Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОСКВАНЫ. САКЛАГАНДА

Москва янындагы урманнарда көчле җилдән иелә-сыгыла төз наратлар шаулыйлар иде. Көзге күктә, күгелҗемкара төстәге куе, дәһшәтле болытлар, томырыла-то- мырыла, каядыр көнбатышка таба агылдылар. Кич якынлашып килә иде. Бераздан урман эчләренә карасу күләгәләр сузылды, аннары, ничектер берьюлы, көзге төннең куе караңгылыгы сарылды, юан наратлар бер-берләренә якынайгандай бул. дылар, урман тоташ бер кара стенага әверелде. Караңгылык шул хәтле көчле иде, маңгайга-маңгай килеп ‘бәрелгәндә дә кешене танырлык түгел иде. ■ Бары шушындый ук караңгы күк йөзендә беренче йолдызлар кабынгач кына урман эче азрак яктыра төште, һәм наратлар бер-берләреннән чак кына ераклаштылар. Алтынчы ноябрьда, төнлә, подполковник Горбачевның артиллерия полкы, Волокаламск шоссееннан бераз читтәрәк урнашкан пехота дивизиясенә ярдәмгә җибәрелде. Сугышчан боерыкта: позицияләрне теләсә генә нинди хәлдә дә дошманга бирмәскә, ягъни «үлгәнче торырга» дип әйтелгән иде. Билгеләнгән районга килеп җиткәч, подполковник үзенең сугышчыларын сафка тезәргә кушты. Айлар буенча сугыша-сугыша чигенеп килгән полк, бик нык таушалган иде. Ул авыр, каты сугышларда үзенең бик күп кешеләрен, тупларын югалтты. Башта полкның калдыкларын бер дивизиопгз тупладылар, аннары ул бер багареяга гына калды. Ләкин берәү дә аны дивизион яки батарея дип йөртмәде. Аның кешеләре азрак кала барган саен, исәннәр полк байрагы тирәсенә ныграк туплана бардылар һәм урынлы горурлык белән: «Безнең полк...» диләр иде. Иңнәренә кара бурка салган, таза гәүдәле, чандыр йөзле, кылыч борынлы подполковник Горбачов эчкә баткан кара күзләрен сафларга тезелгән сугышчылар өстеннән йөртеп чыкты. Караңгыда сугышчыларның йөзләре ачык күренми, бары тик күзләре генә, утлы күмерләр кебек, ялтырыйлар иде. Ләкин подполковник аларның барысын да таныды. Әнә озын буйлы, бераз бөкрәебрәк торган сержант Дашков, әнә имән кебек таза, тәбәнәк буйлы, кызык фамилияле Себер егете өлкән сержант Се- мибратьев, аның белән янәшә Семибратьевның, сугышчылар әйтмешли, сигезенче туганы, Алабуга егете, Хафиз Әхмәтҗанов... Подполковник сафтагы һәрбер сугышчысын һәм офицерын күңеленнән барлап чыкты. Аз калганнар иде алар! Ләкин нинди батыр кешеләр! Нинди кызу ут эчендә сыналганнар алар! Иң яхшы сыйфатлы корычны да мондый утта сынамыйлар. Ксрыч кайнаткан вакытта, кызуның соңгы чиге була. Корыч коючылар, бу соңгы чикне ычкындырмас өчен секундларын санап торалар, чөнки шулай итмәгәндә корыч яна, йомшак чыга. Подполковник Горбачевның йсә Г. Әпсәләмои •6 с. тышчылары соңгы чикне күптән үткәннәр иде инде, ләкин алар янмадылар да, йомшармадылар да, ә киресенчә, ныгыдылар, чыныктылар гына. Командование сугышчан бурыч куйган чагында подполковникның күңелендә бер генә секундка ла: «Бу хәтле аз кеше белән бу хәтле зур бурычны үти алырмынмы», дигән шик тумады. Ул алда торган куркынычның чиксез зур икәнен яхшы белсә дә, җиңеп чыгуына, әйе, җиңеп чыгуына бөтен күңеле, бөтен йөрәге белән ышанды. «Без — үлемсезләр», — дип уйлады ул. Подполковникның гадәттәге карлыккан кырыс тавышы бу юлы тантаналы булып, чиксез якын һәм үз булып яңгырады. — Иптәшләр! — диде ул. — Иртәгә бөек бәйрәм — Октябрь революциясенең егерме дүрт еллыгы. Тыныч вакытларда без бу бәйрәмне бүтәнчә каршы ала идек... Бүген без аны ул позициясендә — иң җаваплы постта каршы алабыз... Иртәгә дошман аеруча каты һөҗүм итәргә маташачак. Ләкин безнең артта Москва! Безгә чигенергә урын юк!.. — Подполковник кинәт кулын, югары күтәреп, кискен рәвештә түбән төшерде дә, ярсып кычкырды. — Җитәр! Биредә без башта дошманны туктатачакбыз, ә аннары... аннары аны тар-мар итәчәкбез! Шуннан соң Горбачов хәзер нишләргә кирәклеге турында гадәти боерыклар бирде дә сүзен бетерде. Аннары кече командирларның әкрен тавыш белән бирелгән командалары ишетелде. Отделениеләр, взводлар караңгыга кереп югалдылар. Подполковник шаулап торган наратлар астында бер үзе калды. Ул йөзен Москва торган якка борды. Тыныч заман булса Москва өстендәге яктылык моннан ап-ачык күренеп торыр иде. Хәзер исә ул якта бер генә ут әсәре дә күренми, тик ара-тирә прожекторлар гына кара күкне айкап алалар. Ләкин гаҗәп, Москваның электр утлары сүндерелгән булса да, аның нуры кешеләрнең күңелен элеккедән дә бигрәк яктырта иде, чөнки алар өчен ул хәзер шәһәр иреме генә түгел, алар өчен ул — киләчәк, тормыш, бәхет, шатлык иде... Соңыннан, позицияләрне карап йөргәндә, подполковник караңгыда окоп казучы ике сугышчының үзара шыпырт кына сөйләшүен ишетте. Аларның берсе тимер көрәге белән бруствер өстенә туфрак ташлады да: — Ничек уйлыйсың, дускай, иптәш Сталин хәзер нишли икән? — дип сорады. Икенчесе, тавышына караганда өлкәнрәге, туры җавап бирмичә, үзе сорау бирде: — Сәгать ничә булыр икән хәзер? — Соң инде... Әнә җидегән йолдыз коерыгын таңга таба бора башлаган. — Алайса иптәш Сталин докладын сөйләп бетергән инде. Хәзер ул, һичшиксез, безнең турыда уйлый торгандыр. — Синең белән минем турыдамы?!— дип гаҗәпләнеп сорады яшь тавыш. — Әйе, барыбыз турында да бергә.., Ил турында. Шул чакта немецлар ягында җирне селкетеп, бер-бер артлы, бик каты ике шартлау яңгырады һәм бер үк вакытта диярлек һавага ике урында ут баганасы ыргылды. — Нәрсә бу? — Партизаннар булса кирәк... Сугышчылар бөтен офыкны каплап алган янгынга беркадәр вакыт карап тордылар да, яңадан эшкә керештеләр. Аннары тынгысыз яшь сугышчы тагын сорау бирде; ’ — Дускай, әйт әле, синең Москвада булганың бармы? — 1939 нчы елда авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булган идем. — Ә минем Москвада булганым юк. Быел көз килергә җыена идем, — булмады... Яңадан алар берникадәр вакыт эндәшмичә эшләделәр. Бары окоп төбеннән казып злщп. ыргытылган Москваны саклаганда 7 ‘балчык тавышы гына ишетелеп торды. Аннары «Москвада булганым юк» дигән сугышчы яңадан сөйли башлады: — Хикмәт менә, — диде *л, — үземнең Москвада булганым юк, ә үзем аны туган-үскән авылымнан да бигрәк яратам. Шулай булгач, үзең уйла, мин аның урамнарына шакшы гитлерчыларга керергә юл куя аламмы? Юк, әлбәттә. Ничек уйлыйсың, без бу немецларны кайчан куа башларбыз икән? ' — Күп үтмәс. — Дөрес. Иптәш Сталин әйтте исә— алга ыргылачакбыз. Фрицлар- ларга эссе көннәр алда әле. Гасырлар буенча Москва безнең ил кешеләре өчен кадерле булган. Гасырлар буенча ил патриотлары аны һәртөрле явыз дошманнардан саклаганнар. Монда монголлар, монда поляклар-литвалылар, монда французлар тар-мар ителгән. Москва таркау Русьны бердәм хөкүмәт итеп берләштергән. Хәзер Москва Ватаныбызның байрак йөртүчесе, ■бөек совет дәүләтенең башкаласы. Сталин Москвасы — ил йөрәге, халыклар дуслыгы шәһәре, сугышчан штаб, җиңү һәм бәхет символы. «Шуңа күрә дә ул караңгыда да кешеләрнең күңелләрен яктырта!»— дип уйлады подполковник, сугышчылар сүздән туктаганнан соң. Ул үзендә яңа көч, яңа дәрт, яңа ышаныч сизде, аның колакларына Кремль курантларының көмеш тавышлары ишетелгәндәй булды, һәм карт командир менә шунда, шул рубежда, бөек җиңү башланачагын ачык аңлады. Подполковник ниндидер бер эчке шатлык һәм дулкынлану белән барлык ут позицияләрен тикшереп ■чыкты. Башка вакытлардагы шикелле ул берәүгә дә ачуланмады. Сугышчыларының эшеннән ул канәгать иде. Тик кайчакта гына ул аларның окопларын, блиндажларын яки атыш секторларын карагач, — Тагын да тирәнәйтә төшегез... Монда бер накат өстәгез... Сарай курысына аеруча әһәмият итегез. 1анклар аннан килеп чыгачак,— ди иде. Аннары ул үзенең күзәтү пунктына — яңа гына ясалып беткән, чи туфрак исе аңкып торган блиндажга кайтты. — Алдагы күзәтү пункты белән бәйләнеш ничек? — дип сорады ул телефонисттан. — Бәйләнеш яхшы, иптәш подполковник!— дип җавап бирде телефон трубкасын колагына элгән сугышчы. Алдагы күзәтү пунктында өлкән сержант Виктор Семибратьев утыра иде. Аның фамилиясе җиде туганнан алынган булса да, Семи- - братьевлар җидәү генә түгел, алар — ун агай-эне, һәм унысы да, өлкән сержантның әйтүенә караганда, бөек совет державасын саклыйлар. Виктор Семибратьев шушындый олы бәйрәм таңында сугышчан вахтада торуы белән дә, үзенең күзәтү пункты бөтенесеннән, хәтта пехотачылардан да алда булуы белән дә, үзенең позывное «Москва» булуы белән дә чын күңеленнән горурлана иде. Нинди яхшы кеше бу подполковник Горбачов! Кайдан шундый әйбәт позывнойлар таба ул. Себер эшчесе Семибратьев, кызу сугыш вакытында үзен «Москва» дип атауларын алдан уйлап, әкрен генә елмайды һәм кытыршы учы белән шома телефон трубкасын капшады... Таң сызыла башлады. Семибратьев, мең потлык гер кэбек, иңнәреннән баса, бөтен тәнен изрәтә торган йокыны куар өчен, уч төбе белән күзләрен уып алды да муенына аскан биноклен югары күтәрде. Алда — кара булып җәелгән бәрәңге кыры, аннары кырпу үләнле, әле һаман яшәреп торган болынлык, болынлык кырыенда кечкенә генә елга. Елга өстенә җиңелчә томан сарылган. Еракта бер авыл күренә. Ул авыл төне буенча янды, хәзер дә аның өстендә кара төтен асылынып тора. Авылга таба кыр юлы сузыла. Елга янында юл Г. Әпсәләмов 8 өзелә, — кечкенә агач күпер шартлатылган. — Ә Москвада хәзер парадка хәзерләнәләрдер, — дип уйлады Семибратьев. Дошман башкала капкасы төбенә килеп җиткәндә, анда, бәлки, парад булмаска да тиеш дигән уйны ул башына да китерә алмый иде. Совет сугышчысы Се- мибратьев монда, подполковник әйтмешли, иң җаваплы постта тора икән, алга бер генә дошман тан- кысы да үтә алмаячак, башкала бөек бәйрәмне тыныч каршыласын, тыныч үткәрсен! Еракта төтенләп торган авыл ягында, моторлар гүләве ишетелә башлады. Бераздан басу капкасыннан чыккан кара танкларны бинокль белән ачык күрергә була иде инде. Семибратьев трубканы алды һәм тыныч кына: — «Ватан»... — диде. Аннан шундый ук тыныч тавыш белән: — ... «/Москва», «Ватан» тыңлый... — дип җавап бирделәр. — Хәзерләнегез. Юлда немец танклары күренә башлады. Өсләрендә автоматчылар десанты... ... Немец танкларына һәм автоматчыларына каршы барган сугыш көне буенча дәвам итте. Ләкин дошман үтә алмады. Аның совет артиллеристлары тарафыннан җи- мертелгән танклары юл өстендә дә, инеш буенда да, бәрәңге кырында да яналар иде. Семибратьев, тәмам кызып, — Тагын! Тагын!!! — дип кычкырды. Аның баш өстеннән һәр ике якка снарядлар очып торды, һава сызгыру, чинау, үкерү тавышлары белән тулы иде. Кинәт дошман снарядларының берсе бөтенләй якында гына ярылды. Кайнар кый- пылчыклар сызгырып килеп, брустверга кадалдылар. Өлкән сержантның аркасына туфрак коелды. Линия дә өзелде, ләкин аны бик тиз төзәттеләр. Дошманның дүртенче атакасы кире кайтарылгач, сугыш кыры кинәт тыптын булып китте. Семибратьев, окобыннан чак кына күтәрелеп, янып торган немец танкла* ларына һәм кырда аунап яткан? немец автоматчыларына карап алды да, ачы ирония белән: — Болары шәт Москвага керү турында хыялланмыйлар булыр инде, — диде. Шул чакта зуммер тавышы ишетелде. Өлкән сержант трубкага колагын куйды. Дулкынланган таныш тавыш: — «Москва!» «Москва...» ... Бүген Кызыл мәйданда Кызыл Армиянең парады булды. Иптәш Сталин: «Безнең көчләр санап бетергесез. Масайган дошман моңа тиз көндә ышаныр...» дип әйтте, — диде. Семибратьев урыныннан торды. Аның кырыс йөзе яктырды. Ул янып торган немец танкларына тагын бер тапкыр күз төшерде дә: — Хак сүз! — диде. Аннары тагын сугыш кызып китте. Бу юлы немецлар, бер урында- безнең пехотаны кысрыклый төшеп» Семибратьев урнашкан үргә якын килделәр. Өлкән сержант ут позициясенә соңгы кординатларньз тапшыргач, полк командиры сискәнеп китте. Семибратьев утны үэ өстенә сорый иде. Подполковник трубканы үзе алды: — «Москва!»... Трубкадан бары бер сүз ишетелде: — Ут! Ут! Орудиеләр туктаусыз аттылар. Кинәт алдагы күзәтү пункты җавап бирми башлады. — «Москва!»... «Москва!»... Трубка җансыз иде. Подполковник, башын күтәреп, — Хафиз!.. — диде. Кызылармеец Хафиз Әхмәтҗа- нов подполковникның сүзе беткәнен дә көтмичә линиягә чыкты. Ул командирның фикерен күз карашыннан аңларга өйрәнгән иде. Әхмәтҗанов чокыр-чакырларга яшеренә-яшеренә телефон кабеле буенча әле йөгереп, әле үрмәләп, әле шуышып барды. Тирә-якта снарядлар, миналар ярылды. Пулялар чыелдап очты. Ләкин сугышч^ Москваны саклаганда аларга игътибар итмәде. Өзеклекне тапкач, шунда ук ялгады һәм тагын алга ашыкты. Җиденче, әллә сигезенче өзекне ялгаган чагында, аңардан йөз метрлар чамасы алда, нәкъ линия өстендә, яңа бер снаряд ярылды. Хафиз җиргә сыенды. Осколоклар аның өстеннән чинап үттеләр. — Тимәде... — дип уйлады сугышчы җиңел сулап, һәм урыныннан торып, снаряд ярылган җиргә йөгерде. Өзелгән кабельнең бер башын ул тиз тапты, ә икенче башын табу өчен аңа озак эзләргә туры килде: шартлау аны әллә кая читкә ыргытып ташлаган иде. Ниһаять, Хафиз аны табып тоташтырырга кереште. Ләкин кабель бик нык кыскарган иде. Әхмәтҗанов аңа катушкасында калган чыбыгын ялгады. Әмма шуннан соң да метр ярым чамасы кабель җитмәде. Инде нишләргә? Әхмәтҗанов тәҗрибәле телефонистларга гына хас булган эчке бер сизенү белән алда линиянең төзек Зулуын, бары бөтен бәла монда гына икәнен аңлады, һәм артык һични уйламыйча кабельнең бер башын уң кулына, икенчесен сул кулына тотып, колачларын җәеп, ялангач җиргә, ут күзенә ятты. Элемтә аның йөрәге аркылы үтә башлады. Подполковник, Семибратьев һәм Әхмәтҗанов һәлак булдылар ахы- рысы дип уйлап, линиягә сержант Дашков белән тагын бер сугышчыны җибәрде. Ләкин алар, ярты юлга да җитәргә өлгермичә, икесе дә һәлак булдылар. Бу вакытта подполковник стереотрубадан күзәтеп тора иде. Кинәт снаряд блиндаж читенә бәрде. Юан накатлар чытырдап ишелделәр, өстән ком һәм туфрак коелды, сулышны буа торган ачы төтен блиндаж эчен тутырды. Стереотруба ватылган иде. Аның каравы телефонист шат тавыш белән: — «Москва» җавап бирә!— дип кычкырды. — Кем, Дашковмы? — дип сорады Горбачов тиз генә. — Юк, Семибратьев! Инде кич белән, караңгы төшә башлагач, дошман снарядлары белән актарылып беткән ут позицияләре янына пехота разведчигы Ма- ковейчик килеп чыкты. — Әй, артиллерия!—диде улсөйкемле украин акценты белән.— Иң өлкән командирыгыз кайда? — Менә сержант Андрианов. — Сержант ярамый. — Алайса старшина Гориков. Шат күңелле разведчик шаяртып кашын сикертте. — Старшина да кечкенә, — диде. — Миңа, беләсезме, бер кешене Советлар Союзы Героена булмаса да, Кызыл Байрак орденына куярга кирәк. Ә старшинаның ии яхшы дигәне дә чираттан тыш өч наряд кына бирә ала. — Маковейчик, Маковейчик, кемгә орден бирмәкче буласың? — дип икенче яктан артиллеристлар көлә-көлә кычкырдылар. Шул чакта полк командиры күренде һәм Маковейчик аңа кызылармеец Хафиз Әхмәтҗановның батырлыгы турында сөйләп бирде. — ... Колачларын җәеп җирдә ята. Үзе яраланган, гәүдәсе яртылаш туфрак белән күмелгән. Ләкин- телефон кабелен кулыннан ычкындырмаган. Мин аны алып килмәкчө идем — килми, миңа кабельне ялгамый торып китәргә ярамый, ди... Москва янында Совет Армиясенең тарихи һөҗүме башлангач, подполковник Горбачовның, кешеләр һәм кораллар белән тулыландырылган полкы да, башка берләшмәләр белән бергә, немецларны тар-мар итә-итә алга китте. Әүвәлгечә полк алдында — аның күзе һәм колагы булып, өлкән сержант Семибратьев бара иде. Позывное «Москва» дип билгеләнгән көннәрдә ул үзен аеруча бәхетле һәм шат итеп сизә һәм аның тавышы көчлерәк яңгырый иде: — Немецлар качалар! Угны көчәйтегез!