Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШТУРМАН ЯЗМАЛАРЫ 



Мансур иптәш Гыйсмэтуллин (Г. Мансур) бөек Ватан сугышы вакытында бомбардировка авиациясендә штурман булып хезмәт итте. Ул, ерцыннап Советлар Союзы Герое исеме алган очучы Белоусов экипажы составында бик күп сугышчан очышларга катнашты. Сугыштан соц Мансур иптәш Гыйсмэтуллин үзенең көндәлекләрен тәртипкә китерү өстендә эшләде.' Ләкин сугыш кырларында сәламәтлеге бик нык какшаганлыктан ул үзенең бу эшен тәмамлый алмыйча, 1947 иче елның көзендә безнең арабыздан китте. Аның редакциягә бирелгән көндәлекләре сугышның беренче көненнән башлап, 1912 нче елның 26 мартына кадәр булган вакытны эченә ала. Без. үзенең бөтен гомерен Ленин — Сталин партиясенең бөек эшенә биргән, ялкынлы патриот, коммунист Гыйсмәтуллинның якты истәлеге итеп, аның шушы язмаларын укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Редакция. 1941 ел, 21 июнь. Көнбатыш Украина. Львов өлкәсе. Якында гына Совет — I ерма- нпя чиге үтә., Үзәнлек буйлап, тын гына чылтырап су ага. Аның бер ягы куе урманлык. Икенче ягы таулык, болынлык. Аннан матур тигезлек башланып китә. Еракта авыллар күренеп торалар. Көн матур. Җылы. Җил дә исми, һавада болытлар да күренмиләр. Без көн озын күнегүләр алып бардык. Самолетны төрле 1 игезлектәге җирләргә, кырларга һәм болыннарга утыртырга өйрәндек. Күңел күтәренке. Иртәгә ял. Занятиедәи соң күпчелек очучылар һәм техниклар шәһәргә киттеләр. Безнең звенодан берәү дә китмәде. Кич белән оешкан төстә кинога бардык. Анда «Суворов»ны карадык. Картина бик ошады. 22 нче июнь. Йокыдан уянганда бөтен тирә- як, тауташ ишелгәндәй, гөрселди иде. Ату тавышлары, кычкырыш, тревога, ниндидер билгесез самолетлар аэродромны бомбага тоталар. 
 Г. Мансур  Бу ни, өнме, төшме? — Баш очымнан ата-ата самолет үтеп китте. Аның канатлары астында фашист билгеләрен күреп калдым. Димәк, немец, сугыш... Йөрәгемдә ачу кабынды. Бөтен полк* бердәм булып аэродромга ташланды. Дошман бомбаларыннан исән калган самолетларны икенче урыннарга күчерү, шарт
6’Э 
 
ламыи калган шрапнельләрны җыйнау, җимерелгән очу кырын төзекләндерү башланды. ’ Безнең самолет зарарланмаган. Очучы Белоусов, укчы-радист Мальцев, техник Васильевлар белән бергәләп машинаны бер читкә- рәк алып куйдык. Приборларны, пулеметларны тикшердек. Аннан сам.олетка заправка ясап, маскировать итеп кундык. Ул да булмады: — Аэродромга дошман самолетлары киләләр. Самолетларга! Бер дошман самолетын да аэродромга җибәрмәскә! — дигән приказ бирелде. Бәлки, безнең бервакытта да бу кадәр тиз хәрәкәтләнгәнебез булмагандыр. Җирдән аерылып һавага күтәрелгәнне сизми дә калдым. Самолет торган саен югарыга күтәрелә. Әнә немец бомбардировщиклары. Алар өчәү, туп-туры безнең аэродромга якынлашалар. Димәк, тагын бомбага тотмакчылар. Юк, бу юлы булмас. Икенче тапкыр, бандитларсыман, почмактан аркага пычак кадый алмассыз. Без әзер, без һавада инде! Немец очучылары да безне күреп алдылар. Ләкин бу вакыт без алардан 500 метрга югарыда идек инде. Кинәт алар килү юлын үзгәртеп, читкә борылдылар, дөресрәге кача башладылар. Менә сез нинди ләр икән! Юк, безнең җиргә кергән дошман бушлай китмәс. Безнең сугышчан машина, аткан ук кебек, дошман өстенә ташланды. Ара бик тиз якынлашты. Әле атмыйм. Әнә немец очучысы, аның артында укчы, аның югарыга каратылган пулеметлары күренә. Кинәт ул агып җибәрде. Якында гына пулялар сызгырып үтте. Шул вакыт мин дә алга каратылган пулемет гашеткасына бастым. Мә, ал! Дошман укчысы калды. Әллә җиттеме үзенә!? Шәп! Свастикалы самолет фюзеляже астында ялкын күрен п китте. Тагын-тагы.ч аттым. Дошман һавада к ра төт- ң коерыгы калдырып а'ха кадалды. Шул вакыт тагын бер н< *. ң самолетының януын күрдем. Аны очучы Хананеико һәм Софроиовлар бәреп төшергәннәр иде. Бу юлы дошман очучыларына аэродром өстенә бер генә бомба да ташларга туры килмәде. Икесе бәреп төшерелде, берсе качып өлгерде. Парашюттан сикергән 
немец очучылары плен алынды. Аэродромга кайткач, астан безнең хәрәкәтне күзәтеп торган иптәшләр: — Безнең бомбардировщиклар кирәк булса истребительләр хезмәтен дә үти алалар икән, — диделәр. 23 иче июнь. Кызарып кояш чыгып килә иде. Аэродромга дивизия командиры — авиация генерал-майоры иптәш Шевченко килеп төште. Ул карт лачын. Аның бу эттә бик күп тәҗрибәләре бар. Япон самурайларына каршы Хасан күле,. Халхип-Гол сугышларында катнашкан. Дошманга каршы һава сугышларында һәрвакыт өстен булып килгән, уннарча дошман самолетларын бәреп төшергән. Ак финнарга каршы сугышларда да ул үзен оста һәм куркусыз очучы итеп таныта. Партия һәм хөкүмәтебез аның хезмәтләремә зур бәя бирде. Аның күкрәген Советлар Союзы Герое билгесе— Алтын йолдыз, Ленин ордены, Кызыл Байрак^ ике Кызыл йолдыз орденнары һәм берничә сугышчан медаль бизи. һәрвакыт шат һәм көлемсерәп йөргән генерал бүген икенче иде. Аның йөзенә ачу билгеләре ташып чыккан. Аяк атлаулары, күз карашлары узгәргән, тагын да җитезләнгән. Ул тиз генә полкны җыйнап алды, кыска гына игеп речь сөйләде. — ... Немецлар сугыш игълан итмичә безнең илгә һөҗүм иттеләр, күп кенә урыннарда чикләребезгә * атака ясадылар. Мурманск, • Орша. Могилев, Смоленск, Киев. Одесса шәһәрләрен бомбага тоттылар. Гитлер безнең белән һөҗүм птешмә’.” т урында договор т зел. vac, карак’ шикелле, бандитларча яшеренеп, безгә һ м итте!.. Очучылар! Үзебезнең ил алдындагы б рычларыбызны намус белән үтик! Д шманга аяусыз бу

61 
 
лыйк! Аңа ачулы нәфрәт белән карыйк! Утка уг, канга кан белән җавап бирик! Генерал сүзен бетерә. Без таралабыз. Самолетларны сугышчан очуга хәзерлибез. Шул вакыт көнчыгыш яктай безгә таба килүче самолетлар төркеме күренде. Алар безнең самолетлар — «Карчыгалар^ («Ястребка»лар), безнең аэродромны, бомбовозларны сакларга киләләр. Истребительләр аэродром өстендә әйләнеп чыктылар да бербер артлы очу кырына төштеләр. Аэродром тулып китте. 18 «карчыга» бомбардировщикларга аралашып, аерым урыннарга урнаштылар. Алар һәрминутта һавага күтәрелергә хәзер булып торалар иде. 24 нче июнь. Тонык күк йөзен чуарлап тәртипле рәвештә көнбатышка Очабыз. Бомбардировщикларны дошман истребительләреннән саклап, «карчыгалар» бара. Алар акчарлаклар шикелле әле алга, әле артка чыгыл очып киләләр. Фронт- сызыгын үткәндә безгә дошман яктырткыч пулялар 11Ә1М зенит артиллериясе белән атып калды. Без әле болытлар арасына кереп, әле иксез-чиксез зәңгәр күк диңгезенә чыгып, алга оча бирдек. Дошманның берничә километрга сузылган, солдатлар һәм сугыш кораллары төялгән автоколоннасы күренә. Алар безне күрү белән вак калибрлы кораллардан ата башладылар. Атыгыз, ат. Ләкин без ата башлагач чыдап торыгыз! Самолет күк пәрдәсен ертып дошман колонналары өстенә килен чыкты. ЛАим ычкындыргычларны басып, бомбаларны дошман өстенә ташлый бардым. Бөтен юл кара төтен белән капланды. — Я, кичек, шәпме?! — дим мин эчемнән. Монысы әле чәчәге генә. Җимешләре алда әле. 26 нчы июнь. Сугыш кызганнан кыза бара. Дошман бөтен көчен куеп, алга омтыла. Аны туктату, тар-мар итү өчен көнгә әллә ничәшәр 1 очыш ясарга туры килә. Заданиедэц кайткан гына идек. һава разведкасы бер тимер юл станциясенә немецларның кораллар, орудиеләр, танклар, солдатлар төягән хәрби эшелоннары килеп туктаганлыгын хәбәр итте. Шул ук минутта без яңадан һавага күтәреләбез. Уңда урман җәелеп ята. Аның артында тимер юл станциясе. Станция өстенә җитү белән бер-бер артлы эшелоннарга пикировать итәбез. Бомбаларны ташлап 
пикадан чыкканда, алда немец самолетлары күренде. Алар алтау. Димәк, безнең белән тигез. Әнә атакага киләләр. Берсе туры безгә оча. Минем дошман белән болай якыннан торып кара-каршы килгәнем юк иде әле. Мондый вакытларда икенең берсе була. Я үлү, я җиңү. Ә-үләсе килми, яшисе, үлем алып килүче дошманны җиңәсе килә. Л1енә ул якынлаша, әйтерсең минем күзгә карап килә, ата башлый. Ләкин соң иде инде. Шул вакыт очучы Шәрипов косрык- тан килеп чыгып, аны көчле ут астына ала. Мин дә пулеметларыма ябышам. Броня яндыргыч пулялар тоташ ут сызыгы булып чыгалар. Дошман -калтыранып китә. Пулеметы туктап кала. Мин тагын гашеткамны басам. Шәрипов та туктаусыз атып килә. Озак та үтми немец самолетын ялкын чолгап ала... Бу сугышларда дошманның өч самолеты бәреп төшерелде. 29 нчы июнь. Безнең фронтта дошман зур көч туплый. Бер үк юнәлештә танклар һәхм автомашиналар колоннасы килә. Безнең полк, очучылары иртә белән аларга зур удар ясады. Күп кенә таяк һәм автомашиналар сафтан чыгарылды. Көндезге сәгать 12 дә без тагын дошманның шул ук колонналарын бохмбага тотарга очтык. Цельгә якынлашын килә идек, кинәт дошман көчле ут ачты. Як-якта снарядлар ярыла башлады. Самолет чайкалып китте. Белоусов маневр ясарга кереште. Самолет әле түбән төшә, әле югары күтәрелә. Дошман снарядларыңнан сибелгән тимер кисәкләре аның канатларын тишкәләп өлгерделәр. Шулап да мотор яхшы эшли. Белоусов бөтен көчен һәм их- 


 
ты ярын җыеп, самолетны үз аэродромыбызга җиткерә. Кабинадан чыгу белән самолетның төзеклеген тикшерәбез. Анда 18 тишек. Кын* кылчыкларының берсе бензин багын тырнап киткән. Аннан ягулык саркый иде... 2 нче июль. Самолетны төзекләндерүгә өч көн вакыт китте. Шул әч көн эчендә без сугышчан очышка барын-кайтып йөрүче иптәшләрнең күзләренә карын! алмый газапландык. Ә бүген безнең самолет яңадан төзек. һава разведкасы бер урында немецларның яңа аэродромы барлыгын хәбәр итте. Аны юк итү бурычын безгә тапшырдылар... Без маневр ясап, немецларның үз тылларыннан килеп чыгып. аэродромнарына һөҗүм иттек. Бу удар дошман өчен шундый Көтелмәгәндә булды, хәтта аның зениткалары безнең бомбалар аэродром өстенә төшеп ярыла башлагач кына ут ачтылар. Аэродромда дошманның тугыз самолеты янып калды. 3 нче июль. Дәүләт Оборона Комитеты председателе иптәш И. В. Сталин радио буенча чыгыш ясады. Ул Гитлер Германиясенең һөҗүме дәвам иткәнлеген әйтте. Ана каршы бөтен совет халкын бердәм көрәшкә, илебезнең һәрбер карыш җирси, шәһәрләрен һәм авылларын актык тамчы канга кадәр сакларга, Кызыл Армиягә һәрьяклап ярдәм оештырырга, аны бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торырга, барлык эшне дошманны җиңү, аны тар-мар игү интересларына ярак- ггаштырып корырга чакырды. Гитлер Германиясенең җиңелечәгенэ, безнең хаклы эшебез өстен чыгачагына, бу сугышта һичшик сез : ңңәчәгебезгә ышандырды. Юлбашчыбыз иптәш (/галинныц Су чыгышын тыилагаила миндә үз пар тияме, үз илемә бирелгәнлек та: ыи ла арг > ы. 5 нче июль. П.өлх II шәһәре юнәлеш кдә г:- .танглч дошмгшныц зур көчләр и бс-мбага тотты. Без икс сугышчан очыш ясап, дошман өстенә икс мен килограмм бомба ташладык. Бу көнне кичкә таба өч немец бомбардировщигы безнең аэродромны бомбага тотарга маташты. Ләкин аларның планнары барыл чыкмады. Безнең истребительләр аларның берсен бәреп төшерәләр, пкссс табан ялтыратты. 6 нчы июль. 
Капитан Н. Гастеллоның тиңдәшсез зур батырлыгы турыңда ишеттек... Гастелло дошман автоколоннасын һәм танкларын бомбага тоткан вакытта дошман снарядлары аның самолетын җимерәләр. Шуның өс- те.нә аны немец истребительләре чолгап алалар. Алар атакалыйлар. Гастеллоның самалеты яна башлык. Ни эшләргә? Парашюттан сикерергәме? Юк, ярамый. Бөтен-тнрә якта немец солдатлары. Төшсәң — ялси алачаклар. Ә дошманга плен төшкәнче үлем артык. Ул яна торган самолетын бөтен тизлеге белән дошманның танклары өс генә төшерә һәм үзе дә батырларча һәлак сула. Заманыбызның бөек очучысы Валерий Чкалов: «Әгәр минем биш тормышым булса аларның бөтенесен дә туган илем һәм иптәш Сталин өчен бирер идем» дин әйткән иде. Капитан Гастеллоның да бу үрнәге Чкалов стиле булып тора. Гастелло пленга төшеп, дошман кулында үлүдән, үз толәгенчә, үз иреге белән тугай иле өчен, иптәш ’Сталин өчен үлүне яхшырак дип тапты. Без аны мәңге онытмабыз. Мин яшь әле. 1919' нчы елда гына туган. Минем яшисем, данлыклы җиңүебезне, илебезнең үсүен, аның чәчәк атуын, күрәсем килә. Әгәр туган илем өчен, җиң<; өчен, иптәш Сталин өчен тормышымны бирергә кирәк икән, мпн аны җәеш Гаете тто шикелле бирергә әзер. 9 нчы июль. Совет информбюросы бәзнең очучыларның зур җиңүләре һ ил батырлыклары турын та хәбәр г.тге. Безнең өч ' карчыгарга, немецларның зур группа булып очып

63 
 
килгән «Юнкере»лары очрый. Ике арада һава сугышы башлана. Көрәш озакка сузыла. Безнең очучыларның патроннары бетә. Ләкин алар аптырап калмыйлар, көрәшне дәвам иттерәләр. Очучы Харитонов дошман самолеты өстенә ташлана, таран ясый. «Юнксрс» чәлпәрәмә килә. Ул төрле кисәкләргә таркалып аска оча. Харитоновтан 'үрнәк алып, Здоровцсв та дошманның бер самолетына таран ясый. Өченче очучы Жуков үзенең оста маневры белән бер «Юнксрс»ны ж п р гә кыса. Тараннан к у р ы к к а и немец кайда китәргә дә урын тапмый, күлгә утырырга мәҗбүр була! Очучы Харитонов, Здоровцсв һәм Жуковларга СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Советлар Союзы Герое дигән бөек исем бирелде. 12 иче июль., һава разведчигы очучы Данилов дошман тылына үтеп, бик кыйммәтле күзәтүләр ясый, кирәкле урыннарны рәсемгә төшереп ала. Дошман аны сизә һәм 9 «Мессершмит» җибәрә. Куркусыз совет очучысы бер үзе 9 дошман пстре- • бптеле белән сугыша башлый. Озак сугышулардан соң ике «Мессср»ны сафтан чыгара. Алар янып аска кадалалар. Калган немец очучылары аны боҗра эченә алырга маташалар. Шул вакыт Даниловның патроннары бетә. Нишләргә? Дошман пркенә бирелергәме? Юк! Совет ОЧУЧЫСЫНЫҢ әле иң зур коралы бар. -Данилов кискен борылыш ясый һәм «Мес- серга» каршы таранга бара. Актык секундта немец очучысының ихтыяры җитми, ул читкә борыла. Ләкин соң! Даниловның пропеллеры аның коерыгын кисеп ташлый. Чытырдаган тавышлар ишетелә. Немец самолеты икегә черылып, аска кадала. Данилов исә үзе зарарсыз кала. Бүтән 'Мессор»лар тараннан куркып, качарга мәҗбүр булалар. Japan исмоң очучылары өчен иң куркыныч нәрсә булып китте. Көн- ?н : аларның бомбардировшпк'лары очарга да курка башладылар. Алар Франция, Норвегия, Дания, Югославия, Греция 11әм Польша күкләрендә көндез очарга курыкмадылар. Ә бездә куркалар! 15 нче июль. Н шәһәре янында дошманның ике аэродромы бар. Анда аларныи йөздән артык самолетлары тупланган. Ул аэродромнарның икесе дә ачык җирдә. Алар өстендә күн вакыт сакчы самолетлар 
очып тора. Безнец полкка шушы аэродромнарны бомбага тоту бурычы тап- ичярылды. Ьер үк вакытта удар ясау өчен уннкешәруиикешәр булып, сугышчан заданиеие үтәргә чыктык. Шәһәр читендә безне дошман зе- нитчиклары каршылады. Ут торган саен көчлерәк булып китте. Дошман ут белән һава юлын бикләргә маташты. Як-якта һәм алда бер туктаусыз снарядлар ярыла башладылар. Ләкин бу безнец самолетлар тәртибен боза алмады. Командир сугышчан машиналарны алга алып барды. Шулай да аэродромга якынлашкан саен дошманның уты көчәйгәннән-көчәйде. Ут киртәсеннән үтеп китүе мөмкин булмас кебек тоелды. Дошман снарядлары очучы Максимов самолетын зарарладылар. Софронов самолетына да снаряд тиде. Шулай да без нык тәртип белән алга барабыз. Менә цель, аэродром. Анда истри- бительләр, бомбардировщиклар, транспорт самолетлары тезелеп торалар. Без аска төшәбез. Көтелгән вакыт килеп җитте. Бомбаларны ташлау кнопкаларына бастым. w А в ы р й өк с а м о л е пан а ер ы л ы п аска очты. Самолет чак кына сискәнгәндә:! булды. Җирдә көчле 'шартлаулар. Самолетларны һәм ангарларны ялкын элеп алды. Аэродром тоташ төтен эчендә. Шулай да бор читтән зелитчиклар котырынып- котырынып аталар иде әле. һавада икенче аэродромнан 'радио белән чакыртып алынган немец, истребительләре күренде. Озак та үгми алар бездән дә күбрәк булып киттеләр. О безнең аэродром өстс- нә тагын бор керергә исәп итеп


 
«алдырган бомбалар бар иде әле. — Барабызмы, — дип сорадым мин Белоусовтан. — Әйе! — диде ул. Шунда ук ■самолетны аэродром өстенә борды. Ләкин анда берни дә ачык күренми. Бөтен җир өстен куе төтен баскан. Белоусов самолетны дошман зенптчиклары. өстенә борды. Мин калган «прянник»ларны алар өстенә ташладым. Зенитчиклар тынды. Ләкин шул вакыт, икенче яктан килгән дошман снаряды безнең самолетка килеп тиде. Без чайкалып киттек. Яраланган самолет кайту курсын алды. Ләкин ул торган саен тизлеген югалта барды. Әнә очучы Максимов, аның самолеты да тизлеген бик нык югалткан. Ул аска таба тарта барган машинаны ничек тә тигезләргә тырыша. Уңда Софронов самолеты яна. Мин алдан үтеп киткән «Мессер»ларга ата-ата иптәшләремне күзәтәм. Әнә өч «Мессер:*. өлкән лейтенант Каджасв самолетын атакалыйлар, йөрәк түзми. Каджаевка ярдәмгә омтыласы, немец истребительләренә ут белән җавап бирәсе, аларны юк итәсе килә. Ленин кызганыч, булмый. Бе шсң. бер мотор бөтенләй эшләми, икенчесе дә «төчкерә». Мин сыз- лана-сызлана күзәтергә генә мәҗ- бүрмен. Каджаевның укчы радисты Мамиез сынатмый, ул төз атып, v ,-иә якынлашкан бер «Мессераны сафтан чыгарды. «Мсссер» яна баш- лады. Очучысы парашюттан сикер- дЛг :;.'н «Мессер»лар төркеме Кади а■ олың үз самолетына да н ахтый зарар китереп өлгерделәр. Ул г рмаль очмый, чайкала. Әле ю:\.рыга күтәрелә, әле яңадан аска • о. Күрәсен, Каджасв яраланган, р г атакалауны дәвам иттерәләр. ; . □ «Мессер» коерыктаи килеп Гелнец самолетка да ата башлый. <^уя як . мотордай ут күренеп китте. Укчы радист Мальцев немецка nv юметтан ата. Ул да булмый безнең өскә тагын бер дошман «Мсс- сср»ы килеп чыга. Белмим, көрәш нлреә белән беткән булыр иде. Шул вакыт һавада безнең истребительләр килеп чыкты. Алар бик зур тизлек белән дошманга каршы омтылдылар. Бу вакытта без фронт сызыгы өстеннән оча идек. Кинәт кабинада кызыл лампочка кабынды. Бу парашюттан сикерергә дигән сигнал иде. Билгеле күп уйлап торырга туры килмәде. Самолет тизлеген бөтенләй югалтканчы парашют алкасын кысып тоткан килеш кабинадан чыгып төштем. 
Ике йөз метрлар таш шикелле очып төшкәч, парашютны ачтым һәм самолетны күзәтә-күзәтә җиргә якынлаштым. Миннән соң Мальцев та сикерде. Самолет һавада әле. Ул яна. Белоусов аны бөтен көче белән сүндерергә тырыша, ләкин ут үзенекен эшли. Самолет яна-яна бездән өч километрлар ’ ераклыктагы арыш игеннәре өстенә төште. Без парашютларны җыйнадык та самолет янына йөгердек. Ул пыскый иде әле. Аның янына колхозчы бабайлар, яшүсмерләр, хатын-кызлар җыйналган. Алар арасында без Белоусовны күрдек. Аның уң кул бармаклары һәм бит алмалары пешкән иде. Без өчебез дә, шлемнарыбызны салып, янган самолетыбыз янында, сугышчан иптәшебезнең кабере янында торган шикелле, тирән кайгы эчендә басып тордык. Нинди яхшы очкыч иде! Кичкә таба 60—65 яшлек бер колхозчы бабай ат белән безне аэродромга озатып куйды. 20 иче июль. Бер группа очучылар белән безне авиазаводка җибәрделәр. Автомашина белән бертуктаусыз өч көн бардык, һәр жирдә юллар гаскәр белән шыгырым тулы. Солдатлар, пушкалар, автомашиналар, танклар бер туктаусыз алга, фронтка таба агы чалар. 24 иче июль. Яна типтагы самолетлар алдык. Менә дигән машина. Бу самолетта экипаж 4 кеше булырга тиеш. Тагын бер укчы-радист була. 30 нчы июль. һәр көнне яңа машинаны өйрәнәбез, күнегүләр алып барабыз. Са

65 
 
молет искиткеч яхшы, күндәм. Тизрәк аның беләи дошман өстенә очасы иде. 3 иче август. Информбюро көн сасн диярлек безнең очучыларның зур батырлыклары турында хәбәр итеп тора. Мондый вакытларда без үзебезгә урын таба алмыйбыз. Киек кошлар кебек гел күккә карыйбыз. 5 нче август. Безне бөтенләй икенче бомбардировочный полкка җибәрделәр. Димәк, үзебезнең полк, айдагы иптәшләр калды. Полк командиры безне яхшы каршылады. Кыяфәтенә караганда оста һәм тәҗрибәле лачын булырга ошый. Аны «асс» диләр. 7 нче август. Тагын күнегү. Төнге очыш. Җитәр инде бу. Сугышчан заданного, дошман өстенә очасы килә. 11 нче август. Полковникка хәрәкәттәге армиягә җибәрүне сорап докладной язам. Штурманга очучы белән бер рәттән самолетта күнегүләр алып бару кирәкмәс иде • дип уйлыйм мин. Полковник мине шул ук көнне чакыртып ала. Шүрлим. Хәзер хата язганымны үзем дә беләм. Гаҗәп, полковник мине ачуланмый. Ул хәтта көлмсери. — Сугыш бүген генә бетми әле. Безнең чират та килеп җитәр. Мин үзем дә бүген үк китәр идем, ләкин приказ — өйрәнергә кирәк. Штурманнарга да өйрәнергә кирәк. — Ул кашларын кысаЯЖБаш- лый»! — дип уйлыйм мин. Ләкин полковник бөтенләй башка сорау бирә: — яңа самолет яхшымы? — Яхшы дип әйтүе аз — отлично. иптәш полковник. — Менә! Ә сез ул машинага чабата белән кереп утырмакчы буласыз... Мин полковниктан, мунча кергән кебек, янып чыгам. 10 нчы август. Көн саси диярлек өйрәнү эшләре алып барабыз. Кичләрен бер-беребезнең белемнәрен тикшерәбез. Фронттан яңа килүчеләрдән немец ачучыларының тактикалары, һавада 5. .С. Ә.“ №2 үзләрен ничек тотулары турында сорашабыз, һәрбер яңалыкны шунда ук блок-нотка теркәп барам. 11 нче август. Самолетта төнге күнегү. Эшли торган мотор белән 180 градустагы әйләнештә утыру. Җилгә аркан, җилгә кыек, көтмәгәндә мәҗбүри утыру. Белоусов 
моннан башка самолетны әле бер, әле икенче канатка яткызу кебек күнегүләр дә ясады. Мин бигрәк тә көтмәгәндә, мәҗбүри утыруны ешрак ясарга киңәш бирдем.. Чөнки сугышта бу хәл бик еш очрый. Мәсәлән, самолет зарарлана, ләкин ул әле очучыны тыңлый. Шунда аны саклап калырга, җиргә утыртырга кирәк. Ә бит теләсә кайда тигез, җайлаштырылган урыннар юк. Бәлки, куаклар өстенә, сазлыкка, тар юлларга, сукаланган җир өстенә утыртырга туры килер. Бер тәгәрмәчкә, яки бер көпчәксез дә утырырга туры килүе мөмкин. 12 нче август. һавага ө.ч тапкыр күтәрелдек, төз атарга өйрәндек. Укчы-радист Мальцев' белән бер үк номерны берничә. тапкыр кабатладык. Тагын бер укчы бирделәр. Ул да тәҗрибәле сугышчы булырга ошый. Сугыш башланганнан бирле самолетта эшләгән. Татар егете — Әсхат Фәт- хуллин. 13 нче август. Укчы-радист Мальцев каршыма килеп басты да: — Шатлыгың өчен нәрсә бирәсең,— дип күзләремә туры карады. Мин бер минутка аптырап калдьш. Нинди шатлык дип әйтүдән башка берни дә әйтә алмадым. Әллә иртәгә сугышчан очышмы? Әллә безнен армиянең фронтта зур уңышлары бармы? Әллә бу турыдан-туры ми- Ца бәйләнгән берәр әйберме? Әллә берни дә _ юк, ул болай шаярта гынамы? Юк, ул андый егет түгел. Ул шаяртуны бөтенләй белми. Нәрсә булса да бар, ләкин белмим. — Әйт, иптәш Мальцев, нәрсә бар? Сиңа папирос кирәктер инде, бирермен, — дидем мин аңа. Ул
66 
 
шунда ук гимнастеркасының уң як кесәсеннән хат чыгарып бирде. — Хат! — дип кычкырып җибәрдем мин. — Әйе, хат, — дип кабатлады ул. Хат дию белән минем күз алдыма Казан килеп басты. Район, туып үскән авыл, әтпәниләр, туганнар, авылдашлар, бергә эшләп йөргән дус-ишләр, колхоз кырлары, аның болыннары Һәм сулары, бөтенесе дә теземле рәвештә бик тиз генә күз алдыннан үтеп киттеләр. Мальцев минем сугыш башланганнан бирле авылдан хат ала алмаганымны белә иде. Күрәсең, минем сагынып-сагынып өйдәге хәлләр турында сөйләгәннәремне, хат көтүемне исенә алып килгән ул. Хат алгач, күңелләрем ачылып һәм иркенәеп киттеләр. Тизрәк авыл хәлләрен беләсе килеп, конвертны ачтым. «Абыем! Синнән бер генә хат та юк. Әллә безнең хатлар сиңа барып җитмиме? Әллә ачуландыңмы? Әллә вакытың бик тармы? Безнең дә бу арада вакыт бик кысан. Көн саен диярлек фронтка кешеләр озаттык. Беренче булып авылдан Әхәт абый белән 18 кеше чыгып- китте. Алар- ны бөтен авыл диярлек озата барды. Мин Шәмсекамал апа белән тирмән төбенә кадәр ияреп бардым. Әхәт абый аерылган вакытта кулын биреп болай диде.- — Кайгырмагыз. Изге җиребезне дошманнардан таптатмабыз, алар- ны тармар итәрбез. Аннары ул кулына нәни улы Финзурны алып сөйде: «Үс улым, мин кайтканчы зур һәм таза булып үс» диде. Шуннан аны Шәмсекамал апага биреп, аңа да: «Финзурны яхшы тәрбиялә, рәнҗетмә, кыйнама, кеше балалары арасында хур итмә» диде дә автомашинага менеп утырды. Машина кузгалды. Аның өстендәге кызыл флаг җилфердәве бик еракка кадәр күренеп барды. Бу вакытта Шәмсекамал апа белән минем күздән яшь бөртекләре тәгәрәде. Күп тә үтмәде Фәтхерахман абыйга, аннан Габдрахман һәм Нургали абыйларга да хәбәр килде. Алар белән дә бик күп кеше китте. Абыйларны озатып җибәрү җиңел булмады. Әле балалары, әле апалар елап күңелгә авыр тәэсир иттеләр. Дошманга әйтеп бетермәслек зур ачу нәфрәте туды. Фронтка атлар да бик күп китте. Колхозда эшче һәм тарту көче «кимеде. Шуның өчен бик күп эшләргә туры килә. Фронтка киткән кешеләрне колхозчы 
апалар, карт бабайлар һәм яшүсмерләр алмаштыралар. Әткәй әле өйдә. Бригадир булып эшли. Кайбер төннәрдә ул бөтенләй йокламый да. Алдынгылыкны үз бригадасында саклап килә. Бригада да эшче көче кимегәч, әнкәй эшкә чыга башлады. Быел иген уңышы искиткеч яхшы булды. Дәүләткә ашлык тапшыру планын үтәдек инде. Хәзер планнан тыш тапшырабыз. Сиңа бер генә теләк, абый. Дошманга каршы усал, куркусыз, батыр бул! Аңа нәфрәт белән кара! Армый-талмый туктаусыз кыйна! Сәләм белән сеңелең Кәүсәрия». Хатны укып чыкканнан соң бик озак уйланып утырдым. Димәк, дүрт абыйның дүртесе дә армиядә. 14 нче август. Өйрәнү кыры. Анда бик күп точ- калар, танк, автомашина, орудие һәм күпер макетлары. Безгә күперне бомбить итәргә кирәк. Самолет пикирующий түгел. Булоусов самолетны күпер өстендә тота. Мин бомбалавны ычкындыргычларга басам. Ике бомба бер-бер артлы аска очалар. Берсе күпердән читкә- рәк, икенчесе нәкъ күпер өстендә ярыла. Без яңадан шул ук номерны кабатлыйбыз. Бу юлы бомбаларның икесе дә күпер өстснә төшеп ярылалар. 16 нчы август. Фронтта хәлләр авырлана. Безнең армия сугыш белән артка чигенә. Фашист басып алучылар безнең җирләрне таптый. Искиткеч күп югалтуларга карамастан дошман алга омтыла. Совет информбюросының шәһәрләрне калдыру турындагы хәбәрләре йөрәкне әрнетә. Үз тәнемне йолкалар шикелле.

«7 
 
17 нче август. Белоусов миңа яңа хәбәр китерде. Ул полковник белән очрашкан. Ул аңа тиздән сугышчан очыш булачагын әйткән. 18 иче август. Полковник самолетларны үзе карап чыкты. — Әзерме? — Әзер, иптәш полковник. — Уңыш телим. Ул безнең кулларны кысты. 19 август. Н шәһәрендәге немец гарнизонын бомбить итәргә очабыз. Көчле жил. һәркем аерым-аерым оча. Мин әле приборларга, әле алга, әле тирәякларга карап барам. Шәһәр күренә башлый. Без аска төшәбез. Самолет йөз метрлар югарылыктан гына оча. Анда урамга килеп тыгылган танклар, арбаларга жигелгән атлар, өсләре брезент белән капланган автомашиналар тора. Бер яктан зур колонна белән немец солдатлары килә. Тын. Зенитка дәшми. Дошман безне* үзләренеке итеп кабул итте. Самолет туры ненец солдатлары өстснә бара. Алар курыкмый. Мин шунда ике “пулеметтан да ут ачам. Икенче яктан безнең тагын ике самолет килеп чыга... Белоусов самолетны танклар һәм автомашиналар өстенә бора. Мин бомбаларны аска җибәрәм. Аста иемец машиналары кисәкләргә теткәләнеп һавага күтәреләләр. Шәһәр өстендә без 20 минутлап хуҗа булып йөрдек. 21 нче август. Н шәһәре итәгендәге зур тимер юл станциясен бомбага тоттык. Заданиене үтәгәннән соң аерым- аерым кайтырга туры килде. Фронт сызыгына җитәр алдыннан немецларның автоколонналарына очрадык. Алар солдатлар һәм сугыш, кораллары төяп фронтка баралар иде. Нишләргә? Бара бирсеннәрме? Юк!.. Самолет күз иярмәс тизлек белән түбәнгә оча. Пулеметлар бөтен көчләре белән ут сибәләр... Чакырылмаган кунакларны бездә шулай каршы алалар! Бу юлы дошманның дүрт автомашинасын яндырдык һәм берни- чәсен зарарладык. Кайту юлына чыккач безне бер немец истребителе куып җитте. Ул тиз генә безнең коерыкка тагылып, ата да башлады. Безнең укчылар да артка таба каратылган пулеметларыннан ут ачтылар. Бу ут немец очучысын курсын үзгәртергә мәҗбүр итте. Немец истребителе өстән пикировать 
итәргә теләп булса кирәк, югарырак күтәрелә башлады. Безнең өчен бу җитә калды. Мальцев белән Фәтхуллин көпшәсе 90 градуска күтәрелгән пулеметтан атып, немец самолетының «корсагын» ярдылар. Җә һән нә м гә! 23 нче август. Фронт сызыгыннан 15 километрлар чамасы эчкәре җирдә немецларның бер полк пехотасы урнашкан. Алар ялга туктаганнар. Безнең звенога дошманның бу көчен таркату, аны тар-мар итү бурычы тапшырылды. Бомбалар төялгән авыр самолетлар һавага күтәрелделәр. Дошман урнашкан җир ачык билгеле иде. Цельгә якынлашканда мин радио аша бирелгән приказны ишеттем. — «Волга» сөйли. Олы юлның сул як калкулыгына удар ясагыз! Бу безнең авиация наводчигының юнәлтү станциясеннән цельне ачыклау өчен биргән тапшыруы иде. Без дошман урнашкан бу урынны бомбага тота башладык. Бераздан авиация наводчигы яка приказ бирде: — Калкулыкка шул җитте, авыл башындагы күпер тирәсен бомбага тотыгыз. Дошманның төп көче шунда. Пехота рациясе дә шуны кабатлады. — Аңлашылды, күрәм, — дидем мин. Белоусов та шул ук сүзләрне • кабатлады. Самолет күпер янына борылып бара башлагач, радио аша икенче приказ ишетелде. — Күпер янына кирәкми, көнчыгышка таба 45 градуслы курс белән барып, су буендагы әрәмәлекне бомбалагыз! 

 
Мин моның немец рациясесс аша бирелгәнлеген бик тиз сизеп алдым. Белоусов та моны сизгән. Ярым-йорты русча сөйләп, алда- макчы була кабахәт. Без күперне бомбага тоттык. 25 нче август. Безнең аэродром Н шәһәреннән ерак түгел иде. Бер группа дошман бомбардировщиклары көн озын бу шәһәрне бомбага тотарга маташтылар. Ләкин аларныц һәрбер атакаларын безнең нстрибительләр һәм зенитчиклар кире кайтардылар. Дошманның өч бомбардировщигы бәреп төшерелде. Берсен истриби- тельләр төзек килеш безнең аэродромга утырырга мәҗбүр иттеләр. Дүрт немец очучысы машиналарыннан төшеп, кулларын югары күтәрделәр. Дүртесенең дә күкрәкләрендә Гптлерның «Тимер тәре» орденнары. Димәк, бу немец очучылары бик күп халыкның канын түккәннәр. Бик күп шәһәрләрне, авылларны яндырганнар, аналарны баласыз, балаларны анасыз калдырганнар. Ә хәзер тез буыннары калтырый. Җирәнгечләр! 26 нчы август. Бүген атаклы рус очучысы капи- - ан Петр Нестеровның үлүенә 27 ел. Без андый очучылар белән горурланабыз. Ул очучы конструктор буларак, үлем элмәгенең авторы. 28 нче август. Дошманның ерак тылына очтык. Кайтканда дошманның атлылар колоннасын айкап үттек. Көтмәгәндә, болытлар арасыннан немец иетрибпт льләре килеп чыкты. Атакалыйлар. Белоусов кинәт курсны үзгәртеп, машинага очу тизлеген < стәде. Шуннан файдаланып Маль- - э белән Фат х ул лин г р ара тылган пулеметларыннан дошманга берничә очередь биреп өлгерделәр. Ә дошман кулиләры исә бер читкә киттеләр. Ачлай немец арттан куып килә башлады. Ләкик без бик астан счыи, аңа косрыкха тагылырга > рск бирмәдек. Югарырак күтәрелә башласа аңа укчылар яңадан ут бе- лон җавап бцрделәр. Дошмал болай мь булдыра алмагач, алга үтеп :;ит- то. Шулай т. .ч ул каршыга а ака белән килергә уйлады булса кирәк. Ләкин Белоусов бу моменттан файдаланып курсны бөтенләй икенче якка үзгәртте. Урманнар һәм авыллар өстеннән иң кызу тизлек белән очты. 
Дошман югалды. Ул адашып калды. 2 нче сентябрь. Безнең экипажга төнлә белән дошманның ерак тылына очып, Н урманындагы партизаннар группасына пакет тапшыру бурычы нөкләтел- де. Минем күп кенә төнге очышларда һәм сугышчан заданнеләрне үтәүдә катнашканым булса да, мондый заданиенс үтәгәнем юк иде әле. Ара ерак, дошман өстеннән генә берничә йөз кнломертлар очып барырга кирәк. A'IIIH тагын бер кат за- данисне үтәүгә үземнең хәзерлегемне тикшердем. Самолеттагы приборларның төзеклеген карап чыктым. Бара торган җирне табып, картада билге ясадым. Бару юлын билгеләдем. Кич булды, җирне төнге караңгылык каплады-. Салкынча җил исте. Самолет очып китү кырына чыкты. Безне озата килгән полковник Гончаров эшебездә уңышлар теләп, кулларыбызны кысты. Стартер кечкенә ак флаг болгады. Югарыга сигнал ракетасы атылды. Аннан самолет урыныннан кузгалды. Мотор бар көченә улый. Самолет тигез юл буйлап, һаман саен кызурак, һәм кызурак тәгәри. Аннан ул сикереп куйды. Без җирдән аерылдык. Без «олда, күрмичән барабыз. Бу очыш оашка төрле уйлар китерде. Күрмичән кошлар да оча алмыйлар. Әгәр дә күгәрченнең күзен бәнләсән. ул көндез дә оча алмый. Ә без, совет кешеләре, һәртөрле шартларда да. томанда да, болыт өчендә дә, караңгы төннәрдә дә очабыз. Бару урыны якынлашып килә иде. Белоусов* самолетны аска төшерә башлады. Кинәт машина прожектор яктысына килеп эләкте. Озак та^ үтмәде, як-якта снарядлар ярыла башлады. Хәл куркыныч булып китте. Ләкин мин Белоусовның самолетны теләсә нинди шартларда да осталык белән ут астыннан алын чыгуыяа 

69 
 
ышана идем. Мин ялгышмадым. Ул дошманны алдау нияте белән самолетны бер як канатка салып, аска төшерде. Дошман самолетны сафтан чыккан дип аңлап атудан туктап калды. Белоусов моннан файдаланып, машинаны пикадан чыгарды да, бик тизлек белән төн караңгылыгына посты. Мин яңадан бару юнәлешен билгеләп алдым. Менә Н шәһәре, елга. Читтәрәк урман, урман зур. Ул бик еракларга сузылып киткән. Без шушы урман итәкләрендә очып йөри торгач, бер аланда ут яктысы күрдек. Лны яхшылап карамаганда күрү дә читен. Ут ялкынлап янмый, тик ара-тирә очкыннар гына очкалагь китә иде. Бу — безгә төшү өчен билгеләнгән урын иде. Шунда ук безнең тавышны ишетеп, астан ракета белән сигнал бирделәр. Белоусов самолетны җиргә утыртты. һәм шул ук вакытта безне сырып алдылар. — Кулларыгызны күтәрегез! — дигән русча ачык тавыш яңгырады. Каршыга автоматлар тоткан ике сакчы килеп чыкты. Без аларга парольне әйттек. Шуннан соң гына сак^ы-сугышчылар үзләре безнең самолетны маскировать птеп куйдылар, аннан безгә билгесез юллар белән караңгы урман эченә алып киттеләр. Штабка якынлашканда партизаннар отряды командиры безне каршы алау өчен, землянкадан чыгып килә иде. Ул күптәнге якын та.чыШлар кебек безнең кулларны кысып чыкты. Землянкага кергәч Белоусов аңа пакет тапшырды. Бу зур әһәмияткә ия булган сугышчан пакет иде. Кайтып китәргә соң булганлыктан көн озын партизаннарда кунак булдык. Аларның сугышчан эшләре белән таныштык. Алар җиңү очеи, дошманны тар-мар птү өчен зур эш башкаралар. Дошман поездларын юлдан чыгаралар, күперләрне» шартлаталар, аерым гарнизоннарга налетлар ясыйлар. Алар тулы тормыш белән яшиләр, аларның күп төрле сугыш кораллары да, транспортлары Ла, башка кирәк-яраклар^ да бар. Партизаннар турында мин күп ишеткән идем. Әмма аларны үз күзем белән күргәч, бу көчнең зурлыгына, оешканлыгына, дәһшәтлегенә исем китте. Менә ни өчен немецлар Россиядә үзләрен корылган бомба өстендә утырган шикелле хис итәләр икән! Кичкә таба китәргә хәзерләнә башладык. Укчылар кабинасына авыр җәрәхәтләнгән беә сугышчыны урнаштырдык. Караңгы 
төшү белән бөтен урман тынлыгын бозып мотор шаулый башлады. Без саубуллаштык. Кайту өчен һавага күтәрелдек. Ы районы тирәсендә самолет тагын немец прожекторлары яктысына эләкте. Алар күзне сукырлаидырды- лар. Ләкин ничектер ату булмады. Берничә минуттан соң Белоусов машинаны ут яктысыннан чыгарды. Ләкин шунда ук икенче прожектор яктысы тотып алды. Бу юлы прожектор яктылыгында бер немец истребителе дә күренеп китте. Шуннан соң Белоусов очу курсын үзгәртеп, туктатылган мотор белән аска пикировать итте. Бу маневр дошманны алдады. Алар безне югарыдан эзләп маташканда без 150 метр биеклегендә үз курсыбыз белән урман өстеннән оча идек. Бу юлы һавада биш сәгатьтән артык очтык. Уз аэродромыбызга кайтып төшкәндә иртәнге таң сызыгы беленә иде инде. 5 иче сентябрь. Гадәт буенча иртә белән радио тыңладык. Дошман искиткеч югалтулар ясавына карамастан, бөтен көчен куеп алга омтыла. Ул .Москва һәм Ленинград шәһәрләренә якынлаша... Тагын берничә көн узды. Полк көн озын бор сугышчан за- дапиене үтәргә хәзерләнде. — Бомбалар тагылды, пулеметлар тикшерелде. Элемтә яхшы эшли,—дип, укчы-радистлар Мальцев белән Фәтхуллиннар Белоусовка килеп рапорт бирделәр. Авыр йөк төялгән самолет, төн пәрдәсен ертып, дошман өстенә бара. Күрмичән берничә йөз километр ара үтәргә кирәк, һавага яңа күтәрелгән вакытта бормаборма булып 


 
сызылган юлларны, кара урманнарны һәм ялтырап яткан суларны күрергә мөмкин иде. Югарыга менгән саен алар күздән югала бардылар. Самолет болытлар арасына керде. Аннан яңадан ачыклыкка чыкты. Кабина пыяласы аркылы ай нурлары үтеп керде, алар күзләрне чагылдырып алдылар да, тагын югалдылар. Самолет тагын караңгылыкка. болытлар арасына кереп чумды. Кабина караңгы. Алда зәгыйфь рәвештә төрле приборлар гына ялтырап күренәләр. Минем бөтен игътибарым шул приборларга юнәлгән. Күзләр компастан биеклек үлчәгеченә. тизлекне күрсәтә торган приборлардан сәгатькә күчәләр. Бүгенгә кадәр күрмнчән очканда исәптә ялгышу, бирелгән цельне тапмый калу, заданиене үти алмау шикелле әшәке хәлләргә очраганым юк иде минем. Ләкин бүген задание гагын да мөһимрәк, очу юлы тагын да озынрак. Боргаланыпборгаланып, эзне югалтып барырга. 1600 километрлар ара үтәргә кирәк. Мин сәгатькә карыйм. Исәп буенча цель ерак калмаган булырга тиеш. Төн караңгы, берни дә күренмәүгә карамастан мин ялгышмадым. Цельгә ки ши җитә идек инде. Берничә ML ттан сон. Белоусов машинаны түбәнгә төшерә башлады. • Ж:.гр өсте дә. һава да тын. Немецлар : \‘:i личек тә белдермәскә тырышалар. Аста "ерниндп ут яктылыгы күренми. Тик бик ‘ракка сузыша елеп ■бии Л’3 генә цельне ачыклау өчен яктырта ' ти'к '' " ' ' " •• ■ ' ’.ттан л ^өшеп ааг.кк о г и. на башдыш лшмәк. дик . :ель ау- оында. Ждәр стен нан итч гпяг I * м гг ’■> • V -* '• ■ 1 **** - ■ -XJbJ -* - эчыкла.' . 'л.л/ ьвод 'Сгенә • —2 •• , ..'М'1 ' '** ;л ,П б ҖГ' ЧӘ. 3D ШРТЛДҮ Гг Щ’!ЛГ.~ г чылар да үз эшләрендә, хәрби заводларны, тимер юл станцияләрен бомбить итүдә булдылар. — Штурман, хәлең ничек?—дип сорады Белоусов. — Бөтенесе дә тәртиптә, әле бомбалар бетмәгән, әйдә тагын бер әйләнеп чыгыйк, — дип җавап бирдем мин аңар. Сугышчан машина тагын дошман объектлары өстеннән үтә. Мин тагын бомба ычкындыргычларына басам. Без кайту курсын алдык. Шәһәр өстендә күтәрелгән ялкыннар бер- цпчә ун километрларга кадәр күренеп торды. Бу дошман кулындагы Варшава иде. 
Ике көн үткәннән соң без тагЫы шул ук заданиене кабатладык. Бу юлы сугышчан бурычны үтәү шактый авыр булды. Безне шәһәр өстендә дошман истрибнтельләре- каршылады. Алар белән атышлар булып алды. Аннан прожектор яктылыгына эләктек. Зенитчиклар чак кына зарарламый калдылар. Суд як канатка берничә осколок алу белән котылдык. ... сентябрь. Белоусов үзәнен сенелесеннән күңелсез хат алды. Хатта анын иптәше Ольга, әнисе, өч яшәрлек бердәнбер кызы немецлар тарафыннан үтерелгәнлеге әйтелә. Белоусов ни эшлисен белми. Ул әле арлы-бирле йөри, урындыкка барып утыра, тагын тора, тешләрен шыгырдата, ләкин еламый, ә ана выо. бу минутларда аның йөрәк бәгырьжре кискәләнгән кебек булгандыр. Вакыты белән ул кайбер әйткән ‘тзләрне лә ишетми. . Iин пның. чәчләреннән сыйлыйм. Авыл -чгдан сындырырга. һикерсч ■зшка ’юнәлешкә > ••• шм. Ул үзе ;ә момы ' ыры. — ’Линь ..иыр, ... дип тыоггн гыдыннап сию • .ора. ’ , " . • ■ ' ■ 1 1 '<1“ .'ыкны. ;:тт.шиагш *. * • -• .. шь ' 

71 
 
анда бармый, бернинди киңәш белән дә күнми. — Очарга, дошман өстенә барырга, бомбить итәргә! Миңа рөхсәт итмәделәр. Бар син сора, — ди ул. — Бүген очыш көне түгел, һава бик начар бит, яңгыр, — дим мин аңа. Моның өчен ул миңа ачуланып га алды. — Сугыш вакытында очыш булмаган көн юк. Әлегә кадәр без синең белән һәртөрле шартларда да, яңгырда да, томанда да, караңгы төннәрдә дә очтык. Мөмкин иде. Ә бүген мөмкин түгел. Синең белән бүген очарга ярамый. Сип нормаль түгел. Димәк, бу турыда штабта да беләләр. Рөхсәт итмиләр. Син бүген заданиене үтәгәндә ялгышуың мөмкин. Иртәгә очарбыз, — дим мин аңар. — Син мине аңламыйсың, штурман. Синең йөрәгең бармы?!—дип кычкыра ул. Бу сүзләр минем күңелемә авыр, ләкин түзәм. Аңлыйм мин иптәшемне. ... сентябрь. Якташыбыз очучы Рәхилә * белән очраштым. Ул «У-2» самолетында безнең штабка пакет китергән. Без аның беләң озак сөйләшеп утырдык. Ул «җиңел бомбордировщиклар» полыгында хезмәт итә. Кич булу белән дошманның алгы кырыен бомбага тотарга оча. Кайбер төннәрне 7—8 очыш ясый. Билгеле, немецлар аны бәреп төшерү өчен бөтен төр кораллардан ут ачалар. Ләкин «кукурузник» аларның ракеталары нурлары эчендә бер генә секундка чагылып кала да, яңадан төн караңгылыгына кереп югала. . Фронтта «У-2»не «бакчачы» дип тә йөртәләр. Чөнки ул көтмәгәндә бакчалар арасыннан, агачларга, өйләргә ышыкланып килеп чыга да, җир ягалый очкан карлыгачсыман, немец траншеяларының өстенә таш- чана. Дошман өстенә вак-вак «прәнекләр» яудыра да тагын агачларга ышыкланып, беренче очраган чрман тыкырыкларыиа кереп югала. Бу самолетны безнең сугышчылары- 
"nTWlnlc,t истәлекләрендә Рәхи- линен фамилиясе күрсәтелмәгән. Ред. быз «фронт старшинасы» дип тә йөртәләр. Чөнки «У-2» ул бик хәйләкәр, шаян, нәкъ старшина кебек, яшеренеп кенә килә дә , немецларны бомбалар белән сыйлап, алар арасында «тәртип» урнаштырып китә. Немецлар исә аны «җил тегермәне» дип сүгәләр. Чөнки ул алардан һәр көн саен он ясый. Менә безнең «У—2» шундый ул. Аның җитмәгән җире, кыйланмаган эше юк. Ул разведкачы да, санитар- очкыч та, элемтә эшен дә уңышлы үти. Ә төнге җиңел 
бомбардировка эшендә алмаштыргысыз машина. Рәхилә аның белән Польша тугайлары, Украина далалары өстеннән күп очкан. Немецлар өстенә 60 тан артык очыш ясап, йөзләрчә . килограмм бомбалар ташлаган. Бер вакытны төнге сугышчан заданиене үтәгәндә Рәхиләнең самолеты дошман снарядлары тарафыннан 20 җирдән зарарланган, моторга да шактый зыян тигән. Шулай да Рәхилә аны үз аэродромыбызга алып кайта. Бу батырлыгы өчен аны «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләклиләр. Батыр кыз, уңган кыз. Шундый кызларың булу белән горурлы син, халкым! ... сентябрь. Заданиене уңышлы үтәп кайту юлына чыктык, һава начарланганнан начарлана барды. Бөтен дөньяны томан каплады. Җир белән элемтә өзелде. Самолетны утыртуы мөмкин түгел. Икенче аэродрмга барабыз. Утыру өчен урын эзлибез. Белоусов самолетны утыртырга тырышып карый, ләкин уңышсыз чыга. — Нәрсә эшләргә? Ягулык та бетеп килә? — ди Белоусов. Мин аңа төньякка таба барырга киңәш би- рәм, бәлки анда томан юктыр дип уйлыйм. Белоусов самолетны төньякка тота. Берникадәр барганнан соң томан ачыла башлый. — Ягулык бетә, аэродром эзләп торырга туры килмәс ахыры, бер уңайрак җиргә утырырга кирәк,— ди Белоусов. Көн ачылганнан ачыла, томан тарала, кояш нурлары күренә башлый тирә-якны күзәтеп барганда
72 
 
җирдән «У—2» күтәрелгәне күренә. Мин җентекләбрәк аска карыйм. Анда аэродром барлыгын күреп алам һәм тиз генә Белоусовка әй- тәм, ул машинаны шунда тота. Яхшы утырабыз. Бу көнне үз аэродромыбызга кайта алмыйбыз. Яңгыр башлана. Соңрак ул тагын көчәя. Без II чы истребитель полкы аэродромына төшкәнбез. Алар янында кундык. Алар арасында күп кенә орденлы очучылар һәм Советлар Союзы геройлары да бар. Кич белән бер группа очучылар Советлар Союзы Герое лейтенант Барановтан үткән төнне булган вакыйганы сөйләп бирүен үтенделәр. Аннан дошманнан нинди тактика кулланганлыгың сорадылар. Баранов баш га карышса да, соңыннан сөйли башлады: «Кичә мин дежурда идем/ Төнге сәгать 10 да һавага күтәрелргә приказ булды. Нәрсәгә, кайда барырга? — дип сорадым мин телефоннан. Озак сөйләшеп торырга туры килмәде, приказ бик кискен иде: — Дошман атакасын кире кайтарырга, тиз! — дип җавап бирде мина полковник. Мин үземнең ярдәмчемә тревога күтәрергә әйтеп, бик тизлек белән самолетка ташландым. Биш-алты минуттан соң һавада идем инде. Полковниктан һавага күтәрелергә, дошман атакасын кире кайтарырга диюдән башка бернинди дә өстәмә приказлар алмадым. Озак та үтми, һавада бербер артлы яктырткыч бомбалар эленеп тора башлады. Безнең прожекторлар да хәрәкәткә килде. Алар немец самолетларын эзли башладылар, ләкин таба алмадылар. Немец самолетлары күренми, димәк, алар югарыда булырга тиешләр. Мин югарыга күтәрелә башладым. Ләкин радиодан һавада асылынып тора торган яктырткыч бомбаларны сүндерергә приказ алдым. Шунда ук штабтан Н шәһәре юнәлеше белән 50 немец бомбардировщигы килүен хәбәр иттеләр. Ә х шәһәр бездән ерак түгел. Билгеле, аэродром өстенә яктырткыч бомба ташлаган немец самолетын эзләп табып юк тәсе килсә дә^ башта соңгы приказны үтәдем. 20—30 метр ерактагы дистанциядән һавада эленеп торган яктырткыч бомбаларны атакаладым. Алар бербер артлы өзелеп, түбәнгә очтылар. Аннан 3000—4000 метр биеклеккә күтәрелеп, дошман самолетларының килүен көтә башладым. Төн караңгы иде. Мин алга һәм яңадан артка китеп һаман бер сызык буенча очтым. 
• Менә күзгә бер кара нокта күренеп китте, ләкин ул шунда ук күздән югалды. Мин машинаны шул якка таба бордым. Теге нокта тагын күренде. Ул немец самолеты иде. Дошман белән ике ара торган саен якынлаша барды. Мин аны түземлек белән мушкага тотып бардым. Ара 150 метр, 120, 100 метр калды. Аннан бөтен ату коралларыннан озын очередь бирдем. Трассирующий пулялар дошман йөрәгенә барып керделәр. Немец бер якка борылып, эзен югалтырга маташты. Ләкин мин бик тиз генә уңайлы хәлгә төшеп, аны тагын атакаладым. Бу юлы аны ялкын элеп алды һәм ул аска кадалды. Аннан тагын югарыга күтәрелдем. Озак та үтми бер немец самолетын безнең прожектор уты эләктереп алды. Шул моменттан файдаланып, .мин бу нехмец самолетына 50 метр якынлыкка кадәр килдем һәм пушкадан атып мәтәлдердем. Икенче прожектор яктылыгыннан, миңа туры, тагын бер немец килә иде. Билгеле, ул да бернәрсә дә күрми. Мин тагын якын дистанциядән аның борынына суктым, ул да сул якка борылып, көнбатышка таба юл алды. Әле бер, әле икенче якка борылаборыла качарга маташты. Ләкин мин аны күздән югалтмадым. Ара якынлаша барды. Немец укчысы . нишләптер ат::-.ды. Мөгаен,, анын. эше беткән иде. Мин са^мо- лстка тагын да якынрак килдем, пулеметтан да, пушкадан да бербер артлы берничә очередь бирдем. Бу немец самолеты да капланды. Аннан Н. шәһәренең көньягына чыктым, һава тыныч кебек* иде. Үз аэродромыбызга таба килә башла
73 
 
дым. Алдагы кара болыт астыннан шәһәргә таба баручы тагын бер «Юнкерс — 88» очрады. Мин шунда ук аска китеп, аның сул як ягыннан килеп чыктым. 150 метр ераклыктан бер очередь бирдем. Немец самолеты кинәт уңга борылып, аска таба төшә башлады. Мин аннан калышмыйча, косрыгына тагылып, якынрак дистанциядән икенче кат аттым. Аннан тагын, тагын. Бишенче атака ясаганда немец укчысы миңа ут белән җавап бирде әле. Шуннан соң мин читкә тайпылып, аның сул як канаты астыннан сул як моторына аттым. Дошманның бу самолеты да сафтан чыгарылды. Бу вакытта мин үз аэродромыбыздан 70—80 километрлар читтә идем инде. Күрәсең, аучы куян артыннан йөгергән кебек, мин дә немец самолеты артыннан шул кадәр китеп барганымны сизми дә калганмын. Ә шәһәр кайда, ул кайсы якта калган? Уңдамы, сулдамы, алдамы, арттамы? Төн караңгы. йолдызлар да юк, ай да күренми. Компас белән үземнең көнбатышта икәнлегемне белеп алам, самолетны көнчыгышка тотам. Үземнең нинди урында икәнлегемне дөресрәк белү өчен машинаны аска төшерәм. Җентекләп күзәтә торгач, алда поезд килгәне күренә. Ул шәһәргә таба бара иде. Димәк, дөрес барам. Дошман самолетлары куылган. Шәһәр тыныч яши. Поезд төтен яулыгын бөрки- бөрки шәһәргә бара. Мин һавада ике сәгатьтән артык йөзгәнмен. Бу көнне сез безнең истребительләр дошманның 12 самолетын бәреп төшергәнлеген беләсез инде. Ләкин бу бик үк дөрес булырга ошамый әле. Артык булырга тиеш...» Шуның белән ул сүзен бетерде. Бу Москва астында булган бер хәл иде. ... сентябрь. Самолетка заправка ясаганнан соң үз аэродромыбызга кайту өчен һавага күтәрелдек. Кичә без томан эчендә үз аэродромыбыздан 400 километрлар читкә киткәнбез. Бу турыда штабка хәбәр итә алмаган идек. Шуның өчен дә аэродром өстендә безнең самолет күренү белән куп кенә очучылар каршылау өчен очу кырына йөгерештеләр. Күрәсең, алар безне ниндидер авыр хәлдә булганбыз дип уйлыйлар ахыры. Кабиналардан чыгу белән иптәшләр безнең белән, күптән очрашмаган дуслар шикелле, псән.- ләштсләр. Кайда булганлыгыбызны, ни өчен югалып торганлыгыбызны сораштылар. 
... сентябрь Немецларның һәр төрле колонналары сугышның беренче атналарында көндезләрен генә хәрәкәт итәләр иде. Ә хәзер алар безнең авиациядән куркып, көндезләрен урман итәкләрендә, авылларда яшеренеп яталар. Юлга төнлә белән генә чыгалар. Ләкин без аларны һәрвакыт та, һәр урында эзләп табабыз һәм юк итәбез. Билгеле алар һәртөрле пулеметлардан атып, зур каршылык күрсәтәләр. Без аерым вакытларда цельне дөрес күрү белән, юлдан ук бер-ике фугас бомба ташлан, аларны тынып калырга, я булмаса активлыкларын йомшартырга мәҗбүр итәбез. Аннан инде бомбить итү тынычрак булып китә. Шул тәртип белән рәттән ике көн дошман автоколонналарын бомбить иттек. Ике көн эчендә полк дошманның 60 автомашинасын сафтан чыгарды һәм ике батальоннан артык солдатларын юк итте. ... сентябрь. Н суы аша хәрби әһәмияткә ия булган тимер юл күпере- сузылган. Аның аша дошманның хәрби көчләре, танклары, автомашиналар, ат- лылар һәм җәяүлеләр туктаусыз үтеп тора. Бу күпер фронт сызыгыннан 500 километрда. Аңа якын килүе җиңел түгел. Аның тирәсендә дошманның көчле зенит артиллериясе бар. Безгә шушы күперне шартлату бурычы йөкләнде. Көндезге сәгать 2 дә сугышчан заданиене үтәү өчен һавага күтәреләбез. Фронт сызыгын үткәнче безне истребительләр озатып барды. Аннан ялгыз гына очып киттек. Көн болытлы, вак-вак яңгыр бөр


 
текләре сибәләп тора. Аста Украина кырлары, елгалар, урманнар күренеп калалар. Цельгә якынлашабыз. Түбәндә ялтырап яткан елга күренә башлый. Әнә күпер. Самолет күпер өстенә бара. Шул вакыт дошман зенитчыклары да хәрәкәткә килә. Як-якта снарядлар ярыла башлый. Белоусов машинаны бор түбәнгә, бер югарыга күтәреп, алга алып бара, маневр ясый. Мин бомба ычкындыргычлар- ; а басам, авыр йөк бушатыла, бомбалар түбәнгә очалар. Берничә минут үтүгә алар төшеп ярылалар. Ләкин күпергә зур зарар килми. Ул электәгечә үз урынында утырып кала. Башка бомба юк. Ни эшләргә? Самолет канатларына берничә снаряд кисәкләре дә тиеп өлгерде. Белоусов машинаны дошман элмәгеннән чыгарды. Ләкин задание уңышлы үтәлмәде. Күпернең бер башы гына җимерелде. Ул төзәтелерлек булып калды. Белоусов күңелсез иде. Без юл буена сөйләшмичән кайттык. Мондый хәлгә без сугыш башланганнан бирле беренче тапкыр очрадык. ... сентябрь Заданиене үтәр өчен кабаттан җибәрүне сорадык. Безгә рөхсәт иттеләр. Күңел ачылып китте. Вакыт иртә. Таң алды. Әле күктә йолдызлар да бетеп җитмәгән, һава тын. Без тагын Н суы аркылы ышыклана астан гына килеп чыгалар да, немецларны кургаш белән сыйлап, китеп тә баралар. Озак та үтми икенче яктан, уйсу урыннардан тагын килеп чыгалар, тагын үз эшләрен эшлиләр. Немец солдатларының баш очларыннан очып аларга үлем «бүләге» өләшеп йөриләр. Искиткеч яхшы, менә дпгәп, беренче класслы машина ул — «Ил-2»! 8 нче октябрь. һава разведкасы безнең Н шәһәре юнәлешендә немецларның танклар колоннасы килгәнлеген хәбәр итте. Шәһәр фронттан ерак түгел. Нибары 20—25 километрлар гына. Немецлар бу участокка туктаусыз өстәмә көчләр җибәреп торалар. Аларның бу танк колонналары фронт сызыгыннан 30—35 километрларда бер зур тимер юл станциясендә туплана. Ул тирәдә немецларның истребитель самолетларыннан торган аэродромнары да бар. Анда бик саклык белән генә барырга кирәк. Безгә немецларның бу танк ко- лаиналарын бомбага тоту, аны юк итү бурычы йөкләтелде. Көн матур. Кояшлы. Эскадрилья сугышчан задание үтәү өчен һавага күтәрелде. Безне бер звено истребительләр саклап барды. Фронт сызыгын үтеп киттек, һава тын иде әле. Тик тимер юл станциясенә җитәр алдыннан бер «Мсссср» очрады. Ләкин ул безне күрү белән бер якка китеп югалды. Везгә Дошманның танк колоннасы 2—3 километрда]) чамасы көнба- тыштарак урман итәгендә туктаганлыгы билгеле иде. Урман итәгендәге олы юлга чыгу белән зенит артиллерияләре һәм пулеметлары ата башладылар. Цельгә килеп җиттек. Самолет дошман колонналары өстенә керде.

75 
 
Сугышчан заданисне уңышлы үтәп, кайту юлына чыктык. 4—5 километр ара да үтәргә өлгермәдек, ике яктан тугызартугызар !8 «Мессершмит» килгәнлеге күренде. Безнең, сакчы истребительләребез аларны күрү белән югары күтәрелделәр. Без исә сафларны кыстык, бер-беребезгә якынрак килеп оча башладык. Дошман атакага күчкәнче безнең ике истребитель биеклек өстенлегеннән файдаланып, дошманның бер группа «Мессер»ла- рына атака ясады, һәм берсен сафтан чыгардылар. Шул вакыт немецлар безнең бомбардировщикларның да берсенә зарар китереп өлгерделәр. Икс арада көчле һава сугышы башланып китте. Безнең дошман самолетлары арасында калган бер истребитель яшен тизлеге белән бер «Мессер» өстенә ташланды. Ул дошманны ата-ата куа башлады. Ара якынлашты. Хәлиткеч момент килеп җиткәндә аның пулеметы эшләүдән туктады. Шул вакытта исә аның артыннан ике немец бастырып бара иде. Хәл кискен, совет 4 очучысы лейтенант' иптәш Иванов күп уйлап тормады. Шунда ук үз машинасының пропеллеры белән дошман самолетының косры- гына бәрдерде. Немец таш шикелле аска кадалды. Шул вакытта безнең икенче очучыбыз — истребитель Соколов дошманның тагын бер самолетын таранить итте. Немец машинасы чәлпәрәмә килеп, аска мәтәлде. Соколовның үз самолеты да нык зарарланган иде. Ләкин ул аны уңышлы рәвештә утырта алды. Немец очучылары совет очучыла- рының бер-бер артлы кабатланган тараннарыннан куркып, аптырап калдылар. Аларныц кысрыклаулары йомшады. Шулай да безнең бомбардировщикларга һөҗүм итәләр иде әле. — Бер «Мессер» безнең самолетка килә, — дип хәбәр итте Мальцев. \зе Фатхуллин белән шунда ук аны каршы алырга хәзерләнә башлады. Немец коерыктан килә. Белоусов укчыларга дошман истребителенә ут ачарга мөмкинлек бирү өчен самолетны бор якка бора. Укчылар берничә очередь биреп, өлгерәләр. Аннан «Мессер» үзенең курсын үзгәртеп, югарыга күтәрелә башлый. Күрәсең, ул югарыдан атакага килергә маташа. Белмим көрәш нәрсә белән беткән булыр иде. Шул вакыт безгә өстәмә истребительләр килде. Алар бербер артлы атакага күчеп, немецларны кысарга тотындылар. Озак та үтмәде, тагын бер «Мессер» сафтан чыгарылды. Ә бер читтәрәк безнең очучы бомбардировщик 
Карасевнын самолеты төтенли иде. Без аэродро.мга кайтып 6 нчы булып утырдык. Александров белән Сергеев бомбардировщиклары күренми иде әле. Берничә минуттан соң Сергеевның күрше аэродромга утырырга мәҗбүр булганлыгы билгеле булды. Александров самолеты дошман «Мессер»лары тарафыннан яндырылган иде. Аның штурманы белән укчы радистлары парашюттан сикереп исән калганнар. Александров исә самолетын калдырып, парашюттан сикерә алмаган. Ул геройларча һәлак булган. Очучы Александровның һәлак булуы йөрәктә бик тирән әрнү тудырды. Сугышчан иптәшне югалту әйтеп бетергесез авыр иде. 9 пчы октябрь. Туган ил өчен немец илбасарларына каршы сугышларда һәлак булган капитан Александровны күмдек. Менә сугышчан дуслары аның гәүдәсен кабергә төшерәләр. Полковник Гончаров кабер өстенә бер уч туфрак алып сипте. Аннан винтовкалардан өч мәртәбә салют бирелде. Бу минутта һәрбер очучының йөзе җитди иде. йөрәкләрдә дошманга карата ачу уты термит кебек янды. 11 нче октябрь. Полкта беренче булып Советлар Союзы Герое дигән бөек исем лейтенант Сапроновка бирелде. Без аны чын күңелдән тәбрик иттек, тагын да зуррак сугышчан уңышлар теләдек. 13 нче октябрь. Безнең гаскәрләребезнең Белоруссиядәге, Балтик диңгезе буендагы һәм Смоленск районындагы
76 
 
фидакарь көрәше дошманның хМоск- вага һәм Ленинградка таба юнәлдерелгән көчләрен зәгыйфьләидер- де. Смоленск, 1S12 нчс елдагы су- • гыш вакытындагы шикелле, башкалабызның тарихи калканы булу ролен намус белән үтәде. Немец- фашист илбасарлары Смоленск янындагы сугышларда тиңдәшсез зур югалтуларга дучар булдылар. 14 нче октябрь. Г нтлерның гаскәрләренә биргән яшерен приказы билгеле булды. Ул приказда: «берничә атна эчендә зур өч промышленность районы тулысыңча безнең кулда булачак. Ниһаять, кыш башланганга кадәр дошманны юк итүгә китерергә тиешле булган соңгы, гаять зур удар өчен шартлар тудырылды...» диелгән. Гитлер приказында әйтелгән бу өч район Москвадан, Ленинградтан һәм Ростов-Доннан гыйбарәт. Москвага ясала торган удар хәлиткеч удар булырга тиеш. Немецлар безнең илебезнең йөрәге Москвага иң яхшы көчләрен ташлыйлар... 19 нчы октябрь. Кичә немецлар Можаискнны алдылар. Аларның • турыдан-туры Москва янына бәреп чыгулары турында куркыныч туды. Дәүләт Оборона Комитеты Председателе иптәш Сталин тарафыннан кул куелган махсус приказ белән, Москва камалыш хәлендә, дип игълан ителде. Иптәш Сталин барлык хезмәт ияләрен башкаланы сакларга чакырды. Шәһәрнең меңнәрчә эшчеләре үзләренең туган шәһәрләрен кулларына корал тотып саклау өчен ирекле батальоннарга керделәр. Бу көннәрдә безгә һөҗүмгә күчкән дошман гаскәрләрен таркату, аларны туктау өчен бик күп очышлар ясарга туры килде. Очыш артыннан очышлар булып торды. Дошман өчен алга баруы авыр булып китте. Каты суг&шларда безнең гаскәрләр немецларны гаять зур югалтуларга дучар иттеләр. Аларны Москвага килү юлларында туктатып калдырдылар. Тула шәһәре янышта безнең гаскәрләр, авиациянең көчле ярдәме белән, Гудерианның ике танк армиясе атакасын батырларча кире кайтарды. Гудерианның Тула, Серпухов һәм Кашира шәһәрләре аша Москвага удар ясарга уйлаган маневры жи- мерелде. 2 нче ноябрь. Германия комапдованпссе октябрь 
һөҗүмендә җиңелүгә дучар булганлыктан, нинди генә бәя белән булса да кышка кадәр Москваны алырга уйлый. Бу юлы гитлерчылар безнең башкалага каршы моторлаштырылгап 33 пехота дивизиясе, 18 танк дивизиясе җибәрде. Җирдә дә, һавада да сугыш яна көч белән башланып китте. Без дошманның фронт сызыгына килә торган яңа көчләрен бомбить итәбез, төнлә дә туктап тормыйбыз... Дошманның югалтулары исәпсез. 5 иче ноябрь. һавада дошман самолетларының гөрелдәгән тавышлары ишетелде. Шул вакыт безнең истребительләр дә күтәрелде һәм зенитчиклар ме- нә-менә ут ачарга әзер тордылар. Дошман хәйләкәр һәм мәкерле. Фашист самолетлары һәрвакытта цельга туктатылган мотор белән килергә тырышуларың без яхшы беләбез. Әнә болыт астыннан немец самолетлары килеп чыкты. Алар өчәү. Шунда ук безнең зенитчиклар хәрәкәткә килде һәм һавага күтәрелгән истребительләр атакага ташландылар. Озак та үтмәде, дошман самолетларының берсе килбәтсез генә әйләнде дә, мәтәлә-мәтәлә урман читендәге ялгыз агач өстенә төшеп җимерелде. Калган икесе бомбаларын кайда туры килде шунда ташлап, болытлар арасына кереп югалдылар. Яңадан тынычлык урнашты. Ләкин зенитчиклар. һава истребительләре шикелле, һәрбер кыштырдауга да колак салып, тонык күк йөзен күзәттеләр. 6 пчы ноябрь. Иртәгә Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең • XXIV еллыгы. Әгәр дә сугыш булмаса нинди зур, ииндп күңелле бәйрәм иткән булыр идек. Бүгең безиен самолетлар бәйрәм *<Үгең саклый
77 
 
лар. Безнең белән полкның штаб начальнигы майор Баранов үзе очты. Кич. Бөтен очучылар Ленин бүлмәсенә җыйналды. Полк комиссары Руденко репродукторны җайлап җибәрде. Москва. Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең XXIV еллыгына багышланган тантаналы утырыш. Почетлы президиум сайлыйлар. Көчле алкышлар. Сталин чыга. Без аның таныш тавышын ишетәбез. Җанга рәхәт булып китә, һава иркенәя. Бүлмә тын. һәммәбез бөек юлбашчының һәр сүзен зур дикъкать белән тыңлыйбыз. Аның, — дошман тар-мар ителер, без җиңәрбез, — дигән сүзләре йөрәкләргә мәңге чыкмаслык булып кереп урнаштылар. 11 нче ноябрь. Полкны икенче урынга күчерү турында приказ булды, һава начар, томанлы, аз гына кар бөртекләре •сибәләп тора. Очарга мөмкин түгел. 13 нче ноябрь. Яңа аэродромга киттек. Бөтенләй икенче юнәлештә. Аэродром яхшы, якында гына авыл. Бер якта колхозның алма бакчасы. Ике километрлар көнчыгышта зур гына су ага. 23 иче ноябрь. Ун көн буена туктаусыз Ы шәһәре юнәлешендә дошман гаскәрләрен һәм базаларын бомбить иттек. . Дошманга бик зур югалтулар ясалды. 25 иче ноябрь. Немецларның Н шәһәре янындагы аэродромын бомбить итәргә очабыз. Төн караңгы. Безне алып баручы самолет өч урынга яктырткыч бомбалар ташлый. Аста дошман аэродромы тирәли тезелеп киткән немец бомбардировщиклары күренә. Без цельгә керәбез. Мин фугасларны . аска ташлыйм. 27 нче ноябрь. Дошманның тимер юл станциясен бомбить итәргә кирәк. Бу юлы яктырткыч бомбаларны үзебез алдык. Цель өстенә килеп җитү белән аларның берничәсен ташладым. Әйләнеп килгәндә бөтен цель апачык күренә иде инде. Шулай да зенитчиклар ата башлыйлар. Ләкин алар күрмичә, куркыту өчен генә аталар. Ә безгә өстәге караңгылыктан үзләре бик яхшы күренәләр. Акны кара белән ямаган шикелле «менә мин монда» дип әйтеп торалар. Мин бомбаларны берәм-берәм кирәк урыннарга салып чыгам. Задание менә дигән итеп үтәлде. 
29 нчы ноябрь. Немецларның автоколонналарын бомбить иттек. Безнең самолеттан төшкән бомбалар дошманның оч автомашинасын сафтан чыгардылар. 1 нче декабрь. Безнең авиациянең, • шулай ук башка төр сугышчыларның да ак- тивлануы сизелә. Өстәмә көчләр бирелде. Безнең полкка әле яңа гына заводтан чыккан 6 бомбардировщик килде. 5 нче декабрь. Әле соңгы көннәрдә генә немецларның бер аэродромына ясаган һөҗүмнең нәтиҗәсе турында дөрес саннар билгеле булды. Дошманның 9 бомбардировщигы һәм 3 истребителе яндырылган. 6 нчы декабрь. Верховный Баш Командующий иптәш Сталин приказы буенча бүген безнең гаскәрләр, авиация ярдәме белән, Москва астында дошманга каршы һөҗүмгә күчтеләр. ! 1 нче декабрь. Безнең гаскәрләр башлаган һөҗүмнең беренче дүрт көне эчендә халык яшн торган 400 пункт, шул исәптән Рогачев, Яхрома, Истра, Михайлов һәм Солнечногорск шәһәрләре азат ителде. Дошманның чигенүе паника төсен ала бара. Без чигенүче немец гаскәрләре өстенә туктаусыз очабыз. 12 нче декабрь. Төнлә белән немецларның пехотасын Һәм артиллериясен бомбить иттек. Цельгә кергәндә көчле зенит утына очрадык. Заданиене уңышлы үтәдек. Ләкин сугышчан машинабыз җәрәхәтләнде. Иртә белән самолет канатларында 20 дән артык тишек санадык, 20 нче декабрь. Дошман кача. Безнең сугышчы

7Х 
 
ларның алга баруы дәвам итә. Күп кенә авыллар, район үзәкләре һәм шәһәрләр азат ителде. Азат ителгән урыннардагы олы юллар немецлар ташлап калдырылган танклар һәм автомашиналар белән тулган. Совет информбюросының безнең гаскәрләрнең алга баруы турындагы .хәбәрләре йөрәктә шатлык тудыра. Күңел күтәрелә. Дошманны тагып да ныграк һәм яхшырак кыйныйсы килә. 23 кче декабрь. Кон матур. Аяз. Кемдер, — «дошман самолеты», дип кычкырды. Безнең истребительләр һавага күтәрелергә өлгергәнче, немец аэродром өстендә иде инде. Ул утырырга килә. — Немец посадкага килә, немец утыра,—дип кычкырдылар очучылар Ул чыннан да утырырга килә иде. Шунда ук без аның янына йөгердек. Немец очучысы шома гына җиргә утырып, моторны .туктатты, кабинасыннан сикереп төште дә кулларын югары күтәрде. Менә ул халык төркеменең уртасына басып тора. Кулларын болгый- болгый, рус сүзләрен боза-боза СӨЙЛИ: — «Мин ирекле рәвештә сезнең якка чыктым. Безнең эскадрильягә сезнең Н шәһәрен бомбить итү приказы тапшырылган иде. Мин шәһәр итәгенә кадәр эскадрилья белән килдем. Аннан безне көтмәгәндә зениткалар каршылады. Бер самолетыбыз шунда ук яндырылды. Кайдандыр сезнең истребительләр лә килеп чыкты. Безнең тәртип тәмам җимерелде. Кем кайда туры г'илде, шунда кача башлады. Мин бомбаларымны шәһәр чигендәге күлгә ташладым да сезнең якка чыгу өчен, утырырга аэродрОхМ эзли башладым. Берение шушы аэродромны күрдем һәм утырырга карар бирдем. Мин сезнеке. Нәрсә кушсагыз шуны эшләргә әзер торам». — Сезне безнең якка чыгу өчен тагын нәрсә мәҗбүр игге,—дип «орады Сапронов. — «Мин сугышып ардым. Сугыш бернинди файда китерми. Сезне исә һичбер вакытта да җиңеп булмаячак. Моны бер мин генә түгел, ә безнең күп кенә очучыларыбыз шулай диләр. Минем Адлер исемле бор дус очучы иптәшем бар иде. Ул Германиягә, фашистлар партиясенә нык бирелгән кеше. Нәрсә куш. салар шуны үти иде. Ул нәрсәләр генә эшләмәде. Бельгия, Дания, һәм Балкан илләре өстендә очты. Шуның өчен аңа «Тимер тәре» бирделәр. 
Сезнең белән сугышу турында безнең уйга да килмәгән иде. Руслар белән дусландык инде дип йөри идек без. Кинәт сугыш. Башта без ышанмый тордык, аннан ул факт булып китте. Адлер исә II шәһәрен бомбага тоткан өчен тагын бер «тәре» алды һәм аңа Германиягә кайтып килү өчен бер айлык отпуск бирелде. Отпускадан ул бөтенләй икенче кеше булып кайтты. Ул миңа элек үзе торган шәһәрнең җимерелүен, семьялары, хатыны һәм ике баласының йортсыз калуын, ашау-эчү якларының начарлануын сөйләде. Озак та үтми ул бер сугышчан задание үтәгәндә хәбәрсез югалды. Мин уйлыйм, Адлер минем шикелле сугыштан туеп, бу сугышта Германиянең җиңелүен. Россиянең җиңүче булып калуына ышанып ирекле рәвештә сезнең якка чыккандыр. Мин 'Дә шулай эшләргә карар бирдем. Бездә мондый фактлар шактый ишетелгәли. Солдатлар фронтка киткәндә үзләренең исән-сау кайтачакларына өмет өзеп баралар...» Гаҗәп такылдавык һәм оятсыз немец булып чыкты бу. Ләкин аныи сүзләрендә хакыйкать өлеше бар. Немец сугыштан туйган. Аның җиңүгә ышанычы юк! 25 иче декабрь. Безнең бер очучы заданиедән кайтканда моторы эшләми башлагач, фронт сызыгыннан 4—5 километрларда үзебезнең якта бер авыл янына утырырга мәҗбүр булган. Бу авылда берничә көннәр немецлар торган. Ләкин аларга безнең партизаннар әледәи-әле налет ясап тынычлык бирмәгәннәр. Соңгы көннәрдә исә безнең гаскәрләр аларны 

79 
 
бу авылдан куып чыгарганнар һәм көнбатышка таба куып киткәннәр. Бу авылның бер колхозчысы сугыш вакытында үлеп калган немец офицеры кесәсеннән аның көндәлек дәфтәрен алган. Аны безнең очучыга биргән. Без аны бик җентекләп карадык. Ул очучылар арасында кулдан-кулга күчеп йөрде. Ләкин ул офицерның фамилиясен белеп булмады. Блокнотның беренче 4-5 бите юешләнеп ертылган иде. Бу немец офицеры әле үткән ел Германиядә, Вельсе шәһәрендә армиягә яңа алынган кешеләрне өйрәтеп яткан. 11 нче декабрьда ул «Үзәк гаскәри группаның офицерлары резервына» Варшавага, китәргә приказ алган. Аннары совет-герман фронтына килгән. Менә ул көндәлек дәфтәренә ниләр язган: «Ярты көн Варшавада йөрдем, биредә сәламәт кешеләргә караганда авыру кешеләр күп. Берничә урында яраланучылар өчен хәрби госпиталь. Варшавадан Малазевнцага килдем. Салкын баракларда кундык. Почтовый поезд моннан ары бармаячак. Минскига санитарный поезд белән киттем. Юлда поезд туктады. Бара алмый. Чөнки алда тимер юлны, җимергәннәр. Төнлә белән офицерлар барагында булдым. Биредә бик күп яраланган офицерлар бар. Аларның настроениеләре бик төшенке. Калинин, 1\алуга тирәләрендәге позицияләрне русларның кире алулары, гадәттән тыш салкыннар, Браухичның, Бокның, Рундштедның отставкага чыгулары, ашау-эчү кыенлыклары гаскәрләргә бик көчле рәвештә тәэсир итәләр...» 28 нче декабрь. Ике көн рәттән немецларның Н шәһәре юнәлеше белән килә торган автоколонналарын бомбить иттек. Дошман яңадан-яңа көчләр туплый, һөҗүмгә күчәргә маташа. Безнең бурыч аңа һөҗүмгә күчәргә ирек бирмәү. Бөтен көчләрен таркату, тар-мар итү. Көнгә икешәр-өчәр очыш ясыйбыз. 31 нче декабрь. 1942 нче елны каршылыйбыз. Ярты еллык сугышка йомгак ясыйбыз. Бу вакыт эчендә без дошманны кыйнарга өйрәндек инде. Хәзер Гитлер безнең армияне бер удар белән тар-мар итү, бер ай эчендә Уралга кадәр барып җитү турында шапрынмый торгандыр инде. Совет чикләвеге бик каты шул. Тешләрне сындыра. 1942 нчы ел, 2 нче январь. Үткән ел дошман котырган темп белән 
алга ыргылган иде. Безгә дошманның Витебскига һәм Смо- ленскига килү юлын тоткарлау бурычы тапшырылды. Бу бурычны үтәүдә күп кенә башка авиачастьлар да катнаштылар. Бурыч уңышлы үтәлде. Авиациянең көчле ударлары нәтиҗәсендә Германиянең 39 нчы танк корпусы тар-мар ителде. Бу корпусны тар-мар иткән чакта безнең «ТБ3» тибындагы акырын очышлы, иске, ләкин бик күп күтәрә ала торган авыр бомбардировщикларыбыз гадәттән тыш зур роль уйнадылар. Бу самолетларны немец солдатлары «кара җеннәр» дин атадылар. 7 нче январь. Безнең . звенога дошманның Н шәһәрендәге хәрби заводларын юк итү бурычы тапшырылды. Сугышчан машиналарга авыр бомбалар төяп аэродромнан иртән таң белән очып киттек. Мин курсның дөреслеген карап бардым. Һава тын. Без болыт өстендә, югары биеклектән барабыз. Цель якынлаша. Алда без бомбить итәргә тиешле завод төзелеше, зур-зур биналар, кирпеч трубалар күренә башлый. Без тагын югарыга, болыт өстенә күтәреләбез. Завод өстснә якынлашу белән Белоусов машинаны аска төшерә һәм мин аңа машинаны тигезлектә тотарга кушам. Берничә минуттан соң авыр йөкне дошман өстснә бушатам. Озак та үтми завод урнашкан җирдә искиткеч зур шартлау хасил булды. Бер-бер артлы югарыга ут баганалары күтәрелде. Андагы шартлау тавышлары самолет моторлары белән аралашып үзебезгә кадәр ишетелеп тордылар. Янгын ялкыны без 50 километрлар киткәч тә ап-ачык күренде. 10 нчы январь. Заданиедән кайттык та машина
80 
 
ларны техникларга калдырып, туңган кулаякларны җылыту өчен өйгә кердек. Тгпгә өй җылысы да кереп өлгер'*әгән иде, самолетны төнге очышка хәзерләргә дигән приказ алынды. Советлар Союзы Герое иптәш Сапронов экипажына да шундый ук приказ бирелде. Мин берни кадәр дулкынланып киттем. Иң яхшы ике экипажга төнге очышка хәзерләнергә. Димәк, ниндидер мөһим задание. Техниклар машинаның төзеклеген җентекләп тикшерделәр. Без кабиналарга менеп утырдык. Сугышчан машиналар бербер артлы җирдән аерылдылар. Төн караңгы, ай да юк. Йолдызлар да күренми. Алда Сапронов бара. Мин приборларга карыйм, бару юнәлешен билгелим. Боз караңгыда очарга күнегеп беткән инде. Үзеңнең ил һәм партия алдында тулы җаваплы икәнеңне сизгән хәлдә хәрәкәт итсәң бер вакытта да ялгышмыйсың һәм курыкмый- сың. Тик үзүзеңә таләпчелек кенә кирәк. Вакыт үтә. Мотор тавышлары тигез шаулый. Аста урман караңгылыгы, тонык су яктылыгы күренә. Урман калкулыгында, су борылыш ясап үткән жнрдә, дошманның зур • склады бар. Аны юк итәргә кирәк. Бурыч шундый. Цельгә беренче булып Сапронов керергә тиеш. Ләкин цель ачык күренми. Дошман зенит- чиклары да атмый, һава да тын. Без тагын аска төшәбез. Бер-бер артлы цель өстенә барабыз. Бу юлы цель ачыграк күренә. Дүрт урында кибән шикелле бензин баклары утыра. Дошман дәшми. Күрәсең ул • үзен яшерергә маташа. Бу безгә сугышчан бурычны тынычрак үтәү мөмкинлеген бирә. Яндыргыч бомбаларны бензин баклары өстенә ташлап, урман өстенә таба боры- • лабыз. Нәкъ шул вакыт урман итәгеннән тәртипсез рәвештә атулар башлана. Ләкин соң иде инде. Икс бензии багы шартлап һавага күтәрелә. Ут шәүләсе су буйларына, берничә километрларга сузылган урман итәкләренә кадәр җитә. Анда яшерелеп куелган зениткалар, аның янында йөрүче кешеләрнең хәрәкәтләре үренә. Озак та үтми ут яктысы астында үзләренең яхшы мишень булуларыннан курыккан дошман зенитчиклары атудан туктыйлар. Без тагын иркенләп калабыз Бензин бакларының калган икесен бомбить итәбез. Алар да гаҗәп көч белән һавага күтәреләләр. 
Сугышчан бурыч үтәлә. Ләкин моның белән генә тынычланып калмыйбыз әле. Сапроновның штурманы Рәхи- мов бер бомбага экономия ясаган. ' Ул аны дошманның хуҗасыз калган зениткасы өстенә ташлый. Зенитка челпәрәмә килә. Аннан «Илюшиннары шикелле урман итәкләрен штурмга тотабыз. Шикле урыннарга берьюлы бөтен пулеметлардан ут ачабыз. Күңел була. Тик шуннан соң гына куе төн караңгылыгына кереп югалабыз. 12 иче январь. Полкка бер эскадрилья яңа типтагы бомбардировщиклар килде. Алар арасында татар очучысы Шакир Фәхретдинов дигән яшь егет тә бар. Танылган, тәҗрибәле очучы булырга ошый. Күкрәгендә орден һәм медальләр. Полкта татарлардан ике штурман һәм өч очучы булдык инде. Без бөтенебез дә ил алдындагы бурычыбызны бөек рус халкы шикелле намус белән үтибез. Очучы Камалетдинов командование приказларын уңышлы үтәве, дошман коммуникацияләренә уңышлы ударлар ясаганы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде. 16 нчы январь. Безнең гаскәрләрнең кышкы һөҗүмнәренә 45 көн тулганда фашистларның 300 мең чамасы солдатлары һәм офицерлары юк ителде. йөз меңнәрчә солдатлары һәм офицерлары яраланды, өшеде. Шул ук вакыт эчендә безнең гаскәрләр тарафыннан аларның 7.872 орудиесе һәм минаметы, 8.000 пулеметы, 33.640 автомашинасы алынды, 1.100 дән артык самолеты юк ителде. 18 иче январь. һава разведкасы дошманның Н шәһәре итәгендәге аэродромында Мосвага налет ясау өчен билгеләнгән 100 дән артык бомбардировщиклары тупланганлыгын хәбәр ит- 
6. ,с. Ә.’ № 2 81 
 
те. Безнең полкка дошманның бу хөчснә үлем удары ясау приказы бирелде, һавага бомбалар төягән авыр самолетлар күтәрелде. Фронт сызыгын үткәндә безне истребительләр озатып барды. Дошман безне бөтенләй көтмәгән икән. Беренче бомбалар ангарлар һәм самолетлар өстснә төшеп ярылганда аларның зениткалары да эндәшми, сакчы истребительләре дә күренми иде. Тик безнең соңгы самолетлар, соңгы бомбаларын ташлаганда гына аларның зенитчиклары тәртипсез рәвештә ата башладылар. 20 нче январь. йокыга киткән генә идем. Колакка «тревога!» дигән ачы тавыш килеп бәрелде. Мин яшен тизлеге белән йөгереп тышка чыктым. Ни күрим. Бездән 2—3 километрлар читтә, караңгы төн пәрдәсен яктыртып Һавадан ике самолет янып төшә. Нинди самолетлар, кемнеке? Бу турыда беркем берни белми. Шулай да безнеке түгел шикелле. Әгәр дә чыннан да дошман самолетлары булса, аларның экипажлары парашюттан төшеп, төн караңгылыгыннан файдаланып качып китү мөмкинлеге бар. Шуның, өчен безнең эскадрилья членнарына билгесез самолетлар янып төшә торган якка барырга, дошман самолетлары булса аларның экипажларын тереләтә кулга алу приказы бирелде. Бу минутта без пехотачылар хезмәтен үтәүчеләр булып киттек һәм бик тиз хәрәкәт итә башладык. Әнә самолет яна. Немец самолеты. Ул борыны белән кадалып төшкән. Пропеллерлары җиргә кереп кәкерәйгән. Экипажындагы дүрт кешенең берсе дә парашюттан сикерә алмаганнар. Алар самолет приборлары белән бергә начар һәм авыр ис чыгарып яналар. Икенчесе исә безнең самолет. Истребитель. Ул дошман «Юнкерс» ына таран ясаган булса кирәк. «Юнкерс»ның коерык өлеше өзелгән, ул һавада ук аерылып икенче урынга барып төшкән. Ә безнең очучы кайда, һәлак булганмы? Юк ул исән булырга тиеш. Дошман самолетына таранга бару көче җиткәнне, ул үз гомерен, бәхетле тормышын саклап кала алгандыр. АнЫ эзләргә, табарга кирәк. Кинәт кемнеңдер шат тавышы ишетелеп китте. Мин тиз генә шунда таба юнәлдем. Анда бер төркем пехота разведчиклары дошман самолетын таран ясаган совет очучысын әйләндереп алганнар иде. Ул исән. Салмак кына алга таба атлап бара. Җәрәхәтле булса кирәк, сул аягына аз гына аксый. Маңгае канга буялган. 
— Иптәш капитан, бу немец кая очадыр иде? — дип сорый пехотачыларның берсе. Очучы шаяртып җавап бирә: — Москвага очадыр иде, ләкин кая килеп төште... Бу безнең дивизиядәге Н нче полкның атаклы очучысы — Советлар Союзы Герое А. Шульга иде. 22 нче январь. Безнең гаскәрләребез Москва өлкәсенең соңгы район үзәге — Ува- ровоны азат иттеләр. Москва өлкәсен гитлерчылардан тулысынча арындырдылар. 1941—42 нче елгы кышкы кампаниянең дүрт ае эчендә безнең армиябез дошманны кайбер урыннарда 400 километрдан да артыграк алып ыргытты. Владимир Ильич Ленинның үлүенә 18 ел тулуга багышланган тантана- лыкайгылы утырышта ясаган докладында иптәш А. С. Щербаков Москваны саклаучылар һәм бу көрәшләрдә һәлак булучы геройларны искә алып болан диде. «Москваны саклауның данлыклы көннәрендә безнең бер рубежыбызга берничә дистә танклар ташланды. Бу рубежны 29 совет * гвардиячесе саклый иде. Аннары алар 28 гә калдылар. Аларның берсе, куркак булып чыгуы һәм дошман алдында кулларын күтәрүе өчен, гвардиячеләрнең үзләре тарафыннан үтерелде. Ә 28 совет кешесе, — алар арасында руслар, украиналылар һәм казахлар бар иде, — танкларга каршы тарихта тиңдәше булмаган сугыш алып бардылар. Дошманның 18 тан- кысы сафтан чыгарылды. 28 сугышчы бу тигезсез сугышта чигенмәделәр. Москваны саклап, батырларча һәлак булдылар. Алар данлыклы 


 
панфиловчылар иде. Гасырлар узарлар, ләкин бу 28 пэкфиловчы героинын данлыклы исемнәре халкыбызның хәтерендә хөрмәт белән сакланыр. Алар үзләренең политруклары Василий Клочков белән бергәләп 16 нчы ноябьрда, Волоколамскидан 7 километр ераклыктагы Дубесен- ково авылы янында немецларның 50 танкысының атакасын кире кайтардылар. «Россия зур, ләкин чигенер урын юк — артта /Москва!» — бөтен илгә таралган бу тарихи сүзләрне большевик Василий Клочков әйтте. Ул, яраланган хәлдә, үзенә гранаталар бәйләме тагып, дошман танкысы астына ташланды һәм аны шартлатты... Генерал Доватор командалыгында сугышучы кавалеристлар да югары дәрәҗәдә батырлык күрсәттеләр. Доваторга, сугышуы читен, фронт зур. ә кешеләр аз, дип хәбәр иткәч ул: «Чакырым саен бер казак калыр, ләкин торган урыныбыздан китмәбез» дип җавап бирде. Безнең сугышчыларыбыз иптәш Сталинның приказын намус белән үтәү юлында һәр җирдә искиткеч ныклык һәм ихтыяр көче күрсәттеләр. Москва янында немец-фашист илбасарларның тар-мар ителүе икенче бөтен дөнья сугышының барышына гаять зур йогынты ясады. Биредә, безнең башкалабызның диварлары янында, Гитлернын аңар кадәр ут һәм кылыч белән Европаның ун иле аша үткән коточкыч сугыш машинасы беренче тапкыр җитди җиңелүгә дучар булды. Москва янында немецларның тар-мар ителүе немец- фашистлар армиясенең «җиңелмәс- леге» турында гитлерчылар тарафыннан уйлап чыгарылган әкиятне юкка чыгарды. 1941 — 1942 нче елгы кышкы кампаниядә җиңелү нәтиҗәсендә гитлерчылар СССР га җинаятьчел рәвештә кинәт һөҗүм итү аркасында сугышның беренче айларында ирешкән вакытлы хәрби өс- тенлекләреннән мәхрүм булдылар: «... немецларның арсеналында ки,- ьәтлск моменты югалу белән немең- фашистлар армиясе һәлакат алдында калдм»> — диде иптәш Сталии. Москва өчен бөек сугышның нәтиҗәсе безнең армиябезнең һәм аның сугышчан кадрларының җитди көч булып үскәнлекләрен күрсәтте. Иптәш Сталин сугышның барышына йомгак ясап, бу йомгаклар: «Немец- фашист илбасарларны тәмам кырын бетергәнчегә кадәр, Совет җирен гитлерчы кабахәтләрдән тәмам азат 
иткәнчегә кадәр, кыйный алуыбызны һәм кыйнарга тиешлегебезне сөйлиләр», диде.» 29 нчы январь. Үткән атна эчендә күп төрле за- даннеләр үтәдек. Немецларның фронт буендагы ныгытмаларын, тылдагы хәрби объектларын һәм аэродромнарын бомбить иттек. Дошман зур югалтулар ясый. Ул оборонага күчте. Салкыннан курка. Җәйге көннәрдәге кебек хәрәкәт итми. Инициатива күрсәтми. Москва астындагы удар аларның бөтен рухларын төшерде. i0 нчы февраль. Лейтенант Герасимов самолеты сугышчан заданиедан кайтмады. Аның экипажын эзләп табу һәм алып кайту бурычы безгә тапшырылды... ... Ул көнне* безнең эскадрилия дошманның Н шәһәрендәге бер зур объектын бомбить итәргә очты. Ул зенит артиллериясе белән бик нык саклана иде. Самолетлар алдагы командир самолетына тигезләнеп, нык звено тәртибе белән алга* бардылар. һәркем сугышчан бурычны уңышлы үтәргә тырыша иде. Менә алда цель күренә башлады. Эскадрилия борылыш ясап, сугышчаң курска ятты. Әле ңельга 1.000 метр- лар ара бар. Шул вакыт һәръяктан дошман зенитчиклары ата башлады. Алда, аста һәм як-якта снарядлар ярыла башлады. Бу вакыт сагышчан курсны үзгәртергә ярамый иде инде/Эскадрилия дошман снарядлары ярылуы астында цель өс- тенә барды. Менә командир Софронов цельгә керә, штурман авыр йөген дошман өстенә бушата. Аннан без, калганнар... Шул вакыт һавада дошман истребительләре килеп чыга. Мин аларны каршыларга хәзер- ләнәм, плуеметны анык тотам. Шунда ук аска күз төшереп алам. 

83 
 
Аида бер-бер артлы зур шартлаулар булганны, ялкын күтәрелгәнне күрән. Ут баганалары торган саен югары сузыла. Кара куе төтен 1.000 метрга кадәр югары күтәрелә. Дошман истребительләре бер-бер артлы туктаусыз атака ясыйлар. Алар безнең стройны таркатырга маташалар, шуның өстенә алар күп — уникәү. Безнең укчы-радистларыбыз да утка ут белән җавап бирәләр. Уңай туры килгәндә мин дә үз пулеметымнан атам. Менә бер немец Софронов самолетына төшә. Безнең укчылар немецны ут белән каршылыйлар, ул шунда ук caqbTaH чыга. Шушы минутта Герасимов самолеты да зарарлана. Бу моменттан файдаланып .немецлар аңа атака ясауны тагын да көчәйтәләр. Төрле яктан якыннан килеп ата башладылар. Без аца бөтен көч белән ярдәм итәргә тырышып карадык. Ләкин ул торган саен очыш тизлеген югалта барды. Бер моторы эшләүдән туктады. Ә безгә исә эскадрилиядән аерылырга ярамый. Дошман атакасыннан чыгарга кирәк. Эскадрилия очыш тизлеген өстәде. Укчы-радист Мальцев Белоусовка кәгазь бирде. Ул укыды да, миңа сузды: «Самолет яна. Бер немец самолетын бәреп төшердем. Герасимов». Мин бу сүзләрне кабат-ка- бат укыдым. Беренче минутта Герасимов, аның штурманы, һәм укчы- радисты сугышчан заданиеие үтәгәндә геройларча үлделәр дип уйладым. Аннан башка яңа фикер килде: юк, алар исән булырга тиеш. Алар 2.500 метр биеклектә иде әле. Бу биеклек самолетка кабынган утны планировать итеп сүндерергә мөмкин. Экипажны эзләргә, аны табарга кирәк. Мин арага, курска, төшү урыннарына чама белән расчет ясадым һәм аны эскадрилия командирына сөйләп күрсәттем. Шуңа күрә дә командование Герасимовны эзләргә безне җибәрде. ... Шактый җир очып үттек. Чама белән самолетның булу мөмкинлеге урыннарына, расчет ясалган җирләргә килеп җиттек. Белоусов машинаны аска төшерде, шул тирәдәге уйсулыклардан, урманнар өстеннән очып үттек. Менә төтенләп яна торган бер караңгылык күренде. Белоусов машинаны шунда борды. Без аның . өстеннән үк очып үттек. Ул Герасимов самолеты иде. Аның тимер-броня генә калган иде инде. Ләкин анда кешеләр күренми. Алар кайда? Үлгәннәрме, шушы самолет эчендә янганнармы? Юк, булмас. Самолет яхшы утыртылган, ала]) исән булырга тиеш. Алар яңа торган 
самолетларын калдырып, карлар һәм бозлар өстеннән урманга киткәннәрдер. Әйе, шулайдыр. Әнә аларның тирән карга бата-бата урманга таба киткән эзләре дә күренә. Димәк, алар исән. Аннан Белоусов шул эзләр буенча самолетны урман итәгенә таба борды. Бер урыннан берничә тапкыр әйләнеп үттек. Менә урман чигендә бер кеше күренде. Ул нәрсәдер болгый иде. Без аның баш очыннан ук очып үттек. Шунда аның штурман икәнлеген күрдек. Ә калганнары, очучы Герасимов кайда? Алар күренми. Бу авыр самолетны ул җиргә утыртуы мөмкин түгел иде. Кар йомшак, тирән. Ара-тирә агач төпләре күренгәләп тора. Гадәт буенча Белоусов тиз карарга килде. Вымпел белән «көтегез, тиздән киләбез» дигән язу ташлады. Аннан Белоусов иң югары тизлек белән самолетны кайту курсына тотты. Машина аэродромга төшү белән безне һәръяклап очучылар, техниклар әйләндереп алды. Ләкин самолетта очучы Герасимов та, аның экипажы да юк иде әле. Безгә: — Таптыгызмы, исәннәрме? Кай җирдә, хәзер алар кайда? — дигән бик күп төрле сораулар бирделәр. Без экипажның исәнме, юкмы икәнлеген дөрес белмәсәк тә, «исәннәр» дип җавап бирдек. Белоусов исә полк командирына күргәннәрне сөйләп бирде. Ул урынга авыр самолет белән утыру мөмкин түгеллеген әйтте. «У-2» белән барырга рөхсәт алды. 10—15 минуттан соң, Белоу-' сов тагын һавада иде инде. Кышкы кыска төн бик тиз үтеп китте. Көнне караңгылык каплый башлады. Шул вакыт аэродром өстендә «У-2» күренде. Әнә ул посадкага килә. 
84 
 
Без аңа каршы барабыз. Самолет җиргә утыру беләк шул урында туктап кала. Аны һәряклап’ очучылар, техниклар әйләндереп ала. Машинадан беренче булып Герасимов сикереп төште. Аннан Белоусов күтәрелде. Алар штурман Барановка кабинадан төшәргә ярдәм иттеләр. Баранов төште, ләкин ул аягына көчкә генә басып тора. Түгәрәк бит алмалары каралган, пешкән, кашлары көйгән, башы җәрәхәтләнгән. Укчы — радист Сергеевның хәле дә әйбәттән түгел. Аның аягы да, кулы да яраланган. Без Баранов белән Сергеевны акрын гына автомашинага утыртабыз. Баранов үзенең сугышчан иптәшләренә карый, анда тырышып, тырышып кемнедер эзли. Аннан «.Астраханцев» дип дәшә. Аны үзенә чакыра. Астраханцев аның янына бара. — Без самолетны саклап кала алмадык. Ул янды,—диде Баранов. Шул вакыт аның күзләреннән яшь бөртекләре атылып чыкты. 17 иче февраль. Ун көн буена немецларның фронт сызыгындагы һәм фронтка якын җирләрдәге көчләрен бомбить иттек. Л1атур көннәрдә икешәр-өчәр очыш ясадык. Немец истребительләре дә шактый күп күренә. Алар күбрәк үз гаскәрләре урнашкан җирләрдә очалар. Ләкин безнең белән сугышка бәйләнмиләр. Бу көннәрдә штурмовик «Л-2» лар күп хәрәкәт итте. Алар немецларның баш очларыннан ук очып йөриләр. Дошман зенит- чиклары аларга каршы ут ача алмыйлар. Штурмавиклар урман өсләреннән, уйсу җирләрдән килеп бомбаларын коялар да, тагын китеп югалалар. Алар булган җирләрдә төтен, ут ялкыны гына сузылып кала. 25 февраль. Безнең полк очучылары сугыш хәрәкәтләренең 5 көне эчнедә дошман кулындагы бер тимер юл вокзалын җимерделәр, гаскәрләр һәм йөкләр төягән 180 автомашинасын, 9 танкысын, 7 бронемашинасын, 200 повозкасын, 7 зенитпулемет точка- сын, 4 бензин цестернасын юк иттеләр һәм зарарладылар. Болардан башка төрле калибрдагы 80 гә якш орудие, 140 миномет, 50 пулемет уты бастырылды. Дошманның бер полкка якын пехотасы тармар ителде һәм таркатылды, һава сугыш ларында немецларның 5 самолеты бәреп төшерелде. Капитан Сапронов немецларның бер самолтларына таран 
ясады һәм үзе аэродромга исән- сау кайтты. 10 нчы март. «Сугышта сан өстен түгел, остазлык өстен» дигән Суворов. Бу очучыларга да кагыла. 9 нчы мартта көньяк-көнбатыш фронтның бер участогында 7 совет очучысы — капитан Запрягаев, лейтенант Седов, лейтенант Соломахин, лейтенант Скотной, лейтенант /Мартынов, өлкән сержант Король «ЯК-1» само- летларында, эскадрилия командиры капитан Еремин җитәкчелегендә, фронт сызыгы өстендә патруль очышы ясап, безнең сугышчыларга һавадан ярдәм итәләр иде. Шул вакыт көнбатыш яктан очып килүче 25 дошман самолеты күренде. Алар- ның 7 се «Ю-88» һәм «10-77» бомбардировщиклары, ә калган 18 е «Мессершмидт— 109» истребительләре иде. Дошман сан ягыннан өстен булуга карамастан, капитан Еремин дошман самолетларына атака ясарга карар бирә. Совет лачыннары бердәм боҗра кебек беренче чиратта «Юнкерсс»ларга удар ясыйлар. Бер «Юнкерсс» шунда ук ялкын белән чолганып, таш кебек җиргә ыргылып төшә. Калганнары кайда туры килде шунда як-якка таркалып кире очып китәләр. Аннан безнең батыр лачыннарыбыз сугышчан борылыш ясап, «Мессершмидт» ларга каршы ташланалар, һавада моторлар гөрли. Пулеметлар шакылдый, авиапушкалар дөберди. Борылыш артыннан борылыш ясала. Сугыш кыза. Безнең сугышчылар бик оста итеп бер-бер артлы ударлар ясыйлар. Берничә минутка сузылган һава сугышыннан соң дошман таркала. Аның бер-бер артлы дүрт самолеты җиргә егылып төшә. Калганнары басымга түзә алмыйча тәртипсез рәвештә көнбатышка кача- лар. Ә безнең очучылар бернинди 


 
югалтуларсыз үз аэродромнарына кайталар. 7 совет очучысының 25 дошман самолетына каршы көрәштә җиңеп чыгуы безнең һәрберсбсз өчен дә дан булып тора. — Әйе, җиңүне бары тик осталык, кыюлык һәм батырлык кына тәэмин итәргә мөмкин. 17 иче март. Мартның икенче яртысында көннәр начарланып китте. Өзлексез җил исә, юеш кар, бозлы яңгыр ява. Кайбер районнарда томан көн озың бетеп тормый. Шулай да аэродромда самолет моторларының гөрләгән тавышлары туктамый. Очучылар һәртөрле һава шартларында да сугышчан заданисне унышлы үтиләр. 26 нчы март. Эскадрилиягә дошманның ерак тылындагы аэродромын юк итү бурычы тапшырылды. Безгә бу аэродромның зенит артиллериясе һәм истребительләр белән бик нык сакланганлыгы билгеле иде. Шуның өчен дә аңа якын барырга зур хәзерлек һәм осталык кирәк. Эскадрилий командиры Сапронов экипаж членнарын җыйнап, алда торган бурычларны аңлатты. Ул бу бурычны үтәү җиңел түгеллеген әйтте. Ләкин без аны уңышлы үтәргә тиешбез. Моның өчен дөрес маневр ясый белергә, дошманны алдарга кирәк, — диде ул сүзен дәвам итеп. Дошман безнең һөҗүмне һаваларның яхшы көннәрендә генә көтә. Матур аяз көннәрне ул тирәләрдә адарның сакчы истребительләре о.ча, ә начар көннәрдә бөтенләй күренмиләр. Аннан алар безнең самолетларны төнлә белән көнчыгыш, яки көньяк юнәлештән көтәләр. Менә шуның өчен бу һөҗүмне дошман өчен һич уйламаган вакытта, иртә белән яки көндез аның үз талыннан ясарга кирәк. Аннан Сапронов очып китү, һавада җыйналу-, цельгә керү тәртибен, очыш тизлеген әйтте. Бу аның соңгы сүзләре булды. Шуннан соң эскадрилиянең өлкән штурманы Рәхимов бару һәм кайту курсларын төзеде. Техниклар һәм механиклар тагын бер кат самолетларның төзеклеген тикшерделәр. Очыш иртән сәгать 6 га билгеләнде. Димәк, без дошман аэродромы өстендә 7 сәгать 30 минутлар чамасында булырга тиешбез. ... Әле яктырып җитмәгән, 30— 40 метрдан берни дә күренми. Бөтен җир өстен иртәнге караңгылык белән аралашып, куе томан каплаган. һавага зәңгәр ракета атылды. Озак та үтмәде самолетлар һавага күтәрледеләр. Шактый җир очып үттек. Әле яктырмый. 
Томан һаман куера, аска төшә. Аз гына кар оч- калый, цельгә якынлашабыз. Хәлиткеч минутлар җитә. Самолетлар сугышчан курс ала. Мин кызыл лампочканы кабызам, аннан зәңгәрне... Хәзер Белоусов мин бомбаларны ташлаганчы курстан бернинди тайпылыш ясарга тиеш түгел. Самолет 500 метр биеклегендә генә оча. Кабинада бомбить итү алды билгесе — ак лампочка кабына. Менә цель. Мин бомба ычкындыргыч гашетканы басам, авыр йөкләр дошман өстенә төшәләр. Беренче бомба ангар өстенә туры килә. Ангар вак кисәкләргә теткәләнеп һавага күтәрелә. Янәшә генә тагын бер ангар яна. Дошман көтмәгән хәл алдында кала. Аның самолетлары бер-бер артлы фугас бомбалардан теткәләнеп очалар. Немец без бомбаларны ташлап бетергәннән сон гына аңга килә. Тәртипсез рәвештә зениткалардан ата башлый. Ләкин соң инде. Бу вакыт безнең эскадри- лия сугышчан бурычын үтәп, кайту курсын алып өлгерә.