Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ОПЕРА ҺӘМ БАЛЕТ ТЕАТРЫ ТАМАШАЧЫЛАР АЛДЫНДА ЗУР БУРЫЧЛЫ

\ткән елның август аенда «Драхма театрларының репертуарлары *‘һәм аны яхшырту чаралары турында» В1\П(б) Үзәк Комитетының карары чыкты. Бу тарихи карар совет театрларының үсешенә яхшы нәтиҗәле йогынты ясады, барлык театр сәнгатенең, шул җөмләдән опера театрларының да, күтәрелешен тәэмин итте. Татар опера театры яшь театр, ул үзенең беренче ун еллыгын гына "тутыра әле. Татар опералары туу бары тик Бөек Октябрь революциясе һәм Ленин—Сталин милли политикасы нәтиҗәсендә генә мөмкин ■ булды. Революциягә кадәр татар халкы арасында талантлы халык музыкантлары яшәсә дә, бер яктан патша хөкүмәте, икенче яктан ислам дине халыкның сәнгатькә омтылышына киртә булып торды. Ул заманда халык массаларына укырга, үзенең талантларын үстерергә бер нинди дә мөмкинлек юк иде. Татар халкы үзенең опера һәм балетлары булуын башына да китерә алмый иде. Бары тик Бөек Октябрь революциясе татар халкына үзенең формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик милли культурасын, сәнгатен үстерергә чиксез мөмкинлекләр бирде. Совет чынбарлыгының якты кояшы астында башка сәнгать төрләре белән бергә, музыканың югары формасы булып саналган опералар, милли опералар барлыкка килде. Шул операларны иҗат итәрлек зур талантлы композиторлар да үстеләр. Һәрбер нәрсәнең дөньяга туганда яшьлек чоры булган шикелле, татар опералары да башта үзләренең өйрәнчеклек чорларын кичерделәр. Виноградов һәм Габәши тарафыннан язылган «Сания», «Эшче» опералары чын опера булудан ерак торалар һәм аларның эчтәлек ягыннан да, форма ягыннан да зур- кимчелекләре бар иде. Партия һәм совет хөкүмәте безгә бу юлдагы кимчелекләребезне бетерергә зур ярдәм итте. Музыкага сәләтле булган талантлы яшьләребез Москва консерваториясе каршындагы студиягә укырга җибәрелделәр. Алар анда иң яхшы педагоглар кул астында рус һәм дөнья музыка культурасын үзләштерделәр. Москва консерваториясен тәмамлаучылар арасында талантлы композитор Нәҗип Җиһанов та бар иде. 1939 нчы елда аның «Качкын» исемле операсы белән Татар Дәүләт опера һәм балет театры үзенең беренче пәрдәсен ачып җибәрде. Шуннан соң үткән сигез ел эчендә Нәҗип Җиһанов бик тиз үсә барып, бер-бер артлы: «Ирек», «Алтын чәч», «Ильдар», «Түләк» . операларын һәм «Зөһрә» балетын иҗат итте. Аңа ТАССР ның һәм РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде. Октябрь бәйрәменең 30 еллыгына Нәҗип Җиһанов, Әхмәт Фәйзи либреттосы буенча, Ватан сугышына багышланган «Шагыйрь» исемле операсын язды. Москва консерваториясен ^әм Татар Опера һәм Балет Театры тамашачылар алдында зур бурычлы С. Ә." № 9 129 студиясен тәмамлап, татар опера һәм балет музыка өлкәсендә бүтән талантлы композиторлар да. эшләп килделәр. Ватан сугышы фронтында батырларча һәлак булган зур талантлы композитор Фәрид Яруллин беренче татар балеты «Шүрә- ле»не нҗад итте. Композитор Мансур Мозаффаров халык тематикасына эшләнгән «Г алйябану» операсын бирде (Әхмәт Ерикәй либреттосы). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклссе М. А. Юдин шагыйрь Кави Нәҗми либреттосы буенча «Фәридә» операсын язды һәм Октябрьнең утыз еллыгына «Через огонь» исемле яңа опера тәмамлады. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Җәүдәт Фәйзи беренче татар музыкаль комедиясе «Башма- гым»ны язды. Безнең опера репертуарыбыз үсү белән бергә, аны сәхнәдә башкаручы артистларыбыз һәм артисткаларыбыз да елдан ел үсә бардылар. Татарстанның халык артисткалары Мәрьям ханым Рахманкулова, Галия ханым Кайбицкая, Татарстанның атказанган артисткалары Сара ханым Садыйкова, Мөнирә Булатова, Халидә Зәбирова, Зөһрә Байрашева, Фәхри Насретдинов, Усман Әльмеев, Бари Әхтямов, Анна Гацулина һәм Татар Дәүләт Опера театрының солисткасы Шәфика Котдусова һәм башкалар күптән инде совет тамашачыларының мәхәббәтен казандылар. Югарыда саналган операларда алар онытылмаслык көчле образлар тудырдылар. «Алтын чәч» операсында Туг- зак партиясен башкаруда Мәрьям ханым Рахманкулова, аеруча уңышка ирешеп, Тугзак ананың көчле, буйсынмас рухлы, онытылмаслык образын иҗад итте. Татар опера сәхнәсендә рус классик операларының, шулай ук Европа классик операларының төп партияләрен башкаруда татар артистлары шактый уңышларга ирештеләр. Безнең опера сәхнәсендә бөтен Дөньяга мәшһүр рус композиторы П. И. Чайковскийның «Евгений Онегин», «Пиковая дама», Римский - Корсаковның «Патша кәләше», Даргомыжскийның «Русалка», Асафьевның «Бакчасарай фонтаны» балетын, Азербайҗан композиторы Хаҗибековның «Аршин мал алан»ы куелдылар. Хәзер театр Чайковскийның атаклы «Аккош күле» балетын куя. Татар опера театрында шулайук. Көнбатыш Европаның атаклы композиторларыннан Бизенең «Кармен», Вердинең «Травиата», «Риголетто», Россининың «Це- виль чәчтарашы» кебек әсәрләре уйналдылар. Рус классикларының әсәрләрен башкаруда бөтен составы диярлек татар артистлары булу белән «Евгений Онегин» операсы характерлы. Татьяна партиясен Зөһрә Байрашева һәм Зөләйха Таминдарова, Ольга партиясен Мөнирә Булатова, Няня партиясен Марьям Рахманкулова, Халидә Зәбирова, Ларина партиясен Сара Зарова, Әминә Халитова, Ленский партиясен Фәхри Насретдинов, Онегин партиясен Хәмит Төхфәтуллин, Герман партиясен Мәхмүт Булат, Трике партиясен Назиф Сәлимов һәм Әбүбәкер Сәйфетдинов, Зарецкий һәм ротныйны Вәли Галкин һәм Заһид Бичурин башкаралар. Бу уңышлар Татар Дәүләт Опера һәм балет театрының зур кимчелекләрен каплый алмыйлар, әлбәттә. Бигерәк тә татар операларына килгәндә күренеш шактый үзгәрә. Татар опера һәм балетларының күпчелеге үзләренең язылу яки сәхнәгә куелулары белән баштагы дүрт елга, ягъни 1939—1942 елларга туры килә. Бу вакытта «Качкын», «Галиябану», «Ирек», «Алтын чәч», «Ильдар» опералары, «Башмагым» музыкаль комедиясе сәхнәгә куелдылар. «Шүрәле» балеты да бу вакытта язылган иде инде. 1942— 43—44 нче елларда бер генә яна опера һәм балет та куелмады. 1944—45 нче еллар сезонында «Шүрәле», «Фәридә», «Түләк» опералары һәм 1945—46 нчы ел сезонында «Зөһрә» балеты премьерала- X. Гобойдуллин 130 ры булды. Соңгы ике ел эчендә 1945— 46, 1946—47 нче еллар сезонында совет тематикасына һәм гомумән яна татар опералары куелмадылар. «Партия Үзәк комитеты, — ди иптәш Жданов, — бездә рухи культураның мул булуын тели, чөнки культура байлыгында ул социализмның мөһим бурычларыннан берсен күрә». Опера әсәрләреннән, башка төр сәнгать әсәрләреннән таләп ителгәнчә, иң беренче нәүбәттә, хәзерге заман темасын гәүдәләндерү сорала. Театр үзенең сәхнәсендә совет кешеләренең патриотизмын, югары мораль сыйфатларын, көчле ихтыяҗларын художество образы аркылы бөтен тулылыгы һәм матурлыгы белән күрсәтергә тиеш. Бу юлда Татар опера һәм балет театрының беренче уңышлары итеп «Ильдар», «Фәридә» операларының сәхнәгә куелуын күрсәтергә мөмкин. Бу опералардагы Ильдар, Арыслан. Фәридә, Искәндәр, образлары — зур ихтыярлы, саф күңелле совет кешеләренең Бөек Ватан сугышы көннәрендә фронтның алгы сафында булып, батырларча көрәшүләрен һәм совет кешеләрендә дуслык хисенең көчен чагылдыралар. Шулай да 5 елга театрның совет тематикасына багышланган бары ике генә опера бирүе һич тә канәгатьләнерлек хәл түгел, ә балет өлкәсендә театр бөтенләй артка калып бара. Хәзергә әле безнең совет тематикасына бер генә балетыбыз да юк. Бу гафу ителмәслек житешсез- лек. Татар опера һәм балет театрының бу зур җитешсезлекләрепен, ягъни совет тематикасына багыш* лантан операларның бик аз санда булслары. ә совет тематикасына багышланган татар балетларының бөтенләй булмавының һәм гомумән яңа операларның, яна балетларның бездә сирәк тууының сәбәбе нәрсәдә? Бу җитсшсезлскләрие кискен рәвештә бетерү өчен театр җитәкчелеге һәм Сәнгать эшләре идарәсе тарафыннан тиешле чаралар күреләме? Бу сорауларга җавап биргәндә, әлбәттә, бик күп сәбәпләр күрсәтергә мөмкин. Безнеңчә, төп сәбәпләр түбәндәгеләргә кайтып кала: иң элек, Сәнгать эшләре идарәсе һәм опера театры яңа опера һәм балетлар тудыру эшен үз агымына куйганнар, алар Татарстан Совет язучылары Союзы һәм Композиторлар Союзы белән нык бәйләнеш тотмыйлар, күп сандагы язучылар һәм композиторлар белән яңа опералар язу буенча эш алып бармыйлар. Театр, күп композиторларның һәм либреттистларның нинди тематикага нәрсә язуын һәм язарга теләвең белми, театрның киләчәк еллар өчен яңа опералар һәм балетлар иҗат итү буенча реаль планы юк. Сәнгать эшләре идарәсе дә мона тиешле әһәмият бирми. Опера театрының җитәкчеләренә: «сез киләчәктә совет тематикасына нинди опера һәм балетлар бирергә җыенасыз, кайсы либреттист һәм композиторлар белән эш алып барыла?» дип сорау бирсәгез, бер-ике исемне генә күрсәтү белән чикләнәчәкләр. Мәгълүм ки, опера язуда композиторның иң якын ярдәмчесе яхшы либреттист. Шагыйрьнең либреттосы композиторны рухландырып, ильһам бирерлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Димәк, опера театры композиторлар белән генә түгел, либретто язучы һәм язарлык шагыйрьләр белән дә якыннан кызыксынырга, аларны театрга якыиырак тартырга тиеш. Хәлбуки, театрның шагыйрь, драматурглар белән начар бәйләнештә булуы сәбәпле аз сандагы либреттистлар да репертуар тудыруда читтә калалар. Совет тематикасына опера, балет тудыру мәсьәләсе буенча, чын мәгънәсе белән, либреттистлар, композиторлар белән берлектә театрның бер »'еНӘ> художество утырышы да булганы юк. Булган киңгәшмәләр стихия рәвешендә б;йра. Бигрәк тә я*иь шагыйрьләрне либретто язуга кьЬ зыксыидыру өчен театр Һәм Сән Татар Опера һәм Балет Театры тамашачылар алдында зур бурычлы гать эшләре идарәсе тарафыннан бер нинди дә чара күрелми. Мондый күңелсезлекләрдән чыгу өчен Татар Дәүләт Опера һәм балет театры, Язучылар һәм Композиторлар Союзлары белән берлектә, киләчәк еллар өчен яңа опералар һәм балетлар тудыру планын төзәргә тиеш. Татарстан Язучылары Союзы каршында либреттистлар секциясе төзү бүгенге көндә бик мөһим мәсьәлә булып тора. Бу чара күп кенә яшь шагыйрьләрне либретто язуга тарту белән бергә, алариы театр, композиторлар белән дә якынлаштырыр иде. Шулай ук совет тематикасына яңа либреттоларга конкурс игълан итәргә кирәклеге дә нык сизелә. Иптәш Жданов «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы докладында, совет театр тәнкыйте, яңа постановкаларга дөрес, объектив, большевистик анализ ясап, театрларның/ үсүенә, ярдәм итәргә тиеш, диде. Үкенечкә каршы бездә хәзерге көнгә кадәрле югары квалификацияле мәхсүс театр тәнкыйтьчеләре, театроведлар, искусен воведлар булмаганлыктан газета, журнал битләрендә аерым рецензияләрдән башка, теоретик мәсьәләләр турында, совет театрларының үсү юлы ничек барырга, театрлар бүгенге көндә нинди җитди проблемаларны хәл кылырга тиешлеген күрсәткән принципиаль тәнкыйтьләр күрмибез. Тәнкыйть булмавы аркасында Татар Опера һәм Балет театры зур уңышсызлыкларга очрый. Мисал өчен «Кармен» постановка- сының режиссер тарафыннан формалистик рәвештә эшләнүен күрсәтергә була. Шулай ук эчтәлеге белән түбән сыйфатлы булган «Акчарлаклар» музыкаль комедиясе дә репертуардан төшерелде. Әгәр квалификацияле театр тәнкыйтьчеләре, принципиаль большевистик тәнкыйть булса, бу җитешсезлекләрне вакытында күрергә, төзәтергә мөмкин булыр пдс Биредә тагын зур оер җитешсезлегебез итеп, бездә совет музыкаль комедиясе булмавын әйтеп үтәргә кирәк. Дөрес, опера театры бүгенге көндә тик яхшы сыйфатлы опералар, балетлар кую һәм тудыру традициясен тотарга тиеш. Бу аның төп бурычы. Шул ук вакытта махсус музыкаль комедия театры оештыру эшенә дә керешергә вакыт. Дөрес, комедия жанры читен жанрларның берсе. Яхшы музыкаль комедия булсын өчен, югары сыйфатлы либретто белән бер рәттән, бу жанрга лаеклы музыка һәм башкаручылар да булырга тиешләр. Татар опера театры сәхнәсендә биш ел буенча бары бер генә татарча музыкаль комедия «Башмагым» куелып килә. Ләкин ул да совет тематикасына түгел. Моның сәбәбе нәрсәдә? Театрга якын торган кешеләр моны Татарстанда махсус музыкаль комедия театры булмау белән аңлаталар. Монда әлбәттә дөреслек бар. Махсус музыкаль комедия театрының булуы һич шиксез комедия жанрының үсүенә ярдәм итәчәк. Алай гына да түгел, без Казанда махсус музыкаль комедия театры оештырырга вакыт җиткәнлеген, моның өчен мөмкинлекләр, кадрлар барлыгына басым ясап үтәбез. Бу якын арада хәл кылынырга тиеш булган проблема. Ләкин махсус музыкаль театр ачылганын көтмичә үк, Опера театры совет тематикасына, тотнаклы, югары сыйфатлы, матур музыкаль комедия булдыруны да күз алдында тотарга тиеш. Барлык әйтелгән фикерләргә йомгак ясасак, Татар опера һәм балет театры ВКП(б) Үзәк Комитетының театр сәнгате буенча чыгарган тарихи карарын канәгатьләнерлек рәвештә үтмәгәнлегсн әйтергә тиешбез. Татар опера һәм балет театры үзенең тамашачылары алдында бик зур бурычлы. Совет тамашачылары аңардан Бөек Ватан сугышында җиңеп чыккан, хәзер Сталинчыл бишьеллык планны тутыру өчен фи- дакәрләрчә эшләүче совет кешеләренең җанлы образларын гәүдәләндергән яңа опералар, балетлар, музыкаль комедияләр көтеп калалар