Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАРКСИЗМНЫҢ ҖЫРЛАР ҖЫРЫ 


(«КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ МАНИФЕСТЫ»» А 100 ЕЛ) «Европада шәүлә йөри — коммунизм шәүләсе». К. Маркс, Ф. Энгельс. «Без яшәгән заманда барлык юллар да коммунизмга, илтә». В. Молотов. Барлык илләр пролетарийларының бөек юлбашчылары, халыкара социалистик хәрәкәтнең җитәкчеләре, революцион аң даһилары Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс моннан 100 ел элек үзләренең гүзәл хезмәтләрен — «Коммунистлар партиясе манифесты»!-! яздылар. Совет халкы һәм большевиклар партиясе, бөтен дөнья эшчеләр сыйныфы, барлык азатлык сөюче халыклар коммунизмның бу бөек программасының йөз еллыгын гаять зур рухи күтәренкелек һәм законлы горурлык белән билгелиләр. Әйе, безнең өчен, Совет халкы өчен, бу юбилей бигрәк тә мәгънәле, бигрәк тә шатлыклы. Чөнки «Коммунистик манифестның» йөз еллыгын без үз илебездә социализмның тулысынча җиңүе шартларында, 100 ел элек чынбарлык тарафыннан эш- ч е ләр' с ы й и ы ф ы каршына к уел га н, ә Маркс һәм Энгельс тарафыннан формулалаштырылган бурычларның тормышка ашырылуы шартларында каршылыйбыз. Бу бездә нигезле горурлык тойгысын ныгыта, тагын һәм тагын Маркс һәм Энгельсның даһилыгына соклануны, алар тәгълиматын һәм алар эшен кыю һәм тайпылышсыз алга илтүче, алар күтәргән байракны яңа дан белән тагын да бөскләндерүчс остазыбыз Ленинга, безне марксизмның гүзәл тантанасына алып килүче юлбашчыбыз Сталинга кайнар мәхәббәтне үетерә. Ләкин безнең шатлыгыбыз — ул бөтен прогрессив кешелек шатлыгы, безнең горурлыгыбыз — ул барлык илләрнең хезмәт ияләре горурлыгы. Созетлар Союзы ул безнең генә сөекле, кадерле Ватаныбыз түгел, ул — социализм Ватаны, капиталга каршы, коммунизм өчен көрәшүчеләрнең барысының да Ватаны. Менә шуңар күрә бөтен дөнья эшчеләр сыйныфы һәм хезмәт ияләре массалары, «Коммунистлар партиясе манифесты»ның йөз еллыгын билгеләгәндә, безнең илебезгә зур өмет һәм мәхәббәт белән карыйлар, СССР да социализм уңышлары белән горурланалар һәм шатланалар. Бу аларда коммунизмның киләчәктә җир. шарының барлык почмакларында да бөек җиңү тантанасына ышанычны ныгыта, аларкы капитал коллыгына каршы, халыклар азатлыгы өчен көрәшкә тагын да тыгызрак туплый. «Коммунистлар партиясе манифесты» — марксизм әдәбиятының иң бөек һәм гүзәл әсәрләреннән берсе. «Бу кечкенә китап берничә томнарга тора: цивилизация дөньясының оешкан һәм көрәшүче барлык пролетариаты бүгенгә кадәр аның рухы белән яши һәм хәрәкәт итә» — дип язды Ленин (Әсәрләр,, т. 2, 4 нчс басма, 10 бит). Комму
90 
 
вистлар^ партиясе манифесты»!! иптәш Сталин «марксизм җырларының җыры» дип атады. «Манифест»ның анык, күңелгә тирән сеңәрлек, ялкынлы сүзләре менә 100 ел инде көчле набат булып яңгырыйлар һәм торган саен хезмәт ияләренең киң массалары аңын күбрәк һәм ныграк дулкынландыралар. Бу әсәрдә искиткеч ачык, гади итен һәм шул ук вакытта аеруча тирәнлек белән эшчеләр сыйныфының дөньяга коммунистик карашы белән азатлык өчен революцион көрәш программасы бирелгән. «РАанифест» ны кат-кат укыган саен, анда һаман яңа идея байлыгы табасың, аның гаять зур эчтәлегенә, һәр сүзенең тирән мәгънәсенә сокланасың. Тик Маркс һәм Энгельс кенә, тик иң алдынгы революцион сыйныфның — эшчеләр сыйныфының юлбашчылары һәм идеологлары гына шулай кыю һәм бай фикергә ия була алдылар һәм цивилизацияле кешелекнең игътибарын үзенә буйсындыра торган, азатлык сөюче халыкларның көчен, дәртен, өметен һәм хәрәкәтен үстерә торган программ документ ижат иттеләр. Маркс һәм Энгельс дөньяга бердәнбер дөрес, фәнни карашны — диалектик һәм тарихи материализмны барлыкка китерүчеләр, җәмгыять үсешенең объектив законнарын беренче ачучылар һәм шул нигездә социализмны хыялдан фәнгә әверелдерүчеләр. Марксның һәм Энгельснең фәнни һәм революцион хезмәтләре узган йөзнең 40 нчы елларында башланды. Бу чорда капитализм Англия, Франция кебек Европаның зур дәүләтләрендә тормышның барлык тармакларында урнашып өлгергән иле инде. Германиядә исә әле феодализм хөкем сөрә идс, ул буржуаз революция алдында тора иде. Ләкин әгәр дә Англия һәм Франция буржуазиясе феодал тәртипләргә каршы кискен көрәшкә күтәрелеп, корольләрне һәм феодалларны революцион. юл белән бәреп төшерсә һәм аларнын башларын кисү алдында да тукталып калмаган булс*а, соцга калган немец буржуазиясе үзен иң әшәке реакцион сыйныф итеп күрсәтте. Ул политик тормышка күтәрелгәндә инде тарих яңа политик көчне — революцион эшчеләр сыйныфын тудырды. Шуңар күрә немец буржуазиясе үзенең дошманы итеп монархияне түгел, бәлки үз каршына бөтен баһадир көче белән килеп баскан пролетариатны күрде. 
Маркс әйткәнчә: — «үз-үзенә ы ш а н м а у ч ы, х ал ы к к а ы ш а н м а учы, югарыдагыларга каршы безелдәүче, түбәндәгеләр каршында калтыранучы» немец буржуазиясе пролетариат көченнән куркып, монархия кочагына ташланды. Табигый ки, немец буржуазиясенең Кант, Гегель, Фихте, Шеллинг исемнәре белән бәйләнгән философиясе дә һәртөрле революцион фикергә каршы юнәлдерелгән булды. Ул француз буржуаз революциясенә һәм француз материализмына каршы аристократик реакция идс. Германиядә бердәнбер революцион сыйныф — ул тик пролетариат кына, ә бердәнбер революцион теория — ул пролетариат революциясе теориясе, маркиезм тәгълиматы булды. Англия һәм Франция буржуазиясе дә бу вакытка рсакцион- ‘ лашып өлгергән идс. Чөнки промышленность һәм сәүдә буржуазиясе ныклап властька урнашып, феодал аристократиясенә каршы көрәштә яулап алган җимешләренең тәмен татын та. өлгермәде — политик көрәш аренасына аның дошманы, аңар кабер казучы пролетариат килен басты. Лион эшчеләре: «Эшләп яшәргә, яки сугышып үләргә» дигән лозунг белән 1831 һәм 1834 елларда капитализм эксплоатациясеиә каршы көчле восстаниеләргә күтәрелделәр. «Англия дөньяга беренче киң, чын-чын- нан массовый, политик формалашкан пролетар-революция хәрәкәтен—чартизмны бирде» (Ленин, XXIV том, 249 бит). 1844 елны Силезиянец берничә мең тукучылары, балталар һәм күсәкләр күтәреп, азатлык өчен көрәшкә чыктылар. Эшчеләрнең бу беренче чыгышлары капитализм таңында ук буржуазияның һәлакәтле перспективасын күрсәттеләр. 
91 
 
Маркс һәм Энгельснең эшчәнлегс башланган чор — әнә шундый булды. Яшьтән үк үз тормышларын халык массаларының көрәше белән бәйләгән, бөек акыл ияләре Маркс һәм Энгельс менә шул яңа революцион көчнең — пролетариатның көрәшенә дөрес юл күрсәтүне үзләренең бурычлары итен куйдылар. Алар башта революциондемократ- лар булып күтәрелделәр. Энгельс шул чорда язган сатирик шигырьләренең берсендә (Әсәрләренең II томы) Марксны болай дип сурәтли: 
«То Трира черный сын с неистовой душой. Он не идет, — бежит, нет, катится лавиной, Отвагой дерзостной сверкает взор орлиный, А руки он простер взволнованно вперед, Как бы желая вниз обрушить неба свод». 
0 үзе турында Энгельс болай яза: 
.«Тот длинноногий кто? То Освальд-мон- • таиьяр! Всегда он и везде непримирим и яр...» 
Маркс һәм Энгельс капиталистик системаны җентекләп өйрәнеп, андагы барлык эчке каршылыкларга тирән анализ ясадылар. Кешелек тарихы тудырган барлык фән бай- л ы к л ары 11 файдаланып, Англиядәге политик экономияне, Франциядәге социализм теориясен һәм немец философиясен кискен тәнкыйть аша үткәреп, Маркс һәм Энгельс иң алдынгы теорияне — фәнни социализм тәгълиматын тудырдылар. «Изге гаилә», «Англиядә эшчеләр сыйныфының хәле», «Немец идеологиясе», «Философия хәерчелеге» кебек бөек әсәрләрендә Маркс һәм Энгельс дөньяга дналектнк-материалистик карашны нигезләделәр һәм пролетариатның революцион ролен, коммунистик революциянең, котылгысыз булуын күрсәттеләр. «Маркс һәм Энгельс нинди дә булса философия «мәктәбен» гади тудыручылар түгел — алар һәркөн саен үсә һәм ныгый торган җанлы пролетар хәрәкәтнең җанлы юлбашчылары»— ди иптәш Сталин (Әсәрләр, 1 том, 350 бит). Маркс һәм Энгельс, үзләренең гаять зур теоретик хезмәтләре белән бергә, коммунистик оешмалар төзү буенча да зур күләмдә оештыру эше алып бардылар, үз тирәләренә революцион интеллигенцияне торган саен күбрәк тупладылар. 1847 нче елның җәендә Маркс һәм Энгельс инициативасы буенча Лондонда 
«Коммунистлаэ союзы» ның беренче конгрессы, ә шул ук елның ноябрендә икенче конгрессы җыелды. «Коммунистлар союзы» Маркс — Энгельс карашларына кушылды, үзенең дивизе итеп «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» дигән лозунгны раслады. Конгресс Союзның уставын кабул итте һәм Маркс белән Энгельска Союзның программасын язуны тапшырды. Нәтиҗәдә 1848 елның февралендә беренче коммунистик Союз- 11 ы ң п рогр а м м асы «Ко м м у иистл а р партиясе манифесты» дөньяга чыкты. «Европада шәүлә йөри — коммунизм шәүләсе». «Европадагы барлык көчләр тарафыннан да коммунизм хәзер инде көч дип таныла». «Маннфсст»ның менә бу беренче сүзләре белән Маркс һәм Энгельс коммунизм хәрәкәтенең капитал дөньясын тетрәтерлек көч булып үсеп чыгуы турында игълан иттеләр. «Манифест» бөтен дөнья алдында коммунистларның карашларын, максатларын һәм омтылышларын ачыктан-ачык бәян итеп бирде. 
Маркс һәм Энгельс коммунизм программасын һәм пролетариатның революцион көрәш тактикасын шул кадәр конкретлаштырып һәм нигезләп бирделәр ки, алар моны тик тарихи материализм позициясеннән чыгып кына эшли алдылар. «Марксның тарихи материализмы, — дип язды. Ленин, — фәнни фикернең иң бөек казанышы булды. Тарихка һәм политикага булган карашларда моңа кадәр хөкем сөреп килгән хаос һәм башбаштаклык искиткеч тулы һәм төзек фәнни тео
92- 
 
рия белән алыштырылды — җитештерүче көчләрнең үсүе нәтиҗәсендә ничек итеп бер иҗтимагый тормыш укладының икенче, тагын да югарырак иҗтимагый тормыш укладына үсүен, мәсәлән, крепостнойлыктан капитализмның үсеп чыгуын күрсәтә торган искиткеч тулы һәм төзек фәнни теория белән алыштырылды» (Ленин, Сайланма әсәрләр, 1 том, 50—51 битләр, Татго- сиздат, 1947). Маркс һәм Энгельс «Коммунистлар партиясе манифесты»нда ке- кешелек җәмгыяте тарихына материалистик карашның гүзәл үрнәген күрсәттеләр. Алар: язма чыганакларда билгеле булган бөтен тарих — сыйныфлар көрәше тарихы ул. дип, яздылар. «Ирекле һәм кол, патриций һәм плебей, алпавыт һәм крепостной, мастер һәм подмастерье, кыскасы — изүче һәм изелүче бер-берсе- нә мәңге антагонизмда булып килгәннәр, әле яшереп, әле ачыктан- ачык рәвештә, өзлексез көрәш алып барганнар, бу көрәш һәркай- чан бөтен җәмгыять бинасын революцион рәвештә яңа баштан төзү белән яки көрәшүче сыйныфларның гомуми һәлак булулары белән тәмамлана килгән» («Коммунистлар партиясе манифесты», 21. бит, Тат- госиздат, 1946). Хәзерге заман буржуаз җәмгыять нәкъ менә шул сыйныфлар көрәше нәтиҗәсендә, феодализм җәмгыятенең революция юлы белән һәлакәте нәтиҗәсендә килеп туды. Производствога богау булып әверелгән феодализм җәмгыятенең җитештерү һәм алмашу мөнәсәбәтләре җимерелделәр,' алар урынына урнашкан капиталистик мөнәсәбәтләр җитештерү көчләренең моңарчы күрелмәгән күтәрелешен тудырдылар. Буржуазия үзенең сыйнфый хакимлеге чорында үткәндәге буыннарның барсына караганда да күбрәк һәм зуррак булган җитештерү көчләрен барлыкка китерде. Маркс һәм Энгельс буржуазиянең прогрессив роле әнә шуннан гыйбарәт дип күрсәттеләр. Ләкин «буржуаз җәмгыять сыйи- фый каршылыкларны юкка чыгармады Ул тик искеләр урынына яңа- с ы й н ы ф л а р н ы, • и з ү не ң яңа ш а ртла- рын һәм көрәшнең яңа формаларын гына урнаштырды» (21 — 22 битләр). Капитал сыйнфый каршылыкларны гадиләштерде һәм тагын да кискенләштерде. Ул җәмгыятьне бербер- сенә капма-каршы торган ике зур 
сыйныфка — буржуазия белән пролетариатка аерды. Буржуазия эшчеләр сыйныфын һәм хезмәт ияләрен ачыктаначык, оятсыз рәвештә эксплоатацияли башлады. Капитализм системасында, андагы идарә итүнең һәм производствоның барлык катлаулы механизмына, җитештерү көчләренә һәм җитештерү мөнәсәбәтләренә тирән анализ ясап, Маркс һәм Энгельс капитализмның феодализм кебек үк вакытлы строй икәнлеген, аның үсеше аның ук үлемен хәзерләвен исбат иттеләр. «Коммунистлар партиясе манифесты»ныц тирән һәм көчле положениеләре капитализмга кискен хөкем карары булып яңгырыйлар. «Буржуазия җитештерү коралларында өзлексез переворотлар тудырмыйча, димәк, җитештерү мөнәсәбәтләрен һәм, шулай булгач, бөтен иҗтимагый мөнәсәбәтләрне дә революционлаштыра бармыйча яши алмый» (26 бит). Ул дөнья базарларын үзенә буйсындыра, бөтен дөньяны талый, авылны шәһәр хакимлегенә, арт"та калган илләрне капитализм үсеп җиткән илләргә, көнчыгышны көнбатышка буйсындыра. Шуның, нәтиҗәсендә буржуазия производствоның гаять зур үсешенә ирешә. Ләкин моңардан кемгә файда соң? Халык массалары моның игелеген күрәләрме, үзләренең көчләре, тирләре, каннары белән җитештерелгән нәрсәләрдән алар файдалана алалармы? Эш нәкъ менә шунда — эшчеләр, хезмәт ияләре күп итеп җитештерелгән байлыклардан читләштерелгән, бу байлыклар барлык җәмгыять ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә түгел, бәлки тик. буржуаларның капиталларын үстерүгә генә юнәлдерелгән. 
93 
 
«Манифестанта без түбәндәге бик зур мәгънәле сүзләрне укыйбыз: «Буржуаз җитештерү һәм алмашу мөнәсәбәтләренә, буржуаз милек мөнәсәбәтләренә нигезләнгән хәзерге буржуаз җәмгыять, шул кадәр көчле булган җитештерү һәм алмашу средстволарын тылсым белән дигәндәй барлыкка китергән шушы җәмгыять, үзенең тылсымнары белән җир астыннан үзе китереп чыгарган көчләрне идарә итәргә хәленнән килми башлаган тылсымчыга ошый» (31 бит). Җитештерү көчләре шул кадәр' үсеп җиттеләр һәм алар шул кадәр күп продуктлар хәзерлиләр ки, бу продуктлар белән бөтен җәмгыятьне тәэмин итеп булыр иде. Ләкин буржуаз җәмгыятьтә мөнәсәбәтләр хосусый милеккә корылган, буржуазия эшләнгән продуктларны үзенә табыш алмыйча бер кемгә дә бирми. Буржуазия эшчеләр сыйнфый һәм башка хезмәт ияләрен шул кадәр бөлгенлеккә төшерә ки, алар капиталистлар кулындагы товарларны сатып ала алмыйлар. «Буржуаз мөнәсәбәтләр үзләре барлыкка китергән байлыкларны сыйдыру өчен бик тар булып калалар» (32 бит). Шуның аркасында барлык •буржуаз җәмгыятьне тәртипсезлек- кә китерүче, тетрәтүче, буржуаз милекнең яшәвен куркыныч астына куючы кризислар периодик рәвештә кабатлана-торалар. Капиталистлар кризисларны җиңү ■эчен төрле юллар эзлиләр. Алар җитештерү көчләренең бер өлешен җимерәләр, җитештерелгән продуктларны юкка чыгаралар. Алар эшчеләр сыйныфын, хезмәт ияләрен торган саен хәерчелеккә, ачлыкка, ялангачлыкка күбрәк дучар итәләр. Капиталистлар товарларны күбрәк күләмдә үткәрү өчен яңа базарлар эзлиләр, җир шарының барлык почмакларына ояларга тырышалар. Ләкин бу базарларның күптән инде хуҗалары бар, капитал кермәгән бер генә урын да калмагаш Шулай булгач, капиталистлар яңа сәүдә кырларын һәм чимал чыганакларын яулап алу өчен котырынган рәвештә талау сугышлары алып барырга мәҗбүрләр. Сугыш юлы белән буржуазия ике куянны да үтерергә: үзенең сәүдә конкуренты булган икенче дәүләт буржуазиясен көчсезләндерергә һәм үз илендәге эшчеләр сыйнфыиың революцион хәрәкәтен бастырырга тели. Буржуазия моның белән кризислардан котыла аламы соң? Юк, киресенчә, аның барлык чаралары «тагын да киңрәк, тагын 
да җимергечрәк кризислар хәзерли һәм аларга каршы тору чараларын азайта» (33 бит). Буржуаз строй көннән көн үзенең һәлакәтенә якынлаша, көй тәртибенә социализм килеп баса. Маркс һәм Энгельс капитализмга, әле ул күтәрелеп, ныгып барган чакта, әнә шундый характеристика бирделәр. Ләкин шуннан соң узган чор «Коммунистлар партиясе манифестының» капитал строена карата әйтелгән һәрбер җөмләсенең мең һәм мең кат дөрес икәнен күрсәтте һәм капитализмның барлык кире якларын ачып бирде. XIX йөз ахрында капитализм яңа стадиягә — империализм стадиясенә керде. Бу — капитализмның соңгы баскычы, аның үлеме алды, аның череп таркалуы чоры. Империализм — тагын да җимергечрәк экономик кризислар хаосы, канлы талау сугышлары, деградация, җитештерү көчләрен җимерү, хезмәт ияләре массаларының тагын да хәерчеләнүе дигән сүз. Капитализмның бу стадиясендәге каршылыкларына Маркс һәм Энгельснең турылыклы шәкертләре Ленин һәм Сталин тирән анализ ясадылар. Ленин һәм Сталин империалистларның үз хакимлекләрен саклап калырга маташуларының мәгънәсез һәм юкка гына икәнлеген тагын да ныграк ачып бирделәр. «Капитализм һәлакәткә бара; үзенең һәлакәтендә ул йөз һәм мең миллионлаган кешеләргә акылга сыймаслык газаплар китерә ала әле, ләкин бер нинди көч тә аны егылудан туктата алмаячак» — диде Ленин (т. XXVII, 141 бит). Империалистлар соңгы 20 нче йөздә генә, дөнья күләмендә ике зур сугышны кабыздылар, халык
94 
 
ларга гаять зур җафалар китерделәр. үз туфракларында канлы фашистик режимнарны үстереп чыгардылар. Ә нәрсәгә ирештеләр? Беренче дөнья сугышы капитализм чылбырының. өзелүенә китерде, дөньяның алтыдан бер өлешендә капитал хакимлеге җимерелде. Икенче дөнья сугышы нәтиҗәсендә капитализм системасы тагын да ныграк какшады, иң ерткыч империалистик дәүләтләрнең, көчләре сындырылды, көнчыгыш Европа илләре капитал системасыннан төшеп калдылар. Беренче дөнья сугышыннан соң капитлаизмның гомуми кризисы башланды. Икенче дөнья сугышы бу кризисны тагын да кискенләштерде. Англиянең империалистик экономикасы хәзер иң авыр, төзәлмәслек авыру кичерә, Франция халкың ачлык буа, Америка Кушма Штатларының — хәзерге иң бай империалистик илнең ишеген дә экономик кризис кага. Менә шуңар күрә дә Америка империалистлары котырынган рәвештә кризистан котылу юлын эзлиләр, барлык илләрне басып алырга, яңа дөнья сугышы утын кабызырга тырышалар. Европадагы реакцион көчләр исә, Америка долларына сатылып, үзләренең тиреләрен саклау өчен, мөстәкыйль илләрне сату, халыкларга ачыктан- ачык хыянәт итү юлына бастылар. Буржуазия торган саен оятсызрак, кабахәтрәк һәм җи?ггергечрәк була бара. Үлемгә дучар ителгән ерткыч, барлык көчләрен җыеп, кешеләргә карата усаллыгын тагын да арттырып, соңгы сикерешен ясарга тырыша. Ләкин империализмның һәрбер сикереше — «Коммунистлар партиясе манифесты»ида әйтелгәнчә. аның үз-үзенә кабер казуы гына ул. 
Маркс һәм Энгельс «Коммунистлар партиясе манаифесты»нда буржуазиянең реакцион йөзен шундый искиткеч осталык белән фаш иттеләр ки, алар бу хакта 100 ел элек түгел, бүген язганнар дип уйларсың. Узган 100 ел эчендә буржуазия, әйтергә кирәк, үзгәрмәде түгел, үзгәрде, ләкин бу үзгәреш буржуазиянең әшәкелеген һич киметмәде, бәлки тагын да үстерде, анын кара йөзенә, пычрак эчтәлегенә Маркс Һәм Энгельс биргән бәяне тагын да тулыландырды. «Буржуазия дөньяны эгоистик исәпхисапның бозлы суына батырды». 
(«Коммунистик партиясе манифесты», 25 бит, Татгосиздат, 1946). Кешеләр арасында элемтәләр тик ялангач интересларга, акча янчыгына гына нигезләнде, кеше — алмаш кыйммәтенә әйләнде. Буржуазия азатлык • дигән төшенчәне кешенең хезмәт көче, таланты, белеме, намусы, байлыгы һәм тәне белән вөҗдансыз сәүдә итү азатлыгына кайтарып калдырды. Хәзерге заман буржуазиясе аңар моннан 100 ел элек Маркс һәм Энгельс тарафыннан биргән характеристиканы артыгы, белән аклый. Ул үз кесәсен үстерү өчен, һәртөрле пычрак эш каршында да тукталып калмый. Аның үз-үзеи тотуын тик бер нәрсә — акча билгели. Үз байлыгын, үз хакимлеген саклап калу теләге беләи хезмәт ияләре массаларын рәхимсез изә, талый, халыкның азатлыкка омтылышын барлык чаралар белән буарга тырыша. Америка реакцион буржуазиясе күтәреп чыккан һәм сенат тарафыннан кабул ителгән Тафт-Хартли законы әнә шуның бер күренеше түгелме соң? Америка империалистларының дәүләт аппаратын фашистлаштырырга омтылышлары — капитал хакимлеген ныгытуга юнәлдерелгән иң әшәкечараларның берсе түгелме? Франция һәм Италия буржуазиясе эшчеләрнең кешегә тиешле булган элементар хокукларны һәм көнкүреш дәрәҗәсен яхшыртуны таләп иткән чыгышларын корал көче белән бастырырга тырыша. Ләкин моның белән буржуазия үзенең хакимлеген саклап кала алмый. Буржуаз җәмгыятьтә хезмәт кешесенең мөстәкыйльлеге Һәм шәхеслеге булуы мөмкин түгел. Бур* җуазия аңар өстәмә кыйммәт туды
95 
 
ручы гына дип карый. Буржуазия «врачмы, юристны, дин башлыгын, шагыйрьне, фән кешесен... үзенең түләүле яллы хезмәтчеләренә әверелдерде» — дип яздылар Маркс һәм Энгельс. Врач! Бу исем тик бездә генә, социализм җиңгән илдә генә, горур яңгырый, ул халык сәламәтлеге өчен, хезмәт кешесенең тормышын, көнкүрешен максималь яхшырту өчен көрәшче. Капитал илләрдә исә ул андый мактаулы хезмәтне үзе теләсә дә башкара алмый. Америкада врач эшчеләр яши торган бистәләрдә бик сирәк күренә. Негрлар аның ярдәменнән мәхрүмнәр. Әгәр Америка Кушма Штатларында 20—34 яшьтәге ак тәнле ирләрнең меңнән унтугызы, ә шул ук яшьтәге негрларның илле тугызы үлә икән, Америка социологы Гарт юкка гына моны негрларның «биологик яктан йомшак» булулары белән аңлатырга тырыша. Чын сәбәп исә негрларның коточкыч хәлдә яшәүләрендә, аларга бернинди дә медицина ярдәме күрсәтелмәүдә. Күптән түгел Америкадан үз иленә — Совет Армениясенә кайткан врач Аркаш Агаронян: «Әгәр мин прогрессив хәрәкәткә каршы көрәш өчен акча бирмәсәм, мине Америка врачлары җәмгыятеннән куачакларын кисәтеп миңа янадылар» — дип яза.Буржуаз җәмгыятьтә врачның язмышы әнә шундый. Хәзерге заман реакцион буржуазиясе медицинаны күпчелек халыктан читләштерүе белән, үз хакимлеген ныгытам, дип уйлый. Ләкин бу объектив рәвештә буржуаз җәмгыятьнең котылгысыз җимерелүен генә хәзерли. Юрист... Кем хокукын саклый.соң ул буржуаз җәмгыятьтә. «Сезнең хокукыгыз да үз сыйнфыгызныц за- конлаштырылган ихтыяры гына» — .дип яздылар Маркс белән Энгельс буржуаларга карата (51 бит). Буржуазия • хакимлек иткән чакта юрист аның мнлксн, аның халыкны изәргә хокукын сакламаса юрист була алмый. Аңар шуның өчен акча түлиләр. АКШ тагы юрист капитализм шартларындагы хокуксызлыкмы күрсәтеп аз гына ирекле сүз әйткән Һәр кешене «Америкага каршы эш»тә гаепли, төрмәгә утырта, үтерергә хөкем итә. Шул ук юрист фашист башкисәрләрне, алариың кешелеккә каршы иң әшәке җинаятьләрен аклый, «Бизония»дәге сугыш җинаятчеләреи азат итә. Әгәр ачлыктан үләргә җитешкән кыз бала туклыктан бүртенгән буржуйның бер сынык икмәген сорамый алса, юрист аны төрмәгә җибәрә, ә шул ук буржуйның 
ачыктан-ачык меңләгән кешеләрне талавын, үтерүен «законның барлык статьяларына таянып» аклый. Ләкин шунсы ачык ки, капиталга сатылган юристлар ничек кенә изүгә корылган стройны акламасыннар, алар аны саклап калырга көчсезләр. Массаларның көчле революцион хәрәкәте һәр буржуаз хокук нигезен какшата һәм җимерәчәк. Дин башлыгы — буржуаз тәртипләрне аңардан да явыз, ялган рәвештә яклаучы кеше бармы икән! Дөрес, аның конкурентлары хәзер шактый күбәйделәр. Бевин, Сара- гат, Шумахер кебек «капитализм лейтенантлары» аңардан уздырып та җибәрәләр. Ләкин һәрберсе үз урынында, һәрберсенең үз методы бар. Уң «социалистлар» капитализмны алар үзләре генә белә торган «социализм» идеаллары өчен сакларга тырышалар. Рим папасы моны «христианлык» өчен эшли. «Христос түзгән бит, безгә дә түзәргә кушкан, шулай булгач сез, халыклар, түзегез инде, җан кисәкләрем, Христос васыятьләрен бозмагыз». Менә ул хезмәт халкын нинди нәзер белән туйдыра. Тик моңардан ачлар тук була алмыйлар, ялангачлар ефәккә төренмиләр. Ә папаиың алтыны көннәнкөн арта бара, ул башкаларга теге дөньяда, ә үзенә һәм үзенең хуҗаларына җир йөзендә оҗмах төзи. Ләкин эшчеләрне, хезмәт ияләрен «күкләрдәге» бәхет, теге дөньядагы оҗмах һич канәгатьләндерә алмый. «Алар беләләр: милек, капитал, акча, яллы хезмәт һәм башка шундыйлар хыялый шәүлә булудан ерак торалар, алар — эшчеләрне читләштерүнең бик практик, бик 
96 
 
<онкрет продуктлары, һәм шуңар <үро. кеше уйда гына, аңда гына түгел, бәлки массовый чынбарлыкта да, томышга да кеше була алсын өчен, ул нәрсәләр шулап ук практик һәм конкрет рәвеш гә юк ителергә тиешләр». (Маркс һәм Энгельс, Әсәрләр, т. III, 74 бит). Шагыйрьнең, сәнгать кешесенең азатлыгы, нинди дә булса сыйныфтан, политикадан, партиядән бәйсез- леге турында буржуазия күп легендалар таратты һәм тарата. Ләкин капитал хөкем иткән җәмгыятьтә яшәүче һәм иҗат итүче һәрбер шагыйрь, художник монополияләрнең басымын үз җилкәсендә кичерә. Әгәр ул бу басымга риза булмый, талантының мәсхәрәләнүен кичерә алмый икән — ул һәлак булырга мәҗбүр, капиталның көче аны сындыра, сыта, юк итә. Азмы гүзәл талантлы шагыйрьләрнең язмышы шундый булды! Үзен буржуазиянең яллы хезмәтчесе итәргә теләмәгән, үз иҗатын халык интересларына буйсындырган һәм эксплоатациягә каршы юнәлдергән һәрбер шагыйрь сөргеннәр, төрмәләр, ачыктаначык агулау, һәртөрле эзәрлекләү һәм, ниһаять, вакытсыз үлем •— буржуазиянең аны буу өчен кулланган менә шундьп! чараларның берсен, күбесен. яки һәммәсен дә татып карарга тиеш булды... «Булды» дибез. Бәлки ' хәзер эш башкачадыр? Юк, һич юк. Кресен- чә, прогрессив язучыларны, художникларны репрессияләү империализм чорында тагын да әшәкерәк һәм котырганрак төс алды. АКШ та махсус комиссия, урта йөзләрдәге инквизиция методларын кулланып, йөзләрчә жәмгыять эшлеклеләрен, язучыларны, художникларны, кино актерларын долларга җитәрлек дә- рәжәдә табынмауда гаепләп, хурлы:: чы хөкемгә тарта һәм җазалый. Композитор Ганс Эйслерпы «юри рус рухында моңлы музыка язган» өчен «музыкадагы Карл Маркс» дип гаепләгәннәр, судка биргәннәр һәм АКШ тан куарга хөкем иткәннәр. Хәзер Голливудның 10 прогрессив эшлеклесе хөкемгә тартылган. Шуларның икесе — коммунизстмы днгәп сорауга, ә сигезе — сценаристлар гильдиясендә тормыйлармы дигән сорауга җавап бпрмәгәз өчен. Империалистларга шундый язучы, шундый шагыйрь-һәм художник кирәк ки, ул үзенең «әсәрләре» белән халыкны көчсезләндерсен, гади кешеләрне идея агуы белән тончыктырсын, аларны 
куркытып, тетрәтеп торсын, аның якты киләчәккә ышанычын юкка чыгарсын, һәм капитал үзен*1 шундыйларны таба. Доллар өчен. . империалистлар ку шкач, һәртөрле пычраклыкны мактап язучы, җырлаучы, сурәтләүче шагыйрьләрне, художникларны буржуазия гангсс- трлар, сутенерлар, караклар, җинаятьчеләр арасыннан эзләп таба. Әгәр бүген атаклы карак Жан Женэ Франциянең «почетлы» язучысы дип таныла икән — бу очраклы хәл түгел. Карак — язучы хыянәтчелекне, караклыкны, садизмны, мораль таркаулыкны һәм гариплекне мактап яза. Буржуазиягә исә нәкъ менә шул кирәк. «Парнографня короле» Генри Миллер, фашизмны мактаучы һәм «Яшәсен изелгән аң!» дип кычкыручы Аидре Жид, «сусаган кешеләргә — тоз, икмәк сораучыларга — таш» ышандыручы Джек Бичинг, кешеләрне мәсхәрәләп, гарипләп рәсемләүче Сальвадор Дали — менә алар буржуазиянең яллы хезмәтчеләре. Бу — буржуаз культураның, әдәбиятның, сәнгатьнең череп таркалуы түгелме соң? Мондый «культура»ны алга сөрүче сыйныф тагын озак яши алырмы? Фән кешесе! Нинди бөек ч һәм мактаулы исем бу! Фәннең үсеше өчен, табигатьне кешегә тулысынча буйсындыру өчен меңнәрчә фән рыцарьлары үзләренең бөтен гомерләрен бирделәр. Алар халыкның тормышы турында кайгырттылар, җәмгыять үсешенә үзләренең гүзәл хезмәтләрен бриделәр. Ләкин халык дошманнарының — эксплоататор сыйныфларның һәм руханиларның нинди генә каршылык күрсәтүләренә очрамадылар алар! Изүчеләр фән эшлеклеләрен үзләренә буйсындырырга тырыштылар һәм күбссеи 


 
буйсындырдылар да, ә баш ияргә теләмәгәниәренең тормышларын кистеләр. Промышленность һәм сәүдә буржуазиясе фәнне үзенең сыйнфый интересларына ачыктан-ачык хезмәткә буйсындырды. Буржу азия әле алдынгы сыйныф булып күтәрелгәндә, җитештерү көчләрен үстерү өчен фәнне үстерергә мәҗбүр булса, хәзер инде фән буржуазиягә җитештерү көчләрен туктату һәм җимерү өчен кирәк. Фән кешесе капитализм шартларында бөтен җәмгыять хезмәтчесе түгел, бәлки монополия милке. Ул нинди генә фәнни яңалык ачмасын — аның бу хезмәте аерым монополистларның табышын үстерү өчен генә файдаланыла. Әгәр бу яңалык фән кешесенең хуҗасы булган монополистка файда бирми икән, яки аның дөньяга таралу куркынычы бар икән — ул сейфка бикләнә. Характерлы бер факт: стрептомицинны ачучы Америка галиме Ваксманнан: «стрепто- .мицнн ничек ясала?» дип сорагач, ул: «Бу фирма сере, аны минем әйтергә хакым юк», дип җавап биргән. Әйе, хуҗалары тарафыннан урамга куып чыгарылу перспективасы, долларга бәйле булу аны фән казанышын яшерергә мәҗбүр итә. Буржуазия кулындагы фәннең нәрсәгә хезмәт итүен без атом энергиясе мисалында ачык күрәбез. Америка реакциясенең гыйльми эте профессор Роберт Монтгомери «фән байлыкларына таянып» америкалыларны өйрәтә: «24 сәгать эчендә без 75 миллион рус кешеләрен үтерә алабыз. Ләкин мин алар турында түгел, үзебез турында кайгыртам. Әгәр без аларны үтерергә тиеш икәнбез, моны өч ел көтеп тормыйча хәзер үк эшләгәндә яхшырак булыр». Менә ул хәзерге заман буржуаз «фәне». Сатлык җаннар, кеше үтерүчеләр — боларны ничек фән кешеләре дип атарга мөмкин? Цивилизацияле кешелек җәмгыяте ничек моның белән килешә алсын? Буржуазия алдынгы фәнне җимереп, аны буып тотып, фән казанышларын халыкларның азатлыгына каршы файдаланып, үзенең яшәү срогын озынайтырга тырыша. Ләкин 7. .с. ӘЛ № 2 ул шуның белән, үзе дә сизмәстән, үзенең соңгы сәгатен якынлаштыра. Маркс һәм Энгельс «Коммунистлар партиясе манифесты»нда буржуазиянең мораль бозыклыгын төрле яклап ачып бирделәр. Буржуазия сыйныфының әшәкелеген, мораль яктан череп баруын күрсәтүче факторларның берсе — аның семьяга 
карашы. «Буржуазия, — дип яздылар Маркс һәм Энгельс, — семья мөнәсәбәтләрендәге нечкә сентиментальлек пәрдәсен ертып ташлады һәм аларны саф акча мөнәсәбәтләренә кайтарып калдырды» («Коммунистлар партиясе манифесты», 26 бит, Тат- госиздат, 1946). Буржуа өчен акчадан башка мәхәббәт буш сүз ул. Буржуаз семья тик капиталга, хосусый табыш алуга нигезләнгән. Капитализм дөньясында кыз кеше, әгәр аның байлыгы юк икән, ул үзенә кияү таба алмый, газеталарда үзен тәкъдим итеп белдерүләр игълан итәргә, яки эшлексездән, артык симезлектән өстәмә «күңел ачу» эзләүче байлар, түрәләр кулында уенчык булырга мәҗбүр. Буржуаз егетләр, исәп-хисап күзлегеннән чыгып, үзләренә тик бай хатынны гына эзлиләр һәм аның акылы белән дә, матурлыгы белән дә, яше белән дә хисаплашмыйлар. Тик бай гына булсын, ә ул үзенә матурны урамның һәр почмагында бер көмеш тәңкәгә теләсә кайчан таба алачак. Буржуалар үз хатыннарына тик гади җитештерү коралы итеп, ә гомумән башка хатын-кызларга уенчык итеп карыйлар, «бер-берсенең хатыннарын аздырудан аеруча ләззәт табалар» (54 бит). Менә шулай буржуазия рәсми фахишәлек урнаштыра. Америкада, Франциядә, Англиядә һәм башка капитал илләрендә фахишәлекнең коточкыч рәвештә үсүе очраклы хәл түгел. Андагы бик күп фәхешханәләрнең хуҗалары да очраклы кешеләр түгел. Менә АКШ ның «атаклы махсус журналисты» Билл Роуз. Ул Нью- Йорктагы барлык «күңел ачу фабрикаларының» хуҗасы. «Брилльян-1 товая подкова» исемле бер фәхеш-- 97 

98 
 
ханәсе генә дә анар елына 1.250.000 доллар табыш китерә. Буржуазия эшчеләрнең хатыннарын һәм кызларын рәхимсез экс- плоатацпялн, җәберли, гарипли, аларның үзара мәхәббәткә корылган семьяларын җимерә, хезмәт ияләренең хәлен торган саен хәерчеләр дәрәҗәсенә төшерә, бала табуны кыскарта, дип күрсәттеләр Маркс һәм Энгельс. Франциядә, мәсәлән, яшь балаларны очрату бик кыен. Англичанпнның яки американецның гадәттә тик бер генә һәм күп булса ике баласы бар. һәм ул аларга да үзе хуҗа түгел. Балаларны да буржуазия гади сәүдә әйберенә һәм эш инструментына әверелдерде. Үз байлыкларын үстерү өчен капиталистлар балалар хезмәтен киң кулланалар, балаларны яшьтән үк зә- гыйфьләндерәләр, имгәтәләр, бозалар. Капитализмның кешелек җәмгыятенә каршы менә бу хыянәте генә дә аның җәмгыять үсешендә тоткарлык булып, прогрессив кешелек тарафыннан алынып ташланырга тиешле киртә икәнлеген ачык күрсәтә. 
** * 
«Коммунистлар партиясе манифесты» беренче битеннән соңгы битенә кадәр бер идея белән: буржуазияне властьтан бәреп төшерү, эшчеләр сыйныфының хакимлеген яулап алу, пролетариат диктатура- сын урнаштыру, яңа, социалистик җәмгыять төзү идеясе белән сугарылган. Буржуаз җәмгыятькә марксистик анализдан бер нәтиҗә — капитализмның котылгысыз рәвештә социализм белән алыштырылыр- га тиеш булуы килеп чыга. Буржуазиянең һәрьяклап череп таркалуы,- үз һәлакәтенә якынлашуы белән бергә капитализм шартларында яңа көч — пролетариат үсеп чыга һәм ныгый бара. «... буржуазия үзенә үлем китерә торган корал коеп кына калмады, — дип яздылар Маркс һәм Энгельс, — ул шушы коралны аңа каршы юнәлдерәчәк кешеләрне — хәзерге эшчеләрне, пролетарийларны да тудырды. Буржуазия, ягъни капитал ни дәрәҗәдә үссә, пролетариат та, хәзерге заман эшчеләр сыйныфы да шул дәрәҗәдә үсә бара...» (33 бит). 
Эшчеләрнең көнкүреш шартларын буржуазия торган саен начарлата, ул инде «колларның колларча гына булса да яшәүләрен тәэмин итәргә сәләтле түгел» (43 бит), ул моннан ары җәмгыять белән идарә итәргә, хөкем сөрергә сәләтле тү- I гел. Аның һәрбер адымы җәмгыятькә каршы, аның экономикасы, культурасы үсешенә каршы, тынычлыкка каршы һәм демократиягә каршы юнәлдерелгән. «Җәмгыять моннан ары буржуазия власте астында яши алмый, ягъни буржуазиянең яшәве моннан ары җәмгыять белән бергә сыеша алмый» (44 бит). Буржуазия хакимлеге тнк бер генә юл белән — пролетарийларның коммунистик революциясе юлы белән җимерелергә тиеш, дип яздылар Маркс һәм Энгельс. Бу бөек бурыч пролетариат каршына тарих тарафыннан куелган. Капиталистлар ничек кенә каршылык күрсәтмәсеннәр — алар эшчеләрнең бердәм сыйныф булып ныгуларын, аларның тыгызрак берләшүләрен, оешуларын, революцион аңнарының үсүен туктата алмыйлар. Киресенчә, буржуазия үткәрә торган чаралар пролетариатның сыйныф булып ныгуын тизләтәләр генә. «Буржуазиянең һәлакәте һәм пролетариатның җиңүе бер үк дәрәҗәдә котылгысыз нәрсә» — диелгән «Коммунистлар партиясе манифес- ты»нда (44 бит). Маркс һәм Энгельс пролетариат революциянең тарихи үсеш тарафыннан хәзерләнгән законлы һәм котылгысыз акт булуын исбат итү белән бергә, бу революция алдында торган бурычларны һәм капитализмны алмаштырачак социалистик җәмгыятьнең нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген дә ачык күрсәттеләр. «Коммунистик революция — үткәннән мирас булып калган милек мөнәсәбәтләре белән араны иң кискен рәвештә өзү- үткәннән мирас
99 
 
булып калган идеяләр белән араны иң кискен рәвештә өзү...» (57—58 битләр). Пролетариат көч белән хосусый буржуаз милекне бетерә, буржуаз җитештерү мөнәсәбәтләрен юкка чыгара һәм производство коралларына һәм средстволарына җәмгыять милкемә нигезләнгән яна җитештерү мөнәсәбәтләре урнаштыра, бер кешенең икенче кеше тарафыннан эксплоатацияләү мөмкинлеген юкка чыгара, сыйнфый капмакаршылыкларны һәм, ниһаять, гомумән сыйныфларны бетерә. Маркс һәм Энгельс социализм чорында бер милләтнең икенче милләт тарафыннан эксплоатацияләнүе бетәчәген, милләтләр арасында дошманлык мөнәсәбәтләре бетәчәген, ко м м у и и сти к җә м г ы я т ьтә г е хезмәт эшчеләрнең, барлык хезмәт ияләренең тормышын баетуга һәм җиңеләйтүгә юнәлдерәчәген әйттеләр. «Пролетариат, — дип яздылар Маркс һәм Энгельс, — үзенең политик хөкем сөрүеннән: буржуазия кулындагы барлык капиталны бербер артлы тартып алу өчен, барлык җитештерү коралларын дәүләт кулында, ягъни хөкем сөрүче сыйныф булып оешкан пролетариат кулында туплау өчен һәм җитештерүче көчләр суммасын мөмкин чаклы тизрәк арттыру өчен файдаланыр» (58 бит). «Коммунистлар партиясе манифестымда пролетариат властька килгәч үткәрелергә тиешле булган чараларның зур программасы бирелгән: 1. Җир милкен экспроприацияләү һәм җир рентасын дәүләт расходларын каплауга тоту. 2. Югары прогрессив налог. 3. Мирас хокукын бетерү. 4. Барлык эмигрантларның һәм мятежникларның милекләрен конфискацияләү. 5. Дәүләт капиталы белән оештырылган һәм тулы монополияле булган дәүләт банкысы аркылы кредит эшләрен дәүләт кулында үзәкләштерү. 6. Барлык транспортны дәүләт кулында үзәкләштерү. 7/ Дәүләт кулындагы фабрикаларны һәм җитештерү коралларын күбәйтү, игенчелек өчен яңа җирләр чистарту һәм җирләрне гомуми , план буенча яхшырту. 8. Хезмәтне һәркем өчен бертигез мәҗбүри ясау, промышленный армияләр төзү, бигрәк тә игенчелек өчен. 9. Игенчелекне промышленность белән кушу, шәһәр белән авыл арасындагы 
аерманы эзлекле рәвештә бетерүгә булышлык итү. 10. Барлык балаларга түләүсез иҗтимагый тәрбия бирү. Балаларның хәзерге формадагы фабарика хезмәтен бетерү. Тәрбия эшен материаль җитештерү эшләре белән бергә кушу һ.б. һ.б.» (59—60 битләр). Бу программа 100 ел элек язылган. Хәзер без «Коммунистлар партиясенең манифесты»ннан турыдан- туры Бөек Сталин Конституциясенә параллель үткәрә алабыз. Безнең илдә югарыда китерелгән пунктлар тулысынча гына түгел, артыгы белән үтәлделәр. Халкыбыз шуның белән бәхетле һәм горур ки, «Коммунистлар партиясе манифесты»- ның бөек принциплары беренче буларак безнең илебездә тормышка ашырылдылар. Россия эшчеләр сыйныфы һәм крестьяннары бөтен дөнья хезмәт ияләренә социалистик җәмгыять төзүнең үрнәген беренче булып күрсәттеләр. Ватаныбызның бөек патриотлары Ленин һәм Сталин «Коммунистлар партиясе манифесты» идеяләрен Россия Җирлегендә кулландылар һәм үстерделәр. Ленин һәм Сталин көрәшнең яңа тәҗрибәләреннән һәм яна шартларыннан чыгып, марксизм теориясен яңа положениеләр белән баеттылар. Алар бер илдә социализмның һәм коммунизмның җиңүе турында, Совет дәүләте турында яңача тәгълимат бирделәр, социализм төзелешенең конкрет мәсьәләләрен даһиларча чиштеләр һәм хәл иттеләр. Россия хезмәт ияләренең даһи юлбашчылары Ленин һәм Сталин — большевиклар партиясен төзеделәр, комунизм байрагын барлык дошманнардан саклап калдылар, аның астына күбрәк һәм
100 
 
күбрәк массаларны тупладылар, бөек Октябрь Социалистик революциясенең җиңүен оештырдылар. Совет дәүләтенең 30 еллык тарихы — Маркс һәм Энгельс тарафыннан 100 ел элек алдан күреп әйтелгән бөек идеяләрнең гүзәл тантанасы ул. Нинди даһи тарихи үсеш процессын шулай йөз елга алдан күреп җентекләп әйтеп биргән тәгълимате белән мактана ала? Нинди теория үз тарихында шундый тантанага ирешкәне бар? Тик Маркс һәм Энгельс тәгълимате генә, тик марксизм гына моңарчы бер теория дә ирешә алмаган триумфка иреште, чөнки марксизм — бердәнбер чын-чыннан фәнни, дөрес теория ул. Марксизмның 100 еллык тарихы — ул буржуаз идеологиягә каршы кискен көрәш тарихы, бу көрәштә марксизмның үсеше һәм ныгуы тарихы. 100 ел элек Маркс һәм Энгельс Европада коммунизм шәүләсе турында яздылар. Әйе, ул чакта коммунизм хәрәкәте тик башланган гына иде әле. Ләкин «гаять зур күпчелекнең гаять зур күпчелек интересларын күзәтә торган» бу көчле хәрәкәт башта ук буржуазия лагерына зур куркыныч салды. «Иске Евроданың барлык көчләре: папа һәм патша, Меттерних һәм Гизо, француз радикаллары һәм немец полицейскийлары, шул шәүләгә каршы изге көрәшкә дип берләштеләр» (18 бит). Буржуазия һәм аның идеологлары коммунистларга һәртөрле ялган гаепләр ташладылар, коммунизм хәрәкәтен пычракка буярга, массаларга аны ниндидер әшәке карачкы итеп күрсәтергә тырыштылар. Имеш, коммунистлар семьяны бетерәчәкләр, хатыннарны уртак ясаячаклар; имеш, коммунизмда ялкаулык хөкем сөрер, әхлак бетәр; имеш, коммунистлар ватанны һәм милләтне бетерергә тырышалар һ. б. һ. б... Маркс һәм Энгельс «Коммунистлар партиясе манифесты» нда ук инде буржуазиянең мондый атакаларын кире кайтардылар. Безнең илебездә җиңгән социализм чынбарлыгы коммунизмга, коммунистларга карата ялган ялаларның нигезсез булуын тәмам фаш итте. Ләкин «коммунизм куркынычы» көчәйгән саен, аның каршында тетрәүче буржуазия дә үзенең коммунизмга каршы һөҗүмен үстерә. Ачыктан-ач1?1к полиция методларыннан тыш, буржуазия коммунизмны күмү эшенә үзенең барлык «галимнәрен», һәртөрле сатлык җаннарны, социалистик партияләрдәге ренегатларны 
мобилизацияли. Феодаль социализм, вак буржуаз социализм, немецларның «чын» социализмы, консерватив . буржуаз социализм — Маркс һәм Энгельс тарафыннан «Коммунистлар партиясе манифесты» нда ачы тәнкыйтькә алынган һәм фаш ителгән менә бу реакцион «социализм» теорияләренең барысы да массаларны коммунизм хәрәкәтеннән читләштерүгә юнәлдерелгәннәр иде. Маркс һәм Энгельс үлгәннән соң марксизм дошманнары бигрәк тә җанландылар. Маркс теориясен кем генә сүкмәде, кем генә бозмады! II Интернационал оппортунистлары «Коммунистлар х партиясе манифесты» идеяләреннән баш тарттылар, буржуаз стройны яклау юлына бастылар. Бернштейн, Каутский, Европадагы һәм Россиядәге экономистлар, меньшевиклар, махистлар, эмпириокритиклар; троц- кийчы-бухарднчы җинаятьчеләр; гитлерчылар, бүгенге Блюм һәм Сарагат, Эттли һәм Бевин, Шумахер һәм Черчилль, Маршалл һәм Трумэн, де Голль һәм ЧанКан- ши — алар барысы да коммунизмның явыз дошманнары. Котырынган рәвештә коммунизмга каршы пропаганда, коммунистлар партияләрен законнан тыш дип тыю, компартия биналарына бомбалар ташлау, коммунистларны үтерү, аларны хөкүмәт составыннан куып чыгару, азатлык сөюче халыкларның коммунистлар җитәкчелегендәге демократик хәрәкәтенә каршы ачыктан-ачык кораллы сугыш, Советлар Союзына каршы планнар, блоклар һ. б. һ. б. — коммунизм дошманнарының көрәш методлар^
101 
 
әнә шундый. Америка, Англия, Франция, Кытай, Төркия, Италия, Греция һ. б. капиталистик илләрдәге реакциянең болай котырынуы очраклы түгел. Хәзер аларны шәүлә генә түгел, ә гаять көчле реаль коммунистик хәрәкәт куркыта. Бу хәрәкәт Европаны гына түгел, бөтен дөньяны чолгап алган. Иптәш В. М. Молотов әйткәнчә, хәзер «барлык юллар да коммунизмга илтә». «Социализмның бөек Ватан сугышында ирешелгән гүзәл җиңүе — бер үк вакытта марксизмның да гүзәл җиңүе булган бу җиңү — империалистларның тамакларына сөяк булып кадалды» (А. Жданов). Ләкин империалистлар һәм аларның ялчылары күпме генә тырышмасыннар — алар марксизмленинизмның ,мобилизацияләүче көчен, көннән- көн үсә, киңәя барган коммунизм хәрәкәтен туктата алмыйлар. Дөньяның алтыдан бер өлешендә Совет халкы, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә, ышанычлы рәвештә социализмнан коммунизмга күчә бара. Яңа демократия илләрендә халык массалары социализм юлына бастылар. Франция һәм Италия компартияләренең ныгуы, аларның халыкларга йогынтысы һәм авторитеты үсүе, Кытай коммунистларының реакцион Гоминданга һәм Америка империалистларына каршы героик көрәштә ирешкән уңышлары, Г рециядәге демократик көчләрнең яңа күтәрелеше, барлык капиталистик илләрдә эшчеләрнең эксплоата- циягә каршы көрәшкә тагын да тыгызрак туплануы, колониаль илләрдәге азатлык хәрәкәтенең җанлануы һ. б. — болар барысы да «Коммунистлар партиясе манифесты» идеяләренең җиңелмәс материаль көч булып әверелүе турында сөйлиләр. «Коммунистлар партиясе манифесты» 100 еллыгы барлык илләр коммунистик партияләрендә революцион Һәм теоретик эшнең тагын да югары күтәрелүе, тагын да активлашуы белән, коммунистик партияләрнең империализмга каршы, демократия өчен, социализм өчен көрәштә рольләренең тагын да көчәюе белән, эшчеләр сыйныфының, хезмәт ияләре массаларының коммунизм тантанасына ышанычларын ныгыту, аларның бу бөек максат өчен көрәшкә тагын да тыгызрак туплануы белән билгеләнә. «... коммунистлар, — дип яздылар Маркс һәм Энгельс, — практикада барлык илләрдәге эшчеләр партияләренең иң кыю һәм һәрвакыт алга хәрәкәт итәргә кузгатып 
баручы өлеше булып торалар...» (45 бит). Алар халыклар азатлыгы өчен, тынычлык һәм демократия өчен һәртөрле көрәшкә, капитализмга каршы, реакциягә каршы юнәлдерелгән һәртөрле революцион хәрәкәткә булышлык итәләр. Алар барлык илләрдәге демократик партияләр белән килешү һәм көрәштәшлек принцибын үткәрәләр, эшчеләр сыйныфы хәрәкәтен таркатучы һәртөрле ялган «социалистлар»га каршы кискен көрәш алып баралар, империализмга каршы бердәм фронтны ныгытуны алга куялар. «Коммунистлар партиясе мани- фесты»иың түбәндәге ялкынлы һәм сугышчан сүзләре бүген бигерәк тә көчле яңгырыйлар: «Коммунистлар үзләренең карашларын һәм теләкләрен . яшерүне хурлыклы эш дип саныйлар. Алар үзләренең максатларына ирешүнең хәзер яшәп килүче барлык иҗтимагый стройны көчләп бәреп төшерү юлы белән генә мөмкин икәнлеген ачыктан-ачык әйтәләр. Хөкем сөрүче сыйныфлар Коммунистик Революция алдында калтырасыннар. Пролетарийлар бу революциядә үзләренең богауларыннан бүтән бернәрсә дә югалтмаслар. Алар бөтен дөньяга хуҗа булырлар. Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!»