Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХӘЙДӘР КОЕСЫ 


 Кыш урталары иде. «Чияле тау» кешеләре, чатнама салкын көннәрнең берендә, правлениенең еллык отчетын тыңларга җыелдылар. Шушы уңай белән күп кенә колхозчылар председатель Харрасны нык кына тәнкыйть иттеләр. Шуларның берсе, гомеренең күп өлешен таш чыгару, акбур казу кебек авыр эшләрдә үткәргән Хәйдәр иде. һәрвакыт диярлек биленә калын киндер алъяпкыч бәйләп, бүрёген батырыбрак киеп йөри торган, озын таза гәүдәле, шадрарак кына йөзле, зәңгәр күзле, ир уртасы бу кеше доклад буенча сүз алып халык арасыннан калыкты: — Монда инде күп сөйләделәр, правлениенең, бигрәк тә председательнең, яхшы ягын да, ярамаган ягын да дигәндәй, бер дә тайчанмыйча әйттеләр. Минем дә әйтәсе сүзем, дөресрәге, Харраска үпкәм бар...—дип сүз башлады Хәйдәр. «Чияле тау» оешкан елны халык йорт саен бер чиләк арыш җыеп, шуның бәрабәренә зур гына басу коесы казытканнар иде. Стенасына каты таш иңдерелгән, җәйге челләләрдә дә суы бетми торган бу коедан «Чияле тау» елның ел буена рәхәт күреп килде: язгы сабан өсләрендә атларны шунда эчерделәр, җәй көне, төш вакытларында, ферма көтүләрен шушы кое янына туктатып хәл алдырдылар, урак өсләрендә кешеләр шушы коеның йом* шак, салкын суыннан файдаландылар. Кое нәкъ басу уртасында, калдау бер урында булганлыктан, ул кыр эшләре чорында кайнап торган урынга әверелде. Сугыш еллары ахырында «Чияле тау»ның тәҗрибәле председателе Сәлах каты авырып китте һәм, үзен сайлап куйган авылдашларының ризалыгы белән, председательлек эшеннән азат ителде. Менә шул елны «Чияле тау» халкы Харрасны зур ышаныч белән председатель итеп сайлап куйдылар. Ләкин Харрас өстән генә уйлый торган, җиңел холыклы ир булып чыкты. Үзенең җиңел уйлавы аркасында ул, һәрбер юлчы ат эчерергә туктап, игеннәрне таптап үтә дигән сылтау белән, бер җәйне әлеге басу коесын күмдерде. Харрасның бу эше халыкка бер дә ошамады, алар коены күмдерүгә караганда, аңа килә торган тар юлга киртә тотуны яхшы күрделәр. Шуның аркасында игеннәрне тапталудан саклап калырга мөмкин икәнлекне исбат иттеләр. Ләкин эш үткән иде инде. Шул көннән алып «Чияле тау» көтүләре бер йотым су өчен авыл башындагы чишмәгә кайта торган булдылар. Правлениенең отчет җыелышында Хәйдәр менә шушы мәсьәләне күтәреп чыкты. Ул югарыдагы вакыйганы сөйләгәннән соң, Харраска карап сорау бирде:» — Үткән ел эчендә колхоз нинди яңа нәрсәләр торгызды? Без ферма каралтысын сипләп яңадан ябарга дидек. Ул ябылмады. Яшелчә бакчасына киртә тотарга дидек. Ул шулай ук эшләнмәде. Хәтта ки го- мер-гомергә бөтен авыл белән файдаланып килгән басу коесыннан да мәхрүм калдык. Моңа ничек карарга! Искене җимерү ансат ул
86 
 
ансатын, ләкнн анык урнына яканы корырга кирәк иде. Синең бу эшең, Харрас, бер миңа гына түгел, бөтен халыкка ошамады... Басу коесын күмү урнына, минем ишек алдындагы коемны күмдергән булсаң, бодай әрнемәс идем...— диде. Шушы сүзләр белән Хәйдәр бер елдан бирле эчен пошырып йөргән мәсьәләне җыелыш алдында куйды һәм аның бодай сөйләве эзсез калмады. Харрасны правление составыннан төшереп калдырдылар. Отчет җыелышы булганга атна- ун көн үтмәгәндер, яңа сайланган правление бу мәсьәләне үзенең утырышына куеп махсус рәвештә тикшерде. Икеләнеп торырга урын юк иде — басу уртасына яңадан кое казырга булдылар. Ләкин бу эшне кемгә тапшыру мәсьәләсе ачык калды. Кызу сабан өсләре җитеп, печәнгә төшү көннәре якынлашты — терлекләрне тынычсызлый торган челлә вакытлары җитте. «Чияле тау»ның болыны күп булмаганлык- тан, бу көннәрдә кайбер эш куллары бушап калды. Дымык һавалы, җилсез бер кичне, көтү кайтыр алдыннан колхоз правлениесенә Хәйдәр килеп керде: — Суның кача торган чагы җитте, челлә вакытында ул аска төшә, шунлыктан, бу көннәрдә казылган коеның суы күп була. Терлекләребез чишмәгә кайту өчен ничәмә ча- кырым җир әлсерәп йөриләр. Бу хәл сыерларның сөген киметә, яшь бәрәннәребезне йончыта... Теге Харрас күмдергән басу коесы урынына яңаны казырга дигән карар чыгарган идек. Ничек уйлыйсың, Вильдан энем, эшкә башларга вакыт түгелме. Бу арада бушаныбрак та торабыз, — диде яна сайланган председательнең янына килеп утырып. Сөйләшә торгач, моны башкарып чыгарга дәрте барлыгын әйтте. — Бу зур эшне синнән башка майтара алмавыбызны яхшы белсәк тә, яшең олыгая төшкәнлектән, әйтергә кыймыйча йөри идек. Рас инде үзең кузгатып килгәнсең икән, сиңа рәхмәттән башка нәрсә әйтик! — диде Вильдан чын күңеле белән һәм аңа ярдәмгә кемнәр, нинди әйберләр кирәклеге турында киңәш итте. Хәйдәр үз гомерендә күп кенә урам коелары казып авылда дан казанган күренекле кеше иде. Су катлавының кай урында тирән, кай урында сай икәнлеген, кай җирләрдә каты таш катлаулары барлыгын белүдә Хәйдәрнең зур 
тәҗрибәләре бар иде. Ул, печәнгә төшәр алдыннан басуга барып, кое казу өчен кулай урын сайлап кайтты. Озын-озын киртәләрдән зур таган ясады. Шушы таган ярдәме белән коеның балчыгын өскә алып тору өчен бау- шулар, тимер тәпәннәр хәстәрләде. Аннары, ике таза ирне үзе белән алып, «Чияле тау»ның басу уртасына, Ташлы түбә дигән урынга юнәлде. Кое казый башлаганга кадәр аның янына кечкенә шалаш ясап куйдылар. Аннары инде, кое казылачак урынга, алдан хәзерләнгән ^ур таганны урнаштырдылар, үткен йөзле кыска саплы махсус көрәкләр белән җирне «казырга да керештеләр. «Чияле тау»ның болыны чабылып кибәнгә салынган көннәрдә басу коесы яртылаш казылган, ләкин эшнең иң авыр өлеше алда йде әле. Унике аршин чамасы казып төшкәч, калын гына таш катлавына килеп төртелделәр. Тәҗрибәле Хәйдәр монда да аптырап калмады, аны кисеп үтте. Ләкин инде суга җиттек дигәндә генә икенче бер яңа таш катлавына туры килделәр. Бу инде суга якын иде. Хәйдәр моны кисеп төшәргә ашыкмады. Казу эшен туктатып, еллар буе кибеп тимер хәленә әйләнгән йомыры имәннән буралган бураны төшерделәр. Шуннан соң өчәүләп дәррәү таш чаптылар һәм бик тиз су катлавына җиттеләр. Ундүрт аршин тирәнлектәге кое төбеннән салкын чишмә атылып чыкты. — Атларыбызның аягына төтмәсәң иде, терлекләребезне рәхәтләндерсәң иде, — диде Хәйдәр зур эшне тәмам итү алдыннан була торган шатлык белән һәм куш учы белән салкын су алып беренче тапкыр аны авыз итте:

 
— Каты түгел, бик йомшак. Файдасы белән атсын бу чишмә, — диде башкаларга карап. Бура төшерү тәмам булганнан соң, таш катлавын киңрәк ачып, бик тиз коедан чыктылар. Астан үзенә бер төрле көч белән атылып торган су катлавы әледән-әле өскә таба күтәрелде. Шул вакыт өчәүләп озак кына кое эченә карап тордылар һәм анда, көмеш кебек су өстендә, үзләренең тиргә баткан якты йөзләрен күрделәр: — Нинди тонык, көзгемени! — диештеләр бер-берсенә карап. Шул көнне үк кое янына ике чатлы карт имән багана утыртып, аңа юан кендек аркылы озын сиртмә беркеттеләр. Сиртмәнең койрыгына берничә авыр тумран астылар, баш ягына киң авызлы тимер чиләк эләктерелгән озын чылбыр тактылар. Бура тирәсенә таш җәелеп, озын һәм киң улак куелган бу кое янына икенче көнне кояш төшлеккә җиткәндә, терлекләрне җәйләүдә йөртүче Шамиль ферма көтүен китереп туктатты. Эсселектән тәмам әлсерәгән калын гәүдәле, куе йонлы меринос сарыклары башларын гүя ки бердәм улакка тыктылар. һәм салкын су эчкәннән соң, бер-берсе белән уйнаша-уйнаша бераз вакыт шунда, туплауда тордылар да, Шамильнең кул белән очланган чыбыркысын шартлатып сызгыра-сызгыра юлга төшүенә, борыннарын җиргә төртә-төртә аның артыннан болынга таба үттеләр. Ә кичен шушы ук кое янына өс- башы бөтенләй майланып беткән, йөзен тузан каплаган бер тракторчы үзенең ЧТЗ сы белән килеп туктады һәм берничә чиләк су алып радиаторына тутырды. Аннары, чиләк авызыннан яңа кое суын татып карады. Шунда радиаторны ябып маташучы ярдәмчесенә дәште*. — Су кайгысы китте. Моннан ары «Чияле тау»га килгәч суга аптырап йөрүләр бетте, бу акыллы эш боларның башына кайдан килгән! — диде. — Өстәвенә суы нинди йомшак тагын. Мондый су радиаторда юшкын калдырмый. Колхоз өчен казылган бу коены котлап, «Чияле тау»га договорда каралганнан тыш берничә гектар пар күтәрсәк тә ярар иде, — дип куйды. Тракторчының болай әйтүе бик урынлы иде. Шул вакыт председатель Вильдан белән тарантаска утырып Хәйдәр килеп җитте. Вильдан чын ихластан Хәйдәрнең 
кулын кысты: — Сезнең бу эшегез, Хәйдәр абзый, мин сез дип Шәрипне дә, Закирны да кушып әйтәм, — диде, безнең алга бару — ныгу тарихыбызда онытылмаслык бер истәлек булыр. Әлбәттә, без әле киләчәктә мондый коелар белән генә калмабыз, артезиан да корып җибәрербез. Шулай да, сез казыган бу кое бервакытта да онытылмас. Гомуми интересны алга сөрү менә шушы үзе инде ул, — диде. һәр ике •’тракторчы да Вильдан- ның фикерен куәтләп, Хәйдәрне котладылар. Шул көннән алып «Чияле тау»- ның бу яна коесына «Хәйдәр коесы» дип исем бярелде һәм аннан бервакытта да кеше өзелмәде. Озын сиртмәнең туктаусыз бер төшеп, бер күтәрелеп торуы, аның янында озын-озын яллы атлар күренү һәм ЧТЗ тракторларының әрле-бирле әйләнеп йөрүләре, бу урында һәрвакыт хәрәкәт барлыкны күрсәтәләр иде.