Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ВӘДҮТ МИФТАХОВ 
★ БАСУДА**
 
Яратам мин таңны, Бәхтем минем Алсуланып туды таңсыман. Шуңа күрә чулпан калыкканда Эшкә китәм ямьле басуга. Аксыл чыклар төшкән җир өстенә, Рәхәт җиләс кырның һавасы; Җиңеләеп китә сөякләрең, Күкрәк киереп сулыш аласың. Чәчкечемне көйләп, Тиз-тиз генә Көр атларны китереп җигәм дә, Чәчә башлыйм. Корыч хезмәт җыры Гөрләп тора минем тирәмдә. Тургай сайрый көмеш тавыш белән Иркен кырның аяз күгендә, Сызгырулар чыңлый, Атлар кешни, Тракторлар сөрә гөрелдәп. Мин кыр буйлап Орлык тезеп барам,- Еракларга китә уйларым... Күкселләнеп күренә томан аша, Әрәмәле «Мишә» буйлары. 
Бер басуга карыйм, Бер кояшка; Никадәрле җирдә матурлык! Бөек даһи! Синең исмең белән Бу кырларда туа батырлык. Күптәнмени, Кара тиргә кушылып, Буразнага акты безнең кан? Хәзер монда — Хезмәт күкрәгендә Дулкынланып үсә безнең дан. Үзем чәчәм, Үзем күз алдыма Китерәм мин сөйгән кешемне; Кремльнең тәрәзәсе аша Күзәтәдер кебек эшемне. Киң елмаеп карап тора төсле Трубкасын капкан көенә. Әйтерсең лә, Безнең намус белән Тырышканны күреп, сөенә... 1940 ел.
 АЕРЫЛУ
Сау бул инде, Минем йөрәк кошым, Аерылабыз, җаным хәзергә.* * Килер көнгә — Кайнар каушуларга Йөрәк утың белән хәзерлән. Кулларыма мылтык кыскан чакта Син булырсың минем исемдә, Кайнарлыгы безнең сөешүнең Ялкын бирер минем хисемә. Поход чыгып, атлап үткән чакта                      ** Ватан сугышы фронтында батырларча һәлак булган яшь шагыйрь М. Вәдүтнең (Вәдүт Мифтаховның) бу шигырьләрен редакциягә Ш. Маннур иптәш тапшырды. Алар матбугатта беренче тапкыр игълан ителәләр. Ред. Яфраксыз урман буйларын, һәр адымда сине сагынырмын, һәр минутта сине уйлармын.

 
Яңгырлы төн, кышкы суык көннәр Туңдыра алмас мине, акыллым, Пөрәгемне чөнки җылытачак Сиңа булган сөю ялкыным. Разведкага барсам, Ватаныма, Сиңа булган көчле хисемнең Саф дулкыны мине 
дәртләндерер, Кабатлармын синең исемеңне. Я, хуш, инде. Суырып үбәм сине, Кысып кочам сине, алтыным, Тормышка мең дәрт биреп торсын Мәхәббәтле йөрәк ялкыным. Сентябрь, 194! ел.
 ТИМЕРЧЕЛӘР Тирән-тирән сулап һава өргеч, Кара күмерләрне яндыра. «Чакы-чокы» чүкеч чыңгылдавы Бер туктаусыз тора яңгырап. — Өрдер өргечләреңне, Яндыр күмерләреңне-лә, Күтәр чүкечләреңне, һап!.. Чакы-чокы-чак!.. 
Очкын оча утлы күмерләрдән, Алтын йолдыз сибелә диярсең. Алмаштилмәш суга өлгер куллар, Чүкечләргә тик күз иярсен! Егет булсаң, 
Хезмәт итеп, Күрсәт син көчләреңне-лә, Күрсәт син көчләреңне! һап! Чакы-чокы-чак! 
Чагылып китә маңгай тирләрендә Күмерләрдән төшкән яктылык. Җыр кушыла чүкеч тавышына, Беләкләрнең көчен арттырып. Өрдер өргечләреңне, Яндыр күмерләреңне-лә, Күтәр чүкечләреңне, һап! Чакы-чокы-чак!
 
 
 
 
 
 
 
 
МОСТАФА НОГМАН 
ФЛОТЧЫ 
★ КАЙГТЫ АВЫЛГА 
Җыр 
Флотчы гармоней тартып Безнең урамнан үтә, Җырлары белән ияртеп Күңлемне алып китә. Сызылып таңнар атканда да Ник гармонь тынмый икән, Ник йөрәк аның моңларын Ашкынып тыңлый икән?! 
Алып кит мине диңгезгә, Кадерлем, алтынгынам, Югыйсә янып бетәрмен Мәхәббәт ялкыныннан. Мин дә синең белән бергә Төннәрнең карасында Илнең чикләрен саклармын Дулкыннар арасында