йөриләр.
Менә алардан берсе Мәхупҗа- мал. «Бүләк өчен» комедиясендә ул яучылык эшендә үзенә өлеш эләктерергә йөри. Карт кызлар сафына кергән надан һәм ямьсез бер кызның сыйфатларын мактап:
«Укыган, улым, укыган, бик зур \кыган. (Халыкка карап) Әлифне таяк дип тә белми; миңа аның нигә кирәге бар? Бары тик эш кенә булсын да, үземә тиешле садаканы, хәерне генә күбрәк алыйм» — дип күзгә терәп ялганларга керешә.
Шул ук комедиядә егетнең анасы туйда сыйлану һәм бүләк асыл киемнәр киенеп утыру өчен генә улын үстерә һәм бүләккә кызыгып үз улына кызны димли, • димләү белән генә калмый, хәтта үз улына яратмаган кызны алырга куша. Ул улының киләчәге турында кайгыртмый, кыздан асыл күлмәк кенә булсын.
Ә икенчесе — Мәглифә. «Уйнаш» .драмасында ул акча артыннан чабып, Сәрбиҗамалны аздырып, аның семьясын җимерә.
Әлбәттә, Г. Камал бу китерелгән образларның прототипларын А. Н. Островскийдан алган дип булмый, болар турыдан-туры чын татар тормышының типик образлары. Болар арасындагы ошашлык А. Н. Островский чорының «караңгылык патшалыгы» кешеләре белән Г. Камал заманындагы татар җәмә-гатьчелегендә булган тискәре кешеләр арасында тарихи ошашлык булудан килеп чыккан. Шуның белән бергә без Г. Камалның А. Н. Островский йогынтысын иҗади рәвештә үзләштергән хәлдә, татар милли классик әдәбиятында хөрмәтле урын алган киң иңле, үзенчәлекле әсәрләр барлыкка китергәнлеген күрәбез.
Рус классик әдәбиятының иң яхшы үрнәкләреннән күреп, алардан иҗади мастерлыкка өйрәнеп, Г. Камал татар халкын алдынгы рус культурасына якынайтты.
Алдынгы рус әдәбиятына иҗади тоташкан хәлдә Г. Камал шул вакытта хөкем сөргән милли чикләнү- чәнлек күренеше булган кадимчелекне һәм башкаларны кире кагып, искелеккә каршы көрәш байрагым күтәрде.
Шул рәвешчә без А. Н. Остров- скийның мирасы Г. Камалның иҗатына нинди көчле йогынты ясаганын күреп үттек, ләкин бу йогынты сукыр һәм механик рәвештәге коры бер иярүчәнлек һәм образларны ту- рыдан-туры күчереп утырту түгел, ә бәлки, киресенчә*, Г. Камал рус әдәбиятының йогынтысын тоеп, иҗади рәвештә яңа мәгънәдә тө-шенеп һәм шуның белән үзенчәлекле язучылык талантын үстереп, татар милли әдәбиятында чын мәгънәсе белән художество үзенчәлекле һәм оригиһаль әсәрләр тудырды.