Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

В. В. МАЯКОВСКИЙ

КУЗНЕЦКСТРОЙ ТУРЫНДА ҺӘМ КУЗНЕЦК ШӘҺӘРЕ КЕШЕЛӘРЕ ТУРЫНДА ХИКӘЯ

Бу урынга бишьеллык эчендә 1.000.000 вагон төзү материаллары китереләчәк. Биредә металлургия гиганты, күмер гиганты һәм берничә йөз мең кешелек шәһәр булачак. Сөйләшүдәя.
 
Болыт артлы болыт йөгерә, яңгыр төнне кыскан, иске арба асты, эшчеләр шунда кереп поскан. Яңгыр суы ишетә, эшчеләр горур сөйләшәләр: «Дүрт елдан соң менә - биредә булыр бакча-шәһәр!» Кургашындай авыр кара төн — буй-буй яңгыр, пычрак: утыралар шунда эшчеләр, яндыралар чыра. Суык. Туңган күм-күк иреннәр, — алар серләшәләр: «Дүрт елдан соң менә биредә булыр бакча-шәһәр!» Дымлы суык үтә җилеккә. чыдыйм, дисәң, — чыда. Җебегән икмәк күшәп эшчеләр утыра караңгыда. Ачлык тавышын җиңә пышылдау, тамчы тавышын баса: «Дүрт елдан соң 
шушы урында 
булыр 
шәһәр-бакча!» Куар моннан шартлау кыткылдап, аю бандаларын, мул күмерле «Гигант» шушында төзәр шахталарын. Төзелеш басар төзелеш 
29 
 
артыннан, 
гудоктан пар сибелер. Иөз кояшлы мартен утыннан ялкынланыр Себер. Безгә яхшы йорт бирерләр моннан, паексыз ак икмәк, Байкал артына ук ыргытылган тайга чигенәчәк». Шыпырт сөйләшүе 
эшченең болытлардан аша, аннан аңлашылмый, тик яңгырый бер, сүз: — «шәһәр-бакча». БеләхМ — бакча күкрәр тиз көндә, беләм — үсәр шәһәр, кайчан яши Совет илендә менә шундый кешеләр.
 
ФИНИНСПЕКТОР БЕЛӘН ШИГЫРЬ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
 Гражданин фининспектор. Кичерегез борчыган өчен. Рәхмәт... мәшәкатьләнмәгез... басып та торырмын... Четреклерәк бераз минем сезгә эшем: билгеләү эш сафында шагыйрьнең урынын. Лабазлары, җир-сулары булганнар белән рәттән миңа да салым, һәм мин дә җәза күрергә тиеш. Ярты елга бишьйөз сез сорыйсыз миннән һәм декларация бирмәгәнгә егерме биш. Хезмәтем минем хезмәтләрнең һәркайсына игзәк. Карагыз минеке күпме югалган, күпме алган миннән минем хезмәт һәм күпме киткән материалга. Сезгә, әлбәттә, билгеле «рифма» дигән сүз. Әйтик, юлның актыгына без куябыз:' «ата», шуннан соң бер юл аша, иҗекләрне кабатлап, без куябыз шунда берәр төрле «тримтамтата». Сезнеңчә әйткәндә, рифма — вексель. Юл аша исәпкә алырга! — менә боерык сиңа. Тотынасың шуннан эзләргә кушымчалар вак-төяген фигыльләр һәм исемнәрнең бушап калган кассасында. Тотынасың сүзне юлга сыйдырырга, ә ул сыймый — бастың һәм сындырдың. Гражданин фининспектор, чынлап әйткәндә, кыйммәткә төшә сүзе 
җырчының. 
Безнеңчә әйткәндә, 
30 
 
рифма динамитлы мичкә, шигырь юлы — филтә, һәр юл төтәп килә, килә дә, шартлап бетә, — һәр дүртьюл белән шәһәр оча күккә. Нинди тарифка каян табарсың, рифмаларның бер төзәүдән үтерә алганын? Бәлки, күрелмәгән рифмаларның бишалтысы Бенецуэлада фәкать калса калгандыр. Тарта мине салк ынна рга һәм эссе якка. Ташланам мин, авансларга һәм бурычларга уралып. Гражданин, Пөрү билетын алыгыз исәпкә. Шигырь ул — баштан-аяк — беленмәгән якка юл алу. Шигырь ул — шул ук радий табышы. Бер грамм табыш өчен бер ел көч куясың. Бер сүз өчен актарып ташлыйсың меңнәрчә тонна сүзләр рудасын. Ләкин бу сүзләр көйдереп ала, көлгә әйләндерә, Ул янмый чи сүзнең пыскуы шикелле, бу сүзләр хәрәкәткә китерә меңнәрчә еллар миллионнар күңелен. Әлбәттә, шагыйрьләрнең төрлесе була. Шактый шагыйрьләрнең кулларында шундый җиңеллек! Үз авызыннан да, кеше авызыннан да тартып ала шигырь юлын фокусчы кебек1. Лирик кастратлар турында ни дисең инде? Кеше шигыренең юлын алып кына куя да, шат. Бу бит илне чолгаган әрәм-шәрәмчеләр 
эчендә 
гадәтчә әрәм-шәрәмче һәм карак*. Бу акырулы, үкерүле һәм алкышлы,, бүгенге одалар һәм шигырьләр тарихка безнең — икебез я өчебез эшләгән эшнең өстәмә чыгымнары булып керерләр. Җүләр әйтмешли, аша бер пот тоз, йөз папирос белән төтенлә эзләп табар өчен бер кыйммәтле сүз кешеләрнең артезиан тирәнлегеннән, һәм берьюлы налог үсешендә .кайтыш. Нуль кырша'вын алып ташлагыз салымнан* Ашка сала торган тоз сум алтмыш, папиросның йөзе сум туксан. Сезнең анкетада сораулар гаять күп: — Булдымы чыгып йөрүләр? Әллә булмадымы бер дә? Ә менә ничек, әгәр дә мин, унлап пегасны * чәчәт! еккан булсам соңгы 15 ел эчендә?. Сезгә кирәк — миием хәлгә керсәгезче — хезмәтчеләр һәм җиһаз турындагы сан. Ә мин менә 
♦ Пегас — борынгы грек ат кыяфәтендәге җәнлек.  
31 
 
әгәр халыкның җитәкчесе һәм шул ук вакыт — халыкның хезмәтчесе булсам? Сыйныф аваз сала безнең сүз эченнән, ә без пролетарлар, каләм двигательләре бит, Җан машинасы туза еллар кичүе белән. Безгә әйтәләр: — архивка, туздың инде, кит!. — Сөюнең дә кыюлыкның да кими бара көче, маңгайны минем вакыт йөгерә килеп җимерә. Килә амортизацияләрнең иң куркынычы— йөрәк һәм җан амортизациясе * килә. һәм кайчан шушы кояш симез кабан булып, бер күтәрелер теләнчесез, һәм гарипсез киләчәк өстенә, мин инде койма астында үлеп, черегән булырмын унлап иптәшләрем белән беррәттән. Исәпләгез минем балансны үлемем соңында. Мин әйтәм һәм — беләм — бу булыр чын: бүгенге эш корыштыручылар һәм әрсезләр фонында мин булырмын — бердәнбер!— түләп бетергесез бурычлы. Безнең бурыч — үкерү җиз бугазлы боргы булып мещан томанында, давыллар кайнавычында. Шагыйрь ул 
* Амортизация — тузу, бәясе кими бару. Һәрвакыт бөтен дөньяга бурычлы процент һәм өстәмәләр түли ул үз кайгысыннан. Мин бурычлы Бродвей * лампионнары алдында, сезнең алда, Багдад күкләренең зәңгәре. Кызыл Армия алдында, Япония чияләре каршында. һәммәсе алдыИда язып өлгерелмәгән хәлләрнең. ҺӘМ нигә Сеняга бу бүрек † гомумән?                      * Бродвей лампионнары — Маяковский үзенең «Бродвей'* дигән икенче бер шигырендә Бродвейдагы гаять күп электр лампалары турында сөйли. Сүз биредә шул лампалар турында бара. ♦♦ «Сеняга бу бүрек» — русның «Сеня- сына күрә бүреге» дигән мәкаленнән алынган. Энкапеэс — Юллар Халык Комиссариатының кыскартылган исеме. Биредә сүз тимер юл бцлеты турында бара. 
Рифма белән төзәп, ритм белән ярсыр өчен? Шагыйрьнең сүзе ул — сезнең терелүегез үлемнән^ сезнең үлемсезлегегез ул, гражданин канцелярчы. Йөз еллардан соң шигырьләрне актарып, бер юлны ал һәм кире кайтар вакытны. Килеп басар шунда бу көн фининспекторлары, гаҗәп хәлләре белән, сасы кара исе аңкытып. Бүгенге көннең инанган яшәүчесе, энкапеэста ‡ үлемсезлеккә билет суктырып алыгыз һәм исәпләп чыгарыгыз да шигырьләрнең эшләү көчен өчйөз елга салып чыгыгыз хезмәт хакымны! Ләкин шагыйрьнең көче монда гына түгел, имеш, киләчәктә

 
искә алыр сезне очкылыклар. Юк! шагыйрьнең рифмасы һәм бүген назлау ул, лозунг ул, штык ул һәм чыбыркылау! Гражданин фининспектор, мин бишне түләрмен, бөтен нульләрне себереп цифр яныннан. Мин хакым буенча таләп итәм бер карыш урын иң ярлы эшчеләр һәм крестьяннар сафында. 
Ләкин әгәр дә сезнеңчә бу эш 
фәкать 
файдалану булып күренсә кеше сүзе белән, ул вакыт, иптәшләр, менә минем каләм, мәгез, тотыгыз да языгыз үзегез генә! 
Ә. Фәйзи тәрҗемәләре
 
 
 
 
НУР ШӘРИФ * КАБУЛ ИТЕГЕЗ
Эри ак томан Таулар артыннан Алтын шарсыман Кояш чыкканда, Ямьләнә кырлар, Җемелди чыклар Сары сосланда. Нурда коенган Урман буеннан 
Тигез таш юлдан Чабалар атлар, Дуга өстендә Җилферди җилдә Кызыл флаглар, йөкләрдә — капчык, Капчыкта — ашлык, Ашлыкта — шатлык Бара дәүләткә,— Кабул итегез! — Туган илебез Чумсын бәхеткә!