Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

СОВЕТЛАР СОЮЗЫНДА «ЛИТЕРАТУРНАЯ ГАЗЕТАМНЫ ЯҢАДАН ҮЗГӘРТЕП КОРУ СССР Совет Язучылары Союзы, совет чынбарлыгына әдәбият ныграк керсен ьчен, үзенең органы булган «Литературная газетамны яңадан үзгәртеп корып, аны әдәби һәм иҗтимагыйполитик газета итеп чыгарырга карар бирде. «Литературная газета» алдына яңа бурычлар куелды. Ул совет культурасын пропагандаларга, аның дөньяда тоткан зур урынын күрсәтергә тиеш. Газета буржуаз культураның череклеген, түбән төшүен күрсәтеп, аның совет чынбарлыгына ’һәм совет кешеләренә әшәке рәвештә яла ягуын фаш итәчәк. Шулай ук буржуаз культура алдында баш ию фактларына каршы . көрәшәчәк. «Литературная газета» совет кешеләренең коммунистик морален югары күтәрү өчен көрәшәчәк, безне артка өстери торган капитализм калдыкларын, бюрократизмны, торгынлыкны фаш итәчәк. УКРАИНА СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ПЛЕНУМЫ 45-23 сентябрьда Киевта Украина Совет Язучылары Союзының Пленумы булды. Пленумда У кранча совет әдәбияты өчен мөһим мәсьәләләр каралды. Докладчы А. Корнейчук Украина әдәбиятының зур уңышлары турында сөйләгәч.юн соң, ЛА. Рыльский, Ю. Яновский, И. Сенченко иҗатларында аеруча тукталды, аларның хаталарын күрсәтеп үтте. Сүз атып сөй ләүчеләрдән: П. Тычина, М. Бажап. Л. Первомайский, А. Гончар һ. б. докладчы фикерен раслап, бу язучыларны тәнкыйть иттеләр. Пленум Украина совет язучыларының иҗади көчлелеген, аларның күрсәтелгән .хаталарын тиз вакыт эчендә төзәтеп, бөтен эшне яңадан корып җибәрүгә хәзер булганлыкларын күрсәтте. ТАТАРСТАНДА ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ КАРШЫНДА РУС СЕКЦИЯСЕ Татарстан Совет Язучылары Союзы каршында рус сексиясе оештырылды. Моңа кадәр рус язучылары «Красная Тйгарйя» газетасы һәм Горький музей-йорты янында I ы әдәби түгәрәкләрдә эшләп килделәр. Секция үренең эш планын билгеләде һәм өч кешедән торган бюро сайлады. Бюрога Ян Винецкий, Б. Зернит һәм М. Елизарова иптәшләр сайланды. ЗӘКИ НУРИНЫҢ ЯҢА ПОЭМАСЫН УКУ 24 сентябрьда Татарстан Совет Язучылар Союзы правлениесыпың утырышында яшь язучы 3. Нуриның Белоруссия партизаннары тормышыннан алып язылган яңа поэмасы тикшерелде. Поэма турында фикер алышуларда катнашкан К. Нәҗми, Г. Кашшаф, С. Хәким, иптәшләр автор үзенең бу поэмасында зур уңышка ирешкәнлеген, ләкин поэмада художество яктан кайбер кимчелекләр булганын күрсәтеп үттеләр. \ КАЗАН ДӘҮЛӘТ УНИВЕРСИТЕТЫНДА ӘДӘБИ ТҮГӘРӘК. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университеты каршында яшәп килгән әдәби түгәрәк 15 сентябрьда үзенең быелгы беренче утырышын үткәрде. Утырышта түгәрәк бюросының председателе иптәш И. Нуруллинның отчет доклады тыңланды. аннары яңа бюро сайланды. Яна бюрога М. Хөсәен, И. Нуруллин, Л. Ихса- нова, М. Сәгыйтов һәм Тимергалин иптәшләр керде. Түгәрәкнең беренче утырышында язучы Г. Кашшаф катнашты. 21 сентябрьда түгәрәкнең чираттагы утырышында Л. Ихсанованың ' яңа әсәре «Күдслле сәяхәт» исемле хикәясе укылды. Түгәрәк утырышында язучы Г. Бәшн- ров катнашты. / /■ 1Гй Ә. Исхак, һ. б. Татгосиздатның матур әдәбият һәм балалар әдәбияты секторлары түбәндәге яңа китапларны чыгарды: Н. В. Гоголь. «Ү л е җан на р». 1\. Басыйров тәрҗемәсе. Җаваплы редакторы А. Гумеров, күләме 296 бит, бәясе 14 су^ тиражы 10.000. Атаклы рус язучысы Н. В. Гогольның «Үле җаннар» поэмасы рус классик әдәбиятының иң күренекле әсәрләреннән берсе булып санала. Ул безнең барлык мәктәп- ләребезнең программаларында бар. Партия һәм хөкүмәтебезнең юлбашчылары үзләренең тарихи речьларында дошманнарны фаш иткәндә, бу поэмада күрсәтелгән сатирик образлардан еш файдаланалар. Ш Островский. «Корыч н и чек чыны к т ы». Роман. Күләме 5^2 бит, тиражы 20165. бәясе 20 сум. Бу әсәр совет яшьләренең иң яратып укый торган китапларының берсе. Аның герое Павел Корчагиннан безнең яшьләребез Ватанга турылыклы булырга, кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәнәләр. Тәрҗемәнең төзәтелгән өченче басмасы А. Щамов, редакциясендә чыккан, В. Катаев. «П о л к у л ы». Г. Гобәй тәрҗемәсе, күләме 166 бит, бәясе 9 сум, тиражы 15.0UU. В. Катаевның Сталин премиясе белән бүләкләнгән бу әсәрен киң укучы массалар яратып каршы алды. Бу әсәрдә безнең ба- лаларыбызныц Бөек Ватан сугышы кырларында күрсәткән каһарманлыклары, каларныц сугышта ятим калып та югалмаганлык лары тасвир ителә. Китап художник II. Гринштейн рәсемнәре белән бизәлгән. А. С. Яковлев. «Тормыш хикәялә- р е». А. Гомәр тәрҗемәсе. Җаваплы редакторы X. Шабанов, күләме 106 бит. тиражы 10165, бәясе 5 сум. А. С. Яковлев — атаклы совет авиоконструкторларыныц берсе. Аның хәрби самолетлары Бөек Ватан сугышы чорында дан казандылар. «Тормыш хикәяләре» китабында А. С. Яковлев үзенең тормышы турында сөйли. Китапның иң дулкынландырган урыннары — А. С. Яковлевның бөек Сталин белән очрашу вакмйгалч- рын тасвир иткән битләр. Каюм Насыйри. . Җаваплы редакторы Г. Гобәй, күләме 140 бит, бәясе 6 CVM 50 тиен, тиражы 5.090. Мөхәммәт Садриныц бу җыентыгына Бөек Ватан сугышы чорында һәм соңгы вакытта язылган шигырьләре тупланган. Бу шигырьләрнең кайберләре татар совет композиторлары тарафыннан ганнар. , «Безнең сәхнә» — үзешчән өчен пьесалар җыентыгы. Г. Иделле, күләме 120 10.000, бәясе 6 сум. • Үзешчән түгәрәкләр күптән көткән бу җыентыкка биш пьесса урнаштырылга»: Тажн Гыйззәт—«Безнең авыл егете», Р. Ишморат — «Бүләк», Гариф Галиев — «Килен төшкәч», М. Н. Елизарова — «Йолдызкай» (II. Гыйльфанов тәрҗемәсе) һәм П. Яльцев — «Тайга» (Ф. Зәйни тәрҗемәсе).