Логотип Казан Утлары
Публицистика

АГЫМСУ ДУЛКЫННАРЫ


 Гариф Галиевныц исеме безнең киң укучылар массасына күптәннән таныш. Ул сугышка кадәр үк безнең әдәбиятта үз урынын алган язучы. Бөек Ватан сугышы елларында да аның каләме язудан туктамады. Бүгенге тыныч хезмәт көннәрендә нсә аның иҗаты көи- нәи-көн активлаша, үсә, ишәя бара. Г. Галиев иҗаты өчен иң элек колхоз тематикасы хас. Ул колхоз авылын бөтен нечкәлекләре белән белә һәм, әйтер идем, бөтен йөрәге белән аны сөя. Шуңа күрә аның очерк кебек яңалык аңкытып торган хикәяләрен дә, хикәяләре кебек үк матур очеркларын да рәхәтләнеп, җан азыгы алып укыйсың. Язучы үзенең геройларын — хезмәт сөючән колхозчыларны тирән мәхәббәт белән сурәтли, аларның югары мораль сыйфатларын, патриотлыкларын, күмәк хезмәткә булган аңлы мөнәсәбәтләрен һәрьяклап ачып бирә. Г. Галиевныц колхоз темасына язылган хикәяләрендә һичбер төрле катлаулы сюжет яки укучыны бары тик кызыктыру өчен генә кулланыла торган алымнар юк. Алар үтә күренмәлеләр. Язучы чын тормышның бер күренешен ала да аны художество баскычына күтәреп, укучыларына тәкъдим итә. Агымсу авылы колхозчысы гвардия сержанты Салих Бакиров туган колхозына бүләк итеп, фронттан байрак җибәрә. Байрак уртасына гади генә хәрефләр белән «Агымсу — Берлин» дип язылган. Каты сугыш барган вакытларда Миңлесалих бу байракны Берлинның үзәк урамнарының оерсендә иң биек йорт башына мендереп кадаган булган. Шушы кыйммәтле бүләкне алу белән 
                     §§§ Г. Галиев. «Агымсу дулкыннары». Хикәяләр. Татгосиздат, 1947 ел. Редакторы Г. Гобәй. Күләме 119 бит, бәясе 8 сум. 
колхозда мәҗлес була һәм шул мәҗлес аркылы язучы, һичнинди тантаналы бизәкләргә төрмичә, колхозчыларның горурлыкларын, туган илне сөюләрен һәм гаҗәп яхшы күңелле кешеләр икәнлекләрен ачып күрсәтә. Монда бөтен нәрсә тормыштагыча гади дә, шул ук вакытта, матур да. «Зур тойгылар» хикәясендә фронттан бер аягын югалтып кайткан Фазлыйның, актив тормыштан төшеп калмыйча, яңа дәрт, яңа көч белән колхоз эшенә тотынуы тасвир ителә. Фазлый колхозның кошчылык фермасын аякка бастырып кына калмый, ул «Кызыл таң»да кирпеч сугу эшен дә оештыра. Укучы Фазлыйның чыннан да зур тойгылар белән януына, колхоз эшенә бөтен җаны-тәне белән бирелгәнлегенә соклана һәм ул, колхоз председателе белән бергә: «Колхоз өчен туган егет икәнсең син, энем... Рәхмәт сиңа» дигән сүзләрне кабатларга хәзер. «Ул керткән өлеш», «Әсәт абзый» һәм башка хикәяләрендә лә язучы, Фазлый кебек үк бөтен барлыкла- ры белән артель эшенә бирелгән һәм бу эшне гади бер эш итеп кенә түгел, ә бәлки дәүләт эше итеп . караучы колхозчыларның җанлы образларын тудыра. Язучы колхоз күренешләрен, колхоз тормышын бөтен тулылыгы белән безнең күз алдыбызга кигереп бастыра. Без . хәтта «Җәйләү» колхозының урам исемнәрен дә, ул урамнарда игътибарга алырлык нинди нәрсәләр барын да хәтердә^ 
110 
 
 
калдырабыз. Карт агроном Сабит абзыйның туган колхозының Молотов урамы белән горурлануы бик урынлы. Чөнки анда: колхоз прав- лениссе, авыл советы, почта, сельмаг, сберкасса, ашханә, клуб. «Аннан көн саен зад та пирут утыз- утыз биш автомобиль генә үтеп тора. Кичләрен анда кимендә ун- биш-сгермс кешене велосипедта күрәсең... Безнең ул урамның шәһәргә тартым яклары күп аның», — ди Сабит абзый («Төнге очрашу» хикәясе). Әйе, бөтен барлыклары белән иҗади хезмәткә чумган безнең игенчеләребез, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә, үзләренең колхозларын культура ягыннан шәһәр дәрәҗәсенә күтәреп киләләр иде инде. Мәкерле дошманның көтелмәгәндә һөҗүм итүе безнең тыныч хезмәтне вакытлыча бүлде. Эшчеләр, хезмәткәрләр белән бергә совет крестьяннары да, тракторларын һәм комбайннарын калдырып, газиз туган илне сакларга киттеләр... һәм менә тарихта тиңдәше булмаган иң зур, иң авыр, иң кыен сугыш безнең, совет кешеләренең гүзәл җиңүе белән тәмам булды. Бу бөек җиңүгә безне большевиклар партиясе, даһи юлбашчыбыз иптәш Сталин алып килде. Ватан алдында изге бурычларын намус белән үтәгән солдатлар, яңадан тугай нигезләренә кайттылар һәм ярты юлда өзелеп калган гигант төзелешне моңарчы күрелмәгән бер дәрт һәм ярсу белән әйдәп алып киттеләр. Гариф Галиевиың «Агымсу дулкыннары» дигән китабы менә шул турыда сөйли. Китапның беренче кисәге «Без йөргән юллар» дип атала һәм ул сугыш елларында, сугыш темасына язылган хикәяләрне эченә ала. Икенче кисәк «Без кайткан авыллар» дип исемләнгән һәм анда сугышка кадәр, сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы колхоз темасына язылган хикәяләр тупланган. Боз аңлы рәвештә китапның төзелеш тәртибен үзгәртеп, аның икенче кисәге турында алдан сөйләп чыктык. Чөнки икенче кисәктә Гариф Галиевиың художник буларак көчлелеге, әдәби осталыгы аеруча күзгә бәрелеп тора. Сугыш темасына -язган әсәрләрендә исә Г. Галиевиың бу сыйфатлары шактый кими. Дөрес, сугышта авыл 
кешесенең психологиясен биргән вакытта ул нечкә буяулар, характерлы детальләр таба белә. Мисал итеп, «Россия кышын сагыну» парчасын китерергә була. Польша. Январь ас. «Блиндаж алдында җилкәләренә шинельләрен салып, тәмәке тартып торучы ике солдат сөйләшә: — Мии авылда чакта ай безнең лапас башыннан калка иде. Кыш урталарында менә шушындый ай яктысында, абзар түбәсенә менеп, малтуарга ашарга салып йөргән чакларны бер дә оныта алмыйм мин. Ай-Һай коры, рәхәт салкыннар була иде. — Әйтерең бармы инде, төкерек җиргә төшмәслек суык көннәр була пде, өй бүрәнәләре шартлый, җирләр ярылып китә иде. Шыгырдап торган тыгыз кар өстеннән урам буйлап үтәсе иде хәзер. — Иртән тору белән көрт көрәүләр, ә? Сездә дә кар калын төшәдер? — Калын төшмәгән кая ул, капкаларны күмә, ындыр читәннәрен басып китә. — Ә монда нәрсә, ни кыш түгел, ни яз түгел бу. Безнең Рәчәй кышларына җитәме соң, кая тагын берне төрпк...» Күрәсең, бик нечкә психологик момент. Шулай булса да без канәгать булып кала алмыйбыз. Бу гомумән авыл кешесенең настрое- ниесе. Моны бит һичбер үзгәртүсез- ипсез ирусилов солдатлары да сөйли алган булырлар иде. Колхозчы крестьян настроеннесе монда юк. «Шәм яктысы», «Разведчик Рәх- мәтуллин» һәм «Ак бәкәл» хикәяләрендә язучы совет сугышчыларының батырлыкларын, туган .илне сөюләрен, дошманга карата аяусыз булуларын күрсәтергә тели.  
111 
 
 
Ләкин бу хикәяләрдә табигый- лектән читкә китү, армиянең сугышчан тормышын тирәнтеи белмәү аркасында килеп туган ясалмалык, схематизм, ә шулар нәтиҗәсендә гомуми сүзләр кулланып язу бу хикәяләрне төссез итәләр. Арада художество эшләнеше югарырак булган «Шәм яктысы»нда да 6v зур кимчелек үзен шактый нык сиздерә. «Шәм яктысы»н да разведчик сапер булып әверелә, «Разведчик Рәхмәтуллин»да артиллерия разведчигы пехота разведчигы функциясен үти, «Ак бәкәл» дә орудие коручысы (авторча: «стволга снаряд куеп торучы») ни өчендер ездовой хезмәтен дә үтәргә тиеш. Коры сүз булмасын өчен бер мисал китерик: «Миңа, гаять дәрәҗәдә сак эш итеп, дошманның тылына разведкага чыгу өчен, аның заграждениесен кисү зада- ниесе йөкләтелгән иде. Үткән төя мин шул заданнене үтәү өчен, сәгатьләр буе түш белән үрмәләп, кар ерып, заграждение сузылган урынга бардым. . Ләкин бик тиз минем өскә доШмаи гранаталары ява башлады» (19 бит). Бу юллар сугыш турында уйдырма язуның бер үрнәге. Чынбарлыкта бу болан була алмый. Дошманның тимер чыбык киртәләрен кисү — сапер эше, заданнргә китүче разведчик эше түгел. Сапер тимер чыбыкларны кисә һәм мина кырында сукмак (проход) ясый (хикәядә бу турыда бөтенләй онытылган) һәм разведчикларны алга җибәрә. Дошманның тимер чыбыкларын сиздерми кисәргә кирәк, әгәр дошман сизсә разведчикларның уңышсызлыкка очравы үзеннән үзе ачык. Аннары тимер чыбыклар траишеядан граната ыргытырлык якында куелмыйлар. Тимер чыбыклар янында хәрәкәт барлыгы сизелсә дошман пулеметлардан яки автоматлардан ут ача. Безнең халкыбыз — хезмәт халкы. Ләкин бөек Ватан сугышы елларында ул сугышның иң югары мәктәбен үтте һәм сугышчан халык булып әверелде. Мондый халык язучыга хәрби наданлыкны гафу итмәячәк. «Без, таулар җимереп, ташлар актарып, җирләр казып, алга бардык. Без аткан снарядлар агым суларны 
туктата, дошман чыгып барган күперләрне һавага күтәрә, дошман юлына җәһәннәм базлары казып, аны кая барып бәрелергә белмәслек хәлгә китерә иде» (22 бит). Монда Совет Армиясе һөҗүменең бер генә реаль күренеше дә юк. Монда сугыш чынбарлыгы юк, монда, ниһаять, художник күзе күргән картина һәм кабатланмас детальләр юк. Бар да абстракт, бар да йөрәккә дә, акылга да һични бирми торган сүзләр генә. Яисә: «Шул арада кеше аның өстенә ташланды. Яшен яшьнәгән кебек булып алды, Рәхмәтуллинның күз алдыннан утлы шарлар күренеп китте... Каты көрәш башланды. Ләкин көрәш озакка сузылмады...» (36 бит). Разведчик белән кораллы диверсантның бермә-бер көрәшен моннан да ясалмарак итеп язарга мөмкинме? Малайлар сугышканда да «яшеннәр яшьни», «утлы шарлар» оча бит. Дөрес, Гариф Галиевның бу хикәяләре сугышның башындарак, 1942 нче елда язылганнар. Бәлки, ул вакытта автор сугыш кырларыннан ерак торганга шулай язгандыр. Ләкин соңыннан ул бит фронтның үзендә булды һәм китабын 1947 нче елда чыгарганда боларга яңадан күз төшерергә тиеш иде. Җыентыкта Г ариф Г алиевның «Үткән көннәр» исеме астында тупланган парчалары кертелгән. Алар 1943—45 еллар эчендә, ягъни Совет Армиясенең бөек җиңү көннәрендә язылганнар. Бу әдәби парчаларның шактый зур өлеше үзлә- . ренең әдәби эшләнешләре һәм эчтәлекле булулары белән Гариф Галиевның * хәрби хикәяләреннән күп өстен торалар. Аларда художник күзе һәм художник йөрәге бар. Дөрес, алар тулы бер әдәби образны күз алдына китереп бас
112 
 
 
тырмыйлар, совет коралы җиңүенең бөеклеген дә азмы-күпме тулы итен бирмиләр. Шулай да алар, чынбарлыкның вак-вак кисәкләрен дөрес яктыртулары белән үзләренә тарталар. Укучы аларны кызыксынып укын. Әмма авторның шушы парчаларга язган кереш сүзе белән һич тә килешеп булмый. Ул кеше күңеленең гел бертигез булмавын, әле шатлык, әле кайгы килеп торуын, эч пошуларын әйтә дә болан язып китә: «Бу дөньяның ваклыклары эчендә калып, юк нәрсәгә кәеф киткән минутлар да очрый. /Менә шундый вакытларда мин бу авыр сугыш көннәрендә туган истәлек дәфтәрләремне алып утырам» (38 бит). Әлбәттә, шуннан сон, аның рухы күтәрелә, кәефе яхшыра һ. б. Язучы үзенең көндәлеген теләсә нинди минутларда карарга хаклы, ләкин укучы өчен моның нинди әһәмияте бар? Нигә үзеңнең эч пошулы настроениеңне укучыга тагарга? Нигә аның кулына «юаныч дәфтәре» тоттырырга? Нәрсәдән аны юатырга? /Мәсьәләне бу рәвешчә куеп, автор үзенең парчаларының әдәби һәм 
тәрбияви кыйммәтен түбәнәйткән. Совет укучысы үзенең культура .дәрәҗәсе белән хәзер шундый югарылыкта тора ки, аңа син менә бу әйберне шундый-шундый вакытларда укы дип әйтеп торуның һичбер кирәге юк. Киресенчә, укучы аны нинди генә шартларда укымасын, әсәр аның күңелендә якты хисләр уятырга тиеш. «Совет халкы совет язучыларыииан чын идея, коралы, бөек төзелеш планнарын үтәүгә, илебезнең халык хуҗалыгын торгызу һәм тагын да үстерү планнарын үтәүгә ярдәм итәрлек рухи азык көтә. Совет халкы әдипләр алдына югары таләпләр куя,, үзенең идея һәм культура ихтыяҗларын канәгатьләндерүен тели» (Жданов). йомгак рәвешендә шуны әйтергә кирәк: язучы үзенең әсәрләрендә чынбарлыктан аерылмаган вакытта, алган темасын тирәнтен белеп язганда көчле, ә инде алган темасын тирәнтен белми, үзеннән уйлап чыгарып язганда ул, киресенчә, көчсез. Гариф Галиевның бу китабы менә шундый нәтиҗә ясарга нигез бирә. ,