Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШЧЫ ШАГЫЙРЬНЕҢ САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ

*.
 Казан вокзалы. Бер солдат, ашы- гаашыга, үзенең котелогына «Казан кипятогы» агыза. Котелок та тула, солдатның күңеле дә тула. Пушкалар төялгән ачык вагонда бу солдат часовой булып бара һәм куен дәфтәренә шигырьләр сызга- лый, Соры шинелемнең итәкләрен Җилфердәтә шаулап искән җил; Ышанычлы, сөйгән улың булып, Мпн сугышка барам, туган ил! — дип яза ул. Үзенен, халык бәхете өчен сугышка баруы турында күтәренке тойгы белән белдерүче һәм шуның белән горурланучы солдат — безнең якын дустыбыз, ялкынлы шагыйрь Фатих Кәрим. Халыкның тугърылыклы, ышанычлы улы булу, туган илнең намусы һәм даны өчен көчеңне дә, җаныйны да аямау — Фатих Кәрим яжадының лейтмотивы менә шул. Сайланма әсәрләр җыентыгында тупланган шигырьләрнең беренчесе дә, соңгысы да менә шул турыда сөйлиләр. Күкрәгемә тагып /Аатур «КИ?4»ым, Атлап үтәм сезнең каршылан! — дип («Безнең һәйкәл»), 19 яшьлек комсомолец 1928 елда әдәбият мәйданына килеп керде. Үзенең озынга сузылмаган гомер юлын ул намус белән атлап үтте, дусларының һәм танышларының йөрәкләрендә якты эз Һәм мәңге' сүнмәс сагыну тойгылары калдырып, татар совет әдәбияты хәзинәсенә яңа байлыклар калдырып, Бөек Ватан сугышы фронтында батырларча һәлак булды. Җыентыкта беренче булып урнаштырылган шушы «Безнең һәйкәл» шигырен Фатих түбәндәге сүзләр белән тәмамлый: Эшләнгән эш үзе һәйкәл безгә. Тик эш үти барлык теләкне. Фатихның үзенә карата да бу сүзләрнең, тулысыича дөрес икәнлеген ачык күрәбез. Аның эшләре — шагыйрь хезмәте, сугышчы-офицер хезмәте. Ватанның батыр улына — сугышчы шагыйрьгә дан җырлаучы һәйкәл булып торалар. Күкрәктәге «КИМ» билгесе чыннан да                      * Фатих Кәрим, Сайланма әсәрләр, 266 бит. Татгосиздат басмасы, 1947 ел. шагыйрьнең йөрәк тибешен аңлатса, аның иҗатында үз чорының сулышы, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә социализм төзүче совет халкының омтылышлары чагылырга тиеш иде. һәм бу шулай булды да. Фатих Кәрим, барыннан да элек, яшьлек шагыйре, яшьләр шагыйре иде. Аның бөтен лирикасыннан яшьлек ялкыны, саф сөю һәм бәхетле тормыш төзү, шул юлда бөтен авырлыкларны жиңу романтикасы ташып тора. Нинди генә темага язса да, ул үзенең укучыларында Ватанны сөю, янын бөеклеге белән горурлану тойгылары тәрбиләүие күздә тота. Сталин- чыл бишьеллыкларны тормышка ашыру буенча бөек иҗат эше башлангач, шагыйрь социалистик ин« дустриянең яңа гигантларына соклана, авылның социализм юлына аяк басуын мактап җырлый. 1938 елда ул болай дип яза: 
119 
 
Г Татарстан! 1 Синең кырларың, «Моңсу» күренешләрен югалтып, , Күтәрерлек булды Үзенең җилкәсендә Машиналар төзү гигантын. («Башланды»), 
«Кырга-фронтка!» дигән шигырендә комсомолецларга автор болай дип мөрәҗәгать ИТӘ: 
Табигатьнең һәрбер усаллыгы Күп сыкраулар салды йөрәккә. Күп буйсындык, инде аны Буйсындырыйк безнең теләккә! 
Моннан унбиш ел элек язылган бу юллар бүген язылган шикелле актуаль яңгырыйлар. Шушы ике шигырь арасында искиткеч җылы бер тойгы белән язылган «Беренче бала» шигырен укыйбыз. Укыган саен укыйсы килә аны. Әткәсе белән әнкәсе беренче баланы алып кайтып киләләр. Ата беренче тапкыр үз баласының тавышын ишетә. Күпереп торган Ак мендәрдән, — ди ул, — Бәгърем баламны Әнкәсеннән Оста итеп Кулга аламын. Ул елтырап Миңа карый, Күзе йолдыздай, Яңа кеше, Бер көрәшче үсәр Безнең улыбыздан. 
Тик социализм илендә генә яшь аталар һәм яшь аналар бала туганда шундый тирәнтен шатлана алалар һәм үз язмышларын Ватан язмышы белән бергә бәйли беләләр. Совет кешеләренә хас булган матур тойгыларны бу шигырь бик оста чагылдыра. «Безнең бакча» шигырендә автор совет илендә нәниләрнең яслеләрдә, балалар бакчаларында гөрләп, шатланып үсүләренә соклана, 
Аналарга булган чын мәхәббәт Ул тик бездә Совет илендә — ди. Чын дуслык Һәм саф мәхәббәт тойгыларын Фатих Кәрим бик гади, ләкин шуның белән бергә, һәр йөрәккә үтә алырдай көчле Һәм җылы сүзләр белән бирә белә. Ул, сандугачлар сайравыннан онытылып, реаль тормыштан аерылган мәхәббәт турында җырламый, бәлки яшь 
йөрәкнең сүнмәс ялкынын бөтенләе белән ил каршындагы изге бурычларны үтәүгә багышлый. 
Яшь наратка сөялеп, көтәм сине, Үләннәрне сыйпап, җил исә... Сип кил. Күкрәгемә башыңны сал. Бер җыр җырла, шундый җыр булсын — Ул җыр мине ерак, ерак постка Алып бара торган юл булсын. 
1935 елда язылган «Көтәм сине» шигырендә ил чигенә постка китәр алдыннан соңгы тапкыр үзенең сөйгән кызы белән күрешүче яшь егетнең тойгылары менә шулай бирелә. Бөек Ватаныбызның лаеклы сакчысы булып тәрбияләнү өчен Совет Армиясе сафларына бару, анда батыр сугышчы булып постка басу — совет яшьләренең изге теләге һәм якты идеалы. Менә шуны шагыйрь үз йөрәгеннән кичереп, көчле бер тавыш белән җырлый. Карт слесарь семьясына бер хат килә («Үзем кигәр идем» шигыре, 1936 ел). Япон бандалары илебезнең читен үтәргә ыргылган чагында картың сөекле улы батырларча сугышып һәлак булган. Бу кайгылы хәбәр патриотик тойгыларының, тагын да көчлерәк дөрләвенә сәбәп була. Картның, кече улы әтисеннән ил чигенә китәргә рөхсәт сорый. Әтисе аңар: 
— Карт бул.масам, үзем китәр идем Ул постка, улым! — 
дип җавап бирә. Шул ук 1936 елда язылган «Аникин» поэмасында Фатих Кәрим илебезнең көнчыгыш чикләрен саклаганда һәлак булган комсомолец- ның геройлыгы турында, рус егете
120 
 
Михаил Аникин һәм татар егете Галим Пбраһимовның кан белән беркетелгән дуслыклары турында җырлый, яшь геройның соңгы сүзләрен искә төшерә: 
Илгә биргән изге антыңны Акларга тырыш! 
Бөек Ватан сугышы елларында Фатих Кәримнең таланты гөрләп чәчәк агты. Шагыйрь буларак та, гади бер совет кешесе буларак та, ул үзенең илгә биргән изге антын аклады. Канлы сугыш кырларында ул берничә тапкыр каты яраланды. Янадан терелеп, яңадан көрәш мәйданына ташланды. Солдат адымы белән басып кайда гына йөрмәсен, нинди генә авырлыклар кичермәсен, бервакытта да үзенең шагыйрь икәнлеген онытмады, сизгер йөрәктән ташыган ялкынлы тойгыларны винтовка прикладына куелган ак кәгазьгә күчерде, һәм бу тойгылар, сокландыргыч матур җырлар булып, совет поэзиясендә сакланып калдылар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Фатих Кәримнең сугыш елларында язылган әсәрләре аның художество осталыгы да бик нык үскәнлеген күрсәтә.. >р. Аламның күпчелеге җиңел агышлы тел белән язылганнар. Бер үк шигырьнең төрле юлларында иҗек саннарын төрлечә алу башлангыч чор әсәрләрендә ритм аксауга китерсә, хәзер инде без шагыйрьнең үсеп җиткән мастер буларак эш итүен күрәбез. Шигырь үлчәве һәм рифмаларны нәүбәт ләшүе мәсьәләсендә ул татар шигыренә байтак яңалыклар кертә. Күпчелек очракларда бу яңалыклар (яки татар шигырендә әле бик сирәк кулланыла торган формалар) әсәрнең укылуын авырайтмыйлар, хәтта сизелми дә калалар. Мәсәлән, эчтәлеге һәм художество эшләнеше ягыннан бик көчле язылган «Тимерче һәм тимер» балладасы өчәр строфалы җиде бүлектән тора, һәр бүлектә баштагы ике строфа дүртәр юллы булып, 1—1 Һәм 2—3 юллар рифмалаша; соңгы строфалар алтышар юллы булып, аларда 1— 2, 3—6, Һәм 4—5 юллар рифмалаша. Укыган чагында бертөрледә кытыршылык беленми. Менә дүрт юллы бер строфа үрнәге: 
Җан кадерле, дуслар сугышта, Сугышырга чөнки җан кирәк, Үлеп 
калсаң, әйдә, бу йөрәк Сер бирмәсен соңгы сулышта. * 
Бездә аралаш (перекрестные) рифмаларны кайбер шагыйрьләребез кагыйдә рәвешендә кулланалар инде. Фатих Кәрим аралаш рифмаларны куллану белән бергә, югарыда китерелгән үрнәктәгечә, камау (охватные) рифмаларны да еш кына куллана. Аның татар шигырь төзелешен баетуда күрсәткән бу хезмәтен күрми калу мөмкин түгел (кайбер иптәшләрнең, Пушкин һәм Лермонтовны тәрҗемә иткәндә дә 2— 4 юлларны рифмалау җитә, дигән карашны алга сөрүләрен хәзер инде бертөрле дә аклап булмый). Фатих Кәрим үзенең бу шигырьләрен тын кабинетларда түгел, иҗат йортларында түгел, бәлки туплар күкрәвен тыңлаган хәлдә иҗат итте. Ничек соң ул үз әсәрләренең, художество ягыннан яхшы эшләнүенә дә бик нык игътибар итә алган? Моның җавабы бер генә. Илебезнең азатлыгын саклау юлында барлык совет халкы үзенек бөтеи көчен киереп көрәшкән шикелле, халыкның тугьрылыклы улы Фатих та шушы изге көрәшкә V3e- нең бөтен көчен багышлаган. Үзенең шигырьләрен укучы йөрәгенә үтә алырдай көчле итеп, оста язарга тырышкан, һәм зур уңышка ирешкән. Шагыйрь саф күңелдән һәм дәртле тавыш белән илебезнең бөеклеге, гүзәллеге турында, совет халкының җиңелмәс көче турында җырлый. Менә шушы төи фикс^, төп идея төрле вакытта, төрле обстановкада 
* Китапта «соңгы сугышта» дип басылган. Моның корректура хатасы икәнлеге мәгънәсе буенча күренеп торганга күр» «соңгы сулышта» дип алдым. М. М.
121 
 
сугышның төрле күренешләренә бәйле рәвештә бирелә. 
Исә жил, тирбәлә парат. Ул тирбәлә, ә Хәят? Хәятым нишли икән. Патронны мин аткан санда Ул ясап өлгерә микән, Өлгерә микән анда? 
16 гына юллы «Исә җил» шигырендә тугай ил язмышы өчен сугышчының йөрәге януы турында әйтелә, сугышчы үзенең Хәятын искә төшерә. Күренеп тора: нинди көчле сөя ул аны! Батыр сугышчыга лаеклы дус буласы килсә, Хәят та үз эшендә геройлык күрсәтергә тиеш. Сугышчы шуны таләп итә һәм ул шуңа ышана. Бу турыда ул декламация сөйләми, ләкин бөтен шигырь шуны аңлатып тора, совет кешеләренә хас сыйфатларның берсен автор чын художникларча оста чагылдыра. Бөек Ватан сугышында фронт белән тылның бердәмлеге темасына Фатих Кәрим шактый еш туктала. 
Һич, онытма, иптәш, онытма. Колхоз кырларында торып та, Сип барыбер бүген җир тетрәгән, Бомба, туплар яуган фронт га. — 
ди ул, колхозчыга мөраҗәгать итеп («Онытма» шигыре). «Хәдичә» дигән шигырьдә тылдагы кызның фронттагы сугышчыга бүләк итеп мамык перчаткалар җибәрүе турында сүз бара, сугышчы ул перчаткаларда кызның йөрәк җылысын сизә. «Сагынып көтәм» шигырендә колхозчы кызның, нечкә дуслык тойгылары күрсәтелә. Кыз, таңнан торып, түтәлләргә сулар сибә һәм үзенең сөйгән егетен көтә. Аның сөйгәне, әлбәттә, батыр булырга, оста сугышчы булырга тиеш. Атакага, арысландай, Алдап ыргылдың микән, Кан эчкеч килмешәкләрнең Күпмесен кырдың икән? — 
дип сорый кыз. Татар халык җырлары стилендәге бу шигырь чылтырап аккан чишмә суы шикелле матур һәм тигез ритмлы яңгырый. Сокландыргыч бер осталык һәм искиткеч җылы тойгы белән язылган «Шомырт куагы» шигыре дә шул ук темага багышланган. Җыентыкта без солдат дуслыгы, сабый баланың батыр әткәсе белән горурлануы, совет сугышчысының чын гуманист икәнлеге, яралы сугышчының, оста совет врачлары ярдәмендә терелеп, яңадан сугыш мәйданына омтылуы, фашистларның коточкыч ерткычлыгы һ. б. турында күп кенә көчле шигырьләр 
укыйбыз. Алар турында аерым- аерым фикер әйтү мәкаләне бик озынга җибәрер иде. Шулай ук татар балалар әдәбиятының иң көчле әсәрләреннән берсе булган «Пионерка Гөлчәчәккә хат» поэмасына да бу урында озаклап тукталмыйча, ул әсәрне балалар өчен рәсемнәр белән аерым чыгарырга иде дигән теләк белдереп кенә үтәбез. Җыентыкта күп урын алган һәм аерым тукталуны сорый торган бер тема бар. Ул — батырлык темасы. Советлар Союзы Геройлары арасында без элек бик «юаш» профессияләрдә булган кешеләрне дә (укытучылар, агрономнар һ. б.) очратабыз, тын бүлмәдә матур әдәбият укырга яраткан яшь кызның — мәктәп партасыннан партизаннар отрядына киткән Зояның рух бөеклегенә сокланабыз. Кем үзенең Ватанын сөя, тормышның мәгънәсе халык бәхете өчен көрәшүдә дип белә, — шул кеше бөтен авырлыкларны җиңә, тапкырлык һәм батырлык күрсәтә. Ватан мәхәббәте кешене герой ясый, аңар канат бирә, сүнмәс данга алып килә. Бу — сугышта да, тыныч хезмәт фронтында да шулай. Бездә геройлыкның масса күләмендәге бер күренеш булуы, совет солдатының бөтен дөньяны таңга калдырган батырлыгы менә шуның белән аңлатыла да. Сугышчы шагыйрь Фатих Кәрим чын батырлыкның кайдан килгәнлеген дөрес аңлый, ялкынлы һәм нечкә тойгылы шигырьләрендә яшьләрне батырлыкка өнди. Үзе яралангач, ул, аягыннан карга аккан канга гезләнеп, ант итә: Мин ант и тәм: соңгы тамчы каным. Күкрәгемнең изге сулышын. Бөтенесен сиңа, сиңа бнрәм. Бстакымаың изге сугышы’ 
Югарыда әйткәнебезчә, Бөек Ватан сугышы елларында Фатих Кәримнең иҗаты чәчәк атты, шушы авыр һәм данлыклы чорда ул үзенең иң көчле шигырь һәм поэмаларын язды. Ләкин бу әсәрләрнең кайберләрендә кимчелекле яклар да бар. Алардан күз йому, шулай ук Фатих Кәримнең элекке чор әсәрләрендәге житешсезлекләрне игътибарсыз калдыру әдәбиятыбызның үсешенә һәм яшьләргә дөрес тәрбия бирү эшенә зарар гына китерер иде. Менә «Тавышлы таң» поэмасын алыйк. Бу әсәр бүгенге көн өчен дә актуаль темага — кешеләр аңында 
122 
 
капитализм калдыклары бетеп җитмәве темасына багышланган. Ләкин сюжет дөрес нигезгә корылмаган. Колхозчыны тәрбияләү чарасы рәвешендә аны хезмәт хокукыннан мәхрүм итүнең авыл хуҗалыгы артеле усгазында булганы юк, һәм колхоз тормышы өчен бу һич тә типик бер хәл. түгел. Әсәрдә, төнлә урамнан узып баручы рәвешендә генә булса да, райком работнигы да күрсәтелә. Ул да колхозчыларның ялгышын төзәтми, чөнки хезмәт хокукыннан мәхрүм итүне автор үзе бик урынлы бер чара дип аңлый. Моның принципиаль момент икәнлеген һәм колхоз төзелеше тарихын бозып күрсәтү икәнлеген онытырга ярамый. Фатих Кәримнең күләм ягыннан иң зур әсәрләреннән булган «Җиленче мич» поэмасы Уралда социалистик индустриянең сыйнфый дошманга каршы көрәштә алга баруы турында сөйли, совет эшчесенең хезмәттәге геройлыгын, үз-үзен аямаучы патриот икәнлеген тасвирлый. Шагыйрь үзенең бу әсәрен 1930—31 елларда язган. Ул чагында әле бездә индустрия һәм эшчеләр турында язылган әсәрләр юк дәрәҗә- җәсендә аз иде (үкенечкә каршы 6v хәзер дә шулай әле). Совет эшчесенә хас булган төп бер сыйфатны — производство интересларын аның бөтен нәрсәдән өстен саназын автор уңышлы чагылдыра алган. Ләкин бу әсәрдә әле без Уралдагы социалистик индустрия гигантларын һәм андагы эшчеләрнең тормышын күрмибез. Сүз мартен миченең җимерек балкасын төзәтү турында гына бара. Поэманың художество эшләнеше шактый йомшак. Авариядән соң, тизрәк хәрәкәт итәсе урында, инженер Митрофанознын техника белеме түгәрәген җыеп, анда эшчеләргә ниндидер формулалар өйрәтеп утыруы, мичне төзәтү вакытында кирәкле формуланы онытып, шуны табар өчен Минжи- нинга китүе һич тә табигый түгел. Әсәрдә партия оешмасының җитәкчелеге бик йомшак күрсәтелгән. Партком секретаре Сафинның «Төзәтәбез, кереп төзәтәбез, тик кем барыр безнең арадан?» дип соравын бер дә җитәкчелек итеп әйтеп булмый. Сафин үзенең, яшь чаклары турында озын хыялга бирелә, әмма авариянең сәбәпләре турында бер нәрсә дә уйламый. Корткыч Мин- жининның кулга алынуы бөтенләй очраклы рәвештә 
килеп чыга. Поэма турында сүз барганда бу моментлар искә алынырга тиеш. Сугыш елларында язылган әсәрләрнең кайберләреннән совет, кешесе өчен һич тә характерлы булмаган тирән сагыш бөркелә. Сигез генә юллы «Күңел кошым» шигырендә пи өчендер хатка сагыш яше тама. 1945 елдагы’ шигырь өчен бу бигрәк тә урынлы түгел. «Ак күгәрчен» шигырендә кемдер берәү сөйгән кызының тау буендагы тын чишмә янына барып хыялларга бирелүен тели. Сугыш еллары өчен (шулай ук героик тыныч хезмәт еллары өчен дә) мәгънәле бер теләк түгел бу. Сугыш чорында язылган әсәрләр арасында урнаштырылган бу шигырьнең язылу датасы да күрсәтелмәгән. Аны җыентыкка кертүнең, гомумән, кирәге юк иде. Җыентыкка кертелгән кайбер әсәрләрне бераз редакцияләү дә кирәк иде. Мәсәлән, «Хәнҗәр» дигән ма
123 
 
тур гына шигырьдә мондый бер строфа бар: Чигенүгә инде чик куелды, Җитәр.... Оят та кирәк; Газиз аналарны атты немец, Таш стенага терәп. 
Шигырьнең төп темасына бәйләнеше булмаган бу строфа, чигенүнең сәбәбе оят җитешеп бетмәүдән иде, дигән мәгънәне аңлата, димәк, укучыда ялгыш фикер тудыра. Гасырларда тиңе булмаган даһи полководец иптәш Сталин Совет Армиясенең җиңү юлларын алдан билгеләде, сугышта вакытлыча хәрәкәт итүче факторларны һәм даими хәрәкәт итүче факторларны күрсәтеп, безнең вакытлыча чигеиүләре- безнең (батыр сугышып, дошман көченә күп зыян китереп чигеиүлэ- ребезиең) сәбәпләрен аңлатты. Моны истә тоту редакторның бурычы иде. Ялгыш мәгънә бирә торган строфаны төшереп калдырганда, шигырьнең художество көче дә арткан булыр иде. «Партизан хатыны» дигән озын шигырьдә фашистларның ерткычлыгы турында сүз бара. Кан эчкеч немец бер партизан хатынының баласын җәзалап үтерә. Хатын зур батырлык күрсәтә, партизаннарның кайда икәнлекләрен әйтми. Болар барысы да Бөек Ватан сугышы чоры өчен типик вакыйгалар. Ләкин шул типик вакыйганы автор, сагыш көчлерәк булсын өченме, ниндидер ясалма фонда бирә. Немец солдаты партизан хатынын төнбоеклы күл янына алып килә. «Күлнең уртасында ялгыз аккош уйга талган Зөһрә кыз кебек». «Гөлсем» поэмасында да немец докторы сабый баланы җәзалап үтергәннән соң, төнбоеклы тонык күлләр искә алына. Тирән фаҗигаләр турында сөйләгәндә, бу тонык күлләр- әсәрнең шигырьләрен көчәйтә алмыйлар, билгеле. Фатих Кәримнең бай әдәби ми- расы — яшьләрне патриотлык рухында тәрбияләүче бер корал. Шулай булгач, аның кимчелекле яклары искә алынырга Һәм тәнкыйгь ителергә тиеш. 
  Фатих Кәримнең геройларча һәлак булуына быел 19 февральдә өч ел тулды. Татар хезмәт ияләре Фатихны онытмадылар гына түгел, бәлки ул яңа җиңүләр өчен безнең белән бергә көрәшүдә дәвам итә. Ул яши һәм яшәячәк. 
Озак яшәүнең сере нәрсәдә икәнлеге турында ул үзе язып калдырды бит: 
Озын сүзнең кыскасы шул. Күп яшәргә теләсәң: Үлем турында уйлама. Илең турында уйла, Илең турында уйласаң. Гомерең озыц була. 
Фатих Кәрим һәрвакыт үзенең иле турында уйлады. Шуңар күрә дә ул Ватанны сөю һәм дошманга нәфрәт тойгылары белән сугарылган көчле әсәрләр яза алды. Бөек Ватан сугышында бирелгән корбаннар бушка китмәделәр. Без Ленин — Сталин партиясе җитәкчелеге астында илебезнең бәйсез- леген, намусын, азатлыгын саклап алып калдык, Европа цивилизациясен фашист варварлардан коткардык. Үзәк һәм көньяк-көнчыгыш Европаның күп кенә илләре,, империализм системасын җимереп ташлап, үзләрендә халык демократиясе строен урнаштырдылар һәм социализмга күчүнең нигезләрен салалар. Безнең Советлар Союзында исә социализмнан коммунизмга күчү буенча бөек көрәш бара. Безнең уңышларыбыз демократия дошманнарының ачуларын кабарта. Америка империалистлары, гитлерчы - ларның эшкә ашмаган хыялларын үзләштереп, бөтен дөньяны кулга алырга һәм яңа сугыш утын кабындырырга омтылалар. Мондый шартларда яшьләрне патриотлык рухында, илебезнең куәте, халкыбызның бәхете өчен үз-үзеңне аямыйча эшләү рухында тәрбияләүнең әһәмияте аеруча арта. Сугышчы шагыйрь Фатих Кәрим әсәрләре менә шундый тәрбия теләкләренә хезмәт итәләр.