Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР


Миңа Татгосиздат каршындагы ә дә би ко нс ульта Ц И Я б ЮрОС Ы Н Ы Ң тапшыруы буенча Әнвәр Давидов иптәш шигырьләрен укырга туры килде.
Әнвәр Давидов үзенең әсәрләрендә илебезнең бөеклеге' тормышыбызның гүзәллеге, колхозларның7 данлыклы хезмәте турында җырларга тели, сталинчыл бишьеллыкны уңышлы үтәүдә үзенең каләм көче белән катнашуны аңлы рәвештә бурыч итеп ала.. Аның шигырьләре патриотлык рухы белән сугарылганнар. Әгәр ул үзенең шушы юлыннан тайпылмый барса, һичшиксез, уңышларга ирешәчәк.
Ул кулъязма җыентыкка кергән шигырьләр авторның үз авазы барлыгын, әйтергә теләгән фикерләре барлыгын һәм шул фикерләрне кайчагында матур образлар аша укучыга ирештерә белүен күрсәтәләр. Ләкин шигырьләрнең күпчелеге әле тиешенчә эшләнеп җитмәгәннәр. Аларда яшь язучыларыбызның күпчелегенә хас булган аерым кимчелекләр бар: тел кытыршылыклары очрый, кайчагында мәгънә ачык бирелми, укучыда ялгыш фикер туу мөмкинлеге кала.
Җыентык «Солдат турында баллада» дигән шигырь белән башланып китә. Шигырьнең идеясе бик матур. Канлы сугыш фронтларында, җиңеп кайткан солдат хезмәт фронтындагы авырлыклар каршында тез чүкми, аларга ка.ршы көрә-шә, алармы җиңә, моңарчы» начар сыйфатлы туфрактан бай уңыш ала^
— «Юк, энекәш, — диде Әлтерәш, — Монда бодай үсмәс. Үсмәс!
Туфрак ярлы. Балчык көйгән.
Гранит кебек каты һәр кәс».
Шигырь шулай башлана. Әпте- рәшнең сүзен солдат юкка чыгара, ул эшкәрткән һәрбер кәс «алтын булып» әверелә.
— Әйе, энекәш, — диде Әптерәш, — Солдат даны үлмәс. Үлмәс!
Шигырь шулай тәмам була. Укучыда солдат даны белән горурлану тойгысы туа, намуслы колхоз хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе күз алдына килә. Бу нәтиҗәгә ирешү өчен күп хезмәт куярга туры кил-гәнлеге дә шигырьдә ачык күрсәтелә.
... «Җирне алар үлчәделәр Карыш белән, адым белән.
һәр гектарга ике центнер Суперфосфат оны керде, һәм үлчәүсез —
Хәят суы — Кайнар, таза тир бөркелде»;
Бу китерелгән өземтәләр авторның трафаретка бирелмәвен, үз фикерен үзенчә әйтә белүен күрсәтәләр. Алариы укыганда, яшь шагыйрь үзе дә һәрбер каты кәсне йомшаргьр йөри шикелле тоела, чөнки ул үзенең белгәнен, тирәнтен хис иткәнен яза.
Ләкин шигырь эшләнеп бетмәгән әле,
«Дүрт кыз һәм ул. Биш җан, тугыз кул. Биш җан. Берсе солдат җаны»
дигәндә, беренче юлда ритм аксый, икенче юл ясалма булып ишетелә. «Биш җан»—«биш кеше» дигән мәгънәне аңлата. Артык та түгел, ким дә түгел. Шуннан соц инде «берсе солдат җаны» дигәч, «берсе солдат кеше» дигән мәгънә генә аңлашылырга мөмкин. Ләкин татарча алай сөйләмиләр, «берсе кыз кеше» диясе урында «берсе кыз
113
җаньв» димиләр. «Кыз җаны» яки «бала җаны» дип сөйләмиләр. «Бала җанлы» дигән сүз бар, тик ул бөтенләй башка нәрсәне, «балаларны сөя торган кеше» дигән мәгънәне ацлата. Шагыйрь әлбәттә, тел остасы булырга тиеш, һәм бу осталык халык теле байлыгына таянырга тиеш.
«Җир яшелләнде. Җир яшәрде. Алтын белән чәчәк атты»
юллары да уңышлы түгел. Беренче юлда ритм юк, музыкальлек юк. «Алтын белән чәчәк атты» дип сөйләмиләр. Гомумән, «алтын» сүзен беррәттән диярлек өч тапкыр куллану кирәк түгел иде.
«Кызлар күзендә энҗе кебек Көләч яшьләр күренделәр»
не дә уңышлы дип әйтә алмас идем. Монда да беренче юлда ритм аксый. Аннары монда авторның шигырьне «бизәргә» тырышуы сизелә. Сүз конкрет рәвештә, үтә нечкә күңелле бер кыз турында барса, мәсьәлә башкача торыр иде. Ләкин дүрт кызның да күзендә яшь күренүе табигый түгел. Солдат фронтта чагында ул кызлар бик күп авырлыкларны җиңеп өйрәнгәннәр инде, җиңү артыннан җиңүгә ирешү алар өчен нормаль бер хәл.
Шигырьдә гомумиләштерү (обоб-щение) булырга тиеш, ләкин бу гомумиләштерү һәр яклап җентекләп тикшерелгән дөрес фикерләргә нигезләнергә тиеш. Каты кәсле җирне сөрергәме, юкмьв мәсьәләсен тикшергәндә, адзтор болай ди:
«Звено кө(тә аның сүзен, Көтә, катгый карар теләп. Солдат тойды: аңа колхоз. Ватан карый шулай төбәп».
Бу юлларда дөреслек тә бар, ялгыш фикер аңлашылу мөмкинлеге дә бар. Дөреслек шунда: һәрбер совет кешесе үзенең эшендә, — зур эшме ул, кечкенә w эшме, — Ватан каршында үзен җаваплы сизәргә тиеш. Ләкин, шигырьнең төзелеше буенча, колхоздагы конкрет бер авырлыкны җиңү әнә шул солдатка гына бәйләнгән, дип аңлашылырга да мөмкин. Монысы дөрес түгел. Шул ук кызлар үзләре дә, ирләре Ватан өчен корбан булган бүтән колхозчы хатын-кызлар да «инде бу каты кәсле җирне эшләргә дә вакыт җитте» дип әйтә алырлар иде. Бу строфа шигырьдә артык. Шигырьнең бурычы — солдатның хезмәт батырлыгын, аның сугышларда чыныккан җиңүчән характерың күрсәтү. Бурычның үтәлүе өчен чама тойгысының дөрес саклануы кирәк. Солдаттан бүтән колхозчыларның барысын да бер сүзсез пассив кешеләр итеп күрсәтү дөрес түгел.
«Солдат турында баллада» шигыренә азмы-күпме тулы анализ яса,- ганда, менә шул фикерләрне әйтергә мөмкин.
«Кырлар кызына» дигән шигырьнең дә матур строфалары бар, ләкин бу шигырь дә тиешенчә эшләнеп җитмәгән.
«Иртән тагын уңыш эзләп, Китәрбез без ашкынып.
Безнең өчен тырыш хезмәт Йөзек өчен каш кебек».
Һич тә уңышлы түгел бу строфа. Нинди уңыш эзләп һәм кая китәрбез? «Уңыш» нинди мәгънәдә алынган: «Урожай» мәгънәсендәме, «успех», «удача» мәгънәсендәме? Кырлар кызына каратылган шигырьдә «урожай» мәгънәсендә алынгандыр/дип уйларга нигез бар. Ләкин бик мәгънәсез килеп чыга| бит: уңышны эзләмиләр, аны, Давидов үзе әйткәнчә, тир бөркеп, яулап алалар. Аралаш рифмалар эзләгәндә, автор эчтәлекне түгел, бәлки форманы алга куйган. Нәтиҗәдә ул уңаңсыз хәлдә калган. Хезмәтне йөзек кашына ошату да бик ясалма.
Бу үрнәктән түбәндәгене күрәбез: шигырь язу өчен матур сүзләрне, җиңел агышлы итеп, аралаш яки башкача рифмалы юлларга тезү генә җитми, һәрбер сүз үз урынында булырга һәм авторның фикерен дөрес аңлатырга тиеш. Шигырьдә ясалма җөмләләр, ясалма ошатулар белән мавыкмаска., анда халыкчанлык көчле булырга, һәм шул ук вакытта шигырь татар әдәби теле таләп-ләренә тулысынча җавап бирергә тиеш.
«Машинада» дигән шигырьне- җырны тикшерик.
114
«Менә чокыр, менә тау, Аннан иркен тигезлек.' Машинада бгз алтау һәм еченче тизлек».
Шигырь менә шулай башлана. Дүртенче юлны укыгач, машина чокырга төшкәндәге шикелле, ниндидер бер сикертү сизелә, чөнки автор, бер дә кирәксезгә, кинәт алты ижекле юлга күчә. «Машинада алтау Һәм өченче тизлек» җөмләсе бик сәер яңгырый. «Тизлек» үзе дә машинада бара кебек аңлашыла. «Алтау» сүзеннән соң бер төрле дә тыныш тамгасының булмавы шулай аңлатуга бигрәк тә юл калдыра.
«^Машинада» шигыре үзенчәлекле язылган. Автор дәүләткә икмәк илтеп кайтучы машинаның тиз хәрәкәтен, андагы алты егетнең ашкынулы тойгыларын бирергә тели һәм- шул хәрәкәткә, ашкынуга ярашлы итеп, ул тиз агышлы җыр үлчәвен сайлап ала. Ләкин автор шигырьдә чама тойгысын югалта, ул очраган кешеләргә дә, баганаларга да сәлам бирә һәм, бара торгач инде, «маши-нада без алтау, шайтанымны» тизлек» дип куя. «Шайтанымны тизлекне». лихачлыкны, тормышта мактамыйлар, димәк, аны җырда да мактауның кирәге» юк.
Кайбер юлларны автор русчажяза. Мәсәлән:
«Икмәк и.тгтек без байтак Да-да так!»
. Бөтен дөнья әдәбияты хәзинәсенә иң зур байлыкларны биргән рус телен, коммунизм тормышын төзүче халыклар семьясындагы өлкән туганыбызның чиксез бай телен, ныклап үзләштермичә торып, әдәбият эшчесе булу, чын шагыйрь булу мөмкин түгел. Үкенечкә каршы, бездә байтак язучылар рус телен җитәрлек дәрәҗәдә яхшы белмиләр, телне тырышып өйрәнү өстендә эшләмиләр, «ипи-тозлык» белсәм, укыган җөмләне аңласам, шул җиткән, дип уйлыйлар. Язучыдан: «Син политик белемеңне ничек арттырасың, гомуми белемнәреңне ничек күтәрәсең?» дип сораганда, «син рус телен (һәм, үз-үзениән билгеле, 7 атар телен) ничек өйрәнәсең?» дигән сорау да аңлашылып торырга- тиеш. Ләкин рус телен яхшы белгән язучының да икс телне бергә бутап шигырь язуы мәгънәсез бер эш булачак. Аерым образларны тас- выйрь иткәндә, диалогларда, характеристиканың тулылыгы өчен, русча сүзләрнең һәхм образларның кулланылуы табигый, билгеле. Ләкин сүз матурлыгы өчен генә аерым юлларны русча язу шигырьнең художество көчен һич тә арттыра алмый.
Нәтиҗә шул: «Машинада» шигырен эшләнеп җиткән бер хәлгә китерү өчен мәгънә ялгыш бирелгән урыннарны төзәтергә, колхозчының горурлыгы турында сөйләгәндә мәгънәне тулыландырырга, тел кытыр ш ы л ьпк л арып б етс р е р.гә кирәк.
Әнвәр Давидов иптәшнең кайбер шигырьләрендә конкретлык, образлылык Җитешми. Колхозчыларның иптәш Сталинга хат язуларын тас- выйрь иткәндә, ул, колхозны бик яхшы белүче шагьпйрь, укучының к‘үз алдына җанлы картиналар китереп бастыра алыр иде. Ләкин ул шома яки кытыршы юлларга гомуми сүзләр тезү белән генә чикләнгән:
Трибунага көчле игенчеләр Бер-бер артлы чыгып басалар. Зур сүзләрне залпың йөрәгенә Какшамас ант итеп язалар. ...Сталинчыл уңыш яулаганда, Безнең беләкләребез талмаслар. Без эшләрбез, кулдан гөлләр түгеп Кырларыбыз кысыр калмаслар...
Менә бу юллардагы «көчле иген- челәр»дә, «зур сүзләр»дә укучыны бертөрле дә дулкынландыра алмыйлар. Шигырьне «бизәкләү» өчен «кулдан гөлләр түгеп эшләү» бөтенләй мәгънәсез килеп чыга. Ясалма бу. Халыкчылык юк. Иптәш Сталинга хат язганда, звено башлыгы комсомолка кыз, фронтлар батыры бригадир егет, колхоз чебешләрен тилгәннән саклаган әби карчык, тирән дулкьпнланып, нинди дә булса характерлы сүзләр әйткәннәрдер, реплика биргәннәодео. Колхозчыларның әнә шулай тирән дулкынланучы тойгыларын җанлы итеп кә-' газьгә күчергәндә генә чын шигырь килеп чыгуьп мөмкин.
Конституциягә багышлап язылган «Бер китап» шигыре дә һич тә
тиешенчә эшләнеп бетмәгән. Мондый җаваплы темаларга язганда, аеруча тырышлык күрсәтү кирәк иде. Бу шигырьдә «бәхет күреп яшәргә» кебек бөтенләй кытыршы юллар да очрый. Татарча «бәхетле яшәү» дип сөйлиләр, «бәхет күреп яшәү» димиләр.
Сүзләрне халык телендә сөйләнми торган рәвештә кулланулар бүтән шигырьләрдә дә очрый. «Киңәш» дигән матур гына шигырьдә.- «Сокланырлык итеп үссен Игеннәрнең укышы»
дигән юллар бар. Бу урында «уцышы үссен» дөрес түгел, чөнки сүз уңышның артуы турында түгел, бәлки кырда пгснинәрнең сокланырлык булып үсүе турында бара.
«Яна ел җыры» дигән шигырендәге:
Тормыш ага, киң ярларга тулып, Чиктән чиккә илем аркылы,
дигән юлларны бертөрле дә аңлап булмый. Һаман да шул бер хәл: матур сүзләр теземе генә бу. Тормышны ил аркылы агып үтә торган аерым бер елга рәвешендә күз алдына кңтерү мөмкин түгел. Икенче бер шигырьдә «саулык күрсен» дигән җөмлә очрый. Бу да татарча түгел. Әнвәр Давидов иптәш, игътибар беләнрәк эшләгәндә, мондый җитешсезлскләрне бетерә алыр иде.
Җыентыктагы берничә шигырьне мин шулай озаклап тикшерүне тиеш таптым. Чөнки Әнвәр Давидов әсәрләрендә, . һичшиксез, талант чаткылары күренә, һәм әгәр ул үзенең кимчелекләрен бетерү өстендә тырышып эшләсә, аның үсеше дөрес юл белән барыр. Аның бу җыентыктагы кайбер шигырьләре әнә шул матур үсү мөмкинлекләрен ачык күрсәтеп торалар. Менә «һаман сөям» шигырен алыйк. 16 юллык бу шигырьдә көчле мәгънә, ялкынлы тойгы һәм художество үзенчәлеге бар. Бер дә икеләнмичә, «моны шагыйрь язган!» дип әйтергә мөмкин. Мин ул шигырьләрдән өземтәләр китермим, чөнки шигырь бөтен хәлендә’ «Совет әдәбияты» журналында басылып чыгар дип ышанам. Җыентыкта . тагын берникадәр матур гына шигырьләр бар. Шулар арасыннан «Рәхәтләнү җыры» һәм «Хәзерме» шигырьләрен мин журналда басарга дип тәкъдим итәр идем. «Хәзерме» шигырендә авторның уңышлы гына .рәвештә Маяковскийдан , өйрә!гүе сизелә. Гомумән, Давидов иптәш алдынгы рус совет шагыйрьләреннән өйрәнергә тырыша. Бу — аның мактаулы сыйфатларының берсе.
Җыентык китап итеп чыгарыр өчен җитәрлек материал бирми әле. Ләкин аның белән танышканнан соң күңелдә матур бер тойгы кала. Әгәр автор совет кешеләренә хас булган рәвештә тырышлык күрсәтсә, үз эшенә большевикларча тәнкыйть күзе белән карый белсә, бер елмы, артыкмы вакыт үткәч, без аның бик яхшы шигырьләр китабын укырбыз.
Бу шулай булыр дип ышанасы килә.
М. Магнс