Логотип Казан Утлары
Шигърият

СОВЕТ АРМИЯСЕ 

 
(Жыр) 
Утларга кердең, Курку белмәдең, Батан йөзенә Тап төшермәдең. 
Ирек байрагын Югары йөрттең, Европа халкын Син азат иттең. ПРИПЕВ. Сакчысы син Дәүләт чигенең, Тыныч хезмәт, Бөек җиңүнең. Даһи Сталин сине үстерә,* Бөтен халык якын, үз күрә. Кичеп далалар, Зур Хинган тавын, Син ул туздырдың Дошманнар явын. Хөрмәт белән сиңа һәркем ДӘШӘ: Совет Армиясе, Мәңге яшә! ПРИПЕВ. Сакчысы син Дәүләт чигенең, Тыныч хезмәт, Бөек җиңүнең. Даһи Сталин сине үстерә, Бөтен халык якын, үз күрә.