Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП
*
БИШЕНЧЕ ДЕКАБРЬ
Бүген бәйрәм бөтен җирдә;
Тайга артларында,
Сахраларда, авылларда,
Диңгез портларында.
Бөек закон кабул иттек
Менә шушы көнне, Ул гасырлар тарихына
Бәхет булып керде.
Бу законда халыкларның
Бөек бердәмлеге,
Анда безнең
Ирек һәм дан, Ватан күркәмлеге.
һәр милләтнең
Бу законда Балкып тора таны. Безнең даһи
Остазыбыз Иҗат итте аны. Бу законда
Социализм, Коммунизм юлы. Бу китапның һәрбер сүзе Көрәшләрдә туды.
Әгәр якты бәхтебезгә
Кул сузсалар тагын. Без сакларбыз
Бу законның Какшамаслык данын.
ГАЛИМҖАН НАСЫЙРОВ

ЖИГУЛИ
Карт агачлар селки башларын, Кыяларны сыйпап җил улый. Тәгәрәтә чуер ташларын, Идел кырыена Жигули.
Сөйләгәндәй була дулкыннар Бурлакларның моңын, аһ-зарын. Хәтерләтә тирән упкыннар Үткәннәрнең авыр ядкарен.
Хәзер монда яңа җыр инде, Бакеннарда маяк кабына. Гигант завод гудок тавышын Җәелдерә Идел тавына.
Еракларга, күздән югалып Сузылганнар биек вышкалар. ДАәңге тынган кара урманны Җанландыра балта-пычкылар.
Текә ярда кайный кызу эш. Жигулидан нефть алына.
Анда хәзер бөек төзелеш — Тау битенә шәһәр салына.
Барсы яңа, бар да үзгәрде, Әвәлгедәй ләкин җил улый. Киләчәгең — матур, биек тау — Легендалар урыны Жигули!
РӘШИТ ГӘРӘЕВ
ӨЧ КӨН ҮТКӘЧ...
Билгеләнгән вакытлары...
Кызы килмәде.
Нәрсә булды, нинди сәбәп?
Егет белмәде.
Өч көн үтте. Егет — моңсу, Кинәттән шунда, — Кызы күренде, эшеннән Кайтканда, юлда.
Егет әйтте: сиңа, — диде, — Калды хәтерем. Нигә бер дә күренмәдең, Әйтче, бәгырем.
— Үтәдем дә мин нормамны Өч өлеш итеп;
Өч көн алга китеп, сино Утырдым көтеп.
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ
*
ТИМЕРЧЕ УҢЫШЫ
— Гектарыннан безнең тимерчебез Йөз поткача уңыш алды, — дип, Әйтсәм әгәр, я бу шаяртадыр, — Диярсез сез, яки алдый дип.
Тик барыбер аның бу уңышы Хезмәтләре белән раслана;
Мул уңышка нигез һәм көрәш бит Аның эшеннән үк башлана!
КЛАДОВЩИК „ЗАРЫ“
— Председатель иптәш, зур булса да Сиңа булган минем хөрмәтләр, Әйтим, орлыкларны сыйдырмый бит Сугышкача салган келәтләр!
— Келәт булыр, — дигән предсе- да гель, Ошаттым шул шелтә сүзеңне — Шундыерак шелтәләрең белән Ешрак күрсәм иде үзеңне!
Балкып китте авыл өсте, Яктырды урамнары.
— Бу ни төнлә кояш төсле Сибә шулай нурларын?
— Колхозда бүген тантана, Гадәттән тыш бәйрәм көн —
Ильич лампалары балкып Беренче кабынган төн!
... Ил йөрәгенең шатлыктан
Ярсып тибүе кебек —
Эшли электростанция Ашкынып, дөп-дөп килеп.
53
МӘҖИТ РАФИКОВ

ТУАР КӨННӘРГӘ ТАБА
Төннәр буе утын сүндермичә» Ул актара китап битләрен. «ВЛКСМ» алтын хәрефләре Бизи аның көчле күкрәген.
һәрбер шахта, һәрбер фабрикага Кереп йөри аның уйлары,
Яңа уйлар эшкә ашсын өчен Яңа көнләр туа нурланып.
Төннәр *уза —
Дәртләндергеч төннәр! Ялкынланып йөрәк янарлык. Канатланган яңа көчләр белән Ул каршылый туар таңнарны.
НУР ШӘРИФ

СУШИ ЛКАДА
Елмаеп, тулган ай карый Ямьле инеш өстенә. Сушилкада Гомәр абзый Бодай киптерә.
Кочаклап мичкә ыргыта Иске арыш саламын.
Ялкын телләре яктырта Брезент чалбарын.
Бодай бик тиз кибә монда Гомәр тырышып эшләгәч, йөрәктәге ялкынын да мичкә өстәгәч.
САМАТ ШАКИР
КАМЫТ ТЕГҮЧЕ
Сакалына ап-ак бәс кунса да, Сафа бабай үрнәк күпләргә. Камыт теккән чакта эшчән кулы Ябышып тора ииә-җепләргә.
Очлы безен кадап алган чакта Дәртле хисләр туа, шатлана. Ул төзәткән камыт-ыңгырчаклар Тузмый йөри елдам атларда.
Озын юлга чыккан йөкчеләр дә
Оста тегүчене мактыйлар:
— Камыт бавын нинди әйбәт куйган Алтын куллы тырыш карт,—диләр.
Җыен көнне килгән кунакларның
Матур була ызма, йөгәне.
Әмма аерыла: тар каешка
Тигез итеп тәнкә тезгәне.
Аерыла чуклы шлея дә*, «Кем эшләгән?» диеп карыйлар. Ерак авылларның кешеләре Сафа кулын бик тиз таныйлар.
Мең-мең йолдыз күктә. Лампа нуры Җеп эрләүче кызлар йөзендә.
Җырлар җырлап тегүче карт эшли, Каеш камыт аның тезендә.
Урап тоткан сумалалы җепләр Күн-каешны бергә теркиләр.
— Җеп төткәреп булмый сиңа,—
диеп
Шаярталар үзен, үртиләр.
Сафа бабай аңа ачуланмый, Тик ул кыса төшә күзләрен:
— Ил үсеше белән бергә атлыйм, Бергә сулыш алам, кызларым!
ӘНВӘР ДАВЫДОВ
*
СОЛДАТ ТУРЫНДА БАЛЛАДА
Юк, энекәш, — диде Әптерәш, — Монда бодай үсмәс. Үсмәс!
Туфрак ярлы. Балчык көйгән, Гранит кебек каты һәр кәс.
Солдатның буш җиңенә карап:
— Үсмәс! — дип өстәде тагын.
Тешен кысып, солдат ярсып, Карап чыкты гирә-ягын.
Звено көтә аның сүзен.
Көтә катгый карар теләп.
Солдат тойды: гүя колхоз, Ватан карый шулай төбәп.
һәм звено калды кырда, Дуслашып яз таңы белән.
Җиңүне алар үлчәделәр Карыш белән, адым белән.
Мылтык корычын сөйгән кулда Сабан сабыр, күндәм барды.
Дымлы кара балчык эзләп, Тирән буразналар ярды, һәр гектарга ике центнер Суперфосфат оны керде, һәм үлчәүсез —
Хәят суы — Кайнар, таза тир бөркелде. Солдат икенче кат яулап Алган җиргә тормыш кайтты. Җир яшелләнде, яшәрде. Матурланды, чәчәк атты. Кыякларда энҗе кебек Якты чыклар күренделәр. Солдатның Дан орденына Тук башаклар үрелделәр. Алтын булып, байлык булып Әверелде монда һәр кәс.
— Әйе, энекәш, — диде Әптерәш, — Солдат даны үлмәс.
Үлмәс!.