Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИТАП ДУСЛАРЫ


 Татгосиздат үзе чыгарган китаплар турында укучыларның фикерләрен белү, теләкләрен ишетү максаты белән Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында әдәбият укучыларының конференцияләрен үткәрде. Бөгелмә педагогия училищесында һәм Шөгер районы, Иске Иштирәк авылында үткәрелгән конференцияләр аеруча җанлы уздылар. Училищеның иркен залы матур әдәбият сөюче яшьләр белән тулган иде. Быел басылып чыккан’ яңа әсәрләр турындагы кереш сүздән соң, укучыларга сүз бирелде. Алар барсы да диярлек беренче җөмләләрендә үк язучы Гомәр Бәширов- ның «Намус» романын телгә алдылар. Училищеның III нче класс укучысы Юсупов аларның фикерләрен йомгаклап, болай диде: — «Намус» романын мин аерыла алмыйча, бик нык дулкынланып укыдым. Язучының теле бай, художестволы. Шунысы характерны, уңай типлардан Нәфисә дә һәм башкалар да коллектив беләч тыгыз бәйләнештә бирелгәннәр. Геройлар, нәкъ тормыштагыча, масса эченнән күтәрелеп чыгалар, каршылыклар белән кыю көрәшәләр һәм аларны җиңәләр, үсәләр. III класс укучысы Камаловка «Совет әдәбияты» журналының 6 нчы номерында басылган «Яшь беркет» поэмасының өзеге ошап җитмәгән. Ул бу өзектә уңышсыз чагыштырулар, сүзләр, җөмләләр барлыгын күрсәтә. «Тылсымлы партизаннар», «Куырыла, куырыла оккупантларның тыны» кебек мисалларны китерә ул. Укучы Хәбибуллина Г. Әпсәлә- мовның «Ак төннәр» — повесте турында болай диде: — Бу әсәрне укыгач, төньякның матур ак төнен курәсе килә, аның геройлары кебек батыр, куркусыз буласы килә. Укучы Сафуанов «Гайжан бабай» поэмасының «Совет әдәбияты» журналының 8 нче номерында басылган өзегеннән «ай яктысында урак уру» һәм «ындыр сукты фонарь ’ астында» дигән юлларына туктап: «ындырны сукмыйлар, ындырда ашлык сугалар. Шулай ук шагыйрьнең тырыш колхозчы турында «җеп өзәрлек хәле калмаса да» дигән юллары белән килешеп булмый», диде. Шөгер районы, Иске Иштирәк авылы укытучысы Хисамова язучы Г. Гобәйнең «Замана балалары» повестеның «Совет әдәбияты» журналында басылган өлеше укучылар тарафыннан яратып укылганын әйтеп, бу әсәрнең тизрәк тулы килеш басылып чыгуын сорады. Бөгелмә педагогия училищесының тел укытучысы иптәш Галиева хаклы рәвештә, язучыларга үпкә белдерде. Ул совет укытучысы турында татар совет язучыларыиың бөтенләй диярлек язмауларына тукталды: «Г. Әпсәләмов һәм А. Әхмәтнең укытучылар турындагы очеркларын без яратып укыдык, ләкин укытучы турында зур полотнолы әсәрләр тудырырга вакыт бит.» Бөгелмә педагогия училищесы укучыларының да, Иске Иштиоәк авылындагы матур әдәбият сөючеләренең дә гомуми теләкләре шул: алар колхозчыларның бүгенге ге- роик хезмәтләре, производство алдынгылары, мәктәп һәм пионер тормышы, шулпй ук партия җитәкчеләренең көрәшен чагылдырган тирән эчтәлекле, югары художестволы әсәрләр көтәләр, авыл сәхнәләрендә куяр өчен күбрәк пьесалар сорыйлар. Шулай ук алар китап бәяләренең дә әле һаман да кыйммәт булуын исебезгә төшерәләр.