Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИЗАМИ ҺӘМ НӘВАИ

1 Азәрбайҗанның бөек шагыйре Низами Ганҗәви уникенче йөздә, Үзбәкстанның бөек шагыйре Галишир Нәваи унбишенче йөздә яшәгәннәр. Аларның аралары өч йөз ел булса да безнең өчен алар, гасырлар аша үтеп, халыкның сүнмәс мәхәббәте белән балкыган, мәңге үлмәс атаклы исемнәр белән бер- рәттә торалар. Бөтен дөнья поэзия даһиларының иң киң мәҗлесендә алар үзләренә генә хас булган аерым урын алып торалар. Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Шота Руставели, Шевченко яки көнбатыш титаннарыннан Данте, Шекспир, Гете, Байрон — менә алар Низами һәм Нәваи исемнәре белән беррәттә торырга лаеклы исемнәр. Аларның беренчесенең тууына 800 ел, икенчесенекенә 500 ел тулды. Аларның юбилейлары 1941 елның көзендә билгеләнгән иде. Дәһшәтле һәм көтелмәгән вакыйгалар моңа комачаулык иттеләр. Бөек Ватан сугышы бөтен совет халкын үзенең азатлыгы һәм бәйсезлсге өчен көрәшкә күтәрде. Ул елларда Низами белән Нәваинең сугышчыларны Ватан өчен сугышка чакырган, тормышны раслап торган шигырьләре азербайҗанлылар һәм үзбәкләр тарафыннан бөтен фронтларда кабат-кабат искә алындылар. Камалган Ленинград шәһәрендә мин Низаминең юбилеен ничек үткәрүебезне хәтерлим. Дошман, капкабыз төбендә торып, шәһәребезне көн саен бомбалый һәм ерактан ата торган туплар утына тота башлаган иде. Фашизм, безнең өебезгә атылып кереп,-бөтен дөнья һәм совет культурасының бөек мирасын юк итәрөчен, ишек төбебездә тора иде. Менә без шунда, бер сәгатькә сугыштан чыгып, бөек шагыйрьгә тиешлечә бәяне бирдек, чөнки ул үзе безгә булышлыкка килеп, бер шигырендә болай ди: Гасырлар үткәч сорасаң:- «Ул кайда?» дип, Шагыйрьләрнең һәр шигыре яңгырап җавап бирер: «Ул монда!» дип. Шагыйрьнең урыны эпик Ленинградның нәкъ үзендә иде! «Ул безнең шәһәребезгә сугыш шау-гөрен- дә килде һәм без аны хәрби лагеребызга дустыбыз итеп, җиңелмәс яңа кешелек дөньясының хокукы, иреге һәм намусы өчен булган бөек сугышта союздашыбыз һәм көрәштәшебез итеп күреп каршы алабыз», дип язган идем мин ул ча- гыһда. Низами үзенең иҗатында нәрсәне* ачып салган булса, без аның эшен дәвам иттерүче бөек Нәваидә дә- шуны ук табабыз; анда да шул ук бик һәйбәт шигырьләр, гүзәл хакыйкатьләр, караңгылыкка каршы» көрәшүче якты таң, йөрәкләрендә яхшылык һәм изге бурыч йөртүче- егетләр, куркынычлы диюләргә, палачларга һәм тормышны җимерүчеләргә каршы көрәшүче һәм алар- ны җиңеп чыгучы кеше, тирән Bai Низами һәм Нәваи 109 гмуслылык, батырлык, бөек мәхәббәт һәм бетмәс-сүнмәс дәрт яши. Совет халкын кырып бетерергә унлаган, алдынгы кешелек дөньясының иң куркыныч дошманы булган фашизмга каршы алып барыл: ган коточкыч көрәшнең авыр, канлы еллары узды. Берлин җимерекләре өстенә совет сугышчылары җиңү байрагын кададылар. Барлык •совет халкының һәм фашизм төне караңгылыгыннан азат ителгән Ев- .ропа халыкларының тирән рәхмәтләре безнең халкыбызның бөек юлбашчысына юнәлдерелде. Без тыныч көнгә кайттык. Сталин бишьеллыкларының яңа бөек планы бөтен киңлегенә җәеп җибәрелде, һәм илебез, үзенең азатлыгы өчен •сугышка баргандагы шикелле үк, зур көч һәм зур дәрт белән аны эшкә ашырырга кереште. Халыкларның киләчәк көннәрен борынгы ямьсез караңгы төн аша күргән, тел остасы һәм рух рыцаре булган бу ике гаҗәп дәрәҗәдә гүзәл гуманистның истәлекләрен, без илебезне яңадан аякка баскан якты көннәрендә, бөтен илебез чәчәк атып, бөтен илебез гаять’зур эшләрнең шаугөре белән тулып, кырларыбызда игеннәр яңадан баш кысканда, Ватаныбызның бөтен җирендә кайнап торган тормышның ■иҗади өне яңгыраган көннәрдә бәйрәм итәбез. Низами белән Нәваи үз заманнарында шигырьләре билгеле бер урын тотуын, үзләренең зур дәрәҗәле арка таянычлары һәм ихласлы шәкертләре барлыгын, шигырь сөючеләрнең ул шигырьләрне ятлап алуларын, поэмалары, кулдан күчерелеп, шул замандагы барлык укымышлылар арасында нык таралуын белгәннәр, әлбәттә. Ләкин әгәр дә алар үзләренең шигырьләре бүген халык байлыгы булып китүен, аларның ерак илләргә таралуын күрсәләр, үзләре дә көтелмәгән бу шатлыктан хәйран калырлар иде, чөнки аларның шигырьләре шундый киң таралган ки, бу кадәр киңлеккә бары тик бу шагыйрьләрнең азат шигъри хыяллары гына ирешә алган булыр иде. Анда да әле безнең бүгенге көннәребезгә ошашлы тормыш картиналарын хәтта үзләренең иң югары илһам уты белән кабынган чакларында да күз алларына китерә алмаган булырлар иде. Низами. Сталин премиясе лауреаты Ф. Абдрахманов скульптурасы. Үз туган җирләренең танылмаслык дәрәҗәдә үзгәргәнлеген күрсәләр, алар бигрәк тә хәйран калган булырлар иде. Бүген- хезмәт титаны, нефть бирүче Баку җәелеп утырган урында, җирдән чыккан Н. Тихонов 110 мәңгелек ут һәм җир ярыкларыннан бәреп чыгып шул урыннарда күл булып җәелгән нефть мае Низами заманнарында да мәгълүм иде, ләкин хәзер Каспи ярында утырган бу шәһәр аңа бер могҗиза, җир йөзенең иң яхшы бер энҗесе булып күренер иде. Әкияттәге Фәрһад искитәргеч легендада үзенең батыр к'уллары белән тауларда ясаган канал, безнең чорның алдынгы техникасы белән коралланган яңа Фәрһадларның кул эше булып әверелеп, әкият өлкәсеннән чыгып, безнең чорның иң гади һәм гаҗәп күренеше булып китте. Низами белән Нәваи укымышлы, акыллы һәм яңа белемнәргә омтылучы халыкны, Ленин—Сталинның бөек партиясе байрагы астында югары политик үсешкә ирешкән халыкны, борынгылыкның мәрхәмәтсез хорафатларыннан котылып, үз юлында бернәрсәдән дә курык- мый торган халыкны, сәнгатьне, музыканы, поэзияне, техника белән фәнне яратучы халыкны, хәзерге белемнәр белән коралланган ■ сугышчылар һәм инженерлар, шагыйрьләр һәм игенчеләр, мамыкчылар һәм терлекчеләр, металлурглар һәм тимер юлчылар, диңгезчеләр һәм очучылар халкын күргән булырлар иде. Барлык бу могҗизаларны дөньядагы иң поэтик власть булган — совет власте эшләде; Үзләренең, зур җәфалар белән тулы булган, читен һәм газаплы тормышларының авыр томаны аша халкына матур киләчәкне ачкан бөек шагыйрьләр өчен, шул халык тарафыннан шундый югары һәм саф мәхәббәт белән танылудан да зур нәрсә юк. 2. Низаминың үз поэмаларын фарси телендә язганлыгы билгеле. Азербайҗан халкының дошманнары, буржуа тарихчылары һәм Иран милләтчеләре Низамины туган җиренә бер бәйләнеше дә булмаган шагыйрь дип дәгъва итү өчен бу фактны бер генә кат файдаланмадылар. \ • Ләкин бу ашыгыч ялган беркемне дә алдый алмас. Ганҗәдә туып, үз туган туфрагында талантын җәелдергән, халык батырларының характерларын биргән, халык риваятләрё чыганакларыннан сугарылган Низамины үзен тудырган җирлектән дә5 азербайҗан халкы һәм аның әдәбияты белән булган тирән мөнәсәбәтеннән дә йолкып алып булмый. Көнбатышта латынь кебек, фарси теле дә көнчыгышта ул заманнарда шундый ук әһәмияткә ия иде. Шул ук вакытта һәрҗирдә гарәпчә дә язалар иде. Низами үзенең «ЛәйлӘ вә Мәҗнүн» поэмасын туган телендә язмакчы булуы турында хәбәрләр бар. Нәваига килгәндә, ул, шагыйрь гына булмыйча, галим дә булганга, үз туган телендә поэзия тудыру мәсьәләсенә ялкынлы ррвештә бирелде һәм үзбәк әдәбиятына нигезг салучы булып китте. Ул үзе җәмгыятьнең аристократия катлавыннан булып, укымышлы һәм сайландык кеше булганга, фарсыча белә һәм ул телдә бик яхшы яза иде. Ләкин фарси теленең матурлыгына бөтен тиешле бәяне биргән хәлдә, шагыйрь үзенең туган теле өчен, аның әһәмиятен күтәрү., аны гыйлем һәм сәнгать теле итү өчен булган көрәштә җитәкчелек итте. Ул үз теленең байлыгын һәм матурлыгын исбат итте. «Бу сүзләр һәм җөмләләрнең яхшы яклары хакында миңа хәтле берәү дә уйламаганга күрә, аларның бик күп нечкәлекләре күздән төшеп калып, яшерен булып килделәр... һәм бу чәчәк аткан бакча, бу хәзинә моңарчы кешеләрдән яшерен булып, аның байлыкларына адәм куллары кагылмады... Яхшы гына уйлаганда, бу телдә шул хәтле күп байлык һәм нечкәлекләр, табыла ки, сүз осталыгы, шигырь төзү һәм хикәяләр язу бу телдә чыннан да җиңел булачак. Бу телдә гаҗәеп сирәк сүзләр һәм әйтелешләр күп...» Низами белән Нәваи заманнары Низами һәм Нәваи И1 бездән ерак. Ул вакыттагы Шир- ванны алып карасак, кечкенә тыгыз шәһәрләрне, ябык түбәле базарларны, урамнан үтеп барган кәрваннарны, манарадагы сакчыларны яки әмирләрнең, купшы мәҗлесләрендә сарай шагыйрьләренең мактау шигырьләре укып, шулар өчен, я бүләкләнеп, я ачуга очрап, чылбырланган килеш җир асты төрмәсенә сөйрәп илтелгәннәрен . күз алдына китерүе дә кыен. Хәтта үз-үзен «шагыйрьләр пәйгамбәре», «заманының иң шәп шагыйре» дип атаган Хакани шикелле зур шагыйрьнең башына да шундый ук язмыш килде. Ширван шаһы Ахситан аны, шигырьләрендә үз-үзен тиешеннән артык күтәргән дип табып, чак кына башын кистереп ташлатмады, ә соңыннан үлем җәзасын алмаштырып, төрмәгә утыртты. Шулай булса да, сарайда яшәү күп табышларга өмет бирә иде. Ул заманның шагыйрьләре, шигырь язуда виртуоз булганга күрә, алар- га шаһның үзеннән дә, һәм үзләренең чыннан да шәп шигырьләрендә, кыйммәткә төшкән хәйләле мактау белән сатып алына торган югары түрәләреннән дә яхшы гына тама иде. Төшемле урын, кыйммәтле бүләк, җир-су, һәм байлыкка илтә торган исемнәр алырга мөмкинлекләр бар иде. — Низами бөтенләй башка төрле тормыш сайлап алды. Ул халыкның героик, романтик риваятләрендәге тормыш белән, ирекле шигъри сүз белән яшәде, — Әмма яуда чукмардан да көчле ул сүз, Коры кәгазь түгел, солдат төсле ул сүз. ... Сүз кычкырып килүчегә юллар ачык. Сүз үтмәгән җиргә аяк үтмәс басып. ... Күиел салмый торып сүз ул аңлатылмас, Аны аңлау үзеннән күп сүзгә мохтаҗ. Сүз бар икән ил эчендә хөрмәт аңа. Булсын ул сүз Низамида һаман яңа! Низами үзенең поэмаларын зур меценатлар адресына юнәлтә, ләкин үзе алтын читлектән баш тарта. Төрмәгә ташланган Хакани яки яшерен үтерүчеләр тарафыннан хыянәтчел үтерелгән Бәйлакани шикелле, сарайда шартлы гына уңыш казану өчен иркс яки башы белән түлисе килмәгәнгә күрә, ул бай Ганҗә шәһәрендә, уңыш казанган шагыйрьләрчә яшәмичә, үзүзе булып калырга теләгән философларча, уртача гына көй күрә. Низами бер дәрвиш шикеллерәк көн күрсә дә, көнчеләр аны барыбер эзәрлиләр. Туй булып, берничә еллар үткәннән соң шагыйрьнең яраткан хатыны Афак үлеп китә. Туган шәһәре!! тетрәткән җир селкенүләр, ахыры, аның йортын да бөлдергән булса кирәк. Мохтаҗлык аның еш кына кунагы булып китә. Югары дәрәҗәле дуслар да, үзләренең явызлыклары белән халыкны җәберләүләре, халыкның ярлылыгы һәм караңгылыгы турында шагыйрь тарафыннан язылган шигырьләрне укыганнар соң, бик үк юмартланмаганнар. Без аның тормышын аз, бик аз беләбез, ләкин безгә килеп җиткән кадәресендә, без аны купшы бизәкле йортларда палас өстендә гальян тартып яки Гарәбстан хуш исләрен иснәп, кызлар арасында утырып кына, үзен шак катып олылаучыларга илһам җимешләрен өләшүче бер шагыйрь итеп күз алдыбызга һич кенә дә китерә алмыйбыз. Алайдан бигрәк, безгә ул үз алдына идәнгә таягын салып, хәзинәләр урынына алдына китап белән кара савыты куйган килеш, ялгызы гына утырган бер шагыйрь булып күз алдыбызга килә. Шагыйрьне сарай байлыклары белән сатып ала да, боза да алмадылар. Паласлар солтан сарайлары эчендә череп бетте, хәзинәләр төрле илләрдә юкка чыкты, сарайлар җимереккә әйләнде, ә дөньяга кеше даһилыгының үлмәс хәзинәләре — шигырьләре калды. Шулай итеп Низами солтаннарны, байларны, заманны җиңеп чыкты. Тарихчылар безгә Азербайжан- ның ул вакыттагы культура тормышының киң үскән булуын күрсәтәләр. Бакуда, Шемахта, * Ганҗәдә, Байлаканда, Бердаада зур, матур йортлар салына, шәһәрләр чәчәк ата, сәүдә үсә, һөнәр, сәнгать алга Н. Тихонов 112 китә. Корал коючылар, бәйрәм киемнәре өчен кыйммәтле бизәкләр төшерүчеләр, палас сугучылар, тукучылар, белемле осталар күп була. Күренекле шагыйрьләр барлыкка .килә. һәм менә шушы елларда, бакчалар эчендә утырган киң Ганҗә шәһәрендә, кешелек дөньясында мәңге югалмас биш поэма «Хәмсә» (Бишлек) туа. Аларның беренчесе — «Серләр хазинәсе» булып түрәләрнең комсызлыклары, мәрхәмәтсезлекләре, сугышлары аркасында килеп чыккан караңгы картиналарны сурәтләүгә багышланып, тапкырлык һәм хикмәтләр белән тулган, җыр белән ‘Сөйләшү рәвешендә язылган бер китап. Икенчесе — көчле дәрт һәм мәхәббәт поэмасы булган «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы булып, гүяки Сасаниан шаһы Хөсрәү Икенченең әрмән, князе кызы Ширинга тоткан мәхәббәте хакында язылган, ләкин, шагыйрьнең үз әйтүе буенча, Ширин образында ул үзенең яраткан хатыны Афакны сурәтләгән. Өченчесе — «Ләйлә вә Мәҗнүн» поэмасы. Ул ширван шаһы Ахаси- тан заказы буенча язылган, ләкин Азиянең бөтен иңен-буен кичеп чыккан һәм аңарчы ишетелмәгән .дәрәҗәдә уңыш казанган әсәр. Дүртенчесе — «Җиде гүзәл» яки «Җиде сурәт», дигән поэма. Шунысы да характерлы, кызларның берсе .— рус патшасы кызы булып, Бәһрам-Гур шуңар гыйшык тота. Бишенче поэма — Александр Македонскийның батырлыклары белән хакимлеге турындагы — «Искәндәр-намә» китабы, вакыты буенча актык поэма. Бу илһам чишмәсе озак заманнар күп кенә шагыйрьләрне сугарып торды. ...Ләкин менә инде без икенче чорда, икенче бер илдә. Безнең баш очыбызда, сары тау очырма- лары өстендә — зур ныгытма манаралары. Тау астында шәһәр, анда бакчалар арасында ялтыраган кечкенә арыклар сузылып ага, алмаз чаткылар чәчеп торган фонтаннар өстснә карт агачлар ботак игәннәр; палас, мендәрләр өстендә иркен кыяфәттә матурлык сөючеләр утыралар. Һәм алар гади генә һәвәскәрләр түгел. Алар бөтен сәнгатьләрне таный белүчеләр. Бу — солтан Хөсәйн Байкараның һираты, «бозыклык һәм сәнгать, сәүдә һәм фәннәр шәһәре». Бу кечкенә бер Вавилон (Бабил шәһәре) булып, монда, Сәид Бадр шикелле, дөньяның иң яхшы биючеләре бии, беркемнән дә үзен уздырмаган Баһзад рәсем ясый. «Каллиграфлар патшасы» Солтан Гали яши, монда шагыйрь һәм тиран Солтан Хөсәйн Байкара үзе палачның балта сугуына да, метафораның яки эпиграмманың тапкыр төшүенә дә бәя куя белә. Бу йөзем бакчалары, баглар, кырлар, утарлар һәм тегермәннәр белән камалган Азия Парижы, бу һәр елны, иң кимендә егерме меңләп кол сатыла торган базар — бөек Нәваиның туган җире. Нәваи ул күләгәдә югалып кала торган гына бер исем түгел. Бу шундый бер нурлар чәчеп торган исем ки, аның балкыган шәүләсен бөтен җирдән табарсыз. Менә матур, яна биналар, алар арык буенча, агачлар күләгәсендә торалар. Менә больница, мунча, дәрвишләрнең тулай торак йортлары, мәчет, бөтен бер кварталга сузылган яна мәдрәсә... Болариы барын да шагыйрь һәм вәзир, Солтанның беренче хезмәтчесе һәм акыллы министры Нәваи салдырган. Яңа музыкаль мелодияләрне өйрәнүче музыкантларны тыңлап карагыз. Болар Нәваиның яңа җырлары белән мелодияләре. Ул галимнәрнең, художникларның, музыкантларның арка таянычы. Низаминың рәсеме булмаса да, Нәваиның рәсеме безгә кадәр сакланып калган. Ул бик шәп портрет остасы булган һират художнигы, Махмуд Мүзәһһиб кулы белән эшләнгән булып, ул анда вәкарлы һәм үз дәрәҗәсен белү тойгысын сак- Низами һәм Нәваи лаган чырайлы, гади гына булса .да нәфис киенеп, нечкә таякка таянган бер кеше булып күренә. Мыскыллы елмайган нечкә иреннәр, пөхтә сакал, сынаучан күзләр, зур маңгай — менә болар бар да югары акыл белән гадәттән тышлыкны күрсәтәләр. Дөрестән дә, Нәваи, тиңсез бер утырдаш булып, төннәр буе мәҗлес тота ала, шигырьләр укып, тоткарсыз рәвештә шигырь чыгара ала •яки гаскәр уртасында сугышка чаба ала, шулай ук, яңа корылма ничек булганын күзәтә яки җир хуҗаларыннан салымның алынуын тикшереп, сәгатьләр буе дәүләт җыелышларында утыра ала; чыдамлы бер дипломат, өлкәнең бер губернаторы була ала; бәйрәмгә музыка язып бирә ала, бераздан соң үзбәк теле дип аталачак телдә ‘беренче поэмалар язып, моның белән шуны үзе раслап, туган теленең бәхәссез рәвештә матурлыгын һәм байлыгын исбат итеп, галимнәр белән бәхәс итә ала иде. Алай да, ул тирә ягына каранып, һират дәүләтенең байлыгына һәм культурасының чәчәк атуына карамастан, вак феодаллар арасында барган үзара сугышларны, кардәшыруларның үз агаларына каршы яшертен сүз куешуларын, бөлгенлек, талауларны, түрәләрнең башбаштаклыкларын. үзе хезмәт иткән тәртипнең нык булмавын күргәндә, үзе ул Низамига бер дә ошамаган кеше булса да, аны искә төшереп китә. Аксактимер дәүләтенең таркалуы дәвам итә. Кайбер чакта халык баш күтәрә һәм үзенең күренекле уллары арасыннан, авыл яки шәһәрнең гади кешеләре эченнән юлбашчыларын таба, ләкин бу баш күтәрүләр мәрхәмәтсез рәвештә бастырылалар, палачлар белән аларның корбаннары һәм изүчеләр белән изелүчеләр арасында булган канлы бәрелешләрдә бернәрсәгә дә аяу күрсәтелми. Хәер, шагыйрь үзе дә, гәрчә дәрәҗәле исемнәр таккан булса да, шигырь белән интриганы яхшы аңлаучы, шөһрәт сөюче һәм көнчеs. .С. Ә.- № 9. лекле явызның үз сүзле янавы астында тора. Гомеренең соңгы елларында, шагыйрь «Күңелләр гыйшкы» дигән китабында үзе хакында болай яза:/ «Бу тормыш (ягъни Нәваиның үз тормышы) миңа яшьлегемнән алып, олы картлыкка җиткәнче авыр булды, мин озак вакытлар замана вакыйгаларының авырлыкларын, алла тарафыннан иңдерелгән бәлаләрне, ике йөзләнүләрне башымнан үткәрдем, төрле-төрле эшләр белән шөгыльләнеп, төрле юллар белән бардым... Кайчагында мин акылымнан шашкандай йөри бирдем һәм яраксызлар минем җилкәмә камчы орып, балалар миңа ташлар белән җибәрәләр иде. Кайчагында мин байларның мыскыл итүләреннән азап чигә һәм ярлылар белән кушылып китә идем, кайчагында мин тауларда сыеныр урын табам һәм чүл кырыйлары мине яшерәләр иде. Шуннан соң тагын туган җиремә кайта идем». Бүген Низами белән Нәваи поэмаларын яңадан укыганда, кешелекнең иреген һәм дәртләрен җырлаучы бу ике бөек шагыйрьнең иҗатын сугарган, заман богауларын кырып ташлап, аннан аша атлаткан тойгылар безнең өчен ачык аңлашыла. Шундый кыю иманнары, шундый зур йөрәкләре була торып киләчәктә бөтенләй башка төрле кешелек мөнәсәбәтләренең һәм яңа иҗтимагый тәртипнең төсмерләнүен күрә торып, Низами һәм Нәваи, Ширван- шаһлар заманында булсынмы, Ак- сактимер заманында булсынмы, табигый, ялгызлар иде. Алар- мактап җырлаган идеаллар өчен дөнья бик үк яхшы төзелмәгән иде. Үзләренең мыскыллы шигырьләрен, алар бертөсле үк рәвештә, ул вакыттагы кол биләүче патшаларның йөзләренә бәрә иделәр. Хуҗалары исә аларның җырларын, я бер шартлы рәвештәге әкият итеп, якн хакимлек өчен булган көрәштән баш тарткан көчсез сарай хезмәтчесенең дорфалыгы итеп кенә кабул итәләр иде. Н. Тихонов 114 Ләкин ничек болан булды да, өч йөз елдан соң бөек Нәвап үзенең Хә.мсәссидә бөек Низаминың темаларын кабатлаган шикелле бер хәл килеп чыкты? Мснда Низамида табып булмый торган нинди якалык бар иде? Шигырьләре поэзия өлкәсендә ничә йөз еллар үз хөкемен йөрткән, якындагы һәм ерактагы илләрнең күп кенә шагыйрьләрен үзенә иярткән, танылган бер даһи белән хисләр ярышына чыгарга аны нинди көч мәҗбүр итте соң? 3 Әгәр дә без гасырлар белән берберсеннән аерылган бу данлы шагыйрьләр һәм философларны нәрсә туганлаштырганын күрә алсак, бу безгә аңлашыла төшәр. Низами үз халкының көченә, турылыгыңа, аның югары урын тотачагына бер вакытта да шйк тотмады. Ул үз халкына бөтен тамырлары белән бәйләнгән булып, горур һәм намуслы рәвештә яшәгән. Аның шагыйрь буларак, өстенә алган бурычы тирән ышаныч һәм дөреслек белән сугарылган иде. Ул ЯЗДЫ: Бөек эштән бервакытта син чигенмә. Дөнья сазын үз кәепә тотып көйлә. Кем көрәшсә тормыш белән, ул шуныкы. Кем үз башын калку тотып үгә алса, Тик шул кеше генә кыю, зур сугышчы. Аның җаны рас күрсәткән көзге кебек Бернине дә күрсәтми ул кыек бөгеп. Әгәр берәү үз халкына булса чит-ят; Куйгандай ул ялган башка чалма чорнап. Ул, дөньяны ерткыч палач алга илтми икәнен, кешелекле һәм түземле сугышчының дорфа вәхшидән һәрвакыт көчлерәк булуын һәм тирән акыллылыкның көчләү караңгылыгын кояш кебек куа икәнлеген белде. Тирә ягында фанатизм вәхшилекләре барганда, ул диннәргә түзем белән карапга өндәде, чикләнгән милли аңгыралыкка каршы ул халыкара дөньяга карашның бөтен киңлеге белән җавап бирде. Ул үз туган җирен кайнар, кадерле мәхәббәт белән яратты. Аның: пейзажларында бу күкләрнең зәңгәрлеге, бу таулар Һәм урманнар пөхтә, көчле һәм буяуларга бай кул белән сурәтләнгәннәр. Аның патшалар һәм сарайларның явызлыгына каршы рәнҗеп язган юллары, рәхимшәфкатькә өндәүләре, безгә аның тирән кичерешле җанының бөтен тирәнлеген күрсәтеп, көчсезләр белән изелгәннәрне сукыр һәм тупас рәвештә көчләүгә каршы аның ирекле нәфрәт белән ярсуын исбат итеп торалар. «Серләр хәзинәсе» битләреннән дә без яңа идеяләргә өндәүче — шагыйрь йөзен күрәбез. Ул, сугышчы гайрәтенә һәм шагыйрьлек балкуына ия булган, бик намуслы һәм үзенә нык ышанган фикер кешесе. Алама хакимнәр, сугышлар һәм начар идарә итү бәлаләреннән белеп беткән халыкка теләктәшлек итүне без һичшиксез феодалларга каршы булган чыгыш дип кабул итәбез. Шагыйрь, халыкның тормышын һәм шагыйрьнең үзен дә кулда тоткан көчкә каршы гаепләү карары чыгарырга курыкмый. Низами үзенең азатлыгы, бәйсезлеге хакында сөйләгәндә, үз хезмәт җимешен ашаганлыгын, байлык өчен беркемгә дә кул сузма- ганлыгын һәм шулай ук феодал алдында да садака сорап кул сузмаячагын аерым басым белән әйтеп үтә. Низами ватанчы һәм гуманист, киң колачлы бер шагыйрь булып, аның иҗаты 'бөтен дөнья культурасы хәзинәсенә азербайҗан халкының бик кыйммәтле бер бүләге булды. Нәваи үзенең талантының бөтен көче белән, үзенең искиткеч дәрәҗәдә тормыш сөючәнлеге белән,, үз замандашларын узып киткәнен, бөтей комерләрен типтереп һәм күршеләренә һөҗүм итеп үткәргән феодаллар һәм вәзирләр кампания- сенә үзенең үз түгел икәнДеген гел сизеп торды. Аның гуманизмын, аның дөреслек, гаделлек яратуын, аның якты, романтикалы тормышны, героизмны тирән рәвештә тоюын, аның көчле рәвештә алып барылган мәгъри Низами һәм Нәваи 115 фәтчелек эшенә сусарын, һәм аның, ватаичылыгый әйләнә-тирәсепдәге- ләр шигъри бер күренеш итеп кенә, үзләренең җанлылыклары белән мавыктыргыч дәрәҗәдә гүзәл үтәлешләр белән искитәргеч, матур, бер хыял дөньясы итеп кенә карадылар, ләкин барлык художество картиналары астында ачыктан-ачык рәвештә үз чоры белән сулаган нәрсәләрне алар күрмәделәр. Шаһ үзе шагыйрьнең хыялы сурәтләгән бу коточкыч нәрсәләрдә үзен' белергә дә теләмәде. Әйе, Нәваиның геройлары үләләр, ләкин батыр булып үләләр". Ул «Җиде йолдыз» дигән китапны тәмам иткәндә бу киг.абы халыкка якын, укучыга изге булуын теләгән шигырьләр белән нокта куйды. Ә икенче урында ул әйтте: ... Әгәр дә син кеше булсаң. Халкын кайгыртмаучыны син кеше дпмә. Ул ялганны һәм наданлыкны дошман күрә иде. Бик- зур галим буларак, ул, Нйзами кебек үк, гыйлемнең киләчәк дөнья өчен булган әһәмиятен аңлады. Нәваи турындагы мәкаләсендә, Шәйхзәда, ащяң геройларының характерларында табылган шул якны дөрес билгели. «Бу көчле, титаник образларның чуар галлериясендә инженер, ирригатор һәм художник булган Фәрһад, шагыйрь Мәҗнүн, гаскәр җитәкчесе һәм стратег Искәндәр, философ һәм хаким Аристо (Аристотель), художник Манн, инженер Зрйд, галим кызлрр Ләйлә һәм Ширин, хикмәтле хатын хөкемдар Маһин-Бану һәм башка күпләр Нәваи өчен мәгърифәт кешеләренең идеаллары иде». Нәваига дөнья «яхшылык йорты» булып күренде. Аның заманында дөнья андый түгел иде. Дөнья ин төрле-төрле төсләрдә кайнап торган яманлык йорты иде. Изүнең иң тупас рәвештәге һәммә төрле күренешләре анда өстенлек тота иде. Нәваипың дөньясына күз салганда» анда аның, галим Улугбекка карада, безнең бүгенге чорыбыз турында әйтелгән сүз кебек яңгыраган сүзләрен күргәч, аны шундый бүгенге көн гражданы итеп табу безгә сәер тоела. «Ул фәнгә кулын сузды һәм күп нәрсәләргә иреште... аның күзләре алдында күкләр түбәнәеп аска төштеләр», — ди ул. Нәваи халыкара булган мөнәсәбәтендә киң кеше. Ул үзен фанатик милләтчелек кысанлыгы белән тыгызламый. Г арәпләр, әрмәннәр, славяннар, кытайлар аның поэмасының битләрендә хорезмлылар һәм греклар белән беррәттә яшиләр. Ул җирнең көчен, крестьян халкының көчен, аның искиткеч хезмәтен мактап җырлаучы буларак, .халыкның изүчеләргә каршы, Низами шикелле үк, халык ягында торды. Шуңар күрә дә, ул Солтан Хөсәен-Байкара белән мәктәп елларыннан алып дус булуына карамастан, аның вәзире буларак та һиратны яңа биналар белән бизәвенә һәм дәүләт кирәкләрен кай- гыртучан, тырыш бер вәзир данын казануына да карамастан', дипломат буларак та үзенең киң эшләре һәм хәтта сугыш кырларында кылычы белән ’ үзенең дусы Солтанны коткаруларына да карамастан, Байкара һәАм аның якыннары шагыйрьгә ышанып җитмиләр иде Һәм, хәтта сөргендә вакытта да, аның тормышын бозар өчен, бөтён көчләрен салдылар. Ул эзәрләүгә һәм турыдан-туры янауларга дучар була иде. Шымчылар аһың белән бергә ашап-эчәләр иде. Әгәр Бабыр шикелле яки Мокый- ми, Фйркать һәм Хәмзә Хәким Задә кебек шагыйрьләр һәм язучылар үз юлларының башын Нәваидан алган булсалар, ул да үзенең мөгаллимнәре һәм үзеннән элек булганнар арасында Низамины аерып, аның турында «Фәрһад вә Ширин» поэмасының сүз башында болай дип әйтә: Б’у «Бишлек» ♦ не кулга тотып эш бетәрме. Аны тотып торырга да көч җитәрме? Әлегә4ә Низамига үрелүче * Бишлек — Хәмсә, Низаминың бнш поэмадан торган әсәре. Н. Тихонов 116 Кем булса да бармаклары сыгылып төште. Арсланга рәттән торыр тик арслан, Аннан битәр булмак кирәк көч алышкан... Ул янәшә утырган арслан булды һәм ул бу бәрелештә җиңелмәде, чөнки ул Низаминың дошманы да, көндәше дә булмыйча, союздашы иде. 4 Үзенең «Сайланма әсәрләр», «Ике тел хакында төшенчә», «Шигырь үлчәүләре», «Күңелләр гыйшкы» ннан тыш, Нәваиның үз шигырь энҗеләре, Низаминыкы кебек үк, үз Хәмсәсе — бишлек поэмасы бар. «Фәрһад вә Ширин», «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Искәндәр коймасы», «Җиде йолдыз»лары Низами поэмаларын искә төшергән шикелле булсалар да, моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Башка бүтән үз замандашларыныкы кебек, Низами поэмаларының нигезләре дә, көнчыгыш илләрнең халык риваятләрендә булып, шагыйрьләр шуннан бай материаллар сосып алалар, аннан ул материал шагыйрьнең үзе тарафыннан табылган образлар белән бизәкләнгән сюжетның әкәмәтле челтәре булып үрелеп китә иде. Характерлар шулай ук иркен рәвештә аңлатылалар иде. Сюжет алда да яшәвендә дәвам итә һәм, шик тә юк, көчле әсәр башкаларга ияреп язу өчен үрнәк итеп тотыла иде. Бу очракта, мондый нык таралган темаларның кабатланып йөрүен китереп чыгарган җола үзе шагыйрьдән тема белән характсрларньк тагын да баета һәм тирәнәйтә төшүен таләп итә иде. Менә Низами поэмаларының нигезе булган темаларга да шушы рәвешле килеп, Низаминың романтиклыгын һәм максатка омтылу- чанлыгын һич тә киметмәстән, Нә- ваи аларны үз карашларына туры китереп, геройларның характерларына яңалыклар кертте. Низаминың «Хөсрәү вә Ширин» һәм Нәваиның «Фәрһад вә Ширин» шикелле поэмаларын гына чагыштырып карарга ярый. Низамида Хөсрәү Фәрһадны үгерә, Ширин, шулай булса да, Фәрһадны түгел, ә аны сөя, һәм Хөсрәү үлеменнән соң аның гәүдәсе өстендә үзен-үзе чәнчеп үтерә. Бу нечкә, кыю, психологик поэма булып, анда Фәрһад — мәхәббәт туендагы трагик бер фигура һәм анда ук явыз Хөсрәү барыбер сөелүче итеп бирелә, чөнки Ширинның тойгылары үз көчендә үзгәрешсез кала. Нәваи барын да яңадай карап чыккан. Аның поэмасы «Фәрһад вә Ширин» дип атала. Фәрһад ул -- мәхәббәт өчен, халык файдасы өчен җир йөзен яңадан төзүче бөек хезмәтнең символы; ул тауларны үтәли тишеп чыгар һәм елгадан чүлне сугарттырыр. Бу югары рухның, белехМ һәм көчнең егетлек күрсәтүе. Фәрһад ул «кәрәз күзәнәге бал белән тулган кебек, белемнәр белән тулы». Ширин исә нурлы хатын-кыз җаны булып, дөньяның йөрәге җылылык һәм яктылык чишмәсенә омтылган кебек, ул да Фәрһадка омтыла. Хөсрәү — дөньяның караңгылык ягының вәкиле, дөнья явызлыгын һәм мәкерләрен үзендә асраучы. Ул бөтен күркәмлеккә һәм иреккә, бөтен алдынгылыкка төшә торган күләгә. Хөсрәү — тормышны һәлак итүче. Нәрсә аңа тыныч хезмәт! Ул Әрмәнстанны җимерде, ул Фәрһадны үтерде, Ширин аны дошман күрә. Юк, бу Низамича түгел, бу инде мирас булып килгән иске образның, чынбарлыкны яңача тою шартларында яңа юнәлештә бирү, һәм бу халыкка барып җитте, бүген Фәрһадстрой — борынгы образның яңача, бөтен халык геройлыгы рәвешендә гәүдәләнүе булып тора. Халыкның Үзбәкстандагы кечкенә бер елганы Ширин-сай дип һәм тауны Фәрһад-даг дип атавы юкка гына түгел. «Ләйлә вә Мәҗнүн» поэмасындагы Ләйлә — Низами поэзиясендә барлыкка китерелгән иң көчле об- раз. Ул вакытта кол һәм җария дигән суз көндәлек бер төшенчә булганда, ислам хатын-кызның бө- Низами һәм Нәваи 117 тенләй буйсынуын таләп иткәндә, хатын-кызны ул, калымга сатып, төшкән йортына төрмәгә салгандай ябын куйганда, шул заманда Низаминың героинясы баш күтәрә, шәригать хөкемнәрен өзгәләп, үзенең хатынлык бурычларыннан баш тарта, азатлык теләге белән шаша, мәхәббәтнең бөтен бөеклеге белән Мәҗнүнне көтә. Бу поэма, (аның хакында ҺӘхМ көнчыгыш, һәм көнбатыш дөрес хөкем итүенчә), Шекспир белән Гете әсәрләрен ерактан ук алдан каршылап алучы булып, тасвирлау көче белән алар- даи күп югары тора. «Ромео һәм Джульетта»ны алып карасаң, бәдәвиләр риваятен, кайнар дәрттән башка, нәфис рәвештә яңадан сөйләп чыгу гына ул. Нәваи героиняны демократлаштырды. Ул — тик мәктәп укытучысының кызы гына, һәм бөтен драма ул. заманнарда бик таралган рәвештә кызларны үз теләкләреннән башка иргә бирү йоласын төсмерләүгә кайтып кала. Билгеле, Низамида мәхәббәт күкрәве шундый мәһабәтле, трагик рәвештә килеп өзелгәннән соң, Нәваича трактовканың гади булып күренүе мөмкин иде. Ләкин Нәваины белүче — профессор Бертельс болай дип ачыклый: «әгәр дә идея үзе социаль мәсьәләләр өлкәсенә кагыла икән инде, ул чагында поэманың бөтен үтәлешендә автордан иң зур дәрәҗәдәге ачыклауны таләп итүе бик аңлаешлы хәл. Мондагы бөтен реалистик төгәлләмәләр шуннан килеп чыгалар...» «Җиде йолдыз»га килсәк, монда инде Нәваи элекке шагыйрьләрдә булып үткән герой — Бәһрамны аларча чишеп бирүне бөтенләй ин- кар итә, кечкенә һәм бозык кеше урынына, мәхәббәттән уңышсыз- лыкка очраган затлы бер рыцарьны күрсәтә. һәм сөйгән яры табылу белән Бәһрамга тынычлыгы кайткач, аны барыбер һәлакәт көтә, чөнки ул туган иленең бөтен мәнфәгатьләрен үз-үзси сөюгә, үзсүзлекләренә корбан итә. Бу, әлбәттә, Низами тарафыннан язылган поэманың вариантыннан ерак киткән' Нәваи, Низамидан өч йөз елга яшьрәк булып, үзеннән элек булган бөекләрнең бөтен хакимлек һәм йолаларны кабул итеп, үзенәчә күптән башланган юлны кыю рәвештә дәвам иттерде. Аксактимер дәүләтенең таркалуы, фаҗигале һәм тоткарсыз рәвештә таркалуы, аны чолгап алган бу хәл аның поэзиясенә, поэмаларының шәп ялтыравыклы тәсвирлары астында яшерелгән, аерым бер үткерлек бирде. Ул инде халыкның көнкүрешен һәм тормышын, Низамига караганда башкача күрде. Ул властьлык улагы янында торды һәм сарайның барлык серләрен белә иде. Ул Низаминың белгәнен дә белде һәм гигант Аксактимер килгәннән соң, аның иң яхшы, ләкин бәхетсез буыны булган Улуг бәктән соң, яңа заманнарның хикмәте булып килгән күп кенә нәрсәләрне дә белде. Көнчыгыш фәне уникенче йөздәгегә караганда башка иде инде, ерак Ганҗәдәге философ һәм шагыйрь Низами акрын гына үлеп киткәннән соң, кешелек дөньясы тагын өч йөз ел гомер сөргән иде. Низами да, Нәваи да бик оста каләмнәре, кимчелексез шигырьләре белән, бай тасвирлылык һәм ул заманнар поэзиясенең таләп итүенчә, шигырьне сурәтләндерү ягында зур игътибар бирүләре белән аерымлык казандылар. Дүрт юллы шигырьдән алып шигъри романга кадәр бөтен формалар бу ике бөек остазның арсеналында бар иде. Дөрес, кайбер вакытта ике мәгънәлелек яки формаль рәвештә авазлар уйнатуга да биреләләр иде, һәм алар үзләренең каләмнәрен шундый югары сүз уенына, шундый сүз бизәкләмәләре ягына җибәрәләр иде ки, аңлатмаларсыз бернәрсә дә төшенмәссең. Аларның поэмалары вакыйгаларга һәм характерларга бай сюжетлы хикәянең классик үрнәкләре булып торалар. Низами һәм Нәваи шигырьләре, үз заманына караганда, бүген тагын да көчлерәк яңгы н. Тихонов рыйлар, чөнки аларның даны үз вакытында галимнәр һәм артистлар дөньясыннан ерак китмәгән булса, бүген бу шигырьләр — халык ‘ байлыгы. Безнең. дөнья күләмендә әһәмиятле, гадәттән тыш вакыйгаларга бай сулган чорыбызда, без бу бөек шагыйрьләргә тиң булырлык бер исем генә атый алабыз — ул да булса, безнең чорыбызның иң яхшы шагыйре булган, Маяковский исемен. Низамидан соң бүгән бик күпләргә Нәваи баш булып килгән кебек, аның .артыннан да шундый ук шәп шагыйрьләр киләчәген без беләбез. Аерма тик шунда гына, Низами һәм Нәваи зур дәүләт төзелешләренең таркалган заманнарында, берничә генә өлкә масштабында гына барсын да сыйдырырга омтылган феодаллар заманында яшәгән булсалар, хәзер без иң дөрес исәптә алынган дөнья масштабыңда дөнья күләмендәге мәсьәләләр белән эш итәбез. Ул заманда дөньялар яэҗуҗмәэҗүҗ белән тулган йдс; хәзер без аның кемнәр белән тулганын беләбез, чөнки бүгенге империалистлар, реакционерлар һәм фашистлар, Низами «Ләйлә вә Мәҗнүнченең беренче юллары язылган яки Нәваииың беренче робагые чыккан заманнарда булган бөтен залимяәргә торалар. Аның каравы, дөньяда көчле һәм жинелмәс держава булган Советлар Союзы бар. Ии гадел дәүдәт төзелеше бул ан совет төзелеше бар. Алтын Конституция — Сталин Конституциясе бар. Бу елны безнең илебезнең халыклары Боек Октябрь революциясенең утыз еллыгын бәйрәм итәчәкләр. Социалистик җәмгыятьнең кешеләре бер-берсенә туганнарча мәхәббәт белән, хәрби иптәшлек белән, ут һәм кан белән бәйләнешкән, безнең социалистик ватаныбызның игелеге өчен тыныч хезмәт батырлыклары белән бәйләнешкән бердәм семья ул. Патша Россиясенең кырыйлары дип аталып йөргән җирләр бөек Ленин— тСталпп партиясенең байрагы астында үсү юлы белән баручы тугандаш совет «социалистик республикалары булып, безнең җиребезнең культуралы, тулы хокуклы бай өлкәләренә әйләнделәр: Үзенең юбилей көннәрендә совет халкы Кавказ артында һәм көнчңгышта, Азербайҗаида һәм Үзбәкстапда гуманизмга беренче башлаж өндәүче һәм кешелек дөньясының үлемсез җырчылары булган Низами белән Нәваиларны да данлыклы елларын билгеләп үтә. Бу бәйрәм көннәре халыкның исендә калыр, алар Бөек Октябрь революциясенең сүнмәс нурлары белән балкыган Ленин—Сталин милли политикасының җанлы шаһитлары булган өчен, тагын да ныграк хәтердә калырлар!