Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Ә. ЕРИКӘЙ * БАШКАЛА ТУРЫНДА ЖЫР Москва, сине мактап җырлый халык Үзенең иц гүзәл җырында. Җырлый халык, дөнья яңгыратып, Сталин белән Москва турында. Тамыр җәйдең мәңге суырылмаска йөрәгендә совет халкының. Бишьеллыклар чорында син, Москва, Яңа нурлар белән балкыдың. Күтәрелгән, кебек синдә, балкып, Рубин йолдызларның утлары, Күтәрелде яңа заводларың, Күтәрелде биек йортларың. Без кичердек авыр минутларны, Без үткәрдек сугыш елларын: Яктырттылар безнең өметләрне Тантаналы салют нурлары. Без дошманнан саклап калдык сине, Син бит бөек җиңү символы. Көн дә сиңа без карыйбыз сөенеп Син — коммунизмның киң юлы. Москва — халыкларның тантанасы, Яктылык һәм дуслык шәһәре, Республикаларның башкаласы, Азатлык һәм бәхет байрагы. Москва, сине мактап җырлый халык Үзенең иң гүзәл җырында. Җырлый халык, дөнья яңгыратып, Сталин белән Москва турында. НУРИ АРСЛАНОВ СИН ВАТАН ЙӨРӘГЕ... Шат илем океандай киң минем, Москва, син аның түрендә. Кремль йолдызы ялтырап Яктыра болытсыз күгеңдә. Өмет — син! Азатлык теләүче Халыклар тик сиңа ашкына, Советлар Союзы үзәге, Тигезлек үрнәге — Москва! Москва, син горур таш кала, Җимерелмәс бөеклек кыясы. Нур сибә бәхетле күгеңдә Сталин — кешелек кояшы. Тиңдәшсез җиңүләр казандың Шул кояш балкуы астында, Мактаулы чын батыр саналдың, Москвав Москва, Москва! Давыллар кичкәндә, дәрт биреп, Рух биреп, гел нурың күренде. Дошманнар янгынга чолганып, Көл булып таралды, күмелде. Сөекле башкала, югары Күтәреп йолдызлы башыңны, Күп яшә! Саклыйбыз кадерләп, Бабайлар салган һәр ташыңны. Москва, син Ватан йөрәге, Москва, син безнең җаныбыз. Яңгырый Москва аркылы Дөньяга сүрелмәс даныбыз. Йөрәкнең ялкынлы тибеше Тик сиңа омтыла, ашкына, Туган ил — Россия, Син яшә мәңгегә, Москва, Москва! В. ЛЕБЕДЕВ-КУМАЧ МОСКВА Алсуланып сызыла таң, Кремльгә нурын сибеп. Таң белән бергә уяна Бәхетле Совет җире. Күк томаннар таралалар, Киң Москва кайный гөрләп. Мин котлыйм сине, бөек ил, Хәерле иртә теләп. Припев: Данлы җирем, Көчле илем, Җиңә алмас бер-кегл сине. Туган илем, Москвам минем, Син иң якын калам минем. Көн матур, кояш елмая, Алтын нурлар агалар. Мәктәпләрне ямьләндереп Шаулашалар балалар. Май бара дулкын шикелле Москваның урамында. Яз гөрли зәңгәр һавада — Яшьләрнең җырларында. (Припав) Син елмай, алтын кояшкай, Чәч нурың зәңгәр күктә. Яңгырасын шатлык авазы, Шауласын биеклектә. Җилфердәп торсын байраклар, Елмайсын бәйрәм безгә. Кул болгасын безгә Сталин, Шул булыр сәлам безгә (Припев) Кичләрен исә салкын җил, Мактап ил сәйраннарын. Ял итә зур бәйрәмнән соң Москваның мәйданнары. Кич булгач тагын җанлана Ямь-яшел бульварлары. Көндезгедәй дулкынлана Москваның урамнары. {Припев) Көн кебек, якты төннәрдә Сибеләләр матур нурлар-. Әй, иптәш, узып баручы, Кил безнең белән җырла. Күр, нинди матур безнең яз, Ягымлы искән җиле. Күр, ничек җырлый, шатлана Бәхетле Совет иле. (Припев) Москваның зәңгәр елгасы Тынлыкка чумып йоклый. Боргысы паровозларның Төн буе сузып уйный. Кремльның суга сәгате, йолдызлар яна төнлә. Сау бул син, матур үткән көн, Яшәсен яңа көннәр. Данлы җирем, Көчле илем, Җиңә алмас беркем сине. Туган илем, Москвам минем, Сиң иң якын калам минем. Ә. Ерикәй тәрҗемәсе