Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ЙӨЗ МЕҢ СОРАУ"


 Соңгы елларда төрле яшьтәге балалар өчен басылып чыккан китаплар арасында күпчелек урынны матур әдәбият әсәрләре алдылар. Фәнни-популяр, фәннихудожество әсәрләр исә юк дәрәҗәсендә аз. Шунлыктан мәктәпләрдә, көтепха- нәләрдә боларга сусау бик көчле. Балалар тарафыннан сөелеп укыла торган берничә әсәр, мәсәлән, «Фәнтехника гаҗәпләре» (Н. Рәи- мов), «Парашют тарихы» (Котельников), «Төлке икмәге», «Кояш хәзинәсе» (Пришвин), «Сәяхәтче бака» (Гаршин), «Кара алтын» (А. Әхмәт), «Тамчылар» (Г. Лотфи) һәм башкалар гына бу бушлыкны тутыра алмыйлар. Рус әдәбиятында исә М. Ильин, С. Маршак, Л. Кассиль һ. б. язучыларның балаларга карата язылган бик яхшы әсәрләре бар. Алар- ны тәрҗемә итү эшенә тотынырга бик вакыт. Хәзергә әле Татгосиздат М. Ильинның «йөз мең сорау» * («Сто тысяч почему») исемле китабын гына бастырып чыгарды. Бу әсәр — М. Ильинның «Рассказы о вещах» исемле зур фәнни- популяр китабының беренче өлешеннән тәрҗемә ителгән/ Оригинал 5 кисәктән тора (400 бит). Боларның «Сәгать ничә?» исемле бер кисәге 1936 нчы елда ук инде латип алфавитында татар- чалаштырылган иде. Бу әсәрнең калган кисәкләрен дә, һичшиксез, татарчага тәрҗемә итәргә һәм тизләтеп бастыру чарасын күрергә кирәк. Әсәрнең басылып чыккан өлеше балалар тарафыннан сөелеп укыла торган китап булып китте. Автор балалар психологиясенең ♦ М. Ильин. «Иөз мец сорау». Татгосиздат. Редакторы А. Гумеров. Бәясе 4 сум.
101 
 
үзенчәлеген күз алдында тотып, әсәренә мавыктыргыч хикәячел тон биргән, аны балалар зәвыгына ятышлы сәяхәт алымы белән төзеп, чагыштырмача сюжетлы әсәр төсенә керткән. «Вакыйга» бүлмә эчендә бара. Автор иң элек балаларның игътибарларын көн дә күз алдында кабатланып тора торган иң гади күренешләргә юнәлтә. Тыштан караганда боларда игътибар 'төбәрлек берни дә юктыр шикелле. Ләкин бу күнегелгәнгә генә шулай. Югыйсә безнең әйләнә тирәдәге күренешләр, әйберләр искиткеч катлаулы, тирән серле, үзләре хакында күп уйлануларны сорыйлар. Чыннан да, «ни өчен су утны сүндерә?» «Ни өчен тимераяклар белән идәндә шуып булмый?» Нинди гади сораулар! Җаваплары да шулай ук гадиләрдер. Менә сез: «Су юеш һәм суык ул, шуның өчен утны сүндерә» дип җавап биреп карагыз әле, аннан да гадирәк икенче бер сорауның алдына килеп басканыгызны сизми дә калырсыз: — Алайса, нигә керосин белән сүндермиләр? Ул да юеш һәм суты(к бит! һәм гади, һәм мавыктыргыч бу сораулар! Ә аларның җаваплары бер дә алай гади түгелләр. Аларга дөрес итеп җавап бирер өчен шактый гына катлаулы фәнни белемнәргә ия булу, күп кенә нәрсәләрне укыган һәм белгән булу кирәк. Алай гына да түгел, тормыш күренешләрен бик оста күзәтеп, җентекләп бара торган булсагыз гына сез алар арасындагы» бәйләнешләрне аңлый алырсыз һәм аларның яшерен серләрен фәнчә чишә белерсез. Әсәр балаларның игътибарларын менә шундый гади күренешләргә юнәлтү белән, шуларга бәйләп балалар алдына кызыклы сораулар, табышмаклар китереп кую белән башланыш китә. Бу күренешләр бик күп төрле, күп юнәлешлеләр. Ләкин аларны күзәтү өчен ерак барасы түгел. «Тикшерелмәгән ерак илләргә» сәяхәтләр дә ясап торасы юк. Ул күренешләр дөньясы «гаҗәп табышмаклы ил булып, үзебездән ике генә адымда, бәлки аннан да якынракта яши». «Безнең бүлмә менә шул гаҗәп ил үзе инде!» — ди автор. Менә шулай итеп, автор бүлмәне «табышмаклы гаҗәп бер илгә», ә андагы водопровод кранын, мич, шүрлек һәм шкафларны станцияләргә әйләндереп, балаларны «сәяхәткә» алып чыгып китә. Балалар «сәяхәттә» күп нәрсәләр күрәләр, 
бик күп күренеш һәм әйберләрне күзәтәләр, җитәкче аларга кызыклы едраулар бирә, төрле аңлатмалар ясый. Менә балалар дүртенче станциягә — кухня шүрлеге янына киләләр. Җитәкче алардан пычак, чәнечкеләрнең нәрсәдән ясалуларын, ни өчен тутыгуларын сораша, һәм тутыгудан саклауның юлларын өйрәтә, тагы башкалар турында бик күп фәнни мәгълүматлар бирә. Җитәкченең бу мәгълүматлары тыңлау өчен дә зәвыклы, аңлау өчен дә җиңелләр. Сүз уңаенча комизм элементлары да аралашып китәләр. Сораулар исә урынлы, үзара органик бәйләнешле итеп биреләләр. Алар арасында ясалмалык юк. Шуңа күрә, китапның исеменнән үк аңлашылганча, өсте-өстенә өелеп бара торган күп санлы сораулар балаларны һич тә ялыктырмыйлар, киресенчә, балаларның дикъкатьләрен тагын да үзләренә тартып, тагын да эчкәрәк, тирәнгә- рәк алып керәләр, һәм аларның зиһеннәренә мавыктырпыч табышмаклар булып уралалар. Бу исә баланың иң сөйгән, иң кызыксынган эше. Ул мондый чакта ашау- эчүсн дә онытып тора, аңарда инде’ интерес барлыкка килгән була. Беренче карашта балалар бүлмә эчендә генә «сәяхәт итәләр» кебек тоела, ләкин автор аларны тар бүлмә кысанлыгында, кашык-аяк, казан тирәсендә генә калдырмый; хикәяләү, эпизодик чигенүләр аша балаларның хыялларын бик еракларга, XV-XVI нчы йөзләрдәге Москва урамнарына, Гренландия эскимослары арасына, беренче мәртәбә Мейссен вазалары сатылган
102 
 
Лейпциг ярминкәләренә, мәрмәр ташларыннан салынган борынгы Рим сарайларына алып бара, Мисыр пирамидаларын, Везувий янар тавын күрсәтә. Күренеш һәм вакыйгаларны, әйберләр дөньясын менә шушы алымнар белән яктыртуы нәтиҗәсендә, автор балаларнъп кешелек җәмгыятенең һаман үсеп, үзгәреп тору- чанлыгы белән таныштыра, ягъни тормышның материалистик асылын танып белүгә өйрәтә. Китаптагы тарихи белешмәләр, шулай ук әйберләрнең бүгенгесен һәм киләчәген сурәтләүче картиналар шуңа хезмәт итәләр. Менә кешеләрнең борынгы заман тормышлары». Алар табигать алдында никадәр көчсез булганнар. Моннан ун меңнәрчә еллар элек алар хәтта ут табу юлын да белмәгәннәр. Бүгенге фән, техника казанышларына ирешкәнче, аларга бу өлкәдә никадәр эзләнергә, көч түгәргә кирәк булган. Кешелек җәмгыяте исә беренче прешелгәннәр белән генә һич чикләнеп кала алмый. Аларны тагы үстерергә, яңа казанышлар белән баетырга тырыша. Китап балаларны менә шулай бай фантазияләр дөньясына алып кереп китә, аларда тормышны сөю һәм киләчәккә омтылу тойгыларын гәрбияли. Шулар белән беррәттән, китапта санитария-гигиена кагыйдәләренә, әхлак күнекмәләренә бәйле күп кенә тәрбияви моментлар да бар. Янә, кайбер тарихи фактлар һәм эпизодлар аркылы, кешеләрнең кыенлыкларга каршы көрәштәге түземлелек һәм егәрлек кебек гүзәл сыйфатлары да чагылалар. Болар, әлбәттә, яшь буынның әхлакына, максатка омтылышына дөрес юнәлеш бирү ягыннан зур әһәмияткә ия булып торалар. Мөһим тәрбияви моментларның гагын берсе итеп, хәтта доминант өлеше итеп, күп төрле тормыш южрибәләре һәм көнкүреш сабаклары» бирелешен күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, йон тукымаларны юеш чүпрәк аша гына үтүкләргә кирәк. Водопровод трубалары кышкы суыкларда ярылмасын өчен аларпы җылы әйберләр белән урыйлар. Кайбер металлардай эшләнгән савытсабаларны, аларга салынган ашамлыкларны бозылудан саклау өчен, лудить итәргә кирәк һ. 6. Балалар өчен мондый тормыш тәҗрибәләренең гаять тирән практик әһәмиятләре дә бар. Балаларны әйләнә-тирә тормыш 
шартларына җайлаштыру өчен болар тәрбиячеләр кулында бай материал булып хезмәт итә алалар. Әсәрнең татарчага тәрҗемәсе турында берничә сүз. Тәрҗемә, гомумән, уңышлы гына. Тәрҗемәченең теле шома, масса өчен аңлаешлы һәм әдәби эшкәртелгән. Авторның әйтергә теләгән фикерләрен тәрҗемәче мөмкин кадәр тулы итеп, оттеноклары белән бирергә тырышкан һәм күп урында шуңа ирешкән дә. Ләкин кайбер урыннарда оригиналны бозып тәрҗемәләү фактлары да очрыйлар. Мәсәлән, «Яккан вакытта мич ни өчен улый?» дигән бүлектә түбәндәге бер буталчык җөмлә бар.- «Димәк, «мичморҗа» маршруты буенча сәяхәт иткән чагында һава бөтенләй аның урынына мичтән морҗага су белән углекислый газ алып китә». Бу «җөмлә» аша тәрҗемәченең нәрсә әйтергә теләгәнен белү бик кыен. Оригиналда исә бу өзек ике җөмлә белән бирелә һәм тәрҗемә түбәндәгечә булырга тиеш: «Димәк, һава үзенең «мич-морҗа» маршруты буенча сәяхәте вакытында,, бөтенләй үзгәрә икән. Аңарда кислород1- аз кала, ә аның урынына ул, мич эченнән үзенә су һәм углекислый газ алып, морҗага китә икән». 21 нче биттә «Бәрәңге өстендәге аерым крахмал орлыкларын кызгылт кабыкка ябыштырып торучы крахмал көчле эсселектән, декстрин дигән клейгә әйләнә», дигән бер җөмлә бар. Моны ничек аңларга? Крахмал ике төрлеме? Бәрәңге өстендәге аерым крахмал орлыкларын кызгылт кабыкка ябыштырып торучы тагын ниндидер 

 
крахмал да буламы? Юк, әлбәттә, оригиналда бу өзек бөтенләй башкача бирелә: «Көчле кызудан, бәрәңгенең өске өлешендәге крахмал декстринга (аерым крахмал бөртекләрен кызгылт яры итеп ябыштыра торган җилемгә) әверелә». Янә, «Что делают йз глины, кроме горшков?» дигән бүлек башы «Балчыктан чүлмәктән тыш тагы нәрсәләр ясыйлар?» дип бик кытыршы тәрҗемә ителә. Шул ук бүлектәге: «Магний, бакыр һәм марганец белән алюминий эремәсе, ул корычтан өч мәртәбә җиңелрәк» дигән җөмлә аңлаешлы түгел. Биредә «дюралюминий» сүзе төшеп калу сәбәпле мәгънә бөтенләй бозылган. Тәрҗемәдә аерым лексик ялгышлар, вак стиль кытыршылыкларьв да еш очрыйлар. Мәсәлән, «Шулпа нәрсә ул?» дигән бүлектәге «когда собирался» сүзләрен 
«җыйналгач» дип түгел, «җыенгач» дип; «обед» сүзен «шулпа» (бульон) дип түгел, ә «аш» дип; шулай ук «еда» сүзен «аш» дип түгел, ә «ашамлык» дип тәрҗемә итәргә иде. Тәрҗемәче, гомумән, «шулпа» сүзен бик киң мәгънәдә куллана. Аныңча, бульон да, борщ һәхМ суп та — барысы да «шулпа». Әсәрнең тәрҗемәсендәге аерым кимчелекләр менә шулар. Бу китапны мәктәп көтепханәлә- рендә булдырырга, аның буенча түгәрәкләрдә, пионер дружиналарында күмәк укулар оештырырга; китапны укучылар конференцияләрендә тикшереп, аны киң рәвештә популярлаштырырга кирәк. 
Ш