Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗ КЕМ БЕЛӘН, АМЕРИКАНЫҢ КУЛЬТУРА МАСТЕРЛАРЫ?

СЕЗ КЕМ БЕЛӘН, АМЕРИКАНЫҢ КУЛЬТУРА МАСТЕРЛАРЫ? АЧЫК Америка Кушма Штатларының язучылары, культура эшлеклеләре! Шушы ачык хат белән без сезгә мөрәҗәгать итәбез, чөнки без культура язмышы, кешелек язмышы өчен борчылабыз. Без сездән борчылуыбызны яшерергә дә, культура язмышы өстенә килгән яңа хәтәрләргә күзебезне йомарга да теләмибез. Бу хәтәрләр, кешелекнең иң явыз килешмәс дошманы фашизм белән сугышып туктаганнан соң ук берсе артыннан берсе туа башладылар. с Бу хәтәрләрне без _ башкаларга караганда кискенрәк тоябыз. Безнең илебез культура ’ өчен фашизм- белән көрәштә шундый чиктән тыш. авырлыклар кичерде, шундый бәхетсезлекләр күрде һәм югалтуларга дучар булды ки, без яңа куркынычны күрмичә һич кала алмыйбыз, безнең ул куркынычны күрмәскә һич хакыбыз юк. Без ачык һәм туры сөйләшергә телибез, моннан ике ел элек янәшә торып сугышкан намуслы кешеләр җәмгыятьтә ничек сөйләшергә тиеш булсалар — шулай, бер үк дошманга каршы көрәштә кан койган бөек халыкларның вәкилләренә генә хас рәвештә, һич нәрсәне яшермичә сөйләшергә телибез. Культураның киләчәк язмышы күзлегеннән караганда, сезнең ил җитәкчеләре аравыннан чыккан сүз һәм гамәлләрнең .бик күбесе безңе . борчымыйча кала алмый, чөнки ул ХАТ сүз һәм гамәлләр сезнең ил эчендә генә калмыйлар, читкә җәеләләр, бөтен дөньяга кагылалар. Безнең халыклар тарафыннан тармар ителгән немец фашизмының кайчандыр тараткан һәм гамәлгә ашырган иң кешелексез идеяләрен тыштан яңа формаларга салып өндәүче һәм гамәлгә ашыручы кешеләр сугыш бетү белән үк башлыча* сезнең илдә табылдылар. Без менә Шул турыда сезнең уйлануыгызны сорыйбыз. Тупас көчкә табынуга, башка халыкларның хокукын таптауга «сайланма» расаның дөньяга ба_ш булу теориясенә нигезләнгән һәм башка барлык халыкларга, аларның үткәненә, культурасына, дәүләт төзелешенә нәфрәт белән карауга, аларның милли суверенитетын инкар итүгә, ниһаять, аларның эчке эшләренә оятсыз рәвештә тыгылуга нигезләнгән фашизм идеяләре үзенең яклаучыларын һәм өндәүчеләрен соңгы вакытларда сезнең илнең күренекле дәүләт эшлеклеләре — дипломатлары, хәрби кешеләре,, промышленниклары, журналистлары, һәм, хәтта, галимнәре арасыннан туктаусыз табып тора башлады. Башка илләрдә Америка Кушма Штатларыныкына ошамаган икенче төрле идеаллар,. икенче төрле тәртипләр булу фактына ңаршы күтәрелү— бу фашизм идеяләренә хас нәрсә түгелме соң? <; * Сез кем белән, Американың культура мастерлары? 89 Сезнең илдән һаман безгә ишетелеп торган яңа сугышка өндәүләр — бу фашизмга хас нәрсә түгелмени? Бу өндәүнең никадәр коточкыч булуын, ихтимал, сез үзегез сизми дә торгансыздыр, чөнки ул сездә көннәнкөн кабатланган гади бер күренешкә әйләнде. Бөтен дөньяга баш булырга омтылу, «Америка» гасырын булдырырга тырышу, дөньяда «яңа тәртип» урнаштырырга маташу — бу куркытулар белән ныгытылган, ә күп очракларда халыклар өстеннән тупас көчләү белән үткәрелгән претензияләр фашизмны гади кабатлаудан гыйбарәт түгелме соң? Без сезнең эшлеклеләрнең, бөтен дөньяга Американың иҗтимагый тәртипләре кертелергә тиешле, бары шул тәртипләр генә кешелек өчен яхшы һәм уңай, дип әйтүләрен көн саен ишетмибезмени, болар барсы да фашизмның оятсыз теориясен һәм практикасын яңарту түгелме соң? Америка Кушма Штатларыныкы- на ошамаган тәртип белән яшәүче илләргә каршы тизрәк атом бомбасын кулланырга чакырулар—бу фашизм идеяләренә тугандашлык түгелмени? Без беләбез, Американың демократик халкы үзенең зур күпчелегендә, аның исеменнән сөйләгән һәм кычкырган фашизм иярченнәренең бөтен әйткәннәре; белш килешми һәм килешергә дә теләми. Без моның шулай икәненә чын- Чыннан ышанабыз, әгәр андый ышаныч булмаса, бу хатны язып тору мәгънәсез бер эш булыр иде. Без беләбез, сезнең халык һәр төстәге, һәртөрле формадагы фашизмга каршы иде һәм каршы булачак. Без, шулай ук, алдынгы культура эшлеклеләренең — алар бит һәркайчан халык белән бергә! — фашизмның идея һәм практикасына каршы булуларына һәм киләчәктә дә -каршы булачакларңна ышанабыз. Ләкин без сезнең дәшми торуыгызга борчылабыз, шуңа күрә бу хатны сезгә язабыз. Фашизм дуслары, фашизмны яклаучылар сезнең илдә, соңгы вакытларда, бик күп, бик еш кычкыралар, сөйлиләр, ә менә чын Америка культурасы- вәкилләренең, фашизм дошманнарының тавышлары безгә ул кадәр еш ишетелми. Язучылар, культура мастерлары— кешелекнең вөҗданы алар. Өч ел элек үк беткәнгә хисапланган сугыш хәзерге көндә дә дәвам иткән чакта, аларның дәшми торырга хаклары бармы? Дөньяда халыклар* каны коелмасын дип, моннан өч ел элек актларга кул куелган иде, һәм менә өченче ел җир шарының төрле почмакларында балаларның, хатын-кызларның, ирләрнең — Г рения, Индонезия һәм Кытайда туып үсүдән башка һич гаепләре булмаган гади кешеләрнең көн саен каннары коела. Бу—үтерелгән һәм үтерелүдә дәвам иткән кешеләр тормышы өчен җаваплылыкның иң зур өлеше, сезнең халык исеменнән фашизм идеяләрен гамәлгә ашырулар җилкәсенә төшүе ачык түгелме. Немец фашизмының миллионлаган корбаннарына, Гитлер Германиясен тар-мар иткәннән соң, көн саен яңаданяңа корбаннар өстәлеп тора. Соң шушымыни инде гитлеризм белән көрәштә башларын салган сезнең һәм безнең ватандашларыбыз өчен уртак һәйкәл? Үлекләрне терелтеп булмый. Аларны бары тик хәкарәтләргә һәм шуның өчен җаннарын биргән эшләрен юкка чыгару нияте белән аларның батырлыкларын кимсетергә- генә мөмкин. Ләкин тереләрне куркынычтан сакларга була, һәм культура эш- .лекле(?енең тынычлыкны яклап, халыклар дуслыгын куәтләп биргән һәр тавышы — бу һәлак булганнарның хатирәсе һәм тереләрнең тормышы вчен бирелгән тавыш булачак. ' Фашизм белән сугыш беткәннән соң фашист «егетләре» тарафыннан грек балаларының башларын Спарта шәһәрендә тамаша өчен кую кё- Сез кем бсләп, Амеряканаң культура мастерлары? 90 бек күренешләр — бу куркыныч төштә түгел, ә өндә, — булып торган чагында дәшми калырга мөмкин түгел. Ә бит ул фашистик купшы «егетләрне» власть башында Америка доллары үзенең бөтен көче белән саклап тота. Чыннан да жир өстендә туп тавышлары яңгыраганда һәм Голландия гаскәрләре Америка долларының ярдәме белән 6 миллион Индонезия халкының йортжирләрен яндырганда, Кытайда патриотларның башларын чапканда, Испаниядә республикачыларны атканда, Нюренбергта фашистлар суд бинасына бомба ташлаганда, ә НыоИоркта Американың Берләшкән милләтләр оешмасындагы вәкиле «фашизм белән көрәш модадан чыкты» дип торган вакытта дәшми калырга ярыймы? Шулар өстенә Америка генералы бактериология коралын мактап чыга, аныңча янәсе «бактериология өстеннән контроль оештырып булмый, аны кечкенә лабораторияләрдә тикшереп, эшләп була», шуңар күрә ул яшереп саклар өчен уңай нәрсә. Гитлерчылар тар-мар ителделәр, ләкин Гитлер традициясе буенча дөньяда атом шантажын, яңа сугыш шантажын куертучы кешеләр бар. Дөньяда хужа булырга тырышучы яңа кандидатларның ихтыярларын халыкларга көчләп тагу өчен яңа сугыш белән куркытудан да оятсызрак шантаж булырга мөм- кинме? Асылда фашист була торып та, бу әшәке исем белән аталмас өчен һәр телдән заманына күрә яраклы сүзне табып була. Хәзер «демократик» псевдонимнар модага кереп киттеләр. Хәтта, Көнбатыш Германиядәге англоамериканнар канаты астында яшәүче гитлерчылар да, кешелек өчен кадерле булган нәрсәләр өстеннән мыскыллап көлгәндәй, үзләрен демократлар дип атыйлар. Фашизм ул — сугыш, һәм кешелек моны бик яхшы белә. Хәзерге вакытта яңа сугыш турында кычкыручылар, шул сугышны реал рәвештә хәзерләүчеләр фашистлардан нәрсәләре белән аерылалар? Хәрби бактериологияне көчәйтергә кирәк дип сөйләүче Америка генераллары, үз профессияләрен яратучы абстракт кешеләр генә түгелләр бит. Сугыштан соң бер ел вакыт үткәч тә, сугышта сыналган атом бомбасын яңадан сынап караучы Америка адмираллары һәм маршаллары, тагын бер сынауның нәтиҗәләрен куен дәфтәренә язып куярга яратучы, гади экспериментаторлар гына түгелләр бит. Бөтен көнбатыштагы илләрнең коралларын стандартлаштырырга тырышучы Америка хәрби белгечләре, бертөрлелек һәм симметрияне яратучылар гына түгелләр бит. Алар барсы да яңа империалистик сугыш хәзерләүче кешеләр. Әдәбият һәм сәнгать кешеләре, культура кешеләре—алар шундый кешеләр ки, аларның авызларын полиция чүпрәге яки ассигнация пачкасы белән томалап кую ансат эш түгел. Дөнья халыклары журнал, газета һәм китап битләреннән, театр сәхнәләреннән, кино экраннарыннан аларның тавышларын, чын кешеләрнең тавышларын ишетергә телиләр. Шул кешеләр бит икенче дөнья сугышы вакытында прогрессив кешелекне яклап батыр тавышларын ишеттергәннәр иде, алар бит сугыш алдыннан Горькийның «Сез кем белән, культура мастерлары?» дигән соравына җавап итеп фашистларның акыру, сызгырулары астында, һәртөрле киртәләр аша Торькийга батырларча кулларын сузганнар иде. Дөньяның алдынгы язучылары һәркайчан гади кешеләрнең бәхет һәм тормышларына дошман булган нәрсәләргә каршы протест тавышларын ишеттерә килделәр. Эмиль Золя үзенең «Мин гаеплим» дигән әсәре белән Франциянең реакцио- нермилитаристларына каршы чык. кан төсле, яки Лев Толстой үзенек аяусыз «Дәшмң кала алмыйм»ы белән рус реакциясең хур иткән Сет кем белән, Американ-’ц культура мастерлары? шикелле, алар да үз илләрендәге һәм башка илләрдәге реакцияне фаш итә тордылар. Без бик яхшы беләбез, сезнең илдә дә тынычлыкны, культураны һәм демократияне яклап батыр сөйләүче кешеләр бар, — дан аларга! Без аларга мөрәҗәгать итмибез. Без бүген җир өстендә иң гүзәл, иң затлы нәрсәләрне үз кул көчләре -белән тудыручы гади кешеләргә карата мәхәббәт тавышлары ишеттермәгән Америка культура мастерларына мөрәҗәгать итәбез. Бөтен дөньядагы гади һәм намуслы кешеләр хакына без сезне, Америка культура мастерлары, фашизмга каршы, сугыш утын кабызучыларга каршы, тынычлык һәм халыклар дуслыгы өчен, культура туганлыгы өчен, кешелек бәхете өчен тавышларыгызны күтәрергә чакырабыз! В. Василевская. Йс. Вишневский, Б. Горбатов, В. Катаев, А. ‘Корнейчук, Л. Леонов, Н. Погодин, К. Симонов, А. Твардовский, А. Фадеев, К. Федин, М. Шолохов