Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫ ЗКП(б) ҮЗӘК КОМИТЕТЫНЫҢ КАРАРЫН ҮТӘҮ ЮЛЫНДА

1. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Драма театрларының репертуары һәм .аны яхшырту чаралары турында»гы тарихи карары чыгуга бер елдан артык вакыт узды. Бу карар киң идеология фронтының алга бару юлын яктыртып, аңа киләчәк өчен сугышчан программа бирде, театр, сәнгать өлкәсендә булган җйтёш- сезлекләребезне һәм ялгышларыбызны тиз вакыт эчендә бетерергә чакырды. Шушы зур вакыйгадан соң, иҗат коллективларының игътибары үзәгенә хәзерге заман темасына язылган пьесалар килеп басты. Драматурглар, режиссерлар, артистлар үз иҗатларына замйндаш темаларны, чорыбызның зур вакыйгаларын, алдынгы кешеләребезнең зур характерларын сәнгатьчә ачЫп бирүне нигез итеп алдылар. Алар хәзер совет . сәхнәсеннән безнең кешеләрнең яңа сыйфатларын тирән һәм дөрес итеп бирә торган, совет кешеләренең тулы каплы образларын — илебезнең ялкынлы патриотларын, тормышта һәм эштә һаман алга омтылучыларны, бөек максатларыбыз ' өчен теләсә нинди авырлыкларны да җиңә алырлык характердагы ҺероЙлар- нь(, сугыштан соңгы төзелёщ батырларын, алдынгы эщйе, колхозчы, иҗат интеллигенциясе образларын реаль буяуларда гәүдәләндерә торган Һәм тамашачыны, бөек коммунизм рухында тәрбияли торган спектакльләр тудыру өстендә эшлиләр. Татар Дәүләт Академия театры коллективы, илебезнең башка театрлары кебек үк, партиянең бу тарихи күрсәтмәләрен тормышка ашыру эшенә кереште, чөнки карарда күрсәтелгән җйтешсезлекләр бу театрда да зур урын алган иде. Мәсәләй, 14 исемдә бара торган спектакльләрдән бары икс генә спектакль («Миңлёкамал», һәм «Изге әманәт») хәзерге заман темасына язылган булып, алары да җитди төзәтүләргә мохтаҗ иделәр. БаШка театрлардагы кебек, биредә дә, театрның тематик рёпертуар пЛаны булмый килгән, шуның нәтиҗәсендә һәрбер уңышлы булып күренгән пьеса, тематик яктан төрлелек бирүенәбирмәвенә карамастан, еш кына сәхнәгә куела килгән, ә замандаш темага язылган әсәргә аерым игътибар ителмәгән, бу темага заказлар ясалмаган. Драматурглар театрның агымдагы репертуарына игътибар бирмичә, үзләре сайлаган’ темага договор төзеп яза бйргәнпәр. Нәтиҗәдә, табигый буларак,’ репертуарда бертөрлелек килеп .чыккай һәм ерак үткәнне гёнй гәүдәләйдерә ' торгам спектакльләр өстенлек алып киткәннәр. Бу ’ спектакльләр чорыбыз Баян Гыйззәт 4 120 ның алдынгы кешеләре, аларның уйфикерләре, кичерешләре, омтылыш, хыяллары, тормышка, хезмәткә яңача карашлары үрнәгендә тамашачыны тәрбияләү бурычларына тулысынча җавап бирә алмаганнар, ә нигездә үткәнне танып-белү хезмәтен генә башкарып килгәннәр. Димәк, бу спектакльләр театр алдында куелган бурычларның тик бер өлешен генә үтәп чыга алганнар. Аңлашыла ки, Үзәк Комитетның август карарыннан соң, тарихи һәм халыкның үткәнен гәүдәләндергән пьесалар төшеп кала дигән мәгънә һич тә килеп чыкмый. Сүз үткән белән артык мавыгып, хәзерге совет кешеләрен гәүдәләндерүнең арткы планга куелган булуы һәм шуны үзгәртеп кору турында, хәзерге заман темасын алгы планга чыгару турында бара. Мәсьәләнең нәкъ шулай куелган булуын ТДА театры коллективы Үзәк Комитет күрсәтмәләрен үтәү юлындагы беренче адым белән ачык күрсәтте. Театр коллективы репертуарда яшәп килгән, ләкин идеясе ачыкланып җитмәгән, үткән тормышны примитив рәвештә гәүдәләндергән һәм тарихны дөрес күрсәтми торган спектакльләрне тәнкыйть итеп, чорыбызга лаеклы иҗат өчен көрәш башлады. «Миңлекамал», «Изге әманәт», «Каюм Насыйри» кебек тамашачының һәм җәмәгатьчелекнең киң игътибарын җәлеп игкән спектакльләр дә вакытлыча Тукталып, төзәтеп куелдылар. Ә «Ялкын» постановкасы авторның (Таҗи Гыйззәт) зур гына төзәтмәләрен таләп иткәнлектән, вакытлыча репертуардан төшереп калдырылды. Шулай итеп, ТДА театры җитәкчелеге ВКП(б) Үзәк Комитетының карары нигезендә яңа репертуар өчен көрәшне җәеп җибәрергә тиеш булды һәм ул аны тормышка ашыра башлады. 1946-47 елгы сезонда элекке елларда куелып килгән уннан артык спектакль өстенә тагын дүртәү өстәлде. Бу соңгылар эченә: «Диңгездәгеләр өчен» (Б. Лавренев), «Тормыш җыры» (М. Әмир), «Мылтыклы кеше» (Н. Погодин),. «Кызыл галстук» (С. Михайлов> постановкалары керәләр. 2. Югарыда әйтелгәнчә, Татар Дәүләт Академия театрының агымдагы репертуары тематик яктан башлыча, я халыкның ерак үткәндәге тормышын, я булмаса тарихны күрсәткән әсәрләрдән тора иде. ВКП(б) Үзәк Комитеты карарыннан соң, татар театры сәхнәсенә дә яңа образлар, яңа идеяләр килеп басты. Безнең сәхнәгә Бөек Октябрь давыллары килеп керде, социалистик революциянең ялкынлы оештыручылары Ленин һәм Сталинобразлары, театрыбыз тарихында беренче тапкыр, сәхнәбезне балкытып җибәрделәр. Үзәк Комитет карарыннан соң7 театр үз эшен үзгәртеп коруны. Борис Лавреневның Сталин премиясе алган «Диңгездәгеләр өчен> исемле хәрби пьесасы белән башлады. Б. Лавренев бу пьесада совет кешеләренең эчке дөньясын,, катлаулы һәм инде өлгереп җиткән .иҗтимагый-психологик йөзен оста итеп сурәтләп бирде. Бу яңа образлар, каты көрәш — Ватан сугышы— шартларында совет строе тарафыннан тәрбияләнгән яңа, коммунистик мораль кагыйдәләрендә чыныгып,, намус турында, дан турында, ватанга хезмәт итү турындагы уйларны сүздә генә түгел, ә эштә, тормышта күрсәтә алалар. Әсәрнең иң кыйммәтле ягы шунда ки, ул коры схематик рәвештә идея генә .ташлап калмый, шушы югары кыйммәтле * идеяне тулы канлы, нәкъ безнең чынбарлыкның үзендә^ булганча, җанлы образларда, характерларда күрсәтә. Бу характерлар образларның физиологик үзенчәлекләре генә түгел, алар советҗәмгыятенең бөтен асылыннан, иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең чын коммунистик шартларыннан килеп туганнар, шул шартларда бу характерлар тәрбияләнгәннәр, формалашканнар һәм кешенең табигый/ Татар Академия Театры ВКП(б) Узәк Комитетының карарын үтәү юлында 121 эшенең үзенчәлеге, җанының һәхМ фикеренең үзәге, нигезе булып әверелгәннәр. Совет кешеләренең үзара тыгыз бәйләнеше, бер-берсенә туганнарча ярдәм итешүе, оешканлыгы, кыен хәлдә дә, шатлык минутларында да, уңыш һәм уцышсызлыкка очраганда да бертуган кебек булуы — менә шушы югары сыйфатлар пьесаның төп, үзәк тематикасы. Шуның өчен дә, вакыйгага катнашкан һәм бу дус хәрби совет семьясына килеп кергән индивидуалист, үзе өчен генә яшәүче, капитан-лейтенант Александр Боровский бу бер-берсеннән аерылмаслык оешкан кешеләр организмында, таза тәнгә кергән шырпы кебек, чит бер әйбер булып тора. Боровский турында болай диләр: «Ул үз-үзенә көзге булып хезмәт итә һәм үзенә-үзе кызыгып, үзенә гашыйк булып яши». Пьесаның төп конфликты капиг танлейтенант Максимов белән капитанлейтенант Боровский арасында булган хезмәткә, намуска караштагы каршылыклар нигезендә төйнәлгән. Көннәрдән бер көнне дивизионга диңгездә дошман су асты көймәсенең күренүен хәбәр итәләр. Дивизионга бирелгән сугышчан приказда шушы су асты көймәсен юк итү бурычы куела. Бу бурыч Максимов һәм Боровскийга тапшырыла. Бу ике командир су асты көймәсен ике яктан камап алып, бергәләп аны юк итәргә тиеш булалар. Көймәнең хәрәкәте турында берберсенә хәбәр итешеп торырга һәм күренүе белән икенче корабльне ярдәмгә чакырырга боерык алалар. Ләкин үткәндәге уңышлары белән масайган, корабльне батырудан киләчәк данны үзенә генә үзләштерергә ният итеп алган карьерачы Боровский бу операциядән файдаланып калырга исәп то- (тып,| диңгезгә чыга. Диңгездә, дошман көймәсен күрегт алгач, ул, Максимовка көймәнең кайда икәнлеген белдермәү өчен, аңа ялган урын . күрсәтә, димәк, Максимовны көймә булмаган .урынга юнәлтә һәм үзенең, корабльләре белән генә һө- җүхМ итә. Ләкин бу сугыш . .операциясендә ул уцышсызлыкка оч? рый, дошманның һавадан башланган һөҗүме аркасында бер кораб-, лен югалта, күп кенә сугышчыларын һәлак итә. Тик озак эзләнүләрдән соң килеп чыгып, немецларның су асты көймәсенә һөҗүм иткән Максимов кына дошманны җиңеп чыга. Бу уңышсыз операциягә йом-, гак ясаганда Боровскийның хыянәте ачылмый кала. Дивизион командиры Харитонов Максимовның соң- га калып килүенең сәбәпләрен һич тә аңлый алмый борчыла, чөнки зур тәҗрибәле диңгез офицеры /Максимовның моңа кадәр бервакытта да андый булдыксызлык күрсәткәне булмый. Соңыннан бу. югалтуларның сәбәбе ачыла һәм Харитоновның шикләнүләре дөрес булып чыга. Операциянең уңышсыз чыгуына сәбәп Боровскийның хыянәте икәнен шушы сугышта яраланган бер моряк ачып сала. Ватан алдындагы зур хыянәте, кешеләрне һәм корабльне һәлак итүче Боровский хәрби трибуналга бирелә. Шулай итеп, шәхси дан өчен көрәшү, вак буржуаз индивидуализм, үзеңнең теләкләрең өчен генә- .тырышу Боровскийны Ватан, халык интересларына каршы бара торган җинаятькә китереп җиткерә. Менә шулай, бу әсәр зур идеяне эченә ала һәм Ватаныбызга намус белән бирелеп хезмәт итү бурычын сәнгать чаралары белән сурәтләп бирә. «Дицгездәгеләр өчен» пьесасын’ сәхнәгә театрның сәнгать эшләре җитәкчесе татар .• халык артисты X. Уразиков куйды, һәм, әйтергә кирәк, тематик яктан театр сәхнәсе өчен яңа булган бу әсәр, коллективның тырыш иҗаты нәтиҗәсендә, тамашачыга дөрес һәм тирән мәгънә белән җиткерелде. Артистлардан иң катлаулы һәм авыр иҗат эшен башкару бурычы РСфСР ның атказанган, Татарстанның халык артисты Хәлил Әбҗә- лилев өстенә төште. Чөнки ул . башкарган Харитонов образы бер- Баян Гыйззәт 122 япчә сыйфатларны үз эченә алган характер булып тора. Харитонов каты куллы командир гына түгел, ул үз зшен вак детальләренә кадәр белгән, бөтен гомерен, тормышын диңгезгә, Ватанга хезмәт итүгә багышлаган ялкынлы совет кешесе, шуның белән бергә ул кайнар характерлы диңгезчеләрне иң куркыныч сугыш операцияләренә оештыра белүче җитәкче һәм аларның атасы да. X. Әбҗәлилев Харитоновның бу сыйфатларын үзенә генә хас зур осталык белән башкарып чыкты. Аның басынкы характеры, кирәк урында кискен һәм йөрәкне тетрәтерлек булып яңгыраган сүзләре, үтә күрә торган үткен күзләре чыннан да бу образның нәкъ хәрби диңгез командиры икәненә ышандыралар. Моңа кадәр Әбҗәлилев күбрәк классиканы уйный иде һәм, һичшиксез, аның бу өлкәдә эшләгән эшләре мактауга лаеклы. Ул тудырган Хуҗа Насретдин һәм Король Лир образлары моңа ачык дәлил. Ләкин Үзәк Комитет карарын үтәү юлында Харитонов образын тудыру артистның мөмкинлекләре һәм диапозоны бик киң булуына һәм, бигрәк тә, аның хәзерге заман кешеләренең образларын иҗат иткән вакытта тагын да зуррак уңышларга ирешәчәгенә ышанып каласың. Капитан-лейтенант Максимов образын Татарстанның халык артисты Камал III уйнады. Тәҗрибәсе аз булган артист башкаруында Максимов бары тик үзенә бирелгән сугышчан бурычларны сүзсез һәм бирелеп үтәүче схематик бер образ гына булып чыгар иде. Чөнки бу рольнең материалы еш кына шундый фикергә китерергә юл калдыра. Ләкин Камал III үзенең эчке доиьясы, дөньяга дөрес һәм төпле карашы булган һәм, шуның өстеиә, туктаусыз иҗат итә торган тулы канлы, бераз кызу, ләкин культуралы офицер образын иҗат итүгә иреште. Бу образны тудырып, Камал III үзенең иҗат тарихына хас булган гашыйклар образы белән генә чикләнмичә, киң колачлы иҗат кешесе икәнен күрсәтте, һәм бу аның алда да шушындый рольләргә игътибарын юнәлтүгә стимул булып торачак. Боровскййныц ролен Татарстанның атказанган артисты X. Сәлим- җанов нигездә дөрес алып бара. X. Сәлимҗановның Боровский үзенең орденнарына карап соклануы, мәһабәт позалар ясарга тырышуы, үзенең ялгышу юлын намуслы хезмәт лозуигысы белән капларга маташуы белән тамашачыда Нәфрәт тудыра. Шушы ук рольне уйнаучы артист Кәрим Гыйльманов Бо- ровскийны тагын да остарак башкара һәм бу роль яшь артистның зур уңышы булып тора. Шулай итеп, пьесаның төп конфликтын тудыручы образларның дөрес яңгыравы аркасында бу спектакль театр тормышында зур шатлыклы бер вакыйга булып калды. Бу вакыйга нигездә шуның өчен дэ шатлыклы ки, ВКП(б) Үзәк Комитетының театр репертуары турындагы карарыннан соң, шул карарны үтәү юлында булган беренче адым дөрес юнәлештә һәм нык нигездә ясалды. Шушы спектакль белән Татар Дәүләт Академия театры чорыбызның йн. җитди проблемаларын, философик тйрән мәсьәләЛәр күтәргән әсәрләрне куя башлауга нигез салды. Бу хәлне боз театрның алдагы постановкаларында ачык күрә алабыз. 3. ВКП(б) Үзәк Комитетының репертуар турындагы тарихи карарларын үтәү юлында театрның Икенче спектакле Мйрсәң Әмирнең «Тормыш җыры» драмасы булды\ (режиссер КТумашева). Мирсәй Әмирнең бу әсәре авторның театр сәхнәсенә куелган драмаларыннан икенчесе иде. Ул моннан берничә ел элек «Миңлекамал» драмасы белән беренче тапкыр сәхнәгә чыкты. М. Әмирнең бу беренче әсәрө драматургии яктан нык кына ак. >сый торган булса Татар Академия Театры ВКП(б) Үзәк да, үзенең алган темасы һәм образлары белән яңа булып, хәзерге 'заман кешеләрен гәүдәләндерүдә б а шлангы i кыю .адым булды. Бу, үз нәүбәтендә, моңа кадәр бары тик проза өлкәсендә генә эшләгән күренекле язучының драма өлкәсендә дә уңышлы әсәрләр бирә алачагына өмет тудырды пәм икенче пьеса язуга стимул булып хезмәт итте. «Тормыш җырымның темасы — сугыш чорындагы колхоз тормышын, аның авыр эш шартларында уңыш өчен каты көрәш алып баруын һәм колхоз кешеләренең мо- .раль сафлыгын, намуслы гаилә, мәхәббәт мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерүгә багышланган. Әсәрнең төп образы булып фронтовикның тормыш иптәше алдынгы бригадир Фатыйма тора. Фатыйманың ире — Басыйр фронтта, ул дошман тылында көрәш алып бара, шул сәбәпле үзенең өзелеп сөйгән Фатыймасына хат җибәрү мөмкинлегенә дә мохтаҗ булып яши. Автор менә шушы моментка нигезләп пьесаның сюжетын кора. Дошман тылында булган килеш, Басыйр, Фатыйма гына аңлый .$ла торган сүзләр белән, җыр яза', һәм бу .җыр авыздан-авызга күчеп, ниһаять, тормыш җыры, яшәү, мәхәббәт, Мәңгелек, турылыклы, саф сөю музыкасы булып Фатыймага барып җитә. Сөекле Басыйрның йөрәгеннән чыккан бу җыр, Ватан өчен сугышып йөргән чын патриотның бу йөрәк сүзе, Фатыйманың күңелен күтәрә торган, авыр минутларда юата, җиңү һәм очрашу тизрәк килсен өчен героик хезмәткә чакыручы, илһам бирүче көчкә әйләнә. Пьесаның сюжеты менә шушы матур, саф лирик-психологик сызык буенча үсеп бара һәм бу авторның уңышлы якларыннан берсе булып тора. Ләкин әсәрнең нигез конфликты социаль, иҗтимагый, философик проблемалар, зур идеяләр бирүче яңа конфликт түгел. Биредәге конфликтлар чишелү, аларпың бәрелешләре нәтиҗәсендә Комитетының карарын үтәү юлында без югарыда күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итүче тирән фикерләрне тапмыйбыз. Чөнки төп конфликт — инде бик күп күрелгән өчпочмактан тора. Шәһәрдән килгән аспирант Фәрит кайчандыр бала чакта самими дуслыкка нигезләнеп, Фатыймага үзенең мәхәббәтен тәкъдим итә башлый. Әсәр барышында өч кеше драматик бәрелешкә керә. Басыйр, агарга тулысынча бирелгән Фатыйма һәм Фатыйманың йөрәге өчен янып йөргән Фәрит.’ Менә шушы бер генә сызыкта барган конфликт, табигый рәвештә, образларның да бер яклырак булуын китереп чыгара, байтак образлар бу драманың интригасына, үсешенә, вакыйганың теге яки бу үзгәрүенә, үсүенә катнашмыйча, драматик вакыйгадан читтә калалар (Халидә, Галимә, Сәлимә һ. б.). Югарыда әйтелгәнчә, әсәрнең нигезенә салынган конфликт тирән социаль мотивларга нигезләнмәгән, я булмаса әле илдә бетеп җитмәгән һәм кешеләр аңында капитализмнан мирас булып калган күп төрле иске фикерләр, гадәтләр, кыланышлар белән көрәш алып бару сюжеты алынмаган. Бу, үзенпән-үзе, авторга әсәрнең финалын логик рәвештә эшләп чыгарырга комачаулаган. Сәхнәдә барган конфликтка актив катнашы булмаган Басыйрның читтә үлеп калуы белән әсәрнен финалын очлау менә шуны күрсәтеп тора да. Басыйрның үлеме, һәрбер эшләнеп җиткән др 1ма әсәре ноктасыннан һәм драматургия традицияләреннән чыгып караганда. «Тормыш җыры»ның финалы булып килеп чыга алмый, ул аңа эффект өчен генә бирелгән кебек тоела. Чөнки финал драманың эчендә барган бәрелешләрнең нәтиҗәсе булырга тиеш, юкса әсәр үзенең логик соңыи тапмый, ә ниндидер очраклы эффектлы эпизодлар җыен- Дыгына кайтып кала. Басыйрның үлеменнән икенче бер тойгы, ялгыш нәтиҗә ясарга да турыдан-туры мөмкинлек бар: Фатыйма, әсәрдәге башка хатын-кызларга караганда үзенең намуслы Баян Гыйззәт 124 мәхәббәтен көчлерәк саклап килде бит, ә нәтиҗәдә нәкъ акын ире генә кайтмый калды. Шулай итеп мондый драма тамашачыда икеле-микеле уйлар тудыра. Шушындый күзгә ташланып тора торган драматургии җитешсез- лекләре булуга да карамастан, гомумән алганда, татар драматургларының бүгенге әсәрләре арасында бу пьеса үзенең күп кенә яклары белән уңай тәэсир калдыра. Автор сугыш чорындагы колхозны, аның кешеләрен, образларның эчке дөньясын бик матур биргән. Бу сүзләрне бигрәк тә Фатыйма һәм Шәйхулла карт образлары турында әйтергә кирәк. Бу образларның психологик кичерешләре, дулкынланулары, кайгы-шатлыклары чыннан да тамашачыга бик якын, алар реаль образлар, ул гына да түгел, алар Академия театры сәхнәсендә бүгенге көннең яңа вәкилләре дә. Фатыйма образы, аның кичерешләре, безнең илнең ерак булмаган үткәненә бик характерлы бер хәл. Менә шушы характерлы күренешне тотып алып, аны сәхнә чаралары белән җыйнак кына гәүдәләндереп бирә алу да авторның уңышы булып тора. Фатыйма ролен башкаручы ■ артисткаларга материал шактый гына, һәм аны сәхнәдә беренче иҗат итүче РСФСР ның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Фатыйма Ильская зур энергия һәм тырышлык куеп эшләп чыкты. Нәтиҗәдә «Тормыш җыры» чыннан да матур, дулкынландыручы спектакль булып әверелде. Талантлы артистка башкаруында әсәрнең күп кенә җитешсезлекләре дә күзгә артык бәрелми башлады. Фәрит ролен башкаручыларга зур гына эзләнүләр ясарга кирәк иде. Чөнки автор бу образны үзе дә ныклап эшләп бетермәгән. Фәритнең ирле хатынга үзенең мәхәббәтен тагарга тырышулары совет галименең мораль дөньясын дөрес чагылдырудан ерак тора. Фәритнең сәхнәдә һәм аннан тыш эшләгән бер генә хәрәкәте дә мәхәббәттән ары китми. Ул үзен беренче нәүбәттә гыйльми эшләр белән килгән кеше дип таныштырса да, бу юлдз берни дә эшләми. Тамашачы аның фән юлындагы эшен, ул турыда уйлануын, кичерешләрен, тәҗрибә? ләрен күрми. Ә соңыннан ул, Фатыймадан тиешле отпор алганнан соң, гаебе фаш ителгән бала кебек тәүбә белән сүзен бетерә. Менә шундый авыр хәлгә куелган Татарстанның атказанган артисты X. Сә- лимҗанов һәм артист К. Гыйлма- новка, әлбәттә, образны бик нык эшләргә, төзәтергә туры килде. 4. Үткән сезонда Академия театры’ бөек юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталинның даһи образларын гәүдәләндергән «Мылтыклы кеше» пьесасын күрсәтте. Моңа кадәр без пролетариат революциясенең бөек оештыручылары һәм җитәкчеләре булган Ленин һәм Сталин образларын татар телендә куелган спектакльләрдә күргәнебез юк иде әле. «Мылтыклы кеше» пьесасын сәхнәгә кую белән, Татар Дәүләт Академия театры партиябезнең репертуар турыңдагы карарын үтәүдә җитди һәм зур адым ясады. Бу спектакль театр өчен зур сынау иде. Беренче сынауны Ленин һәм Сталин образларын башкара алу дәрәҗәсенә өлгергән артистлар табу буенча үтәргә кирәк булды. Чөнки, билгеле булганча, осталык» зур тәҗрибә, хезмәт өстенә, биредә тышкы ошашлык, тавыш һәм башка бик күп детальләрне табарга кирәк иде. Менә шушы төп мәсьәлә хәл ителмәгәндә бу пьеса сәхнәгә күтәрелә алмый иде. Театрның артистлары арасында югарыда саналган сыйфат дәрәҗәсенә үскән иптәшләр табылган икән, димәк, бу, \з нәүбәтендә, театрның да үскәнен, киң колачлы булуын күрсәтә. Шушындый зур җаваплы әсәрне сәхнәгә куючы режиссер — постаиовшикиың да театр эчендә табылуы (Татарстанның атказанган сәнгать эшлсклесе Ш. Сарымсаков)< Татар Академия Театры ВКП(б) Узәк Комитетының карарын үтәү юлында 125 тагы да күңеллерәк тәэсир , калдыра. «Мылтыклы кеше»нең эчтәлеге «киң күләм массаларга кинофильмнар аша таныш иде. Биредәге вакыйгаларның үзәге 1914-17 елгы империалистик сугыш окопларында җәфаланып беткән рус крестьяны Иван Шадринның революциягә килү юлын гәүдәләндерүгә юнәлтелгән. Солдат Шадрин 1917 елның көзендә Керенский вакытлы хөкүмәте дәвам иткән соңгы атналарда, сугыш окопларыннан үз авылына кайтып килергә бер айлык ял ала. Кайтышлый ул сеңелесе янына кереп чыгар өчен, Петроградта туктала һәм анда эшче—большевик Чиби- чюв белән очраша. Большевик Чибисов Шадринга Петроградтагы вакыйгаларны сөйләп бирә, Ленин җитәкчелегендә пролетариат революциясе күтәрелеше булуын хәбәр ‘итә. Ленин турында ишетү белән Шадринның кызыксынуы тагын да 'арта төшә. Ленин! Аның турында Шадринның ишеткәне бар, ул аның ялкынлы сүзләрен большевиклар чыгара торган газеталарда окопта бик еш укыганы, ишеткәне бар. Ленинның тоткан юлы крестьян Шадринның интересларына, теләк- • ләренә тулысынча җавап бирә. Шуның өчен дә ул Ленинны күрергә бик тели һәм Чибисов артыннан революция штабы булган Смоль- ныйга юнәлә. Биредә ул очраклы рәвештә, чәй эзләп йөргәндә, Ленинны очрата. Кыска гына вакыт эчендә Ленин гади солдат Шадринның бөтен тормышын, аның фикерләрен, интересларын белеп ала, аның гадилеге һәм шул ук вакытта искиткеч сизгер акылы Шадринга көчле йогынты ясый. 'Ленин белән сөйләшкәннән соң, Шадрин авылга ялга кайтырга түгел, ә эшче-крестьян властен яулап алу өчен сугышырга, бүген үк, хәзер үк дошманга каршы чыгарга кирәк икәненә төшенә. Шушы минутта ул үзенең тормыш юлын аклый Һәм революциягә катнашып китә. Шадрин Ленинның күрсәтмәләрен батырлык белән үткәрергә керешә, Лениның бөек идеяләрен тормышка ашыра, аны көрәш байрагы, гаделлек Һәм азат тормыш байрагы итеп күтәрә. Ленин белән сөйләшкән минутларны ул иң бәхетле минутлары итеп кенә искә төшерә, рухланып шул турыда башкаларга сөйли. Шадрин Ленин идеяләрен яклаучы, киң массаларга җитәкче агитатор дәрәҗәсенә күтәрелә һәм отряд командиры булып билгеләнә. Академия театры постановкасын- даЛенин ролен Башкыртстанның атказанган артисты Г. Шамуков һәм Татарстанның атказанган артисты Н. Гайнуллин иптәшләр башкардылар. Бу артистлар икесе дә зур хезмәт кую аркасында, матур уйныйлар. Аларның уенында Ленин, бөек юлбашчының, революция даһиенең мәңге онытылмас сөекле образы булып, якын булып күңелдә кала. Бу ике яшь артистның иҗат уңышы аркасында «Мылтыклы кеше» спектакле театрның алтын фондына керергә тулы хокук алды. Иосиф Виссарионович Сталин ролен башкарган Татарстан халык артисты М. Ильдар һәм артист Г. Зыятдинов иптәшләр дә үз иҗатларында уңышлы, мактаулы адым ясадылар. Алар башкаруындагы Сталин образы, гади, кешелекле, даһи акыллы юлбашчы булып тамашачының күңелендә онытылмас тәэсир калдыра. Солдат Шадрин образын тудыручы Татарстанның атказанган артисты. Ф. Халитов зур иҗат уңышына иреште. Халитов тудырган Шадрин искиткеч матур сыйфатлы халык вәкиленең эчке дөньясын, аның кичерешләрен, дулкынлануларын, аның революциядә, Ленин идеяләрендә тапкан бәхетен ачып сала. Шулай ук Николай Чибисов образын тудырган Татарстанның халык артисты Камал III тә матур уйнады, аның тирән рухлы сүзләре» күтәренке пафоста алып барган тирән мәгънәле хәрәкәтләре истә калырлык, ачык һәм үзенчәлекле булып торалар. Баян Гыйззәт 126 Академия театры үзенең бу постановкасы белән чын-чьшнан өлгереп җиткән зур театр икәнен һәм БКП(б) Үзәк Комитетының репертуар турындагы карарын үтәү юлыннан дөрес баруын күрсәтте. 5. Театрның үткән сезондагы дүртенче спектакле булып С. Михалковның «Кызыл галстук» поста- новкасы тора (режиссер К. Тума- шева). С. Михалковның пьесасы мәктәп балаларын тәрбияләүгә багышланган. Завод директоры Виш- няковның пионер улы Валерий ата- акаларыкың эш белән генә мәшгуль булып, бала тәрбиясенә вакытлары җитмәү һәм аерым игътибар итмәүләре аркасында, тиешле тәрбияне алмый һәм тыйнаксыз, үз сүзле балага әйләнә. Шуның аркасында ул пионердан чыгарыла — кызыл галстуксыз кала. Бу хәл Вишнякоэлар семьясында зур борчылу тудыра. Валерийны яңадан пионерлар сафына кайтару өчен көрәш башлана. Биредә ятим калган пионер Шура Бадейкин да, пионер оешмасы да, Валерийның ата-анасы да, укытучы да актив катнашалар. Нәтиҗәдә Валерий төзәлә, һәм актив пионер булып әверелә. Бу пьеса нигездә балалар тамашачысы өчен язылган булса да, ул зурлар өчен дә бик әһәмиятле тәрбияви әсәр булып чыккан. Татар Дәүләт Академия театры Бөек Октябрь революциясенең XXX еллыгына Борис Полевойның «Сүнмәс ялкин» исемле пьесасын әзерли. Бу пьесада героик Сталинградны торгызу, аның батыр төзүчеләре һәм партиябезнең бөек оештыручы һәм җитәкче роле күрсәтелә. Театр портфелендә тагы Н. Исәнбәтнең Мулланур Вахитов» драмасы, Р. Ишморатның «Якты юл», М. Әмирнең «Җиңү дәвам итә», Ә. Фәйзинең «Пугачев Казанда» пьесалары бар. Бу әсәрләрне сәхнәгә куйгач, театрның агымдагы репертуары шактый бай һәм тематик яктан да төрле булачак. Татар Дәүләт Академия театрының быелгы сезонында күренеп1 торган уңышлары белән аның әле эшләнәсе эшләре дә бик күп җитди икәнен күрсәтеп китәргә1 кирәк. Бу күрсәтмә, беренче нәүбәттә, репертуарда оригиналь әсәрләрнең аз булуына кагыла. Сезонда куелган 4 пьесаның өчесе тәрҗемә булып, бары бер генә пьеса татар драматургиясеннән алынып бирелгән. Бу, әлбәттә, театрның гаебе генә түгел. Биредә татар драматургларының да зур гаебе бар. Чөнки алар партиянең мәгълүм карарыннан соң бик озак вакытлар Академия театрына яңа әсәр тапшырмадылар, ә язылганнарның күбесе бик примитив һәм йомшак булып чыкты. Бу хәлне агымдагы елның августында булган Татарстан язучыларының җыелышы бик дөрес ҺӘхМ бөтен катылыгы белән билгеләп үтте. Шул ук вакытта Академия театры да бу юлда үзенең активлыгын, үзенең тырышлыгын күрсәтеп бетермәде. Театрга тәкъдим ителгән күп кенә өметле драма әсәрләре тиешле ярдәм алмадылар, шуның нәтиҗәсендә сәхнәгә куелмыйча калдылар. Мәсәлән, Д. Аппакованың «Ильдус» исемле балалар өчен язылган пьесасы авторның театр белән эшләүгә омтылып торуына да карамастан, портфельдә ятып калды һәм һаман да сәхнәгә күтәрелү перспективасы күренми. Театрның репертуар өлкәсендәге икенче җитешссзлеге итеп, хәзерге көнне чагылдырган комедия спектакльләренең булмавын әйтергә кирәк. Гомумән театр сәхнәсе хәзерге темага комедияләр кую бәхетенә бик сирәк очрый. Мәсәлән, Әхмәт Фәйзинең нигездә уңышлы гына язылган «Отышлы кияү* комедиясе әле һаман да сәхнә күрми, авторга тиешле ярдәм күрсәтелми. Дөресен әйткәндә, автор* үзе дә әсәрне эшләп бетерү юлын- Татар Академия Театры ВКП(б) Үзәк да бик акрын уйлый, әсәрдәге күрсәтелгән җитешсезлекләрне бетерү юлында активлык күрсәтми. Театрның, ә беренче нәүбәттә, безнең драматургларның, зур җитешсезлекләреннән тагын бер факт китерергә кирәк. Быел Бөек Октябрь социалистик революциясенең 30 еллыгы бәйрәм ителә. Ләкин Академия театры сәхнәсе өчен татар драматурглары шушы зур бәйрәмгә карата югары идея белән сугарылган, яхшы драма әсәрен үз вакытында өлгертә алмадылар. Академия театры үткән сезонда үзенең репертуарын хәзерге көнне гәүдәләндерү юлына юнәлтте дигән идек. Ләкин шуның белән бергә театр җитәкчелеге репертуарының тематикасын да бик ныклап киңәйтергә тиеш. Театр сәхнәсендә әлегә кадәр Ватан сугышы, завод-фабри- ка, совет интеллигенциясе, яшьләр, совет галимнәренең уңышлары һәм Комитетының карарын үтәү юлында башка бик күп кирәкле темалар чагылганы юк. Репертуар төзегәндә һәм бигрәк тә авторлар белән договорлар ясаганда бу җитди моментны нык истә тотарга кирәк. ВКП(б) Үзәк Комитетының драма театрының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турындагы та-, рихи карарын үтәү юлында Академия театры әле берничә адымнарын гына ясады. Академия театры коллективы ирешелгән уңышларга большевикларча бәя биреп, аларбелән масаеп калмаска, ә чорыбыз, халкыбыз, партиябез һәм хөкүмәтебез интересларына тулысын- ча җавап бирә торган, идея һәм- художество ягыннан югары дәрәҗәле спектакльләр бирергә тиеш. Халкыбызның, партиябезнең театр алдында куйган хаклы таләбе әнә. шул