Логотип Казан Утлары
Публицистика

 КИҢ ФАРВАТЕРДАН

1. КАЙНАР ЙӨРӘКЛЕ КЕШЕ Еракта, төнге Идел үрендә, куш булып, ике ут күренеп китте. Берничә секунд буенча аларның саргылт нурлары, караңгы Идел өстен яктыртып, ай юлы шикелле, дулкыннар өстендә тибрәнеп торды. Аннары ул утлар, кинәт кенә күренеп киткән кебек, кинәт кенә югалдылар да. Идел өстенә сузылган тимгелле якты юлны да дулкыннар йотты. Әмма озакка түгел. Бу утлар караңгылыкны тишеп, яңадай күренделәр һәм бу юлы инде озаграк җемелдәделәр. Өченче тапкыр күренгәндә алар шактый якынайганнар һәм зурайганнар иде. Шуннан соң алар кабаттан сүнмәделәр. Төн бөтен нәрсәне үзгәртеп күрсәтә һәм аңа ниндидер серле бер төс бирә. Караңгы Идел өстендәге әлеге куш булып җемелдәгән утлар да ничектер серле һәм җәйнең иң кызу вакытларында, арыш өлгереп килгән .чакларда, кырлар түрендә күренә торган төнге аҗаган шикелле, күңелдә сәер тойгылар уята иде. Мондый серле утлар Иделдә төннең төн буе күренеп торалар һәм бары тәҗрибәле су юлчылары гына аларның хасиятләрен яхшы беләләр. Көндез корпусыннан мачтасына кадәр акка буялган, трубаларына ике зәңгәр сызык сызылган корабларны күреп, аларның теплоходлар икәнен, каркасы алсуга буялган, трубаларында берәр кызыл сызык сызылган пароходларның — Кама пароходлары икәнен белгән кебек, тонге утларга карап та, аларның нинди пароходлар икәнен белергә мөмкин. . Әгәр дә мачтасында бер ак ут күренә икән — ул пассажир пароход, куш ут күренә икән ул — баржалар тагып килүче буксир, өч ут күренә икән — ул сал сөйрәүче буксир... Еракта, Идел үрендә күренгән әлеге куш ут — «Камил Якуб» исемле буксирның утлары иде. Ул үзенең бөтен куәтенә — 11 километр тизлек белән килә. Артында корыч бауга тагылып баржалар тезелгәннәр. Буксирның күперчегендә, өстенә ак китель, ак чалбар, башына кокардалы биек фуражка кигән капитан Иван Федорович Федотов баскан. Аның авызында трубка. Вакыт- вакыт ул аны суырып ала һәм шул чак аның кояшта янган, исәпсез- хисапсыз җилләрдә каралган кырыс йөзе күренеп китә. Аңардан артта- рак лоцман һәм штурвальный. Урындыкта тагын бер кеше утырган. Җәйге төн бөркү, ләкин биредә, су өстендә, салкынча, рәхәт. Бу җирләрдән көндез үткәндә уң якта бөдрә урман белән капланган таулар, кызыл балчыклы һәм керәшәләр оя ясаган текә ярлар, таш кыялар, сул якта су читенә үк салынып үскән талтирәкләр, алардан арырак куе әрәмәлекләр, яшел болыннар җәелеп яталар. Хәзер исә яр буйлары тоташ кара дулкын булып һәм елганы кысып тоткан шикелле күренәләр. Идел тонык кына
 
71 
 
 
ялтырый. Кара хәтфә кебек күктә кылдай нечкә ай урагы Һәм өем- <эем йолдызлар. — Юк, бәгыркәем, Иван Федорович, Идел төннәре тиңдәшсезләр’ Мин менә утыз ел Иделдә йөзәм Бу ун мең сигез йөздән артыгырак көн дигән сүз. Шуларның яртысын кыш көннәренә чигерсәң дә биш меңнән артыгы кала әле. Ә мин, бәгыркәем, Иван Федорович, шул биш мең көн эчендә бер үк төсле төнне бер генә тапкыр да ике мәртәбә күргәнем юк. Һәр төндә ниндидер яңалык бар, һәр төн кичәгесеннән матуррак... Бу сүзләрне буксирга тагылып барган баржаларның берсеннән — 103 нче номерлысыннан — күчеп, капитан күперчегендәге урындыкка утырган карт шкипер Игнат Савельевич Бурюков сөйли. Аның тавышы төнге су агымы кебек йомшак, иркәле. Мөгаен, «бәгыркәем» сүзен еш кулланган өчен генә түгел, ә менә шушы гөрләвектәй йомшак, иркәләүчән тавышы өчен дә аңа «Бәгыркәй» дигән кушамат •биргәннәр. Иделдәге һәм Камадагы бөтен пристаньнарда аны беләләр һәм берәү дә аның картларча бор эчкерсезлек белән фәлсәфә сатуына ачуланмый. Хәтта кырыс холыклы, аз сүзле Иван Федорович та ана түзә. Ул трубкасын кулына алып, ирен почмаклары’ белән генә елмая һәм шкиперның әлеге сүзләренә кушылмавын белдерә. — Монысын инде син, Савельич, — ди ул, — артыгы белән арттырып җибәрәсең. Яңгырлы, болытлы, җилледавыллы төннәрне кая куясың. Шкиперның күзләре ялтырыйлар, капитанның бәхәскә керүе аны Җанландырып җибәрә. Ул чак кына урынынан күтәрелеп куя һәм бәләкәй сакалын учы белән сыпырып алып, имән бармагың югары күтәрә. — Беркая куймыйм мин аларны, бәгыркәем, Иван Федорович. Чөнки куяр төшем юк. Беләсең килсә ул ■яңгырлы, җилле-давыллы төннәрнең үз матурлыклары бар. Алар, бәгыркәем... — Җитәр сиңа, Савельич, буш сүз сөйләргә, — дип капитан аның сүзен иң кызыклы җирендә бүлдерә Һәм артына борылмыйча гына: — «Сулгарак... Тагын да сулгарак...» Дип команда 
бирә. « — Есть сулгарак» дип кабатлый штурвальный. Бары шуннан соң гына капитан яңадан шкиперга мөрәҗәгать итә: — син ме.чә безне алда нәрсәләр көтә, шул турыда уйлыйсыңмы, Савельич? — Ә нигә уйламаска, уйлыйм. Алда безне Кама Тамагы көтә,— ди шундый ук җанлылык белән Бәгыркәй. — Шул, шул Кама Тамагы! Кинәт шкипер туктап кала. Ул хәзер генә капитанның тел төбен аңлый һәм авыр итеп көрсенеп куя. Ул ничектер бер юлы кечерәеп, бөрешеп киткән кебек була. Әле генә йөзендә уйнаган нурлы илһам да сүнә. Кама — Идел су юлында Кама Тамагы пристане иң әкрен кыймыл- даучавнарпың берсе. Анда хәзер йөздән артык баржа буксир көтеп тора булыр. Федор Иванович бәхетле, ул башка караван тагар да, буксирын бер сызгыртыр да, китәр дә барыр. Ә Игнат Савельевичка Лобач тавы төбендә, иң кимендә, ике атна чират көтеп ятарга туры килер. — Эх, Лобачы да, пристане да су төбенә китмәгәйләре! — дип шкипер урыныннан тора һәм кулларын аркасына куеп, берничә тапкыр тар күперчектә арлы-бирле әйләнеп ала. Капитан артындагы лоцман көлеп, картны шаяртып куя. — Шул хәтле шәфкатьсез булырсың дип уйламаган идем мин сине, Савельич. — Соң нишләтим, бәгыркәем. Минем баржаларымда Куйбышев өлкәсе колхозлары өчен лобогрейкалар ята лабаса. Урак өсте борын төбендә. Вакытында барып җитмәсә шайтаныма кирәкмени ул лобогрейкалар! Эх, мөмкин булса мин ул лобогрейкаларны канатыма салып кына очыртып алып барыр идем дә, колхозчы алдына куеп әйтер идем: «менә, туган, китереп җиткердем. /Мул уңышыңның бер гена
72 
 
 
бөртеген дә югалтмыйча җыеп ал. Икмәк ул — безнең көчебез». Дөресен әйткәндә шкиперның капитан янына килүенең төп сәбәбе дә шул лобогрейкалар иде. Пристань тәртипләре белән яхшы таныш булганга, анда эшнең рәте булмаячагын алдан ук күреп, шкипер эшне ничек тә монда ук җайларга булды. Ләкин ул картларча сак һәм «ордым-бәрдем» эшләргә яратмый иде. Уйламый әйткән бер сүз рәткә салынган эшне дә җимереп ташлавы мөмкин бит. Шуңа күрә Савельич башта берникадәр кереш ясарга кирәк тапты һәм бары шуннан соң гына мәсьәләгә якынрак килә башлады. — Иван Федорович, әйтегез әле зинһар, бәгыркәем, Кама Тамагы пристаненың баш диспетчер ярдәмчесе ниндирәк кеше? Әлеге яңарак эшли башлаганны әйтәм. — Солдатовмы? Солдатов ярыйсы егет. Ләкин баш диспетчер үлек кеше. Баш диспетчер Поповның куелган тәртипләрдән һәм инструкцияләрдән читкә чыгарга куркучы бер кеше икәнен яхшы белгән шкипер, ул мәсьәләне ипләп кенә читләтеп үтеп, яңадан Солдатов турында сорау бирде: — Ул, синең якын танышың диләр, Федор Иванович? — Бала чактан, — диде капитан. — Кайчандыр ул Кама Тамагы пристанендә йомышчы малай иде. — йомышчы малай? Кара син аны! Ә хәзер диспетчер? Шәп үскән алайса, бәгыркәем. — Әйе, бездә кешеләр, Савиль- ич, шәп һәм тиз үсәләр. Шуннан соң карт шкипер тиешле хөрмәт белән Солдатов ныц гулы исемен сорап алды да, капитанга үзенең үтенечен әйтте: Павел Георгиевич сезгә шулай таныш кеше булгач, Иван Федорович, бәгыркәем, сез, бәлки, минем йомышым турында да бер-ике җылы сүз әйтерсез. Лобогрейкалар бит. Урак өсте уч төбендә генә... Личек тә чиратсыз гына, сезнең буксирга тагып кына җибәрмәсме дим.   Белмим, шул, Савельич. Миңа, әлбәттә, кайсы баржаны сөйрәтсәм дә барыбер, — диде капитан JIOM рупорга иелеп, — самый полный, — дип команда бирде. Бер секундтан рупорда машинистның, «есть, самый полный!» 
дигән кабатлавы яңгырады. Капитан бер авык тын торды, аннары уйланып кына әйтте: — Солдатовмы, бәлки, күндереп тә булыр иде/ Ләкин Попов теше- тырнагы белән каршы торачак. Еракта җемелдәп утлар күренә башлады. Тонык кына ухылдап барган буксир, тын ярларны яңгыратып, ачы итеп сызгыртты. — /Китәбез, — диде карт шкипер ничектер үзенә бертөрле көрсенү белән. Бу көрсенүдә аның лобогрейкалары өчен чиксез борчылуы бар иде. 
Павел Солдатов Кама елгасы Иделгә килеп тоташкан бер җирдә, биек тау битенә утырган Богородское авылында туып үсте. Кыш көннәрендә бу ' авыл кар астында калып, тын гына яши. Ә инде Идел боздан ачылуга ул танылмаслык булып үзгәрә. Бигрәк тә пристань яннары җанлана. Йөзләрчә баржалар, буксирлар белән тулы рейд су өстендәге фантастик бер шәһәр булып күренә башлый. Дебаркадерлар буенда акчарлаклардай зифа паротеплохюдлар пассажирлар, йөкләр кабул итәләр, аннары яр буйларын яңгыратып, саубуллашу гудоклары бирә-бирә, Нижнийга, Астраханьга, Пермьга, Агыйдел аша Уфага китәләр. Бәләкәй Павел яр башына утырып, шул пароходларны күзәтә иде. Ул аларны исемнәрен укып кына түгел, ерактан күреп үк таный башлады. Авыл мәктәбендә алты группаны тәмамлаганнан соң, Павел Кама Тамагы пристанена эшкә керде. Аның һичнинди һөнәре булмаганга, йомышчы малай итеп алдылар. Дүрт айдан соң аны «Лось» исемле баркаска матрос итеп күчерделәр. Бу — пристаньда торган баржа һәм караваннарга йомышка йөрүче,.
73 
 
 
пристань буеннан туктамыйча үтеп китүче салларга азык ташучы бәлә- кәй генә судно иде. Шулай да баркаска утырып йөри башлагач, Павелның түбәсе күккә тиде. Кыш көне Павел комсомолга керде һәм клуб каршында эшләгән түгәрәкләрдә белемен арттырды. Навигация башлангач, аны диспетчер аппаратына оператор итеп билгеләделәр. Бик катлаулы эш ул операторлык. Идел буйлап бер туктаусыз караваниар агылып торалар. Һәр буксир артына дүртәр-бишәр баржа тагылып килә. Килеп җитүләре белән оператор аларның һәрберсен рейд картасына кертергә, нәрсә белән һәм кая баруларын күрсәтергә, беренче мөмкинлек белән аларны тизрәк пристань аша үткәреп җибәрергә, җибәргәннән соң, һәр судноны рейд картасыннан чыгарырга тиеш. Кайвакыт баржаларга су керүчән була һәм аларның йөкләре юешләнү куркынычы туа. Яки йөк белән тулы баржалар Иделнең түбәнге, тирән җирләреннән җиңел үтсәләр дә, югары участокларындагы перекатлар аша үтә алмыйлар. Ул чагында аларның йөкләрен берникадәр бушатырга, баржаларның суга утырышын киметергә туры килә. Менә бу эшләр һәммәсе дә оператор җитәкчелегендә башкарылалар. Бу эшне дә Павел яратып эшли. 1936 нчы елда комсомол, Павелның белемен күтәрү өчен, аны Горький шәһәренә, диспетчерлар курсына укырга җибәрә. Ул гаҗәп күп һәм тырышып укый. Башта ул иптәшләреннән нык кына артта калып бара. Математика, физика, рус теле аның җанын алалар. Икенче елда ул инде иптәшләре белән бер аяктан бара башлый. Шул елны ук ул Наталья исемле бер кыз белән таныша. Кызык була аларның танышулары. Җәйнең матур бер көнендә Павел Идел буенда, яшел чирәмгә ятып, әдәбияттан Дәрес хәзерли. Аннан бер читтәрэк, Үзләренең апалары белән балалар Уйнап йөриләр. Ул да булмый балаларның берсе Павел янына килеп утыра. Егет аны шаяртып, апаларына сәлам әйттерә. Бала китә һәм бераздан кулыннан тотып, апасын китерә. — Менә бу абый сезгә сәлам әйтте, 
— ди ул. Наташа укытучылар институты студенткасы булып 1(ыга һәм ул, соңыннан Павелга рус теле һәм әдәбияты буенча бик зур ярдәм итә. Курсларны тәмамлагач, Павел Солдатовиы туган пристане булган Кама Тамагына диспетчер ярдәмчесе итеп җибәрәләр... Су транспорты эшендә диспетчерның роле оператор роленә караганда да зуррак. Флотның никадәрле рентабельле эшләве, судноларның бушка яки тулы йөк белән йөрүе, расписание буенча яки соңга калып килүе — болар барысы да диспетчер эшенә бәйләнгәннәр. • Бүген иртә белән эшкә килгән вакытта Павел Георгиевич Астраханьнан менеп килә торган зур нефть караваны турында уйланды. Караван иртәгә Кама Тамагында булырга тиеш. Ул беркайда да туктамыйча килә һәм Горькийга кадәр туктамый барачак. Үтеп барышлый аңа йөз тоннадан артык ягулык, командасына азык-төлек, көтепханә һәм башка нәрсәләр тапшырырга кирәк... Җәйге матур иртәдә эшкә килгән чагында яшь диспетчерның башында моннан башка янә бер уй бар иде. Ул эчке бер дулкынлану белән үзенең яшьлек дусты, «Камил Якуб» буксирының капитаны Иван Федорович Федотовны көтте. Карт шкипер Игнат Савельевич- ның сүзләреннән укучылар Кама Тамагында баржаларның озак вакытлар тоткарлануын беләләр инде. Бу чыннан да шулай иде. Иртән эшкә килүгә’Солдатовның өстәлендә телеграммалар өелеп яга. Идел буендагы шәһәрләр, төзелешләр, предприятиеләр, үзләренә һава кебек кирәк булган кыйммәтле йөкләрне көтәләр. Аларны һич тоткарлыксыз җиткерүне таләп итәләр. Ә баржалар Лобач тавы төбендә чират көтеп торырга мәҗбүрләр. Диспетчер аларны бер көн, бер сәгать
74 
 
 
тотмас иде, ләкин аның бу хәтле зур йөкләр агымын ташып өлгертергә буксирлары җитешми. — Болар бар да дөрес, — дип уйлый Солдатов, — бар да дөрес. Ләкин кыенлыкка сылтау ясан, кул кушырып утыру коммунист өчен килешә торган эшмени?! Бу турыда кичә дә, аннан элек тә ул әллә ничә мәртәбә үзенең туры- даитуры началы-шгы булган өлкән диспетчер Попов белән сөйләште. — Без булган буксирлардан дөрес файдаланмыйбыз, ә файдаланырга мөмкин! — диде ул һәм үзенең планын сөйли башлады. Попов аны тыңлап та бетермичә кырт кисте. — Менә авыртмаган башка тимер тарак, — диде ул сызлаган тешен киң кызыл учы белән каплап. — Зинһар Кама Тамагында Америка ачмагыз әле. Бездән югарырак утыручылар бар. Алар бездән күбрәк беләләр. Солдатов озак бәхәсләшкәннән • соң, тешләрен кысып, бүлмәдән чыгарга хәзерләнгәндә ул аны яңадан туктатты: — Кара аны, тәртипне бозасы булма! — диде. Солдатов бер кулы белән ишек тоткасына тотынган хәлдә җавап кайтарды: — Алга барырга комачаулый торган тәртипләрне мин җимерәчәкмен! Поповның кашлары*маңагаена сикерделәр. Аннары ул дәү йодрыгы белән өстәлгә сугып, — Әгәр ни булса... мин сине судка бирәчәкмен! — дип кычкырды. Солдатов сабыр холыклы булуына карамастан, Попов бүлмәсеннән чыгуга үзенә урын таба алмый башлады. Ул пристань буена төште һәм шунда ук аны чират көтеп торган баржаларның шкиперлары сырып алдылар. Һәммәсе: «безне кайчан җибәрәсез инде? Биредә озак киптерәчәксезме әле?» дигән сораулар яудыра башладылар. Солдатов аларга кире җавап бирергә авырсынды, шул ук вакытта ул .аларны бушка өметләндерәсе дә килми иде. Ул рейдтагы йөзләрчә баржаларга карап, чын йөрәктән сызланды. Никадәр йөк тик ята бит! Солдатов партком секретаре Хис- ■мәтов янына керде. Хисмәтов аны бик яхшы каршы алды. Диспетчер аңа үзенең планын сөйләде һәм әле генә 
диспетчер бүлмәсендә булып үткән гауга турында да әйтеп китте. Хисмәтов аны бик зур игътибар белән тыңлады. Мәсьәләгә карата бик күп Сораулар бирде, аннары Солдатовның соры күзләренә туры карап сорады: — Син үзең бу эшкә ышанасыңмы?! .Диспетчер икеләнмичә җавап бирде: — Ышанам! — Ул чагында башла. Мин сина бөтен эштә булышачакмын. Партком бүлмәсеннән Солдатов канатланып чыкты. Хәзер инде аның эшенә бернәрсә дә, беркем дә тоткарлык ясый алмаячак! «Камил Якуб» буксирының, капитаны Иван Федорович белән шкипер Бәгыркәй диспетчерның кабул итү бүлмәсенә килеп кергәндә анда ' аларга таныш булмаган дүрт-биш шкипер утыра иде. Аларны күргәч, Игнат Савельевич коелып төшә язды. Ул аларныц монда ни өчен утыруларын бик яхшы белә иде. «Эх, лобогрейкаларым!» дип сыкранды эченнән, ә тыштан сер сиздермичә, утыручыларның барысын берьюлы сәламләп, честь бирде. Иван Федоровичның -тавышы ишетелүгә Солдатов бүлмәсенең ишеге ачылды һәм ул үзе капитанга каршы килеп, ачык йөз беләк кулын сузды. — Исән сау килеп җиттегезме, Иван Федорович? —: Ярыйсы. — Әйдә, бүлмәгә рәхим итегез. Ул Игнат Савельевичиы күреп, аңа да кул бирде. — Сез, капитан беләнме? — дни сорады ул. ■ — Әйе, — диде карт шкипер эре генә. — Ул чагында сез дә керегез. Йомыш бар. Картның йөрәгенә җылы йөгерде. Ул бүтән шкиперларга өстән гена
75 
 
 
•карады да, «менә абзацны ничек каршылыйлар!» дигәнсымаи, диспетчер артыннан бүлмәгә атлады Капитан белән диспетчерның эш турында сөйләшүләрен Игнат Савельевич хөрмәт белән тыңлап утырды һәм бик җанлы бер минут .җиткәч кенә, үзенең лобогрейкалары турымда искә төшерде. Солдатов елмайды. —г Сезнең оаржада лобогрейка- .лар, әнә алгы бүлмәдә утыручы шкиперларның баржаларында станоклар... Гетеләрен дә, боларын да вакытында җиткерергә кирәк бит. Шулаймы? Карт туры җавап бирмәде: — Шулаен шулай, — диде ул әзрәк хәйләләп, — әмма урак өсте көтми, бәгыркәем... Солдатов, инде вак-төяк сөйләшүләр бетте дигән кебек, өстәлендәге кәгазьләрне бер читкә этәреп, капитан белән шкиперга берьюлы мөрәҗәгать итеп сөйли башлады: — Мәсьәлә, бик җитди. Бергәләп уйлашыйк әле. Сез икегез дә бик зур тәҗрибәле кешеләр... Капитан трубка кабызды, әмма йөзе һичбер үзгәрешсез калды. Игнат Савельевич исә, яхшы сүз өчеи диспетчерга рәхмәт әйткән кебек, эре генә тамак кырып алды. — Минем бер идеям бар...—дип дәвам итте Солдатов. — Без буксир пароходлардан дөрес файдаланмыйбыз... Капитан күз кырыйлары белән аңа карап алды да, тагын трубкасын суыра башлады. — Агым буйлап төшкәндә хәзерге нормага караганда ике өлеш артык зурлыктагы каравай таксак та буксир сөйри алачак. Шулай бит, Иван Федорович? — Шулай ук түгел шул... Солдатов иреннәре белән генә көлемсерәп куйды. — Сез текә борылышларны истә тота торгансыздыр. Су ишеме каравайны ярга бәрсә, буксирның аны сөйрәргә көче җитмәс дисез. — Әйе. Бу нәкъ шулай. Солдатов үзенең акыллы соры күзләре белән утыручыларның икесенә дә бик тирән итеп карап алды һәм капитанга да, шкиперга да хәзер мөһим 
сүзләр әйтеләчәге үзен- нән-үзе аңлашылды. — Әйе, бу нәкъ шулай, — дип кабатлады Солдатов капитанның сүзләрен. — Ләкин бу хәлдән котылу юлы да бар. Моның өчен суның үз көченнән файдаланырга кирәк. А1инем тәкъдимем беренче караш га мәгънәсез күренүе мөмкин. Чөнки ул бүгенгә кадәр кулланылып килгән алымның нәкъ киресе. Мин сул якка тайпылу өчеи баржаның койрыгын уң якка, ә уң якка тайпылу өчен баржаның койрыгын сул якка борырга тәкъдим итәм. — Ни өчен? — дип Савельич сикерә төшеп сорады. — Чөнки болай иткәндә баржаның борыны бер якка да чалуламый — аны буксир җибәрми, ә кое- рык рульгә ясалган су этәреме белән ярдан читкә тайпыла. Солдатов өстәл тартмасын ачып, утыручыларга схеманы сузды. Аида Солдатовиың әлеге сөйләгән сүзләре анык чертеж хәленә китерелгән иде. — Шәп идея, — диде капитан схеманы карап - чыккач. — Ләкин башта баркаска берничә баржа тагып сынарга кирәк. — Анысын эшләдем инде, Иван Федорович. Бер тапкыр түгел, берничә тапкыр эшләдем. Хәзер буксир белән сынап карарга вакыт җитте. Мин сезнең килеп җитүне Горькийдан чыкканнан бирле көтәм. Бу эшне башлап җибәрүне, Иван Федорович, сезгә тәкъдим итәм. — Миңа?! Капитан урыныннан торды һәм беренче тапкыр аның кырыс йөзе үзгәреп китте. Мөгаен, аны эчке дулкынлану чолгап алды/ — Әйе, сезгә. Мин дүрт шкиперны чакыртып алдым. Баржалары да бергә җыелган. Ә бишенчегә менә, картның баржасын тагарбыз. Ульяновскига кадәр үзем озата барачакмын. — Ягъни сез мина 4000 тонна үрынына 9000 тонна йөк алып барырга кушасыз. Бу — машинаның һәрбер индикатор көченә 10 урынына 26 тонна йөк дигән сүз.  
76 
 
 
— Әйе. Я, ничек? Капитан тиз генә җавап бирмәде. Аның күңелендә эчке көрәш бара иде. Бер яктай, табигате белән кыю кеше буларак, аны Солдатовның тәкъдиме мавыктырды, икенче яктан, акыллы капитан буларак, ул үзенең буксирының төзеклеге өчен борчылды. — Бик тәвәккәл эш шул, — диде ул ахырда. Солдатов ак тешләрен күрсәтеп, кнң итеп елмайды: — Тәвәккәл эш — әйбәт эш, дигән мәкаль бар, Иван Федорович. Тәвәккәллик! — Бик дөрес, — дип куәтләде шкипер һәм сакалын йомарлап алды. 
Караван юлга чыкты. Солдатов үзе Игнат Савельевич баржасына утырды. Чөнки хәлиткеч ‘ урын биредә иде. Кешеләрне моңа кадәр эшләп килгәннең нәкъ киресен эшләргә өйрәтергә кирәк. — Игнат Савельевич, — диде Солдатов шкиперга, — баржаның койрыгы ярга бәрелмәсен өчен нишләргә кирәк? — Элек рульне уңга сала идек без, хәзер сулга салырга кирәк булып чыга. — Дөрес. Ләкин беренче текә борылышка җиткәч, Савельич бөтен эшне бозып җибәрә язды. Борылышта су ишеме белән каравай ярга чалулый башлагач, барысының да тыннары кысылды. Кешеләр мондый чакларда элекэлектән эшләнеп килгән чараларга керешү өчен рульгә ташландылар. Бәгыркәй бөтен көче белән койрыкны, иске гадәтчә, сулга бора башлады. Капитан Иван Федорович та агарынды. Ләкин Солдатов нык иде. Ул шкиперның кулыннан рульне тартып алып, аны уңга борды. — Менә шулай тотарга! — дип кычкырды ул. Аңардан үрнәк алып, башка шкиперлар да рульләрен уңга салдылар. Шулай эшләүләре булды, баржаларның койрыклары кире якка — елга уртасына таба чалулый башладылар. Ә баржаларның борыннарын буксир үз көче белән сөйрәп чыгарды. Текә борылыш артта калгач, Игнат Савельевич фуражкасын салып, мацлаена бәреп чыккан бөр- чек-бөрчек тирләрне кулъяулыгы белән сөртеп 
алды да: — Менә тамаша! — диде. Бер- яктан ул эшнең уңышлы чыгуына чиксез шат, ә икенче яктан диспетчер алдында «сынатуы» >өчен .чиксез уңайсызлана иде. Ульяновскида Солдатов баржадан төшеп калды. — Минем лобогрейкаларым хәзер нәкъ үз .вакытларында барып җитәчәкләр, — диде шкипер аның кулын кыса-кыса. — Рәхмәт сиңа, бәгырькәем, рәхмәт. Кайнар йөрәкле кеше икәнсең! — Кара, яңадан сынатасы булма, Савельич. — Ышанычта булыгыз, иптәш диспетчер. Иван Федорович та Солдатовның кулын кат-кат кысты. — Исән-сау барып җитегез, — диде Солдатов аңа. — Җитү белән, телеграмма бирегез. Менә шулай Идел бассейнында бик зур тоткарлыкларның берсе бетерелде. Бу яңалык су транспортына «Диспетчер Солдатов методы» дигән исем белән кереп калды һәм аны илебезнең барлык елгаларында куллана башладылар. Югарыда сөйләнгән вакыйга бөек Ватан сугышы алдыннан булды.. Шуннан соң Павел Георгиевичның тормышында да бик күп үзгәрешләр булды. Сугыш елларында ул Кама Тамагы пристаненың начальнигы булып күтәрелде, ә хәзер Татарстан җирле флотының җитәкчесе булып эшли. Күптән түгел булып үткән сайлаулар вакытында су эшчеләре аны Казан шәһәре советына һәм Киров районы советына депутат итеп сайладылар. Павел Георгиевич Солдатов җитәкчелегендә эшләүче безнең җирле флотыбыз сугыштан соңгы бишьеллыкның, ике навигациясендә дә планны арттырып үтәп килде һәм ике навигациядә дә ТАССР Министрлар Советы һәм ВКПб) Өлкә»
77 
 
 
Комитетының. Күчмә Кызыл Бай- рагын үз кулыннан төшермәде. 1948 иче елның навигациясендә тагын да җаваплырак эшләрне бань карыр өчен, хәзер судноларга кышкы ремонт бара. Павел Георгиевичның- көннәре эш кайнаган җирдә — затоннарда, мастерскойларда, судноларда үтә... 
2. АЛДЫНГЫЛЫК ӨЧЕН Әле кичә генә Идел иңеннән иңенә боз белән капланган иде. Бүген аның өстендә адашып калган аерым-аерым бозлар гына күренәләр. Төтенләп һәм туфрагыннан җылы дым бөркеп торган язгы ярлар буйлап Идел ыргылып ага. Аның куәтле сулары яр буйларын «ашыйлар». Ярлар ишелеп төшә, кырыйда гына үсеп торган дәү агачлар, соңгы мәртәбә күккә карап, чайкалалар да башлары белән суга чумалар. Куәтле Идел ташый. Ул әллә кайнарга кадәр җәелгән һәм аның суларының күплегеннән тирә-як яктырып, иркенәеп киткән кебек. Таулы һәм урманлы аргы як беленер- беленмә.с күренә. Анда аерым утраучыклар һәм су эченнән шәрә ■башлары гына калкып тора торган агачлар шәйләнә. Шул агач башларындагы ояларына куркыныч ту- ’ганын сизгән кара каргалар һәм козгыннар, ачы кычкырышып, һавада бөтереләләр. Берничә көн үтүгә Идел әкрен, •әкрен генә үзенең ярларына кайта башлый. Иртәнге кояшның алсу нурларында канатларын җилпеп, бер генә секундка үзләре дә алсу булып күренеп киткән шаркылда- выкакчарлаклар вак балыклар чүплиләр. Комлы сайлакларда саз кошлары ыгызыгы киләләр. Ташу вакытында, болганчык суда хәлдәй таеп беткән балыклар, тын алып, сикерешәсикерешә уйныйлар. Тагын берничә көннән урман-бо- лыннар да җанланып киттеләр. Агачлар ямь-яшел яфраклар белән, болыннар хуш исле чәчәкләр белән капланды. Әллә каплардан, таулар артыннан килеп, беренче кат күк күкрәде һәм Идел өстендә, навигация ачылганын белдергәнсыман, ачык капка кебек, салават күпере асылынды. 
Менә шушы, бөтен җирлә тереклек, яшәү башланган көннәрнең берендә өстенә погон эзләре ачык беленеп торган диңгез шинеле кигән урта буйлы, тулы гәүДәле, кырык яшьләр чамасындагы бер кеше Идел ярына килеп басты. Тыштан ул бик тыныч, хәтта салкын булып күренә. Гүя куәтле Идел суларына бер дә исе китми. Әмма чак кына кысылып торган коңгырт күзләре, күп кырлы чаткы кебек, ялтырыйлар һәм аларга карап, бу кешенең эчтән бик нык дулкынлануын белергә мөмкин иде. Еракта, Идел буйлап килүче пароход күренгәч, яр кырыена баскан кеше ирексездән берничә адым алга атлады һәм фуражкасын салып, малайлар кебек, болгый башлады. Озынча йөзе яктырды, тулы иреннәренә елмаю кунды. Яр буйлап исеп килгән җил, иркәләгән кебек, аның артка таралган коңгырт чәчләрен тузгытып җибәрде. Бу кеше ерак фронтлардан, сөекле Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышып кайтып, туган җиренең изге туфрагына аяк баскан капитан Д1орат Әхтәмов иде. Фронттан кайтучы һәрбер сугышчы кебек, ул да башта берничә ай ял итәрмен дип хыялланды. Әмма кайткач йөрәге түзмәде. Өй- дәгеләр белән туйганчы сөйләшеп, утырып бетмәс борын ук Иделне күрергә ашыкты... Пароход күздән югалгач, Әхтәмов фуражкасын киде дә Пароходчылык идарәсенә таба атлады. Юлда аңа бик күп танышлары: бергә укыган Идел капитаннары, кайчандыр аның кул астында эшләгән матрослар, лоцманнар очрады. Алар бер-берсен бик сагынган һәм исәнлекләренә чиксез шатланган бертуганнар кебек күрештеләр. — Димәк, яңадан бергә, иптәш капитан. Тизрәк урнашыгыз. Эш күп. Сугыштан соңгы беренче навигация бит! Бу сүзләрне Әхтәмовка һәр очраган- танышы әйтте. Әйтмәсәләр дә
78 
 
 
навигация вакытында нинди капитанның йөрәге коры җирдә йөрергә . түзәчәк! Пароходчылык идарәсенең начальнигы, кайчандыр Морат укыган техникумның директоры Фролов, аны, үз улын каршылаган кебек, каршылады. Ул аның ике беләгеннән тоткан килеш, үзеннән чак кына ЭТӘрә-ЭТӘрӘ: — Я әле, күрим әле үзеңне! — дип селекте. Аннары кабинетына алып кереп, Моратның башыннан үткәннәрне сораштыра башлады. Соңыннан аны пароходчылык эшләре белән таныштырды, кайсы пароходларда кемнәрнең йөзүләрен әйтте. Күп пароходларда карт пенсионер капитаннар йөзә икән. — Ә, сез, Морат Шакирович, ничек уйлыйсыз. Бераз ял итәчәксезме, әллә туры эшкә тотынасызмы? Начальник капитанны сынарга теләгәнсыман башын кыйшайта төшеп, аңа астан карады. Ләкин Әх- тәмовның икеләнерлек уе юк иде. — Әгәр эш бирсәгез, иртәгә үк эшкә тотына алам, — диде ул. — О-о, сезнең кебек тәҗрибәле капитаннарга бездә эш җитәрлек, — диде Фролов шатланып һәм пп өчендер бармак башларын угалап алды. Аннары бераз уйга калып, торды да, кисәктән генә карап: — Сезнең сәламәтлегегез ничек соң, Морат Шакирович? Әгәр дә мин сезне бик артта калган бер пароходка җибәрсәм- кыен булмасмы? — диде. Әхтәмов көлемсерәп, әмма үзенә нык ышанып җавап бирде: — Фронтта чакта иптәш Сталин безне теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә өйрәтте. Мин эшкә хәзер- мен, иптәш начальник. Начальникка • Әхтәмовның тыйнаклыгы ошады. Ул, эшкә керешмәс борын ук «сынатмабыз», «сорап тор, имеш» дип шапырынучыларны яратып бетерми иде. Ул үзе дә эш кешесе һәм бүтәннәрдән дә, иң элең, эш таләп итә иде. — Ул чагында мин сезне, Морат Шакирович, «Механик» пароходына капитан итеп билгелим. Кайчандыр «Механик» алдынгыларның берсе иде, хәзер ул иң артта. Менә навигация башлануга ярты ай чамасы вакыт үтте 
инде, ә «Механик» һаман затоннан чыкканы юк. Сезнең иң беренче бурычыгыз — ремонтны мөмкин кадәр тизрәк бетереп, йөзәргә чыгу. Быел «Механик» Казан белән Чаллы арасында йөрергә тиеш. Икенче көнне Әхтәмов Аракчино затонында «Мехаиик»ны кабул итте. Төзәтү эшләре Морат уйлаганнан да начаррак булып чыкты. Бөтен җирдә тәртипсезлек, дисциплинасызлык күзгә бәрелеп тора иде, — Әйе, бу пароходны алдынгылар сафына чыгарыр өчен күп кеч түгәргә кирәк булыр, — дип уйлады Морат. — Ни өчен пароход бу хәлгә төште? — дип сорады ул «Мёха- ник»ның элекке капитаныннан. — Бөтен бәла күмергә күчүдән, — диде элекке капитан. Әхтәмов аңлап җиткермәде. — Ничек алай? — Менә шулай, кадерлем. Элек мазут якканда пароход сокланырлык эшли иде. План да үтәлә, расписание дә бозылмый иде. Узган ел күмергә күчергәч, бөтен нәрсә> бозылды да китте. Безгә пассажирлар да утырмый башладылар. Гарьлегеннән еларсың. Шул, кадерлем. Миннән сиңа яхшы киңәш шул: күмер мәсьәләсен хәл итми торып, бернәрсә дә эшләп булмас. Иң элек күмер! Әхтәмов бу карт, мөгаен, пенсионер капитанга озак карап торды һәм эченнән: «эх, бабай, бабай! Никадәр тормыштан артта калгансың син. Эш күмердәмени! Эш кешеләрдә, кешеләр теләсә һәммәсе дә була!» — дип уйлады. Әйе, һәрбер өлкәдәге кебек, пароходта да эшне кешеләр хәл итә. Шуңа күрә Әхтәмов үзенең беренче адымын шул кешеләрне оештырудан башлап җибәрде. Команданың гомуми җыелышын җыйганчыга кадәр ул пароходтагы коммунистлар, комсомолецлар һәм фронтовиклар белән аерым-асры*- танышып чыкты. Аларны.ң һәрберсенә:  
79 
 
 
.— Я, иптәшләр, бу хәлгә ничек түзеп т.орасыз? Нинди пароход гөрләп торган навигация вакытында затонда ята? — «Механик». Нинди пароходта дисциплина иң түбән? «Механик»та. Вөҗданыгыз бер дә борчымыймыни сезне? Сугыштан соңгы бишьеллыкны без шулай үтибезмени? — дигән сорауларны бирде. Кешеләрнең күңелләренә җитәрлек очкын салганнан соң, ул^алар- ның һәрберсенә янә бер сорау бирде: — Ремонтны кайчан тәмамларга уйлыйсыз? һәммәсе диярлек, «ике-өч атнада» дип җавап бирделәр. Капитан башын селекте. — Юк, мондый вакытта ике-өч атна затонда яту җинаять ул. Без бөтен ремонтны бер атна эчендә бетерергә тиешбез. Команда арасында ремонтны тиз бетерү буенча социалистик ярыш игълан итәргә кирәк. Кешеләрне дәртләндерегез, кабындырыгыз. Алынкы-салынкы эшләүгә чик куегыз. Илебез алдында торган бөек бурычларны аңлатыгыз. Агитаторлар һәм инициаторлар булыгыз. Мин сезгә таянам, иптәшләр. Сез минем беренче ярдәмчеләрем. Каютадан чыккан вакытта бу кешеләрнең башларын югары тотуларына, адымнарын нык басып атлауларына каран, капитан алар- ның эшкә бөтен көчләрен бпрәчәк- ләренә ышанып калды. Әхтәмов парткомда булды. Анда ремонтны бер атна эчендә бетерергә карар иткәнлеген әйтте һәм бу эштә парткомнан ярдәм сорады. Кич белән команданың гомуми җыелышын җыячагын белдерде. Көннең калган өлешен Әхтәмов, пароходка үзе кебек яңа гына килгән механик Грехов белән, машииа- *лар бүлегендә үткәрде. Алар механизмнарның төзеклеген, ничек эшләүләрен, нечкә телле монометрларның, водомер, инжектор, регулятор- ларныц, клапаннарның эшләүләрен тикшерделәр. Алар палубага чыкканда "кояш инде баеган, тирә-як- ны кичке эңгер-меңгер сарган иде. Берничә минут алар янәшә басып тордылар. Затонда пар күтәргән пароходларның морҗаларыннан төтен чыгып тора, кайдадыр даң-дон итеп тимергә сугалар, берничә урында электро
сварканың күзләрне чагылдыра торган утлары җемелди. Һава салкынча һәм бераз дымлы. Әхтәмов кул сәгатенә карап алды һәм чандыр гәүдәле, кысык күзле., ир уртасы Греховка дәште: — Павел Дмитрович, ярты сәгатьтән җыелышны башлыйбыз. Сез команда янына барыгыз. Җыелыш алдыннан Әхтәмовыың берничә минутка ялгыз каласы килде. Ул пароходның борынына, тын- рак почмакка үтте һәм аяда, бер аягы белән зур якорьга басып, ә кулларын аркасына куеп, каядыр Идел якларына карап уйга чумды. Җыелыш ничек үтәр? Дисциплинасызлык чире йога башлаган команданы ул берьюлы үз артыннан ияртә алырмы? Берьюлы пружинаны бик каты борып, каш ясыйм дип күз чыгармасмы?.. Парткомда Әхтәмов үзенең карарын әйтте. Дөресрәге партия алдында ул йөкләмә алды. Бу йөкләмәне үтәмәскә мөмкинме соң?! Шул чакта якында гына ике кешенең сөйләгәне ишетелде. Алар, мөгаен, капитанны күрмиләр иде. — Яңа капитан безнең койрыкны нык борырга уйлый, — диде берсе. — Ремонтны бер атнада бетер- мәкче була. — Миңа да комсомолецлар сөйләгән булдылар. Әмма ләкин минем үз башым бар. /Моңа кадәр ничек эшләдем, моннан соң да шулай эшләрмен. Яратмыйлар икән — расчет бирсеннәр. Иделдә пароходлар бетмәгән, — диде икенчесе һәм черт итеп идәнгә төкерде. Бу сүзләр Әхтәмовны сискәндереп җибәрделәр. Ул тиз генә артына борылды һәм кискен тавыш белән: — Кемнәр анда, чыгыгыз бире! — дип кычкырды. Сөйләшүчеләр тын калдылар һәм шунда ук аларның ашыгып китеп барган аяк тавышлары ишетелде. — Шкурниклар! — дип сүгенде эченнән Морат йодрыгын каты йомарлап.  
80 
 
 
Менә ул дисциплинасызлык күренеше! Җыелышта да шуңа ошашлы бер-бер хәл булырмы иконки? Кайдадыр кемдер гармонь сызып җибәрде һәм яңгыравыклы яшь кыз тавышы аңа җыр белән кушылды: Если Волга разольется, Трудно Волгу переплыть; Если милый не смеется, Трудно милого любить... Иң нечкә көмеш кыңгырау шикелле чыңлап торган бу сөекле рус җыры әкрен-әкрен Әхтәмовның дулкынлануын басты һәм аңарга яңадан үзенең элекке ышанычын кайтарды. Тагын ун минуттан соң ул җыелышка төшеп китте. Капитан килеп кергәндә команда членнары — лоцманнар, матрослар, кочегарлар, кече ‘механиклар һәммәсе дә җыелганнар иде инде. Җыелышны партоешма секретаре ачты һәм беренче сүзне капитанга бирде. Капитан урыныннан торып, үзенең үткер күзләрен утыручыларга текәде. Ул әле генә палубада сөйләшкән кешеләрне күрергә теләде. Күзгә күз очрашканда андый кешеләр башларын түбән иючән булалар. Ләкин утыручылар аңа туры һәм батыр карадылар. «Яшеренгәннәр яки килмәгәннәр» дип уйлады капитан һәм гадәтенчә ашыкмыйча гына сүзгә кереште. Ул ремонт эшләренең барышы, аны бер атна эчендә төгәлләү команданың намус эше икәне, ә моның өчен социалистик ярышны киң җәелдереп җибәрү турында, тимер дисциплина турында сөйләде дә, команданы тартынмыйча үз фикерен әйтергә чакырды. — Сез бу пароходта элекке елларда да эшләгәнсез. Димәк, мондагы житсшссзлскләрнең сәбәпләрен миңа караганда яхшырак беләсез. Мин сезнең сәләтегезгә, көчегезгә ышанам. Сезнең кебек кешеләр белән без фронтта иң кыен бастионнарны штурмладык. Сөйләгез, иптәшләр. Җыелыш тынып калды. Ләкин озакка түгел. Утыручыларның күзләре ялтыравыннан, бер-берсенә терсәкләре белән төртеп, бер-ике авыз сүз пышылдауларыннан ук Әхтәмов үз сүзләренең бушка китмәвен, кешеләрнең күңелләрен кузгатып җибәргәнен аңлады. — Мөмкинме миңа,— дип боцман 
Петров кул күтәрде һәм утыручыларның күңелле хуплаулары астында алга үтте. Аннары җилбәгәй бушлатының бер төймәсен сул кулы белән тоткан килеш, уң кулын ара-тирә селкә-селкә сөйли башлады. — Элек безнең фикер белән болай кызыксынган кеше юк иде. Яңа капитанга рәхмәт, ул югарыдан түгел, түбәннән башлады. Ә безнең әйтәсе сүзләр юк түгел,— бар! Иң элек, шуны әйтәбез, иптәш капитан, — ул Әхтәмовка таба борылды, — сез ремонтны бер атнада бетерү ■ бурычын куйдыгыз. Без сезгә' фронтовик флотчылар сүзен бирәбез: есть, ремонтны бер атнада төгәлләргә! Дөрес бит, иптәш- лар? — утыручылар гөрләп кул чапты. Боцман тавышның басылганын көтте дә, сүзен дәва^м иттерде. — Ләкин без бүген ремонт турында гына түгел, навигация турында да уйларга тиешбез. Безнең пароход узган ел Чистайда күмер төягәндә өч сәгать урынына унике сәгать тора иде. Быел ни генә булса да күмер төяү срогын өч сәгатькә төшерергә кирәк. Моның өчен вахтадан буш булган матрослар гына түгел, майлаучылар да, рулевойлар да, башкалар да катнашырга тиешләр. Хәзергә минем тәкъдим шул. Боцманнан соң, өлкән кочегар Фәттахов сөйләде. Ул кайбер кочегарларның үз эшләрен начар белүләрен әйтте. Шуның аркасында ягулык күп китә, ә пар тиешенчә күтәрелми. Фәттахов кочегар булып эшләүче апалы-сеңслле Шаһә- биеваларны яхшы кочегарлар итәргә үз өстенә йөкләмә алды. Алар- дан соң чыккан өлкән механик Грехов машина командасында техминимум оештырачагын әйтте. Җыелыштан соң команда ялга таралмыйча, яңадай эшкә тотынды. Кешеләр бөтенләй үзгәрделәр кебек, элекке сүлпәнлек, алынкы-са- лынкылык кул белән алып ташлаган кебек югалды. Инде биш көннән соң ук ремонт эшләренең үз вакытында бетәчәге ачык күренде.

 
 By көннәрдә Әхтәмов 1 пароходтан чыкмады. Ул бераз ябыкты, ләкин күңеле күтәренкелегенең чиге юк иде. һәм менә шатлыклы минут ______  пароход пар астында тора. Бар да ;>зср. Тик рейска чыгар өчен боерык кына аласы. Әхтәмов комиссия белән пароходка соңгы смотрны ясый. Ул һәр почмакка карый, кар1 кебек ак кулъяулыгын чыгарып, иллюминаторларны, прибор өсләрен сөртеп карый. Тузанның әсәре дә1 юк! Кочегаркада аны ачык чырайлы, газа гәүдәле икс.кыз каршы алды. Майлы кулларын чүпрәккә сөртә- сөртә, бераз оялчанрак рәвештә бу кызлар: ягулыкның† әзер булуын, топканың яхшы эшләвен, майлау материалларының рейска җитәрлек булуларын әйттеләр. Болар апалы- ссңелле Таисә һәм Мәсрүрә Шаһә- биевалар иде. Кочегарка ’ белән машина бүлекләре генә түгел, пароходның салон һәм каюталары да . бәйрәм төсен алганнар; тәрәзәләрдә ап-ак пәрдәләр җилферди, тумбочкаларда яңа гына чәчәк аткан гөлләп тора. Парикмахерская, медицина бүлмәсе, уку бүлмәсе, ресторан эшләячәк. ... Пароходның алгы палубасында кызыл флаг күтәрелде. Бу — навигация башлану билгесе иде. Капитан әзрәк дулкынланган хәлдә беренче команданы бирде, — Тихий вперед. — Есть, тихий вперед, — дип машинистның кабатлавы ишетелде. Пароход йөк кабул итте, аннары пассажирларны утыртып, үзенең беренче рейсына чыкты. Менә ул, ирекне сагынган чаптар кебек, киң Идел фарватерыннан 1 горур рәвештә алга бара. Бер атна эчендә яр буйлары никадәр үзгәргән!. Бөтен җир ямьяшел, бер генә шәрә агач та күрмәссең. Кара каргалар да, апрель азагындагыча, ачы тавышлар белән оялары тирәсендә әйләнмиләр. Тик акчарлаклар гына, кыйгач очып, үткер канатлары бе- 
1 Фарватер — су юлының пароход йерж алырлык тирәнлектәге урыны. 
                     † .с. Ә.- №1 
 
■ нш суга тия-тия, пароходтан калышмый баралар. — Полный! — Есть, полный! Бер ай вакыт үтте. Июнь аена йомгак ясаганда пароходның айлык планны. 113 процентка үтәгәнлеге беленде. Бу зур җиңү иде. Пароходчылык начальнигының беренче уңыш белән котлау телеграммасы килде һәм команда членнарын бүләкләү өчен 10.000 сум акча җибәргәне мәгълүм булды. Июль аенда команда тагын да яхшырак эшләде. Команда членнары бик күп рационализаторлык тәкъдимнәре керттеләр. Мәсәлән, казаннарын чистартыр өчен пароход ай саен ике тәүлеккә туктарга тиеш була иде. Механикның икенче ярдәмчесе Федотов казаннарны пароходны туктатмыйча чистарту тәкъдимен кертте. Моның өчен алдан бер казанны сүндереп чистарталар, аннары икенчесен. Бу тәкъ- дим үзе генә дә пароходка план үтәлешен ай саен 6—7 процентка арттырырга мөмкинлек бирде. 
Көннәрнең берендә капитан каютасына бер матрос килеп керде, һәм ишек төбендә туктап, башын иде. Капитан аңа ачык чырай белән дәште: — Ни йомыш, пигә болан төсегез качкан? — Вөҗданым газаплый, — диде матрос ишетелер-пшетелмәс тавыш белән. — Мин сездән гафу үтенергә килдем, иптәш капитан. — Гафу үтенергә? — Капитан гаҗәпләнеп урыныннан торды. — Я, я? — Хәтерлисезме «Механик»ка беренче килгән көнегезне? Караңгы палубада сезне яманлап ике кеше сөйләште. Сез аларны үз яныгызга чакырдыгыз. Ә алар качып киттеләр. Шуларның берсе мин идем... Капитан инде онытып бетерә язган вакыйгамы күз алдына китерде һәм кулларын аркасына куеп, арлы-бирле йөри башлады. — Гаебегезне килеп икрар итүегез яхшы, — диде капитан. — Ләкин ми өчен сез бу кадәр озак икелә- 

 
 
81

82 
 
 
йеп йөрдегез. Мин уйлагап идем, җыелышта яки җыелыштан соц ук килеп әйтерсез дип. — Әйе, иптәш капитан, мин ул вакытта ук үз гаебемне таныдым, ләкин сезгә керергә кыюлыгым җитмәде. Ышанмассыз дип курыктым. Бу матрос команда арасында яхшы эшләве белән таныла башлаган иде, аның исеме хәтта бүләкләнүчеләр арасында да бар иде. — Ярый, мин сезне гафу итәм,— диде капитан. — Киләчәктә намуслы хезмәт белән үз сүзегезнең ныклыгын күрсәтегез. — Мин яхшы эшләячәкмен, иптәш капитан. — Ә иптәшегез кем иде? Нигә ул килмәде? — Иптәшемнең кем икәнен әйтмим, иптәш капитан. Ул үзе килер, — диде матрос һәм өстәп куйды: — әгәр намусы саф булса, һичшиксез килер. Июль аенда «/Механик» Идел пароходчылыгының Күчмә Кызыл байрагын алуга иреште. Бу көн команда өчен онытылмаслык бер бәйрәм булды.' Байракны тапшыру өчен пароходка пароходчылыкның партия оешмасы секретаре Матвей Михайлович Белоусов үзе килде. — ... Сугыштан соңгы бишьеллык планны үтәүдә сез, безнең паротеп- лоходлар арасында беренче урынны , алдыгыз, — диде ул, — сез, Татарстанның көннәи-көн үсә барган промышленностена йөк ташу буенча планны арттырып үтәдегез. Республикабызның башкаласы Казан белән аның Идел, Кама буйла-’ рындагы район үзәкләре, колхоз,’ совхозлары белән элемтәне яхшыртуда зур уңышларга ирештегез. Бу байракны тапшыру белән бергә, без киләчәктә дә сезнең алдынгылар сафында баруыгызга, тагын’ да яхшырак эшләвегезгә ышанабыз. . Байракны «Мсханик»ның капитаны Морат Әхтәмов алды. Ул, пароходның командасы бер гаилә булып туплануын, теләсә нинди бурычны да үтәргә әзер торуың әйтте. Шуннан соң үтеп киткән атналар, айлар капитанның бу вәгъдәне бик нигезле бирүен расладылар. 1947 иче сл навигациясендә дә «Механик» иң алдынгы пароходларның берсе булып килде. 
— «Механикта» эшләү дәверем минем тормышымдагы якты сәхифәләрнең берсе булып калды, — ди иптәш Әхтәмов. Хәзер ул икенче бер пароходның капитаны. Бу тиз йөрешле пароход 1948 ел навигациясендә Идел, Кама елгаларында пассажирлар йөртәчәк. Хәзер кыш. Пароход затонда. Аның эче кырмыска оясы кебек мыж килә. Тимерчеләр, слесарьлар, балта осталары, электросварщиклар көн-төн эшлиләр. Корпусның тузган шлангаутлары алмаштырыла, каюталар . өр-яңадан эшләнә. Палубада да, трюмда да, машиналар бүлегендә дә, корпусның эчендә һәм тышында да эш кайный. Капитан Морат Әхтәмов бу эшнең уртасында. Аның бер генә минут тик торырга да вакыты юк. Хәзер январь, әйләнергә дә өлгермәссең, .апрель килеп җитәр. Идел бозлардан арыныр. Капитанның бөтен теләге беренче булып навигациягә чыгу. Пароходның исеме юк әле. Тиздән аңа исем биреләчәк. — Ремонт эшләренең тәмамлануы турында министрга рапорт җибәргәндә, пароходка халкыбызның сөекле язучысы Галиәскәр Камал исемен бирүне үтенәчәкмен,— ДЕ капитан Әхтәмов. 
3. КАПИТАН 
«Су эше — хатын-кыз эше түгел» дип, мөгаен, хәзер берәү дә бәхәсләшмәс. Андый бәхәс көннәре күптән үттеләр инде. Искедән калган гадәтләр буенча скептиклар: «булмас, барып чыкмас» дип пышылдашкан вакытта тормыш моның нәкъ киресен исбат итте: йөзләрчә хатын-кызлар елга флотына килделәр, топка алдына, штурвал каршына бастылар, капитан күперчегенә күтәрелделәр. Шулар арасында беренче карлыгач, «Кызыл байракчы» пароходының капитаны Мария Нпколавна Попова
83 
 
 
иде. Ул Иделдә беренче хатын-кыз командасының капитаны булды. ... Дпспетчерскидаи Мария Николаевна чиксез дулкынланган хәлдә чыкты. Аның, чәчләре кебек үк кара күзләре, ялтырыйлар, кара тутлы йөзе яктырган, бөтен гәүдәсендә, бөтен торышында ниндидер горурлык, җилкенү бар иде. ■ Әйе, бүген ул горурланырга да, җилкенергә дә хаклы иде. Аңа бик зур ышаныч һәм хөрмәт күрсәтеп, Ветлуга елгасыннан Сталинградка 19.000 кубометр күләмендәге беренче салны төшерергә куштылар. Сталинград! Нинди кадерле, нинди бөек исем. Бу героик шәһәргә, бөтен телләрдә җиңү символы булып яңгыраган Сталинградка, нинди генә юл белән булса да ярдәм итү — совет кешеләре өчен әйтеп бетергесез зур бәхет һәм мәртәбә! — Сталинградта бу салны түземсезлек белән көтәләр. Андагы моңарчы күрелмәгән күләмдәге төзелеш агач, агач сорый. Сез бу салны, Мария Николаевна, вакытында җиткерегез, — диделәр диспетчерлар. Вакытында! Бу турыда ике сүз булуы мөмкинме соң?! Пароходка кайткач та, Мария Николаевнаның дулкынлануы басылмады. Ул үзенә беренче очраган ярдәмчесе — комсорг Саҗидә Хә- бибрахманованың кулын кысып, — Сталинградка, Сталинградка барабыз, күз нурым! — диде. — Беренче салны төшерүне безгә тапшырдылар, команданы җыегыз. Бу шатлыклы хәбәрне кешеләргә җиткерер өчен Саҗидә, шунда ук, кош кебек очып, команда янына йөгерде. Бераздан бу турыда белмәгән кеше калмады. һәммәсе җилкенеп, дәртләнеп китте. Машина командасы югарыда эшләүчеләрне социалистик ярышка чакырды. — Бөтен Идел күзәтеп торачак бу рейсны иң оешкан, иң үрнәк рәвештә башкарыйк, — диделәр алар. Әмма югарыда эшләүчеләр моның белән генә канәгатьләнмәделәр. Алар аерым вахталар арасында да социалистик ярыш башлап җибәрергә тәкъдим иттеләр. Ветлуга елгасына, салны кабул* итәр өчен, «Кызыл байракчы» кич белән 
килеп җитте. Беренче салны озатырга Ветлуга Тамагының барлык агач хәзерләүчеләре җыелганнар иде. Алар пароход командасыннан да, салда эшләүчеләрдән дә бу кыйммәтле йөкне юлда, күз карасы кебек саклап, вакытында җиткерүне үтенделәр... Башына киез эшләпә кигән, сирәк кенә сакаллы бер татар карты, Мария Николаевнаның җиңенә җиңелчә генә кагылып болай диде: — Кызым, бу сал бөек Сталин каласына безнең әманәтебез. Аны түкми-чәчми илтеп тапшырыгыз. Әйтегез: беренче салны Әптсри карт үзе оештырды. Фамилиямне әйтмә- сәгез дә ярый. Анысы кирәк түгел. Әмма шунысын онытмагыз: Сталин- градлылар ул изге каланы тизрәк торгызсыннар. Кирәк җиргә урманны кызганмасыннар. Агачны без күпме кирәк, шул хәтле бирәчәкбез. Эшләрдән бушый төшкәч, мин үзем дә анда барып кайтырга исәбем бар. Ул каланың изге туфрагында минем ике улымның газиз гәүдәсе ята... Әгәр вакыт булса шундый ук иң пак күңелдән чыккан, иң мөкатдәс сүзләрне яр буендагы һәрбер кеше әйтә алган булыр иде. Әмма вакыт тар. Сталинград төзелеше агач көтә. — Хәерле юл! — Әманәтне тапшырыгыз. — Сәлам сталинградлыларга! Мария Николаевна аларның барысына да җавап итеп, саубуллашу свистогын кычкыртты һәм бер километр озынлыгындагы караван әкрен генә кузгалып китте. Иделгә чыкканчы караван берникадәр вакыт Ветлуга елгасы буйлап барды. Менә ул бөек рус язучысы Короленко очеркларында җырланган ’ шаян Ветлуга! Хәзер дә ул күңелле шаяра һәм аның җитез аккыннары, күбскләнә-күбекләнә, салны алып баралар. Яр. буйларында да, нәкъ ул вакыттагыча, ямь-яшел агачлар үсә,- әмма аргы яктан тамагы карлыкканчы:  
84 
 
 
— Паром, па-а-ром!—дип кычкыручы мужик һәм туктаусыз аракы эчүдән башы авырткан гамьсез Тюлин, ике култык астына чет- вертьләр белән аракы кыстырган сәүдәгәр генә юк. Ветлугадан Иделгә чыккач су тагын да киңәеп китте. Иделнең ташыган чагы иде. Аның сөзәк ярлары су белән капланган. Елганың фарватеры кайда икәнен һич аңлар хәл юк. Шуңа күрә су белән аз гына капланган яр почмагына бәрелеп, салны, тарату яки аны шунда утыртып калдыру куркынычы бик зур. Язгы, алдаучаи суларда мондый бәхетсезлеккә кайчак бик тәҗрибәле капитаннар да очрыйлар. Мария Николаевна боларның һәммәсен дә исендә нык тотты һәм төннәр буенча үз постыннан төшмичә барды. Әледән-әле аның ачык тавыш белән биргән командалары яңгырады: — Средний! — Есть средний! — Право руля! — Есть, право руля. Каютасында чәй эчкәндә дә Мария Николаевна каравайның барышын күзәтеп, тәрәзәгә еш-сш карый иде. Бу көннәрдә капитан гына түгел, бөтен команда киеренкелектә иде. Комсорг Хәбибрахманова һәр вахта алмашынган саен, эш нәтиҗәләрен кызыл почмактагы кызыл тактага яза барды. Күрсәткечләр һаман югары күтәреләләр иде. Беренче мәртәбә очрашканда Саҗидә Хәбибрахманова капитанга ошамады. Үткен телле, көчле ихтыярлы Мария Николаевна башкаларның да үзе кебек булуларын тели иде. Саҗидә исә башын иеп, оялчан гына карый һәм бер-бер сүз әйтсәләр колак очларына кадәр кызара. «Йомшаграк ахрысы, матрослар санга санамаслар үзен» дип уйлады Мария Николаевна. Әмма берничә көннән үк ул Саҗидәнең үз дигәнен булдыра ала торган кыю кыз икәненә төшенде һәм эченнән сөенеп туя алмады. Кама Тамагы белән Ульяновск арасында барган чагында Мария Николаевна пароход белән идарә итүне үзенең ярдәмчесенә тапшырып, бераз ял итәргә төшеп китте. Ул төн буе йокламаган иде. Әмма ятып күзен йомарга да өлгермәде бугай, каютаның ишеген кактылар. Матрос кыз 
куркынган тавыш белән: — Иптәш капитан, шторм!—диде. Күз ачып йомганчы Мария Николаевна ятагыннан сикереп торын, киенде дә югарыга менде. Кай арада һава үзгәреп өлгергән.* Күк йөзе тоташ соры болытлар белән капланган, көчле җил үкерә, әллә ничә километрларга җәелгән Идел өстендә чал сыртлы дулкыннар чайкалалар. Алар салны йомычка кебек биетәләр һәм ара-ти- рә бөтенләй басып китәләр. Май уртасы булуга карамастан, кар бураны күтәрелде һәм ерактагы тау тезмәләре генә түгел, буксирга тагылган сал да күренми башлады. Йөзү кагыйдәләре буенча, мондый вакытларда туктарга кирәк. Әмма бу эш хәзер мөмкин түгел. Салны туктадыр өчен акырын агымлы, саерак урынны яз көне бу җирләрдә каян табасың? Аннары ургылып аккан Идел, теләсәң-теләмәсәң дә, салны арттан куып тора. Ул арада караңгы төште. Сал күздән югалды. Бары тик мачталардагы утлар гына чак-чак күренәләр иде... Бу дәһшәтле һәм иң куркыныч минутта Мария Николаевнаның күз алдыннан бөтен тормышы үтеп китте. Мария Николаевнага хәзер утыз алты яшь. Егерме тугыз яшендә ул Горький шәһәрендәге елга техникумының суднолар йөртү бүлеген тәмамлады. Ул үз эшен бөтен йөрәге белән яратты һәм эшнең кыенлыгыннан курыкмады. Шуңа күрә 1942 иче елның язында, илебез өчен иң авыр елның язында, аны Пароходчылыкка чакырып, «Кызыл байракчы» пароходында • хатын-кызлар командасы төзергә тәкъдим иткәч, ул бер дә икеләнмичә бу тәкъдимне кабул итте. Әмма хатын-кызлар дин аларга һичнинди аерым, «җиңел»
85 
 
 
шартлар тудырмадылар. «Кызыл байракчы»ның элекке даны да шәптән түгел иде. Ул озак-озак вакытлар ремонтта торган, планны үтәмәгән. Кыскасы бу пароход ир капитаннарга бирелә торган пароходлардан бер ягы белән дә аерылмый иде. /Ларин Николаевна үзенең, эшен ’ кешеләр туплаудан башлап җибәрде. Сугыш вакытында хезмәгкәашкынып торган кызларны табуы кыеп булмады. Ул үзенең танышлары белән сөйләште, үзе укыган техникумга кереп, беренче курс студенткаларын өндәде. Идел буенда утырган авыллардагы колхозчы хатын-кызлар белән элемтә тотты. Бертуган сеңелесенә: — Сип таза, көчле кыз. Әйдә суднога, миңа булышырсың,— диде. Шулай ул үзенең командасын туплады. Лнып кызлары берсеннән берсе тазарак, берсеннән берсе көчлерәк булмыйлар, әлбәттә. Киресенчә, үзләренең яшьләре һәм көчләре ягыннан алар, зурларга караганда яшьүсмерләргә күбрәк тартым булалар. Штурвалчы Клава Морозовага 15 яшь, матрос Рита Луньковага шул кадәр үк. штурвалчы Клава Соркова Ритадан бер яшькә олырак. Штурвалчы Валя Веселкииага 17 яшь, кочегар Нюра Гулевичка 18 яшь. Бүтәннәр шулай ук шул чамадан узмыйлар. Техникумнан килгән һәм су транспорта турында азмы-күпме мәгълүматлары булган өч студенткадан башкалары, һәммәсе дә-трап буенча беренче тапкыр суднога күтәреләләр. 18 нче майда «Кызыл байракчы» үзенең эшен башлап җибәрде. Беренче рейс алдыннан Мария Нико-. лаевна команданы җыеп болан диде: — Безгә кыен булачак. Ләкин без онытмыйк, фронтта безнең якыннарыбызга тагын да кыенрак. Фронтовиклар һичнинди куркыныч алдында туктап калмыйлар, җиңү өчен гомерләрен кызганмыйлар. Без аларга намус белән булышырга, кулыбыздан килгән бөтен нәрсәне эшләргә тиешбез. Без никадәр тырышыбрак, күңел биребрәк эшләсәк, безнең фронтка ярдәмебез шу. хәтле зуррак булачак. Шул уй белән алар юлга чыктылар. Хәзер Мария Николаевна команданың беренче көннәрендәге эшен елмаймыйча исенә төшерә алмый. 
Бөтен нәрсә ул чакта кызларга гаҗәп һәм мәзәк тоелды. Швартс- выйны анын матрослары бау дин, буёкны.— кисмәк, намёткапы — таяк дип атыйлар иде. Буксир яки якорь ташлау алымнары аларга бик авыр бирелә иде. Ләкин белем һәм сәләт — булдырыла торан нәрсәләр. Алар өйрәнә башлыйлар. Бөтен нәрсәне Мария Николаевна үзе күрсәтеп бирә. Бик кыенлык белән беренче ай үтеп китә. Алар планны үти алмыйлар, ягулыкны артык бетерәләр. Бу хәлне күреп, кайбер кешеләр хатын-кызлар командасына кул селтәп карыйлар. Бервакыт алар,. «Кызыл байракчы» өчен артык авыр булган баржаны комга утырталар һәм үтеп баручы «Тимошенко» пароходыннан ярдәм сорыйлар. «Ти- моШенко»ның капитаны: — Хатын-кызларга ярдәм итәргә теләмим!—дип җавап бирә. Мария Николаевна тешләрен кысып, кулларын йомарлый. Бу тупас һәм иске фикерле кешенең җавабы аны ким- сендерә, ләкин ул югалып калмый. Үз көче белән баржаны комнан чыгара. Шушындый иске фикерле кешеләрнең берсе «Кызыл байракчы»- ның үзендә дә була. Ул — лоцман Сидоров. «Бортка юбка менде — пароходтан рәт китте, — ди ул матросларга, — барыбыз да Идел төбендә ятачакбыз». Ул команданы бернәрсәгә дә өйрәтергә теләми,, җикеренә. Мария Николаевна аны пароходтан чыгарырга мәҗбүр була. Аның каравы яңа лоцман-- Федор Алексеевич Морозов — килгән көне белән үк яшьләрнең иң якын дусты булып китә һәм алар- ны күп нәрсәгә өйрәтә. Июньдә алар яхшырак эшлиләр. Июльдә инде алар план өчен чын- чынлап көрәшә башлыйлар. Ул арада хатын-кызлардан торган судно 

 
 турындагы хәбәр фронтка да барып җитә һәм алар фронтовиклардан хатлар ала башлыйлар. Бер навигация эчендә алар 350 хат алалар! Бу хатлар аларны чиксез канатландыра. Июль беткәч «Кызыл байракчылар» үзләренең фронтовик дусларына айлык планны 183,9 процентка үтәдек, дип язып җибәрү бәхетенә ирешәләр. Кичләрен, буш араларда, Л1ария Николаевна үзенең матросларына ерак йөзеш капитаннарыннан беренче хатын-кыз булган Анна Ивановна Щетинина турында сөйли. Кызларның киң ачылган күзләре алдыннан диңгез штормнары һәм штильләре, пароходны чолгап алган куе томаннар, Камчатканың кояш нурларында ялтырап торган карлы түбәләре, чит илләрнең ят портлары үтәләр. Анна Щетинина йөрткән «Сауле» пароходы янында дошманның авиация бомбалары ярылуы турында, торпедаларның аңа таба ажгырып килүләре турында сөйләгәндә кызларның йөрәкләрендә дошманга ачы нәфрәт ташый, пулемет уты астында Анна Ивановнаның капитан күперчегеннән төшми басып торуы, пароходны кыю рәвештә идарә итүе турында сөйләгәндә кызларның күңелләре горурлык , белән тула, ә Америка журналистларының пароходта хатын-кыз капитан булуына ышанмыйча, «чын капитанны» эзләүләре, ә соңыннан үз газеталарында бу хакта: «Агитация», «Большевикларның яңа трюгы» дип язулары турында сөйләгәндә алар рәхәтләнеп көләләр... 
Җилле-давыллы караңгы төндә капитан күперчегендә басып, алга карап барган Мария Николаевна- «ның күз алдыннан шул күренешләр, кинодагы шикелле, тезелеп үттеләр дә, аңа яңа бер көч бирделәр. — Штормны да җиңәрбез, — диде ул эченнән һәм салның чалулавын бетерү өчен салдан лотлар ташларга сигнал бирде. Үзе, башка караван яки паротеплоходлар белән бәрелешмәс өчен, һәр ике-өч минут саен сызгырта барды. Яр буйларына һәм алда булырга тиеш күпергә таба прожектор утлары юнәлдертте. Караван өчен хәзер иң куркыныч нәрсә Ульяновск күпере иде. 
Бу штормлы төндә рус хатын- кызының бөтен шәхси сыйфатлары: осталыгы, көчле ихтыяры һәм гаҗәеп кыюлыгы бөтен тулылыгы белән күренде. Мария Николаевна- дан үрнәк алып, бөтен команда искиткеч оешкан рәвештә эшләде. Таң ата башлагач, кар бураны басылды. Җил әле байтак вакыт котырынды, аннары ул да, кешеләрне җиңә алмыйча хәлдән тайган кебек, әкрен генә тынды. Кояш чыкты һәм алда, тарала барган рәшә эчендә, Идел аркылы салынган Ульяновск күпере күренде. Кемдер инде салда ут ягып җибәргән, тын булып калган һавага зәңгәр төтен күтәрелә, кемдер, мөгаен, чыланган аяк чолгауларын чишә-чишә, үз моңының никадәр тирән һәм көчле икәнен дә сизмичә, үз алдына җырлап бара: 
Кайгырмыйла егет, ай кайгырмый Газиз илкәйләре сау булса... Сталинградка алар билгеләнгән сроктан алты көн элек килеп җиттеләр. Соңгы борылыштан соң, алда Сталинград күренә башлагач, вахтадан буш булган бөтен команда палубага чыкты. Батырлар шәһәре, мәңге сүнмәс дан шәһәре аларны бөек хезмәт гөрләве белән каршы алды. Бу онытылмас, тантаналы бер минут иде!