Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

М.ЛИСЯНСКИИ, С. АГРАНЯН МИНЕМ МОСКВА Дөньяда күп йөрдем, күп күрдем мин, Күп сулар кичтем мин сугышып. Тереләтә җирләргә күмелдем мин, Татыдым кайгының зурысын. Ләкин, һәр җирдә дә тырыштым мин Москваны исемнән җуймаска. Кадерле, сөекле башкала син, Алтыным син минем, Москва! Яратам Москваның урманын мин, Урамнар, күперләр, суларын. Яратам дан тоткан мәйданын мин, Кремльнең сәгате сукканын. Калада, далада айкала җыр, Шушы җыр яралган тынмаска. Кадерле, сөекле башкала син, Алтыным син минем, Москва! Гомергә онтылмас михнәтле көз — Шул кырык беренче ел көзе. Йөрәктә Сакланыр батырларның Дан алган егерме сигезе. Көрәштә бирмәдең дошманга юл, Син тудың яуга буйсынмаска. Кадерле, сөекле башкала син, Алтыным син минем, Москва! Москваны балкытып, сызылыр таң, Зур җиңү кояшы нур чәчәр. Дан сиңа, ватанның башкаласы, Бөек Сталин торган зур шәһәр! Без мәңге син диеп, сокланырбыз, Яшәрсең син мәңге сулмаска. Кадерле, сөекле башкала син, Алтыным син минем, Москва! Ә. Ерикәй тәрҗемәсе Н. ДӘҮЛИ * БАШКАЛА Таң шикелле балкып юл башында, Мәгърур басып дөнья каршында, һәйкәл кебек җирнең уртасында Карап тора килер гасырга Ап-ак ташлы Кремль диварлары. Ташларында еллар эзе бар, Бабайларның кулы язып киткән Бу китапта заман сүзе бар: — Монда булыр, дигән киң рус иле, Сез, балалар, ныгып үсегез, Ә дошманнар әгәр килсә бире, Кылыч белән башын өзегез. Шуңа күрә безнең Ватаныбыз Кул тидермәс — изге диелгән. Күтәрелгән чакта безнең кылыч — Дошман башы түбән иелгән. Олы бандит — Гитлер килгән иде, Ерак иде ләкин ташлы юл, Москваны алам, дигән иде, Ә Берлинны ташлап качты ул. Ә Москва һаман күкрәп тора йолдызларның алсу нурында, Маяк булып шулай ул яктыра Кешелекнең барган юлында. Кремль шулай һаман басып тора йөз елларны исән үткәреп. Халыкларны алга ул чакыра Ялкын төсле байрак күтәреп. Монда Ленин мәрмәр мавзолейдә. Агып тора халык елгасы, Кызыл мәйдан мәңге тынлык белми, Киләчәкнең монда юл башы. Монда безнең якты язмышыбыз, Монда безнең тормыш сакчысы, Ул — Сталин безнең жан дустыбыз, Кулларында бәхет ачкычы, һәр тарафтан кешеләр килә бире, Ачык монда түрнең ишеге, һәр милләтнең монда туган жире, Чын дуслыкның монда бишеге. Ерак-ерак диңгез артларыннан Кеше уе бире ашкына, Москва ул безнең башкалабыз, Безне саклый канат астында. Таң шикелле балкып юл башында, Мәгърур басып дөнья каршында, һәйкәл кебек җирнең уртасында Карап тора килер гасырг.а М. МӨНИР УЙЛАР .Москва — Өч дистә ел инде бәйсез илдә Миллионнарның бәхет мәркәзе!.. Син — яшәргә һәм җиңәргә җирдә •Өйрәтүче фәннәр мәктәбе. .Мең тугыз йөз кырык беренче ел: Кем онытыр ул ел зәһәрен, Явыз дошман канлы кулын сузды,— «Сытам», — диде Москва шәһәрен. Күтәрелде халык үз иленең Гадел башкаласын якларга. Күтәрелде изге рус җиренең Бирмәс өчен җанын ятларга. Күтәрелде халык үз язмышын Сталинга тулы ышанып. Күтәрелде халык үлемсезлек Байрагы астына тупланып. Бирде Москва Сталинчыл баһадирларына ■Сигез йөз ел җыйган бар көчен. Җиңде Москва. Ярты Европаны интектергән Вәхшиләрдән алды бар үчен. /Москва! Карт Кремль синең күкрәгеңдә Калкып тора—тарих бинасы. Гасырларның — туплар күкрәвендә Ишелмәгән мәгърур кыясы. Шунда партиянең баш штабы. Шунда Сталин тора постында. Ямьгә үрелә тормышыбыз язы Аның ихтыяры астында. Шунда килә вәкил, депутатлар, Шунда бара киңәш-нәсыйхәт... Шунда килә антлы сәлам — хатлар, Шунда табыла хаклык, хәкыйкат. Шунда — Кремльдә курантларның Сагындыргыч матур яңгыравы, һәм хөрмәткә лаек кунакларның Кадерләрен күрү сарае. Шунда эленгән биек манарага * Советларның изге байрагы. Әйди алга — гүзәл заманага, Ул, азатлык сөйгән дөньяны.