Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАУ ЯГЫ АВЫЛЛАРЫНДА


 Татарстанның Идел уң ягына урнашкан өлеше гомср-гомергә «тау ягы» дип атала килгән. Бу төбәкне нәкъ икегә ярып, татар халык әдәбиятында образлашкан атаклы Зөя суы ага. Бу елга, Идел белән янәшә урнашкан суларның берсе булуына карамастан, аңа каршы, ягъни көньяктан туп-туры төньякка таба агуы белән дә характерлы. Зөя буе урманнары, таулары, табигый байлык булу белән бергә, үз эчләрендә шактый озын һәм катлаулы тарихны да саклыйлар. — Безнең авыл килеп утырганда бу җирләр куе кара урман булган. Безнең бабайлар лашманчылар булганнар. Бербер бүрәнәсенә сиге- зәр-унар ат җигеп, мондагы урманнан иң яхшы агачларны Иделгә сүрәткәннәр. Аннары ул агачларны, сал ясап, су белән озатканнар. Лашман эшләүчеләр бездә ике төрле булган: бер ишесе—җәяүле, бер ишеләре — атлы. Җәяүлеләре Идел буйлап баржа тартканнар. Безнең бабай сулидерие, бабайлар ди тор- гание, баржа тартып Рижга чикле бара торган булганнар ди торгание. Атлылар шушы тирә-як урманнардан Иделгә агач сүрәткәннәр. Менә безнең бабайлар ничек азап чиккәннәр. Хәзергесе көндә бит кешеләр андый азапларның берсен дә белмиләр. Кая инде ул лямка киеп баржа тартып йөрүләр хәзер. Салларны да буксирларга тагып замат эчендә Астраханьга төшереп куялар. Машинага төяп берьюлы бөтен урманны җирнең теге кырыена илтеп ташларга көч бар, энем, хәзер бездә. Без элгәре Тәтешкә ике тәүлектә генә барып җитәдер идек. Хәзер инде безнең колхозның машинасы бер самовар кайнап чыкканчы Тәтешкә барып кайта. Менә бит тормыш хәзер ничаклы җиңел булып калды кешеләргә, энем», — » ди Олы Тархан районындагы Бакырчы авылының бер колхозчы бабай. Тау ягының татар культурасы үсеш тарихында уйнаган роле дә кечкенә түгел. Мәгълүм ки, бу төбәк безнең культура тарихыбызга мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле Каюм Насыйрины һәм татар драматургиясенә башлап эз салучы, Халиди кебек атаклы кешеләрне биргән. Кыскасы, тау ягының үзенә күрә сиземле генә культура традициясе бар һәм традициянең иң яхшы өлеше яңа — совет культурасына, социалистик көнкүреш культурасына бергә үрелеп үсә. Бу хәл Буа районы авылларында аерата сизелә. Мондагы авылларның күпчелегендә унбишәр-егермешәр укытучысы булган мәктәпләр бар. Уку өйләре, клублар яшьләрне коммунистик мораль рухында тәрбиялиләр. Мондагы авылларның кайсына гына барып кермә, эштән, көнлек хезмәтне тулысынча һәм арттырып үтәп кайткан яшьләрнең клубларда, уку өйләрендә культуралы ял итүләрен күрәсең. Яшьләр һәм картлар көндәлек газеталарны, журналларны укып баралар. Әдәбият белән кызыксыну да көчле. Тик, әйтергә кирәк, укучылардагы киң таләпне үтәрлек санда матур әдәбиятның җитешмәве бик нык сизелә. Бөек Ватан сугышында майор дәрәҗәсенә күтәрелгән орденлы 
103 
 
офицер, бүгенге көндә «Көрәш» (Бикмураз авылы) колхозының председателе Гыйлфан иптәш Шәрәфет- динов бу турыда болай ди: — Без үзебезнең культурабызны — совет культурасын һич бер илдә күтәрелә алмаган югарылыкка меңгездек. Ләкин әле бу югарылыкта тукталырга мөмкин түгел. Безнең әле художестволы әдәбиятыбыз шактый аксый. Безнең шагыйрьләребез дә, прозаикларыбыз да массаның таләпләренә җавап биреп җиткерә алмыйлар. Әдәбият— ул, агитация-пропаганда коралы. Әдәби әсәрләр массаны, көндәлек бурычлар тирәсенә тупларга тиеш. Безнең язучыларның әсәрләреннән байтагысы, — ди иптәш Шәрәфетдинов, — бу бурычны үтәп җиткерә алмыйлар, колхозчылар аларның кайбер әсәрләреннән үзләренә кирәкле азыкны таба алмыйлар. Безгә, — ди ул, — Ватан сугышы героикасын тирәнтен өйрәнергә, аны әдәбиятта ачарга, шуның өстендә яшьләрне тәрбияләргә, һәм үзебезгә дә бик нык өйрәнергә кирәк әле. Ләкин, ни өчендер, әлегә язучыла- рыбыз бу теманы тиешле дәрәҗәдә ачканнары юк. Язучылар Союзы да мондый мәсьәләләрдә язучыларга тиешенчә ярдәхм күрсәтми һәм җитәкчелек тә ' итми булса кирәк. Менә М. Садри, Н. Арсланов, Г. Хуҗи иптәшләр дә күп кенә язалар, җыентыкларын да чыгаралар, ләкин аларның әсәрләрендә бүгенге бай эчтәлекле тормыш, колхозчыга барып җитәрлек фикер тирәнлеге сизелми. Алар, күрәсең, хәзерге гөрләп үскән тормыштан артта калып баралар булыр. Шәрәфетдинов иптәш татар телендәге балалар әдәбиятыбызның ярлы булуы турында да дөрес фикер ӘЙТӘ: — Укучы балаларның гомуми белемен, дөньяга карашын, коммунистик аңын киңәйтергә әдәби әсәрләр бик аз чыгарыла, — ди ул. — Менә минем балаларым 4, 5, 6 классларда укыйлар; дәресләре бар, — монысы ярый, ләкин дәресләрдән тыш сәгатьләрдә матур әдәбият аркилы аңнарын, белемнәрен киңәйтерлек китап таба алмый аптырыйлар. Беренчедән, аларның таләпләренә тапкыр килерлек матур әдәбият китаплары бик аз; икенчедән, кайбер укытучылар бик коры, формаль гына эш итәләр. Дәреслектә булган материал белән генә чикләнәләр, балаларны үз алларына укырга, китап өстендә эшләргә, уйланырга өйрәтмиләр, һәм нинди китаплар укырга икәнлекне 
күрсәтмиләр, — ди иптәш Шәрәфетдинов. Наратбаш авылының уку өе мөдире Гарипов Садыйк иптәш әдәбиятыбызның масса тарафыннан укылуы турында болай ди: — Халык — яшьләр һәм картлар әдәбиятны яратып укыйлар. Бигрәк тә кыш көннәрендә безнең уку өе таңга чаклы укучылар белән тулы була. Ләкин аларның сорауларына күп очракта канәгатьләндереп булмый. Менә мин бу көннәрдә Буадан китаплар алып кайттым. Шулар арасында шигырьләр җыентыклары да бар. Такташ әсәрләре дә килде. ч Укучыларның барсы да Такташны сорыйлар һәм чиратлашып укыйлар. Хәзерге шагыйрьләребездән бик күбесенең җыентыкларын исә, Фатих Кәримнекеннән башкаларын, яратып укый алмыйлар. Уку өе мөдиренең фикерен шул авылның укучылары да раслыйлар. Шушы уку өенә килгән китапларны* барын да укып баручы бер яшь егет: — Мин шигырьләрнең күбесен укый алмыйм. Алар мине, ничектер кызыксындырмыйлар. Мин Такташ шигырьләрен генә яратам. Минем яратып укыганым — романнар. «На- мус»ны мин бик яратып укыдым, — ди. Бу фактлар, барыннан да элек шагыйрьләребезнең үз әсәрләре өстендә * аз эшләүләре, яратырлык көчле әсәрләрне бик сирәк язулары турында сөйлиләр. Шуның белән бергә бөтен гаепне язучыларга гына кайтарып калдырырга да туры килми. Язучылар белән укучылар арасында, багланышчы хезмәтен үтәргә тиешле укытучылар, тәнкыйтьчеләр, китап кибетләре, урыннардагы әдәби түгәрәкләр, уку өйләре мөдирләре, 
106 
 
хөтепханәләр бар. Алар китапны массага, массаны китапка якынайту өстендә эшләргә•’ тиешләр. Менә шушы звено актив эшләмәсә, әдәбиятның массага таралуы һәм якынаюы әкрен барачак. Когизның Буа шәһәр китап магазины мөдире иптәш Сабиров безгә түбәндәге фактларны сөйләде: — Буа районы буенча китапларны массага җиткерү эшендә ВКП(б) ның район комитеты бик зур булышлык итә. Райкомның агитация-пропаганда бүлеге мөдире иптәш Сибгатуллин бу эшкә үзе җитәкчелек итә. Без 1948 елның i нче яртысына билгеләнгән китап тарату планын 5 ай эчендә тутырдык. Барлыгы 118.800 сумлык китап саттык. Елның икенче яртысы планын да шулай ук алдан тутырырбыз дип ышанабыз. — Халык, гомумән, матур әдәбиятны ала. Ләкин күп кенә китапларның бәясе кыйммәт булу китап алырга теләүчеләрне шактый кыен- с сындыра. Кесә блокноты зурлыгындагы шигырь җыентыкларының да җидешәр, унар сум торулары, билгеле, нормаль хәл түгел, — ди иптәш Сабиров. — Китапның үзенә төшәр бәясен киметү, беренче чиратта, аның тиражын арттыру хисабына була ала. Шуның белән берлектә, масса укымый торган, аның йөрәгенә керә алмый торган түбән сыйфатлы шигырь һәм хикәячекләрне, бөтенләй басмаска кирәк. Өченче чара — әдәбиятны популярлаштырудан гыйбарәт. Яңа чыккан китаплар турында вакытлы матбугатта, район газеталарында язу, аларны массага таныштыру эшен җәелдереп җибәрергә кирәк. Бу эш белән «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» газеталары аеруча кызыксынырга тиешләр. Менә каршыда киң яшел болын. Моны Карлы авылы кешеләре «зур болын» дип атыйлар. Бер иңеннән Карлы суы дип атала торган инеш ага, икенчесеннән, Карлы суын кисеп, поезд юлы үтә. Шушы ямьле болында, бай табигатьнең иркен кочагында кызу эш кайный. Болар Сәгъдәт иптәш Гыймадет- динова бригадасыннан печән җыючы яшьләр. Алар инде бүген соңгы бүлемтекне җыялар. Сәгъдәт Гый- мадетдинова да бригада яшьләре белән бергә. Төшке ашны ашагач, ул яшьләрне яңа газетадагы хәбәрләр белән 
таныштыра. — Минем бригадамда газета укымаган кеше юк, — ди ул. — Бригада членнарымның яше-карты газетажуриаллар, әдәбият, фәнни һәм политик китапларны бик кызыксынып укыйлар. Ләкин күпме генә тырышсак та, кемнәргә генә мөрәҗәгать итсәк тә, күпме генә үтенсәк тә, җитәрлек санда газе- тажурналлар ала алуга ирешкәнебез юк әле. «Кызыл Татарстан» газетасын колхозчыларга бөтенләй бирмиләр, аны тик учреждениеләргә, авыл советына, уку йортына, колхоз идарәсенә һәм мәктәпләргә генә бирәләр. Моның хикмәтенә һич төшенеп булмый. «Кызыл Татарстан» газетасын үз исемнәренә яздырып укырга теләүчеләр бик күп. Ләкин аларның бу хаклы теләкләре тормышка ашмый кала килә. Менә шул мәсьәләне югарыда утыручы иптәшләр исәпкә алсыннар иде дә «Кызыл Татарстан»ны хезмәт ияләре арасына күбрәк таратсыннар иде, — ди бригадирша. Гыймадетдинованың бу фикерен Буа районы колхозчыларының күпчелеге раслыйлар. Толымбай авыл уку өенең озын өстәлләре тирәсенә тезелеп утырган яшьләр: — Ни өчен «Кызыл Татарстан» газетасын җитәрлек санда басмыйлар? Менә безнең авылда йөзләгән укучы бар. Алар көндәлек газеталарны укып барырга тырышалар. Ләкин аларга үзләренә аерым яздырып алырга газета бирмиләр, — дип зарланалар. — Уку өендә дә «Правда», «Известия», «Кызыл Татарстан» газеталары берәр генә экземпляр. Без инде берничә еллардан бирле «Кызыл Татарстан» газетасын үз исемебезгә яздырырга сорап йөрибез, ләкин бирмиләр, «лимит» диләр. Шунлыктан газета укырга интегеп торасың. Бу бик хаклы зарлану һәм моңа тиешле оешмаларның игътибар итүләре кирәк булыр, чөнки бу факт
107 
 
массаның культура таләпләре белән санашмауга, аның омтылышын тоткарлауга китереп чыгарачак. Безнең уебызча, «Кызыл Татарстан» газетасының тиражын арттырырга күптән үк вакыт җиткән инде. Югарыда әйткәнебезчә, бригадирлар, звено җитәкчеләре планлы рәвештә политик тәрбия эше алып баралар. Шул ук Сәгъдәт иптәш Гыймадетдииова үзенең бригадасында, системалы рәвештә, полит- әңгәмәләр, агротүгәрәк һәм әдәби уку түгәрәкләре белән җитәкчелек итә. Ул: — Миңа бик күп әдәбият укырга туры килә, укымыйча бу түгәрәкләр белән җитәкчелек итеп булмый, — ди. Аның матбугат, әдәбият белән ни дәрәҗәдә кызыксынуын «Совет әдәбияты» журналындагы әсәрләргә биргән төпле бәясеннән дә күреп була. — Мин, — ди Сәгъдәт Гый- мадетдинова, — «Намус» романын укып чыктым. Мин аны, һәркөн кич уку өенә барып, журналның һәр номерыннан укып бардым. Бигрәк тә Нәфисә образы ошады, аның ничек . итеп бригадада эшләве, колхозчыларга булган яхшы мөнәсәбәте, һәм аның нинди юллар белән мул уңыш алуы турында язган урыннарын кат-кат укыдым мин. Ләкин мондый киң, тирән итеп язылган әсәрләр бездә бик аз. «Намус» әле яңа тормыш төзүче яңа кешеләрне күрсәткән беренче һәм бердәнбер роман. Менә шундый әсәрләрне күбрәк язсыннар иде. «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләнгән бригадир Сәгъдәт Гыймадетдииова иптәшнең азучыларыбыз хезмәтенә биргән бу бәясендә, колхозчылар массасының әдәби әсәрләрне тирәнтен аңлый алу көче чагыла. Толымбай авыл советы председателе Фатыйма иптәш Вилданова бездәге сәхнә әсәрләренең язылыш һәм сәхнәгә куелуларына кагылып болай ди: — Халык яхшы эшләнгәна сәхнә әсәрләрен һәм аларның сәхнәдә яхшы башкарылуын сорый. Ләкин бездә әле халык теләген канәгатьләндерә алырлык сәхнә әсәрләре аз. Булганнарын да начар башкарып бозгалыйлар. Миңа бигрәк тә авыл тормышын сәхнәләштерүнең сыйфаты түбән булу ошамый. Менә безнең күп әсәрләрдә авыл өйләре бик ярлы, иске формада биреләләр. Мәсәлән, авыл кешесенә чабата киендерәләр, иске алъяпкыч яптыралар; өйләрне кечкенә тәрәзәле, шәп-шәрә, җиһазсыз, бер коры 
сәке һәм пичле генә итеп күрсәтәләр. /Менә Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасы, төбендә, безнең Толымбай авылы — «Коминтерн» колхозы тормышыннан алынган әсәр. Андагы Фатыйма образында минем үз тормышымда булып үткән вакыйгалар шактый зур урын тоталар. Андагы карт белән карчык, җырчы малай һәм башкалар — безнең авыл кешеләре. Мирсәй иптәш бу әсәрен безнең авылда торып, үз күзе белән күреп, үз колагы белән ишетеп язды. Ләкин сәхнәгә куючылар «Тормыш җыры»н күп кенә урыннарында дөрес бирә алмыйлар. Беренчедән, катнашучыларның киемсалымнары, өйнең, клубның җи- һазландырылуы безнең авыл тормышындагы культура югарылыгын күрсәтми. Бездә хәзер чабатадан йөрүче яисә өтек кием киючеләр юк. Безнең өйләр андагы төсле җиһазсыз, буш, шәрә түгел, һәрбер колхозчы үз өен җиһазландырырга, аны бизәргә, киендерергә, матур итеп тотарга тырыша, ә сәхнәдә менә шушыны бирмиләр. Анда әле һаман да иске авыл, борынгы тормыштагы авыл күренеше саклана. Болай итү дөрес түгел, без, авыл халкы, моның белән риза була алмыйбыз. Сәхнә тормышны булганынча күрсәтергә тиеш. Икенчедән, аерым рольләрне башкаручы артистлар да канәгатьләнерлек уйнамыйлар. Мәсәлән, Фатыйма апа Ильская сәхнәдә бик килешле артистка, ягымлы артистка ул, шулай да «Тормыш җыры»ндагы Фатыйманы ул, минемчә, артык көяз итеп күрсәтә. Аның Фатыймасы җиң сызганып эшләп йөрүче стахановчыга түгел, кызу эш өстендә купшыланып йөрүче кешегә- рәк ошый. 7 нче июльдә Толымбай авылын
108 
 
да уракка төшү алды бәйрәме булды. Бу көнне клуб бинасы көндезге сәгать 12 дән алып, төнге сәгать 2 гә чаклы гөрләп торды. Колхозчылар бу көнне олы бәйрәм итеп уздырдылар. Иң элек алар, яше- карты бергә, киенешеп, бизәнешеп гомуми җыелышка килделәр. Анда урып-җыюны вакытыннан алда һәм югалтуларсыз тәмамлау планын тикшерделәр, дәүләтебез һәм партиябез куйган бурычларны төгәл үтәргә вәгъдәләр бирделәр. Кичең авылның яшьләре шул ук клубта әдәби кичә уздырдылар. Кичәнең барышы, репертуары, уеннарның культуралы һәм бай булуы белән күзгә ташлана. Тамашачы яшьләр дә матур һәм чиста киемнәрдән иде. Кызларның күпчелеге башларына ак ефәк шәлләр бөркәнгәннәр, аякларына яңа формада тегелгән биек үкчәле итекчитекләр кигәннәр, егетләр исә барысы да шәһәрчә тегелгән костюмнардан иде. Халкының эшчәнлегг, социалистик аңлылыгы һәм культурага омтылышы бел.ән Тархан районы да Буа районыннан калышмый. Ләкин Тархан районында китап сәүдәсе оешмаларының эшлексезлеге күзгә бәрелеп тора. Монда Когизның китап сату магазины да оештырылмаган әле. Боларга барып чыккан барлы-юклы китаплар да сельпо магазиннарының чүлмәкләр, табалар, кайраклар, чуеннар шүрлегендә ауныйлар. Шул ук вакытта Тархан районының һәр авылында бай, матур итеп корылган клублар, уку өйләре, мәктәпләр бар. Менә Тархан районының нәкъ Зөя суы ярына утырган Чагылдым авылы. Шушы авылның урта бер җирендә һәркемнең игътибарын үзенә тартып уку өе тора. Аның тышкы ягына русча, татарча, чуашча язылган лозунглар эленгән. Ләкин эченә кереп, Басыйров Гафият иптәш (уку өе мөдире) белән сөйләшә, аңлаша башлагач, искиткеч фактларга очрыйсың. — Чагылдым яшьләре белән без драм, хор, шахмат-шашка түгәрәкләре төзедек. Халык клубка бик актив йөри, түгәрәкләрнең эшеп ярата һәм кызыксына. ЛӘКЯЕ кулыбызда яхшы сыйфатлы бер генә пьеса да юк. Уку өебездә матур әдәбияттан барлыгы сигез китабыбыз бар. Укучылар ул китапларны инде берничәшәр кабат укып чыктылар. Бүтән китап булмагач нишләсеннәр, әйләнәләр дә шуңа кайталар, әйләнәләр дә шуна кайталар. Уку өебезгә «Правда»- дан башка бер газета да килми. «Совет әдәбияты» журналына язылган идек, аны 
да җиде айга ике номер гына алдык. (2 нче һәм 4 нче номерлар). Менә безнең уку өебезнең байлыгы... — ди Гафият иптәш Басыйров. Чагылдым уку өендәге сигез китаптан берсе 9 нчы класслар өчен «Әдәбияттан Хрестоматия», тагын берсе уку өе .мөдиренең Буа китап магазиныннан үз акчасына сатып алган әдәбияттан дәреслек китабы. Билгеле, шушы сигез китап белән өч колхозлы авылның культура таләпләрен тәэмин итү турында уйлап булмый. Бу хәл, социалистик культураның әһәмиятен аңламауны, хезмәт халкының культура таләпләре белән хисаплашмауны күрсәтә. Тархан районында китап булмаудан интеккән авыллар бер Чагылдым гына түгел. Бакырчы җидееллык мәктәбе укытучысы Якутова Мәрьям: — Безнең мәктәп балалары кулында һаман әле 1941— 1946 нчы елларда басылган дәреслекләр йөри, — дип зарлана. — Яңартылып басылган дәреслекләр безгә үз вакытында бер кайчан ча килеп җитмиләр. Мәсәлән, быел без җиденче класста укучы 23 балага 48 иче елны басылган әдәбият хрестоматиясен бер генә экземпляр ала алдык. Шунлыктан балалар әллә кайчан басылган дәреслекләрне сакларга һәм шуннан укырга мәҗбүр булалар. Билгеле, бу артык түзеп булмаслык хәлләрнең сәбәбен, бер яктан китап сәүдәсе җитәкчеләренең булдыксызлыгыннан, икенче яктан исә урыннарда мәгариф оешмаларының салкын карауларыннан гына эзләргә кирәк. . Дәреслекләр тармагындагы җи- тешмәүчелок аларпыц ел саен ал

 
машынып, үзгәртелеп торуларыннан да килә. Дәреслекләрне чын-чыннан стабильләштерү өчен байтак эшлисе дә бар әле. Бу мәсьәлә бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә карата аеруча кискен тора. Ләкин бит тормыш, эшлисе бар әле дип, баш кашып утырганны көтеп тормый. Эшлисе бар икән, эшләргә кирәк, барлык белгечләрне, практикларны, методистларны бу эшкә тартырга кирәк. Шул ук Тархан районында Би- дәнге исемле авыл бар. Авыл уртасында, иң калку бина булып, клуб утыра. — Безнен; авыл халкында, — ди клуб мөдире иптәш Ибраһимов, — культурага омтылыш көчле. Сәхнә, театр белән кызыксынучы, спектакльләргә катнашучы яшьләр күп һәм шактый талантлы кешеләребез бар. Безнең авыл яшьләре арасында берәр төрле пьесага катнашып роль башкара алмау кимчелек санала. Клуб активы арасында кайчагында роль өчен көрәш, тартыш кебек хәлләр дә булгалый. Безнең тамашачыларыбыз да, уйнаучыларыбыз да аеруча комедияне яраталар. Ләкин соңгы вакытта комедия һәм күңелле пьесалар чыкмый башлады әле. Халык спектакль куюны сорый, без куярга әйбер таба алмыйбыз. Язучылар анда нәрсә эшләп яталар икән, язсыннар иде тизрәк, — ди иптәш Ибраһимов. Үзешчән сәнгать түгәрәкләренең авылны культуралаштыруда рольләре бик зур. Ләкин ул түгәрәкләр җитди җитәкчелеккә дә бик мохтаҗлар. Республикабызның Сәнгать эшләре идарәсе бу мәсьәләне бик нык истә тотарга тиеш. Авыл сәхнәсенең репертуары, ул репертуарны дөрес башкару, тамашачылар 
массасының театраль зәвкын дөрес тәрбияләү — менә болар Сәнгать эшләре идарәсе һәм аның каршындагы Халык иҗаты йорты өсте- нә төшкән актуаль бурыч булып тора. Ленин—Сталин милли политикасының тантанасы буларак, социалистик аң, дөньяга коммунистик караш хезмәт ияләренең көнкүрешенә, аның көндәлек яшәешенә кереп, тамыр җәя. Шул җирлектә аның культура таләпләре дә тарихта күрелмәгән күләмдә үсә. Вакытлы матбугатны күзәтеп бару, Ватаныбыз алдында торган көндәлек актуаль мәсьәләләрне белеп, үзләштереп бару, фәнни-политик әдәбият уку, коммунизм нигезләрен Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин әсәрләреннән өйрәнү, художество әдәбиятын уку, радио тыңлау, музыканы аңлап ярату — менә боларның барысы да хезмәт ияләре массасы аңына урнашкан, аның тормышына кергән факторлар. Болар исә, авылга, колхозчыларга китап, матбугат продукциясен җиткерергә тиешле кешеләрдән һәм оешмалардан бик зур эш таләп итәләр. Бу таләпнең зур гына өлеше язучылар өстенә дә төшә. Безнең карашыбызча, Татарстан Совет язучылары Союзы, бу зур таләпләрне чынлап-торып үтәү өчен, үзенең членнарын авылларга ешрак чыгарырга, укучылар массасының таләпләре белән якыннан танышу эшен оештырырга тиеш. Китап сәүдәсе вәкилләре исә, культуралы сату итәргә өйрәнергә тиешләр. СССР Фәннәр Академиясенең Казан Филиалы татар диалектологик экспедициясе членнары: Л. Җәләй, Г. Сафина, Р. Хафизова, 3. Мәҗнтов, Г. Шарафетдинов, X. Халых.