Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН ҺӘМ СТАЛИН ПАТРИОТИЗМ ТУРЫНДА 


«... Европага ярарга тырышмаска, бәлки алга кптәргз кирәк». В. И. Ленин. «... Капитал богауларыннан азат булган иң гади совет гражданины да капитализмның коллык камытын өстерәүче теләсә нинди югары дәрәҗәле чит ил түрәсеннән өстенрәк тора...»‡ И. В. Сталин.
 Совет патриотизмы — социалистик җәмгыятьнең куәтле этәргеч «өче ул. Совет патриотизмы безнең совет кешеләрен һәрвакыт туган ялебезнең даны, халыкның бәхете өчен хезмәттә һәм сугышта соклангыч фидакарьлекләргә рухландыра килде. Совет патриотизмы — ул патриотизмның моңарчы тарихта күрелмәгән яңа һәм югары бер төре. Аның бөек көче шуннан гыйбарәт ки, ул раса яки милләтчелек хорафатларына нигезләнмәгән, бәлки халыкның үзенең совет Ватанына чын күңелдән бирелгән булуына һәм аңа турылыклы булуына, безнең илнең барлык милләт хезмәт ияләренең туганлык дуслыгына нигезләнгән. Моннан өч ел элек иптәш Сталин әйткән иде: «Совет патриотизмында халыкларның милли традицияләре һәм Советлар Союзындагы барлык хезмәт ияләренең гомуми тормыш интереслары гармонияле төстә бергә бәйләнәләр. Совет патриотизмы безнең илебездәге милләтләрне һәм халыкларны аермый, киресенчә, аларның барысын да бертуган семья итеп туплый» §. Совет патриотизмы бөек илебез халыкларының милли горурлыгын тагын да ныгыта. Ул капиталистик илләрнең череп таркалуга йөз тоткан бозык культурасы каршында колларча 
                     ‡ И. Сталин. Ленинизм мәсьәләләре, 599 бит. Татарча басмасы. *♦ И. .Сталин. Советлар Союзының Бөек Затаи сугышы турында. 142 бит (1946 ел- ?ы татарча басмасы). » <ВҢП(б) тарихы. Кыскама курс» 234 бит. 
баш ию һәм аңа табыну кебек совет кешесенең гражданлык хисен җәберли торган түбәнлек белән бервакытта да килешә алмый. Ленин һәм Сталин илебезнең хезмәт ияләрен һәрвакыт ялкынлы совет патриотизмы рухында, социалистик ватаныбызга чын күңелдән бирелгәнлек рухында тәрбияләп киләләр. Аларның бу турыда әйткән тирән фикерләрендә совет патриотизмының безнең ил тормышына хас үзенчәлекләре һәм иң гүзәл үрнәкләре чагыла, социалистик дәүләтнең үсешендә һәр яңа чор саен совет патриотлары каршына килеп баса торган яңа бурычлар даһиларча алдан күрүчәнлек белән алдан билгеләнә. Социалистик илебезнең бай тарихы совет патриотлары каршына, тормышның һәр җитди адымы саен яңадан-яңа бурычлар куя тора, әмма аларның нигез сыйфатлары һәрвакыт үзгәрешсез калып килә-, ләр. Коммунистик аңлылык, идеялелек, революцион уяулык, сугышта һәм хезмәттә фидакарь батырлык, какшамас ныклык, милли
88 
 
 
традицияләрнең прогрессив үрнәкләренә тирән ихтирам саклый торган чын интернационализм, капиталистик дөнья каршында колларча баш ию белән кплешмәүчәнлек — безнең совет патриотизмының, күп миллионнарча совет халкы патриотизмының төп сыйфатлары менә шулар. Безнең илдәге кебек батырлык үрнәгенең бүтән бер илдә дә. бер вакытта да булганы юк’ Совет кешеләре ирешкән кебек бөек җиңүгә ирешү үрнәкләренең беркайчан- да булганы юк! I Гражаданнар сугышында Кызыл Армиянең куп санлы дошманнарны җиңеп чыгуының сәбәпләрен билгеләгәндә, иптәш Сталин бу сәбәпләр арасында, кызылармеецларның сугышның төп максатларын һәм бурычларын аңлап сугышуларын, бу исә аларның рухын күтәрүен, су- гышчанлыкларын арттыруын күрсәтеп үтте. Шунлыктан, диде иптәш Сталин, «кызылармеецлар массасы һәр җирдә дошманнарга каршы көрәштә тиңдәшсез фидакарьлек һәм тиңдәшсез рәвештә массовый батырлык күрсәтәләр иде». * Совет патриотизмының бу үзенчәлекләрен гражданнар сугышы елларында Ленин һәм Сталин күп тапкырлар билгеләп үттеләр, һәм совет кешеләрендә алар нәкъ менә шушы сыйфатларны үстерделәр. Совет власте урнашканның икенче көнендә үк Ленин һәм Сталин халыкны нык торырга, уяу һәм батыр булырга өндәделәр. Большевистик оешканлык, какшамас ныклык, кыюлык һәм тиңсез батырлык — социалистик революциянең бөек казанышларын дошманнардан саклап калу өчен — болар иң кирәк сыйфатлар иде. Ленин һәм Сталин социалистик революциянең ни икәнлеген, дөньяда иң демократик һәм иң нык дәүләт төзелеше булган совет строеның тарихи әһәмиятен өзлексез аңлатып килделәр. Ике йөзле һәм үтә чикләнгән буржуаз парламентаризмга, чынлыкта бары ике төрле ирекне генә: буржуазиянең үзепә сату һәм сатылу иркен, хезмәт ияләренә исә бары ачтан үлү иркен генә тәэмин итүче буржуаз 
демократиягә каршы Ленин һәм Сталин совет илендәге чын халык демократиясен куйдылар, һәм буржуаз демократияның хезмәт ияләрен алдау һәм күз буяу өчен генә хезмәт итүен фаш итә килделәр. Яшь эшче-крсстьяи дәүләтен күрә алмаучы империалистик, юлбасарларны бары куәтле хәрби көч ярдәмендә генә авызлыкларга мөмкин иде. Моны тирәнтен төшенгән хәлдә, совет кешеләре үз армияләрен, аңлы сугышчылар һәм чын патриотлар армиясен оештыра башладылар. Революция даһилары, совет дәүләтенә нигез салучылар — Ленин һәм Сталин үзләренең революцион эшләре һәм бөтен тормышлары белән, социализмның җиңеп чыгуына иксезчиксез ышанычлары, үзләренең аңа көчле омтылышлары белән совет сугышчыларын* фидакарь батырлыкка өндәделәр. Алар Кызыл Армия сугышчыларына гражданнар сугышының социалистик Ватан өчен, Совет республикасы өчен көрәш икәнлеген һәм Кызыл Армиянең бөтен дөнья социализмы армиясенең алдынгы бер отряды икәнлеген аңлаттылар. Совет патриотизмының шушылай социализм һәм интернационализм рухы белән сугарылган булуы, аны бүтән төр патриотизмнан аерып тора торган нигез үзенчәлекләрдән берсе. Бу сыйфат аңа социализм өчен көрәштә теләсә нинди кыенлыкны җиңеп чыгарга зур куәт бирә. Ленин 1918 нче елда Англия, Япония һәм Америка гаскәрләренең яшь совет дәүләтенә каршы интервенцияләре уңае белән Америка эшчеләренә язган мәшһүр хатында Америка миллиардерларының беренче империалистик сугыш нәтиҗәсендә чагыштыргысыз рәвештс баеп калуларын, аларның халыктан йөзләрчә миллиард доллар бай
8? 
 
 
лнк талап калуларын, бу долларларның һәркайсында кан эзе һәм һәр илнең байларын баеткан, ярлыларын тагын да бөлгенлеккә төшергән хәрби «табышның» пычрагы ябышкаклыгын нәфрәт белән фаш итеп, империалистлар никадәр генә котырышсалар да аларның совет респуоликасыи жицәргә көчләре җитмәячәге турында язды. Ленин совет республикасының беркайчан да җиңелмәячәген әйтте. Чөнки котырынган империализмның һәр яңа һөҗүме, халыкара буржуазиянең. һәр басымы эшчеләрнең һәм крестьяннарның яңадан-яңа катлауларын көрәшкә күтәрә, бик зур корбаннар бирү бәрабәренә алармы көрәштә чыныктыра һәм масса төсендә геройлык тудыра. Батырлыкның безнең илдә күпчелеккә хас бер сыйфат булып әверелүе — бу совет патриотизмының иң характерлы якларыннан берсе. Кешелек тарихы төрле ил патриотларының соклангыч бик күп геройлык вакыйгаларын белә. Ләкин алар күп миллионлы халык массасына үрнәк булып хезмәт итә алмаган аерым шәхесләр батырлыгы гына иде. Совет патриотизмы кешелек тарихында беренче мәртәбә хезмәт ияләре массасын батырлыкка рухландырды. Кызылармеец шинеле яисә кызылфлотчы бушлаты кигән йөз меңнәрчә эшче һәм крестьян уллары элек иң батырларның да батырларының гына кулыннан килә торган таң калырлык батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Ленин өйрәтүенчә, совет власте — хезмәт ияләрен кайгыртып, алар белән кулга-кул тотынып баручы һәм аларда чын-чыннап фидакарь батырлык тудыручы бердәнбер нык власть. Иптәш Ленин, революцион халык үзенең буржуазиягә каршы канлы һәм аяусыз көрәшкә чыгуын яхшы аңларга, социализм өчен фидакарь батырлык һәм үлемгә нәфрәт бөтен массага таралырга һәм безнең җиңүебезне тәэмин итәргә тиеш, дип өйрәтте. Большевиклар партиясе революция кадрларын әнә шулай батырлык һәм фидакарьлек рухында тәрбияләп килде. Гражданнар сугышы чорында хезмәт 
ияләренең сугыш кырларында искиткеч батырлыгы һәм үлемгә нәфрәте совет халкының барлык фронтларда җиңүен тәэмин итте. Совет сугышчысы һәм гомумән совет патриотының үзенчәлекле сыйфатларыннан тагып берсе - коммунистик аңлылык, революцион дисциплина. Иптәш Сталин 1918 нче елны > көзендә, «Правда» хәбәрчесен Көньяк фронтындагы хәлләр \ - рында сөйләгәндә, безнең армиябезнең уңышлары барыннан да элек сугышчыларның аңлылыгы һәм дисциплиналы булулары белән аңлатылуын әйткән иде. Безнең кызылармеец үзен горур рәвештә революция солдаты дип атый. Ул үзенең капиталистлар табышы өчен түгел, бәлки Россияне азат итү өчен сугышуын яхшы белә һәм ачык күз белән кыю рәвештә сугышка керә. Патриотик батырлыкта тылдагы совет эшчеләре дә фронттагы сугышчылардан калышмадылар. Эшчеләрнең ул елларда хезмәттә күрсәткән батырлыгына Ленин «Бөек башлангыч» исемле китабын багышлады һәм Москва — Казан тимер юлы эшчеләренең 1919 нчы елның 10 нчы маенда оештырган беренче коммунистик өмәләре һәртөрле Гиндербург, Фош яки инглизләрнең беренче империалистик сугышта ирешкән теләсә кайсы җиңешләрен - нэп әһәмиятлерәк булуы турында язды. Ленин һәм Сталин совет кешеләрен туган илгә тугрылыклы булу һәм чын күңелдән бирелгәнлек рухында тәрбияләделәр һәм совет патриотларын һәрвакыт иҗади хезмәткә рухландырдылар. Сове г халкы исә сугыштан соң җимерелгән хуҗалыкны тизрәк торгы \ өчен үзенең иҗади эшен көчәйтә бару белән бергә, сугыш куркынычы турында бер генә минутка онытмады һәм уяулыгын көчәйтә барды. Билгеле, әгәр большевика? * партиясе һәм аның җитәкчеләре 
90 
 
 
'Лепин һәм Сталин совет халкын һәм туган илне ун еллар буенча чит ил дошманнарына каршы торырга хәзерләмәгән булсалар Советлар Союзының бөек сугышларда җиңеп чыгуы мөмкин булмас иде. Совет кешеләрен һәрвакыт сизгер булырга өндәү белән бергә, Ленин һәм - Сталин аларда социализмның бөек казанышлары һәм уңышлары белән горурлану хисе тәрбияләп килделәр. Антанта каршында тез чүгүче һәм ялагайланучы буржуаз хөкүмәтләрнең икейөзле политикаларын фаш иттеләр. Ленин совет кешеләренә: «Без шундый җиңүгә ирештек ки, бу безнең илебезнең казанышы гына түгел, бәлки барлык илләрнең, бөтен кешелекнең казанышы», ** «Европага ярарга тырышмаска, бәлки алга китәргә кирәк» диде. Ленинның бу сүзләрендә совет хөкүмәтенең бурычлары һәм совет халкының тоткан юлы ачык билгеләнгән. Совет кешеләре, чит ил капиталы тарафыннан коллыкка төшерелгән элекке помещиклар-капи- талистлар Россиясенең вәкилләреңчә, капиталистик Европага ярарга тырышмыйлар, бәлки чын прогресс юлы белән алга китәләр. Чиксез батырлык һәм аңлы кыюлык, большевистик оешканлык һәм тирән белем — Ленин һәм Сталин партиясе совет патриотларында әнә шундый кыйммәтле сыйфатлар тәрбияләделәр. Социалистик җәмгыятьне төзүне төгәлләү өчен көрәш еллары совет дәүләте тарихында искиткеч казанышлар һәм соклангыч уңышлар елы булып билгеләнеп калдылар. Безнең социалистик ватаныбыз хуҗалык һәм культура өлкәсендә ел- даи-ел ,өзлексез алга баруында дәвам итте. Шул ук вакытта партия иҗат хезмәте белән дәртләнгән совет патриотларын революцион сизгерлек һәм уяулык рухында тәрбияләп, дошманга һәр минут җимергеч отпор бирерлек дәрәҗәдә хәзер торырга өндәделәр. ♦ В. И. Ленин. Әсәрләр. XXV т., 52 бит. ♦* Ленин җыентыгы XXXV т., 334 бпт. Ул елларда совет патриотлары промышленностьта һәм социалистик                      ** И. Сталин. Ленинизм мәсьәләләре. 501 бит (11 нче басма). 
авыл хуҗалыгында, хезмәткә социалистик мөнәсәбәтнең соклангыч үрнәкләрен күрсәттеләр. 1935 нче елның көзендә иптәш Сталин һәм партия җитәкчеләре, мактаулы хезмәтләре белән дан казанган эшчеләр сыйныфы вәкилләре һәм алдынгы колхозчыларның вәкилләре белән очраштылар. 10 ичы ноябрьда шикәр чөгендере үстерүче колхозчы ударник хатын- кызларны кабул итү мәҗлесендә иптәш Сталин аларны хезмәт батырлары дип атады. Иптәш Сталин колхозчы ударник хатын-кызларның бөтенләй яңа кешеләр булуын әйтте. Бары ирекле хезмәт кенә, бары колхозда эшләү генә авылда мондый хезмәт батырларын тудыра ала. Иптәш Сталин мондый хатын- кызларның элекке заманда була алмавын һәм аларның ул чагында булуы да мөмкин түгеллеге турында сөйләде. Бер атнадан соң иптәш Сталин стахановчыларны кабул итү мәҗлесендә чыгыш ясады. Иптәш Сталин аларны яца кешеләр дип атады. Аларның культуралы булуларында, эштә төгәллекнең, осталыкның үрнәкләрен күрсәтә алуларында,- вакытның кадерен белеп, аны минутлар белән генә түгел, бәлки секундлар белән исәпләүләрендә, аларның искергән техник нормаларны җимереп, алга баруга омтылуларында иптәш Сталин совет кешеләренең яңа сыйфатларын күрде. Иптәш Сталин стахановчылык хәрәкәтенең бөек тарихи әһәмиятен аңлатып болай диде: «Стахановчылык хәрәкәте эшчеләрнең һәм эшче хатын-кызларның шундый хәрәкәте ки, ул безнең социалистик төзелеш тарихына аның иң данлыклы сәхифәләреннән берсе булып керәчәк». * 1935 нче елның ахырында партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең Та- җикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан,
91 
 
 
•Казахстан һәм Кара-Калпак республикаларының алдынгы колхозчылары һәм колхозчы хатын-кызлары белән булган киңәшмәләрдә иптәш Сталин СССР халыклары арасындагы дуслыкның өзлексез үсә һәм ныгый баруы турында сөйләде. Советлар Союзы халыклары арасындагы туганнарча дуслыкка иптәш Сталин совет патриотизмының иң әһәмиятле нигезләреннән берсе дип бәя бирде. Бу дуслык яшәгәндә безнең илнең халыклары ирекле һәм җиңелмәстәй көчле булачаклар. Бу дуслык яшәгәндә безгә беркем дә — тышкы дошманнар да, эчке дошманнар да куркыныч түгел! 1936—1937 нче елларда совет очучылары яңа бөтен дөнья рекордлары яулап алдылар. Безнең заманның бөек очучысы Валерий Чкалов Москвадан Төньяк котып аша туктаусыз рәвештә Америка Кушма Штатларына очЫп баргач, иптәш Сталин һәм партиянең башка җитәкчеләре Чкаловны һәм аның иптәшләрен кайнар рәвештә котладылар һәм бу батырларча очыш совет халкын сокландыруын, халыкта совет очучыларына көчле мәхәббәт һәм ихтирам уятуын әйттеләр. Бу батыр очышлар совет авиация техникасының искиткеч казанышларын һәм алга китүен күрсәтү ге- аә түгел, бәлки барыннан да элек совет патриотларының батырлыгын, ихтыяр көчен, аларның туган ил өчен, аның чәчәк атуы өчен нинди генә кыенлыкларны да җиңеп чыгарга сәләтле булуларын күрсәттеләр. Сталин лачыннарының бу тиңсез батырлыклары миллионнарча совет патриотларын хезмәттә батырлыкка рухландырды. Алар совет яшьләренә үрнәк булдылар. Аларның бу очышлары совет кешесенең шәхси сәләте, шәхси сыйфатлары һәрьяклап үсүен күрсәтәләр иде. Дошманнарга Ленин кебек аяу- еызлык, сугышта Ленин кебек куркусыз булу, паникага яисә паникага ошашлы һәртөрле таркаулыкка һәм җебегәнлеккә Ленинча нәфрәт белән карау, Ленин кебек саф вөҗданлылык һәм пак намуслылык, халыкка Ленинча тирән мәхәббәт — Ленин тибындагы политик эшлек- леләргә хас бу сыйфатлар барлык совет патриотлары 
өчен дә уртак сыйфат булып калалар. Иптәш Сталин барлык совет кешеләрен бөек Ленинның бөек образын күз алдында тотарга, һәр эштә, һәр- кайчан бөек Ленинга ошарга өндәде. Безнең тарихыбызның алтын сәхифәләренә сугыш алды елларында да совет патриотизмының бик күи соклангыч үрнәкләре язылды. Төньяк котып батырлары — папанинчы- ларның Москвага кайтулары, В. Коккинаки, В. Гризодубова, П. Осипенко, М. Расковаларның батыр очышлары, Төньяк Боз океанында «Седов»ның героик дрейфы һәм башкалар берсе дә совет халкының исеннән чыгачак түгелләр. . Совет дәүләтенең тышкы ягында икенче бөтен дөнья сугышы котырынган бер вакытта, 1938 нче елның кышында иптәш Сталин комсомолец Ф. Ивановка язганча, бу сугыш барлык совет халкын сугышка әзер хәлдә тотарга мәҗбүр итте. Совет патриотизмы халыкның мобилизацион хәзерлеген көчәйтүдә, аның игътибарын илне саклауны көчәйтүгә туплауда иң көчле чараларның берсе булды. Иптәш Сталин өйрәтүенчә, совет патриотизмы, СССР халыкларының дуслыгы һәм совет җәмгыятенең мораль-политик бердәмлеге — менә нәрсәдә социализм иленең куәте, совет строе нигезенең, какшамас ныклыгы һәм совет властеның иксез-чиксез көч чыганагы. Бөек Ленинның җиңүчән байрагы астында бөек Сталин җитәкчелегендә азатлык сугышының мөкатдәс максатлары белән рухланган хәлдә, совет кешеләре бөек Ватан сугышында батырлыкның соклангыч могҗизаларын күрсәттеләр. 1942 нче елның кышында иптәш Сталин: «Ватан сугышы үз туган иленең азатлыгы хакына үлемгә керергә хәзер торган меңнәрчә ге
92 
 
 
ройлар һәм героинялар тудыра» †† дип язды, һәм «... немец-фашист юлбасарларга каршы азатлык сугышында Кызыл Армия күрсәтә торган геройлыкның никадәр бөек икәнлеген» ‡‡ әйтеп килде. Тылдагы хезмәт ияләре дә батырлыкта фронттагы геройлардан калышмадылар. Чөнки сугыш кыенлыклары күп вакытта тылда, фронттагы кебек үк, батыр һәм фидакарь булуны, айдагыча ук нык дисциплиналы, какшамас нык булуны һәм барлык кыенлыкларны җиңә белүне таләп итәләр иде. /Моннан дүрт ел элек иптәш Сталин: «Совет кешеләренең тылда үз-үзләрен аямыйча эшләүләре, Кызыл Армиянең героик көрәше белән беррәттән, Ватанны саклауда халыкның тиңдәшсез батырлыгы булып тарихка кере𻧧 — диде. Сугышның тарихта тиңдәше булмаган кыенлыклары совет халкының тимер ихтыярын һәм рухи көчен йомшата алмадылар, бәлки аны тагын да чыныктырдылар. Со- вет халкы бу сугышта хаклы рәвештә герой халык дигән исем алды. Совет патриотизмы үзенең үсеш юлында күп баскычлар үтте һәм өзлексез югары күтәрелә барды. Социалистик революциянең җиңүе өчен көрәш елларында аеры м г е р о й л а р н ы ң батырлыгыннан башлап, гражданнар сугышы чорында һәм социалистик төзелешнең беренче елларында күпләгән массаның сугышта һәм хезмәттәге батырлыгы аша, бөек Ватан сугышы чорында совет патриотизмы бөтен халык батырлыгын барлыкка китерде. Совет халкының бөек Ватан сугышында җиңеп чыгуы — ул дөньяда иң демократик һәм иң нык строй булган совет дәүләт строеның җиңүе. Ул — совет халкын рухландыручы һәм аның җитәкчесе булган большевистик партиянең җиңүе, ул совет патриотизмының җик • чыгуы дигән сүз. Иптәш Сталин өйрәтүенчә, совет патриотизмы халыкларның милли традицияләре белән Советла}: Союзы халыкларының гомуми интересларын                      †† И. Сталин. Советлар Союзын и ц Бөек Ватан сугыша турында. 41 бит. (Татарча басмасы). ‘ ■ Шунда ук, G3 бит. **♦ Шунда ук, 103 бит. бик табигый төстә бергә тоташтыра. Шунлыктан бөек рус халкының иң алдынгы, прогрессив,'- революцион һәм демократик традицияләре совет патриотизмының төп нигезләреннән берсен тәшкил итәләр. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк бөек Ленин большевиклар партиясе исеменнән аңлы великорус пролетарийлары өчен милли горурлык хисе кебек гали хис ят булмаганлыгыи, Радищевның, декабристларның, 70 нче елның разночин-революционерлар- ның һәм күп санлы пролетар революционерларның великоруслар арасыннан чыгуын горурлык белән әйткән иде. Великорус пролетариатын бөек Ленин шул елларда ук коммунистик революцияне хәрәкәткә китерүче төп көч дип атады. Великорус милләте бөтен алдынгы кешелек җәмгыятенә ирек өчен һәм социализмның җиңүе өчен көрәшнең тиңсез үрнәген күрсәткәннән соң, бу милли' горурлык хисе тагын да үсте. Совет дәүләтенең беренче яши башлаган сәгатендә үк Ленин шул вакыттан башлап Россия тарихында яңа чор башланып китүен белдерде. Ленин һәм Сталин халыкның милли традицияләрен тирәнтен аңлаган хәлдә аны саклау өчен һәм милли культураның иң алдынгы, прогрессив якларын өзлексез үстерә бару өчен күп хезмәт куйдылар һәм үрнәк булырлык тырышлык күрсәттеләр. Ленин рус революциясенең элекке революцияләр кертә алмаган күп яңалыклар кертүен әйтеп, хезмәт ияләрен яңа Россиядә яңа тормыш корырга өндәде. Туган ил өчен иң кыен вакытларда ул совет кешеләрен тешләр* не кысып, бөтен көчләрне туплап, һәммә кыенлыкларны җиңеп чыгарга, Россиянең куәтле һәм баи 

 
 ил булуына ирешү өчен көрәшергә чакырды. Ул «Со4зет властеның чираттагы бурычлары» дигән мәкаләсендә: «Без, большевиклар партиясе. Россияне ышандырдык, — дип язды. — Без Россияне ярлылар нчен баклардан, хезмәт ияләре нчен эксплуататорлардан яулап аллык. Без хәзер Россияне идарә игәргә тиешбез».*** Яшь совет дәүләте үз тормышының иң кыен чорларын кичергәндә .Пенни рус сәнгате хәзинәләрен һәм милли архитектура памятникларын саклау өчен күп төрле чаралар күрде. Ленин инициативасы буенча Москвада һәм Петроградта туган илнең алдынгы улларына, аның бөек галимнәренә, җәмәгать эшлек- леләрснә, язучыларына, художникларына, композиторларына, театр эшлеклеләренә һәйкәлләр салу башланды. Ленин халык өчен рус классикларының иң яхшы әсәрләрен үз күзәтүе астында бастырды, Третьяков галлереясы, Л. Н. Тол- стойныц Ясная Полинадагы усадь- басы, Ы. Г. Чернышевскийның му- зей-йорты кебек рус культурасының кыйммәтле хәзинәләренең саклануын үзе күзәтеп торды. Большевиклар рус халкының революцион традицияләренә һәрвакыт таянып килделәр. 1919 нчы елның 1 нче маенда Москвада патшага һәм аның ялчыларына каршы баш күтәрүче крестьян вәкилләренең берсе булган Степан Разинга һәйкәл ачылды һәм шул вакыт Ленин речь сөйләде. 1918 нче 
елның көзендә Ленин Белиискийга, Добролюбовка һәм Чернышевскийга һәйкәлләр салу турында Халык Комиссарлары Советының карарына кул куйды. Ленин Ы. Г. Чернышев- скийны «Маркска кадәрге чорның бөек рус социалисты» дип атады. . Рус революцион демократиясе җитәкчеләренең героик традицияләре социалистик Ватанны саклаучыларны бөтен дөнья буржуазиясенә каршы тиңсез авыр көрәштә яла дәрт белән рухландырдылар. Ленин һәм Сталин рус халкының бөтен прогрессив кешелекнең сугышчан авангардына әйләнүе бе-^ ләп горурландылар. 1920 нче елның язында Ленин: «Безнең рус сүзе «совет» — иң күп таралган сүзләрнең берсе. Ул хәтта башка телләргә тәрҗемә дә ителми, бәлки һәркай- да русча әйтелә»*—дип язды. Совет кешеләре рус халкының милли традицияләрен ихтирам итәләр. Рус җиренең азатлыгы, мөстәкыйльлеге һәм аның намусы өчен көрәшүче бөек көрәшчеләрнең традицияләренә турылыклы булган хәлдә, совет дәүләтен төзүче, коммунистлар большевиклар партиясен оештыручы бөек Ленинның васыят- ләрен мөкатдәс бер дәрт һәм фидакарьлек белән тормышка ашыра барып, совет патриотлары Ленинның турылыклы шәкерте, аның эшен дәвам иттерүче бөек Сталин җитәкчелегендә сүнмәс рух күтәренкелеге белән коммунизмга таба алга баралар.