Логотип Казан Утлары
Хикәя

УРМАН КИСҮЧЕЛӘР


Еракта, урман артындагы күктә, сызылып таң ата. Беренче нурларның тонык яктысында агачлар, утта янып күмерләнгән шикелле, каралып күренәләр. Бу минутта аларның биек кәүсәләре ялтыравыклы сары кәгазьгә ябыштырган тасмаларга ошый.
Көн аяз һәм җылы килергә тиеш. Төнге салкынлык бүген карны җемелдәтеп, күзне чагылдырып торган как кебек юка боз катлавы белән капланган. Ылыслар һәм саргаеп кипкән сирәк яфраклар челтәре аша җиргә җиткән таң нурлары астында мамык кар, тонык төс белән, ялтырамыйча гына ята.
Алда — Лесосека. Урманчылар хезмәте шаулаган киң мәйдан, балта тавышы, пычкылар чыңы, моторлар үкерүе, биек-биек бүрәнәләр өеме белән-тулы гигант цех. Шул гигант цехта, бүтән йөзләрчә кешеләр белән бергә, исемнәрне бөтен Олы Тархан леспромхозына шаулаган Фәттах бабай белән Кәлим егет эшли.
1942 нче елда, Сталинград урамнарында дәһшәтле сугышлар барган чагында, Кәлимнең әтисе ерак диңгезләр, зәңгәр күкләр һәм корыч кошлар турында хыялланып үскән улын җитәкләп, Лесосекага китерде: «Менә бу синең туган йортың, икенче семьяң булыр. Шунда үс һәм көрәш, улым» — диде, һәм аны урманчыларга тапшырды. «Рәнҗетә һәм кыерсыта күрмәгез инде, бик кечкенә һәм яшь шул, мәктәп партасында утырып дәресләр тыңларга гына да бит... Семья туйдырасы һәм йорт карыйсы бар... Минем урыныма кала...»
Урманчыларның тату семьясында кечкенә Кәлимулла өчен һәркемдә ачык чырай, ягымлы сүз, иркә караш булды. Барыннан да элек аны үз канаты астына тәҗрибәле Фәттах бабай алды. Алтынчы дистәсен тутырып килгән, еллар йөге астында бөкрәйгән, чандыр йөзле бу карт аны хезмәткә, сәләткә, урманчыларга кирәк һәм хас булган осталыкка өйрәтте. Дөрес, бодар аңа җиңел генә бирелмәделәр. Күп көч түгелде, күп -төннәрнең йокысы калды, күп агачлар киселде һәм күп игәүләр кыршылды. Эштә арып, аякларны көчкә өстерәп кайтып, сәкегә баш төртү белән изерәп киткән чаклар булды... Ләкин тырышкан ташка кадак кагар диләр. * Кәлимнең тырышулары да бушка китмәде. Ул чын урманчы булып җитеште. Анык белән эшләп, Фәттах бабай гомере буена бирә алмаган нормаларны бирде, урманчыларны таңга калдырган могҗизалар күрсәтте. .Кәлимнея комиссар әтисеннән, Фәттах бабайның сугыштагы дүрт улыннан алынган һәрбер хат, алар катнашы белән азат ителгән һәрбер шәһәр исеменә меңнәрчә кубометрлар утын киселде. Картның: «Кара син аны, рәхмәт яуганны, әтисе аңа үз урынын калдырып китте, ә ул үз урынына әтг
85
сен җибәрмәскә үк чамалый кебек...» дип уйлаган чаклары да еш булды һәм үзенең пычкыдашы, кечкенә пардашы өчен чын күңелдән сөенде.
Күп тә үтми Кәлим электр пычкысы белән эшләргә өйрәнү курсларына китеп, аннан өлкән мастер исемен алып кайта. Инде аның кулында җиңелмәслек көч — фән, техника белеме. «Молодец, энем, Кәлимулла, сынатмадың,» — дип { сөенеп каршылады аны Фәттах бабай.
Алар яңадан бергә эшли башладылар.
—- Менә ул дөнья хәлләре ничек була, — дип көткелдәп көлде Фәттах бабай.— Кайчандыр мин сине һөнәргә өйрәттем, хәзер син миңа электр пычкының хикмәтләрен өйрәт.
— Була ул, өйрәтермен,—дип җавап бирде Кәлим.
Агач кисүчеләрнең эше, көчле да-вылларга каршы тора алган юан кәүсәләрне кисү өчен юнәлеш сайлаудан башлана. Бу — кисүчеләрдән зур осталык сорый. Ботаклары бер якка куерып үскән, шул якка үзенец ябалдаш авырлыгы тарткан һәм табигый авышы буЛган агачлар очрый. Ләкин урманчы аларны үз ихтыярына буйсындырып, үзе теләгән якка аударырга тиеш. Киселгән агачлар, очлары белән бер якка сузылып ятып бер җирдә туралырга, бер өемгә өелергә тиеш.
Фәттах бабай белән кечкенә Кә-лимулланың бу сыйфаты, кырык елдан артык хезмәт тәҗрибәсе белән бүгенге яшьләргә совет дәүләте биргән көчле фән белеме кушылудан барльҗка килде.. «Тормышта белем Һәм тәҗрибә дигән нәрсәләр бар. Ләкин боларның 6epqe дә осталык түгел әле. Шулар икесе бергә кушылганда гына осталык туа ул», ди Фәттах бабай.
Биек имән түбәсенә текәлгән күзләр, югарыга карап, имәннең җирдә ятачак урынын сайладылар. Белгән, ' күнеккән һәм яратып эшләнгән эшнең яртысы алдан ук эшләнеп куйган була, диләр.
. Әнә шул якка, — диде Фәттах бабай тирән кар астыннан очлары гына күренеп торган куаклы сөзәклеккә ымлап. Кәлим кулындагы балтасын калын имән төбенең шул ягына чапты. Ире йомычкалар очып, ак кар өстенә сибелделәр. Нык һәм карт имән үзенең яшәү тамырын кискән беренче яраны алды. Ул, зәңгәр күккә соңгы кабат каравын сизгәндәй, матуррак тирбәлеп һәм дәртлерәк чайкалып калырга тырышты. Ул арада балтага каршы яктан электр пычкы чыҗылдый башлады.
Пычкы ул—урманчының уң кулы. Урманчылар аны кулга алганда көзге кебек ялтырап, кизкәндә матур моң чыгарып җырлап торуын яраталар. Яраталар гына түгел, үз кулларына бары тик шундый .пычкыларны гына тоталар да. Фәттах бабай белән Кәлимнең пычкысы нәкъ шундый.
Сугыштан соңгы беренче бишьеллыкта ук Татарстан урманнарында киселергә тиеш агачларның 71,5 процентын электр пычкылар кисәчәк. Техника һәм фән урман эшенә көннән көн күбрәк керә барачак.
Пычкы эзенә Фәттах бабай салмак кына итеп чөй сукты. Суккан вакытта чөйне уң яккарак турылады, димәк, агачның сулга авуын тели иде ул. Агач инде аның ку-лында. Сулга екса да, уңга җибәрсә дә — кисүче ихтыяры.
Кара сызык кинәт акрынлап киңәя башлый һәм авызын зур итеп үк ача. Агачны җиргә тоташтырган тамырлар чытырдап өзелә һәм шул секундта ул үзенең утырып гомер иткән төбеннән аерыла...
Үзләре кискән агачлар гөрселдәп ауганда урманчының күңеле аеруча шат һәм матур хисләр белән тулы була, аның хыялы еракка оча, башына гүзәл уйлар килә. Бу уйларны үзенә җан рәхәте табып һәм ләззәтләнеп уйлый ул.
... Безнең туган илебез зур һәм күп санлы төзелешләр белән шаулый. Аның иксез-чиксез киңлегендә көн саен йөзләрчә промышленность предприятиеләре, яңа авыл һәм шәһәрләр, мәктәпләр, больницалар һәм зур-зур торак биналар салынып яга. Авыр сугыш елларында илбасарлар аягы астында тапталып хәрабәгә
86
әйләнгән урыннарда зур йортлар калка...
... Балалар җылы мәктәптә; эшчеләр — җылы цехларда, картлар — җылы түрдә утыра. Аларның бары- с'ын да урманчы хәзерләгән утыннар җылыта.
... Сөеклебез Сталин безгә якын еллар эчендә һәр ел саен 500 миллион тонна күмер чыгару, 60 миллион тонна корыч һәм 50 миллион тонна чуен кою бурычын куйды. Батыр шахтерлар һәм баһадир ме-таллчылар бу бурычны уңышлы •башкарып киләләр. Бу эштә урманчы аларга чиксез зур булышлык күрсәтә. Ул кискән терәүләр Һәм ул хәзерләгән агачлар булмаса шахтерлар күмер чыгара, домначылар корыч коя алмаслар иде.
... Туган илнең тыныч күгендә самолетлар, диңгзеләрендә кораблар шаулый. Аларда да урманчының керткән өлеше зур.
... Безнең туган илебез бөек тимер юл державасы. Аның киң мәйданнары буйлап озын-озын юллар сузыла. Ләкин миллионлап тонналы йөк күтәргән бу җилкәләр үзләре корыч һәм чуен булсалар да, аларның нигезе агач. Биш ел эчендә салыначак 19730 километр яңа һәм икенче рәт тимер юллар өчен, 250 .миллион дапә шпал, ә ике меңнән артык тимер юл күпере өчен, 480 мең тимер юл вагонын ясау өчен тагын никадәр агач кирәк булачак! Боларны барысын да урманчы бирәчәк.
Халкыбыз өчен миллионлап том китап, чиксез күп санда газета һәм журналлар басылып чыга. Без кадерле юлбашчыбызга, дусларыбызга һәм сөйгән ярларыбызга хатлар язабыз һәм безгә сагынып көткән сәламнәр, котлаулар килә. Бу кадерле сүзләр барысы да ак кәгазь битләренә тупланалар. Ак кәгазь — кара урманнарда урманчы кискән яшел чыршы белән сары нараттан эшләнә ул...
Иркен колхоз кырларында дулкынланып һәм үкереп иген уңа. Бу кырларның ел саен бирәчәк 127 миллион тонна уңышын үстерү һәм вакытында урып-җыю өчен бик күп санда авыл хуҗалыгы машиналары кирәк. Бишьеллык— илнең колхозларына 175 мең комбайн гына жиб> рәчәк. Бары тик Татарстан колхозларында гына биш ел эчендә нән артык яңа электр станцияләре салыначак. Болар да урманнан arai көтә.
... һәр җирдә, һәр өйдә урманчының хезмәт җимеше бар. Ул —синең кулыңдагы китап, синең өстендәге ефәк күлмәк, синең аяктагы күн яки резина итек, син кабызгаз ут, син уйнаган скрипка яки гармонь, син аткан мылтык, син үткәз юлларның күпере, син утырган арба, син йөзгән көймә һәм синен өеңнең барлык җиһазы — урманчының маңгай тирен саклый.
Фәттах бабай белән Кәлим күңел-ләреннән дә шундый якты уйлар үттеләр. Шул уйлар аларның беләгенә көч салды.
Көн чыннан да аяз һәм җилсез, килде. Урман артыннан әкрен генә кояш күтәрелде. Зәңгәр урман эчләре яктыра, матурая барды.
Көннең беренче нурларын урманчылар сөенеп һәм җыр белән каршыладылар. Бу минут алар өчен аеруча шатлыклы. Чөнки аларнын кояштан алда уянып башкарган эшләре, кбяшка һәм илгә мактанып сөйләрлек җиңүләре бар. Пычкы һәм балта тавышларының гүзәл музыкасы белән тулы, өзлексез ишелеп торган калын стеналы урман кочагында яулап алынган җиңү шатлыгы — җырның һәм күңелле кәефнен сәбәбе булмасынмыни!
Шатлык зур, ләкин урманда аны тудыручы көч тә кечкенә түгел. Без бары бер пар кисүченең генә эшен күзәттек.. Аларның инде таңнан башлап кискән дистәләп кубометрлары бар. Менә егерменче агач төбенә килеп басып, тагын йөзләп кубометр бирү ягын чамалыйлар алар. Сүз җае килгәндә шунысын да әйтик, бер ел эчендә үзләренен бишьеллык планнарын тутырып, инде 1951 иче ел хисабына агач кисүче пар бу.
Фәттах бабай белән Кәлим кебек парлар республикабыз урманнарында ун меңнәрчә. Менә үз танкы белән немец илбасарларын Берлин урамнарында таптап кайткан гвар- .
дия егете Садриев. Аның кулында бүген дә чыдам мотор, ләкин сугыш моторы түгел, тыныч хезмәт моторы. Ул көнлек нормасын ике йөз проценттан кимгә үтәгәнен белми. Аның даны Татарстанның Идел буе урманнарында гына түгел, бөтен ил буйлап яңгырый. Менә аның пардашы — янып торган йөзле сылу кыз Сәлимә. Кызыл тактадан төшкән һәм мактау грацртасы алмый калган ае юк аның. 'Менә елмаеп торган Хәлисә, тулы һәм нык гәүдәле Бухаров, тыйнак һәм эшчән егет Фатих, кырма сакаллы Ильяс бабай... Алар барысы да хезмәт ба-тырлары һәм ярыш алдынгылары. Шундый уллары булган һәм аларны үстерә, тәрбияли алган урманчыларның бишьеллыкны дүрт елда һәм аннан да кыскарак вакыт эчендә үти алуларына шик булырга мөм- кинме.
Кояш төшлеккә җитә. Кызган моторлар һәм талган куллар өчен кыска ял кирәк, һәм бу ял автомобиль гудогының нечкә тавышыннан соң башлана. Гөрләп дәвам иткән эш бер минутта тынып кала. Урманчыларның төшке ялы — сый-ланулар, сөйләнүләр һәм серләшүләр вакыты ул. Учак янындагы’ шау-шулы табыннарга һәм урман уртасындагы -җылы, якты баракларның өстәлләренә куелган кайнар аш монда махсус термосларга салынып, автобуслар белән китерелә.
Бер читтә яшьләр урманга килгән яңа төр машиналар турында кызып бәхәсләшәләр, Ватан сугышы походларын үткән солдатлар баштан кичергән хәлләрен искә төшерәләр. Океан артындагы комсыз империалистлар, аларның атом бомбалары һәм доллар белән котырулары телгә алына.
Икенче бер урында Фәттах бабай: «Бар иде чаклар...» дип элекке тормыш турында гәп алып бара. Ул үзе бер тарих бит. Ул бөтен гомерең һәм тормышын урман белән бәйләгән кеше. Аның бөтен нәселе урманда тир коеп яшәгән. Ул Сем- бер белән Тәтеш арасындагы урманнарны биләп торган Миллер- алпутны бик яхшы хәтерли, аның камчысын үз аркасында бик күп татыган.
Әйе, бар иде чаклар. Заводлар һәм фабрикалар, илнең җир-сулары һәм кырлары капиталистлар белән алпавытлар кулында булган* кебек үк, патша Россиясендә илнең бөтен урманнары да бер төркем лесопромышленниклар кулында булганнар. Бары тик Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына урманнар эшче-крестьяннар дәүләте кулына кучте һәм халыклар ба йлыгына әверелде.
Урман — социалистик дәүләтебезнең көче, куәте һәм ныклыгы ул. Шуны аңлау урманчыларның үзләрен дә көчле һәм батыр итә, аларны хезмәтнең яңа уңышларына рухландыра. Урман үзе дә, шуны сизгәндәй, ярсып шаулый һәм көр сулый. Гүя ул: дан сезгә, батыр урманчыларым! Дан сезгә, миллионлаган Фәттах бабайлар һәм Кәлимнәр, ди.
... Яңадан урман тутырып яңгыраган сигналга урманчылар дәррәү кузгалып, үз эшләренә керешәләр. Яңадан пычкы һәм балта тавышьи Ул шулай һәркөнне таңнан башлап караңгы кичкә кадәр дәвам итә. Урманда гөрселдәп агачлар ава һәм күңелле җыр тынмый — анда, көрәш бара һәм җиңү туа.
Январь, Олы Тархан Леспромхозы.