Логотип Казан Утлары
Шигърият

УКРАИНА ШАГЫЙРЬЛӘРЕННӘН


ВЛАДИЛ1ИР СОСЮРА

СТАЛИН
Иярәләр җирдә сиңа бөтен» уллар, Җирдә синең исем белән һәрьяк тулы. Йолдызларга чөйде сине миллион куллар, Балкыт дип гасырлар күген, байрак булып.
Синең аң һәм зирәк акыл уты безне Алга илтә җирнең бөтен юлларында.
Син көрәшче’ Син явыбыз күрке безнен, һәм тудың син кайнар сугыш кырларында.
Җитәкләп син безне гүзәл чор таңына, Коммунизм яктысына алып килдең, Миллионнарның йөрәкләрен кушсаң гына Синдәге бер йөрәк була алыр иде.
Син — яз яме. Синең белән көрәшләрне Кичәбез без какшамыйча, җиңү өчен Синең белән тулы булган йөрәкләрнең Сиңа юллый ватан бөтен сөю көчен.
Илнең бар авыл, каласын, бар тирәк, һәм Бар кырларын, болытсыз киң далаларын Син тудырдың, Синең бөе.к партияң һәм Без тудырдык — Синең ярсу балаларың.
Юк, көрәштә туплар бушка атмады бит... Түгелмәде бушка безнең саф каннар да. Зур бәхет билгесе итеп җыр кабул ит Хезмәт даны белән чәчәк атканнардан.
Җиңүле елларда кабул ит син аны, һәм илтсен ул синең юлдан байракларны. Син — җирдәге ничә миллион уллар даны, һәм ничә гасырның якты маяклары!
3. Нури тәрҗемәсе
АНДРЕЙ Л1АЛЫШК0
*
Шатлыкта, я гамьдә ага көннәр, Ләкин вакыт дулкыннарында Чыга калкып данлы, зур исемнәр Бөек көрәш ялкыннарында.
Акрын, сизелмичә таш таушала, Яшьлек нуры мәңге янмый һич, Тик какшамый тора гасырларча Элеккечә яшь булып Ильич.
Күрмәүчеләр безнең бу дәверне — * Килер ерак буын уллары Күрер биеклеккә өндәп җирне Аның алга сузган кулларын.
Кырлар янды сугыш барган җирдә, һәм башаклар сыгылып сындылар? Ә алар гел Сталин белән бергә Бәхет өчен хезмәт кылдылар, —
Сүрелмәсен өчен безнең ирек — Шаулап чәчәк атсын өчен тик, Хәсрәт, Урал бураннары кебек, Агартмасын ана чәчен, — дип!
Шуңа, истә тотып сугышларны, Мәңге сүнмәс бер нур яктысын — Бөек Ильич утлы йөрәгенең Без илтәбез алтын чаткысын.
Яңгыр, яу сабыр гына, Башакка нык кагылма Коеп явып-чиләкләп, Ялтырап, янып, яшьнәп, Җилле болытлар белән — Дәһшәтле утлар белән!
Төшче, төшче ызанга, Бер сүз әйтәм мин сиңа:
Җиребезне син сакла, Бозларны ку еракка,
Чыктай тамчылар күмсен
Арпа кырлары өстен,
Сугар, сугар суыңда,
Безнең бодай кырын да,
Яу көн буе син анда
Ясмык, карабодайга,
Яусаң тик бар җиргә дә, Бәйрәм булыр миндә дә!
Н. Арсланов тәрҗемәләре.
41
ПАВЛО ТЫЧИНА

МӘЙДАНДА
Мәйданда, чиркәү янында Революция шаулый.
Гөр килә халык — чабанны Командир итеп сайлый.
Хушыгыз! Ирек көтегез!
— Атлан атка, җайдаклар!
Диңгез кебек тирбәләләр Алда кызыл байраклар.
Мәйданда чиркәү янында Пышылдый моңлы ана:
— И, тулган ай, син аларның Юлларын яктыртсана!
Тузан бетә, тынлык каплый Киң мәйдан өстен...
Эңгер.
Төн.
Р. Башкуров тәрҗемәсе.
МИКОЛА БАЖАН
тмогви юлы
Тозлы тиргә инде баткан идек, Арган идек шактый, шул чакта Без Тмогви* юлына килеп кердек — Борынгы бер җирән сукмакка.
Тарлавыклар борылмасы ярган Өчпочмаклы текә кыяны.
Таштау сырларында чагыла анда, Кире кайтып кояш нурлары.
Тирә-як тын. Нечкә авазсыман, Юл шәүләсе сузыла ерактан.
Җирнең төксе һәм чал тынлыгыннан Борчулы уй туа йөрәктә.
Ком чытырдый. Үлән селкендисә Юлдан кача таулар еланы. Кайнар таштан күмер исе килә. Шундый бөркү — кыен сулавы.
Үткән гасырларның дастаннары, — Үлем, кырылыш, хәсрәт турында, — Ялангач
* Тмогви — Грузиянең көньяк-көнчыгыш районында, Мссхетнядәге бер тауда борынгы шәһәр — крепость хәрабәләре. Шота Руставели шул районда туган, бу турыда ул үзенең поэмасында яза: «Мин... билгесез месх, Руставели — минем исеп мем>. (Автор искәрвдәсс)
һәм шыксыз бер төс алып. Яңгырый күк синең юлыңда.
Юл тарая һаман. Өермә күк Үр биеккә һаман ыргыла.
Юл чуала һаман, һәм тиздән үк Гүя чума упкын куенына.
Тынлык, чәчәк, тауның биеклеге — Үлчәве һәм тиңе югалган.
һәм без менә аяк бастык инде Легендага, үле дөньяга.
Җәелеп китә кинәт безнең алда Киң бер мәйдан, өреп салкынын,
Хәрабәсен күрү авыр җанга Куркынычлы ерак гасырның.
Нур чагыла сырлар бизәгендә, Упкын эче калган гын булып. Зур кыяның текә күкрәгендә Ак бәрәндәй, йоклый бер болыт.
Үрмә гөлдәй үрләп искән җилләр Салкын һава безгә китерде.
Биек, мәгърур, зур тау шәүлә бирә, Ялангач бер конус шикелле.
Әйтерсеңлә кара бер урнада, Бабаларның төти туфрагы, Черек исе бәреп тора аннан — Хәрабәләр күмгән ул тауны.
Шом тарата храм калдыклары, Җимерек башня моңсу, тын тора, Ачык хәзер крепость капкалары, Җилләр генә анда котыра.
Күгәргән һәм көрән бер төс белән, Юлбарысның ошап йонына, Күкселләнә биек тау өстендә Җимрек шәһәр бушлык куенында.
Караган күк үлем күзләренә,
Без карыйбыз тирән ярага, Үле тәндә вәхшәт эзләренә, — һәммәсеннән хәсрәт тарала.
Юк, һич тә юк! Упкыннар эчендә Яткан сукмак илтми бәхеткә. Хәсрәт! — Әгәр үлем билгесенә Карап торсаң озак, күз текәп.
Мактау җыры — утлы йөрәкләргә! Мәңге үлмәс бөек җаннарга! Алар яши данлы хезмәтләрдә, Үлемсезлек лаек аларга!
Кинәт сукмак өзелә тау артында, Очып барган коштай туктала, һәм шәфәкънең тонык алтынында Якты шәүлә ерак юл ала.
Узган гасырларның упкыныннан Юлчы бара килер заманга. Дуслары күп — шәһәре авыл тулган, Ул яши һәм яшәр һаман да.
Тмогвиның текә тауларында Туфрак кайнар. Ташлар күгәргән. Без аңладык: безнең күз алдында Шагыйрь атлый, юк, ул үлмәгән.
Тауны нурлап, заман, үлем аша Башны ими узган шикелле, Билгесез бер мссх узып бара, Руставели — аның исеме*
М. Максуд тәрҗемәсе
ЛЕОНИД ПЕРВОМАЙСКИЙ

ИНЗА
Инза... Инза... Мин белмимен Авылмы син, каламы. Юлларыңа кар явамы, Әллә яңгыр тамамы.
Инза, Инза... Матур исем Килеп төште исемә.
Шул исем кергәндер, бәлки, Лер-монтовиың төшенә.
Инза, мин синең турыда Күптән уйлаганмындыр, Бәлки, матур төшләр күреп, Сиңа юраганмындыр.
Бәлки шунда сәер язмыш Миңа бәхе/г китерер, Бәлки шунда күптәнге җыр Минем каршым|а килер, Төн йокысын белми торган Әкрен аккан даңлы җыр,. Юлдаш кебек, ана кебек Ягымлы, чыдамлы җыр.
Чыкмый калган авазсыман ■ Менә шушы авылда Минем тормыш бәлки кинәт Кырт киселер давылда. Утсыз өйгә таба барам, Үз үземне белмим мин...
Инза... Инза... Сөйгән ярга Шулай дәшәргә мөмкин.
Ә. Ерикәй тәрҗемәсе