Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ КИТАП


Татгосиздатның . яшьләр-балалар әдәбияты секторы Сәрвәр Әдһәмо- ваның «Дуслар» исемле хикәяләр җыентыгын бастырып чьпгарды ***. Бу җыентыкка авторның «Тубалбаш», «Дуслар» һәм «Нәни булышчы» исемле өч хикәясе урнаштырылган.
Үзләренең геройлары, күрсәтелгән вакыйгалары белән бер-бепссн- нән аерылып торган бу хикәяләрнең идея эчтәлекләре бернәрсәгә кайтып кала, ул да булса—балаларда совет гражданнарына хас булган яхшы
*** гпг.»— Сәрвәр Әдһәмова әсәре. Ре [актеры Г. Әпсәләмов, Күләме 46 бит. Бәясе 2 сум.
сыйфатларны тәрбияләү.
Җыентыкта беренче булып ур-наштырылган «Тубалбаш» исемле хикәядә Илдус, Лея, Кәримнәрнең акыллы булып, җәйге каникул ва-кытларында авыл хуҗалыгы эшләренә актив катнашып, тапкыр һәм кыю булып үсүләре күрсәтелә. Хикәядә балаларның үзара дуслыклары һәм, шуның белән бергә, Ленинградтан эвакуацияләнеп кил-гән рус кызы Лея белән яхшы дуслыгы бирелгән. Бу ягы белән хикәя аеруча отышлы булып тора. Балаларның урманга җиләк җыярга барганда аю баласын тотулары кызыклы һәм ышандыргыч итеп күрсәтелгән. Бу вакыйгада совет балаларының тапкыр һәм кыюлык сыйфатлары ачыла. Гомумән, бу хикәя яхшы тәэсир калдыра һәм ул безнең яшь укучыларыбыз өчен, һичшиксез, кызыклы һәм файдалы.
«Нәни булышчы» исемле кечкенә генә хикәядә автор балаларның яшьтән үк ата-аналарына ихтирамлы булырга, кулларыннан килгән эшләрдә аларга булышлык итәргә тиешлекләре идеясен үткәрә. Моны автор уңай образ аша кыска һәм матур итеп күрсәтә белгән.
«Дуслар» исемле хикәя укучыларны җәнлекләр дөньясына алып керә. Ләкин, кечкенә генә күләмдә булса да, анда күрсәтелгән җәнлекләрнең үзенчәлекләре, нәрсәгә сәләтле булулары бирелә, бер-береннән нык аерылып торган ул җәнлекләрнең үзара мөнәсәбәтләре, кайсыларының үзара дус, кайсыларының дошман икәнлекләре аң-латылып бирелә.
Кыскасы, Сәрвәр Әдһәмованың бу хикәяләр җыентыгын безнең яшь укучыларыбызга файдалы китап итеп тәкъдим итәргә мөмкин.
Сүз ахырында шуны әйтеп үтәргә кирәк. Сәрвәр Әдһәмова безнең татар совет әдәбиятында югары квалификациягә ия булып бара торган тәрҗемәче буларак кич танылган. Ләкин ул, бер үк вакытта, сирәк-мирәк кенә булса да, балалар өчен дә төрле жанрларда оригиналь әсәрләр язгалый. Әлегә бик аз булган шушындый хезмәтләре белән танышканнан соң, бездә анык балалар өчен кирәкле һәм уңышлы оригиналь әсәрләр тудырырга сәләтле булуына ышанычыбыз арта Һәм Сәрвәр Әдһәмова бу өлкәдә алда җитдирәк һәм системалырак эшләсен иде дигән теләкне әйтәсебез килә.
Г. Иделле.