Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ШӘҺӘР ҺӘМ АНЫҢ КЕШЕЛӘРЕ


 
БЕРЕНЧЕ БИШЬЕЛЛЫК БАЛАСЫ 
Ике километрдан артыкка сузылган Ленин урамының, матурлыгы сокландыра сезне. Тигез итеп таш түшәлгән юлның, ике ягында, көньяк кипарисларына ошап, биек юкәгачлар үсеп утыралар. Еракка сузылып киткән киң юлга алар чиксез зур бакчадагы аллея төсен бирәләр. Моннан тик егерме ел гына элек әле юл да, аның һәр ике ягындагы өчәр һәм дүртәр этажлы йортлар да, берсе дә булмаган. Урамның көнчыгыш очында, каенлыкны умырып, үзенә киң мәйдан алган «Динамо» стадионы да булмаган. Тоташ урман шаулаган бу җирләрдә. Каеннар Һәм наратлар, юкәгачлар ,.һәм усаклар, ничектер бер дә аралаш- мыйчабуталмыйча, үз почмакларында тыныч кына үсеп утырганнар. Ә бүген без сезнең белән монда тын урманның сазлыкларында җәнлек аулап йөрергә түгел, бәлки гөрләп торган шәһәр күрергә килдек. ... 1865 елда хәзерге Зсленодоль- скига якын гына Параты авылыннан берничә йорт аерылып чыга. Шулай итеп яңа бер авылга нигез салына. Казанны Волганың көнбатыш ягындагы шәһәрләр белән тоташтыручы олы юл үтә торган урында, Волга буенда бер кабак булган, ди. 11 өйле яңа авылга нинди исем кушыйк, дип озак уйлап мәшәкатьләнмәгәннәр, әйдә, Каба- чише булсын, дигәннәр. Гади кабак кына түгел, бик зур кабак дигән сүз. Ни кирәк сезгә тагын! Юмор яратучы бабайлар менә шулай сөйлиләр. Бу исемдә символик дөреслек бар. Бөек Россиядә революциядән элек эш башында торган кара көчләр 
аны чиксез зур бер кабак ясарга омтылганнар. Волга буенда бурлаклар ыңгырашы һәм исерекләр моң-зары бергә кушылганнар. Алпавыт Атлашкиннар, заводчы Арслановлар хезмәт кешеләрен кабак һәм мәчет ярдәмендә исертергә^ камчылы ишан һәм урядник ярдәмендә «инсафлы» йөртергә дип планнар корганнар. Әнә шулай,. Волга буенда Кабачищелар барлыкка килгән. 1886 елдан алып, Паратский затонда Атлашкинның сәүдә кораблары кышларга кала башлаганнар. Ә 1895 елда инде хәбәрләшү юлларының Казан округы монда кораблар ремонтлау мастерскойлары төзи. Бу мастерскойларда эш кыш көннәрендә генә дәвам итеп, эшчеләр саны 150—200 гә кадәр җитә. 1897 елда «Волга-Вишер акционерлар ширкәте» Паратскида механический завод салдыра башлый. Бу эшкә француз концессионерлары да килеп тыкшыналар. Чит ил капиталистларыннан вәкил буларак, рус, татар, чуаш һәм мари эшчелә

 
pen берничә еллар буе эксплоата- цияләп, мыскыл итеп яшәгән Бснуа исемле бер килмешәкне карт эшчеләр әле дә тирән • җирәнү белән искә төшерәләр. Ул «төзелеш» 15 елдан артык дәвам итсә дә, завод салынып бетмичә, эш ярты юлда бүленеп кала. Карт эшчеләрдән Яков Матвеев бу турыда менә нәрсә ди: «Ниндидер бер чит ил бас металлургия заводы кормакчы булып, шушы тирәдә берничә таш йорт һәм берничә агач йорт салып маташса да, эш чыгара алмагач, 1914 елгы бөтен дөнья сугышы башлану белән бөтенләй ташлап качты». Күрәсең, тирә-яктагы авыллардан бер телем икмәккә тилмереп килгән ач крестьяннарның актык көчләрен суыру Бенуа кебек «завод салучы» управляющийларга табышны ’ мул биргәндер, — алар төзелешне тәмам итәргә һич тә ашыкмаганнар. Бенуа сызган. Аңар лаеклы истәлек булып, салынып бетмәгән заводның шыксыз стеналары калган. Хурланган, мыскыл ителгән хезмәт турында көзге җилләрдә ул стеналардан ачы ыңгыраш таралган. «Еллар тынычлангач» Бенуа тагын килеп чыккан булыр иде, тагын «завод салу» трагикомедиясе башланыр иде. Бөтен дөнья буржуазиясе алдан күрә алмаган кайбер вакыйгалар моңар тоткарлык иткәннәр. 1917 елның февралендә Россиядә патша хөкүмәте бәреп төшерелә. Шул ук елның Октябренда Ленин белән Сталин Россиянең эшче сыйныфын хәлиткеч штурмга алып баралар. Большевиклар шуңар өндәгән социалистик революция тормышка ашырыла. Ватаныбызның хезмәт ияләре Атлашкиннарның һәм Арсла- новларның, Беиуаларның һәм По- бельләрнең тырнагыннан мәңгегә азат булалар. Паратский затондагы кечкенә мастерскойларның эшчеләре дә илебездә совет властен урнаштыруда һәм аны дошманнардан саклап алың калуда актив катнашалар. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, 1916 елның ахырында һәм 1917 елның башында Паратский затон мастерскойларына Пстроградтаи Балтийский завод һәм Ижорский завод оборудованиесе китерелә. Барлыгы 298 вагон машина һәм станоклар килә. Эвакуацияләнгән заводлар белән бергә күп кенә эшчеләр дә Паратскига күчәләр. Питер эшчеләре Паратскида 
оешканлык һәм чын революционлык рухын урнаштыралар. Февраль революциясенең беренче көннәрендә үк «Паратск мастерскойларының эшчеләр һәм елужащийлар союзы» төзелә. Бу оешма Казанның металлистлар союзына кушыла, һәм, озак та үтмичә, ул Паратск мастерскойларының эшче һәм хезмәткәр, депутатлары советына әйләнә, аңар һәрбер цехтан вәкилләр кертелә. Бөек Октябрь көннәрендә Паратский затон эшчеләре үзләренең социалистик революция яклы икәнлекләрен белдерәләр һәм «чын пролетар, эшче-крестьян совет властена барлык чаралар белән булышлык итәргә, ханың таләпләрен тормышка ашырырга» дигән резолюция кабул итәләр. Алар үзләренең шушы вәгъдәләрен намус белән үтиләр. Казанны ак гвардия бандалары алгач, Волга хәрби флотилиясенең Свияжск күперен саклап калу көрәшендәге база Паратск мастерскойлары була. Анда хәрби флотилия судноларына ремонт ясала һәм елга суднолары коралланган корабльләргә, йөзеп йөрүче батареяләргә әвереләләр. «Дельфин», «Ольга», «Лев» һ. б. исемнәрдәге елга суднолары, хәрби суднога әверелеп, сугыш операцияләрендә катнашалар. Казанны акгвардияче бандалардан тазарту өчен барган сугышларда Паратск эшчеләре зур батырлык һәм фидакарьлек күрсәтәләр. 1918 елның 29 августында Свияжек станциясендә урнашкан 5 иче Армия штабына Төрләмә станциясеннән Каппсль һәм Савинков кул астындагы акгвардеецлар отряды һөҗүм итә. Шул чагында 5 нче Армиянең тыл частьларына Паратск эшчеләре ярдәмгә киләләр һәм про- рывиы бетерүдә актив булышлык итәләр. 5 сснтябрьда 5 иче Армия Һөҗүмгә күчә. Волга хәрби флотилия

 
се бу һөҗүмнең уңышлы барып чыгуын тәэмин итә. 9 сентябрьдән 10 сентябрьгә каршы төндә бу флотилия Устьега пристаньга килеп, 400 кешелек десант төшерә. Москва, Петроград, Нижний Новгород (хәзерге Горький шәһәре), Казан большевикларыннан, Паратский Затонның эшчеләреннән һәм матросларыннан торган бу тимер отряд шул ук көнне Казанга бәреп керә, шәһәр аклардан тазартыла.. 1918 елның 2 октябренда 5 нче армиянең Хәрби-Революцион Советы үзенең приказында болай дип яза: «5 нче армиянең хәрби заказларын һәм заданиеләрен үтәү буенча Паратский мастерскойлары эшчеләренең һәм Паратск заводы суднолары командасының үрнәк булырлык энергияле һәм интенсив эшләүләрен билгеләп үтәргә». Волга буенда, элекке Казан губернасында, совет властен ныгытуда Паратск эшчеләре әнә шулай мактаулы роль уйныйлар. Питер пролетарларының оеткысы Паратск эшчеләрендә сыйнфый аң һәм революцион рух үсешен тизләтә. Москвадан бик еракта тын бер почмакта урнашкан Паратск революция тарихына килеп керә. Шушы тарихи сугыш көннәрендә, Паратск заводы турында Ленин болай дип яза: «Паратск заводы... 5 нче армияне шул завод артына күчерергә. Үрнәк булырлык организация. Корабльләр төзүнең, машиналар төзүнең, электрификациянең бик зур белгечләре.» (Ленинский сборник, XXI, бит 139). Ленин моны 1918 елның октябренда яза. Шул чагында ук инде ул зур корабльләр һәм машиналар төзелеше турында, илне электрификацияләү турында уйлый. Бу җөмләләрне дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Гражданнар сугышы тәмам була. Аяусыз канлы көрәштә, даһи юлбашчы Ленинның һәм гасырларда тиңе булмаган полководец Сталинның җитәкчелегендә яшь совет республикасын явыз дошманнан саклап калган герой халык илнең яраларын дәваларга, җимерек хуҗалыкны төзәтергә тотына. Аннары данлыклы сталинчыл бишьеллыклар чоры башланып китә. Паратскида яңа заводлар салына. 1929 елда ук инде 3 нче номер фанера заводы эшли башлый. 1931 елда Серго исемендәге завод стройга керә. Шлак-бетон, кирпеч заводлары һәм башкалар төзелә. «Паратский затон» дигән исем яңа 
эчтәлеккә һич тә җавап бирә алмаслык кечкенә булып кала, һәм ул 1932 елда Зеленодольск шәһәре дигән яңа исем белән алмаштырыла. Шәһәр... Чынлап карасаң, ул чагында нәрсәсе шәһәр иде әле аның?.. Халыкның саны нибары бер мең тирәсендә генә. Аларныц да күпчелеге агач баракларда тора. Хәзерге зур театрлар да, якты клублар да юк иде әле/ ул чагында. Завод корпусларыннан чыгып биек ярга мендеңме — кара урман шаулый иде анда... Ул чагында әле тукмалып бетмә гән сыйнфый дошманнар, совет властеның һәрбер эшенә аяк чалырга тырышкан буржуаз милләтчеләр мыскыллап көләргә теләделәр, еландай шыелдап, «бу да булды бер шәһәр!» — диделәр. Артта калган аграр илне инду- стриальколхоз державасына әверелдерү бурычын алга куйган совет халкы агулы еланнарның башларын сытты. Сталинчыл бишьеллыкларның программасы совет халкының барыр юлын яктыртты. Әйе, шәһәр! Зеленодольск шәһәре — беренче бишьеллыкның Волга буена көр гудок авазлары таратып, Казан каласына сәлам биреп туган таза бер баласы! Сөекле юлбашчыбызның күрсәтүе буенча, совет халкының ихтыяры белән, сокландыргыч кыю планнар алдан билгеләнде. «Монда шәһәр булачак!» «Монда гигант туачак!» Ул планнарны билгеләгәндә, ленинчылсталинчыл милли политиканы тормышка ашыру йөзеннән, милли республикаларга аеруча зур игътибар ителде. Социалистик Татарстанның баш

 
каласы булган Казан шәһәре янында, анабыз Волга ярында яна промышленность үзәге үсәргә тиеш. Аз гына еллар эчендә андагы халык саны ун меңнәргә җитәргә тиеш. Яна үзәктә яна машиналар эшләнер, яна кешеләр җитешер... Билгеләнгән планнар арттырып үтәлде. Волгада һәм Амур буенда, тайга эчендә һәм ком чүлендә тиңдәшсез гигантлар, үзара ярышып, әкияттәгедәй бер тизлек белән үстеләр. Зеленодольск шәһәре дә бүтән- нәрдән калышырга теләмәде. 15 ел эчендә ул Татарстанның икенче промышленность 
үзәгенә әйләнде. яңа машиналар килә. Татарстан үзе дә бөек Ватаныбызга авыл хуҗалыгы продуктлары гыпа түгел, бәлки техниканың соңгы сүзе белән эшләнгән яңа машиналар да бирә. Менә нинди ул минем социалистик Татарстаным!* Гүзәл горурлык тойгысы йөрәкне дәртләндерә, хыялны канатландыра, Волга суы да бишьеллыкны дүрт елда үтәргә ашкынадыр кебек тоела. Әнә ул кайсыдыр ерак урманнардан сал китерә. Мөгаен, безнец фанера заводына каен киләдер... Тауга күтәрелгән саен җил көчәя. Җил көчәйгән саен җыр ераккарак тарала:
 
АЗАТ ХЕЗМӘТ МУЗЫКАСЫ 
Казаң станциясендә шәһәр тирәсе поездына утырып, ике арадагы станцияләргә ни өчендер бик озаклап туктый-туктый, Зеленый Долга килеп җиткәч, уң якка, шактый биек таулар^ итәгенә, Мос?;ва тимер юлыннан бер тармак үткәнлеге күренә. Шунда борылып, өч километр җир узуга, поезд безне 'Паратск» станциясенә китереп җиткерә. Биек тауларга күтәрелүнең рәхәтен белсәгез, култыксалар куеп ясалган агач баскычтан, тирә-якны тамаша итә-итә менәргә була. Завод яшьләре андый баскычлардан йөгереп менәләр, биеп төшәләр. Ә безнең кебек картракларга, утырып хәл алыр өчен, 30—40 басма \ткән саен плошадкалар ясалган. Шунда, дивансыман итеп эшләнгән скамьяда арка терәп утырасың да, күз алдында ярылып яткан гүзәл күренешне тамаша кыласың. Югарырак менгән саен, күренеш тулылана һәм ачыклана. Тау итәгендәге тигезлектә тезелеп киткән завод корпуслары, киң Волга аша җиңел атлап үткән Свияжск күпере— барсы да уч төбендә. Волга буйлап гүбәннән нефть баржалары менә. Күпер аша бик озын бер составның чыгып барганы күренә. Татарстанга 
Нинди киң ул минем туган илем, Урман, кырлар, сулар күп анда, Кеше шундый иркен сулый торган Бүтән бер ил белмим дөньяда... 
Шәһәрнең иң зур урамына — Ленин исемендәге урамга килеп керәбез. Бу урамның көнбатыш очы урман эченнән үсеп чыккан кебек башланып китә. 
Урамның иң кырыйдагы өйләре кыргый урманга барып тоташа. Анда—якын киләчәктә — шәһәрнең үзәк культура һәм ял паркы булачак. Әле кояш нурларын үткәрми торган калын наратлык эчендә иркен аланнар барлыкка килеп, аларда гөрләп гөлләр үсәчәк, яшь йөрәкләрне җилкендереп, картлар күңеленә тын шатлык биреп, биек наратлардан да югарырак омтылып, фонтаннар бәреп торачак... Шагыйрь фантазиясеме бу?.. Түгел! Дөресен генә әйткәндә, безнең социализм илендә шагыйрь хыялы чынбарлык алдында бик тонык булып кала. Безнең тормыш агьгмы, иң көчле фантазияне дә узып китә дә, күз иярә алмаслык тизлек белән алга, алга бара... Шәһәр архитекторы Александра Максимовна Хоринокның кабинетында Зеленодольскины планлаштыруның проекты бар. Бу план- проек'1 РСФСР Министрлар Советы каршындагы Архитектура Эшләре

 
Управлениесе тарафыннан расланган. Шушы план буенча танышканда, без Ленин урамының көнбатыш очында Үзәк паркка барып чыгабыз. Архитектор Хоринок үзе дә шәһәрнең узганы һәм киләчәге турында яратып һәм озаклап сөйли. Җитез хәрәкәтле, җиңел гәүдәле бу яшь архитектор моннан 12 ел элек инде Зеленодольск шәһәренә килеп төшкән һәм ташып торган энергия белән «шәһәр салу» эшенә керешкән. Шәһәр белән танышканда, ул безнең белән бергә йөрер һәм кирәкле аңлатмаларны бирер. Ленин урамы ике километрдан артыкка сузылган булса да, аның яңа йортлар салынуын көтеп торган буш урыннары да күп әле. Урамның көнбатыш очыннан үзәккә таба килгәндә, сулъякта тезелеп киткән өчәр этажлы ак йортлар күрәбез. Уң якка тезелергә тиешле яңа йортлар исә ике урам арасына квартал эченә кертеп салынганнар. Sy әле беренче елларның, һәр завод үзен генә кайгыртып, йортларны гомуми бер плансыз салган чорның истәлеге. Хәзер инде төзелеш шәһәрнең эчендә генә түгел, бәлки читләрендә, бистәләрендә дә билгеле бер план белән алып барыла. Урамның сулъягындагы без әйткән матур йортлар тезмәсе, шәһәр мәйданы янына килеп җиткәч, дүрт этажлы зур бер йорт белән тәмамлана. Аны яшьләргә хас күңел күтәренкелеге белән «Яшьләр шәһәрчеге» дип атаганнар. Анда Серго исемендәге заводның яшь эшчеләре яшиләр. Бу йорт шәһәрдә яшьләр өчен булган бүтән торакларны да үз канат астына алырга уйлыймы, әллә үзенең киң заллары, матур кызыл почмаклары белән масаямы, ни сәбәптән ул үзенә шәһәрчек исемен алгандыр, белә алмадым, һәрхәлдә, яшь шәһәрнең үзәгендә яшьләр дворецы булу бик табигый һәм бик күңелле хәл. Яшьләр дворецы турысында, урамның икенче ягында — Серго исемендәге заводның культура дворецы. Төзелешне төгәлләү, эчке җиһазландыру Һәм тышкы бизәү эшләре әле һаман дәвам итә торган бу иркен һәм биек дворецны теләсә нинди зур шәһәр дә бик шатланып үзенә кабул итәр иде. Зур һәм биек тамаша заллары, лекция заллары, төрле түгәрәкләр өчен бик күп санда төрле бүлмәләре булган бу дворец бер квартал җир били. Аның үзенең паркы һәм паркта җәйге сәхнәсе булачак. Ленин урамына янәшә үткән Фридрих Энгельс һәм Карл Маркс урамнарының да, 
аларны кисеп үткән Комсомол һәм Татарстан урамнарының да, ыспай коттеджларын тау битенә тигез сипкән Тукай урамының да, һәркайсының үзенең бер аерымлыгы, үзенең бер горурлыгы бар. Соң уйлап карагыз: йөз еллык юкә агачлары белән шаулап торган шушы яшь шәһәрдә күпме культура йортлары һәм мәктәпләр, нәни балаларны тәрбияләү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре урнашкан! Әле 20 яшен дә тутырмаган бу шәһәрдә 3 тулы урта мәктәп, 3 җидееллык мәктәп, 3 башлангыч мәктәп бар, производстводагы яшьләр өчен 2 кичке мәктәп бар (аның берсе ун еллык), талантлы балалар өчен музыка мәктәбе бар. Байтак урамнарында әле өйләр (берч генә якта тезелеп) урманга карап торган бу шәһәрдә 2 техникум бар, 3 ФЗӨ мәктәбе бар, 2 һөнәр училищесы бар. 17 балалар бакчасы, 5 ясле һәм 1 сабыйлар йорты (дом ребенка) бар, балалар өчен җәйге санаторий бар. Шәһәр күләмендә 3, ә бөтенесе 25 көтепханә бар, 3 клуб бар, 2 поликлиника бар. 5 меңнән артык укучы, 160 укытучы, 80 врач бар бу шәһәрдә. Саннарда серле көч яшеренгән дип ышанганнар элек заманнарда. Саннарны без үзебезгә буйсындырабыз. Эшченең ихтыяры белән 4 саны 5 кә тиңләшә. Зур көрәштә яулап алынган һәм календарьларда күрсәтелмәгән өстәмә бер ел эчендә күп миллиард сумнар торырлык яңа машиналар һәм музыка кораллары, ашламалар һәм уку китаплары бар ителә, яңа күперләр һәм культура дворецлары салына, ил күгендә яңа самолетлар канат кагына. Бертөрле дә яшерен көч юк саннарда!.. Ләкин — мин һич тә шикләнмичә әй

 
тәм — тиңсез дәртле музыка көче бар аларда!.. Ничектер оста итеп тезәргә иде шул саннарны — алар 5 яследәге нарасыйларның гамьсез көлүен, суднолар төзү техникумының спорт залында яшүсмерләрнең күңелле шау-шуын, ФЗӨ мәктәбе укучыларының өлгер кулларында инструментлар чыңлавын, клуб сәхнәсеннән яңа ачылып килгән яшь талант җырлавын яңгыратып торсыннар иде. Волга дулкыннары белән бер булып, Волга ярларындагы наратлар шаулавына кушылып, рухланып Һәм рухландырып җырласыннар иде ул саннар!.. 11 мәктәп, 5 мең укучы, 160 укытучы... Нинди гади саннар! Барысы да бик табигый бит: балалар булгач, мәктәпләр бар, мәктәпләр булгач, укытучылар бар! Без шулай бер дә гәҗәпләнмәскә өйрәнгән инде. Ә менә шул саннарның эчке мәгънәләрен тикшерсәң, саннар артына яшеренгән тере кешеләрне күз алдына китерсәң, никадәр байлык, никадәр гүзәллек күрәсең! Быел Зеленодольскидагы ун еллык татар мәктәбен 11 укучы тәмамлады. Яшь шәһәрнең мәктәбе дә яшь. Бу икенче генә чыгарыш әле. Шушы тантаналы вакыйга уңае белән оештырылган кичәдә мин дә булдым. Кичәнең рәсми бүлегеннән соң, мул табынның төрле почмакларында әңгәмәләр башланды. Карт эшче Сафиулла абзый Мифтахетдинов үзенең шатлык тойгыларын минем белән уртаклашты. — Чынлап торып бер уйласаң, — диде ул, — бу хәлләргә исләрең китәр. Әнә танцевать итә бит, минем улым ул, Әхәт. Унынчыны бетерде. Бүген бәйрәм көне аның. Минем дә бәйрәм бүген. Минем өчен тагын да зуррак бәйрәм. Яшьләр моның кадрен аңлап бетерә алалармы! Алар бит мәңге шулай булган дип уйлыйлар. «Нинди мәктәп бетерергә телисең, Әхәт Мифтахетдинов?^ Урта мәктәпме, әллә техникуммы? Рәхим ит!» Һаман менә шулай булган аларча... Дальше укыймы, дисең? Бу соравың белән бераз мине обижать иттең, туган. Ну, ярый инде, бүген ачулана торган көн түгел, Медицин- скийга бирәм мин аны. Дохтор ясыйм. Исләрең-акылларың китәр дим шул... Матурлап сөйли белмим мин. Тик менә шуны әйтәсе килә, син тагы ңскене телгә ала дип ачуланма,’ бер пример өчен генә ул, минем улым Әхәт элеккечә әйткәндә гимназия бетерде була инде. Шулай бит? Элек кемнәр бетерәләр иде сон 
гимназияне? Үзең беләсең: дворян малайлары да купец кызлары. Ә мин кем соң? Минме? Мин пожарный охранада простой бер эшче. Менә кем мин. Унсигез ел фанера заводында эшлим мин. Почетым бар. Эшче булганым өчен почет миңа, баламны укыткан өчен почет!.. Зур мәктәпнең залында, директорның үзе белән бергәләп, мәҗлеснең түрендә утырам, иптәш Сталин саулыгына тост күтәрәм мин! Сафиулла абзый кинәт үзенең сүзенә бөтенләй бүтән юнәлеш бирде. — Ә кем соң мине почетлы ясады? Совет власте, энекәшем, менә кем! Грамота ягым шәптән түгел минем. Шулай да хак сүзне аңлый беләм. Иптәш Сталин әйтә бит, бездә иң данлыклы, иң мактаулы нәрсә эш, ди. Моны мин үз тормышымда күреп беләм. Әнә минем Әхәт шахмат уйный. Ә менә шушы Паратский затонда һаман да байлар хуҗа булса, ’мин бала укыту бәхетен татыр идеммени? Телгә оста үзе малай. «Әти, рәхмәт сиңа, тырыштың, укыттың» дигән була бүген. «Рәхмәтне миңа әйтмә, — дим, эчтән куанам үзем, — рәхмәтне совет властена әйт. Иптәш Сталинга әйт. Укуның кадрен белсәң, мәйтәм, илгә файдалы кеше булып үс. Атаңны онытма, илеңә хезмәт ит, дим. Дөресме, әллә түгелме? Тагын кемнәр дисең? Зур улым Ислам лейтенант булып чыга. Армиядә үзе теләп калды. Мопсына да бик риза мин. Америка байларына миннән җавап бу. Әйдә, Сафиулла карт малае лейтенант булсын. Тора-бара полковник та булыр. Генерал булса да бер сүзем юк. Генераллар да бит күктән төшмиләр, аларны да без үзебез үстерә

 
без. Мансур исемле улым армиядә алты ел хезмәт итте. Хәзер фанера заводында слесарь. Абдулым судостроительный техникумда. Тагын бер елы бар. Суднолар төзү дә яхшы һөнәр бит. Дөресме, әллә түгелме? 11 дигән саннан бер генә берәмлекне алып, аның тышкы кабыгын ярып караганда, без менә шундый гүзәл эчтәлек күрәбез. Ә быел бит Зеленодольск урта мәктәпләрен тәмам иткән егетләрнең һәм кызларның саны — нәкъ 60. Шул 60 саны эченә кергән берәмлекләрне бер-бер артлы тикшереп чыксаң, нинди матур поэмаларга бай материал табылыр иде!.. Шунысын да онытмагыз: аттестат алган 60 кешенең 18 е—30 проценты— производствода эшләгән хәлдә урта мәктәп тәмамладылар. Дөньяның кайсы почмагында, кайсы илендә яшьләрнең үсүе өчен шундый уңай шартлар булырга мөмкин? Саннар безгә күп нәрсә турында сөйлиләр. Кечкенә Зеленодольск шәһәрендә авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше техникумын быел 57 кеше тәмамлады. Суднолар төзү техникумы да артта калырга уйламый бер дә. Ә һөнәр училищелары һәм ФЗӨ мәктәпләре быел 800 дән артык яшь эшче хәзерләп чыгардылар. Заводларның якты корпуслары аларны «хуш килдегез!» дип каршы алдылар. Чукрак кешеләр өчен генә бу саннар музыка булып яңгырамас. Бу саннарның гүзәл эчтәлеген күңел күзе сукырлар гына күрә алмас. Яңа заводлары һәм яңа кешеләре белән бергә, шәһәр үзе дә елдан-ел үсә бара. 1932 елда шәһәрне төзекләндерүгә 48 мең сум тотылган булса, 1947 елда 1 миллион 100 мең сум тотылган. Шушы бишьеллык эчендә шәһәрдә 44 мең квадрат метрдан артык яңа торак мәйданы эксплоата- циягә бирелергә тиеш. 1947 ел эчендә шәһәрдә 71 яңа йорт салынган. Шуларның дүртесе өчәр;, дүртәр этажлы зур йортлар, калганнары индивидуаль йортлар. Быел тагын 6 зур йорт салынып бетәргә тиеш. Шәһәрнең үзендә Һәм «шәһәр бистәсендә» — социалистик шәһәрчектә эшчеләр һәм инжеиертехниклар өчен индивидуаль йортлар салу киң күләмдә тормышка үткәрелә. Яңа тезелеп киткән купшы йортлар үзләренең кем баласы икәнлекләрен кайчагында үзләре үк әйтеп торалар. Фанера заводының, төрле отходлар- дан оста 
файдаланып, җыйнак кына итеп салынган матур саргылт йортларын ерактан күрү белән танырга мөмкин. Яшь шәһәрне үзләре төзегән, аның ничек үсүен үз күзләре белән күргән карт эшчеләр үткәннәрне искә төшерергә яраталар. Горький исемендәге заводның өлкән мастеры Бородатовка сүз бирик. Ул моннан 28 ел элек армиядән кайтып, суднолар ремонтлау мастерскоенда эшли башлаган. «Ул чагында әле, — ди Борода- тов, — монда яңа шәһәрнең әсәре дә юк иде. Тау башында берничә кирпеч йорт, тау астында унлап агач йорт — бөтен поселок менә шуннан тора иде. Хәзер, үзебезнең гүзәл яшь шәһәребезгә, аның киң һәм төз урамнарына, яңа заводларның якты корпусларына, өч һәм дүрт этажлы йортларга карап, минем җанып рәхәтләнә! Минем күз алдында үскән шәһәр бит бу! Хәзер мин завод салдырган яңа йортта, ике бүлмәле яхшы квартирада яшим. Заводның термический цехында өлкән мастер булып эшлим. Яңа социалистик шәһәрне салуда мин үзем дә катнаштым бит дип искә алу нинди күңелле! Ике балам үзехм белән бер үк заводта эшли: кызым — бер бүлектә начальник, улым — токарь, стахановчы, икенче ульш армиядә, яшьләрне очучы булырга өйрәтә. Балаларым шушы шәһәрдә үсеп, кеше булдылар, шушында алар урта белем алдылар һәм үзләренең тормыш юлларын башладылар»... 
ЗУР ЗАВОДНЫҢ КЕШЕЛӘРЕ Югарыда без күреп үттёк инде: Зеленодольск яшь шәһәр булса да, аның бай революцион традицияләре бар. Паратск эшчеләре Ленин шәһәренең пролетарларыннан турыдан- 
10 
 
туры сабак алганнар, алар белән бергәләп Волга буйларын дошманнан саклаганнар. Бөек Ватан сугышы елларында яшь шәһәрнең эшчеләре, төкәнмәс энергия белән эшләп, Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калуда үз ролләрен намус белән үтәделәр. Хәзер инде алар сталпичыляңа бишьеллыкны дүрт елда үтәү өчен зур пафослы көрәш алып баралар. Зеленодольскида Бөтенсоюз күләмендә әһәмияте булган байтак предприятиеләр бар. Аларның производство куәте елдан-ел арта бара. Шулай ук җирле промышленность та кызу темплар белән үсүдә дәвам итә. Сугыш алдыннан, 1940 елда, Зе- ленодольскиның җирле промышленносте 3. 976 мен сумлык продукция биргән булса, сугыштан соңгы ста- линчыл бишьеллыкның беренче елында, 1946 елда, ул 23.034 мең сумлык продукция бирде. Зеленодольск эшчеләре социалистик ярышта артта калуны яратмыйлар. Илебезнең барлык алдынгы эшчеләре кебек алар да зур иҗади ашкыну белән яшиләр. Кичәге уңышлар бүген аларны канәгатьләндерми инде. Хезмәт процессларын камилләштерү, һәрбер сәгать өчен генә түгел, һәрбер минут, секунд өчен көрәшү, аларга вакытны узып китәргә мөмкинлекләр бирә. һәр җирдәге кебек, Зеленодольскида да эшчеләр олы бәйрәм көннәрендә үз өсләренә яңадан яңа йөкләмәләр алалар. Шунысы аеруча характерлы, бу йөкләмәләрне алган чагында алар матур сүзләр белән генә мавыкмыйлар, коры вәгъдәләр генә биреп калмыйлар, бәлки матур итеп эшли дә беләләр. Әйе, чын совет эшчесенең эшенә сокланмыйча карап булмый. Аның эш урыны — станогы чиста, төзек, аның һәрбер хәрәкәте үлчәүле, кирәкле кораллары, материаллары барысы да алдан хәзерләнгән. Эш сәгате башлангач, бер генә секунд та әрәмгә китәргә тиеш түгел. Мондый эшчеләр бары тик безнең социалистик илебездә генә бар. Рус эшче сыйныфының өлешенә, безнең илебезнең халыклары өлешенә бөек тарихи бурыч — дөньяны яңа социалистик нигездә үзгәртеп кору бурычы төште. Менә 31 ел инде, Ленин — Сталин күрсәткән юл белән барып, совет кешеләре шул бөек бурычны үтәү юлында көрәшәләр, һәм һәр өлкәдә алар гүзәл уңышларга ирештеләр. Ләкин безнең өчен иң зур казаныш — яңа совет кешесенең барлыкка килүе. Бу 
кеше белән безнең горурланырга хакыбыз бар. Менә шундый яна кешеләрнең берсе Зеленодольск шәһәренең Горь- f кий исемендәге заводта слесарьлар I бригадасының җитәкчесе булып эш- лэу’че Норкин. Тантаналы бәйрәм көннәрендә Иван Андреевич Норкинның күкрәгендә алтын йолдыз балкый. Алтын йолдызга яшьләр соклану белән, картлар хөрмәт белән карыйлар. Бөек Ватан сугышында орудие на- водчигы булып хезмәт иткән Норкинның 1943 елда Киев янында барган сугышларда күрсәткән батырлыкларын һәм шулар өчен Советлар Союзы Герое исеме алуын заводтагы, хәтта шәһәрдәге һәрбер эшче белә. Ләкин Норкинга карата булган хөрмәт аның үткәндәге батырлыклары өчен генә түгел. — Бөек Ватаным бар нәрсәдән дә кадерле миңа! — дисеңме? Туган илнең даны һәм куәте өзлексез арта баруын телисеңме? Әйткәннәрең чын булса, теләкләрең саф булса, коммунизм өчен көрәштә алгы сафларда бар, кыю егетләрдән, күпне күргән бай тәҗрибә ияләреннән, алга яңа юллар салучы новаторлардан үрнәк ал! Совет халкы үзенең улларына һәм кызларына менә шулай ди. Норкин моны яхшы аңлый, халкының наказын намус белән башкара һәм шуңар күрә дә аның күкрәгендәге алтын йолдыз һаман да якты- рак яна... 29 яшьлек бу егет сугыштан элек колхозда столяр булып эшләгән, фронтта слесарьлык һөнәрен үзләштергән һәм 1947 елда шушы заводта слесарьлар бригадиры булып эшли башлаган. Еллык программаны ул 1 июньгә 118 процент итеп үтәгән, 7 ноябрьга 2 Va еллык норманы үтәргә сүз биргән. 
11 
 
1943 елдан бирле Норкин партия члены. — Коммунист кешегә артта калырга ярыймыни? — ди ул сүз җаенда гына. . Партия тапшыруларын ничек башкару турында сорагач, Норкин, әллә ни эшләгән юк әле, дип кенә җавап бирде. Ләкин бу урында цехком председателе Нәбиуллин сүзгә катнашты; — Норкин цехтагы иң яхшы •агитаторларның берсе ул. Дөрестән дә, Советлар Союзы Герое, алдынгы стахановчы коммунист яхшы агитатор да булырга тиеш. Бу табигый хәл, һәм Норкин моны аерым әйтелеп үтәргә тиешле бер эш дип уйламый да. Аның бик җаваплы тагын бер эше бар: Зеле- нодольск шәһәр соьетының депутаты буларак, ул һаман үсә барган шәһәр тормышын идарә итүдә актив катнаша. Заводта партком секретареның урынбасары Норкин турында тагын шуны әйтә: «Норкинга, ди, нинди генә эш тапшырсаң да, намус белән башкара, һичкайчан да җиңелрәк эшләп, күбрәк акча төшерүне теләк итеп куймый. Ә бит эшнең төрлесе була аның. Шуның белән бергә Норкин гадәттән тыш скромный кеше.» Моның шулай 'икәнлеге күренеп тора. Үзенең уңышлары белән масаерга теләми Норкин. Беренче күрешкәндә үк ул, күптәнге таныш шикелле ачык елмаеп, дусларча •салмак кына сөйләшә... Норкин белән гәпләшкәндә, Нәбиуллин да сүз кушкалаган иде. Хәзер инде без аның үзе белән танышыйк. Яшь слесарьлар бригадасының җитәкчесе, заводның алдынгы стахановчысы, шәһәрнең хөрмәтле гражданины ул. Тик шунысы бар, сүзгә б1?к саран кеше. Дөресрәге — үзе турында күп җәелүне яратмый торган кеше. 1935 елда ФЗУ бетереп, Нәбиуллин Хәбиб завод корпусына аяк атлаган, һәм менә 13 ел инде ул бер үк цехта эшли. — Күчеп йөрергә яратмыйм! —ди ул. Өч кенә сүздән торган шушы кыска җөмлә үз заводын, үз цехын бөтен күңеле белән сөйгән аңлы эшченең характерын ачып сала. Завод һәм цех—аның үз йорты. Эшчеләр коллективы—аның үз семьясы. Заводның намусы—аның намусы. Заводның даны—аның даны. Бик кыен чаклар да булгалый. Ләкин стахановчы эшче кыенлыклар алдында баш ими, «җылырак урынга күчсә идем!» дими, авырлыкларны бүтәннәр җилкәсенә салмаска., зур җиңүләргә омтылганда 
арткы сафларда бармаска өйрәнгән ул. «Балык тирәнрәк урын эзли—кеше әйбәтрәк урын күзли» диләр иде элек заманнарда. Бу мәкаль бераз искерде инде. Табигый, совет кешесе тормышның һаман яхшыра баруына өйрәнгән. Ләкин ул үзенең шәхси тормышын җәмәгать тормышыннан, завод һәм колхоз тормышыннан аерым бер нәрсә итеп карый алмый. Шуңар күрә дә ул «әйбәтрәкне» чиг- тән күзләп йөрми, бәлки аның өчен көрәшә, үз заводына, үз колхозына тап төшмәсен өчен үзенең бөтен көчен бирә. Аның девизы бер генә: авырлыкларны җиңәргә, планнарны сан һәм сыйфат буенча арттырып үтәргә!.. Яшь слесарьлар бригадасының җитәкчесе коммунист Нәбиуллин әнә шундый эшчеләрдән. Ике ел ярым эчендә ул 7 еллык норманы үтәгән һәм 1948 нче елның ахырына тагын 3 еллык норма үтәргә дип йөкләмә алган. Бөтен бригада бу ике ел ярымда бишьеллык программаны тәмамлаган. Менә мин яңа шәһәрнең яңа кешеләре турында тын бүлмәдә очерк язып утырам. Яулап алынган саннарны кәгазьгә күчерүнең зур мәшәкате юк аның. Шулай да, 7 еллык дигән сүзләрне мин тирән бер дулкынлану белән язам. Бу сүзләр эченә нинди зур мәгънә яшеренгән: Ватан сөюне, оешканлыкны, минут һәм секунд өчен көрәшне, югары хезмәт культурасын аңлаталар ул сүзләр! Нәбиуллин Хәбиб шул «гади саннар»ны телгә алганда, минем битемә кызыллык йөгерде. Норкин да, Нәбиуллин да моңа игътибар
12 
 
итмәделәр. Ләкин мин үзем бик ачык сиздем моны. Мин болай дип уйладым: әгәр без дә, язучылар да, үз эшебездә шул чаклы оешканлык, тырышлык һәм хезмәт культурасы күрсәтә алсак, ватаныбызның кодрәте, халкыбызның бәхете өчен барган көрәштә безнең катнашыбыз никадәр нәтиҗәлерәк булыр иде! Бригадир Нәбиуллин үзенең бригадасындагы яшьләргә эштә үрнәк күрсәтә, аларны дәртләндерә, өйрәтә, кирәк булганда булышлык итә. — Артта калучылар ’бармы? — дип сорагач, Нәбиуллин: — Берәү бар, — дип җавап бирде. Ләкин сөйләшә торгач, бу бригадада «артта калу» ның да мәгънәсе үзенә бер төрле икәнлеге аңлашылды: — Бригада членнары планны 150 проценттан 350 процентка кадәр үтиләр. Әнә шул 150 процент кына үтәүчене артта калучы дип атыйбыз инде без... Менә нинди егетләр эшли бу бригадада! Артта калучы да бер ярым норма үти! Бу геройлар Календарь елларын артта калдырып, туктаусыз алга баралар, хезмәткә коммунистик мөнәсәбәтнең гүзәл үрнәкләрен күрсәтәләр. Тагын бер матур сыйфаты бар Нәбиуллинның: ул үз бригадам гына дип тормый, бәлки коммунист буларак, дәүләт кешесе буларак, киң күләмдә фикер йөртә. Нәбиуллинда өйрәнгән иң алдынгы стахановчыларны бүтән бригадаларга җитәкче итеп күчерәләр. Шулай итеп Нәбиуллин өч бригадир хәзерләп биргән инде. Берәүләр китә, алар урынына икенчеләр килә. Нәбиуллин тагын өйрәтә. Бригадада җитәкчелек иткән хәлдә үз планын 350 процентка үтәп баручы Нәбиуллин үзенең белемен арттырырга һәм җәмәгать эшләрен башкарырга вакыт таба. Профсоюзның цехком председателе сыйфатында ул бөтен цехның эше өчен турыдан-туры җаваплы, ә шәһәр советының депутаты сыйфатында бөтен заводлар өчен җаваплы. Моны Нәбиуллин бер вакытта да онытмый. Коммунист Нәбиуллиниан партиясез большевик Хәйруллин да калышмый. Заводка алар бер үк елны килгәннәр, икесе дә ФЗУ бетергәннәр. Нәбиуллин слесарь булып, Хәйруллин Абдул фрезерчы булып эшли башлаган. 1947 елның маена ук инде Хәйруллин бишьеллык планны үтәгән, Октябрьның 31 еллыгына ул 10 еллык норма үтәргә дип 
йөкләмә алган. Хәйруллин чын мәгънәсе белән новатор эшчеләрдән. Ул ике һәм өч станокта эшли. Үзе уйлап тапкан җайланмалардан файдалана, алар- ның чертежларынэскнзларын үзе хәзерләп бирә. Үзенең тәҗрибәсен Хәйруллин яшь эшчеләргә тапшыра. 20 дән артык егетне өйрәткән инде ул. Зеленодольск ^гражданнары үзләренең алдынгы эшчеләрен хөрмәт итә беләләр. Шәһәр советы депутатлары исемлегендә без Хәйруллин фамилиясен дә очратабыз. Шәһәр советы депутатлары арасында без партия һәм совет работникларын, заводларның хөрмәтле карт эшчеләрен, инженер-техникларын һәм шулар белән беррәттән яшьләрнең' иң алдынгы вәкилләрен, мәсәлән, ВЛКСМ Үзәк Комитетының почет китабына кертелгән яшь бригадир Николай Шитовны да күрәбез. Нәбиуллинның; яшьләр бригадасында җитәкчелек итүен әйткән идек инде'. Гомумән заводның ком- сомолецлары һәм партиясез яшьләре социалистик ярышның алгы сафларында баралар һәм алар Ленин- Сталин комсомолының 30 еллык бәйрәмен зур җиңүләр белән каршы алдылар. Бу заводта яшьләр бригадаларының саны шактый күп. Аларның байтагысы һәрвакыт макталып телгә алына. Мальков җитәкчелегендәге монтажииклар бригадасы 4 специальиостьның эшен башкара һәм бригаданың һәрбер члены шул дүрт төрле специальиостьның барысын да үзләштергән. Бу бригада планны 300 процентка кадәр үти, бик катлаулы эшләрнең дә яхшы сыйфатлы булуын тәэмин итә. ВЛКСМ ның завод комитеты һәм шәһәр комитеты бюросының члены Зәйнуллин җитәкчелегендәге токарь
13 
 
лар бригадасы еллык норманы 6 ай эчендә үтәп, бөтен завод күләмендә икенче урынны алды. Аерым операцияләрне башкару өчен яшьләрдән төзелгән вак бригадалар производство планнарын арттырып үтәүдә зур роль уйнадылар. Мондый бригадаларда оста эшче җитәкчелегендә яшьләр берничә ай эшлиләр дә, аннары үзләре бригадир булалар. Иптәш Смирнов цехында Шакировның монтажниклар бригадасы аеруча популярлык белән файдалана. Состав һаман үзгәреп торуга карамастан, бу бригада 2 Vs ел эчендә 7 еллык норманы башкарды инде. Бу бригада белән ярышып эшләүче иптәш Михеев бригадасы да зур уңышларга иреште. Яшьләр үз бригадаларында производство нормаларын үтәү белән генә канәгатьләнмиләр, бәлки бишьеллыкны дүрт елда үтәү теләге белән, партия оешмасы җитәкчелеге астында, заводның барлык хуҗалык тормышында актив катнашалар. Шушы катнашуның күп төрле формаларыннан берсе дип, соңгы вакытта предприятиеләрдә киң тамыр җәйгән контроль постларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Комсомолның контроль постлары предприятиедәге төрле җитешсезлекләрне бетерүдә администрациягә һәм партия оешмасына ярдәм итәләр. Эш вакытын бушка үткәрмәү, материалны, электроэнергияне, ягулыкны экономия белән тоту, механизмнардан, инструментлардан дөрес файдалану,—менә шундый төрле-төрле тармакларда контроль постлары күзәтү, тикшерү эшләре алып баралар, дисциплина өчен көрәшәләр, «молнияләр» чыгарып, ваемсыз эшчеләрне оялталар, алдынгылар тәҗрибәсен популярлаштыралар. Г орький исемендәге заводта иң яхшы эшли торган постлардан берсе дип, иптәш Повстин җитәкчелегендәге постны күрсәтергә мөмкин. Иптәш Поветии, цехта берничә киңәшмә үткәреп, производствода экономия өчен көрәшнең әһәмиятен яшьләргә аңлатып бирде. Нәтиҗә күзгә күренеп тора. Соңгы вакытта цехта энергиягә һәм майлау материалына- аиактый зур экономия ясалды. Гомумән комссмолецлар производство культурасы өчен актив көрәш алып баралар. Комсомол комитетының секретаре Макаров иптәш бу турыда менә нәрсәләр сөйли: — Июль башында заводта комсомол активының махсус киңәшмәсе үткәрелеп, анда производство культурасы мәсьәләсе каралды. Активның карары буенча, эш 
урыннарын һәм завод территориясен тикшерү өчен 9 бригада төзелде. Берничә көй үткәч, бу бригадалар кайбер цехларда рейд үткәрделәр. Заводта чыгарыла торган күп тиражлы газета үзенең бер номерын шушы рейд материалларына багышлады. Цехларның территорияләрен производство отходларыннан чистарту, әрәм булып яткан кирәкле детальләрне эшкә кертү буенча чаралар күрелде. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән борынгы матур мәкаль хәзерге көн өчен дә бик дөрес. Эшчеләр, техниклар һәхМ ннжен^пппр производство процессларын яхшырту, камилләштерүнең яңа юлларын эзлиләр һәм табалар. Производствода эчке резервларның, файдаланылмаган мөмкинлекләрнең чиксез икәнлеге ачыла бара. Горький исемендәге заводта гына 1947 елда 216 рационализация тәкъдиме кертелгән. Шулардай 134 тәкъдим тормышка ашырылган. Алар бер ел эчендә 2 миллион сумнан артык экономия бирергә тиешләр. Инженер-технолог Сидельников, агрегатларны монтажлауның параллель методын кулланып, хезмәтнең җитештерүчәнлеген ике тапкыр арттырган. Шулай ук ул су үткәргеч трубаларны кыздырмыйча һәм эченә ком тутырмыйча бөгү методын тормышка ашырган. Технолог-метал- лурглардап Штильман һәм Вәлиулов иптәшләр дә технология процессларын камилләштерү буенча күп хезмәт күрсәткәннәр. Заводның бик күп эшчеләре үзләренең техник белемнәрен арттыру өстендә армый-талмый эшлиләр. Аларга ярдәмгә төрле түгәрәкләр һәм курслар бар. Заводның үзенең бай библиотекасы бар. Аның китап фонды хәзерге көндә 12 меңгә җитә. 1932 елдан бирле өзлексез рәвештә
14 
 
библиотека мөдире булып эшләүче Бибинур Юльметова иптәшнең сөйләвенә караганда, эшчеләр политик әдәбият һәм матур әдәбият белән беррәттән, техник әдәбиятны да күп укыйлар. Рационализаторлык тәк ь- димнәренең һаман арта баруында моның, билгеле, зур роле бар. Тик социализм илендә генә зур заводның бөтен коллективы—идарә итүчеләр, инженерлар һәм гади эшчеләр — шулай бер җан, бер тән булып яши алалар. Тик социализм -илендә генә станок эшчеләре, кайчагында академикларны да узып китеп, производство технологиясенең камилләшкән яңа методларын уйлап табалар. Тик совет власте шартларында гына милли мәсьәләнең шулай хәл ителүе, элек артта калган милли өлкәләрнең аз гына еллар эчендә шул кадәр күп кадрлар үстерүе мөмкин. Намус эше, геройлык һәм дан эше булган азат хезмәт эшчеләрне киң карашлы дәүләт кешеләре итеп, кыю фантазияле новаторлар итеп, мәңге алга омтылучы иҗат кешеләре итеп тәрбияли. Коммунистик хезмәт үзе чын мәгънәсе белән поэтик күренеш булып әверелә. Менә шул хакыйкать кызыл байраклы заводның алдынгы кешеләре белән танышканда, тагын да тулырак, җанлырак һәм күркәмрәк булып күз алдына килеп баса. 
КЫЛДАН НЕЧКӘ КОРАЛЛАР ОСТАСЫ Ленин урамының көнчыгыш очына барып чыкканнан соң, әкияттәге- дәй матур каенлыкны үткәч, буйга һәм аркылыга ерак җәелеп яткан йортлар күренә. Бу — социалистик шәһәрчек. Байтак барганнан соң, аргы башы урманга борын төрткән яңа бер урамга килеп чыгасың. Урам киң: ләкин яңа үсә башлаганга күрә, хәзергә кыска буйлы әле. Аның һәрьягында сигезәр йорт кына. Алар өр-яңалар. Былтыр гына алар үзләренең кадерле хуҗаларын — Серго заводының алдынгы эшчеләрен кабул иткәннәр. Игзәк балалар шикелле, алар бер- берсенә охшаганнар. Урам якка ике тәрәзә карый. Тәрәзәләрдә челтәрле пәрдәләр. Мин юри берничә йортка күз төшердем. Барысында да шулай. Йортлар бср-бсрсенә нәкъ капма- каршы салынганнар. — Сездә пичек, бездә дә шу- I лай! — дип алар бер-берсснә күз- кысалар, үзләренең көязлекләре белән мактаналар. Күренеп тора? ярышып эшләүдән рәхәт тапкан стахановчылар йорт тормышындакөн- күрештә дә артта калучыларның j 
булмавына омтылалар. ; Шул йортларның берсендә Сергс | заводының атаклы эшчесе Сафы*: • Габитов яши. Әйдәгез, кереп чыгыйк. Киң күңелле, кунакчыл кеше ул. Җыйнак кына йортның өч бүлмәсе һәм кухнясы бар. Димәк, дүрт бүлмә дип санарга кирәк. Габитов- ның әти-әниләре яшәгән авыл өйләрендә бер генә бүлмә булган. Кухнясы да, йокы бүлмәсе дә, залы да шул. Ә Сафый Габитов дүрт бүлмәле өйдә яши, чөнки ул—социалистик предприятие эшчесе, чөнки ул —- алдынгы стахановчы. Зур бүлмәдә роза гөлләре. Алар сабакларын киң җәйгәннәр. Килеп кергән кунакларны эре кызыл чәчәкләр ямьле котлап каршы алалар. Ьуяулы сары идәндә чүп әсәре күрмәссең. Итекләреңне баскыч төбендәге чүпрәккә яхшылап сөртми кергән булсаң, кызарырга туры килер. Июль аеның иң эссе көнендә өйдә бер чебен бызламый. Бүтәнен әйткән дә юк инде. Этажеркада китаплар, журналлар. Ггр нәрсә үз урынында. Әйберләр бүлмәне тарайтмыйлар, бәлки аны бөтенәйтеп, аңа ямь биреп торалар. Күрәсең, җыйнаклык һәм чисталык слесарь Сафыйнын канына сеңгән инде. Бүлмә уртасында өстәл әйләнәсенә тезелеп, телисез икән тез өсте- нә баян куеп, иркенләп гәпләшергә мөмкин. Сафыйның ял сәгате хәзер. Сафый белән мин заводта таныштым. 4 иче цехның начальнигы Нечаев иптәш: — Әйдәгез мин сезне Ганиев участогына, слесарь-лекальщиклар янына алып барыйм, — диде. Бу иң алдынгы участокларның берсе. Скворцов Иван норманы 200 процентка кадәр үти, бөтенләй 6ра1<- 
1S 
 
сыз эшли. Фәтхуллин 250—300 процентка кадәр үти. Аның белән ярышучы Перфельев та калышмый. Участокта артта калучы бер эшч)е дә юк. Александр Матросов исемендәге бригаданың җитәкчесе Сафый Габитов үз нормасын һәр көнне 250 — 300 процент үтәп бара. Бишьеллыкның беренче елында ул өч еллык норма, 1947 елда тагын өч еллык норма үтәгән. Шушы елның ахрына тагын өч еллыкны үтәргә йөкләмә алган. Комсомолец Матросов бөек Ватаныбызны саклау өчен үзенең яшь гомерен корбан итте. Ләкин Матросов үлмәде. Илебезнең төрле почмакларында, заводларда һәм колхозларда, диңгезләрдә һәм шахталарда иң алдынгы бригадаларның данлы хезмәтендә Матросов яши, аның исеме коммунизм төзүдә яңа җиңешләргә дәртләндерә. Сафый Габитов бригадасы да бу якты исемгә тап төшерми. Бригадир Габитовның бөтен эшендә оешканлык һәм пөхтәлек характерлы. Ул һәр вакыт цехка эш башланудан 15 минут элек килә. Эш өчен кирәк булган инструментларны тәртибе белән тезә. «Кая китте бу нәләт төшкәне!» — дип кабаланып, эзләп торасы булмый. Бер минут вакыт та әрәмгә үтми, һәртөрле напилькиклар, шул җөмләдән (кайбер шагыйрьләрнең кәефен китерерлек исем белән) бархатный һәм полубархатный дип атаучылар, «Әллә мин кирәкме, Сафый абый?» дип үз урыннарында яталар. Слесарь Сафый үзенең станогы янына килеп баса да, төрле инструментлар ясарга тотына. Алар арасында зурлары да, өрсәң очып китәрлек кечкенәләре дә бар. — Чәч бөртегенең нечкәлеге,— ди,— Сафый әйтә, — 0,04 миллиметрдан 0,07 миллиметрга хәтле була. Ә без 0,05 миллиметр нечкәлегендәге туплар ясыйбыз... Менә шулай, минем Габитовны «кылдан нечкә кораллар остасы» дип атавымда кыл хәтле дә арттыру юк. Кайбыч районы Мөрәле авылының малае-Сафый 1934 елда ФЗУ бетереп заводта эшли башлаган. Аннары мастерлар курсында укыган. Үзенең техник белемнәрен ул һаман арттырырга тырыша һәм "заводка яңа килүчеләрне үзе шикелле яхшы эшләргә өйрәтә. Сафый Габитов рационализатор. Аның берничә тәкъдиме тормышка ашырылган инде. Заводтагы хезмәт каһарманлыгы өчен ул 1945 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән 
бүләкләнгән. Күп көнне Габитовны, аның заводтан кайткан чагында ук ннде„ матур тегелгән яхшы костюмнан очратасың. Ул шәһәр урамыннан узып барганда, таныш түгел кешенең «Отпускага кайткан кунак егетме әллә бу» дип уйлавы да мөмкин. Габитов еш кына заводтан кайтышлый Шәһәр Советына керә. Ул — депутат һәм җирле промышленность комиссиясенең члены сыйфатында актив эш алып бара. Кичке сәгатьләр газета-журнал һәм төрле китап укуга багышлана. Габитов коммунист. Политик һәм гомуми белемен күтәрү мәсьәләсендә Дә ул бүтәннәргә үрнәк булырга тиеш. Йөкләмәләрнең күп булуына карамастан, Габитов бәрәңге һәм гөлләр үстерергә, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Яңа кинофильмнарны карарга да өлгерә. Культура дворецында ул шактый еш була. — Бер тәүлек 24 сәгатьтән тора, һәр минутның кадерен белеп яшәргә өйрәнсәң, шактый күп вакыт ул, — ди Габитов. Озак сөйләшеп утырганнан соң без Габитов белән бергәләп стадионга киттек. Ял көне һәм •өстәвенә авиация бәйрәме булганга күрә, стадион тулы халык иде. Яшь шәһәрнең стадионы да яшеллеккә күмелгән. Бер-беренә орынып диярлек бик еш үскән зур каеннар, яшел япмалы ак койма булып стадионны өч яктан уратып алганнар. Ә капка ягында, Ленин урамының дәвамы рәвешендә, киң ’ юл уза. Юлның уң ягында, стадион турында, архитектор Вәлиев проекты буенча салынган күп этажлы матур ак йорт күренешне тулыландыра, Волга буйлап йөзеп китәргә хәзерләнгән җиңел ак пароход сыман тоела. 
10 
 
Стадионның киң трибунасы, бас- кычбаскыч булып, югарыга күтәрелә дә, мәһабат карт каеннарга арка тери. Трибуна баскычларында шук балалар уйнап йөриләр. 11-12 яшьләрендәге бер малай, өске басмада да туктап калмыйча, биек каенга үрмәләгән һәм яшел яфраклар арасыннан зур стадиондагы җанлы күренешне тамаша кыла. Бәйрәм бик күңелле үтте. Элек физкультурниклар парады, аннары төрле көрәш һәм уеннар булды. Стадион өстендә корыч кошлар очмаса да, сөекле Москвабызның күген бизәп Сталин исемен язган армадаларның көчле гүләве, әйтсрсеңлә, Волга буенда да яңгырады. Стадионда мине Габитов ял көненә Казаннан кайткан Фәйзуллин Гайфулла белән таныштырды. Хәзерге вакытта Фәйзуллин Казанда хезмәт резервлары мәктәпләре җитәкче работникларының квалификациясен күтәрү курсларында укый. Бу яшь егет тә Зеленодольск шәһәре үстергән һәм һаман үсә барган атаклы кешеләрнең берсе. Ул 1920 елда Норлат районының Олы Ача- сыр авылында туган. Зеленодоль- скида 7 еллык мәктәп бетергәннән соң ФЗУ га кереп, аны 1938 елда тәмам иткән. Аннары Серго заводында токарь булып эшләгән. 1942 елда һөнәр мәктәбенә мастер итеп күчерелгән һәм шул вакыттан бирле ул кадрлар хәзерләү өлкәсендә эшли. Энергияле, инициативалы һәм искиткеч тырыш кеше булуын исәпкә алып, аны 1947 елның маенда Зеленодольскидагы 17 нче номер ФЗӨ мәктәбенең директоры итеп билгелиләр. Яшь директор үзенә күрсәтелгән зур ышанычны тулысы б ел ә н аклый. Зе л е но л л ь ? к и н ы 11 17 номерлы ФЗӨ мәктәбе Татарстанда беренче урынны, һөнәр училищеларын да кертеп санаганда икенче урынны ала. Фәйзуллинда оешгыру таланты бар. Ул коллективны туплый-оеш- тыра белә, карт укытучылар һәм мастерлар белән сөйләшергә уртак тел таба, укучылар арасында нык һәм аңлы дисциплина урнаштыра. Моның өчен күп көч кирәк, һәрбер укучының характерын, холкын бе лергә кирәк. Фәйзуллин кичләрен укучылар арасында була, группаларда һәм аерым-аерым беседалар уздыра. Кирәк чагында җылы сүз таба, кирәк чагында кискен була белә, һәм ул өзлексез рәвештә үзенең белемен арттыру өстендә эшли. — Онытырга ярамый шуны,—ди Фәйзуллин, — кеше алга карарга тиеш, алга 
караган кеше үзенең белемен арттыра, квалификациясен күтәрә. Ә моны ул Ватан өчен дип эшли. Яшь директор менә шулай фикер йөртә. Шактый авыр программалы курсларда ул 4 һәм 5 билгесенә укый. Җитәкче работник өчен идеологии хәзерлекнең хәлиткеч әһәмияте барлыгын коммунист Фәйзуллин һәрвакыт истә тота. — Безнең изге бурычыбыз—иптәш Сталинның күрсәткәннәрен тормышка ашыру. Иптәш Сталин әйтә бит, специалист кеше үз эшен белеп кенә ■калмаска, идеологии яктан да үсә барырга тиеш, ди. Шунсыз эш барып чыкмый. Идеология белемнәре нык булса гына, уз эшеңдә чын җитәкче була аласың... «Алга карау»ныц кирәклеген тирәнтен аңлаган яшь работник һаман үсә барыр, үз эшендә чын җитәкче булыр дип ышанырга бөтен нигезләр бар. 
ҺӘРБЕР ЗАВОД—КАДРЛАР МӘКТӘБЕ Сафый Габитов кебек киләчәк елларга аяк баскан өлгер кешеләр Серго заводында тагын байтак алар. Анда 39 кеше 1947 ел ахрына ук инде бишьеллык планны үтәгән. Завод авыл хуҗалыгына ярдәм өчен ун рәтле дисклы чәчү машиналары — СД-10 — эшләп чыгаруны үзләштереп, быел колхозларга бик күп санда яңа чәчкечләр бирде. Пыяла түбәле киң цехта колхозларга җибәрүне көтеп тезелеп торган яңа машиналар күңелгә шатлык салалар. Шул машиналар арасында смена начальнигы Габдылхак Абдуллин йөри. Моннан 20 ел элек ул токарь булып эшли башлаган. Хәзер алдынгы мастерларның берсе. Абдуллин производство процессларын һаман 
17 
 
камилләштерү турында уйлаучы рационализатор. Чәчү машиналарының төрле узелларын җыю буенча ул байтак рационализаторлык тәкъдимнәре керткән, һәм аларны тормышка ашыру шушы елның беренче яртысында гына заводка 200 мең сум экономия биргән. Абдуллин, орудие командиры булып, Ватан сугышында катнашкан. Сугыш кырларында, үз-үзен аямыйча. бөек Ватанны саклаган патриот хәзер хезмәт фронтында да батырлыклар күрсәтә. Заводта рационализаторлык хәрәкәте киң тамыр җәйгән. Былтыр рационализаторлык тәкъдимнәрен тормышка ашырудан 2,5 миллион сум экономия алырга план корылган булса, чынында бу план арттырып үтәлгән — 4 миллион сум экономия алынган. Конструктор Дҗикаевның тәкъдимен тормышка ашыру үзе генә дә миллион сумлап экономия биргән. Зеленодольск заводларында алдынгы эшчеләр арасында татарларның күп булуы, квалификацияле милли кадрлар хәзерләүгә аеруча игътибар ителүе күзгә бәрелә. Горький исемендәге кызыл байраклы заводта без моны күреп үткән идек инде. Серго заводында да андый алдынгы эшчеләрне күп очратырга мөмкин. Шуларның кайберләре турында кыскача гына әйтеп үтик. Әхмәдулла Сибгатуллин — заводта атаклы мастерларның берсе. Коммунист. — Партия уставын тормышка үткәрергә, производствода үрнәк булырга тырышам, — ди ул. 1928-29 елларда фанера заводын салганда, 18 яшьлек Әхмәдулла грузчик булып эшли башлый. Аннары Серго заводында өченче разрядлы эшче булып эшли. Техминимум бетерә. Аны 5 иче һәм соңыннан 7 нче разрядка күчерәләр. Ә 1944 елдан бирле ул мастер булып эшли. Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. Ул һаман да яхшырак эшләргә омтыла. Участокта артта калучылар юк. Бай тормыш тәҗрибәсенә ия булган Сибгатуллин агитаторлык эше алып бара. Ул һәр көнне рус телендә берничә газета 2. .с. Ә.« № 11 укый, өенә «Кызыл Татарстан» ала. Строгальщик Закир Юсупов белән танышыйк. Ул 1933 елда ФЗУ бетереп, заводта эшли башлый. Норманы һәрвакыт арттырып үтәве һәм яхшы сыйфатлы эшләве өчен хөкүмәт аны Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкли. Юсупов — 
цехта парторг урынбасары. Коммунистларны һәм партиясез эшчеләрне үзе үрнәк күрсәтеп тәрбияли. Бишьеллык планны ул 1 ел да 8 ай эчендә үтәгән. Хәзерге вакытта көндәлек норманы 200 дән 280 процентка кадәр үти. Заводка яңа килгән эшчеләрнең квалификацияләрен күтәрүдә булышлык итә. Нәҗми Шәмсетдиновның әтисе фанера заводында 25 ел эшләгән. Нәҗми үзе дә 15 яшьлек малай чагыннан, 1925 елда, 10 нчы номер фанера заводына эшкә керә. Аннары ул нормировщиклар курсларында укый. Цехта хезмәтне оештыру бюросының, план бюросының начальнигы булып эшли. 1943 елдан бирле ул цех начальнигының урынбасары. Техник әдәбиятны күп укый. Рационализация тәкъдимнәре кертә. — Мин хәзер бигрәк тә тырышып эшләргә тиешмен, — ди ул,—чөнки узган елда гына әле мин Ленин- Сталин партиясе, сафларына кабул ителдем. Партия члены дигән зур исемне аклау өчен өзлексез алга бару кирәк... Серго заводының атаклы кешеләре арасында без РСФСР Верховный Советының депутаты Әюпова Әминә иптәшне күрәбез. Норлат районында туган татар кызы моннан тик 8 ел гына элек әле, яңа шәһәргә килеп, зур заводка эшкә керә. Анда ул станоклар серен өйрәнә. Тик 4 кенә ай обре- зальный станокта ярдәмче эшче булып эшли дә, аннары шул ук станокка үзе хуҗа була. Нурый карт кызы Әминә станокны үзенең күндәм хезмәтчесе ясый, аның эш сәләтен өч тапкыр арттыра. Бөек Ватан сугышы барганда, 1943 елда, ул көндәлек норма буенча билгеләнгән 4.000 деталь урынына 13.000 деталь бирә башлый. Сугыштан соңгы бишьеллыкның беренче ел планын 200 процентка үти. 
18 
 
Станокның моторы минутына мең ярым тапкыр әйләнә. Менә шундый тизлектә Әминә Әюпова станокны смена буе өзлексез эшләтә ала. Аның осталыгына карт эшчеләр дә сокланалар. Хезмәттә шундый матур нәтиҗәләргә ирешүнең сере бик ачык: Әминә Бөек Ватаныбызның турылыклы кызы. Моторларның ритмлы тиз хәрәкәте илнең куәтен һәм данын арттыра. Шуңар күрә дә Әминә Әюпова моторларны тиз хәрәкәт иттерә, ләкин бер вакытта да бушка хәрәкәт иттерми. Әминә Әюпова продукцияне күп бирә, ләкин бер вакытта да брак бирми. Үз Ватанын шулай сөя белгән эшче хатын үзенең иптәшләре арасында, эшчеләр коллективында чын хөрмәт казана. Аны РСФСР ның Верховный Советына депутат итеп сайлыйлар. Сталинчыл бишьеллыкларның баласы булып, Волга буенда, Москва- Казан юлында үзенең яңа заводлары белән яңа шәһәр туды. Яңа заводта квалификация һәм политик белем алган татар кызы, яңа җиңүләргә ирешүнең юлларын билгеләүдә катнашу өчен Москвага Кремльгә җибәрелде. Ленинчыл — Сталинчыл милли политиканы тормышка ашыруның нинди матур бер үрнәге бу! Зеленодольскиның кайсы гына заводына барып керсәң дә сталинчыл бишьеллыклар чорында үскән яңа кадрларны очратасың. Бишьеллыкны дүрт елда үтәү өчен уңышлы көрәш алып баручы заводларның берсе булган 3 нче номерлы фанера заводының кояшка бай, иркен цехларына кереп чыгыйк. Бу завод 1948 елның беренче алты ае планын 124 процентка үтәде. Мебель өчен имәннән фанера ясауны үзләштерде. Заводта хезмәт максималь дәрәҗәдә механизацияләште- релгән. Ерак урманнарның зифа каеннары, зур саллар булып, Волга буйлап агып киләләр дә, завод турында ярга туктыйлар. Ярдан заводның киң территориясенә үткәрелгән улакларда, бер-бер артлы тезелеп, аккасннар үзләре цехка менәләр. Цехка җитәр алдыннан алар механик пычкыга очрыйлар. Калын озын агачларны зур пычкы, чыжлатып, метрлы бүрәнәләргә әйләндерә. Күз ачып-йому тизлегендә эшләнә бу. Аннары, бер тигез озынлыктагы бүрәнәләр җир астындагы юлдан цехка үтеп, анда иң элек «мунча керәләр»—зур бассейнда кайнар суда пешкәкләнәләр, йомшаралар. Шуннан соң гына, «без инде 
фанера булырга әзер!» дип, үткер пычаклы зур машина янына баралар. Анда бүрәнә әйләнеп тора һәм машинаның икенче як табагында, кин кәгазь скатертьсымаи булып фанера сузыла. Бер тигез зурлыкта киселә барган фанера җәймәләре киптергеч камерага килеп керәләр. Аннары, нинди калынлыкта кирәк булуына карап, аларны 3 яки 4 катлы итеп бергә ябыштыралар. Фанера производствосының технология процесслары турында язарга җыенмыйм мин. Ләкин әнә шул киң цехларда йөргәндә, минем үз бүлмәмдәге фанера урындыкларның һәм гардеробларның кайчандыр бер вакыт яшел яфракларын кояшта җилфердәтеп урманда шаулап үсеп утырган сылу агач булуларын искә төшердем дә, «ак каенның башыннан үткәннәре» турында берничә сүз әйтеп китим дидем. Фанера заводының алдынгы бригадалары билгеләнгән планнарны өзлексез рәвештә арттырып үтиләр. Аникина Зоя бригадасы көндәлек планны 180 процентка хәтле үтәп бара. Сафина Бану бригадасы 150— 160 процентка кадәр үти. Ярышып эшләүче Пономарева һәм Мәхмудо- валар 140—150 процентка үтиләр. Бу заводта, аның салынган көненнән бирле эшләп, зур квалификация алган кадрлар да байтак бар. Гаяз абзый Сәйфетдипев заводка аның туган елында— 1929 елда ук — килеп керә. Элек ул обрезчик булып эшли, һаман үсәргә омтылучы дәртле эшче производствоның төрле баскычларын үтә һәм хәзерге, көндә ул цех начальнигы булып эшли. Производствода милли кадрлар җитештерүдә карт рус эшчеләренец- мастерларның һәм инженер-техник
19 
 
ларның зур роль уйнаулары турында Зелеподольскиның татар һәм бүтән милләт эшчеләре тирән рәхмәт тойгысы белән сөйлиләр. Сафый Габитов цехка яңа аяк атлап кергән көннәрдә карт мастер Мощилов Анатолий аңар аталарча ярдәм иткән. Грузчиктан башлап мастерлык дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Сибгатуллпн Әхмәдулла, — «минем үсүемә мастер Новожилов булышты», — ди. Нәбиуллин Хәбиб:— «ФЗУ бетереп завод ишеген ачып кергәч, мине мастер Васильев үз кул астына алды, тырышып эшләргә өйрәтте», — ди. Серго заводында безгә иң атаклы мастерларның берсе булган Яков Николаевич Босых белән очрашырга туры килде. Инде 53 белән барса да, Яков Николаевич картаерга һич тә уйламый. 39 ел буе заводта эшләгән данлыклы тимерченең уртача буйлы гәүдәсе бетмәстөкәнмәс энергия туплаган, ахрысы. Күзлеген маңгаена күтәреп, ашыкмый гына сөйләгәндә, аның һәрбер сүзеннән тирән ышаныч аңкып тора. Яков Николаевич хезмәт фронтындагы каһарманлыгы өчен 1934 елда Ленин ордены белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышы барганда—-1943 елда — ул Ленин — Сталин партиясе сафларына керә, карт тимерченең бөтен тормышы, көче һәм сәләте партиягә багышланган икәнлеген белдерә. Иптәш Босых 1940 елдан бирле мастер булып эшли. Үз гомерендә ул бик күп яшьләрне эшкә өйрәткән. Шулар арасында рус милләтеннән булмаган эшчеләр дә байтак. Босых җитәкчелегендә эшләүчеләрдән Нури Әхметов көндәлек норманы 200—225 процентка үти. Әле былтыр гына ФЗӨ мәктәбен бетереп килгән Сабитов һәм чуваш егетләреннән Айбагов белән Захаров иптәшләр Яков Николаевич ярдәмендә инде чын тимерче булып җиткәннәр. Мастер Босыхиың заводта эшли башлавына тагын берничә айдан 40 ел тула. Үзе нинди тыйнак ул. Аны беренче тапкыр күреп сөйләшү белән, ул синең күңелеңдә әткәң шикелле хөрмәтле кеше булып урын ала. Цехларда менә шундый карт рус эшчеләре төрле милләтләрнең егетләреннән һәм кызларыннан квалификацияле кадрлар җитештерәләр. Зеленодольск заводларында татар инженерларының саны да шактый күп. Горький исемендәге заводта аларның кайберләре безгә таныш инде. Шул ук заводта өлкән механик булып Вәли Сибиш иптәш эшли. Татарстанның 
Тархан районыннан бер авыл малае элек Казанда рабфак бетерә. Аннары, 1932 елда Москвада институт бетереп, шушы заводка килә. 2 ел үтүгә ул өлкән механик булып күтәрелә, завод белән бергә үсә, эшчеләр һәм инженерлар арасында авторитет белән файдалана. Бу заводта тагын төзү- чепнженер Сәгадәт Хөсәенова һәм инженерэлектрик Кәбир Загиров иптәшләр эшлиләр. 3 нче номерлы фанера заводында сумала һәм клей цехының начальнигы булып инженер-химик Зәйнәп Утюшова эшли. Серго заводының кою цехында Исмагыйль Невлюдов алдынгы инженерлардан санала. Ул заводтагы атаклы уйлап табучыларның берсе. Кою производствосын камилләштерүгә күп көч куйган. Узган ел ул заводның иң яхшы технологы дигән исемне яулап алды. һәрбер завод кадрлар мәктәбе, дидек. Сүз производство кадрлары турында гына бармый. Иң алдынгы эшчеләр үзләренең производство планнарын үтәү белән генә чикләнеп кала алмыйлар, алар — дәүләт эшләре белән кызыксынучы һәм актив катнашучы, киң карашлы кешеләр. Тагын да төгәллерәк итеп әйткәндә, алар дәүләт интересын бөтен нәрсәдән өстен күргәнгә, үз интереслары дәүләт интересларыннан аерылмый дип белгәнгә күрә, эштә «могъҗизалар» тудыра алалар. Физик хезмәт белән акыл хезмәтенең бергә кушылуын күрсәтүче, хезмәткә карата коммунистик мөнәсәбәтнең гүзәл үрнәкләрен бирүче яңа тип интеллигент эшчеләр алар. Коммунизмның җырлар җыры булган китапта — «Коммунистлар партиясенең манифесты»нда Маркс белән Энгельс моннан 100 ел элек
20 
 
язып калдырдылар: капиталистик заводта эшче үзенең бөтен мөстәкыйльлеген югалта, хезмәтнең бөтен яме һәм кызыгы бетә, эшче машинаның бер кушымтасы булып кына кала. Капитализм илләрендә бу хәзер бигрәк тә шулай. Сугыштан соңгы бөтен авырлыкларны эшчеләр җилкәсенә салып, эксплоатацияне көчәйткәннән көчәйтә баралар анда, һәрбер эшченең баш очында «эшсезлек, ачлык» дигән шомлы кылыч чайкала. Зур конвейерның кечкенә бер өлешенә беркетелгән һәм шуннан бүтәнне белергә тиеш булмаган эшче, кайчан урамга чыгарып ташланырмын, дигән куркыныч астында яши. Билгеле инде, производствоны яхшырту турында уйлауның Һич тә кирәге юк аңар. Социалистик заводта исә без моңар капма-каршы картина күрәбез. Производствога һәм машиналарга эшче үзе хуҗа. Ул машинаның бөтен нечкәлекләрен өйрәнә, яңа җайланмалар ясап, аның көен таба һәм, консерваторлар, «предел- чылар» билгеләгән нормаларны ва- тып-җимереп, машинаның җитеште- рүчәнлеген ничәмә тапкырлар арттыра ала. Эшче — уйлап табучы. Эшче — рационализатор. Ул производство процессларының һаман камилләшә баруына омтыла. Шушы зур иҗат процессында коммунистлар һәм комсомолецлар авангардлык ролен уйныйлар. Предприятиеләрдәге партия оешмалары, барлык эшчеләр коллективын Ленин — Сталин эшенә бирелгәнлек рухында тәрбияләп, планнарның арттырып үтәлүен тәэмин итәләр. Техник белем бирүче төрле курслар һәм кичке мәктәпләр челтәре белән беррәттән Зеленодольск предприятиеләрендә политик белем бирүче мәктәпләр челтәре дә киң җәелдерелгән. ВКП(б) тарихын өйрәнү буенча 37 мәктәп бар, 29 политшкола бар. Шәһәрдә партшкола һәм комсомол' активы мәктәбе бар. Комсомол мәктәпләренә пропагандистлар хәзерләү өчен ике мәктәп бар. Быел 70 кеше кичке марксизм- ленинизм университеты филиалының беренче курсын тәмамлады. Шәһәрдәге укытучылар, врачлар һ. б. өчен марксизмленинизм буенча 9 семинар эшли. Культура работниклары эшчеләр арасында лекцияләр укыйлар, беседалар үткәрәләр. РСФСР ның атказанган укытучысы Корсаков иптәш бер семинарга җитәкчелек итә һәм ул Зеленодольск тарихын язу белән шөгыльләнә. Шәһәрнең алдынгы укытучыларын- нан булган Лебедев, 
Садыйкова, Корбова, Латыйпова һәм тагын бик күп иптәшләр үзләренең политик белемнәрен күтәрү өстендә җитди эшлиләр һәм эшчеләр арасында агарту эшләре алып баралар. Зеленодольск заводларында үсеп, җаваплы эшкә күтәрелгән партия һәм совет работниклары да байтак бар. Шәһәр Советы Башкарма Комитетының председателе Котельников Александр Г ригорьевич яшьүсмер чагыннан ук Горький исемендәге заводта котельшик булып эшли башлаган. Аннары ул шунда мастер булган, цех начальнигы, ОРС начальнигы булып эшләгән. Өченче фанера заводында директор булган. Яшь шәһәонең социалистик заводы үстергән Котельников, сайлаучылар ихтыяры белән җаваплы һәм хөрмәтле постка күтәрелеп, үз шәһәренең тагын да гөрләп чәчәк атуы өчен көрәшә. Котельниковның урынбасары Мин- һаҗетдинов исә өченче фанера заводының эшчесе. ВКП(б) Шәһәр Комитетының кадрлар буенча секретаре Адиатуллин Рәхим Донбасс шахтерының улы. 1921 елда ул, 16 яшендә, Паратск мастерскойларында өйрәнчек токарь булып эшли башлый. 1922 елда комсомолга, 1924 елда партия сафларына керә. 1929 елга кадәр токарь булып эшләгәннән соң, армия сафларында хезмәт итә. Аннары комсомол һәм профсоюз эшләрендә булып, 1936 елда партия эшенә күчерелә. Шактый бай тәҗрибәсе бар инде аның. Партия работникларына хас булган рәвештә, һәрбер мәсьәләне төпле тикшерә, эштә кабаланмый, сүздә салмак һәм ү? фикерен ачык әйтүчән кеше. 
21 
 
— Капларда укыдыгыз сез? —дип сорадым. Производствода этләгән чагында ул кичке рабфакның 1 нче курсында һәм гомуми белем курсларында укыган. Зеленодольскпдан Москвага барып, анда партработниклар курсларында белем алган. Хәзер дә ул Москваның югары партия мәктәбендә читтән торып укый. Быел шуның беренче курсын бетерде. һәрбер * коммунист, бигрәк тә җитәкче работник, үзенең белем дәрәҗәсен күтәрә барырга тиеш. Бездә тормыш законы бу. Элек заманда Атлашкиннар Па- ратский завод эшчеләренең газета укуларың бик сәер һәм куркынычлы эшкә санарлар иде. Ә Зелено- дольскиның Горький исемендәге завод эшчесе Александр Андреевич Гаврилов «Зеленодольский Рабочий» газетасында редакторлык итә. Партиянең иң үткен һәм иң көчле коралы булган газета ярдәмендә бишьеллыкны дүрт елда тормышка ашыру өчен көрәшә. Социализм иленең яшь шәһәрләрендә яңа кадрлар әнә шулай үсәләр. 
ХӘРӘКӘТЧӘН САБЫЙЛАР ҺӘМ КЫМШАНМАУЧАН АБЫЙЛАР ТУРЫНДА Укучыларымиың авторга карата ризасызлык белдерүләре һәм бер сорау бирүләре мөмкин: — Зеленодольск шәһәрендә әллә бар нәрсә дә ал да-гөлме? Б’у азганнарыгыз тормышны бизәп, ялтыравыклы итеп күрсәтү түгелме? Автор тыныч вөҗдан белән җавап бирә ала: — Язганнарым барысы да дөрес. Анда бертөрле дә арттыру һәм күпертү юк. Киресенчә әле, яңа шәһәрнең алдынгы кешеләрен язганда, аларның гүзәл сыйфатлары турында бик кыскача гына тукталырга, каләмне йөгерек тотарга туры килде. Югыйсә бит, очеркта телгә алынган һәрбер исем зур бер романга җитәрлек бай материал бирә ала. Совет язучысының тарихта тиңе күрелмәгән бәхете бу: киң хыяллы, корыч ихтыярлы, мәңге алга ашкынучы кешеләр нинди күп безнең илебездә! Кая барсаң анда таң калырлык геройлар табарга мөмкин. Бу Зеленодольск шәһәрендә дә шулай. Ләкин шәһәрдә бөтен нәрсә дә ал да-гөл түгел әле. Иптәш Гаврилов редакторлыгында чыга торган газетаны алып актарыгыз, анда сез рабкорларның предприятиеләр тормышындагы, шәһәр 
оешмалары эшендәге бик күп җитешссзлекләр- не күрсәткән мәкаләләрен, заметка- ларын укырсыз. Гади эшче, бер дә курыкмыйча, завод җитәкчеләрен тәнкыйть итә, эшне яхшырту буенча үзенең тәкъдимнәрен кертә. Горурлык тойгысы белән тагын әйтергә туры килә: тик бездә генә, чын демократия хөкем сөргән социализм илендә генә мондый хәлне күз алдына китерергә мөмкин. Хәтерегездәдер, Тукай үзенең бер шигырендә Казан арты крестьянының газетадан куркуы турында яза. Куна кергән өйдә Тукай газета калдыра. Ә крестьян агай ул газетаны тиз-тиз генә юлчының сумкасына салырга тели. Нишлисең, дип сорагач, каушап, җавап бирә: — Mini, ди, салдым сумкаңа, йортымда калган, ди, «гәҗит», Мии түгел, ди, абзарауный һәм түгелмен, ди, җәдит. Шул агайларның уллары һәм кызлары хәзер газеталарда редакторлык итәләр, хәбәрче булып катнашалар". «Зеленодольский Рабочий»ның да дистәләрчә актив хәбәрчеләре бар. Аларның язганнары белән танышканда, күп кенә кимчелекләр күз алдына килеп басалар. Хәер, кайбер зур гына җитешссз- лекләр белән танышу өчен газета актаруның да кирәге юк. Алар үзләре турында үзләре әйтеп торалар. Станциядә поезддан төшкәч, таудан менүгә, Горсовет һәм Горком йортының таш түшәлгән киң ишек алдына килеп керәсең. Ишек алды уртасында кечкенә бакча. Анда гөлләр утыртылган. Тирә-якта яшеллек. Кырымның, көньяк ярларындагы дворецларның берсенә килеп чыктың төсле тоела. Нәкъ менә шул чагында, сокланып карап торганда, каяндыр җил исә дә, шәһәрдә канализация юклыгын белдерә. Ә бит иптәш Котельников бик күптән, советларга сайлау алдын
22 
 
нан ук инде, канализация үткәрелә дип вәгъдә иткән иде. Нигә ул тынычлыкка бирелгән? Сайлаучыларның бу хәл өчен аны тәнкыйть итүләре бик урынлы. Серне ачу булса булыр, әйтеп китим. Канализация турында очеркта искә алынуын архитектор Хоринок иптәш бик теләде. — ?Лин бит газета өчен түгел, журнал өчен язам, кайчан басылып чыга әле, — дигәч, ул: — Шулай да онытмагыз әле, — дип җавап кайтарды. Күрәсең, архитектор канализациянең тиз үткәрелүенә өмет өзгәндер. Бу шактый аянычлы хәл. Яшь һәм яшел шәһәргә шапшаклык һич тә килешми. Горсовет белән Горкомнан ерак та түгел, тау башында тагын бер матур йорт бар. Читтән караганда, тоташ пыяладан салынган һәм кояшны кунакка чакырган серле бер кечкенә дворец кебек күренә ул. Элекке заманда андый бер йорт зур миллионерның Волга буендагы вилласы булыр иде. Ягез кереп танышып чыгыйк, яшь шәһәрнең якты бу дворецында кемнәр яши икән? Бик күп бүлмәләре булган һәр ике этажны ике зур семья дусларча үзара бүлешкәннәр: балалар яслесе һәм сабыйлар йорты урнашкан бу дворецта. Сабыйлар йортында (дом ребенка) безне врач Гайнуллина Фатыйха каршы алды. Биредә ул инде 2 ел эшли. Элек Читада һәм Орехово- Зуевода шул ук өлкәдә эшләгән. Үзенең күзгә бәрелмәүчән, авыр, ләкин мактаулы хезмәтен сөя торган энтузиастларның берсе ул. Педагог Тамара Малкова һәм өлкән медсестра Вера Калистратова иптәшләр дә шулай ук сабыйлар тәрбиясенә бөтен көчләрен багышлаган кешеләр. Бу йортта 65 бала тәрбияләнергә тиеш. Без барганда 57 бала бар иде. Аларның кечкенәләре теп-iy- гәрәк ноль яшендәгеләр (яна туганнар), ә зурлары инде 4 не тутырганнар. Алар Зеленодольск тирәсендәге берничә районнан җыелганнар. Күпчелеге ата-анасыз балалар. Атасыз калып аналары авыру булу сәбәпле алынганнары да бар. Совет илендә ятим балалар урам кочагына ташланмыйлар, бәлки дәүләт хисабына тәрбиягә алыналар. Капитализм илләрендәге хәлләр белән чагыштырганда без нинди зур контраст күрәбез! Үзенең байлыгы белән масаючы Америка Кушма Штатларында сабый балаларны сату һәм сатып алу шактый киң 
күләмдә җәелгән. «Ридерс дайджест» дигән бер журнал бу турыда күптән түгел тулы гына мәгълүмат бастырып чыгарды. АКШ ның 28 штатында балалар белән сәүдә итү закон буенча рөхсәт бирелгән бизнес (кәсеп, сәүдә, табыш бирә торган эш) санала. Мондый сәүдә белән шөгыльләнүче агеитстволар ярлы аналарның балаларын сатып алалар да, аларны «гадел табыш» белән бүтән кешегә саталар. Бала бәясе 109 доллардан 500 долларга кадәр йөри. Төрле штатларда төрлечә. Мәсәлән, Техас штатында, уртача исәпләгәндә, агентство һәр баланы 112 долларга ала, 212 долларга сата. Табышлы сәүдә җанлы барсын өчен маклерлар төрлечә реклама оештыралар. Тумаган балага задаток биреп куюлар да бар. Йөкле хатын туачак балага карата үзенең аналык хокукларыннан ваз кичеп язу бирә. Бала туганнан соң, ниндидер мөмкинлек табып, акчаны кире кайтарырга һәм баланы үзендә калдырырга тели икән, барыбер, суд ярдәмендә сабыйны анасыннан аералар. Журналда мондый бер мисал китерелә: ире армиядә булган бер ха- тын үзенең туачак баласын маклерга сата. Ләкин бала туганнан соң ул аны берәүгә дә бирмәячәген белдерә һәм бөтен вакыйганы үзенең ага-аналарына сөйли. Әтчсе адвокатка бара. Адвокат бернәрсә дә барып чыкмасын әйтә. Саткан, кул куйган — эш беткән! Шул вәхшилеккә каршы журнал протест ясагандыр дип уйлыйсызмы? һич юк! «Ридерс дайджест» — ул хезмәт ияләре яклы журнал түгел бит. Байларга каршы тел тибрәтүдән алла сакласын! Журналны бөтенләй башка нәрсә борчый. Маклерларның эшләрен тиешенчә тикшерү юк. Шуның нәтиҗәсендә алар
23 
 
авыру балаларны да саткалыйлар, ди ул. Чыннан да зур мәсьәлә бит: авыру бала сатып алып байның акчасы әрәм булырга мөмкин... Зеленодольскида сабыйлар дво- рецының киң тәрәзәсеннән матур күренешле Волга буена карап торганда җир шарының теге як өлешендәге әнә шул коточкыч ямьсез картина күз алдына килеп үтте. Сабыйлар йортындагы балалар бу турыда бернәрсә дә белмиләр, билгеле. Алар шәһәрдәге иң матур йортта яшиләр. Анда йокы бүлмәлә^ .ре, уен заллары, аш заллары—бары- -сы да иркен һәм чиста. 65 баланы •тәрбияләү өчен совет дәүләте юмарт кул белән 1 заведующий, 1 -педагог, 1 врач, 15 тәрбияче һәм 3 сөт имезүче биргән. Без аш залына барып кергәндә 3 һәм 4 яшьлек гражданнар тәбәнәк өстәл әйләнәсенә тезелгән кечкенә -креслоларга утырып, бик эре һәм бик җитди кыяфәт белән коймак ашыйлар иде. Майлы коймак мактаулы ризык булса да, врач Гайнуллина безгә башкача фикер әйтте. Балаларга оннан пешерелгән азык күп бирелә, ә яшелчә һәм фрукталар • җитәрлек түгел. Яна пешкән чия компотын нәниләр бик риза булып кабул итәрләр иде, ләкин онны бүтән продуктларга алмаштырырга сабыйлар йортының үзенең хакы юк, ә Райздрав бу турыда баш ватарга теләми. Югыйсә арзанрак та төшәр иде, балаларның нормаль үсү- -ләре өчен файдалырак та булыр иде. Уеннар бүлмәсендә стенага эленгән чигүле ак җәймәдә кечкенә, . кечкенә сумкалар бар. Аларда бу йортта яшәүче нәниләрнең исемнәре, .ничә айлык икәнлекләре, ничек үсүләре язылган карточкалар саклана. . Шул ук стенада бер таблица күзгә чалына. Анда балаларның нормаль үсеше ничек барырга тиешлеге күрсәтелгән. 4—5 айлык бәби кулында уенчык тота. 6 айлык бәби яткан урынында түшеннән аркасына әйләнә. 7 айлык бәби әйбәт кенә шуышып йөри ала. Ә инде 12-13 айлык зур бала «әти» һәм «әни» сүзләрен әйтә. Менә шул белемнәр белән кораллангач, мин чигүле җәймәдәге кечкенә сумкаларның эчтәлеге белән таныштым. «Самсонова Нина. 6 ай. Аркасында ята. Зурлар сүз дәшсә, елмая». Бер карточкада әнә шул сүзләр язылган. Нина үзенең үсеш нормасын үти алмаган. 6 ай тулса да әйләнә 
белми әле ул. Ләкин болай артта калуда Ниночканың үзен һич тә гаепләп булмый. Врач әйтүенә караганда, яшелчәләрнең бик аз бирелүе, нәни организмның үсешен акрынайта. Зурлар дәшкәндә елмая торган Ниночкага мин бер ки- нәш бирер идем: «Райздравтан дәү абый килеп, якты йөз белән сиңа сүз кушса, алданып һич тә елмайма. Бик ачуланып кашыңны җыер син аңар. Шунда ул бәлки үзенең гаебен аңлар». Ниночкага шулай дияр идем мин. Ләкин моның файдасы юк. Чөнки, бердән, Ниночка әле яхшы киңәшне дә аңлый белми, икенчедән, Райздравтан бер генә дәү абый да сабыйлар йортына килми. Начар яшәмиләр. Авыру-фәлән юк. Норма белән продуктларны алалар. Тагын ни кирәк? — дип уйлыйлар Райзд- равтагы абыйлар. Тагын байтак нәрсә кирәк. Июль аеның эссе көннәрендә комда уйнау өчен күләгә кирәк. Ә күләгә юк. Шуңар күрә дә сабыйлар көннең күбрәк өлешен бүлмәдә үткәрәләр. Якты дворецның киң ишек алды ташландык бер хәлгә килгән. Уйлап карасаң, бик кечкенә эш бит: берничә багана утыртырга да, такта түбә ябарга. Ләкин шәһәр җитәкчеләре бу турыда уйлап карарга теләмиләр. Горисполком янында попечительләр советы да бар, тик совет членнары нәниләр янына аяк басмыйлар. Менә кыш та җитәр. Аның үзенең яңа кирәкләре булыр. Дәү абыйлар кым- Шанмасалар, совет җәмәгатьчелегенең булышлыгын оештыра белмәсә- ләр, ул кирәкләр тагын үтәлми калырлар. Сабыйлар тиз үсәләр. Ниночка шуышып йөри дә, йөгереп йөри дә башлар. Абыйларга да тизрәк кымшану кирәк. Шундый матур сабыйлар йортында вактөяккә игътибар ит
24 
 
мәү нәтиҗәсендә Ниночканың үсешен акрынайту оят бит. Яшь шәһәрнең тормышында тагын бик күп кимчелекләр табарга мөмкин. Эштәге җитешсезлекләрнец берсен дә ниндидер «объектив сәбәпләр» белән аклап булмый. Үзара тәнкыйть утын көчәйтеп, алар бетерелә барырга тиеш. 
ПЕНСИОНЕРНЫҢ АЛМА БАКЧАСЫ 
Фанера заводында 12 ел станокта эшләгәннән соң «Зеленодольский Рабочий» редакциясенә күчкән Икрам Фәйзуллин шәһәр тормышын өйрәнүдә минем юлдашым һәм ярдәмчем булды. Бер көнне ул мине шәһәр бистәсе Красные Горкига, Камиль абзыйларга алып китте. Волганың биек ярында матур һәм төптөз зур урам сузылып киткән. Бик киң ул. Уртадагы юлның һәр ике ягында үзе бер тар урамга тиң булырлык чиста чирәмлек. Анда, үзләренең нинди сокландыргыч икәнлекләре турында һич тә уйламыйча, шат балалар шаулап уйныйлар. һәрбер өй алдында бер үк тигезлектә челтәрле биек рәшәткәләр, һәрбер өй хуҗасы, үзенең вкусына карап, челтәрле рәшәткәләр эчендә гөлләр, яшелчәләр һәм агачлар утырткан. Кайберәүләр моны шактый бай фантазия белән эшләгәннәр. Менә киң һәм якты өч тәрәзәсе белән урамга карап торган пөхтә бер өй. Кырыйдагы тәрәзәләр читендә ике миләш агачы үсеп утыра. Әллә минем хыялымда, әллә инде чыннан да, эре гәрәбәле кызыл чуклар тапсыз пыялада уйнаган наян нурларны алсу төскә кертәләр. Моннан күп еллар элек, мин әле кечкенә малай чагында, безнең Югары Кибәхуҗа авылында да өй почмагына сыенып, миләш агачлары үсә иде үсүен. Ләкин салам түбәле тәбәнәк өйләрнең карындык тәрәзәләрендә алсу нурлар уйнамый иде. Урам уртасына җиткәч, нәкъ бүтәннәр шикелле үк рәшәткә коймалы бер йорт турына туктыйбыз. Урамда өелгән зур бүрәнәләр монда ниндидер бер төзелеш буласын белдерәләр. йорт хуҗасы Камиль абзый кап-< кадап чыгып безне каршы ала һәм> ишек алдыннан үтеп, киң бакчага алып керә. Ниләр генә күрмәдек без ул бакчада! Кызарып пешкән кура җиләге дисеңме, Молдавиядәге — Днестр буйларындагы шикелле эре чия дисеңме, төрле сорт 
алмалар дисеңме, — һәммәсе дә бар анда. Ә тар сукмак буйларында астра чәчәкләре, аллы-кызыллы мәк чәчәкләре күзне үзләренә тарталар. Тәбәнәк скамьяга утырабыз да, иелеп төшкән чияләрне өзгәли-өзгәли, ән- гәмә башлыйбыз. Камиль абзый 53 яшендә инде. Аның әтисе Пороховойда грузчик булып эшләгән. Камиль абзыйның да хезмәт тормышы шул ук заводта грузчиклыктан башланган. Хәзер ул беренче группа инвалид. Шулай булса да бирешергә теләми әле. Бик тырышып алма һәм чия агачлары тәрбияли. — Балалар кунакка кайтканда^ яңа өзгән чия белән сыйлавы күңелле, — ди ул. Ә кунакка кайтырдай балалары күп аның. Олы улы Мәхмут Бөек Ватан сугышы башлану белән Совет Армиясендә булып, Висла суын кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исемен алган. Икенче улы Хәмит тә армиядә хезмәт итә. Моряк. Кызы Рабига авиация институтында студентка чагында, үзе теләп- фронтка киткән. Хәзер дә армиядә. Очучы — офицер. Икенче кызы Фәүзия музыка мәктәбен тәмам иткән. Хәзер Казанда консерваториядә укый. Улы Әхмәт Казанда музыка мәктәбендә укый. Скрипка классы буенча. Өйдә тагын 4 'кыз бар. Алар Зеле- нодольск мәктәпләрендә укыйлар. Гөлсем быел 10 нчы класска күчте. Күрәсез, кура җиләге белән сыйланырга лаеклы балалары бар Ка- 

 
миль абзыйның. Алар бергә җыелып, диңгездәге һәм һавадагы көрәш турында сөйләгәндә, нота буенча скрипка уйнап, «Сагыну» көен һәм Чайковский романсларын җырлаганда, табында кызыл алмаларның күбрәк булганы яхшы. Кадерле кунакларын Камиль абзый «Җиләгеннән җитешегез, балалар!» дип кыстар һәм импровизацияле Концертта үзе дә катнашыр. Музыкага сәләте бар аның. Хәтта ул 1931—32 елларда Вахитов заводында музыка түгәрәге оештырып, үзе шуңар җитәкчелек иткән. Ләкин Камиль абзыйның яшьлеге башкача заманда узган. Улын музыка мәктәбенә бирү турында Пороховой эшчесе Мифтах Ихсанов уйлый да алмаган. Ә менә Камиль, абзыйның балалары «фәлән класс буенча» дип укып йөриләр. Камиль абзыйның уллары һәм кызлары данлыклы Совет армиясендә офицер булып хезмәт итәләр. Менә, гади бер совет кешесенең семьясы бу. Яңа шәһәрдәге меңнәрчә семьяларның берсе бу. Мин һәрбер семьяда офицерлар һәм музыкантлар бар дип. әйтмим. Ләкин шунысын ачык әйтә алам: һәрбер семьядагы һәрбер егетнең һәм һәрбер кызның үсүе өчен, үз талантын чәчәк аттыруы өчен киң юллар ачык һәм бөтен мөмкинлекләр бар. 
ВОЛГА БУЕНДАГЫ ШАТ ҖЫРЛАР 
Июль ахырындагы тын кичләрнең берсе иде. Көндезге эштән соң ял итүче яшьләр арасында булырга теләп, иптәшем Икрам белән, Париж Коммунасы исемендәге клубка киттем. ' z Ерактан ук дәртле музыка тавышы ишетелде. Клуб биек яр башына салынган. Аз гына түбәндәрәк, шактый текә ярның күкрәгендә танецлар өчен махсус площадка эшләнгән. Караңгы кичтә кинәт аның янына килеп чыккан чагында, һавадагы тылсымлы корылма тойгысын тудыра ул. Киң сәхнәнең уң ягында, площадканың такта идәне аша уеп үтеп, төз сынлы куш юкә агачы үсә. Әйтерсеңлә, алар, шат күңелле яшьләрне назлап, шунда сакта торалар. Очлары болытларга җиткән .озын агачлар, дәртле биюләргә сокланып, нәфис яфракларын да тибрәтмичә, оеп калганнар. Площадка шыгрым тулы. Вальс биегән егетләре һәм кызлары белән бергә ул дулкыннар өстендәге корабль кебек һавада чайкала шикелле. Аның сулъягында язгы гөрләвекләр уеп калдырган тирән чокыр — 
ярны ярып төшкән тар елга бар. Шул елга читендә тамашачылар — яшьләр һәм яшь йөрәкле картлар — җыелганнар. Төи караңгы. Ай юк бүген. Ләкин, площадка өстендә тимер чыбыкларга эленеп, һәрберсе тулган ай зурлыгындагы аксыл шарлар тирбәлә. Сөт. төсендәге пыяла аша үткән электр яктысы биек юкә агачлар арасындагы аланны, анда биюче яшьләре белән бергә чайкалган пло- щадканы һәм бөтен яр буен тутырган тамашачыларны йомшак нурга коендыра. Бу төн миңа ничектер Кара диңгез буйларын, Кырымны Һәм Кавказны хәтерләтә. Анда, нәкъ шундый тын кичләрдә, ял йортларындагы, санаторийлардагы яшьләр нәкъ менә шулай күңел ачалар. Аерма шунда: санаторийларның, ял йортларының берсендә дә бу хәтле күп халык булу мөмкин түгел. Аерма тагын шунда: Кырым ярларына стахановчылар Һәм шагыйрьләр, педагоглар Һәм конструкторлар, дөнья эшеннән кул селтәп, 30 көн буена тоташ ялга баралар. Ә менә хәзер монда күңелне назлаучы йомшак нурда коенган һәм күптән инде шулай гамьсез ял итәләрдер төсле тоелган егетләр һәм көләч кызлар моннан 3 сәгать кенә элек әле станок янында иделәр. Көндәлек норманы арттырып үтәгәч, алар күтәренке күңел белән клубка килделәр. Аларның байтагысы бүген сәгать 6 да грек халкының империалистларга каршы көрәше турында лекция тыңлап та өлгерде инде. Кайберәүләр берничә танец биегәч, яңадан клубка кереп китәләр — газета һәм журналлар укыйлар, музыка өйрәнәләр, сугыш белемнәрен үзләштерәләр, репетицияләрдә катнашалар — азмыни анда төрле түгәрәкләр!..
26 
 
Мин дә киң һәм шактый биек баскычтан күтәрелеп клуб ишеген ачам. Аннан Горький исемендәге заводның партком секретаре урынбасары Нәҗип Вәлиев чыгып килә. Уң кулында кыска таяк. Сизелерлек аксый. Ватан сугышы инвалиды ул. Сталинград сугышларында катнашкан егет. Моннан 10 ел элек Чистайда фельдшерлар мәктәбен тәмам иткән. Ләкин ул үз специальносте буенча эшли алмыйча калган. 1938 елда армиягә киткән һәм Бөек Ватан сугышында, рота командиры булып, немецларны тукмаган. Узган елның Октябренда гына җаваплы партия эшенә күтәрелгән әле ул. Тырыш кеше. Быел кичке марксизм-ленинизм университетының 1 нче курсын бетерде. Ныклап укырга теләге бар. Бүген көндез аны цехларда күрергә мөмкин иде. Кич клубка килгән. Исәнләштек. — Яшьләрнең ничек ял итүләрен карыйсызмы? — ди ул. — Бик шәп! Верандага менегез. Анда яңа газеталар бар. Зур залда кино-картина. «Цитадель эчендәге тормыш». Залга кермичә икенче этажга үтәбез. Коридордан узып барганда, бер бүлмәдән татарча бик кычкырып сөйләгән тавышлар ишетелә. Анда татар драма түгәрәге репетиция үткәрә икән. Таҗи Гыйззәтнең «Безнең авыл егете» исемле пьесасын хәзерлиләр. Завод цехларының берсендә хезмәтне оештыру бүлегенең начальнигы булып эшләүче Шиһап Кама- летдинев җитәкчелек итә. Ул үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә 1933 елдан бирле катнаша. Г. Түтүрүш .җитәкчелегендәге түгәрәктә эшләгән. Сәхнә сәнгатен сөюче яхшы бер артист. Аннары без репетициядә танышыбыз Абдул Хәйруллиниы очраттык. Октябрьның 31 еллыгына производствода 10 еллык норманы үтәргә дип йөкләмә алган атаклы фрезерчының сәхнәдә уйнарга вакыт табуы күңелгә бигрәк тә охшады. Аны бик оста комик дип тәкъдим иттеләр. Бүлмәдә тагын түбәндәге иптәшләр бар иде: flap чүкече машинисты Рәшидә Фәхретдииова, көндәлек нормаларны 200 процентка үтәп баручы токарь Рокыя Гайнуллина, ике медсестра— Хәдичә Бикмуллина белән Әминә Борһанова һәм Ватаи сугышы инвалиды, элекке фрезерчы Фәтхи Насыйбуллин. Кичке сменада эшләүче берничә иптәш 
репетициягә килә алмаганнар. Түгәрәктә нык дисциплина куелган. Репетицияләр көн дә бара. — Авырга килмиме алай?—дигәч, Шиһап иптәш: — Маңлай тирен түкмичә, бертөрле уңышка да ирешеп булмый бит! — дип җавап бирде. Әйе, болар «эш юктан эш булсын» дип йөрүче «һәвәскәрләр» түгел, бәлки сәнгатьне чын күңелдән сөючеләр. Драмтүгәрәктә репетицияне тәмамлап бүлмәдән чыкканда, безгә Фрунзе Хәйруллин очрады. Күптән түгел генә 35 кешедән төзелгән җыр һәм бию ансамбленең җитәкчесе ул. Әле менә репетиция үткәреп кайтып, бара. Урып-җыю кампаниясе вакытында колхозларда концертлар оештыру өчен 12 кешелек бригада белән Кайбыч һәм Норлат районнарына китәм, бер ай эчендә 30 дан артык концерт бирәчәкбез, — ди ул. Концерт бригадасы булып районнарга китүче бу җырчылар һәм биючеләр — төрле заводларның стахановчы егетләре һәм кызлары. Производствода алар колхозлар өчен планнан тыш машиналар һәм детальләр эшлиләр, үзләренең отпуск айларын колхозчыларга сәнгать хезмәте күрсәтүгә багышлыйлар. Серго исемендәге заводның культура дворецында да татар драмтүгәрәге бар. Анда Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»и сәхнәгә куярга хәзерләнәләр. Түгәрәкнең җитәкчесе Гумеров иптәш 15 ел инде, Зеленодольск шәһәрендә үзешчән сәнгать өлкәсендә эшли. Зеленодольск яшьләре сәнгатьне һәм матур әдәбиятны бик яраталар. Шәһәр библиотекасында әдәбият түгәрәге бар. Анда библиотеканың мөдире, совет язучысы Идрис Туктар җитәкчелек итә. Әдәбият укытучысы Шәриф Сайкин эшче яшь- 

 
ләриең торакларында әдәбият турында еш кына беседалар үткәрә. Әдәбият сөюче яшьләр, концертларда катнашып, классикларның һәм совет язучыларының әсәрләрен укыйлар. Яшь шәһәрдә уннарча үзешчән сәнгать түгәрәкләре бар. Аларда укучылар, эшчеләр, инженерлар һәм культура работниклары катнашалар. 2 нче һәм 12 нче номерлы һөнәр училищеларының укучыларыннан 11 кеше быел Москвада булды. Алар хезмәт резервларының үзешчән сәнгатенә Бөтенсоюз күләмендә үткәрелгән дүртенче смотрның йомгаклау концертында катнашып, Большой театрда бөек юлбашчыбыз Сталин алдында чыгыш ясадылар. Аларның үзләрен генә түгел, бәлки барлык Зел-енодольск яшьләрен канатландырды бу вакыйга. Мин веранда кырыена килеп, рәшәткә баганасына таянам. Площадка инде шажтый түбән күренә. Ул һаман *да шулай акрын гына чайкала шикелле. Ә тагын да тү- бәндәрәк бик күп утлар җемелди. Электән белгәнгә күрә, анда, тау астындагы тигезлектә җәелеп яткан зур заводларның бер-беренә дус күрше булып тоташып киткән озын корпуслары, озын трубалары күз алдына килә. Айлы төн булса, Волгадан пароходлар үткәне күренер иде. Дөм караңгыда Свияжск күперенең силуэтлары да беленми. Шулай да мин музыка яңгыравыннан һәм шат көлү авазларыннан тетрәнеп торган тирән тынлыкта Волга елгасының сулышын тоям. Әнә шунда, бик якында ул, безнең мактанычыбыз Волга-ана! Киң син, тирән син, чиксез мәгърур син, тиңсез гүзәл син, безнең дан елгабыз! Даһи шагыйрь Некрасов сине «Коллык һәм зар суы» — дип атаган. Бурлаклар ыңгырашыннан җаны калтыранып, ул сиңа үзенең әрнүле җырларын багышлаган. «О, Волга!.. Син бишегем минем!» дигән шагыйрь хәлдән тайган бурлакка болай ДӘШКӘН: «Зынжырлапгап колдай, анда Сип барасың камыт киеп, Җанга үткән җырны шыңшып: «Бер дә ике!» дип кабатлап, Сыкрап чыккан «ой!» ны кушып, Башны селки-селки атлап... Ул кара еллар, тагын кире кайтмаска, еракта, бик еракта калдылар. Даһи шагыйрь үчкә һәм көрәшкә өндәп җырлаганда, Европада коммунизм әле бер шәүлә генә 
иде. Ә хәзер без социализм илендә яшибез. Без, данлы чорның бәхетле балалары, тынып һәм тынычланып калуны белмәстән, юлда очраган бөтен авырлыкларны җиңәҗиңә алга барабыз, — коммунизмның якты бинасын салабыз. Сөекле Волгабыз, син «коллык һәм зар суы» түгел, бәлки «ирек һәм дан суы» хәзер! Синең ярларыңда сүнмәс даны бөтен дөньяга балкыган гүзәл бер шәһәр бар. Безгә бәхетле тормыш биргән бөек юлбашчы исемендә ул. Сталинград! Җир шарының бөтен почмакларында нинди көчле яңгырый бу исем! Сталинград! Каһарманнарча көрәшнең һәм тантаналы җиңүнең символы бу исем! Сталинград җиңүләре булмаса, Волга- буенда яңа социалистик шәһәрләр дә тумас иде, яңа шәһәрләрдә бәхетле яшьләрнең шат җырлары яңгырап тормас иде! Әйе, ирек һәм дан суы син безнең сөекле Волгабыз! Синең ярларыңда яңа социалистик шәһәрләр елдан ел үсә барыр, дәртле җырлар һаман да көчлерәк яңгырар.