Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОСКВА ТУРЫМДА ӘДӘБИ ҖЫЕНТЫК

«Дрт миллионлы халкың тавышы синец Яңгырап үтә әйләнәсен җирнең. Син данлыклы Совет илебезнең Беек горурлыгы, Москва!» ди чорыбызның һомеры Сөләйман Стальский. Ватаныбызның горурлыгы булган Москва бөек бер тантана белән үзенең 800 еллык бәйрәмен үткәрде. Бу тантанага Ватаныбызның барлык халыклары катнаштылар. Юлбашчыбыз иптәш Сталин болай диде: «Бүген бу данлыклы көнне бөтен ил бәйрәм итә. Ул аны формаль төстә түгел, бәлки Москваның Ватанга күрсәткән хезмәтләре өчен мәхәббәт һәм ихтирам хисе белән бәйрәм итә». Менә шул мәхәббәт һәм ихтирам хисе һәрбер совет кешесенең йөрәк түрендә урын алган. Социализм иленең башкаласына барлык халыкларның телләрендә дан җырлары яңгырый. Шушы көннәрдә генә Татгосиздатта басылып чыккан «Москва» җыентыгы ялкынлы һәм якты тойгыларның кечкенә бер чагылышы. Кави Нәҗми тарафыннан төзелеп, Ибрай Гази редакциясендә чыккан бу җыентыкта татар язу- чыларыннан 18 кешенең шигырь, хикәя һәм очерклары урнаштырылган. Шулай ук рус язучыларыннан Алексей Толстой, А. Фадеев, И. Лидов, Елена Кононенко һәм башкаларның хикәяләре, очерклары, Сөләйман Стальский һәм Җамбул шигырьләре бирелгән. Җыентыкта Ватаныбызның башкаласы турында шактый бай материал бар. 18 татар язучысы һәм шагыйренең (байта гысының бер- ничәшәр) әсәрләре җыентыкта урын алу һәм бу әсәрләрнең юбилеи өчен махсус түгел, бәлки төрле елларда язылган булу факты үзе күп нәрсә гу рында сөйли. 1812 елгы Ватан сугышына йөз ел тулу уңае белән Шәриф Камалның 1912 елда язган мәкаләсе, Мәҗит Га- фуриның 1929 елда Москвага барганда дулкынланып язган шигыре, шулай ук хәзерге совет шагыйрьләренең һәм язучыларының төрле елларда Москвага ††† «Москва», Татгосиздат, 1947 ел. Кү- ләме 156 бит. Бәясе 5 сум 40 тиен. багышлап язган әсәрләре, — болар барысы да Москваның алдынгы татар язучылары өчен һәрвакыт илһам чишмәсе булганлыгын, татар хезмәт ияләре өчен Москваның һәрвакыт кадерле саналганлыгын күрсәтәләр. Шагыйрь Кави Нәҗми бик дөрес ӘЙТӘ: Тапкан төсле дәрт-дәрман, Бар тереклек кояштан, — Яшәү тамырларыбыз. Москвага тоташкан. Москва рус җирләрен берләштергән үзәк булды, йөз еллар эчендә кара дулкынсыман бер-бер артлы ябырылып килгән дошманнарны Москва җиңелүгә дучар итте һәм Россиянең бәйсезлеген, намусын саклап калды. Шуның белән ул Россиядә яшәгән күп санлы халыкларның да шанлы киләчәген саклап калды һәм Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә, бөек рус халкы ярдәмендә, илебезнең барлык милләтләрен бәхетле тормыш юлына алып чыкты. Кремль Сарае сөтендә кызыл байрак җилфердәде. Кремль баш- Москса турында җыентык 133 няларында кызыл йолдыз балкыды, һәрбер совет кешесенең үз шәһәре булып, Москва безнең өчен тагын да кадерлерәккә әйләнде. Москваны бер генә тапкыр булса да күргән кеше гомере буе аны онытмый; әле аны күрү бәхетенә ирешмәгән кеше йөрәге белән аңар омтыла, көрәштә, хезмәттә дан алу һәм, алдынгы кеше булып анда бару теләге белән яши. «Син аны һәр колхозда, һәр шәһәрдә тоясың, ул синең йөрәгеңә мең төрле җепләр белән бәйләнгән, ул синең күз алдында дәртләндерүче, өметләндерүче, юл күрсәтүче якты йолдыз булып балкып тора» ди язучы Г. Әпсәләмов. «Мин мактанам, горурланам: Мин патриот, мин москвич» дип өсти шагыйрь Ерикеев. Кайчандыр бер вакытларны Русь илен «Московия» дип йөрткәннәр. Хәзер дә без, һәрберебез, үзебезне «москвич» дип. «москвалы» дип атый алабыз. Чөнки безнең йөрәк тибешебез, безнең иркен сулышыбыз Москвадан көч ала. Москвада бөек юлбашчыбыз Сталин яши. Аның даһилек нурлары Кремльдән бөтен илгә тарала, яңа җиңүләргә бару юлларын яктырта. Совет иле күгендә шомлы кара болыт куерганда, Гитлер бандалары Москваның капка төбендә торганда, юлбашчыбыз Сталин Москвада булды, ул гасырларда тиңе күрелмәгән даһи полководец, совет халкының бөек җиңүен оештырды, Москваның якты даны тагы да көчлерәк балкыды. Җыентыктагы шигырьләр һәм проза әсәрләре совет халкының бөек юлбашчыбызга булган чиксез тирән мәхәббәтен һәм башкалабызны саклауда күрсәткән сокландыргыч геройлыгын • чагылдыралар. Шул ук вакытта алар Кремль йолдызларының бөтен җир шарындагы изелгәннәргә юл күрсәтүләре турында сөйлиләр. Яшь шагыйрь Әдип Маликов сүзләре белән әйткәндә: «Москва —бөек чор штабы. Иң чыдам ташлардан төзелгән. Зур таңны каршылдя, җир шары 1Ол сайлый Москва эвеынэи» Илебезнең тарихында һам халыклар язмышын хәл итүдә -Москваның уйнаган ролен бер җыентык күләмендә яктырту, гөрләп үскән гүзәл Москваның азмы-күпме тулы күренешен бирү мөмкин түгел, әлбәттә. Югарыда әйткәнебезчә, бу җыентык материалга шактый бай. Шулай да аның зур гына кимчелекләре булуыннан күз йо- хмарга ярамый. Иң элек, җыентыкның ашыгып эшләнгәнлеге күзгә бәрелә. Эштә оперативлык күрсәтү, тиз эшли белү — бик мактаулы сыйфат, ләкин ашыгып, плансыз эшләүне бер дә хуплап булмый, һәм менә бу җыентыкта да планлылык күренми. Мондагы кимчелекләр өчен төзүче үзе генә түгел, бәлки Язучылар Союзының правлениесе дә җаваплы. Шундый китапны чыгару фикере тугач, иң элек аның планын төзергә, анда нәрсәләр керергә тиешлеген билгеләргә кирәк иде. Аерым язучыларга аерым темаларны бирергә, хәтта берничә иптәшне махсус Москвага җибәреп кайтарырга мөмкин иде. Боларның беосе дә эшләнмәгән. Нәтиҗәдә Москва тарихының, Москва тормышының кайбер якларына бөтенләй кагылмый үтелгән. Әйтик, Москва пролетариатының революция тарихында уйнаган данлыклы роле турында беп генә хикәя яки очерк та юк. Бу темага оригинал әсәрләр булмаса. тәрҗемә бирергә кирәк иде. Җыентык Бөек Ватан сугышы турында гына түгел, Москва турында. Шулай булгач, русчадан тик Ватан сугышына караган материалларның .гына алынуы урынлы түгел. Ситца Москвасының сталинчыл бишьеллыклар эчендә, алдынгы индустрия үзәгенә әйләнүе, аның яңа культура үзәге булып хезмәт итүе, аның социалистик реконструкцияләшүе турында аерым очерклар бирү мөмкин иде, кирәк иде. Москва турында җыентык Җыентыкта художество ягыннан бик йомшак эшләнгән әсәрләр очрый. Гариф Галиев һәм Әхмәт Юныс иптәшләрнең моннан берничә еллар элек газета өчен язылган кыска очеркларын бу җыентык га урнаштырмаска да була иде. Шулай ук Кави Нәҗми иптәшнең «Таныш машина» дигән озын шигыре дә Москвага бик аз бәйләнешле әсәр. Автор үзенең бу шигырендә, тирән фикерләрне җыйнак сүзләр белән бирүдән бигрәк, сүз уйнату белән мавыккан. Ферапонт Головатыйның башлавы белән илебездә киң җәелеп киткән патриотик хәрәкәтне автор шактый примитивлаштырып күрсәтә. Имештер, бер танкисттан «мин сау, машинам ватык» дип өенә хат килә, шуннан соң инде аның семьясы, әтине танксыз калдырып булмый, дип заводка заказ бирә. Бик өстән уйлап язу бит бу! Машинасы ватылган танкистның үз өенә хат язып, аннан танк килгәнен көтеп утыруын ничек итеп күз алдына китерергә мөмкин? Салих Баттал иптәшнең «Безнең авыл һәм Москва» дигән шигырен дә редакцияләмичә бирү дөрес түгел, дип уйлыйм. Москваның да элек авыл булып туганлыгын искә төшереп, шагыйрь уз авылын да «өметләндерә» һәм «пафоска» бирелеп болай ДИ: «Әп яшисем килә шул чагында. Сип дә матур шәһәр булганчы, Шул шәһәрдә менә безнең төсле үк Миллион шәһәрдәшләр туганчы!> Моны укыган колхозчы «юк теләктә йөрисең икән, туган!» дип көлемсерәп куяр. Москваның совет халкына күрсәткән бөек хезмәте һәрбер авылны миллион кешеле шәһәр ясавында түгел. Москва илебезнең крестьяннарын алпавытлар изүеннән коткарды, аларны бәхетле яңа тормыш юлына чыгарды, аның тарихи роле менә шуңардан гыйбарәт. Моны колхозчылар аңлыйлар, шагыйрь дә аңларга тиеш. Тәрҗемәләр гомумән яхшы эшләнгән булсалар да, аерым кытыршы урыннар очрый, моңар да ныграк игътибар итү кирәк иде. Күрсәтелгән җигешссзлекләргә карамастан, «Москва» китабы һич шиксез, бик кыйммәтле бер әдәби җыентык булып тора. Москва турындагы . бу беренче җыентыкны укучы котлап каршы алачак. Язучыларыбыз исә Д'1осква турында бербер артлы яңа әсәрләр бирергә һәм Язучылар Союзы белән Татго- сиздат бу эшне оештыручы булырга тиешләр