Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЗГЫ ЖИЛЛӘР



 
XXXII Аеры сакал>ына чал кергән губернатор шуннан элекке кичтә генә Мәскәүдәге якын кешесе аркылы Петроградтагы хәлләр турында Родзянконың кемгәдер җибәргән телеграммалары белән танышкан иде: — «Хәл җитди. Башкалада анархия. Хөкүмәт параличланган. Транспорт, азык һәм ягулык эшендә бөтенләй таркалыш. Тулай наразилык үсә. Урамнарда тәртипсез атышулар ишетелгәли. Гаскәр бер-берсенә каршы ата. Минемчә илнең ышанычы белән файдалана торган берәр кешегә хәзер үк яңа кабинет төзүне тапшырырга кирәк. Кичегергә ярамый. Бу җаваплы сәгатьләрдә государебызның башына авырлык төшмәвен теләп тәңрегә ялварам». — «Хәл начарлана бара, һичбер кичекмичә чарасын күрергә кирәк. Чөнки иртәгә соң булачак. Династиянең язмышын хәл итүче сонгы сәгать җитте...» Губернатор бу хәбәрләргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Генерал от инфантерии Саидецкий- ны, городской голованы, поли- цеймейстерны, полк командиры Дашковны үз кабинетына чакыртып. шул турыда озак киңәште. Ахырдан шәһәрдә тиешле саклык чаралары күрүне бөтенләтә диярлек гарнизонга тапшырды. Ләкин ул мондый кискен чаралар кулланырга туры килмәс дип уйлаган иде. Бүген иртә белән Юныс Вәлишиннән: — «Болай булса армия итексез кала» — дигән сүзләр белән записка алгач та, аның күз алдына фәкать городовойлар белән юнкерлар көче генә килеп басты. Чөнки ул кадетлар партиясендәге акыллы дусларының әйтүе буенча да, үз тәҗрибәсе 
                     § Ахыры. Башы 6, 7, 8, 9 һәм 10 саннарда. 
буенча да хәлнең кискенләшә барачагын яхшы белә. Бу вакыйгаларның бишенче елдагы төскә кереп китүеннән саклый алырлык чара табуы бик кыен. Хәзерге кызган атмосферада корал көчен катнаштыруның тискәре нәтиҗәгә китереп чыгару ихтималы да аны өзлексез борчый. Ләкин бүтән чаралар белән басылмаган забастовка — азык складларын кулга алу, сугышка каршы демонстрация ясау юлына китә башлагач, ул үзе ризалык белдерде: — Ну, генерал, ходага тапшырдык. Губерниянең язмышы сезнең кулда. Җаваплы миссиягезнең уңышлы чыгуын телим. Югары ягы түгәрәкләтеп, чуар пыялалар белән бизәкләтеп эшләнгән зур тәрәзәдән кабинеттагы авыр мебельләргә йомшак яктылык җәелә. Уртадагы тәрәзәләр аралыгында кырыйлары зәңгәр хәтфә штор белән капланган калын путаллы рам эченнән, губернаторга нәрсәдер әйтергә теләгән кебек, патша портреты карап тора. Бу тәрәзәләр, бу портрет астына тезелгән күн тышлы креслолар, түшәмдәге салмак 
34 
 
люстралар, яшел сукно белән ябылган арыслан аяклы өстәл һәм аның өстендәге сөт белән кан тамчылары аралаш тамызган кебек чуар мәрмәр приборлар—болар барысы да бүген әллә нинди шомлы тынлык белән уралганнар, йөрәк түзмәслек кайгы хәбәре көткән кебек тынып катканнар. Кабинетка аяк очлары белән генә кереп келәм өстеннән шуып йөрүче чиновникларга да шушы давыл алдындагы тынлык куркынычы урнашкан шикелле күренә. Менә алар үз аягында тора алмаучы карт архирейны култыклап керттеләр. Бүтән вакытта үзенең балавыз белән сылап укмаштырган кебек йөзендә шатлык чырае күренгән бу хәлсез картның бүген бөтенләй рәте киткән. Иреннәре эчкә бөкләп куйган белен төсле авыз чокырына умырылып батканнар. Сакал-мые- гындагы аппак төкләр — төенләнмичә калган җеп очлары кебек сәл- берәп торалар. Арык күкрәк өстенә көмеш чылбыр белән таккан Гайсә сынлы тәресе дә сулыш алган саен тетрәп китә. Полицеймейстр аны губернатор каршына утыртты. Чиновниклардан берсе сөяк саплы таягын китереп бирде. Карт, кипшергән ботак төсле бармаклары белән тәресен учлап, гыжылдап сөйләргә ТОТЫНДЫ: — Губерния хуҗасына бармый, .кая барыйм соң мин?.. Я, әйтегез зинһар, бу анафемаларга кем бу хәтле иркенлек бирде? Мин сездән сорыйм. Кайда закон? Кайда нык, каты закон һәм власть? Аннан, кытай халатыныкы кебек киңәеп очланган җиң эченнән кулъяулыгын чыгарып, күзләрен сөртте. — Сез — губерниянең хуҗасы. Сез — нык торырга тиешсез. Өченче көн ниндидер мужиклар килеп, минем дачадагы агачларны кискәннәр... Ул дача бит — минем ярты состоянием. Дин юлында алтмыш ел хезмәт итеп тапкан байлыкла- рымның төгәл яртысы... Бүген киссәләр, иртәгә киссәләр, нәрсә кала? Губернатор, аны көч-хәл белән тынычландырып озаткач, өстәл өстендә пианино уйнаган кебек бармакларын шыкылдатып узды: — Чудак карт... Аңар бүген мо-- нахларны җыеп, забастовщиклар каршына чыгарга кирәк иде. Ә ул курка. Чиркәүгә килсә, пожалуйста, баш өсте. Ә урамга, халык алдына чыгасы килми. ДАин андыйларны яратмыйм. Безгә хәзер Европа белеме алган дин башлыклары кирәк. Ә мондыйларның базары үтте инде. Болар япон сугышына хәтле әйбәт иде. Япон сугышыннан соң абруйларын югалттылар. 
Бигрәк тә бишенче елдагы вакыйгалардан соң... Хәзер рабочийны чиркәүгә йөртү бик читен. Аның фатирына барырга кирәк. Заводына йөрергә кирәк. Син дин башлыгы икәнсең, рәхим ит. Рабочийның семьясы белән аралаш,, хатыны белән сөйләш... Карт свя- щенниклар болай эшләргә иренәләр. Булдыра да алмыйлар ахыры... Карт димәктән, бик яшәреп китәргә дә ярамый. Сизәсеңме Родзянко тирәсендә нинди настроение... Родзянко- ны мин гаепләп бетермим. Ул патшага ихлас күңелдән хезмәт итә. Ләкин аның йөрәгендә дә шик оялаган. Бәлки Думада сөрелеп бетмәгән крамольниклар тәэсиредер бу! Алай дисәң, анда хәзер бер большевик та юк бит. Кая бара инде безнең Россия?.. Кая бара?... Полицеймейстр аның каршысына басып, аптыраган кыяфәт белән мыекларын сыпырып алды: — Тынычланыгыз, высокопревосходительство! Губернатор юанырлык җавап таба алмыйча, полицеймейстрдан бигрәк үзе белән сөйләшкән кебек, кабинетның бер очыннан икенче очына әкрен генә атлап китте. Аннан, патша портретына җитеп, ике кулын да чигәсенә куеп озак карап торды. — Шулай ук династия таркалыр микәнни? Ә армия? Уңышсыз сугышлар һәрвакыт революция тудыралар түгелме? Шулай бит, господин полицеймейстр? Сугышны уңышлы бетерү өчен нык, бердәм власть кирәк. Государь булдыксыз Думаны тарату турында приказ чыгарып яхшы иткән. Хәзер инде бүгенге конвульсияне әкренләп суытырга, башлыкларын сиздермичә генә эләктерергә, тавыш-тынсыз...
35 
 
Аңлыйсызмы? Югыйсә безнең түбәндәге кешеләребез бик тупас маташалар. Бу эштә зур мастерлык кирәк. Осга теш докторы, беләсезме, нишли? Элек уртларыгызга кокаин җибәреп бер нәрсә сизмәслек хәлгә китерә. Аннан төбе-тамыры белән куптарып чыгара. Монда да шулай кирәк. Бүген талыйсын таладылар инде. Төп запас ул складларда түгел иде бит. Мин үзем вокзалдан һәм тегермәннәрдән ташыт- мый торырга куштым, һәм дөрес булып чыкты. Хәзер менә алар җырлашырлар да, таралырлар. Бер стражникны үтергәннәр, бер поручикны яралаганнар икән, ул бик кечкенә корбан. Аның өчен борчылырга кирәк түгел. Менә алар таралырлар. Шуннан соң аларга ат дозасы хәтле кокаин җибәрергә кирәк. Кушыгыз эшкә, барсын да кушыгыз. Авторитетлы попларны, муллалар-' ны, газет кешеләрен... Эшне хатын- кыздан башласыннар... Рабсчийның семьясына таркалыш кертергә кирәк. Хатын-кыз аркылы куп теләкләргә ирешергә мөмкин. Сез һәм Миллер, әлбәттә, бу эштә тәҗрибәле кешеләр. Шуннан соң бөтен организмга җәфа салып торучы азау тешләрне берәм-берәм каерып ыргытырбыз. Особенно Вәлишин заводы белән Алафузов фабригына дикъкать итәргә кирәк. Алар икесе дә йөз процент казнага эшлиләр. Аңладыгызмы? Полицеймейстр: — Так точно, аңладым, барысы да эшләнер... — дип солдатча борылып чыгып китте. Ләкин бу да ты- нычлатмады. Губернатор тәрәзәдән карады. Тышта кырау белән капланган ботаклар әкрен генә тирбәнәләр. Комендантның кечкенә малае агач төбендә кардан әвәләп кеше ясарга азаплана. Ләкин кар ул хәтле епшек түгел. .Өеп бетерүгә яңадан ишелә. Шулай да зуррак кисәкләрне кирпеч өйгән кебек өеп, солдатка ошаган- рак бер фигура китереп чыгарды. Аунап ятучы ботакны очлы башы белән югары күтәртеп, штыклы мылтыксыман кадап куйды. Аннан үзе икенче бер агач кисәге алып, кардан ясалган солдат белән сугышырга кереште. Әллә нәрсәләр кычкырынып, элек штыксыман ботакны сындырып ташлады, аннан солдатның башын бер сугуда ишеп төшерде дә, корсагын киереп, эре- эре атлап бакчаның икенче почмагына йөгерде. Губернаторның да бүгенге борчуларын онытып, шул бала белән уйнасы, шаярасы килеп китте. Гардеробтагы күк постау мундирын лГеңгертү өчен звонок кнопкасын басты. Ләкин гардеробчы лакей урынына куркынган кыяфәт белән килеп 
кергән Сандецкийны күргәч, башындагы барлык уйлар авыр таш бастырылган кебек юкка чыктылар. Тыгыз тәнле, майлы күн кебек елтыр сакаллы командующий һәрбер сүзнең яртысын йотып, кырык капкачлы тартма эченнән тартып чыгарган кебек, бөтен залны чыжылдаган тавышлар белән тутырды: — Ваше превосходительство, сезнең борчылуыгыз юкка булмаган икән... Яшерен депеша китерделәр. Петроградта революция. Государь императорның язмышы билгесез... Губернатор кат-кат башын тот- калый, ике тәрәзә арасындагы портретның күзләренә карады: — Да-а-а... Шул ук сүзне, чатлама салкында җиргә төшкәнче бозланган төкерек чәпелдәве кебек, кыскартып кабатлады: — Да! — Депеша яшерен. Димәк аны халыкка белдерергә ярамый... — диде Сандецкий, губернаторны тыньпчлатудан бигрәк, үзенә бер юаныч эзләгән чырай белән. — Берәр атна көтик... Губернатор озын өстәл башында.- гы сәхтиян тышлы киң утыргычка терсәкләре белән таянып, бер кулын телефон трубкасына баскан килеш, командующийга сорау бирде. — Без көтәрбез. Ә халык? Петро- градтагы шикелле эксцесслар башланса кемгә таянырбыз? Сандецкий, үз кул астындагы гаскәрнең күпчелегенә ышанып җитмәсә дә, сигез йөз мең солдатлык хәтсез зур округ башлыгы булганлыктан, мондый кискен моментта йомшаклык күрсәтүдән
36 
 
гарьләнеп, өстәлдәге Казан шәһәре планына» бармак буыннарының сөякләч сырты белән төртә-төртә, кайсы төбәккә нинди көчләр беркетеләчәген аңлатты. — 1^\енә бирегә — елга аръягына юнкерларны чыгарам. Прапорщиклар школасы дамбаны бикләр. Ә менә бу урынга учебная команда. Башта солдатларны тагын бер сынап карарбыз. Аларга ярдәмгә драгуннар... Шуннан соң — юнкерлар... Губернатор, аның сүзен бүлдереп, телефон сабын борды. — Бер генә минут сабыр итегез. Управление белән хәбәрләшеп алыйм... Алло... Миңа Иоган Альфредович кирәк. Телефон тоташкан арада ул, кемнедер үчекләгән сыман, гаскәри чиннар исемлегең санап чыкты. — Прапорщик... Юнкер... Корнет... Вахмистр... Ротмистр... ышанычлы терәк булып шулар гына калдымы инде? Ә солдат? Иң гади нижний чиннардан торган гарнизон кайда? Округ кайда? Армия кайда?.. Кулыбыздан ычкындымыни ул көчләр?.. Бәхетсезлегебезгә каршы дөрескә чыга ахры большевикларның сүзләре. Моннан ничә елдыр элек, мин аларның лидеры язган бер мәкалә укыган идем. Ул безнең государь император җитәкләгән хөкүмәт турында, беләсезме, нәрсә ди: — «Хөкүмәт Россияне канлы «боерыклар» эскәнҗәсенә тыгарга теләде. Ә Россия исә хөкүмәттән көчлерәк булып чыкты һәм үз юлы белән барырга карар итте»... Сандецкий, бу сүзләрнең мәгънәсе турында баш ватарга иренеп, ирония аралаш көчәнеп елмайды: — Ул лидер кайда соң хәзер? — Еракта. Туруханск краенда. — Шулай булгач? — Бөтен фаҗига да шунда, генерал. Еракка сөрү белән генә җиңеп булмады аларны. Ул, әйтик, Сибирьда. Ленин Швейцариядә. Оешмалары ничә тапкыр туздырылды. Шуңар карамастан алар хисапсыз күп резервлы армияне бер штабта янәшә утырып җитәкләгән төсле, бар нәрсәне дә белеп, исәпләп, анык һәм төгәл эшлиләр. Минемчә, алар шуннан торып, Петроградтагы яшерен үзәкләре аша бөтен илгә йогынты ясыйлар. Казан округындагы бунтлар, Ала- фузовтагы забастовка, тимер юлчыларның бер көнге номерлары — барсы да алар эше. Без менә биредә сөйләшеп утырабыз. Шул чагында, хода белсен, тагын нинди сюрпризлар хәзерләнә... Ниһаять, телефон шалтырады. Жандармское управление начальнигы 
гадәттән тыш яңа хәбәр әйтә бугай, губернаторның чырае сүз саен чытыкланып үзгәрә барды. — Государь... император... тәхеттән... ваз кичкән... Сандецкийның иреннәре күгәреп китте һәм ул күзләрен ямьсез акайтып, дерелдәвек кулы белән ни өчендер телефон тартмасына тотынып, трубкага губернатор белән алмаш-тилмәш кычкыра башлады». — Иоган Альфредович! Аңламадым. Кабатлап әйтегез... Так... Так... Башымны чабып өзсеннәр, ышанмыйм, ышанырга теләмим... Нишләргә дисез? Хәзергә беркемгә дә белдермәскә?! Бусына бик теләп кул куям... Казан өчен тыныч булыгыз. Анлык кына көч табармын... Так... Так... Тыңлыйм... Алло... Ишетелми!.. Телефон кинәт туктады. Шул ук мәлдә патша портретын яктыртып торучы стена шәмдәлләрендәге шәмгә ошатып эшләнгән озынча электр лампалары да сүнделәр. Губернатор кун утыргычны зәһәрләнеп кырыйга этәрде. — Килеп җитте ахры шомлы давыл... Барсы да сүнә, өзелә, таркала. Өстәлдәге кнопканы басып карады. Ләкин ишек башындагы звонок шалтырамады. — Болай ярамый, — диде ул шактый каушаган тавыш белән. — Безгә өчәүләп ашыгыч чара күрергә кирәк. Хәзер үк, һичбер кичекмәстән... Сандецкий аңар җавап итеп нидер әйтә башлауга, ишек кактылар. Губернатор кәефсез генә рөхсәт бирде. — Мөмкин. Керегез. Ул аны йомыш-юлда йөрүче чи- 
37 
 

новникларның берседер дип көткән күрәсең. Сандецкийның дежурный адъютанты Г оржецкий икәнлеген күргәч, икесе дә эшкә өлгер бу офицерның шундый минутта килеп чыгуын зарыгып көткән төсле, берьюлы эндәштеләр: — Ну-с... Нинди яңалык бар? — Депеша китердеңме? Горжецкий, офицерлар кампаниясендә үзенчә бер фасон итеп саналган кыяфәттә, ике бармагы белән генә честь биреп, шпорларын чыңлатып, хәтфә юллык буенча атлап килде дә планшетын ачып, командующийга аның үзе кушканча язылган телеграмма текстын сузды. Сандецкий хәзер - генә кичергән тойгысын сиздермәскә теләп, телеграммага күз кырые белән генә карады. Губернатор исә сыңар пыялалы күзлеген бармак очлары белән борын кимерчәгенә терәп,_ аның җилкәсе аша башын сузып, гаҗәп бер тизлек белән ярым шыпыртлап укый башлады. — «Командиру запасного конного полка. При подавлении бунта вами и полковником Линденером был допущен ряд неправильностей. А именно: надлежало немедленно арестовать и переписать всех нижних чинов тех кучек, со стороны которых раздавался крик о недопуске исполнения моего приказа о телесном наказании солдат, присоединившихся к забастовщикам казенных заводов. Дознание также произведено не "энергично. Почему то не выяснены главные виновники. Между тем таковые несомненно есть. Ибо мой приказ о телесном наказании вышел за несколько дней до бунта и таким образом происшедшее событие задумано заранее. Ввиду изложенного предаются военно-полевому суду нижние чины всех пяти сотен, бывших в казарме во время бунта. Приговор суда приведите в исполнение немедленно...» Сандецкий өстәлдәге зур кара» савытының ике башльп сәмруг кошы итеп ясалган капкачын ачуга, губернатор нидер күргән кебек капылт кына кузгалып, буынбуыи киртләчле кызыл манара каршындагы тәрәзәдән бик сәер әсәренеп карадьг. — Юнкерлар! Молодцы!—дип чинап кычкырды ул. — Тынычлык һәм тәртип керт без гөнаһлы бәндәләреңнең тормышына, мәрхәмәтле тәңребез — Мәрьям ана! һәм нишләгәнен үзе дә сизмәстән, 
почмактагы иконага таба борыласы урында, хәзер инде шәмнәре сүнеп, чырае тагын да караңгылана төшкән патша портретына карап, уң кулының өч бармагын маңгай белән күкрәк һәм иңбашларына төрткәләп, дога укыган тонын үзгәртмичә, Сандецкийга эндәште: — Хәерле сәгатьтә, генерал! Алар әле теге хәбәрне белмиләр. Икмәк сорап кына киләчәкләр. Хәзинәңдә бары белән сыйла үзләрен. XXXIII Шәһәр төбенә тыгылып төенләнгән колонналар, Шураев фабри- гыннан кушылган солдаткалар төркеме белән аралашып, кырый'урамнарга җәелделәр. Мәңге кузгалмаслык кара таш кебек торучы городовойлар коймасына чөйләнеп кадалган сафлар арасында хатын-кыз тавышы куерды. Шәһәр белән бистә арасындагы җанлы стеналарның беренче рәтен ерып эчкә үткән бу өчпочмаклы — очланып атлаучы халык агымы — адым саен үсә барды. Тәбәнәк өйләрнең түбәләреннән чүпрәк бәйләмле озын колгаларны селкеп күгәрчен очыручылар да, «йөз дусың булганчы йөз сум акчаң булсын» дип яшәүче шәһәр мещаннары да, бистә халкының шәһәргә керүен күргәч, түзмәделәр, төрлесе төрле интонация белән кычкырып җибәрделәр: — Киләләр. — Ки-лә-ләр. — Капканы биклә. — Тәрәзә капкачларын ябыгыз!.. Үз ояларына кунарга теләп, түбәнәя башлаган күгәрченнәр бу тавышлардан куркышып, кире зәңгәр аязлыкка күтәрелделәр. Тонык кызгылт канатлы, ак муенлы турманнар тагын элеккечә йомшак түшләрен җиргә бәрергә теләгәнсыман түбән ыргытылып, төшеп җитте дигәндә генә кинәт канатларын җәеп җибәреп, җиңел гәүдәләрен югары
«38 
 
га чөеп, уйнакларга керештеләр. Шәһәр алучы гаскәрне хәтерләткән борчулы тавышлар арасында алар үз ияләренең чакыру авазларын бутадылар. Оялары тирәсендә күтәрелгән чүпрәкле таякларны да күздән югалттылар. Урам иңенә сыймыйча, терсәкләре белән черек коймаларны шыгырдатып, тәрәзә капкачларына бәрелеп агылган халык уртасында, дуылдык сакалын сыер саугандай учлап баручы Матвеич, түбә башларыннан, капка ярыкларыннан, челтәрле пәрдә кырыйларыннан төбәлгән күзләр белән очрашып, ти- рәнтен сулыш алды: — Ни булса да булыр... Кайнар сулышлары муенга килеп бәрелүче, арттагы солдаткалардан кайсыдыр: — «Смело товарищи...»/ — дип русча җырлый башлаган иде дә, Матвеич чүбекләре салынып торган малахаен эсселектән җилпегән төсле, як-якка болгап ачулана башлады: — Икмәк сорарга кирәк, вот что... Икмәк!... Җырлый башлаган солдатка ана сөйләп бетерергә ирек бирмәде, күтәренке тавыш белән үзе сөйләп китте: — Главное ирләрне кайтарырга кирәк. Ирләр кайтса, ачтан үлмәбез. Тагын кемдер кыска гына өздереп әйтте: — Сорарга түгел, кушарга. Матвеич ялтыратылган сөяк төсле пеләш башын яртылаш ачык калдырып, малахаен тагын да арт- карак тибәрде: — Разве без хозяин? Кемдер бу сорауга каршы: — Вакыт инде, бабай. Хозяин булырга да бик вакыт, — дип җавап бирде. Матвеич та, солдаткалар да әйләнеп карадылар һәм слесарь Андрей белән Мостафа уртасында баручы колакчыл бүрекле Халявинны күрделәр. Шакмаклы бумази шәлне күз өеменә үк төшереп бөркәнгән түгәрәк битле хатын аңа елмаеп эндәште: — Хәерле иртә, Алексей Гаврилы ч! Халыкның алгы рәте, зур магазиннар тезелгән урамга җитәрәк, текә кыяга бәрелгән төсле кинәт кенә туктады. Кемнәрдер бер-бер- сен тыңларга комачаулап әллә нәрсә кычкыра башладылар. Шулай да иң алдагы хатынның тавышы шактый ерак яңгырады: — Солдат ' хатыннарын атарга закон юк. Не сметь!.. Алексей тирәсендәгеләр бер-бер- сенең җилкәенә салынып алга карарга 
тырыштылар. Ләкин бернәрсә дә күреп булмый. Эшчеләрнең бер өлеше а д ы м на р ы и а к р ы н а йты п, арттан килүчеләргә аркаларын териләр, икенчеләре бөтен көчкә аларны алга табан әйдәп, күкрәкләре белән этәләр, һавада әллә ничә урыннан берьюлы кычкырган тавышлар айкала: — Ник туктадыгыз? Крой алга! — Ни үзләре бармыйлар, ни кешене җибәрмиләр. — Кыюрак атлагыз! Арттагы сафлар, — бөтен шәһәрне көрәп каерырга теләгәнсыман көчле басым белән шундый нык этәреп җибәрделәр, Мостафа үзенең ничек итеп алга, очлы кадак кебек тыр- пайган штыклар каршына барып чыкканлыгын сизми дә калды. Башта әле ул ялан кылычны баш очына күтәргән офицерның ак перчаткалы кулын, катлауланып бүрткән муен тиресен һәм бронза төймәле шинелен генә күрде. Шуннан инде аның күз алдында, томан эченнән килеп чыккан кебек, җиз ореллы каеш тагылган сары патронташлар, соры папахалар арасыннан сузылган мылтык көпшәләренең салкын корычлары тезелеп киттеләр. Артта кемнәрнеңдер пышылдавы ишетелде: — Атарга җыеналар... Шуларга җавап шикелле итеп, Алексей колакчыл бүреген югары күтәрде дә киң итеп болгады: — Алга, иптәшләр! Агачтан юнып утыртылган төсле тик торучы солдатлар, шинель чабуларын кайтарып давыллы җил үткәндәгечә чак кына селкенеп куйдылар. Соры пальто, лампаслы чалбар киеп, күк айгырга атлангаң чал
39 
 
мыеклы полицеймейстр, бүген генә кырынган ияген әллә ничек килешсез селкетеп, кычкырды: — Кайда хәтле ул, алга? Шауладыгыз, җырладыгыз, инде артка чиксәгез дә вакыт. Мостафа янына килеп туктаган чая телле яшь солдатка аңа үчекләп эндәште: — Бәлки без губернаторга барырбыз, белмәссең, анда синең ни эшең? — Губернаторга?.. Полицеймейстрның күзләре гаҗәпләнеп зурайдылар. — Губернатор бөтен губерния белән управлять итә. Сез — бистәнекеләр бит. Шулай булгач, сезнең сораулар бистә приставының компетенциясенә керә. Давайте, урамны бушатыгыз! Төрле урыннардан әллә ничә тавыш берьюлы элеп алдылар. — Безгә икмәк кирәк! — Ирләребезне кайчан кайтарачаклар? — Бетсен сугыш! Алексей озын тал астына ышыкланып усал хәйлә белән елтыраучы ат күзләрен күрде. Кемдер аның җиңеннән тартты. Әйләнеп караса, якты ал бизәкле йон шәленең чачакларын кыска пиджак җилкәсенә таратып бәйләгән Нәсимә тора. Ул суларга һава җитмәгән кеше кебек, ике кулын да күкрәгенә басып, ахылдап сөйли: — Алексей Гаврилыч, зинһар дим, читкәрәк чыгыйк. Күрәсең ич, атарга җыеналар... Полицеймейстр аны ат янтавы белән халык стенасына кысып, ачуланып җикерде: — Әгәр дә шушы минут эчендә таралмасагыз, бүтән чара күрергә туры килә. Ак перчаткалы офицер, кылычын югары болгап, карлыккан тавыш белән кычкырды: — Тара-лы-гыз! Ул тагын бер кат ялтыравыклы итек үкчәсе белән кар типкәләп акырды: — Тара-лыгыз! Ләкин инде бу тавышны Алексей башлап, солдаткалар күтәреп алган марсельеза сүзләре йоттылар: — Кузгал, күтәрел, эш дөньясы, Дошманга каршы чык, ач халык! Көчле яңгырап урамны айкаган җырга аралашып, авыр чүкеч астында чыңлаучы тимер тавышы кебек сүзләр белән Андрей якынлашты: — Иптәшләр, кыюрак атлагыз! Солдат ул — безнең кеше. Алар тугызынчы январь үтерешеннән соң халык тарафыннан каргалган патшаны яхшы хәтерлиләр. Алар инде сугышны туктатырлык көчнең фәкать эшчеләр кулында икәнлеген дә аңлап 
киләләр. Солдат — безнең туганыбыз, ирләребез, улларыбыз. Алар инде җитәрлек кан түктеләр... Ксения шул ук сүзне солдатларга карата ялгап китте: — Сезнең дошманыгыз,— патша, фабрикант, помещик һәм сезне халыкка каршы юнәлдергән түрәләр... Винтовкаларыгызны аларга каршы борыгыз. Долой самодержавие!.. Полицеймейстр белән офицерның җикерүләренә карамастан, ул туктамады. — Долой империализм, сугышы... Үз артыннан ул бу сүзләрнең меңнәрчә авылларда яңгырап, шәһәр өстенә таралуын ишетте: — До-лоййй... — Яшәсен эшчеләр белән бергә баручы соры шинельле крестьяннар! Алексей тагын да күтәренкерәк тавыш белән, колакчыл бүреген болгады: — Алга, иптәшләр, фәкать, алга! һичбер нәрсәгә карамыйча, алга! Соры шинельләр белән чуар киемле сафлар арасы кинәт кенә тоташып, бергә кушыла башладылар. Хәзер инде офицерның да, полицеймейстрның да тавышлары солдатлар артыннан гына килә: — Господин штабе капитан, чистартыгыз урамны!., һичбер җан иясе калмасын. Мин хәзер сезгә ярдәм җибәр гәм. — Рот-та, слушай мою команду... Шома йөзле орицерның кулында тагын зәңгәр корыч сызыгы ялтырады. Шакмаклы бумазей шәл бөркәнгән хатын, кыска бишмәтенең төймәләрен ычкындырып, солдатлар аркылы урамның теге ягына очып 
40 
 
төшәргә теләгәнсыман, алга ыргылды: — Мә, атыгыз. Ире сугышта үлгән тол солдатканы шушында тураклан ташлагыз. Кемдер аны халык арасына тарта башласа да, булдыра алмады. Хатың бөтенләй урман кошы кебек җилтерәп солдатларга табан җилкенде. Кызарган куллары ике яктагы штыкларга сарылдылар: — Я» ник атмыйсыз? Солдатларның берсе терсәге белән аны этәреп чыгарырга тырышты: — Яхшы вакытта китеп кал, уен эш түгел бу... Ләкин инде солдаткалар белән аралашкан стройны тәртипкә салырга берәүнең дә көче җитмәде. Солдатлар үзләре дә, «икмәк», «долой сугыш» авазларыннан башлары әйләнгән кебек, халык арасына сибелделәр. Офицер карлыгып кычкырды: — Хәзер үк җырны туктатыгыз. Рота за мной! Әллә ничә капка берьюлы ачылган кебек алдагы сафлар өзгәләнеп тротуарга табан кысырыкландылар. Офицер үзенең солдатларын, драгуннардан тураклату белән яиап, көч-хәл белән җыештырып, күрше урамга таба алып китте. Каршыдан киң түбәле кыек фуражкаларга каракүл төсле ябышкан чигә чәчләрен тузгытып, сыгылма йөзле кылычларын елан гәүдәсе кебек һавада айкап, бер өлеше көрән, бер өлеше кара атларга менгән драгуннар күренделәр. Алар йөрәк өшеткеч тизлек белән, дага асларыннан кара төерләр чәчрәтеп, айһайлап килеп чыктылар. Халык вак төркемнәргә бүлгәләнде. Кемнәрдер тиз генә тротуарларга чыктылар. Бикле капкаларга сырыштылар. Күкрәккә үк килеп бәрелгән ат гәүдәләре арасында калган кешеләр урак машинасына эләккән башак кебек берәмберәм ава башладылар. Кемнәрдер итек үкчәләре белән черек такталарны тырнап, коймаларга менмәкче булалар. Ләкин искәрмәстән килеп сугылган кылыч астында гөрселдәп җиргә тәгәриләр. Кайдадыр тәрәзә пыяла - лары чыңгырый, бала-чага елаша, хатыннар кычкыралар: — Палачлар! Боларның барысы да ишәя барган тояк тавышлары белән буталып, тоташ бер ыңгырашуга әйләнделәр. Халык дулкыны белән афишалар тумбасына килеп терәлгән Алексей үз тирәсендәгеләргә нәрсәдер әйтте. Тегеләр шунда ук койма такталарын, өй өргәләреидәге ташларны куптарып драгуннар өстенә яудырырга тотындылар. Халыкның зур гына өл-ешен бистәгә таба 
куа киткән драгуннар тагын әйләнеп кайттылар. Менә аларның берсе кечкенә кибет каршындагы дегет мичкәләре артына ышыкланган Алексейны күреп, кылыч белән берничә рәт кизәнде. Ат нигәдер мичкәләрнең теге ягына чыгарга теләмичә тыпырчынды да, алгы аякларын югары күтәреп, бер урында әйләнергә кереште. Нәсимә ат өстеннән кылыч селтәп торучы кызыл битле драгунның ыржайган тешләрен күреп, кечкенә бала шикелле илерде: — Ай, энекәчем. Үтерә ич. Харап итә бит кешене... Шул арада кулбашларыннан шабырдап кан аккан килеш, урамның әле бер ягына, әле икенче ягына чайкалып йөгерүче яшь егет — тумба янына җитәргә биш-ун адым калгач, багана кебек катты да, бөк- ләнминитми егылды. Аның янына шакмаклы шәлен күтәреп чыккан хатын да, бөтен көчкә җилеп килүче атлар арасына эләгеп: — Не сметь! — дип, бер генә кычкырды да, чалгы тигән үлән кебек тәгәрәп, маңгае белән тротуар кырыендагы бүкәнгә барып төште. Кар өстендәге шәле — бала төргәк корама юрган кебек бөгәрләнеп юл уртасында калды. Агы гөсле үк көрән мыеклы драгун кылычын кизәнеп, Алексейга табан борылгач,. Мостафа әле генә суырылган тактаны кадаклы башы белән югары күтәреп ике арага басты. Ул арада инде шундый ук такталар белән коралланган эшчеләр, әле көрән мыеклы драгунга, әле ат сыртына сугып, сугышырга тотындылар. Кулга ни эләксә шуны күтәрен, 

 
бүтәннәре өстенә дә ыргытырга керештеләр. Һава — аг пошкыруы, атыш, сүгенү, ыңгырашу, хатын- кыз елавы белән күкрәп, көрәш тагын да эчкәрерәк урамнарга күчте. Көндезге сәгать икеләрдә губернатор кабинетына төсләре китеп агарынган полицеймейстр ахылдап керде. — Солдатлар ... — диде ул ‘ тыны кысылып, —... бистә эшчеләре белән кушылдылар. Аларны шәһәргә большевик Халявин алып килгән! — Ә юнкерлар? — дип акырды губернатор. — Командующий гарнизондагы барлык частьларны, шул җөмләдән юнкерларны да казармаларына кайтартты. Губернатор бу көтелмәгән хәлдән аптырап, өсле-өсле сораулар яудырды. — Ник? — Чөнки его величество Михаил шулай ук тәхеттән ваз кичкән. — Сәбәп? — Дворецта переворот. Москвада бунт... Дөнья буталды. Бер ни аңлап булмый. — Ни өчен? — Кичерегез мине, его превосходительство. Ни өчен шулайдыр, не могу-с знать... Үзләре саклаган стройны мәңгелек дип бала чактан ук ышанып яшәүче бу чиновникларга элекке ведомстволар арасындагы багланыш җепләрен кинәт кенә өзгән һәм патшаның үзеннән башлап соңгы уряднигына чаклы барлык корпорациясен паралич кебек суккан соңгы вакыйгаларны аңлау чынлап та читен иде. 
XXXIV 
Патша төшүдән атна — ун көннәр элек, Мостафа Гәрәйне югалтып, үз-үзен кая куяр урын талмыйча, ары бәрелеп, бире сугылып йөри- йөрн, тагын бер тапкыр казармага барып чыкты. Капка төбендәге часовой башта аның белән рәтләп сөйләшергә дә теләмәде. Мостафаның сорауларына: — Не полагается... — Нельзя... — дип, кырт кисеп, коры гына җавап кайтарды. Шуннан Мостафа, хәсрәте йөрәгенә төшкән чырай белән изаланып: — Эх, егеткәй... Синең дә ата<- анаң бардыр бит... — дип, күңелсез генә кулын селтәп китәргә җыенгач, солдат кинәт йомшарып, калит- каны яртылаш ачты да, казарма ишек алдында ат иярләүче берәүгә кычкырды: — Иван! Дежурныйга әйт, Сау- 
бановның әтисе килгән. Улын тап- тырта. Озак көтәргә туры килмәде. Яшь кенә, чибәр генә офицер, калитка уртасына басып, ничектер үтә мөла- ем тавыш белән әйтте: — Тыныч булыгыз, папаша. Улыгыз икенче гарнизонга күчерелгән. — Кайсы гарнизон? — дип сорады Мостафа. — Анысын әйтергә хакым юк. Барып җиткәч үзе язар. Мостафа, ул офицерның капка артына кереп киткәч ни сәбәптәндер кәефле көлүенә дә игътибар итмәстән, аның һәрбер сүзен күңелдән кичереп, шулардан җан тынычлыгы табып: — Болай булгач эш куркынычлы түгел, — дигәнсыман тынычлап, соңгы вакытта бөтенләй күңеле бизгән мастерскойга да, бу юлы нидер тартып илткән шикелле, ашкынып атлады. Ул көнне, сменасы төнгә күчкәнлектән, Нәсимә өй җыештырып, керләр юу белән уздырды. Кичке кояшның тәрәзә аша төшкән кыйгач нурлары аның тир бөртекләре белән ялтыраучы битен, аллыгөлле сабын куыклары ябышкан бармакларын, эреп баручы бакыр төсенә кертеп яктырталар. Өстенә чиләк белән су утыртылган тимер мичтә шаулап янучы сагызлы йомычкалардан бүлмәгә шундый ук күңелле шәүлә сирпелә. Бергә тоташып биюче шул ике төрле яктылыкта кайчандыр Гәрәй ясаган елга күренеше дә, тонык фотографиядәге хатын-кызлар төркеме дә һәм алар белән янәшә, сәдәп кабырчыклар белән бизәлгән рам эчендәге, Хәсән портреты да җанлы кебек күренәләр. Тора торгач Нәсимәнең күзе солдатча киенгән Хәсән рәсеменә төшә дә. 
42 
 
•тагарактагы керләрне шундьпй тиз уучы бармаклары кинәт туктыйлар һәм скрипка кылы кебек моңлы тавыш чыгарып нәрсәдер көйләүче нечкә иреннәре арасыннан, кайнар сулыш белән аралашьнп, көй шикелле үк сузылып, бөтен гәүдәне тетрәтерлек көч белән йөрәкнең иң тирән ярасың кузгатучы аваз чыга: — Уф-ф... Хәсән белән күрешмәүләренә ни гомер инде аның. Элек аны бер генә ай күрмичә яшәргә дә сабыры җитмәс кебек тоелган йөрәк ничә еллык аерылыш газабын, кайгы һәм борчу тулы ялгызлык елларын кичерде. Чиге бармы соң бу ялгызлыкның?.. Әллә инде Баку шәһәрендә бергә үткәргән атналар — мәңге кабатланмас соңгы кавышу булып кына, сагындыргыч истәлек булып кына калырлармы?.. Кайчандыр ул әнисеннән: — Кешене өмет яшәтә, — дигән сүз ишеткән иде. Ничә ел инде менә, Нәсимә сүнә язып та тагын ниндидер шифалы җил исүдән кабынып киткәләүче өмет белән яши. Өмет кенә дә түгел бу, аңардан көчлерәк һәм бер генә минутка да энытып булмый торган тойгы. Тукай шигырьләрендә, халык җырларында һәм әллә ни чаклы яхшы китапларда балкып, меңнәрчә яшь йөрәкләрне үзенең мәңге сүнмәс төтенсез ялкынында чыныктыручы бу тойгының исеменнән үк соклангыч дәрәҗәдә саф моң яңгырый. — Мәхәббәт... Шул тиклем азапларга чыдап, ачы сынауларга түзеп, бөек әмәлләр өчен көрәшеп дөньяда яшәүнең дә зур бер мәгънәсе шунда түгелме соң?.. Хәсәнгә булган шул якты тойгыга заман һәм тормышның иң болганчык шартлары да кер кундыра алмадылар. Нәсимә бу тойгыны барлык өермәләр, яшенле күкрәүләр уртасыннан имгәтмичә үткәреп, тәүге пакьлыгында Хәсәнгә илтеп җиткерү теләге белән яши. Исән генә булсын... Төрмә һәм этапларны искиткеч ныклык белән баштан үткәргән Хәсән өченче ел инде сугыш кырында. Шушы вакыт эчендә ике тапкыр яраланды ул. Ләкин һәр икесендә дә ерак лазаретларга эләгеп, хат аркылы гына хәбәр бирде дә, тагын фронтка, бу юлы Балтик ягына китеп барды. Соңгы вакытларда озын колактан ишетеп: , — Патша хөкүмәте илдә күтәрелеп килүче революциядән котылу өчен немецлар белән сепаратный рәвештә килешергә хәзерләнә,—дигән сүзләр йөри 
башлагач, Нәсимә бер җа.ен туры китереп Халявиннан сораган иде: — Дөрес хәбәрме бу, әллә уйдырмамы? Алексей Гаврилыч гадәттәгечә тынычлык белән җавап кайтарды-. — Дөрес булуы да мөмкин. Ләкин Николай патша солых настрое- ниесе белән мавыгып китсә, буржуазия аны шунда, ук бәреп төшерәчәк һәм сугышны мөмкин чаклы озаккарак сузарга сәләтле һәм үзенә күндәм берәүне тәхеткә утыртачак. Күр әнә Алафузовлар белән Вәлишиннәрне! Бу ике ел эчендә элек төшләренә дә кермәгән файда алдылар. — Шулай итеп бу нәләт төшкән үтереш тиз генә туктамый алайса? — Туктар!'—диде Халявнн, шулай булачагына бик нык ышанган тонда. — Пролетариатның, көче җитәчәк аңар. Син үзең дә шул көчнең бер өлеше. Шул турыда уйлап, бер яктан Хәсән, икенче яктан Гәрәй өчен борчылып, — Җитен күлмәкне җил ала, Илтеп дәрьяга сала... —• дип җырлый-җырлый керләр юган чагында, Саимә килеп керде. Нәсимә, аның боек чыраен күреп, ишектән керүенә сораштыра башлады. — ЧЗин ник мондый күңелсез? Егор исәндер бит?.. Атасы узган кышын тиф белән чирләп үлгәч, Саимә өчен бердәнбер якын кеше булып Нәсимә калган иде. Шәһәр госпиталендәге санитаркалык эшләреннән бушаган саен ул, аның янында эч серләрен уртаклашып, яралы солдатлардан ишеткән хәлләрне сөйләп, киләчәк турында өмет нуры белән чигелгән хьпялга бирелеп утырырга гадәтләнде. Кайчандыр үзенең бер катлы,
43 
 
күңелле табигате белән бөтен арткурага ямь биреп торучы, ни кушсаң шуны тиз генә, пөхтә генә башкаручы, шул ук вакытта бистә тормышындагы һәр төрле әшәке йогын- тыларга бирешмичә, үсмер чактан ук үз-үзен тота белүче бу акыллы кыены Нәсимә беренче күрүдән үк ошаткан иде. Саимәдәге ныклык, бер сайлаган юлдан таш яуса да борылмаучы тәвәккәл холык, тойгы һәм карашларындагы үзгәрмәүчән эзлелек—бик күпләрдә аңар ихтирам уята. Шуңар күрәмедер, аның турында чыгарылган гайбәтләр дә озак яши алмыйлар. Ул һәрвакыт? көләч. Гүя ул, тормыш юлында үзле балчык кебек сыланучы әләк-бөһ- таннар өстеннән бик югары күтәрелеп, каурыйларына тузан бөртеге кунарга да өлгермәслек җитез карлыгач төсле, үзенең сафлыгына, арулыгыма горурланып оча. Беренче мәхәббәте уңышсызлыкка юлыккач, аңар кемнәр генә каныкмадылар. Ләкин ул йөрәген чуарлатмады. Турыданһгуры тәкъдимнәрне дә, кеше аркылы әйттерүләрне дә, су өстендәге чүп-чарны дулкьнн күбеге белән ярга чыгарып ыргытучы җил шикелле, кире какты. Атасы каршында телгә алырга да кыймаган, ләкин үзе өчен шундый якын, шундый кадерле исемне ул йөрәгенең иң пакь тойгылары ышыгында саклап яшәргә өйрәнде. Җиңел түгел иде болай яшәү. Аның яраткан кешесе әллә кайчан инде Урал ягына киткән. Саимә аның кай шәһәрдә икәнен дә, өйләнгәнме, тереме икәнлеген дә белми. Шулай да аның йөрәген язмышының бил- гесезлеге белән сызлатып, шуның артыннан ук өмет чаткысы кабындырып, уйларны һәм тойгыларны һәрвакыт сак, киеренке хәлдә тотучы бу исем — аңа тормышының иң кыен минутларында да яшәү көче биргәндәй тоела. Яшьлек язын ШУНДЫЙ ялгызлыкта үткәрергә туры килүе өчен ул берәүне дә гаепләми иде. Нәсимә аның үз хәленнән зарлануын бер генә тапкыр — Андриан бакчасьпнда хат укыган чакта гына ишетте. Аннан соң да Саимәнең уйга чумып, эчтән сызып йөргән чаклары еш булды. Ләкин ул бер генә сүз белән дә үзенең ник пошынуын әйтми. Берәүсе шул турыда төпченергә теләсә, әңгәмәне бөтенләй икенче юнәлешкә борып җибәрә иде. Гыймади карт үлем хәстәсенә тар- ганнан соң, Саимә бөтенләй аз сүзлеләнде. Элекке көр, ачык чырайлы йөзенә ваем күләгәсе Тартылды. Нәсимә аның бу сагышлы тынлыгың атасы өчен көенүгә юрап йөргән көннәрнең берендә, Саима 
аны, урамнан узып барышлый, искәрмәстән куыш җитеп, кочаклап алды. Ул нәрсәгәдер куанган иде. йөзендә дәрт балкый һәм сүзләреннән дә рәхәт җылы бөркелеп тора. — Берьюлы ике шатлык! — дип бик кәефле эндәште ул. — Безнең госпитальда терелеп, фронтка киткән солдатларның берсе минем Егорны очраткан бит. Менә аның хаты. Татарча сүзләрне рус хәрефләре белән бик кызыклы итеп язган. Күрше палата сестрасы укып биргәч, колакларыма ышанмый тордым. Чынлап та Егор язамы моны? Димәк мине онытмаган, йөрәгем атылып чыгардай булып тибә. Ә башымда әллә нинди күңелле уйлар яшь балалар кебек мәтәлчек сикерәләр... — Ә икенче шатлыгың нәрсә? — дип сүзен бүлдерде Нәсимә. — Бәхетемә сыешмыйча өйгә кайткан идем. Әти кулымдагы хатны күреп кызыксынды. — Ниткән кәгазь ул, кызым? — ди. Мин ӘЙТӘМ: — Хат. — Кемнән?— ди. Яшермәдем, туп-туры әйттем. Шуннан ул бераз уйга калып, тынып ятты да, мине үз янына утыртып, хәлсез куллары белән башымны сыйпый башлады. Ә үзенең эчкә сула баручы яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәриләр, мыек төкләрен чылаталар. — Гафу ит, кызым, мин карт тилене, — ди ул» сабый кебек үксеп. — Сәгатьләрем са- наулы минем. Рәнҗеп калма... Озак җәфаладым... Соң булмаса... язып җибәр үзенә атаңның рөхсәтен... Бу очрашудан соң Саимә белән Нәсимәнең дуслыгы тагын да тирәнәйде. Хәзер инде аларның өметләре дә, теләкләре дә, барлык уй һәм кичерешләре дә уртак... Алар
44 
 
хәзер бер-берсснсң хәлен ярты сүздән үк, күз карашыннан ук аңларга өйрәнделәр. Шуңар күрә узган атнада, Саимә нәрсәгәдер борчылган кыяфәттә килеп кергәч, Нәсимә аны, Егор белән бер-бер хәл булган күрәсең дип юрады. — Син нишләп мондый күңелсез? Егор исәндер бит? — Хәзер ничектер, белмим, —диде Саимә. — Икенче ай инде хаты юк. Бәлки цензура тотадыр дим дә, башымны диванага салып, йөри бирәм. Бүген дә менә почтага тия уздым. Анда Гришаның сөйгән кызы Лиза эшли ич. Барып керүем булды, ымлап коридорга чакырды да: «бүген үк Нәсимәгә тапшыр, укысын да яндырсын» — дип менә шушы залисканьп бирде. Алар тәрәзәнең эчке яктан куела торган такталарны каплап, ишекне бикләп, тимер мич алдындагы тәбәнәк скамьяга янәшә утырдылар. Бакуда чакта Хәсәннән аз-мазлап русча укырга өйрәнгән Нәсимә, хатка күз төшерү белән үк: — Гриша кулы! — дип кинәнеп кычкырды. Исем-фамилиясен үзгәртеп Арак- чинодагы артиллерия складларында хезмәт итүче Гриша, икенче ел инде менә Казанга килә алмыйча, полиция күзеннән яшеренеп йөри. Шулай да ул Казандагы, бистәдәге барлык хәлләрне белеп тора иде. Бу запискасы да забастовканы оешкан төстә үткәрүче барлык дус- ишкә сәлам сүзләреннән соң: — Яшермичә язам. Күңелегезне төшермәгез. Безгә хәзер корыч шикелле чыдам нервлар кирәк... — дип башлаган иде. Шул турыда ишеткәч, Саимә сорамыйча түзмәде. — Кара әле, тугани, ник ул алай ди икән? Нәсимә җавап биреп тормады. Аның күзенә Гәрәй исеме чалыныш китте дә, бөтен гәүдәне эсселс- суыклы итеп, чиратып җибәргән шул җөмләне тизрәк укырга ашыкты. — ... Кичә генәк төнлә, эштән кайтышлый, безнең разъездда семафор ачканны көтеп торучы составка тагылган арестантлар ваго- нын күргәч, «Гәрәй!» дип кычкырудан үзүземне көчкә тыеп калдым. Тимер челтәр капланган тәрәзә пыяласына битләрен тидереп, кар астындагы шушы таныш урыннар, Волга ярлары, Услон. таулары белән саубуллашкан кебек, текәлеп караучы зур төркем тоткыннар арасыннан мин аны бик тиз таныдым. Перроннан 
төшкән фонарь яктысында сигез бармагын тырпайтып күрсәтте ул. Димәк аны шул срокка каторгага хөкем иткәннәр. , — Эх, мескенем... — дип авыр сулап куйды Нәсимә. Күгелҗем төстәге калын кәгазьгә вак кына итеп, ләкин ачык укылырлык итеп язылган сүзләр, җан кергән шикелле, калтырый башладылар. Керфекләргә эленеп калган яшь бөртекләре шулай күрсәтә ахры, хәрефләр бер-берсен кысырык- лап, менә хәзер үз урыннарыннан, кубарлар да, тимер мич авызыннан төшкән ялкын шәүләсендә эреп янарларсыман тоела иде. Саилгә дә, богаз төбенә нәрсәдер терәлгән кебек, әйтәсе сүзләрен эчкә йота барды. — Аннан... — дип башлады тагын бер җөмләне Нәсимә һәм шуны укыгач та аларның икесенә дә ничектер җиңел булыш китте. — Аннан патша рәсемле марка- акчаны уч төбенә ябыштырды да тырнак очы белән крест сызды. «Кайгырмагыз, озакка түгел бу аерылу. Тиздән муены сыначак бу кан эчкечнең...»—дип аңлатырга теләде күрәсең. Шуннан соң пыялага сулыш өреп, «Ф» хәференә башланган ниндидер сүз язарга керешкән иде, конвой сизде ахры, барсын да тәрәзә яныннан кудылар. Хатның калган өлешен, Нәсимә һичбер өзмичә, арта барган кызык- сьпиу белән укыды. — Ул арада Москва поезды» аларның составын каплап, ни өчендер йөрешен акрынайтып, салмак кына узып китте. Аллы-зәцгәрле электр лампалары белән яктыртылган международный вагонның урта купссында, киң өлгеле тәрәзәдән, Юныс Вәлишин йөзе чагылып үтте. Күз ачып йомарлык шул кыска арада мин аның, иреннәрен чәйнәп.
45 
 
бармаклары белән ияк очып тарткалап, тынычсыз позада каядыр еракка карап баруын күрдем. Сизенә булса кирәк, шайтан, аяк астындагы җиренең көйри башлавын... Гаҗәп бер контраст. Тимер челтәр артындагы Гәрәй тыныч һәм көр. Ә бу.иректә булып та шундый караңгы чырайлы... Менә ул үзенең вагоны белән, ачу һәм мәкер тулы караңгы уйлары белән җәяүле буран эченә кереп югалды. Мин әле генә Гәрәйләр поезды торган юлга ашыктым. Ләкин анда ерак сәфәргә юнәлгән озын составның очкыннар белән сипләнгән төтене өзгәләнеп тирбәлә дә, ераклаша баручы тәгәрмәчләрнең рельслар буйлап килгән •моңлы көе генә яңгырый иде. Дусымны очраткан урында мин бик озак басып тордым. Аның акыллы күзләрен һәм тәрәзә пыяласына язган хәрефен тагын күрермен дип өметләнгән идем. Буш 'перронда япа-ялгыз калуыма гарьләнеп, яр- сьип киттем. Юл кырыендагы канау эченнән, тирән карга бата-чума, бүрегемне поезд киткән якка болгап, кычкыра башладым.- «Тизрәк әйләнеп кайт, Гәрәй!»... Ышаныгыз, дусларым! Күңелле очрашу мәҗлесендә Гәрәйнең дә, Егорның да, Хәсәннең дә арабызда утырачак көннәре ерак түгел. Шул чагында арестантский вагон тәрәзәсе искә төшәр дә, мәҗлес тагын да кызык- льпрак төс алыр. Берәрсе шунда: — «Нәрсә соң ул «Ф»? — дип сораса, мин Гафур учительнең Гәрәйдән күзен алмыйча оялчан гына елмаеп утыручы кызына ымлап күрсәтермен... Гәрәйнең сәламен тапшырыгыз аңар. Тимер челтәр арасыннан пыялага өргән сулыш эзендә мин аньгң, Фәйрүзәне сүрелмәс дәрт белән яратучы, кайнар йөрәк тибешен укыдым... — Беттемени? — дип сорады Саимә, тимер мичтәге йомычкаларны болгатып. Нәсимә, хатның шулай төгәлләнүенә үзе дә ышанып җитмәгән шикелле, кайбер сүзләрне авыз эченнән генә пышылдап укыгач, «инде нишлибез?» дигәнсыман, Саимәгә карады. Саимә хатны саклык белән генә кулына алып, ниндидер бик кирәкле сүзне танырга тырышкандай, әйләндергәләп ка- рый-карый, көрсенеп әйтте: — Алексей Гаврильпч белән киңәшеп карарга кирәк. Гәрәйне коткарырлык әмәл тапмасмы? Ул арада, коридор ишеге ачылып, бума ютәлле берәү күрше бүлмәгә кереп китте. Нәсимә әсәренеп хатка сузылды. — Китер! Кеше-кара килгәнче яндырыйк. 
— Авызыңнан җил алсын! — диде Саимә, күгелҗем кәгазьне күкрәгенә кысьпп.—Мин аны шайтан да эзләп таба алмаслык итеп саклармын. Шуннан соң ул, сүрелеп баручы күмер өеменә күзләрен яртылаш йомып караган хәлдә, бер тын дәшми генә утырды да, йөзе кинәт ачылып китте. — Кәефем килде әле Гришага. Беребезне дә онытмый. Минем Егорны да, синең Хәсәнне дә... Хәтере нык аның. Җаны иркен. Рәхмәт төшсен үзенә. Нәсимә аның сүзен җүпләп: — Алтын егет... — диюгә, ул тагын да ачыклана төшеп, хатны Нәсимәгә бирде.— Теге урынын, Егор турында язган җирен төртеп күрсәтеп, кычкырып укы әле. Аннан теләсәң нишләрсең. Хат синеке бит. — Кызык та соң син...—диде Нәсимә юрамалый ачуланып. — Кайвакыт бөтенләй бала шикелле булып китәсең... Тыңла әйдә, укыйм. Егор исеменә җиткәч, Саимә: — Эх... — дип куйды. — Кайчан шулай кеше төсле язу танырмын икән? Нәсимә хатны кире аңа сузып: — Күңелең булдымы инде? Мә! Сакла. Дөньялар иркенәеп җыелсак, бу көннәрнең истәлеге итеп күрсәтерсең үзләренә! — дигәч, ул аны чигә башлаган кулъяулыгына төреп, күлмәк җиңенә кыстырды да, жин очындагы сәдәпләрне ашыкмый гына каптырды. Бу кәгазь аңар әй- терсеңлә канатлар үстерде, ул бөтен гәүдәсендә гаҗәп бер җиңеллек сизеп, Нәсимәнең эшләрен төгәлләште, табын хәзерләште, мичне уздырып, тәрәзәдәге такталарны алды. Кояш яңарак баеган күрәсең, 
46 
 
бүлмәгә матур да, моңсу да булып шәфәкъ алсулыгы җәелде. Тагын бераздан елга аръягындагы заводлар, фабрикалар төнге сменага чакырып гудокларын кычкырттылар. Нәсимәне эшкә озатып шактый җир киткәч, Саимә кинәт кенә артына әйләнеп кул изәде: — Киләсе якшәмбегә Аракчинога барып кайтыйк әле, яме? — Ярый,— диде Нәсимә һәм, .шул көнне тизрәк җиткерергә ашык- Vкандай җил-җил атлап, фабрика тыкрыгына борылды. Гәрәй турындагы хәбәр икенче көнне иртә белән Мостафага билгеле булды. Эштән буш вакытын күбесенчә Ксенияләрдә үткәрүче Зәйтүнәгә дә җайлап кына абыйсының хәлен әйттеләр. Хәзер инде вәгъдәләшкән якшәмбене бөтен өй эчләре белән зарыгып көтә башладылар. Гүя анда хатка язып кына аңлатып булмаслык ниндидер яңа хәбәр ишетәчәкләр, иң булмаганда Гәрәй вагоны торган урынны күреп кайтачаклар... Ләкин, икмәк сорап шәһәр думасына юнәлгән эшчеләр белән Сандецкий җибәргән командалар арасындагы бер көнге бәрелештән соң, Казанда сугыш хәле игълан ителү ул ниятне кичектерде. Январь башларыннан ук әле монда, әле тегендә күтәрелүче забастовкалар, икмәк кибетләре янындагы чуалышлар, полклардагы бунтлардан соң Казан бистәләре ничектер тынып калдылар. Көрәшнең кискенлегенә, хәлләрнең киеренкелегенә күнегеп җиткән Нәсимә өчен давыл алдындагы бу тынлык бик сәер тоелды. Әйтерсең вакыйгалар ташкыны үзенең барлык көчен таш урманнарга, караңгы тыкрыкларга таратып бетергән дә, тормыш дәрьясы, кибә баручы тымызык күл кебек, бака ефәге белән, ләм белән капланып, тын гына күпчеп ята... Җитмәсә ул кичне абыйсы да, Зәйтүнәне ияртеп, — Кондрат Максимын чакырды. Исем көне аның бүген, — дип, Игумнаяга чыгып китте. Нәсимә аулак бүлмәдә, әллә нәрсәне җуйган, әллә нәрсәсе җитешмәгән төсле ямансулап, берәр сә- гать утыргач, ишекле бикләде дә, ачкычын күршеләргә биреп, Саии; янына юнәлде. Госпитальдән ерак түгел бакчалы ишек алдындагы иске агач флигель кухнясында, мич авызына каршы киң сәкедә бик озак сөйләшеп яттылар алар. Кайчан йоклап кителгәндер, кемнеңдер ишек шакавына 
икесе дә берьюлы күзләрен ачып җибәрделәр. Тәрәзәдән таң сызылып килә. Саимә: — Кв1М икән бу мондый иртән? — дип, пәрдә урынына корылган кызыл шакмаклы ашъяулык кырыем чак кына күтәргән иде, Гриша белән Лизаны күреп, гаҗәпләнергә дә, сискәнергә дә белмичә аптырап калды. Ашык-пошык киенеп ишек ачуга, калын тавышы белән бүлмә эчен гөрләтеп, иң элек Гриша керде: — Исәнмесез, солдаткалар! Икегезне дә чын күңелдән котлыйм. Ишетәсезме, Казан ничек шаулый? Зур революциянең башы бу... Әйдәгез, халык арасына, киттек! 
XXXV 
Юныс Вәлишин, итек бәясен арттыру нияте белән, Петроградка барышлый: — Башкалада сугыш хәле...— , дигән хәбәрне ишетеп, ярты юлдан әйләнеп кайткан иде. Шуннан бирле ул, соңгы елларда күз иярмәс тизлек белән үрчегән байлыгын бәла- казадан, хәвеф-хәтәрдән саклап калу турында гына уйлап, капиталының язмышы өчен ут йотып яши. — Режим үзгәреп китсә, интен- дантстводан тиешле сумаларны кем түләр? Военный министр раслаган заказлар юкка чыкмасмы? Шул хәтле мал-мөлкәтне революция зил-зиләсеннән коткарып булырмы?.. Илдә власть алмашынып, төрмәләрдәге тоткыннар аза-т ителгәч, шәһәрдә һәм бистәләрдә комитетлар, советлар, бюролар төзелә башлагач, бу ваем тагын да көчәйде. Ләкин элекке губернатор урынына губерния комиссары чины белән алпавыт Молоствов, Сандецкий урыньпна шундый ук икенче генерал билгеләнгәч, полициянең дә җитәкче кадрлары сакланып исеме генә
47 
 
үзгәртелгәч, бераз тынычлык тапкандай булды ул. Ә инде вакытлы хөкүмәтнең сугыш яклы булуы һәм Казан губернасында алпавытларга каршы күтәрелгән крестьяннарны судка бирүе — аның кәефен бөтенләй ачып җибәрде. Ул арада' Идрис яңа командующийның патша уставларын тулы килеш гамәлдә калдыруын һәм сугышка каршы чыгышлар өчен үлем җәзасы кулланачагын кайтып әйткәч, Юныс Вәлишин ■[малайларча кеткелдәп көлде. — Әһә! Авызлыклый башладылар. Болай булгач ошап китүе дә ихтимал миңа бу революциянең... Урамга чыгып «марсельеза» ларын тыңларга да мөмкин хәзер. Кажул Камали йөри ди ич, — «кемгә война, кемгә файда» — дип, бугаз ертып. Байлар, янәсе, юан корсаклар, актык каныбызны эчәләр... Көнчелек кычкырта аны шулай. Җырлый бирсен әйдә! Аңар карап фабрикант та була алмас, пунәтәйлеген дә яшерә алмас. Эшчеләр авызыннан гына куркыныч яңгырый бит ул җыр. Безгә хәзер властьны ныгытырга кирәк, улым. Аннан соң инде танырсыз, иптәшкәйләрем, Юныс Вәлишинне. Каныгызны шундый итеп суырыр... Соңгы катрәсенә тиклем... Җелекләрегез кибеп корышканчы! Нәрсәдер исенә төште ахры, йөзе тагын кырысланды. Бераз уйлап утыргач, өстәл тартмасын ачып, Россия мөселманнарының Үзәк Бюросы чыгара башлаган газетаны Идрискә сузды. — Укы һәм әйт! Халыкны ияртерлек көч бармы бу сүзләрдә? Әллә тагын да нечкәрәк алып барырга кирәкме эшне? Идрис үткен күзләре белән газетаны буйга-аркылыга үлчәп чыкты да, үзенчә иң әһәмиятле дип санаган сүзләрне генә чүпләргә тотынды. — Революция... Россиядәге күп миллионлы мөселманнар каршына гаять зур бурычлар куйды... Ашыь гырга кирәк... Момент барлык көчне, ихтыярны һәм фикерне бергә тупларга куша... Без мөселманнар җәмгыятьнең урта катлавы... Безнең арада сыйнфый аерымлык билгесе бик зәгыйфь... Шушы уңайлы хәлдән файдаланып, дини һәм милли теләкләребезгә ирешү өчен, мал һәм дәрәҗә аермаларына карамастан, бер җан, бер тән булып берләшик, мөселманнар!.. — Я, ничек? — дип сорады Вәлишин, улыннан мәгънәлерәк сүз көт- кәнсыман. Идрис исе китмәгән тонда: — Әллә ни оригинальлык тапмадым, — дип кенә җавап бирде. — Безнең 
Мөбәрәкша патша- төшү белән үк язып чыгарды инде моны. Аның мәкаләсендә, минемчә, тирәнрәк фикерләр бар. Вәлишин, кеше-кара ишетмәсен дигән төсле, кабинет ишеген тартыбрак япты. — Мөбәрәкша — зиһенле егет, — диде ул Идрис сүзенә кушылып. — Шулай күз тимичә барса, милләт өчен зур политик чыгачак аңарда-н. Ярый әле, теге вакытта баудан коткардык үзен. Хәзер инде ул гөнаһ- ларның эзен бетерергә кирәк. Секретный архивларны актаралар бугай. Ижбулдинны шул эшкә тартып булмасмы? Мөбәрәкшаны буярлык кәгазьләрнең барсын да шыпырт кына бирегә ташысын. Әҗрен кәгазь башыннан түләрбез. Шулай ук Мөбәрәкша языша торган газетка да ярдәмне кызганырга туры килми хәзер... Вәлишин тагын нидер әйтмәкче иде, Идриснең ашыгуын сизеп, зарланып куйды. — Миллион төрле ваем... Барсына. да өлгерергә кирәк. — Заманасы шундый бит, — диде Идрис шинелен киеп. — Бөтен Россия аяк өстендә. Әле менә Петроградтан бер прапорщик кайткан. Мөселман офицерларын киңәшмәгә чакырып йөри. Командующий тапшыруы буенча бүген шунда» булырга тиеш мин. Кем нәрсә сөйли? Кемдә нинди настроение?.. Генерал Мышлявский барысы белән дә бик нык кызыксына. — Ә Сандецкийның хәле ничек? — һаман шул почетный арест хәлендә. Вакытлы хөкүмәт аны Петроградка ниндидер зур эшкә чакырта. Ләкин хәзер үк Казаннан. 

 
алып чыгу мөмкин түгел. Солдатлар ботарлап ташлаячаклар үзен... Ярый, киттем мин. Парадный баскычтан төшә’ башлауга, Идрис тагын атасының тавышын ишетте: — 1Мөбәрәкшага әйттер. Нотык хәзерләшергә килсен. Иртәгә зур театрда безнең җыелыш бит. Идрис җиңел чана козласында утыручы бөкре денщикка аулак урамнардан барырга кушса ’ да, Юнусовлар мәйданына җитәрәк, аларның юлы бик зур төркемгә килеп терәлде. Митинг яңарак башланганга ошый, халык ишәйгәннән ишәя иде. Юл ачыла дип көтеп торганда, күрше тыкрыклардан, сабан туена ашыккан кебек, кустарьлар, шәкертләр, печән базарының эреле-ваклы кибетчеләре күренделәр. Алар арасыннан буй-буй яшькелт әдрәс тышлы тун кигән, чөм-кара сакал-мыеклы берәү, мәйдан почмагындагы бүрәнә өеменә күтәрелеп, — Җәмәгать! — дип көчәнеп кычкыруга, халыкның бер өлеше дәррәү шунда җыелып, икенче митинг башланды. Идрис сабырсызланып денщикның бөкресенә төртте. — Бор әйдә атны! Кабан буеннан киттек. — Моны та.ныйм мин,—диде деншик дилбегәне теләми генә кагып. — Мәскәү белән эш йөртеп, банкротка чыккан Хизбулла купең бу. Идрис: — Күпне беләсең. Телеңә салынма. Соңга калабыз, — дип ашыктырса да ул, чаттан борылганчы артына карап, сөйләнеп барды. — йорт җене кагылган аңар. Казанда гына алты йорт асрый. Ә үзе бөлгән бояр булып кылана. Кырык тартма белән канәфер, дарчин, бадиян сатып, күз буяп йөри. Янәсе Мәскәү байлары аңардан бурычларын түләтә алмасыннар. Идрис үзе дә Хизбулланы, атасының алыш-биреш иткән кешесе булганлыктан, бик яхшы таный. Бер тапкыр • Хизбулла, Нәсимәне кайтару нияте белән ярдәм сорап, аларга килгәч, Идриснең атасы: — Синең ише аюны санлыймы соң андый юлбарыс, — дип көлгән иде. — Холкын белмисең икән син аның. Сора әнә минем гимназисттан. һаман онытмый әле ул Нәси- | мәнең йодрыкларын... Шуннан бирле Идрис Хизбуллага күренергә дә оялып, ул Казанга күчкәннән соң да, аның йорты турысыннан җәһәт кенә 
үтеп китәргә гадәтләнде. Хизбулла исә, никах укыткан кәләшеннән колак кагу хурлыгын һаман оныта алмыйчамы, әллә Идрисне җәдит булганы өчен үчекләпме, шкаф хәтле кибеттән башын чыгарып, такмаклап кала иде. — Ай-ли Нәсимә».. Калтырыйдыр буыннарым, Сызлыйдыр муеннарым, Төшкә кереп төшә калса Шул Нәсимә исемә... Менә хәзер дә Идрис, аның митинг саен чарланып остара баручы усал теленә азык бирмәс өчен, бөтенләй юл уңае булмаган якка борылып китте. Хизбулла аны абайларга да өлгермәде, шул хәтле кешенең үзен тыңлавына масайган кыяфәт белән тагын бер тапкыр, иҗекләрен бүлә-бүлә кычкырды. — Җә-мә-ә-гать! Төрле яктан: — Сөйлә, давай, сиптер! — Кыскарак тот! — Башка ораторларга да вакыт калсын... — дип кыстый башлагач, ул инде моңарчы әллә ничә җирдә кабатланган речен, иске бишмәтне әйләндереп яңарткан талчукчы осталыгы белән, коръән сүзләре кыстырып, сөйләргә тотынды. — Нитәк кем алла тәгалә каләме шәрифендә әйткән: Әйеһә мөслимин фи иттәхадү... ягъни барлык мөэминмөселманнар бергә оешыгыз. Хөррият заманында бердәмлек, татулык бигрәк тә фарыз. Хөррият ул мөэмин-мөселманның малына кул тидерү дигән сүз түгел. Хосусый милек мөкаддәстер. Хәлле хәленчә барына шөкер итеп яшәмәк кирәк. Без яңа хөкүмәттәй шуны сорарга тиешбез. Мөселман сәүдәгәрләргә якшәмбе көннәрендә дә сату-алу рөхсәт ителсен. Мөселман солдатларга бисмилла әйтеп суйган хәлал 
48 
< .С. Ә.“ № 11 49 
 
■ит ашатылсын. Мөселманнарга шәригатьтән башка закон такмасыннар... Миках, талак мәсьәләсе вә һәм... Крестовников заводы ягыннан кызыл байраклар күтәреп, җырлап килүче колонналарны күрде ахры ул, сүзенең очын югалтып, туктап калды». Аның чыгышын, — Барәкалла... — Шулай булырга насыйп итсен... — Барыбызга да җан тынычлыгы, тәүфыйк, һидаят... — дип җүп- ләп баручы мәхәллә картлары да, шул якка табан муеннарын сузып, әсәренеп карадылар. Эт җыючыларныкы кебек зур әрҗәле чанага басып, мәйдан уртасындагы икенче төркемне Вәйсиләр мәзһәбенә язылырга димләүче Каҗул Камали гына, һич нигә игътибар итмичә, һаман әле кызып сөйли иде: — Мөхәммәт Гайнанетдин Баһаветдин улы әл-Болгари әл Вәйси хәзрәтләренә кул биреп, шифалы таягына йөзен сөртүгә, хикмәти хода, аңарчы дөм сукыр шул» бичара адәмнең ике күзе дә ачылып, якты дөньяны күрү бәхетенә ирешкән... Урамны иңнән иңгә тутырып килүче тыгыз колонналарның алгы сафында тынлы оркестр булган икән. Җиз трубалар кояш нурларында тагын' да яктырак балкып, өй стеналарына, тәрәзәләргә, меңнәрчә кешеләрнең йөзләренә тантаналы, күңелле ялкын шәүләсе төшергән байраклар арасыннан, кинәт кенә шундый ук күңелле, дәртле көй ташып чыкты. Бу көтелмәгән хәлдән Камалиның аты дулап, әрҗәле чанасын әйләнә-тирәдәгеләргә бәрдертә-бәрдертә, Печән базарына сөйрәтеп китте. Соңгы көннәрдә хуҗасын Казан урамнары буенча йөртүдән туеп беткән хезмәтче төрек, атны туктатырга бик үк теләми иде күрәсең, фәскә ураган иске чуар ша-рыфыи төзәткәләп, дилбегәне дә сыңар кулы белән генә тоткан килеш, сул кулын күкрәк өстенә куеп, мәкерле елмайды: — Нә япаерыз, әфәндем? Камали аңар сары бияләйле йодрыгын селкеп, үпкәләгән чырай белән чанадан төште. — Яптырырмын әле мин сиңа, мәккә мөшриге! Кызыл фәс кигәч тә, хәлифәи исламыңны онытып, хуҗаңнан көләргә җек тиенлек тә праваң юк синең, Исламбул хәерчесе! Бар! Кайтып кит. -Әрҗәдәге товарларны абыстаңа санап тапшыр. Мине сораса, полковой мулла Гай- фи әфәнде Иҗбулдинны ашка алып кайтачак, диген. Сәрбиназны киендереп куйсын. Аңладыңмы? 
Ул арада русча, татарча транспарантлар, лозунглар күтәреп, Крестовников, Арсланов, Локке, Александров заводларының эшчеләре, Апанаев, Кәримевләрнең приказчиклары аның яныннан ук уза башладылар. Сафларда шундый тигез, төз тәртип саклап, алга, зур вакыйгалы киләчәккә ашкынып баручы бу оешкан көч каршында Камали үзен ялгыз һәхм зәгыйфь итеп тойды. Ул күз камаштыргыч җете кызыл төстәге комачлардан: — Сигез сәгатьлек эш көне... — Бетсен сугыш! — Иптәш Ленинга Казан эшче- ләреннән ялкынлы сәлам! — дип язылган сүзләрне курыккан чырай белән укып, чигенәчигенә, ниндидер таш капка астына, ышыкка кереп посты. — Узып китсеннәр дә, саескан Хөснулланың күн утыргычлы яхшы чанасын җиктереп ГайсЬи номерына барырмын, — дип ниятләп, хәзер инде әшәке даны бөтен шәһәргә билгеле Сәрбиназын шул шинельле муллага сылау турында хыялга чумып торганда гына, аның исемен атап, сискәндереп кычкырган хатын-кыз тавышы яңгырады. — Бу шул! Үзе! Пүнәтәй! Капка бикле иде, авыр гәүдәсе белән ятып, күпме этәрсә дә ачылмады. Хәзер инде колонна кырыеннан аерылып үзенә таба килүче хатынның Мәрфуга икәнлеген дә аермачык күрде ул. — Нишләп торасың монда, сатлык җан! Мәрфуга бу көйдергеч сүзне шундый ачу белән әйтте, Камалиның баш тиресе камчат кырпулы бүреге астында керпе йөргән кебек, чәнчеп, берьюлы кубып киткәндәй тоелды. Ирләрдән берсе: 
50 
 
— Кандала базына ябарга кирәк бу сөннәтле жандармны, — дип әйтүгә, Мәрфуга ике кулын да бөерләренә таянган килеш, чәч түбәсенә тибәрелгән ак чәчәкле шәл чукларын жилфердәтеп, Камалының битенә төкерде: — Җавап бирер көнең җитте, сасы көзән! Камалының мет-мет йомылгалау- чы кысык күзләренә әйтерсең лә кояш чәчрәп төште. Уңлы-суллы бәрелгән кайнар куллар аның яңакларын пешерделәр. Шуның артыннан ук, бүген генә кынага манылган җирән сакалыннан, болай да черек теш казналарын сыкратып, бер тотам төкләр йолкынды. Картрак бер эшче килеп туктат- маса, Мәрфуга, үзенә һәм атасына шул чаклы җәфа чиктергән, Нәсимәләрне, Саимәләрне өзлексез эзәрлекләп килгән Камалины аның белән генә калдырачак түгел иде. Киң маңгае тирән җыерчыклар белән сызгаланган какча йөзле, ярты түшен каплап торучы чал сакаллы карг, тыныч кына килеп, Мәрфуганың кулларыннан тотты: — Җитеп торыр, сеңелкәш. Ул чаклы ук хискә бирелергә ярамый. Без бит иң акыллы, иң көчле сыйныф кешеләре. Оешкан рәвештә, акыл белән эшләргә кирәк. Моның турында бүген үк совегка язып бир. Аларның берсе дә халык судыннан котыла алмас! — Аңлыйм мин сезне, Илья Михайлыч. Ләкин нишләтим соң, йөрәгемә кан булып укмашкан бит бу явыздан татыган азапларым... Алар үз колонналарын куа китеп, урам бер авыкка бушап калгач, Камали: — Бу ниткән тәртип? Бу нинди хөррият? Кайда соң власть кешеләре?..— дип авыз эченнән генә мыгырданып, Хөснуллага да тиеп тор- мастан, мунча сулары белән парланып, тирес белән капланган Булак буеннан кача-поса, Казанка елгасына чыгып, аннан яр кырыйлатып кына Бишбалтага юнәлде. Аның башы гарьлек аралаш курку тойгысыннан туган караңгы һәм усал уйлар белән чатный, күз алдындагы барлык нәрсәләр, соргылт йортлар да, ерактагы завод морҗалары да ничектер калтырап, әйләнеп торгандай күренәләр. Ул кая ничек басканын да рәтләп аермый, исерек шикелле чайкалып ба.руын гына белә иде. Менә аның тирән кунычлы күн калошлары күзәнәкле бозга баттылар. Пыяла чатнагансыман тавыш чыкты. Аннан уң аяк чокырга, таеп китте дә, читек балтырына кар суь5 тулды. 
— Яз җитә күрәсең, — диде ул ничектер айнып киткән төсле. Моңар хәтле чыңлап тона барган килаплары да, шәПәр ягыннан җил искән саен, музыка һәм җыр тавышларын ишеткәли башладылар. Дамба өстендә, әрле-бирле куышкан эт көтүенә оятсьпз сүзләр кычкырып таш ыргытучы бала-чагадан башка» җан әсәре күренмәгәч, кыеклап олы юлга чыкты ул. Бераздан аның артыннан, хлястигы ычкындырулы кыска шинелен җилкәсенә салган килеш, уч төбендәге махорка тузаны аралаш көнбагышларны, калын иреннәре белән ялап, теш арасына үрә бастырып яручы солдат куып җитте. — Бистәгә кайтып барышмы? Камали «та.вык күзе» белән интегүче, күсә иякле, төм түгәрәк битле бу солдатны кайсыдыр митингта очратуына карамастан, шикләнгән тавыш белән, каушап әйтте: — Ничек дип аңлатыйм. Кайтмаска да иде исәп. Шәһәрдә бүген» үзең күргәнсең, тыкрык саен җыелыш. Кайтмасаң тагын... Чисти аптыраш... — Менә шул-шул... — диде солдат, аны моң-зар аңлаучы кешегә санап. — Кояш баю белән минем хәл дә, әйтергә мөмкин, бик хөртн. Әле дә ярый сез очрадыгыз. Камали бармак очларын сакалына аралаштырып, шешеп килүче ияген әкрен генә сыйпап алды. — Товарищларыгыз кайда соң? — Товарищлармы? Сандецкийны төрмәгә күчереп йөриләр. Болай соңга калынмаса, бәлки мин дә, әйтергә мөмкин, речь тоткан булыр идем. Хәзер нәрсә? Тиздән караңгы иңәр. Мондый күзләр белән төрмә клидурында калсаң... Алла сакласын. Ә минем бит хәзер — сами
51 
 
кирәкле заман. Бер генә митингтан да калырга ярамый. Камали үз эшеннән хисап бирергә әвәс юлдашының офык сызыгындагы төтенле җәтмә аша җемелдәгән кояшка борчылып караучы күгелҗем күзләрендә сүрән тоныклык күреп, юаткансыман әйтте. — Нишләмәк кирәк. Һәркемнең үз тәкъдире. Менә мин дә мөселман комитетына член итеп куелганнан соң, ашау юк, йокы юк, көн-төн дини һәм милли эшләребез артыннан чабам. Бу сүзне ишетүгә, солдатның кәефе килеп, бер кулын Камалига сузды: — Таныш булыйк алайса. Хәрби комитетта запасной полктан выборным Солталгәрәев. Әйтергә мөмкин, офицерлар белән янәшә утырам. Үзебезнең председатель Шаховский- га первым долгам шуны әйттем: революция дескать. Безгә хәзер гаскәри ахун кирәк. Чөнки хәзер мин әйтәм, дүрт батальонга дүрт мулла куйдык. Аларның берсе мин үзем. Шулай булгач ахунсыз барып чыкмый безнең эш. Кем, ди, сорый бу миннән, ахунлыкка достоен? Ике уйлап тормадым. Гайфи Ижбулдин- ны күрсәттем. Үзара әйткәндә, алдан ук шулай сөйләшкән идек аның белән. Полковник каршы килмәде. Шуннан тагын әйттем: мөселманнарга аерым казан бирегез. Комитет булгач тыңламый хәлләре юк. Иртәгәдән башлап мөселман кашевары билгеләнә. И, мин әйтәм, намаз бүлмәсе... Бунтовщикла.рның атаманнарын кайсын кая озатып бетергәннән соң безнең полкка начальство яхшы карый бит хәзер... Сүз киңәйгән саен алар бер-бер- сен җүпләп, берсе-берсеннән уздырып мактанышуга күчтеләр. Камали революциянең беренче көнендә үк үзе турында уйлап чыгарган һәм үзен белмәүче кешеләр арасында сынап караган хәбәрне бу солдатка тагын да бизәкли төшебрәк сөйләде: — Менә шулай ул, мулла кем Солтангәрәев. Без үзебез пустяк нәселдән түгел. Ун икенче бабабыз Кытаймас бине әбү Софьян шәһәре Болгар халкын ислам диненә өйрәтеп, Рум һәм Чин илләре арасында ганимәт маллар белән кәрван йөртеп торган... Солдат әллә чынлап, әллә шаяртып сорады. — Сез, әфәндем, алай-болай, Са- ратау губерниясендә пәйгамбәр булып служить итмәдегезме? — Саратовта булмадым, — диде Камали аның соравын алышмыйча. — Вә ләкиннә мөфти хәзрәт, сәха- бәләр нәселеннән 
килүемне ишеткәч, шәр җибәрде. Моны әгәр дә ул Николай патшага ишеттергән булса, мотлакан... Нәрсә ул «мотлакан»? — әйтеп бетермәде. Бераз вакыт дәшми генә барып, бистә базарыма җиткәч кенә, вывескасына саурыйлы читек, энҗеле башмак рәсеме ясалган кибеткә төртеп, сүзен очлады. — ... Мотлакан шушы дәүләттән аерган булыр иде. Маңгай тире белән тапкан бөтен сәрма.ябыз шушында. Хәер, бу кәсепкә мәҗбүри генә тотындым. Халык бераз тьп- нычлана төшсен дә, аннан хөррият мәсьәләсендә үз планым бар минем. Соң, сез ничек? Җәмәгатегез авыл җирендәме, шәһәрдәме дигәндәй... Солдат күңелсез генә әйтте. — Мин әле буйдак егет. Әти карт Кышкарда мәэзин. Абый — Түнтәрдә мулла. Үземә мәхәллә ачу өчен Мәхкәмәи шәргыядан рөхсәт сорарга дип юлга чыккан идем, тотып алдылар да солдат ясадылар. Ярый әле Гайфи әфәнде сугышка китүдән аралап калды. Камали аның белән очрашуын юлы уңа чакка юрап, солдатны ашка чакыру уе белән авыз гына ачкан иде, әле һаман тротуарны аркылы каплап ятучы ала-кола будка эченнән, бер-берсенең күкрәкләренә шапылдатып, кемгә качасын билгеләп «куян» санаучы малайлар та,- вышы ишетелде: — Алатыр, мулатыр, Тау ягыннан таң атыр, Чнстан чигәнәк, Алабуга бигәнәк, — Әләлеки — кызыкый, Бутншникпы тотучыга, Камалнга илтүчегә Кызыл билле прәннек, Сабын/ кершән һәм иннек, Сыңар аяк сынарчык, Балтырганга йөгереп чык. 
52 
 
Әкәк, мәкәк, Ялтан, ялпак, Ти-тн, куян!.. 
Патша төшү хәбәре чынга әйләнү белән юкка чыккан бутышник Гыйльметдинне» халык үченнән саклап калу өчен, Камали үзе дә бик тырышып эзләгән иде. Ләкин зур ташларны тәгәрәтеп йөрүче тау елгасы кебек кызу агымлы вакыйгалар аны кайгыртырлык вакыт калдырмадылар. Ул шулай әкренләп телдән төште. Аның • урынына һәр кемнең башына — кайчан икмәк бирелү, сугышны ничек туктату, кайда нинди сайлау үткәрү, кайсы оешмага язылу ваемнары кереп утырдылар. Тик менә аның үзен дә мыскыллап телгә алучы бу әрсез тавыш Камали йөрәгенә тагын борчу салды. Шуңа күрә ул будка эченнән: — Мин кач, син тот! — дип, озын бишмәт чабуына баса-сөр- легә тыраклап чыккан кәкре аяклы, яссы борынлы малайны ачудан сугып ега язды. — Кем өйрәтте коткы таратырга, фетнә борчасы! Гыйльметдин абзац әйләнеп кайтса арт сабагыңны укытыр әле менә! Малай йөгерүеннән туктамыйча гына тагын да усалрак кадап әйтте: — Өеңә кайткач күрерсең- кемне ничек укытканын! Сәрбиназың әнә алтынкөмешләреңне урлап, бутышник белән сызган диләр. Әчтерхан ягына... Бу хәбәрне ишетүгә Камали үзенә тотынып торучы Солтангәрәевнең кулларын тиз генә ычкындырды да: — Гаеп итештән булмасын, хәзергә хуш иттек, — дип өенә йөгерде. Малайлар, кичке эңгер-меңгердә озын кулларын тегермән канатлары кебек як-якка сузып аптырашта калган солдат тирәсенә җыйналып, барысы берьюлы такылдарга керештеләр: — Шкатулка тулы җәүһәр, ди. Ул бриллиантлары, мин сиңа әйтим... Алка, беләзек дисеңме... Аулак өйдә бер үзе калгач, шул ‘шкатулкасын күтәреп ишеклетүрле йөри, ди... Шуннан капка төбенә ызбуш- шик туктап, сызгырып җибәрмәсенме... — Әйтте сүз... ызбушшик?! Гыйльметдин үзе шулай киекеп-яса- нып, сакалмыегын буятып килгән. Әни әйтә: Камалиның тилемсә кызы белән алдан ук сүз беркеткәннәр икән, ди... «Әйтте сүз...» дип каршы сөйләргә яратучы малай, зур киез итекләрен алпантилпән баскалап, солдатның битенә карады да, ботларын чәбәкләп кычкырды: — Әбекәем! Сукыр ич бу абый. Малайлар аңардан шомланган кебек бер-берсен төрткәләп, койма такталарына пычрак кар төерләрен чәчрәтеп, Камали 
йортындагы җәнҗалны карау өчен, базар урамына куыша киттеләр. Солдат аларның берәрсен кармап тотарга теләгән- сыман, кулларын алга сузып, ялба- ра калды. — Әй-й, кем! Кара әле. Казармага җитәкләп илтегезче. Күп ител хәер-дога кылырмын үзегезгә. Ләкин аңа берәү дә җавап бирмәде. — Аксак күп йөрер сукыр күп күрер, — мәкален дөресләгән кебек ул, койма такталарын терсәге белән капшап бара торгач, умарта оясы шикелле гүләп торучы батальонга кайтып җитте. Кемдер аны ишектән керүгә: — Кая олагып йөрисең, хәлфә, нәкъ кирәк чакта... — дип үз ротасына табан җитәкләде. — Гәрәйдән хат килгән әнә. Патша төшү белән үк аны төрмәдән чыгарып фронтка озатканнар икән. Ниләр генә язмый ул. Без генә биредә чынынялганын аера белмичә томаланып ятабыз... 
XXXVI 
Ни арада шулай тиз караңгылангандыр. Солтаигәрәев, көл аркылы җемелдәүче тәмәке уты кебек кенә күренгән лампа яктысын шәйләп, канцелярия бүлмәсенә үтте. Полкның моннан элекке составы вак командаларга бүлгәләнеп сугышка озатылганнан соң, канцелярияне гаскәри имам Иҗбулдин соравы буенча, намаз укырга бушаттылар. Бөтенроссия мөселманнарының май башларында җыелачак
53 
 
съездына Казан округыннан вәкилләр сайлату өчен килгән прапорщик Гатин, яңа командующий белән сөйләшеп, соңгы пополнениедәге татар солдатларын бер тирәгәрәк тупларга рөхсәт алгач, запасный полк казармасының бу корпусы мөселман батальоны дип йөртелә башлады. Карьерасы баш әйләнгеч тизлектә күтәрелә баручы Гайфи Ижбулдин «Болгар» мөсафирханәсенә, Мөбарәкша Хәлилев белән янәшә номерга күчеп, намаз бүлмәсендәге койкасын Кышкар шәкерте Сөләйман Солтангәрәевкә тапшырды. — Минем эш хәзер муеннан, — диде ул аңар әйберләрен күтәртә барышлый. — Барысьпна да өлгереп җитәр хәл юк. Күзколак бул. Солдатларны узындырма. Әгәр бу по- полнениене тыныч кына фронтка җибәреп булса, мин сине үземә помощник ясап, бөтенләйгә Казанда калдырырмын. Үләсең килмәсә тырыш. Хәзер бит сугыш заманы... Безгә ничек тә булса исән калырга кирәк. Башта бик җиңел төсле тоелган бу эшнең беренче көнне үк чие чыкты. Үзенчә ул солдатларны политикадан ераграк тотарга уйлап, дини китаплардагы үгет-нәсихәт белән генә чикләнергә уйлаган иде. Әллә ничә тапкыр яраланып, госпитальдән госпитальгә күчеп, тагын маршевая ротага эләккән бер карг солдат аны шунда ук комга утыртты. — Син, туганкай, безгә сугышны ничек итеп туктату турында сөйлә. Мир ясарга уйлыймы бу хөкүмәт, юкмы? Уйламый икән, бәреп төшерергә дә үзебезнең арадан икенче бер хөкүмәт куярга кирәк! Шулай ук җир мәсьәләсе... Ничегрәк тора соң ул мәсьәлә? Мылтык алу белән үк туп-туры авылга кайтып, алпавытларның оясын туздырырга вакыт җитмәдеме икән, ә? Солтангәрәев: — Кеше малына тию хәрам... Андый гөнаһ эшләүчеләр сиксән мең хокыб дузәх утында яна.чак- лар. һәр хокыбы сиксән мең ел... — дип әйтә башлауга, бу әңгәмәне тыңлаучы солдатлар, барысы берьюлы ярсып, сөйләргә тотындылар. — Алпавытка каян килгән соң меңәр десятина җир? Безнең нәсел нәсәпне талап җыйган байлык бит ул. — Хокыбларың белән янама син безгә! — Шулай куркытып әнә нинди җәһәннәмгә илтеп тыктылар халыкны. Өч ел инде бөтен дөнья шаулап яна. Үтереш. Кырылыш. Карт солдат шуңар өстәп, ачынып әйтте: — Шушындый бер заманда, ут астындагы, төтен эчендәге хәтәр юллардан 
безнең барыбызны да җитәкләп барырга тапканнар бит кешесен! Мичек ышанып барырга кирәк бу сукыр хәлфә артыннан? — Сукыр куп күрә, — дип куйды берсе. — Дөрес әйтәсең, Шиһаб дус! Шулпаның өресен, шикәрнең эресен момент күрә. Безнең теләкләргә килгәндә генә сукырая ул... Юк. егетләр, мин риза түгел аның ише буржуй холуйларына иярергә! Солтангәрәев аларны җиңәрлек җавап та, кыюлык та тапмады үзендә. Шуннан бирле аньпң полктагы хезмәте башкалардан юашрак берничә солдат белән намаз укуга һәм шәһәрдәге төрле митингларда: — Без гражданин военный министр Гучков һәм князь Львов кушканча, союзниклар белән кулга кул тотынышып, соңгы тамчы каныбызга кадәр сугышачакбыз! —дип, запасный полк исеменнән речьләр сөйләүгә кайтып калды. Башка солдатларны исә һаман әле шәһәргә чыгармыйлар, казармада ябып асрыйлар. Гәрәйне ул күрмәсә дә эше белән таныш иде. Шуңар күрә бүген аңардан хат килүен белгәч, тагын бер көнгечә көлкегә калмас өчен, ишетмәмешкә салынып: — Ястү укырга теләүчеләр тәһарәт алсыннар...—диде дә, элекке канцелярия бүлмәсенең ишеген ачып куйды. Шуннан койка өстендәге киез намазлыкны идәнгә җәеп, шинелен һәм итекләрен бер кырыйга салып, көндәгедәй кычкыра төшеп» азан әйтергә тотынды. Кемнәрдер шыпырт кына кереп, аның артына оедылар. Камәт төшереп, «Әлхәм»
54 
 
укый башлауга, ишеккә каршы нар өстеннән әлеге карт солдатның тавышы килде: — һөнәрне арттыра бара безнең суфый. Гәрәй турында ник кенә бер ләм-мим... Тавьж күзләнеп йөри торгач, колагының рәте киткән ахры. Аяктан калып, акылдан да язса, ишан яки мөфти ясаячаклар үзен. Күр дә тор... Солтангәрәев намазны юри озакка сузды, ялыктыргыч озын сүрәләр укыды. Кичке уннар булгандыр, казарма ишеге ачылып, бозлы итек үкчәләрен бик каты дөбердәтеп бер төркем солдатлар кайттылар. Алар мөселман батальонына Юныс Вәли- шин бүләк иткән иман шартларын, комганнарны, намазлык келәмен алып кайту өчен, иртәнге чәйдән соң ук, Солтангәрәев командасында Яңа бистәгә җибәрелгәннәр иде. Ләкин 11 мартта гарнизондагы барлык мөселман солдатлары һәм офицерлары Андриан бакчасына җыелып җомга намазы укырга тиеш булганлыктан, ул бүләкләрне тапшыру тантанасы да шунда күчерелгән булы-п чыкты. Солтангәрәев хәзер үк казармага кайтырга күпме үгетләсә дә, солдатлар рөхсәт кәгазьләрен эчкәрәк ТЫГЫП: — Патша төшкәннән соң беренче увольнение бит бу безнең. Синең шикелле теләсә кайчан чыгып булмый,— диделәр дә, сабын заводы эшчеләренең колоннасына кушылдылар. Солтангәрәев алардан ае- рылы«п, юл өстендәге митингларда, җае туры килгән саен, речь сөйләп, Гайфи янында Иманкол хаҗи җибәрткән күчтәнәчләрдән авыз итеп йөри торгач, кич тә җитеп калды. Кайтышлый үз солдатларының: — Палач Сандецкий төрмәгә күчерелсен!— дип даулаган демонстрациягә иярүләрен ишетсә дә, соң иде инде. Күз бәйләнгәнче казармага җитәргә ашыкты. Шәһәргә чыгу бәхетенә ирешкән иптәшләрен барсы да бик кызыксынып көткәннәр икән, ярым караңгы нарлардан: — Ну ничек? Кирәген бирдегезме карт албастының? — Суды кайчан? Башыннан ук сөйләгез! — дип сораша башлауга, Солтангәрәев артындагылар да, намазларын бүлеп, шау-гөр килеп, чыгып киттеләр. Кайтучылардан берсе, ялындырган төсле итеп, салмак кына тавыш белән җавап кайтарды. — Сөйләрлек эш юк. — Ничек инде ул алай? Иртә таңнан 
шәһәрдә йөреп... Тау асты төрмәсенә яптыгызмы? Әллә Плә- тәнгәме? — Яптырырлар! Яптырмаган кая? Красный крест больницасында тавык боты гына кимереп ята ул. Капка төбендә алты георгиевский офицёр. Кораллы юнкерлар. Якын да җибәрмиләр безнең братны. Ә халык җыела. Без дә кызып киттек. Даешь, без әйтәбез, ятмасын рәхәтләнеп. Биредән качып китүе бар аның... Бик каты шаулый башлагач, әллә нәмәстә дигән комитеттан алтын күзлекле берәү килеп җитте. Хәбәр иткәннәр күрәсең. Кулында кәгазь. Гражданнар, ди. Военный министр Тучковның приказы бу. Генерал Сандецкийны Вакытлы хөкүмәт Петроградка зур эшкә чакырта... Халык аңар йодрык күрсәтә: — Тере килеш җибәрмибез Казаннан, — диләр.—Әллә кайчан асарга вакыт, — диләр. Шуннан без эшчеләр белән сүз беркеттек. Коралланып килергә дә... Карт солдат аның сүзен бүлдерде: — Эх, мәми авызлар. Көтеп торыр инде ул сезне сагынып. Чыгармыйлар бит шундый җиргә безне... Казан урамнарында полный революция ясар идек. Ә сез, уҗым бозаулары, җебеп йөри торгач, муенга атландырасыз бит дию пәриен... җә, шәһәрдә тагын ниләр бар? Бу юлы аның сүзе йөрәкләренә бик каты бәрелгәнлектәнме, шәһәр күреп кайтучыларның барсы да диярлек, берсеберсенә ялгап, сөйләргә тотындылар. — Аның каравы, большой театрда мөселман буржуйларның кирәген шундый итеп бирде бер кеше, чыдап кына тор! — Бар икән, малай, безнең халыктан да, еланның оясына кереп, астын өскә айкап ташларга йөрәге җитүче батырлар! 
55 
 
Намаз бүлмисендә бер ялгызы утырып калган Солтангәрәевнең дә җаны түзмәде. — Ичмасам, офицерларның бер^ се кайтсын иде тизрәк, — дип, эчтән сызьпп, ишек артына поскан хәлдә, бер урыннан кузгалмый гына, яңа хәбәрләргә колак салды. Полковник Шаховский барлык офицерларны хәрби комитетның ашыгыч утырышына чакыртып, казармаларда дневальныйлар белән ефрейторлар гына калганлыктан, солдатларга берәү дә комачауламады. Алар татар байларының «мөселман бердәмлеге» дип йөртелгән мәкерле планнарын сүтеп ыргытучы кеше белән кызыксынып, әллә .нихәтле сораулар яудырдылар. — Кем ул? — Төс-кыяфәте ничегрәк? Солтангәрәев ишек тупсалары арасындагы озынча тар ярыктан: — Кайсысы җавап бирер икән, на.чальство сораса белеп торырга кирәк, — дигән төсле сөзеп карады. Ләкин алар күбәү бугай, берсе туктауга икенчесе элеп ала иде. — Башта кертми тордылар. Әллә ниткән чакыру кәгазе сорыйлар. Театр ишекләрен Мәкәрҗә урагына, ошатып ай рәсеме ясалган яшел җиңсәле гимназистлар саклап тора. — Ул, г^мин сиңа әйтим ут ажгырып торган чабышкыларда, кайсысы төлке туннан, кайсысы чапан-чал- мадан әллә кемнәр килеп туктый да ниндидер кәгазь күрсәтеп, эре генә кереп тә китәләр. — Ә теге шифырт малайлар алар каршында ялт та йолт: — Хуш килдегез дә хуш килдегез! — Менә мин әйтәм: каныңны кой шулар өчен... Без әйтерсең җансыз таш кисәге. Исләре дә китми. — Нуль внимание. Барың ни дә, югың ни. — Кендегебез ябышмаган ич аларга,, киттек, мин әйтәм. — Чатка гьпна җиттек, и килә шпорларын шалтыратып бер офицер. Укалы-чуклы башлыгын җилкәгә кайтарып салган да туп-туры әлеге театрга бара. — Күзне генә кыстык бер-бере- Зезгә. Борылдык та әйдә артыннан. Карыйбыз, ишек төбендәгеләр алмашынган. Студент фуражкалы егет честь кенә бирде моңар: — Прошу, ягъни, рәхим итегез! Офицерны кертеп җибәрүгә бездән сорый бу: — җан сакчыларымы сез прапорщик Гатин әфәнденең? Почык Җәмил үкчәләрен бәргәләп, аны
моны уйлап тормастан кычкырып та җибәрде: — Так точно, жан сакчылары!.. — Студент үзенең иптәшенә: — Балконга! — дип әйткән иде, очтык кына. — Палас җәелгән баскычлардан менеп киттек югарыга. Шуннан кли- дур. Кругом ишек. Берсен ачтырып, кертеп җибәрде бу. Ша.уламагыз гына, ди. Әнә скамья, ди. — Тыныбызны эчтән сулап утырабыз карап. Киштәләп салынган әкәмәт урын икән ул театр. Бар киштәләре дә шыгрым тулы. Аста хәтфә урындыкларда яхшы киемче әллә кемнәр утыра. Каршыда бер стенасы ачык зур зал. Өстәл артында кайсы чалмалы, кайсы түбәтәйле дигәндәй, юан тәбәнәк, озын нечкә кешеләр тезелгән. Теге прапорщик та шунда. Әллә нәмәстә язылган яшел чүпрәкләргә бармагы белән төртеп, яман әче тавыш белән сөйли боларга. — Әфәнделәр, ди... Без барыбыз бер милләт. Безнең, ди, кыйблабыз бер, юлыбыз бер... — Шулай кызып сөйләгәндә, безнең алдагы скамьядан чәчләре бик килешле таралып торучы, киң маңгайлы, янып торган күзле, менә шушындый мыеклы бер кеше бөтен театрны яңгыратып кычкыра: — Алдыйсың! — Барсы да югарыга, безнең якка борылып карадылар. Өстәл артыннан кемдер кул изи: сүз алып сөйләгез! . — Төшеп китте бит бу. Өстендә тимер юл технигы кия торган җиз төймәле тужурка. Аягында итек. — Прапорщикның алдына чыгып басты да безгә табан карап сөйли дә башлады. » — Менә кайда ул ялкын! Күзләренә терәп әйтә тегеләрнең: — Эшчеләр нәрсә өчен дип каннарын койдылар?..—дип сорау куя.—Буржуй
56 
 
лар, муллалар власте астьинда кол булып калыр өченме? Юк! Эшчеләр, крестьяннар үзләренең ирекле тормышларын үзләре төзәрләр! — ди. Безнең янда кайсыдыр заводтан берничә эшче утыра икән. Ничек кергәннәрдер. Без аларны шунда гына абайладык. Кул чабып тегеңәр рәхмәт укыйлар. — Яшә, дип кычкыралар, — /Мулланур иптәш! Дөрес әйттең, иптәш Вахитов! — Шулай итеп без әнә кем янында утырганбыз. Аның һәр сүзе саен әлеге хәтфә урындыктагылар кычкыра тордылар!—Сөйләтмәгез шуны! — Ә ул төкереп тә бирми аларга, һәрбер сүзен яндырып чыгара. «Петроград эшчеләре, ди, патшаны төшереп урамнарда кан койган вакытта, сез бит үзегезнең өй түрендә аларны каргап, бәлеш ашап яттыгыз...» — Эшчеләр аңа кул чаба башлагач, залда китте тавыш, китте сызгыру. Кемнәрдер йодрыкларын болгап, урындыкларына басып үкерәләр: — Долой! Туктатыгыз! Мәҗлеснең ямен боздырмагыз... — Нашатырьның ачысы үткән, күрәм, үзләренә. — Ә Вахитов иптәш аларның котыруын тыныч кына елмаеп күзәтте дә, тамаклары карлыгып беткән буржуйларны тагын бер утлы таба,- га бастырып, үрле-кырлы сикертеп алгач, тыныч кына чыгып китте. — Безнең юллар, — диде ул чыгып барышлый, — сезнең белән бергә була алмый, әфәнделәр... — Эшчеләр аңар кул чаба-чаба» ишеккә юнәлделәр. Без дә аларга иярдек. Залдагыпар һаман үкерәләр, йодрык кизәнәләр... Бирде, без әйтәбез, жарны! Котларын төшерде тубыкларына! Урамга чыксак, Вахитов иптәш әлеге эшчеләр белән сөйләшә-сөй- ләшә китеп тә барган." Шулай да куып җитеп, солдатча честь биреп исәнләштек: — Здравья желаем, товарищ Вахитов! — дибез. Ягымлы көлеп кенә барыбыз белән дә күреште. «Ник алай исәнләшәсез, егетләр,»— ди. «Мин бит генерал түгел». Почык Җәмилнең җавабы тагын әзер:—Безнең халык өчен, ди, сез генералдан да почетлырак кеше. — Алафузов фабригына ашыга икән ул- Иптәш Халявин эшчеләр җыелышына чакырткан үзен. Киттек, сөйләшеп. Революция турында. Большевиклар турында. Сугыш турында. Җир турында... Ничек кайтып җиткәнне сизми дә калдык.— Шушымыни сезнең казарма? — дип сорый. — Килеп чыгарга кирәк булыр. Нинди шартларда яшәвегезне үз күзем 
белән күрәсем килә, — ди... Бу сүзләр солдатларның күңелләрен шундый бер гаҗәп көч белән тирбәтеп җибәрделәр, ничә көннәрдән соң да аларның тәэсире сүрелмәде. Шуның аркасындамы, Андриан бакчасында укылган җомга- намазыннан соңгы җыелыш давыллы митингка әйләнде. Сәгате, көне белән бөтен шәһәргә таралган бу хәбәр Мөбарәкшалар газетында бөтенләй башка төскә кертелеп, үзгәртелеп язылды: — «Җомга көн көндез сәгать- уникедә шәһәремездәге мөселман гаскәриләре Андриан бакчасына җыелдылар. Гаскәриләрнең кулларында җәмгыять хәйрия тарафыннан хәзерләнгән яшел әләмнәр җилфердиләр. Кайберләренә — «Дини вә милли мохтарият», «Яшәсен мөселман кумандалары», кайберләренә— «Иттихад вә тәрәккый», «Яшәсен хөррият» дип язылган иде. Бакча уртасындагы туманный картина бинасында гаскәри мулла Гайфетдин әфәнде Иҗбулдин гүзәл мәкам белән җомга намазын укытты. Аннан соң мәҗлес ачылып, рәислеккә прапорщик Саттар әфәнде Гатин, сәркатиплеккә мөселман батальонында мулла ләвазимьин әда кылучы Госман әфәнде Солтангә- рәев сайландылар. Инкыйлаптан соңра округ штабында, хәрби комитет вәкиле булып хезмәт итүче поручик Фатих әфәнде Бикләмишев гаять тә матур иттереп, гарнизондагы мөселманнарны оештыру эшләреннән хисап бирде. Дини вә милли хисләре уйганган солдат кардәш- ләремез аның йоткычтан гаять мәм- нун булдылар. Аниаи соң газета- мызның мөхбире Мөбарәкша әфәнде Хәлилев бу җыелышның әһәмиятен сөйләде. Якында шәһәр думасына сайлаулар булачагын, мөсел.ман
57 
 
нарга фәкать бер список буенча гына сайларга кирәклеген аңлатты. Бу списокны укьпган чакта, мөселман гаскәриләренә комган, намазлык вә гайре әсбаблар бүләк иткән Юныс әфәнде Вәлишин исеме чыккач, Солтангәрәев әфәндейең тәшәб- бесе буенча, солдатларның аңлы кыйсме урра кычкырып гүзәл мөна- җәт укыдылар. — Милләтемсз — шанымыз, Милләт өчен, дин өчен Фида булсын җанымыз... Мөбарәкша әфәнде ноткьгнда дәвам итеп, мөселман солдатларын әллә нинди партияләргә һәм советларга кермәскә, иман нурын югалт- маска өндәде. Шуннан соңра ул ашау-эчү, намаз-нияз вә башка дини вә милли эшләрне тәртипкә кую өчен аерым мөселман полклары төзергә кирәклеген, Төркиядә чакта мөселман гаскәренә кызыгып кайтуын сөйләде. Мөбарәкша әфәнде үзенең ноткын мөселман солдатларына хәләл» аш хәстәрләү өчен аерым казан билгеләнүен һәм офицерлары карамагында мәчеткә йөрергә рөхсәт бирелүен белдереп тәмам кылды. Моннан соң гарнизонный военный мулла Гайфетдин әфәнде Ижбулдин коръәннән дәлилләр китереп, мөселман гаскәрләрен әдәпле, тәртипле булырга димләде. Большевиклар белән аралашуның гаять зур гөнаһ икәнлеген бәян итте. Соңра Гайфи әфәнде мөселман лазаретында бер военный пленный төрек әфисәренең вафат булганын белдереп, шуны дәфенләп җирләү өчен мәҗлестән алты кеше сорады. Мәҗлес риза булгач, Сөләйман әфәнде Солтан1- гәрәев ул алты гаскәрине, тәһарәт алдыру өчен, Иманкол хаҗи мәдрәсәсенә алып китте. Большевиклар йогынтысына бирелгән бер төркем солдатлар җир һәм солых мәсьәләсен кузгатып, милли байларыбызны-хурлап, мәҗлеснең кәефен җибәрә башлагач, прапорщик Саттар әфәнде Гатин мәҗлесне ябык дип игълан кылды һәм, поручик Фатих әфәнде Биклә- мишев белән берлектә, мәҗлеснең карарын округ штабында мөселман эшләрен караучы зауряд военный чиновник Идрис әфәнде Вәлишингә тапшыру өчен, Хәрби комитет бина- сы»на тәшриф боердылар...» Мөбарәкша Хәлилев ул карарга солдатларның каршы килүен һәм мәҗлеснең шау-шулы митингка әйләнүен, ни өчендер, газетага язмады. Гаскәри җыелыш турындагы хәбәр азагына «мөселман гаскәриләренең карары» дигән исем астында эре хәрефләр белән түбәндәге сүзләр генә урнаштырылган иде: 
— «Без мөселманнар өчен ошбу хөррият заманында һәммәбезне берләштерүче бер куәт бардыр. Ул да дин вә милләттер. Хәзерге заман кебек мәсләкләр чуалган бер вакытта, гаять болганчык сәясәт һәм фикер диңгезендә без үзара тату яшәп, барлык көчебезне җиңгәнче сугышу өчен тупларга тиешбез. Шәригать буенча мөселманнарның һәммәсе бер өммәт. Безнең бай ди- гәннәремез дә үзләренең малларын хәләл кәсеп белән табалар. Бәс шулай булгач, мөселманнарны һәр төрле сыйныфларга, фиркаләргә аерырга теләүче хьпялпәрәсләрнең «Буржуйларны бетерәбез» дип йөрүләре — шәригатькә каршы барудыр. Олуг тәңре үзе сакласын аларның кәсафәтеннән. Амәннэ вә саддакнә...» Җыелыштагы солдатлар бу карарның укылып бетүен дә көтмичә кычкыра башладылар. — Аңлашылды! — Без моңа риза түгел! — Сугышны туктатырга кушып язылсын. — Алпут җирләрен бүләргә язгы сукага кайтарсыннар! — Ертып ташлагыз! — Кирәкми безгә андый карар!.. Үгет тә, куркыту да тынычландырмады солдатларны. Митинг урамга, казармаларга күчте. Икенче көнне запасный полк штабындагы бер писарь авызыннан: — Приказ алдык. Маршевый роталар сугышка озатылачак, — дигән сүз ычкынгач, солдатлар цейхгауз йозагын ватып, коралланып, штаб канцеляриясен уратып алдылар: — Полковник үзе чыксын! — Күз алдыбызда яндырыгыз ул приказны! Күрше батальоннан Гаврилов фа
58 
 
ыилияле ефрейтор, үзенең отделе- ниесе белән штабка кереп, барлык бүлмәләрне тикшереп чыкты да, көтелмәгән хәбәр әйтте: — Киттек, егетләр, мөселман лазаретына! Шаховский безне озатып үзе биредә калу өчен шунда поскан, диләр. Бу сүзне ишетүгә солдатларның бер өлеше, штыкларын кояшта ялтыратып, Булак буена, элекке постоялый двор йортындагы лазаретка йөгерделәр. Калганнары саклык өчен үз араларыннан часовойлар куеп, ишек алдында митинг ачып җибәрделәр. Әллә ни озак көтәргә дә туры килмәде. Гаврилов белән киткән солдатлар погоннары йолкынган, чырае агарган Шаховский- ны полк гауптвахтасыиа кертеп яптылар. Көрәктәй зур сакаллы Ша- кирҗанов мылтык түтәсе белән кизәнеп, аның артыннан кычкыра калды: — Иманыңны укый тор, господин палочник! Полктагы офицерлар иртә белән үк шәһәргә качканлыктан, ул көнне солдатлар казармага тулы хуҗа булып, ашны да офицерлар кухнясында хәзерләтеп, «инде нишлибез?» дигән сорауга әллә нихәтле ораторларның җавапларын тыңлагач, караңгы төшкәннән соң гына үз роталарына таралдылар. Шундый киеренке вакыйгалар, җыелыш, митинглар ыгызыгысынная арган гәүдәләргә ял биреп, нарларга яткач та, бик озак барды әңгәмә... Шул шау-шу эчендә кемнеңдер, соңгы көннәр тудырган сәер исемнәрнең, яна сүзләрнең мәгънәсен аңларга теләгәндәй, борчулы тавышы ишетелеп торды: — Милли һәйәт... Яшьләр береге... Максималистлар союзы... Анархистлар обществосы... Иттихад вә тәрәккый җәмгыяте... Социал-революционерлар комитеты... Вәйсиләр фиркасы... Мөселман иттифакы... Вилаять куркынычсызлык комитеты... Мөселманнарның мәркәз бюросы... Сихерче карчыкны хәтерләткән эч пошыргыч бу мөңгерәүгә ачуы килеп ахры, уртадагы натрдан берсе кычкырып җибәрде: — Син нәрсә апда, Җәмил, саташып ятасың? Җәмил аның йокламавына кинәнгән кебек эндәште: — Аңлатып бир әле, Шакирҗа- нов! Боларның кайсысы ничек? Кырык төрле оешма... Ни өчен ул шул а<й? — Ә, син, туганкай, төкер аларга! Барсы да буржуйлар хәйләсе... Кырык төрле җим тагылган кармаклар алар... Отыласың 
килмәсә бер генә оешманы бел, син. — Нинди оешма тагын ул?—дип кызыксынды Җәмил. — Большевиклар партиясе. Ике кулың белән, йөрәгең белән тотын шуңар! ... Большевик! Кайсы гына телләрдә кабатланмый хәзер бу исем! Җәмил, әллә нинди чытырманлы урманда адашып та, озак эзләп йөри торгач кояш нуры белән яктыртылган олы юлга килеп чыккан- сыман тынычлап, күзе йомылса да, мие уяу хәлдә, үзенең тормышы, киләчәге турындагы уйлар эченә кереп китте. Төн уртасында юнкерлар килеп, полковник Шаховскийны гауптвах- тадан чыгардылар һәм казармаларны искәртмәстән басып, солдатларны коралсызландырдылар. Таң беленеп килгәндә тынычсыз полк, көчле конвой сагы астында, товар вагоннарына ябылып, билгесез якка җибәрелгән иде инде... Өч-дүрт сәгать үтүгә, Казан вокзалы перронына мөселман лазаретындагы Гандәлиб ханым Акчурина, журналист Хәлилев, прапорщик Гатин, Суфия Вәлишина һәм гимназисткаларга ошаган тагын ике туташ чыгып, үзләрен Москва аша. Петроградка алып китәчәк почтовый поезд койрыгындагы санитарным вагонга юнәлделәр. Стенасы мәчет түбәсе кебек куе яшелгә буялып, тәрәзә араларындагы озынча ак дүрткелләренә кызгылт җирән төстә ярым ай билгесе ясалган бу вагон татар байлары исеменнән хәзерге военный министр Гучковка бүләк итеп тапшыру өчен эшләнгән иде. Вагонны озатырга Юныс бай җитәкчелегендә Казан вилаятенец 
.59 
 
мөселман комитеты, Хәммат мөгаллим җитәкчелегендә «Мөселман яшьләре береге», Иманкол хаҗи рәислегендәге «Җәмгыять Хәйрия» идарәсе, Хизбулла купецның яшь •бикәче Маһруй ханым җитәкчелегендә «Мөслимәләр бюросы», үзенең яңа төзелгән «Кызыл чәмчә» артеле белән Каҗул Камали һәм тагын унбишләп кеше төштеләр. Алар барысы да вагон эченә кереп, такта урынына брезент кадакланган ике катлы ятак урыннарын, шәфкать туташларының йомшак диванлы бүлмәләрен, аптека чоланын берәм-берәм карап үткәч, өченче звоноктан соң гына китүчеләр белән саубуллашып, перронга, чыктылар. Поезд кузгалган уңайга Юныс Вә- лишин, площадка баскьпчындагы Суфиянең пальто чабуын ике бармак белән генә тоткан хәлдә, үзенең йомышларынкиңәшләрен кабатлап, берничә адым озата барды. — Әйтергә онытма. Интендантство белән элекке исәп-хисапка 20 процент өстәргә... Яна заказларын тизләтсеннәр... Чимал турында да өйт... Кайтыр алдыннан телеграмма сук... Хуш-ш... Башкалар да Суфиягә, Мөбарәкшага, Гатинга кул изәп, кычкыра кэддылар. — Аллага тапшырдык. — ‘Ут-күздән имин булыгыз. — Хәерле сәгатьтә... — Садри әфәндегә сәлам. Күпме- лән сатканлыгын хәбәр итсен. — Бәйнә-бәйнә язып җибәр... Мәскәүдәгс базар бәяләрен. — Мөселманнар съездына безнең мәхәлләдән дүртәү... исемнәребезне яздырып куй. — Үткәреп булса, файда уртак... Чәбәләнеп бутала барган бу тавышлар арасында Каҗул Камали- иең Мөбарәкшадан күз алмыйча, кемнәрнедер тиргәп, инәлеп әйткән сүзләре, шау-шулы ярминкәдә ай- вай салып «караул!» кычкырган гөсле аерылып яңгырадылар: — Хода хакы өчен! Бару белән үк... Прошениедә язылган... Шул йөзе кара бутышникны... Ничек тә булса таптыра күр, зинһа-ар... Поезд юл борылышындагы пакгаузларны узып киткәч, Юныс Вә- лишин сәгатенә карап алды да озатучыларга эндәште: — Әфәнделәр! Ханымнар! Бүген безнең өчен шатлыклы көн. Шәһәребезнең иң хәвефле бистәсе большевик солдатлардан арчылды. Шулай ук без бүген, бүләк һәм теләк- лрребезне яңа хөкүмәткә тапшыру өчен, үзебезнең вәкилләрне, тантаналы рәвештә, тыныч күңел белән озату 
шәрәфенә ирештек. Шушы шатлыктан барыгызны да зыяфәт мәҗлесенә чакырам. Атлар, чаналар вокзал каршында көтәләр. Рәхим итегез! 
I ! Ләкин аларга озак шатланырга туры килмәде. Мөбарәкшаньпң Пе- троградтан җибәргән беренче хатында ук: — Вакытлы хөкүмәтнең нигезе нык булырга ошамый,— дип язылган иде.— Эшче һәм солдат депутатлары Советы үзенә бер аерым хөкүмәт шикелле эш алып бара... Большевиклар ягы көчәя... Аларньш. лидеры Сталин, шушы арада гына-4. сөргеннән кайтып, эшчеләрне, солдатларны үз партиясе тирәсенә туплап, коточкыч дәрт һәм тырышлык белән яңа революциягә хәзерләп йөри. Тиздән Ленин да кайтачак дип сөйлиләр. Урамда, тра'мвайлар- да, кая гына барма, халык телендә аның исеме. Ул үзе юлда икән әле. Петроградка килгәч, хода белсен, нишләтер безнең Россияне... Уйларга да куркыныч... Юныс Вәлишиннең моңа чаклы бер кабынып, бер сүрелеп килгән эч пошу кайгысы бу хаттан соң төнлә йокыдая сискәндереп уятучы өянәккә әверелде. Үткен кадак кебек өзлексез чәнчеп торучы курку тойгысыннан шомланып уянган төннәрнең берсендә, аның башына бер уй килде: — Барлык мал-мөлкәтне алтынга әйләндереп, революция җиле тиз генә барып җитмәслек урынга күчерергә кирәк. Март азакларында большевикларның Үзәк Комитетыннан, революциягә чаклы ук Вячеслав Скрябин белән берлектә партия эше алып барган, Виктор Тихомиров
60. 
 
килеп, Казан большевикларын ныклы оешмага туплап, аның редакциясендә «Рабочий» исемле газета чыта башлагач, Юныс Вәлишин мал күчерү эшен мөмкин чаклы ашыктырырга карар бирде. Ләкин кая күчерергә? Ничек күчерергә? Шул турыда баш ватып утырганда Идрис телефон шалтыратты: — Ишеттеңме? Мөбарәкша турында газетага язып чыгарганнар. Ул һәм сугыш промышленносте комитеты каршындагы рабочая группа башлыгы Сладков... Икесенең дә жандармское управлениедә яшерен агент булулары фаш ителгән. Мин барысыннан битәр Хәлилевне кызганам... Ничек тә рәтлисе иде аның эшен... Юныс Вәлишин күпме уйласа да Мөбарәкшаны аклатырлык чара тапмады. Хәер Мөбарәкша үзе, бу хәлнең буласын алдан • ук сизгән ахрысы, судка эләкмәс өчен Казанга да кайтып тормады. Газетада хәбәр чыгып шау-шу кузгалгач ул бөтенләй хат язудан да туктады. Шунысы сәер, санитарный вагонны тапшыргач та әйләнеп кайтырга тиешле Суфиянең дә айдан артык инде хәбәре юк. Әллә инде ул Мар- гиланова белән театрларга йөрүдән бушамый, әллә яшьлек җилкенүенә бирелеп, Әнвәр янына.— фронтка китеп барган... Бары тик Идел ташып, пароходлар йөри башлагач кына, Астрахань аша Казан базарына су юлы белән өрек-җимеш алып килгән Бохар сәүдәгәре, Юныс Вә- лишинне эзләп табып: — Әманәт—җан саклый, тәкъсир. Кызыгыз Суфия ханым белән киявегез Мөбарәкша әкәдән туйга чакырып хат китердем, — дигәч кенә, барлык серләр берьюлы чишелеп, бөтен мәкерле яклары белән күз алдына бастылар... — Менә ничек ул...—диде Вәлишин сузып, бу хәлгә ничек карарга да аптыраган чырай белән. Бохар купецын озаткач ул, сакалын ныклап учлаган хәлдә, өстәлдәге хатка карап, — Зәңгәр күл име- ниясендә чирләп ятучы Хәдичә ба- нуга әйтергәме, юкмы? — дигән төсле утыргач, кинәт кузгалып, шул минутта гына хәтергә төшкәй 1шн гырьгә үз сүзләрен аралаштырыл,. бүлмә буенча йөрергә тотынды: — Очрыймсың бәлаләргә, башым, очра. Бер чыгарсың син әле барып очына. Әйткән бит Кәлам шәрифендә тәңре: «II ниә мегаль госрин йөсра, госрик йөсра»... Әйе: — «һәр авырлыкның бер җиңеллеге бар». Менә сиңа язмышың бүләк иткән соңгы мөмкинлек. Файдаланып кал. Киявеңне доверенный яса. Кызьпңны 
хәзинәдар... Яп фабриканы. Күчер алтынга мал-мөлкәтеңне... Төркестанга революция җиле тиз барып җитмәс әле. Җитә башласа күз күрер. Иран, Әфган күршедә... Җир йөзен сафландыргыч давыллы, күкрәүле яңгыр киләсен алдан ук сизенеп черек агач куышы эзләгән ябалак төсле, кабаланып, тынычсызланып яши башлады Вәлишин. Ул давыл аның күз алдында., бистә заводларында, большевик Гәрәе фронттан контужен булып кайткан Мостафалар кебек бик күп семьяларда, авылларда, казармаларда котылгысыз тизлек белән, күтәрелеп килә иде. XXXVII Пароход свистогы, көзге төннең суык дымыннан карлыккан төсле гыжлап, Нижний шәһәре белән саубуллашты. Басмалар инде алынган, юеш арканнарның элмәкләрен генә ычкындырасы калган иде. Күперенке аксыл мыеклы капитан, тонык кына яшел шәүлә сирпүче фонарь янына басты да, плащ башлыгын күтәрә төшеп, ачу катнаш аптыраган чырай белән тагын бер тапкыр түбәнгә карады. Анда, дебаркадер барьеры аша, һаман әле пароходка сикерәләр. Тәгәрмәч каплавычының уентыларыннан каксыган кисмәк исен бөркетеп торучы җылымса бу аркылы, аларның йөзләрен дә, кием- салымнарын да шәйләп булмый. Бары тик бер-берсен кысрыклаучы гәүдәләрнең тыгьиз хәрәкәте белән, ишле ютәл аралаш, аерым сүзләр генә яңгырап киткәли иде. — Ну-ка! — Ал чемоданыңны. — Эх, син. Күзең кайда?
61 
 
— Атлый төш, солдат. — Нәсел-нәсәпләре корсын. Саттылар Рәсәйне... — Кругом хыянәт. — Турыдан барасы урынга ничек әйләндереп йөртәләр. — Ну и ну... — Сикер әйдә, братишка. Пароходта хәзер басып торьпр урын табуы да читен.Өстәге палубадан башлап, барлык каюталарга, салонга, аскы-катның барлык бүлекләренә юлчылар төялгән. Кемнәр генә юк монда. Кайсылары рөхсәт белән, күпчелеге үзлегеннән өйләренә кайтып баручы солдатлар да, азык-төлек эзли йөргән эшчеләр дә, лазаретлардагы ирләрен, улларын күрү өмете белән азаплы сәфәргә чыккан хатын-кызлар да, сумына ун өлеш файда артыннан чабучы спекулянтлар да, әллә ничә төрле оешма, һәм комитетларның йомыш-юлындагы кешеләр дә... Әйтерсең лә ярты Рәсәй унҗиденче елның давыллы, тәшвишле көзен шушы пароходта үткәрергә карар биргән. Бер яны ярга таба кыйшайган иске пароход шул язмышка күнеп тә, йөкнең авырлыгыннан кузгалырлык хәле калмаган ат шикелле, дерелдәп пошкыра. Ватык пыялалы караңгы тәрәзәләрдән бер сүрелеп, бер яктырып җемелдәгән тәмәке утлары да, ил өстендәге хәвеф-хәтәрнең зурлыгын ымлап аңлатучы күзләр төсле, елтырыйлар иде. Аркан очлары җыелып, пароход машинасы ялка.у гына эшли башлауга, сыңар фонарьлы дебаркадерның капчыклар, әрҗәләр өелгән турысыннан соры шинельле берәү, шундый ук соры папахасын югары күтәргән килеш, кычкыра калды. — Хәерле юл, Хәсән. Безнекеләргә сәлам әйт. Пароходның койрык як очыннан бер кулы яралы солдат, яулыкмыдыр, газетамыдыр селкеп, аңар >кавап кайтарды: — Хат яз, Сережа. Казан комитетына, минем исемгә... Караңгы дебаркадер, үзен ярга беркеткән чылбырларны сөйрәтеп, пароход артыннан ияреп китәргә теләгән төсле, шыгырдап тирбәлергә готынды. Тау башында бөрешеп утыручы берәм-сәрәм өйләрнең тәрәзәләреннән су өстенә утлы сиртмәләр сузылдылар. Бара-тора алар да күздән югалды. Койрык очындагы солдат кына, көзге төн эченә йотыла баручы борынгы шәһәргә караган хәлдә, һаман шул позада бик озак басып торды. Пароход агым 
юнәлешенә борылгач, икенче якка чыгып карамакчы иде ул, кемдер бөтенләй көтмәгән урыннан — койрык көймәсе эченнән аңар татарча эндәште: — Димәк, Казан ягына? Хәсән, тавыш килгән турыга борылып, тәмәке кабызуга., агач куышындагы мәче башлы ябалак күзләрен хәтерләтүче яшькелт пыялалы күзлекне күрде. — Таныш булыйк, — диде ул, Хәсәнне үз янына чакырып — Бәлки ишеткәнсездер, Милли Шура каз- начие Кадермәтевне. Касыйм мөселманнарыннан милли фондка сәр- мая җыеп кайтып барам әле. Ничә сәгатьләр буена пристаньда туңып, бармаклары күшеккән Хәсән өчен бу урын ышык та, җайлы да булып чыкты һәм ул, күршесенең сүзләренә әллә ни әһәмият бирмәс- тән, дәшми калу уңайсыз, дип кенә сорады: — Зурмы соң ул фонд? Күзлекле кеше, аны госпитальдән авылга кайтып баручы дип уйлады ахры, җирән күн саквояжен көймә утыргычы астына кыстырып, югарырак үрләде дә, үзенең дәрәҗә ягыннан да югарылыгын сиздерергә теләгәндәй, сүзендә дәвам итте: — Зураерга тиеш. Хәзер менә илдә кырык төрле көч власть өчен тартыша. Украина үзенә, Төркстан үзенә, Кавказ шулай ук. Әгәр без— эчке Россия мөселманнары—беррр төрле ашыгыч чара күрмәсәк, властьның большевикларга күчүе ихтимал. Хәзер безнең язмышны акча хәл итәчәк. Акча һәм бердәмлек. Мөселманнар төрле Таифәләргә бүленмәстән, әйтик анда эшчеме, крестьянмы, мал-мөлкәт иясеме, барысы бер әләм астына тупланырга тиешләр. Большевик Вахитовларга иярүчеләр безнең максатка гаять зур зыян китерәләр. Без аңар юл куя алмыйбыз.  
62 
 
— Ала-ай... — диде Хәсән һәм шинеленә төренә төшеп, ияге белән яралы кулына таянды. Кадермәтев аңардан шикләнгән- сыман: — Сез ничек уйлыйсыз, мөселман солдатларына ышанырга мөм- кинме бу эштә? — дип сорагач, ХӘСӘН: — Иртәгә дә көн бар, сөйләшербез,— дип йокларга җыенуын аңлатты. Ләкин аңар карап йоклый алмады. Күршесе, сөйләнеп бетмәгән сүзләренме, әллә берәр төрле дога-фәләнме пышылдап, тынганнан соң да, Хәсән үз-үзенә уйланып утырды. Пароходта аңа.рдан башка да татар солдатлары бар ахыры, дүртенче класс ягыннан кемнеңдер моңлы тавышы килә: —Тауга менсәм тау биек, Түбән төшсәм тамырлык... Юлчыларның күбесе йокыга талгангамы, койрык янында каракуч- кыл суның күбекләнеп гөҗләве, ерак тәгәрмәчләрнең иренеп кенә шапылдаулары бик ачык ишетелә, һава ничектер тын. Морҗадан сибелүче очкыннар, алтын канатлы умарта кортлары шикелле, җай гына тирбәлеп, якындагы яр кырыена куналар. Җыр исә, шул тиз сүнүчән очкыннар яктысын'# омт)ылтаҢ к\е- бек, пароходньпң караңгы авызыннан сәер бер ашыгу белән кабаланып чыга иде: —... Солдат өстендә авырлык, Җитәр микән сабырлык... йөгереп китәрдәй булам шул... Тыңлап утыра торгач Хәсән, Петроград вокзалында поезд көткән арада, буфетчы татарның прилавка өстенә иелеп, иҗек көйләгән төсле сузып, «Корылтай» газетасын укуын хәтерләде: — Моннан соң татар солдатлары үз тиңдәшләре белән бергә, мөселман суйган итне ашап, бергә ураза тотып, бергә намаз укып торачаклар. Командиры мөселман. Фельдфебеле мөселман. Боерык—фәрман төрекчә: — Иләри бар!.. һө-җүм!.. А- тәш!.. Мылтык ал!.. Нәрсә өчен, нинди ният белән мылтык алырга? Мөселман суйгад итне ашау өченме? Татар кибетчеләренең якшәмбе көн сәүдә итү праволарыи яклау өченме? Шулай ук Сөембикә манарасы янына мөселман гаскәрләрен җыеп, корбан гаете укуньпң хикмәте нәрсәдә? Бо- ларның барысының да төбендә башка сер, яшерен мәкер барлыгы беленә. Хәсәннең бүгенге күршесе, кем белән сөйләшкәнен аңламыйча, шул серне әйтеп бирде. Аннары ул татар байларының шундый юнәлештә астыртын эш алып баруларын 
беренче тапкыр Гәрәй хаты аша ишеткән иде. Корнилов фетнәсе көннәрендә, Юныс Вәлишин үзенең, дачасында мәҗлес уздырган булган. Шунда Хәрби Шура рәисе Украина Радасыннан үрнәк алырга, гаскәри һәм милли оешмаларны берләштерергә, әгәр власть большевиклар кулына күчә калса, шунда ук аңа каршы «Идел-Урал штаты> корып җибәрергә, әгәр ул да барып чыкма<са тагын бер тапкыр, бу юлы бөтен Казанны күтәрерлек итеп,, артиллерия, дары складларына ут төртергә өндәгән.... Бу хатны Хәсән Петрограднын диңгез буе лазаретында, яралы солдатлар өчен билгеләнгән такта баракта укыган иде. Күрше топчанда ятучы украин егете, хатның шул төшен тәрҗемә итеп аңлаткач» огнемет утыннан көйгән күз чокырларын түшәмгә текәгән хәлдә, тынлык саклап торды да, аннан кинәт кабынып, зәңгәр сөремле һаваны каралҗым бинтлы йодрыгы белән айкый-айкый, кычкырды: — Утлы себерке кирәк хәзер, шунсыз Рәсәйне паразитлардан чистарту мөмкин түгел! Менә хәзер җыры гына ишетелеп, үзе каядыр караңгы почмакта утыручы билгесез солдатта да — Хәсән шул ярсулы йөрәкнең, соңгы атналарда яңа көч белән күтәрелеп килүче утлы давылның кызуын сизде. — йөгереп китәрдәй булам, Кайтып җитәрдәй булам, Кичке ачы җилләрдә лә Туган-үскән илләргә... 
ХӘСӘН: — Барып күрим әле шуны,— 
63 
 
дигән уй белән урыныннан кузгалды. Кадермәтев йокламагал күрәсең, иснәнеп киерелде дә, нәрсәдәндер өреккән төсле, калтыранып әйтте: — Туңдыгызмы? — Юк, — диде Хәсән 1 теләмичә генә. — йөреп килергә исәп. Танышлар очрамасмы? Кибәргә таратылган ботаклы утыннар шикелле әүмәкләнеп ятучы гәүдәләр арасыннан сак кына атлап бара торгач, кисмәк такталары өеменә төртелде ул. Җырчы солдат якында гына булырга ошый, аның тавышы да такталар арасыннан кысылып чыккан кебек... Хәсән шырпы кабызды һәм озын әрҗә өстенә чалкан сузылып яткан кешенең кара бушлатлы матрос икәнлеген күргәч, үзенең ялгышуыннан елмаеп куйды. Карап торуга шактый яшь һәм чибәр бу егетнең үз җырына карт солдатларча тирән кичерешле моң-зар сала белүе тагын да сәеррәк тоелды. Матрос, утсызлыктан җөдәп яткан икән, шырпы нурын күрүгә, кулындагы трубка очын тиз генә авызына кабып, Хәсәнгә сузылды., — Братишка! Төртеп кенә җибәрче. Шуннан, чия яфрагы исе килә торган тәмле төтенне тулы килеш йотарга тырышкан кебек, ухылдап тын алды да, ягымлы күкрәк тавышы белән эндәште: — Утыр. Сыярбыз әле. Мин сине пристаньда күргәндә үк, якташ түгелме икән бу, дип уйлаган идем. Хәсән үзенең туган өязен әйткәч, матрос горур гына: — Мин Порховойныкы! — дип куйды. — Отпускка кайтып барыш. Аннан күз күрер. Син ничек? Чис- тыйга чыгардылармы? — Бер айдан комиссия. — Казанда кардәш-ыру бармы соң? Безнекеләргә барып төшәргә дә мөмкин. Рабочий халык. Өй кысан, күңел иркен. — Безнең хәлләр бер иштән алай- cas минем дә кайнатай рабочий. Үзем генә солдат. — Солдат ул — вакытлы эш, — диде матрос һәм шунда ук сүзен төзәтте. — Хәер, кемгә ничек. Миннән башка бу пароходта тагына дүрт моряк кайта. Өчәве әнә тегендә — су кисмәге янында. Дүртенчебез Паратский Затон егете, тала«- шып, тарткалашып югарыга урнашты. Бик отчаянный кеше. Ул инде, туганкай, флот хезмәтенә гомерлеккә бәйләнгән. Хәсән: — Ничек шулай бишегезне берьюлы? — дип сорауга, матрос сүнеп ба.рган 
трубкасын көчле суырып, яңадан дөрләтеп җибәрде. Шул кыска гомерле яктыда аның бик серле итеп ярым кысылган зур күзләре, беленер-беленмәс елмаюлы чибәр йөзе күренеп калды. — Язмыш, брат, — диде ул. Аннан Хәсәннең үзенә сорау бирде. — Күпмени ул биш? Казанда әнә дүрт меңгә якын корниловчы бар дип сөйлиләр. Андыймондый хәл була калса<, үзең исәпләп кара,, аларны җиңәргә ничаклы көч кирәк. Син миңа, туганкай, дөресен генә әйт әле: большевикмы әллә син? — Большевик. — Үзем дә шулайга юраган идем. Большевик булгач белергә тиешсен,. Ленин кайда хәзер? — Әйтә алмыйм, һәрхәлдә ул исән-сау һәм бик нык эш алып бара. — Яхшы хәбәр өчен рәхмәт, туганкай, йөрәккә җылы керттең. Юк исә бит юлда әллә ниләр ишетергә- туры килде. Күргәнең бармы соң. үзен? — Бар. Бер тапкыр. — Булмас. — Ышанмыйсың икән ихтыяр. — Ничек ышанмыйм, ышанам. Ләкин мин үзем күргән булсам да, өнемдәме — төшемдәме дип, икеләнеп йөрер идем... Кара әле, нинди әйбәт кеше булып чыктың. Я, сөйлә. Кайда күрдең? Төс-кыяфәте ничек? Хәсән, янәшә яктан хәлдә ашыкмый гына сөйләргә кереште. Питер эшчеләре белән Кронштад матросларының Финляндия вокзалында Ленинны ничек каршылауларын матрос үз иптәшләреннән дә ишетеп белә иде. Бу юлы аның күз алдында барлык Рәсәй халыкларының мең еллык тормышы тарафыннан 
• 64 
 
хәзерләнгән бәйрәм шикелле килеп басты ул. Хәсән үзе дә ул очрашуга Әхтәм Морза шүрәлесе каргаган авыл урамыннан, Баку һәм Казан сукмаклары, Себер һәм фронт юллары аша килде. Шуның эчендә аның авыл малаеннан шәһәр эшчесенә әверелгән яшьлек еллары, кайгысы һәм шатлыгы, тәүге сафлыгын җуймаган мәхәббәте... Сүз уңаеннан семьялар телгә алынгач, матрос үзе дә Хәсәннең тойгысын кичергән тавыш белән: — Күптәнме күрешмәгәнгә? — диде. — Алтынчы ел. Хәтерлисеңме икән, Лена приискасында атылган эшчеләрне искә алу забастовкасын. Шул яз мине тагын семьядан аерды. Унҗидәү идек без- Зачинщиклар дип Иртыш буена сөрделәр. Патша төшкәнче тау казыдык, урман кистек. Хөррият чыккач, исән калган- нарыбызны солдат ясап, Курлян- диягә озаттылар. — Адәм башы ниләр генә күрми, — дип ялгап китте матрос. — Безнең Мөхәррәм җизнине дә шул приискада үтерделәр. Еллыгына җыена башлагач, апай миңа әйтә: «Менә сиңа җизнәңнең хатлары. Тукайның фатирын эзләп тап. Бәлки берәр бәет чыгарыр». Шуның алдыннан гына ул аның: «Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан; имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан» дигән шигырен тәфтиләү көенә җырлап йөргән иде. Кич кырын булды бу. Киттем «Болгар» номерына. Тукай юк. Аның фатиры хәзер Клячкин больницасында, диләр. Вакыт шактый соң булса да барырга уйладым. Вознесенский чатындагы ике катлы йортның ишеген кагып соравым булды, йөрәгем әйтерсең лә туктап калды. Кичеккәнмен. Тукай үлгән... Пароход ниндидер пристаньга якынлаша бугай, өзек-өзек калтыратып, сызгыртты. Туктадымы ул, юкмы, Хәсән сизмәде, йокы аралаш аның уйлары уттөтсн белән кайнаучы Казанга юнәлеп, чуар бизәкле төшкә әйләнделәр. Иртә белән һава инде аязыткан, идәндә йоклаучы кешеләр өстендә яртылаш ачык урта ишектән кыеклан сузылган кояш нурлары күчеп йөриләр. Матрос кайчан торгандыр, ул яткан урында бер чите тәмәкегә ертыла башлап та өзелмичә калган «Рабочий путь» газетасы җәелеп ята иде. Хәсән газетаны алып, күз йөртә башлауга, каршыдагы ватык тәрәзәдән башларын тыгып карап торучы ике хатын үз куанычларын барлык юлчылар белән уртаклашырга ашыккан кебек, кычкырып җибәрделәр: 
— Күпер. — Уртасыннан поезд чыгып бара. Хәсән, матросны эзләп, койрык якка чыкты. Ләкин якынлашкан саен зурая баручы тимер юл күперенең мәһабәт күренешенә, шундый киң дәрья аша җиңел челтәр төсле сузылган корыч пролетларның нәфислегенә сокланып бара торгач, матросны да, кулындагы газетаны да онытты. Бары бер генә мәлгә Кадермәтев искә төшсә дә, койрык көймәсенең аркылыторкылы бауларга эленгән юеш керләр капланганлыктан, аны да бик тиз күңеленнән чыгарды. Аның каршында хәзер ныклык, чыдамлык белән масайган кебек күпер баганалары гына тезелеп торалар. Менә ул ничә күреп, ничә аерылган таныш ярлар. Менә ул шундый көчле сагындырган, һәрбер тамчысы җаннан кадерле Волга... Нәсимә аның телеграммасын алгандыр инде. Тиздән алар халык белән тулы пристаньда, борчулы бәхетләренең беренче йотымыннан ук исергән кадерле минутларны яңартып, күрешерләр.-.. Чуен багана өстендә вобла кимереп баручы карт солдат аның уйларын бүлде: — Грамотаң җитсә, тыңлар идек. Ишетәсе килә, беләсе килә: нишлиләр? Кайда табан бара бу тормыш? Хәсән өске палубага менә торган баскыч төбендә урнашып, «Революциягә каршы заговор» исемле мәкаләне укый башлауга, Кадермәтев мыгырдап куйды: — Газетага нәрсә язмаслар. Кәгазь барысын да күтәрә. — Кайсы газет турында әйтәсез? —дип сорады карт солдат: — Газетаның төрлесе бар.

 
Кадермәтсв, пароходның койрык ■ягьги икегә бүлеп торучы керләр арасыннан бер секундка башын тыккан килеш, чытырманланып үскән сары мыегын кабартып, эре генә ӘЙТТС: — Мин сезнең белән сөйләшмим. Солдат, ияк очында гына калдырган көяз сакалыннан балык тәнкә- ләрен сыпырып төшергәч, әллә үчекләп, әллә үчегеп, тамак кырды да, Хәсән янына елышты. Хәсәннең киң марляга күтәртеп йөрәк турысына каплаган сул кулы, пароход йөрешеннән оеган бала төсле, акрын гына тирбәлеп бара. Тау ягыннан искән иртәнге җил аның исән кулындагы газетаны җилфердәтеп ачкан арада»: — «Эшче, солдат һәм крестьян иптәшләр!» — дигән тынгысыз сүзләр, җан кергәнсыман, кузгалып куялар. Гүя алар, тыгыз һәм салмак агымлы елга суын тәгәрмәчләре белән турый-турый ялыккан су иске пароходны, барлык юлчылары белән берлектә, шушы — октябрь башларына хас алтынсу-кызгылт әрәмәлекләр арасыннан, гаҗәп бер күңелле җиргә, табигатьнең барлык якты төсләрен үзендә чагылдыручы аяз югарылыкка чакыралар төсле тоела иде. — «... Аларның юлы үзләренең максатлары шикелле үк гади һәм ачык». Бу большевизмны тамырыннан юк итү, советларны тарату, Петроградны аерым хәрби губернаторство итеп аерып алу, Кронштадта коралсызландыру. Кыскасы — революцияне тар-мар итү... Соры болытларны теткәләп, сөзәк ярдагы болыннар өстеннән, ерактагы күгелҗем урман артына кысрыклаучы җил куәтләнгән саен, Хәсәннең тавышы ачыклана барды: — Керенский хөкүмәте бу коточкыч планны белде генә түгел, бәлки аны эшләүдә үзе катнашты... Хәзер инде газетаны тыңларга өстәге палуба кырыена да җыелдылар. Хәсән генә аларны күрми һәм, йөкле булса да гәүдәсенең сылулыгы югалмаган яшь хатын белән, баштан-аяк кораллы, ләкин төскә пичектер юаш һәм тыйнак матрос арасындагы, яссы битле по ручикның үз артында торучы икенче берәүгә: — Ниткән кеше? Кая бара? — дип пышылдавын да ишетми, укый бирде. — Заговорчыларның бу «хөкүмәтенә» артык түзеп торырга яра- мый..< Властьны яңа революцион сыйныфлар кулына... 
Хәсән укып бетерергә өлгермәде. Тәбәнәк гәүдәсенә ятышсыз озын кылыч таккан һәм, әгәр өр-яңа погонлы мундирын, кокардалы фуражкасын салдырсаң, бөтенләй малай булып калачак юнкер, койрык як ишек турысына өелгән кешеләр уртасыннан юл ярып, чәрелдәвек тавыш белән, җикерде: — Позво-оль... Позво-оль. Аның артыннан чуанлы муенын якякка кайшалдырып, ялтыравык итек шпорларын уенчык кыңгырау төсле шалтыратып, поручик килеп чыкты. Ул, үзенең ниятен сиздермәскә теләгәндәй, сүзләрне дә пенсне кысасыннан чиләнеп торучы борын эчендә генә әвәләп, эндәште: — Гафу итәсез, кем статьясы бу? Хәсән, газетаны ашыкмыйча пөхтәләп бөкләде дә, яралы кул астындагы эчке кесәгә салды һәм чал төкләр белән чигелгән кара мыегын бармак сырты белән төзәткәләп, башын яртылаш күтәреп, поручикка карады: — Сезне кем дип танырга боерасыз? Поручик, тавышын калынайтып, тантаналы масаеп әйтте: — Вакытлы хөкүмәтнең Казан округына билгеләнгән комиссар ярдәмчесе сыйфатында приказ бирәм: җинаятьчел листокны хәзер үк тапшырыгыз һәм документларыгызны күрсәтегез. — Аңлашыла... — диде Хәсән. — Ләкин мин заговорчыларга буйсын мыйм. Ә инде мәкалә авторы белән кызыксынасыз икән, ансын әйтергә мөмкин. Ул мәкаләне иптәш Сталин язган. Бу җавап поручикны моңарчы тыеп килгән ачуын берьюлы актарып салырга мәҗбүр итте. Ул, хәтта сүз оештыру сәләтен югалтып, күзләрен мет-мет йом галап, акырырга ТОТЫНДЫ:
5. .С. ә.” № Ц 65 
66 
 
— Ничек, ничек^ — Керенский хөкүмәте, — диде Хәсән тыныч кына, — революцияне немец штыклары белән, Америка долларлары белән буарга җыена. Иптәш Сталин шул хыянәтне фаш итә. — Агитация... — дин чыйнады поручик. Хәсән исә, тагын да җайлабрак утырып алды да, чынлыгы белән көчле сүзләрне берәм-берәм поручикның битенә ташлады: — Риганы кем калдырды? Сезнең тарафтан диктаторлыкка хәзерләнгән Корнилов. Ә уң газеталар, Лондондагы «Таймс!», Париждагы «Матин»нар белән бергәләп, бу җиңелү өчен дә солдатларны, большевикларны гаепләргә керештеләр. Солдатлар, янәсе, приказга буйсынмаганнар... Позициядән, имеш, сугышмыйча качканнар... Чеп-чи ялган бу. Ул сугышка мин үзем катнаштым. Әгәр хыянәтче генераллар Петроград эшчеләрен коралсызландыру өчен фронтны ачмасалар, китми иде Рига. Ә хәзер инде Керенский Россияне Америка байларына биш миллиард сумга сатарга йөри... Поручик, аны тыңларга да теләмичә, юнкерга боерык бирде: — Тентергә, кулга алырга. Хәсән тентүгә риза шикелле кыланып, уң як кесәдән зур табаклы газета чыгарды: — Менә рәхим итегез. Бу сезнең газета. Буржуйлар газетасы — «Утро России». Күрәсезме, Родзянко рече. Ул Петроградны немецларга тәкъдим итә. Ул немецлар кулындагы Ригада яңадан городовойлар, җандармнар власте урнашуга куана... Моңарчы ике арадагы тартышны кызыклы тамаша шикелле генә күзәткән карт солдат, котелоктан су урталап алды да, җиңнәрен ни өчендер сызганасызгаиа, хәйләкәр елмаеп, гөрелтеле аваз чыгарды: — У —һу... Җанҗалдан мөмкин чаклы читтә торырга тырышып, су өстенә көмеш тәнкәдәй коенган кояш нурларының тылсымлы уенын карап баручы, Кадермәтсв тә ахыр чиктә түзмәде. — Менә сиңа у — һу... — диде ул кабарынкы кулларын тез башына ышкып. — Власть кешеләре документларыңны ничек табарлар бит әле. Бәлки син дезертирдыр, ә? Солдат шаян ваемсызлык белән иреннәрен чөмәкләндсрси: — Сызгыра беләсеңме, бабай? — диде дә Хәсәннең яралы кулын каерып 
маташучы юнкерны терсәге белән кырыйга этәрде: — Позво-о-ль. Поручик, шинель чабуын кайтарып, эчке каешка беркетелгән алтатарын чыгарды: — Корал кулланырга мәҗбүр итмәгез. Ни арада төшеп җиткәндер, сизми дә калдылар. Әле генә палубада күренгән матрос, дәшми-тынмый поручик янына килеп басты. Аның күзләре корыч төсле күксел һәм сул беләгенә салып төзәгән маузер көпшәсеннән дә шундый ук төстә өченче бер корыч күз карап торган-_ дай күренә. йөзендә дә баягьГ юашлыкның һичбер әсәре калмаган. Тавышы да яшенле явымнан хәбәр бирүче ерак күкрәүне хәтерләтә иде. — Шаярмагыз, господин корнн- ловчы. Шулай ук син, кылычлы малай. Кызыл гвардия отряды исеменнән... Тапшырыгыз коралларыгызны. 11оручик: — Анархия бу. Протест белде- рәм, — дип алтатарын күтәрергә омтылган иде, өске палубада тезелеп торучы матросларны күреп, каушап калды. Алар арасында фмпажка тасмасына көмеш белән «Балтик флоты» дип язылган һәм аз гына- сипкеле озынча битенә килешеп торган әлеге яшь матрос та бар иде. Ул, иптәшләренә пидер ымлап, челтәр барьер аша түбәнгә сикерде. — Иптәш Герасимов. Рөхсәт итегез ванная бүлмәсенә бикләргә. Эшнең хәтәр төс алуын хәзер генә төшенгән поручик, ишетелер- ишетелмәс тавыш белән ялынырга тотынды: — Намуслы офицер сүзе бирәм... Моннан сон?.. Ә юнкер иел. өштәге тоткан авыру кебек дерелдәп, эре тешләрен шыгырдатып, оер ук сүзне еламсырап кабатлады: 
67 
 
— За что, а... За что? Хәсән аяк үрә басып, шинелен төзәткәләп алды да, Герасимовка эндәште: — Самосуд ясатмагыз. Барып җиткәч, советка яки кызыл гвардия штабына хәбәр итәрбез. Поручик тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, карт солдат ирек бирмәде: — Җитәр, буржуй әнчеге. Күп өрдең. Кулларыңны артка. Менә шулай. Шагоммарш! Матрослар, поручик белән юнкерны уртага алып, юлчыларның мыскыллы көлүләренә үзләре дә тозлы сүзләр өстәп, югарыга менеп киттеләр. Хәсән, баскыч уртасына җиткәч, туктап калды. Уң якта Услон таулары, сулда Аракчино затоны. Ә каршыда — Волга өстеннән күтәрелгән рәшә төсле сыек томан аркылы Казан Кремле, бистәләр, заводлар, Устье һәм Бакал- тай буена туктаган эреле-ваклы пароходлар, баржалар күренәләр иде. Юлчылар төшәргә хәзерләнә башладылар. Пароходта эшли булса кирәк, шадра битле, урта яшьләрдәге хатын керләрне тиз генә җыештырды. Кадермәтсв, җанҗал- даи курыккан ахры, күзгә күренмичә генә китеп өлгергән. Көймә утыргычы асты.нда нәрсәдәндер бушаган шешә белән, чәйнәлеп-чәй- нәлеп тә теш үтмичә ташланган каты сеңгерле ат казлыгы гына күңел болгаткыч төстә бөгәрләнеп ята иде. Пароход бишенче елда маевка үткәрелгән «Дубки» турысына җиткәч, үзенең дә шул вакыйгаларга катнашы бар һәм хәзер шуны сагынып искә төшергән шикелле дәртле тавыш белән сызгырта башлады. Хәсән шул моң эчендә, алтын яфраклы имәннәрдән күзен аера алмыйча, йөрәгенең уч төбендәге кош баласы кебек талпынып тибүенә әсәрләнеп, палуб'ага күтәрелде. Пароход, халыкның пристань ягына өелә баруыннан, бер кырыйга авышып акрын гына «Самолет» дебаркадерына якынлашты. Матрослар да хәзер шул якта, карт солдат кына күренми иде. Кая икән, дип уйларга өлгергәнче, тәгәрмәч каплавычы өстеннән аның иске соры бүреге күренде. — Тегеләр өчен борчылмагыз, — дип кычкырды ул Хәсәнгә. — Без үзебез рәтләрбез. Хәсән барьер буйлап аңар якып- лашка.ч, җилкәсендә кемнеңдер кулын тоеп борылып караган иде, бүген бергә төн уздырган матрос булып чыкты. Аның куанычы йөзенә чыккан, тавышында да кичәге моң-зар юк. Йөрәгендәге тойгыларны сүзгә күчереп, зур учы белән 
Хәсәннең иңбашларын сыйпап, эндәште ул: — Никтер миңа озакламый очрашырбыз күк тоела. — Бәлки... — диде Хәсән һәм эчке кесәдән «Рабочий путь» газетасын алып аңар бирде. — Оныта язганмын. Югалтма син моны. Безнең тормыш башлана гына бит әле. Утыз ел узар, кырык ел узар... Зур бер бәйрәмдә кардәш-ыруларны, дусларыңны табынга чакырып, әйтерсең: менә ул — авыр көрәшләрдә безгә юл күрсәткән, дәрт-дәрман биргән ялкынлы чынлык... Аның сүзләре, бистә гудокларының көчәя баручы гөрелтесенә, пароход белән дебаркадердагы кешеләрнең очрашу авазларына аралаштылар. Шул авазлар эченнән ул үзенең исемен ишетте: — Хәсән абый. — Җизни-и. — Без биредә-ә-ә... Яр буендагы каеры өемнәре арасында Гәрәй белән Гриша, чак кына арырак Зәйтүнә һәм моңарчы Хәсәнгә таныш булмаган ике кыз басып торалар иде. Хәсән, ишле халык дулкыны белән бөтерелеп пароходтан чыгуга иң элек Зәйтүнәне кочаклап алды: — Ох, нинди үскәнсең. Көчкә таныдым. Гәрәй, башкалар белән күрешергә дә ихтыяр бирмичә, сүзләрен яртылаш йотып, Хәсәнне үбәргә тотынды: — Шундый сагьвндым үзеңне... Фронтта очрашырбыз дип күпме хыялландым. Ахыр килеп тагын Казанда күрештек. . Гриша: — Абый урынына калган кешем
68 
 
бит син... — дип, Хәсәннең сал кулын күкрәгенә кыскан килеш, кызларга эндәште-. — Күрешегез. Кояш яктысында елкылдап торучы кара толымнарын күгелҗем дебет шәл астына төшергән урта буйлы кыз, керфекләрен оялчан гына сирпеп, иреннәрен ярым йомык калдырып, Хәсәнгә кул сузды: — Фәйрүзә. Аның, иптәше, озын һәм җиңел гәүдәле, аксыл сары чәчле кыз, үз нәүбәтен, — кардәш-ыру күрешсен әле, — дигәнсыман, бер кырыйда сабыр гына көтеп алгач, Хәсәннең бармак очларын үзенә тарткан шикелле нык селкеп, көр һәм чая тавыш белән әйтте: — Ксения апаны онытмагансыз- дыр. Мин аның сеңелесе — Лиза». Шуннан соң гына Хәсән пароходтан төшү белән үк пошындырган сорауны бирде: — Нәсимә кайда соң? Әтинең хәле ничек? — Аларның эшләре муеннан хәзер. Пороховойдагы шартлаудан соң завод саклаудан бушамыйлар. Самоохрана, дружина, гвардия... — диде Зәйтүнә һәм, дебаркадер басмасының бушый төшкәнлеген күреп, Хәсәннең яралы кулын бәрелүдән саклаган төсле, сул якка чыкты да, иптәш кызларын алга уздырды: — Извозчикларга әйтегез, капка янына туктасыннар. Хәсән: — Нигә шулай мәшәкатьләнергә? Трамвайда да бик әйбәт кайтыр идек әле, — дигәч, Гәрәй белән Т риша әллә нихәтле яңа хәбәрләр әйттеләр: — Трамвай йөрми бит. — Ток юк. — Электростанциядә забастовка. — Металлистлар эш ташладылар. — Извозчикларны көч-хәл белән күндердек әле. Атыш-фәләп булмагае дип шикләнәләр. — Ишетәсезме? — диде Зәйтүнә, Казанка аръягыннан килүче гудок тавышын тыңлап. — Заречье заводлары бу. Димәк хуҗалар коллектив договорны кабул итмәгәннәр. Бер үк төсле җирән атларга җигелгән икс колясканың алдынгысына Хәсән белән Зәйтүнә, артта- гысьина Гәрәй белән иптәшләре урнашып, кузгалып киткәч кенә, кемнеңдер ачы тавышы ишетелде: — Әфәнделәр. Хан ым-туташлар! Бер генә минут... Хәсән әйләнеп карауга, саквояж һәм брезент чемоданын кызыл башлы сөлге 
белән .сапларыннан бәйләп, җилкәсенә аскан Кадермәтсвне күрде. Кара зонтигын болгап, сөрлегә- сөрлегә, кычкыра иде ул: — Әфәнделәр. Акчасыннан тормас идем. Юл ун аеннан сыйдырса- гызчы бер мөсафирны. Соңга калам бит юк исә... Кем белсен, утыра алыр идеме — юкмы, аның белән атлар арасын бүлеп, пристань капкасыннан әлеге карт солдат килеп чыкты — Юл бир! — дип эре генә әйтте ул аңар. — Дусларыңны чыгарабыз. Бәхилләш үзләре белән. Шулай әйтүе булды, матрослар конвое уртасында, хәзер инде погоннары йолкынган, бил каешлары чишелгән боек чырайлы поручик белән юнкер капка төбенә чыгып бастылар. Хәсән, атларны туктатып, нидер әйтмәкче иде, яшь матрос фуражкасын югары күтәреп аңар изәде: — Тынычлап кайта бирегез. Атлар кузгалгач тагы« өстәп куйды: — Очрашырбыз бит әле? — Әлбәттә, — диде Хәсән һәм, таш кыядай биек нигезле часовня- ны узып, дамбага борылганчы, артына карап барды. Матрослар һаман шул бер урында. Кемнедер көтәләр бугай. Кадермәтев тә, авыр чемоданы белән тузан катлавына сеңә барган кебек, ала,р каршында бөкрәеп тора иде. Гәрәйләр аты куып җиткәч, Хәсән барысына да ишеттереп әйтте: — Чынлап та соңга калды бит теге милләтче. Өйгә кайтуын әйтмим, анысы кечкенә мәсьәлә. Ниятләрендә, планнарында соңга калды. Милли шура, имеш. Милли фонд, имеш. Барнин чыкмаячак аларның фокуслары. Атлар, аның сүзен җүпләгәндән» | дәртле пошкырып, юырта башла- :
69 
 
дылар. Бистәгә җитәрәк, аяк астында сикәлтә туры килде ахры, кызлар курку аралаш күңелле кычкырып җибәрделәр: — Ай-й, аударасыз бит... Гәрәй, кызларның кәефен табарга теләп, дилбегә очын үз кулына алды да, атны тагын да куалый төште. Зәйтүнә үзләрен узып алга чыккан абыйсына бармак яный калды: — Туйга куасыңмы әллә шул тикле? Хәсән: —• Ник алай дисең, хәтерләре калыр, — дигәч, ул тыныч кына әйтте: — Кыек а,тып туры тия икән, бигрәк тә шәп. Юк исә шундый йомыкый аның Фәйрүзәсе. Гәрәй абыйга вәгъдә бирүенә ни гомер... һаман яшереп маташа. — Кем кызы? — дип сорамакчы иде Хәсән, трамвай юлын аркылы кисеп чыккан зур гына төркем хатын-кызлар арасыада, Ксения белән янәшә баручы Нәсимәне күреп, — Ул бит... Ул... — диде дә, коляскадан төште. Нәсимәнең горур, киеренке чырайлы йөзендә Ксения кулындагы байрак шәүләсе уйный һәм очларын колак артына тартып бәйләгән комач яулыгы да, шул байракның дәвамы кебек, җилферди иде. Атларны җибәреп, байракка табан юнәлүгә, әллә ничә тавыш берьюлы гүләп каршы алды: — Иптәш Айвазов. — Аягың җиңел булсын, Хәсән. — С приездом. — Безнекеләр дә шулай кайтсыннар идо. — Бәхетле кеше син, Нәсимә... Нәсимә исә, ашкынулы адым белән атлап барган җирдән, бер тын хәрәкәтсез калып, аннан кинәт, өермә эченә суырылган яфрак төсле җиңеләеп, Хәсәнгә сарылды. Әле генә барлык йөрешторышыннан шундый тәвәккәл ныклык сизелеп торган Нәсимәнең күзләрендә яшь бөртекләрен күргәч, Хәсән үзе дә йомшарды. Ул аның уттай кызу бит урталарыннан, коры иреннәреннән үбәүбә, тыны куырылган төсле кабаланып әйтте: — Менә кайда очраштык без... Менә кайчан... Алар өчен хәзер урам тульи хатынкызлар да, пристаньнан җәяү кайтып килүчеләр дә гүя юк, тирә- юнь ничектер тын һәм аулак иде. Бу онытылудан Ксения тавышы гына айнытып җибәрде.- — Алып кайт инде син аны, Настенька. Ял итсен. Ләкин Хәсән, уң кулы: белән Нәсимәне 
култыклап, яралы кулын барысы белән дә исәнләшкән төстә җай гына изәп, Ксениягә эндәште: — Саумы, күрше. Безнең юллар бер якка бит. Алып бар әйдә җитәкләп. Алар янына Гәрәй. Гриша һәм кызлар килеп тезелделәр. Шул ыгы- зыгыда Ксения үземе, әллә бүтән бер солдаткамы, ягымлы нечкә тавыш белән җыр башлады. — Смело, товарищи, в ногу... Байрак, йөзләрчә тавышлар күтәреп алган җыр астында чайкалып. Вәлишиннәр фабрикасына табан үрләп килүче ялкын төсле, алга йөзеп китте. — Духом окрепнем в борьба.* Нәсимә белән Ксения уртасында баручы Хәсән; үзенең барлык кичерешләренә һәм омтылышларына тагын ДД тирәнрәк мәгънә бирүче б\ җырны, дулкынлы тавыш белән яңгыратып, бистә урамына — олы юлга алып керде: — Сами набьем мы патроны, К ружьям привинтим штыки... Кайчан гына әле бистә эшчеләрен беренче забастовкаларга чакыру, беренче маевкага җыю авазы булып ишетелгән бу сүзләр — хәзер инде революциянең, туган илнең язмышын хәл итү өчен патроннарга дары тутыру, мылтыкларга штык беркетү заманы чынлап та җиткәнлекне аңлаталар иде. 
XXXVIII 
Хәсән Казанга кантын килгән көннәрдә ил эчендәге хәлләр тагын да кискенләштеләр. Революция тагып бер адым алга атлады. Петро
70 
 
град һәм Москва эшчеләре властьның советлар кулына күчәргә тиешлеген таләп итәләр, армия һәм флот сафындагы күпчелек большевикларны яклый, Идел буенда, Урал һәм Дон якларында хезмәт ияләре: — Бөтен власть советларга! — дип язылган байрак тирәсенә тупланалар иде. Бер үк вакытта буржуазия, властьны үз кулында саклап калу өчен, яна авантюралар оештыра. Керенский хөкүмәте, Петроградньп немецларга калдырып, империалистлар ярдәме белән революцияне буарга хәзерләнә иде. Революциянең барлык киләчәге кыл өстенә куелган шушы дәһшәтле моментта Ленин белән Сталин, Үзәк Комитет утырышын җыеп, көн тәртибенә кораллы күтәрелеш мәсьәләсен куйдылар. Әшәке җанлы өч куркак бәндә генә бу тәкъдимгә каршы чыктылар. Берничә көн узуга ул өч хаин, кораллы күтәрелеш турындагы яшерен карарны буржуазиягә белдереп, ачыктаначык ’шымчылык юлына бастылар. — Штрейкбрехерлар, — дип атады аларны Ленин һәм партиядән чыгаруны таләп итте. Ләкин вакыйгаларның иң киеренке чагында, аз гына кичегү үлем белән тиң вакытта ясалган бу хыянәт— большевикларны каушатмады. — Кыен вакыт, — диде Ленин. — Авыр бурыч. Авыр хыянәт. Һәм шулай булса да бурыч хәл ителәчәк... Сафларны тыгызрак беркетик, — пролетариат җиңәргә тиеш! — Эшчеләр һәм солдатлар белеп торсыннар, — дип язды Сталин, — крестьяннар һәм матрослар белеп торсыннар: көрәш солых һәм икмәк өчен, жир һәм азатлык өчен бара... Бөтен ил котылгысыз бәрелешкә сигнал гына көтә һәм Петроград га штурм башлану белән үк, шәһәр артыннан шәһәр, өяз артыннан өяз күтәрелергә хәзер тора иде.. Төрле урыннардагы вакыйгалар, Иделгә коючы язгы инеш сулары төсле ярсу көч белән бәрелеп, борынгы тормыш ярларын җимерәләр, ил өстендә йөз еллар буенча, җыелган череклекне юалар. Аларның сафлык, иркенлек алып килүче агымын туктатырга хәзер инде үгет-нәсихәт тә, мәкерле хәйлә дә, корал да гаҗиз иде. Менә шундый куәтле ташкын алдында үзен көчсез итеп сизү Юныс Вәлишпнне бөтенләй авыруга сабыштырды». Табигатендә капма-каршы сыйфатларны берләштергән бу нык ихтыярлы кешенең соцгы атналарда өметсезлеккә төшә баруы 
кадимче Иманкол хаҗины да, җәдитче Хамматны да аптыратты. Алар аның тиз мавыгып, тиз суы- нучан холыгын элек тә беләләр һәм еш кына Юныс Вәлишиннең теге яки бу адымын аңлап та җиткермиләр иде. Патша төшкән көннәрдә Мөбарәкша белән бергәләп яңа газета чыгару турындагы тәкъдимнең сәбәбе дә Хәм матка шулай аңлашылмый калды. Юныс бай кинәт кенә, һич уйламаганда әйтеп салды бу фикерне: — Оештырып җибәр! Акча мин- нәЖ.. Россиянең төрле шәһәрләрендә моңарчы да татарча газеталар чыгып килгәләделәр. Хәммат үзе дө аларның кайберләренә язышкалады. Хуҗаларының конкуренция талашларын үз битләрендә чагылдырып килгән «Вакыт», «Ил», «Тормыш», «Йолдыз», «Кояш»ларның эчке серләренә ул бик тиз төшенде. Газета мөхәррирләре арасында берсен «корсак», икенчесен «сатлык хәлфә» дип мыскыллау, төрле шәһәрләрдәге китап кибетчеләренең талашлары, бер-берсен коръән бозуда гаепләүче нашыйрьләрнең үзара ызгышлары — барысының да нигезендә әнә шул «кеше-кешегә бүре» карашына корылган конкуренция чире ята иде. Ләкин дүрт хатынлы Хаҗи семьясын хәтерләтүче «Милләт» эчендәге бу китеклеккә сугыш еллары ямау салдылар. Сугыш — бирән зәхмәте кебек комсыз бит ул. Аңар нихәтле корал, азык-төлек, кием.-салым кирәк. Монда һәркемгә җитәрлек базар ачылды. Оренбург байлары ит белән май поставкасына тотьпидылар. Се- минекеләр үз сәүдәләрен армиягә оп — ярма — печән хәстәрләүгә көйләделәр. Китапчылар «сугыш бәетләре», «дошман угыннан саклаучы
71 
 
догалыклар» басып тараттылар. Юныс Вәлишин дә үзенең шинель сукносы һәм күн эшкәртү производствосын кйцәйтеп, шуннан килгән үрчемле табышка Москва һәм Баку фирмаларының акцияләрен сатып алырга кереште. Шулай итеп татар байлары 1914 нче ел сугышын зур өметләр белән шатланып каршы алдылар. Бу бик габигый, чөнки сугыш алдындагы торгынлык елларында барысының да көймәләре комга терәлгән иде. Сугыш алды ярмаркасында, аңарчы һичбер тоткарлык күрмәгән «Торговый дом борадәрән Яушевлар» фирмасының бер миллион ике йөз мең сумлык вексельләре учетный комитет тарафыннан хисапка алынмагач, Муллагали бай Нижнийдан кайтып асылына яза. Вәлишнннәр, Карамы- шевлар, Хөсәеневләр шул ук хәлне кичерәләр. Әрдәнәләп өелгән маллар, сатып алучыны таба алмыйча, складларда, кибетләрдә күгәрәләр. Шул ук вакытта халыкның күпчелеге көндәлек тормышны ачлы-туклы үткәреп җибәрерлек акча юклыкта.н интегә. Авылны бурыч баскан. Десятниклар, урядниклар мужикның соңгы кәҗәсен, ястык-мсндәрләрен, әби- бабадан калган борынгы самоварын оброк исәбенә, недоимка исәбенә гартып алалар. Шәһәр эшчеләренең получкасын шундый ук мәңге түләнеп бетмәс әҗәтләр йота бара иде. Сугыш башланып, завод-фабри- калар армия заказларын үтәргә керешкәч, сәер хәл туа.. Бер генә акыллы хуҗа да үзенең иске товар запасын берьюлы чыгарып салырга ашыкмый. Иртәнге базарда бер сумлык әйбернең бәясе көндез сум ун тиенгә җитә. Кичен байның әмере белән ул бәя тагын күтәрелә. Бу хикмәтне башта ук күреп торган Юныс бай, сугышның 6'еренче көнендә үк үз мәхәлләсендә «галәбә -;стәү намазы» * укытып, патшага телеграмма суга: — «Горячо молимся Всевышнему о даровании победы и о здравии Вашего Императорского Величества и всего царского дома. Приносим к стопам Вашего Величества чувства Җиңү теләү намазы. искренней преданности и готовности жертвовать все свои силы и имущество для войны до победного конца. От имени мусульман города Казани: Юные Валишин.» Шундый ук рухтагы телеграмманы ул 1906 нчы елда да җибәргән һәм болай дип язган иде: — «Мы присоединяемся к молитве 
верноподданых за самодержавного монарха, от всей души радуемся тому, что снова в городе Казани и губернии восстановлено повиновение законным, от Его Величества поставленным властям.» Аларның күчермәләре патшадал килгән бер үк эчтәлекле җаваплар белән хәзер дә әле Вәлишиннең шәһәрдәге кабинетында, путаллы шәмаилләр белән саклана. — Благодарю, — дип кыска гына язды патшач — за торжественное богослужение и верноподданнические чувства. Николай. Шул саран гына әйтелгән сүзләр аңар интендантство буенча зур сумалы сәүдәгә юл арчыдылар. Патша төшкәннән соң да ул заказлар кимемәде, арта гына барды. Керенский хөкүмәте оештырган июнь һөҗүме көннәрендә инде баш әйләнерлек күләмгә жигтеләр. Шуңар күрәдер ахры, 1917 нче елның җәендә ул Хәмматка тагын кисәтеп әйтте-. — Сугышка каршы бер генә сүз дә басасы булма... Эче пошкан сәгатьләрдә ул үз газетасын, комплекты белән алып, актарырга ярата һәм аңар, күп кенә хәбәрләр, кырык тапкыр укылуга карамастан, моңарчы күренмәгән ниндидер яңа мәгънә аңлаталар төсле тоела иде: — Хөррият заемы... Базар бәяләре... Өяз вакыйгалары. — Гайфетдин әфәнде Ижбулдия ноткы... Өстемездә исламият берлеген тәмсил иткән яшел әләм саллансын. Хәзрәте рәсульпең изге рухы, Чынгыз бабаңның шәүкәте, Сөембикә тутаңның мөкатдәс күкрәге, бөтен фәрештәләр, михраблар һәрдәм ярдәмчең булсыннар... — Сентябрь өчең икмәк, аракы складына һөҗүм... — Мөселман кибетләрендә җомга 
7? 
 
һәм якшәмбе. Мөселман солдатларына хәлал аш. Хатын-кызларны мәчеткә йөртү. Мәхкәмәм шәргыя фәтвасы... Милли мөхтәрият көне. — Рамазан башы кайчан? — Мөфти сайлауга хәзерлек. — Мәхәллә салымы. /Милли салым... — Хәзрәте Госман язган Колам Шәрифнең язмышы. — Демократлар киңәш мәҗлесе. Баш министр Керенский, артында, ике адъютанты булган хәлдә мөнбәргә менде. Ул ошбу мазмунда сөйләде: мин үземгә ифтира һичкем тарафыннан ягылмаячагын сизмәенчә сөйли алмыйм. Төрле урыннарда башбаштаклык хөкем сөрә. Бу хәбәрне суллар бик каты алкышлыйлар. «Ә үлем җәзасы?» дип кычкыралар. Керенский җавап бирә: мин хөкүмәт башлыгына тиешле шартларны читкә куеп сөйлим. Әгәр дә мине тыңларга теләмәүчеләр бар икән, ул вакыт мин власть теле белән әйтәчәкмен. Хәзер вакыт шундый ки, минут саен һәлакәтлек көтәбез. Фронттагы, тылдагы каршылыкның агымын туктатырга көч вә чара эзлибез... — Казан өязе земский управасы залында мөселман зыялылары мәҗлесе булды. Мәҗлестә мөселманнарга газет тарату каралды. Бәгъзе берәүләр башка җәридәләр рәтеннән «Кызыл байрак»ны телгә алгач, Хәммат әфәнде атәшле нотык сөйләде: «Кызыл байрак»ның башында торучы Мулланур Вахитов социал- демократ большевик. Ул большевиклар фикерен тәкъвия кыла. Безнеңчә, мөселман арасында большевик газетасын тарату мәслихәт түгел... — Бистәдәге татар солдаткалары мөслимәләр җәмгыятенә баш имичә рус солдаткалары белән бергәләшеп «бюро» төзеделәр. Бу әлбәттә бик аяныч хәл. Без аларның бу хатаны төзәтүләренә өмет баглап калабыз. Өмет бездәй. Ярдәм ходайдан... Юныс Вәлишин бүген үзенең Казан тимер юлы буендагы дачасында, тәрәзәсе чиялеккә караган аулак бүлмәдә, шул мең төрле хәбәр язылган иске номерларны берәм- берәм күздән кичерә торгач, ниһаять, күңеленә ятышльи сүзләрне тапты: — Өмет бездән, ярдәм ходайдан... Йөрәгенә элекке тынычлыгы кайта башлагандай булды аның һәм ул: — Башка газеталарда нәрсә язалар? — дигән уй белән, бүгенге почтаны карарга тотынды. Ләкин «Кояш» газетасыннан укыган беренче хәбәр бу зәгыйфь юанычны шунда ук туздырып ыргытты. — «Спас өязе Ма.так авылымда һәр ел 
уздырылып килгән «Покров ярминкәсе» бу ел да булды. Әмма бу ел оп сатучы бер сәүдәгәр белән солдаткалар арасында тавыш чыкты. Сатучылар үзләренең нәрсәләрен җыя башладылар. Солдаткаларны тынычлату нияте белән Сал.ман карьясының Борһан мөәзин үз арбасына менеп, хосусый милекнең мөкатдәслеге турында нотык сөйли башлагач, бер мужик: — «алып ташлагыз шуны. Ул үзе сәүдәгәр, байлар ягыннан сөйли», — дип, халыкны тагын да кыздырып җибәрде. Дүрт сәүдәгәрне һәм атка атланып чыккан өяз комиссарын кыйнап ташладылар. Спасстан йөз кораллы солдат сорасалар да, солдатлар баш тартканнар». Русча «Камско-Волжская речь» газетасыннан Лаеш, Тәтеш, Чистай өязләрендә крестьяннарның рөхсәтсез урман кисүләрен, Зөя өязендә алпавыт Обухова имсниесенә күрше авылларның һөҗүм итүен укый башлагач, Вәлишин ни өчендер шикләнеп, тәрәзәгә карады. Еракта, Волга аръягында, мунчамы — тегермәнме яна... Ялкын телләре караңгы күкне, көзге болытлардан арчырга теләгәндәй, ялыйлар. Әйтерсснлә, Услон тавы башыннан Идел дулкыннарына табан кызыл яллы ниндидер зур җәплек төшеп килә. Бакчадагы агачларның кара ботаклары, шул куркыныч җәплектән качарга теләгәнсыман шаулап, ялангач чыбыклары белән тәрәзә пыяласын кыйныйлар иде. Бу күренеш Юныс байның йөрәген шом белән тутырды. Ул үзенең ми оерлык дәрәҗәдә ялгыз, мескен, зәгыйфь бер хәлгә калуын, янгын көчәйгән саен, үткенрәк сизә барды.  

 
Снаряд складларындагы шартлаудан бер көн элек ул, авыру хатыны Хәдичәбануны Ташкенттагы кияве Мөбарәкша янына җибәргән, малыньиң да зур өлешен, кияү ярдәме белән валютага әйләндереп, Ирандагы Англия банкасына күчерткән иде. Биредә аны округ штабында хезмәт итүче Идрис кенә тотып тора. Әгәр командующий, үзенең вәгъдәсен үтәп, аны Төркстанга| билгеләтә алса, Вәлишин үзе дә йорт-җирне һәм заводны сатып, «дөнья тынычланганчы» китеп торачак. Кыенлыктан качу түгел бу. Тарих үлчәве большевиклар ягына авышкан Идел буена, караганда, аңар үзенең байлыгын саклау өчен хәзерге Төркстан уңайлырак. Шуннан торып ул асты-өскә килгән бу дөньяны, 1905 елдагы шикелле, авызлыкларга ярдәм итәчәк. Көзен биржа комнтетыньщ председателе Оконишииков та, сабынчы Крестовников та аңар шул ук киңәшне бирделәр. Йокысыз төннәрдә уйлап табылган һәм күңел беркеткән бердәнбер планы, баш китәрлек вакыйгалардан башны саклап калу чарасы шул иде аның. Элек — Баку. Аннан Төркстан һәм Иран... Вәли- шиннең күп кенә компаньоннары, Корнилов фетнәсе җимерелү белән үк, ә кайберләре элегрәк тә. Кавказ, Дон һәм ,Себсргә күченә башладылар. Иске тәртипләрне бөтен мәрхә- мәтсезлеге белән кайтарырга омтылучы көчләр хәзер шунда тупланалар. Вакытлы хөкүмәт кушуы буенча, Урта, Азиядә тәртип урнаштыру өчен, Казаннан Ташкентка җибәрелгән җәза отряды хәзер инде үзенә аерым гаскәр төсен алып бара. Мөбарәкшаның соңгы хатьгна караганда, аның сафынДа Хәрби Шура офицерлары да, Бохар әмиренең кораллы көчләре дә. төрек фе- д ера л и с тл а р ы д а бер га җ ы ел га н н а р һәм штаб башлыгы итеп, Англиядән ниндидер полковник та билгеләнергә өлгергән... Идрис кулны тотмаса, Юныс бай бәлки тиздән шул көчкә та л н ми, ниятләренә ы шан ы ч л ы т е - рәк булырлык мохит гә, үз семьясында тормышын, кәсебен яңа баштан корып җибәрер... Төпченә торгач, эшне сузучы кеше командующий да түгел, Хәрби Шура рәисенең балдызы булып чыкты. Бу хәлне Вәлишин бүген генә, анда да очраклы; рәвештә, Идрисне штабка озатып каеткан Галимулладан ишетеп кенә белде. Моңарчы улының бик күп романнары уңышсыз бетә килгәнлектән. Юныс бай шунда ук кучерны, ультиматум төсендә язылган записка белән, шәһәргә куды: — Җава.н язсын. Көтә, дип әйт. Хатынкыз белән чуала торган чак түгел хәзер. 
... Төн уртасы узып бара. Кучер да юк. Җавап та юк. Алгы бүлмәдә хырлап асрау карчык йоклый да. авыл кырыенда, ерак янгыннан вәсвәсәләнеп, этләр улыйлар. Вәлишин: — йокларга кирәк... — дип, тәрәзәнең хәтфә намазлыксыман икенче кат пәрдәсен төшереп, утын сүндереп, чишенми-нитми, диванга ятты. Ләкин йоклап булмый. Ми тамырларында чикерткә төсле тынгысыз уйлар сикерәләр. Тынычлану өчен колак мендәре астындагы салкын пистолетка кулын тидереп, йөзе белән стенага борылып та карады. Ләкин стенада бер тоныкланып, бер ялтырал селкенүче ниндидер саргылт-кызыл тап күргәч, тагын йокысы качты. Башта әле ул аньпц нәрсә икәнлегенә төшенмичә кулын сузды. Ләкин тап югалмады, тамырлары бүртенеп, төенләнеп торган бармаклар өстенә күтәрелде Шуннан соң гына, ул аның аргы яктагы янгын шәүләсе булуын аңлап, пәрдәнең бер чите кадакка эләккән ахыры дип, шуны рәтләргә теләгән иде дә, капка төбенә ат туктаганны ишетеп, лампага ут кабызды. Асрау карчык ишек ачарга чыкты. Юныс бай сабырсызланып үзе дә аңар иярде, һәм, Галимулладан: — Эшләр харап... Арча кырында атыш. Идрис әфәнде крепостьта. Янына үтәрлек түгел...—дигән хәбәрне ишеткәч, терраса баскычына таянган хәлдә, шашкын карашлы күзләрен шәһәр ягына текәп, бер кулы белән йөрәк турысын ышкый- ышкый, каядыр эчтә иң сизгер тамыр өзелгән төсле тавыш чыгарды: — Эһ-һ-һ...
74 
 
XXXIX Шул ук төнне Петроградта большевиклар партиясенең коралльв восстаниегә җитәкче үзәге Лениннан хат ала: — «Мин бу юлларны 24 дә кич язам, хәл мөмкин булмаган дәрәҗәдә кискен. Чыннан да, хәзер инде восстаниедә кичегүнең үлемгә ошашлы булуы ачыктаиачык... ...Көтәргә ярамый!! Барысын да югалтырга мөмкин!! ...Эшне әлбәттә, һичшиксез, бүген кич яки төнлә хәл итәргә». Восстание хәзерләү турында Вакытлы Хөкүмәтнең шымчылар тарафыннан искәртелгән булуы — һәр ике якны элгәрерәк һөҗүм башларга ашыктыра. Керенский ставкадан үзенә ярдәм чакыра, юнкерларны, казачийларны сугыш хәленә күчерә, күперләр аша хәрәкәтне туктатырга, хәрби революцион комитетны кулга алырга куша. 24 иче Октябрь таңында юнкерлар «Рабочий путь» типографиясен ябалар. Узып баручы эшчеләр, бу хәлне күреп, типография тирәсенә җыела башлыйлар. Арадан берсе газета редакторы — Сталинга шалтырата. Озакламыйча, кызылгвардеецлар килеп юнкерларны куалар. Газета яңадан басыла башлый һәм эшчеләр иптәш Сталинның төн утырып язган мәкаләсен укыйлар: — ... Власть эшче, солдат һәм крестьян депутатлары советлары кулына күчәргә тиеш. Бер үк вакытта, Ленин күрсәтмәләре нигезендә, восстание планын гөзүче Сталин, Свердлов, Дзержинский иптәшләр хәрби революцион комитетта өзлексез эш алып баралар, .штурмга катнашачак көчләрнең позицияләрен, маршрутларын аныклыйлар. , Төн уртасында Владимир Ильич, Смольный институтына килеп, восстание планын раслый. Керенский хөкүмәтен бәреп төшерү турындагы приказга кул куела. Мотоцикллы элемтәчеләр бу тарихи приказны шунда ук заводларга, кызылгвар- дия штабларына, полкларга алып китәләр. Башланамы? — дип сорый кемдер. Пиджак җиңенә ал тасма, күкрәгенә патрон ленталары таккан күн фуражкалы кызылгвардесц, пулемет көпшәсен Кышкы Сарайга төбәп, җавап бирә: — Башланды, иптәш! Казан бистәләренә бу хәбәрне «Аврора» крейсеры өстеннән шаулап искән җилләр, әйтерсең, китереп җиткерделәр. Большевикларның Казан комитетында үткәрелгән киңәшмәдән соң, Елга аръягы 
райкомының гадәттән тыш утырышын алып баручы Алексей Халявин, ревком приказын укыр алдыннан, шул ук сүзләрне әйтте: — Башлыйбыз, иптәшләр! Артиллерия бригадасы Арча кырындагы казармалардан Сибирь тракты буйлап хәрәкәт итәчәк. Аның ике бата- реясы Ягодный бистәсенә күчерелә... Төрле полкларның, дружиналарның, отрядларның вәкилләре беләя тулы кысан бүлмәдә, китек пыяласы төтәп торучы асылмалы лампа астында укылган дәфтәр бите чаклы кәгазьдәй шундый кыю сүзләрнең яңгыравы барысын да дәртләндереп җибәрде, йокысызлыктан кызарган күзләр, тойгыларның киеренкелеген, йөрәкләрнең теләсә нинди куркыныч эшкә дә хәзер икәнлеген аңлаткан төсле, үткен һәм тәвәккәл караш белән Халявпнга текәлделәр. Ул иске газеталар ябылган озынча өстәл артындагы урындыкка бер -аягы белән басып, ярым иелгән хәлдә, күзлеген өзлексез селкенүче ут яктысыннан кулы белән ышыклап, прйказны укуында ДӘВЗхМ итте: — 164 нче һәм 94 нче полклар Ягодный, Кизический һәм Козий бистәләреннән Казанка буендагы заставага чыгалар. 240 нчы полк— Бишбалта дамбасы буйлап китә. Аныц икс ротасы, тимер юлдан килү ихтималы булган Вакытлы хөкүмәт яклы эшелоннарны коралсызландырыр өчен, Лагсрьная станциясендә кала. 95 нче полк, эшчеләрнең кораллы дружиналары һәм кызыл гвардия отрядлары белән берлектә, күперләрне, әһәмиятле учреждениеләрне биләп, крепостька һөҗүм итәчәк... Приказ укылып беттеме, аш 

 
эстәл кырыендагы сары әрҗәле кыр телефоны! бүлдердеме, Алексей Халявин трубканы алып, телефон сабын борырга тотынды. Хәзер инде ул күзлеген ышыкламый һәм аның каты тек каплап килүче ябык йөзен, купшы эшчеләрчә очларын бөтереп куйган куе мыегын ишек төбендә басып торучы Гәрәй дә күрә. Ул аны, алтынчы съезд турындагы докладын тыңлаганнан бирле, очрата алмый йөргән иде. Соңгы атналарда, Гриша кызыл гвардия штабына күчкәннән соң, Гәрәйгә типографиядән чыкмыйча диярлек эшләргә туры килде. Халявинның теге яки бу йомышы турында, комитет белән типография а.расында газета һәм листовка кулъязмалары йөртүче, Фәйрүзә генә әйткәли торды. Бүген дә алар утырышка керешли генә, караңгы коридорда, бик ашыгып күрештеләр. Менә хәзер Гәрәй аның уртадан чәче коелган баш түбәсен генә түгел, күзлек пыяласы аркылы җитди һәм усал ялтыраучы күзләрен дә, сөйләшкән чакта тартылып торучы яңак мускулларын да ачык күрә. Кайдан шалтыраталардыр, Алексей бик игътибар белән тыңлый. Ара-тирә аның күзләре бүлмәдәге кешеләргә, өстәлдәге зур поднос тулы тәмәке төпчекләренә, чәе суынган стаканнарга, хәйләкәр ымлы караш ташлыйлар да, ул тагын ярым карлыккан тавыш белән трубкага кычкыра: — Молодцы! Шәп иткәнсез. — Ера-грак куып җибәрегез үзләрен. — Артык безнең бистәгә аяк басмасыннар. — Сезнең отрядмы? Хәзер әйтәм. Халявин, тиз генә кулындагы» кәгазьгә, аннан куен сәгатенә күз төшереп җавап бирде. — Казанка күперен юнкерлардан арчыйсыз. Сезгә беркетелгән батарея утны Тайницкая . капкасына юнәлтер... Әйе... Хәзер ул. Сузып кычкыртырга. Унар минут ара белән өч тапкыр... Барыгызга да сәлам. Мостафага аеруча... Саклагыз карг- ны. Дуамал бит ул. Уңыш телим, Хәсән! Трубканы куйгач, үз янында. бүреген кырын салып, уң чигәсенә төшкән җирән чәчен бер кулы белән учлаган килеш, икенче кулындагы кыска карандаш белән газета, кырыена нәрсәдер сызгалап утыручы егеткә эндәште: — Синнән башлыйк, Петр. Хәзер үк Алафузовка. Менә бу маршрут буенча чыга башласыннар. Егет шунда, ук сикереп торды һәм Халявин биргән кәгазьне бүрек кайтармасына эчкә үк салып, мылтык каешын тарта төшеп, якында утыручылар белән 
күрешә узды: — Үтәрбез, Алексей Гаврилович. Кызарырга туры килмәс безнең өчен. Аны озатуга, әле генә телефонда сөйләшкәне искә төште ахырьн, Халявин йодрыгын өстәлгә сугып, ләкин ачуланмыйча әйтте: — Шундый вакытта кирәк бит аяк арасында чуалырга. Милли шура белән меньшевиклар комитеты, татар эшчеләрен үгетләргә дип, үзләренең тел осталарын Вәлишин фабрикасына төшергәннәр. Коралланмагыз, янәсе. Властька омтылу — ут белән шаяру имеш. Ну, кызык иткәннәр үзләрен. Тачкаларга утыртып, фабрика артындагы чүп өеменә аударганнар. Халявин белән берлектә бөтен бүлмә күңелле шаулап көлә башлауга, тәрәзә пыялаларын зырылдатып яңгыраучы тревога гудогы ишетелде. Башта берсе, аннан икенчесе. Комитет утырышы ябылып, һәркем үз пунктына таралган вакытта, бөтен бистә күге тоташы белән гүли. Дамбада, Казанны алу памят- нигы янында атыш бара. Кар аралаш салкын яңгыр сибәләп торучы караңгы тыкрыклардан бер-бер артлы кораллы отрядлар килеп чыгалар. Тәрәзә капкачларының ярыкларыннан тасмаланып төшкән яктыда аларның байраклары утта кыздырылган зур табаклы корыч төсле балкып китәләр. Ә ерактан — Арча кырыннан, аларны күреп шатлан- гансы.ман, артбригаданыц туплары гөрселди иде. Утырыш ябылып, бүлмәдә йомыш кушылмаган берничә кеше генә калгач, Халявин Гәрәйне өстәл янына чакырып алды.
76 
 
— Синец белән сөйләшик инде. Беләсеңме, нинди эш йөкләргә телим? — Газетаны иртәрәк өлгертергә кирәктер. — Анысы ул чаклы борчымый, Ничек тә өлгертербез. Экстренный выпуск та чыгарырга кирәк булыр әле. Башка бер йомыш бар хәзер. Сиңа һәм сиңа, дядя Ваня... Зур сакаллы, мәһабәт гәүдәле кеше Гәрәй янына килеп басты. — Тыңлыйм, Лексей,— диде ул, яшьләнеп торган үткен күзләрен бармак сырты белән сөртен. Аның артыннан улы булырга кирәк, шундый ук очлы борынлы, чыгынкы яңаклы, барлык төс-кыяфәте белән дядя Ваняга ошаган егет өстәлгә якынлашты. Халявин, аңа төбәп, сүзен ялгап китте. — Шулай ук сиңа., иптәш Карпов, өчегезгә ревкомнан задание. Восстание күтәргән Казан пролетариаты Һәм гарнизоны исеменнән округ командующиена ультиматум тапшырасыз. Менә ул! Халявин өстәл тартмасыннан ниндидер печать басылган һәм өч имза куелган кәгазьне алып укыгач, зур конвертка салып, адрес язып, дядя Ваняга бирде. — Вакытлы хөкүмәт яклы юнкерларны, офицерларны, драгун һәм уланнарны хәзер үк коралсызландырырга! Барлык коралны, броневикларны хәрби революцион комитетка тапшырырга! Ультиматумны үтәргә дүрт сәгать вакыт. Күнмәсә- ләр, туачак нәтиҗә өчен алар гаепле. Көч һәм чынлык безнең якта. Оялары белән көйдерәчәкбез! Экипаж әзердер бит, иптәш Карпов? — Так точно, әзер. Гәрәй үзенең ике иптәше белән урамга чыгып, дугасына ак флаг эленгән пар атлы зур тарантаска утырганда, атыш тагын да көчәйгән иде. Ягодный күперендә баррикада коручы хатынкызлар, яшьүсмерләр бу сәер экипажны ерактан ук, әллә чын — әллә мәзәк сүзләр белән, каршы алдылар. — Сдаваться итәргә барасызмы, кияүләр? - Җибәрмибез. — Ниткән ак флаг ул? Алып ташлагыз хәзер үк! Козлада утыручы Карпов, юлга аркылы баскан тубалдай бүрекле тәбәнәк малайга, дилбегә очы белән кизәнде: — Бирермен мин сиңа сдача. Эшеңдә бул! Гәрәй белән янәшә урнашкан дядя Ваня, барысына берьюлы җавап биргәндәй, бер 
кулын авыз кырыенда куышлап, кычкырды: — Уңыш теләгез безгә, туганнар. Коралсызландырырга киттек фара- оннарны! Күпер өстснә өелгән ватык көймәләр, эче таш белән тулы кисмәкләр янына зур капка күтәреп килүче бер төркем яшьләр экипажга юл бирделәр: — Ачуланма инде, Иван Матвеич! — Без бит шаяртып кына... — Сугыш вакытында парламентерсыз булмаганны аңлыйбыз ла без. — Илчегә үлем юк. Исән-сау йөреп кантыгыз. Олы юлга чыккан кызыл гвардия патрульләре, пропускларны тикшергәч, тимер юл будкасына чаклы озата бардылар. Моннан соң шәһәрнең кырый урамнарына кадәр, дамба кырыйлап, сак кына барырга туры киләчәк. Мылтык һәм пулемет атышы бик якын инде хәзер. Юл буендагы яфраксыз өянкеләр,, усаклар арасыннан, мылтыкларын алга сузып, дружинниклар, кызыл- гвардеецлар йөгерәләр. һөҗүмгә ашыгалар күрәсең, Гәрәйләр экипаҗына әйләнеп караучы да юк. Тагын дүрт-биш минут узгандыр, йөгереп баручыларның алгы төркеме никтер терәлеп калды. Матвеич яртылаш, күтәрелеп, Гәрәйнең җилкәсенә таянып, алга карады. — Яралылар кайта, — диде ул сискәнү аралаш кызыксынып. Дилбегә тотып баручы егет тә, күзләрен шул якка текәп, авызын яртылаш ачкан хәлдә бер тын дәшми торгач: - Эх, мать честная... — дин ачы
77 
 
нып әйтте. — Кансыз гына ник бирелми икән соң -безгә яшәү право- сы...— һәм каршыга килүче зур гәүдәле күк атка юл калдырып, тарантасны читкәрәк борды. Бөрмә билле тун җиңенә «Кызыл хач» тасмасы бәйләгән урта яшьләрдәге хатын, крепость ягыннан туп тавышы яңгыраган саен кырыйга сугылучы күк атның авызлыгын тарткалап, җәяү бара. Башына шундый ук билгеле ак яулык бөркәнгән икенче хатын, сиртмәле ломовой арбада, салам түшәк өстендәге яралының баш астына кулларын куеп тезләнгән килеш, утырып килә иде. Гәрәй үзенең ничек сикереп төшүен һәм арбадагы кешенең канга чыланган гимнастерка изүе өстендә йомарланып, өзлексез дерелдәп торучы уң кулына йөзен каплап, бугаз көйдергеч тавыш белән кычкырып җибәрүен сизми дә калды: — Хәсән абый... җаным... Ничек булды соң бу... — Исән-сау җиткереп буламы- юкмы инде үзен... — диде ак яулыклы хатын. — Больницага ерак бит әле. Яралы кызыл гвардеецларны алып килүче арттагы арбалардан, бөрмә тунлы хатынны тиргәп, сукранырга тотындылар: — Анфиса, йоклама! — Юл тигез чакта куалый төш! — Эх син... Мишеньга әйләндереп бетердең ич күк айгырны... — Кем ул анда яралыны борчый? — Начальник әйтте бит: берәүне дә якын китермәскә... Гәрәй, арба тәгәрмәченең янтаугэ бәрелеп әйләнүен дә сизмәслек бер хәлдә, кайнар учы белән Хәсәннең маңгаен сыйпап, иярә китте. Берничә адым атлаганнан соң гына ул, үз янында янәшә баручы Мат- веичны күреп, борчылып сорады: — Нишләтәбез ииде? Авыр бит хәле... — Җиңел түгел... — диде Матвеич һәм Хәсәннең, Казанка ярларын тетрәтүче гөрелтегә уянып киткәндәй, күзен ачып җибәрүенә кинәнеп әйтте: — Бирешмә, браг! Ничек кенә итеп булса да тырыша күр. Хәсән, тамырларындагы тереклек очкыннарын берәмлекләп җыеп йөрәк учагына өйгән төсле, эчтән сыкранып киерелде. Аның тир бөрчекләреннән елтыраучы маңгаенда, ыңгырашмаска тырышып кысылгач тешләрендә, акыл нуры сүрелеп бетмәгән күзләрендә, хәзер үк арбадан төшеп, ил язмышын хәл итүче вакыйгалар эченә кайту теләге чагылды. Ул 
үзенең шушындый кискен вакытта яралануына көенеп, тынын бүлә-бүлә, Гәрәйгә эндәште: Туктап торма инде син... Нәсимәне очратсаң сиздерә күрмә минем хәлне... Сугыш башлана гына әле... Бераз тынып торгач, Матвеич белән күрешергә теләгән кебек, уң кулын күкрәк аша шудыртып, хәлсез тавыш белән әйтте: — Алексей Гаврилычны күрергә тырыш, дядя Ваня... Озак яткырмасын мине... Крепостька үз кулым белән байрак күтәрергә сүз биргән идем бит райком утырышында... Тимер юл белән дамба арасындагы сай күлнең камышлы түмгәкләрен актарып югары чөйгән шартлау— аның соңгы сүзләрен ишеттермәде. Атлар пошкырып алга ыргылдылар. Кемдер, Гәрәйне танып, кычкыра узды. — Белмисеңме? Порховойларның орудиесе кайда икән? Тегеләрнеке Муралы капкасыннан ата. Бәреп төшерергә иде үзләрен... — Ягодныйга бар, күпергә! — диде Гәрәй йөрәгендәге кичерешләрне җиңәргә тырышып һәм, Биш- балта ягыннан килүче кораллы отряд үтеп киткәнгә кадәр, күк атны күздән югалтмыйча, бер кырыйда басып торды. — Киттек!—диде /Матвеич, тарантасны аның каршына ук туктатып. — Дөрес әйтә Хәсән. Сугыш башлана гына әле... Аның улы, сугышның зурга киг»- сенә һаман ышанып җитмәгән чырай белән крепость ягына карап, СүЗГӘ КуШЫЛДЫ: 
78 
 
— Көч безнең якта бит. Ультиматумны укыгач та каршы торуның файдасызлыгын аңларга тиешләр. Матвеич, ачуланып, кырыс кына әйтте: — Ультиматум ул — вөҗдан сүзе... Буржуйларга каян килсен ди аны аңларлык намус. Йөрибез шунда вакыт әрәм итеп... Әйдә тизрәк бул! Штурм башланганчы корал алып өлгерергә кирәк. Үз гомерендә күпне күргән һәм гадәттә салмак холыклы карт тимерченең йөрәге бүген шундый тыелгысыз ашкыну белән җилкенә иде, ул ике атның бөтен жөчкә сикереп чабуы белән дә канәгатьләнмичә, дилбегә очын үз кулына алып болгыйболгый, янгынга ашыккандай куарга кереште: — Гоп-ли-и, ай-да-а-а! Очыртыгыз, канатларым! Кызыл гвардия багланышчылары юлдагы отрядларга әйтә узганнар күрәсең, дугасына зур ак флаг эленгән сәер тарантасны берәү дә туктатмады. Бары тик шәһәр читенә җитәрәк, атлы патрульләрнең берсе каршыга килеп, элек билгеләнгән юлда юнкерлар броневигы торганлыктан, маршрутның үзгәрүен хәбәр итте. Ләкин Матвеич анар кул гына селекте. Тәмам кызып җиткән атлар, мылтык-пу- лемет уты көчәя баручы кырый урамга бәреп керделәр һәм, яшен тизлеге белән сулга борылып, Бу- лак күперенә табан үтеп киттеләр. 
XL 
Ультиматум кабул ителмәде. Көрәш ике яктан да мәрхәмәтсез кискен төс алды. Казан урамнары, кулдан кулга күчеп йөрүче, сугыш позициясенә әйләнделәр. Бу хәлнең котылгысызлыгы июнь наступлениесе көннәрендә үк билгеле иде. Патша вакытындагы иске планны үтәү өчен генә алтмыш меңнән артык солдатны мәгънәсез- гә кырдыру белән беткән бу авантюрага каршы Петроград эшчеләре протест белдереп урамга чыккач, вакытлы хөкүмәт аларны мылтык һәм пулемет уты белән таратты. Невский Проспектка түшәгән имә.ч шакмаклар, тугызынчы январь як- шәмбәсеи хәтерләтеп, кан белән чыландылар. Бу җинаять барлык элекке иллюзияләрне юкка чыгарды. Хәзер инде революциядән көтелгән өметләрнең, халык һәм ил язмышы белән баглы теләкләрнең корал 
көченнән башка хәл ителмәячәге көн кебек ачык иде. Шул көннәрдә Гәрәй фронт лазаретыннан Фәйрүзәгә хат ЯЗДЫ: — ... Ишеткәнсездер Керенский һәм компаниясенең «гайрәтле чараларын»... Фронтта үлем җәзасы кертелде. Җыелышлар тыелды. «Г1равда»ны яптылар. Ленинны кулга алырга приказ бар. Тукай әйтмешли: «Кайтты истибдат кире»... Ләкин буржуазия күпме генә җенләнмәсен, көне саиаулы анын. Эт-т-үз башына котыра, диләр. Кара груһчыларның үлем алдындагы тыпырчынулары бу... «Революция яши, һәм ул әле үзе турында белдерер». Иптәш Сталин Петроград эшчеләренә шулай дип әйткән. Без яшибез, Фәйрүзә. Безнең ал каныбыз көрәш ялкыны белән кайный... Гәрәй, контузиядән соц ял алып., Казанга кайтканда «Рабочий» газетасы ябылган һәм оешма җитәкчеләре «идән астына» күчкәннәр иде. — Улым, сак яши күр! — диде аңар Мостафа күрешкән сәгатьтә үк. — Дошманның зәһәре йөрәгенә сыймый хәзер. Үз дигәнен булдыру өчен теләсә нинди явызлык эшләве бик мөмкин аның... Тикмәгә булмаган икән бу сүзләр. Гәрәй кайтып атна-ун көн узуга, Казанкадагы тимер юл күпереннән ерак түгел тупикта торучы селитралы платформаларга кемдер ут төртә. Янгын шрапнель вагоннаоы- на, аннан артиллерия складларына күчә. Өемеөеме белән шартлаучы снарядлардан бөтен әйләнә-тирә тетрәп, гөрселдәп яна башлый. Әй- тсрсеңлә, меңнәрчә туплардан берьюлы атып торалар. Янар тау авызыннан коточкыч көч белән
79 
 
шаулап күтәрелгән таш яңгыры шикелле снаряд кыйпылчыклары үз юлларындагы стеналарны, коймаларны, тәрәзәләрне ватып, яндырып узалар. Өй түбәләрен ачу белән куптарып ыргытучы ут давылы — сыеныр урын эзләп арлы-бирле йөгергән кешеләр, терлек-туарлар өс- тенә күмер чаткылары яудыра. Ут капкан йортларның ишек-тәрәзэлә- реннән сумала агымы төсле куе каралҗым төтен бөркелеп чыга да, шуның артыннан ук өй эче бакыр эретә торган мичкә ошап китә. Игумная, Бишбалта, Ягодная бистәләрен каплаган төтен эченнән иләмсез тавыш белән гүләп, кызыл канатлы кошлар кебек, калай табаклары, такта кисәүләре очалар. Алар килеп кунган каралтылардан, утын әрдәнәләреннән кызгылт-кө- рән төстә ялкын кибәннәре күтәрелә... Өзлексез шартлап торучы бу дәһшәтле янгын, дары базларына үрмәләп керсә, 'тагын да фаҗигалы- рак зилзиләнең кубачагы шиксез иде. һәр хәлдә Казан каласының язмышы бу 14 нче август төнендә кыл өстендә генә эленеп калды. Мал-мөлкәтле кешеләрнең барсы да диярлек аңар кул селтәделәр. Аларның бик күбесе' беренче шартлауны ишетү белән үк, ә кайберләре хәтт& элегрәк тә иң кыйбатлы әйберләрен төяп, Казаннан кырык- илле чакрымда торучы авылларга, дачаларга сыздылар. Бары тик бистә большевиклары тирәсенә тупланган эшчеләр белән солдатлар гына Казан каласын, мең еллык тузан астындагы борынгы үле шәһәр төсле, хараба өеменә әйләнүдән саклап калдылар. Яр буендагы яшелчә түтәлләренә чаклы көйдереп бетергән кызу ут эченнән балачагаларны, авыру картларны коткарып йөргән чагында, гаҗәп бер сүз ишетте Гәрәй: — Фабричный халыкка үчегеп ниләр генә кыланмый йөзе кара буржуй... Кем әйтте моны? Аныклап торырлык вакыт юк иде. Чәчләре етслсп, куллары пешкән хәлдә, ярым җимерек өйгә кайтуына атасы, пыяласыз, рамсыз тәрәзә уемындагы зур ящикка сөялгән ике мылтыкны күрсәтеп, шул ук фикерне кабатлады: — Коралсыз барып чыкмаячак, улым, безнең эшләр. Сине дә уз яныма самоохравага яздырдым әле. Ни әйтсәң дә завод-фабрикалар — халык кулына күчәсе байлык бит. Буржуйлар бүгенгедәй берәр нәмәс- тә эшләмәсеннәр өчен барсына да күз-колак булырга т_\ры килә... — Ут төртүчене тотканнармы әллә? — 
дип сорады анардан Гәрәй. Мостафа, башка бик күп эшчеләр төсле үк, бу афәтнең шомлы сәбәпләре турында анык бер хәбәр б.л- мәсә дә, күңеле белән сизенеп әйтте: — Властьны гына кулга алыйк. Төбенә төшәрбез әле ут-күз белән шаяручы контрларның... Кадет, эсер һәм меньшевиклардан торган шәһәр Думасы, бу җинаятьнең тамырларын каплап калдыру нияте белән, эшчеләрне гаепләп карар чыгарды. «Камско-волжская речь», «Корылтай» газеталары үз хуҗаларының шантажын шунда ук элеп алып, большевикларны эзәрлекләргә чакырып, әләк кампаниясе ачтылар. Шул сылтау белән бәген губернада сугыш хәле урнашты. Гарнизонда Корнилов яклы офицерлар ишәйде. Вакытлы хөкүмәт таянырлык көч туплау өчен Чистайдан прапорщиклар мәктәбе, Сызраньнан уланнар, тагын каяндыр броневиклар дивизионы, казачилар сотнясы, драгуннар эскадроны Казанга күчерелделәр. Үзләрен «Георгий кавалерлары союзы» дип атаучы монархистлар хәзер инде бистә эшчеләрен ачыктан ачык янарга керештеләр: — 14 нче август шартлавы беренче искәртү генә иде әле. Бик тузына башласагыз, һәркайсыгыз- ның каморкасын пероксилин белән күтәртербез! Ләкин ут төртүчеләргә җавап итеп, кораллы дружиналарга оешкан эшчеләрне, һәркайсы өчәр-дүр- тәр мең штыклы 94, 95, 164, 240 нчы полкларны, ополчение батальоннарын, артбригаданы җиңәрлек 
£0 
 
лнч юк иде ал ар да. 15 нчо октябрь- да. Казан вокзалы артындагы бо- .тынлыкта, егерме меңнән артык солдат: — Бөтен власть Советларга!— дип тавыш биргәч, командующий кулында бер генә чара калды һәм ул, озак унлап тормастан, большевиклар яклы частьларны 21 нче октябрьдан соңга калдырмыйча фронтка озату турында приказ язды. Солдатлар исә. вакытлы хөкүмәткә буйсынмаячакларын, бары тик шәһәр советын гына власть органы итеп тануларын белдереп, коралга ябыштылар. Үгетләү дә, куркыту да, корал тапшыру шарты белән өйләргә тарату турындагы вәгъдәләр дә аларны йомшартмады. Шәһәрдә һәркайсының үз штабы, үз хәрәкәт планы булган ике кораллы лагерь оешты. 24 нче Октябрьга каршы төндә юнкерлар кулындагы броневиклардан Арча кырына — икенче дивизион казармаларына ут ачылгач, бөтен гарнизон һәм бистә эшчеләре аякка бастылар. Тупчылар орудиеләрне корып юнкерларны куа киттеләр һәм үзләренә атучы броневикны сафтан чыгардылар. Кабан күле буендагы дивизион крепостька * һәм округ штабына йөгерек ут ачты. Большевик Васильев командасындагы батарея тупчылары, Троицк урманы аша Коры елга үзәненә чыгып, Ягодная бистәсендәге Кызыл гвардия отрядларына кушылдылар. Командующий, үз карамагындагы гаскәрдән «җәза отряды» һәм кибетчеләрдән, чиновниклардан, семинаристлардан, шурачылардан «тимер дружиналар» оештыру белән мавыгып, ультиматумны кире каккач, сугыш операцияләре тагын да зуррак күләмдә кабынып киттеләр. Большевикларның Казан комитеты җитәкчелегендәге эшчеләр, солдатлар, кустарьлар — Арча кыры, Кабан күле, Яна бистә һәм дамбалар юнәлешеннән берьюлы штурм башладылар. Шәһәр урамнары кара каршы атышкан артиллерия дуэленнән, күп саплы мылтык пулемет утыннан, гранаталар шартлавыннан бөтен нигезе ишелеп барган сыман өзлексез тетрәп торды. 25 нче октябрь кичендә Алексей Халявин, Бишбалта дамбасыннан юнкерларны кысрыклап шәһәргә кергән отрядларга, күңелле хәбәр китерде. Аның әле кичәгенәк яралы Хәсән Айвазовны ут астыннан алып чыккан, ә хәзер арбасыз килеш тагын да мәһабәтрәк күренгән күк ат өстендә шундый нык уты- I ручы гәүдәсе, кар аралаш яңгыр тамчыларын 
биткә сылаучы ачы салкын җилдә киек каз канатлары төсле җилфердәгән шинель чабулары, үзе бер өермәсыман тузгыган озын чәчләре, аркылысына кызыл тасма беркетелгән соры папаханы урталай бөкләп алга сузган кулы меңнәрчә кешеләрнең күзләре алдыннан дәрт һәм көч ташкыны кебек уздылар. Утыз-кырык адым саен ул, тыеп булмастай ыргылып чапкан атны кинәт туктатып, карлыга төшкән тавыш белән кычкыра үтте: — Петроградта власть эшчеләр кулына күчкән! Советлар Казаны өчен алга, иптәшләр! Шул ук хәбәрне Гәрәй белән Гриша Казанка аръягындагы болынлыктан крепостьны чолгап алырга хәзерләнүче роталарга, дружиналарга җиткерделәр. Винтовкаларын ике кул белән баш өсләренә күтәргән килеш, чабуларын бил каешларына кыстырып, Под- лужная урамына каршы сайлыктан бил тиңентен су ерып, Казанканы кичүче кызыл гвардеецлар, бу куанычлы сүздән гәүдәләренә рәхәт җылы таралган кебек, дәртләнеп кычкырдылар: — Яшәсен Совет власте! — Ур — ра — а — а — а... Болганчык каралҗым су өсте яктырып, сафланып киткәндәй тоелды. Озын кунычлы итекләре белән сай урыннарны капшап, юл Г салып баручы Андрей, үз янында f Гәрәй белән Гришаны күргәч, винтовкасын тагын да югарырак күтә- ' pen, елганың иң кызу агымлы турысында торуга да, аргы яктан атыш башлануга да игътибар итмичә, 
6. .с. Ә.' № 11 81 
 
биегәнен ман бер урында бөтерелеп алды: — Бу хәбәр өчен мин сезне ярга чыгу белән үк үбәчәкмен. Киттек әйдә бергәләп! Шуның артына ук ялгап ул үзенең иптәшләренә команда бирде: — Туктап тормастан, елга аркылы залпом, пли-и-и! Аргы якта гимназистлар дозоры гына булган ахрысы, кемнәрдер малайларча чинап, җавап уты ачарга да куркып, иеләбөгелә, борылмалы тыкырыкларга, ишек алларына постылар. Бу вакытта инде Казан буржуазиясенең төп кораллы көчләре, элекке позицияләрен югалтып, крепостька чигенгәннәр иде. Бары тик Муралы капкасына каршы күпердә генә һаман әле сугыш кызуы сүрелми. Юнкерлар белән драгуннар һәм бер төркем хәрби шура офицерлары, ул күперне үзләрен коткарачак соңгы юл итеп сайлаган төсле, крепость бульварындагы орудиеләрдән, губернатор чиркәвенең таш баскычы мәйданчыгындагы пулеметлардан, тау астындагы сазлыкка баткан броневиктан өзлексез атып торалар. Өсте киртләчле җирән стеналарны яктыртып, корыч көпшәләрдән озын ялкын телләре сузылган саен, борынгы Кремль ыңгырашып куя. Елга аръягында ярылган снарядларның шартлау тавышлары кире кайтып шулай яңгырый ахры... Менә хәзер, ничә сәгатьләрдән бирле баш калкытырга да ирек бирмәүче әрсез туплар, Казанка ярына шактый якын килеп, казылмаларга, чокырларга ышыкланган бистә кешеләренә тагын бер тапкыр утлы сулышларын өрделәр. Ләкин шул күз ачып йомарлык арада гаҗәп бер хәл туды: Кәҗә бистәсе дамбасыннан ниндидер тиз аткыч орудие, туры наводка белән ут ачып, крепость бульварындагыларны берәмберәм чүпләргә кереште. Өченчемедүртенчеме снаряды броневикның пулемет башнясын бөтенләй яньчеп ташлады. Бик кыска бер мәлгә сәер тынлык урнашты. Шул тынлыкта, штурмга команда көтеп, яр буе казылмаларында ятучы алгы сафтан хатын-кыз тавышы яңгырап китте: — Молодец, Мустафа! Кроши, жги их — паразитов! Аңар җавап биргән төсле, кыска койрыклы атларны бөтен көчкә куып, туп арбаларында баручы артиллеристлар уздылар һәм батарея командиры Васильевның: — Стой! Поворачивай! — дигән командасы буенча, орудие көпшәләрен крепостька каратып, күпер төбендә тукталдылар. 
— Дворец почмагына!—дип кычкырды Васильев. — Батарея, го- товь-с! Сул як кырыйдагы орудие янына мыеклач солдат белән тимерче Мостафа килеп бастылар. — Огонь!—командасын ишеттеме ул, юкмы, әллә элегрәк атып җибәрдеме, снаряд чиркәү баскычындагы пулеметлар өстендә шартлаган секундта ул, үз яныннан озын таяклы комач байрак күтәреп күпергә табан ашыгып атлаучы хатынны гына күрде һәм, бөтен нәрсәне онытып, аның артыннан куа китте: — Ксения! Шаштыңмы әллә? Кузгалырга команда юк бит әле. Көт бераз әнә шул багана төбендә. Эх, син... Дуамал йөрәк... Ксения барган уңайга борылып аңар нидер әйтте бугай, Мостафа бөтен Казанка ярларын яңгыратучы «Ур-ра!» эченнән аның сүзен аера алмады. Хәзер инде бер Ксения генә түгел, туп арбалары да, җәяү- ле солдатлар да, кызыл гвардеецлар да, яралыларга ярдәм пунктындагы хатынкызлар да аңар иярделәр. Мостафа: — Неуж-ли сугыш шулай кинәт кенә бетте? — дигән төсле аптырап, шул ук вакытта башкаларны үзеннән алга чыгармаска тырышып, күпернең юеш такталарында һәм дулкыннар өстендә уттай кызыл шәүләсе чагылган байрак артыннан йөгерде. Сугыш чынлап та туктаган күрәсең. Бер кая да атыш тавышы ишетелми. Көчәя баручы «ур-ра» авазлары белән бергә аралашып, әле Ксениянең, әле Васильевның 

 
сүзләре генә колакка чалынып китә иде: — Тизрәк атлагыз! — /Мылтыклар корулымы? — Гранаталарны әзер тотыгыз. — Крепостька киттек, иптәшләр! Кремльгә! — Алга-а-а-а... Ксения ал байракны югары күтәргән хәлдә, хәзер инде Мостафа белән янәшә атлап, өсте буралы борынгы чишмә турысыннан Муралы сукмагына борылган гына иде, сазлыктагы ватык броневик артыннан аларга төзәп, берничә тапкыр маузердан аттылар. Васильев шунда ук бушлат кесәсендәге озынча гранатаны уң кулына алып, бөтен көчкә кизәнеп сазлыкка ыргытты. Граната шартлауга, броневик артыннан тимер тырнап «ах» дип кычкырган тавыш ишетелде дә, кемнеңдер авыр гәүдәсе юеш тиреслеккә гөрселдәп төште. Мостафа да, Ксения дә авыр яраланган- иделәр. Ләкин Мостафа суынып баручы куллары белән һаман әле байрак сабын тотарга тырышкан Ксенияне, авып барган соңгы секундта, ике кулы белән күтәреп алды. Ул аны, яшь баланы тирбәткән төсле, җай гына күтәреп чишмә янына илтмәкче иде. Аның кайнар томан каплый баручы аңында, гүя шул борынгы чишмәнең боздай салкын, күз яшедәй саф тамчылары бистә заводларының батыр кызы Ксенияне терелтеп җибәрерләр һәм ул үзе дә шушы- 
кизләүдән үлемгә бирешмәслек көч. табар кебек өмет кабынып үтте. Табигать моңарчы да аңар көчно кызганмыйча бирә килгән иде. Ул бистәгә килгән беренче елларында нинди авырлыктагы чүкеч беләк эшләсә, соңгы вакыткача шуннан аерылмады. Менә хәзер дә ул Ксениянең байрак белән капланган гәүдәсен үз янына җыелган хатын- кызларга тапшырганнан соң гына* күзен йомды. Броневик яныннан әйләнеп кайткан иптәшләренең: — Кем уйлар, Юныс бай малаеның шунда яшеренеп торуын... — Үзе дә алды тиешле җәза- сын... — дип сөйләшүләрен ишетми иде инде ул хәзер... 
Я: Крепостька бикләнгән юнкерлар 26 нчы октябрьда иртәнге сәгать дүрттә генә, Петроград пролетариатның шуннан бер тәүлек элек Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә властьны үз кулына алганлыгы турында рәсми хәбәр килгәч кенә, корал ташладылар. Борынгы крепость капкасына кызыл байрак күтәрелде һәм бу өч тәүлек буенча Арча кырындагы госпитальдә Саимәгә булышкан Нәсимә, ул байракны анда Хәсән куйгандыр дигән тойгы кичереп,. Кремльгә керүче эшчеләр, солдатлар арасыннан язгы җил кебек ашкынып, алга узды. Бетте.